ТАТ РУС ENG

Тукайдан илһам алып

“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә күренекле рәссам-хәттат Нәҗип Нәккашның бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган иҗат эшләреннән күргәзмә эшли. Анда 30 га якын шәмаил, тугра күрсәтүгә куелган. Биредә Н.Нәккашның төрле елларда иҗат ителгән, инде “Мирас”, “Сөембикә”, “Идел”, “Ялкын” журналларында дөнья күргән эшләре белән беррәттән, әле яңа гына башкарылган триптихы һәм пыялага ясалган “Иман белән Коръән тулган күңелемә” дип исемләнгән шәмаил дә урын алган. Триптихта автор, “Милләткә”, “Ләззәт вә тәм нәрсәдә?” шигырьләреннән юллар китереп, Тукайның милләтпәрвәрлеген, туган халкына хезмәт итәргә омтылуын күрсәтергә теләгән.

“Иман белән Коръән тулган күңелемә” шәмаилендә Тукайның чын мөселман булуы ап-ачык сизелә. Аның туграсы тирәли Коръән сүрәләре, аятьләре, Аллаһны олылау, изге китапка багышланган 9 шигыренең исеме язылган. Аскы өлештә “Васыятем” шигыреннән алынган, эре хәрефләр белән язылган юллар да Тукайның динлелеген раслап тора:
“Күр: нә рәсмә тулган
Иман берлә Коръән садремә!”

Тукайның күп кенә шигъри юллары Коръән, Мөхәммәд пәйгамбәрнең хәдисләре белән аваздаш. Н.Нәккашның шәмаилләрендә аларның аять һәм хәдисләр янәшәсендә бирелүе шуның белән бәйледер, күрәсең.

Гомумән, шагыйрьнең ул шигъри юллары әхлакый камиллеккә, белем алуга, туган илеңне, милләтеңне сөяргә чакырганга күрә, һәр заманда да яңа булып ишетелә. Н.Нәккашның шәмаилләрендә элег­рәк тә әхлакка чакыручы гыйбрәтле сүзләрне күрергә мөмкин иде. Бу очракта аның тагын да илһамланыбрак иҗат иткәне сизелеп тора. Бу – рәссам-хәттатның шагыйребезнең олуг юбилеена күрекле бүләге.

Моннан тыш күргәзмәдә Кол Галидән башлап Дәрдемәндкә кадәр төрле шагыйрь­ләрнең иҗатлары чагылыш тапкан шәмаилләр дә, Коръән һәм хәдисләр язылган традицион сурәтләр дә урын алган.

Тугра – шәхесне хөрмәт итү, олылау билгесе, ул кешенең үзенчәлеген күрсәтә. Гаиләнең дуслыгы, берлеге, ныклыгы символы буларак та бу билге, тамга бүген күпләрнең игътибарын җәлеп итә. Ә бит тугра сәнгатен шәмаил белән бергә үз заманында рәссам Н.Нәккаш торгызып җибәргән иде. Күргәзмәдә традицион классик өслүбтә башкарылган һәм ирекле шәкелдә иҗат ителгән кызыклы туграларны да күрергә мөмкин. Рәссам ике меңләп тугра иҗат иткән. Шуларның биш йөзе — пыялада.

Гомумән, рәссамның эшкә бирелгәнлеге һәм иҗат күләме шаккатыра. Күргәзмәдә ул язган кайбер шәҗәрәләр дә урын алган. Ә гомумән, алар җитмешләп санала. Үзенең әйтүенә караганда, берсенә иң аз дигәндә йөз илле исем язылган, биш йөзләп исем кергәннәре шактый. “Архивка бер баруда көненә дүрт-биш исем табып була, кайчак бер исем таба алсаң да, шатланып кайтасың”, – дип сөйләде оста. Шуннан рәссам-хәттатның никадәр зур эш башкарганын чамалавы кыен түгел.

Экспозиция мәгънәле, бай эчтәлеге белән дә, чын татарча милли төсләре, бизәкләре белән дә күпләрнең күңеленә хуш килер.

М.ГАЛИУЛЛИНА

Комментарий язарга


*