ТАТ РУС ENG

26-27 октябрь 1907 ел

1907 елның 17 октябреннән соң Г.Тукай солдат хезмәтенә каралу өчен туган авылы Кушлавычка кайта. Кайтышлый Каенсар, Кырлай авылларына туктала. Каенсар авылында яшәүче Саҗидә апасының әйтүенә караганда, Казаннан кайтканда Габдулла, Күәм авылы кешесенең атына утырып, аягына күн ботинкалар, кулына күн перчатка, өстенә кыска гына кием киеп кайткан. Юлда бик туңган булган, чөнки искечә октябрьнең 25 ләре булганга, көннәр салкынайтып торган. Өйгә кергәч тә, кулларын уа-уа «туңдым, апай» дип сөйләнеп торган.
Казанга кире киткәндә, Саҗидә апасы аңа бер пар киез итек һәм бияләй биргән.

24 октябрьгә кадәр. Г.Тукай, солдат хезмәтенә каралу өчен туган якларына кайтканда, Югары Масра авылына, әтисе белән бертуган Фаизә әбиләргә туктала.

24 октябрь. Г.Тукай солдат хезмәтенә каралу өчен жирәбәне Олы Әтнәдә ала.

24 октябрьдән соң. Г.Тукай солдатка каралу өчен чират, жирәбә алгач, Олы Мәңгәргә, Габделвәли исемле туганына барып, ике-өч көн кунак була.

26 яисә 27 октябрь. Буйга кечкенә һәм чандыр гәүдәле, бер күзенә әзрәк ак төшкән Тукай солдатка каралу бүлмәсеннән ак билет алып чыга. Ул, Олы Әтнәдә каралып, солдатка алынудан азат ителә.

(Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 271 б.)