ТАТ РУС ENG

29 октябрь 1911 ел

1911 елның 29 октябре. Бу вакытта Г.Тукай «Болгар» кунакханәсендә яши, инде көннәр бик суык булуга да карамастан, номерлар җылытылмый. Шагыйрь суыклыктан зарланып бәет яза. «Мин быел 29 сентябрьдән үк салкынлыктан зарлана башладым. Шуннан бирле икәнлеге язып ташлаган бер бәетемнең төбендәге тарихыннан беленде»,— дип күрсәтә:

Номер салкын, якмыйлар бит, арка туңа,

Иртә берлән, киям дисәң, яка туңа;

Авыр да соң иртә белән тышка чыгу,

Чыкмый хәл юк, чыгасың шул ката-туңа,

Җәйләр үтте, җиттек инде октябрьгә,

Җылылык юк җирдә һәм дә күктә бер дә.

Сентябрьдә син дә бер, мин дә бер, ди,

Миһманнарның якмаучыга үпкә бергә.

Хөкем итмим, Ходай кыйлыр үзе судын,

Кайгырмый бай, күтәргән дә ята ботын;

Акчам янга калыр, ди ул, якмый торсам,

Барыбер бит җәһәннәмгә үзе утын.
Туңучы.

Бу вакытларда Г.Тукайның авыруы җитди төс ала. Бу турыда үзе үк яза: «Миңа шул якмый торган арада бизгәкнең шәбе эләккән. Бизгәк… көтелгән кунак шикелле миңа рәхим итеп, тәнемдә күпме тамыр бар исә, һәммәсен селкетеп, мине хәрәкәттәге поезд шикелле итә иде…» Бизгәктән туңу һәм дерелдәү белән шактый интеккәч, бер иптәше аңа аспирин эчәргә тәкъдим итә. Бизгәк башлану белән аспирин эчә башлый, ләкин авыруы үтми, киресенчә, арта гына бара. Докторларга күренергә теләмичә, шул рәвешле декабрь урталарынача «Болгар» номерында кала.

(Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. — 271 б.)