ТАТ РУС ENG

Рәшитов Әхмәт Тукай клубы (Матбугат йорты)

Җилләр искән, сулар аккан, еллар кичкән. Ә еллар хәтерендә сөенеч-борчулар булып, тантана-фаҗигалар булып күпме вакыйгалар төене төенләнгән, күпме истәлекләр калган. Татар әдәбиятының гыйбрәтле көндәлеге булып та калган ул хатирәләр. Газета хәбәрләренә, журнал хроникасындагы гадәти юлларга еллар буе бер үк сүзләр үрелеп барган. «Язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубында…» дип башланганнар алар.
Бу сүзләр әдәбият язмышы турындагы кызу-кызу бәхәсләрне дә, дәртле һәм моңлы шагыйранә сүзне дә, акыллы киңәшне дә, урынсыз кинаяне дә, үзәккә үтәрдәй ачы тәнкыйтьне дә, рәнҗегән күңелнең «аһ!»ларын да сыйдыргандыр сыман. Ниләр генә ишетмәгәндер дә бу диварлар, нинди генә вакыйганың шаһиты булмагандыр?! Кемдер бу залдан рухланып чыккач язарына ризык эзләгәндер, ә кемдер йөрәген тотып волидолга үрелгәндер. Нишлисең, тормыш кануннары шундый кырыс инде, французлар әйтмешли — си ля ви.
Еллар  чылбырына төеннәр төйнәлгән дә төйнәлгән.
Мин менә шул төеннәрне чишмәк булып утырам — алдымда газета подшивкалары, китаплар, истәлекләр, үзем ишеткәннәр, көндәлек юллары. Мин үткән көннәргә сәяхәт ясыйм, инде якты дөнья белән хушлашкан әдәбият-сәнгать эшлеклеләребез белән кабаттан очрашам, хатирәләрне яңартам.
1935 елда элекке сөт базары урынында архитектор Пэн проекты буенча конструктивизм стилендәге яңа һәм заманча биш катлы бина калкып чыга. Бауман урамындагы бу йорт әле салынып беткәнче үк Матбугат йорты дигән исем ала. Язучылар, журналистлар, нәширләр, полиграфистлар аның өлгерүен түземсезлек белән көтәләр, ай саен, атна саен өмәләр оештыралар, һәм менә «Кызыл Татарстан» газетасының 20 июнь саны хәбәр сала: «Шушы көннәрдә Казан Матбугат йортының төп корпусы ачыла». Шунда ук яңа мәһабәт бинаның рәсеме урнаштырылган. Таш урамның ике ягында яшь юкәләр, ә Матбугат йорты тәрәзәләре кунакчыл төс белән елмаеп торалар сыман.
1935 ел — язучыларның Габдулла Тукай исемендәге клубы эшли башлаган ел да ул. Биредә газета хроникасына теркәлгән иң беренче вакыйга 1935 елның 27 июнь датасы белән билгеләнгән. Бу көнне Татарстан язучылары республикабызның XV еллык бәйрәменә килгән кунаклар белән очрашалар. ТАССР Язучылар Союзы идарәсе председателе Кави Нәҗми аларга «инде индустриаль илгә әйләнгән Татарстанда социалистик культура һәм аның мөһим кисәге — татар совет әдәбиятының чәчәк атуы турында» сөйли. Башкортстан хөкүмәте һәм башкорт совет язучылары исеменнән чыгыш ясаган Афзал Таһиров ике республика арасындагы туганлык мөнәсәбәтләрен тагын да ныгытырга чакыра. Дуслык кичәсендә Ш. Камал, Г. Толымбай, Г. Гали, Ш. Усманов, С. Баттал, Мәскәүдән килгән тәнкыйтьче Перцев иптәшләр чыгып сөйли, кунаклар республика нәшриятында чыккан китаплар күргәзмәсе белән танышалар.
Бу гадәти вакыйганың үзенә күрә бер символик мәгънәсе бар. Язучылар клубының беренче эше дуслыкка, туганлыкка, хезмәттәшлеккә барып тоташа. Төрле милләтләр дуслыгы, төрле әдәбиятлар дуслыгы, төрле музалар дуслыгы шулай башлана биредә. Татар язучылары монда җыелып бер-берсенең яңа әсәрен тикшерешәләр. Ул да булмый, шау-гөр килеп композиторлар, җырчылар килеп чыга.
Башка республикалардан килгән әдәбият эшлеклеләр дә бу бинаны читләтеп үтмиләр. Тукайлар яшьлеге шаулаган Шәрык клубы, Такташлар, Кутуйлар гөрләткән Татар мәдәнияте йорты эстафетаны яңа бинага тапшыра — әдәби-музыкаль кичәләр, кызыклы очрашулар инде моннан соң биредә үтәчәк. Язучылар Союзы, китап нәшрияты, газета-журналлар редакцияләре бөтенесе бер җиргә туплангач иллә дә күңелле икән! Атна саен я яңа әсәр тикшерү, я берәр композитор һәм җырчының иҗат отчеты, я көн кадагына суга торган доклад, я мавыктыргыч әңгәмә. Клуб үзе дә «язучылар залы», «язучылар Союзы кабинеты» дигән исемнәр белән генә аталып йөри әле. Ә менә 1938 елның 14 апрелендә… Бу көнне Татарстан,Үзәк Башкарма Комитеты Президиумы Г. Тукай исемен мәңгеләштерү мәсьәләсен карый. Язучылар союзы клубына бөек шагыйребез исеме бирелә.
Сугыш алды еллары әдәби хроникасыннан кайбер фактлар гына китерик.
1955 елның 3—4 ноябре. Татарстан совет язучыларының гомуми җыелышы.
1936 елның 17 январе. Шагыйрьләр секциясенең киңәйтелгән утырышында «Маяковский иҗаты һәм татар совет поэзиясе» дигән мәсьәлә тикшерелә.
1937 елның 7 январе. Матбугат йортының язучылар залында А. С. Пушкинның «Таш кунак» әсәре тәрҗемәсе тикшерелә (Н. Исәнбәт тәрҗемәсе).
1938 елның 31 марты. М. Горькийның 70 еллыгына багышланган кичә үткәрелә.
20 июнь. Язучыларның гомуми җыелышында Союз идарәсе отчетын шагыйрь Нур Баян ясый.
1939 елның 3 феврале. Язучылар Татарстанның халык артисты Ф. Туишев белән очрашалар.
29 март. Халык иҗаты кичәсе.
21 һәм 24 апрельләр. Татарстан совет язучылары союзы идарәсенең отчет-сайлау җыелышы. Яңа идарәнең җаваплы секретаре итеп М. Җәлил сайлана.
25 апрель. Салих Сәйдәшев иҗатына багышланган кичә. М. Җәлил, Ф. Бурнаш, X. Туфан, җырчы Г. Кайбицкая композитор иҗатының татар музыкасын үстерүдәге зур роле турында сөйлиләр.
23 май. Композитор А. Ключаревның иҗат кичәсе. Анда Н. Җиһанов, X. Туфан, М. Садри чыгыш ясый.
1940 елның 13 апреле. Язучы Мәхмүт Максудның иҗат кичәсе. Анда М. Җәлил, Г. Кашшаф, Ш. Камал, Н. Исәнбәт, М. Гали, Г. Кутуй чыгып сөйлиләр.
Кичәдән кичәгә, җыелыштан җыелышка, юбилейдан юбилейга ялганып җанлы әдәби тормыш дәвам итә. Зал һәркемне кунакчыл каршылый — ишекләр бервакытта да ябылып тормый диярлек. Әдәбият сөючеләр Тукай йортына бер изге җиргә килгәндәй аяк басалар — китап сүзе, гыйбрәтле сүз көтә аларны биредә. Эшчеләр һәм хезмәткәрләр, студентлар һәм укучылар — яше-карты бергәләп язучыларны, композиторларны, артистларны — кешеләргә рухи азык бирүчеләрне алкышлыйлар.
Һәм кинәт… Шулай бер җае белән барган тормыш үзгәрә дә куя — Бөек Ватан сугышы җилләре Г. Тукай исемендәге клуб диварларына да килеп кагыла. Моңарчы монда моңлы җыр, дәртле шигырь яңгыраган залга бала-чагалар елавы, хатын-кызлар чыр-чуы, хәрбиләрнең кырыс тавышы хуҗа булып ала. Мәскәүдән, Укаринадан, Белоруссиядән эвакуацияләнгән язучылар биредә беренче сыену урыны табалар. Фатирлар табылганчы, яки ераграк шәһәрләргә сәфәр чыкканчы бик күп язучыга шушы вакытлы тулай торакның каты һәм салкын идәнендә кунарга туры килә. СССР Язучылар союзы җитәкчеләреннән берсе булган Владимир Матвеевич Бахметьевка бер минут та тынгы юк. Кайсының кичекмәстән тормышын-көнкүрешен җайлыйсы, кайсының ашау-эчү ягын кайгыртасы, транспортка билет юнәтәсе… Татар язучыларыннач М. Гали, Ә. Фәйзи, Ә. Исхак һәм башкалар көне-төне аяк өстендә. Уенмыни — Ташкентка һәм Алма-Атага булсын, Чистайга яки Татарстанның башка районнарына булсын—1941 елның көз-кыш айларында эвакуацияләнгән 800 ләп язучы гаиләсе Г. Тукай исемендәге клубта урнашкан шушы үзенчәлекле штаб аша уза. Язмыш җилләре бирегә А. Н. Толстойны, А. Фадеевны, А. Сурковны, Д. Бедныйны, М. Алигерны, М. Танкны, Янка Купаланы, Лев Ошанинны, О. Колычевны китерә. Биредә Италиянең антифашист шагыйре Җиованни Җерманетто иң беренче тапкыр Тукай шигырьләре белән очраша, француз коммунисты Җан-Ришар Блок «41 елның Октябре&raquoraquo; дигән ялкынлы шигырен иҗат итә.

Таш ярып кергән булат хәнҗәр кебек,
Куйды бөтен нәрсәне ул картага,
Һәм халыкны килде алып мәңгелек,
Беркайчан да үлми яшәүгә таба.

Гомерләр яшәү белән үлем чигенә куелган авыр сынау көннәрендә төрле милләт шагыйрьләре бер үк аваздан җиңү тантана итәчәге турында җырладылар, ялкынлы сүз белән халыкны хәлиткеч һөҗүмнәргә рухландырдылар. Татарстан язучылар Союзы каршындагы барлык иҗат секцияләре бер агитпроп бүлегенә берләшә. Аңа Ш. Маннур, Р. Ишморат, К. Нәҗми, Л. Җәләй, Г. Кутуй, Т. Гыйззәт кебек күренекле язучылар җитәкчелек итә. Агитация эшенең алгы сызыгы булган «Кызыл Татарстан» газетасы һәм радиокомитет көн саен ялкынлы сүзгә урын бирә — шагыйрьләрне һәм әдипләрне чакыра. Тукай исемендәге клубта Татарстан язучылар Союзы композиторлар белән бергәләп сугышчыларга җылы киемнәр җыю файдасына түләүле әдәби-музыкаль кичәләр үткәрә. Язучылар үзләре дә фронт өчен кулдан килгәннең бөтенесен эшлиләр. Н. Исәнбәт, Т. Гыйззәт кебек драматурглар кызыл сугышчылар өчен бөтен-бөтен комплектлар әзерләп тапшыралар. Матбугат йорты түбәсенә, балконнарга әледән-әле ПВХО группалары күтәрелә. Язучыларның күбесе берәм-берәм аяусыз сугыш барган җиргә — ут сызыгына да юл тота. 1942 елның 8 январенда дуслары Муса Җәлилне дә фронтка озату мәҗлесе уздыралар. Г. Тукай исемендәге клубта оештырылган бу кичәдә рус һәм чит ил язучыларыннан А. Сурков, Ж. Жерманетто, Арконада, В. Бахметьев, С. Липкин бар иде, дип искә ала тәнкыйтьче Г. Кашшаф соңыннан үзенең шагыйрьгә багышланган китабында.
Андый озатулар байтак булган. Ләкин кайберләрең каршыларга гына туры килмәгән. Аларның исемнәре хәзер мәрмәр тактага уелып язылган. Яшьләре белән әле хәзер дә исән булырдай ничәмә-ничә ир-егет, һәркайсы олы язмыш, һәркайсы поэмага, җырга лаек. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил… Аның якын көрәштәшләре Абдулла Алиш, Рәхим Саттар. Дахау концлагере мичендә яндырылган Хәйретдин Мөҗәй… Әдәбиятыбыз тарихында якты эз калдырган Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Нур Баян, Мансур Гаяз, Рахман Ильяс, Әгъзам Камал, Айзүк Аитов, Кәшфи Басыйров, Александр Бендецкий, Вәдүт Мифтахов, Мөсәгыйть Мостафин, Хабра Рахман, Демьян Фәтхи, Мөхәммәт Әблиев… Бу исемнәр янына йөрәгенә шигъри ут кабынган тагын никадәр яшь шагыйрьне өстәп булыр иде. Алар безне һәр кичә саен ишек төбенә үк чыгып каршылыйлардыр сыман. Каршылыйлар, хатирәләрне яңарталар, уйландыралар…
Тагын саран сүзле хроникага күз салыйк. «1943 елның март ахыры — апрель башы. Ф. Кәрим, М. Максуд, X. Госман фронттан кайтып киттеләр. Язучыларның Г. Тукай клубында уздырылган очрашу кичәсендә Ф. Кәрим «Разведчик язмалары»н, X. Госман «Яшь егет» исемле яңа повестен, М. Максуд яңа шигырьләрен укыдылар».
«1944 елныц 1 феврале. Г. Тукай исемендәге клубта язучыларның гомуми җыелышы булды. ВКП (б)ның Татарстан өлкә комитеты секретаре Г. Шәфиковның «Сугыш чорында совет язучыларының бурычлары», Г. Кашшафның «Ватан сугышы чорында татар совет әдәбияты» дигән докладлары тыңланды».
Һәм менә җиңү таңы ата. Дәһшәтле көннәрдә дә тыныч тормаган музалар яңа көч белән яңгырый башлый. «Әдәби җомга»ларда фронтовик язучыларның яңарган дөнья турындагы, тыныч хезмәт симфониясе турындагы әсәрләре укыла, өзелеп, бүленеп калган җыр дәвам итә — ветераннарның көр, ышанычлы тавышына яшь авазлар кушыла. Димәк, әдәбиятыбызның алдагы көне дә кояшлы. Үзенчәлекле барометрсыман Тукай клубы һәр үзгәреш, һәр яңгырашны сизә, үз тарихы сәхифәләренә терки бара.
Илле елдан артык эшләве дәверендә биредә күркәм традицияләр урнашкан. Гадәттә, язучының яңа әсәре белән укучы беренче булып моңда очраша. Язучы исә иң беренче хөкемне монда ишетә. Клуб советы үз эшендә төрле формаларга мөрәҗәгать итә. «Әдәби җомгалар, юбилей кичәләре, иҗат отчетлары, теге яки бу әсәр турында фикер алышулар, партия һәм дәүләт эшлеклеләре, галимнәр, рәссамнар, композиторлар, артистлар, сәяхәтчеләр, спортчылар белән очрашулар, шигъри сабантуйлар — боларның һәммәсе культурабыз казанышларын пропагандалауга, әдәбиятка һәм сәнгатькә мәхәббәт, ирешкән казанышларыбыз белән горурлану хисе тәрбияләүгә юнәлтелгән. Биредән сөйгән халкына классик язучыларыбыз Ш. Камал, К. Тинчурин, X. Туфан, композиторларыбыз С. Сәйдәшев, М. Мозаффаров, Н. Җиһанов, А. Ключарев, Җ, Фәйзи, СССРның халык артистлары X. Әбҗәлилов, Н. Якушенко, Г. Шамуков, Ф. Халитов, Ш. Биктимеров, А. Аббасов, тугандаш әдәбиятлар вәкилләре С. Кудаш, М. Кәрим, Н. Нәҗми, С. Михалков, К. Кулиев һәм башкалар мөрәҗәгать иткән. Клубка озак еллар буе даими йөрүчеләр космонавт Валентина Терешкова, атаклы юмор остасы Аркадий Райкин, Тын океан баһадиры Әсгать Җиһаншин, итальян әкиятчесе Джанни Родари, композитор Арам Хачатурян белән булган истәлекле очрашуларны да хәтерләрендә саклый торганнардыр. Хәер, бөтен бәйрәмнәрне, бар исемнәрне санап чыгу мөмкинмени?! Аларны искә төшергәндә, Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң олы юлга чыккан әдәбиятыбыз һәм сәнгатебезнең бүген нинди югарылыкка ирешүенә чын күңелдән сөенәсең.
Традиция буенча клубның һәр сезонын әдәбиятыбыз аксакаллары ачып җибәрә. Гадәттә алар инде сагынып сөйләргә калган күптәнге бер кичәне, кызыклы очрашуны искә төшерәләр. Мондый мизгелләрдә ирексездән шагыйрь Мөдәррис Әгъләмовның:

Безнең дәвам шулай яначакмы,
Арып-талып уйга калачакмы?
Ә бу кичә кабатланачакмы,
Кабатланачакмы бу кичә?—
Меңләп сорау, меңләп уй кичә,
Киләчәккә бара алмый кеше,
Бара алмый шуны белмичә,—

кебек юллары хәтергә килә. Соңгы елларда шундый истәлекле кичәләр турында Н. Исәнбәт, Г. Бәширов, Р. Ишморат, Ә. Исхак, С. Хәким һәм башкалар сөйләде. Бу чыгышлар тамашачыларга билгеле бер рухи юнәлеш бирде, иҗади буыннар арасындагы бәйләнешләрне ныклы төенгә беркетте.
Әдәби алмаш турында кайгырту һәрдаим игътибар үзәгендә. Яшьләр иҗатына багышланган кичәләрдә авторларның беренче китабы турында, «Идел» альманахы турында, СССР Язучылар Союзына кабул ителгән талантлар турында, республикабызның танылган әдәби берләшмәләре турында сүз барды.
Кайбер «җомгалар» культурабыз тарихындагы мөһим вакыйгаларга, әдәби мирас мәсьәләләренә, аз өйрәнелгән мәдәни чыганаклар белән танышуга багышлана, Г. Тукай клубына кунакка театр коллективлары, концерт оешмалары, иҗат союзлары, үзешчәннәр чакырыла; «Ленинчыл сәнгать фестивале», «Чит җирләрдә йөреп гыйбрәт ал», «Мөнәҗәтләргә нигезләнгән хор концерты», «Истәлекләр ни сөйли» дип исемләнгән кичәләр республикабыз матбугатында да киң яңгыраш алды.
Шау-шулы  кичәләрдән  соң  бушап  калган  залда   мин ялгызым гына калып, берара уйланып утырырга яратам. Әле генә шигырь һәм җыр яңгыраган, әдәбиятыбыз хакында кызу бәхәсләр барган сәхнәгә карыйм. Менә биредә, алгы рәтләрдә әдәбиятыбызның аксакаллары утырды. Аларга алмашка дип ашкынып килүче яшьләр тыйнак кына арткырак рәтләргә урнаштылар. Ә зал түрендәге Тукай, безнең таләпчән остазыбыз, гүя сынап һәм уйланып, аларның авазын, сүзләрен һәм моңнарын тыңлап утырды.

 (Чыганак: Рәшитов Ә. Иман яңартканда. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1991. — 158 б.).


Комментарий язарга


*