ТАТ РУС ENG

Татарстанның Тукай районы

Тукай районы, Татарстан Республикасының төньяк-көнчыгышында урнашкан. 1930 елның 10 августында Чаллы районы буларак оештырыла, 1976 елның 20 апреленнән Тукай районы исемен йөртә. Мәйданы 1744 кв. чакрым. Халкы – 1989 елда 27,3 мең кеше (татарлар – 76%, руслар – 20,7%), 2000 елда 28,9 мең кеше. 85 торак пунктны берләштерә. Үзәге – Чаллы шәһәре. Рельефы – көньяктан төньякка авыш тигезлек (биеклеге 100-200 м). Кама елгасы (Түбән Кама сусаклыгычы) һәм кушылдыклары Чаллы, Шилнә, Мәләкәс һ.б. елгалар ага.

Җирләре күбесенчә селтесезләнгән кара, көрән-соры, кара төстәге болын соры урман туфрагы. Территориясенең 13,6% урманнар каплаган. Известьташ, бентонит балчык, ком, вакташ, көрән күмер ятмалары бар. Чаллы шәһәрендә һәм Кенәз, Бәтке, Иске Байлар, Түбән Суыксу авылларында сәнәгать пр-тиеләре, районда урман хуҗалыгы эшли. 2002 елда а.х. 117,9 мең га җир били, ш.и. 91,3 мең га сөрү җире. Сабан бодае, арыш, арпа, солы игелә, бәрәңге, яшелчә үстерелә. Мөгезле эре терлек, дуңгыз асрала, кош-корт үрчетелә.

Т.Р. җиреннән Әгерҗе – Акбаш тимер юлы, Чаллы шәһәрен Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Минзәлә белән тоташтыручы автомобильюллары уза. Чаллы шәһәре Кама елгасында эре порт санала. 2000 елда 56 гомуми белем бирү мәктәбендә – 4333, Агротехника лицеендә 567 укучы укый. 34 китапханә, 63 клуб, 233 урынга исәпләнгән 4 хастаханә эшли. Татарча “Якты юл”, русча “Светлый путь” газеталары нәшер ителә.

Татарстан тарихында тагын бер Тукай районы билгеле. Ул ТАССРда 1935 елның 10 февралендә Кызыл юл районы буларак оештырыла, 1956 елның 18 июленнән – Тукай районы үзәге – Яңа Кенәр авылы (1959 елның 12 октябреннән Олы Әтнә авылы). 1963 елның 1 февралендә район таркатыла, биләмәсе Арча районына бирелә.

(Чыганак: Татар энциклопедия сүзлеге. Баш мөхәррир М.Х. Хәсәнев. Казан: Татар энциклопедия институты, 2002).

Комментарий язарга


*