ТАТ РУС ENG

1909 елның 12 ноябре

1909 елның 12 ноябре. Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» исеме белән автобиографик әсәре (Казан, «Үрнәк» матбагасы) басылып чыга. Тышлыкта Тукайның фоторәсеме бирелгән. Китап 38 битле, 4000 данә нәшер ителә. Әлеге китапның берсе бүгенге көндә Татарстан Республикасы Милли архивында саклана.

(Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 271 б.)