ТАТ РУС ENG

Еники Ә. Өметләр акланырмы?

Күптән түгел “Социалистик Татарстан”да академик Мирза Мәхмүтовның милли
культурабыз язмышына багышланган мәкаләсе басылып чыкты. («Социалистик
Татарстан», 26 октябрь, 1989 ел.) Мәсьәләне һәрьяклап яктырткан бу бик
әсаслы һәм дәлилле мәкаләнең бер моменты мине аеруча борчылып уйланырга
мәҗбүр итте. Сүз туган телебезнең бүгенге хәле турында бара: ягъни
хәзерге вакытта илебездәге (Советлар Союзындагы) татар балаларының
йөздән нибары җидесе генә ана телендә укытыла икән. Һәм шуның нәтиҗәсе
буларак, халкыбызның 50 проценты чамасы үз телен югалтырга да өлгергән
икән инде. Бу — фәүкылгадә вакыйга, иптәшләр! Әгәр дә ки без әлеге йөз
баладан 93 баланы үз телебездә укыта алмасак, бер 15—20 елдан туган
телебезне югалтачакбыз һәм бөтен бер милләт булудан туктаячакбыз. Бу
инде чынлап та, Гаяз Исхакый язганча, «инкыйраз» (бетү) булачак. Әмма
200 елда түгел, бары 100 ел дәвамында…

Академик Мәхмүтов китергән мәгълүматларга кадәр үк инде мин туган
телебезнең хәвефле хәлдә булуын белеп тора идем
һәм бу хакта матбугат битләрендә берничә мәртәбә язып та
чыккан идем. (Миннән башка да борчылып язучылар булды.) Нәтиҗәдә
телебез язмышына соңгы вакытларда игътибар беркадәр көчәйде, ләкин
шулай да аны, ягъни телебезне, хәвефле хәлдән чыгару өчен, кыю чаралар
һаман да әле җитәрлек түгел. Мин моны башлыча республикабызның җитәкче
органнарына карата әйтер идем.

Мәсьәләнең никадәр җитди булуын истә тотып, мин, партия өлкә
комитетының элекке беренче секретаре иптәш Усманов игътибарына җиткерү
өчен, үземнең кайбер тәкъдимнәремне кыскача гына язып, председателебез
Ринат Мөхәммәдиевка биргән идем. Шактый вакыттан соң шул тәкъдимнәргә
җавап миңа көтмәгәндә генә Мәгариф министрлыгыннан килде. (Күрәсең,
тәкъдимнәр аларга тапшырылган булган.)

Яңадан мәсьәләнең җитдилеген искә алып, мин үземнең тәкъдимнәремне дә,
Мәгариф министрлыгының беренче урынбасары иптәш Гайнетдиновның җавабын
да матбугатта басып чыгаруны кирәк таптым. Бигрәк тә өлкә комитетның
милли мәсьәләгә багышланган пленумы алдыннан аларны чыгару урынлы булыр
дип саныйм.

Сүз нәрсә турында бара? Туган телне саклау, көчәйтүнең чаралары күптер,
әмма мин шуларның берсенә генә игътибарны туплыйсым килә: ул да булса,
балаларыбызны ана телендә укыту. Моны мин телебезне саклауның иң
беренче, иң төп чарасы дип
исәплим. Онытмыйк: өч йөз илле ел буена көчләп чукындырган иң авыр
заманнарда да безне саклап калган нәрсә — мәчетләр янәшәсендәге
мәктәп-мәдрәсәләребез булды. Бары тик шулар аркасында гына без
денебезне дә, телебезне дә, рухи байлыгыбызны да югалтмыйча аерым бер
милләт буларак яшәп килдек. Димәк, киләчәккә өметләребезне дә без иң
элек бары мәктәпкә генә бәйли алабыз.

Нәрсә кирәк соң моның өчен? Тәкъдимнәремне пунктлап кына әйтәм.

1. Баланы бары тик ана телендә укыта башларга. Мәсәлән, рус баласы
кайда гына яшәмәсен, үз телендә укый башлый. Шуның шикелле татар баласы
да, кайда гына яшәвенә карамастан, үз телендә укый башларга тиеш. Хәер,
ни өчен рус белән татар гына? Юк, барлык милләт балалары өчен дә бу
уртак кагыйдә булырга тиеш.

Хәзер бөтен союздаш республикаларда тел проблемасын хәл итү һәм
законнар чыгару эше бара. Безнең Россия Федерациясендә, мәгълүм
булганча, телләр мәсьәләсе аеруча үткен тора. Чөнки аның составында
утыздан артыграк милли автономияләр һәм автономиясе булмаган бик күп аз
санлы халыклар яшәп килә. Әгәр дә Федерациянең Югары Советы сүздә генә
түгел, гамәлдә дә әнә шул автономияле һәм автономиясез халыкларның
телләрен сакларга һәм телләре аша үзенең дә тигез, тулы хокуклы
милләтләр итеп яшәтергә тели икән, ул, ягъни Югары Совет, беренче
нәүбәттә һәр милләт баласын үз телендә укыта башлауны гамәлгә ашыру
өчен, мәҗбүри закон чыгарырга тиеш. Әйе, мәҗбүри, чөнки шулай
булмаганда, милли телләр үзләрен саклый алмаячак. Әлеге «ирекле» дигән
иске закон ата-аналарны балаларын ирексездән рус мәктәбенә илтергә
мәҗбүр итәчәк. (Шул «ирекле» дигән закон аркасында бит инде без, үзебез
дә сизмәстән, телебезне әкренләп югалта да башладык. Хәзерге көндә үз
телендә укый-яза белмәгән әлеге 50 процент чамасы татарлар шуның
«җимеше» ләбаса!)

Бәлки безгә Федерация властьларының андый карар чыгарганын көтеп
торырга да кирәкмидер. Кайчан булыр әле ул?! Автономияле
территорияләрдәге дәүләт органнарының укыту эшләре буенча карар кабул
итәргә хокуклары бардыр, шәт! Менә безнең Татарстан да үзенең
территориясендә татар балаларын ана телендә укыта башлауны гамәлгә
кертергә тиешле карарын тизрәк чыгарсын иде. Югыйсә бушка узган һәр ел
безнең хәлне отыры читенләштерә генә барачак.

2. Ана телендә укыту кимендә 4 ел дәвам итәргә тиеш. Бу вакыт эчендә
балалар башлангыч мәктәп программасына кергән бөтен предметларны да саф
ана телендә үтәргә тиешләр. Тик рус теле генә алар өчен аерым бер дәрес
булачак. Мәгәр бу телне укуның икенче елыннан кертә башлау дөресрәк
булыр иде. Чөнки ике телнең дә хәрефләре бер төсле булганлыктан, рус
теле балага үз телен башлап үзләштерүдә комачаулык итәчәк. Монда рус
теленең әһәмиятен кечерәйтү дә яки баланын аны белмичә калу куркынычы
да юк. Ун-унбиш ел буена өйрәнәчәк әле ул рус телен.

Билгеле, ана телендә укыта башлауның төп максаты — бала күңеленә туган
телен мөмкин кадәр тирәнрәк сеңдереп калу… Шуңа күрә аның программасы
да киң — җыр, музыка, фольклор, әдәбият үрнәкләре кертеп төзелергә һәм
сәгатьләре дә җитәрлек булырга тиеш. (Хәзерлек атнасына 2 сәгать
урынына, әйтик, 10 сәгать бирергә.)

Ихтимал, кайберәүләрдә, нигә туган телебезне укыту шулай 4 ел белән
генә чикләнергә тиешмени, дигән шик туар… Һич тә алай түгел. Татар
телен һәм әдәбиятын аерым дәрес итеп укытуны урта мәктәпнең соңгы
классына чаклы дәвам итәргә кирәк. Ә бу махсус мәҗбүри карар нигезендә
балаларны ана телендә укыта башлау — хәзерге шартларда туган телебезне
саклап калуның бердәнбер чарасы ул. Әйткәнебезчә, фәүкылгадә чара!
Югыйсә дөньяның бер генә илендә дә баланы үз телендә укыта башлау өчен,
махсус карар чыгармыйлар, ул үзеннән-үзе, табигый рәвештә,
буыннан-буынга күчә-күчә бара.

3. Мәгәр бу гадәттән тыш чараның уңышлы үтәлүен тәэмин итәр өчен, татар
балаларын шушы 3—4 ел дәвамында рус балаларыннан аерып укытырга
кирәктер дип уйлыйм. Телне яхшы үзләштерү өчен, класста уку гына
җитми, аның, хәзергечә әйтсәк, үз микроклиматы да булырга
тиеш. (Бергә аралашу, йөрү, сөйләшү, уйнау — шуларсыз телне беркетү
мөмкинмени?!)

Билгеле инде, болай аерым укыту башлыча шәһәр җирләрендәге балаларга
кагыла. Шәһәр җирендә татар баласына хәзер өендә дә, урамга чыкса да,
мәктәпкә барса да күбрәк русча сөйләшкәнне ишетергә туры килә. Бигрәк
тә рус мәктәпләрендә укучы балаларга үз телләрендә сөйләшергә мөмкинлек
юк. (Рус балалары арасында алар үзләренчә сүз алышырга да
уңайсызланалар.) Нәтиҗәдә бала класстан аз-маз өйрәнеп чыккан телен
күңелендә беркетә алмый, тиз үк оныта да башлый, һәм иң хәтәре аңарда
туган телнең кирәклегенә шик туа, хәтта нәфрәт тә уяна. (Һич оныта
алмыйм: моннан күп еллар элек әле, мин оныгымны балалар бакчасыннан
алырга барган чакларда, шушы үзебезчә матур гына сөйләшкән сабый
күпмедер вакыттан соң мине таңга калдырып: «Дәшмә миңа татарча!» — дип
чәбәләнеп елый башлаган иде. Юк, гөлне туфрагыннан бер дә аерырга
ярамый.)

Әмма мин тәкъдим иткән аерым укыту мөмкин эшме, гамәлгә ашырырга буламы
аны? Була дип беләм, тик бу мөһим эшкә артык сагаеп, формаль карамаска
кирәк. Мәгълүм ки, формаль караш — һәрбер кирәкле эшне харап итәр өчен
бик әйбәт сылтау ул.

Аерым укытуның мин ике юлын күрсәтер идем: беренчесе — шәһәрләребезнең
һәр районында яки татарлар тупланып утырган төбәкләрендә башлангыч
татар мәктәпләре ачу. Алар элек булганнар. Хәзер дә булырга тиеш. Моның
өчен махсус яңа биналар салуның, бәлки, кирәге дә булмас, электән
калган таза йортларны яраклаштырып кору да җитсә кирәк. (Хәзер бит
мәктәпкә башлап килүче балалар да күп түгел, һәр гаиләдән бер яки ике
бала килсә килә.) Һәрхәлдә, шәһәр Советларының бу эшкә, чынлап
теләсәләр, куәтләре җитәр дип уйлыйм.

Икенчесе — рус мәктәпләренә беренче башлап килгән татар балаларын аерым
группа итеп оештыру… Күпме булуларына карамастан… Әгәр 40—50 гә
җитсәләр, ике, кирәксә, өч группа итеп тә оештырырга ярый. Һәм аларны 4
класска чаклы, һичшиксез, саклап алып барырга кирәк. (Таратырга яки
кушарга беркемнең дә хакы булмаска тиеш.) Һәм ул группаларда бөтен
дәресләр дә фәкать саф ана телендә укытылырга тиешле.

Рус мәктәпләрендә татар группалары оештыруны мин аеруча зарури бер эш
дип карыйм. Чөнки моңарчы ул мәктәпләрдә татар балаларына ана телен,
көчләп тагылгандай, өстәмә дәрес рәвешендә укытып маташу бертөрле дә
нәтиҗә бирмәде. Бичара укытучыларның күпме азаплануларына карамастан,
балаларыбыз туган телдән барыбер мәхрүм булып калдылар. Юк, телне
балага алай «кашыклап кына бирү» — бикәр эш. Бары берничә ел кулдан
төшермичә уку нәтиҗәсендә генә туган телне үзләштерергә, күңелгә
сеңдерергә, ниһаять, яратып китәргә мөмкин. Соңыннан
инде кеше теләсә кая барып, теләсә нинди телдә укыса да, туган телен
онытмаячак, аңа хөрмәтен саклаячак. Мәсәлән, безнең иске зыялыларыбыз
башта гади татар мәдрәсәләрендә күпмедер белем алганнан соң, Истанбул,
Бәйрут, Каһирә дарелфөнүннәрен, хәтта Франциянең Сорбоннасын бетереп
кайткач та, үзләрен төрки-татар телен камил белүчеләр итеп таныттылар.
Безгә дә шул кирәк бит, дусларым!

…Минем тәкъдимнәрем шулар: баланы фәкать ана телендә укыта башлау,
кимендә 3—4 ел укыту, башлангыч мәктәпләр ачу һәм рус мәктәпләрендә
аерым группалар оештыру. Боларны мин туган телебезне саклап калуның
кичектергесез беренче чаралары дип саныйм. (Әйткәнемчә, биредә сүз
шәһәр балалары турында бара — алар хәзер күпчелек.)
Хуш, инде Мәгариф министрлыгының бу тәкъдимнәргә мөнәсәбәте ничегрәк
соң? Үзенең җавабында ул башта туган телне укытуда ниләр эшләгәнен
әйтеп уза. Уңай якка шактый гына үзгәреш бар икән. Мәсәлән, «Милләте
татар булган балалар өчен үз ана телләрен уку-өйрәнү мәҗбүри итеп
куелды» диелгән җавапта. Бусы яхшы, бусын, һичшиксез, хупларга кирәк.
Мәгәр шуннан соң әлеге тәкъдимнәргә карата әйткәннәре, ничектер, бер дә
чамага туры килми. Дәлилне тыңлап карыйк: «Шәһәрләрдә һәм район
үзәкләрендә татар балаларын аерым укыту, башлангыч белемне фәкать ана
телендә генә бирү, рус телен укытуны 2 нче яисә 3 нче класстан башлау
кебек тәкъдимнәрегезне, кызганычка каршы, бүгенге көндә тормышка ашырып
булмый. Чөнки мәсьәләне болай кую башка милләтләрне кысуга, милләтара
мөнәсәбәтләрне кискенләштерүгә, интернациональ тәрбиянең, һичсүзсез,
асылын югалтуга китерер иде
». (Курсив минеке. — Ә. Е.)

Әнә шулай… Бу җавапка тулаем бәя биргәнче, минем иң элек китерелгән
дәлилләрне берәмләп тикшереп карыйсым килә. Әйтик, «башка милләтләрне
кысу, милләтара мөнәсәбәтләрне кискенләштерү» ни дигән сүз ул?.. Күпме
генә башымны кашып утырсам да, мин моны аңлый алмадым. Чынлап та, татар
кешесе үз баласын ана телендә укыта башлый икән, ни өчен икенче милләт
кешесе моны «үзен кысу» дип кабул итәргә тиеш. Руслар, мәсәлән, бөтен
җирдә балаларын үз телләрендә укыта башлыйлар, ләкин безнең бит моңа
һич тә исебез китми. (Хәтта көнләшә дә белмибез.) Ә менә безгә килгәндә
— ярамый, имеш, кемнеңдер хәтере калуы, ачуы килүе мөмкин икән ләбаса!)
Йә, нәрсә дип әйтергә? Минемчә, бу «дәлил» үтә саклык нәтиҗәсендә,
укучыны гына түгел, мәгариф җитәкчеләренең үзләрен дә ышандырмый торган
бер сылтау гына булырга тиеш.

Шулай ук рус телен татар балаларына икенче класстан башлап кертүгә
каршы торуны да мин бары куркаклык аркасында гына дияр идем. Педагогия
таләпләреннән чыгып караганда моның һич зарары юк, киресенчә, бер үк
графикада укыла, языла торган ике телне үзләштерү балага җиңелрәк кенә
булачак. Ә рус телен ул икенче класстан башласа да бик әйбәт
үзләштерәчәк, чөнки урта мәктәпне тәмамлап чыкканчыга кадәр аңа русның
телен дә, әдәбиятын да яхшылап өйрәнергә туры киләчәк. Кыскасы, рус
телен белмичә калу куркынычы юк — ул инде аңардан гомере буена
аерылмаячак.

Ана теленә дә шундый ук игътибар булсачы, әмма каян гына аласың аны?!
Мәгариф министрлыгы үзенең җавабында, татар балаларына ана теле
атнасына 2—3 сәгать укытылачагын әйтә, мәгәр шул ук вакытта рус теле
10—12 сәгать укытылачак. Әлбәттә, рус теле татар телен басып китәчәк.
Мәгариф әһелләре моны чамаларга тиешле иде, әгәр туган тел язмышын
чынлап кайгыртсалар…

Дәлилләрнең соңгысы — интернациональ тәрбия турында… Гаҗәп, берәр
төрле милли мәнфәгатьне яклап сүз башласаң, китерәләр дә шул
интернационализм белән авызыңны каплыйлар. Бу мөкатдәс сүзгә каршы ни
дә булса әйтеп кара! Әмма ләкин, җитмеш ел буена интернационализм
дия-дия, халкыбызның яртысы туган теленнән аерылды түгелме соң инде?!
Димәк, интернационализмның да төрлесе булырга мөмкин икән. Аера белергә
кирәк, сүз ниндие турында бара. Әгәр ул барлык халыкларның да тигез
хокуклы, мөстәкыйль булуларын, милли үзенчәлекләрен, рухи байлыкларын
тулысынча саклауларын, милли мәдәниятләрен ирекле рәвештә тәрәккый
иттерүләрен тәэмин итә икән — бу, шөбһәсез, чын интернационализм, һәм
без аны бик теләп кабул да итәбез. Әгәр дә ки ул бер халыкның
өстенлеге, гегемонлык итүе өчен башкаларны отыры чикли-кыса барса, шул
рәвешчә, аларны, милләт буларак, әкренләп бетүгә дучар итсә — бу инде
ялган интернационализм һәм моның ише «интернационализм»нан без,
һичшиксез, бик нык сакланырга тиешбез.

Югарыда әйтелгән безнең тәкъдимнәр әнә шул чын интернационализмга туры
килә дә инде. Мәгәр без ни өчендер кат-кат алданырга яратабыз… Шуңа
күрә мин туган телебезне саклап калуга юнәлдерелгән ул тәкъдимнәрнең
рус җәмәгатьчелеге, аеруча педагоглары тарафыннан яклануын бик теләр
идем. Чын интернационализм хакына!

***

«Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» — әнә шундый исем белән
егерме яшьлек, үткер күзле Тукай 1906 елның язында «Фикер» газетасында
үзенең кечкенә мәкаләсен бастыра. Бу революцион күтәрелеш вакыты һәм
мәкаләдә мондый юллар да бар: «Әгәр милләтне йоклаган дисәк, дөнья
көпчәгенең бу кадәр дөбердәп әйләнүенә вә башка милләтләрнең әллә нинди
каты вә йөрәк яргыч тавышлауларына уянырга кирәк иде».

Тукайның моннан 83 ел элек язган шул хикмәтле сүзләре безнең бүгенге
хәлебезгә дә туры килә түгелме соң?.. (Хәтта күбрәк тә туры килә
түгелме икән әле…) Мәгълүм булганча, 1905—1906 елларда татар дөньясы,
авыррак уянса да, бик тиз аякка баса һәм тәрәккыят юлында алга таба
искиткеч сикереш ясый. Бер-ике генә мисал: 1905 елга чаклы төрки-татар
телендә бер газета — «Тәрҗеман» чыкса, беренче революциядән соң
1917—1918 елларга чаклы Россиянең төрле шәһәрләрендә төрле вакытта
татарча 57 газета һәм 37 журнал чыгып килә; 1913 елда Россиядә яшәүче
барлык халыкларга караганда да (билгеле, руслардан башка) татарлар үз
телләрендә күбрәк китап басып чыгаралар. Әйтик, украинча — 228,
грузинча — 232, үзбәкчә — 37, азәрбайҗанча 91 исемдә китап басылган
булса, татарча 340 исемдә китап басылып чыга. Инде шул ук халыкларның
1966 елда үз телләрендә чыгарган китапларын алып карыйк: украинча —
3026, грузинча — 1657, үзбәкчә — 794, азәрбайҗанча 1062 исемдә китап
басылган булса, 252 исемдә татарча китап басылып чыга. (Бу мәгълүматлар
1969 елда Мәскәүдә чыккан «Мы и планета» дигән китаптан алынды. Тик бер
нәрсәгә игътибар итәргә кирәк: 1966 елда китап чыгаруда безне бик нык
узып китүчеләр барысы да союздаш республикалар.)

Яңадан Тукай сүзләренә кайтыйк. Безнең көннәрдә дә дөнья көпчәге
дөбердәп әйләнә, милләтләр бик каты тавышлана, һәркайсы үзенең киләчәк
язмышын кайгырта. Хөрлек, иркенлек, бәйсезлек дәгъва итә. Ә бездә?..
Бездә исә, йокыбыздан айный алмагандай, гаҗәп бер сүлпәнлек,
иренчәклек, оеганлык хөкем сөрә. Дөрес, мин кайбер җирләрдәге шикелле
«йөрәк яргыч тавышлануны» һич тә теләми идем, әмма үз язмышыбызга бу
кадәр битараф, ваемсыз карау белән дә килешүе мөмкин түгел.

Мондый хәлнең сәбәбе нәрсәдә соң? Озак еллар буйсынып яшәү нәтиҗәсендә,
безнең табигатебездә әкренләп үтә саклык, кыюсызлык, лакейлык, хәтта
мескенлек сыйфатлары өстенлек алды. Без тиешлесен дә сорый белмибез,
таләп итә белмибез, без биргәнне, рөхсәт иткәнне көтеп ятучыларга
әйләндек. Бигрәк тә безнең төрле дәрәҗәдәге мөхтәрәм җитәкчеләребез
әлеге шул үтә саклык белән битарафлыкка аеруча остардылар. Менә безнең
җәмәгатьчелек Татарстанга союздаш республика статусын бирүне таләп итеп
чыкты, әмма югары җитәкчеләребездән берсе дә бу таләпне хуплап бер сүз
әйтергә дә җөрьәт итә алмады. (Мәгәр күптән түгел берсеннән «эш
исемдәмени», ягъни «Союздаш булуның ни әһәмияте бар» дигән төслерәк
сүзне ишетергә туры килде.) Ә бит республикабызны союздаш итеп күрү —
татар халкының күптәнге чын ихлас теләге! Ничек моңа битараф калырга
мөмкин ди?! Хәер, җитәкчеләрне аңларга була: союздаш статусын әллә
бирәләр, әллә юк, ә алдан «рисковать» итәргә ярамый. Биләгән урын
кушмый, хәтәр!

Шулай үзебездә җәмәгатьчелек хәрәкәте дә зәгыйфь, бер дә көчәеп,
җәелеп китә алганы юк. Моннан берничә ел элек туган ирекле
җәмгыятьчелек арасында иң зурысы, иң исемлесе, — билгеле, Татар
иҗтимагый үзәге… Башта дәртле генә эшкә керешкән бу үзәкнең хәзерге
вакыттагы эшләрен киң масса җитәрлек беләме; чит өлкәләрдә туып,
җанланып барган татар хәрәкәтенә аның йогынтысы, җитәкчелеге ничек?
Җавап, минемчә, канәгатьләндерерлек түгел. Беренчедән, иҗтимагый үзәккә
колач һәм тәвәккәллек җитми (гүя тышаулардан һаман бушый алмый),
икенчедән, аның басма органы да юк бит әле. Ә басма органнан, һич югы
атналык газетадан башка, ничек итеп халык белән бәйләнеш тотарга,
нәтиҗәле эш алып барырга мөмкин, ди? Кыскасы, халык хәрәкәтен җәелдерү,
оештырудагы һәм җитәкчелек итүдә без күп республикалардан бик нык артта
калабыз.

***

Мәгариф министрлыгының көн таләбенә туры килмәгән җавабы миндә әнә
шундый авыр уйлар тудырды. Үпкәләп әйтүем түгел, министрлыкның хәлен
аңлыйм — хокуклары чикле, мөмкинлекләре тар. Бу безнең әлеге шул
«автономияле» дигән тәбәнәк түшәмгә башыбыз белән терәлеп торудан
килгән бердәнбер бәлабез инде… Әмма кайчанга кадәр?.. Ул
тарлык-чикләнүләрдән чыгар вакыт җиткәндер, ниһаять!.. Киләчәгебез
хакына, өметләребез аклансын өчен!

 
Әмирхан Еники
1989 ел, ноябрь.


(Чыганак: Еникиев Ә.Н. Биектән карап торасым килә…: Заманым һәм
замандашларым турында/Әмирхан Еники. – Казан: Мәгариф, 2009. – 215 б.)


Комментарий язарга


*