ТАТ РУС ENG

Габдулла ХарисТукай рухына

Азмы кимсетте, ятим, дип яшьлегеңдә күп кеше,
Азмы сәд чикте юлыңа тәкъдиреңнең һәр эше.

Азмы ваксытты җаныңны җир йөзенең тормышы,
Азмы йөртте үз дигәнчә язмышыңның төзелеше.

Рәнҗи халкың җаны тик зур мохитнең бүлегенә.
Кайсы бүлектер сәбәп булды вакытсыз үлемеңә.

Мәңге онытылмас намың, халкың һаман сагынып сөйләр,
Җырларыңны милли саз берлән кушып моңлап көйләр.

Бел, шагыйрь, шул моңлы җырларың илеңдә яңгырар,
Зур җаныңнан соңгы былбыллар да еш илһам сорар.

 

Сәд чикте — тоткарлык ясады.


Комментарий язарга


*