ТАТ РУС ENG

Ләйсән КАРИЕВА Кырлай тарихыннан бер рәсем

Бу рәсемне бик еш кулга алып карыйм. Аның төп нөсхәсе инде хәзер безнең гаиләнеке түгел, ул — халыкныкы. Бу рәсемнең тарихы бик гыйбрәтле. Шушы хакта язып калдыруны мин үземнең намус эшем саныйм. Ни дисәң дә, дәһшәтле сугыш елларындагы авырлыкларны үз җилкәләрендә татыганнар акрынлап берәм-берәм китеп бара. Алар сөйләгән истәлекләр безнең өчен тарих сабагы.

Яңа Кырлай авылы кешеләренең   1944 елның 25 июлендә тарих өчен төшкән күмәк рәсеме бу. Менә ул Г.Тукай әйткәнчә, уллары-кызлары арсланнар кебек фронтларда сугышкан, күпләр инде ил өчен сугыш корбаннары булган бөек шагыйрь­нең замандашлары! Алар яшь чакларында Шүрәлене җиңгән булса, инде тылда алны-ялны белмичә эшләгән. Алар тарихка шулай олыгайган көннәрендә кереп калган. Г.Тукайның Кырлайдагы замандашларыннан бер төркем өлкәннәрне рәсемгә төшерүне оештыручы минем әнием булган. Ул исә Г.Тукайның Кырлайдагы дусларының берсе — скрипкачы Әһлинең (Әһлиулла Хәлиуллин — 1886-1937) кызы, соңыннан минем әтием шагыйрь Әнәс Кариның хатыны Кариева (Әһлиуллина) Рәшидә (1927-2011). Гаилә архивындагы бу сирәк рәсемне ул гомере буе кадерләп саклап йөртте. Аның төп нөсхәсен Г.Тукайның 120 еллык юбилее уңаеннан, 2006 елның апрелендә Казан Милли мәдәният музее фондына бүләк итте. 8,3 кә 10,8 см. зурлыгындагы бу фото музейда “инв. № КП-14874” коды белән саклана. Филология фәннәре докторы Р.Исламов “Тукайны өйрәнүдә яңа чыганаклар”  исемле фәнни мәкаләләр җыентыгында бу рәсемне хуплап язып чыкты.
 
Мәсьәләнең асылы шуннан гыйбарәт: 1944 елның февраль аенда язучы һәм галим Мөхәммәт Гали, Кырлайга килеп, Г.Тукайны белгән, аның белән якыннан аралашкан кешеләрдән истәлекләр язып ала. Алар: Г.Тукайның әнисе Бибимәмдүдәнең “ахирәт дусты” Нәфисә Әхмәтшина, Г.Тукайга сабак укыткан бертуган укытучылар (беренчесе мулла, икенчесе мөгаллим) Фәтхрахман һәм Хәбибрахман Гобәевлар, шагыйрьнең сабакташлары һәм замандашлары Сафа Мөхәммәтшин, Ахун Сабирҗанов, Гариф Җаббаров, Мөхәммәттаип Әхмәтшин, Гыйлаҗетдин Хөснетдинов, Хәлилерахман Гобәйдуллин, Сафиулла Хәбибуллин, Фазылша Мөхәммәтшин, Хәким Нигъмәтҗанов, Галәветдин Сәйфетдинов, Лотферахман Габдрахманов. Соңыннан халык арасында утырып рәсемгә төшмәсә дә, әбием Камилә Хәлиуллина ире – минем бабам Әһлиулла Хәлиуллинның Г.Тукай турындагы истәлекләрен сөйләп калдырган. Шул ук елның июль аенда Кырлайга фольклор экспедициясе килү уңаеннан, әнием — колхозның комсомол оешмасы секретаре  истәлек яздырган кешеләрне рәсемгә төшереп ала.

Элекке елларда Г.Тукай мирасын өйрәнүдәге чикләүләр хакында җентекләп сөйләп бетерү мөмкин түгел. Тик шунысы шатландыра, соңгы елларда моңарчы татар халкының серләрен саклап яткан архивлар ачылды, өстәвенә галимнәр Р.Исламов һәм Җ.Миңнуллин Г.Тукайның Кырлайдагы тормышы турында Хәким Нигъмәтҗанов һәм минем бабам Әһли Хәлиуллинның әбием Камилә Хәлиуллина (1892-1968) сөйләп биргән истәлекләрен дә дөньяга чыгарды (“Безнең мирас” журналы, 2016 ел. Б.-27-29). Ниһаять, язып алынган истәлекләр белән бу хәлләрне раслап торучы фоторәсем очрашты… Шулай итеп, бу элеккеге билгесез фото да фәнни әйләнешкә керде.

XX йөз башы бөек шагыйре Г.Тукай исеме белән бәйле булганга, Яңа Кырлай авылының үзенә тарту көче элек-электән зур. Ул борынгы тарихын дәшми-тынмый гына саклап яши белгән. Авыл халкы гасырлар дәвамында зур сынаулар аша үтсә дә, төп нәсел-ыруларын, гореф-гадәтләрен, телен-динен саклап кала алган. Авылның борынгы үткәне бик гыйбрәтле. Элеккеге Кырлай авылы, шагыйребез Г.Тукай әйткәнчә, “нәкъ Казан артында” гына, хәзерге Биектау районы төбәгендәге Кырлай инеше буена салынган булган. XVI гасырда татар иленә килгән фаҗига аны да читләтеп үтмәгән. Казан ханлыгы Мәскәү дәүләте тарафыннан яулап алынгач, бәйсезлеген югалткан халык, көчләп чукындырудан качып, борынгы бабалары күмелгән зиратларын, андагы каберләргә куелган ташъязмаларын, ягъни тарихи истәлекләрен, йорт-җирен, туган нигезләреннән ташлап китәргә мәҗбүр булган. Авыл кешеләреннән бер төркем, төрле җирләрдә тилмереп йөргәннән соң, ниһаять, яшәргә тыныч урын табып, кара урманнар ышыгына килеп урнаша. Легендалар авыл тарихын шулай аңлата, чынбарлык аны раслап тора. Кырлай инеше буендагы изге кабер ташларын узган гасырның 50 нче елларында гына бульдозер белән эттереп, “басуларны тигезләделәр”, “иген кырларын ташлардан арындырдылар”.

Шулай да, XIX гасыр ахырында Кырлай авылы тирә-күршеләренә караганда баерак, икмәклерәк булган. Авылдашлар ышна җирләреннән һәм урман хәзинәләреннән файдалана белгән. Ачлыкны җиңеп яши алганга күрә дә, Кушлавыч авылы имамы мәрхүм Мөхәммәтгариф һәм Өчиле авылы мулласы Зиннәтулла хәзрәт кызы Бибимәмдүдә улы нәни ятим Габдулланы авыр 1892-1894 елларда Кырлай халкы үз янына сыендырган, ач үлемнән саклап калган. Аны авылның хөрмәтле кешесе Сәгъ­ди абзый (Сәгъдетдин Шәмсетдин улы Салихов — 1837-1904) һәм аның хатыны Зөһрә апа уллыкка алган. Сәләтле, тере, туры сүзле малай монда кышларын мәдрәсәдә укый, яз-көз, җәй айларында игенченең авыр, әмма мактаулы хезмәте белән таныша, хезмәт тәрбиясе ала, авылның матур табигатен күзәтә. Язган әсәрләреннән күренгәнчә, соңыннан Г.Тукай Кырлай табигатен гүзәллек үрнәге итеп тасвирлый, бу авыл — аның өчен туган ил символы. Совет елларында идеологлар тарафыннан Г.Тукай иҗатын никадәр генә тар идея-эстетик кысаларда өйрәнү максаты куелмасын, бөек шагыйрьнең Кырлай белән бәйле әсәрләрендәге реаль образлары: игенчеләр, авыл кешеләре, мифологик персонажлары — Су анасы, бигрәк тә аның  Шүрәлесе инде бөтендөнья мифологик персонажлары арасында яши бирә. Шагыйрь бу әсәрендә бер авыл тормышы аша татар халкының тәрбия системасын, аның тормыш фәлсәфәсен тасвирлый, һәм шуның нәтиҗәсе булган барлык явыз көчләргә каршы тора алыр­дай батыр йөрәкле яшьләрен, халыкның нинди шартларда да югалып калмавын “шаярып кына” сөйләп бирә. Әсәр татар тарихын бербөтен итеп карый да, тарихтагы шанлы сәхифәләрне искә ала. Шагыйрь Кырлай урманында үскән чыршы-наратларны милли горурлык һәм азатлыкка өндәп торучы Чыңгызхан гаскәренә тиңли. Шулай итеп, туган илен җирсегән шагыйрь үзенең күпкырлы бай дөньясын, халыкның катлаулы, каршылыклы үткәнен күрсәтеп бирә. Менә ни өчен үлемсез “Шүрәле” безне һаман да “кытыклап тора”. Шанлы үткәне булган халыкның Эзопча тарихтан гыйбрәт алырга чакырган манифесты булып яңгырый ул.

Инде яңадан фоторәсем мәсьәләсенә килсәк, ул гади генә күмәк рәсем булу белән чикләнми. 1943 ел ил халкы өчен бик авырга килә. Сугышның башында һәр гаиләнең амбарына тупланган икмәк запаслары инде саеккан, авылда ачлыктан шешенгәннәр дә булган. Тик халыкның киләчәккә өметен сүндермәгән вакыйга Сталинград сугышында җиңү була. Тиздән уллар-кызлар кайтыр, тормыш җайланыр, дип көтә күпләр. Менә, шатлык өстенә шатлык! Татарстан җирендә нефть табыла. Тик бу вакыйга ил өстенә шомлы хәбәр дә китерә. 1944 ел — “халыклар атасы” Сталинның, явыз Аждаһа сыман, үз балаларын яңадан күпләп ашарга керешкән елы. Кырым татарлары артыннан Казан татарларын да туган илләреннән куачаклар дигән хәбәр яшен тизлеге белән авыл халкы арасында тарала. Татарстан җитәкчеләре халыкның рухи культурасын саклап калу турында кайгыртып, галимнәрнең булышлыгына таяна. Менә ни өчен фронтларда хәлиткеч сугышлар барган көннәрдә Кырлайга килгән галим һәм язучылар Г.Тукай турында истәлекләр, Хуҗа Насретдин мәзәкләре җыеп йөри, чөнки “үзәк казанда” “татарларда идеология эшләренең аксавы” аркасында аңа җәза “пешә”- РКП (б) Үзәк Комитетының 9 август карары хәзерләнә…

Күмәк рәсемдә исә авыл кешеләре үзләре төзегән, “югарыдан” кушмасалар да, исемен үз теләкләре белән “Тукай-Кырлай” дип атаган күмәк хуҗалык идарәсе бинасы каршында җыелып утырган. Әнием Кырлай халкының авыз иҗатына, бәетләр, җырлар чыгаруга маһир, аларны теркәп язып баруга гадәтләнгән булу өстенә, китапка, борынгы язмаларга, әсәрләргә, үгет-нәсихәт әдәбиятына мәхәббәтен ассызыклап калырга теләп, Г.Тукай замандашлары фоторәсемгә төшкән чагында аларның кулларына китап тоттырган. Шушы гамәле белән әнием Г.Тукай белән Кыр­лай авылы кешеләрен, гомумән, мөселман төрки-татар халкын берләштергән төп сыйфатларның берсен күрсәтергә теләгән. Г.Тукайның укытучылары һәм балачак дуслары бар да китап яратучы һәм белемле кешеләр булуын ассызыклаган.
 
Кырлай авылында узган гасырның 50-60 нчы елларында да борынгы китаплар совет чоры идеологларыннан яшереп саклана иде. Картлар һәм карчыклар — Г.Тукайның замандашлары урта гасыр үгет-нәсихәт әдәбиятын — “Йосыф китабы”, “Таһир-Зөһрә” кебек дастани китапларны, гыйбрәтле хикәяләр һәм мөнәҗәтләрне төрле сәбәп белән һәм сәбәпсез дә өйләрдә җыелып укый иде. Бер-берсен ашка чакырышу да Коръән һәм тиешле догалар укудан тыш, борынгы әдәбият уку һәм укыганнар хакында сөйләшүдән гыйбарәт була иде. Алар көйләп укып, аңлатып биргән китапларның эчтәлеге гомергә минем дә күңелемә кереп калды.

Кайчагында авыл кешеләре әбием һәм аның ишле балалары янына кич утырырга җыела иде. Әбиемнең ул һәм кызлары, скрипкачы бабама, җырчы һәм гармунчы әбиемә охшап, скрипкада,гармунда һәм мандолинада уйный иде. Сүз кайчагында, 1944 елның башында Кырлайга килеп, Г.Тукай турында истәлекләр җыеп йөргән галим, язучы һәм журналист Мөхәммәт Гали һәм ул язып алган истәлекләрнең язмышы тирәсендә әйләнә. Истәлекләрнең бер өлешен көттереп кенә 1957 елда Мөхәммәт Гали “Шагыйрь баскан

эзләрдән” дигән китапта бастыргач, авылдашлар шатланды, әмма шикләнеп тә куйды. Алар китапка кермәгән истәлекләр элеккеге 30нчы еллар язмалары кебек, юкка чыккандыр дип юрый иде. Болай уйларга нигез дә юк түгел иде. 30 нчы еллар башында авылга килгән язучы һәм галимнәр язып алган истәлекләр шул чорда акыллы кешеләр ничек эзсез югалса, шулай юкка чыкканнардыр, дип юрап куялар иде. Язучыларның исем-фамилияләрен әнием, әле ул чагында бик кечкенә булганлыктан, исендә калдырмаган. 1932-1933 еллар тирәсендә җыйган истәлекләрне кунакларны озата баручы авылдашлар каршында Арчада ук җәза органнарында эшләүче кешеләр “конфисковать иткән”.


Авыл кешеләренең уртак сыйфатлары хакында тагын да бик күп фикерләр әйтергә булыр иде. Җөмләдән берсе – тагын шул ук рәсемгә төшү вакыйгасына бәйле. Татар авылы кешеләрендәге әхлак сафлыгын ассызыкламый мөмкин түгел. Беренчедән, инде өлкән яшьләрдәге кешеләр шул чуалчык заманда, Г.Тукай истәлеген хөрмәтләп, басудагы хезмәтен ташлап, рәсемгә төшәргә җыелса, икенчедән, дуслары — минем бабам Әһли хакында үзенчәлекле кайгыртучанлык күрсәткән. 1937 елда вафат булган бабам урынына төс-бите белән аңа охшаш энесе Ярулла абзыйны рәсемгә төшәргә үз араларына чакырып утыртканнар.

Кырлайга кайткач, зиратка кереп, кабер ташларын карап йөри торган гадәтем бар. Бу рәсемдә образлары калган авылдашларым күптән инде җир тормышыннан аерылган. Аларның рәсемгә төшүен оештырган әнием дә алар янына килеп ятты. Тик хөрмәтле кешеләрнең якты истәлеге, калдырган яхшы гамәлләрен искә алуыбыз  алар рухына дога булып барсын…
 
 

(Чыганак: Мәдәни Җомга, №36, 2016).

 

 
 
 

Комментарий язарга


*