ТАТ РУС ENG

Хәсән ТуфанБез һаман бергә

Син ерактан күргән кырларның
Ал гөлләрен сибеп юлыңа,
Баш ия Ил, — ятимгә түгел,
Сиңа — үзенең бөек улына.

Бишенче ел таңы каршында,
Калкып чыгып тормыш төбеннән,
Кул биргәнсең
Яңа Рәсәйгә,
Сәлам китереп моңлы илеңнән.

Бүген сине
Үзе сәламли
Залимнардан азат замана…
Ничә дәвер үтте, ничә чор, —
Ә син һаман безнең арада.

Бергә кичтек
Кара төннәрне,
Бергә киттек иске дөньядан,
Җуймадык без сине беркайда, —
Заман белән бергә син һаман.

Халык гомере мәңгелек, диләр,
Ә син, Тукай, халык куенында;
Илең белән мәңге бергә син
Мәңгелекнең олы юлында!


Комментарий язарга


*