ТАТ РУС ENG

Исемдә калганнар — 2 бит

II

Бабайлар өеннән чыгып, Сәгъди абзыйның арбасына утырдым. Бабай белән әби (Сәгъди абзыйдан яхшысынмый гына булырга кирәк) мине озатырга чыктылар. Тагы да минем китүемне кызык күргән яланаяклы малайлар да арба тирәсендә җөгергәләп йөриләр иде.
Арба кузгалды. Сәгъди абзый белән без янәшә утырып киттек. Ул юлда миңа: «Менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез, анда әниең* каршы чыгып көтеп тора торгандыр. Аллаһы боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың», — дип, миңа барып йитәргә ике-өч кенә чакрым калган бәхетләр илә мине җуатып бара иде.
Мин дә, ачык йөзләрне бик күптән күрмәгәнгә күрә, эчемнән бик шатлана идем.
Бу вакыт җәйнең матур чаклары булганга, әтрафтагы яшел чирәмнәр вә урманнар, артык эссе булмыйча, үзенең нурлары белән сөеп кенә торган кояш икенче яктан тагы рәхәтләндерәләр иде.
Ниһаять, Кырлайга барып кердек. Сәгъди абзыйның йорты басу капкасыннан кергәч күп ерак түгел икән; аз гына баргач, коймасы читәннән булган тәбәнәк кенә, салам түбәле бер өйгә туктадык.
Юлда Сәгъди абзый әйткәнчә, вакыйган, минем әни каршы чыккан икән, ул капканы ачты; мине ачык йөз илә каршы алып, арбадан күтәреп төшереп, өйгә дә алып керде.
Тыштагы эшләрен караштыргалагач, атын туаргач, әти дә өйгә керде. Кергәч тә, әнигә хитабән: «Хатын! Бар, балага катык белән ипи китереп бир», — дип әмер итте.
Әни дә, дәрхаль баздан катык алып менеп, миңа зур гына икмәк телеменең яртысын тоттырды.
Мин исә, Казаннан кайтканнан бирле җүнләп аш йөзен күрмәгәнгә күрә, бик шәп бер иштиһа илә икмәк белән катыкны ялт иттердем.
Тамак туйгач, әнинең рөхсәте илә урамга чыктым. Мин, анда чыгып, адашудан куркып, артыма карый-карый гына барадыр идем, менә берзаман тирә-ягымны әллә кайдан килеп чыккан авыл малайлары сарып алдылар.
Алар һәр көн авылның бер башыннан бер башына җөгереп йөреп тә, бу көнгә кадәр мине күрмәгәнгә, аннан соң минем өстемдә Казаннан киеп кайткан каюлы ситса күлмәк, башымда да мине Өчилегә кире йибәрер алдыннан әнинең, миңа сагынмалык булсын дип, төрле төсле хәтфәләрдән корамалап ясаган кәләпүше булганга, бу Кырлай малайлары миңа бик гаҗәпләнеп карыйлар иде.
Малайлар карап тордылар-тордылар да таралдылар; мин бүген аларга катыша алмадым, өйгә кереп киттем.
Өйгә кайтып керсәм, анда (бая катык ашаганда күрмәдекем) ике җиткән кызлар күрдем.
Боларның берсе — таза гына гәүдәле, кызыл йөзле, күк күзле, икенчесе — арык кына, сары йөзле генә, култыгында агач таяклары бар аксак бер кыз иде.
Әни миңа: «Менә болар апайларың: берсе Саҗидә** апаең, берсе Сабира*** апаең, күреш», — дигәч, мин әкрен генә барып кулымны суздым.
Болар Сәгъди абзыйның кызлары булып, аксагы Саҗидә атлы икән. Шулай итеп, мин монда яхшы гына тора башладым. Авыл малайлары белән дә таныштым.
Сәгъди абзыйның юлда әйткәненчә, вакыйган, монда катык, сөт күп, шулай ук бәрәңгегә дә ихтыяҗ юк иде.
Мин барып бер аймы, күпмедер торгач, урак вакыты җитте. Әти, әни вә ике апай уракка китә башладылар.
Мин исә уракка бармый идем. Иптәш малайлар илә авыл буенда җөгерә вә болынлыкларда көн буе ауный идем. Әгәр көндез кайвакыт уен арасында карыным ачса, тиз генә өйгә кайтып, җан тәрәзәдән генә өйгә кереп, әнинең минем өлешкә калдырган бер җамаяк бәрәңгесе илә бер телем икмәген ашый идем.
Алар әбәттән (көндезге аш) соң ишекне бикләсәләр дә, минем ашарга кайтасымны белеп, җан тәрәзәне эчтән бикләми китәләр иде.
Урак вакытында бөтен халык һәммәсе эшкә китеп, авылда эшкә ярамаган карчыклардан башка һич кеше дә калмаганлыктан, без бакчалардагы яшел суганнар башына бер дә кәҗәдән ким бәла булмыйдыр идек. Әгәр өй саклаучы карчыклар күрсә, без дәрхаль киртәдән сикереп качадыр идек. Карчык мискинәнең орышып, тешен кысып калудан башка кулыннан бер эш тә килмидер иде.
Әгәр уйный торгач тирләсәк, хәзер үзебезнең ындыр артындагы кечкенә генә инешкә төшеп, шуннан әллә ничәшәр сәгать чыкмыйча коенып, күлмәк-ыштаннар илә вак балыклар сөзеп ята идек. Күңелле чаклар!
Бервакыт шулай уйнап йөргәннән соңра, кич белән өйгә кайтсам, өй эчендә һәммә кешене күңелсез вә кәефсез күрдем. «Бу нидән икән?» дип уйлап торгач, Сабира апайның идәннән сәкегә котырган шикелле җөгерүен вә кая барып бәрелгәнен дә белмәвен һәм күзләре әллә нинди коточкыч булып акайганын күргәч, аның урактан «җенләнеп» авырып кайтканын белдем.
Ул көнне өйдәгеләр берсе дә йокламый үткәрделәр. Мин генә, бик йокым килгәч, тыштагы арбага чыгып йокладым.
Иртә белән, таң сызылып килгәндә, колагыма:
«Сабира апаң вафат булды; син йоклап ятасың, тор, тор!» дигән бер тавыш килгәч, күземне ачып карасам — каршымда әни тора иде.
Бу, билгеле, миңа да гади хәбәр түгел — йокы тәмле булса да, сикереп тордым.
Шул көнне Сабира апаны җирләделәр. Аны җирләп берничә көн үткәч, әнинең әтигә:
— Менә «үксез бала асрасаң, авызың-борының кан итәр; үксез бозау асрасаң, авызың-борының май итәр» шул инде ул; мөгаен, шуның шомлыгыннан булды инде бу! — дип сөйләгәнен ишеткәли башладым.
Андин соң кайчакларда әнинең җә кушкан җомышын тыңламасам, җә җиренә җиткерми эшләсәм, шул сүзне әйткәли торган иде.
Әти белән без бик-бик тату идек. Ул бер дә миңа каты сүз әйтми иде. Мәсәлән, бервакыт минем Казаннан киеп кайткан күлмәк-ыштаннарым, читек-кәвешләрем, казакиләрем тузгач, әти үзенең мин килмәстән бер ел элек үлгән угылының күк киндер күлмәге белән бишмәтен миңа бирмәкче булды.
Шунда әни:
— Мин үз угылымның төсе итеп саклаган киемнәрне кешегә бирер хәлем юк, — дип, бик озак тарткалашты.
Ахырда әти:
— Җә, хатынланма әле юкка, үзеңнән тумаган бала дип, әллә аны шыр ялангач йөртерсеңме? — дип, киемнәрне көчләп диярлек миңа алып киертте. 

III

Шулай итеп, урак бетте, көз җитте. Ашлыклар эшен бетергәч, бакчага чыгып, бәрәңге казырга вакыт җитте.
Бу бәрәңге казу вакытында миңа урак вакытындагы кеби уйнап йөрергә тугъры килмәде: мине казып чыгарылган бәрәңгеләрне капчыкка тутырырга куштылар. Мин дә үз хезмәтемне яхшы гына эшләдем.
Бу вакыт, көз көненең салкын вакытлары булса да, мин яланаяк идем. Аякларым туңганга, мин аларны балчыкка күмеп утыра идем.
Бервакыт шулай, аякны балчыкка күмеп, бәрәңге чүпләгән чагымда, теге бәрәңге казучы аксак Саҗидә апай яңлыш минем аякка тимер көрәк белән чапты.
Аяк шактый тирән җәрәхәтләнде, мин урынымнан сикереп торып, бераз читкә барып утырып егъладым да, соңра, җәрәхәткә балчык сибеп, янә хезмәтемә дәвам иттем; ләкин бу юлы аяклар никадәр туңсалар да, балчыкка күмәргә курыктым.
«Моны ни өчен яздың?» — диерләр.
Ни өчен языйм? Шул вакытта аягым бик авыртканга вә хәзер дә аякта шул җәрәхәтнең эзе булганга тоттым да яздым.
Бара торгач бакча эшләре дә бетте.
Беркөнне кич белән әти белән әни иртәгә иртүк мине абыстайга укырга илтәчәкләрен миңа мәгълүм иттеләр.
Таң атты; кояш чыкмас борын ук торып чәй эчтек. Чәйне җыештыргач, әни мине кулымнан җитәкләде дә үземездән биш-алты гына адым булган Фәтхерахман хәзрәт өенә алып барды.
Анда барып кердек. Мине укытачак абыстай кулына чыбык тотып утырган, аның тирә-ягында, минем яшемдәге кечкенә кыз балалар күп булганы кеби, шактый җитеп килә торган кызлар да бар иде. Алар арасында, богъдай арасындагы берничә борчаклар кеби, берничә минем шикелле ир балалар да бар иде.
Әни иң элек ике бөтен икмәк илә бер тиенме, ике тиенме акчасын абыстайга тоттыргач, алар да, бөтен шәкертләр дә бик озак дога кыйлдык.
Әни мине тапшырып, үзе киткәч, мин кызлар белән бергә «әлеп, пи, ти, си, җымыкый»ны, бер дә тарланмыйча, кычкырып укый башладым.
Шул рәвешчә «әлеп, пи, ти, си»не берничә көн такмаклагач, миңа «Иман шарт» та тоттырдылар.
Бу «Иман шарт»ының иҗеге белән сүрәсе миңа кыш буена җитте бугай. Мин бу кышта һаман шул кыска гына «Иман шарт» тирәсендә әйләнүдән уза алмадым.
Фәкать, «Иман шарт» бетерүгә гыйлавә уларак, бервакыт абыстай өйдә юк вакытта, бәгъзе шаян кызларның. «Кәлимәтен таййибәтен, безнең әни бай катын, изүе тулы тәңкә, борыны тулы…» дигән сүзләрен ишеттем.
Ишетелмәгән сүз вә күрелмәгән нәрсә һәрберсе гыйлем булганлыктан, табигый, мин дә бу сүзне яратып отып алдым, һәм шуны үземнән надан малайлар каршында тәкрарлап, аларны көлдереп йөрер булдым.

Вакыйган — чыннан да.
Хитабән — эндәшеп.
Дәрхаль — шунда ук.
Иштиһа илә — теләк (аппетит) белән.
Иҗеге белән сүрәсе — хәрефләрне иҗекләп һәм аңлатмалары белән өйрәнү.
Гыйлавә — өстәмә.
*Әни — Сәгъдетдин хатыны Зөһрә Габделгани кызы.
**Саҗидә — Сәгъдетдин кызы Бибисаҗидә (1879–1894).
***Сабира — Сәгъдетдин кызы Бибисабира (?–1892).