ТАТ РУС ENG

Сөфхәт Надыйров: “Картлык мине өйдә очратмас”

 


2011 елның апрелендә 70 яшен тутыручы Сөфхәт Надыйров, үзе турында
язарга теләгебез барлыгын белгәч, безне үз өенә чакырды. “Сез мине
җәмәгать эшлеклесе буларак кына түгел, ә шәхес буларак та белергә
тиешсез”, — диде. Әлбәттә, ул хаклы. Тышкы форма эчтәлеккә туры килмәскә
дә мөмкин, сүз дә юк.

Һәм менә без аның өендә. Җыйнак кына, артык зур булмаган фатирга килеп
керү белән безне үзенә җәлеп иткәне – диварларның китап киштәләре белән
җиһазландырылуы. Ике бүлмәле фатирның ике бүлмәсе дә китап-журналлар,
гәзитләр белән тулы. Кызыксынуыбызны бер күз карашыннан аңлаган Сөфхәт
абый сүзен дә шәхси китапханәсеннән башлады. 

 “Китап җене миңа күптән кагылган”

“Кечкенәдән китаплар белән кызыксындым. Бала чактан Тукайның Шүрәлесен,
Су анасын, Гали белән Кәҗәсен әнием хикәятләре аша үз иттем, “Туган
тел”ен тормыш маягы итеп сайладым. Халкымның рухи байлыгы белән аңлы
танышуым беренче сыйныфка барганчы китапханәче Фәнүзә апа китергән
китаплардагы сүрәтләр аша булса, хәреф таный башлау белән, авылдан 6-7
чакрым ераклыкта урнашкан район үзәге Бардага барып, кибеттән 5-10-20
тиенлек китаплар җыеп кайту миңа зур сөенеч китерә иде. Ә 5-10 тиен
акчаны әнинең 1-2 күкәен чәлдереп, я ярты литрлы керосин шешәләрен
кибеткә тапшырып “таба” идем.

Авыл китапханәсендә мин укымаган китап, гәзит-журнал калды микән!
Беренче мәлдә бәләкәйсең әле, дип кире борып кайтарсалар, үсә төшкәч
берсе дә тыймады. Урыс, татар классикасы дип аерып тормадым, кулга ни
эләксә, шуны укыдым – мине барысы да кызыксындыра иде. Хәзер дә холкым
үзгәрмәде. Язмыш үземне кайда гына ташламасын, нинди генә җирдә эшләргә
туры килмәсен, яраткан авторларның китапларын үземнең шәхси китапханәмдә
булдыруга ирешергә тырыштым. Әмма хәзер инде аңлы рәвештә милли
әдәбиятка өстенлек бирәм. Татарның Мәрҗәни, Насыйри, Тукай, Җәлилләре
һ.б. белән белән “саташа” башладым. 1966 елда Ташкенттан күченеп
кайткач, Үзбәкстанда торып калган 150ләп китабымны уйлап уфтануларым!
Анда бит шәрыкъның борынгы язучылары, фикер ияләре һәм галимнәре Алишер
Нәваи, Рудаки, Бируни, Бабур, Улугбекларны калдырып киттем!

Бүген шәхси китапханәмдә 5 меңгә якын китап, меңләп гәзит-журнал
саклана. Кызганычка каршы, күпчелеге киштәдә тузанланып ята. Югыйсә, 
Өлкә мәдәният министрлыгына барып, татар милли китапханә булдыру
мәсьәләсен дә күтәреп карадым. Әлегә хыялларым тормышка ашмады. Әмма
өметемне өзмим, кайчан да булса  классик язучыларыбыз әсәрләре халкыма
барып җитәр, милли мәдәниятне өйрәнгәндә, шәхси китапханәм дә үз өлешен
кертер әле дип уйлыйм, хыялланам, яшим”.

Шунсын да әйтеп китү урынлы булыр, Сөфхәт абыйның матур гадәте бар икән.
Кем генә сорап килмәсен – укытучы, танышы, дуслары – ул берсен дә буш
кул белән чыгармый, кирәкле басманы аларның кулына тоттыра. Кая гына
барса да – мәктәпкәме, китапханәләргәме, очрашуларгамы, Красноуфимск
яисә Түбән Сыргагамы — ул бүләккә китап ала. Әйтүенә караганда,  өлкә
милләтара китапханәсендә генә дә бүләкләр саны 400-500ләп җыела”.

“Катлаулы кеше, әмма аңларга мөмкин”


Екатеринбург шәһәренең М.Гафури исемендәге җәмгыять рәисе Сөфхәт
Надыйров турында күп төрле каршылыклы фикерләр ишетергә туры килә: агын
да карасын да. Ул үзе бу турыда Габдулла Тукай сүзләрен мисалга
китерергә ярата:

“…Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,

Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым”….

Әмма Сөфхәт абыйның дусты, җәмгыять оешмасында уң кулы булган, филология
фәннәре кандидаты, Урал дәүләт университеты доценты Рафаил Исхаковның
аңа биргән тасвирламасы барысына караганда да героебызны төгәлрәк ачып
бирә кебек.

“Шундый бер җыр бар: “Картлык мине өйдә очрата алмас, мин һәр чак
сәфәрдә, һәр чак юлда”. Бу җыр нәкъ Сөфхәт абый турында кебек. Ул бүген
дә яшь, дәртле, бүген дә җиң сызганып татар-башкорт халкы мәнфәгатьләрен
кайгыртып, юлдан кайтып керми.

Бик күпләр өчен, чынлап та, уңайсыз кеше. Үзен аңлау өчен аны шәхес итеп
формалаштырган катлаулы торгынлык чорына әйләнеп кайтырга кирәк.
Заманалар бер дә гади булмады урыс булмаган милләтләр өчен ул
вакытларда. Әгәр дә урыс балалайкада уйнаса, аны мактарлар, башкорт
кураен тартса – хурларлар, татар “Әпипә”не биесә, милләтче дип атарлар
иде. Вакыты шундый иде, 1964 елларга кадәр Свердлау өлкәсендә хәтта
Сабантуйлар үткәрергә рөхсәт итмәделәр.

Сөфхәт Лотфуллович үткән гасырның 80 елларында Свердлау өлкәсендә
беренчеләрдән булып милли-мәдәни оешманы төзүчеләрдән булды. Берсе дә
милли мәнфәгатьләр турында авыз ачарга  кыймый торган чорда аның
башлангычы үзе зур кыюлык, батырлык иде, югыйсә. Искә төшереп, бер
мисал. 1989 елда Уралмаш мәдәният сараенда Бөтенсоюз татар иҗтимагый
үзәгенең филиалы “Урал җәмгыяте” 30 лап милиция, өлкә комитеты белән
КГБның чолганышында төзелде. Төзелүен төзелде, әмма эшләп китәргә ирек
кысылды.

Менә шундый чорда Сөфхәт абый чыныкты. Хөкүмәт каршында урыс булмаган
милләтләр мәнфәгатен күтәреп чыкты. Шуның өчен тибелде, сугылды. Хәтта
милләттәшләре тарафыннан да. Әйе, бүген татар-башкорт милли тормышында
актив позицияләр яулаган,  заманага яраклашып, җәмгыять оешмаларында
эшләү төшемле икәнен аңлап,  активлык күрсәтә башлаган кайсыбер милли
ниглистлар аны Милләтче дип атады. Кызык, шулай бит? Кузьма Прутковның
“Халык партиясендә булу горурлык та, керемле дә” дигән фразасы 
үткәнебезне, бүгенгене шул кадәр дөрес яктырта!

Хөкүмәт өчен ул “артык” кеше булды. Аны яратмадылар, төрткәләделәр,
хәтта кисәтү ясап, органнарга әңгәмәләргә чакырдылар. Әмма Сөфхәт абый
алга куйган позицияләреннән чигенмәде, көрәшүдән туктамады. Калебенә тап
төшермичә, кыйбласыннан тайпылмады.

Һәр кеше дөньялыкта үзендә ниндидер билге йөртә. “Надыйр”ны гарәп
теленнән тәрҗемә иткәндә, ул “яссылык киңлегендәге нокта өстендә торучы
зенит” дигәнне аңлата. Бу төшенчә аны тулысынча ачып бирә. Әйе, ул һәр
чак милли мәдәният, мәгърифәт активлык зениты, һәр чак ниндидер билге.

Катлаулы кеше, әмма аны аңларга мөмкин”.

Сөхфәт абый белән алдагы сөйләшүебез татар һәм башкорт халкының милли
мәдәнияте, пролемалары хакында булды. Ике тугандаш халыкның ана телен,
милли мәдәниятен торгызу, милләтләр тигезлеген булдыру юлында нинди
эшләр башкарылган, Свердлау татарларының киләчәге нинди? Без шушы
сорауларга җавапны бергәләп эзләдек. 

 “Илдә барган сәясәт милләтләр тигезлеген юкка чыгарды”

“Татар халкы Свердлау өлкәсендә саны буенча икенче урында торган милләт. Урта Уралда бүгенге көндә 170 меңләп татар кешесе яши.

Сугышка хәтле үк Урал төбәгендә татар милли тормышы гөрләп торган.
Свердлауда татар телендә “Социализм юлы”, “Алмашка” гәзитләре, “Шәпи
ага” сатирик журналы чыгарыла. Өлкә үзәгендә берничә мәдәни үзәк эшләп
килә. Татар теле укытучылары әзерләгән педагогия техникумы өлкәнең милли
мәктәпләренең кадрлар мәсьәләсен хәл иткән. Татар мәктәпләре саны да
байтак була. Свердлау шәһәрендә хәтта ике татар клубы һәм күчмә татар
Дәүләт театры булган. Өлкә радиосыннан көн дә даими рәвештә татар
телендә тапшырулар яңгыраган.

Кызганычка каршы, илдә барган сәясәт милләтләр тигезлеген юкка чыгара,
“урыс булмаган милләтләр” ярлыгы тагылган татар халкы да уңышларын
югалтып, урыслаштыру сәясәте аркасында, үзенең тел, мәдәни байлыгын
югалту куркынычы алдында торып кала. Сугыштан соң мәктәпләр ябыла, радио
тапшырулары, гәзитләр чыгудан  туктый, Күчмә дәүләт театрының татарга
хезмәт итүе тарихта гына торып кала. Барлык байлыкны бергәләп тапкан,
Свердлау өлкәсенең икътисадын үстерүгә үзеннән зур өлеш кереткән,
борынгылар әйтмешли, аттан артык эшләгән татар халкының рухи учаклары
сүнә”.

“Без — гафуричылар”

“1980 ел Екатеринбург өчен сәяси һәм иҗтимагый вакыйгаларга бай булды.
Свердлау өлкәсе татарлары һәм башкортлары мәнфәгатьләрен кайгыртучы
җәмгыять оешмасы бу елны үзенең эшен башлап җибәрде. Мәдәни чаралар
оештыру, мәгърифәт тарату белән берлектә алдыбызга татар-башкортның
милли үзаңын үстерү бурычын да йөкләдек.   Шул максатка ярашлы 1990 елда
М.Гафури исемендәге татар-башкорт җәмгыяте шәһәр башкарма комитетында
рәсмиләштерелде.

Оешмага төрле исемнәр тәкъдим ителде. – Тукай, Җәлил, “Урал” … Ахырда
тугандаш ике халык өчен дә күңелгә ятышлы М.Гафури исеменә тукталдык.

“Җәмгыять төзелүгә 30 елдан ашу вакыт үтеп тә киткән. Шул аралыкта
йөздән артык чаралар үткәрелеп, аларда йөз меңләп кешегә мәдәни хезмәт
күрсәтелгән, китапханәләрдә, музейларда, авыл мәктәпләрендә күп эшләр
башкарылган. Мең елдан ашкан мәдәни тарихыбызда чишмә башы булган
бабаларыбызның ислам динен рәсми кабул итү вакыйгасының 1100 еллыгы алты
өлкәдән чакырылган галимнәр, язучылар, Казан һәм Уфадан кала, өченче
масштаблы вакыйга булды.

Әлбәттә, бу эшләрне теләктәшлек белдергән берничә кеше белән генә 
башкарып чыгу мөмкин түгел. ”Җәмгыятьтә  кешелек һәм көчләү” дип
аталган, академик Әбрар ага Кәримуллин  җитәкчелегендә утызга якын галим
катнашлыгында оештырылган фәнни-гамәли конференцияне Свердлау мәдәният
идаралыгы ярдәменнән башка үткәреп булмас иде. Герой шагыйребез Муса
Җәлилнең 100 еллык тантанасын да өлкә хакимиятенең махсус карары белән
үткәрүгә ирештек. Урал университетында Казан, Уфа, Чиләбе һәм
Екатеринбург галимнәре, язучылары катнашуында узган фәнни-гамәли
конференцияләрне үткәрү зур әһәмияткә ия. Бу чаралар Русия матбугатында
тирән яктыртылды. Үзәктә Сөфхәт “кайнады”, “янды”, “пеште”.

М. Гафурига багышланган чараларга Башкортстан язучылары Азат Магазов,
Ринат Камаловлар, Гафури районы һәвәскәрләре дә чакырылды. Халык
шагыйренең 110 һәм 130 еллыгын үткәрү географиясе киңәйде – фәнни-гамәли
конференциядә Казан, Уфа, Екатеринбург галимнәре дә катнашты.Шунысын да
искәртеп китик. Урал университеты ректораты белән килешеп эшләү М.
Гафури җәмгыятенең ролен югары күтәрү күрсәткече булып тора.

Үз казаныбызда гына кайнап яшәмибез. Татар һәм башкорт мәдәнияте генә
түгел, дөнья халыкларының мәгърифәт өлгеләре — әзербайҗанның бөек
Низамие, казахның Абае, Мөхтәр Ауэзов, Сабит Муканов юбилейларын
китапханә кысаларында билгеләп үтәбез.

Башкорт халык шагыйре — татар Мостай Кәримнең 70 еллык юбилее күпләрнең
хәтерендә сакланыр. Шагыйрь Свердлауга үзе килеп, безгә зур бүләк ясады.
85 еллык юбилей тантанасы үзеннән башка уздырылды. Бу безнең
инициативаның авторитетын күрсәтүче факт. Мостай дөньякүләм шәхес – уен
түгел бу!

Мәгърифәт эшчәнлеге безне урап үтми.Чаллы, Казан методик үзәкләр белән
эшләү авыл мәктәпләрен китаплар, уку-укыту программалары белән тәэмин
итәргә булыша. Казан милли китапханәсе Екатеринбург милләтара
китапханәгә 500ләп китап бүләк итте. Үзем дә китапханәмдә тупланган
басмалар белән ярдәм итәргә тырышам һәм мәгърифәтчелекне алга җибәрүдә
керткән эшләрем нәтиҗәле булса, бераз тынычлану хисе уяна.

Шунысын да әйтеп китү мөһим. Беренче мәлдә эшмәкәрлегебез мәдәни-мәгариф
юнәлештә — концертлар, татар-башкорт язучыларын, галим-голәмә, зыялылар
чакырып, очрашулар үткәрүгә кайтып калса, бүгенге көндә эшебез фәнни 
юнәлештә бара. Эш планкабызны югарырак тоту – бүгенге көн максаты.
Хакимит каршына да югары таләпләр белән чыгабыз – шуңа мин начар”.

“Ирекне сорамыйлар, аны яулап алалар”

“Статистик мәгълүматларга караганда, Җир йөзендә 6 меңләп тел бар.
Кызганычка каршы аларның күпчелеге юкка чыгу алдында – һәр ай саен
берничә тел югала. Свердлау өлкәсендә яшәүче татарлар белән дә бу хәл
кабатланмас, дип ышандыруы кыен.  Шәһәрләшә барган саен киләчәгебезне
югалтабыз. Укуны, эш эзләүне сәбәп итеп авылдан шәһәргә күченеп килгән
егет-кызларыбыз ике-өч елдан үз йөзен, телен,  мәдәниятен югалта, башка
халыкка өйләнеп, кияүгә чыгып, урыс, таҗик, башка милләт балалары үстерә
башлый. Болайрак булса, без дә Кызыл китапта гына торып калмабызмы соң?
Куркыныч баш түбәсендә тора. Глобаль куркыныч!!

Пессимист түгелмен, әмма бетүгә таба баруыбызны танымыйча мөмкин түгел. Офыктагы нурларның тонык җемелдәве шуларны кисәтә.

90нчы елларда Свердлауда10лап якшәмбе мәктәбе ачылды. Араларында бик
матур эшләүчеләре дә булды. Әмма башлангыч тиз сүрелде – хезмәт хакы
күрмәгән укытучылар эшеннән китәргә мәҗбүр булды. Педагогларга яхшы эш
шартлары, лаеклы хезмәт хакы булдырылган булса, иманым камил, күбесе
бүген дә халкына хезмәт итәр иде.

1990 елда ”Халык авазы” гәзитен чыгаруны үзмаксат итеп куйдык. Әмма аның
бер генә саны дөнья күрде. Шул газетаны күрә алмыйча, көнләшүдән, бер
өлкә инструкторы (“тире” татар) – “Известие”, “Комсомольская правда”
газеталарына Надыров антитирусского, антипартийного содержания” гәзитен
бастырды, дип язып чыкты. Даими чыккан очракта, ул өлкәдә татар телен
киңрәк кертү, татар-башкорт мәдәниятен үстерү, һәр ике тугандаш халыкның
гореф-гадәтләрен, йолаларын, динен пропагандалау юнәлешендә тырышып
эшли алыр иде. Аның юнәлешен бүген “Урал татарлары” җәмгыятенең “Саф
чишмә”  гәзите дәвам итә. Әлбәттә, аена бер тапкыр 8 табак бит белән
укучыга җиткерелүче (!) басманың мөхәрририятен булдырып, аны атна саен
чыгарырлык эшләгәндә, басма алдына куйган бурычын тирәнтенрәк үтәр,
тарих, бүгенге сәясәт аша меңләгән милләттәшләребезнең күзен ачар,
аларны йокыдан уятыр, милли битарафлыктан коткарырга ярдәм итәр иде.
Кызганыч, Хакимият ярдәм итәргә ашыкмый. Ярдәм юк дәрәҗәсендә.
Татар-башкорт мәнфәгатен яклаган законнар юк, төбәкара килешүләр эшләми.
Хакимият карарлары да юк диярлек. Сорыйбыз, хатлар язабыз – җавап юк.
Таләпләребез диварга бәрелгән борчак кебек.  Татар депутатларыбыз да бар
югыйсә. Әмма алардан өмет юк. Милли-мәдәни хәрәкәтне җитәкләүче,
эшләрбез, булдырырбыз, дигән лидер-шәхесләр юк дип әйтсәм дә зур
хилафлык булмас, мөгеаен.

Һичшиксез, проблемалар дәүләт югарылыгында, хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл
ителергә тиеш. Милли мәсьәлә — дәүләт мәсьәләсе. Бер карлыгач яз
китермәгән кебек, милли мәсьәләләрне дәүләт карарларыннан башка уңай хәл
итеп булмаячагы көн кебек ачык. Мәктәпләрне кире кайтару, гәзитләрне
киредән ачу бер генә кеше башкарып чыга торган эш түгел.  Югыйсә, без дә
башкалар кебек үк дәүләт салымы түлибез, без дә урыс халкы кебек үк
милләтебезне саклап калырга, үз телебездә укырга, тамашаларны үз
телебездә карарга хокуклыбыз. Кояшыбызны сүндермәскә тырышу барыбызның
да изге гамәле булсын иде. Без, татарлар-мөэминнәр, мәңге шул
сыйфатыбызны югалтмыйк. Каныбызны пычратмыйк, милләтем, халкым минем!

Фәндәс хаклы, “ирекне сорамыйлар, аны яулап алалар”.

Сөфхәт Лотфулла улының, үзе әйтмешли “архиавыр” хезмәте, соңгы елларда
танылу табып, шактый зур бүләкләргә лаек булды. Ул Татарстанның
атказанган мәдәният хезмәткәре, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма
комитетының медаленә лаек булды. Җәмгыять бүләкләре милли комитетының
лауреаты, бер үк вакытта алтын медале иясе. Башкортстанның М. Гафури
фондының М. Гафури премиясенә лаек була. Свердлау өлкә Думасы,
губернаторы, мәдәният министрлыгы мактау кәгазьләре һәм ТР бүләкләре дә
байтак.

Лима Шәкүрова әңгәмәләште
tatary-urala.ru


Комментарий язарга


*