ТАТ РУС ENG

Хәмидуллин Л. Осталарның остазы

Татар әдәбиятын, татар китабын үз иткән, яраткан һәркемгә язучы Рәис Даутов исеме якын булырга тиеш. Ул — кырык ел гомерен язма мирасыбызны барлау һәм дөньяга чыгаруга багышлаган олуг шәхесләребезнең берсе. Татарстан китап нәшриятында эшләү дәверендә елына унике китапка «җан өреп», нәшер итүгә әзерләгәндер дип уйласак та, аның каләме аша татар укучысы кулына биш йөзләп рухи хәзинә барып ирешкән була. Ә аның әле гадәти мөхәррир генә түгеллеген, әдәбият фәне өлкәсендә галим-текстолог икәнлеген дә истә тотарга тиешбез.
Борынгы әдәби ядкәрләрдән Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф»ын, Утыз Имәни, Габделҗаббар Кандалый, Заһир Бигиев, Акмулла, Дәрдемәнд әсәрләре җыелмаларын, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Галимҗан Ибраһимовларның сайланма томлыкларын Рәис Нәүширван улы Даутов редакцияләп чыгарды. Төрле чор, төрле гасырларда иҗат иткән шәхесләребезнең мирасын бүгенге көн таләпләренә туры килердәй итеп бастырып чыгару зур осталык таләп итә. Андый китапларның кулъязмасын әзерләгәндә нәшрият мөхәррире әдәбият галиме дә булырга тиеш. Егерменче гасырның икенче яртысында Татарстан китап нәшриятында Рәис Даутов шундый осталыкка ирешкән иң дәрәҗәле мөхәррир иде.
Хәзерге көндә аңа тиң әзерлекле мөхәррирләргә барлык нәшриятлар да зур мохтаҗлык кичерә.
Мамадыш районының Шәмәк авылында туган Рәис Казан педагогия институтында белем ала. 1953 елның февралендә Татарстан китап нәшриятына эшкә билгеләнә. Шәхес культына бәйле булган сәяси торгынлыкның чигенә башлаган чоры. Татарның бөек әдипләреннән Фатих Әмирхан, Дәрдемәнд, Галимҗан Ибраһимов, Кәрим Тинчурин, Шакир Мөхәммәдев, Шамил Усманов кебек башка күренекле шәхесләр иҗатының кабат халкына кайтарыла башлаган чоры була ул.
Соңгы алтмыш-җитмеш еллык дәвердә татар халкының милли йөзен, телен саклап калуда Татарстан китап нәшриятының тоткан урыны бәяләп бетермәслек дәрәҗәдә зур булды. Чөнки ул татарның бердәнбер үз нәшрияты иде. Анда әлифбадан башлап барлык төр милли дәреслекләр, борынгы һәм бүгенге әдәби җәүһәрләр, ара-тирә генә булса да иҗтимагый-сәяси яки тарихи эчтәлекле китаплар нәшер ителде. Ул елларда китапларның тиражлары да унар-йөзәр мең данә исәпләнер иде. (Хәзерге көндә иң үтемле дип саналган китапның да тиражы өч-дүрт мең данәдән артмый.) Халыкның рухи тормышын тулаем канәгатьләндереп бетермәсә дә (дини эчтәлекле хезмәтләрне басарга рөхсәт ителмәгән заман иде), зур күләмдә басылулары сәбәпле, ул китаплар һәр йортка барып җитәр, туган телебезне оныттырмауга бер сәбәп булып торыр иде. Рәис Даутов та шул беренче карлыгачларны чыгаруга җиң сызганып керешә. Хәтта берара, редакция мөдире буларак, дистә еллар дәвамында онытылыбрак торган олуг мирасны кабат халкына кайтару эшендә башлап йөрү бурычы да аңа йөкләнгән була.
Шул ук елларда аның тәүге үз хезмәтләре — әдәби тәрҗемәләре күренә башлый. Дөнья һәм рус классик әдипләре әсәрләреннән М.Твен, Ф.Купер, Ф.Достоевский һ.б. романнары, Э.Хемингуэй, О.Генри, А.Куприн һ.б. хикәя, повестьлары татар укучысына аның тәрҗемәсендә барып ирешәләр. Шәхес культы чоры корбаны булган Мәхмүт Галәү-Мәрҗанинең «Мөһаҗирләр» романына яңа сулыш өрүче дә Рәис Даутов булды. Патша Россиясе хакимиятенең сәяси кысу-эзәрлекләүләренә түзмичә чит илгә чыгып китәргә мәҗбүр ителгән татар гаиләләре язмышын тасвирлаучы бу җитди әсәрнең татарча варианты да авторы белән бергә «кулга алынган», юкка чыккан иде. Аның сакланып калган русча нөсхәсеннән Рәис яңа роман язарга тиеш була. Шул хезмәткә тотыныр алдыннан аңа М.Галәүнең барлык иҗатын барларга, үз күңеле аша уздырырга туры килә.
Тәрҗемә өлкәсендә дә Рәис Даутов бик күп каләмдәшләренә үрнәк һәм остаз була алды. Татар теле һәм әдәбияты тарихын тирәнтен белү, яшьли татарның зыялы катлавы белән якыннан аралашу аның оста тәрҗемәче булып танылуының төп нигезләредер. Форсаттан файдаланып кына булса да әйтеп үтик, ул — мәшһүр драматург һәм танылган артистлар династиясе саналган Камаллар гаиләсе даирәсенә кергән бәхетле затларның берсе. Шул татар зыялыларының ишле гаилә вәкиле булган драматург Әнәс Галиәсгар улы Камалның кияве иде. Хәер, Рәиснең үз нәселен дә Зыясызлардан дип булмый. Атасы Нәүширванның гарәп язуындагы әдәбиятны яхшы үзләштергән булуын хәтерләүчеләр бар.
Әйе, Рәис Даутовның тәрҗемә өлкәсендәге эшчәнлеге дә үрнәк булырлык. Әдәби тәнкыйтьтә аның хезмәтләре уңай бәяләнде. Аның тәрҗемәсендә дөнья күргән китаплардан аеруча Достоевскийның «Җинаять һәм җәза», Купринның «Атышу», «Гранат кашлы беләзек», Куперның «Соңгы могикан»ы турында Афзал ага Шамов, Кыям Миңлебаев, Таһир Нурмөхәммәтен, Равил Фәйзуллин, Наис Гамбәров һ.б. тарафыннан байтак җылы сүзләр язылды.
Рәис каләмдәшнең тагын бер эшчәнлеген аерым билгеләп үтү кирәктер. Татар әдәбиятын пропагандалауга ул мөһим бурыч дип карый. Көндәлек татар матбугатында, еллык календарьлар битләрендә төрки-татар әдипләренә, аларның аерым әсәрләренә багышланган күпсанлы мәкаләләре басыла. 1986 елда аның Совет чоры татар язучыларының тормыш-көнкүрешенә һәм иҗатларын барлауга багышланган зур күләмле хезмәте дөнья күргән иде. Былтыр гына «Мәгариф» нәшрияты Р.Даутовның «Балачак әдипләре» исемле җыентыгын бастырып чыгарды. Китап эчтәлеге, сурәтләү теле җәһәтеннән дә, техник эшләнеше ягыннан да бик зәвыклы, затлы итеп эшләнгән. Җыентыкка бүгенге көндә актив иҗат итүче утызлап күренекле язучыга караган биобиблиографик белешмә кергән, һәр язучының анда үзе язган истәлек-хатирәсе урнаштырылган. (Китапның 4 нче томы 2007 елда чыкты.)
Рәиснең иҗади эзләнүләренең тагын бер юнәлеше — төрки-татар дөньясына караган борынгы язмаларны һәм белешмәлекләрне туплау, өйрәнү. Тикмәгә генә аны шәкертләре «рәсми дәрәҗә алмаган академигыбыз» дип атап йөртмиләрдер. Татар шигърияте антологиясен төзүгә керешелгән илленче еллардан бирле ул элекке гасырларда иҗат иткән шагыйрь, әдипләребез мирасын туплауга җитди игътибар бирә. Антологияләргә кермәгән яисә ул тупламаларда иҗатлары тулаем чагылыш тапмаган (антология булгач, анда сайланма әсәрләр генә урын ала ич) күп кенә авторларның мирас хәзинәсе Рәис Даутовның китап киштәләрендә нәшер ителү чиратын көтәләр. Аның тарафыннан кат-кат эшкәртелеп, нәшер ителгән хәзинәләр исәбенә мәшһүр әдип Заһир Бигиевның «Зур гөнаһлар» исеме белән чыккан җыентыгын атарга кирәктер. Ул китапка ике роман һәм бер юлъязманың бүгенге укучыга авыр аңлаешлы төп нөсхәләре дә, авторына багышлы күләмле биографик очерк һәм төзүче-тәрҗемәченең бай мәгълүматлы искәрмәләре дә урнаштырылган. Мәгълүм ки, Заһир Бигиев — татар дөньясында беренче романнар иҗат иткән шәхес. «Мавәраэннәһердә сәяхәт» исемле күләмле юлъязмасы да бай, тирән эчтәлекле җитди әсәр. Аңа Фатих Әмирхан да «хәзергә кадәр татар әдәбиятында тиңе булмаган әсәр» дип бәя бирә. Китапка кергән әсәрләрнең барысы да унтугызынчы гасырның икенче яртысында иҗат ителгәннәр. Безнең дәвер укучысы кулына ул әсәрләр беренче мәртәбә диярлек Рәис Даутов тырышлыгы нәтиҗәсендә килеп керде, кайтарылды.
Язучы, журналист һәм матбугат тарихы белгече Исмәгыйль Рәмиев мәдәният өлкәсендә зур эз калдырган вакыйгаларга һәм шәхесләргә багышлап кайчандыр кулъязма сүзлек төзегән иде. Рәис Даутов «Мәдәниятебез фидакяре» дип исемләнгән күләмле очеркында бу хакта түбәндәге сүзләрне яза: «1961 елда И.Рәми (сөргеннән)… Казанга күчеп кайта. Нәкъ шул вакытларда өлкән әдипләрдән бер төркем дуслары (Н.Исәнбәт, А.Шамов, Ә.Еники һ.б.) аңа… Октябрьгә кадәрге татар әдәбияты буенча кыскача белешмәлек төзергә киңәш итәләр. Әдип илһамланып эшкә тотына һәм алтмышынчы еллар ахырларына «Әдәби сүзлек» дип аталган хезмәтен төгәлли». Шул ук елларда И.Рәми аны китап итеп бастыру хәстәренә дә керешә, ләкин уңышка ирешә алмыйча үлеп китә. Ул кулъязма хезмәт җирлегендә 2001 елда ике автор исеменнән (И.Рәми, Р.Даутов) «Әдәби сүзлек» китабы басылып чыкты. Рәис Даутов энциклопедик әһәмияткә ия ул китапны Исмәгыйль аганың башка төр кулъязмалары һәм үзенең авторлык өстәмәләре исәбенә шактый тулыландырган. Бүгенге көндә ул сүзлек-китап татар әдәбияты вә мәдәнияте тарихы белән кызыксынучы һәркемнең эш өстәлен бизәрлек бер зур хезмәт буларак кабул ителә.
Рәис Нәүширван улының тагын бер җитди хезмәтен күрсәтеп китәсе килә. 1992 елда Татар энциклопедия институты оештырыла. Галимҗан Ибраһимовның сигез томлык иҗат мирасын нәшер итүгә әзерләгәндә бергә эшләүләрен истә тотып, институт директоры академик М.Хәсәнев Рәис Даутовның энциклопедик белеме һәм тәҗрибәсеннән файдалану ниятеннән чыгып, аны үзенә чакырып ала. Булачак зур күләмле энциклопедия томының беренчел нигезен тәшкил итәсе лөгатьлекне төзү бурычын йөкли. Шул рәвешле, саф татар телендә төзелгән беренче энциклопедик белешмәлек 1996 елда басылып чыга (нәшер-хисап күләме 35 табак). Әлбәттә, аңа кергән мәгълүматны туплашуда, элек татар телендә кулланышта булмаган йөзләгән термин-атамаларга үз телебездә тәңгәл килердәй исемнәр барлашуда байтак кына галимнәр җәлеп ителә. Мәгәр ул эшне оештырып, тәртипкә салып һәм туплап чыгаручы — шул эшкә тәгаенләнгән өлкән фәнни хезмәткәр һәм әдип-мөхәррир Рәис Даутов булуы безнең өчен мәртәбә, билгеле.
Рәис Даутовның язучылык хезмәтенә бәйле өлкәдә дә, мөхәррир буларак та шәкертләре бик ишле. Аны бүген зур-зур дәрәҗәле исемнәр алган, иҗатлары бөтен халыкка билгеле булган абруйлы сүз осталары да, матбугат өлкәсендә эшләп килүче байтак кына мөхәррирләр дә остазлары дип таныйлар. Икеләнмичә әйтә алабыз — бүгенге заман татар әдәбиятының күренекле осталарының бик тә абруйлы остазы ул. Шигырь һәм хикәя осталарына тукталмастан, татар мәдәниятендә күптән үз уңышлары булган кайбер мөхәррирләрне генә атап үтәсем килә. Шул бүгенге осталарның остазы булган Рәис Даутов янәшәсендә эшләп, аннан күп нәрсәгә өйрәнгән шәхесләр. Татарстан китап нәшрияты җитәкчелеге, аеруча Гарәф Низаметдин улы Шәрәфетдинов эшләгән дәвердә алмаш әзерләүгә аеруча зур әһәмият бирелде. Шул елларда Рәис ярдәмендә оста мөхәррир булып җитешкән, яхшы тәҗрибә туплап, үз сукмагына баскан кешеләрдән мәрхүм Фәез Зөлкарнәевне (соңыннан ул «Татар әдәбияты тарихы» томнарын редакцияләде), Харрас Әюповны (хәзер Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире), Наис Гамбәровны (соңгы елларында «Казан утлары» журналында бүлек мөдире булды), Рафыйк Юнысовны («Идел», аннары «Казан утлары» журналларының баш мөхәррир урынбасары), Равил Рахманины (Татарстан китап нәшриятында «Мирас» редакциясе мөдире буларак байтак саваплы эш башкарды) атап була. Равил Рахмани, остазы эшчәнлеген дәвам итеп, соңгы дистә елда китап нәшриятында борынгы әдәби ядкәрләрне, егерменче гасыр башында дан казанган кайбер зыялыларыбызның сайланма хезмәтләрен барлап нәшер итте. Бүгенге көндә ул, мәрхүм остазы үтенечен үтәп, аның соңгы елларда эшләгән эшләрен барлап, шул кулъязмаларны нәшриятка әзерләү белән мәшгуль.
Рәис Даутов белән беренче танышуым алтмышынчы елларга туры килә. Ул дәвердә яшь язучылар иҗатына багышлап ел саен бер җыентык әзерләнә иде. Шундый китапларның берсенә минем «Дәгъва» исемле озын хикәям дә тәкъдим ителде. Ул тупламаның проза өлешен Рәис редакцияләде («Кайнар хисләр» китабы, 1966). Якыннан танышу-аралашуларыбыз шул көннәрдән башланып китте. Хәзергәчә иҗади дустанә мөнәсәбәттә яшәдек. Берничә ел дәвамында бергә Татарстан китап нәшриятында эшләдек. Соңрак бергә-бергә Татар энциклопедик институтында «бер арба»ны тарттык: татар дөньясында беренче мәртәбә үз телебездә җирле-милли энциклопедик сүзлекне нәшер иттек. Ул «арба»ны төпкә җигелеп тартучы, төп юнәлеш бирүчебез Рәис Даутов булса, тәртә ягаларыннан ярдәмләшеп баручылар — аның күптәнге каләмдәшләре һәм хезмәттәшләредер. Зур күләмле (йөз утыз җиде табаклы), бай мәгълүматлы татарча энциклопедия сүзлеген туплау 2002 елның декабрендә тәмамланды һәм редакцион советта расланды. Рәис Даутовның җитмеш биш яше тулган көннәрдә шундый зур күмәк хезмәтне басмаханәгә тапшыру үзенә күрә бер юбилей бүләге булып кабул ителде.

«Казан утлары», 2003, № 3

(Чыганак: Хәмидуллин Л.  Кичке шәфәкъ. Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 255 б.).


Комментарий язарга


*