ТАТ РУС ENG

Габдулла Кариев

Габдулла Тукаевның Уральскидагы тормышы

I

Габдулла әфәнденең Уральскида үткәргән еллары аның мәгыйшәтендә үзенә бер дәвер тәшкил итәдер… Мин үзем Уральскида алты-җиде сәнәләр мәдрәсәдә үткәрдекемнән, Габдулла әфәнденең… андагы мәгыйшәтеннән байтак хәлләрене үз авызыннан ишетеп, яхуд үз күзем берлә күреп беләдер идем. Чөнки ул вакытлар, Габдулла әфәнде берлә бер мәдрәсәдә булмасам да, аның берлә бик якын таныш идек…

 II

Габдулла әфәнде Бәдри абзый (Бәдретдин Хисаметдинов – Кушлавыч авылы кешесе, Г.Тукайның ерак туганы).  Җаек шәһәренә алып килгән көннән Казанга килгәнче, әлхасыйль (кыскасы), призывка каралырга вакыт йиткәнче, мәдрәсәи «Мотыйгыя»да тәхсилдә (белем алу, уку) гомерен үткәрде. Фәкать 1906 елның ахырларында, октябрь числасында, мәдрәсәдән чыгып, «Казан» миһманханәсендә 10 айлар чамасы торып, 1907 сәнәнең ахырларында – көз көне Казанга килде.

Тукаев мәдрәсәдә торган вакытында 3 класслы начальный училишчедә Әхмәтша исемле учительдән укып, ышкуланы тәмам итте…

Габдулла әфәнде яшьрәк вакытында кемнән укыгандыр, аны үзе берлә бер мәдрәсәдә булган кешеләр белсәләр кирәк. Әмма Сираҗетдин исемле карт хәлфәдән (сүз рус теле укытучысы Әхмәтшаһ Сираҗетдинов (1850–1919) турында) укып йөргәнен беләм, һәм ул хәлфәне Габдулла әфәнде бик яратып сөйли иде. Соңгы вакытларда Габдулла әфәнде гомуми дәрескә дамелла Мотыйгулла хәзрәткә утырадыр иде. Габдулла әфәнде мәдрәсәдә иң галим, иң үткен, зирәк шәкертләрдән хисаплана иде. Дамелла Мотыйгулла хәзрәт Мисырда укыган бер галим фазыйл (аерылып торучы) кеше булганлык­тан, алар мәдрәсәсендә башка мәдрәсәләрдәге кебек вак-төяк кысынкылыклар булмый иде. Ул заманнарда иң хөр мәдрәсә алар мәдрәсәсе иде…

Габдулла әфәнде мәдрәсәдә вакыт гаять фәкыйрьлек берлә гомер кичерде. Аның бар килә торган дахудлары: кыш көне өч бала укытудан, җәй көне хәзрәтнең метрика книгаларын язып алган бер-ике сум акчадан гыйбарәт иде. Хәер инде, картрак шәкертләрне русча да укыткалый иде шикелле.

Фәкать бәгъзы бер елларны Гурьевтан аз гына кардәш тиеш­ле – мулламы йә бер бай сәүдәгәрдәнме киемлекләр, бәгъзән азрак акча да килә иде шикелле. Габдулла әфәнде, башка шәкертләр кебек кыргыз (казах) эченә мулла булып чыкмаганлыктан, җәй көннәрендә сукыр суфилар һәм бәдәл хаҗ (кеше урынына ялланып хаҗга бару) берлә йөрүче хәлфәләр һәм бәгъзы бер елларны Истанбулда укыган шәкертләр берәр-икешәр ай торып Габдулла әфәндегә иптәш булалар иде. Бәгъ­зы бер елларны кыргыз эченнән куылган Казан шәкертләре дә булгалый иде.

Тукаевның иң хозур үткәргән вакыты җәй көне була иде.

Җәй көннәрендә мәдрәсә күршесендәге сәгатьче Камали (Кантиев) абзыйның көймәсе берлә Чаган суыннан Рошчага хозурга чыгып, шунда чәйләр эчеп, балык тотып күп көннәрен үткәрә иде. Мәдрәсә йортында малайлар берлә кузна уйнаганы да күренә иде.

 III

1902–1903 елларда Габдулла Тукаевлар мәдрәсәсенә Истанбулда укыган бер шәкерт (Габделвәли Әмруллаһ – Истанбул университетында укыган вакытта солтанга каршы хилаф хәрәкәтләрдә катнашканы өчен эзәрлекләүләрдән качып Россиягә чыга һәм Уральски шәһәренә килеп юлыга. Анда ул Г.Тукай белән таныша һәм алар нык дуслаша) килә. Ул шәкерт җәй көне килү сәбәпле, алар җәй буена Габдулла әфәнде берлә бергә торалар. Габдулла әфәнденең сөйләвенә караганда, ул шәкерт үзе шагыйрь дә булган. Габдулла әфәнде берлә алар бер-берсенә табган тугры килеп, бер-берсен бик яратышып торганнар…

 IV

Тукаев башка шәкертләр кебек ифтарларга, ашка йөрми иде; барса да, бик махсус кешеләргә генә – елына бер, ике, өч йирдән артык ашта булмый иде. Җеназага, Тукаев үзенең әйтүе буенча, гомерендә бары бер генә мәртәбә барган, шуның өчен башка шәкертләргә килә торган дахудлар Тукаевка килми иде.

Мәдрәсәдәге картрак шәкертләр Тукаевны, үзләре берлә бергә ашка һәм хәмелгә (мәетне зиратка илтү) йөрмәгәнлеге өчен, мөтәкәббир (гордый) диеп сөйлиләр иде; ләкин мондый сүзләрне чаршау артында гына, Тукаевка ишеттермичә генә әйтәләр һәм үзара көлешеп аның гайбәтен саталар иде. Тукаевның үз алдында аңар сүз әйтергә җөрьәт итмиләр иде. Чөнки Тукаев елына бер генә мәртәбә алар хакында бер әчерәк сүз әйтсә, шуның әрнетүен теге карт шәкертләр ел буена оныта алмый торганнар иде. Шунлыктан алар һәркаюсы, тыштан гына булса да, Тукаевка дуст булып күренергә, якынлашырга тырышалар иде.

Атнакичләрдә, башка чаршау эчләрендә моназарә (сүз көрәштерү) кылышулар булса, Тукаев чаршавы эчендә, алты-җиде шәкерт үз­ара акча җыешып мәҗлес ясап, төн буена «Мөхәммәдия» (төрек шагыйре Мөхәммәд Чәләби Язычы угылы тарафыннан төзелгән дини-әхлакый, үгет-нәсихәт әсәре) укып һәм «Мөхәммәдия» көенә татар җырларын бик матур итеп җыр­лап утыралар иде. Мин үзем дә алар мәдрәсәсенә атнакичләрне тугры китереп барырга тырыша идем.

Тукаев мәдрәсәдә вакытта, аз гына нәрсәгә хафаланган кебек, юк кына нәрсәгә дә бик шатланадыр иде. Мәсәлән, бервакытны Тукаевлар мәдрәсәсенә бардым. Мин килгәндә, кыргызлар (казахлар) берлә нугайлар якалашып көрәшәләр иде, бер калын гына кыргыз бөтен нугайларны (бу урында татарлар күздә тотыла) егып бетергән иде. Шунда Тукаев бу вакыйгага, иң якын дусты үлгән кешене кайгырткан кебек, кайгыртып аптырап тора иде. Тукаев мине күрү берлә, нишләргә белмичә каршыма килеп, минем кулымнан тотып: «Урынгали! (калын кыр­­­гызның исеме) мынау җегет менән көрәсеп карасаңчы», – диеп, аны чакырды. Урынгали бик һаваланып кына «канә» диеп минем берлә көрәшергә тотынды. Бәхеткә каршы, теге кыр­гызны мин каты җәмәгать сәкесеннән әчелеккә (комганнар куела торган урын) кадәр ыргытып йибәрдем, таза кыргыз бик матур төште.

Тукаевның шундагы кеби шатланганын гомеремдә икенче мәртәбә күрмәдем. Тукаев шул вакыттук, томанлы гына булса да, татарларның галәбәсен (җиңүен) тели иде.

 V

1905 елның ахырларында «Фикер» газетасы чыга башлагач (К.Мотыйгый наширлегендә һәм мөхәррирлегендә аның беренче саны 1905 елның 26 ноябрендә нәшер ителә), Габдулла әфәнде «Фикер» матбагасында бишәр сум вазифа (хезмәт хакы) алып, ике ай набуршчик булып хезмәт итте.

Набуршчик вакытында бәгъзы бер нәрсәләрне үзлегеннән төзәтә башлагач, Камил әфәнде, аңар 10 сум жалунйә биреп, мөсәххих (корректор) итеп куйды. Мөсәххих булып торган вакытында «Фикер»гә шигырьләр һәм мәкаләләр яза башлады. Тукаевның иң беренче басылган шигыре «Мужик йокысы» булды. Аңа кадәрле мәдрәсәдә вакытта муллалар, мөәзиннәр хакында бер шигырь язган иде, ләкин аны ни сәбәптәндер бастырмады.

Тукаев «Фикер» газетасында берничә айлар шул 10 сумга хезмәт итте. Ул шул 10 сум жалунйә берлә мәдрәсәдә бик иркен тора иде.

1906 елның кышында бервакыт мин Тукаевлар мәдрәсәсенә барган идем, иттифакый (очраклы рәвештә) аларның мәҗлесләренә туг­ры килдем.

Без җиде кеше акрынлап кенә хозурлап, «Мөхәммәдия» җырлап, төн буенча утырдык. Шунда бик күп сүзләр булып, без (Тукаев, мин һәм Сираҗетдин Билүков дигән бер шәкерт) өчәү мәдрәсәдән чыгарга, мин үзем икенче мәдрәсәдә булсам да, бер нумирга, бергә торырга уйлап, бер көнне извошчикка төянеп «Казан» миһманханәсе дигән нумирга килеп төштек. Сираҗетдин дигән иптәшебез «парикмахерский» ачмакчы булып чыккан иде һәм бер бик яхшы бритвасы да бар иде, ләкин, бәхетенә каршы, аңар шул көндүк урын табылды: ул шул нумирга кантуршчик булып керде. Шуның өчен без Габдулла әфәнде берлә, 7 нче нумиргамы, 15 сумга кердек. Бу вакыт Габдулла әфәнде «Фикер»дә хезмәт итә иде. Минем мәдрәсәдә карилыктан (Коръәнне яттан укучы) килгән берничә йөз сум акчам безнең икебезгә июль числасына кадәр дә җитмәде. Габдулла әфәнденең жалунйәсен, «Мөхәрриргә» нам (исемле) шигырен язгач, Камил әфәнде 20 сум ясаган иде, һәм бер-ике ай 20 сумнан жалунйә алды. Ләкин, «Фикер» газетасы тукталып калу сәбәпле, ул вазифа киселде. Камил әфәнде матбагасын Мортаза Гобәйдуллиннарга сатты. Гобәйдуллиннар газета чыгарабыз дип йөрсәләр дә, Тукаевны алдалап кына йөргәннәр. Шуннан соң Тукаев «Матбага берлә уйнаган бер байга» нам шигырене Гобәйдуллинга хитабән (атап) язды.

Шулай итеп, язга таба безнең икебезнең дә акча такырайды. Кай числаларда икәнлеге хәтеремдә юк, Казаннан, Шәрәфләрдән (алар 1906 елда “Матбагаи Шәрәф” дигән типография ача) Тукаевка бер мәктүп килде. Алар Тукаевның шуңа кадәр «Фикер»дә, «Әлгасрелҗәдид»тә басылган шигырьләрен мәҗмуга (җыентык) рәвешендә бастырырга сорап, уславиеләр язып йибәргәннәр. Хәтеремдә калган дөрест булса, Шәрәфләр 30 сумга (чынлыкта 50 сумга) Тукаевның «Фикер» һәм «Әлгасрелҗәдид»тә басылган шигырьләрен нәшер итү правасы гомер буена үзләрендә калдырырга ясап, сатып алдылар. Тукаев, басылган шигырьне нигә алалар, аннан ни файда чыга, диеп Шәрәфләрне бер тарафтан кызганган кебек, икенче яктан, утырттым бит, диеп миңа көлеп сөйләгән иде. Мин дә бик ихлас берлә Тукаевның тәмам тегеләрне алдаганына ышандым.

Шул вакытларда «Вакыт»  идарәсеннән дә Тукаевны дәгъвәт кылып (чакырып) бер мәктүп килде. Аңар ни диеп җавап биргәндер, хәтеремдә калмаган.

Тукаев шул кышны дүрт ай чамасы сул партияләргә ихлас куеп йөрде, вә шуның тәэсире илә язылган, сулрак рухта булган берничә шигыре «Тавыш»  газетасында басылды.

Камил Мотыйгыйның китап магазины ябылгач, мин китапларын алып «Казан» нумирларында торып сатадыр идем. Табыш Габдулла әфәнде илә уртак иде. Әлбәттә, китап сатар өчен разрешение-фәләнем юк иде һәм аның кирәк икәнен дә белмидер идем. Бераз вакыт сату иткәч, разрешением булмаган өчен, палитсиә китапларымны алып китте. Үземне бер кич частьтә (полиция бүлегендә) кундырдылар. Шуннан соң Тукаев партия кешеләре берлә араны тәмам өзде, икебез дә тәүбә иттек.

Габдулла әфәнде шул вакыттук Казанны бик яратып сөйли иде. Казанга килергә бик тели иде. Кайсы вакытларда бүлмәбездә чәй янына кара-каршы утырып Казанны, андагы мәгълүмрәк кешеләрне сөйли вә Казанга барып торырга төрле уй вә фаразлар кылып, төннәр кичерә торган идек. Габдулла әфәнде Казанда бер эш кыла алачагына, үзенең шагыйрьлегенең дә анда танылачагына ышанадыр иде.

Габдулла әфәнденең шагыйрьлеге хакында сүз чыкканда шуны да әйтеп китәргә тиеш ки, ул үзенең шагыйрьлегенә Уральскида вакытта ук ышана, башка кешеләрнең шигырьләрен яратмый, аларны укып вәзененнән (төзелешеннән) йә гыйбарәсеннән көләдер иде. Тик Сәгыйть Рәмиевнең шигырьләрен генә яратадыр иде. «Казан» нумирында торганда, бүлмәбездә чәй янында идән буена йөри-йөри шигырь яза, соңра миңа укыйдыр иде. Мин дә бик ихлас берлә тыңлый һәм күңелемә бик ошаганнарын бикләп тә аладыр идем.

Бервакыт кыш көне «Казан» миһманханәсендә русларның ниндидер бер вичерләре булды, шул вичердә Тукаев белән Хәкимҗан  исемле иптәшебезне хәерче киемнәре киендереп, үзе шуңар хитабән (юнәлтеп) «Теләнче» шигырен укыды, халык бик яратты. Ләкин теге иптәшебезне берәр айга кадәр «хәерче» диеп мыскыллап йөрделәр. Шул ук кышны Камил әфәнде, Тукаев, мин һәм тагы берничә егетләр спектакль куярга уйладык һәм «Народный дом»да өч-дүрт көн рипититсиә дә ясадык. Габдулла әфәнде «Гыйшык бәласе»ндә (төрек язучысы Нәмикъ Кәмалның дүрт пәрдәлек комедиясе) Габдессамат хәлфә ролен алган иде. Мине бер хатын ясаганнар иде. Хәтеремдә калмаган, ни сәбәптәндер уйный алмыйча калдык.

Яз була башлагач, Габдулла әфәнде призывка кайтырга уйлый башлады. Аның кайтырга акчасы юк иде. Аңа атасыннанмы, белмим, кемнәндер, 100 сумнар чамасы мирас калган икән, шуны бер писарь берлә хлапатать итеп, Казанга килер алдыннан алып, шул акча берлә үзенең сөйгән Казанына килде…

(Чыганак: Мәдәни Җомга, №15, 2016).