ТАТ РУС ENG

Гали ХАЛИТ

(Габдулла Тукайның 1955 елда нәшер ителгән 4 томлык «Әсәрләр»енә язылган кереш мәкалә)

 

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай ижаты, үзенең тирән тамырлары белән, XX йөз башында Россиядә барган азатлык хәрәкәтенә тоташкан. Бу вакытта «йокымсыраган Россия революцион халык Россиясенә әйләнде» (В. И. Ленин). Рус халкы белән бергә татар халкы да самодержавиегә һәм изүче сыйныфларга каршы, иҗтимагый һәм милли азатлык өчен күтәрелгән киң колачлы революцион хәрәкәткә кушылды.

«Без Бишенче елны бер көнне уяндык таң белән,
Эшкә дәгъвәт итте безне кемдер изге нам белән», —

дип җырлады Тукай («Аң»). Беренче рус революциясе татар халкының һәм милли интеллигенциянең рухи уянышында югалмаслык эз калдырган бер бөек дәвер икәнлеген аңлый алды ул.
XIX йөзнең азагы татар культурасы һәм әдәбияты тарихында мәгърифәтчелек хәрәкәтенең барлыкка килүе белән характерлана. Бу хәрәкәтнең күренекле вәкиле Каюм Насыйри (1825—1902) булды. Ул мәгърифәтчелекнең тарихи оптимизм, демократизм һәм патриотизм кебек идеяләр, татар халкының милли уянышы, яңарышы һәм үсеше Россия цивилизациясе җирлегендә генә булырга мөмкин, дигән ышаныч белән рухланган иде. Каюм Насыйри күтәргән идеяләрне татар поэзиясендә беренче мәртәбә дәртләнеп җырлап чыккан һәм шул идеяләр белән Бишенче ел революциясен илһамланып каршылаган Мәҗит Гафури (1880—1934) 1902 елда язган «Себер тимер юлы» исемле поэмасында:

«Россиягә кадәре хәл мәдех кирәк,
Булган өчен баһадир бигрәк сирәк», —

дип, прогресска, культурага омтылучы Россияне мактады, татар калкынып да тарихи язмышы Россия белән бәйләнгән булуын төшенде; түбәндә яшәүче массаларның наданлыкта һәм хәерчелектә җәфалануына чын күңелдән борчылды. Ләкин 1905 ел революциясенә кадәрге татар мәгърифәтчелеге революцион демократия югарылыгына күтәрелә алмады әле. Бу мәгърифәтчелек вәкилләре нигездә моралистлар булып калдылар һәм самодержавиегә, реакцион сыйныфларга каршы барган революцион көрәшне күрү, аңлау дәрәҗәсенә күтәрелерлек сәләткә, көчкә ия булмадылар. Беренче рус революциясе алдыннан татар иҗтимагый фикере дөньясында яңа, революцион агым барлыкка килде. X. Ямашев (1882—1912) шикелле революционерлар мәйданга чыктылар. Алар самодержавиегә һәм буржуазиягә каршы рус пролетариаты алып барган сыйнфый-интернациональ көрәш байрагы астына бастылар һәм татар хезмәт ияләрен дә шул көрәшкә чакырдылар. Демократик һәм социалистик идеяләрнең буржуаз-милләтчел һәм кадимче-клерикаль идеяләргә каршы көрәше үткен төс алды. Бу хәл исә татар иҗтимагый фикере үсешенә дә үзенең көчле тәэсирен ясады. XX йөз башындагы революцион хәрәкәт күп төрле иҗтимагый катлауларны, сыйнфый төркемнәрне үзенең эченә алды, самодержавие һәм капитал изүенә протест, нәфрәт белдергән элементларны көрәш мәйданына чыгарды.
Габдулла Тукай менә шул шартларда, бу вакыттагы алдынгы көчләрнең турыдан-туры йогынтысы астында, татар әдәбиятындагы демократик юнәлешнең, иң күренекле вәкилләреннән берсе булып җитлекте. XX йөз башындагы татар әдәбиятында аерата кискенләшкән идея-эстетик көрәшнең үзәгендә торып, ул татар хезмәт ияләренең һәм алдынгы милли интеллигенциянең иң яхшы өмет һәм омтылышларын гәүдәләндерде. Аның барлык иҗади ашкынулары азат, демократик Россия өчен көрәш идеалы белән яктыртылган һәм изелүчеләргә мәхәббәт, теләктәшлек, ә изүчеләргә нәфрәт, ләгънәт белән рухланган иде. Менә шул ике зур тойгы Тукай иҗатында һәм дөньяга карашында бер бөтен иҗтимагый-әдәби идеал югарылыгына күтәрелде. Бу идеал көче бер Тукай иҗатын гына түгел, ә киң мәгънәсендәге татар әдәбиятын халык теләкләре белән аерылмаслык булган көрәш юлына, тирән тормышчанлык белән сугарылган реализм юлына чыгарды. Тукай дәртләнеп җырлаган:

Әйдә халыкка  хезмәткә,
Хезмәт эчендә йөзмәккә», —

дигән идеал татар гражданлык поэзиясенең, демократик әдәбиятының байрагына язылды. Тукайның чакырулы тавышы алдынгы татар яшьләренә һәм язучыларына тиз ишетелде, аларның уртак теләгенә әверелде.
Җиде елдан аз гына артык булган иҗат эшчәнлеге дәверендә Тукай татар әдәбияты һәм иҗтимагый фикере үсеше тарихында искиткеч әһәмияткә лаеклы бай шигъри һәм публицистик мирас тудырып калдырды. Милли әдәбиятның реалистик һәм халыкчан нигезләре өчен чигенүсез көрәшеп, татар поэзиясенә рус классик әдәбиятының һәм халык авыз иҗатының җанлы традицияләрен алып керде. Татар һәм рус халыкларының гасырларга сузылган дуслыгын җырлап, ул үзенең иҗаты белән безнең ил халыкларының һәм әдәбиятларының бер-берсенә рухи якынаюына хезмәт итте.
Габдулла Тукайның тормышы, сабыйлык елларыннан алып соңгы көннәренә кадәр, авыр һәм фаҗигале хәлләр, киеренке кичерешләр белән тулы булды. Буржуаз тәнкыйтьчеләр Тукайның бик яшьтән үк ятимлек һәм авырлыклар белән башланган тормыш юлын аерым кешенең бер очраклы язмышы дип карап, бу фактта шул заманның күпләгән яхшы кешеләре, халыкның талантлы балалары кичергән характерлы тормыш юлын күрмәскә теләделәр. Алар моның белән Тукай иҗатындагы, аеруча поэзиясендәге биографик мотивларның иҗтимагый типиклыгын, реалистик әһәмиятен читкә кактылар. Ә чынлыкта исә Тукай тормышы ул капиталистик җәмгыятьтәге намуслы язучының, художникның котылгысыз булган бәхетсез язмышын иллюстрацияләүче гади бер факт кына да түгел. Барыннан да бигрәк, ул фактта без коточкыч тормыш шартларына ташланган гади кешенең, халык баласының иҗат югарылыгына нинди түбәнлектән нинди зур газаплар аркылы күтәрелү тарихын күрәбез. Башка бер татар язучысы тормышында булмаганча, Тукай тормышының тарихы — шагыйрь, художник иҗатының зур эчке мәгънәсен билгеләүче күренеш ул.
Тукай тормыш һәм иҗат тарихының беренче элементларын аның «шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә, кызык кына үткән» балалык елларына бәйләп карамыйча һич тә мөмкин түгел. Чөнки бу чорның истәлекләре аның иҗатында билгеле әһәмияткә ия булган эзләрне сызып калдырдылар. Чыннан да, балалык еллары Тукай күңелендә, барыннан да элек, үз язмышының, халык тормышының рәхимсез авырлыгын күрә башлау һәм халык иҗатының, ана теленең матурлыгын беренче мәртәбә тату, сиземләү булып урын алдылар. Шагыйрьнең «Шүрәле» яки «Туган илемә» кебек әсәрләрен генә искә төшерсәк тә, бу хакыйкатьнең аның күңелендә тирән иҗади күренешкә әверелүен күрербез. Тукайның поэзиясе киң мәгънәсендәге автобиографик элементлар белән сугарылган, анда шагыйрьнең лирик биографиясе ярылып ята. Ул үзенең балалык газапларын, анадан ятим калуның кыенлыгын, яшьлек хыялларын һәм башка шундый истәлекләрне, кичерешләрне җырлый икән, — болар аша аның заманындагы чынбарлыкның характерлы якларын һәм яшь кеше образының эчке дөньясын да тулы итеп күрергә мөмкин.
Тукайның «язмыш» эзәрлекләвендә үткән балалыгын зур бер бәхетсезлек дисәк, аның 1895 елда инде Уральскига Газизә апасы семьясына килеп эләгүен шул явыз язмыш тырнагыннан очраклы ычкыну яки көтелмәгән беренче бәхет дип карарга кирәк. Әгәр дә мондый хәл килеп чыкмаган булса, Габдулланың караңгы бер татар авылында капланып калуы да, шагыйрьлек юлына баса алмавы да ихтимал булыр иде. Соңыннан да шул ук ятимлек Габдулла алдында һәрвакыт басып һәм янап торуга карамастан, Уральскида аның кулдан-кулга күчеп йөрү шикелле куркыныч «сәяхәтләре» туктала. Моннан соң инде дистә елларга сузылган шәкертлек тормышы башлана. Дин һәм схоластика белән томаланган татар мәдрәсәләренең караңгы диварлары арасында ул үзенә акыл яктылыгы эзли, тормышка яраклы кеше булырга кирәклек турында уйлана, омтыла башлый. Шул омтылышларның яралгылары үсә барып, революция тәэсирендә инде алар Тукайның «Хиссияте миллия» һәм «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» кебек әсәрләрендә бөтен бер ачык идеалга әйләнделәр.
Уральскидагы шәкертлек елларында Тукайның иҗтимагый һәм әдәби интереслары уяна һәм үсә баруына нәтиҗәле йогынты ясаган берничә фактор бар. Болардан берсе — XX йөз башында тагын да көчәйгән яңа иҗтимагый карашларга һәм аеруча милли мәгърифәтчелек хәрәкәтенә теләктәшлек. М. Гафури, Троицкиның Зәйнулла ишан мәдрәсәсендәге фанатизм дәһшәтенә каршы, мәгърифәтчелек идеяләре белән азыкланып, әдәбият дөньясына ашкынган кебек, Уральск шартларында Тукай да шуңар охшаш хәлне кичерә. Аның беренче әсәрләрендә аерым бер басым белән кабатланган мәгърифәтчелек һәм шәкертләр хәрәкәте мотивлары Уральскидагы мәдрәсәләрдә һәм милли интеллигенция арасында да «фикер кузгалышының» кискен төс алуы турында сөйлиләр. Мәгърифәтчелек, культурачылык һәм шәкерт хәрәкәте идеяләре, милли азатлык хәрәкәтенең бер гәүдәләнеше буларак, татар мәдрәсәләрендәге җанлы яшь көчләр арасында торган саен тамырлана баралар. Мәдрәсәләрдәге фикер кузгалышының, беренче нәүбәттә, яшь иҗади көчләрне богаулап торган томаналыкка, фанатизмга һәм үле схоластикага каршы протест төсендә күренүе бер дә гаҗәп түгел иде. Монда, һичшиксез, илдә күтәрелеп барган гомумдемократик хәрәкәтнең һәм шул хәрәкәт идеалларының милли җирлектәге үзенчәлекле гәүдәләнеше ятты. 1902 елда В. И. Ленин үзенең «Нәрсә эшләргә?» дигән әсәрендә, самодержавие тәртипләренә каршы күтәрелә барган хәрәкәтнең халыкчан колачы искиткеч киң һәм күп тармаклы булуын күрсәтеп, «кара көчнең», самодержавиенең, изүе җәмгыятьнең төрле катлаулары өстенә төшкәнлеген, «тормышның һәм эшчәнлекнең иң күп төрле өлкәләрендә һәм профессиональ, һәм гомуми гражданлык, һәм шәхси, һәм семья, һәм дини, һәм фәнни һ. б. һ. б. өлкәләрдә» күренгәнлеген, ул «кара көчнең» студент һәм сектантка да, мужик һәм язучыга да рәхимсез икәнлеген әйткән иде. Революция алдыннан татар мәдрәсәләрендә сизелә башлаган хәрәкәт үзенең иҗтимагый-политик сыйфаты белән өлгермәгән һәм ачылмаган булса да, ул хәрәкәт эчендә Ленин күрсәткән гомуми протестның билгеле бер чагылышы, һичшиксез, бар иде. Тукай да, шәкерт буларак, шул протестка теләктәшлек итүгә якынайганнан-якыная барды.
Тукайдагы иҗтимагый һәм әдәби омтылышларның формалашуына этәргеч биргән, аларны тизләткән икенче әһәмиятле фактор — рус телен өйрәнү аша рус әдәбияты дөньясына керү. Бу хәл аның әдәбиятка, шигъри иҗатка мәхәббәтен көчәйтеп кенә калмады, ә иҗтимагый мәсьәләләргә, аеруча деспотизмга каршы көрәшкә якыная баруы һәм азатлык белән илһамлануы өчен дә азык бирде.
XIX йөз азагында Уральск шәһәрендә Пушкин исемендә культура йорты ачыла, бөек шагыйрьнең тууына 100 ел тулу бәйрәме үткәрелә. Бу йорт рус классик әдәбиятын популярлаштыру эшен алып бара. Шәһәрдәге татар яшьләре дә, шулардан үрнәк алып, ана телендә әдәби кичәләр үткәрә башлыйлар. Тукай да аларга бик якын тора.
Әнә шул югарыда искә алынган шартларда Тукай әдәби эшчәнлеккә хәзерлекнең билгеле бер дәверен үткәрә. Бу хәзерлек шагыйрь иҗатында эссез генә калмады. Бу эзләрне без аның беренче тәҗрибәләрендә ачык күрәбез. Мәгърифәтчелек дидактикасы, хәрәкәткә чакырып, шәкертләргә мөрәҗәгать итү, фанатизмга, схоластикага һөҗүм һәм рус язучыларыннан үрнәк алу кебек мотивлар Тукайның дөньяга карашында 1905 ел революциясенә кадәр үк инде, теге яки бу күләмдә, барлыкка килгән һәм билгеле бер төс алган иде. Әмма, икенче яктан, бу тәҗрибәләр байтак кына очракларда өлгермәгәннәр һәм каршылыклы да иде әле. Шагыйрьнең теле поэтик стиль мәгънәсендә генә түгел, ә иҗтимагый мәсьәләләргә, политик фикерләргә якын килүдә дә берьюлы гына ачылып китмәде. Моның өстенә билгеле бер вакытта Тукайның беренче әсәрләрендә конституцион иллюзияләрнең һәм искергән әдәби традицияләрнең көчле генә басымы да сизелде. Шулай ук дини-әхлакый мәсьәләләр белән мавыгулар да урын алды. Болар һәммәсе бергә азатлык сөю идеясенең, гражданлык поэзиясенең югары революцион-демократик рухта тиз арада яңгырап китүенә, әлбәттә, тоткарлык иттеләр. Ләкин чынбарлыкның тәэсире иске традицияләрдән һәм иллюзияләрдән күп мәртәбә көчле иде. Шуңа нисбәтән, Тукайның беренче иҗади тәҗрибәләрендә үк инде халык азатлык хәрәкәтенең төп, әйдәүче идеяләрен аңларга омтылыш, шул хәрәкәткә турыдан-туры актив теләктәшлек итү үзенә бер аерым тенденция булып күренә башлады. Бу тенденциянең җирлеге, чыганагы, бер яктан, илдә барган демократик хәрәкәтләр, ә икенче яктан, шагыйрьнең үз тормыш практикасы иде.
1905 елның башында Тукай рус революцион газетасы «Уралец» типографиясенә өйрәнчек наборщик булып керә. Аның өчен бу, әлбәттә, бөтенләй яңа шарт иде. Тукайның Уральскидагы дусларыннан А. К. Гладышев үзенең истәлекләрендә («Совет әдәбияты» № 7, 1952 ел) «Уралец» типографиясендә большевистик оешма эш алып баруын күрсәтә. Бу оешманың тапшыруы буенча, А. К. Гладышевка, Тукай белән бергәләп, яшерен типографиядә басылган революцион прокламация һәм җырларны шәһәрдә таратып йөрүгә катнашырга туры килгән. Тукай революцион масса белән демонстрацияләргә чыккан. Аның «Уральскида хөррият бәйрәме» (1906) дигән мәкаләсе әнә шундый күпләгән вакыйгаларның берсе турында сөйли.
1905 елның 11 декабрендә басылган «Хөррият хакында» шигыренең пафосы да Тукайның беренче шигырьләреннән үзенең конкрет демократик рухы белән, массовый чыгышларның лозунгларына, шул вакытларда таралган русча революцион җырларның мотивларына якын торуы белән аерыла. Бераз вакыттан соң «Мохарәбә вә Государственная дума» һәм «Ачлык-падишаһ» (1906) кебек зур политик эчтәлекле әсәрләрнең русчадан тәрҗемә итеп бастырылуын да шагыйрьнең революцион пропаганда әйләнәсенә килеп керүе белән генә аңлатырга мөмкин.
Реакция елларында патша цензурасы, Тукайның беренче адымнарыннан ук тикшерү үткәргәндә, «Хөррият хакында» шигыренә юкка гына аеруча игътибар итмәгән. Цензура беренче нәүбәттә менә шул шигырьдә 1900 елның төп революцион рухын күреп, аның авторына гаепләү ташлый. Бу шигырьдә, — диелә Казан матбугат эшләре вакытлы комитетының донесениесендә, — «азатлык өчен үлгән һәм эшчәнлекләре бигрәк тә макталып, шәкерт һәм студентларга үрнәк итеп куелган яшь кешеләр исеме астында революционерлар күздә тотыла һәм аларның канлы көрәше мактала». «Яшәүче төзелешне бәреп төшерергә котыртуда» шагыйрьне гаепләү өчен, цензура шушы китерелгән фактны җитәрлек дип санаган.
Революция белән рухланып, Тукай ирекле әдәбият һәм матбугат мәйданына ашкынды. Каләм, сәнгать һәм язучы ирке өчен көрәш — аның беренче шигырьләрендә үк дәртле итеп җырлана башлаган темалардан булды. Беренче адымыннан ук шагыйрь, әдәбиятта хаклык өчен, халык интереслары өчен көрәш һәм дөреслекне чагылдыру булырга тиеш, дигән принципта торды. «Караны яз кара дип һәм игътираф ит акны ак… Бакма һич кәс хәтренә милләтең дәртенә бак!» — диде ул «И каләм!» шигырендә (1906)
1905 елның ноябрендә Уральскида чыга башлаган «Фикер» газетасының беренче саннарыннан ук Тукай үзенең әсәрләрен бастыра. Бу газетаның хуҗасы «Уралец» типографиясен сатып ала, һәм шагыйрь анда наборщик, фальсовщик һәм корректор булып эшли. Аннан соң шул ук типографиядә «Әлгасрел-җәдит» һәм «Уклар» кебек журналлар басыла. Боларда да Тукайның күпләгән шигырь, мәкалә һәм фельетоннары бер-бер артлы чыгып тора. Бу газета һәм журналларның авторитетын күтәрүдә, демократик юнәлешен билгеләүдә Тукай әсәрләренең роле аерата зур булды, дисәк, һич тә артык булмас. Чөнки аларда сан ягыннан гына түгел, ә әсәрләренең эчтәлеге һәм әдәби осталыгы ягыннан да Тукай белән чагыштырырлык, теге яки бу формада аның белән янәшә куярлык башка язучы булмады. «Фикер» һәм «Әлгасрел-җәдит» кебек провинциаль матбугатның гомумән татар матбугаты тарихында билгеле урын алып калуының сәбәбе, һичшиксез, Тукай таланты һәм иҗаты белән бәйләнгән, Ә «Уклар» журналы исә, татар телендәге беренче сатирик орган булып, башыннан азагына кадәр Тукай редакциясендә чыгарылды.
Революция вакытында ук инде Тукай үсеп баручы татар гражданлык поэзиясенең алгы сафында торса да, аның дөньяга карашы һәм әдәби эшчәнлегенең тулылыгын, үткенлеген һәм төрлелеген публицистикасыннан башка күз алдына китерү кыен. Аеруча публицист һәм фельетонист буларак, ул үзенең иҗтимагый-политик интересларын көчлерәк тавыш белән әйтергә омтылды, аларны массага тизрәк ишеттерү юлларын эзләде.
Демократик хәрәкәтләр җирлегендә һәм рус революцион матбугаты тәэсирендә Тукайның политик карашлары ачыклана һәм катлаулана барды. Моның шулай икәнлеген, мәсәлән, «Мохарәбә вә Государственная дума» мәкаләсе күрсәтеп тора. Бу мәкаләдә Россия тормышында килеп туган искиткеч зур тарихи һәм политик хәлләргә анализ ясалып, аларның төп һәм күпчелек өлеше дөрес бәяләнә. Рус-япон сугышы кемнәр өчен кирәк иде? Революция кемнәр өчен кирәк? — менә шундый сораулар ул мәкаләнең үзәгендә торалар һәм аларга патша хөкүмәте ил белән идарә итәргә хаксыз, көчсез, ә ил язмышын фәкать халык кына хәл итәргә мөмкин, дигән кыю җаваплар бирелә.
«Государственная думага» (1906) исемле шигырь-памфлетында да шагыйрь, таланган һәм җирсез крестьяннарның таләпләрен яклап, Думага үзенең мөнәсәбәтен билгеләде:

«Ач-ялангач мужикларга
Кайда ирек, кайда җир?
Бирәм, дидең, вәгъдә биоягң,
Күрсәт җирең? Кайда? Бир!»

Искә алынган шигырь-памфлетның кайбер юлларында Думага ышанып карау шикелле иллюзияләр төсмерләнсә дә, әнә шул китерелгән юллардагы таләп һәм идеяләр — ул әсәрнең төп демократик тавышы, политик пафосы иде…
Революция вакытында Тукай киң, халык хәрәкәтенең, эшче һәм крестьяннар кузгалышының иҗтимагый-политик мәгънәсен аңларга һәм моны әдәби образларда чагылдырырга омтылды. Русчадан тәрҗемә ителгән «Петр бабайның хикәяте» дигән әсәрне (1906) нәкъ шуңа бер мисал итеп карарга кирәк. Монда крестьяннарның жир өчен, икмәк өчен дворяннар сыйныфы өстенә ташлануы һәм патша хөкүмәтенең авыл халкын эзәрлекләве, ерткычларча үч алуы хикәяләнә. Революциянең үзәгендә торган гражданлык хокукы өчен көрәш лозунглары белән шагыйрь эшчеләргә дә мөрәҗәгать итте:

«Эшче туган! Тартыш кирәк, кирәк тартыш,
Тартышмаган  эшчеләргә   бик   батар  теш;
Изге эштер тартышмаклык хокук өчен,
Тартыш, эшче! Тартыш, зинһар, тартыш, тартыш!»
(„Тавыш» хакында», 1907.)

Кемнәрне һәм нинди идеалларны яклап, кемнәргә, нинди сыйныфларга каршы көрәш булырга тиешлеге мәсьәләсе революция дәвамында Тукай иҗатында җитди төскә керә барды. Гомуми демократик хәрәкәт эчендә күмелеп, аеруча милли-азатлык идеаллары белән мавыгып калган язучыларның, бу чордагы татар әдәбиятында бигрәк тә зур урын алуын күздә тотканда, Тукайның дөньяга карашында һәм иҗатында югарыда искә алынган идея мотивларының, политик позициянең әһәмияте, әлбәттә, аерым диккатькә лаеклы.
Тукай самодержавие строена һәм татар реакциясенә карата көчлә нәфрәт саклаган кебек, милли буржуазиягә, аның «Мөселман иттифакы» шикелле партиясенә карата да кискен политик мөнәсәбәттә булды. Аның «Шартлар» һәм «Тәрҗеман»ның татарларга галәкасе» (1906) шикелле памфлетлары бик конкрет рәвештә буржуаз икейөзлелекне, милли буржуазиянең халыкка дошманлыгын ачып салдылар. Боларда «торуы капитал өчен, ятуы капитал өчен, миллилек сатуы капитал өчен, «Мөселман иттифакы» ни эшкә ярамаса да, мактавы капитал өчен, нәфсе заты вә мөхаррирлеге капитал өчен» вулган һәм «хәзерге хөррият диңгезе ташыган вакытта да һаман черносотенный мәсләк тотып, һәммә бюрократларның, хәтта ишаннар вә муллаларның хәер-хаһы» (теләктәшләре) булып калырга оялмаган «милли» интеллигентларның чын битлеген ерта һәм төгәл политик портретларын бирә алуны, әлбәттә, Тукайның халык хәрәкәтендәге зур демократик интересларга теләктәшлек итүе һәм революцион-пролетар пропагандага бик тә якын торуы белән генә аңлатырга мөмкин.
Тукайның революция вакытындагы иҗатында күтәрелгән мотивлар арасында татар халкын күп гасырлар буенча буып, басып торган иске, реакцион көчләргә һәм гадәтләргә каршы һөҗүмгә чакыру идеясе аерата киң һәм кабарынкы булып чагылды. Бигрәк тә шушы мотивларда инде шагыйрьнең милли азатлык һәм мәгърифәтчелек хәрәкәте белән бәйле идеаллары ачык күренде. XIX йөздәге татар мәгърифәтчеләренең иң яхшы традицияләрен дәвам иттереп, Тукай патриархаль артталыкка, йомыклыкка, фанатизмга, дини реакциягә, азиатчылыкка каршы көрәшкә чыкты. Көнчыгыш һәм татар реакциясен рәхимсез рәвештә камчылау аның сатирасындагы зур темалардан берсе булды. Ул тиз арада социаль сатира-памфлет сәнгатен үзләштерде һәм аның төрле жанрларына, формаларына мөрәҗәгать итте. «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы», «Хиссияте миллия», «Сорыкортларга» һәм башка күпләгән әсәрләре милли җирлектәге искергән, яңалыкка кире торган һәм киң мәгънәсендәге патриархаль күренешләрне камчылау булып кына калмадылар, ә азиатчылыкка һәм рус монархиясенә тоташкан сорыкорт катлауларның тамырларына балта чабу, аларны параличлау һәм иҗтимагый тормыш сәхнәсеннән, халык җилкәсеннән алып ташлау өчен барган көрәшкә дә чакырдылар. Тукай үзенең бу төр әсәрләрендә дин белән капланып, татар халкының кан хезмәтен суырып яшәп килгән һәм аның иреккә, яктылыкка омтылуларына һәрвакыт аркылы төшкән, аның ихтыярына, изге ниятләренә богау салган дошманнарның исемнәрен бик конкрет итеп атады. Башында Бохара әмире торган бу кара йөзләр өеренә сатира, сарказм, пародия, эпиграмма һәм памфлетларының үтергеч укларын җибәрде: «…кылган эшләре өчен милләт аларны аяк астына салып изсен, һич дөньяга килмәгән кеби итсен… Бохара чапаны эченә төрелгән хәйләкәр төлкеләрне чапан җиңеннән өстерәп, көзге каршысына китерик; көзгегә каршы авызларын каерып ачыйк та милләткә көзгедән канлы авызларын күрсәтик: милләт күрсен, ашаганнарына инансын, икенче мәртәбә дә кыямәт алданмасын». Менә шундый ачулы, каһәрле пафос белән шагыйрь иҗтимагый һәм дини коллыкны саклап торырга маташкан төркемнәрнең тамырын корытырга чакырды («Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы», 1906). Ничәмә гасырлар буенча халыкны талап һәм тыныч кына яшәп килгән ул сорыкортларның зур таянычы — Көнчыгыштагы һәртөрле шаһлар, солтаннар, әмирләр икәнлеген дә Тукай бик ачык аңлап эш итте. Татар реакциясенең тамырларын ялангачландыруда, аның яшәү чыганакларын фаш итүдә политик сизгерлек һәм сатирик типиклаштыру югарылыгына күтәрелә барды. Моның бер матур мисалы итеп, мәсәлән, «Төш күрдем» (1907) памфлетын гына алып карау да җитә. Монда татар реакциясе белән Көнчыгыш реакциясенең «элемтәсе» гаҗәп оста сурәтләнгән. Россия мөселманнарының дикъкатен самодержавиегә һәм гомумән изүче сыйныфларга каршы барган кайнар көрәштән читкә тибәрү шикелле мәкерле максат белән, рус революциясенең кызган көннәрендә Урта Россиягә «сәяхәткә» чыгып киткән Бохара амире ул памфлетта ишәк образында бирелә. Әмирнең Россиягә килеп чыгуы татар реакционерларының демократиягә һәм милли прогресска каршы көрәшенә рух өсти. Ишәк колагыннан коелган «әллә нинди сары бишмәтле итчеләр, кырган мыеклы мөритләр, кәвешче-читекчеләр»нең шәригать исеменнән хәрәкәт итүләре, ишәкне мәҗлес председателе итеп сайлап, аңа ияреп кыланулары — һәммәсе Көнчыгыш һәм татар карагруһларының чын йөзен ачкан реалистик штрихлар булып торалар. Бохара әмиренең һәм аның иярченнәренең шомлы демонстрациясен саташу һәм төш рәвешендә гәүдәләндереп, Тукай бу хәшәрәтләрнең демократиягә, халыкка агу белән тулы нәфрәтен, куркыныч ниятләрен бик оста ачып салды.
Көнчыгышның патриархаль-дини һәм әмирлек идеологиясе белән бәйле татар реакциясенең төрле күренешләренә каршы көрәш идеясе Тукай иҗатының башлангычында ук зур политик эчтәлекле һәм киләчәктә тагын да принципиаль төс алачак тенденция иде. Бу тенденция татар җәмгыятендә реакцион сыйныфларның идеологиясенә һәм патриархаль Көнчыгыш алдында баш июгә каршы тирән көрәш башлануы турында сөйли иде. Шул көрәшнең зур патриотик мәгънәсен дөрес сизеп, Тукай татар яшьләренә мөрәҗәгать итте: «Без яшьләребезне Бохарага җибәрсәк — ишәк, Истамбулга җибәрсәк — полицейский вә шпион булып кайтачаклары моңарчы кайтканнары илә сабит вә мөдәлләлдер (исбат ителгән. Г. X.)», — диде («Хиссияте миллия»), татар халкының гражданлык һәм патриотлык хисләренә тап төшерүче хурлыклы эшләрдән һәм гадәтләрдән тиз арада ваз кичү кирәклеген әйтте. Татар халкының милли горурлыгын, милли аңын һәм культурасын тагын да югары баскычка күтәрү мәсьәләсе Россиядә барган азатлык хәрәкәте яктылыгында хәл ителергә тиешлегенә ышанды. Шул ышаныч җирлегендә аның милли хисләре һәм мәгърифәтчелек идеаллары да чәчәк атты. Тукайның башлангыч иҗатында культураның, әдәбиятның һәм мәгариф эшләренең хаклык һәм азатлык өчен, хаксызлыкка, фикер караңгылыгына һәм изүгә каршы көрәштә югары роле булуына басым ясап сөйләве әнә шул хисләрдән аерылгысыз. Буржуаз җәмгыятьтә культураның халыктан ничек читтә торуын, халык массаларының ни рәвештә хәерчелек, кимсетелү, караңгылык һәм  наданлык дөньясында калуын яшь татар шагыйре дөрес итеп күрә алды: «Мәдәнияттә торучыларның, — дип язды ул, — бер кыйсеме    мәдәниятлек   ләтафәте (нәфислеге. — Г. X.)  вә матурлыгы  илә кәефләнеп торадыр, ләкин бер кыйсеме мәдәниятнең зәһәре илә агулангандыр»  («Җәмгыяте хәйрия»,  1906). Татар мәктәп-мәдрәсәләрен фанатизм, схоластика коллыгыннан коткару, ирекле матбугат тудыру, изелгән милләтләрнең культура үсешенә кире булган күренешләрне алып ташлау    һәм башка  шуның    кебек    таләпләр Тукайның, һичшиксез, демократик    мәгърифәтчелек    карашларына    килеп тоташалар. Әлбәттә, бу карашларда байтак кына каршылыклар һәм чикләнгәнлекләр дә бар, һәм болар шул   вакыттагы татар мәгърифәтчелеге өчен характерлы иде. Моның нигезендә, мәгърифәтчелек — гомумән милләтнең яңадан тууы өчен кирәкле булган төп    чаралардан   берсе,    дигән ышаныч  ятты.  Тукайның да    шигырь    һәм    мәкаләләрендә    бу  иллюзия үзен нык сиздереп тора   иде.   Г. Камал,   М. Гафури   һәм   Ш. Камалның, революция вакытындагы поэзиясендә дә ул шулай ук көчле генә яңгырады. Ләкин алдынгы татар язучыларының мәгърифәтчелек карашлары торган саен демократик һәм критик юнәлештә тирәнәя бардылар, татар хезмәт ияләренең югары иҗтимагый һәм милли аңын тәрбияләүдә әһәмиятле урын тоттылар.
Тукайның революция елларында күтәргән идеяләре, һичшиксез, изелгән күпчелекнең кешелек, гражданлык хокукларын яклап, чын ирек өчен барган хәрәкәтнең, самодержавиегә каршы башланган гомумхалык көрәшенең революцион рухы белән сугарылдылар. Алар яшь татар шагыйрен иҗади кыюлыкларга илһамландырдылар, алга ашкындырдылар һәм аның иҗатындагы реализмның, халыкчанлыкның тагын да тирән булып тамыр жәюе һәм үсеше өчен кирәкле җирлекне ныгыттылар.
1907 елда Тукайның тормышында һәм иҗатында сизелерлек үзгәрешләр булды. Бу елның башында шагыйрь, Мотыйгый хәзрәт мәдрәсәсен ташлап, шәкертлек тормышына кул селти. «Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» шигыренең (1907 елның 28 январенда басылган) шул вакыйга белән бәйләнеше бар. Ул шигырьдә татар мәдрәсәләренең барлык караңгы һәм кыргый тормышы рәхимсез тәнкыйть астына алына.

«Алга, алга!
Алга табан,
Алга, дуслар,
Басыйк табан», —

дип, Тукай яшь буынны ул фанатизм һәм схоластика оясыннан якты дөньяга — азатлык өчен көрәшкә һәм халыкка хезмәткә чакырды. Шуның артыннан ук «Хөрриятә» шигырен язып, азатлык өчен көрәшнең бөек һәм ләззәтле икәнлеген белдерде: «Ачыл, азатлык бакчасы! Сандугачларың сайрасын, милләтнең киләчәге айлы якты кичтән дә яктырак булсын», — дип, революциянең дәвам итәргә тиешлегенә зур өметләр баглады.
Ләкин шагыйрьнең матур теләк һәм ашкынуларына комачаулык итүче хәлләр бер-бер артлы туа башлыйлар. 1906 елның азагында «Уклар» һәм 1907 елның башында «Әлгасрел-җәдит» журналлары чыгудан туктый. 1907 елның башында типография хуҗасы һәм издатель К. Төхфәтуллин (К. Мотыйгый), «минем матбагада булган барча эшчеләрне дә, миннән жалованье арттыруны сорап, эш ташларга котыртты», — дип, Тукайны эштән куып чыгара. Күп тә үтми, Төхфәтуллин үзенең издательлек эшләрен ташлап, типографиясен һәм «Фикер» газетасын бер коммерсантка сата. Яңа хуҗа исә 1907 елның маенда типографияне дә һәм «Фикер» газетасын да бөтенләй ябып куя. Тукай культура эшләрен үзенең хосусый теләкләре өчен корбан иткән шул татар сәүдәгәренә ләгънәт, каргыш яудырып, «Матбага берлән уйнаган бер  байга» дигән шигырен язды.
1907 елда илдәге политик вакыйгалар да шагыйрьнең көткәнен акламадылар. Бу елның 3 июнендә патша хөкүмәте II Дәүләт думасын таратты. «3 нче июнь перевороты» дип аталган бу көннәрдән соң Россиянең төрле почмакларында погромнар, репрессияләр, асу-кисүләр массовый төскә керделәр. Культура һәм матбугат учреждениеләренә контроль тулысы белән полиция һәм жандармерия кулына күчте. «Хөр фикерләрдән» үч алу, демократик күренешләргә каршы көрәш чаралары тагын да әшәкерәк һәм мәрхәмәтсезрәк төс ала барды.
Шундый шартларда 1907 елның көзендә (октябрь азакларында булса кирәк) Тукай Уральскидан Казанга күчеп килә. Шагыйрь иҗатында бу вакыйганың тирән уй-кичерешләр белән бәйле булуы күренә. Хәтта бөтен бер шигырьләр циклы тудырылып, боларда туган илне сөю хисләре белән рухланган уйланулар, үзенчәлекле идея-эстетик мотивлар һәм яңа шигъри буяулар калкып чыктылар.
Реакция көчәя барган саен, ватан, халык һәм гади кеше язмышына мөнәсәбәт мәсьәләсе татар язучылары каршына да үзенең бөтен җитдилеге һәм җаваплылыгы белән килеп басты. Теге яки бу татар язучысының киң демократик азатлык өчен көрәшкә никадәр нык һәм тирән булып бәйләнгәнлеген беренче нәүбәттә әнә шул мөнәсәбәтнең ничек булуы белән аңлатырга мөмкин. М. Гафури 1907 елда үзенең «Максуд» исемле бер шигырендә:

«Баш алып, бу җирдә тормый,
Бер тараф качмак булам!
Шунда да куймас качуга
Милләтем берлән ватан;
Бервакыт яхшы булыр дип,
Күңлемне ачмак булам», —

дип язган иде («М. Гафури шигырьләре», 1909). Бу фикерләр реакция китергән эчке, рухи кризисның киеренкелеген генә гәүдәләндермәделәр. Боларда, шуның белән бергә, ул куркынычлы көннәрдә алдынгы язучыларны демократиядән, азатлык өчен көрәштән аерылмаска рухландырып торучы көчләргә — ватан белән халыкка ышаныч сакларга чакыру да ишетелә иде. Аеруча Тукай поэзиясендә ул изге ышанычның көчле идеягә, югары художестволылыкка әверелгән үрнәкләре барлыкка килеп, алар татар әдәбиятының зур патриотик тавышы булып яңгырадылар. Ул үрнәкләр арасында бигрәк тә «Китмибез!» шигыре үзенең политик пафосы белән аерылып тора. Бу шигырьнең төп публицистик юнәлеше — 3 нче июнь переворотына һәм халык, ил өчен тагын да куркынычрак язмыш хәзерләүче шомлы көчләргә ачыктан-ачык һәм туры җавап булып, анда Россиянең демократик язмышы өчен барган көрәш идеясе ялкынлы патриотизм хисләре аша чагылды. Рус демократиясенә, халыклар дуслыгына каршы аякланган кара көчләргә җавап итеп: «Иң бөек максат безем — хөр мәмләкәт, хөр Русия!» — дип белдерде Тукай. Рус һәм татар халыкларының уртак дошманы—самодержавие ерткычлыгының барлык вәхшәтен фаш итеп һәм татар халкының язмышы азат Россия өчен көрәштән аерылгысыз, дигән фикерне батыр рәвештә раслап, 1905—07 еллардагы революция дәвамында үсә килгән татар гражданлык поэзиясен Тукай тагын бер югарылыкка күтәрде. Табигый ки, Россия халыкларының азатлыгын буучы кара йөзләр өере, шагыйрь тарафыннан хурлык баганасына кадакланган түбән җаннар, бигрәк тә «Китмибез!»дәге кыю фикер һәм хисләр өчен, шигырьнең авторыннан кат-кат үч алырга теләделәр. 1907 елдан соң бу шигырьнең бер мәртәбә дә басылмавы һәм аңа карата полициягә аерым донослар ясалуы шул турыда сөйли.
Тукайның «Туган илемә», «Пар ат» һәм «Шүрәле» кебек әсәрләре дә «Китмибез!»дәге зур тема һәм идеяне киң лирик планда, төрле шигъри буяулар белән яктырттылар. Шуның белән бергә, алар шагыйрьнең осталыгы, талантының мөмкинлекләре эчке колачы белән ачыла баруын да искәрттеләр, аның тел һәм стиль үсешендә дә әһәмиятле зур бер адым булдылар. Бу шигырьләр, барыннан да элек, тирән лирика белән сугарылган. Шагыйрьнең башлангыч стилендәге чуарлык та боларда сизелми. Татар теленең һәм халык ижатының җанлы элементлары бу шигырьләрдә инде шигъри чараларның һәм буяуларның эчке гүзәллеген тагын да арттыралар, Тукай поэзиясендәге реализмның яна бизәкләрен ачып җибәрәләр. Мәсәлән, «Шүрәле» әкиятенә генә карыйк. Монда халык иҗатыннан алынган хыялый сурәтләр шагыйрь каләме аша аеруча җанланып китәләр һәм ачык реалистик төс алалар, шуның белән бергә, туган илгә һәм гади хезмәт кешесенә булган мәхәббәтнең шигъри ләззәтен, рухи бөеклеген, матурлыгын күрсәткән элементларга әвереләләр. Тукайның «Шүрәле» әкияте гомумән кеше белән табигать арасындагы мөнәсәбәтнең шигъри матурлыгын ачкан әсәр генә түгел. Ул әкият, барыннан да бигрәк, ватанны һәм халыкны сөю темасын, идеясен киң шигъри планда хис итүнең бер тәҗрибәсе, шуны уңышлы хәл итүнең бер классик үрнәге. «Туган илемә» шигырендә бу тема һәм идея тагын бер яктан ачыла: монда лирик-автобиографик кичерешләр яктылыгында туган ил, халык һәм шагыйрь образларының бер-берсеннән аерылмас булуы җырлана. Шагыйрь туган иленә һәм үзен үстергән халкына булган якынлыгын тирән дулкынлану белән кичерә:

«Кысса да синдә ятимлекләр, фәкыйрьлекләр мине,
Изсә дә үз ишләремнән хур вә кимлекләр мине, —
Үтте инде ул заманнар, очтылар шул кош кеби;
Уйласам, ул көннәрем тик кичтә күргән төш кеби.
Бәрсә дә дулкыннарың,  һич алмады, гаркъ  итмәде,
Алды дүрт ягымны  ялкын,  якмады, харкъ итмәде.
Бу сәбәптән аңладым мин, и туган җирем, синең
Җанга ягымлы  икәндер  ялкының да дулкының!»

Тукайның югарыда искә алынган шигырьләрендә илне һәм халыкны сөю темасын аңлау һәм хис итүдә рус классик поэзиясе, бигрәк тә Пушкин һәм Лермонтов иҗаты рухына якынлык та ачык иде. Бу якынлыкның мәгънәсе, Добролюбов сүзләре белән әйткәндә, ватанга булган мәхәббәтне хакыйкый, изге һәм гакыллы итеп, халыкка булган мәхәббәтне саф, самими итеп аңлаудан һәм халык тормышына гуманистларча карый белүдән гыйбарәт.
Шул рәвешчә, Тукайның Казанга күчеп килү нияте белән уянган шигъри настроениесе туган илне тар интим мәгънәсендә сагыну, ярату мотивлары булып кына калмады. Шагыйрьнең ул настроениесе җирлегендә ватанга мәхәббәт төшенчәсенең зур иҗтимагый-тарихи мәгънәсен ачык аңлау ята иде.

Реакция башлангач та, Тукай поэзиясендә аерым җитдилек белән җырлана башлаган тагын бер мотив — гади кеше язмышы өчен кайгыру, борчылу булды. Моның көчле бер чагылышын 1907 елның азагында басылган «Дөньяда торыйммы?—дип киңәшләшкән дустыма» шигырендә күрергә мөмкин. Бу шигырь, беренче карашта, тормышка һәм кешегә мөнәсәбәттә үкенеч белән тулы шикелле тоела:

«Үл! туфрак бул, кайт аслыңа, аслың яхшы;
Хәнҗәр  белән күкрәгенә каедың, яхшы;
И җир  шары! нидән,  белмим, хак сөйгәнгә,
Мең кат синең өстеңнән дә астың яхшы», —

кебек юллар шагыйрьнең моңа кадәрге күп кенә шигырьләрендәге хисләргә контраст булып та тора. Ләкин бу юллар һич тә шигырьнең идея асылын тәшкил итмиләр әле. Болар фәкать уй-тойгыларның кискенлеген генә күрсәтәләр. Сюжетның төп логикасы исә бөтенләй икенче нәрсә турында сөйли: изүче һәм бозык җәмгыятьнең куркынычлы һөҗүме каршында калган намуслы кешенең язмышы өчен чын күңелдән газаплану, борчылу, ул кешене явызлыкка буйсынмас вөҗдан өчен көрәшкә чакыру шигырьдә төп интонация булып тора:

«Читен тормыш! капиталга  чукынмасаң,
Хәзрәтендә тезләр  чүгеп укынмасаң,
Тор, рәхәтлән, кәп-кәкрене туры дисәң,
Истибдатның намусына тукынмасаң!»

Шушы строфа үзе генә дә Тукай әйтергә теләгән фикернең зурлыгын, шигырь аша үткән настроениенең катлаулылыгын тулысы белән күз алдына бастыра дисәк, һич тә артык булмас. Гади кешенең язмышы һәм намусы өчен нәрсә куркыныч? — дигәндә, шагыйрь капиталга кол булу һәм самодержавие, реакция алдында тез чүгү, дигән ачык җавапны бирә. Һәм шунда ук ул үз замандашының, ирек өчен көрәшкә чыккан кешенең буйсынмас ихтыярына кайнар рәвештә ышана да:

«Мәгълүм инде, мин кушканча тормыйсың син,
Нифак берлә ялган сөйләп йөрмисең син…»

1907 елда Пушкиннан тәрҗемә ителгән «Мәхбүс» тә шул ук ирек сөючән кеше язмышы өчен борчылу темасыннан аерылгысыз иде.
Тукай Казанга зур иҗтимагый һәм иҗади өметләр белән килде. Бу өметләр «Пар ат»та хәтта романтик ашкынулар белән җырланган якты хис һәм уйларга әверелделәр. Монда шагыйрьнең туган җиренә, сөекле шәһәренә кайту шатлыгы бетмәс иҗат дәрте, илһам көче булып яңгырый:

«Мондадыр  безнең  бабайлар түрләре, почмаклары;
Мондадыр дәртле күңелнең хурлары,  оҗмахлары.
Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур,
Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…»

Казанга килүенең беренче көннәреннән үк Тукай үзенә фикердәш һәм кул кешеләрне, ышанычлы дусларны табарга тырыша, һәм тиз арада ул X. Ямашев, Г. Коләхметов, Г. Камал һәм Ф. Әмирхан шикелле алдынгы карашлы интеллигентлар белән якыннан аралашып китә, «Әльислах» газетасы тирәсендәге әдәби көчләр — ислахчы яшьләр арасында беренче көннәрен үткәрә, аларның милли культура һәм әдәбият өчен булган хезмәтләренә зур өметләр баглый («Ислахчыларга»). Казандагы үзенең беренче тәэсирләрен шагыйрь 1907 елның 30 декабрендә Г. Кариевка язган хатында зур канәгатьләнү белән белдерә: «… Мин дә менә, Казанны вә туган җирем булган Казан арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым. Мин хәзер Казанда инде, Уральскида вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетдеге вә шунда бару хакында шигырьләр яздыгым Казанда инде!.. Монда күңелле. Дус-иш зыялылар күп, сөйләшәбез, көлешәбез, укыйбыз, тәгатые әфкярда булынабыз (фикер алышабыз. Г. X.). Кызык соң!..» 1908 елның 27 мартында Газизә апасына язган хатында да Тукай башта ук: «Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый. Тагын әйтәм, дус-иш күп… газеталар күп», — ди.
Казанда Тукай, чыннан да, дәртләнеп, җиң сызганып иҗат эшенә бирелде. Реакциянең котырына баруы да, күп кенә яшьләрнең халыкка хезмәттән кул селтәве дә аны өркетмәде. Мондый шартларда аның алдына тагын бер җитди мәсьәлә — әдәбиятның барышына чынлап торып көч, рух бирү, әдәбиятның язмышы өчен үзеңне җаваплы санау бурычы килеп басты. Моның шулай икәнлеген раслаучы беренче документ — «Тәнкыйть—кирәкле шәйдер» мәкаләсе («Әльислах» № 3, 1907). Бу мәкаләнең төп тоны — әдәбият тормыштан аерылмаска, алдынгы, таза теләкләргә хезмәт итәргә тиеш, дигән фикерне яклаудан гыйбарәт. Бигрәк тә тәнкыйтьнең сугышчан бурычы — әдәбият дөньясындагы яхшылыкны яклау, әдәбиятның дәрәҗәсен саклау, ә начар, бозык күренешләрне рәхимсез рәвештә ачып салу коралы икәнлегенә басым ясап сөйләү фикернең, мәсьәләнең куелышына аеруча конкретлык бирде. Тукайның әдәби тәнкыйть мәсьәләсенә караган бу концепциясе билгеле бер күләмдә «Әльислах» газетасының программасын да чагылдырган иде. Ул газета битләрендә татар әдәбиятының уңай күренешләрен дөрес бәяләү һәм начар фактларын кискен тәнкыйтьләүләр байтак булды. Бигрәк тә Ф. Әмирхан тәнкыйть өлкәсендә үзенең эшчәнлеген җәеп җибәрде. Ул, Тукай фикерләрен яклап һәм куәтләп, «Әльислах» битләрендә үзенең мәкаләләрен бастырды.
Казандагы беренче чыгышларында ук Тукайның таза рухлы әдәбият һәм тәнкыйть өчен көрәш мәсьәләләренә әһәмият бирүен гомумән генә бәяләү бер яклы булыр иде. Югарыда искә алынган мәкаләнең илдә революцион хәрәкәт чигенә барган шартларда, татар әдәбиятында да демократиягә чит настроениеләр баш калкытуын күз алдында тотып язылганлыгын инкарь итү мөмкин түгел. Ул мәкаләдә, әдәбият дөньясындагы мораль спекуляциягә, түбән дәрәҗәле әсәрләргә, әдәп таптаучыларга каршы көрәш алып барылсын дигән фикергә басым ясалу, һичшиксез, әдәби-идеологик реакция фактларының ешая башлавы белән таләп ителгән иде.
Демократиягә һөҗүм, Бишенче елгы революцион традицияләрне себереп түгү рухы әдәби хәрәкәткә, идеология өлкәсенә дә төрле юллар белән үтеп керә һәм тамыр җәя барды. Билгеле, әдәбият шартларындагы политик һәм идея-эстетик реакция бик катлаулы, яшерен һәм нечкәртелгән формаларда булды. Аеруча 1908 елдан башлап татар әдәбиятында да реакция каршында тез чүгәргә чакыручы декадентлык настроениеләре ешайды. Бу елда татар поэзиясендә Дәрдемәнд (Закир Рәмиев) күренеп, «Шура» журналы битләрендә аның символизм рухындагы шигырьләре басыла башлады. Дәрдемәнд символизмының үзәгендә «сәнгать — сәнгать өчен» пәрдәсе белән капланган фатализм һәм пессимизм ята иде. Бу шагыйрь өстен сыйныфларның тарихи үзгәрешләрдән, революцион хәрәкәттәй куркуын, тормыш һәм сәнгать — вакытлы ләззәт дигән фәлсәфә артына яшереп, җырларга тотынды. Ә икенче бер шагыйрь — Сәгыйть Рәмиев исә ялгызлык һәм өметсезлек тойгыларын җырлап чыкты.
Татар әдәбиятының алдынгы вәкилләре халык һәм культура өстенә куркыныч алып килүче бу көчләрне күрә алдылар, милли әдәбиятның халыкчан һәм реалистик җирлеген җимерүгә юл куймаска, дигән изге теләк белән иҗат итә башладылар. Нәкъ шул чорда, реакциягә каршы көрәш белән рухлану җирлегендә Г. Камал, М. Гафури, Г. Коләхметов, Ш. Камал һәм Ф. Әмирханнар иҗатында халыкчанлык һәм реализм принциплары киң колач алды. Ул принципларны саклауда, үстерү һәм ныгытуда Тукайның роле искиткеч зур булды. Әдәбиятны якты һәм мактаулы юлыннан читкә этәрергә маташучыларга каршы килеп, Тукай декадентлык, мещанлык әдәбияты вәкилләре белән тирән конфликтка керде.
«Тәнкыйть—кирәкле  шәйдер»   белән бер үк  вакытларда Тукайның «Мөтәшагыйрьгә» шигыре басыла. Шул ук мәкаләдәге идеяне — әдәбият бакчасында әдәп таптап йөрүчеләр белән көрәшү фикерен куәтләгән бу шигырь: «Тәшагырь итмә, зинһар, кермә шагыйрь битлегенә син, Кисәрләр койрыгыңны, кермә былбыл читлегенә син», — дип тәмамланган иде. Ә Дәрдемәнд моны үз исеменә кабул итеп, шелтәле җавап белән чыкты  («Нәдән бу хиддәт…»). Тукай белән   Дәрдемәнд арасындагы бу «чәкәшүне» тәнкыйтьтә гадәттәге бер хосусый мәсьәләгә кайтарып калдырудан узылмады: Тукайның «вакыт» сүзен җәяләр эченә алуын Дәрдемәнднең «Вакыт» газетасы исеменә кабул итеп кәефе китү белән аңлатылды. Бу очраклы аңлашылмау шикелле бәлане һәм хатаны Тукай үз вакытында ачыклап та чыккан иде. Әмма тәнкыйтьтә бу фактның әдәби көрәш мәсьәләсеннән читкә тибәрелүен һич тә урынлы дип булмый. Игътибар белән тикшереп караганда, Дәрдемәнд белән Тукай арасындагы бәрелешнең «Вакыт» газетасына һичбер мөнәсәбәте юклыгы күренә. Моның шулай икәнлеген Дәрдемәнднең җавап шигыре үзе үк ачып сала. Тукайның «Мөтәшагыйрьгә»сенә туры җавап бирүдән бик күп читкә китеп, Дәрдемәнд:

«Ала кошларга бакмакчы,
Газизем,  булма такмакчы,
Матур гөлләргә  бул былбыл,
Нәзакәт багына сакчы», —

дип үгетли һәм Тукайны икенче юлга тарта: язучы һәм сәнгать халык һәм җәмгыять өчен булырга тиеш, дигән позициядән китәргә, ә эстетларның, декадентларның «сәнгать — сәнгать өчен» дигән лагерена күчәргә чакыра. Дәрдемәнднең барыннан да элек эчен пошырган нәрсә — Тукайның әдәбиятка көрәш коралы дип каравы, халыкчанлыкны һәм реализмны ачык рәвештә яклавы иде. Дәрдемәнднең: «Катаңны  да хата   мактап», —     «Бик үк түрләргә уздырма диюе шуңа бер ишарә булды.
Тукайның әдәби реакция белән көрәше торган саен принципиаль төс алды. Кешенең, шагыйрьнең горурлыгын, аның һәрвакыт азатлык ягында, халык белән бергә булырга тиешлеген яклаган Тукайга шулай ук С. Рәмиев позициясе дә чит һәм дошман иде. Шәхси күзлектән түгел, ә әдәбиятның иҗтимагый югарылыгын саклау ноктасыннан килеп, ул С. Рәмиевнең пессимистик, индивидуалистик поэзиясенә үтергеч пародияләр белән чыкты. Андый пессимистик поэзиянең авторын, бер дә икеләнмичә, «бер рухы үлмеш теп-тере мәҗнүн» дип атады («Саташкан», 1908). С. Рәмиев әдәбиятта «шашыну» белән генә чикләнмәде, ә турыдан-туры реакцион матбугат вәкилләре белән мөнәсәбәтләргә кереп, аларның тегермәненә су коя, чын шагыйрь өчен хурлыклы һәм түбән эшләрдән дә тартынмый башлады. С. Рәмиевнең шул рәвешчә мораль йөзе буялуны Тукай һич тә гафу итә алмады. «Кеше-хайваннар» (1910) дигән памфлетындагы зәһәрле характеристиканың төп мәгънәсе дә шуннан гыйбарәт иде: «Эт — С. Р. Кыйнасалар да, суксалар да, ач тотсалар да, хуҗалары — бөлгән байларга рәнҗемәс әрсез хайвандыр. Хуҗалары калган вә яланган сөякне ташласалар, ул шуңар һәр заман койрыгын селкеп, рәхмәт әйтүдән ялыкмас».
Тукай үзенең тормышында һәм иҗат юлында нинди генә авырлыклар һәм каршылыклар кичермәсен, әмма ул бервакытта да шагыйрьнең, художникның гражданлык бурычыннан читләшүе, тормыш авырлыклары алдында тезләнеп, капиталга, акчага хезмәт итүе, өстен сыйныфлар кулыннан бер сынык икмәк алуы кебек җинаятьләрне халыкка һәм культурага хыянәт итүдән аерып карамады. Революциянең кояшлы көннәрендә дә, реакциянең иң караңгы төннәрендә дә һәрвакыт аның иҗат байрагында:

«Бел: килешмидер сиңа бу вак мәгыйшәт, вак торыш,
Чөнки мәңгегә очалмас, йортта күп асралса кош.
Фәйзы бакый — таҗе шагыйрь мәңгегә булмас сиңа,
Ваксынып син төшсәң алтын шылтыравы астына», —

дигән хакыйкать сүнми янып торды. Шунсы да дикъкатькә лаек:  1908 елның азагында басылган «Г. Тукаев диваны»    «Тормыш»    шигыре    белән ачыла. Бу шигырьнең күп кенә юллары тормыштан, көрәштән кул селтәгән кешеләргә, пассивлык әдәбиятын таратучыларга төбәп әйтелгәннәр. Алар реакция шартларында кеше һәм язучы үзен нинди лагерьда тотарга тиешлегенә төгәл җавап бирәләр:

«Бу тормыш кем белән туктар талаштан?
Сугыш син һич тә армас-туктамастан!»

Менә шундый идея-эстетик декларация белән Тукай реакция елларын каршылады. Реакциягә нәфрәт белән, халыкка бетмәс мәхәббәт белән тулы хисләрне, шагыйрьнең иҗтимагый активлыгын Дәрдемәнд һәм Рәмиевләрнең ыңгырашуына һәм саташуына каршы куеп, Тукай үз талантының, барлык көчен явызлык белән көрәшкә багышлау кирәклеген аңлый алды.
Казандагы беренче көннәреннән үк Тукай үзенә даими һәм «отышлы» эш, урын тәкъдим иткән буржуаз милли матбугат белән алыш-биреш итәргә теләмәде. Аңа башка шәһәрләрдәге матбугат ияләреннән дә чакырулар килә. Шулар арасында миллионер Рәмиевләр карамагындагы органнар да була. «Әле Оренбургтан да мине чакырып хат килде: «Вакыт» газетасында, «Шура» журналында эшләргә; 40 тәңкә айга жалованье бирәләр, — ди Тукай 1908 елның 27 мартындагы хатында. — Ләкин мин хәзергә анда бара алмыйм. Оренбург язучылары илә газета аркылы бераз чәкәләшеп алган идек. Шуңар күрә алар хатны минем үземә язмыйча, бер иптәшемә язып, мине чакырганнар».

Шагыйрь революция елларында туып калган ирекле матбугат традицияләреннән ваз кичкән газета-журналларның сукыр ялчысы булып китү үзе өчен никадәр куркыныч икәнлеген бервакытта да исәннән чыгармады. Татар өстен сыйныфлары кулындагы матбугатның түбән теләкләргә хезмәт иткәнлеген һәм күп вакыт булдыксыз, очраклы кешеләр, коммерсантлар тарафыннан җәмәгатьчелекне алдау өчен чыгарылганлыгын ул яхшы анлый иде: «Бездә ике сүзне кушып, бер җөмлә тәртип итә белмәгән кешеләр, үзләре нашир вә мөхаррир булып, газета чыгаралар, язучыларны хәтта Болак буеннан алып кереп, көнлекләп яллыйлар», — диде Тукай.

Казанга килгән вакытларында гына алдынгы милли яшьләр чыгара башлаган «Әльислах» газетасында да Тукай, беренче нәүбәттә, ирекле матбугат традицияләре дәвам иттерелер, дип өметләнгән иде. 1908 елның 23 июнендә Ф. Әмирханга язган хатында ул: «Монда «Әльислах» ходка китсә, көлке журналлары да чыкса, үземнең кальбән сөйгән газета вә идеямә хезмәт итәр идем», — ди һәм Казанда үзе теләгән матбугатның булмавына борчылуын белдерә.
«Әльислах» чыгуында дәвам итсә дә, әмма ул Тукай өчен бөтенләе белән «кальбән сөйгән газета» булып җитә алмады, аның зур теләк һәм идеяләренә колач бирерлек көчкә ия булмады. «Әльислах»ның беренче декларацияләрендә демократик рухтагы лозунглар күп булса да, бара-тора аның кыйбласы культурачылык мәсьәләләре ягына борыла барды. Аның өстәвенә «Әльислах» тирәсендәге әдәби көчләрнең идея-эстетик позицияләре төрләнүе дә, реакциягә мөнәсәбәтләренең башка-башка булуы аркасында, аларның бер-берсеннән ераклаша барулары да шиксез иде. «Әльислах» тирәсендәгеләрнең эчке капма-каршылыгын беркадәр конкрет күз алдына китерү өчен, С. Рәмиевнең «Юк, үлмим! Торам әле!» дигән мәкаләсен искә төшерик («Әльислах», 1907 ел, № 11). Бу мәкаләсендә С. Рәмиев ислахчыларның бер төркеме эчке күтәренкелек белән хәрәкәт итүен сурәтләп, аларның «эшләре кайный, сөйләшкән сүзләреннән утлар чәчелә, хәрәкәтләреннән очкыннар оча иде», — ди һәм аннары үз настроениесенә күчеп, үзенең, беренче төркемгә бөтенләй ят икәнлеген икърар итә: «… Саф көмеш кебек ак өмитләремнең ахыры тигезлек, дуслык, мәхәббәт булачак урынына дошманлык, өмитсезлек, караңгылык булып чыкканга, — ди Рәмиев, — … барча кызыктан бизгән, барча өмитләреннән кул селтәгән, барча галәмнән аерылган, тик үләсем генә, ничек тә булса бу галәмнән китәсем генә килә иде». Мәсьәлә, билгеле, С. Рәмиев кебекләрнең бер шәхси «үлеме»ндә генә түгел иде. «Әльислах» битләрендә шулай ук Рәмиевнең Тукай мәсхәрә иткән өметсезлек җырлары басылуы да очраклы булмады. Дөресрәге, ул газетага да декадентлык, мещанлык әдәбияты җиле кагыла барды. Моның шулай икәнлеген раслау өчен, 1908 ел азагында «Әльислах»ның 51 номерында «Ф. А.» имзасы белән басылган «Гыйбадәт» дигән нәсерне искә алу да җитә. «Мин менә гыйбадәт кыйлырга тотынам, бөтен җаным, күңелем, хыялым белән каядыр, үзем дә белми торган гали галәмгә юнәләм», — ди автор, ягъни җир тормышына чит дини-мистик ләззәтне көн тәртибенә куя. Бу типтагы фәлсәфәне, бер дә икеләнмичә, декадентлык манифестының берсе дияргә мөмкин. Шулай булгач, Тукай «Әльислах»ны хәтта әдәбият ноктасыннан да тәмам үз газетасы, үз идеясенең көзгесе итеп карады, дип раслау дөрес булыр идеме? Әлбәттә, дөрес булмас иде. Моны раслаучы икенче бер мисал китерик.
«Әльислах» белән бер үк вакытта Тукай башка органны нигезләү чарасына керешә. 1908 елның августында Тукай белән Г. Камал «Яшен» исемле көлке журналы чыгара башлыйлар. «Яшен»нең беренче номеры Тукайның «Август башы» дигән мәкаләсе белән ачылып, анда иҗади программа булырлык фикерләр языла. «Көн караңгы. Бөтен дөньяны кара кайгы болытлары каплаган», — дигән юллар аша мәкалә реакциянең ил һәм халык өчен зур афәт икәнлеген искәртеп кенә калмый, ә бу шартларда кемнәргә каршы көрәшергә кирәклеген дә ачык итеп саный: «хыянәтләренә яшерергә тырышып йөрүче хаиннәрнең» чын йөзләрен фаш итүне, алар белән көрәшүне төп идея максаты итеп билгели һәм «Яшен» «караңгыда адашып калганнар өчен үзенең яктылыгы илә юл күрсәтәчәктер», — диелә. Мәкалә ахырында «Яшен»гә багышланган дүрт юллы шигырь дә шул ук рухта булып, реакциягә каршы көрәш идеясен җырлый, изелүчеләргә ярдәмче булырга, якты юл күрсәтергә чакыра. Журналга «Яшен» исеме бирелү дә очраклы түгел. Тукай һәм Г. Камал бу төшенчәдә яктылыкның — демократиянең караңгылык, реакция белән көрәшен гәүдәләндергән символны күрделәр. Бу уңай белән шуны да әйтергә кирәк: Тукай иҗатында яшен образы һәрвакыт шул төшенчәне чагылдыручы итеп алынды.
«Яшен» журналы материаль кыенлыкларны һәм цензура басымын озак күтәрә алмый: унынчы номерыннан соң, 1909 елның июнендә, туктала. Аның белән бер үк вакытта диярлек, «Әльислах» та ябыла. Ләкин Тукай моннан соң да үзенең идеясенә турыдан-туры хезмәт иткән матбугат тудыру ниятеннән кайтмый. Ниһаять, алдынгы яшьләрнең булышлыгы белән, 1910 елның мартында «Ялт-йолт» журналын чыгару эшенә керешеп, шагыйрь соңгы көннәренә кадәрле аның фактик редакторлыгын һәм идея-әдәби җаваплылыгын үз өстенә алып килде. «Яшен» белән «Ялт-йолт»ны туры мәгънәсендә Тукай журналлары дип атарга мөмкин. Чөнки аларның сатирик рухы, явызлыкка каршы көрәш идеясе шагыйрьнең иҗат платформасыннан аерылгысыз булды. Бу уңай белән тагын бер моментны искә алырга кирәк: «Яшен» тирәсендә «яшенчеләр» дигән әдәби төркем барлыкка килеп, «Ялт-йолт»та исә ул байтак кына киңәйде.
«Яшен» һәм «Ялт-йолт» журналларының Тукай эшчәнлеге өчен һәм татар вакытлы матбугаты тарихында нинди әһәмияте бар? — дип сораганда, җавапны түбәндәгечә бирү урынлы булыр: ул журналлар аша Тукай реакциянең иң караңгы елларында татар ирекле матбугатының традицияләрен дәвам иттерде, үзенең кыю мәкалә, памфлет һәм пародияләре белән, заманасының әһәмиятле иҗтимагый-политик мәсьәләләренә демократик интереслар ноктасыннан бәя бирүне үзенең максаты итеп куйды.
С. Рәмиевкә булган үзенең бер хатында Тукай: «Мин бит синең шикелле коеп куйган поэт кына түгел. Мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә» – дигән иде. Үзенең шәхси дөньясындагы тар җәфа-хәсрәт читлегенә бикләнеп иҗат итү сукмагыннан барган С. Рәмиевтән Тукай үзенең нәрсә белән өстенлеген ачык итеп аңлады, дөрес бәяләде. Чыннан да, Тукай иҗатының тирән тамырлары заманасының иң әһәмиятле иҗтимагый-политик мәсьәләләренә аерылмаслык булып тоташкан иде. Бу яктан аны татар әдәбиятында икенче бер язучы белән чагыштырырга мөмкин.
Реакциянең һәртөрле конкрет күренешләре белән көрәш җирлегендә, Тукай иҗаты өчен генә түгел, ә бөтен татар әдәбияты өчен әйтеп бетермәслек кыйммәте булган жанр — Тукайның сатирик поэзиясе һәм публицистикасы формалашты. Тукай сатирасы татар әдәбиятындагы критик реализмның иң зур идея-эстетик җиңеше итеп саналырга хаклы. Ул сатира беренче рус революциясе вакытында күтәрелгән татар хезмәт ияләренең изүчеләргә каршы ташып чыккан нәфрәтеннән аерылгысыз иде. Һәм шагыйрь аны халык, азатлык дошманнарына каршы көрәшүдә тутыкмас сүз коралына әйләндерә һәм аның гүзәл художестволы үрнәкләрен бирә барды. Болар арасында аеруча «Яңа Кисекбаш» поэмасы татар әдәбияты тарихында зур әһәмияткә лаеклы әсәр булып тора.
«Яна Кисекбаш» белән Тукай Казан татар реакциясенә үтергеч удар ясады. Поэма реакциянең нәкъ котырынган бер чорында — 1908 елның көзендә басылып чыга һәм алдынгы татар җәмәгатьчелеге тарафыннан алкышлап каршы алына. Ф. Әмирхан «Яңа Кисекбаш» чыгуга багышланган рецензиясендә: «Вакыйгән дә, бу әсәр татар әдәбиятында шигырь белән язылган көлкеләрнең иң мөкәммәл вә максудына иң моаффикъ чыкканыдыр… Тукаевның бу әсәрен һәм «Яшен»дә көлке шигырьләрен укый торгач, аңа татар галәменең иң оста юмористы диясем килә башлады», — дип, бик хаклы фикерләр әйткән иде («Әльислах», 1908 ел, № 52).
«Яңа Кисекбаш»та татар кадимчеләренең, сәүдәгәрләренең һәм мещаннарының тупас динчелек, милләтчелек реакциясе һәм шуның бер оясы булган Печән базарының мәгънәсез тормышы, ыгы-зыгысы ачык сатирик буяулар һәм үтергеч сарказм белән фаш ителде. Печән базары ияләре каршында Кисекбашның үз теленнән үзенә биргән характеристикасы гына да бу типның кем булуын тулысы белән укучы алдына китереп бастыра. Куе сатирик буяулар аның кара кәсеп-ниятләрен һәм ояты качкан йөзен бөтен тупас сызыклары белән яктыртып бирәләр. Аңарда татар өстен катлауларының дин һәм миллилек пәрдәсе белән капланган кирелеге, реакционлыгы, азиатчылыгы, сорыкортлылыгы һ. б. бик күп төрле түбән сыйфатлары тупланган. Кисекбаш, һичшиксез, әдәби образны сатирик планда социаль үткенләштерүнең гаҗәп оста бирелгән үрнәге.
«Кисекбаш» поэмасында Тукай сатирасы өчен характерлы булган тагын бер элемент — шул чорның натураль факт һәм кешеләрен иҗтимагый ноктадан да, әдәби ноктадан да әһәмиятле сурәтләр дәрәҗәсенә күтәрү осталыгы киң планда чагылды. Карәхмәт, Дию, Камчылы ишан да һәм башка бик күп төрле образлар, фактлар да, — турыдан-туры тормыштан алынуларына карамастан, — шагыйрьнең үткен фантазиясе һәм барысына да кызганмыйча кадалган каләме ярдәмендә гадәттәге һәм натуралистик кешеләр, күренешләр булуларыннан чыгалар, әдәби гомумиләштерү, әдәби сурәт югарылыгына күтәреләләр. Бу, әлбәттә, Тукайның сатирик прототипларны таба, кирәкле урыныннан эләктерә һәм әдәбият сәхнәсенә чыгара белү шикелле осталыгының бер сере. Драматургиядә Г. Камал ул сернең шулай ук нечкәлекләрен оста файдалана белде: ул тудырган комик типлар арасында заманасының тере прототипларын хәтерләтүчеләр аз булмады. Шул рәвешчә, бигрәк тә Тукай һәм Г. Камал иҗаты аша татар критик реализмында сатирик прототиплар галереясы барлыкка килде. Тукай хәтта кечкенә күләмле шигъри һәм публицистик әсәрләрендә дә натураль факт һәм кешеләрне типиклаштыруда зур уңышларга ирешә алды. Мәсәлән, моның өчен «Сибгатуллин» яки «һазиһи касидәтен фи Мостафа» кебек шигырь-фельетоннарын гына күздән кичерү дә җитә. Болардагы Сибгатуллин һәм Мостафа образларының да шул замандагы билгеле бер шәхесләрдән алынган сатирик портретлар икәнлеге бәхәссез. Шагыйрь аларны прототиплар дәрәҗәсенә куеп, чорның чын сатирик типлары итеп ача алган. Шуның аркасында Сибгатуллин яки Мостафа образларында шул замандагы яшьләрнең бер төркеменә хас бозык мораль, идеясезлек һәм җиңел юллар белән генә көн үткәрергә теләү кебек уртак сыйфатлар фаш ителгән.
«Яңа Кисекбаш» поэмасын тикшергәндә, тагын бер нәрсәне — Тукай сатирасында зур урын тоткан әдәби пародия жанрының да әһәмиятен читләтеп булмый. Пародия сызыгы аның башлангыч иҗатында ук инде үзенә аерым эз сала башлаган иде. Тукай әдәби пародияләренең күбесе бигрәк тә дини-мистик әдәбият фактларының идея җирлеген какшатты. «Яңа Кисекбаш»та да иске «Кисекбаш»ның дини-мистик рухтагы эчтәлеге һәм әдәби фантазиясе мәсхәрә ителә. Күп гасырлар буена реакцион сыйныфларның идеологик коралы булып йөргән бу аерым әсәр генә түгел, ә урта гасыр Көнчыгышының һәм исламның чынбарлыкка чит, акылга, хискә зарарлы легендалары рәхимсез рәвештә читкә алып ташланды.
Тукай Казанга килгәч, алдынгы тәнкыйть фикерләре арасында (мәсәлән, Ф. Әмирхан мәкаләләрендә) борынгы дини-мистик әдәбият калдыкларына, традицияләренә айнык карау мәсьәләсе принципиаль төстә күтәрелгән иде. Тукай иҗатында исә бу мәсьәлә аеруча киң һәм тирән юнәлеш алды. Аның пародияләрендә дини-мистик, иске әдәбият та, декадентчылык әдәбияты да фаш ителде. Аның пародияләре реалистик һәм демократик әдәбиятка чит күренешләр белән көрәшнең бер формасы булып әверелде.
Реакция елларында демократиянең явыз бер дошманы булып, идеология һәм әдәбият фронтында кара милләтчелек баш күтәрде. Печән базары идеологиясенең тик нечкәртелгән бер формасы гына булган бу черек хәрәкәткә мөнәсәбәттә дә Тукай революция вакытында баскан позициясеннән бер адым да тайпылмады. Ә реакция чорында инде милләтчелекнең халыкка һәм милли культурага төбе-тамыры белән дошман икәнлеген ул бөтен ялангачлыгы белән күрде, һәм аның иҗатында милләтчелеккә каршы көрәш темасы принципиаль төс алды. Милләтчелек һәм эсерлык «сәнгатен» Тукай җирәнеп кире какты.

Тукай иҗатының буеннан-буена милләтче образы халык язмышына һәм милли культурага төкереп караучы, үзенең шәхси теләкләрен канәгатьләндерү өчен һәртөрле түбәнлекләр эшләүче интеллигент итеп сурәтләнде:

«Милләтчеләр  сине  фәкать  алдый  гына,
Дигән булып: җанланасың син тиз менә;
Алданма син, калган акчаң өчен алар
Укыйлар ич баш очыңда ясин генә!», —

дип, татар халкы алдында шагыйрь милләтчеләрнең чын йөзләрен ачып салды («Милләтчеләр», 1908). Милләтчелек халтурасы һәм спекуляциясе белән сәнгатьне таптарга, чүпләргә маташучыларга, йөгәнсез һәм оятсыз милләтчелек котырынуына бирелеп, халык хисен агулау юлларын эзләүчеләргә ул бөтен йөрәгеннән нәфрәтләнеп һөҗүм итте. Шундыйлардан берсе булган Ш. Саттаров «иҗатына» түбәндәге бәяне бирде: «Былтыр Ахмакшәрик Сапсатасатаров (Тукай Шәриф Саттаровны шулай дип атый. Г. X.) нам бер учительгә татар җене кагылды. Мәзкүр әфәнде көздән бирле котырып, «Татар халкы», «Татар кызы», «Татар бүреге», «Татар кәвеше», «Татар катыгы», «Татар мөгезе» исемнәрендә, көн саен диярлек, әллә никадәр чүпләр бастырып, китап кибетләрен бөтенләй шуның белән тутырды. Мондый кешеләрне «сары йортка» ябалар ябуын, ләкин бер җәһәте бар: бу кадәр һәр китабын татарның бер нәрсәсе белән исемләгән, үзенчә милләтче бер мәҗнүнне япканда да, «татар диванаханәсенә» ябарга кирәк. Ул исә, мәгаттәәссеф, бездә юк. Ни эшлисең? Иректә йөри шул!» («Былтырның хисабы», 1912).
Тукай поэзиясендә һәм публицистикасында демократиянең бик күп төрле җанлы дошманнарын җәрәхәтләгән сатираның үткен уклары күренеп тора. Һәм шагыйрь бу сатираның төрле-төрле әдәби формаларын файдаланды. Болар арасында халык җырлары стилендәге куплетлар һәм эпиграммалар да, миниатюралар һәм диалоглар да бар. Тукайның сатирик стиле оператив һәм күп тармаклы, күп төрле әдәби чараларны һәм формаларны эченә алган сугышчан стиль булып җитлекте. Шуңар күрә дә Тукай сатирасы үзенең идея-художество көче белән татар демократик әдәбиятындагы критик юнәлешнең үсүенә һәм ныгуына зур йогынты ясаган әһәмиятле факторга әйләнде.
Тукай иҗатындагы реализм һәм халыкчанлык үзенең тирән тамырлары белән хезмәт ияләренең, изелүчеләрнең тормышына, уй-тойгыларына тоташкан. Добролюбовның Кольцов турындагы сүзләре белән әйткәндә, Тукай «халык тормышы белән яшәде, шул тормышның кайгы һәм шатлыкларын аңлый белде, аларны әйтеп бирә алды».

«Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке, уен», —

дип җырлавы белән шагыйрь үз поэзиясенең кемнәр йөрәгенә тоташканлыгын бик ачык итеп әйтеп биргән иде. Һәм чыннан да, хезмәт халкына тирән мәхәббәт тойгыларыннан читтә аның шагыйрьлек дөньясын күз алдына китерү һич мөмкин түгел. Бу мәхәббәт аның йөрәгендә балалыкның изге хисләре беяән бергә яралып, халыкка мәңге бирелгәнлек, бетмәс теләктәшлек һәм аңа намус белән хезмәт итү, дигән бөек идеалга әверелде! Реакция елларында халыкка мөнәсәбәт мәсьәләсе татар әдәбиятындагы идея-эстетик көрәшнең үзәгендә торды. Әгәр дә С. Рәмиев кебек шагыйрьләр:

«Халыктан читтә бар гыйффәт,
Халыктан чит нибар ямь дә;
Алардан чит, еракта бик
Тыныч шатлык, рәхәт гамь дә…» —

дип, халыкка кул селтәү белән горурлансалар, үзләренең мещанлык индивидуализмын халык тормышыннан өстен күрсәләр, демократик язучылар моңа капма-каршы булган позициягә басып иҗат иттеләр, халыкка тагын да якын килеп, аңа теләктәшлектән көч алдылар. Аларның шатлыклары да, газаплары да халык йөрәгенә тоташкан иде. М. Гафури үзенең «Вөҗдан теләге» (1913) дигән шигырендә:

«Йөзем чытмый җәһәннәмгә керермен ярлылар берлә,
Күрермен һәр авырлыкны, янармын мәңгегә бергә.
Авырлык, ярлылык кай җирдә булса, мин дә шул якта.
Булырмын вөҗданымның зур  теләген  биргән  ул  чакта», —

дип язды. Бу ант шагыйрьнең эстетик идеалы да, иҗат итүенең изге максаты да иде.
Тукайның аеруча реакция елларындагы иҗатында халык тормышы һәм халык газабы реалистик тирәнлек белән, ачы хакыйкать итеп сурәтләнде. Аның гуманизмы тагын да гүзәлрәк художестволы чагылыш югарылыгына күтәрелде. Җан тетрәткеч чынбарлыкны ачкан «Көзге җилләр» шикелле шигырьләре менә шул чорда барлыкка килде. Шушы шигырь үзе генә дә халык һәм ил газабы шагыйрь йөрәге аша ничек дәһшәтле булып кичкәнлеген раслый. Кечкенә генә бу әсәрдә ил һәм халык өстенә ябырылган газапның җан әрнеткеч һәм куркынычлы зур образы басып тора. Җил образы исә моны тагын бер мәртәбә көчәйтә һәм хисси тәэсирне үткенләштерә. Табигать дәһшәте белән иҗтимагый тормыштагы фаҗиганың бер бөтен гәүдәләнеше һәр укучының йөрәгенә үтеп керә һәм күз алдына ачык картина булып килеп баса.
Әмма Тукай гуманизмы изелүчеләрне пассив рәвештә кызганучы интеллигент гуманизмы гына түгел. Реаль һәм актив иҗтимагый көчкә ия булган ул гуманизм «мескен мужиклар семьясын» талап кәеф-сафа чигүчеләргә сүнмәс ачу белән сугарылган иде («Сайфия», «Золым», «Авыл халкына ни җитми», «Казанга кайтыш» һ. б.).
Декадентлык, буржуаз ренегатлык философиясе һәм әдәбияты халык өстенә оятсыз рәвештә пычрак ялалар ташлап, халыкны фәкать җимерүче, культураны аңларга булдыксыз һәм кешене вәхши иттереп күрсәтергә маташканда, гуманизмга һәм реализмга турылыклы язучылар А. М. Горький белән бер тавыштан: «Халык ул — рухи кыйммәтләрнең, бердәнбер һәм бетмәс-төкәнмәс чыганагы», — дип расладылар. Бу төркем язучылар арасында Тукай да бар иде. Халыкның көченә һәм талантына ышануын ул бервакытта да югалтмады. «Дөрестен әйткәндә, — дип чыкты ул, — халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле, әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә, бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл, вакытлы гына килгән бер авыру кеби, гаризый бер хәлдер» («Халык әдәбияты», 1910).
Халыкның явызлыкка буйсынмас көче, «һәрнәрсәне җиңүче вә нинди кара көчне дә инсафка китерүче нәфрәте» һәм мәңге бетмәс шагыйрьлек таланты алдында баш ию Тукай өчен декларация генә булмады. Бу — аның бердәнбер ышанычы, идеалы булып, ул ышаныч аның иҗатының идея-эстетик үсешен хәл иткән беренче факторга әйләнде. Халыкның рухи көченә һәм иҗат талантына ышануы ныгыган саен, Тукай иҗатының эчтәлеге генә түгел, формасы да, теле һәм стиле дә, милли үзенчәлеге дә реализм һәм халыкчанлык рухы белән байый барды. «Халыкның үз көе, үз вәзене, үз формасы» аша әдәбиятны, поэзияне халыкка җиткерү — иҗатының башлангыч чорында ук шагыйрь менә шуңа омтылды. Дөрес, ул күп кенә мәсьәләләрне башта ук тиз генә аңлап һәм үз иҗат практикасында хәл итеп өлгерә алмады. Аның башлангыч поэзиясендә искергән формаларга иярүнең көчле генә сизелүе әдәбияттагы форманың халыкчанлыгын аңлауда шагыйрьнең позициясе әле башта бик үк нык һәм ачык булып җитмәвен күрсәтә иде. Ләкин Тукай, беренче эзләнүләрен үтеп һәм каршылыкларын җиңә барып, поэзиядәге халыкчанлыкның һәм милли үзенчәлекнең олы юлына чыкты. Аның 1910 елда игълан ителгән «Халык әдәбияты» дигән лекциясе үз иҗат тәҗрибәсенең гади бер йомгагы яки хосусый уйланулар гына булмады, ә алдынгы татар әдәбиятының кыска бер вакыттагы үсешенә һәм киләчәгенә тирән караш ташлаган һәм бәя биргән зур теоретик хезмәт тә, шул ук вакытта милли әдәбияттагы халыкчанлыкның эстетик декларациясе дә иде.
Милләтчелек һәм декадентлык әдәбиятына каршы көрәш шартларында татар әдәбиятының халыкчанлыгы һәм ана теле — милли әдәбиятның формасы булырга тиеш дигән мәсьәлә бөтен кискенлеге белән көн тәртибенә куелды. Тукай, шушы көрәшнең үзәгендә торып, татар демократик язучыларына юл күрсәтте: язучы халыктан һәм халык иҗатыннан аерылмаска тиеш, дигән хакыйкатьнең бөек җаваплылыгын аңларга чакырды. Аның лекциясен тәмамлаган «Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел!» дигән лозунглар демократик әдәбиятның юнәлешен билгеләделәр.
Татар әдәбиятындагы реализм, халыкчанлык һәм милли үзенчәлек эчен көрәштә Тукайның, бер яктан, халык иҗатын һәм, икенче яктан, рус классик әдәбияты традицияләрен таяныч итеп алуы зур политик һәм идея-эстетик әһәмияткә ия. Аның бу карашлары пантюркизм белән агуланган милләтчелекнең татар әдәбиятын, татар телен төрекләштерергә һәм рус әдәбиятыннан аерып калдырырга теләүләренә каршы көрәштә ачыкланып, тагын да ныгыдылар. Тукай үзенең искә алынган атаклы лекциясендә: «Халык җырлары чын үзебезнеке генә булганга, анда читләрдән: гарәп, төрек, сарт кебиләрнең тәэсире булмаганга, мин аларга әһәмият бирәм һәм мәхәббәт итәм», — диюе белән, пантюркизмның, милләтчелек космополитизмының татар халкына һәм милли культурага төбе-тамырыннан зарарлы ориентациясен кире какты.
Тукай алдынгы  рус  әдәбияты  белән    рухланып    әдәбият мәйданына ашкынды. Яшь татар шагыйренең иҗат байрагына:

«Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,
Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам», —

дигән юллар да юкка гына язылмадылар  («Бер татар шагыйренең сүзләре», 1907). Революция кояшы яктысында ул Пушкин, Лермонтов, Л. Толстой һәм Горький кебек даһи  рус    язучыларының   халыкка, ирек өчен көрәшкә һәм үз идеалларына якынлыгын тагын да   ачыграк   итеп күрде. «Безнең милләт тә, — дип язды Тукай 1906 елда «Хиссияте миллия» дигән мәкаләсендә, — башка   милләтләрдәге   кеби,  хамисез   (яклаучысыз.  Г. X.), мәлҗәэсез  (йорт-җирсез. Г. X.), фәкыйрь вә эшче халыкның файдаларына тырышучы, биш фәкыйрь кешене бер бай  этенә   алмаштырыр    вакытлар үткәнлеген аңлаучы вә аңлатучы   егетләргә    мохтаҗ.    Безнең милләт тә Пушкиннарга, граф  Лев Толстойларга, Лермонтовларга    мохтаҗ». Аның күпләгән әсәрләрендә бөек рус язучылары акылларны, хисләрне яктыртучы һәм кыерсытылганнарга мәрхәмәт нурын сибүче кояш образына тиңләштерелде. Милләтче декадентлар Тукайның рус әдәбиятына булган мәхәббәтен кимсетергә, аны рус язучыларына урынсыз иярүче дип курсәтергә маташтылар. Әмма ул,  мондый гайбәтләргә җавап итеп,  Пушкин һәм Лермонтов шәкерте булуы белән ачыктан-ачык горурланып чыкты:

«Хәзрәти Пушкин вә Лермонтов әгәр булса кояш,
Ай кеби, нурны алардан икътибас иткән бу баш».
(„Кыйтга», 1913.)

Тукайның рус әдәбиятына булган мәхәббәтен рус һәм татар халыкларының гасырларга сузылган тарихи дуслыгы, изүчеләргә каршы һәртөрле җәбер-золымнан котылу өчен булган көрәше кабызды. Шуңар күрә реакциянең иң караңгы көннәрендә дә, милләтчелек халыклар дуслыгы идеяләренә котырынып һөҗүм иткәндә дә, ул мәхәббәт сүнмәде:

«Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгат, гадәт вә әхлак алмашып…
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез», —
(“Халык өмитләре», 1913.)

Тукай — кыска гына бер вакыт эчендә авыр тормыш кичергән һәм катлаулы иҗат юлы үткән шагыйрь. Бигрәк тә реакция елларында аның шәхси тормышындагы авырлык та, иҗатындагы катлаулылык та артты һәм тирәнәйде. Казанга килгәннән соң да Тукай материаль мөмкинлекләрдән мәхрүм булды. «… Казанга килгәч, бөтен милләтчеләрне күреп, хәлләрен аңладым, — дип язды ул үзенең бер хатында. — Мәгаттәәссеф, алар минем колагыма: «Синең шигырьләр халыкка үтә, фәлән хакка саткансың икән, без фәлән хакны биргән булыр идек», кеби ач күзле сүзләре илә мине мыскыллый башладылар, «киләчәкне тәэмин итәргә кирәк, фәлән…» дип лыгырдадылар… Менә шулар мине тәмам ваксыттылар, изделәр…» («Тормыш» газетасы, № 442, 1916 ел). Татар китап сәүдәгәрләре аның тәңкәсенә тиделәр, җыентыкларына тиенләп түләп, үз кесәләренә байлык җыйнадылар. Ә шагыйрь вак-төяк эшләр үтәп тамак туйдырырга, Казан гостиницаларының иң арзанлы һәм салкын номерларында яшәргә мәҗбүр ителде. Шул шартлар аңарда үпкә авыруын китереп чыгардылар, аны яшьләй кабергә керттеләр. Моның шулай икәнлеген аның хәтта дошманнары да инкарь итә алмадылар.
Ләкин Тукай, үз тормышының авырлыкларына һәм полиция, цензура органнарының эзәрлекләүләренә карамастан, тулы иҗат илһамы белән яшәде. Реакция чорында аның лирикасы чәчәк атты. Анда шагыйрьнең киң чынбарлыктан һәм халык тормышыннан куәт алган эчке дөньясының байлыгы поэзия җәүһәренә әйләнде, хис һәм уйларының күп төрле тибрәнүләре: тынмас нәфрәте һәм сүнмәс мәхәббәте, ашкыну һәм сөенүләре, борчылу һәм газаплары йөрәк канына манчылган сүзләр белән язылды. Бу лириканың үзәгендә тагын балалар өчен, яшь буын өчен язылган шигырьләр дә гүзәл бер букет булып тора. Аның күңелле сәхифәләреннән тормышны, кешене һәм табигатьне чын йөрәктән ярату, яшәү дәрте бөркелә. Алар аша да Тукай гуманизмының һәм азатлык сөюенең якты эзләре сузылып бара.

«Я, алайса, мин ишек ачтым сиңа,
Бар, азат бул, кыл миңа изге дога.
Бар, җаным, инде яшел урманга оч,
Тиз ятим кошчыкларың берлән кавыш», —

ди Фатыйма азат ителгән Сандугачка («Фатыйма белән Сандугач», 1910). Бер караганда бик гади поэзия булып күренгән бу юллардан да азатлыкка сусау һәм яшәү шатлыгы ишетелә.
Буржуаз милләтчелек тәнкыйте Тукайны «өметсезлек җырчысы» дип тәкъдим итте, аның дөньяга карашында һәм хисләрендә чагылган каршылыкларның объектив җирлеген һәм иҗтимагый мәгънәсен аңлатудан ерак торды. Тукай поэзиясенең эчке якты дөньясын күрергә теләмәү, аны караңгылык ягында калдыру нияте — менә нәрсә буржуаз тәнкыйть өчен характерлы булды. Мондый ниятләрнең нәрсә өчен эшләнгәнлеген шагыйрь үзе дә сизде һәм реакциянең иң әшәке көннәрендә язган бер шигырендә:

«Озаттылар миңа кул төрле мәлгунь көч, кара көчләр,
Теләп сүндермәгә күңлемдә янган изге йолдызны.
Вәләкин сүнмәде ул: йолдызым якты, һаман нурлы;
Гаҗәпме, юлга салса, ичмасам, бер данә юлсызны?» —

дип чыкты («Күңел йолдызы», 1909). Якты рухын каралтырга, пычратырга теләгәннәргә шагыйрь үзенең ләгънәтләрен җибәрде.

Без Тукайның дөньяга карашында булган каршылыкларны, әлбәттә, яшермәскә һәм аларга дөрес бәя бирергә тиешбез. Болар арасында реакция кысынкылыгында җырланган өметсезлек тойгыларының булуын да читләтеп үтеп булмый. Әмма шуның белән бергә үк бу өметсезлек мотивларын тормыштан һәм халыктан кул селтәгән интеллигентның фаҗигасы белән янәшә кую да һич дөрес түгел. Моның нидән гыйбарәт булуын, иң элек, шагыйрьнең үз әсәрләреннән, үз фикерләреннән чыгып билгеләргә кирәк. 1909 елда «Сәрләүхәсез» дигән шигырендә ул болай дип язган иде:

«Караңгыдыр, күңелсездер гомер юлы,
Бу дөньяда кем килсә дә сиңа туры,
Шиксез, аның җәрәхәтле күкрәгендә
Яшьрен генә янып яткан хәсрәт тулы».

«Безнең гомер уен түгел, бәйрәм түгел» дип, Тукай һаман искә төшереп торды, Россия кешеләренең искиткеч авырлыклар кичерүен тирән итеп төшенергә омтылды. Бер үзенең генә түгел, ә аның шикелле күпләгән намуслы кешеләрнең кайгы-хәсрәт эчендә калуларын күреп борчылды: «Мәҗит әфәнде Гафури белән күрештек, — дип язды ул 1912 елда сәяхәт очеркларында. — Ул миңа караганда да юашланган вә дөнья тарафыннан басылган кеби күренде. Аның белән безнең мосахәбәбез (әңгәмәбез. Г. X.) күп вакыт күзләр аркылы гына кылына иде. Читтән безне караган кеше икебезне, әле генә хисапсыз каты шаярып, соңра аналары кыйнап, бер минут элек кенә елаудан туктаган балаларга охшатыр иде.
Ни эшлик соң? Шаярыр идек, әле генә язмыш ханым кыйнаган; елар идек, күздә яшебез дә кипкән.
Россиядә хәзер уйнаган җилләр вә Россия һавасы безнең бөтен коллегаларыбызны шул халәте рухиягә китергән…» («Мәкаләи махсуса»).
Бу мисаллардан Тукайның үз иҗатындагы өметсезлек элементларына Россия өстенә килгән тарихи бәхетсезлекне һәм халык хәсрәтен кичерүдән аерылгысыз газаплар итеп караганлыгы күренә, һәм бу, һичшиксез, мәсьәләнең төп чыганагын, беренче сәбәбен аңлатуда дәрес караш иде. Ләкин без моның белән Тукайдагы өметсезлек мотивларын аклап калдырырга тиеш түгелбез. Чөнки бу өметсезлек язучының тормышка, тарих агышына мөнәсәбәтендәге бер йомшаклыкны, бер көчсез якны күрсәтте. Ә бу хәл исә, үз чиратында, Тукай дөньяга карашындагы тарихи оптимизмның революцион көче тиешенчә өлгереп, ачылып җитмәве турында сөйли иде.
Тукай дөньяга карашындагы икенче бер үзенчәлекле каршылык дингә мөнәсәбәт белән бәйле булды.
Татар интеллигенциясенең бер өлешендә, милләтчелек һәм декадентлык исереклеге белән бергә, дини-мистик тойгылар да куркыныч төстә кабарды. Азатлык хәрәкәтеннән һәм тормыш каршылыкларыннан өреккән бу кешеләр ислам дине пәрдәләре артында тынычлык һәм ләззәт эзләргә тотындылар. Әдәбиятка да нечкәртелгән эротика, хайвани «мәхәббәт» белән өретелгән дини тойгылар бәреп керде. Ул тойгылар реакциянең һәм мөселман руханиларының тупас ерткычлыгын яшерү, каплау чарасы булып хезмәт иттеләр. Кичә генә әле мулла һәм ишаннарны «пыр туздырган демократлар» хәзер руханиларга мәхәббәт тотарга чакыра башладылар. Шул рәвешчә, политик реакция белән дини реакция кулга кул тотынып хәрәкәт итте.
Тукайның беренче чыгышларында ук диннең һәм дин башлыкларының өстен сыйныфларга, капиталга хезмәт итүләре бик туры бәяләнде: «… Ишаннар вә муллаларның мәсҗитләргә кереп ап-ачык капиталга табынуын, алланы онытуын, капитал шомлыгыннан һәр мөселманның исламияткә кире эшләр эшләргә мәҗбүр булуын, кызларның зинага, сәүдәгәрләрнең ялганга, шагыйрьләрнең әллә нинди зарарлы кешеләрне мактауга көчләнүен» («Шартлар») һәм башка шундый бозыклык һәм җинаятьләрнең дин исеменнән эшләнүен күпләгән әсәрләре белән халык каршында фаш итте («Хаҗи», «Шартлар», «Сорыкортларга», «Яңа Кисекбаш», «Ишан», «Муллалар», «Золым», «Дин вә гавәм» һ. б.); иҗтимагый изү белән дини изү икесе дә хезмәт иясе җилкәсенә төшкәнлеген шикләнмичә әйтеп, бирде:

«Мескен фәкыйрь, иркен сулыш та  алмыйсың,
Аһ-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың;
Көчләү сине сарих золым иман белән,
Иртәгә ач үлмәм, дип тә ышанмыйсың».
(“Золым”, 1911.)

Тукайның дингә булган мондый мөнәсәбәте, билгеле, аның дөньяга карашында атеистик элементларның көчле яралгылары барлыкка килү турында сөйләде. Аннан да бигрәк, бу мөнәсәбәт изелгән хезмәт ияләренең интереслары өчен көрәшкә чыккан милли интеллигенциянең дин коллыгыннан котылырга омтылуындагы батыр адым да иде. Димәк, Тукайның дингә мөнәсәбәтен, бу ноктадан килгәндә, аның иҗтимагый һәм рухи азатлык идеяләреннән аерып карап булмый.
Шулай да Тукайның дингә мөнәсәбәттәге йомшаклыгы һәм каршылыгы нәрсәдән гыйбарәт иде соң? Кыска гына әйткәндә, диннән яхшылык, вөҗдан нормалары эзләвендә, дин исеменнән алып барылган золым һәм фахишлекләрне бетереп, динне сафландырып, аны кешеләр арасындагы яхшы мөнәсәбәтләргә хезмәт итү коралына әйләндерү турында хыяллануда иде. Менә шул Лев Толстой рухындагы нечкәртелгән зарарлы фәлсәфә шагыйрьнең берише әсәрләрендә шактый гына урын алды («Шагыйрь вә һатиф», «Васыятем», «Таян аллага», «Мигьраҗ», «Кадер кич» һ. б.). Бу урында да буржуаз тәнкыйть мәсьәләнең шушы кире ягын гына күрде һәм шагыйрьне дини-мистик тойгылар дөньясына батырып калдыру юлларын эзләде. Ә фактта, халык каршында исә Тукай бу тойгылар белән алыш-биреше булмаган айнык акыллы, таза хисле кеше һәм художник булып танылды. Чөнки аның югары гражданлык тойгылары һәм кешелек горурлыгы явызлыкка, капиталга буйсынмаган кебек, дингә дә кол булып калмады. Аның дөньяга карашындагы, тойгыларындагы һәм сәнгатендәге реализм какшамады.
1905 елгы революция Тукай каршына тормышны үзгәртү идеалын бөтен бөеклеге, мәһабәтлеге, күркәмлеге белән китереп бастырды. Ләкин бу идеалны шагыйрь, байтак кына очракларда, каршылыклар аркылы күз алдына китерергә мәҗбүр иде. Аның дөньяга карашында демократик революция өчен характерлы булган «азатлык, тигезлек һәм туганлык» турындагы иллюзияләр, буржуаз түгел, ә гомуми кешелек республикасы турындагы иллюзияләр чәчәк аттылар. Бу иллюзияләр исә, «кара көчтән» — самодержавиедән һәм капиталдан золым күргән халык арасында дошманлык булмаска тиеш һәм көчләү белән «яхшылыкны» җиңү мөмкин түгел, дигән идеяләр белән дә аралашкан иде. Шул иллюзия һәм идеяләрнең билгеле бер гәүдәләнеше Тукай иҗатында да урын алды. Аның «Теләнче» (1907), «Бәйрәм бүген» (1908). «Нәсихәт» ( 1910) һ. б. әсәрләрендә әнә шул типтагы ышануларның фәлсәфи җирлеген, иҗтимагый йөзен шактый тулы төсмерләргә мөмкин. Кешеләрне һәм сыйныфларны үзара дуслыкка үгетләү, аларны иң элек рухи яктан үзгәртү турындагы хыялларның Тукай дөньяга карашына никадәр басым ясаганлыгын күз алдына китерү өчен, аның беренче татар большевигы X. Ямашев истәлегенә багышланган «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» шигыреннән: «Көчле, көчсез, ярлы, бай булды һаман да бер аңар», — дигән юлны искә алу да җитә. Монда Тукайның пролетариат революционеры X. Ямашевны гомуми гуманизм байрагын тоткан көрәшче итеп аңлавы — очраклы хәл түгел, әлбәттә.
Югарыда искә алынган моментлар һәммәсе бергә Тукай дөньяга карашындагы каршылыкларның мәгънәсе, һичшиксез, изүгә каршы күтәрелеп тә, аннан котылуның туры һәм реаль революцион юлын күрмәгән крестьян хәрәкәтләренә барып тоташуы турында сөйлиләр.
Татар әдәбиятындагы барлык демократик язучыларга караганда да Тукай беренче рус революциясенең демократик идеалларына ышанычта калу өчен булган көрәш авырлыкларын күп мәртәбә тирән һәм кискен хис итте. Революциянең җиңелүен искиткеч газаплану һәм борчылу белән ул үзенең рухи дөньясы һәм поэзиясе аша кичерде. Әмма шуның белән бергә үк, реакциягә каршы көрәштә аның демократия идеалларына булган ышанычы сыналды, үсте һәм ныгыды. Реакция алларында Тукай реализмының чәчәк атуын, лирикасының һәм сатирасының югары баскычка күтәрелүен шуның белән генә аңлатырга мөмкин.
Демократик революция пафосы белән сугарылган тарихи оптимизм, матур тормышка һәм мәгънәле яшәүгә ашкыну, шатлык һәм өмет мотивлары Тукай иҗатында бервакытта да сүнмәделәр. Алар реакциянең иң караңгы көннәрендә дә әледән-әле кабынып тордылар:

«Кайвакытлар һәр сәгадәттән өмитемне өзәм,
Әллә кайдан шунда икъбаль атлы чулпаным килә.
Ялтырый ул күкләремдә, күп өмитләр арттыра:
Күз яшем сөртергә гүя назлы җанашым килә».
(„Тәрәтдөт вә шөбһә», 1909.)

Караңгылык дөньясы аша матур, якты һәм бәхетле киләчәккә өмет ташлау һәм хаклыкның явызлыктан өстен чыгачагына ышану Тукай иҗатының, һичшиксез, оптимистик табигатен билгели.
Яңа революцион күтәрелеш еллары тагын бер мәртәбә Тукай дөньяга карашындагы оптимизмның, көрәшкә ышанычның яшәүчәнлеген расладылар. Яшь көчләрнең һәм халык юлбашчыларының кабаттан көрәш мәйданына ашкынуларын шагыйрь алкышлап каршылады һәм котлады:

«Өстә бу ямьсез болыт баштан китәр, яңгыр явар.
Җиргә рәхмәт күк төшәр яшьләрнең изге касдлары,
Шаулап аккан су булыр тау башлары, тау аслары,
Күк булып күкрәр һавада хөр яшәү даулашлары,
Ялтырар изге көрәшнең хәнҗәре, алмазлары».
(“Татар яшьләре», 1912.)

Яңа күтәрелеш елларында Тукайның шәхси тормышында да әһәмиятле генә үзгәрешләр күренде. Үз саулыгының көннән-көн начарлануына карамастан, 1911—12 елларда ул Казан арты авылларына, Астрахань, Уфа һәм Петербург кебек шәһәрләргә сәяхәт итә. Бу йөрүләрне гадәти фактлар итеп кенә карап булмый. Алар ил тормышындагы кузгалыштан аерылгысыз булып, шагыйрьнең «шау-шу яратучанлыгына, галәбәлек, көрәш сөючәнлегенә» бәйләнгәннәр иде. Бу сәяхәтләр — киң тормыш һәм төрле кешеләрнең настроениесе белән танышу сәяхәтләре дә иде. Тукайның авылга кайтышыннан алган тәэсирләрендә крестьян тормышының әһәмиятле яклары белән кызыксыну көчле. «Көзге җилләр», «Золым», «Авыл мәдрәсәсе», «Авыл халкына ни җитми» кебек шигырьләрендә һәм очеркларында халык өстенә килгән бәлаләрнең бу елларда тагын да коточкыч төскә кергәнлеге, «ачлык, салкын, ялангачлык өчесе берьюлы һөҗүм итүе» сурәтләнә.
Бу чорда Тукай иҗатында халык массаларының һәм интеллигенциянең активлыгын аңларга теләү көчәя, беренче рус революциясенең тәҗрибәләре һәм халык бәхете өчен көрәшүчеләрнең образлары тагын бер мәртәбә аның күз алдыннан кичәләр. Бу ноктадан караганда, «Аң», «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Татар яшьләре», «Йолдыз»дан да курка», «Даһи», «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре», «Мәкаләи махсуса» кебек әсәрләре аерым игътибарга ия булып торалар.
1905—07 еллардагы революция шагыйрьдә халыкның, эшчеләр сыйныфының батыр улларына тирән мәхәббәт кабызып калдырды. Революция аны халык юлбашчыларының—революционерларның ролен аңлауга бик якын китерде. Реакция еллары халык каһарманнарына булган аның теләктәшлеген, мәхәббәтен сүндерә алмадылар. Киресенчә, ул мәхәббәт тирәнәйде генә. Тукайның X. Ямашев, Г. Коләхметов кебек революцион интеллигентлар белән шәхси мөнәсәбәтләре дә нәкъ реакция елларында ныгыды. «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» — татар поэзиясендә халык азатлыгы өчен янган көрәшче-гуманист образының гүзәл сыйфатларын ачкан беренче шигъри һәйкәл итеп саналырга хаклы әсәр. Анда халык көрәшчесенең кояш шикелле якты һәм йолдыз кебек югары образы, «көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгездәй» саф кешелеге, «тормыш пычрагын гәүһәр кеби вөҗдан белән үтүе» һәм тайпылмыйча явызлык белән көрәшүе чын күңелдән җырланды. Ямашевның якты образы караңгылыкка, явызлыкка, вөҗдансызлыкка, түбәнлеккә, идеалсызлыкка, ренегатлыкка каршы куелды. 1913 елның башында язылган «Даһига» шигырендә дә бөек идеал белән яшәргә тиешле юлбашчы образы күз алдына китерелә:

«Күз карашыңда синең дөнья күренде мәңге төн,
Киттең эзләп син, аны яктыртмага, идеал утын…
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табыла табылса, алла ул».

Реакция елларындагы газап-хәсрәтләрне ташлап, якты идеал өчен көрәшкә дәртләнеп чакырып чыккан шагыйрьнең юлына аркылы төшкән котылгысыз бәхетсезлек — аның үпкә авыруы 1913 елның башында инде тәмам фаҗигале бер төскә кергән иде. «Хәстә хәле» шигыре (1913) шагыйрь тормышының соңгы көннәрендә барлыкка килгән коточкыч картинаны күз алдына бастыра.
1913 елның 21 февралендә (яңа стиль белән 6 мартында) Тукайның «Олуг юбилей мөнәсәбәте илә халык өмитләре» дигән шигыре басыла. Патша нәселенең 300 еллыгы уңае белән язылган бу әсәр шагыйрьнең, үз шәхси газапларын бер якка ташлап, халык язмышы өчен никадәр тирән кайгыруы турында сөйли: рус җирендәге «йөзләрчә миллион адәмнең» яшьләрен киптерү кирәклеге, аларның җиңеллек эзләп тилмерүләре, «бар моңын, барлык зарын өстән салырга» омтылулары һәм татар халкы белән рус халкының һич бетмәс дуслыгы — менә шулар бу әсәрнең үзәгендә торалар.
1913 елның 26 февралендә (15 мартында) Тукай авыр хәлдә больницага керергә мәҗбүр булды. Ләкин үлем түшәгенә башын салгач та, үзенең каләмен ташламады, иҗат язмышы һәм иҗтимагый позициясе турында уйланулардан һич тә аерылмады. 14(27) мартта басылган «Юбилей мөнәсәбәте белән» дигән памфлетында патша юбилеена булган үз мөнәсәбәтен тагын бер мәртәбә ачыклап, бу вакыйганың халык өчен һичбер мәгънәсе булмавын әйтүдән тартынмады, һәм шуның белән бергә, искә алынган шигырендәге кайбер өметләнүләрнең, «манифест» турындагы иллюзияләрнең урынсызрак булуын да төшенде. «Уянгач беренче эшем» мәкаләсендә үз иҗатының беренче кимчелекләрен рәхимсез тәнкыйть астына алды.
1913 елның 2(15) апрелендә Тукай үлде. Аңа 27 яшь кенә иде әле. Аның үлеме — халык һәм татар демократик әдәбияты өчен искиткеч зур югалту иде. Шушы кайгының авырлыгын М. Гафури «Г. Тукай вафатыннан соң» дигән шигырендә чагылдырып, шагыйрьнең халык күңелендә мәңге сакланачагына ышаныч белдерде:

«Үлмәдең син: чөнки бу көн һәр татар күңлендә син,
Бетмәдең син: һәр кеше сүзендә син, телендә син…»

Реакцион көчләр Тукай үлеменә сөенүләрен оятсыз рәвештә әйттеләр. Ә буржуаз интеллигенция, икейөзләнеп, Тукайны «милләтнең уртак шагыйре» дип атарга маташты, ягъни аның «барлык сыйныфларга да тигез мәхәббәте булганлыгы» турында сөйләргә теләде. Ләкин бу — тупас ялган һәм күз буяу иде. Чөнки шагыйрь белән өстен сыйныфлар арасында тирән дошманлык саклануы көн кебек ачык. Халык моны Тукайның үз авызыннан һәрвакыт ишетеп торды:

«Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым», —

дип белдерергә онытмады шагыйрь иң соңгы (1913) көннәрендә дә    («Кыйтга»).
Тукай мирасы тирәсендәге көрәшнең мәгънәсе татар әдәбиятыны реализм һәм халыкчанлык юлыннан бару-бармавын хәл итүдән аерылгысыз иде. Буржуаз милләтчелек әдәбияты Тукай традицияләре белән бәйле реализмны һәм халыкчанлыкны юкка чыгаруны көн тәртибенә куйды. Ә бу традицияләргә ышанычта калган язучылар реализм һәм халыкчанлы байрагы астында социалистик революциягә килеп керделәр. Алар үзләренең иҗатларында Тукай мирасының иң яхшы сыйфатларын үстереп, аларны совет әдәбиятының, алтын хәзинәсенә өстәделәр. М. Гафури, Г. Камал, Ш. Камал, Мирхәйдәр Фәйзи һ. б. шул мактаулы эшне намус белән үтәделәр. Татар совет поэзиясенгң мактанычы булган Һ. Такташ, М. Җәлил һәм Ф. Кәрим ижатлары да үзләренең тирән тамырлары белән Тукай мирасы чишмәсеннән туендылар.
Социалистик җәмгыятьтә Тукай мирасы яңадан туды. Хәзер ул — күп милләтле совет әдәбиятының югалмас байлыгы һәм совет кешеләренең рухи азыгы. Чөнки Тукай да «хөррият белән шатлык» хөкем сөргән кешелек дөньясы һәм халыклар дуслыгы тантанасы өчен көрәшүчеләр сафындагы батыр сугышчы иде.

 (Чыганак: Тукай Г. Әсәрләр. 4 томда: 1 том. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1955).