ТАТ РУС ENG

Еники Ә. Кыйбла алмаштыру

“Мәдәни җомга”ның быелгы 14 нче санында Фәүзия Бәйрәмованың бик
хикмәтле зур мәкаләсе басылып чыкты. Анда төп сүз чын исламга кайту
турында барса да, автор халкыбызның үткәне һәм киләчәге турындагы күп
мәсьәләләргә кагыла. Монда тарихчыларга да, әдәбиятчыларга да, дин
әһелләренә дә, шулай ук сәясәт белән шөгыльләнүчеләргә дә җитди уйланыр
өчен материал җитәрлек.

Әмма ни гаҗәп мәкалә чыкканга айдан артык вакыт үтеп китсә дә, мин
үземә килгән газеталарда Бәйрәмова мәкаләсе турында бертөрле дә сүз
әйтүчене күргәнем юк әле. Ирексездән уйлап куям: безнең голәма
Бәйрәмова язганнарны игътибарга лаек түгел дип саный микән әллә?
Урысчалап әйтсәк, тулысынча «игнорировать» итмәкчеләрме? Ләкин бит
автор үзе игътибарга бик лаек кеше — милли азатлык хәрәкәтебезнең
танылган актив көрәшчесе. Һәм ул шундый кеше буларак, татар халкының
киләчәгенә кагылышлы бик җитди мәсьәләләр күтәреп чыга. Сүз бит,
асылда, яңа кыйбла сайлау турында бара.

Ахырда үзем сүз башламакчы булдым. Әлбәттә, мин Бәйрәмова күтәргән
бөтен мәсьәләләргә дә кагыла алмыйм — аңа вакытым да җитмәячәк.

Сүзнең нәрсә турында барачагын аңлар өчен, башта Фәүзия ханымның үзен
тыңлыйк. Казан ханлыгы бетерелгәннән соң, татар халкының 300 ел буена
иманын, динен саклап, мөселман булып калуын ул бодай аңлата: «Озак
елларга үз эченә бикләнеп, тышкы дөнья белән араны өзә» һәм «үз-үзенә
тау куышы ясап, заман афәтләреннән шунда бикләнеп исән калган…»
Диннең милләтне саклауда хәлиткеч роле бәхәссез, ләкин моның өчен тау
куышында яшеренеп яту кирәк булдымы икән?! Билгеле, бу символик
чагыштыру гынадыр. Дөнья белән араны өзеп яшәү мөмкин түгел ләбаса!
Әмма Фәүзия ханым үзе «тау куышы»нда посып ятуга ышана да кебек. Ул
болай дип дәвам итә: «Татар милләтенең ризык эзләп «тау куышы»ннан чыгу
вакыты XIX гасырның икенче яртысына туры килә. Дөресрәге, аны бу «тау
куышышнан өстерәп диярлек алып чыгалар…» Күрәсез, монда инде ниндидер
символикадан бигрәк, асылда, татарның реаль язмышы турында сүз бара.
Кемнәр соң, нинди көчләр татарны әйбәт кенә яткан җиреннән кузгатып,
аның тынычлыгын бозалар? Биредә Бәйрәмова язмасыннан шактый озын
өзекләр китерергә туры килә. Игътибар итегез: «Татарның галимнәре,
олылары, иң беренчеләрдән булып, үз куллары белән халыкны милли һәм
дини кабырчыгыннан тартып чыгаралар, яңа тормыш дип, ислахчылык,
җәдитчелек, тәрәккыят, реформалар дип, мөселман татарны башка кануннар
нигезендә төзелгән җәмгыять белән бутыйлар, котылу юлы дип, башка
цивилизацияне кабул итүне күрсәтәләр. Бу җимерү, саташу, дингә һәм
татар тормышына реформа-үзгәрешләр кертү, кыйбла алмаштыру Шиһабетдин
Мәрҗани, Габделнасыйр Курсави, Каюм Насыйридан башлана, аны Гаяз
Ис-хакыйлар, Исмәгыйль Гаспралы, Фатих Әмирханнар, Тукайлар дәвам итә».

Бу зур өзекнең мәгънәсе ачык булса кирәк: әнә кемнәр икән — безне
исламнан аеручылар, кыйблабызны алмаштыручылар, кыскасы, юлдан
яздыручылар.

Моны авыру кешенең саташулы төше диеп булмый. Бу инде — «Иттифакъ»
җитәкчесенең безгә, безнең үткәнебезгә, ниһаять, һәр татар күңелендә
гомерлек урын алган бөек затларыбызга үз хөкемен чыгаруы. Аларны аклап
тору изге рухларын кимсетү генә булыр иде. Әмма Фәүзия Бәйрәмова бу
гаять нигезсез, бер генә яклы хөкеме белән үзен татар халкыннан тәмам
аермасмы — менә нәрсә аны бик нык уйландырырга тиеш.

Иң элек бер хакыйкатьне истә тотыйк: кешелек җәмгыяте (җәмгыяте
бәшәрия) һичкайчан да бер генә ноктада катып кала алмаган. Ул өзлексез
үзгәргән, үзгәрергә мәҗбүр булган. Әгәр үзгәреш алга табан китү, яңа
бер баскычка күтәрелү булса, аны прогресс дигәннәр. Безнеңчә тәрәккыят
була, Исхакый аны «китеш» дип тә атый. Әгәр үзгәреш артка китү, түбән
төшү булса, аны регресс дигәннәр.

Татар дөньясына да, ниһаять, әнә шундый тәрәккыят «китеш» заманы килеп
җитә. «Тау куышы»нда чын исламны саклап яту вакыты уза — моңарчы милләт
булып калуыбызга ярдәм итсә дә, хәзер инде ул милләтнең алга барышын
тоткарлый торган киртәгә (регресска) әйләнә.

Бу зур, тирән үзгәрешнең икътисади, иҗтимагый, сәяси сәбәпләренә мин,
билгеле, тукталып тора алмыйм. Әмма төп бер сәбәп миңа ачык билгеле:
Русия дигән гаять зур империянең үзендә бик тирән үзгәрешләр бара. Ә
без — шул империянең барлык почмакларында диярлек урыслар белән
аралашып яшәүче халык. Русия кичергән үзгәрешнең безгә кагылмыйча,
безне читләтеп үтүе мөмкин дә түгел. Дөресен генә әйткәндә, без инде ул
прогресска тартылган халык — сәүдә капиталы үсә, һөнәрчелек эше көчәя,
Уралга, Донбасска китеп эшләүчеләребез елдан-ел арта бара. Аеруча
татарның укымышлырак кешеләренә һәм яшьләренә көчле тәэсир иткәне —
урыслардагы мәгърифәт һәм мәдәният прогрессы. Казанның үзендә
гимназияләр, һөнәр мәктәпләре гөрләп тора, гасыр башында гали уку йорты
— университет ачыла. Инде XIX гасырда урыс әдәбияты һәм сәнгатенең
дөньяны таңга калдырган искиткеч үсешен күрмичә, гаҗәпләнмичә калу
мөмкин идеме?! Күрү генә түгел — белү, өйрәнү, үрнәк алу зарур иде.

Кыска гына вакыт эчендә туып, үсеп киткән классик әдәбиятыбыз шул өйрәнү, үрнәк алу нәтиҗәсе иде ләбаса!

Кыскасы, әгәр татар халкы милләт буларак яшәргә, үсәргә теләсә, аңа да
тәрәккыят кирәклеге үзеннән-үзе зарури рәвештә туарга тиеш иде. Ә
тәрәккыятнең беренче шарты — мәктәп-мәдрәсәләрне үзгәртү (ислах итү),
яшьләргә дөньяви белем бирү өчен яңача укытуга — җәдитчелеккә күчү
кирәк иде. Җәдитчелекнең төп максаты исә тормыш таләпләренә җавап
бирерлек белемле, мәдәниятле, хөр фикерле кеше тәрбияләүдән гыйбарәт.
Өлгереп җиткән кичектергесез таләп иде бу. Һәм бу хәрәкәтне башлаучылар
белән дәвам иттерүчеләр Мәрҗани, Исхакый, Тукайларны да заман үзе
тудырды… (Бәйрәмованы тудырган шикелле.)

Әлбәттә, бер генә яңа хәрәкәт тә авыр көрәшсез үзенә юл ача алмый.
Җәдитчеләр белән кадимчеләр арасында нинди каты көрәш барганын без шул
заман әдәбияты һәм матбугатыннан яхшы беләбез. Ишми ишан кебек, «чын
мөэмин» кадимченең «кяферләргә» каршы көрәштә патша охранкасына таянуы
да сер түгел, чөнки татарлардагы прогрессив милли хәрәкәт охранканы гел
борчып торган.

Тукайның даһилыгы — без бүген аңламаганны ул моннан 85 ел элек аңлаган.
Шагыйрь үләренә берничә генә ай калганда, Шиһаб хәзрәткә багышлап менә
ниләр язган:

Һәрбер имам бездә койрык
булган чакта,
Койрык сүзе безгә бойрык
булган чакта,
Фәлән сәләф фәлән әйткән,
фәлән бул, — дип,
Җаһил мулла әмер бойрып
торган чакта, —
Чыкты ахыр бездән дә бер
бөтен кеше,
Яхшы аңлап, тәкъдир итү
читен кеше;
Татарда да гыйрфан уты
кабынганны
Күрсәтергә күтәрелгән бөтен кеше.
…………………………………………………..

Аңлангачтын Коръәндәге
бик күп серләр,
Үз-үзеннән агаралар дини керләр;
Бу эшләргә Шиһаб хәзрәт
сәбәп диеп,
Даһи кулын үбә башлый
күп мөнкирләр.

Мин шигырьнең бары бер өлешен генә күчердем. Иң соңгы юллары болай бетә:

Җисме үлек, исме терек бу хәзрәткә
Мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм!..

(Һәр укучыга яхшы аңлашылсын өчен, кайбер гарәп сүзләрен аңлату да
кирәктер: җаһил — надан; гыйрфан — аң, белем; мөнкир — каршы кеше.)

Инде Тукайның үзенә килсәк, бу очракта да Бәйрәмованың шагыйрьне
гаеплеп әйткән сүзләренә кушылучы һич югы берәр татар дөньяда табылырмы
икән?! Валлаһе әгъләм! Хәер, Бәйрәмова моны үзе дә бик яхшы белеп
язгандыр дип уйлыйм. Аны хәтта халыкның ачу-нәфрәтенә юлыгу ихтималы да
куркытмый. Кайдан, нәрсә хакына бу чамасыз кыюлык? Чын исламга кайту
хакынамы? Әмма ләкин җәдитчелек хәрәкәте Аллаһыны инкарь итүгә, динне
бетерүгә һич кенә дә юнәлдерелмәгән иде. Бу хәрәкәтне башлаучылар
халкыбызның иң ышанычлы, иманлы кешеләре — тәрәккыят яклы байлары,
тәрәккыйпәрвәр дин әһелләре, милләт өчен янып-көюче зыялылары һәм
белемгә сусаган яшьләре иде. Татарның мәдәни үзәкләрендә — Казанда,
Ырынбурда, Уфада — шул байлар акчасына зур мәдрәсә биналары төзелде. Ул
мәдрәсәләрнең башында Казандагы “Мөхәммәдия”нең, Ырынбурдагы
“Хөсәения”нең, Уфадагы “Галия”нең баш мөдәррисләре булып, ислам
илләреннән укып кайткан зур дин галимнәре Галимҗан Баруди, Таһир
Ильяси, Зыя Камалилар тордылар. Билгеле инде, алар замана таләбен яхшы
аңлаган, алдынгы фикер ияләре буларак, татар яшьләрен иманлы итү белән
бергә, дөньяви белемнәрне дә аларга мөмкин кадәр тулырак бирергә
тырышканнар. Аеруча гарәп, фарсы, төрек, шулай ук урыс теле белән
француз яки инглиз телен өйрәнүгә дә күп игътибар биргәннәр.

Урыс телен өйрәнү мәсьәләсенә махсус тукталып үтмичә булмый. Русия
эчендә яшәгәч һәм тәрәккыят юлына кергәч, урыс теленә ихтыяҗ да көчәя.
Гаяз Исхакый үзенең «Ике йөз елдан соң инкыйраз» китабына язган кереш
сүзендә: «Тәрәккыятебезгә каршы дүртенче киртә — урыс мәктәпләрендә
укымавыбыз», — дип тә белдерә. Бигрәк тә безнең әдип-шагыйрьләребездә
урыс телен камил белүгә омтылыш арта. Гаяз Исхакый белән Садри Максуди
Казанның «Галлямия» мәдрәсәсен (соңыннан ул «Касыймия» яки «Күл буе»
мәдрәсәсе дип атала) тәмамлаганнан соң, урыс тарихын, мәдәниятен һәм
телен яхшы белү өчен генә, Учительская школага кереп, шуны тәмамлап
чыгалар. Урысча уку аларны Алладан да, диннән дә аермый, билгеле.
Соңыннан икесе дә татар-төрки халыкларының милли азатлыгы өчен бөтен
гомерләрен багышлаган бөек затлар булып танылалар. Өстәп тагын шуны да
әйтәсе килә: Садри Максуди Гаспринский чакыруы буенча Кырымга китәр
алдыннан, Ясная Полянага барып, Лев Толстой белән 3 сәгать буена
сөйләшеп утыра. Яшь татар егетенең сүз-фикерләре бөек әдипне бик
кызыксындыра — шулай дип яза Садриның кызы Әдилә ханым.

Монда шул замандагы бер тенденциягә игътибар итмичә булмый: татарның
укымышлы яшьләре урыс теле ярдәмендә Аурупа әдәбияты белән дә танышырга
телиләр. Сәгыйть Сүнчәләйнең Байрон һәм Гейне әсәрләрен татарчага
тәрҗемә итүе — шуның бер мисалы… Ә Садри Максуди читтән торып
кызыксыну белән генә чикләнмичә, Франциянең үзенә барып, мәшһүр
Сорбоннага укырга керә, университетны тәмамлап, ахырдан шуның
профессоры да була. Ул Сорбоннаны әле Касыймлы татар кызы Сара туташ
Шакулова да тәмамлап кайта.

Хуш, инде шушы язганнардан нәтиҗә ясап карыйк. “Тау куышы”нда хак
мөселман булып селкенмичә яткан татарны уятып, киң дөньяга чыгарган
Мәрҗани-Исхакый-Тукайлар милләтебезне, Бәйрәмова уйлаганча, бик афәтле
ялгыш юлга алып кергәннәрме, әллә аңа яшәр өчен тормыш таләп иткән
дөрес юлны күрсәткәннәрме? Бу сорауга, башта әйткәнемчә, бары кешелек
җәмгыятенең гомуми юнәлеше, үсешеннән чыгып кына җавап бирергә мөмкин.
Менә шул күзлектән караганда, җәдитчелек хәрәкәтенә таянган тәрәккыят
татар халкына һава шикелле кирәк булган. Сүз бит яшь буынны мәктәпләргә
мөмкин кадәр күбрәк тарту, саф үзебезчә укырга-язарга өйрәтү, дөньяви
белемнәр бирү турында бара. Һәм бу гаять кирәкле изге эшнең нәтиҗәләре
итеп ике генә мисал китерик. Шушы гасыр башыннан алып, бигрәк тә 1905
елдан соң, бездә 1917—1918 елга кадәр 58 газета, 37 журнал чыгып килә.

Патша хөкүмәтенең төрлечә кысу-чикләүләренә карамастан… Инде китап
басып чыгаруны алыйк. «Мы и планета» дигән җыентыкта Русиядә яшәүче
милләтләрнең 1913 елгы үз телләрендә китап чыгарулары турында статистик
мәгълүматлар китерелгән. Мин шулардай күп санлы, бай тарихлы
халыкларныкын гына күчерәм:

1. Үзбәклар 37 китап чыгарган;
2. Казакълар — 40 китап;
3. Азәрбайҗаннар — 91 китап;
4. Кыргызлар — юк;
5. Таҗиклар — юк (монысы гаҗәп);
6. Белоруслар — 2 китап;
7. Украиннар — 228 китап;
8. Грузиннар — 232 китап;
9. Әрмәннар — 257 китап;
10. Төрекмәннәр — юк;
11. Ниһаять, татарлар 340 исемдә китап нәшер иткәннәр.

Мәскәүнең политнәшрияты чыгарган бу мәгълүматларга ышанмыйча мөмкин түгел. Мәскәү татар файдасына ялганлап тормас, билгеле.

Болар — тәрәккыят җимешләре! Әмма Аллаһыдан ваз кичү, динне бетерү исәбенә түгел. Тукаебыз:

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен,
күреп актык сүзем.
Күр, нә рәсмә тулган иман берлә
Коръән садремә!-

дип язды үзенең «Васыятем» шигырендә. Бу аның «динсез» дип гаепләүчеләргә (әһле тәкфиргә) йөрәгеннән чыккан катгый җавабы иде.

Гаять кыска гомерле тәрәккыятебез безне төрки халыкларның иң алдынгы
сафына чыгарды. Башкалар безгә иярә, бездән үрнәк ала башладылар. Ул
заманны татар халкының бик вакытсыз өзелгән Ренессанс дәвере иде дип тә
әллә ни арттырып җибәрү булмас.

Бәйрәмованың мәкаләсе башыннан ахырына хәтле төп бер мәсьәләгә чын
исламга яңадан кайтуга багышланган. Бу инде — дин әһелләре белән
мәслихәтләшүне таләп итә торган мәсьәлә. Шулай да минем Фәүзия ханымның
бер бик мөһим сүзләренә тукталып үтәсем килә.

«Ә Ислам дине иң әүвәл ул — көрәш дине, — дип яза ханым,— ил өчен, дин
өчен, намус өчен көрәшә торган, дөньядагы бөтен явызлыкка, бозыклыкка,
гаделсезлеккә, харамга каршы көрәшә торган, кяферләргә һәм көферләргә
каршы көрәшә торган дин».

Бу озын җөмләдәге сүзләрнең күбесе белән килешергә мөмкин, тик
«кяферләргә һәм көферләргә каршы» дигән сүзләре генә күңелдә борчу
тудыра… Бер урында автор исламга карата «фундаменталь» дигән сүзне дә
куллана. Моңа да игътибар итмичә булмый.

Мин үзем — дини дошманлыкка каршы кеше. Кайсы Аллага ышану, нинди динне
тоту — һәркемнең шәхси вөҗдан эше. Шуңа күрә башка Аллага ышанган,
башка динне тоткан кешене мин дошманым итеп күрергә теләмим. Бик
күптәннән фашизмны да, шовинизмны да, большевизмны да кабул итә алмаган
шикелле, хәзерге ислам фундаментализмын да кабул итә алмыйм. Чөнки
кабул итү — аларның ислам исеменнән шәһәр урамнарында хатын-кыз,
бала-чагалар тулы автобусларны шартлатулары белән дә килешү булыр иде.
Мондый явызлыкны Аллаһы Тәгалә кичермәс, әлбәттә. Чөнки бу дин өчен
көрәшү түгел, бу — бары тик кешеләрне үтерү генә. (Моны инде хәзер
«терроризм» дип атыйлар.)

Төрле диндәге халыклар белән янәшә, аралашып яшәгән татарларны ислам
хакына дип фундаментализмга тартудан гаять сак булырга кирәк. Безнең
юлыбыз түгел ул. Безнең юлыбыз — Аллаһыга нык инанган хәлдә мәдәни вә
әхлакый җәһәттән камиллеккә ирешү һәм, берәүнең дә койрыгына әйләнмичә,
мөстәкыйль милләт булып калу, минемчә.

Инде Бәйрәмова күтәргән мәсьәләләр уңае белән тарихчылар һәм
сәясәтчеләр сүзен дә ишетәсе килә. Мин сүзне башлаучы гына, чөнки
Фәүзия ханым чыгышларын игътибарсыз калдыра алмыйм. Аңлашуның зарары
булмас дип ышанам.

Әмиран Еники

«Мәдәни җомга», 1998 ел, 29 май.


(Чыганак: Еникиев Ә.Н. Биектән карап торасым килә…: Заманым һәм
замандашларым турында/Әмирхан Еники. – Казан: Мәгариф, 2009. – 215 б.)


Комментарий язарга


*