ТАТ РУС ENG

27 октябрь 1909 ел

1909 елның 27 октябре. «Әдәбият» исемле шигырьләр җыентыгы («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр. Казан, «Үрнәк» матбагасы. Беренче битендә Тукайның рәсеме дә бар) басылып чыга.

«Әдәбият»ка барлыгы 30 шигырь кертелгән, шулардай 20 се моңарчы төрле газета-журналларда басылган әсәрләр. 10 шигырь исә җыентыкта беренче тапкыр дөнья күрә. Алар түбәндәгеләр: «Эш» , «Әнә-менә» , «Яратырга ярый», «Могҗиза», «Туган авыл», «Чыршы» , «Яңгыр илә кояш», «Милли моңнар», «Сөбханалла, сөбханалла».
Тукайның замандашы һәм аралашып торган дусты, моңлы, көйле тавышка ия булган Солтан Рахманколый бер истәлегендә болай ди: «Тукай үзенең «Сөялгәнсең чатта…» дип («Эштән чыгарылган татар кызына») һәм «Ишеттем мин кичә берәү җырлый…» («Милли моңнар») дип башлана торган җырларын иң әүвәл миңа (үтенеп) җырлатты».
«Япун хикәясе» исемле шигъри хикәясе дә беренче мәртәбә бу җыентыкта басылган.
Рус язучысы В.П.Бурениннын (1841—1926) «Японская сказка» исемле көйле хикәясеннән тәрҗемә дип санала. Тукай хикәянең төп юнәлешенә зур үзгәреш кертми, тик Буренин хикәясендәге «император» сүзен «хан» дип алмаштыра һәм, үзеннән кайбер детальләр өстәп, хикәяне тулыландыра.
Япониядә яшәүче бер ташчы, авыр эштән тәмам туйгач, байлыкка кызыга һәм аны ишетеп алган бер фәрештә теләгенә ирештерә. Егетне байга, кояш, болыт, тау-ташка да әверелдереп карый, ләкин аңа берсе дә ошамый. Ахырдан егет:

Кирәк түгел, мин яңадан ташчы булам,
Әүвәлгечә иҗтиһадлы эшче булам! —
ди һәм яңадан ташчы була.

(Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 271 б.)