ТАТ РУС ENG

Флүрә ДӘМИНОВА

Тукай, Казан һәм  Тукайның Казан төбәгендәге туганнары

Бөекләр булган. Җуйганбыз.
Гасырлар —- ерак ара.
Кайта-кайта: «Тукай!» — дибез, —
Ул шул яңарак яра…
 Р.Фәйзуллин

Тукайның тәрҗемәи хәле — дөнья әдәбияты тарихында иң гыйбрәтлеләрдән берсе. Бакыйлыкка күчкәндә аңа нибары 27 яшь була. Шагыйрь тормышы 1886 елның апреле — 1913 елның апреле белән чикләнә.
Беренче карашка, шагыйрь үткән юллар озын түгел. Аның маршруты да күп очракта Кушлавыч, Кырлай, Өчиле авыллары, Казан, Җаек шәһәрләре һәм кабаттан Казан арасында уза. Ләкин шушы кыска юлларда да язмыш аңа никадәр фаҗига әзерләп куйган.
Бүген безгә аның тышкы кыяфәте, гадәтләре, даирәсе, туганнары, ягъни Тукай исеме белән бәйле һәр нәрсә кызыклы.
Г.Тукай әдәби музееның беренче директоры Госман Әкрәм улы Хәбибуллиннан шагыйрьнең апасының улы Хөсәен Зәбиров турында мин күптәннән ишетеп белә идем. Еллар узганнан соң, мин дулкынлану белән Г.Тукайның апасы Газизә Зәбированың кече улы Хөсәен төзегән альбомны кулыма алам. Нәкъ менә шушы альбомда шагыйрь турындагы кыйммәтле мәгълүматлар: Казанда аның исеме белән бәйле, схема-сызымнары белән күрсәтелгән урыннар, шәҗәрәсе, борынгы фоторәсемнәр бергә тупланган.
2006 елда, Тукайның тууына 120 ел тулуны бәйрәм иткәндә, миңа шагыйрьнең бертуган апасының оныклары — Суфия Гали кызы Зәбирова, аның кызы Гөлнара Җумәбәк кызы Ансаганова һәм альбом иясе Наилә Хөсәен кызы Зәбирова-Шаповалова белән танышу һәм эшләү насыйп булды. Татар милләтенең бөек улына багышланган тантаналарның һәммәсендә катнашып, без бергәләшеп Тукай эзләре буйлап үттек…
Тукайның кыска гына гомер юлында Казан аерым бер урын алып тора. Апуш шәһәр белән беренче тапкыр тома ятим калып чит кешеләр тәрбиясендә яшәгәндә таныша. Икенче тапкыр ул татар мәркәзе белән 13 елдан соң очраша. Бу юлы инде ул Казанга шагыйрь күзлегеннән чыгып карый. Әле Ждекта яшәгәндә үк Габдулла дулкынлану белән:
И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!..
Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күцелнец хурлары, оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур…—

дип яза.
Казанда Тукай зур шагыйрь булып җитешә, гомеренең соңгы сәгатенәчә кулыннан каләмен төшерми. Аның беренче тапкыр басылып чыккан әсәре «Белем бакчасында» һәм иң соңгысы булган «Мәктәп» арасында нибары җиде ел вакыт ята. Тукай халык авыз иҗаты, татар әдәбиятының күп гасырлык традицияләре һәм көнчыгыш поэзиясе йогынтысында рухланып иҗат итә. Бу иҗат чишмәләре аның таланты белән бергә кушылып, Тукайга халык уе белән яшәргә, милли әдәбиятны бөтенроссия киңлекләренә чыгарырга, аны дөнья әдәбияты дәрәҗәсенә күтәрергә ярдәм итә. 1958 елның 9 августында Казанда Кабан күле буендагы мәйданда халык шагыйренә һәйкәл ачыла. Мәрмәр Тукай безгаяүя дәшә:
Бар уем кичен-көндезен сезнец хакта, милләтем;
Саулыгың — минем саулык, авыруың — минем авыруым.
Синеке дип исәпләсәләр — бәхетле мин;
Игелекле шагыйрең булырга ниятлимен!
Һичшиксез, һәр хыялдан татлыдыр милләт хыялы;
Шаша калсам, тик шул хыялдан гына булыр.
(«Милләткә»)

Әйе, безнең белән шагыйрь-гражданин сөйләшә. Сынчылар С.Ахун, Л.Кербель, Л.Писаревский һәм архитектор Л.Павлов Тукайны өнә шулай мәңгеләштерә. Шигърият сөючеләр бирегә Тукай рухын яд итү өчен килә.
Кабан — күп санлы халык риваятьләренә кергән гаҗәеп күл. Кечкенә Апуш аны беренче тапкыр биш яшендә күрә. Кабат Казанга әйләнеп кайткач, ул күлдән ерак түгел урнашкан «Болгар» номерларында алты ел гомер кичерә.
Кай заманда, кайсы телдә булса да мәзкүр Казан,
Искә керми калмый һич тә шундагы бер күл — Кабан.
Бу шәһәрне һәм бу күлне җырлыйдыр милләт теле
Бик яратып, әллә инде иске шөһрәт аркылы.
Ул шәһәр — гади шәһәр, алтын-көмеш, гәүһәр түгел;
Күл дә тик бер күл генә, әлбәттә, ул кәүсәр түгел…

«Шәрык» клубында татар халык җырлары концертларда гына түгел, «Сәйяр» труппасы спектакльләренең антракты вакытында да башкарыла. Йөзләп тамашачыны сыйдырган икенче каттагы уңайлы бүлмәдә спектакльләр куела, лекцияләр укыла. 1910 елның 15 апрелендә Тукай халык иҗаты турында лекция белән чыгыш ясый. Бу шагыйрьнең сәламәтлеге нык какшаган көннәрдә була һәм ул моның өчен нык борчыла. Әмма халык алдында җаваплылык тойган Тукай барыбер очрашуга килә. «Белергә кирәк ки, халык җырлары — халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәушан көзгеседер. Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».
Татар профессиональ театр сәнгатенә нәкъ менә «Шәрык» клубында эшләгән «Сәйяр» труппасы нигез сала. 1908-1918 елларда аңа Тукайның яшьлек дусты — реалистик татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев җитәкчелек итә. Тукай труппаның тугры дусты була, артистларның уңышларына ихлас сөенә, алар кыенлыкларга очраса, чын йөрәктән көенә. Труппаны «Сәйяр» исеме белән атарга да Тукай тәкъдим итә. Шунысы игътибарга лаек: элек Җыйнак кына «Шәрык» клубы урнашкан йортның каршысында хәзер Г.Камал исемендәге татар театрының мәһабәт бинасы балкып утыра.
Казанда Тукайга бәйле урыннар бер-берсенә якын урнашкан. Элеккеге «Болгар» номерлары да шул тирәдә.
Тукай шигырьләре илаһи моң белән сугарылган. Бу — шагыйрьнең халык җырларыннан илһам алып иҗат итүе белән дә аңлатыла. Ул аларны еллар буена җыя һәм соңыннан «Милли көйләр» дигән җыентыкта бастыра. Замандашларының истәлекләренә караганда, Тукай үзе дә җырларга яраткан; аның җырлавы халыкка профессиональ җырчыларныкына караганда да ныграк тәэсир иткән.
Инкыйлабка кадәрге чорда милли музыканы пропагандалауда «Шәрык» клубы һәм «Болгар» кунакханәсе мөһим роль уйнаган. Шагыйрь «Болгар»да 1907 елдан 1912 елга кадәр яши. Баштарак ул төрле номерларда торса, соңрак замандашлары истәлекләрендә күп тапкырлар телгә алынган кырыгынчы бүлмәдә гомер итә.
«Номерга керү Евангелистлар урамы ягыннан булган (хәзер Татарстан ур. — Ф.Д.), ал яктагы ишектә кунакларны Закир исемле швейцар каршы алган. Кырыгынчы бүлмә өченче катта, ресторан янында, ун яктан иң кырыйда урнашкан. Бүлмә хуҗасы чыккан вакытта ишеген бикләмәгән. Уңда — соры юрган белән капланган тар тимер карават, сулда —Кабан күленә караган бердәнбер тәрәзә янында язу өстәле булган. Тәрәзә төбе, өстәл, өстәл асты — һәммәсе дә китаплар, кулъязмалар, кәгазьләр белән тулган. Бүлмә кечкенә, кысан, бүгенге үлчәм белән ун квадрат метрдан да зур түгел». И.Нуруллинның «Габдулла Тукай» исемле китабында шагыйрь яшәгән чордагы бүлмә шулай тасвирлана.
«Болгар»да яшәгәндә Тукай Г.Камал, С.Рәмиев һәм башка татар зыялылары белән таныша. Аның рухи үсешендә Ф. Әмирханның тәэсире зур була. Алар беренче тапкыр 1907 елда Әмирханнар йортында күрешә. «Әлислах» гәҗите редакциясендә хезмәттәшлек итә башлагач, ике әдип якын дусларга әйләнә. Кызганыч, ул биналар бүген юк инде.
Әлеге дуслык Тукай өчен кояш җылысына тиң була. Эштән соң алар аз очраша. Тукай оялчан булу сәбәпле, Әмирханнар йортына сирәк килә. Фатих исә инвалидлар коляскасына береккән…
Казан тарихына кереп калган тагын бер кызыклы урын — ул Юныс мәйданы. Моннан халык шагыйрен соңгы юлга озаталар. Очлы түбәле «Шамил йорты» (хәзер анда Г.Тукайның Әдәби музее урнашкан) һәм киң балконлы-фонарьле ак бина (сәүдәгәр Апанаевларның соңгы йортларыннан берсе) мәйданның тарихи йөзен билгели. Бу мәйдан шагыйрь исемен йөрткән урамның башланган урыны булып тора.
Элеккеге Мәскәү урамы (хәзер аңа шул исем кайтарылды). Кайчандыр монда атаклы Печән базары гөрләгән. Аның иң кайнаган урыннарыннан берсе Базар мәйданы була (хәзер бакча белән бүленгән). Базарда вак һөнәрчеләрнең һәм сәүдәгәрләрнең төрледән-төрле товарлары сатылган. Шушында ук чәйханәләр, трактирлар, атлы юлчылар кереп куна торган йортлар урнашкан.
1908 елда Тукай «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» исемле атаклы сатирик поэмасын иҗат итә. Ул аны биш көн эчендә язып тәмамлый. 14 октябрьдә аны Сәүдәгәрләр клубында (К.Нәҗми ур. 2/10) укый. Әсәр зур уңыш казана, тыңлаучыларның тыела алмый көлүләре сәбәпле, шагыйрь еш кына укуыннан бүленергә мәҗбүр була.
Печән базары тирәсендә типографияләр Кәримовларнын Мәскәү урамындагы 66 нчы йортта урнашкан зур типографиясе, гәҗит редакцияләре («Йолдыз», «Кояш»), нәшриятлар («Мәгариф», «Гасыр», «Юл») һәм китапханәләр урнашкан.
Якында гына Тукай һәм башка шәхесләр исеме белән бәйле «Болгар», «Амур», «Мәскәү» кунакханәләре була.
«Амур» кунакханәсе (Мәскәү ур, 70). Тукай монда хастаханәгә киткәнче, ягъни 1913 елның гыйнвар-февралеңдә яши. Аңа иңде үлем авыруы йоккан. Шуңа да карамастан, ул кырык сум хезмәт хакына «Кояш» газетасында эшли. Бу редакция аның өчен «Амур» кунакханәсенең тугызынчы бүлмәсен вакытлыча файдалануга ала. Уникенче бүлмәдә исә Ф.Әйирхан яши. Хәзер дуслар көн саен күрешә. Бу чорда Тукай гаять уңдырышлы иҗат итә.
1913 елның февралендә Тукайның сәламәтлеге бик нык какшый. Әмирхан стена аша дустының көн-төн бертуктамый йөткерүен ишетеп тора.
Шагыйрьнең соңгы сыену урыны — Клячкин хастаханәсе. 2(15) апрель кичендә Тукай биредә мәңгелеккә күзләрен йома. Әмма ул халкы хәтерендә мәңгегә илһамлы, үткер карашлы булып сакланып калды.
Татар халкының бөек шагыйре пайтәхетебез Казан тарихының кабатланмас бер өлешен тәшкил итә. Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә аның исемен йөртә. Коллектив бик еш чит илләрдә була һәм һәр концертта Тукай шигырьләренә язылган һәм күптәннән халыкныкына әйләнгән — «Тәфтиләү», «Пар ат», «Туган тел» җырларын башкара.
М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театры — Казандагы иң матур биналарның берсе. Театр урамы ягыннан керү ишеге алдында Тукай һәйкәле тора (сынчы — Е.Шулик). 26 апрельдә, шагыйрьнең туган көнендә монда республиканың танылган каләм әһелләре һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында шигырь бәйрәмен уздыру күркәм гадәткә әйләнде.
Ә театр сәхнәсендә инде күптәннән Тукай әкиятләре буенча куелган «Шүрәле», «Кисекбаш», «Су анасы» балетлары бара. Композитор Ф.Яруллин иҗат иткән «Шүрәле» балеты исә Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә абруй казанды. Бу җәһәттән мәшһүр М.Плисецкая болай дип яза: «Мин бу балетта биергә яратам. Тукайның искиткеч әкияте шигъри һәм милли генә түгел, күпкырлы да!» (1976). Композитор Ә.Бакиров иҗат иткән «Су анасы» балеты исә Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек булды.
Казанның бер урамы Тукай исемен йөртә, башкалабыздагы үзәк мәйданнарның берсе —э леккеге «Боҗра» — Тукай мәйданы дип атала башлады.
Ә хәзер Габдулла Тукайның туганнарына, төгәлрәге, шагыйрьнең Хөсәен Зәбиров төзегән шәҗәрәсенә һәм аның аңлатмаларына әйләнеп кайтыйк.
Шәҗәрә шагыйрьнең бабасының әтисе белән башланып, бүгенге көндә дә исән варислар белән тәмамлана.
Шагыйрьнең бабасының әтисе — Шәмсетдин. Шәмсетдиннең әтисе — Мортаза, Мортазаның әтисе — Туктулла.
Мөхәммәтгалим — Тукайның әтисе ягыннан бабасы.
Зиннәтулла Әмиров (1829-1909) — Тукайның әнисе ягыннан бабасы.
Камилә — Тукайның әнисе ягыннан әбисе. Мөхәммәтгариф Тукаев (1843-1886) — Г.Тукайның әтисе. Ул атаклы «Кышкар» мәдрәсәсен тәмамлый. Әтисе исән чагында, 22 яшендә үк аннан Кушлавыч авылының указлы мулласы вазифасын мирас итеп ала. Мөхәммәтгариф хәзрәт, күпмедер өлеше әтисеннән калган зур гына китапханәгә ия була, кечкенә мәсәлләр иҗат итә. Дин вәкилләренең кайберләрен тәнкыйтьли һәм еш кына «улларымны беркайчан да мулла итмим» дип әйтә торган була. Хәзрәт крестьян хезмәте белән дә шөгыльләнә, үрнәк гаилә башлыгы була, җитеш тормышта яши.
Мәмдүдә (1864-1890) — Г.Тукайның әнисе, Зиннәтулланың кызы.
Газизә Усманова — Мөхәммәтгариф Тукаевның бертуган сеңлесе, Җаек шәһәрендә яшәгән Галиәсгар Усмановның хатыны. Тукайның Кырлайдан соңгы үсмерчак еллары Усмановларның бай гаиләсендә үтә. Әлеге гаиләдә булачак шагыйрьгә уку өчен барлык шартлар тудырыла.
Газизә Зәбирова (28.11.1876-6.02.1963) — Г.Тукайның бертуган апасы. Г.Тукай һәм Г.Зәбирова бергә егерме елдан артык яши (Кушлавыч, Җаек шәһәре).
Вәли Зәбиров (7.01.1899-1941) — Газизә Зәбированың олы улы, большевик (1919 елдан), Гражданнар сугышында катнаша, губернадагы (хәзер Җаек өлкәсе) әйдәп баручы партия һәм совет эшлеклеләреннән берсе була. Бер үк вакытта өлкә башкарма комитеты рәисе урынбасары һәм Җаек шәһәренең өлкә профидарә мөдире итеп билгеләнә. Өлкәнең милли мәгариф бүлеге мөдире, ВКП(б) өлкә комитеты секретаре булып эшли. Казакъ телеңдә чыга торган (Кустанай шәһәре) «Аул» гәҗитен оештыра һәм аның беренче мөхәррире була. В.Зәбиров 1936 елга кадәр СССР Фәннәр академиясенең иҗтимагый фәннәр бүлеге учреждениеләре ассоциациясенең (Санкт-Петербург шәһәре) гыйльми сәркәтибе вазифасын башкара.
Гали Зәбиров (1901-1981) — Газизә Зәбированың уртанчы улы, Чапаев дивизиясе солдаты, чекист (Казакъстан-Уил), хуҗалык эшчесе.
Гайшә Зәбирова (1903-1927) — Газизә Зәбированың олы кызы, Казаңда укый, комсомолка, өлкә мәгариф бүлеге әгъзасы, профком сәркәтибе. 1927 елның 30 мартында «Кызыл яшьләр» гәҗитендә дөнья күргән «Зур югалту» исемле кайгынамәдә болай дип әйтелә: «Гайшә Зәбирова 12 яшеннән үк иҗтимагый эшләргә алынды һәм соңгы көннәренәчә башкаларга үрнәк булды…» Ул Казандагы туганнар каберлегендә җирләнә.
Фәизә Зәбирова (Кондратьева) (1905-1980) — Газизә Зәбированың кече кызы. 1932 елда Ташкенттагы Урта Азия университетының көнчыгыш факультетын тәмамлый. Гомере буе Санкт-Петербург шәһәрендәге Эрмитажда эшли. Шунда башкарган соңгы вазифасы Кытай мәдәнияте мәсьәләләре буенча өлкән фәнни хезмәткәр була. Ул гаилә истәлекләрен үзендә саклый һәм бай китапханәгә ия була.
Хөсәен Зәбиров (1907-1991) — Газизә Зәбированың кече улы. 1932 елда Ташкенттагы Урта Азия университетының төзелеш институтын тәмамлый. «Башпроект» оешмасының баш инженеры (Уфа шәһәре), «Гипротатнефть» проект оешмасының баш конструкторы, «Татнефтепроект» (Казан шәһәре) проект институтының баш инженеры булып эшли. Сугыш ветераны, 12 орден һәм медальләр белән, шул исәптән «Мәскәүне саклаган өчен» медале белән бүләкләнә. Казанда яшәде.
Вәли Зөбировның балалары:
Раҗия Зәбирова (1917-1987) — шәфкать туташы, Фрунзе шәһәрендә (хәзер Бишкек) яшәде. Ике ул (Рөстәм Зәбиров 1940 елда туган, Бишкек шәһәрендә яши; Олег Сәгыйтов 1941 елда туган, Бишкек шәһәрендә яши) үстерде.
Сәлим Зәбиров (1928) — су асты көймәсе капитаны, Санкт-Петербург шәһәрендә яши, пенсиядә, ике ул (Герман һәм Игорь Санкт-Петербургта яши) үстерде.
Рөстәм Зәбиров (1935) — заводның баш конструкторы (Махачкала шәһәре), ике бала (Наҗия һәм Марат Санкт-Петербургта яши) үстерде.
Гали Зәбировның балалары:
Суфия Зәбирова (1935) — Казан химия-технология институтын тәмамлый, Кустанай шәһәрендә яши һәм эшли. Өч кызы Җөлнара, Динара, Жанна) бар.
Рәшит Зәбиров (1937) — төзүче, өч кызы (Айгөл, Әлфия, Нелли Кустанай шәһәрендә яши) бар.
Рафаэль Зәбиров (1950) — механик, ике баласы бар, Кустанайда яши. Рәисә Зәбирова (1948) — химик, Кустанайда яши.
Фәизә Зәбированың (Кондратьеваның) улы Георгий Санкт-Петербургта яши, инженер-механик булып эшли. Хөсәен Зәбировнын балалары:
Әлфия Зәбирова-Белостоцкая (1941) — «Гипронииавиапром» институты Казан филиалының баш архитекторы, 1988 елдан «Татпромстройпроект» институтының баш архитекторы булып эшли. 1977 елгы Владимир исемле улы бар.
Наилә Зәбирова-Шаповалова (1947) — Казандагы «Татагростройпроект» институтының баш архитекторы, 1968 елгы Олег һәм 1975 елгы Антон исемле уллары бар.
Диләрә Зәбирова-Ганина (1956) —Мәскәү архитектура институтын кызыл дипломга тәмамлый, «Казгражданпроект» институты архитекторы. Хөсәен Зәбиров искәрмәләре:
Г.Тукай шәҗәрәсен төзегәндә шагыйрьнең апасы Газизә Зәбирова истәлекләреннән файдаландым.
Суфия Гали кызы белән Наилә Хөсәен кызы әбиләре Газизә Зәбирова турында «кечкенә буйлы, киң күңелле, аягы авырту булса да очрашуларга, бәйрәмнәргә йөрергә яратучы, Тукай турындагы истәлекләре белән теләп уртаклашучы» дип яратып сөйли. Газизә Зәбирова 1963 елда, 86 яшендә Наилә Хөсәен кызы кулында бакыйлыкка күчә.
Суфия Гали кызы 1953-1958 елларда Казан химия-технология институтында укый.
Хөсәен Зәбиров төзегән альбом — зур мәгълүмат чыганагы. Ул тәҗрибәле туканчыны көтә.
Тормыш бер урында гына туктап тормый. Хәзер Наилә Хөсәен кызы шәҗәрәне алга таба дәвам итә. Аның улы Олегның Артём (1995), Антонның — Настя (2004) һәм Тимур (2007)
исемле балалары туган. Диләрә Хөсәен кызының Таня (1986) һәм Наташа (1988) исемле кызлары дөньяга килгән. Алар һәммәсе дә — шанлы Тукай нәселенең дәвамчылары.

Флүрә Дәминова,
ТР Милли музееның өлкән фәнни хезмәткәре,
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре

(Чыганак: Казан утлары, №4, 2011)