ТАТ РУС ENG

Исемдә калганнар — 1 бит

Мөкаддимә

Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи халемне язып бирергә үтенүләре булды.
Мин аларга туганымнан алып хәзерге яшемә кадәрле тәрҗемәи халемне кыска гына рәвештә язып бирү нияте илә кулыма каләм алган идем, әллә ничек сүз озынга китте.
Минем гомерем (укучылар күрерләр) шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән булганга, яза башлагач, исемдә калганнарның һәммәсен язасым килде.
Шунлыктан Уральскигә килеп җиткәнемә кадәр кичердекем хәлләр илә аннан соң хәзер шушы сәтырларны язып утырган вакытыма кадәрге башыма килгәннәрне икесен ике рисалә итеп чыгарырга мәгъкуль күрелде.

Г.Тукаев
29 сентябрь, 1909 сәнә

 

I

Минем атам Мөхәммәтгариф*, Кушлавыч карьясендә** Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы булып, 14–15 яшьләрендә Кышкар мәдрәсәсенә*** китеп, анда хәтме көтеб кыйлырга гадәттә ничә сәнә кирәк булган булса, шулкадәр торып, карт атасы тере вакыттук авылымыз Кушлавычка кайтып, мулла булмыштыр.
Мулла булгач та өйләндеке бер җәмәгате илә берничә генә еллар торгач, җәмәгате вафат булып, бер ир вә бер кыз баласы калмыштыр.
Моннан соңра атам, икенче мәртәбә өйләнүе уларак, Өчиле карьясе**** Зиннәтулла хәзрәтнең***** Мәмдүдә****** исемле кызыны (минем анамны) алмыштыр.
Анам илә бер ел ярым кадәр торгач, беренче бала уларак, мин дөньяга килгәнмен.
Минем туганыма 5 ай заман үткәч, атам аз гына вакыт авырып тәрке дөнья итмештер.
Тол калган анам янында мин берничә вакыт торгач, анам мине авылымыздагы Шәрифә исемле бер фәкыйрә карчыкка вакытча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна нам карьянең******* имамына кияүгә чыкмыштыр.
Бу вакыт атамның ата-анасы (бабай вә әби) күптән вафат булып, авылда башка туганнарым булмаганлыктан, мин бу карчык ханәсендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән; тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән.
Мин үзем ул карчыкта үткән заманның ничеклеген белмим. Ул вакыт мин ике-ике ярым яшемдә генә булганмын дип уйлыйм.
Хәзер авылда минем вакъты сабавәтемне күргән карчык вә хатыннар мөрәббия карчыгымның минем илә бик начар мөгамәләдә булганлыгын үземә хикәят итәләр.
Җөмләдән берсе.
Мин кыш көннәрендә төнлә яланаяк, күлмәкчән көенчә тышка чыгам икән дә, бераздан өйгә кермәкче булып, ишеккә киләм икән. Кыш көне авыл ызбаларының ишекләрен ачмак балага түгел, шактый үсмер кешеләргә дә мәшәкать вә көч булганлыктан, табигый, мин ишекне ача алмыйм вә ишек төбендә аякларым бозга ябышып катканча көтеп торам икән.
Карчык исә үзенең «Кадалмас әле килмешәк!» дигән «шәфкатьле» фикере илә мине үзе теләгән вакытта орыша-орыша кертә икән.
Ул карчык үлгән инде; Аллаһы аңар рәхмәт итсен.
Мин бу карчыкта торган мөддәттә анам да теге муллага үзләшеп йиткән булырга кирәк: ул бервакыт мине үзе янына Саснага алдырырга атлар йибәрткән.
Мине бу атлар, әлбәттә, Саснага алып киткәннәр.
Хәер, алып киткәннәр генә түгел, шул атка утырып киткән дәкыйкаларда миндә, бала булсам да, бер нәүгы шөгур хасил булганмы, нидәндер, мин хәзердә дә атта утырып Саснага барганымны, үземне бер киң вә рәхәт галәмдә хис иткәнемне, юлда барганда күз алдымда әллә нинди нурлар уйнаганыны онытмаган шикелле булам.
Саснага барып җиткәнмен. Ничек, ни рәвеш бардым, мине кемнәр каршылады — анысын белмим, ләкин үги әтиемнең******** мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым, биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә.
Ләкин бу рәхәт бик озакка бармаган. Минем анам, бу муллада бер ел кадәрме — күпмедер торгач, белмим, нинди авырудандыр вафат булган.
«Булган», «булганмын», «мине шулай иткәннәр» дип язуымны, билгеле, ул яшьтәге сабыйларның хәтерләрендә бик мөәссир булмаса, сирәк дәкыйкалар гына калганлыгыннан гынадыр дип уйлыйм.
Шуның өчен мин монда, әнкәмнең җеназасын күтәреп алып киткәннәрен сизгәч, яланаяк, яланбаш хәлемдә капка астыннан үкереп җылый-җылый җөгереп чыгып: «Әнкәйне кайтарыгыз, әнкәйне биреңез!» — дип, шактый гына җир мәет күтәрүчеләрдән калмый барганымны хәзер дә тәхаттыр иткәнемне язамын.
Әни дә үлгәч, мин бөтенләй ятим булып җиткәнгә, мин бу Сасна мулласы өенә дә сыймаганга, ул мулла мине Өчиле карьясендәге анамның атасы булган бабайга кайтарып биргән.
Минем анамның анасы булган үз әбием әни кыз чактук үлгән булганга, бабай кайсы мулладандыр тол калган бер хатынны аңар ияреп килгән алты баласы илә алган булган.
Өчиле карьясе (исеменнән дә мәгълүм) бик кечкенә вә ярлы бер карья булганга, шуның өстенә мин ятим калган елларда ул тарафларда каты ачлык булганга, бабайның көн күрмеше гаять начар булган.
Менә шул фәкыйрь вә шуның өстенә әллә ничә авызлы булган семья эченә мин ятим бала булып килеп кергәнмен.
Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер чәүкә булганга, мине җыласам — юатучы, иркәләним дисәм — сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә, кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр.
Бу семья эчендә фәкыйрьлек шул дәрәҗәгә җиткән булырга кирәк ки, мин хәзер дә булса бабайның күрше баерак авыллардан икмәк сыныклары теләнеп алып кайтканын исемдә тотамын.
Шул рәвешчә көннәр үткән, мин монда торганда чәчәк белән дә авырганмын, башка әллә нинди хәстәлекләр дә күргәнмен, тәмам зәгыйфьләнгәнмен.
Бу гаиләдә һәммәсе (бер җитеп килә торган Саҗидә исемле кыздан********* башкасы) минем авыруыма: «Ичмасам, чәнчелсә, бер тамак кимер иде», — дип кенә караганнар.
Мин әле хәзер истисна итдекем Саҗидә апайның үги әбидән яшереп кенә мине җуатканын вә сөйгәнен, әби килә башлагач та, минем белән эше юк кеше шикелле, үзенә икенче кыяфәт биргәнен һаман хәтеремдә саклыйм.
Менә шул вакыттан бирле ул апа минем күңелемә фәрештә булып утырган да калган. Күңелем аны уйлый башладисә, хәзер күземә аппак саф бер фәрештә күренә.
Ни күрсәм дә күргәнмен, ни булса да булган — һәр ничек мин бу семьяга сыймаганмын. Беркөнне бабай, үги әбинең киңәше илә булырга кирәк, авылымыздан Казанга бара торган бер ямщиккә мине утыртып, Казанга озаткан.
Ямщик, Казанга килеп җиткәч (безнең авыл Казаннан 60 кына чакрым), Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?!» — дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан бер кеше чыгып, мине ямщиктән алган. Ул мине мөддәтсез бер асрау бала итеп өенә алып кайткан.
Мин монда торганымны ярты йомык күз белән генә күргән шикелле булам.
Мәсәлән, бервакыт, әллә нинди авырудан күзем авырган вакытта, мине бер карчыкка алып барганнарын, ул минем күзгә шикәр салганын, үземнең салдыртмаска азапланганымны, тартышканымны беләм.
Бу яңа ата-анамның хәленнән бераз язып китим әле.
Миңа әти булганы Мөхәммәтвәли исемле булып, әни булганы Газизә исемле иде. Торулары Яңа бистәдә иде.
Әти талчокта сату итә идеме, әллә тирече идеме шунда — анысын яхшы белмим. Әни, бер дә армый-талмый, байларга кәләпүш эшләп чыгара иде.
Әни, Печән базарына кәләпүш чыгарганда яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.
Мин, байлар йорт эченең матурлыгыны, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур органнарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем.
Бервакыт шулай байларга барганда, ишегалдында әллә нинди зиннәтле вә алтынлы койрыгын кояшка каршы ялтыратып йөргән тависне күреп, бигрәк тә сокландым.
Бу ата-анам икесе дә эш кешеләре булдыкларыннан, монда миңа ач торырга тугъры килми иде.
Кайчакта әни белән Ташаяк базарына********** барып, андагы уенчык базарларына кызыгып вә самокатларда шатланып-шатланып агач атларга атланган малайларны карап, көнләшеп тора идем.
Мин дә атланыр идем — акчам юк. Әнидән сорарга куркам, ул үзе белеп бирми иде.
Шулай итеп, мин кеше рәхәтенә генә кызыгып кайта идем.
Аннан соң, җәй көне ике бистә арасындагы яшел үлән өстендә малайлар илә каз җоннары куып йөргәнемне, арыгач, Хан мәсҗеденә юнәлеп ятып, чирәмдә ял иткәнемне бер дә онытмыйм.
Мин бу ата-анамда ике елмы, — күпмедер торгач, әти дә, әни дә — икесе берьюлы авырый башлаганнар.
Алар, үзләренең үләчәкләреннән куркып: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк…» — дип, теге мине Казанга китергән ямщикне табып, мине янәдән аңар утыртып, Өчиле карьясенә йибәргәннәр.
Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьянең мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин.
Мин кайтып бераз торгач та, әби белән бабай, инде мине шәһәргә җибәрүдән өмид кисеп, кайда булса да бер чит авылга асрарга бирергә уйлашканнар.
Болар Өчилегә килгән һәрбер чит авыл кешесенә үзләрендә асрарга бирергә бер ятим бала барлыгын сөйләгәннәр.
Шулай мәшәкатьләнә торгач, Кырлай*********** исемле бездән җиде генә чакрым авылдан Сәгъди************ исемле бер ир баласыз кеше, килеп, мине үзенә алып киткән.
Бу урыннан игътибарән тәрҗемәи халемне үземнән хикәя итүне күңелем хаклы тапканга, «булган»ны — «булды»га, «йөргәнмен»не — «йөрдем»гә илх алмаштырам. 

 

Мөкаддимә — сүз башы.
Сәтыр — юл (язма юл).
Рисалә — китапчык.
Хәтме көтеб кыйлырга — укып тәмам итәргә.
Тәрке дөнья итмештер — дөнья куйган, үлгән.
Вакъты сабавәтемне — сабый вакытымны.
Мөрәббия — тәрбияче (хатын-кыз).
Мөддәттә — вакыт эчендә.
Бер нәүгы шөгур хасил булганмы — бертөрле сизенү, аң ачылып китү барлыкка килгәнме.
Мөәссир — тәэсирле, эз калдырган.
Тәхаттыр иткәнемне — хәтерләвемне.
Истисна итдекем — аерып алып сөйләгән (кешем).
Мөддәтсез — вакыты чикләнмәгән.
Игътибарән — башлап.
Илх — (ила ахириһи — ахырына кадәр) һ.б. (һәм башкалар).
*Мөхәммәтгариф… Мөхәммәтгалим исемле мулланың угылы — 1842/1843–1886 елларда яшәгән.
**Кушлавыч карьясе — хәзер Татарстан Республикасының Арча районындагы авыл.
***Кышкар мәдрәсәсе — хәзерге Арча районындагы Кышкар авылында борынгыдан мәдрәсә эшләп килгән.
****Өчиле карьясе — Арча районында.
*****Зиннәтулла хәзрәт — Тукай әнисенең әтисе Зиннәтулла Зәйнелбәшир улы, 1829–1909 елларда яшәгән.
******Мәмдүдә — Тукайның әнисе Бибимәмдүдә Зиннәтулла кызы, 1865–1890 елларда яшәгән.
*******Сасна нам карья — Балтач районындагы Сасна пучинкәсе (авыл).
********үги әтием — Сасна пучинкәсенең указсыз мулласы Мөхәммәтшакир Фәйзуллин (1819–1916).
*********Саҗидә исемле кыз — Бибисаҗидә Зиннәтулла кызы (1877–1956).
**********Ташаяк базары — Казанда май аенда була торган ярминкә (урыны — Кремль астында, хәзерге Үзәк стадион һәм цирк каршында).
***********Кырлай — Әтнә районындагы Иске Кырлай авылы.
************Сәгъди — Сәгъдетдин Шәмсетдин улы Салихов (1837–1904).