ТАТ РУС ENG

1908 елның 14 ноябре

1908 елның 14 ноябре. Габдулла Тукайның «Алтын әтәч»исемле китабы басылып чыга («Мәктәп мөкяфәте»ннән икенче китап). Казан, «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов матбагасы, 1908 (тышлыкта 1909). Китапның тышлыгында искәрмә рәвешендә «Пушкин хикәясеннән алынды», титул биттә (өстә) «Пушкинның хикәясеннән алынмыш», беренче битнең астөшермәсендә «Пушкинның «Сказка о золотом петушке» нам хикәясеннән алынмыш» дип язылган.
(Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 271 б.).