ТАТ РУС ENG

Р. Шәймәрданов, Ә. Хуҗиәхмәтов

Татар милләтенең сөекле шагыйре, татар әдәбиятында үзенең поэтик мәктәбен тудыру белән бергә, халкыбызның педагогик мәдәниятен үстерүгә дә зур өлеш керткән шәхес.
Габдулла Тукай иҗаты, эшчәнлеге халыкка, туган илгә мәхәббәт идеяләре белән тирәнтен сугарылган. Аның иҗат чоры татар халкының уяну һәм эзләнүләр чорына, татар халкы мәдәниятенең, укыту-мәгариф эшенең яңаруы чорына туры килде. XIX гасыр ахырында татар зыялылары милләтебезнең тормышын, мәдәниятен, уку-укыту эшләрен үзгәртеп кору өчен көрәш башлый, дини-схоластик мәктәпләрдә, мәдрәсәләрдә хөкем сөргән укыту рәвешләрен, ысулларын тамырдан үзгәртүне, укытуны туган телдә алып бару фикерен алга сөрә.
Габдулла Тукай Җаек (Уральск) шәһәре мәдрәсәсен һәм рус сыйныфларын тәмамлый. 1903-1904 елларда шул ук мәдрәсәдә һәм мәктәптә мөгаллим булып эшли.
Габдулла Тукай балалар өчен күп әсәрләр язып калдыра: «Энҗе бөртекләре» (1909), «Күңел сәхифәләре» (1910), «Күңел җимешләре» (1911) һ. б. Бу һәм башка әсәрләре татар һәм рус телләрендә нәшер ителә.
Габдулла Тукай шәкертләр өчен дәреслекләр дә язган. Аның башлангыч сыйныфлар өчен төзелгән «Яңа кыйраәт» («Яңа уку китабы») исемле дәреслеге (1909, 1910) ул чор өчен яңа китап булып саналган. «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» (1911) исемле хрестоматиясе дә мәктәпләрдә озак еллар буе укытылган.

(Чыганак: Шәймәрданов Р.Х., Хуҗиәхмәтов Ә.Н. Татар мәгарифе тарихы: Казан: Школа, 2009. – 344 б.).