ТАТ РУС ENG

Моңлы саз чыңнары — 7 бүлек. Соңгы сәхифәләр

Җиденче бүлек

Соңгы сәхифәләр

1

Гомере төгәлләнеп килә торган Тукайның яңа революцион күтәрелеш еллары иҗатында гаҗәеп бер сыйфат күзгә ташлана: киләчәккә өмет белән карау, тарихи оптимизм. «Татар яшьләре» шигыре үзе генә дә шундый нәтиҗә ясар өчен җитәр иде. Әмма бу шигырь ялгызак түгел. «Аң» исемле шигырендә шагыйрь 1906 елны сагынып искә ала, революция гөрелтесеннән уянып эшкә ябышсалар да, аңгы-миңге баш белән шактый хата җибәргәннәрен әйтә һәм шигырьне түбәндәгечә тәмамлап куя:
Үтте инде, дусларым, ул үткән эш, ни булса ул:
Инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән.
1913 елның гыйнварында, үләренә өч ай калгач язылган «Даһигә» исемле гүзәл шигырендә, метафорик сурәтләрне гадәтенчә мул кулланып, болай ди:
Кара төн кочагында калган дөньяны яктыртыр өчен, син идеал уты эзләп киттең. Уңга да, сулга да бакмыйча, тырышлык һәм гайрәт белән алга бардың. Ләкин мин аптырашта, мин хәйран: «Нәрсәгә артка карыйсың, утка калгач бер адым?»
Ялтырау күрдеңме артта? Ут түгел ул, алтын ул;
Юк Мөкаддәс нур да анда, юк җылылык — салкын ул.
Артка бакма, даһием, идеал һаман да алда ул;
Алга барганнарга тик табла табылса: алла ул.
«Алла» сүзенең биредә, идеалның бөеклеген күрсәтү өчен, метафорик мәгънәдә генә кулланылганлыгы шәрехсез дә аңлашылса кирәк.
Әстерхан, Өчиле, Уфа һәм Петербург сәфәрләреннән соң Тукай поэзиянең асылы һәм бурычы мәсьәләсенә дә яңача карый башлады («…шигырь башка да, дөньяны әйләндерүче чыгыр башка»). Бу, үз чиратында, Тукай иҗатының тематикасына, идея юнәлешенә һәм поэтик алымнарына үзгәреш китерде. Моңарчы, мәсәлән, туп-туры авыл тормышыннан, крестьянның хәл-әхвәленнән алып язылган шигырьләре аз иде. Хәзер исә, 1912 елда гына да, алар әнә ничаклы: «Авыл мәдрәсәсе», «Авылда авырып яту», «Бәрәңге вә гыйлем», «Йолдыз»дан да курка», «Буран», «Көтмәгәндә», «Казан вә Казан арты», «Авыл халкына ни җитми?».
Соңгы чор иҗаты өчен аеруча характерлы сыйфат шул: 1909—1910 елларда яралгы хәлендә генә булган социаль контрастлар темасы хәзер бөтен буена калкып чыга.
«Сайфия» шигырен искә төшерик. «Иделдә сәяхәтем хатирәсе» дигән аңлатма белән басылуыннан башка, аның нинди эпизод тәэсирендә туганлыгы турында сәяхәтнамәсеннән мәгълүмат тапмыйбыз. Шигырьнең язылу тарихы хыялда түбәндәгечә җанлана.
Идел ярын күзәтү өчен, шагыйрь палубага да күтәрелгән, күрәсең. Камыш кәнәфигә утырып, җилпәзәсен селки-селки, кыланчыкланып чыркылдаучы «тар» дамаларга, шундый ук нечкә билле ханымнар белән сөйләшеп йөрүче фырт киенгән джентельменнарга бик артык илтифат итмәсә дә, шагыйрьнең игътибары берсенә тукталмый калмаган. Чөнки моның борыны тагын да югарырак. Зонтигына таянып, гәүдәсен уклау йоткандай туры тотып, һичкемгә күз салмыйча, палуба буйлап әкрен генә йөренә.
Килсә байның ач халыкны күзгә-күз мыскылласы,
Яллый ул, әлбәт, пароход, ансы — байлар юргасы.
Пристаньнарның берсендә тәкәббер бай пароходтан төшә. Багажын күтәргән носильщикларны иярткән килеш, шундый ук вәкарь, шундый ук олысымак кыяфәтен саклап, як-якка күз салмыйча, ярга чыга да каршыларга килгән фаэтонга менеп утыра. («Ярда торган ач халыкка йөз дә бирми, туп-туры юргалый ул шунда тиз-тиз, кайда бай сайфиясе».)
Шагыйрьнең хыялы бу вакыйганың дәвамын да эшләп чыгара:
Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл
Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе*.
Җаннарым, күз нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп,
Җан ачып: «во как!» дисез, мәзлум** мужиклар семьясе.
(*Кәйфия — дача **Мәзлум — золым ителгән, изелүдәге).
Тукай, социаль контрастның бер чагылышын тасвирлау белән генә чикләнмичә, гаять отышлы метафора ярдәмендә тирән мәгънәле гомумиләштерү дә ясый: «Бай киенгән франт-шикларча халык тиресе белән».
«Көзге җилләр» шигырендә дә шагыйрь ачлыктан тилмергән халыкны кызгану һәм кызгандыру максатын гына куймаган. Ул шушы афәтнең социаль сәбәпләренә ымлый торган контрастларга да укучының игътибарын юнәлтә:
Куйса монда корткалар төшкән тешен алтын белән,
Бер телем икмәк, дип, анда назлы нечкә бил җылый.
Үзенә эш чыкканга куана, чираттагы корбаны янына ашкынып килеп җитә торган Газраил дә хәтта тетрәнеп калган, ул да җан алырга кызганып җылый!
Тукай шигырьне укучының күңеленә шом сала, йокысын качыра, тәмле ризыгын кабудан туктатып кала торган строфа белән тәмам итә:
Көзге төн, ямьсез, караңгы… Өй түрендә җил җылый;
Җил — хәбәр ул: ач үлемнең куркусыннан ил җылый!
Үләренә биш кенә көн калгач язылган «Толстой сүзләре» исемле шигырендә мондый бер строфа бар:
Тәмле булганга гаҗәпләнмә бу байлар ашлары,
Күп вакыт борчы, тозы — мескен гидайлар яшьләре.
Хастаханәдән җибәргән запискасында Тукай бу шигырьнең кайбер юлларын цензор бозар дип шөбһәләнә. С.Сүнчәләйгә язган хатыннан «…монда басылмаслык, резкий нәрсәләремне шунда («Мусульманин» журналына. — И.Н.) җибәрмәкче булам» дигән юлларны укыйбыз. Димәк, цензура белән бик үк дус яшәмәгән Тукай Аргус күзеннән үтә алмавы алдан ук билгеле шигырьләр дә язган. Революциядән соң гына кулъязмалары арасын нан табылып басыла башлаган кайбер шигырьләре, күрәсең, шундыйлар җөмләсенә керә. Менә аның «Авыл халкына ни җитми?» исемле дүрт кенә юллык шигыре:
Казенный булса да, зур урманы, чыршы, нараты бар;
Казенный булса да гәрчә, эчим дисә — аракы бар.
Җитәр төсле түгелдер, ничек хәмт итсә* алланы:
Хисапсыз әйләгән ихсан** иманны һәм имананы***.
(*Хәмт итү — мактау. **Ихсан — бирү.***Имана — салым).
Бу шигырь чыга-нитә калса, охранка да, татарның үз клерикаллары да шагыйрьнең башыннан сыйпамаган булырлар иде.
Мескен фәкыйрь, иркен сулыш та алмыйсың,
Аһ-ваһыңнан һичбервакыт бушанмыйсың;
Көчләү сине сарих золым иман белән:
Иртәгә ач үлмәм дип тә ышанмыйсың,—
дигән строфа белән тәмамлана торган «золым» шигыре дә цензурадан үтә алмаган дип уйларга кирәк.
Кайвакыт гап-гади пейзаж шигыренә дә социаль контрастка ымлый торган сурәтләр килеп керә. Мәсәлән, шагыйрь кинәт күтәрелгән күз ачкысыз буранны тасвир итә дә көтелмәгән чагыштыру белән шигырен очлап куя:
Сукранам мин, кар арасыннан карый да ай көлә.
Мин, фәкыйрь, михнәттә — гүя чарлагыннан бай көлә.
Пейзаж дигәннән, Тукайның 1911 елдан башланган соңгы чор иҗатындагы саф пейзаж шигырьләрен санарга керешсәк, бер кулның бармаклары да артып калыр «Мәхәббәт шәрхе» (анысы да гарипләтелгән мәхәббәт хакында) шигырен исәпләмәгәндә, мәхәббәт лирикасын исә бөтенләй очратмыйбыз. Яхшымы бу, начармы? Бу сорауга яхшы дип тә, начар дип тә җавап биреп булмый. Әмма бу факт 1911—1913 еллар поэзиясенең рухы, эчтәлеге һәм характеры белән бик һәйбәт яраша.
Тукайның бу чорда Кольцов, Некрасов һәм Никитиннар юлына төшеп атлый башлавы ачык булса кирәк. Идея-эстетик карашларындагы үзгәреш, иҗатының үсеш логикасы һәм киң укучылар массасы, хәтта крестьяннар тарафыннан кабул ителүен күреп торуы аны шушы юлга этәргән.
Иҗатындагы борылышка шагыйрь үзе дә игътибар иткән, бу турыда уйланган, яңа поэтик принципларны күпмедер дәрәҗәдә аңлы рәвештә тормышка ашырган. «Никитинның фитрый (Фитрый — тумыштан килә торган) таланты, минемчә, Пушкиннан ким түгел. Фәкать ул тәртипле образование алып, гакылын вә рухын кирәгенчә тәрбия итә алмаган», — дигән сүзләрне нәкъ менә 1911 елда язуы очраклы түгел. Яисә менә «Пушкин вә мин» (1912) исемле шигыре:
Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен»,
Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.
Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән,
Тугъры күз салсаң эшенә, ул үзе миннән түбән:
Бервакыт онтыр җиһан Пушкинны һәм «Евгениен»,
Яүме мәхшәрсез* онытмаслар бәрәңгемне минем.
Язганың булса бәкалы, ул бәкага** тартыла,
Мин дә булдым һич тә онытылмас кеше шул аркада.
(*Яүме мәхшәр — кыямәт көне.**Бәка — мәңгелек).
Биредә үзен һәрьяклап Пушкиннан өстен кую дигән нәрсә юк, әлбәттә. Пушкинны Тукай хәзер дә беренче остазы итеп саный. Юмористик шигырь бу, әмма анда җитди һәм тирән фикер әйтелгән. Әйе, Тукай сазы, Некрасов һәм Никитиннар лирасы кебек үк, халыкка тагын да якыная төшеп, бәрәңге ашап торучыларның моң-зарын көйли башлады. Тукай шигърияте, Некрасовның «үч һәм нәләт» поэзиясе кебек үк, бер җәһәттән — халыкчанлык ягыннан алга таба яңа адым булды.
Шагыйрьнең үз заманында да шушы фикерләрне әйтеп чыгучылар булган. Ә менә бер тәнкыйтьче Тукайның һәр китабына дип әйтерлек мактаудан бигрәк тәнкыйтьләү өстенлек алган рецензияләр яза башлый. Күзәтү мәкаләсендә, 1911 елгы иҗатын күздә тотып, шагыйрьне сүнгән шәмгә охшата. Тукай үлеп бер ай үткәч басылып чыккан китабында «Тукай шагыйрьме, түгелме?» дигән мәсьәлә күтәрә һәм, бу сорауга кистереп җавап бирмәсә дә, Тукайны чын шагыйрь итеп таныма-ганлыгын сиздерә. Сүзнең Галимҗан Ибраһимов һәм аның «Татар шагыйрьләре» исемле китабы турында барганын укучы чамалагандыр дип беләм. Шулай итеп, без татар әдәбиятының ике зур вәкиле арасындагы катлаулы мөнәсәбәт мәсьәләсенә килеп җиттек.

2

Замандашларының истәлекләренә караганда, Галимҗан тумыштан үткен, зирәк һәм сәләтле икән. Өстен чыгу өчен физик һәм ихтыяр көчен ахырынача җигә торган булган. «Әгәр ул «менә бу нәрсәне болай итәргә кирәк» дисә, аңа каршы килеп булмый иде», — ди бертуган абыйсы Шакирҗан.
Галимҗан, үз авылларындагы бер класслы рус мәктәбенә йөрү белән бергә, күрше авылда күпмедер ел укыгач, атасы аны Вәли мулла карамагындагы Оренбург кадим мәдрәсәсенә илтеп бирә.
Искиткеч тырышлыгы һәм күп укуы сәбәпле, биредә дә Галимҗан бик тиз беренче урынга чыга. Тора-бара, белемдә өстенлеген күрү белән бәйле рәвештә, бунтарьлык, инкарь итү, нигилистлык сыйфатлары көчәеп китә. Ниһаять, яшь Галимҗан мәдрәсә белән, остазлары һәм фанатик шәкертләр белән кискен конфликтка керә һәм мәдрәсәдән куыла. 1906 елда ул Уфага барып, яңа гына ачылган «Галия» исемле җәдит мәдрәсәсендә укый башлый. Анда да тиз таныла. Әмма демократик идеаллар белән рухланган һәм фикер ягыннан нык үскән Галимҗанны бу мәдрәсә дә канәгатьләндерми башлый. Тагын конфликт, тагын «китәргә мәҗбүр булу».
1909 ел. Булачак зур әдип — Казанда. Урта буйлы, ябык, чандыр. Тужурка өстеннән җилкәсенә кара накидка салган. Аягында ялтыратылган күн итек, кулында калын таяк. Озын чәче җилкәсенә төшеп тора. (Кыяфәте беркадәр яшь Горькийны хәтерләтә түгелме?)
Беренче максаты — университетка керү.
Менә Галимҗан, аңа гына хас тырышлык белән, көнне төнгә, төнне көнгә ялгап, әзерләнә башлый. Әмма, кирәге белән генә чикләнмичә, мавыгып китеп, «кирәкмәсен» дә комсызланып йота. Бу вакыт ул, аеруча мавыгып, Белинский дөньясына чумган, Писаревны яратып укыган.
Берзаман күрә: 1905 елгы революциядән соң татар әдәбияты җанланып киткән булса да, уңышлары көткәнчә үк түгел. Язучы яисә шагыйрь булырга азапланучыларның хисабы юк, талантлы каләм белән язылган чын сәнгать әсәрләре генә аз. XIX гасырдан килгән гадәт буенча, һаман акыл саталар, үгет-нәсихәт сөйлиләр. Кайда сәнгать, кайда художество? Үзе хикәяләр язу белән бергә (берничәсе инде басылып та чыкты), кулына тәнкыйтьче каләмен алып, әлеге әдип булырга азапланучыларны, вәгазьчеләрне рәхимсез рәвештә тукмый башлый. Моның белән ул, һичшиксез, татар әдәбияты үсеше өчен кирәкле эш башкарды.
Үзе дә хис-тойгыга бай булгангамы, романтик табигате шуңа этәргәнме, бу елларда Галимҗан күбрәк поэзия турында яза. Бер-ике чыгарма белән, татар поэзиясен ул бөтенләй дип әйтерлек инкарь итә. Әлеге чыгарма эчендә хәзергә Тукай бар. Аннары Г.Ибраһимов күрә: матбугат, ул чын шагыйрь итеп таныган икесенә, ягъни Дәрдемәнд һәм С.Рәмиевкә, игътибар бирмәстән, Тукай турында шаулый. Бик үк гадел дип булмый моны, төзәтергә, шигырьнең нәрсә икәнен аңлатырга кирәк. Менә безнең яшь тәнкыйтьче, агымга каршы ташланып, Тукайны мактау хорын бераз сүрелдерергә карар итә. Тарихта гыйбрәт булырлык мисаллар да юк түгел. Әнә бит 23 яшьлек Белинский үзенең беренче зур мәкаләсендә үк «Бездә әдәбият юк!» дип белдергән. Яисә менә Пушкинга караганда да популяр булып киткән Бенедиктов Белинский мәкаләсеннән соң бөтенләй күздән төшкән. Яки менә Писарев. Пушкин кадәр Пушкинга һөҗүм иткән! Ниһаять, менә яңа гына Ю.Эйхенвальдның «Валерий Брюсов» дигән брошюрасы чыкты. Автор Брюсов иҗатын, итен иткә, сөяген сөяккә аерып анализлый да, гаҗәеп нәтиҗә ясый: талантсызлыгын хезмәт белән генә җиңгән шагыйрь бит ул, ди. Яхшы, карар кылынды: Дәрдемәндне, С.Рәмиевне һәм Тукайны — һәркайсын үз урынына утыртырга кирәк.
Г.Ибраһимовның Тукай хакындагы «Актык сәлам» исемле мәкаләсеннән күренгәнчә, 1910 елның ахырларына кадәр алар ярыйсы гына дус яшәгәннәр. Тукай аңа өмет белән караган, ул да шагыйрьне ихтирам иткән.
Менә бервакыт Г.Ибраһимов Тукайның «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» китабына рецензия яза да «Йолдыз» газетасына илтә. Һ.Максуд и шагыйрьнең ачулану ихтималын әйтеп кисәтү ясаса да, Г.Ибраһимов рецензияне чыгару ягын каера. Мәкалә басылган көнне ул Тукай номерына барган (үзе, «иттифакый туры килеп», ди). Бу вакыт анда Г.Шәрәф, Г.Камал, И.Кули һәм тагын берничә кеше була. Сүз рецензиягә күчә. Бәхәсләшеп алалар. Дәшми генә тыңлап торган Тукай ахырда, ни өчендер, «син»нән «сез»гә күчеп, болай дип куйган:
— Сез бик инсафлы язгансыз… Сезнең ул фельетоныгыз — минем хакта первый отрицательный мәкалә.
Менә «Мияубикә» басылып чыга. Автор аңа мондый искәрмә биргән: «Җивописное обозрение» журналыннан икътибас ителеп, шигырьгә әйләндерелде. Г.Ибраһимов, шундук рецензия язып, «Йолдыз»га тапшыра. Әсәрнең үзенә кагылышлы тәнкыйть сүзләреннән соң, рецензент Тукайның искәрмәсе уңае белән: «Бу яңлыш, — ди. — Безгә шигырь белән назымны аера белергә күптән вакыт инде. Бу әсәр — шигырь түгел, бәлки назым вә манзума гына». Рецензияне укыгач, Тукай җавап язаһәм аны, Г.Ибраһимовның үзенә күрсәткәч, шул ук «Йолдыз»да бастырып чыгара. Укучыларны саташтырмас өчен «…изах итәмен ки, — ди ул, — «Мияубикә»не шагыйрь, саф поэзия, чын шигырьгә әйләндердем дип ышанганга күрә, «шигырьгә әйләндерелде» дип куйган».
Моннан соң Г.Ибраһимов түбәндәгечә дәвам итә: «Күңел җимешләре» мөнәсәбәте белән Тукай хакында бераз сәлбирәк (Сәлбирәк — тискәрерәк) рухтагы мөләхәзә (Мөләхәзә — фикер йөртү) чыккач, Тукайның чырае тагы бозылды, миңа мөнәсәбәте дә бик авырайды. Дәхи бераздан соң 1911 нче елның әдәби хисабы урынына язылып, «Йолдыз»да басылган мәкаләләр чыккач, Тукай бөтенләй кырылды. Ул мәкаләдә «Шәм яна, яна, мае беткәч, сүнә, Тукай вә Сәгыйть Рәмиевләрнең соңгы вакытлары миңа шәмнең янып туктарга барган соңгы минутларын хәтерләтәләр» мәзмунендә (Мәзмун — мәгънә) бер сүз әйтелгән иде. Моннан соң Тукайның миңа мөнәсәбәте шул хәлгә җитте ки, ниһаять, мин Һади әфәнде Максудиның шул вакыттан ике-өч еллар элек (бер ел. — И.Н.) «мәңге дошманлык» хакында әйткән сүзенең бөтенләй төпсез булмаганлыгын аңладым».
Г.Ибраһимовка ышансак, аралары бозылу Тукайдан, аның тәнкыйть сөймәвеннән килеп чыккан. Ул чагында ни өчен әле Г.Ибраһимов беренче рецензиясе басылган көнне үк шагыйрь номерына барып керә? Ни өчен Тукайның, интеллигенция генә түгел, бәлки халык тарафыннан да кабул ителүенә карамастан, гомуми агымга каршы барып, шагыйрьнең һәр китабына тискәре рецензия язып бастырырга ашыга, күзәтү мәкаләләрен дә типми узмый? Яисә ни өчен ул «Татар шагыйрьләре» китабында, С.Рәмиевнең йомшак шигырьләрен бар дип тә белмичә, яхшы шигырьләрен генә күккә күтәреп мактаганы хәлдә, Тукайның иң көчле шигырьләренә күз йомып һәм башлангыч яки чагыштырмача кайтышрак шигырьләрен үзәккә алып тәнкыйтьли? Ниһаять, шактый еллар узгач, «…бу өч язучы (С.Рәмиев, Дәрдемәнд һәм Тукай. — И.Н.) хакындагы карашым моннан 10—12 ел элек ничек булган булса, әле дә шул көенчә калды» дип белдерүен ничек аңларга?
Тукайга килик. Г.Ибраһимов белән ул күпчелек очракта фельетон телендә бәхәсләшә. Оппонентын көлке ситуациягә куя яисә берәр уңышсыз гыйбарәсен эләктереп ала.
Менә «Былтырның хисабы» исемле фельетоныннан өзек: «Былтыр Габди үзенә «шәкерт» диючеләргә мисле булмаган дәрәҗәдә бер үткен сүз әйтте. Гыйбарәләре тәкърибән (Тәкърибән — якынча) шушылай бугай: «Торалар да, Габди шәкерт ул, диләр. Соң «Ля тәнзыр илә мән калә вәнзыр илә ма калә» («Кем әйткәнгә карама, нәрсә әйткәненә кара) дигән мәкальне һәр бала да белә ләбаса!»
Менә бусы «Казанга кайтыш» очеркыннан: «Әлькыйсса, инде шигырь язудан туктыйм, чөнки мине күптән инде, башына май сөртергә эзләпме, май таба алмаган бер «критик» сүнгән шәмгә охшатты. Мәхмүт бай мәрхүм конторында ташландык майлар беткәндер шул!» Аннары автор, янәсе, каләмен куеп, кулына караган да тырнаклары җиткәнен күргән. Шунда әлеге «критик»ның Гафури, Думави һәм Укмаси шигырьләренең шигырь булуы турында «кул кисеп бәхәсләшергә мөмкин» дигән сүзләре исенә төшә дә, пәке алып, тырнак кисәргә керешә.
«Бәшири мырауламый башлады» — тырнак кисеп бәхәсләшәм».
«Сәгыйть белән Тукай сүнгән шәмгә охшый» — тырнак кисеп бәхәсләшәм».
«Фатихның «Хәят»ы милли роман түгел» — тырнак кисеп бәхәсләшәм».
«Гаязны шагыйрь дисәләр, третейский судка бирәм» — тырнак кисеп бәхәсләшәм».
«Мөнтәкыйть» исемле шигырендә «һәрбер сүзе үткен кылыч» булган тәнкыйтьче турында болай ди:
Җил тегермәнен күрә дә: «Аһ, суы юк!» — дип куя,
Су тегермәнен күрә дә: «Пар, буы юк!» — дип куя.
Ул тота ат койрыгын да: «Бу — озын сач!» — дип куя,
«Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» — дип куя.
Ул сукачыны күрә дә: «Җир боза бит!» —дип куя,
«Шундый зур эшкә каләм әһле түзә бит!» —дип куя.
Тукайның прозаик Г.Ибраһимовка мөнәсәбәтенә килик. С.Сүнчәләйгә язган хатында болай ди: «…мин аның аерым рисаләләрендә күңелдә бер-бер төрле эз калдырырлык нәфасәт вә мәһарәт күрмим» (1911). «Сөю — сәгадәт» дип исемләнгән фельетонында, ике дистә сүз ятлап, рус кешесе белән сөйләшергә керешкән һәм көлкегә калган татар турында яза да түбәндәгечә дәвам итә: «Сөю — сәгадәт» дигән нәрсәне язучы да, мәзкүр татар кеби, үзе бикләгән вә үзе матур дип тапкан сүзләрнең барысын да китабына тутырган. Ләкин һәммәсе урынсыз, һәммәсе мөхәррирнең бүрәнә калынлыгы хиссиятле кеше икәнен кычкыралар» («Ялт-йолт», март, 1912 ел). Бусы инде сәеррәк. Чөнки Г.Ибраһимовның «Яз башы», «Диңгездә», «Йөз ел элек», «Карак мулла», «Уты сүнгән җәһәннәм» кебек яхшы хикәяләре ул вакытта инде дөнья күреп, уңай бәя алган була.
Кыскасы, хәтер калу, үчләшү, оппонентының әйткән сүзен генә түгел, бәлки үзен дә өнәми башлау ике якта да булган. Нишлисең, күпме генә бөек булмасыннар, алар да — кеше, мускул, нервлар җыелмасы, аларның күкрәгендә дә гадәти йөрәк типкән.
В.Г.Белинскийның мондый сүзләре бар: «Шагыйрь (ягъни язучы. — И.Н.), йә үзе яшәгән дөнья, заман һәм халыкка мөнәсәбәтенә, теге яки бу нәрсәне аңлау үзенчәлегенә бәйле идеалыннан чыгып, тормышны үзгәртеп тасвирлый (пересоздает); яки тормышның барлык ваклыкларына, төс һәм төсмерләренә турылыклы калып, чынбарлыкны бөтен ялангачлыгы һәм дөреслеге белән гәүдәләндереп бирә (воспроизводит). Шуңа күрә поэзияне (ягъни әдәбиятны. — И.Н.), әйтик, ике бүлеккә — идеаль һәм реаль поэзиягә аерып карарга мөмкин». Соңгысы, әлбәттә, реализм. «Идеаль поэзия» дигәне романтизмга гына кайтып калмаса да, бу төшенчә эчендә романтизм беренче урынны тота. Остазыннан алган сабагын беркадәр гадиләштереп аңлап, 23 яшьлек Ибраһимов татар әдәбиятын шулай ук икегә бүлеп ташлый. Лириканы бөтенләе белән идеаль поэзиягә кертеп утырта, эпик әсәрләрне исә реаль поэзиягә калдыра. Димәк, аның поэзия дигәне — нәкъ менә романтизм лирикасы.
«Татар шагыйрьләре»н ачабыз да укыйбыз:
«Шигырь телдән яки гакыл вә зиһеннән түгел, бәлки адәмнең рухыннан, күңеленнән, хыял вә хисеннән туа».
«Шигырь вә шагыйрь һәр икесе ниһаясе булмаган азатлыкка малик».
«Шагыйрь халкы — әгәр дә ул чын мәгънәсе илә шагыйрь булса — бу йирдәге вак, гади тормыш илә канәгатьләнә алмый».
Бу дөньяда шагыйрьнең игътибарын җәлеп итәрлек ике генә нәрсә бар: берсе — мәхәббәт, икенчесе — табигать. Әнә шуңа күрә, — ди тәнкыйтьче, — «һәр шагыйрь ямь вә матурлык каршында тез чүгеп, табигатьнең Җамалын сайрый», һәр шагыйрьнең Зөләйхасы була, ул аңа табына, «күбесе исә буны хәят чишмәсе итеп тота, шагыйрьләренә илһамны шуннан гына да ала».
Яшь Ибраһимов өч шагыйрь иҗатын нәкъ менә романтизм «шаблон»ы ярдәмендә бәяли. Менә «шаблонны ул С.Рәмиев поэзиясе өстенә сала. Туры килә! Шулай булмый хәле юк: С.Рәмиев — саф романтик һәм аның шигырьләрендә тәнкыйтьче күрергә теләгән сыйфатларның барысы да бар. Димәк, ул чын шагыйрь. «Шаблон» Дәрдемәнд поэзиясе өстенә салына. Шулай ук туры килә! Димәк, бусы да чын шагыйрь. Чират Тукайга җитә. Алай да куеп карый «шаблон»ны, болай да… Юк, туры килми, сыймый, аннан да чыгып тора, моннан да. Тәнкыйтьче күрергә теләгән сыйфатлар гына җитенкерәми.
Кайнап торган ялкынлы хис-тойгылар урынына Тукайда — акыл сату, вәгазьләү, үгет бирү. Табигатьнең матур манзаралары юк дәрәҗәсендә. Мәхәббәт турында яза башласа, матур сүзләр, аерым шигъри тәгъбирләр очрар, әмма мәхәббәт үзе булмас. Еш кына сөю турында җитди сүз башлый да шаярып бетерә.
Болар әле бер хәл. Тукайның тагын да зуррак кимчелеге бар. Әгәр чын шагыйрь «хиссият вә хыял галәмендә яңа бер дөнья ачса (ягъни, Белинский әйткәнчә, дөньяны үзгәртеп ясаса), Тукайдан син бүтән һичкемнекенә охшамаган уй-фикер һәм хис-тойгы таба алмыйсың. «Шул заманда халык ни уйлый, ни хас кыла, ниләр язгалый, Тукаевта да шул (монда ул башлыча зыялылар даирәсен күздә тота. — И.Н.). Халык үзендәге тәәссератны (Тэәссерат — тәэсирләр) әфкяр (Әфкяр — фикерләр) вә хиссиятне (Хиссият — хисләр) Тукаевта таба. Бу, куәт вә кабилият (Кабилият — сәләт) ноктасыннан, артык мактаулы эш түгел».
«Оек, чабата, ыштыр»ларны да шигърияткә әверелдерә алган һәм «бәрәңге көен» көйли торган Тукай баштарак романтизмнан азат булмаса да, тулаем алганда реалист иде. Иҗатының соңгы чорында аның реализмы, романтизмның кайбер уңай сыйфатларын үзенә сеңдереп, яңа баскычка күтәрелде. Җ.Вәлидиләр белән килешми мөмкин түгел: «Тукаев шигырьне Аполлон вә аның җирдәге табынучылары өчен сөйләми иде. Ул халык илә бергә, халык өчен, халык йөрәгеннән сөйли иде… Шуның өчен берничә дистә, сәнгатьне сәнгать өчен дип белүчеләр өчен бервакытта да ул сәнам (Сәнам — таш сын, пот, идол) була алмас. Фәкать меңнәрчә, йөз меңнәрчә халык йигыны (Йигын — масса) эчендә иң ачык вә билгеле бер сима (Сима — төс, чырай, образ) булып торыр».
Күренә ки, Тукай белән Галимҗан арасындагы бозылышу көнчелек яисә дан бүлешү кебек вак нәрсәдән дә бигрәк, принципиаль мәсьәләдән — поэзиянең асылын һәм иҗтимагый вазифасын икесе ике төрле аңлаудан башланган. Тукай фикеренчә, поэзиянең тормышчан һәм халыкчан булуы — җил тегермәненең — җил, су тегермәненең су ярдәмендә әйләнүе яисә крестьянның җир сукалавы кебек үк табигый һәм закончалыклы хәл.

 3

Июльнең егермеләрендә Тукай, ниһаять, Казанга, «Свет» кунакханәсендәге номерына кайтып егыла. Ис алып, хәл җыеп тормастан, «Ялт-йолт»тагы вазифасын башкарырга керешә. Иҗат эшенә килгәндә, күп язган дип авыз тутырып әйтеп булмый. Август аенда бер фельетон, сентябрьдә дә шуннан артык түгел, октябрьдә — бер сатирик шигырь һәм бер фельетон, ә ноябрьдә басылган нәрсәсе бөтенләй юк.
Башта, күрәсең, сахрада «җиң сызганып ялкаулык итү» инерциясе дәвам иткән. Дус-ишләре һәм иптәшләре дә эшкә бик үк рухландырмаганнар. Шагыйрьнең бүлмәсе бер минут та кешесез тормый. Җыелып киләләр, гәпләшеп чәй эчәләр. Кунакчыл хуҗа сүз әйтми, баштарак хәтта канәгать тә була. Чөнки шау-шу, дус-ишләре сагындырган. Октябрь кергәч исә, авыруы каләм тотарга комачаулый бантлый.
Шулай да Тукай эшләгән. Аның иркендә төн бар. Бу вакыт ул, «Ялт-йолт»ны чыгаруга хезмәт куюдан тыш, «Җан азыклары» җыентыгын матбугатка әзерли. Язмыш шуклыгыдырмы, ноябрь башларында басылып чыккан китапның тышлыгында түбәндәге сүзләр укыла: «Габдулла Тукаев. Җан азыклары (соңгы шигырь мәҗмугасы). Нашире «Мәгариф» китапханәсе. Казанда». Әйе, бу Тукайның үзе исән чакта басылып чыккан соңгы җыентыгы. Шагыйрь үземе, наширләрме, моңарчы матбугатта чыкмаган соңгы шигырьләрен эченә алган җыентык дип әйтергә теләп тә, күрәсең, төгәлсезлек җибәргәннәр.
«Рәкымнар астында» исеме белән әзерләнә бантлаган җыентыктан үсеп чыккан бу китапның үзенчәлеге шунда: җыентыкка кергән 43 шигырь һәм бер поэманың тугызы гына башлап вакытлы матбугатта басылган.
Вакытлы матбугат аша узмаган 34 шигырьдән җидесенең без 1911 ел ахырында Казанда язылганын беләбез. 14—15 шигырьнең Өчиледә туганлыгы да билгеле. Кала 11—12 шигырь һәм А.Н.Майковтан файдаланып язылган «Өч хакыйкать» исемле поэма. Шуларның бер-ничәсе, әйтик, «Татар яшьләре», Петербургта кәгазьгә төшерелгән булырга мөмкин.
Уфада үткәргән ун көннән артык вакыт эчендә шагыйрь шулай ук кулына каләм тотмый тормагандыр дип уйларга кирәк. Һәм, ниһаять, Троицк белән җәйләү. Ул вакытка да берничә шигырь калдырыйк. Җыентыкны басмага әзерләгәндә, ягъни Казанда, Тукай, элек язганнарын төзәтеп һәм күчереп чыгу белән бергә, тагын берничә шигырь өстәгәндер кебек тоела. «Өч хакыйкать»нең исә нәкъ менә сәяхәттән кайткач эшләнү ихтималы зур (чөнки оригиналы кул астында булу кирәк).
Менә мин яңадан Тукай әсәрләренең язылу яисә басылу даталары утыртып чыгылган кәгаземне кулга алам. Ноябрь графасы, әйтелгәнчә, чип-чиста. Декабрьдә, кинәт, өч шигырь һәм бер фельетон. 1913 ел. Гыйнвар. Шулай ук бер фельетон белән өч шигырь. Февральдә дә нәкъ шулай. Март ае исә — шагыйрьнең хастаханәдә вакыты бөтенләй аптырашта калдыра: биш шигырь, бер озын мәкалә һәм өч фельетон!
Димәк, 1912 елның азагында һәм 1913 елның башында шагыйрьне нәрсәдер рухландырган, нәрсәдер аны язарга, эшләргә мәҗбүр иткән. «Нәрсәдер» дигәнебез, барыннан да элек, «Аң» исемле яңа әдәби, сәяси һәм фәнни журналның чыга башлавы.
Сатирик матбугат ягыннан кайчандыр Оренбург һәм башка кайбер шәһәрләрдән артта калып килгән кебек, Казан 1912 елга кадәр җитди әдәби журнал ягыннан да калышты. Әгәр Оренбургта 1908 елдан башлап бай эчтәлекле «Шура» журналы чыгып килсә, Казан җитди әдәби журналдан һаман әле мәхрүм иде. Бу хәл үзен күптән сиздереп торган булса кирәк, 1912 елда бер төркем прогрессив яшьләр шундый журнал чыгару турында җыелып сөйләшәләр. Наширлек һәм редакторлык эше «Гасыр» китап ширкәте башлыкларыннан берсе Әхмәтгәрәй Хәсәнигә йөкләнә. Киңәшү-сөйләшүдә, булачак журналның идея-политик һәм әдәби-эстетик юнәлешен билгеләүдә һәм Хәсәнине бу эшкә күндерүдә Тукай якыннан катнашкан. Ул гына да түгел, журналга исемне дә Тукай тәкъдим иткән.
Менә 17 декабрьдә журналның беренче саны чыга. Беренче битендә — Тукайның «Аң» шигыре.
Без инде беләбез, теге яки бу газета-журналны үз иттеме, һәр язганын шагыйрь шунда бастырырга тырыша, шул органның уңышы өчен бөтен көчен бирә. Бу очракта да шулай булган. Журналның ул исән чакта чыккан 7 саныннан алтысында берничәшәр шигыре басылган.
«Аң» белән бер үк вакытта «Кояш» исемле яңа газета чыга башлый. Бусында да демократик интеллигенция тон бирә. Ф.Әмирханның газетага җаваплы секретарь, чынлыкта исә фактик редактор булып урнашуы да шул турыда сөйли. Бер фельетонында «1912 нче елда караңгы Казан өстенә «Кояш» чыгып, «Йолдыз»ны сүндерде» дип язуына караганда, бу вакыйга да Тукайны рухландырган. Җитмәсә, аны Фатих тәкъдиме белән, кырык сум айлык биреп, газетага язышучы итеп билгелиләр.
«Кояш»ның мәйданга килүе икенче яктан да әһәмиятле. Яңа газетаның идарәсе, ягъни редакциясе, «Амур» гостиницасына урнаша. Яңа бистәдән торып газета белән җитәкчелек итү кыен булганга (атасы белән фикер каршылыгы да азмы-күпме роль уйнаган, күрәсең), Фатих Әмирхан «Амур»дан номер алып тору фикеренә килгән. Әмирхан тәкъдим иткәнме, әллә инде дустының бу ниятен белгәч, Тукай үзе кабынып киткәнме, ни булса да булган, бервакыт алар «Амур»ның күрше ике номерында (шагыйрь — тугызынчыда, әдип — унберенчедә) тора башлыйлар.
Бу факт Тукай белән Ф.Әмирхан арасында соклангыч олы дуслык яшәгәнлекне тагын бер кат расласа кирәк. Дөрес, «Әльислах» тукталгач, алар артык еш очрашмаганнар. Тукай Әмирхановлар өенә барырга атлыгып тормый, чөнки анда хатын-кыз таифәсе күп була, Фатих исә — сәбәбе инде мәгълүм — Тукай номерына еш килә алмый. Күңелләре исә (бигрәк тә Тукайныкы) бер-берсенә гел тартып тора. Тукай Троицкидан кайтып бер-ике көн үтүгә, икәүләп фоторәсемгә төшүләре дә очраклы хәл түгел. Инде килеп, җае да чыкты: алар бергә, янәшә, кирәк икән, көн саен күрешеп яши алачаклар. Тукайның ничаклы куанганлыгын күз алдына китерергә мөмкин. 1912 елның ахырында һәм 1913 елның башында рухланып яза башлавының тагын бер сәбәбе, ихтимал, шушыдыр.
Менә без, шагыйрь белән берлектә, 1913 елга керәбез. Саулыгының күзгә күренеп начарлануына карамастан, Тукай күп яза, күп эшли. Яңа елда язылган беренче шигыре «Суык» дип атала. Кечкенә поэма дисәң дә ярый. Биш бүлекчәдән тора. Шагыйрь гыйнвар суыгы турында, Казанның төрле кәсеп вәкилләренең суыкка мөнәсәбәтләре, шул суыкта үзләрен ничек тотулары турында гына яза кебек. Ләкин табигать суыгы белән бәйле картиналар илдәге иҗтимагый-сәяси стройдан чыга торган зәмһәрир суыгы турында уйланырга мәҗбүр итәләр.
Әнә мичсез кибетләрдә сатучылар «малын сата, бии-бии кулын уып»; әнә казенка янына җыелган сукбайлар, «эчтән безгә бишмәт киерт, чикмән киерт» дип, гөнаһсыз шешәгә шапылдатып сугалар; әнә шәкерт белән школьниклар, суык тәэсиреннән араларындагы дошманлыкны онытып, колакларын саклый-саклый йөгерәләр. Яисә менә тагын бер сурәт:
Байлар кигән тиен толып, төлке толып,
Үз фикеренчә, Печән базар күрке булып;
Куллар сузу, ялангачлык, ертык җилән
Күрнә аңар кызык булып, көлке булып.
Икенче бүлекчәдә шагыйрь Казаннан читкә чыгып керә. Адашкач, буранда каршыга чыгу ихтималы булган бүрегә эндәшеп, ул болай ди:
Нигә соң син мескен мәҗбүр* мужикларны
Талавыңда белә алмыйсың хәт-чикләрне?
Мужик әллә сиңа азык булып туып,
Җирән атын сиңа булсын дип җиккәнме?!
(*Мәҗбүр — җәбер ителгән).
3нче бүлекчәдә шагыйрь Кабан күле өстендә бай балаларының чыркылдашып тимераякта шуулары, байлар атының юргалый башлавы турында язып килә дә әйтеп куя: «Әүкатьлене (Әүкатъле — байлыгы, ризыгы бар кеше) тешли алмый салкын, суык».
4нче бүлекчәдә ул укучыны елмайту өчен, үзенең ничек итеп «җылынуы» турында сөйләп ала. Урамда йөргәндә бик өшегәч, сугышып алырга уйлап, ул, янәсе, берәүнең «яңагына менеп төшә» дә, тегесе артык «җылыта» башлагач, тизрәк торып «сыза».
Соңгы бүлекчәдә Тукай җитди тонга күчә һәм, Рождество бәйрәмендә русларның бик каты эчүләре, кайберлә-ренең эчеп әрәм бул ал ары, татарларның да алардан калышмый башлаулары турында әйтеп, әсәрне тәмамлап куя.
Шигырьне укыганда, аның авторы көр күңелле, җор сүзле, сау-сәламәт, таза һәм мәһабәт кеше булып күз алдына килә. Гыйнварда иҗат ителгән һәм безгә таныш булган «Даһига» шигыре дә бу тәэсирне көчәйтә. Әмма нәкъ шушы вакытта язылган «Хәстә хәле» шигыреннән без түбәндәге юлларны укыйбыз:
Ауру җанның бишмәте — тәнне дәваның төрлесе
Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм.
Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм.
Әнә шул хәлендә дә шагыйрь татар дөньясында һәм ил күләмендәге вакыйгалардан хәбәрдар булырга, шуларга үзенең мөнәсәбәтен белдерергә тырыша. Романовлар династиясенең 300 еллыгы уңае белән ул, мәсәлән, бер фельетон һәм төрле яклап атаклы булып киткән «Олуг юбилей мөнәсәбәте белән халык өмидләре» исемле шигырен яза. Шигырь түбәндәге строфа белән башлана һәм шул ук строфа белән очлана:
Кардан ак, сөттән дә аграк, актан ак
Падишаһ ачты «мөнафис» нам* канат.
Җыела халкы шул канатның астына,
Тулды өч йөз ел Романов нәсленә.
(*Нам — исемле).
Бу ни булды әле? Тукай 1906—1907 елларда ук конституцион иллюзияләрдән арынган иде ич! Инде килеп, гомеренең актык көннәрендә, «юлдан язган бала» атасына кайтып баш игән кебек, патшага сәҗдә иттемени?
Кайчандыр Тукайны милләтче, динче дип белдергән һәм иҗатын мәктәп программасыннан чыгарып ташларга чакырган хәсрәт-әдәбиятчылар өчен бу шигырь гаҗәеп отышлы иде. Вульгар социологизм тар-мар ителгәч, әдәбиятчы һәм тәнкыйтьчеләрнең эше авырлашты. Алар бу шигырьне, алай да, болай да борып, Тукай иҗатына ябыштырырга тырыштылар. Ябышмый гына бит! Ахырда, кул селтәп, болай дип белдерделәр: шигырь түбәндәге строфалары өчен генә язылган:
Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Без шаярыштык, вакытлар алмашып.
Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? —
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк?
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!
Патшага һәм Романовлар династиясенә кагылышлы строфалар исә, янәсе, ирония белән сугарылган, ал арда — мактау түгел, киресенчә, сатира.
Әдәбиятчылар бер нәрсәдә хаклы: шигырь югарыда китерелгән строфалардагы фикер өчен язылган һәм бу фикер шагыйрьнең дөньяга карашы һәм иҗатының идея юнәлеше белән органик берлектә: Тукай рус халкына, алдынгы рус культурасына олы ихтирам белән карый, халыклар дуслыгын яклый иде, Тукай интернационалист иде. Бер үк вакытта ул үз халкының игелекле һәм тугрылыклы улы да иде, татар милләтенең хокукта тигезлеге, азатлыгы, бәхете хакына тормышын багышлаган фидакарь җан иде. Болары шулай. Әмма шигырьне башлаучы һәм төгәлләүче строфадан яисә «Падишаһ, бу көнге пар лак бәйрәмең котлыйдыр йөзләрчә мильон адәмең» дигән сүзләрдән, ничек кенә укысаң да, ирония табып булмый.
Соң, эш нәрсәдә? Бу сорауга аның фельетоны җавап бирә.
Татар җәмәгатьчелеге юбилей уңае белән милләткә берәр файда алып калу турында шаулаша башлый. Ике төркем хасил була: «картлар», ятимнәр өчен приют салырга рөхсәт сорыйк, диләр, «яшьләр» исә кызлар гимназиясе сорарга тәкъдим итәләр. Фельетонында Тукай, «гимназияче»ләрне яклап, «приютчы»лардан мәсхәрәләп көлә.
«Ялт-йолт»ның 15 март санындагы «Ике ихтар» дигән материалдан түбәндәге сүзләрне укыйбыз: ул фельетон язылганнан соң, — ди Тукай, — «…һәр ике мөәссәсә1 (приют һәм гимназия. — И.Н.) (Кыйсьмән — өлешчә) икенче төсләр алганга, табигый, мәкаләи гаҗизәмнең (Мәкаләи гаҗизә — зәгыйфь мәкалә (тыйнаклык саклап әйтү)) хакыйкате хазыйрә (Хакыйкате хазыйрә — хәзерге чынлык) белән оешмаганлыгын сизәм.
Моннан ике ай элек миңа гүя бөтен халык бердән «намаз!» дип кычкырган, мин исә сикереп торганмын да, ястүме, ахшаммы, тикшермичә, бернәрсә укыганмын». Биредә шагыйрь «гимназияче »ләрне яклап ялгышканмын, «приютчы»ларны яклыйсы калган дип әйтергә теләми, билгеле. Тел төбе ачык: патшадан сорап алынган приютның да, гимназиянең дә кыйммәте зур түгел.
«Ихтар» «Олуг юбилей…» шигыренә, дөресрәге, сөттән ак эпитетларны эченә алган строфаларга да яктылык сипсә кирәк. Гипотеза рәвешендә генә булса да, болай дип әйтергә мөмкин: бөтен иҗат гомере буена милләтен (ә милләт дигәндә ул башлыча халыкны күздә тота) азат һәм бәхетле итеп күрергә теләп тә, шул юлда көчен, саулыгын, гомерен биреп тә, андый көнне үзе исән вакытта күрүдән өмет өзгән шагыйрь, юбилей шау-шуы башлангач, бер җилкенеп куя: күп газаплар кичергән халыкка, ичмаса, шушы уңай белән генә булса да, берәр җиңеллек бирелмәсме… Күңелендә туган шушы өметне эчтә калдыра алмыйча һәм һәр ягын нечкәләп уйлап тормастан, тота да шигырь итеп кәгазьгә түгә.
Шигырьгә «ихтар» бирмәгән икән, бу аңлашыла: патшаны ялгыш мактаганмын дип ачыктан-ачык белдерү булыр иде ул. Аңлаган кеше аңлар: фельетоннан баш тарту шигырьнең мәгълүм строфаларыннан баш тартудан ерак тормый.
Тукайның 300 еллык юбилейга бер ягы белән килеп тоташа торган «Мөхәрриргә» исемле тагын бер шигыре бар.
Династиягә өч йөз ел тулу алдыннан чыккан манифестта, бүтән вәгъдәләрдән кала, тоткыннарга, шул исәптән сәясиләргә, амнистия булачагы игълан ителә. Димәк, манифест безнең Гаязга да кагылачак, ул да, иреккә чыгып, илгә кайтачак. Демократик даирәдә әдипне лаеклы каршыларга әзерләнү хәрәкәте башлана. Г.Кариев фатирында да, Ш.Әхмәров өендә дә шушы мәсьәләгә багышланган яшерен җыелышлар булганы билгеле. Хастаханәдә ятучы Тукай да, әлеге хәрәкәт турында мәгълүмат алгач, кабынып китеп, шушы шигырьне яза:
И мөхәррир! Кайсына яшен күз биргән кибриа!*
И мөсаувир! Кайсына һәм пакь сүз биргән кибриа!
Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмәле!
Күз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рия.
Алты ел торды чупансыз, аерылышты яшь көтү;
Карт бүре күк, бары корган айрым-айрым бер оя.
(*Кибрла — олы, бөек).
Шигырьне укып, без Тукайның Г.Исхакыйны зур язучы («Мөхәррир…»), зур художник («И мөсаувир…») кына түгел, бәлки бөтен татар иҗтимагый һәм мәдәни хәрәкәтенең юлбашчысы, лидеры («Алты ел торды чупансыз…») итеп таныганлыгына тагын бер кат ышанабыз. Шулай ук без шагыйрьнең бөек әдипне укып белә башлавыннан бирле үзен күрү, кулын кысу, тавышын-сүзен ишетү хыялы белән яшәгәненә дә кабат иман китерәбез («Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмале»).
Әмма бу хыялы, зур үкенечкә каршы, тормышка аша алмады. Бу юлы инде шагыйрь үзе, Гаязны көтеп җиткерә алмыйча, алданрак китеп барды. Шигыре генә соңгы сәламе, соңгы хушлашуы булып торып калды.
Татар халкының ике бөек улы арасындагы үзара мөнәсәбәт укучыга бер ягыннан өртүле калмасын өчен, өстәп тагын берничә сүз әйтми булмый.
Г.Исхакый Тукайга ничек караган? Яхшы, хәтта бик яхшы. Ул аны зур шагыйрь итеп кенә түгел, бәлки кеше итеп тә яраткан, бертуган энесе кебек күргән. Берничә мәкалә багышлау белән бергә, ул бүтән мәкалә һәм фәнни хезмәтләрендә Тукайга зур урын бирә, әдәби әсәрләрендә еш телгә ала. Дәлил өчен 1914 елда «Ил» газетасының баш мәкаләсе булып чыккан язмадан алынган түбәндәге сүзләр җитсә кирәк: «Һәр үткән көн, һәр мәдәниәтләнгән адым Тукайны зур итәчәк, үстерәчәк икәндер. Тукайның исеменә ябыштырылган һәр мәгънәсез хәрәкәт Тукайны халыкның йөрәгенең кадерлесеннән кадерле урынына гына утыртачактыр.
Тукай яши, Тукай яшәячәк.
Татар милләте яшәгәнчә кадәре Тукай яшәячәк!»
Бу сүзләрне аның үзенә кайтарып әйтергә дә мөмкин булыр иде.
Февраль ахырына таба Тукайның саулыгы тәмам начарлана. Бу вакыттагы физик һәм рухи халәтенең ни рәвешле булганын без ышанычлы чыганактан — дусты Фатихның 1914 елгы истәлегеннән беләбез. Бүлмәләре күрше генә. Стеналар да артык калын түгел. Шагыйрьнең көндез дә, төнлә дә горык-горык йөткергәне Әмирханга аермачык ишетелеп тора…
«Һәрбер көн генә түгел, бәлки һәрбер сәгать, һәрбер йөткерүнең аның гомереннән бер кисәген кубарып алганлыгын без генә түгел, ул үзе дә белә вә аңлый иде. Ләкин бу турыда ул теле белән сөйләргә яратмый иде.
Соңгы көннәрендә ул ялгызлык сөя вә ялгыз дәкый-каләрендә (Дәкыйка — минут) тирән бер уйга батып утыра вә шул уйланудан үзенә бер итмиэнане калеп (Итмиэнане калеп — күңел карарлану, күңел утыру) тапкан шикелле була иде ки, уйлану дәкыйкаләреннән соң тереклек хакында якты вә өметле нәрсәләр сөйләп куя иде. Көннәрнең берсендә ул, горефенчә (Горефенчә — гадәтенчә) минем бүлмәмә керде дә, горефенчә, һичбер сүз сөйләмәстән, бераз бөрешебрәк, уйга батып утырды. Мин мондый дәкыйкаләрдә аның сөйләшергә яратмаганлыгын белә идем, борчымадым, үз эшем белән мәшгуль була бирдем: ярты сәгатьләр үтеп киткәч, ул, уйлануыннан уянып китеп, үзе сүз башлады:
— Бүлмәмә әллә нинди җүләр балыклар килгәннәр иде, шулардан качып, монда кереп утырдым әле, уйлыйсы нәрсәләр күп, уйларга ирек бирмиләр. Менә минеке шикелле авыруның шунысы яхшы: сау вакытта уйлап өлгермәгән нәрсәләреңнең һәммәсен уйлап бетерергә мөмкин. Үлем диләр, уйлап караганда, бер дә куркыныч нәрсә түгел бит ул».
Тукайның соңгы көннәрендәге эчке дөньясын аңлау өчен бу сүзләрнең кыйммәте әйтеп бетергесез.
Әйе, шагыйрь, үз эченә йомылып, туктаусыз уйлана, вакыты җиткәч, һәркем хәл итәргә тиешле бер мәсьәләне — дөньяның зур һәм дәһшәтле сере булган үлем мәсьәләсен үзе өчен хәл итәргә тырыша. Әнә бит ул, ягъни әҗәл, инде килгән, ишек шакый. Ничек аны тыныч күңел белән, горур каршыларга?
Бу бәйләнештә Тукайның дингә мөнәсәбәте турында әйтми китү ярамас.
Алланы бик еш йад иткәнлеге, динчеләрне рәхимсез рәвештә камчыласа да, диннең үзеннән йөз чөермәгәнлеге, яшь буынны тәрбияләүдә дингә зур гына урын биргәнлеге турында сөйли торган фактлар җитәрлек. Шулай да шагыйрь Аллага, аның бар нәрсәне яратучы булганлыгына, теге дөньяга, тәмуг һәм оҗмахка ышанган дип белдерүчеләр бик үк хаклы булмаган кебек, аны саф атеист ясаучылар да хакыйкатьтән шактый ерак торалар.
1909 елда язылган «Васиятем» исемле шигырендә Тукай ачыктан-ачык болай дип белдергән иде:
Әһле тәкфир* бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем,
Күр, нә рәсмә** тулган иман берлә Коръән садрыма***.
(*Әһле тәкфир — кяфер дип әйтүче кешеләр. **Нә рәсмә — ни рәвешле.***Садр — күкрәк).
Шул ук Тукай 1912 елгы хатында түбәндәге сүзләрне язарга мөмкин дип тапкан: «Муса Коръәнен (тәрҗемәсен) бик ул кадәр яклап язмаска вә айныграк, равнодуш-ныйрак карарга кирәк иде, чөнки аның теле юк. Бу — бер. Укып, Коръәннең гадилеген белеп, халык аннан йөз дүндерсен (ассызык минеке. — И.Н.) яки яхшылыгын белеп, иһтида итсен (Иһтида итү — туры юлга керү) дигән максутларның һәр икәвенә хезмәт итә алмый…»
Күренә ки, шагыйрьнең дингә мөнәсәбәте гаять катлаулы һәм каршылыклы. Бу мәсьәләне киләчәктә белгечләр хәл итәрләр. Бу урында исә уйлану тәртибендә түбәндәгеләрне әйтергә тиеш табам.
Тукайга балачагыннан ук Ходай, җәннәт, тәмуг турында тукып килгәннәр. Әмма диннең төп чыганагы булган Коръәнгә үтеп керү, андагы каршылыкларны, очы очка ялганмаган урыннарны тотып алу, фән белән танышу, заман тәэсире — болар барысы да аның иманын какшаткан, дин өйрәтмәләренә шикләнеп карауга китергән. Шул ук вакытта табигать һәм җәмгыять белән идарә итә торган ниндидер югары көчкә, аннан да бигрәк, җанның үлемсезлегенә ышанасы килә. Тукай хәлендәге кешенең мондый фәлсәфәдән күңел тынычлыгы эзләве табигый. Хәтта сау-сәламәт Толстой да, үлем куркусын җиңү өчен, шуңа охшаш фәлсәфәгә ябышкан. Гомеренең ахырында Тукайның даһи әдип белән кабат мавыгуы, «Толстой сүзе», «Толстой сүзләре» астында берничә шигырь язуы очраклы хәл булмаса кирәк.
Шагыйрьнең акылында һәм күңелендә ике көч — идеализм белән материализм көрәшә. Нәрсә ул үлем? Мәңгегә юкка чыгумы? Ул чагында моны бик үк күңелле нәрсә дип булмый. («Барча әгъзаң чирканыч һәм куркыныч хәлгә керер; уйлаган башың, каләм тоткан кулың бергә черер» — «Татар мөхәрриренә», 1910.) Әллә инде тән генә юк булып, рухның, җанның яшәвеме? Бу очракта үлем куркыныч түгел. («Кирәк черсен, кирәк торсын — ни ул тән? Чыдамсыз бер кием ул җанны өрткән!» — «Катиле нәфескә», 1910.)
1913 елның гыйнварында да әле Тукай күңелендә әлеге көрәш дәвам иткән, күрәсең. «Хәстә хәле» шигырендә ул болай ди: «И үлем! синдә бер хәсрәт вә бер шатлык күрәм».
Шагыйрьнең уйланулары тагын бер юнәлештә аккан. Тормыш юлын дөрес үттеме ул? Халкына биргән вәгъдәсен үтәдеме? Иҗаты белән нинди дә булса файда китердеме? Җанның үлемсезлегенә ышана алмаган булса, мәсьәләнең бу ягы аның өчен аеруча әһәмиятле.  Тормыш юлын күздән кичергәч, без күрдек: Тукайның обывательләр аңлаган шәхси тормышы булмады, ул халкы өчен яшәде, ул халыкның бары тик кечкенә бер кисәкчәсе. Ул үлү белән дөнья бетми. Халык кала, халык яшәячәк, халык белән бергә аның уйлары, борчулары, кайгы-сөенечләре, изге теләкләре яшәячәк. Язганнары кешеләрдә азмы-күпме изге тойгылар уяткан икән, шул тойгылар буын-нан-буынга күчәчәк, әсәрләре яңадан-яңа буыннарга тураерга, яхшырырга, кеше булырга ярдәм итәчәк. Әгәр чыннан да шулай булып чыкса, үлем, син куркыныч түгел. Шушыңа охшаш уйлануларының йомгагы итеп хастаханәдә язган мәкаләсе белән без соңрак танышырбыз. Ә хәзер аны хастаханәгә озатырга вакыт җитте.
«Иртәгә иртә белән больницага илтеләчәк дигән төнне, — дип яза Ф.Әмирхан, — ул минем белән күрешергә кергән иде. Сабыйларчарак шат йөз белән ул: «Мин иртәгә Клячкинга керәм, мин киткәндә син тормаган булырсың. Моннан соң күрешмәсәк… хуш инде!» —диде. Докторлар аркылы миңа инде аның бер ай, күп булса ай ярым гомере калганлыгы мәгълүм иде. Бу «хуш»ның да ахыргы «хуш!» икәнлеге билгеле иде. Алай да мин аңар:
– Тиз терелеп чык, тиз күрешик! – дидем. Ул, бүлмәдән чыга башлап:
– Юк, тиз күрешмик әле, син озаграк яшә! – диде һәм чыгып китте».
Хастаханәдән үз аягы белән чыкмаячагын тәгаен белү һәм… «сабыйларчарак шат йөз!» Шагыйрь, күрәсең, әлеге авыр мәсьәләне — үлем һәм яшәү мәсьәләсен хәл иткән һәм, үлемнең күзенә карап, каршысына бара.

 4

Тукайның Клячкин хастаханәсендә үткәргән айдан аз гына артыграк вакыты — гомеренең гаҗәпкә һәм таңга калдырырлык соңгы сәхифәсе.
Иң беренче эшләреннән итеп, ул әлеге «Ике ихтар»ны язып, «Ялт-йолт»ка җибәрә. Аннан без түбәндәге юлларны укыйбыз:
«Могтәбәр табибларның катгый киңәш вә карарларына буйсынып, 26 нчы февральдә Казанның Клячкин хастаханәсенә кереп яттым. Шуңа күрә үзем тәәсис итешкәннән бирле мәхәббәт белән эшләп килдегем «Ялт-йолт» журналының секретарьлыгын башка кешеләргә тәслим (Тәслим — тапшыру) иттем. Шуңар күрә журналда моннан соңгы басылган һәммә мазмуннар өчен үземне мәсьүл күрмәячәкмен».
Архивта шагыйрьнең хастаханәдән язып җибәргән берничә язу-запискасы саклана. Шуларны бер-бер артлы укып чыксак, бу соңгы айда аның ни белән мәшгуль булганын, нинди теләк-омтылыш белән яшәгәнен беркадәр чамаларбыз.
«Фатих!
Мәкаләне бик сирәк нәрсәне баскан кеби зурлап баскансыз. Рәхмәт. Тагы да язмый булмас, ахры, дип торам әле.
Хәтереңдә булса, Шиһап хәзрәтнең әллә кайсы гарәп шигыреннән алып Болгар манарасына язган бәетен язып җибәр әле. Хәзер үк.
«Кояш» тәртипсез килә. Соң килә. 72 нче номер бер көндә өчәү килде. Бу көнге номер икәү килде. 73 не исә бөтенләй күргәнем юк. Зинһар, хәзер бер номерын җибәрсәгез лә! Зәкәрия абзыйга (газетаның нашире һәм редакторы З.Садретдинов. — И.Н.) сәлам.
Бәндәңез Тукай,
1913 сәнә, 18 март».
«Мөхтәрәм Гәрәй әфәнде!
«Бер мөхәрриргә» шигырендә «Аң»га лаеклы дәрәҗәдә үк нәфасәт күрмәгәнемә күрә, «Мәктәп» журналына бирдем. Анда да ул шигырьне баш сәхифәгә керттермәдем. Ахырда вә незаметныйрак җирдә китәчәк. 7 нче санда минем шигырь бик аз вә кешегә сизелерлек аз кергән. Өстәп җибәрергә бер нәрсәм бар иде. Инде, әлбәттә, соңдыр. Инша алла, 8 нчедән дә гафил калмам. Бер шәй язармын. Шулай да 7 нчегә өстәргә материал алып китсәң, ярыйдыр иде: көн дә сине көттем. Хәер ула.
Г.Тукай.
1913 сәнә, 20 март».
«Мөхтәрәм Зәйнәп ханым!
8 нче санга бар кадәремне җибәрдем. Беренче коррек-турын үземә күрсәтсәңез икән. Аннан соң шушы язылган микъдар шигырьнең һәммәсе бер номерга кереп бетсә иде. Шулай булганда, ул шактый көч булырлык. Хәер, «Толстой сүзләре»нең бер-икесен цензор бозар кеби сизәм. Ул вакыт һәммәсенең басылуы мәҗбүри үк булыр.
Г.Тукаев,
1913 ел, 28 март».
Бу язуларның авторы минем күз алдымда, әйтик, аягын сындырып кына хастаханәгә кергән кеше булып җанлана. Әнә бит ул, вакыйгалардан артта калмас өчен, вакытлы матбугатны күзәтеп бара (бүтән чыганаклардан Казан матбугатын гына түгел, бәлки «Идел», «Вакыт», «Акмелла» кебек читтәге газета-журналларны да, рус телендәге вакытлы матбугатны да карап барганы билгеле), әллә кайчангы Болгар белән, шул заманның әдәбияты белән кызыксына, шигырь артыннан шигырь яза, журналның һәр санында шуларны бәйләм-бәйләм итеп күрәсе килә, яраткан шигырьләрен «Аң»га бирә, бик үк уңышлы дип тапмаганнарын бүтән берәр журналның почмагына яшеребрәк күрсәтергә тырыша (кызарырга туры килмәгәе!).
Соңгы язуның датасына игътибар итегез: 28 март. Димәк, тагын дүрт көннән шагыйрь дөньяны калдырып китәчәк… Соң, ул «Аң»ның 8 нче номерына нинди шигырьләр җибәргән һәм нинди шигырьләренең язмышы өчен борчыла?
Журналны ачабыз. Беренче битендә үк мондый сүзләр күзгә ташлана: «Мәрхүм Габдулла Тукаевның иң соң язган шигырьләре». «Толстой сүзләре», «Буш вакыт», «Мәктәп». Ахырдан «1913 сәнә, 28 нче март, шифаханә» дип куелган. Димәк, иҗатын очлап куя торган шигырьләрен Тукай үл әренә дүрт көн калгач кәгазьгә төшергән…
Ф.Әмирханга җибәргән язуында телгә алынган мәкаләсе — «Уянгач беренче эшем» — хастаханәдә языла һәм «Кояш»ның 14 март санында басылып чыга. Сүз нинди уяну һәм нинди беренче эш турында бара соң?
Метафораны мул кулланып язарга ярата торган Тукай үзенең җиде еллык иҗат гомерен ярым төшкә охшата. Дөрес, вакыт-вакыт ул уянып киткәләгән һәм шундый чакларында итегенә чия төше кергәндәй, ниндидер авыртулы җайсызлык тойган. Әмма тагын йоклап китә, тагын төш күрә башлый икән.
«Тугры әйтергә яраганда, кинаяләргә сыгыну нәрсәгә?» — ди дә шагыйрь, әлеге метафораларның мәгънәсен аңлатып бирә: «Минем кайсы чаклар уянганда тыгызлаган вә газаплаган матдәләрем (Матдә — әйбер, предмет) төрле диваннарымда һаман әле үзем, җаным, вөҗданым, оятым, хәятым разый булмаган шигырьләремнең шушы көнгәчә халык тарафыннан укылып (нахально) йөрүләре иде… 1913 ел, менә мин уяндым. Инде мәңге йокламаска дип уяндым… Күрдем. Атланганым ишәк икән. Үзем бер җүләр вә фитърәтем (Фитърәт — туу) җиһанга килмешәк икән. Чыннарым ялган, суларым төтен икән, «мәгъсум»нәрем (Мәгъсум — саф, гөнаһсыз) бер җәһәннәмгә дип өйгән утын икән».
Бу ни булды әле? Бүтәннәргә генә түгел, бәлки үзенә карата да гаять таләпчән шагыйрьнең үзен тәнкыйтьләүдә арттырып җибәрүе генәме? Әллә инде революцион-демок-ратик идеал белән сугарылган һәм, халык күңеленә барып җитеп, кайтаваз булып яңгыраган иҗатыннан ул баш тартамы?
Мәкаләне тагын җентекли башлыйбыз. Мәңге йокламаска дип уянгач, шагыйрь «такмак бүлмәсе»н себерергә керешә, ягъни бөтен язганнарын күздән кичереп, хәзерге «аң»ы белән ярашмый торганнарын бракка чыгара. Нинди шигырьләр соң болар? Өйрәнчек чорында, үзе әйтмешли, «аңгы-миңге баш» белән язылып, чирләшкә булып туганнарынмы? Әллә инде аны гражданин шагыйрь итеп таныта торган һәм без югары бәя биргән шигырьләренме? Мәкаләдән түбәндәге юлларны укыйбыз да җиңел сулап куябыз:
«Һу, монда чүп-чар! Монда әллә нинди «американизировать» ителгән «Кичке азан»нар, бозаудан ахмак төрек шыгырдаучыларына ишәктән тиле тәкьлитләр. «Шәкерт, яхуд бер тәсадеф» кеби, инсан авызыннан чыкмаган диярлек тәркипләр, тагы шундый кабахәтләр…» Биредә ике генә шигырь атап телгә алынса да, Тукайның шактый шигырен себереп түккәнлеген чамаларга мөмкин.
«Кичке азан» дигәндә «милләт» диеп авыз суын корыта торган тар милләтче тарихчылар сүзен сөйләгән икән ич! Ничек ул шуларның лыгырдавына ышана алган?! Юк, мондый шигырь «Иң бөек максат безем — хөр мәмләкәт, хөр Русия!» дип белдергән Тукайның шигырь бүлмәсендә кала алмый.
«Шәкерт, яхуд бер тәсадеф» тибындагыларына килсәк тә, шул ук хәл. Дөрес, эчтәлеге белән бу шигырь зарарсыз. Тишек пима һәм ертык җилән кигән шәкертнең ачы җил белән көрәшә-көрәшә мәдрәсәгә баруы турында сүз бара. Шагыйрь шәкертне туктата да, өс-башыннан оялмаска, фәкыйрьлектән күңелен төшермәскә һәм тырышып укырга өндәп, вәгазь сөйли башлый. Озын итеп сөйли, төрекчәләтеп сөйли. Күңел биреп укысаң, милләт күгендә кояш булып ялтырарсың, ди. Саф татар телендә чын лирика үрнәкләре тудырган Тукай мондый «тәр-кип»1ләрне Тәркип — сүз тезмәсе дә шигырь бүлмәсендә асрый алмый.
Ниһаять, төрек шагыйрьләренә ияреп, катнаш һәм чуар телдә язылган кайбер бүтән шигырьләре. Пушкин һәм Лермонтовтан Некрасов һәм Никитинга таба үсеп барган рус поэзиясен үзенә кыйбла иткән шагыйрьгә мондыйлар белән бер бүлмәдә калу шулай ук мөмкин түгел.
Димәк, Тукай башлангыч чор иҗатына караган шигырьләренең бер өлешен бүлмәсеннән сөрә. Иҗатының соңгы чорында социаль контрастлар темасының алгы планга чыгуын һәм 28 мартта «Тәмле булганга гаҗәпләнмә бу байлар ашлары, күп вакыт борчы, тозы мескен гидайлар яшьләре» дип язуын искә төшерсәк, икеләнмичә әйтә алырбыз: юк, Тукай беркайчан да революцион -демократик идеалдан ваз кичмәде!
Шулай булгач, 1913 елда шагыйрнең «уянуын» нинди мәгънәдә аңларга? Бу сорауга җавап бирер өчен, яңа революцион күтәрелеш дип аталып йөргән елларны кабат искә төшерергә кирәк.
Ис-акылын җыеп өлгергән пролетариат үз хокукларын яклап яңадан стачка көрәшенә күтәрелә. Крестьяннар да хәрәкәткә киләләр. Бусы, әйткәнемчә, Тукайны киләчәккә өмет белән карый башлауга китерде, моңарчы калыплашкан революцион-демократик карашлары югарылыгында торып калырга көч-куәт бирде.
Яңа революцион күтәрелеш шул ук вакытта самодержавие, аның яклы партия һәм төркемнәрне сискәндерде, исән-имин калу өчен чаралар күрергә мәҗбүр итте.
Шуларның берсе — бөекдержавачыл шовинизмны кыздыру ярдәмендә төрле милләт хезмәт ияләренең интернациональ бердәмлеген какшату. Рус булмаган милләтләрне кысу, төрле оешма һәм матбугатларны ябу, туздыру, җәмәгать эшлеклеләрен эзәрлекләү куәтләнде. Пролетариатның активлашуыннан өркеп калган рус буржуазиясе дә үзенең партияләре йөзендә бу кампаниягә кушылып китте. Моңа реакция төсендә исә рус булмаган халыкларда милли патриотизм тойгылары куерды, буржуаз милләтчелек куәтләнде. Әнә шул килеш, партия документларында һәм В.И.Ленин хезмәтләрендә әйтелгәнчә, бу елларда милли мәсьәлә күренекле урынга чыкты.
Хокукы чикләнгән милләтләрнең, шул исәптән татарның демократик интеллигенциясе үзенең позициясен күздән кичерергә һәм кайбер төзәтмәләр кертергә тиеш иде. Буржуазия дә, самодержавие канаты астына сыенып, аның көчен арттырган бер вакытта шулар кулыннан милли азатлык алу таштан су чыгару белән бер түгелме? Димәк, милләтнең үз эчендәге ызгышларны туктатып торып, сыйнфый көрәшне киләчәккә калдырып, әнә шул кара көчкә каршы бер җан, бер тән булып күтәрелергә кирәк. Хәзергә бергә, соңыннан аерылышырга. Башта — милли азатлык, аннары — социаль тигезлек. Беренчеләр дән булып шундый фикергә Г.Исхакый килгән, дисәк, шаять, хата булмас. «Кояш» газетасында Ф.Әмирхан да шул карашны алга сөрә башлый.
Сәяси һаваның болай үзгәреп китүе Тукайга да тәэсирсез калмаган. Аңарда да бу чорда милли һәм дини тойгылар көчәя төшә. Үләренә ай ярым, ике ай калганда Шәһәр Шәрәфкә ул, мәсәлән, болай дип әйткән: «…халыкның дин яки милли шогурларына (Шогур — тойгы, хис) тукына торган нәрсәләрне бер дә яратмыйм». «Такмак бүлмәсен» себереп чыгаргач, «Әй җир йөзендәге төрек баласы, галимме син, хәкимме син, падишаһмы син, теләнчеме син, инде мин сине өемә кертергә оялмыйм…» дип белдергәндә, төрек баласы дип эндәшүе һәм патша белән теләнчене «берләштерүе» дә очраклы хәл булмаса кирәк.
Тукайның «Тәмсил» дигән исем астында дөнья күргән ике мәсәле бар. Шуларның берсе, соңгы мәртәбә Академик басманың I томына (1945) урнаштырылып, моннан соңгы басмаларының берсенә дә кертелмәде. Чөнки 1912 елгы төрек-балкан сугышына багышланган бу мәсәлендә шагыйрь Төркияне яраланган бөркет, ә Балкан илләрен, дөнья бетереп өреп тә, килеп ябышырга курыккан көчек итеп сурәтли. Шул елларның конкрет-тарихи шартларына куеп карагач, мәсәлдә котны очырырлык берни дә юк икәнен күрәсең. Самодержавие һәм рус буржуазиясе панславизм байрагы астында Балкан дәүләтләренә ярдәм кулы сузган булып, Истанбул һәм атаклы бугазларны тартып алырга теләгән бер вакытта, либералларның гына түгел, бәлки демократик интеллигенциянең, шул исәптән Тукайның да симпатиясе Төркия ягында булган икән, бу бик табигый.
Шагыйрьнең «уяндым» дигәнен хәзергә, социаль мәсьәләдә «түбәннәр» ягында калып та, милли мәсьәләдә «өстеннәр» дә, «түбәннәр» дә бергә барырга тиешләр дигән фикергә килүе мәгънәсендә аңлап торыйк. Чөнки тикшерәсе, җентеклисе бар әле. «Уянганның» соңындагы караш һәм иманының төзек системага әверелеп өлгермәгәнен дә әйтергә кирәк. Рәхимсез үлем моңа вакыт бирмәде…
…Әнә ул, ягъни әҗәл, Габдулланың инде баш очына килеп баскан, әмма, җан алырга кызганудан, эшкә керешми тора. Шагыйрь исә, шуннан файдаланып, киләчәк буыннарга мирас итеп калдырачак «күңел җимешләре»н, «җан азыклары»н төзәтеп, тазартып һәм чүп-чардан арындырып өлгерергә ашыга. «Тиз арада үзем браковать итмәгән вә үзем яраткан шигырьләрдән җыеп, 400 сәхифәле зурлыгында рәсемле бер мәҗмуга чыгарырга карар бирдем». Гыйнвар аенда ул шушы китабына керәчәк шигырьләрен, төзәтәсен төзәтеп, үз кулы белән күчерә башлаган һәм бу эшен хастаханәдә дәвам иткән. Соңгы гомерендә киләчәккә карап яшәгәнен раслый торган иң саллы дәлил шушы булса кирәк.
Дару эчү, докторның салкын стетоскобына күкрәген һәм аркасын кую, пульс тыңлату, уку һәм язу белән айдан артык вакыт үтеп китә. Бу мөтдәттә савыгу бик үк күзгә ташланмаса да, кирегә китү дә әллә ни сизелми. Ашау-эчүе дә зарланырлык түгел. Хәл белергә килүчеләргә дә кытлык юк. Тик шунысы сәерсендерә: белмәгән, күрмәгән кешеләр килеп торса да, Тукай номерыннан чыкмый яткан кайбер дуслары гына нурлы йөзләрен күрсәтергә бик үк ашыкмыйлар.
Тышта — яз. Күк йөзе чистарган. Кояш, төшлектән узгач, тәрәзәгә карый башлап, палатаны яктыртып җибәрә. Кояш нурын чагылдырып, тамчы тама. Авыруның күңелендә юк-юк та өмет чаткысы кабынып куя: бәлки әле, соңгы мәүкыйф, ягъни тукталыш түгелдер бу… Әнә бит җәй якынлаша. Җәй җитсә — Кырым. Бар инде, әҗәл агай, куып тот син аннары Габдулланы!
31 март кич сәгать бишләрдә авыруның хәле кинәт начарлана. Температурасы күтәрелә, пульсы ешая, тын алуы авырлаша. Ашаудан да калып, бу төнне йоклый
алмый чыга.
Иртәгесен дуслары шәһәрнең танылган терапевты Лурияне алып киләләр. Доктор, авыруны җентекләп тикшергәч, мондый нәтиҗә ясый:
—    Хәле өметсез. Күп булса, өч көн торыр, хәтта алайга да бармас. Чиратлашып, янында куныгыз.
Мәсьәлә мондый рәвеш алгач, иптәшләре шагыйрьне фотога төшереп калырга ашыгалар. Чагыштырмача исән һәм кыяфәте кешегә күренерлек чакта да рәсемгә төшүне яратмаган Тукай хәзер нишләр, ризалык бирерме? Фотограф китертү турында сүз кузгатылгач, ул, киендерә башларлар, галстук тагарга керешерләр дип уйлаптырмы, чынлап та, кирегә сукалый башлый:
—    Бераз хәл алгач, ничек булыр икән?
Әмма бу карышу элекке гадәте буенча гына. «Сез кузгалмассыз, утырып яисә ятып кына торырсыз» дигәч, ул бүтән сүз катмый, «кирәк тапсагыз, эшләгез» дигән мәгънәне аңлатып, ишарә генә ясый. Өстенә иелеп, сөякчел кулы белән муенын кыса башлаган әҗәлнең ыржайган йөзен күргән шагыйрь, билгеле инде, рәсемдә үзенең ничек чыгасы турында нечкәләп уйлап тора алмаган. Әнә бит ул, бүген иртән «Хәлегез ничек?» дигән сорауга бер генә сүз белән «әҗәл» дип җавап биргән иде… Күрәсең, Тукайда ниндидер йомшару, рухи алмашыну булган. Яшәү белән үлемне аерып тора торган дәһшәтле чикнең теге ягына күз ташлагач, алдындагы әйберләрне, кешеләрне, аларның үз-үзен тотышларын бүтән сурәттә күрү белән бергә, шулар үтәли карап, исәннәр күрмәгәнне дә күрә башлаган. Соңгы фотосын җентекләп караганда, әнә шуны чамаларга мөмкин.
Әмма халкына миллион җеп белән береккән Тукай соңгы сулышына кадәр чикнең бу ягы белән, якты дөнья белән арасын өзә алмады. Фотодагы бер детальгә игътибар итегез. Карават янына куелган өстәл. Дару шешәләре белән янәшә — кәгазь өеме. 1 апрель көнне сөекле шагыйрьләрен күреп калырга дип килгән ике мөгаллимә кыз да моңа игътибар иткәннәр: «Шагыйрьнең өстәлендә газеталар һәм каләм вә карандаш — барчасы бар иде. Шул карандашны ул кулына бер алып, бер куеп утыра иде». Кызлар белән сөйләшеп китмәсә дә, ул ал арга утырырга урындык күрсәткән. Кулында һаман карандаш. Ул аны бер ала, бер куя… Дөрес, хәзер инде яза алмый. Үләренә ике көн калгач, ди мемуарчы, «иң куәтле коралы булган каләмен ташларга мәҗбүр булды ».
2 апрельгә каршы төндә Тукайның хәле беркадәр яхшыргандай була. Уянып-уянып булса да, бу төнне ул йоклап чыга. Иртән дә кәефе чагыштырмача әйбәт була. Үзе янында кунган ике иптәшенә дә чәй китертә. Чәй янында ярыйсы гына сөйләшеп утыра. Әмма бу, мае беткән лампаның сүнәр алдыннан гөлт итеп бер яктырып алуы кебек кенә булып, төштән соң шагыйрьнең хәле тагын авырая.
Кич сәгать алтыларда килеп кергән Әхмәтгәрәй Хәсәни инде аны көч-хәл белән тын алып, күзен бер ачып, бер йомып яткан хәлдә күрә.
—    Габдулла әфәнде, хәлегез ничек, сәламәтләнәсезме?
Бу сорауның тиешле сүз таба алмаганнан бирелгән
артык һәм мәгънәсез сорау булганлыгын тоеп, авыру ләм-мим бер сүз белән дә җавап бирми. «Аң» редакторын бар дип тә белмәгәндәй, торышын чак кына да үзгәртми. Бик ерактагы бер нәрсәне күрергә теләгәндәй, текәлеп карап тора да күзен йома, тагын ача. Маңгаенда бөрчек-бөрчек тир.
Шул килеш 15—20 минут үткәч, көтмәгәндә, карынкы һәм зәгыйфь тавыш белән сорап куя:
—    Актык корректура кайчан?
Журналның сигезенче санына кергән шигырьләренең корректурасы кесәсендә булса да, авыруның хәзер үк укырга керешүеннән куркып, Хәсәни күрсәтмәскә карар итә.
—    Корректура иртәгә була.
Тагын тынлык урнаша. Күпмедер вакыт узгач, сестра кереп, Габдулланың йөзендәге тирен сөртеп ала да, пульсын санаганнан соң:
—    Дару эчәсезме? — дип сорый.
Ни тел, ни ишарә белән бернинди җавап алмагач, дежур торучыларның берсе ярдәмендә авыруны торгыза төшеп, рюмка белән дару суза. Тукай рюмканы ашыга төшеп кулына ала да йотлыга-йотлыга төбенә кадәр әчеп бетерә. Юк, үләсе килми, күңеле әлеге дәһшәтле чикнең һаман бу ягында.
Әмма әҗәл үз эшендә… Соңгы корректураны соравыннан соң сәгатьтән артыграк вакыт үткәч, ягъни кичке 8 сәгать 15 минутта Тукайның йөрәге тибүдән туктый.

* * *

Үләреннән бер ай элек язылган «Кыйтга» шигырендә Тукай болай ди:
Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,
Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.
Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.
Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч — шул булды эш:
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым.
Юк, аның шигъри кылычы сынмады, бүген дә тормыштагы әшәкелекләрнең баш өстендә ялтырый. Кыска тормыш юлын шагыйрь кер кунмаган вөҗдан белән үтте, туган халкының күңелен пакьләү, аңын якынлашып килә торган бөек революцияне кабул итәрлек итеп яктырту кебек эшкә гаять зур өлеш кертте.
Үз халкының гынамы әле?!
Таҗик совет әдәбиятына нигез салучы Садертдин Гайни рус культурасын ничек үзләштерүе турындагы сорауга: «Габдулла Тукай аркылы», — дип җавап биргән.
Үзбәк поэзиясенең классигы Гафур Гол эм болай ди: «Габдулла Тукай ул — безнең шагыйрь дә. Форкат белән Мукими кебек зур шагыйрьләрдән һәм сүз осталарыннан соңрак яшәгән булса да, ул хаклы рәвештә безнең остазыбыз санала».
Күренекле казах язучысы Сабит Муканов үз тормышыннан мондый бер эпизод сөйли. 1917 елда ул Тукай китабын кулга төшергән дә илле елдан артык, укып торырга да бирмичә, күз карасы кебек саклый икән. Чөнки курка: кире кайтмас.
Тукайга карата булган мондый мәхәббәт сүзләрен тагын күпләп тезеп китәргә мөмкин булыр иде.
Тукай шигъриятен югары бәяләүчеләр арасында А.М.Горький һәм Сергей Есенин, Александр Фадеев һәм Луи Арагон, Павло Тычина һәм Мохтар Ауэзовлар бар.
Шагыйрьнең исеме В.И.Ленинга да билгеле булган. 1921 елда РКП(б)ның X съездына Татарстаннан килгән делегатлар белән әңгәмә вакытында Владимир Ильич сорау биргән:
«…Сүз уңаенда әйтегез әле: сезнең татар әдәбияты белән эш ничек тора? Әлеге… ни атлы соң… мулла улы… Пушкин, Лермонтов әсәрләрен үз туган теленә тәрҗемә иткән… Габдулла, Габдулла…
Мин:
—    Тукаев! — дип куйдым.
—    Шагыйрьнең эшен лаеклы дәвам иттерүчеләр бармы соң?..
Мин (В.М.Бахметьев. — И.Н.), кечкенә куен дәфтәре белән карандашны кесәмә яшерә-яшерә, берничә яшь татар язучыларының исемен әйттем.
— Димәк, базда дары бетмәгән әле! — диде Ильич, елмаеп».
Вакыт безне 1913 елның апреленнән ераклаштыра бара. Әмма гаҗәеп хәл: елдан-ел Тукайның фигурасы безнең күзгә зураебрак күренә, йөз сызыклары ачык һәм аныграк рәвеш ала. Әйтерсең лә без аңа якынаябыз. Бу хәлнең сәбәбе В.Г.Белинскийның бүтән уңай белән әйткән сүзләрендә бик матур ачыла. Ул, ягъни Тукай, «үлем белән төгәлләнә торган ноктада тукталып калмыйча, җәмәгать аңында үсеш-үзгәрешен дәвам итә торган, мәңге яши һәм алга бара торган күренешләр җөмләсенә керә».

 

Казан — Малеевка — Переделкино, 1974—1991
(Чыганак: Ибраһим Нуруллин. Моңлы саз чыңнары. – Документаль роман. Төзәтелгән һәм тулыландырылган икенче басма. — Казан: Татар. кит. нәшр., — 2000. — 272 б.).