ТАТ РУС ENG

Моңлы саз чыңнары — 5 бүлек. Моңлы саз чыңнары

Бишенче бүлек
Моңлы саз чыңнары

1909 ел керүгә язып бастырган шигырьләреннән берсе «Тәрәддөт вә шөбһә» дип атала (Тәрәддөт вә шөбһә — икеләнү һәм шикләнү).
Ниндидер бер сүз яисә вакыйга, күрәсең, шагыйрьне әсәрләндергән дә әдәбиятка килгәннән соң үткән гомерен күздән кичерергә мәҗбүр иткән:
Нәрсә күрдем бу җиһанда? Ни бетердем? Уйласам:
Алдыма чын эз вә юлдан читкә тайганым килә.
Әмма болар — таныш моң, таныш тойгылар.
Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?
Бер мәләктән яки шайтаннанмы илһамым килә?
Бусы инде яңа! Биредә, эш эшли алмаганга ачынудан бигрәк, эшли торган эшенең кирәклегенә шикләнеп карау. Ары таба болай дип өсти: «Мин сизәм: дөнья йөзе дүзәх-җәһәннәмдер миңа».
Ләкин Тукай үз күкрәгендә шигъри куәт сизә, яхшырак әсәрләр язачагына һәм үзен тагын җәннәттә хис итәчәгенә ышана: «Әллә кайдан шунда икъбал атлы чулпаным килә» (Икъбал — якты киләчәк).
3 октябрьдә басылып чыккан «Китап» исемле шигырендә без түбәндәге юлларны укыйбыз:
Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,
Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,
Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса
Хәзер генә сыглып-сыглып елаган яшь,—
Шул вакытта мин кулыма китап алам,
Аның изге сәхифәләрен актарам.
Шигырьләрнең икесе дә хәзергә әле «бәхетле финал» белән бетә: беренчесендә шагыйрь киләчәккә өмет итеп юана, икенчесендә, китап эченә чумып, кайгы-хәсрәтләреннән арына.
Пушкиннан файдаланып язылган һәм иҗатының 1909 елын йомгаклый торган «Теләү бетте» (17 декабрь) исемле шигырендә инде «бәхетле финал» юк:
Өмидсезмен: фәкать актык дәкыйкамне көтәм инде,
Көтәм: кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде.
1910 елны исә Тукай «Татар мөхәрриренә» исемле гаять тәшвишле шигырь белән каршы ала (Мөхәррир — биредә: язучы). «Нашир» сүзе нең ике мәгънәлелегеннән («таратучы» һәм «таркатучы») файдаланып, шагыйрь болай ди:
Дөньяда булган кеби азганнарыңның нашире,
Моңда да (кабердә. — ИЛ.) кортлар — синең үлгән тәнеңнең «нашир»е.
Яз җитеп, табигать уянган вакытта язылган һәм тирә-якның иң саф, иң матур чагында (22 май) басылып чыккан шигыре «Өмидсезлек» дип атала. Анда мондый строфа бар:
Көлмә син дә бу бозык дөньяга каршы та әбәд,
И кояш! Мәңгегә чыкма, бул кара тап, бат кире.
Ниһаять, 1910 елның кара көзендә Тукайның «Өзелгән өмид» исемле атаклы шигыре басылып чыга. А.М.Горький Сергеев-Ценскийга язган хатында болай ди: «Сез, вәгазьчеләр художникларның бугазыннан алалар, дип зарланасыз. Бу бит һәрвакыт шулай булып килде. Бу дөнья художниклар өчен түгел — дөнья аларга һәрвакыт кысан һәм җайсыз булды. Шуңа да ал арның роле аеруча мактаулы һәм батырлыклары ихтирамга аеруча лаеклы. Ачлыктан һәм чахоткадан үлгәндә, Казан татарларыннан бер шагыйрь: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы», — дип бик шәп әйткән.
«Очты» сүзенең кабатлануында (шигырьнең тәрҗемәсендә «улетает, улетает». — И.Н.) мин шатлык ишетәм. Әмма мин үзем яшәү шатлыгын, әлбәттә, артыграк күрәм: гаҗәеп кызык ул яшәү!» Сүзнең Тукай турында барганлыгын һәм тезмәнең «Өзелгән өмид» шигыреннән китерелгәнлеген укучы чамалагандыр. Дөнья һәрвакыт художниклар өчен кысан булды, дигән сүзләр безнең шагыйрьгә ничаклы туры килә! Тәрҗемәнең уңышсыз булуы аркасында, Тукайның үлемдә шатлык күрүен арттырыбрак бәяләсә дә, Горький шигырьнең төп пафосын, нигездә, дөрес тотып алган. Шагыйрьнең вакыт-вакыт үлемне сагынып куюын инкарь итеп булмый («И үлем! Мин синдә бер хәсрәт вә бер шатлык күрәм»). Дөньяның гадәт-йолаларына, тәкәллефләренә, кагыйдә һәм законнарына буйсынмыйча, рухи азат булып калырга теләп тә, күңелең аныкы кебек җәрәхәтчел булса, реакция чорына кергән буржуаз җәмгыятьтә үзеңне, ай-һай, җайлы хис итәрсең микән!
Тукай бу ике елда кайгы-хәсрәттән башканы белмәгән, тоташ пессимизмга бирелгән, үлем турында гына уйлап яшәгән икән дигән фикер аңлашылмасын. Шушы вакыт аралыгында йөздән артык шигырь, ике поэма, ике шигъри әкият, «Исемдә калганнар» очеркын, халык иҗаты турындагы хезмәтен, утызга якын фельетон, мәкалә һәм рецензия язып өлгерә ул. 1909 елда җиде, 1910 елда алты китабы дөньяга чыга.
Адәм баласы бит гел кайгырып кына яши алмый. Кайгы-хәсрәт утында гына януга, Тукай үзе әйтмешли, адәм түгел, дию дә чыдамас.
Борчуларның күплеге, авыр кичереш һәм кайгыларның бер-бер артлы килеп торуы үзе үк аларга каршы торырга, җиңәргә, иҗат көчен һәм дәртен саклап калырга мөмкинлек бирә. Тукайның да язмыш сугуыннан туган хәсрәтен яисә газабын моннан соңгысы оныттыра, юкка чыгара, бусын өченчесе басып китә һ.б. Әнә шул психологик хәлгә шагыйрь үзе дә игътибар иткән:
Уйлый торгач, мин үземнең җан ачымнан да көләм;
Чөнки инде кайгыралмыйм, кайгырып арган булам.
Үлеп арыгач, каты таш мамык мендәрдән дә йомшак, өшегәч, мич башы җәннәттән дә рәхәтрәк, ачыккач, ипи катысы оҗмах нигъмәтләреннән дә татлырак тоелган шикелле, газаплы кичерешләрдән соң килгән кечкенә генә уңыш та, бәләкәй генә куаныч та шагыйрьгә зур булып күренгән, күңелен яктыртып җибәргән. Пессимистик рухтагы шигырь артыннан ук Тукай еш кына юмор белән сугарылган шигырь язып ташлый яисә, киресенчә, көр күңелле шигырьдән соң ук «кайгы-хәсрәт көен» сузып җибәрә. Күңелендә өмет һәм өметсезлекнең, кайгы һәм шатлыкның нәүбәтләшеп торуын шагыйрь үзе дә әйтә:
Күрәсең, бу болыт берлә гомерлеккә кояш бергә;
Шулай бергә бугай: шатлык та хәсрәт канлы яшь берлә.
«Газаптан соң» шигырендә ул болай дип белдерә:
Булмадымы шул газаплар бәхтемен ачкычлары?
Җитмәкемнең изге максудка ләгыйль* баскычлары!
(*Ләгыйль — кыйммәтле таштан ясалган).
Тукайны тоташ пессимизмнан саклап калган, аны эшкә, иҗатка рухландырган төп нәрсә, әлбәттә, аның ныклы һәм олы идеалы. Гади кешеләрнең, хезмәт кешеләренең бәхете хакына яшәгән шагыйрь, көрәшче һәм сугышчы шагыйрь үз эчке дөньясына бикләнә алмый иде. Милләтнең эчендәге һәм тышындагы дошманнарны фаш итә торган сатирасы бу чорда 1908 елгы сатирасыннан һич тә калышмый. Ә анда төшенкелекнең әсәре дә юк.
Ә шулай да… 1909—1910 еллар — шагыйрь тормышында иң караңгы, иң газаплы чор, иҗатында «эңгер» мотивлары чагыштырмача күбрәк булган дәвере.
Моның сәбәпләре бер генә дә, ике генә дә түгел. Шәхси сәбәпләр дә, иҗтимагый-социаль сәбәпләр дә бар биредә.

1

Уральскидан килеп төшкән шәпкә Тукайның күңелендә бәйрәм иде. Менә берзаман шагыйрь айнып китә дә күрә: йа Ходай, кара реакция ябырылып килә түгелме? Кичә генә «хөррият өчен җан фида» дип шаулаган, самодержавиегә каршы көрәшүчеләрнең алгы сафында ук булмаса да, ияреп барган бик күпләр бүген кире йөгерәләр, посып калырга аулак төш эзлиләр, җылы оя табып, шунда кереп чуму җаен карыйлар. Күбесе йә сәүдәгә ябыша, яисә эш хакы зур булган хәвеф-хәтәрсез урын эзли, каләме булса, баерак, хәллерәк газета яки журналга сыенырга тырыша, йә булмаса акча китерә торган нәрсәләр язарга керешә:
Сатучылык итә бездә мөхәррир.
Әдип исме аңар таглыр, тагылмас.
Кайберләре исә тук яшәргә мөмкинлек бирә торган итеп өйләнү җаен карыйлар:
Әгәр басса дөнья һәм муеннарда бурыч тулса,
Убырлы карчыгыңны да алырлар, акчасы булса.
Кыскасы, кичәге «инкыйлабчы»ларның күпчелегендә, һавадагы торнага ышанып, кулдагы чыпчыкны ычкындырма, дигән фәлсәфә өстенлек алды.
Яу булып килә торган реакциягә каршы күкрәк киереп баручыларның сафлары сирәгәеп калгач, юк-юк та тетрәнеп куюлары, җиңүгә шикләнә башлаулары гаҗәпмени?
Тукай чагыштырмача аз белгән һәм иҗтимагый хәрәкәттә, шулай ук әдәбиятта артык зур урын тотмаган кешеләр әле бер хәл. Буыннары йомшак булган мондый адәмнәрнең көрәш арбасыннан төшеп калулары зур югалту түгел: әйдә, атка җиңелрәк булыр.
Моннан беркадәр элегрәк Галиәсгар Камал «Йолдыз» газетасы редакциясенә секретарь булып кереп, күңелне кырган иде. Инде менә «Таң йолдызы», «Тавыш», «Таң мәҗмугасе» битләреннән хөкүмәткә, байларга һәм, гомумән, золымга ләгънәт яудырган Сәгыйть Рәмиев, бу газеталар ябылгач, «Әльислах» тирәсендә җылынып йөрде-йөрде дә, күңелен беркетергә үзендә көч тапмыйча, Әхмәтҗан Сәйдәшевнең «Бәянелхак»ына барып керде. 1909 ел, 23 апрельдә язган хатында Ф.Әмирхан болай ди: «Син белә торган кешеләрдән С.Рәмиев хәзер «Бәянелхак»та секретарь булып тора. Әхмәтҗан бабай өшкереп эченә дин кертте». Сәгыйтьнең «Бәянелхак» түбәнлегенә төшүен Тукай аеруча авыр кичергән. Ул бит Рәмиевне публицист итеп тә, шагыйрь итеп тә олылый иде, аның шигырьләрен мактаудан тартынмый, ара-тирә, мавыгып китеп, Сәгыйтьне үзеннән югарырак куярга да хурланмый иде.
Әнә шушы зат — хәзер Сәйдәш бабайның мөрите. Уртак эшкә, демократик идеалга хыянәт дими, ни дисең инде моны?
Дөрес, Сәгыйтьнең хәленә дә керми булмый. Төскә-башка чибәр. Дулкынланып тора торган озын кара чәч, карасу йөз. Буй да бар, гәүдәгә дә нык. Кием-салымда, ашау-эчүдә үзен чикләргә яратмый. «Туганым» дип, «Тукайҗан» яисә «Фатихҗан» дип, татлы итеп сөйләшә.
Эшсез, акчасыз йөрү җиңел булмагандыр аңа. Тик ул вакланмый, түбәнләнми һәм дәрәҗәсен сакларга тырыша. Менә аның бурычка акча сорау рәвеше: «Фатих саран, Тукайның акчасы юк, Вафа гани, Вафа — гакәй. Бер сум гына бирәсең инде. Кайтарып алырмын дип уйлама тагын!» (Гани — бай, Гакәй — «агакай» сүзеннән үзгәртелгән булса кирәк).
Рәтлерәк эш таба алмыйча, соңгы чиккә килеп җиткәч, Рәмиев, күрәсең, кулын селтәгән дә Әхмәтҗан картка барып ялланган.
Яисә Борһан Шәрәфне алыйк. Сәләтле журналист, карашлары белән дә ислахчылардан артык ерак тормый, Тукайны әйбәтләп каршылап, Ф.Әмирхан белән таныштырырга алып барды. Шушы кеше тота да, Ф.Кәрими һәм алтынчы Рәмиевләрнең чакыруын кабул итеп, Оренбургка китеп бара. Аның аягы җиңел булып чыга: «Әльислах »ның даими язышучыларыннан берсе, Тукай белән шактый якын мөнәсәбәткә кергән, җәйләрен Ф.Әмирханнар белән бергә дачада «коммуна» булып яшәгән Кәбир Бәкер дә Оренбургка юл тота. Тукай, битараф кала алмыйча, аларны түбәндәге җыр белән тамгалый:
Безнең урам аркылы ага суның салкыны;
Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны.
Дөньяның болайга таба әйләнеп китүе, Тукайны ачын-ыру белән бергә, уйланырга, дөньяга карашын яңадан күздән кичерергә, иманын яңартырга мәҗбүр итә.
Уральскида чакта ук ул революцион-демократик байрак астына баскан иде. Бер үк вакытта мәгърифәтче дә иде. Җир һәм азатлык мәсьәләсен революцион юл белән хәл иткәч, кешеләрне әхлак ягыннан тәрбияләсәң, тормышта дуслык, туганлык, үзара ярдәмләшү мөнәсәбәтләре урнашыр дип ышана иде. Беренче бурыч үтәлмәде: самодержавие, чайкалып куйса да, аумады. Җир, җир дип тилмергән крестьяннар ымсынып кына калдылар.
Озаккамы бу хәл? Бишенче ел кабатланырмы? Пролетариат һәм аның идеологиясеннән шактый ерак торган демократ шагыйрьгә бу сорауга җавап бирү, әлбәттә, кыен иде. Әнә бит, кичә генә давылланып күтәрелгән крестьяннар һәм завод-фабрика эшчеләре яңадан тәртә арасына керделәр дә, нужа камытын киеп, сыртларында уйнаган чыбыркыга илтифат итмичә, күндәм генә йөк тарта башладылар.
Мәктәпләр юлга салынып килә, дистәләгән исемдә газета-журналлар чыгып тора, китап нәшриятлары, бербер артлы туып, меңәрләгән тираж белән китап басып тараталар, әдәбият өч-дүрт елда күрелмәгән сикереш ясады, профессиональ театр да, ачлы-туклы булса да, Россия буйлап әхлак дәресе биреп йөри. Кешеләр күңелендәге тискәре сыйфатлар кимергә тиеш иде кебек. Әмма алар арта гына бара! Мәгърифәт дигәнебез бөтенләй көчсез бер нәрсә микәнни соң? Шулай булгач, мәгърифәт, мәгърифәт дип йөрүдә ни мәгънә? Шигырь артыннан шигырь язып, җыентык артыннан җыентык чыгаруның нигә кирәге бар? Биредә инде «Җырлыймын, ләкин җырымнан файда бармы халкыма?» дигән сүзләрнең мәгънәсе килеп чыга.
Коралы ипсез һәм үтмәс булганда, останың кулы эшкә бармаган кебек, Тукай да үзенең төп көрәш коралы — поэзиянең мөмкинлекләренә шикләнеп карый башлагач, төшенкелеккә бирелеп алгалаган икән, бу бер дә гаҗәп түгел. Тукайның 1909—1910 еллар поэзиясендә «эңгер» мотивларының куәтләнүенә, рухи дөньясындагы авыр кичерешләргә китергән сәбәпләрнең тагын берсе — шушы. Моңа авыруының көчәя баруын, идея дошманнарының һөҗүмнәрен, кичәге «дус»лары һәм каләмдәшләренең мәкерләрен, гайбәт таратуларын, цензураның эзәрләвен дә өстик.
Әнә шул шартларда үтә җәрәхәтчел күңелле шагыйрьгә, тәмам пессимизмга бирелеп, дөнья белән араны өзүдән яисә, тәмам тормыш төбенә төшеп җитеп, кайда да булса тар тыкрыкта яисә ишегалдында җан бирүдән бүтән чара калмаган төсле тоела. Әмма шушы кыска буйлы, юка тәнле шагыйрь язмышның авыр йодрыгы килеп төшкәч тә, аяктан егылмаска, алай гына да түгел, пәһлеван булып калкырга үзендә көч тапты. Көчне ул, Антей Җир-анадан алган кебек, барыннан да элек, халкыннан ала иде.

2

Казанда төпләнеп калгач, 1911 елның ахырына кадәр туган якларына булсын, бүтән як татар авылларына булсын, чыгып йөрмәсә дә, Тукай һәрвакыт крестьянның йөрәк тибешен һәм тын алышын тоеп, ишетеп яши. «Кабул итү аппараты» билгеле бер дулкынга көйләнгән булганга, авыл ягыннан килгән һәр хәбәр, һәр факт, һәр деталь аның күңеленә сеңә тора.
Габдулланың туган-тумачасы, дус-ишләре һәм авылдашлары да шагыйрьне тыныч калдырмаганнар, авыл белән бәйли торган җепләрнең һаман ишәюенә, ныгуына сәбәп булганнар. Басылып чыккан һәм кулъязма хәлендә архивта сакланган, шулай ук автор Казан арты авылларында йөреп җыйган истәлекләрдән чыгып караганда, Тукай номерына килеп чыккан яисә кунып калып, пәрәмәчләп чәй эчкән яки инде урамда очрашып сөйләшкән якташлары һәм якыннарының саны берничә дистәгә җыела. Болар арасында Кырлайда бергә уйнап үскән Ахун, Әһли һәм Хәлилрахман кебек балачак дуслары да, беренче остазы Фәтхерахман мулла һәм абыйсы, ягъни Зиннәтулла мулланың Латыйфадан туган улы Кәшфелкәбир дә, Сәгъди улы Садри да, Кушлавычтан Сафиулла һәм Лотфулла Хисмәтуллиннар да бар.
Ахун Сабирҗанов түбәндәгечә сөйли: «Мин призывка каралу өчен авылга кайтышлый Казанга тукталып, «Болгар» номерларына төштем. Ләкин мин башка номерга кергән идем. Ул, мине күргәч, үз номерына кермәвем өчен ачуланып, әйберләремне алып, мине үз номерына кунарга алып чыкты».
Уральскидагы «Казан» гостиницасының буфетчысы Нәҗип Зариповны укучы хәтерлидер (бергә фотога да төшкәннәр иде). Шушы кешенең истәлегеннән без мондый юлларны укыйбыз: «1908 елда әти үлгәч, үз якларыбызга кайтырга туры килде. Габдулла Тукайга керәм. Шат чырай, якты йөз белән каршы ала. Кунак итә».
Үзе кунакчыл булган татар крестьянының, ярармы-юкмы дип уйлап тормастан, бимазалап вакытын алырмын дигән уй башына да килмәстән, якташ дип, авылдаш яки балачак дустым дип, капчыгын күтәргән хәлдә шагыйрьнең кечкенә бүлмәсенә килеп керүе, кайчакта исә бер яки ике иптәшен дә ияртеп килүе сирәк булмаган. Халкыннан күчкән кунакчыллык Тукайда да бик җитү. Кем булуына карамастан, якты чырай белән кабул итә, хәзинәдә бары белән сыйлый, бүлмәне постоялый двор итәләр икән, моңа да түзә.
Әмма һәр очрашудан ул рәхәтлек һәм ләззәт кенә алган, дисәк, ялгышырбыз. Якташларның да төрлесе бар бит. Бар акыллысы һәм дөнья күргәне. Мондыйлар белән гәпләшүдән гыйбрәт кенә түгел, бәлки канәгатьләнү дә аласың. Өстәвенә, телгә дә оста булса! Авызыннан халыкның гасырлар буе җыйган җәүһәрләре коелып кына торса! Бар бит аның тумыштан ук тумпый булганы, карашы тавыкныкыннан киң түгеле, җитмәсә, мәне белми торганы. Бар күзе ачыла башлап, дөньядагы гаделсезлекләрне күреп, эчендә ачу тойгысы кайнаган бунтарь табигатьлеләре. Бар юаш ат кебек башын иеп, юкка да сукранып, җылап-сыктап яшәүчеләре. Беренчеләре шагыйрь күңелендә өмет чаткысы кабызса, икенчеләре шуны өреп сүндерә.
Кушлавычның яртысы дип әйтерлек Казанның ат белән эш итүче байларында йөк ташый яисә Петсольт сыра заводында кара эштә эшли. Крестовников заводындагылар да — квалификациясез, кара эштә. Кушлавыч белән янәшәдәге Түбән Сәрдәнекеләр турында да шуны ук әйтергә мөмкин. Аерма шул гына: бу авылдан «барабыз »чыл ар күбрәк.
Хыялда мондый күренеш җанлана.
Хуҗаның болай да эче пошып торган вакытында, ишек шакып мәшәкатьләнмичә, авылдашы килеп керә. Егерме белән егерме биш арасында булыр. Озын буйлы, шактый юан һәм көпшәк гәүдәле. Караватына чалкан сузылып яткан хуҗага карап, бераз басып тора да, бер сүз дәшмәстән, стенага аркасын терәп, ишек төбенә чүмәшә һәм, кесәсеннән янчыгын чыгарып, юан итеп тәмәке төрә. Шул килеш ярты сәгать үтә, бер сәгать. Арада ник бер сүз булсын! Тукай үз уйларына чумган, теге исә төнәтә дә төнәтә.
Авылдашының беренче килүе генә түгел бу. Һаман шулай: утыра-утыра да, инде китәр вакыты җиткәч, зур гәүдәсенә туры килеп җитми торган нечкә тавыш белән:
—   Яз инде, Габдулла, — дип куя.
Петсольт сыра заводында эшли ул. Юашның юашы. Буынтыклап тура, бер сүз әйтмәс. «Мачтыр Кәрлә Дварич» (дөресе — Карл Эдуардович) бик җәберли икән үзен. Сүгә, ди, кыйный, ди. Яклау эзләп менә ул Тукайга килә: Кәрлә Дварич өстеннән прошение язып бирмәсме? «Гәҗит»кә чыгарса да начар булмас иде. «Пуграфия»дә, ягъни типографиядә эшли ич. Алай итүнең файдасызлыгын әйтеп тә карады инде Габдулла, юк, аңламый кеше дигәнең.
— Яз инде, Габдулла.
—    Бик көчлемени соң ул?
—    Кем?
—    «Кәрлә Дварич»ың…
—    Көчле ди! Тырнак белән чиртсәң, үлә.
Тагын тынлык урнаша. Шактый вакыттан соң хуҗа әйтеп куя:
—    Әнә шул сөлгене алып кит әле син.
—    Нәрсәгә ул? Сөлгем бар минем…
—    Бар өстенә бар яхшы. «Кәрлә Дварич» кыйнагач, яшеңне сөртергә кирәк булыр.
Шигырьләрендә, очерк һәм фельетоннарында крестьяннарның сабырлыгы, юашлыгы һәм язмышка кол булып яшәве турында күп мәртәбәләр ачынып язганын белгәнгә, Тукай тормышында шушыңа охшаш эпизодның булганлыгына ышанасы килә.
Әйе, халыкның үз улы буларак, хезмәт кешеләренең күңел тибрәнешен үткен тойган Тукай халыкны, дөресрәге, аның күпчелеген тәшкил иткән крестьян массасын идеаллаштыра алмый иде. Крестьянны тәнкыйть итәргә дә үзен хаклы санады.
Тулаем алганда исә, Тукай үз халкын, игелекле бала шәфкатьле анасын яраткан кебек, тирән һәм самими ярату белән яратты, аның телен, авыз-поэтик иҗатын яратты.
Казанга әйләнеп кайткач, Тукай халык иҗаты белән тагын да якыннанрак кызыксына башлый. 1910 елның апрелендә ул электән җыеп килгән җырларын «Халык моңнары» дигән исем астында аерым җыентык итеп чыгара. Шушы ук елның 15 апрелендә «Шәрык клубы»нда халык иҗаты турында лекция белән чыга. Лекциянең тарихын үзе болай аңлата: «Көннәрдә бер көн бер иптәшемә уйнап кына: «Мин халык әдәбияты тугрысында лекция укыйм», — дип әйткән идем. Ул шуңар ышанып, Тукаев лекция укыячак икән дип, могътәбәр газеталарымызның берсенә язып та өлгергән. Мин ул иптәшем яныннан чыкканда, уйнап әйттем, ышанып калма тагын, дип әйтергә онытканмын. Менә шулай итеп, яңлыш уеннан уймак чыгып куйгандай булып, мин, теге газета хәбәрен тәкзиб*-фәләнгә керешмичә, чынлап та халык әдәбияты хакында үземнең белгән вә хис иткән кадәр фикерләремне сөйләргә җәсарәт итәм». (*Тәкзиб — ялганга чыгару).
Татар матбугатында бу вакыт Көнбатыш Европа һәм русның дистәләгән галимнәренең исемен кертеп, фикерләрен китереп һәм фольклор фәне терминнарын мул кулланып язылган гаҗәеп «ученый» мәкаләләр күренә башлаган иде. Тукайның бераздан аерым китап булып чыккан бу лекциясе исә андый «эрудиция» белән дә, «фәнчәлек», «гыйльмичәлек» белән дә аерылып тормый. Шагыйрь халык иҗаты, аеруча җырлар турындагы шәхси фикерләрен генә сөйли. Әмма ничек итеп сөйли!
Басынкы гына, тонык кына тавыш белән, ара-тирә тотлыккалап (лекция укып караган кешемени!) башлап китә дә, эзгә төшеп, кыюлана барып, ниһаять, чын, самими пафос белән түбәндәгеләрне әйтә: «Халык җырлары — безнең бабаларымыз тарафыннан калдырылган иң кадерле вә иң бәһале бер мирастыр. Әйе, бу — кадерле мирас, кыйммәтле мирас! Мәгъмүр (Мәгъмүр — төзек) Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады.
Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады…
…Халык җырларының шулай җәүһәр вә якутлардан да кыйммәтле бернәрсә булганы өчен дә, аларга әһәмият бирергә кирәк. Ал арны югалтмаска иҗтиһад итәргә кирәк.
Белергә кирәк ки, халык җырлары — халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рәүшан (Рәүшан — якты) көзгеседер. Бу — бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр». Шушы фикерен раслау өчен, шагыйрь мисал артыннан мисал китерә дә бүгенге көнгә кадәр йөзләрчә тапкыр цитата итеп йөртелгән атаклы сүзләрен әйтә:
«Дөресен әйткәндә, халык зур ул, көчле ул, дәртле ул, моңлы ул, әдип ул, шагыйрь ул. Ул әле әллә нинди кара көчләр басканга күрә генә бу күренештә йөри. Ләкин бу хәл, вакытлы гына килгән бер авыру кеби, гаризи (Гаризи — читтән килгән) бер хәлдер».
Төшенкелеккә бирелергә йөз сәбәп булса да, халыкның киләчәгенә әнә шулай ышануы шагыйрьгә көч биргән.
Лекциясендә Тукай тагын бер олы мәсьәлә күтәрә: «Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».
700—800 еллык тарихы булган татар поэзиясе, күп кенә яшь милләтләр поэзиясеннән аермалы буларак, Көнчыгышның (башлыча фарсы телендәге) бөек поэзиясе традицияләренә таянып үсеп киткән иде. Күп гасырлар буе ул халык поэзиясе белән янәшә яшәп килде. Инде менә Тукай әйтте: халык мәнфәгатенә хезмәт итәргә тиешле поэзия, электән килә торган уңай традицияләрен югалтмаган хәлдә, халык поэзиясенә нигезләнергә тиеш. Шагыйрь үзе халык җырларына охшатып, ягъни андагы поэтик алымнарны иҗади үзләштереп (кайберләрен кабул итү, ә кайберләрен кире кагу рәвешендә), шигырьләр язды. Гүяки ул үзеннән соң киләчәк шагыйрьләргә васыять әйтә: менә шулай языгыз. Аның васыяте үтәлде, күрәзәчелеге дөрескә чыкты: Октябрь революциясеннән соң мәйданга килгән Һади Такташ, Хәсән Туфан, Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Фатих Кәрим, Сибгат Хәким кебек талантлы шагыйрьләр халык иҗатына нигезләнгән поэзияне үстереп алып киттеләр.

3

Тукайның пессимизм һәлакәтеннән котылып калуы турында сүз алып барганда, аңа идея йогынтысы ясаган Хөсәен Ямашевны һич тә читләтеп узып булмый.
Сәүдәгәр гаиләсендә туган. Башта — мәктәп, мәдрәсә. Аннары — революцион фикер учагына әверелеп киткән Татар укытучылар мәктәбе. Биредә укыганда ул рус социал-демократлары ярдәмендә марксизм белән таныша. Мәктәпне тәмам иткәч, революцион хәрәкәткә башы-аягы белән чума. 1905 елда инде без аны РСДРП(б)ның Казан комитеты әгъзасы итеп күрәбез. Партиянең үзәк органы «Пролетарий», Ямашевны күздә тотып, болай дип яза: «…комитетта бер татар оештыручысы бар. Комитет аның фикеренә югары бәя бирә»; «…ул «ортодоксаль» рухтагы төпле социал-демократ, милләтчелекнең әсәре дә юк». 1907 елның гыйнварында чыга башлаган большевистик «Урал» (Оренбург) газетасының оештыручыларыннан берсе һәм идея җитәкчесе дә ул.
Газета тукталгач, Х.Ямашев, Тукайдан ике генә ай элек, Казанга әйләнеп кайта. Менә шунда танылган революционер белән атаклы шагыйрь очрашып танышалар. (Алар Уральскида ук танышканнар дигән версия йөрсә дә, моны раслый торган документ табылганы юк).
Тукай белән Ямашевның аралашуы, бер-берсенә мөнәсәбәте турында сөйли торган материал гаять аз. «Фикер» газетасына «Урал»дан күчереп басылган бер шигырь, Тукайның Хөсәенгә багышлап язган ике шигыре һәм шагыйрьнең бер истәлектә китерелгән сүзләре — нибарысы әнә шул.
Әллә инде алар бер дә аралашмадылар микән? Алай дияр идең, Тукайның түбәндәге дүрт юллык шигыре бар:
Мин — кунакчыл бер җыручы, миндә — бар ярлы-гидай,
Ханәмә* яшьләр килә һәм сәүдәгәр, бай углы бай.
Ул бәләнд** мәрхүм дә килсә, мин сизә торган идем:
Күктән иңгән, ханәмә килгән шикелле тулган ай.
(*Ханә — өй.
**Бәләнд — бөек булып),
Тукай Х.Ямашев белән, әйтик, Ф.Әмирхан яисә Г.Камал белән аралашкан кебек, еш очраша алмаган, билгеле. «Әльислах»ны яки «Яшен»не чыгаруга охшашлы уртак эш ал арны бәйләми. Хөсәеннең үз эше дә бар, полиция дә кызыксынып тора аның белән. Сирәк күрешүләре дә күбрәк шаһитләрсез булган дип уйларга кирәк. Ямашев белән Тукай мөнәсәбәте турында кем язып калдырырга тиеш? Хөсәен? Ләкин ул көндәлек алып бармаган. Тукай? Ямашев исән чакта ни дип аның турында язарга тиеш әле ул? Хөсәен үлгәч, әнә, ике шигырен багышлады. Озын истәлек язарга исә — үз хәле хәл. Коләхметов? Тукайдан соң биш ел гына яшәгән драматург, гомумән, истәлек язган кеше түгел.
Әнә шул аз материалдан чыгып булса да, Ямашев белән Тукайның үзара мөнәсәбәтен күз алдына китерергә тырышыйк.
Төп чыганак булган «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре» исемле шигырьне укый башлыйбыз:
Көч белән бергә гүзәллекне җыйган диңгез кеби,
Ул инде өстен вә кул җитмәс кеше, йолдыз кеби.
Әүлияларның барын бер-бер китерсәм каршыма,
Күрмәмен дип уйлыймын бер якты йөз ул йөз кеби.
Мәдхия һәм мәрсия жанрларында мактау объектын мөмкин кадәр югары күтәрү таләп ителгәнлекне исәпкә алган очракта да, Тукайда Х.Ямашевка карата хөрмәт, мәхәббәт һәм соклануның гадәттән тыш көчле булганлыгын чамаларга мөмкин. Шагыйрь мәрхүмне кеше итеп, шәхес итеп бәяләгән. Аның игътибарын аеруча җәлеп иткән сыйфаты — Ямашевның вөҗдан кешесе булуы. Вөҗданлы кешеләр Хөсәеннән башка да бар. Әмма Ямашев аерым урын тота, вөҗданлылык ягыннан аңа тиң юк («үтте тормыш пычрагын гәүһәр кеби вөҗдан белән»). Ул гына да түгел, шагыйрь, заманы өчен зур кыюлык күрсәтеп, Ямашевны күңелләрдә кадерле урын биләп алган барлык әүлиялардан да югарырак куя.
Тукай Ямашевның көрәшчелеген, революционерлыгын да шәхси сыйфатлары призмасы аркылы үткәреп бәяли: «Ул көрәште һәм явыз эшкә җәза бирде көлеп». «Ул көрәште, язда елмайган кояш төсле бәләнд».
«Көчле, көчсез, ярлы, бай булды һаман да бер аңар» дигән шигырь юлы уңае белән исә Тукайны Хөсәен белән бер идея позициясенә бастырырга, марксист ясарга тырышучы авторлар адресына әйтәсе килә: революционер-болышевикны бәяләүдәге бу төгәлсезлек шагыйрьнең дөньяга карашта революцион демократлыктан югары күтәрелә алмаганлыгы хакында гына сөйли. Бу — бер. Икенчедән, шигырьдә ул Ямашевны буржуа милләтчеләренә каршы куя: милләтчеләр «милләт, милләт» дип авыз суын корытсалар да, чынлыкта ярлыларга кимсетеп карап, байлар хакын хаклыйлар. Ә Ямашев алай түгел: ярлы дип тә, бай дип тә аермый, барысына да тигез карый.
Шигырьне Тукай әүлиялардан өстен торган әнә шул якты шәхесне тәкъдир итә алмаган җәмгыятькә үпкә белдереп, ачулы, ачынулы һәм иронияле юллар белән тәмам итә:
Күрмәде гами*, табигый, буш куыклар атмагач,
Һәм кәмиттә бер батыр да җирдә егълып ятмагач.
Бармыни бездә гомумән чын кеше кадрен белү?!
Без аны кайдан белик, мискин үлеп аңлатмагач?!
(*Гами — гади, надан кеше).
Тукайның 1910 ел, 23 август датасы куелган «Бер мән» исемле шигыре бар.
Итәм кайчак бөтен инсанга нәфрәт,
Бу нәфрәттән туа күңлемдә хәсрәт, —
дип башлаган бу әсәрендә шагыйрь кешене ярату, кешегә мәхәббәт дигән нәрсә калмады, кешеләр бер-берсенең бугазын чәйнәргә әзер торган ерткыч җанварга әверелделәр, дип белдерә.
Мондый темага Тукай моңарчы да шигырьләр язган иде. Әмма бу кадәргә үк барып җитмәгән иде.
Тагын җентекләп укырга керешәбез дә түбәндәге строфага тап булабыз:
Сөеп тә алданып, бер мәнне җандай,
Чәчә зәһрен күңел мәҗрух җыландай.
(Мән — зат, кеше. Мәҗрух — яралы),
Биредә, һичшиксез, биография эзе сизелә. Болай да үз тирәсендәге күп кешеләр турында югары фикердә булмаган Тукайга, яраткан бер кешесенең (ихтимал, С.Рәмиевнең) ниндидер хыянәтеннән соң, күрәсең, бермәлгә бу дөньяда, гомумән, чын кеше юк булып тоелган.
Әмма акылы эшкә керешә: алай ук кисеп ташлама әле, эзлән, уйлан, мәхәббәт тә, изге күңелле кешеләр дә бөтенләй бетмәгәндер. Әнә шул килеш үз-үзе белән бәхәсләшеп яшәгәндә бер кеше пәйда була:
Мөҗәссәм(1) бер кешелек ул, җылы җан,
Аны тәкрим(2) вә тәкъдисне(3) тели җан.
Аның берлән, итеп сохбәт(4), сөйләшсәм,
Яшермәстән бөтен күңлемне ачсам,
Бетәдер ярасы рухның вә хиснең,
Тигәндәй куллары гүя мәсихнең(5).
Сөйләшкән сүзләре гөлдәй тамадыр,
Сулаган сулышы баде сабадыр(6).
(1   Мөҗәссәм — гәүдәләнгән, күзгә күренә торган.
2    Тәкрим — хөрмәтләү.
3    Тәкъдис — олылау.
4    Сохбәт — сөйләшеп утыру.
3    Мәсих — пакьләүче.
6    Баде саба — иртәнге җил).
Бу изге «мән»дә, шаять, хыял җимеше генә түгелдер. Кем соң бу зат? Тукай белән аралашкан кешеләрне берәм-берәм барлап чыгам да, берсенең дә «Бер мән»гә прототип булырлык сыйфатларын таба алмыйм. Кала бер кеше: ул да — Хөсәен Ямашев.
Чынлап та, «Хөрмәтле Хөсәен ядкяре»ндәге образ белән бу шигырьдәге «мән»не чагыштырып карасак, гаҗәеп охшашлык күрербез: икесе дә кешеләргә карата мәхәббәт хисе белән тулы олы җанлы кешеләр. Хәтта бер поэтик сурәт тә кабатлана: Хөсәеннең «керлегеннән гөл тамар» булса, изге «мән»нең «сөйләшкән сүзләре гөлдәй тамадыр».
Бу фаразны исбат итәчәк документ киләчәктә табылырмы, юкмы — әйтүе кыен. Әмма, билгеле фактларга гына нигезләнеп тә, Х.Ямашевның Тукайга ясаган рухи һәм идея йогынтысы турында авыз тутырып сөйләргә мөмкин. Дөрес, Ямашев Тукайны тулысы белән үз иманына күчерә алмаган. Ара-тирә очрашып, сөйләшеп утыру белән генә шагыйрьнең марксизмны үзләштерүе һәм кабул итүе гайре табигый хәл булыр иде. Балчык, ут белән очрашып, утка әверелмәсә дә, суда изрәмәс каты кирпечкә әйләнгән кебек, татар большевигының марксистик карашлары татар шагыйренең демократик идеалын тагын да ныгыта, чыныктыра төшкән.
Ул гына да түгел, без әле күрербез — гомеренең соңында Тукайның дөньяга карашында һәм иҗатында яңа борылыш башланачак. Х.Ямашевка карата гадәттән тыш олы ихтирам һәм мәхәббәт белән сугарылган «Хөрмәтле Хөсәен яркяре» шигыре үзе генә дә бу борылышның нинди юнәлештә булачагы турында фараз итәргә мөмкинлек бирә.
X.Ямашев һәм аның фикердәшләре Тукай һәм каләмдәшләренә искелеккә каршы тора торган көчләрнең бербөтен булмаганлыгын күреп алырга, демократлар белән либераль буржуазия идеологлары, шул заманда телгә кергән атама белән әйтсәк, «тар милләтчеләр» арасында социаль мәсьәләләргә нисбәтән каршылык ятканын аңларга һәм бу социаль катлауның сыйнфый йөзен танып алырга да булышканнар.
1905 елгы революциягә кадәр татар дөньясында көрәш иске тәртипләрне саклап калырга теләүче төркемнәр белән реформа ярдәмендә җәмгыятьне заман кушканча үзгәртеп коруны яклаучылар арасында барган иде. Асылда мәгърифәтчелеккә кайтып кала торган соңгы лагерьның үз эчендәге каршылыклар ул чакта яралгы хәлендә генә иде.
1905 елгы революция, әлеге каршылыкларны кискенләштереп, мәгърифәтчеләр лагерен икегә аерып ташлады: татарның үсеп килүче яңа, либераль буржуазиясенә якын торган бер төркем интеллигенция, шушы сыйныфның интересын яклый башлап, буржуаз-милләтчел либераль агымны барлыкка китерде. Күпчелек очракта руханилар арасыннан чыксалар да (арада крестьян балалары да бар), халыкка якын торган яшь интеллигенция исә крестьяннар, һөнәрчеләр, приказчиклар, шәкертләр мәнфәгатен яклап көрәшкә ташланды һәм революцион-демократик агымның туып, ныгып китүенә сәбәпче булды.
Либераль карашлы интеллигенцияне дә бу чорда тоташ кара масса итеп бәяләү дөрес булмас иде. Изелүче милләт буржуазиясенең идеологлары буларак, патша хөкүмәтенең милли-колониаль сәясәте белән килешә алмаганга, алар да самодержавиенең нигезләрен какшатуга күпмедер өлеш керттеләр. Милли мәсьәләдә — тик шушы мәсьәләдә генә — либераллар белән демократларның карашлары ара-тирә тәңгәл килеп, кушылып китүе табигый хәл иде. Өстәвенә, либераль-буржуаз лагерьда Исмәгыйль Гаспринский, Риза Фәхретдинов, Йосыф Акчура, Фатих Кәрими, Дәрдемәнд, Габдулла Буби һ.б. кебек, демократларның да ихтирамын казанган зур галим, педагог, язучы һәм публицистлар бар иде.
Социаль азатлык мәсьәләсендә исә демократлар белән либералларның позициясе, билгеле, тәңгәл килә алмады. Алар баррикаданың ике ягына басып көрәш башлыйлар.
Тукай Казанга кайткан вакытларда, Г.Исхакый сәяси-иҗтимагый эшчәнлегеннән читләштерелгәнгә күрә, аның урынбасары сыман булып, «Әльислах»ы белән Ф.Әмирхан революцион-демократик хәрәкәтнең дилбегәсен үз кулына алган иде. Әдипнең либераль буржуазиягә һәм аның идеологларына каршы юнәлтелгән барлык чыгышларына тукталып тормастан, публицистик эшчәнлегеннән бер эпизодка гына күз ташлап китик.
Либераль буржуазиянең төп органы «Вакыт» газетасы, гомум мәгърифәтчелек идеяләрен тарату, милләт эчендәге карагруһчыларны тәнкыйтьләү һәм хөкүмәтнең кайбер гамәлләрен чеметкәләп китү белән бергә, татарлар арасында да пролетар хәрәкәтнең көчәя, социализм идеяләренең тамыр җибәрә баруын күреп, моңа үзенең мөнәсәбәтен белдерергә тиеш була. Газета редакторы Ф.Кәриминең үз имзасы яисә псевдонимы белән чыккан берничә мәкаләдә газета социализмны ислам дине белән кушарга, ул гына да түгел, аларны тәңгәлләштерергә тырыша. Янәсе, татарлар сыйнфый көрәш дип баш катырмаска тиешләр, фәкыйрьлеккә каршы бердәнбер корал — гыйлем.
Нәкъ менә Ф.Әмирхан, беренчеләрдән булып, «Вакыт»ның бу фәлсәфәсен элеп алып, селкеп сала: «Хәзер бөтен галәмдә хөкем сөрә торган капиталистический строй кеше хезмәте вә кеше мәшәкате белән башка хәйләкәррәк кешеләрне (капиталистларны) файдаландырырга яратканга күрә, бәни адәм кулы белән эшләнгән эшләрнең иң симез кисәкләрен бәни адәм сәгадәте өчен кулын да, фикерен дә хәрәкәтләндермәгән кешеләргә бирәдер».
Моннан соң инде 1908 елның 2 декабрендә язылган бер хатындагы түбәндәге сүзләрнең мәгънәсен аңлау кыен булмас кебек: «Әльислах» акрын гына, эленеп-салынып кына бара. Хәзер форматын үзгәртеп, мәсләген дә сәяси-лэндерергэ (ассызык минеке. — И.Н.) карар бирдек». Газетаның 1909 елгы саннарында либераль буржуаз лагерь белән көрәшнең тагын да кискенрәк төс алуы Ф.Әмирханның нәрсәне күздә тотканлыгын аермачык аңлатып бирә.
Тукай, мәгълүм булганча, Казанга кайтып төшү белән үк, җиң сызганып «Әльислах»та эшли башлады. Үз иманы булып киткән идеягә һәм шушы идеяне үткәрә торган газета яисә журналга бөтенләе белән бирелеп эшләвен, шул идея, шул органнарның дошманнарына ярсуланып ташлануын без инде беләбез. Ара-тирә бәхәс кызулыгы белән арттырып җибәрүе дә юк түгел. «Әльислах», «Яшен» һәм «Ялт-йолт» битләрендә либераль лагерьга каршы көрәшүенә без әле әйләнеп кайтырбыз. Хәзер исә буржуазиянең чын йөзен якыннан күреп танырга мөмкинлек биргән бер эпизодка тукталып китик. Сүз 1909 елның җәендә шагыйрьнең фабрикант Акчуриннарда кунакта булуы турында бара.

4

Сембер ягы алпавытларының сукно мануфактурасына йон китереп тору белән баеган Курамша Акчурин XIX гасырның уртасында Зоя Башы авылында үзе сукно фабрикасы корып эшкә керешкән. Крепостнойлык хезмәтенә корылган предприятиеләрне кысрыклап һәм йота барып, ул зурайган, киңәйгән, «бала» фабрикалар тудыра башлаган. Гурьевка дигән авылдагысы, зураеп һәм киңәеп, беренче урынга чыккан.
Курамша үлгәч, ул башлаган эш уллары Тимербулат, Әсфәндияр, Исмәгыйль һәм Ибраһимга күчкән. Җитезлеге, зирәклеге һәм сәләте белән аерылып торган Тимербулатны (халыкта ул Тимай бай дигән исем белән мәшһүр) башлык итеп таныганнар.
Казна заказы җитәрлек, товар Россия базарларында да үтә — фабрикалар гөрләп эшлиләр. Акчуриннарның капиталы артканнан-арта.
Шушы килеш XX гасырга килеп керәләр. Предприятие акрынлап Тимайның уллары Хәсән, Якуп һәм Абдуллага күчә. Эшләр дә гел уңайга гына бармый, кыенлыклар туа башлый. Бер яктан, рус фабрикантлары белән конкуренция кискенләшә, икенче яктан, моңарчы ярыйсы гына күндәм эшләп килгән эшчеләр (күпчелеге татарлар) ризасызлык белдерә башлыйлар, 1905 елда исә капиталистик изүгә шактый куәтле стачка, забастовкалар белән җавап бирәләр.
Әнә шул кыенлыктан котылу өчен Акчуриннар Россиядә беренчеләрдән дип әйтерлек акционерлык җәмгыяте сыман нәрсә оештыру фикеренә килгәннәр. Бит Курамшаның энеләре Сөләйман һәм Ильястан туган Акчуриннарның да күбесе шул ук сукночылык белән шөгыльләнә. Саратов ягында Дибердиевләр бар, Агишевлар бар. Бу җәмгыятьтә, табигый, төп оя кошлары Хәсән һәм Якуп беренче скрипканы уйнаганнар.
Безне кызыксындырган Хәсән Тимербулат улы Акчурин, атасыннан күчкән эшне ярыйсы гына уңышлы алып бару өстенә, русча да, татарча да шактый мәгълүматлы кеше булып, милли мәдәниятнең барышы белән кызыксынып торган, аны күтәрү хакына акчалата ярдәм иткән, ара-тирә җәмәгать эшләрендә катнашкан.
Тукай килгән вакытларда җәмгыятьнең директор-распорядителе саналса да, саулыгы какшау сәбәпле, җитәкчелек эшеннән читкәрәк китеп, эшне энесе Якупка тапшырган була.
Вакыт күп, эш юк, нишләсен: рус газеталарын күздән кичерү белән бергә, татар газеталарын җентекләп укып бара, фикер көрәшләрен, бәхәсләрне күзәтә, кайсын хуплый, кайсы белән эченнән бәхәсләшә. Милли мәнфәгатьләрне ул бу вакытта күңеленә никадәр якын алгандыр, әйтүе кыен. Әмма күп кенә кыланышларының эч пошканнан булганлыгы билгеле. Замандашларының сөйләвенә караганда, ул, мәсәлән, балаларны сугыштырырга яисә этләрне бер-берсенә өстерергә яраткан.
Шушы фабрикант бервакыт шөһрәт казанган яшь шагыйрь Габдулла Тукаевны кунакка чакыру фикеренә килә.
Акчуриннар мәдрәсәсендә хәлфә булып торган Кыяметдин Кадыйриның истәлегеннән күренгәнчә, Хәсән бай Казанның зур сәүдәгәре һәм җир хуҗасы Бәдретдин Апанаевка үзенең дәгъвәтен Тукайга җиткерергә үтенеп хат язган һәм чыгымына акча җибәргән. Апанаев Тукайның аны өнәп бетермәгәнен һәм күптән түгел генә «дин гыйльменә бигрәк чумган Апанаев Бәдретдин» дип тешләп алганын истә тотып булса кирәк, шагыйрьнең үзенә түгел, бәлки дусларына, башлыча, Ф.Әмирханга мөрәҗәгать иткән. Фатих барырга киңәш бирә, дустының икеләнгәнен күреп, кыстый, үгетли: әйдә, бу даирәне дә күрсен, тәэсирләре артсын, карашы киңәйсен.
Каршылау, кунак итү, әлбәттә, ни җитте генә булмый (Акчуриннар диләр безне!). Поезд килеп туктаганда, ике тройка белән Хәсән бай үзе, туган-тумачасыннан һәм якыннарыннан берничә кеше көтеп торалар. Кыңгырау тавышы астында җилдәй очыртып, Хәсән Акчуринның зур таш йортына алып кайталар, якты, зур бүлмәгә урнаштыралар.
Кичен көтепханә бүлмәсендә шагыйрь шәрәфенә зур мәҗлес ясала. Хәсән байның энеләре һәм сеңелләре, фабриканың хуҗага якын торган олы дәрәҗәле хезмәткәрләре, Гурьевканың үзенә күрә интеллигенциясе озын өстәл тирәсенә тезелеп утырганнар. Барысы да дип әйтерлек европача киенгән, хатын-кызларның колагында һәм бармагында бриллиантлар ялт-йолт килә. Хәсән Акчу рин үзе генә, минем кемлегем болай да билгеле дигән кебек, мөселманча киенгән килеш, өстәл бантында утыра. Менә хуҗа мәҗлесне ачып җибәрә һәм болай ди:
—    Габдулла әфәнде, мәдәни милләтләрдән үрнәк алып, без бүген кадерле кунагыбыз булган сез яраткан шәраб белән тост күтәрергә тиешбез, — ди дә, өстәлдә төрле төсләр белән елкылдап тора торган шешәләргә ишарәләп, өстәп куя: — Кайсын ачыйк?
Тукай мондый эчемлекләр белән эш итмәгәнгә, бермәлгә аптырабрак калса да, зиһене ярдәмгә җитешә:
—    Шампанский ачыгыз.
Кулына ак перчатка кигән, җилкәсенә ак сөлге салган официант шундук көмеш чиләктәге боз эченнән шампанский шешәсен суырып чыгара да, сөлгесе белән пөхтәләп сөртеп алгач, бөкене ачып, бокалларга шәраб коя.
Моннан соңгы мәҗлесләрдә ничек булгандыр, бусында исә Тукай, хуҗа һәм бүтән кунакларның сорауларына кыска-кыска җаваплар бирү белән чикләнеп, нотык сыман итеп сүз әйтергә һәм шигырь укырга кыстасалар да, төрлечә сылтау табып, баш тарткан.
Шагыйрь Акчуриннарда бер атнага якын кунак була. Көннәрен ничек уздырган, мәҗлесләрдә сүз ниләр турында булган, фабрикант белән ялгыз калган чакларында ни хакында гәпләшкәннәр — без боларның берсен дә белмибез. Истәлектән аның биллиард уйнарга өйрәнгәне, көн саен дип әйтерлек Кыям хәлфә белән шар тәгәрәткәне билгеле. Истәлек авторы тагын Тукайның фабрикага кереп карап йөргәнлеген яза. Фабричный инспектор килгәндәге кебек, мәктәп яшендәге кыз балаларны һәм малайларны йон өеме эченә яшергәннәрме, юкмы, белмибез. Шулай эшләгәннәре тәкъдирдә дә, үпкәләренә йон тузаны сулый торган нурсыз йөзле, арык гәүдәле хатын һәм ирләрне күреп ачынмый калмагандыр. Бәлки әле, ул эшчеләрнең баракларына да сугылгандыр, чаршау белән генә бүлеп алынган «фатир»лардагы фәкыйрьлек, тыгызлык, бик үк татлы булмаган исләр аның котын алгандыр.
Ни булса да булган, шагыйрь, шактый гына гыйбрәт алып, Казанына кайтып киткән. Г.Камалга сүз бирик.
«Тукайның кайтканын ишеткәч, мин аның янына менәм. Ни күзем белән күрим: өстеннән яхшы киемнәрен, ак якаларын салып ыргыткан да эчке күлмәктән генә караватына сузылып яткан.
—    Нихәл, бик шәп йөреп кайттыңмы, бик шәп сыйладылармы? — дигән сорауга каршы Тукай:
— Сыйлавын шартлаганчы сыйладылар. Шулай да үземнең караватымны сагынып кайттым әле. Безгә кул кеше түгел алар. Әллә ничә горничный нянька шикелле ашаталар, нянька шикелле эчертәләр, нянька шикелле йоклаталар, үзең теләгәнчә йокларга ирек тә юк. Сыйлары да гел коньяк та шампанский. Безнең шикелле кара корсакка кул нәрсәләрмени алар, — диде, ник барганына үкенгән көнгә төшкәнлеген белдерде».
Икенче бер әһәмиятле чыганак та бу сәфәр либераль буржуазиянең иң мактаулы вәкилләрендә дә милләт мәнфәгатенең ташып тормаганлыгын, демократлар белән либераллар арасындагы каршылыкны ачыграк күрергә ярдәм иткән дигән фикергә китерә. Бусы — Тукай үлгәч үк, ягъни шаһитләрнең барысы да исән чакта чыккан истәлек.
Танылган дин галиме Муса Бигиев «Рәхмәте илаһия борһаннары» (Борһан — дәлил) исемле китабында мөселманнар гына түгел, бәлки, моңа лаеклы булсалар, бүтән диндәге кешеләр дә Алланың рәхмәтенә ирешәчәкләр, ягъни оҗмахка керәчәкләр дигән идея үткәреп, татар җәмәгатьчелегендә шау-шу кузгата. Галимне сулдан да, уңнан да торып тәнкыйть итәләр. Тукай, мәсәлән, бу уңай белән эпиграмма яза. Хәсән әфәнде Акчурин да М.Бигиевнең бу чыгышын өнәмәгән (әлбәттә, уңнан торып). Менә ул, Тукайның эпиграммасын күрепме, күрмичәме, шагыйрьне дин галименә каршы чыгыш ясарга димләп хат яза. Максатка ирешәчәгенә шикләнмәгән дип уйларга кирәк: ни әйтсәң дә, шагыйрь аңарда кунакта булды, шулчаклы хөрмәт итүгә канәгать булмый китүе мөмкин түгел.
«Менә шулвакыт, — дип яза истәлек авторы Әхмәт Урманчиев, — кечкенә гәүдәле, олы йөрәкле шагыйрь нишли? Ул хатны иртә белән алгач та укып ташлый да аңа шул минутта ук җавап яза. Мине чакырып, ул хатны укый. Бу җавап шулкадәр әче иде ки, шөбһәсез, алтыннарына мәгърур булган бай моны алгач, чын мәгърурлык янында акчаның никадәр зәлил (Зәлил — хурлыклы, кадерсез, түбән) булганлыгын аңлагандыр».

5

Шагыйрьнең каләменә эләккән милләт хәдимнәре — либералларның кайберләре түбәндәгеләр.
«Тәрҗеман» газетасының редакторы, «Иттифакыл-мөслимин»  исемле буржуаз партиянең лидерларыннан берсе Исмәгыйль мирза Гаспринский, шул ук партиянең икенче лидеры һәм теоретигы Йосыф Акчура (Хәсән Акчурин белән бабалары бертуган), безгә таныш Һади Максуди, аның энесе, Дәүләт думасы депутаты Садри Максуди, кайчандыр «Өлфәт» исемле газетаның редакторы булган, дин дип, милләт дип, дөньяның бик күп почмакларын йөреп чыккан Габдрәшит Ибраһимов, «Вакыт» газетасы редакторы, язучы һәм публицист Фатих Кәрими, «Шура» журналы редакторы, гаять күп сандагы әдәби, тарихи, әхлакый хезмәтләрнең авторы Ризаэтдин Фәхретдинов һәм исеме яңа гына телгә алынган М.Бигиев.
Бу шәхесләрне Тукай төрлесен төрлечә — кайсын усалрак, кайсын үз итебрәк, кайсының сәяси йөзен, кайсының шәхси кимчелекләрен алгарак куеп тәнкыйть итә.
Менә ике генә юллык эпиграмма:
Йосып китте сәяхәткә, Рәшит икенчеләй китте,
Рәшитнең сурәтендә бер дегет тулган чиләк китте.
Г.Ибраһимовның Япониягә ислам динен кертү кебек асылсыз һәм чыгышсыз идея колы булып йөрүен арбага тагылган хәлдә генә хәрәкәт итә ала торган дегет чиләге белән чагыштыру да бар монда, әлбәттә. Әмма шул гынамы? Тукай бит, дегет тулы чиләк, ди. Дегет кебек кап-кара дигән мәгънәгә ымлап, Рәшит бабаны кадимчеләргә тиңләү дә юкмы биредә? Тукай Й.Акчураның, илне ташлап, Төркиягә барып төпләнүе һәм гарәп илләрендә сәяхәт итеп йөрүенә ишарә ясый.
Менә «Словарьдан фал ачу» исемле фельетон. Автор белән бергәләп, без дә фал ачыйк һәм шагыйрьнең шәрехләрен тыңлыйк.
Й.Акчура — «Төркиядә солдатлык дәрәҗәсе».
Тукай: «Мин аны инде генералдыр дип уйлый идем. Фаразыма муафыйк булмады».
М.Бигиев — «интеллигентный монах».
Тукай:  «Гаҗәпләнүемнән үзем дә көлеп җибәрдем».
Ф.Кәрими — «бер сәүдә фирмасының вәкиле».
Тукай: «Башта бераз ышанмаска да ният кылган идем, соңыннан аның хәзер үзеннән эш күрмәгәнлеге, бәлки наширләр әмере илә заказ мәкаләләр язганлыгы хәтергә килгәч, ул хакта да канәгать иттем».
Риза казый — «сакит вә юаш». (Сакит — дәшмәүче).
Тукай: «Бервакыт Рәшит казыйга каршы бик каты дулаганы булса да, бу сүз дә дөрестер инде».
Соңгы шәрех аеруча кызыклы. Риза Фәхретдинов — гыйльми хезмәтләре өчен барлык демократларның да хөрмәтен казанган шәхес. Берничә ел элек кенә Тукай иҗаты турында җылы сүз дә әйткән иде. Хәзер шагыйрьнең сатирик каләменә эләгә. Дөрес, усал тәнкыйть тә, идеягә кагылышлы гаепләү дә юк кебек. Әмма Тукай сүзләренең мәгънәсен аңлау өчен, либералларның милләт эчендә бердәмлек һәм татулык булдыру фикерен алга сөрүләрен, үзара талашу, бер-береңне хурлауны һич ярый торган эш түгел дип карауларын искә алырга кирәк. Әнә шул принципны сүздә дә, эштә дә аеруча тырышып тормышка ашыручы кеше нәкъ менә Риза казый булды. Әдәплелекне бар нәрсәдән өстен куя, һичкемнең хәтерен калдырмаслык итеп, татлы тел белән генә сөйләшә, һичкемдә ризасызлык тудырмый торган итеп яза. Демократларга тел тидерми икән, бусы ярый. Ләкин бит ул кадимчеләр, карагруһчылар адресына да усал сүз әйтми. Бусы инде, Тукай фикеренчә, ярый торган эш түгел. Икенче бер фельетоныннан түбәндәге юлларны укыйбыз:
«Риза казыйның дәрес китаплары илә «Рәүнәкыль-ислам» вә «Дөррәтен-насихин» арасында аерма шул гына: соңгылары сәләфе салихин (Сәләфе салихин — борынгы заман изгеләре) тарафыннан язылган, әүвәлгеләре егерменче гасыр «сәләфе салихине» тарафыннан язылган». Биредә инде шагыйрьнең тәнкыйте ачырак.
Әмма Тукайның либералларга каршы сугышка катышып китүе турында сүз алып барганда, либераль-буржуаз агым белән кадимчелек лагерен бер-берсеннән аерып караганлыгын онытырга ярамый. Шагыйрь, мәсәлән, Һ.Максудины күп мәртәбәләр сатира утына тотса да, газетасын «тычкан уты» дип атаса да, түбәндәге юлларны язарга мөмкин дип тапкан:
Җиһанда «сез» сүзе бар «без»гә каршы,
Шикәр, бал бар керән һәм тозга каршы.
Мокабил (2) барча әшъя (3) бер-беренә:
«Бәянелхак» чыга «Йолдыз»га каршы.
(Мокабил — каршы. Әшъя — әйберләр, нәрсәләр).
Ямашевның көрәштәше, ныклы социал-демократ Галимҗан Сәйфетдинов та үзенең бер мәкаләсендә «Бәянелхак »ны либераль буржуаз матбугатка каршы куя. «Минем, — дип дәвам итә ул, — тар милләтче газета булганга күрә, «Вакыт» белән дә дуслыгым юк. Шулай да мин аны мәсләксез газета яхут реакционный мәкаләләр дәреҗ итә дип гаепли алмыйм».
«Тар милләтче» дигән атамага игътибар итик. Ф.Әмирханның һәм Тукайның мәкалә һәм фельетоннарында да без бу сүзләрне еш очратабыз. Кемнәр алар «тар милләтчеләр?» Либераллар, әлбәттә, чын күңелдәнме, шәхси файда күзәтепме — либераль буржуазиягә хезмәт итүчеләр.
Тукайның «Милләтче» исемле фельетон «герое», милли хисләре аеруча ташып киткәч, бер шигырь язып ташлый. Кичен ресторанга бара һәм, «калын корсаклы, энҗеле кәләпүшле, бишбилле бишмәтле карт бер татар баеның һәйбәт матур рюмка илә коньяк эчеп утырганын» күргәч, «Ә! Менә милләт җаме җәм эчте инде (Җаме җәм — җәмшит касәсе (көнчыгыш поэзиясендә бу шигъри сурәт бәхетнең югары дәрәҗәсен аңлаткан)), мин дә суллыкка чыгам (бу сүзләр әлеге шигыреннән цитата. — И.Н.) дип, ресторанның кара залына үтә дә, эшче һәм крестьяннар арасына кереп, өч тиенлек папиросын кабызып җибәрә.
Аннары заказ биреп китерткән милли пәрәмәченә эләккән милли тараканнарны казып чыгара да шигыренең тагын бер строфасын беркадәр үзгәртеп әйтеп куя:
Күп батып яткан халык тапты нәҗат
Чәй эчәм дип килгүче бер мөнҗидән.
(Нәҗат — котылу. Мөнҗи — коткаручы).
Пәрәмәчне керәнгә манып ашарга керешүе була, күзеннән яшьләре атылып чыга. Һәм тагын шигырьдән өзек:
Күрсәтә изге уемны күз яшем,
Айрыла арзанлы таш чын энҗедән.
Тукай көрәш башладымы, үзен чикләми, беркемнең дә хәтерен саклап тормыйча, һичнинди хәвеф-хәтәрне искә алмыйча, соңгы чиккә кадәр бара. «Фәлсәфи сүзләр» исемле фельетонында ул хәтта дусты Фатихны да йомшаклыкта гаепли: «Әйткән сүз — аткан ук» дигән булалар, хәлбуки, Фатих Әмирхан әфәнде Риза казый тугрысындагы сүзләрен кире ала».
Шулай итеп, кадимчеләр белән сугышып хисапсыз күп дошман җыйган шагыйрь либераллар лагерен да үзенә каршы куя. Дөрес, югарыда исемнәре саналган кешеләрнең һичберсе Тукай адресына матбугат аркылы ләм-мим сүз әйтеп чыкмый. Күрәсең, үзләрен милләтнең баганалары санаган либераллар «Әльислах» һәм «Яшен» тирәсенә тупланган бер төркем яшьләрне, шул исәптән Тукайны, әдәп дигән нәрсәне белми торган азгын малайлар итеп караганнар, дөресрәге, җәмәгатьчелектә шундый тәэсир калдырырга теләгәннәр. Шулкадәр олы кешеләр әдәпсез малайларның әдәпсез «сүгенү »ләренә җавап биреп, ник үзләрен алар дәрәҗәсенә төшерсеннәр? Дәшми калудан да дөресрәк тактика юк: янәсе, Тукайның уклары алар өчен черки тешләве белән бер.
Либераллар «олимпия тынычлыгы» сакласалар да, алар җырын җырлаучылар җитәрлек булган. Шундыйларның берсе — «Чүкеч» журналында секретарь эшен башкаручы Зариф Бәшири.
Бу егет күпмедер еллар Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган. Шәкерт чагында «Әльислах» газетасы редакциясенә килеп йөргән, газетаны тарату, алучыларына җиткерү эшендә булышлык күрсәткән. Мәдрәсәдән чыгып, туган якларында беркадәр укытучылык иткәч, 3.Бәшири 1908 ел ахырында, Оренбургка барып, «Чүкеч»тә эшли башлый. 1906 елда ук чыга башлаган бу журнал программ мәкаләсендә эшче халык һәм авыл кешеләренең мәнфәгатен күзәтергә вәгъдә иткән булса да, бу вәгъдәсе үтәлеп җитми.
З.Бәшири Оренбургка килгән шәпкә журналны беркадәр демократик юнәлештә алып барырга омтылыш ясаган булса кирәк. Әмма бу зәгыйфь омтылышның бик тиз сүнүе өчен хуҗаларның бер каш җыеруы җиткән. Ф.Әмирханга язган хатында Бәшири «Чүкеч»не башыннан ахырына кадәр үзе чыгарганын, барлык материалларын үзе язганын әйтә дә болай дип дәвам итә: «Әмма мәсләкен байлар култыгы астындагыча йөртергә мәҗбүр. Чөнки мәсьүл мөхәррир — Соловьев. Җөмләдән бере дә — мәдрәсәи Хөсәения хакында язган мәкаләмез. Шуны, җыелгач, алдырды… Мине иң туйдырган кеше Фатих Кәримидер. Әгәр байларның бераз хәтере калырдай булса, тәмам чорный сотный була да куя». Тулаем алганда, хәлне дөрес чагылдырса да, бу сүзләрне, искәртмәсез-нисез, саф акча рәвешендә кабул итәргә ярамый, әлбәттә. Хатта Ф.Әмирханга ярарга тырышып һәм үзен шәп итеп күрсәтергә теләп, буяуны бераз куерту сизелеп тора.
Гомумән, З.Бәшири ул чакта язучы буларак шактый талымсызлык белән аерылып тора. «Чүкеч»не берүзе язып тутыру өстенә, ул шул замандагы барлык газета һәм журналларны язмалары белән күмеп ташлый. Аның шигырьләре, хикәя һәм мәкаләләре арасында игътибарга лаеклылары булса да, күбесе тәнкыйтьтән түбән. З.Бәш-ринең шигърият бакчасын чүпләвенә Тукай, билгеле, тыныч кына карап тора алмый, каты-каты тешли башлый:
Ялангач калдыйсәң син һәр җәһәттән фазлы тәңридән*,
Мыраулый башла бик ямьсез, алып үрнәк Бәширидән.
(*Фазлы тәңри — Алланың рәхмәте).
Язганнарының күпчелеген З.Бәшири «Тутый» дигән имза белән чыгара. Шуны күздә тотып, Тукай «Төрле хайваннар тугрысында бераз мәгълүмат» исемле фельетонында болай ди:
«Тутый. Бу хайван «Кәримов, Хөсәенов» матбагасында хәреф кассалары астында, кургашын исе арасында мәгыйшәт итәр. Башлыча тереклек итә торган ашы «кешедән ишеткәнне кат-кат чәйнәү» нам бер үләндер». (Нам — исемле).
«Яшен»нең ара-тирә сугып куюы үзен заманның күренекле шагыйрьләре янына куярга азапланган Бәширигә җитә кала: «Чүкеч»не ул «Әльислах» белән «Яшен»не сүгү, Әмирхан белән Тукайны, бигрәк тә соңгысын хурлау органына әверелдерә. Ф.Әмирханга язган хатын онытып, Ф.Кәрими һәм Т.Соловьевны ул «ислахчы» һәм «яшенчеләр» һөҗүменнән якларга керешә, либераллар уйлап чыгарган сүзне элеп алып, ислахчыларны, ягъни демократларны, «коричневый паразитлар» («кызыл паразитлар» исә — таңчылар) дип атый.
З.Бәширинең көлү алымнарыннан берсе мондый. Тукайның «Уклар» журналын чыгарганын күздә тотып, «…бывший мукшы, әй, яңлыш әйтәм, бывший укчы әфәнде» дип җибәрә.
Яисә Тукайга берәр начар сыйфат ябыштырып куя да (йолкыш ач шәкерт итә, эчкечелеккә бирелгән сукбай ясый һ.б.) шуны номердан номерга чәйни башлый.
З.Бәшири «сатира»сында Тукайның шәхесен мәсхәрәләү өстенлек алса да, ара-тирә иҗатына кагылып китүләр дә очрый. «Яңа Кисекбаш» авторын ул, мәсәлән, «Печән базары шагыйре» дип атый яисә такмакчы малай ясый, тәрҗемәче дип хурлый.
«Чүкеч» журналыннан үз өстенә очкан пычракны Тукай ничек кичергәндер, тәгаен генә әйтү кыен. Туры-дан-туры үзенә кагылган, бигрәк тә шәхесен хурлаган материалларга ул җавап биреп маташмый. Барысын бергә җыеп, ара-тирә түбәндәгегә охшаш эпиграммалар язу белән генә чикләнә:
Нинди ис: һәрбер кеше борньш кысып тоткан бүген?
Белмисезме? Мин беләм: әлбәт, «Чүкеч» чыккан бүген.
Менә «Чүкеч»нең 1908 елгы июнь санында Бәширинең «Мөтәрҗим шагыйрьгә» (Мөтәрҗим — тәрҗемәче) исемле бер нәрсәсе басыла. Арада мондый строфа бар:
Син дә Пушкин, Лермонтовның
Бозгалап шигырьләрен,
Шатланамсың түшне киреп,
Мин дә бит шагыйрь диеп.
Бу «шигырь»не Тукай ничек кабул иткән? Әйтүе кыен, чөнки җавап язып мәшәкатьләнмәгән.
З.Бәшири исә, кыюланып китеп, журналының 1909 елгы февраль санында «Ул дисезме?» исемле тагын бер «сатира» чыгара. Бусыннан мондый юлларны укыйбыз:
Улмы, ул кем ул дисезме? Ул шагыйрь бит, белсәңез!
Мәрсия, такмак язарга бик маһир бит, белсәңез!
Сибә борчак һәр сүзендә, ата ук, туп, «пушки»ны,
Кыскасын мин сезгә әйтим: нәкъ татарның “Пушкин”ы.
Ул кечекле, ул зураймый, ул прастуй, нәкъ суфи;
Җиңдә м… а, чабу каткан, һич кирәкми пакьлисе.
Бу юлы инде Тукай түзеп кала алмый. Мөгаен, моннан элекке «шигырь» исенә төшкән, үзе «нәҗес вулканы» дип атаган журналдан сибелеп торган шакшылыклар тагын бер кат күңеленнән кичкән дә, шагыйрь «Җавап» исемле шигырен язып ташлаган:
Шигъре Лермонтов вә Пушкин — олуг саф диңгез ул,
Хәзрәте Пушкин вә Лермонтов, Тукай — өч йолдыз ул.
Син дә шул диңгез ярында, и агу йоткан көчек!
Телләрең сузган буласың, — җитми, җитми, кит күчеп.
Кит хәзер, ләкин китәрдәнәлек, сал колак бу сүзгә бер:
Барчы, эт, гомрең буе шул күктә өч йолдызга өр.
Әмма шигырь революциядән соң гына Тукайның кулъязмалары арасыннан табылып басыла башлады. Ник аны шагыйрь дөньяга чыгармаган? Бу сорауга аның «Сәфилгә» (Сәфил — түбән, вөҗдансыз кеше) каршы язарга теләгән каләмгә» дип атала торган шигыре («Яшен», 1909 ел, март) җавап бирә:
Юк, маташма, и каләм! — калсынчы, шундый юк белән;
Борча атмак көлкедер тау-таш ватарлык туп белән.
Сипмә конфетти аның төсле сәфилләр өстенә:
Ул хәзерләнгән атарга йөзгә каршы чүп белән.
«Сәфил»нең З.Башири икәнлеген сиздерү өчен редакция түбәндәгечә искәрмә бирә: «Чүкеч»кә тиебрәк язучы «Шома» әфәндегә: шигырегездә ачу вә артык кызу галәмәтләре булганлыктан, һәммәсе басылмый». Ягъни соңгы юлның ахырдагы ике сүзе төшереп калдырылган. Ә ул икенең берсе шагыйрьнең кулъязмасында «б» белән башланган өч хәрефле сүз булырга тиеш.
«Җавап» шигыренең З.Бәширигә каршы язылганлыгы һәм үз вакытында басылмый калуының сәбәбе аңлашылса кирәк. (Күп еллар буе бу шигырь Галимҗан Ибраһимовка җавап итеп язылган, дигән фикер яшәде һәм язылу вакыты ягыннан 1911 елга кертеп йөртелде. Әдәбият галиме Р.Р.Гайнанов, беренче булып, шигырьнең З.Бәширигә каршы язылганлыгын ачыклады). Әйе, алты гына юллык булса да, бөтен бер шигырьне (нинди шигырь әле!) дөньяга чыгару Бәширигә конфетти сибү, аңа популярлык өстәү генә булыр иде. Тукайның тыйнаклыгы, шапырынырга яратмавы да роль уйнаган булыр. Пушкин һәм Лермонтов янына үзен өченче йолдыз итеп кую (бүтән милләтләрдә дә андый «өч йолдыз»лар очрауга карамастан) аңа хәттин ашу булып тоелса, бер дә гаҗәп түгел.
«Җавап»ны тотып калып, «Сәфилгә…» шигырен бастырып чыгаргач, З.Бәшири һәм башка түбән җаннарның бәйләнүләренә Тукайның бер дә исе китми башлаган, күңеле тәмам тынычланган, дисәк, әлбәттә, хата булыр. Ул бит кеше, җанлы кеше, җитмәсә, гаять юка тиреле кеше. «Сәфил»ләрнең һаман дәвам иткән һөҗүмнәре аны барыбер борчыган. Шагыйрьнең шәхесен кимсетә торган уйдырмаларын алар меңәр данә тиражлы журнал яисә газета ярдәмендә тараталар. Юк, ышанмагыз, болар ялган дип, меңләгән укучыларның һәркайсына әйтеп чыгып булмый ич.
Шулай да «Чүкеч» журналы һәм карагруһчыл матбугат китергән борчулар С.Рәмиевнең, араларыннан кара мәче үткәч, усалланып, Тукайга һөҗүм итә башлавы янында шактый кечерәеп калган дип уйларга кирәк.

6

Тукайның туры сүзле булганын, принцип һәм идея мәсьәләсенә килгәндә, һичкемнең, шул исәптән дусларының да хәтерен саклап тормаганын без инде беләбез. Дусларын тәнкыйть иткәндә, ул сырт йоннарын кабартырлар, дошманлашырлар дип уйламау гына түгел, бәлки эчләреннән рәхмәт әйтерләр дип, беркатлы ышану белән ышана. Мондый мисаллар да юк түгел, әлбәттә. Рәхмәт әйтеп үк бетермәсәләр дә, үчләшми калган иптәшләре байтак.
С.Рәмиев белән бүтәнчәрәк килеп чыга.
Тукай каләмдәшенең шигырьләрендәге романтик ашкынуны, сөйләмгә якын тигезсез, беркадәр кытыршы ритмиканы өнәп бетермәсә дә, югарыда күргәнебезчә, талантын таныган, үзен якын итеп, дуслык мөнәсәбәтендә булырга тырышкан. Аларның шигырь турында, вәзен-үлчәм турында еш кына бәхәсләшкәннәре билгеле. Сәгыйтьнең ике шигыренә пародия язып, Тукай бу бәхәсне матбугатка да күчерә. «Алданган» исемле романтик-пессимистик шигырьгә каршы язылып, «Саташкан» дип исемләнгән пародиясендә ул шигырьнең лирик героен саташып сөйләнүче итеп күз алдына бастыра.
Әмма болар гына әле аларның арасын бозмаган. Дөрес, пародияләр Сәгыйтьнең күңелен бер дә җәрәхәтләми булмас. Чөнки самолюбиесе көчле, хискә бирелүчәнлеге дә шөкер, чыгырыннан чыкканда, тойгысы акылын күмеп киткәли. Аның характерындагы бу сыйфат Ф.Әмирханның бер хатыннан да төсмерләнә. «Башыма бер хыял килеп, «Хәкарәт» (Хәкарәт — хурлау) саналган мәхәббәт» дигән бер кыйссачык яздым. Газетада чыгып бер-ике көн узгач, Сәгыйть Рәмиев, Фәхрелислам Агиев килеп, мине эт итеп сүгәләр. Ник? Чөнки мин ул кыйссада аларның вакыйгаларын язган икәнмен. Чөнки алар гашыйклар икән дә, мин аларның гыйшкыннан көлгән икәнмен. Мин сорыйм, соң, господа, минем язган героем бер генә, кайсыгыз инде ул? Синме, Рәмиев, әллә синме, Агиев? Икесе дә үзләрен күрсәтәләр» (1909 ел, 25 февраль).
Бозылышу С.Рәмиевнең «Бәянелхак»ка эшкә керүеннән соң була. «Сугыш хәрәкәтен» С.Рәмиев башлый. Моңа төп сәбәп «Яшен» белән «Әльислах»ның «Бәянелхак»ны һәм аның кушымтасы булып чыга торган «Казан мөхбире»н, элеккеге кебек үк, рәхимсез тәнкыйть итүләре була. Үз исеме телгә алынмаса да, газетаның җаваплы секретаре буларак, Сәгыйть әлеге тәнкыйтьне үз адресына кабул итә.
Менә «Казан мөхбире»нең 1909 елның 4 март санында «Яшен» журналының провокаторлыгы» дигән имзасыз мәкалә басыла. Либераллар һәм карагруһчылар өстенә яшен ташлары җибәргән журнал анда доносчы итеп бәяләнә.
Шул ук газетаның 14 март санында С.Рәмиев «Уен-көлке музее» дигән исем астында сатира бүлеге ачылачагын игълан итә. Бу бүлекнең инициаторы «Бәянелхак» редакторы Мөхәммәтҗан Сәйдәшев икән һәм эшне алып баруны ул «музей сторожы Тимербулат әфәндегә» (ягъни С.Рәмиевкә) тапшырган. Тимербулат, аның тәкъдимен кабул итү белән бергә, «музей»ның программасын игълан итә: көлке журналлары белән көрәшү.
Программасын тормышка ашыру йөзеннән «музей сторожы Тимербулат әфәнде» газетаның шушы санында ук иске патефоннан мондый җыр җырлата:
Әй, «Яшенче», «Яшенче»!
Ялтырама, яшьренче!
Бывший таңчы тагы да чыккан,
Йә, городовой дәштерче.
Тукай бу юлы җавапсыз калмый:
Хайлим, хайлим, хайларга,
Без керештек байларга.
Сторожлыкка ялландык
Сәйдәш абзыкайларга.
«Музей» патефоны җырына исә түбәндәгечә җавап бирә:
Кара карга вә бөлгән бай Юып аслан1 бияз2 булмый!
Вә һәрбер көлтә баш чын таңчы һәм аслан Гаяз булмый.
(Аслан — һичбервакыт. Бияз — чиста, ак),
Бусы инде С.Рәмиевне, күрәсең, тәмам тилертеп җибәргән һәм ул сатирик көлүнең нечкә алымнарын читкә атьга, тупас рәвештә болай дип чыга:
Кеше булып кыйланучы — Син ул, маймул, мин түгел.
Кара карга йә былбылмы — Оцинщигым син түгел.
«Кеше-хайваннар» исемле фельетонында Тукай тагын бер кат С.Рәмиевкә тибеп китүдән үзен тыеп кала алмаган:
«Эт — С.Р. Кыйнасалар да, суксалар да, ач тотсалар да, хуҗалары — бөлгән байларга (Сәйдәшевләргә. — И.Н.) рәнҗемәс әрсез хайвандыр. Хуҗалары калган вә яланган сөякне ташласалар, ул шуңар, һәр заман койрыгын селкеп, рәхмәт әйтүдән ялыкмас».
Моннан йомшаграгын да күтәрә алмаган Сәгыйть моны үткәреп җибәрми, әлбәттә, болай дип җавап бирә:
«Чучка — Г.Т. Артына «эт»ләр (ягъни үзе.—И.Н.) төшеп тешләп, аны былчырактан чыгарыр өчен никадәр тырышсалар да, ул һаман саф сулы нинди зур күлләрне дә кругом әйләнеп, һаман үзенең былчырагында ауный торган, былчырак ярата торган бер хайвандыр».
Мондый материалларны укыганда аптырау, ачыну һәм оялу тойгылары тумый калмый. Шул заманга кайтып һәм икесен бергә туры китереп әйтәсе килә: ник тәмсезләнәсез болай? Туктатыгыз ызгышуыгызны. Ник меңләгән укучыны мондый әйткәләшүнең шаһите итәргә, нигә дошманнарыгызны шатландырырга? Бит сезнең мәсләкләрегез, карашларыгыз бер-берсеннән ерак түгел. Бер позициягә басып, укларыгызны тиешле җиренә юнәлтсәгез, дөресрәк булмасмы?
Сиксән-туксан еллардан соң хөкем итү, әлбәттә, җиңел. Әмма аларның арасы, күрәсең, ул вакытта бүтәнчә була алмаган. Икесендә дә самолюбие көчле, икесе дә җәрәхәтчел. «Кул кулны, тел телне уза» дигәндәй, сугыша башлагач, санап ормыйсың бит. Тик шунысы юата: Тукай 1911 елда беренче пароход белән Әстерханга, Сәгыйть Рәмиевкә кунакка барачак, ай ярым вакытның күп өлешендә алар бер бүлмәдә яшәячәкләр, һәм шагыйрь бу сәфәреннән канәгать булып кайтачак.
Сәгыйть белән араларының бозылып китүен, бер-берсенә авыр сүзләр әйтешә башлауларын Тукай, һичшиксез, авыр кичергән. Моннан соң инде «Сөеп тә, алданып, бер мәнне җандай» («Бер мән») дигән шигырь юлындагы «мән»не Рәмиев дип уйлауның нигезсез булмавы аңлашылса кирәк.
Шулай итеп, без Тукайның 1909—1910 еллардагы тормышын чагыштырмача авыр, газаплы һәм хәвефле иткән сәбәпләрнең күбесенә тукталып киттек. Кох микроблары иркенә кала башлаган зәгыйфь тән һәм җәрәхәтчел күңел өчен болар үзләре генә дә аз түгел.
Моңа тагын күпсенү һәм көнчелек дигән нәрсә килеп кушыла. 1905 елгы революциядән соң күпләр каләмгә ябышалар. Арада уртакул сәләтлеләре яисә бөтенләй сәләтсезләре әллә ничаклы. Һәркайсы исемен ишеттерергә, аяк очына басып булса да, зуррак күренергә омтыла, алай да барып чыкмый икән, иптәшен аударып, аркасына басып калкырга тырыша. Әдәби мещанлык бер яисә ике башка калкып тора торган чын талантларны күралмый, бу башны идерергә яисә чабып төшерергә тели. Моңа ирешә алмаса гына, акрынлап килешергә мәҗбүр була, күнегә һәм «мәшһүр», «бөек» кебек сүзләрне ычкындыра башлый.
Тукайга да әнә шул сынауны үтәргә туры килгән. Чынлап та бит, моңарчы рәтләп исеме дә ишетелмәгән Уральск каласыннан килеп чыга да, бернинди «оештыру» эшләре алып бармастан, ике ел да үтми, татар шигъриятендә беренчелекне дәгъва итә башлый. Китап артыннан китабы чыга, күз ачып йомганчы таралып бетә. Наширләргә барып баш имәү түгел, алар үзләре шагыйрьне аулыйлар, берәр җыентыгын эләктерергә тырышалар. Гонорар мәсьәләсендә дә алгы рәткә чыга. Ичмаса, кыяфәте булса икән! Күзеннән ялкын сирпеп, авызыннан утлар чәчрәтеп тора торган мәһабәт кеше булса, бу хәл белән килешер дә идең. Язганы да «аһ» итәрлек түгел бит. Күбесе Пушкин яисә Лермонтовтан тәрҗемә. Дәрдемәнд, әнә, аз яза, әмма һәр шигыре — җәүһәр. Ә аны кем белә? Тукайның исеме — һәркемнең авызында. Авыл мужикларына чаклы шигырьләрен ятлыйлар. Юк, шагыйрьлек түгел бу, тупас зәвыкка ярашу гына.
Әдәби мещанлык әнә шулай уйлый, шул фикерләрне тарата, Тукайның үзен дә, иҗатын да җәмәгатьчелек күзеннән төшерергә тырыша. Каләмле мещаннарның шагыйрь сатирасыннан өлеш алганнары исә үч алу өчен берни алдында да туктап калмаганнар: астыртын эш йөрткәннәр, гайбәт таратканнар, шәхесен кимсетә торган имеш-мимешләр җибәргәннәр; арада сүз йөртеп, теге яки бу дусты белән бозыштырырга тырышканнар. Әнә шул көнче һәм үчлеләргә, ачык һәм яшерен дошманнарына, икейөзле әшәке җаннарга карата булган нәфрәте Тукайның бик күп шигырьләрендә чагыла. «Дошманнар» исемле шигыреннән без түбәндәге юлларны укыйбыз:
Күп «җыланнар» сызгырып читтән карыйлар бәхтемә,
Борла-сырла бәдбәхетләр үрмәлиләр тәхтемә.
Аз кеби баскан бу золмәт тормышым йортын минем,
Түзмиләр бит бер генә яктан ачылган яктыма!
Үзләре… сүздән түбәннәр, күзләре тездән түбән;
Эт кеби һаулап яманым, күз йомалар яхшыма.
Дошманнарының аеруча яратып кулланган тактик алымнарыннан берсе — шагыйрьлеген инкарь итеп, мөтәрҗим, ягъни гади тәрҗемәче итеп калдыру. Әмма бу җитдирәк гаепләүнең бер чагылышы гына. «Мөтәрҗим» дигәндә алар, билгеле, рус шагыйрьләрен яратып тәрҗемә итүен күздә тоталар. Онытмыйк: милли азатлык хәрәкәте белән бәйле рәвештә милли тойгылар гаять куерган чор бу. Болганчык судан балык тоткан кебек, дошманнары әнә шул хәлдән файдаланып, Тукайның Пушкин, Лермонтов һәм башка шагыйрьләрне тәрҗемә итүен, ияреп язуын, алдынгы рус культурасына мәхәббәт белдерүен үз милләтенә мәхәббәте юклык итеп, руска сатылу, хыянәт итеп күрсәтергә тырыштылар.
Мәгълүм ки, төп лидерлары Г.Исхакый булган демократлар, шул исәптән Ф.Әмирхан һәм Тукай, рус дөньясын икегә аерып карый беләләр иде. Тукай русның Пуришкевич, Дурново, Трепов, Меньшиков, Гучков кебекләренә агулы уклар җибәрү белән бергә, милләткә хыянәт итүдә гаепләүчеләргә аз гына да исе китмичә, рус халкының бөек улларына мәхәббәтен һаман белдерә тора, тәрҗемә итә, файдалана. Үләр алдыннан язылган «Кыйтга» исемле шигырендә, «тар милләтчеләр»не үртәгәндәй, тагын бер кат болай дип белдерә:
Аузын эт япмас, фәкать уйнар гариб сазым минем,
Мокътәбислектә* Жуковский — зур остазым минем.
(*Мокътәбислек — ияреп язу).
Әйтелгәннәргә доносларны, цензура кысуын һәм охранканың бармак янавын да өстик. Язганнарыннан гаеп эзләү, китапларына арест салу, үзен җавапка тартуга кагылышлы эшләр ныклап торып 1911 елда башланса да, донослар нәтиҗәсендә охранканың сагаеп калуы 1908 елга ук карый. Жандармериянең «Персий» кушаматлы агенты, мәсәлән, Тукайның 1907 елда «4 дәфтәр» булып чыккан шигырьләр җыентыгыннан «хөкүмәткә һәм, гомумән, рус кешеләренә» каршы фикерләр тапкан. «Китмибез!» һәм «Иттифак хакында» исемле шигырьләренең наданнарча эшләнгән сүзгә-сүз тәрҗемәсен китергәч, доносында ул болай дип өсти: «И другие все вообще стихи в брошуре вредного судиржанию».
Әйе, язмышның бу чаклы кыйнавына адәм түгел, дию дә чыдамас. Бар нәрсәгә кул селтәп, кайгы-хәсрәтен исерткеч белән басарга керешсә һәм тормыш төбенә тәгәрәсә дә яисә, тәвәккәлләп, дөнья белән саубуллашса да гаҗәп булмас иде. Әнә бит рус һәм татар газеталарында көн саен диярлек үз-үзләренә кул салучылар турында хәбәрләр басылып тора. Карасаң, бу адымны ясауга китергән сәбәпләре дә Габдулланыкы янында бала гына. Тукай, әнә шул ике юлның икесен дә кире кагып, үзе сайлаган авыр һәм изге юлдан батырларча атлавын дәвам итә.
Шулай да… шулай да… Тукай бервакыт муенына элмәк салу фикеренә килгән һәм бу ниятен тормышка ашыру омтылышы ясаган…
Бу хакта без укучыга таныш Кәбир Бәкернең 1914 елда басылып чыккан «Тукай Петербургта» исемле истәлек китабыннан беләбез.
Казанда чакта Тукай, ниндидер тойгыга бирелеп, гомерендә беренче тапкыр докторга күренергә карар иткән. Врач, клиентының кемлеген белмәгән кебек, әлбәттә инде, үтә вәсвәсәчел табигатеннән дә хәбәрдар булмаган. Өстәвенә, ул, күрәсең, үзенә артык ышана һәм гади авыруларга илтифат итми торган кеше булган. Җүнләп тикшереп тормастан, Тукайның киләчәген ямьсез сурәттә күрсәтә торган диагноз куя. Язмыш кыйнавыннан гаҗиз булган шагыйрьгә бу җитә кала: сугып миңгерәтелгән кебек, үз бүлмәсенә кайтып бикләнә. «Шул төнне мин җитмеш мәртәбә үземне үзем үтерергә уйладым… Көчем җитмәде… Ләкин үлмәгән белән дә сау калмадым. Өмет бетте, кан бозылды, кеше җылытырга түгел, үземне җылытырлык та кан калмады. Хәятка өмет беткәч, бар да бетте… Менә шуннан соң инде мин тәдриҗи* сурәттә үземне-үзем үтерү юлына керештем. Өч ел булды — менә шул хәл дәвам итә…» (*Тәдриҗи — акрынлап)
Тукайның «Катиле нәфескә» (Катиле нәфес — үзен-үзе үтерүче) исемле шигыре бар. Үзен-үзе үтергән кешегә мөрәҗәгать итеп, ул гына да түгел, аның белән бәхәсләшеп, шагыйрь бу эшнең төзәтелмәслек зур ялгышу, хәтта җинаять икәнлеген исбат итәргә тырыша һәм болай дип тәмамлый:
Газап китми кабердә тән черүдән;
Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән.
«Менә бу сүзне Тукай мәрхүм бер кешегә карап сөйли, — дип яза замандашы 1914 елда, — вәләкин аның бәгъзе сүзләре үзенең шул куркыныч эш белән вәсвәсәләнгәнен белдерәдер ки, вә ул үзе хакында шундый бер хыялны башыннан үткәргәнен сөйли иде». Ачык булса кирәк, шигырьдә ниндидер бер танышының фаҗигале үлеменнән бигрәк (бәлки әле, андый вакыйга бөтенләй булмагандыр), Тукайның үз кичерешләре, үз-үзе белән бәхәсе, шул бәхәс нәтиҗәсендә карарлашкан уе һәм фикере чагылган.
Шигырьнең басылу датасы — 15 апрель. Ә язылу көне? Әлеге шомлы һәм дәһшәтле төндә үк шагыйрь кулына каләм алгандыр дип булмый. Моның өчен беркадәр ис алырга, тынычланырга кирәк. Шомлы төн белән шигырьнең язылу көне арасы айларга да сузыла алмаган: югыйсә, кичергән тойгылар, уйлаган уйлар суынырга, тоныкланырга мөмкин. Язылгач, чыгармый торырга да сәбәп юк. Ашыгу хәерлерәк тә түгелме икән әле: бәлки, кемнедер шундый ахмаклык эшләп ташлаудан тотып калып булыр…
Әлеге фаҗигале эпизод 1910 елның беренче айларында, төгәлрәк әйтсәк, март ахырында булган дип уйларга нигез бар. Димәк, Тукайның саулыгын сакламау гына түгел, киресенчә, вакытында ашамыйча, вакытында йокламыйча, организмы белән дошманнарча мөгамәлә итеп (үзен «тәдриҗи» үтереп) яшәве ике елдан артыграк дәвам иткән.
Ничаклы аяныч, ничаклы фаҗига! Болай да кыска гомернең ничәдер елы яшәлми калган… Ничәмә-ничә китап укылмаган… Ничәмә-ничә әсәр, кәгазьгә күчмичә, шагыйрьнең үзе белән китеп барган…
Туктаусыз тетрән үле хәлдә калып булмый. Вакыт дип атала торган бөек табиб теләсә нинди тирән күңел ярасын да акрынлап дәвалый. Тормышның, иҗтимагый көрәшнең үз таләпләре дә бар. Әнә бит белдерү ясалган, афиша ябыштырылган, ничек бармый каласың? 15 апрельдә, ягъни «Катиле нәфескә» шигыре басылган көнне Тукай халык иҗаты турында лекция укырга юнәлә. Яисә наширләргә китап вәгъдә ителгән, аванс алынган — телисеңме, теләмисеңме, әзерләп бирергә кирәк. Җаваплылык тойгысы һәм Тукайның сугышчанлыгы да бар бит әле. Өскә дошман ябырылып килгәндә, эчке кичерешләре белән генә булашып ята аламыни ул?
Режим кысуы һәм финанс кыенлыклары нәтиҗәсендә «Яшен» 1909 елның июнендә соңгы кат ялтырап китә дә бөтенләйгә сүнә. Казан тагын сатирик журналдан мәхрүм. Тукай да ике кулсыз калгандай була. Әмма бер көләргә өйрәнгәч, йөзне чытып яшәп булмый бит: иртәме, соңмы «Яшен»гә алмаш килергә тиеш. Һәм шулай була да. «Юл» исемендәге нәшрият һәм китапханә ачып җибәргән Әхмәт Урманчиев журнал чыгару фикеренә килгән: «Милләт өчен бер көлке журналы кирәклегенә ышанып җиткәч тә, бу турыда башлап киңәшкән кешеләремнән берсе Тукай иде. Ул бу эшкә бик әһәмият биреп, минем күңелне уйлаганнан артык күтәрде».
1910 елның 15 мартында журналның беренче саны чыга. Бәлки әле, исемен дә Тукай тәкъдим иткәндер: «Ялт-йолт» «Яшен» сүзеннән ерак тормый бит. Икенче санда чыккан «Яшен» мәрхүм» исемле юмористик язмасы да шушы ихтималны куәтли. Автор, янәсе, «Яшен» җан биргән чакта, мәрхүмнең ятагы янында булып, имансыз китмәсен дип, китап сүзе әйттерергә тырышкан. Ә теге һаман «йә», «шин», «мим» хәрефләрен генә кабатлый икән. «Ялт-йолт» килеп чыккач кына ул, ягъни фельетончы, моның серен аңлаган: «мин яшим», «мин үлмим» дигән сүзләре булган икән. «Һәм вакыйган: сез бу «Ялт-йолт»ны кайдан ялтырый дип беләсез? Ул һаман шул яңадан терелгән (ассызык минеке. — И.Н.) «Яшен» нурыннан ялтырый».
Журналның беренче саныннан без Тукай каләме белән язылуы анык билгеле өч сатирик шигырь һәм өч фельетон табабыз. Икенче санда әлеге «Яшен» мәрхүм» һәм халык җырларыннан файдаланып язылган сатирик куп летлар гына бар. Өченче санда — нибарысы ике кыска шигырь. Беренче май датасы белән чыккан дүртенче санда инде бернәрсәсе дә юк. Күпчелегенең сыйфат ягы да күккә чөеп мактарлык түгел. «Йолдыз» газетасының икенче май санында басылган шигырендә Тукай үзе дә моны искәртә:
Була кайчак бөтен уйдан күңел буш,
Туза уйлар, мисале гыйһне мәнфуш*.
(*Мисале гыйһне мәнфуш — тетелгән йон кебек).
Менә шулчак кешеләр шелтәлиләр:
«Нигә син язмыйсың һичнәрсә?» — диләр.
Күренә ки, апрель, май айларында шагыйрьнең кулы эшкә бармаган, журнал «ашарга сораганга» яисә инерция беләнрәк язган.
Дөрес, 12 майда Тукай, Позняковтан файдаланып, «Гомер юлына керүчеләргә» исемле шигырь яза. «Гомер итмәк» ул — борчу, мәшәкать, кыенлыклар, кайгы-хәсрәт, ди дә шагыйрь, болай дип белдерә:
Тиеш, имеш, үтәргә изге юлда бу гомер барсы
Түләү берлән бурычны тәңремә һәм халкыма каршы.
Бәхетлемен шушы хәлдән, бүтән бер хәл дә көтмимен,
Шушы юлдан ризамын, башка төрле юл да тотмыймын.
Ләкин шул ук көннәрдә Тукай «Тәндә җаным, чык та тәңреңә юнәл, бар, кайт кире!» (ягъни яшәүдән үлем артык) дип башланган «Өмидсезлек» шигырен яза («Вакыт» газетасы, 22 май). Димәк, шагыйрь күңелендә эчке көрәш, ике «мин» тартышы әле дәвам итә. Бер «мин» әйтә: бар да бетте, өметләр җилгә очты. Икенчесе әйтә: сине халкың үстерде, үз шагыйре итте, сиңа яклаучысы итеп карый, рәхим итеп бурычыңны түлә.
Соңрак шагыйрь шок хәленнән чыга, языла, икенче «мин»е өстенлек ала бара. «Ялт-йолт»тагы сатирик шигырь, эпиграмма, фельетон һәм мәзәкләренең тематик яктан актуальләшә төшүе, сәнгатьчәлек ягыннан, элекке кебек үк, төрле төсләр белән балкый башлавы шуны күрсәтә.
«Милләткә файда урынына зарар» исемле фельетоны, мәсәлән, әнә шул турыда сөйли. Биредә Тукай үзе якын күргән Мәҗит Гафуриның «Кызларга махсус милли шигырьләр» исемле җыентыгындагы милли чикләнүчәнлек һәм дидактизмны тәнкыйть итә. Фельетонны укыганда Тукайның тапкырлыгына һәм хыял көченә таң каласың. Исем уйнатудагы осталыгы да тагын бер кат ялтырап китә: Җамид Фигури.
1910 елның көзендә Л.Н.Толстойның Ясная Полянадан билгесез юнәлештә чыгып китүе һәм вафат булуы татар җәмәгатьчелегенең дә игътибарын җәлеп итә. Газеталарда, хәбәрләр белән беррәттән, даһи әдипнең үз утарыннан китүенә төрлечә мәгънә биргән мәкаләләр басыла. Бу шау-шуга Тукай да битараф кала алмый. «Толстой хакында мәшһүр татарларның фикерләре» һәм «фәлсәфә» исемле фельетоннарында печән базарчыларның, Мөхәммәтҗан Сәйдәшевнең һәм Нади Максудиның Толстой турындагы фикерләреннән ачы һәм үткен итеп көлә, Әстерханда эшләп ята торган С.Рәмиевкә дә өлеш чыгара.
«Идел»дәге мәкаләсендә С.Рәмиев Толстойның үз даирәсен ташлап китүен болай аңлата: «…бу хәятта ямь вә гыйффәт булмаганлыктан һәм аның мәхәббәт мәгъбуде (Мәгъбуд — табыны ла торган зат) булган күңеле бу халык арасында мәхәббәт таба аямаганлыктан, граф Лев Николаевич Толстой хәзрәтләре хәятка кул селтәде дә вә «кеше»ләрдән йөз чөерде дә халыктан читкә чыгып китте». Моннан соң автор «Халыктан читтә бар гыйффәт, халыктан чит ни бар ямь», «читтән торып, ләгънәт көлен сипсәм», бәлки, рухым сафланыр иде, дигән мәгънәне эченә алган шигырен китерә. Аннары дәвам итә: бу сүзләрне ул күптән әйткән һәм рухы, күңеле белән күптән инде «кешеләр» арасыннан киткән булган. Л.Н.Толстой моны гамәлдә эшләп күрсәткәч кенә, ул, ягъни Сәгыйть, халыктан читкә киткәнен бөтен кешегә ишеттерерлек итеп белдерә.
С.Рәмиевнең «халык» дигәндә үзен уратып алган даирәне, җәмәгатьчелекне, киңрәк алсак, буржуаз җәмгыятьне күздә тотканын укучы шәрехсез дә аңлый торгандыр. Җәмгыятьтән качарга түгел, бәлки аны үзгәртү өчен көрәшергә кирәк дигән караш белән яшәүче Тукай Рәмиевнең, романтизм плащына төренеп, романтик позага басуы белән киленгә алмый һәм мәкаләдәге фикергә һәм шигырьгә пародия рәвешендә болай дип яза:
«Сәгыйть Рәмиев: «Толстой — мин, мин — Толстой. Дөньяга ләгънәт көле чәчәм. Нәм шуның өчен мин Толстой шикелле вә Толстой — минем шикелле; дәлил кирәк булса, менә шигырь: Бәрдем, суктым — ачылды, ләгънәтләре чәчелде… Әлхасыйль: мин — Толстой, Толстой — мин… Ул да үлмәде — мин дә үлмим».
Л.Н.Толстойга яшьли мәхәббәт баглаган, гомере буе аңа табынып яшәгән Тукай үз мөнәсәбәтен дә белдерми кала алмый иде. Даһи әдипнең үлеменә ул «Мөбарәк тәсбих өзелде» исемле куәтле чәчмә шигырь багышлады:
«…Куркынычлы, үзәк өзгеч хәбәр фаш булды.
Толстой вафат!
Кояш йөзен чытты. Аглады. Инде көлми. Агар сулар дәфгатән (Дәфгатән — кинәттән) бозландылар.
Ачы җилләр исеп, котырып китеп, агач башындагы кошларны кыйблага сөрделәр.
Караңгы. Күңелсез. Салкын».
1910 елның икенче яртысында да шиксез Тукайныкы булган материаллар «Ялт-йолт»та күп түгел. Бүтән газета-журналларда да сирәк күренә. Әмма бу хәл хәзер шагыйрьнең тагын төшенкелеккә бирелеп, эшли алмавы белән түгел, бәлки балалар өчен күп яза башлавы һәм мәктәп өчен уку китаплары төзергә керешүе белән аңлатыла. 1909 елның беренче яртысында шагыйрь балалар өчен ике китап әзерләү белән мәшгуль. Берсе — «Балалар күңеле» — 1909 елның 23 ноябрендә, икенчесе — «Күңелле сәхифәләр» дигәне 1910 елның 12 апрелендә цензура өстәленнән узып, кибет киштәсеннән урын ала. Бу җыентыкларга кергән шигырьләре вакытлы матбугат аша узмаганнар дип әйтерлек, бик күбесе 1909 елның икенче яртысында, китап өстендә эшләү процессында язылганнар. Менә ни өчен шагыйрьнең бу вакыт аралыгындагы эшчәнлеген, эш темпын газета һәм журналларда басылган әсәрләреннән чыгып кына үлчәргә ярамый.
1909 елда Тукай, үзе язган тезмә һәм чәчмә әсәрләрне туплап, «Яңа кыйраәт» (Кыйраәт — уку) исемле уку китабы чыгара. 1910 елда «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле икенче китабы өстендә эшли. Бусына инде, үз язганнары белән генә чикләнмичә, шул заманның талантлы шагыйрь һәм прозаикларыннан уңышлы һәм мәктәп балалары өчен лаеклы дип тапканнарын сайлап алып кертә.
Тукайның талантын таныган кайбер иптәшләре шагыйрьнең мондый «вак-төяк» белән мавыгуын хупламаганнар. Андый битәрләүләргә аз гына да илтифат итмичә, шагыйрь гаять җитдилек белән шушы юнәлештә эшли бирә. Күрәсең, ул бу эшнең кирәклегенә бик нык ышанган. Җитмәсә, гыйбрәт тә бар: бөтен дөньяга танылган әдип Л.Н.Толстой вак хикәяләр язган, әлифбалар төзегән һәм бу эшен роман һәм повестьлар язудан түбән куймаган.
Тукайның 1909—1910 еллар лирикасының төп герое — шагыйрь үзе. Теге яки бу шигырендәге кичерешнең нинди тышкы тәэсирдән, гаделсез җәмгыятьнең нинди басымыннан туганлыгы да, беренче карашка, бик үк ачык сизелми. Тукай гүяки үзен генә, җәрәхәтле күңеленең сызлавын, анда туган мең төрле тойгы-хисләрне генә анализлый.
Шулай да аның бу чор лирик шигырьләре — чын поэзия үрнәкләре. Трагик аһәң белән никадәр генә сугарылмасыннар, алар ниндидер сафландыручы көчкә ия булып торалар. Моның сере, күрәсең, шунда: Тукай индивидуалист шагыйрь түгел, ул чын мәгънәсендә халык улы, шуңа күрә аның иң шәхси, иң интим кичерешләре дә халык кичерешләренә аваздаш булып чыгалар.
Менә «Вакыт» газетасының 1910 елгы 29 ноябрь санында басылып чыккан «Өзелгән өмид» шигыре. Менә аның тетрәнми укып булмый торган соңгы ике строфасы:
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабрең ташы,
Шунда тамсын күз яшемнең иң ачы һәм татлысы.
Кешеләрнең бер-берсенә мәхәббәт җепләре белән багланып яшәвен күрергә теләгән, шундый мөнәсәбәтләрнең урнашуы хакына тормышын биргән шагыйрь тирән ачыну белән хакыйкатьне танырга мәҗбүр: ул көнгә бик тә, бик тә ерак әле. Кешеләр күңеле — боз, бәгырьләре — таш. Анасының кабере өстенә утыртылган салкын һәм каты таш та хәтта җылырак һәм йомшаграк. Шул ташка тамган күз яше бер үк вакытта ачы да, татлы да. Бердәнбер мәхәббәт… Әмма ул да таш астында…
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы, —
ди шагыйрь. Әйе, табигать аңа мул өлеш чыгарган: шатлык һәм бәхет кенә вәгъдә иткән. Булачак шагыйрь дөньяга сокланып, кечкенә шатлыкларга да куанып, киләчәккә өмет белән карап яшәгән («Мин тумыштан жизнерадостный кеше»). Әмма гомер юлына кереп киткәч, күрә: тормыш үги ана икән бит. Кага-суга башлый. Шагыйрь үзе дә, җәмгыятьнең канун һәм гореф-гадәтләренә яраклаша алмыйча, яраклашырга теләмичә, ят кеше булып кала килә. Үзен читлектәге кош, төрмәдәге тоткын итеп тоя. Ихтимал, Тукай бу строфага шуннан артык мәгънә салмагандыр. Меңләгән татар укучысы исә үз күңелендәге уй-тойгыларга аваздашлык тапмый калмаган. Бит татар халкы да үз җирендә, үзенең туган туфрагында 350 ел буе инде чит-ят булып, хокуклары чикләнгән хәлдә яшәп килә…
Тукайның «ачы хәсрәт көен» көйләгән шигырьләренең тагын мондый хасияте бар. Алар чүп кадәр кайгысын таудай күреп йөргән укучының кабыргасына төртә, сискәндерә: әнә бит бөтен гомере фаҗига булган шагыйрь бөгелеп төшмәгән, яшәгән, көрәшкән. Ул гына да түгел, шушы зур җанлы бөек кеше белән мохит арасындагы зур конфликт буржуаз җәмгыятькә карата укучыда нәфрәт, ләгънәт һәм үч тойгыларын да көчәйтми калмаган.
Алга сикереп булса да, шуны әйтик: 1911—1913 елларда Тукай поэзиясендә гражданлык мотивлары көчәеп китәчәк, шагыйрь җәмгыятьтәге социаль контрастларга, моңарчы булмаганча, зур игътибар бирәчәк. Икенче төрле әйткәндә, ул Кольцов, Некрасов, Никитиннар юлына охшаш юлга аяк басачак. Бу исә Тукайның 1909—1910 елларда халыкка тагын да якынаюы, халык турында уйлануы, халыкның иҗат хәзинәсе эченә чумуы, дөньяга карашының үсүе нәтиҗәсе иде. Хәзергә лирикасында шәхси һәм интим кичерешләр өстенлек алса да, без аның 1911—1913 еллар поэзиясен характерлый торган төп сыйфатның яралгыларын бу чорда ук күрә башлыйбыз:
Яратырга ярый кышны, вәләкин зәмһәрире бар,
Киемсез, калтырап торган мәсакине*, фәкыйре бар.
Яратырга ярый җәйне, матур ул, анда зур ямь бар,
Вәләкин таш бинасы юк фәкыйрьләргә җәһәннәм бар.
Яратырга ярый дөнья: матур кырлар, матур таулар;
Яратмыйм мин вәләкин һич, сәбәп шул: ибне адәм бар!
(*Мәсакин — мескеннәр).
(«Яратырга ярый», 1909.)
Дөньяны яратмыйм, ди шагыйрь, чөнки анда адәм баласы бар. Беренче карашка сәер тоелган бу сүзләрнең мәгънәсен алдагы ике строфа ачып бирә. Кыш матур, ләкин төлке толып киеп, рысакларда выжлап узып китүче байлар өчен. Җәй тагын да матуррак, әмма бөкрәеп йөк ташучы яисә кәкре урак белән әлсерәп иген уручылар өчен түгел. Тигезлек булмаганга, берәүләр икенчеләр хисабына яшәгәнгә, җәбер-золымга тулы ирек бирелгәнгә шагыйрь дөньяны сөйми.
Русчадан ирекле тәрҗемә ителгән «Кярханәдә» (1910) исемле шигырендә завод-фабриканың да бер почмагы күренеп китә:
Көндез эш, кичен эш,
Бер минут юк тыныч.
Аждаһа машина! —
Карарга куркыныч.
Менә эшче портреты:
Аргайгандыр үзе,
Саргайгандыр йөзе,
Бөкрәйгәндер биле,
Нурсызланган күзе.
Дөрес, шигырьдә җәмгыятьне тамырыннан үзгәртергә сәләтле булган бердәнбер сыйныф — пролетариатның куәте сизелми әле. Нишлисең, Тукай мәсьәләгә мәгърифәтче-демократ күзе белән карый. Шулай ук «Күгәрчен» (1910) шигырендә дә демократ каләме йөри. Зәгыйфь күгәрчен, куәтле лачынга карап, болай дип уйлый:
Зәгыйфь, корбан булу артык, Ходаем,
Булудан андый көчле һәм дә залим!
Әйе, болар яралгы гына әле. Әмма яралгының киләчәге бар.