ТАТ РУС ENG

 Шәфигулла ГАРИПОВ Бәчек авылында Тукай туганнары

Габдулла Тукайның әнисенең сеңлесе Бибисаҗидә, Әтнә районының Каенсар авылыннан китеп, Яшел Үзән районындагы Бәчек авылында яшәгән.

Аның тормышы белән кызыксыну максатында без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Бәчек авылында булдык. Безне Тукай фондының Яшел Үзән филиалы җитәкчесе Клара Филиппова, Түбән Урысбага авыл җирлеге башлыгы Наил Гатауллин һәм авыл мәзине Хәйдәр Сибгатуллин каршы алды.

Иң беренче итеп, авылның мөхтәрәм аксакалы Сәлих Сәлимханов белән очраштык. Ул гомере буе шофёр булып эшләгән. Сабый чагын искә алып: “Бөек Ватан сугышы башланды. 1941 елда безнең укытучыбыз Әхмәт абый сугышка китте. Без 4 нче сыйныфка күчкән идек. Көн саен мәктәпкә барабыз, безне кем укытыр икән дип көтәбез. Август ахырында укытучы килде. Ул Өммеһания исемле икән, кечерәк кенә буйлы, сабыр холыклы, пөхтә итеп киенгән. Башында ак ефәк яулык иде. Аны мәктәп белән янәшә бай йортына урнаштырдылар.

Өммеһания апа безне кырыгынчы елларда укытты. Ул бик тырыш иде, һәр балага ярдәм итә, бервакытта да тавыш күтәреп кычкырганын хәтерләмим.  Сугыш бетәр алдыннан Өммеһания апа  әнисе Бибисаҗидәне, сеңлесе Әкълимәне үзе янына  яшәргә алып килде. Саҗидә әби кечерәк кенә буйлы, аның урамнарда йөргәнен бик хәтерләмим, гел капка төбенә чыгалар иде. Әкълимә апа бәрәңге казыганда аның янына да чыга иде. Саҗидә әби биш тапкыр намазын бер дә калдырмый, бик укымышлы, ире Каенсар авылында мулла, ә үзе абыстай булган. Ләкин ул вакытта бу турыда сөйләп булмый иде әле. Ул бик озак авырды, аны кызлары бик тәрбияләп карады. Минем әнием аны соңгы юлга озатты. Өммеһания апа озак еллар мәктәп директоры булып эшләде, әнием ул елларда балаларга ашарга пешергән. Соңыннан да Өммеһания апа белән әни аралашып яшәде.
 
Алар  безнең авыл кешеләре өчен үрнәк булдылар. Без Тукай туганнары дип мактанып йөрмәделәр.
 
Үземнең дә Тукайның әнисе туган, үзе берничә тапкыр яшәп алган Өчиле авылында булганым бар. 1972 елны безнең якларга корылык килгәч, Арча районына салам әзерләргә җибәрделәр. Өчиленең тавын төшкәндә үк нәкъ безнең авыл шикелле дип уйладым. Юллары боргаланып килә дә, авыл башлана. Иң беренче йортта ук “Бу йортта Габдулла Тукай яшәгән“ дип язылган элмә такта куелган иде. Свердлов исемендәге колхоз идарәсенә баргач, аның рәисе Габделфәрт Әхмәтҗанов иде, без аңа үзебезнең Бәчек авылында Тукайның туганы Бибисаҗидә апаның кызлары яши дигәч, ул безгә кунакка кайтсыннар дип чакырды. Ә без үзебез Күкчә Бирәзә авылында эшләдек, Габдулла Тукайның якташлары белән  беренче очрашуым шулай булды. Кайткач, Өммеһания апага мин күргәннәремне бик горурланып сөйләдем”, — дип искә ала Сәлих абый.
 
“Өммеһания апа мәктәп директоры булып 1956 елга кадәр эшләде. Безнең авылга алар бөек Тукай рухын алып килде, авыл халкы алдында  дәрәҗәләре бик зур булды. Авылдашларыбыз аларны әле дә хөрмәт итә, ихтирам белән искә ала, догаларыннан калдырмый. Ә аннан соң кырык елдан артык шушы мәктәпне әтием Гатауллин Габдулла җитәкләде. Ул  татар теле һәм әдәбияты белгече иде. Бибисаҗидә әби һәм Өммеһания апаның Габдулла Тукайның якын туганнары булуын укучыларга һәм авылдашларга аңлату юнәлешендә зур көч куйды. Аларны онытмас өчен төрле чаралар үткәрде, каберләрен каратты. Шул чорда челтәрле чардуган һәм милли бизәкләр белән эшләнгән ташлар куелды. Аларның беренчесенә “Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның сөекле апасы Хәбибуллина Бибисаҗидә Зиннәтулла кызы. 1877-1956”, ә икенчесенә “Хәбибуллина Өммеһания Әхмәтсафа кызы. 1903 – 1975”, — дип язылган”, — дип сөйләде Түбән Урысбага җирлеге башлыгы Наил Гатауллин.
 
“Безнең күршедә Саҗидә апаның кызлары Өммеһания һәм Әкълимә апалар яшәде. Өй тирәләрендәге чисталыкка, пөхтәлеккә һәркем сокланып китә иде. Алар балаларны бик яратты. Хәтеремдә: Өммеһания апаны  Казанга чакыртып, Габдулла Тукайның бер юбилеенда аңа кара җәйге пальто кебек жикет бүләк иткәннәр иде. Ул аны бик яратып киеп йөрде. Безнең әни алар белән аралашып яшәде”, — дип искә алды Хәйдәр Сибгатуллин.
 
Башлангыч мәктәптәге стендларда, оештырылган музейда Габдулла Тукай һәм аларның туганнары турында истәлекләр тупланган. Музейда Клара Филиппова ак шәлне кулына алып: “Бу шәлне Бибисаҗидә апага Казанда Габдулла Тукайга багышланган кичәдә бүләк иткәннәр. Аны безгә оныгы Әнисә китерде”, — дип истәлекләрен яңартты.
 
Түбән Урысбага авылында Тукайның бюсты куелган. Мәдәният йорты һәм бу һәйкәлгә капиталь ремонт ясыйлар. Мәдәният йортында Габдулла Тукайның иҗатына багышланган күргәзмә оештырылган, төрле конкурслар һәм кичәләр үткәрелә.
 
 

(Чыганак: Мәдәни Җомга, №41, 2016).

 

Комментарий язарга


*