ТАТ РУС ENG

«Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы» Редколлегиядән

Татар халык шагыйре Габдулла Тукайның тормыш һәм иҗат юлы күптәннән өйрәнелеп килә. Әдәбият галимнәре бу проблеманы игътибар үзәгенә куеп, күп кенә китаплар, монографик хезмәтләр яздылар. Берничә мәртәбә әсәрләренең күптомлы тупланмалары да басылып, киң катлам укучыга җиткерелде.

Тукайга багышланган мемуар әдәбият шактый бай. Үлгән көненнән алып 50—60 елларга кадәрге чорда аның турында йөзгә якын истәлек язылды. Шулардан кайберләре архивта саклана, күбесе матбугатта да дөнья күргән.

Ләкин Тукайның тәрҗемәи хәле әле тарихи эзлеклелектә өйрәнелгән дип булмый. Шагыйрь тормышына караган аерым вакыйгалар һәм иҗаты белән бәйле фактлар, бәхәсле детальләр хроникаль яктан якын килеп ачыклауны сорый. Шуңа да аның иҗат һәм тормыш елъязмасын төзү мөһим мәсьәлә булып калуын дәвам итә. Бу ихтыяҗны истә тотып, соңгы елларда Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Кулъязмалар һәм текстология бүлегеннән бер төркем хезмәткәрләр Тукайның иҗат һәм тормыш елъязмасын кабат күздән кичерү белән мәшгуль булдылар. Әдипнең шәхси тормышына кагылышлы фактларны, вакыйгаларны, иҗади хезмәтен, һәр әсәренең язылу, басылу даталарын аның иҗат юлына тәңгәл килерлек итеп укучыга җиткерү максаты куеп эшләнгән эшнең нәтиҗәсе буларак, шушы — «Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы» дип аталган гыйльми хезмәт барлыкка килде.

Елъязманың 1886—1908 елларга караган өлешен өлкән фәнни хезмәткәр Фатыйма Ибраһимова, 1909—1913 еллар эчендәгесен өлкән фәнни хезмәткәр Әнисә Алиева төзеде.

Әйткәнебезчә, Тукайның тормышын һәм иҗатын тикшереп язган хезмәтләр байтак санда. Болар арасыннан елъязманы төзүчеләр төп чыганак буларак түбәндәге материалларны сайлап алдылар:

1) шагыйрьнең үзе исән чакта вакытлы матбугатта дөнья күргән хезмәтләре; аерым китап булып басылган әсәрләре һәм аларга карата чыккан рецензияләр, тәнкыйть мәкаләләре;

2) замандашлары, дуслары һәм туганнарының истәлекләре;

3) шагыйрь үзе язган һәм аңа атап язылган хатлар;

4) аның эшчәнлегенә мөнәсәбәте булган архивларда сакланган материаллар;

5) әдипнең иҗатын, шәхесен өйрәнеп язылган монографияләр, юбилей җыентыклары.

Тукайның иҗатын яки тормышын яктыртуда кыйммәтле мәгълүмат биргән хатларның кайберләреннән өземтәләр дә китерелде, ә калганнарына кыскача аннотация бирү белән генә чикләнелде. Аеруча әһәмияткә ия булган яисә тормыштагы берәр истәлекле вакыйгага, теге яки бу сыйфатлары белән татар дөньясына билгеле шәхесләргә багышлап язылган әсәрләренең эчтәлеге, тарихы турында кыскача әйтеп үтелде. Тукайның дуслары, фикердәшләре, танышлары, алар арасындагы мөнәсәбәтләр, ул аралашкан даирә мөмкин кадәр тулырак күрсәтелергә тырышылды. Шулай ук шагыйрьнең иҗатына багышланган тәнкыйди хезмәтләр, рецензияләр турында мәгълүмат бирелде, кайберләреннән өзекләр дә китерелде.

Аерым көнгә, айга беркетелмәгән фактлар «кыш», «җәй» һ.б. диеп, ел фасылына туры килгән урында бирелде.

Бер үк көндә булган фактлар алдында дата бер генә тапкыр язылды.

Күрсәтелгән фактлар тарихи яктан төгәл булмаска да мөмкин, шуңа күрә бәхәсле моментларның да чыганаклары күрсәтелде. Бер үк вакытта берничә чыганакка таяну әлеге фикернең шуларга нигезләнүен күрсәтә.

Газета-журналларның чыгу даталары хронологик даталар белән туры килгәндә чыганакта күрсәтелмәде, калган очракларда күрсәтелеп барылды. Теге яки бу басылып чыккан әсәре астында имза буларак «Тукай», «Г.Тукай», «Г.Т.» дип язылган очракта елъязмада бирелмәде, псевдоним белән басылган әсәрләренең имзасы күрсәтелде.

Г.Тукайныкы булу ихтимал дип уйланылган имзасыз әсәрләре, Биш томлы «Әсәрләр»енә нигезләнеп, елъязмада урын алдылар.

Бик еш кабатлана торган чыганаклар шартлы кыскартылмалар белән бирелде, алар түбәндәгеләр:

1. «Г.Тукай шигырьләре», 1926 — Габдулла Тукай шигырьләре. Төзүчесе Ф.Бурнаш. Казан: «Гажур» нәшрияты, 1926.

2. Өч томлы «Әсәрләр» — Г.Тукай әсәрләре. Өч томда. Төзүчесе Ф.Сәйфи-Казанлы. Казан: «Яңалиф» нәшрияты, 1929— 1931.

3. Биш томлы «Әсәрләр» — Габдулла Тукай. Әсәрләр. Биш томда. Төзүчеләре Р.Гайнанов, Л.Гайнанова (3 том). Казан: Татар, кит. нәшр., 1985—1986.

4. «Әдәбият», 1909 — Габдулла Тукай. Әдәбият («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 10 нчы дәфтәр). Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909.

5. «Мәҗмугаи асарь» — Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре (Җамалетдин Вәлиди тарафыннан язылган Тукайның тәрҗемәи хәле һәм әшгаре хакында бер мөляхәзә). Казан: «Мәгариф» көтепханәсе, 1914.

6. «Балалар күңеле» — Габдулла Тукай. Балалар күңеле. Беренче җөзьэ. Ибтидаи мәктәпләр өчен шигырьләр мәҗмугасы. Казан: «Сабах» көтепханәсе, И.Н.Харитонов литотипографиясе, 1909.

7. «3 нче дәфтәр» — Габдулла Тукаев шигырьләре («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 3 нче дәфтәр). Беренче кыйсем. Казан: Шәрәф матбагасы, 1907.

8. «4 нче дәфтәр» — Габдулла Тукаев шигырьләре («Шигырьләр көтепханәсе»ннән 4 нче дәфтәр). Икенче кыйсем. Казан: Шәрәф матбагасы, 1907.

9. «Исемдә калганнар» — Габдулла Тукай. Исемдә калганнар. Казан: «Үрнәк» матбагасы, 1909.

10. «Замандашлары» — Тукай турында замандашлары. Казан: Татар. кит. нәшр., 1986.

11. «Истәлекләр» — Тукай турында истәлекләр. Казан: Татар, кит. нәшр., 1986.

12. «Хатирәләр» — Тукай турында хатирәләр. Казан: Татар, кит. нәшр., 1979.

13. «Габдулла Тукай», 1948 — Габдулла Тукай. Шагыйрьнең тууына 60 ел тулуга багышланган гыйльми сессия материаллары. Казан: Татар. кит. нәшр., 1948.

14. Нафигов Р. Тайны… — Р.И.Нафигов. Тайны революционного подполья (Архивные поиски и находки). Издательство Казанского университета, 1981.

15. ТРМА — Татарстан Республикасы Милли архивы.

16. ПҮДТА — Петербург Үзәк дәүләт тарих архивы.

17. Мирасханә — Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты Кулъязмалар һәм текстология бүлегенең мирасханәсе.

18. «КУ» — «Казан утлары» журналы.

19. «СӘ» — «Совет әдәбияты» журналы.

Җыйнап әйткәндә, бу хезмәт бөек шагыйрьне безгә тагын да якынайта төшәр, аның шәхесен ачыграк күрергә, иҗатын тулырак аңларга ярдәм итәр, дип ышанасы килә.

 

Редколлегия:

Н.Г.Юзиев (җаваплы мөхәррир)

Ә.Х.Алиева, З.З.Рәмиев (фәнни мөхәррирләр)

Рецензентлары:

Филология фәннәре докторы, профессор Р.К.Ганиева

Филология фәннәре докторы, профессор Ф.З.Яхин