ТАТ РУС ENG

Мөхәммәт МӘҺДИЕВ

a37-1


Мөхәммәт МӘҺДИЕВ

Шагыйрьнең бишеге

(1886-1894)

Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин…

Җир өчен, азатлык өчен көрәшләргә, патша са­модержавиесенең камчылы экспедицияләренә гаҗә­еп бай Казан артының үткәне. Бу төбәктәге халык­ның аһ-зарлы моңы, яну-сөю аһәңнәре, акыл-хикмәт тулы җыр-бәетләр, әкият-мәзәкләр — һәммәсе дөньяви хәлләргә бәйләнгән.

Шагыйрьнең туган ягы — инешле, чокырлы, ур­манлы Казан арты. Монда әүвәл-әүвәлдән җирне урманнан яулап алганнар, җир азлыктан халык иза чиккән. Монда зур сулар, зур болыннар да юк, биек таулар, кыялар да юк. Казан артының исә төп ма­турлыгы Шүрәлеле калын урманнарында; кырыен­да тал куаклары сыгылып утырган, Су анасы яши торган буаларында; офык артыннан мәһабәт Алып батыр кул болгап торган сыман күренгән җил те­гермәннәрендә; тау асларыннан, кеше гомерен са­нап, тыйнак кына челтерәп агып яткан чишмәләрен­дә. Тагы бу якта унтугызынчы гасырның мәшһүр «ТаҺир-Зөһрә», «Бүз Егет» поэмалары туган, монда, бу як халкында «Кыйссаи Йосыф» дигән мәшһүр поэ­ма күп мәртәбәләр күчерелгән, кулдан-кулга йөр­гән. Шул төбәкнең Кушлавыч авылында 1886 елның 26 (14) апрелендә Мөхәммәтгариф мулла гаиләсен­дә Габдулла Тукай дөньяга килә. Малай туып дүрт ай ярым үткәч, Мөхәммәтгариф хәзрәт үлеп китә. Тол калган Мәмдүдәне (Габдулланың әнисен) Сасна мулласына кияүгә бирәләр. Бәләкәй Габ­дулланы авылның Шәрифә исемле фәкыйрь бер карчыгына вакытлыча асрамага калдыралар. Әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана.

Дөньяда бер генә шагыйрьнең дә җылылык эз­ләп үз гомерендә җиде-сигез хатынга «әни» дип дә­шеп караганы булмагандыр. Габдулла исә әнә шун­дый язмыш кичерә.

Бераз соңрак аны үз әнисе яңа гаиләсенә алды­ра. Шагыйрьнең «Исемдә калганнар» дигән автобио­график әсәрен укыганда шул урынга җиткәч, иркен сулап куясың: рәхәткә тарыды сабый, дисең. Ләкин бу рәхәт озакка бармый: әнисе дөнья куя да, Габ­дулла дөм ятим кала. Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә — Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә. Монда исә үги әби. Күп балалы гаилә. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәү­кә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә — кызга­нучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткән­нәр…»

Бу булды дүртенче гаилә. Бәләкәй Габдулла мон­да ятимлекне генә түгел, ачлыкны да татый. Баба­сы, күрше авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтып, балаларын ач үлемнән саклый. Ә бер­вакыт баланы, Казанга баручы бер ямщиккә утыр­тып, ерак, билгесез сәфәргә озаталар. Теге ямщик исә Печән базарына килгәч: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып йөри.

Халык арасыннан бер кеше чыгып малайны үз­ләренә алып кайта. Яңа бистә һөнәрчесе Мөхәммәтвәли абзый белән Газизә абыстай шулай итеп ма­лайлы булалар. Тукай өчен бу исә — бишенче оя. Бәләкәй Габдулла бу гаиләсендә ике ел буена ярый­сы гына яшәгәч, тагын артып кала; әти-әнисе авы­рып китә һәм: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк…» — дип, аны яңа­дан Өчилегә озаталар. «Инде миннән мәңгелеккә ко­тылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек кар­шы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин». Тыры­ша торгач, малайны Кырлай исемле авылдан ир ба­ласыз Сәгъди абзыйга уллыкка озаталар. Шулай ал­тынчы оя…

Оядан ояга күчеп җылылык эзләп йөргән бу са­быйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Берен­чедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, хәтта сабакка йөри башлый. Икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туп­лый. Шагыйрьне аңлап бетерәсегез килсә, аның ту­ган ягына барыгыз, диләр. Шулай, әгәр Тукай иҗа­тын аңлыйсыгыз килсә, туган ягына барыгыз. Дөрес, бу якның табигате йөз ел эчендә байтак үзгәргән ин­де. Монда асфальт юллар, сарайлар, музейлар… Әмма Тукайның балачагында Кырлай янында куе ка­ра урман булган әле. Ул урманга Кырлай малайла­ры белән бергә ат сакларга барулар, андагы учаклы, әкиятле, ябалак тавышларының шомлы ишетел­гән сихри төннәре, таң алдыннан изелеп йокыга ки­түләр, сихри-мәһабәт күккә ашкан төз чыршылар һәм инде, бер дә шиксез, каяндыр гына малайлар­ны күзәтеп торган Шүрәле — болар барысы да сиз­гер күңелле баланың ятимлек, каһәр белән имгәтелгән рухын баеталар. Крестьян хезмәте бик кызык ул: бер яктан авыр, газаплы. Ләкин шул газап янында хезмәт поэтикасы, игенчелек эшенең ләззәте: көн үзәгендә басудан кайткач тал астындагы буага тө­шеп, кушаяклап тибеп йөзә-йөзә су керү… Баздан катык алып менеп, шуны чишмә суында болгатып салкын әйрән эчү… Ә теге буа, андагы хикмәтле ти­рән чоңгыллар… Ә кичләрен Кырлай урамында! Тальян гармунның осталары, халык җырларын бө­тен нечкәлеге белән җырлаучылар, иң тирән моң, хәсрәтле моң — бары тик Казан артында гына… Ка­зан арты төбәге, аеруча Кырлай авылы — Тукайны шагыйрь иткән шартларның иң әһәмиятлесе. Ак кин­дер алъяпкычлы, киндер бияләйле, татарча бүрек кигән эшчән Сәгъди абзый — Тукайга рухи азык бир­гән тыйнак, эшлекле татар крестьяннарының иң олы җанлысы. Кырлай тирәсе — бөтен буа-чишмәләре, кара урманнары, уен-җырлары, йолалары белән Тукай-шагыйрьгә үз гомеренә җитәрлек рухи азык биргән.

Ерак җирләрдә гомер уздырып, яңадан Казан артына кайткач, шагыйрь туган ягы турында болай яза:

Җөмләтән изге икән ич: инешең, чишмәң, кырың,
Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең дә ындырың;
Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең,
Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!
Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;
Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.
(сарикъ — карак)

Шулай рухи яктан авыл, крестьян тормышын тә­мам күңеленә сеңдергән Тукайны көннәрдән бер көн­не Кушлавыч авылының Бәдретдин исемле кешесе эзләп таба да Уральскига алып китә.

«Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмугъ кисәве булырсың», — дип, ахыр сү­зен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек».

Кайгы-хәсрәте, ятимлегендә изгән, сихри таби­гатендә рухи яктан баеткан бишеге белән саубул­лашып, Габдулла әнә шундый билгесез сәфәргә чы­гып китә. Алда ниләр көтә инде бу ятимне?

Моны яшь Габдулла үзе дә, аны чанага утыртып алып баручы юньле, ипле кеше Алты-биш Сапый аб­зый да белми әле…

Алда — һөнәрчеләр, лавкалар тулы, мәчетле, чиркәүле, школалы, мәдрәсәле, милли-чуар Җаек — Уральск шәһәре.

Хуш, Казан арты…

Канатлар ныгый

(1894-1907)

Уральск шәһәре Чаган елгасы Урал елгасына ки­леп кушылган җирдә урнашкан. Шәһәрнең беренче ташы салыну елы Романовлар династиясенә нигез салыну елына — 1613 елга туры килә. Соңыннан, 1913 елда, Романовлар династиясенә 300 ел тул­ган көннәрдә, Тукай үзенең гражданлык позициясе­нең иң югары ноктасы булган таләпчән усал шигы­рен язар. Уральск шәһәренең 1775 елга кадәрге исе­ме — Җаек. Екатерина II — Әби патша — бөтен Рос­сияне дер селкетеп алган Пугачев восстаниесенең иң ышанычлы үзәге Җаек булганын бик яхшы хә­терли һәм бу шәһәрнең исемен тарихта юк итәргә тели. Әйтергә кирәк, анда яшәүче гади халык те­лендә бу шәһәр исеме гел Җаек булып кала. Уральск шәһәре — сәүдәгәрләр, һөнәрчеләр шәһә­ре. Дәүләт — империя өчен исә ул Урта Азия — Төркстан сахралары алдындагы капка, һәм шактый әһәмиятле капка. Бу капка Россия империясенең ал­да үткәреләчәк сәясәтенә ышанычлы терәк — ка­заклар кальгасы. Милли яктан чуарлык бик көчле: монда рус, казакъ, болгар-татар, украин, кыргыз, үз­бәк, яһүди… Эчке Россия белән Урта Азияне тоташ­тыручы капка һәм әһәмиятле сәүдә юлларының өс­тендә корылган ныгытма буларак, монда тел белү, гыйлем өйрәнүгә зур игътибар бирелә. Казакъ-кыргыз далаларыннан чимал җыю өчен, әлбәттә, алар белән аралашырлык сәләте булган татарлар сәүдә эшен җанландыру буенча беренче урында торалар. Баштарак бу далага вак сәүдә белән йөрүче Казан арты татарлары килеп чыга. XIX гасыр ахырларын­да, авылда икътисади изү бик нык көчәйгәч, Казан арты халкы Уральск — Троицк төбәгенә ябырыла. Уральскиның болгар-татарлары, нигездә, Казан арты — Әтнә — Кенәр — Дөбъяз — Арча төбәге хал­кы. Болар — сәүдәгәр (тире-яры белән эш итәләр), болар — тегүче, мехчы. Тукай барып урнашкан ни­гез дә Казан артыннан: апасы Газизә, җизнәсе Галиәсгар Госманов… Ә Уральск шәһәрендә өч мәд­рәсә булган: «Мотыйгыя», «Рәкыйбия» һәм «Гай­ния». Җизнәсе Тукайны «Мотыйгыя»га урнаштыра. Мондагы тормыш яшь Габдулланың рухына зур тәэсир ясый. Мәдрәсәдә әдәби рух бик көчле була, мәдрәсә хуҗасы Мотыйгулла хәзрәтнең өен­дә рояль тора. Тукай аның улы Камил белән тиз дуслаша. Камил исә — европача тәрбияле, Коръ­ән Хафиз (яттан белүче), җырчы, соңгы модада киенә, русчаны яхшы белә, гарәпчәне «су урыны­на эчә»…

Белемгә сусаган Тукай параллель рәвештә өчь­еллык рус мәктәбенә кереп укый башлый. Мәдрәсә­дә гарәп, төрек, фарсы телләрен бик яхшы үзләш­тергән малай кинәт кенә рус һәм Европа әдәбияты дөньясына чума.

Бик кызыклы әдәби язмышлар: XIX гасырның бе­ренче чирегендә казачий войсковой атаман Мартемьян Бородинның улы Давид, Италиядән архитек­тор Дельмединоны чакыртып, Уральск шәһәрендә гүзәл бер бина төзетә. Ахырдан ул аны дәүләткә са­та. Тукай укыган мәдрәсәдән ерак булмаган бу йорт­та тукталган кешеләр аның иҗатында ничектер ае­руча зур роль уйныйлар. Әйтик, 1833 елның сентяб­рендә Уральскига коллежский асессор Владимир Иванович Даль (тел галиме, язучы) Пугачев тари­хын өйрәнеп йөрүче Пушкинны алып килә, һәм алар шушы йортта тукталалар. Бу йортта шагыйрь В.А.Жуковский да булган икән. Ә Уральскида яшә­гән бер графның улы белән Л.Н.Толстой бергә ар­миядә хезмәт иткән, һәм инде, язучы булып таныл­гач, 1862 елда үзенең яшьлек дусты янына кунакка килгән Толстой килү хөрмәтенә, озак та үтмичә, Уральск шәһәрендә бакча эчендә ротонда төзиләр. В.А.Жуковский, А.С.Пушкин, Л.Н.Толстой — Тукай­ның остазлары.

1905 ел революциясе дулкыннары Уральскига ки­леп җиткәндә, Тукайга 19 яшь була. Уральск халкы тарихта беренче мәртәбә ачыктан-ачык Беренче май демонстрациясен уздыра. Аннан җәй уртасында, көз­дә тагын берничә мәртәбә халык җыелышлары бу­лып ала. Замандашларының сөйләвенә караганда, халык демонстрациясен куып таратканда, Тукайның җилкәсенә жандарм офицерының камчы очы да элә­гә. Ике ел үткәч, Тукай моны искә алыр — Төркиягә китегез, дип киңәш биргән карагруһ министрларга шагыйрь болай дип җавап бирер:

Мондагы төслүктер анда һәм казаклар гаскәре;
Камчылар — шул иске камчы, башкалык — тик фәсләре!

Революция биргән мөмкинлекләрдән файдала­нып, Камил Мотыйгый «Уралец» дигән газета нәш­риятын типографиясе белән сатып ала. Тукайның тормышында яңа этап башлана, һәм ул типографи­ягә наборщик булып эшкә урнаша. Уральск боль­шевиклары бу типографияне революцион листов­калар тарату өчен файдаланалар. Ихтимал, шулар йогынтысындадыр, Тукай 1905—1907 елларда бик кыю публицистик мәкаләләр белән чыгыш ясый. Уральск төбәгендәге кадимчеләр, байларны тән­кыйть итә, тынгысыз журналист буларак таныла. «Шартлар» дигән мәкаләсендә ул: «Капиталистический строй бетеп, дөньяга социалистический тормыш чыкмыйча, капиталның һәр хакыйкатьтән пәрдә булып торуы бетмичә, мин үзебезне мөселман дип йөрүдә бер мәгънә дә тапмыйм», — дип яза.

Уральск — шагыйрьнең журналист һәм шагыйрь буларак канат ныгыткан урыны. 1905 елның сентябрендә үк аның «Әлгасрелҗәдид» журналы­ның реклама җыентыгында шигырьләре басыла. Ноябрьдә «Фикер» газетасы чыга башлый. Бераз­дан «Әлгасрелҗәдид» күренә. Тукай инде монысын­да фактик редактор. Хыялда сатирик журнал чыга­ру. 1906 елның июнендә анысы да («Уклар») дөнья күрә. Монда да фактик редактор— Тукай. Кыска­сы, ул үз диңгезенә чума. Типографиядә кунып-төнеп эшли, берөзлексез шигырь, мәкалә яза, тәрҗемә итә. Уральск шагыйре Габдулла Тукайны инде Казанда, Оренбургта, Петербургта яхшы беләләр.

Әмма туган туфрак шагыйрьне Казанга тарта. Сигез яшендә калдырып чыгып киткән Казан шәһәре аңа белем учагы, мәдәният учагы булып кү­ренә һәм Уральскида язган «Пар ат» шигырендә аның инде рухы белән Казанда яши башлаганлыгы күренә.

Һәм 1907 елның сары яфраклар белән түшәлгән Казан урамына атлы повозкага утырып Тукай килеп керә. Еллар, еллар… Чыпта белән кап­ланган чанада Уральскига кадәр озын юл үткән малай — туган ягына өлгергән журналист, канатлары ныгыган шагыйрь, ачы телле сатирик булып, сәяси көрәшче һәм публицист булып кайтыпкерә.

Казан газета-журналларында эшләү өчен татар әдәби һәм сөйләм телен, рус, гарәп, фарсы, төрек телләрен белгән тәҗрибәле шагыйрь һәм публицист кайтты.

Исәнме, Казан!

Сөеп кайттым сиңа…

(1907-1913)

Мин хәзер Казанда инде. Уральскида вакыт шуны сөйли-сөйли авыз суларым кибеп бетдеге вә шун­да бару хакында шигырьләр яздыкым Казанда ин­де!.. Монда күңелле. Дуст-иш, зыялылар күп, сөй­ләшәбез, көлешәбез, укыйбыз…
1907 ел, Г. Кариевка язган хатыннан

1907 елның көзеннән Тукайның Казан чоры — халкына, Ватанына шигъри сүзен әйтер өчен бирел­гән биш ел да сигез айлык дәвере башлана. Казан… Ул нинди шәһәр, аның нинди үзенчәлекләре, нинди мәдәнияте, рухи байлыгы бар? Казан үзенең мәш­һүр университеты, андагы математика, химия мәк­тәбе белән бөтен Россия империясенең гыйлем үзәкләреннән берсе була. Университетның матба­гасы татар һәм Урта Азия — Казакъстан халыклары өчен бик күп уку китаплары, дәреслекләр бастырып бу халыкларны агартуга зур өлеш кертә. Универси­теттагы Көнчыгыш факультетында демократик ка­рашлы зур галимнәр эшли. Тукайга университет зур тәэсир ясагандыр: монда бит профессор Готвальдлар, Катановлар һ.б. белән Мәрҗаниләр, Насыйрилар Болгар тарихын, татар фольклорын өйрәнгән­нәр. Тукай Казанга килүгә «Әл-ислах» газетасында, «Яшен» журналында актив катнаша башлый. Яңа дуслар да табыла. Болар: Ф.Әмирхан, Х.Ямашев, К.Бәкер, В.Бәхтияров, Г.Камал, С.Рахманколый, Г.Коләхмәтов, бераз соңрак — С.Сүнчәләй. Габ­дулла үзе теләгән әдәбият, журналистика өлкәсенә чума.

Шул чорда Тукай белән Ф.Әмирхан арасында кыска, ләкин мәңгелек дуслык урнаша. Тукайның дөньяга карашларын алга таба үстерүдә иң зур роль­не, әлбәттә, акыллы, тәҗрибәле Фатих Әмирхан уй­наган.

Ф.Әмирхан, Г.Камал ерак Уральскидан килгән Ту­кайны Казан һәм аның эчке дөньясы белән таныш­тыралар, эчкерсез күңелле яңа дуска эшлекле ки­ңәшләр бирәләр…

Тукай килгәнче Казанда халык әдәбияты, бала­лар әдәбияты мәсьәләләре беркайчан да проблема итеп күтәрелмәгән була әле.Дөрес, халык кулында балалар яратып укый торган К.Насыйри, С.Рахман­колый, Т.Яхин китаплары, аерым хрестоматияләр була. Казанның әдәби көчләре дә инде байтак та­нылган. Г.Камал. Ф.Әмирхан, Г.Коләхмәтовлар инде билгеле талантлар. Казан —университетлы, инс­титутлы, берничә гимназияле, күп сандагы реальное училищелы, мәдрәсәле, бик күп клублы, әллә ничә төрле җәмгыятьле шәһәр. Әллә ничә газета-журнал, әллә ничә басмаханә бар анда. Тукай Ка­занга килгәч тә, әнә шул мәдәният-мәгьрифәт атмо­сферасына чумып, иң кирәкле ике юнәлешне сай­лап ала: халык әдәбиятын күтәрү һәм яшь буын өчен әсәрләр, уку китаплары, дәреслекләр язу. Тукай ба­лалар әдәбиятына һәм халык әдәбиятын өйрәнү, бастырып чыгару эшенә нигез сала. Аның Казанда­гы кыска гомерендә балалар өчен булган унөч, ха­лык иҗаты буенча дүрт, барлыгы утыздан артык китабы басылып чыга.

Казанда Тукайның энергиясе яңа, киң мәйдан со­рый. 1910 елның башында журналист Әхмәт Урманчиев редакторлыгында сатирик журнал «Ялт-йолт» чыга башлый. Тукай бөтен көчен шушы журналга би­рә, сатирик әсәрләренең бик күбесе «Ялт-йолт»та басыла. Ул шәһәрнең иҗтимагый эшләрендә актив катнаша, әйтик, «Шәрык клубы» программасындагы кичәләрдә концертлар, лекцияләрне оештыруда Г.Коләхмәтов, Ф.Әмирхан, Ф.Агеев, С.Рахманколый кебек алдынгы карашлы яшьләр белән бергә эшли. Концертларда үзе чыгыш ясый. 1910 елның 15 ап­релендә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты буенча лекция укып, шәһәр яшьләрен таң калдыра. Шагыйрь үзенең табигый фикер әзерлеге белән илдә яңа ре­волюцион күтәрелеш башланганны тоеп ала. Әле генә кара реакция эзәрлекләүләре, тикшерүләр, төр­мәләр, судлар белән тетрәнеп алган татар яшьләре каршына чыгып Тукай тарихи оптимизм тулы сүзлә­рен әйтә:

Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул,
дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул.

Тукай поэзиясенең чәчәк аткан вакыты, әлбәттә, Казан чоры.Китап нәширләре алдан ук аның әсәр­ләрен басарга вәгъдә биреп торалар, аның әсәрлә­рен Оренбургтагы «Шура» белән «Вакыт»та, Казан­дагы «Йолдыз» да көтеп кенә тора. Ихтимал, Г.Ка­мал йогынтысындадыр (ул «Йолдыз» редакциясен­дә эшли), Тукайның социаль характердагы бик күп шигырьләре либераль юнәлештәге «Йолдыз»да ба­сыла. Социаль-сәяси эчтәлекле «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре», «Көзге җилләр» кебек иң көчле шигырьлә­ренең бу газетада басылуы шулай уйларга нигез би­рә. Тукайның шагыйрь буларак дәрәҗәсе шулкадәр зур югарылыкка менә ки, байлар акчасына чыгып килгән дини-фәлсәфи-әдәби-сәяси журнал «Шура» Тукайның байларны тәнкыйть иткән үткен социаль мотивлы «Сайфия» шигырен дөньяга чыгара. Татар театрының эшчәнлегенә дә Тукай зур игътибар би­рә. Театрның үзәгендә төп фигура — Тукайның яшьтәше һәм Уральскидагы сабакташы Габдулла Кариев. Театрда әсәрләрен куйдыручы, кайбер спектакльләрдә үзе дә уйнаучы — Г.Камал. Тукайның Ка­занга килгәч язган иң әүвәлге шигырьләреннән бер­се театр турында. Театрның әһәмиятен Тукай әхла­кый яктан гына түгел, социаль караштан чыгып та билгели. Тукайның «Болгар»да торганда да, «Амур»да яшәгәндә дә бүлмәсе буш булмый. Татар интел­лигенциясенең мондый җыелышларын яшерен аген­тура аркылы жандармерия һәм полиция күзәтеп то­ра. Кунакларның төрлесе була. Шагыйрь үз тирәсен­дә йөргән гайбәтчеләрдән качарга тырыша. Әмма бүлмәсенә Хөсәен Ямашев килгән минутларны ул гомерендәге иң якты минутлардан исәпли.

Мин — кунакчыл бер җыручы, миндә — бар ярлы-гидай,
Ханәмә яшьләр килә, һәм сәүдәгәр, бай угълы бай.
Ул бәләнд мәрхүм дә килсә, мин сизә торган идем:
Күктән иңгән, ханәмә килгән шикелле тулган ай.
(бәләнд – бөек, югары)

Кызганычка каршы, Тукайның әйләнә-тирәсендә гел Хөсәен, Әмирхан, Гафур һәм Камаллар гына бул­мый. Казан — чуар шәһәр, анда пролетарий, марксист-большевик, галим-профессор, җор сәүдәгәр, корсагын киергән татар бае, поп-академик, киез ка­та кигән меңләгән шәкерт, картуз кигән студент, бә­хет эзләп килгән йомышчы малайлар, ак манжетлы интеллигент, ачлы-туклы журналист һ.б. бик күпләр яши. Шул чуар корама эчендә кадимчеләр, бохарачы-төрекчеләр, тагын әллә кемнәр, әллә кемнәр гөж­ли, аваз сала. Соңгыларының җыела торган уры­ны — Тукай яшәгән «Болгар» номерларының тәрәзә астында гына — Печән базары. Печән базары… Анысы тагын ни? Шәһәрдә печән нигә? Ләкин бит без бүгенге шәһәр турында сүз алып бармыйбыз. Егерменче гасыр башында Казан бистәләрендә әле халык мал-туар асрый: һәр йортта сыер, сарык, кә­җә. Болак арты халкы ат асрый. Андый шәһәрдә «Пе­чән базары»сыз мөмкин түгел. Печән саткан авыл халкына товар кирәк. Печән базары кибетләрендә төрле товар — кармактан алып комган, намазлыкка кадәр. Барысы да иске тип сәүдәгәрләр, үзләренең кадимлегенә шөкер итеп утыручы искеләр. Болар яңалыкка — театр, концерт, европача модага, рус­ча өйрәнүгә каршы. Монда шымчылар, алдакчылар байтак. Болар арасыннан да Тукай бүлмәсенә ке­реп йөрүчеләр бар. Бу атмосферада Тукайның ты­ны буыла. Печән базары аңа татар тормышының артталыгы символы булып күренә башлый. Шулай да Печән базары Тукай иҗатына зур файда китерә: сатирик әдәбиятыбызның иң гүзәл үрнәге булган «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы язы­луга сәбәп була. Тукай бу әсәрендә Казан шәһәрен­дәге искелек пәрдәсен күтәреп халыкка күрсәтә. Бу поэманы «Купеческое собрание» бинасында халык алдында укып ул үзенә мәңгелек шөһрәт казана. Шәрәфләр исә Тукай белән шул ук кичтә сөйләшәләр һәм атна-ун көн дигәндә китапны бастырып та чыга­ралар. Казан шәһәре Тукайның дөньяга карашын бик нык тирәнәйтә. Казанда ул күптөрле рухи халәт ки­черә: дәртле эш, кара реакция елларында вакыты-вакыты белән күңел төшенкелеге, унынчы еллардан соң янә күңел күтәренкелеге, якты өметләр…

Кайвакытта, Казан атмосферасында эче пошып, Тукай сәяхәткә чыгып китә: Түбән Новгородка Мә­кәрҗә ярминкәсенә барып килә; Сембер губернасын­да Гурьевка фабрикасында була; Әстерханга Сәгыйть Рәмиев янына кунакка бара. Шәһәрдә бул­ганда да гел хәрәкәттә: әле «Шәрык клубы»нда кон­цертта катнаша, әле «Мөхәммәдия» шәкертләре ал­дында чыгыш ясый, Крестовниковлар заводы белән таныша. 1911 елның ахыры — 1912 елның башын­да Өчиледә яшәп ала, авыл халкының авыр, газап­лы тормышын чагылдырган әсәрләр яза.

Күптәннән килгән үпкә авыруы көннән-көн көчәя. Шуның өстенә 1912 елның мартында зур фаҗига ки­черә: ул «әүлия» дип атаган Хөсәен Ямашев — та­тар халкының иң гүзәл улларыннан берсе — кинәт үлеп китә. Бу көтелмәгән үлем Казан яшьләрен тетрәндереп җибәрә. Тукай Хөсәенгә багышлап ике ши­гырь яза. Ямашев үлгәч, ничектер дөньядан күңеле бизеп китә. Ул сәяхәткә чыга, Уфада, Петербургта була, аннан тагын Уфага килә. Дусларының киңә­шен тотып, сәламәтлеген кайгырта башлый, казакъ даласына барып кымыз эчә. Бу йөрүләр, бу сәяхәт­ләр нәтиҗәсе буларак, искиткеч бай тасвирлы юлъязмалар циклы туа. Шулай да гомер елларының ин­де санаулы гына калганын Тукай аңлый. Дөресрә­ге — айларының. Шуңа күрә бер генә көнен дә әрәм итми, халыкка әйтәсе сүзләрен әйтеп бетерергә ашыга. 1912 елның җәендә Ф.Әмирхан белән бергә­ләп яңа әдәби-сәнгать журналы чыгарырга ниятлә­нәләр. Моның нашире итеп шул заманның алдынгы фикерле укымышлысы Әхмәтгәрәй Хәсәнине күнде­рәләр. Хәсәниләрнең Аккош күле янындагы дачасын­да мондый карар кабул ителә: журналны «Аң» дип исемләргә. Тукай аның беренче саны өчен махсус шигырь яза.

Үтте инде, дустларым, ул үткән эш, ни булса ул;
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.

1913 елның башында шагыйрьнең сәламәтлеге бик нык какшый.Ләкин ул иҗат эшен туктатмый. Ту­кайның соңгы айларында язган әсәрләре аның чын мәгънәсендә зур патриот, гражданин һәм тарихны тирәнтен аңлаган шәхес икәнен исбат итәләр. Аның иң соңгы шигырьләрендә кат-кат Лев Толстойга мө­рәҗәгать итүе, Шиһабетдин Мәрҗани шәхесе турын­да язуы, «Уянгач беренче эшем», «Юбилей мөнәсә­бәте белән», «Ике ихтар» кебек публицистикасы һәм «Олугъ юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре», «Суык» шигырьләре — чын мәгънәсендә шедеврлар.

Коръәни Кәримнең «Наср» сүрәсен шигъри тәрҗемә итеп («Тәфсирме? Тәрҗемәме?») Тукай үзенең Аллаһе Тәгаләгә бирелгән ихлас мөселман булуын раслап чыга. Бу — шагыйрьнең үз гомеренә йомгак ясавы, әйтәсе килгәнне әйтеп калырга омтылуы.

Тукай Клячкин больницасына кергәндә дә үзенең соңгы «сәяхәткә» чыгуын аңлап китә. Иртәгә боль­ницага ятар алдыннан ул «Амур»дагы күршесе Ф.Әмирхан янына керә. Әмирхан аңа:

— Тиз терелеп чык, тиз күрешик! — дигәч, Ту­кай:
  • Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә, — ди…

15 (2) апрельдә Тукайның гомере өзелә. Казан шәһәренең моңа кадәр андый күп халык җыйган җе­наза күргәне булмый. Авылларда, шәһәр мәдрәсә­ләрендә Тукайны күмгән көнне дәресләр уздырыл­мый. Матбугат органнары илнең төрле почмакла­рыннан килгән кайгы телеграммалары белән күме­лә. Мәскәү, Петербургта чыккан рус матбугатында бу турыда хәбәрләр күренә. Бигрәк тә «Мусульманская газета» бу кайгылы хәлгә күп урын бирә. Анда телеграммалардан тыш Тукайга багышланган рус­ча шигырьләр басыла. Рус һәм чит ил матбугаты Ту­кай шәхесе белән кызыксына башлый. Петербург газетасы «День» Тукайны «Татарский Пушкин» дип атап зур мәкалә бастыра. «Восточный сборник» ди­гән академик җыентыкта Тукайның биографиясе, бер­ничә шигырьнең русчага тәрҗемәсе бирелә. Лондон­да чыга торган «Тһе Russian Review» (Рус журналы) 1914 елда Тукай турында мәгълүмат бирә, аның «Пар ат» шигырен инглизчә бастыра. Тукай турында Төркия матбугатында күп языла…

Казан шәһәренең бүген Островский исеме белән йөртелгән урамындагы больницадан Тукайны Яңа бистә зиратына озаталар. 1912 елда шагыйрь болай язган иде:

Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартыла;
Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.
(бәкалы – дәвамлы).

Мәңгелеккә юл

«Минем һәр минутым бөтен дөнья бәһасенә тора…»
1911 ел, С.Сүнчәләйгә язган хатыннан

Тукай исеме ничектер үзеннән-үзе халыкның мәдәниятен, әдәбият-сәнгатен берләштерүче, оеш­тыручы мәгънәви бер уртак исемгә әйләнде. Бу тен­денция 1913 елдан соң ук шул юнәлештә үсеп кит­те, халык аның турында бәет чыгарды, күп шагыйрь­ләр аңа багышлап шигырь яздылар.

Тукайның вафатыннан соң узган еллар эчендә аның әсәрләре күп тапкырлар басылды, зур басма­ларыннан берсе хәтта авыр сугыш елларында да (1943) дөнья күрде. Татар солдатларының аркасын­дагы капчыкта Тукай китабы Мәскәү яны, Курск Ду­гасы, Берлин сугышларын күрде. Белоруссия, Ук­раина фронты сугышчыларының татар халкына хат­ларында яки татар халкының боларга җавапларын­да Тукайның кайнар патриотик шигырьләре үзәк урынны алды. Тукай иҗаты бүгенге заманда да яши, үзенең активлыгын югалтмый. Нигә шулай? Чөнки бу бөек иҗат — дөнья мәдәниятының аерылгысыз бер өлеше. Бөек Тукайның әкият-поэмасына таянып Фәрит Яруллин иҗат иткән «Шүрәле» балеты иле­без сәхнәләреннән чыгып Көнбатышта йөреп кайт­ты, һәрвакыт югары уңыш казанды. Тукай җырлары бүген Европада, Америкада, Африкада яңгырый. Финляндиядә күптән инде илебез белән мәдәният арадашлыгы органының бер бүлеге — «Тукай җәм­гыяте» яшәп килә. Шунысы кызык, Тукай иҗаты сән­гатьнең барлык төрләренә дә уңай тәэсир ясый, аларны баета, үсәргә ярдәм итә. Ф.Яруллинның «Шүрәле»се, Р.Гобәйдуллинның «Кисекбаш», Ә.Бакировның «Алтын тарак» балетлары, Н.Җиһановның «Кырлай» исемле зур күләмле симфониясе, рәссам­нар И.Казаков, Б.Әлменов, Ф.Әминов әсәрләре, скульптор һәм рәссам Б.Урманче иҗаты — Тукай иҗатының бетмәс-төкәнмәс илһам чыганагы икән­легенә дәлил.

Тукай театр сәхнәсендә дә яши, тарихи роман­нарда да яши. Татарстанда иҗат ителгән иң яхшы әдәбият, сәнгать әсәрләре өчен Тукай туган көндә әдәбият, сәнгать әһелләренә ел саен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Казанның үзәк мәйданына һәм борынгы урамнарыннан бер­сенә Тукай исеме бирелгән. Башкалабызда Габ­дулла Тукай әдәби музее менә инде 20 ел эшләп килә. Татарстанның элекке Чаллы районы Тукай районы дип аталды. Тукай исеме белән аталган урам Казакъстаның Уральск шәһәрендә дә, Таш­кентта да бар. Халыкның үз шагыйренә булган хөрмәте бигрәк тә язгы айларда — ул туган көн­нәрдә сизелә. Һәр елның 26 апрелендә Татарстан язучылары, җыелышып, халык белән бергә ши­гырь бәйрәме үткәрәләр. Бер төркем язучылар шул көнне Кырлайда, Арчада, Тукай районында митингларда чыгыш ясыйлар. Шундый ук бәйрәм­нәр Түбән Кама, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләрендә дә уздырыла. Шигъри тантана Тукайның каләм­дәше һәм дусты Галиәсгар Камал исемен йөрткән Татар дәүләт академия театры бинасы янында югары ноктасына ирешә. Монда халык Габдулла Тукай премиясенә лаек булган яңа лауреатлар бе­лән таныша. Тукай, әнә шулай, халкы белән бүген дә бергә атлый.

Шагыйрьнең халкына иткән хезмәте шулкадәр бө­ек ки, хезмәт халкы һаман да әле Тукайны тирәннәнрәк аңлыйсы, аңа тагын да якынаясы килә.