ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Исемдә калганнар — 3 бит

IV

Бу Кырлайдагы беренче кышым үтте. Яз җитеп, карлар эри башлады. Озакламый кырлар, игенлекләр тәмам кардан ялангач калып карала башладылар.
Менә бераздан сабан туе җитте. Мине сабан туе көнне иртүк уятып, кулыма янчык дәрәҗәсеннән аз гына үткән кечкенә бер капчык тоттырдылар.
Мин, шул капчыкны тотып, авыл буенча киттем.
Авыл халкы тегеләй дә иртә торучан булса да, бүген сабан туе бәйрәме көне булганга, бигрәк тә иртә торганнар, вә һәр өйдә, һәркемдә көләч йөз, тәмле сүз иде.
Мин кайсы гына өйгә керсәм дә, минем ятим калган мулла баласы икәнемә игътибарән, миңа, башка малайларга биргән кеби, конфет, бер-ике перәннек кенә бирмичә, һәр йорт иясе дә буяган күкәй бирәләр иде.
Шунлыктан минем капчыгым буяган күкәйләр илә бик тиз тулып, өйгә дә кайтып кердем. Башка малайлар һаман йөреп калдылар шикелле.
Әти белән әни дә минем капчыкның болай тиз тулуына гаҗәпләнделәр дә, шатландылар да.
Ул көнне чәй эчтемме, юкмы — анысын белмим; капчыкны әнигә бирдем дә үзем, кулыма берничә күкәй тотып, урамга чыгып чаптым.
Мин урамга чыкканда, кояш күтәрелгән, бөтен авыл нурланган, авыл җегетләре, авыл кызлары ак оекларын мөмкин кадәр шомартып киеп, чабата киндерәләрен дә бик тырышып, матурлап бәйләп, урамга чыкканнар иде.
Бер яктан сабан туе башлыгы да, кулына бер таяк башына чүпрәк таккан әләм тотып, өй саен яулык, ситса кеби нәрсә җыеп йөри иде. Без, яланаяклы малайлар исә, аның артыннан бер дә калмыйча җөгерә идек.
Чүпрәкләр, яулыклар җыелып тәмам булгач, бөтен авыл халкы: хатыны-кызы, баласы-чагасы болынлыкка төштеләр. Көрәшләр, узышулар башланды. Болынлыкта җөк-җөк белән торган чикләвек, көнбагыш вә кызыл билле ак перәннекләр хисапсыз иде.
Болар арасында егетләр тарафыннан кызларга бирелергә иң муафигы, әлбәттә, кызыл билле ак перәннек инде. Чөнки ул перәннек хакында бер авыл җыруы да бар. Болай:
Болынлыкка бөркет килгән,
Куркытадыр казларны;
Кызыл билле ак прәннек
Кызыктыра кызларны.
Атлар да чабышты, малайлар да җөгереште, яулыклар да алынды; шулай итеп сабан туе да бетте.
Исемдә юк инде: бу сабан туе ничә көн булгандыр, мин бер көнне генә яздым. Бәлки ул 3–4 көн булса да, миңа бер генә көн кеби тоелгандыр.
Шуны да әйтергә кирәк: мин бу җәйне үткән җәй кеби җөгереп, уйнап үткәрә алмадым. Чөнки шушы язга чыгар алдыннан гына Сәгъди абзыйның бер ир баласы дөньяга килгәнгә, мин, әни эштә чагында, һәрвакыт шул баланы җуатып, тирбәтеп утыра идем.
Менә тагы урак вакыты да җитте; үткән җәй, бөтен авыл халкы эштә булганда, урам буе чабып йөргән мин бер малайны бу ел Садрины (ул бала Садретдин исемле иде) тартып йөрергә уракка да алып чыктылар. Шунлыктан бу җәем уйныйсы килгән балалар өчен зур газап булган нәрсә — эш белән үтте.
Бу бала тугач, әтинең мине сөюе әүвәлгечә бөтен калса да, әни миңа, эш кушарга кирәк булмаса, сүз дә дәшмәс булды, шөйлә ки, мин үз өлешемә төшкән аз гына мәхәббәттән дә коры калдым.
Җитмәсә тагы теге аксак кыз да: «Үз энем! Җан энем!» — дип, Садрины җүри мине кәефсезләндерер өчен сөйгән була иде.

V

Көз җитте. Гадәттәге бәрәңге хезмәтемне иткәч, мине бу юлы (кызлар белән бергә абыстайга түгел) мәдрәсәгә бирделәр.
Мин мәдрәсәдә, «Һәфтияк» иҗеген вә сүрәсен бик тиз белгәч, «Бәдәвам», «Кисекбаш»ларга кердем. Үземнең сабагымны тиз белеп, миңа күп вакыт тик торырга тугъры килгәнгә, миңа өйрәтергә үземнән наданрак балаларны да бирә башладылар.
Шул балалар арасында авылымызның бер бай баласы да булып, ул мине хәлфәсе кебек итеп, чәйгә вә эченә борай ярмасы салган бәлеш ашарга чакыргалый иде.
Бер яктан, мин сабагымны яхшы белсәм, икенче яктан, аз булса да йорт хезмәтләренә дә ярый башладым.
Мәсәлән, иртә белән менеп морҗа ачу, аннан соң морҗа ябу, мичкә ягар өчен салам көлтәләр бәйләү, сыерны көтүгә чыгару, кич каршы алу кеби эшләр һәммәсе минем кулымнан киләләр иде.
Кайвакыт җәй көне әти белән Әтнә базарына бара идек. Ул үзенең хезмәтләре илә базар арасында йөргәндә, мин атны тотып тора идем.
Авылымызның мулласы Фәтхерахман хәзрәт, белмим, берзаман әтинең шәриге йә дусты булганмы, нидәндер миңа атна саен 5 тин акча бирә иде. Мин бу акчага Әтнә базарында ак күмәч сатып алып, өйгә кайтканда, юл буе ашап кайта идем.
Әти мәрхүм, арбаның артында күмәч ашап утырганда, миңа кисәктән әйләнеп карап: «Күмәчеңне әниеңә дә калдыр!» — дип куя иде. Мин дә, әлбәттә, «ярар» дия торган идем. Ләкин ул күмәч авылга кайтып җиткәнчә, вак-вак кына капкаласам да, әнигә кала идеме, юкмы — анысын хәтерләмим.
Бу Кырлай авылы минем дөньяга иң элек күзем ачылган урыным булганга, андагы хатирәләрдә озаграк туктарга тугъры килде.
Шуның өчен хәзер андагы үзгәреш вә тәхаттырларны берничә җөмлә белән генә язам да Кырлайдан чыгып китәм.
Саҗидә апай чахотка белән бик озак авырып, хәтта мунчага-фәләнгә барганда аны әти үзенең аркасына күтәреп йөри торгач, ниһаять, үлде. Әтине дә, кич белән әллә кайсы авылдан кайтып ат туарган чакта, кисәктән килгән бер авыру эләктерде. Аның шундук аңсыздан бер аягы аксады. Бу авыру хакында «ат җене сукты», «йолдыз атты»-фәлән кеби төрле хөкемнәр йөрттеләр.
Әти бу авыру сәбәпле эштән калмады, тик бер аягы гына чатанлап йөрүчән булып калды.
Бервакыт көз көне, өйләдән соң, әти белән әни ындырда иде, мин җан тәрәзә төбендә «Рисаләи Газизә» укып утыра идем, безнең капкага бер арбалы кеше килеп туктады.
Бу кеше, атын куеп, өйгә керде дә миңа хитабән: «Әти-әниең кайда?» — диде.
Мин: «Ындырда», — дидем. Бу кеше: «Бар, чакырып кайт», — дигәч, мин, тиз генә ындырга җөгереп барып: «Өйгә әллә нинди бер кеше килгән, сезне чакыра»,— дигәч, алар хәзер кайтырга булдылар.
Бераздан ишектән әти белән әни килеп керделәр; мөсафир белән күрештеләр.
Чәй куелды. Бу юлы, кунак булса да, чәй янына нидәндер мине дә утырттылар вә, гадәткә хилаф уларак, минем алдыма бер шакмак шикәр дә куйдылар.
Әтинең: «Ни хезмәт илә килдеңез?» — дигән сөаленә каршы мөсафир: «Менә бу баланы алырга килдем», — диде.
Бу сүздән әти, бик гаҗәпкә калып: «Ничек ул? Ник син алырга килдең?» — дип сөальләр бирә башлагач, мөсафир бу рәвешчә сүзгә башлады: «Мин — Кушлавыч кешесе. Бу бала авылымызның имамының баласы. Без аны ничә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлегеннән бихәбәр идек; менә хәзер таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында аның атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар. Менә шул җизнәсе, каенесенең болай кара кешеләр кулында йөрүен ишетеп, аны Җаекка үз катына чакырмакчы була. Менә мин быел, Җаекта аның кушуы буенча, бу баланы эзләргә чыктым, менә хәзер алып китәм».
Мөсафирнең бу сүзләренә әтинең дә, әнинең дә бик кәефләре китте: «Ярар менә, без икмәкнең поты фәләнчә кадәр кыйммәт вакытта аны 3–4 ел ашатып торыйк та, хәзер, эшкә ярар вакыты җиткәч, сиңа биреп йибәрик, имеш. Юк, булмас. Әгәр ул кардәше булса, ник аны әүвәлдә күрмәгән?» — кеби сүзләр илә бик нык тартыштылар.
Ара-тирә әни дә: «Юк, бездә кешегә бирә торган бала юк!» — дип куйгалый иде.
Мөсафир Бәдретдин абзый*: «Юк, сез не имеешь права кеше баласын тотып торырга, мин хәзер үрәдниккә әйтәм, әле без аны таба алмый йөрсәк, ул сездә икән. Мин сезне падсуд җибәрермен», — дип, авыл халкын куркытырга җитәрлек иттереп сөйләгәч, бичара әти-әни йомшардылар.
Бераздан минем тату тормаган әнием: «Җә, атасы, бирик инде; ахры, кеше баласы безгә булмас, Аллаһы сакласын, әллә ниләр күрербез», — дип, үкереп җылап та йибәрде.
Озакламый, җил басылганнан соң да бераз дулкынланып торган диңгез кеби, актык вә йомшак тартышу белән генә тартышкач, әти дә разый булды.
Иске-москы бишмәтләремне, тишек киез каталарымны кидереп, күп тә үтми мине арбага чыгарып утырттылар.
Әти-әни, бичаралар, һәр икесе егълаганнары хәлдә, мине басу капкасына кадәр озата бардылар.
Ахырда әни: «Онытма безне, онытма! Безне онытсаң, тәмуг кисәве булырсың», — дип, ахыр сүзен кычкырды да, без авылдан чыгып киттек.
Минем китү мәсьәләм бөтенләе ярты сәгать диярлек аз вакытта хәл ителгәнгә, авылдагы иптәшләр вә таныш-белешләр илә күрешә алмадым. Алар гафил калдылар.
Без юлга чыккач, күп тә үтми кич булып, караңгы төшә башлады.
Юлда Өчиле карьясенә бабайларга төштек. Анда чәй эчтек.
Бу гаиләнең һәммәсе мин күргәндәгечә бергә торалар, фәкать Саҗидә апай гына кияүгә киткән иде.
Чәй эчкәч, әллә нинди Югары Аты, Түбән Аты, Урта Аты авылларыны үтеп, төн урталарында үземнең туган авылым Кушлавычка барып кердек.
Юлда килә-килә, мин арбада шактый ватылган булырга кирәк, Бәдри абзыйның өенә кергәч тә, эреп йокладым.
Иртә белән торгач, үземне бер кара өй эчендә күрдем. Бу өйнең эчендә табак-савыт, кашык-чүмеч, камыт-эшлия кеби нәрсәләр генә булып, җиһаз-фәлән кеби нәрсәләр бер дә юк иде.
Чәй эчтек, Бәдри абзыйның Гайшә исемле зур гәүдәле, күк күзле, ачык кына йөзле бер хатыны, Камалетдин исемле 14–15 яшьлек бер угълы, вә Кәшифә исемле 12 яшьләрендә бер кызы, вә Нәгыймә исемле бер имчәк баласы бар иде.
Чәйдән соң бу өйдән чыгып, аңар каршырак салынган ак өйгә кердек.
Бу инде мин кунган кара өйгә охшамый, стеналары сап-сары нараттан, җиһазлары вә язу өстәлләре авыл кешесе өчен мөкәммәл диярлек иде.
Бәдри абзыйның амбарлары тулы ит, ярма, богъдай, арышларны күргәч, мин аны бу авылның иң бай кешеләреннән берсе икәненә хөкем иттем.
Тагы Камалетдин миңа, көз җитү сәбәпле яме киткән булса да, умарта оялары белән тулган шактый зур бакчаларын да күрсәтеп йөрде.
Мин инде, бер кергәч, бу ак өйдән чыкмас булдым вә шунда куна да башладым.
Кич белә китаплар актарганда, кулыма «Фәвакиһел җөләса» китабы төшеп, шуны укырга тотындым. Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам, фәкать мин Кырлайда чакта тик «Газизә» вә «Сөбател гаҗизин»нәр генә укыганга, бу китаптагы оят сүзләргә гаҗәпләнәм вә, китапта шундый сүзләр дә була микәнни дип, үземә сөаль бирә идем.
Кайчакта мин, шул «Фәвакиһел җөләса» тәэсире илә, Гайшә абыстайның кер юган җиренә — кара өйгә барып, аның белән кычкырыша торган идем. Ул ирләрне мыскыллый иде, мин дә үз нәүбәтемдә хатыннардан көлә идем.
Кая барсам да, мине, мулла баласы дип, халык башка малайлардан аерганга, хәтта җыеннарда яшьтәш кызларым илә «так-каравыл» уйнау да миңа гаеп булганга, мин үзем дә үземне һәрвакыт мулла баласыча тотарга вә укыган китапларым илә гамәл итәргә тырыша идем.
Мәсәлән, берзаман, Бәдри абзыйларга килгәч, минем илә күрешергә Ситдикъ исемле, авылымызның шактый мөгътәбәр кешесе килде, үзе исерек иде.
Миңа килеп сәлам бирде — сәламен кайтармадым, кулын сузды — кулын алмадым.
Сәбәбен сорадылар. Мин шул вакыт «Бәдәвам»ның:
Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә һәм син алма… —

дигән бәетен ярдым да салдым. Моңар бөтен Бәдри абзый гаиләсе гаҗәпләнүдән башка, минем бу диндарлыгым авылга да җәелде.
Бәдри абзый, мине өенә алып кайткач та, үзе бер эш белән Казанга китте.
Ул анда бер ай кадәр торган мөддәттә мин дә буш ятмадым. Камалетдин илә бергә авылымызның мәдрәсә шикелле бернәрсәсенә барып сабак укыдым. Күп вакыт кунып укырга да тугъры килә иде.
Хәзрәтләре, ахры, бик «кысып» укыта торган вә кешене «гыйлем» итә торган кеше булган булырга кирәк ки, шул аз мөддәт эчендә дә мин аның көн саен әллә ничәшәр баланы эт урынына кыйнаганын күреп, калтырап торганым бар.
Качан да булса бервакыт бу хәзрәт таягының миңа да эләгү ихтималы мине куркытканга вә таң белән, шәкертләр белән бергә куылып, иртә намазына бару бик авыр булганга, эчемнән: «Ай, Бәдри абзый кайтса, тизрәк Җаекка китәр идем»,— дип көтә идем.
Берзаман Бәдри абзый кайтты. Миңа яңа бүрек, яңа киез ката, яңа бишмәт алып кайткан.
Мин бу яңаларны бик зур куанычлар илә кидем дә үземнең иске киемнәремнән бүркемне, бервакыт кайтып карармын дип, очырмага яшереп саклап куйдым. Бу да гаҗәп эшләремнән берсе булды.
Шуннан соң Кушлавычта берничә көн генә тордык та Бәдри абзый белән Җаекка таба юнәлеп чыгып киттек.
Бер тәүлек кадәрле баргач, Казанга килеп кереп (Печән базары тирәсе булырга кирәк), бер урынга туктадык.
Шул вакыт күрдек ки, безгә таба күзләре яшәргән, куллары җәелгән, сакалы агарып бетә язган бер кеше җөгереп килә.
Бу минем яныма килгәч тә: «Әле син теремени?! Анаң әле кичә генә сине төшендә күргән иде. Әйдә, өйгә алып барыйм; чәй эчәрсең, бездә кунарсың»,— дип, мине алып китте.
Өйгә барып кердем. Анда әни каршы алды. Бичара, сагынган икән, ул да егълады.
Минем өчен хәзер чәй куелды. Әти хәрчәүнәдән пилмән алып чыкты; сыйландык. Миннән моңар кадәр ниләр күргәнемне сораштылар. Мин дә онытмаган кадәрене сөйләдем.
Бу ата-анамның мин аерылып торган мөддәттә, әтинең сакалы агаруы вә әүвәл Яңа бистәдә булып, хәзер Иске бистәгә күчүләреннән бүтән үзгәреш күренми иде.
Ул кичне шунда кундым. Иртәге чәйне эчкәч, әни мине ләгәнгә утыртып җуындырды. Яхшы кәләпүш һәм кыш көне барачак минем озын сәфәрем өчен кирәкле булган бер тире чалбар кидерде.
Ул мине нумиргә Бәдри абзый янына озатканда, тагы сагынмалык итеп, тәсбихләр вә «Мәрьям ана»лар бирмәкче булса да, мин: «Кирәкми, берсе дә кирәкми, мин бай җиргә барам», — дип, нидәндер кабул итмәдем.
Без торган нумир бик начар да, бик яхшы да түгел, уртача гына бер нумир иде.
Җаектан мине алырга килүче Алты-биш Сапый** дигән кеше әле Казанга килеп җитмәгән икән. Шул сәбәпле Бәдри абзый белән без бер-ике атна кадәр шул кешене көтеп яттык.
Ниһаять, безнең көткән Алты-биш Сапыемыз килеп, без торган нумир күршесенә төште.
Ул килеп берничә көн торгач, Бәдри абзый мине аның нумиренә күчерде дә үзе, миңа алты данә икешәр тиенлек 12 тиен акча биреп, авылга кайтып китте.
Мин Бәдри абзыйдан тагын бер генә көн торуын үтенсәм дә, аннан бер дә аерыласым килмәсә дә, ул мине төрле сүзләр илә җуатты-җуатты да китеп барды.
Ул киткәч, мин Алты-биш Сапый вә хатыны янында калдым.
Бу шәһәрдән килгән кешенең киемнәре вә сөйләшүе миңа ят тоела иде.
Мәсәлән, ул сүз арасында: «Мин — өлкән кеше», — дип ычкындырса, мин бу «өлкән» дигән сүзне һич аңлый алмый идем.
Алты-биш Сапыйның өстендә якасы вә җиңе камалы төлке тун булганга, «өлкән» кеше дип әллә шундый тун кигән кешегә әйтәләрме? дип тә уйлый идем. Соңыннан, Җаекка килгәч белдем ки, «өлкән» — «олугъ» дигән сүз икән.
Бәдри абзыйдан калган унике тиенгә тозлы балык — вобла һәм симәнкә алып ашадым.
Берничә көн торгач, Җаекка юнәлдек.
Мине, чыпталы чананың өстен каплап, Алты-биш Сапыйның хатыны алдына утырттылар да һичбер яктан сулыш алырга бирмәделәр.
Тик бер-бер авылга чәй эчәргә төшкәч кенә, иркенгә чыгаралар иде.
Мин никадәрле: «Җәяү барсам да, тышта, иркендә барам», — дип гозерләнсәм дә: «Туңарсың, җизнәң туңдырмаска кушты», — дип, мине чыгармыйлар иде.
Җизни бу Алты-биш Сапыйга Казаннан әллә нинди бер яхшы чана алып кайтырга кушкан икән, шул чана безнең артка тагылган һәм безнең алдан бара торган тагы төрле-төрле йөкләр төягән Җаек кешеләре булганга, без «абуз» йөрүе илә бардык. Шул сәбәпле ябык чана зинданында, мең төрле газаплар эчендә, тәмам унсигез көн булды дигәндә, кичкә таба Җаекка барып кердек.
Җаекта иң элек Сапый абзыйның өенә төштек. «Монда чәй эчик тә, җизнәңнәргә кичкә илтербез», — диделәр.
Кичкә таба, икенде-ахшам арасында, Сапый абзыйның җитәгендә җизниләргә киттем.
Юлда яшел чапан бөркәнгән бер яшь кенә хатын очрады, Алты-биш Сапый: «Бу — апаең, күреш», — дигәч, моның илә күрештем.
Җизниләрнең өе бер ун сажин гына булыр ераклыкта икән; капкадан кереп, биек-биек баскычлардан менеп, өйнең икенче катына кердем.

 

Иҗеге белән сүрәсе — хәрефләрне иҗекләп һәм аңлатмалары белән өйрәнү.
Гыйлавә — өстәмә.
Шөйлә ки — менә шулай.
Шәрик — мәдрәсәдәге сабакташ.
Бихәбәр — хәбәрсез.
Гафил калу — белмичә калу.
Нумир (номер) — кунак йортындагы бүлмә.
*Мөсафир Бәдретдин абзый — Бәдретдин (Бәдри) Хисаметдин улы, Тукайның ерак туганы, аны Кырлайдан табып алып Җаекка озатучы.
**Алты-биш Сапый — Тукайны Казаннан Уральскига алып китүче.

(«Исемдә калганнар». Китап булып 1909 елда Казанда («Үрнәк» матбагасы) «Исемдә» сүзе эре хәрефләр белән, шагыйрьнең рәсеме дә урнаштырылып басылган (авторы — «Габдулла Тукаев»). Әсәрнең «Мөкаддимә»сендә (кереш сүзендә) «Ахыры икенче җөзьәдә» диелгән булса да, әлеге икенче кисәк күренмәде. Күптомлыкларына беренче мәртәбә 1931 елда (өчтомлыкка) кертелгән. Текст 1909 елгы беренче басмадан алынган).