ТАТ РУС ENG

Әхмәт ФӘЙЗИ  Тукай (Роман)

(Беренче китап. – Кыскартылган вариант. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 480 б.)
——————————————— 

ЭЧТӘЛЕК

Р. Хәйбрахманов

Халык гомере — синең гомерең (Әхмәт Фәйзи турында)

I өлеш. ЯҢА БИСТӘ >>>

II өлеш. КЫРЛАЙ >>>

III өлеш. ҖАЕК >>>  

———————————————

Халык гомере — синең гомерең

Көнбатышта нинди дә булса әдәби әсәр киң танылу яуласа, берничә айдан «Бу әсәр ничек язылды?» дигән китап басылып чыга. Әхмәт Фәйзинең шәхесе һәм «Тукай» романының язылу тарихы хакында да шундый ук күләмле һәм мавыктыргыч роман иҗат итеп булыр иде… Әхмәт Фәйзинең тормыш кредосын бер сүз белән аңлатырга кушылса, мин аны «Тукай нуры белән янучы» каләм иясе дип атар идем. Дөрес, ул 1920 нче елларда әдәби модага әверелгән яңа формалар һәм сурәтләү чаралары белән мавыгып ала. Әмма еллар узгач, Ә. Фәйзинең шигърияте дә, проза һәм драматургиясе дә ташкыннан соң тынып калган елга кебек үз ярларына кайта; авторның яңалыкка омтылышыннан бигрәк, халык мәнфәгатьләренә хезмәт итү һәм халык тормышына, уй-фи-керләренә якын әсәрләр язу теләген чагылдыра башлый. Ә бит болар барысы да Тукайдан килә!..
Әхмәт Фәйзи 1903 елның 11 мартында Уфа шәһәрендә туа. 1933 елда иҗат ителгән «Флейталар» поэмасы каһарманының тәрҗемәи хәлен Әхмәт Фәйзи үз мисалыннан чыгып сурәтли. Хәтерегездәме:
Минем әти булган философ һәм
Урта кул итекче;
Ул тормышын узган атлап түгел,
Безе белән типчеп… (Фәйзи Ә. Әсәрләр. Өч томда. Т.П.: Шигырьләр һәм поэмалар.- Казан: Татар, китап, нәшр., 1964.)
яки тагын бер өзек:
Әти итекче,
Одиночка-кустарь…
Ә аннан соң эшче. Фабрикта.
Үлгәнгәчә постта… (Шунда ук.)
Үзенең әтисе хакында Ә. Фәйзи бик төгәл яза: байлыгы белән артык мактана алмаса да, Әхмәтсафа йортында газета-журналлар өзелми, ул үз балаларына рухи тәрбия бирүгә көчен кызганмый. Балаларына белемне дә төрле яклап бирергә омтыла. Әхмәт Фәйзи башта мәдрәсәдә укый, 12 яше тулгач аны ике елга рус-татар мәктәбенә бирәләр, инде революциядән соң татар гимназиясендә укып, ул урта белем турында таныклык ала.
«Совет Татарстаны язучылары» библиографик белешмәлек авторлары күрсәтүенчә, Әхмәт Фәйзи үзенең «иҗат юлын 1916 елда Тукай, Гафури поэзиясе тәэсирендә» шигырьләр язудан башлый ( Даутов Р., Нуруллина Н. Совет Татарстаны язучылары: Биобиблиографик белешмә.— Казан: Татар, китап, нәшр., 1986.).  Ләкин әдәбият мәйданында танылуны Әхмәт Фәйзигә 1920 елда язылган «Матурлык дөньясында» дип исемләнгән бер пәрдәлек комедиясе китерә. Уфа һәм Оренбург, Җаек һәм Казан театрларының сәхнәләрендә һәвәскәр актерлар һәм режиссерлар тарафыннан күп тапкырлар куелган әлеге әсәр әдәбият һәм театр тәнкыйтьчеләренең дә уңай бәясен ала. «Матурлык дөньясында» комедиясен язган чор Әхмәт Фәйзинең иҗади үсешендә аеруча әһәмиятле. Бу елларда Әхмәт Фәйзи Оренбург шәһәрендәге Шәрык институтында укый һәм шунда яшь татар язучылары түгәрәге үткәргән кичәләрнең берсендә Муса Җәлил белән таныша. Аларның Бөек Ватан сугышына кадәр дәвам иткән иҗади дуслыгы татар мәдәниятенә өр-яңа жанрлар — опера һәм балетны бирә. Муса Җәлил тәэсирендә Әхмәт Фәйзи музыкаль комедияләр («Каеннар яфрак ярганда», «Акчарлаклар» Һ.6.), опера һәм балет тамашаларына либреттолар (Р. Гобәйдуллинның «Кисекбаш» балеты, М. Мозаффаровның «Зөлхәбирә», сугыштан соң Н. Җиһановның «Җәлил» опералары һ.б.) яза.
Ачлык елларында Төркмәнстанда, Донбасста балалар укытып көн күргән, соңрак армиядә хезмәт иткән Әхмәт Фәйзине 1928 елда Татарстанның Арча кантонына мәдәният эшләре буенча инструктор итеп тәгаенлиләр. Авылда яңа тормыш кору юлыңдагы каршылыклар, яңа җәмгыять кешесенең рухи йөзе — бу мәсьәләләргә Әхмәт Фәйзи 1930 елда Мәскәүгә күчеп киткәч иҗат ителгән әсәрләрендә («Бригада җиңде», «Телефон», «Бурыч», «Учет булу сәбәпле» һ.б.) әледән-әле мөрәҗәгать итеп тора. Һәм нәкъ Казан арты буйлап командировкаларында ул еш кына Тукай белән шәхсән аралашкан кешеләрне очрата, аларның хатирәләрен язып ала. Әлеге материалларга нигезләнеп Тукай тормышын татар халкы һәм Россия тарихы белән бәйле рәвештә яктырткан күләмле әсәр язу хыялы Әхмәт Фәйзидә Бөек Ватан сугышына кадәр үк туа. Автор берничә омтылыш та ясап карый. Мәсәлән, 1938 елда ул «Тукай Җаекта» драматик поэмасын иҗат итә. Әсәрнең башка исемнәре — «Халык улы» һәм «Талантның һәлакәте» — аның эчтәлеге һәм рухы нинди икәнлегенә ишарә ясыйлар. Биредә Тукай халык мәнфәгатьләре өчен көрәш юлында аяныч язмышка дучар ителгән шәхес буларак сурәтләнә. Бер елдан соң Әхмәт Фәйзинең «Тукай» дип исемләнгән драмасы сәхнәләштерелә. Аның хакында Гадел Кутуй: «Тукай» спектакле — Ә. Фәйзи иптәшнең дә, театр коллективының да зур уңышы. Тукайның Казанга килүен һәм больницага оза-тылуын күрсәткән күренешләр — әсәрдә иң оста эшләнгән урыннар. …Монда без авторга да, артистларга да ышанабыз һәм үзенең дулкынлы шигырьләре белән күңелгә җылы итеп урнашкан Тукайны күрәбез», дип яза (Кутуй Г. «Тукай»: Ә.Фәйзи әсәре буенча куелган спектакльгә рецензия // Кызыл Татарстан. — 1939. — 18 сентябрь.). 1939 елда Әхмәт Фәйзи «Тукай» дип исемләнәчәк кинофильм төшерү өчен сценарий иҗат итә (Фәйзи Ә. Тукай: Киносценарий // Казан утлары.- 1976.- №4.). Бу әсәргә бәя биреп, Нил Юзеев «Татар әдәбияты тарихы» китабында: «Тукай» сценариен язганда ул «Тукай» драмасын язу тәҗрибәсеннән дә нык файдалана. …Драматик конфликтның кискенлеге, Тукайны коеп куйган шагыйрь итеп кенә түгел, ә ихтыяр көченә ия булган көрәшче, җәмәгать эшлеклесе итеп сурәтләү, шагыйрьнең үзен икеләнүләре, эчке каршылыклары аша ачу, социаль фон — киносценарийның да көчле яклары», дип билгели (Юзеев Н. Әхмәт Фәйзи.  // Татар әдәбияты тарихы. Алты томда.  Т.Ү.:  Бөек  Ватан  сугышы  һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941 — 1960).- Казан: Татар, китап нәшр., 1989.). Шул ук елда Әхмәт "Фәйзи Габдулла Тукай иҗатын тулысынча күзалларга, шагыйрьнең иҗат лабораториясе серләрен якыннан төшенергә ярдәм иткән тәнкыйть мәкаләсен дә яза (Фәйзи Ә. Габдулла Тукай // Фәйзи Ә. Әдипнең эрудициясе: Публицистика, әдәби тәнкыйть, истәлекләр, хатлар.- Казан: Татар. китап нәшр., 1973.).  Бөек Ватан сугышыннан соң Әхмәт Фәйзи әдәбиятта Тукай иҗатын пропагандалау өстендәге эшен, аның образын тудыру өлкәсендәге тәҗрибәләрен тагын да җанландырып җибәрә. 1946 елда Казанда Тукайның тууына 60 ел тулу уңаеннан үткәрелгән фәнни-гамәли конференциядә аның доклады зур кызыксыну уята. Әхмәт Фәйзи СССР Язучылар берлегенең милли әдәбиятлар комиссиясендә Тукай әсәрләрен рус һәм башка телләргә тәрҗемә итү мәсьәләсен күтәрә. Ә инде 1947 елда ул «Тукай» романының беренче китабын яза башлый. «Татар халык шагыйре Габдулла Тукай турында роман язу, кызыктыргыч эш булу белән бергә, гаять катлаулы һәм җаваплы эш иде. Аны турыдан-туры язарга утырганга кадәр, миңа озак еллар шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлын, аның яшәгән чорын, аның средасын өйрәнергә һәм тикшерергә туры килде, — дип, Әхмәт Фәйзи роман язарга ничек әзерләнгәнен искә ала.- Бу эштә миңа шагыйрьнең үз иҗаты һәм үзе язып калдырган истәлекләреннән тыш, аның чордашларының истәлекләре, шагыйрьнең хатлары, аның турындагы төрле документлар ярдәмгә килделәр. Миңа шагыйрь яшәгән җирдә булырга, ул йөргән юллар белән йөрергә туры килде һәм әле дә мин Тукайның тормыш маршрутлары белән эзмә-эз йөрүемне дәвам итәм» (Фәйзи Ә. «Тукай» романын язу турында // Фәйзи Ә. Әдипнең эрудициясе: Публицистика, әдәби тәнкыйть, истәлекләр, хатлар. Казан: Татар, китап нәшр., 1973.). Дөрестән дә, роман өчен «азык» җыю аны язу белән үрелеп бара. Әдип шактый күп вакытын архивларда уздырырга мәҗбүр була, туры килсә, янәдән Казан арты якларына, Тукайның якташлары янына ашыга. Әхмәт Фәйзинең Җәүдәт Фәйзигә Тукай-Кырлай колхозыннан җибәрелгән хатларының берсендә шундый юллар бар: «Мине Сафа бабайның (Тукайның бергә укыган иптәше) кунак өенә урнаштырдылар…», дигән юллар бар (Фәйзи Ә.  Хатлар:  Җәүдәт Фәйзигә // Фәйзи Ә.  Әдипнең эрудициясе: Публицистика, әдәби тәнкыйть, истәлекләр, хатлар.- Казан: Татар, китап нәшр., 1973.). Аларның җәйге кичләрне нәрсә турында сөйләшеп уздырганнары әйтеп тормый да билгеле кебек…
Романның язылуында һәм аның шундый сыйфатлы килеп чыгуында Тукай якташларының өлеше зур булуын Әхмәт Фәйзи беркайчан да яшерми. Шул ук вакытта әсәрнең әдәби иҗат җимеше, Әхмәт Фәйзи осталыгы җимеше булуын да онытырга ярамый. Аның жанрын тәнкыйтьчеләр тарихи-биографик роман дип билгелиләр. Бу атама үзе үк әсәрнең үзенчәлекләрен шәрехләргә ярдәм итә: Әхмәт Фәйзи планлаштырганча, романда ике яссылык — XIX йөз ахыры — XX йөз башындагы иҗти-магый-сәяси чуалышларда татар халкының язмышы һәм шул халыкның бөек талантының фаҗигале тормыш юлы бербөтен итеп ачылырга тиеш була. Әхмәт Фәйзинең архивында, роман язу өчен тупланган материаллар арасында, туачак әсәрнең тәүге сызмалары саклана. Аларның берсен романның 1984 елгы басмасына искәрмәләрне әзерләүчеләр Н. Юзеев һәм Әхмәт Фәйзинең туганы Зәйнәп Фәйзиева түбәндәгечә бирә:
«Төп этаплар:
I. Уяну (1890  — 1905)
Татарлар арасында мәгърифәтчелек. К. Насыйри. Беренче язучылар.
Тукайның Җаек чоры.
II. Яшен яктысы (1905)
Шәкертләр. «Әльислах». Аларга рус студентларының йогынтысы. Ямашев, Сәйфетдинов, Сәгыев.
Язучылар: Ф. Әмирхан, Г. Тукай, Г. Камал, Г. Колахметов.
Оренбург: Рәмиев, Ф. Кәрими.
III. Столыпин реакциясе (1906-1913)
С. Рәмиев, И. Бикчурин, Дәрдмәнд» (Фәйзи Ә. Әсәрләр. Биш томда. Т.П.: Тукай: Роман. — Казан: Татар, китап нәшр., 1984. — Б.529.).
Бу — язылачак әсәрнең бер кисәгенең генә схемасы, әмма китерелгән өзектән үк романның башында Тукай биографиясен кәгазьгә төшерү теләге генә түгел, бәлки чор һәм милләт тормышының үзенчәлекле елъязмасын тудыру нияте торганлыгы күренә. Бу фикерне Заһид Шәйхелисламов та раслый. «Ә. Фәйзи яза башлаган әсәрен зур халык эпопеясе итәргә теләгән. Ул шагыйрь һәм милләт язмышын бербөтен итеп алып, «халык гомере -синең гомерең» идеясен халык тормышы аша тарихи чын, реаль картиналарда, каршылыклар эчендә сурәтли», дип ассызыклый галим (Шәйхелисламов 3. Аңлыйм дип шагыйрь җанын…: Әхмәт Фәйзи иҗатында Тукай.- Казан: Фикер, 2001.). Романның әлеге сыйфаты композициядә дә, образлар системасында да, сюжет вакыйгаларын сайлауда һәм аларның тасвирлау ысулларында да чагылыш таба.
Әхмәт Фәйзи романның төзелешен Тукайның тормыш сәхифәләреннән чыгып билгели. Нил Юзеев күзәтүләренә караганда: «Шагыйрьнең тормышын Ә. Фәйзи өч чорга бүлеп карый. Беренче чор — 1886-1996 еллар, Габдулланың ятимлектә үткән балачагы. Икенче чорга ул Тукайның шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе булып өлгергән Җаек чорын (1896-1907) ала. Өченче чорда -шагыйрьнең Казан чорын (1907-1913) күздә тота. Өч чорның һәркайсын ул аерым китаплар итеп язарга планлаштыра. Беренчесенә «Үги еллар», икенчесенә «Тынгысыз Җаек», өченчесенә «Казан өстендә яшен» дигән исемнәр дә куя. Әмма ул олы ниятен тормышка ашырып бетерә алмый: соңгы өлеше — Казан чоры язылырга өлгермичә кала» (Юзеев Н. Әхмәт Фәйзи.  // Татар әдәбияты тарихы. Алты томда.  Т.Ү.:  Бөек  Ватан  сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941-1960).- Казан: Татар, китап нәшр., 1989.). (Без тәкъдим иткән китапта роман Әхмәт Фәйзи үзе әзерләп өлгергән классик редакциядә, берникадәр кыскартулар белән бирелә (Фәйзи Ә. Әсәрләр.  Өч томда. Т.1.:  Тукай:  Роман.- Казан: Татар, китап нәшр., 1964.).)
Өлештән өлешкә, бүлекчәдән бүлекчәгә безнең күз алдыннан Шәхес һәм Талант эволюциясе үтә. Әхмәт Фәйзи хронологик тәртипне сакларга тырыша, ә роман кысаларыннан читтә калган, шул ук вакытта Тукай шәхесен аңлау өчен ачкыч булып торган-хәлләрне, мәсәлән, шагыйрьнең әнисе үлеме белән бәйле вакыйгаларны хатирәләр рәвешендә бирә. Бу очракта автор кичерешләрне кечкенә Тукай күзлегеннән сурәтли һәм шуның белән аларның эмоциональ киеренкелеген тагын да көчәйтә.
Нил Юзеев фикеренчә, Әхмәт Фәйзинең «тикшеренүче-галим буларак шул чорны җентекләп өйрәнүе әсәрдәге тарихи чынлыкны бөтен катлаулылыгында һәм тормышчанлыгында тудырырга ярдәм итсә, икенче яктан, үзенең шагыйрь булуы исә Тукай образын җанлы итеп гәүдәләндерергә булышты. …Романның төрле сюжет сызыкларын үзенә җыйнаучы төп үзәк — Тукай образы авторны һәртөрле читкә авышулардан саклап-кисәтеп тора. Автор аны игътибар үзәгеннән ычкындырмаска тырыша, Габдулланың тормышын бала чагыннан башлап егет булып җиткән елларына кадәр җентекләп күзәтә бара, ни рәвешле «кечкенә Апуштан зуп-зур Тукай» тууының катлаулы юлын ача» (Юзеев Н. Әхмәт Фәйзи. // Татар әдәбияты тарихы. Алты томда. Т.Ү.: Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар әдәбияты (1941-1960).- Казан: Татар, китап нәшр., 1989.). Талантның үсү процессында халыкның ролен күрсәткән урыннар романның төп кыйммәтен тәшкил итә дә инде. Яңа Бистәдә һәм Казан артында яшәүчеләргә хас гаделлекнең, шәфкатьлелекнең, язмыш тарафыннан кыерсытылган булуларына карамастан, киләчәккә якты өметләр баглап яшәвенең Тукай холкына үтеп керүе романда төгәл сайланган вакыйгалар аша күрсәтелә.
Әхмәт Фәйзи иҗатында Тукай образының гәүдәләнешен фәнни җирлеккә куеп тикшерү буенча җентекле эзләнүләр алып барган, әдипнең архивларын өйрәнүгә шактый көч куйган галим Заһир Шәйхелисламов «Аңлыем дип шагыйрь җанын…» дип исемләнгән китабында «Тукай» романына текстологик анализ китерә (Шәйхелисламов З. Аңлыем дип шагыйрь җанын…: Әхмәт Фәйзи иҗатында Тукай.- Казан: Фикер, 2001.). Аның сүзләренә караганда, язучы үз әсәренең 56 вариантын әзерли! Әхмәт Фәйзи «Тукай» романы өстендә кайта-кайта эшли. Персонажларның исемнәре, әсәрдәге сүзләрнең яңгырашы, вакыйгаларның бирелешендәге эмоциональлек һ.б. беренче карашка проза әсәре кысаларында бик вак булып күренгән әйберләр — автор өчен боларның барысы да мөһим.
1950 елда «Совет әдәбияты» журналында басылып чыгачак романның беренче кисәкләре Татарстан Язучылар берлегендә тикшерелә. М. Максуд эчке рецензиядә әсәрнең татар сүз сәнгатендә тоткан урынын шактый төгәл билгели. «Ә.Фәйзинең «Тукай» романы- татар әдәбиятында яңа бер жанрның беренче карлыгачы,- ди ул.- Бу жанрның сөекле шагыйребез Тукай турындагы роман белән башланып китүе шатлыклы хәл» (Кара: Фәйзи Ә. Әсәрләр. Биш томда. Т.П.: Тукай.). Дөрестән дә, моңа кадәр татар әдәбиятында тарихи-биографик роман сыйфатларына ия булган әсәрләр язылмый. Әхмәт Фәйзинең башлангычы бәрәкәтле була. 1960 нчы — 1980 нче еллар арасында бу жанр шактый танылу ала. Шәйхи Маннурның «Муса», Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур», «Агыла болыт» һәм башка авторларның әсәрләрен моңа мисал итеп китерергә мөмкин. Икенче яктан Әхмәт Фәйзи романы Тукай шәхесенең кабатланмас, мәгънә ягыннан камил әдәби образ була алуын да ачык күрсәтте. Нурфия Гафиятуллина сүзләре белән әйткәндә, «Тукай турындагы әдәбият белән кызыксыну Ә. Фәйзинең «Тукай» романы басылып чыкканнан соң көчәя» (Фәйзи Ә. Әсәрләр.  Өч томда. Т.П.:  Шигырьләр һәм поэмалар. — Казан: Татар, китап нәшр., 1964.). Илдар Юзеев һәм Р. Әхмәтҗанов, Фәрит Яхин һәм Мөдәррис Әгъләмов һ.б. авторлар иҗатында Тукай образын очратабыз икән, аны әдәбият мәйданына алып чыккан әдипнең Әхмәт Фәйзи булуын да онытмаска кирәк!
Әхмәт Фәйзи үзенең иҗат юлын Тукайдан илһам алып башлый. Гомеренең иң зур хезмәтенең — «Тукай» романының үзәгенә бөек шагыйрьне куя. Хәтта вафатына 2 тәүлек калгач, 1958 елның 8 нче августында язылган соңгы шигырен дә ул Тукайга багышлый:
Белмим, кайсы таулар күкрәгеннән
Һәйкәлеңнең ташы, тимере,-
Тик син үзен, халык йөрәгеннән,
Халык мәхәббәте – синең исемең,
Халык гомере – синең гомерең. (Гафиятуллина Н. XX  гасыр татар шигъриятендә Тукай.- Казан: «Матбугат йорты» нәшр., 2002.).
Әлеге сүзләрне Тукайга гына түгел Әхмәт Фәйзинең үзенә карата да әйтергә мөмкин. Гомумән, ике әдипне бик күп нәрсә якынлаштыра. «Ятимлек ачысын татыды», «мулдан бирелгән талант ярдәмендә тормышның өске катламнарына күтәрелде», «халык үткән сынауларны кичте», «бик иртә якты дөньяны калдырып китте», «күпме изге ниятләре тормышка ашмый калды» кебек сүзләр Габдулла Тукайның да, Әхмәт Фәйзинең дә биографиясендә очрыйлар. Халкыбыз Әхмәт Фәйзи иҗаты турында сүз чыкканда иң башта Тукайны искә ала. Ә Тукайның үзен Әхмәт Фәйзинең үлемсез романы аша күз алдына китерә.

 


Рөстәм Хәйбрахманов,

филология фәннәре кандидаты.

(Чыганак: Әхмәт Фәйзи. Тукай: Беренче китап. – Кыскартылган вариант. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 480 б.).


ЭЧТӘЛЕККӘ кайтырга >>>

{mospagebreak} 

I өлеш. ЯҢА БИСТӘ


Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!
Азрак үстерде сыйпап тик маңгаемнан милләтем.

 

Беренче бүлек



1


 

Баралар… баралар…
Бар да бер якка, калага таба…
Җәяүлеләр… атлылар…
Юл өстеннән ач каргалар көтүе кузгалып очып китә. Җирдән, тәбәнәк кенә
булып, көлсыман соры тузан күтәрелә дә хәлсез генә кире ята.
Тирә-як тагын авыр тынлыкка чума.
Вак кына соры тузан белән томанланып торган зур һәм эссе күк җиргә рәхимсез кайнар сулышын бәрә…
— Кайсы авылныкылар?
Моны өр-яңа сары чыпталар өелгән арбада утыручы киез эшләпәле агай янәшә
баручы җәяүлеләрдән сорады. Ул, чыпталар өстенә менеп, атка карап
утырган, изүләре чишелгән, муены алга сузылган, зур авызының аскы ирене
эсседән әлсерәп, салынып төшкән. Аңа аркасы белән, бөркү тынлыктан оеп,
дүрт-биш яшьлек малай утыра. Ул күзләрен ачарга тырыша, әмма күз
кабаклары авыраеп басып төшәләр, күзләр йомыла, иреннәр әкрен генә
ачыла, аннан кечкенә ак тешләр тезелеп күренәләр.
Югары Ашытлар… — дип җавап кайтарды арба белән янәшә баручылардан берсе.  — Үзегез кайсы авыл?
— Өчиле…
Башланган әңгәмә шуның белән бераз тынып торды, кешеләр юлларын дәвам
иттерделәр. Тик бераздан җәяүлеләрнең яшьрәге арбада утыручы малайга
игътибар итеп, шаярыбрак сорау бирде:
—    Егет кая бара? Ул да сәүдә беләнме, әллә безнең кебек эш эзләпме?
Малай, күзләрен ачып, аңа карады.
Егет минеке түгел. Миңа әманәт итеп кенә биреп җибәрделәр. Авылда рәт
бетте. Калада асрамага алучы бар…— диде олаучы һәм әйләнеп малайга
дәште:
— Аякларың оемадымы, Габдулла энекәш? Сузып утыр син аларны. Менә шулай…
Үзе аның аяк астындагы чыптаны көйләбрәк тартып куйды.
Кинәт алда, кара багана булып, өермә күтәрелде һәм юлчылар яныннан гына
тузгып үтеп китте. Кешеләрнең йөзенә кайнар җил килеп бәрелде.
— Бәхетсезгә җил каршы, дип белми әйтмәгәннәр,— диде җәяүлеләрнең берсе.
– Сөйләмә дә,— дип, аның сүзен алҗыган тавыш белән куәтләп куйды әлеге
Ашыт кешесе. — Анысына да сүз әйтмәс идең, җилен дә ерып чыгар идең
әле…
Әйтергә ирендеме, әллә бу бөтенесе өчен болай да ачык мәсьәлә идеме, ул сүзен дәвам иттермәде.
Аның тел төбе кая барганны шунда ук аңлап алган озын муенлы, чандыр крестьян ялкау гына шыгырдап куйды:
—    Кая барсаң да кара сакалың өстеңә менеп атланган инде…
Баягы яшь крестьян моңа өстәде:
— Бер дә булмаса, тотабыз да Бондюгка китәбез, нигә! Кишетнең Алача
Хәйретдин кайтып сөйләгәнне минем абый үзе тыңлап торган.  Пашпортың
гына булсын дип әйтә, ди.
Тимер юл казырга да шулай җыйдылар. Вәсим Хәйрулласы китте дә юкка чыкты бит, әнә…
Берәү дә бу дөньяга мәңге яшәргә килмәгән инде, анысы…
Өметсез бер шайтан, ди. Барыйк әле. Аннан тагын күз күрер…
Габдулла тагын бик нык оеп китте.
Ул яңадан күзләрен ачканда, юлдаш абыйлар юк, ат ниндидер авыл урамы
белән бара иде. Гаҗәп таныш ис аның борынын кытыклады: пешкән карта
исе!..
Ашыйсы килү теләге аның эчен борып алды. Соңгы тапкыр алар бүген иртән,
ниндидер авылда, кунарга кергән җирләрендә, чәй эчтеләр. Олаучы абый аңа
өйдән алып чыккан кечкенә алабута күмәченең бер читен сындырып бирде.
Габдулла аны зур ләззәт белән, әз-әз генә тешләп капты, анда да берьюлы
чәйнәп йотмый, бераз авызында суырып торды. Шулай да ул олы телдән кече
телгә дә җитмәде. Ә карта бит ул коры алабута күмәче генә түгел инде. Ул
җылы, тозлы, үзеннән терлекнең ниндидер аеруча бер исе аңкып тора…
Соңгы тапкыр ул картаны моннан бер ай элек ашады. Бабасы үзенең соңгы
сыерын суйды. Аның итен тозлап куйдылар. Башын, аякларын, картасын һәм
эчәк-бавырларын аерым-аерым пешерделәр. Иң тәмлесе, әлбәттә, өтелгән һәм
пешерелгән аяклар булды. Чебен ашарлык та ит калдырмый кимереп
бетерделәр аякларны. Алардан ашыклар калды. Габдулла бабасының улы
Кәшфинур белән ашык уйнады…
Ат акрын гына авылдан чыгып китте. Карта исе дә бетте. Тик ялгыз өйдән күккә сыек кына төтен күтәрелеп калды.
Габдулла, карта исеннән авызына килгән төкерекне йотып, ашыйсы килүне онытырга тырышты. Ул онытылмады.
Аннан соң гомерендә беренче тапкыр аның тәмле ашавы исенә төште. Саена
авылында үги әтисенең өенә килеп төшкән көнне булды бу. Әнисе аны, кара
өйгә алып чыгып, үги әтисеннән яшереп сыйлады. Зур гына телем икмәк
кисеп, аның өстенә калын гына итеп бал ягып бирде. Әй тәмле дә булды
соң! Әле икмәкне ашап бетергәч тә, Габдулла бармакларына ягылып калган
балны әй ялады, әй ялады… Шуннан соң әнисе, кочагына алып, аны:
— Җәүһәремме син минем, якутыммы син минем! Бигрәк әтиеңә охшагансың шул! — дип сөйде.
Ак йөзле, зур кара күзле, кылычаеп торган матур борынлы хатын иде ул үзе. Исеме Мәмдүдә иде.

2

«Тәмле» турында бер истәлек булса, «ачы» турында әллә ничә истәлек Габдулланың кечкенә йөрәгенә киселеп калды.
Кушлавычта, туган авылында, Шәрифә исемле бер ярлы карчыкта торуын әллә
кайчан күргән иләмсез төш шикелле өзек-өзек кенә хәтерләсә дә, ул аны
һаман оныта алмый. Үз әтисе Мөхәммәтгариф үпкә авыруыннан үлеп (Габдулла
ул вакытта биш кенә айлык иде әле) бераз торгач, әнисе Мәмдүдә
Кушлавычтан алтмыш чакрым Сасна починкасының мулласына кияүгә китеп
барды, ә улын вакытлы рәвештә шушы карчыкта калдырды.
Шәрифә карчык күптән ире үлгән һәм ир баласыз көе ике кызы белән торып
калган бик ярлы бер карчык иде. Карчыкның да, кызларының да закон буенча
җир биләү хокуклары булмау аркасында, алар, мәрхүм семья башлыгыннан
калган дүрт таяк җирне атсыз-нисез коры кул белән диярлек эшкәртеп,
шуннан кысыр гына иген алып көн иттеләр. Тормышлары болай да авыр бу
семья өчен Габдулла артык тамак иде, әлбәттә. Шуңа күрә карчык аны
алырга риза булмады. Ләкин беркөнне аның янына Мөхәммәтгарифның кече
абзасы староста белән килеп керде.
— Менә без үзара сөйләштек тә, сиңа бер яхшы киңәш белән килдек,
Шәрифә,— дип сүз башлады староста.— Киләсе елга җир бүлү була бит.
Кызлар җиткерәсең, гомер буена дүрт таяк җир белән яши алмассың… Ал
син бу ятимне! Үзе мәхзүм, үзе ир бала. Җирле булырсың. Дөньялык өчен ул
сиңа дәүләт китерер, ахирәтең өчен бер догачың булыр…
Ниһаять, карчыкны күндерделәр. Әмма шуннан соң Габдулланың тормышы унике
елга бер генә тапкыр бүленә торган җирнең жирәбәсенә эләккәнче ничек тә
тәнендәге җанын чыгармый саклау белән билгеләнде.
Аягына басып йөри башлау белән үк, Габдулланың бөтен тормышы үзенә
тапшырылды. Ул биргәндә ашады, бирмәгәндә үзе үрелеп алды. «Сөмсез!» дип
кашык белән аның кулына суктылар, өстәл яныннан кудылар. Ул, аралыкка
кереп, мәче балалары белән бер савыттан ашады. Кышның суыгында да,
буранында да өйдән чыгарга туры килгәндә, ишекне үзе ачып чыкты, үзе
ачып керде. Суыктан бозланып каткан ишекне тыштан ача алмыйча, штансыз
һәм яланаяк көе калтыранып торулар аның өчен тормышның котылгысыз
күренешләре булып китте. Аның тыштан:
Әби-и-и! А-а-ч!—дип әрнеп кычкыруын ишеткән
чакта да карчык:
Ярар, дөмекмәссең әле, килмешәк!— дип аңа ишек ачарга ашыкмады.
Шәрифә карчык нигездә усаллыкка беткән «убыр карчыгы» түгел иде.
Габдулланы бик нык орышып, җилтерәтеп ташлаганнан соң, шәфкате килеп ул,
«я, җылама, менә мә!» дип аңа икмәк катысы тоттыра, аңа йомшак булырга
тырыша иде. Ләкин аны китереп буган ярлылык аңа шәфкатьлелек белән артык
мавыгырга юл куймый иде. Тормышка протест йөзеннән ул, кемгә ачуланырга
белми, Габдулланы каргый, язмышка каршы селтәнгән кул Габдуллага килеп
тия иде.
Көн үзенең бөтен иләмсезлеге, ачлыгы, талаш-сугышлары белән Габдулланы
ашыкмый гына үтерә торган зур аждаһага әверелде. Төн аңа ял һәм тынычлык
алып килмәде.
Кышның зәһәр суыклары һәм бураннары үтте. Көн язга авыша башлады.
Ябалак кар яуган җылы гына бер көн иде, тирән чанага утырып ниндидер
озын гына кеше белән бергә Габдулланың әнисе килеп төште. Габдулла
исенә-аңы-на килгәнче, әнисе аны юрганга төреп, башына үзенең шәлен
урап, тирән чанага чыгарып салды да, әлеге озын кеше белән икесенең
уртасына утыртып, Саснага алып китте.

3

Габдулла яңа урында алты почмаклы зур өйнең ак бүлмәсендә түгел, зур-зур
ләгәннәр, комганнар, сөлгеләр, иске туннар белән тулган кара ягында
күзләре бетәшкән бик карт бер әби белән бергә яшәде.
Анасы яңа иренең боерыкларын җиренә җиткерүдән бушамады, шуңа күрә
баласы янына еш керә алмады. Аннан соң аның ире коточкыч көнче булып
чыкты. Ул хатынын бөтен кешедән, хәтта баласыннан көнләде. Хатынын ул
бары аның белән генә шөгыльләнергә, аңа гына карап торырга тиеш дип белә
иде. Баласы янына кергән чакта да иренең шунда ук теге өйдән «Мәмдүдә,
кая олактың?» дип кычкыруы хатынны сискәнеп сикереп торырга һәм тиз генә
чыгып китәргә мәҗбүр итә иде. Әтисе (Габдулланы әлеге озын кешегә әти
дип дәшәргә өйрәттеләр) әнисеннән дә сирәгрәк, анда да Габдуллага күз дә
төшерергә иренеп, ни өчендер сукранып чыгар өчен генә кергәләде.
Ләкин шуңа да карамастан, Шәрифә карчыктан соң анасы белән торган бер ел
кечкенә Габдулланың күз алдыннан әйләнеп кайтмый торган татлы төшсыман
узып китте.
Бу төшеннән айнуы һәм беренче тапкыр хәсрәтнең ачы җимешен татуы бол ай
булды. «Әти» дип аталган кеше ат җигеп каядыр читкә чыгып китте. Бер
атна чамасы кайдадыр эш беләкме, кунактамы йөреп, әйләнеп кайтты. Ул
көнне кич әнисе аның янына кермәде. Теге якта ул ире белән озак кына
нидер сөйләште. Әмма тора-бара әнинең тавышы тынды, әтинең торган саен
ныграк күкри бара торган тавышы гына калды. Габдулла аларның кайбер
сүзләрен генә ишетте:
—    Биләмгә чапкансыңдыр әле! Ир-атка йөзеңне ачкансыңдыр!— дип кычкырды «әти» кеше.
Беркая чыкмадым, беркемне күргәнем булмады, теләсәң менә китап үбеп ант
итәрмен,— дип елау, ялвару тавышы белән жавап бирде әнисе. Кинәт
ниндидер пыяла нәрсәсе төшеп, челпәрәмә килгән тавыш ишетелде. Аның
артыннан гөрс итеп өстәлме, нәрсәдер ауды. Әнинең:
– Әхмәтшакир, бәгърем, үтерәсең бит!— дигән ачы һәм әрнүле тавышы
ишетелде. Аннан ул кинәт тынды. Шуның артыннан ук кара якка башы-күзе
тонган «әти» килеп керде һәм әллә каян килгән җитезлек белән комган һәм
сөлгене эләктереп алып чыгып китте. Ишекне ачып-япкан арада, әнинең
авыр-авыр иңрәве ишетелде.
Икенче көнне кара якка күрше хатыннар кереп, сулар кайнатып, әллә нинди
чүпрәкләр юып, ыгы-зыгы килеп йөрделәр. Арадан берсе Габдулланың
башыннан сыйпап:
—    Бәхетең юк икән, балакай! Энекәшсез калдың,— диде.
Шул көнне күрше агай, кечкенә ак бүзгә төргән нәрсәнедер муенына аскан
кабыкка салып, ак өйдән чыгып китте. Аның артыннан «әти» һәм тагы
берничә кеше чыгып, зиратка таба киттеләр. Әби аларны, тәрәзәдән карап,
озатып калды һәм тешсез авызлары белән чыш-пыш килеп:
— Илаһи раббым, бу баланы ахирәт көнендә атасы, анасының шәфәгатьчесе кыл,— диде.
Ул көнне әнисе Габдулла янына тагын кермәде.
Икенче көнне Габдулланың үзен әнисе янына алып керделәр.
Әнисе түр сәкедә зур түшәк өстендә, ияген өскә күтәреп, чалкан ята иде.
Ул Габдуллага таба башын бора алмыйча, күзләрен генә әйләндереп карады.
Аннан соң ишарә белән Габдулланы үз янына чакырып алды да, кулын аның
башына салды. Өзелә-өзелә зур көч белән ул:
— Бәхил бул, җаным. Сиңа күзем җитмәде… Ана була белмәдем. Рәнҗемә…—
диде. Тагын нидер әйтмәкче иде, тамагында нәрсәдер «гыр! гыр!» килеп,
тынып калды. Аның авыз читеннән, нәзек кенә юл сызып, кан агып төште.
Әти кеше аның баш очына утырып ясин чыгарга тотынды. Карт кына бер
хатын, авыру өстенә иелеп тыңлап торды да, башын күтәреп, аның инде бу
дөнья кешесе түгеллеген аңлатты. Ясин тынды. Хатыннар елашырга
тотындылар. Мулла да түзмәде, елап җибәрде. Шунда Мәмдүдәнең ахирәт дусы
Зөһрә, хәзрәткә карап:
— Хәзрәт, яшеңне әрәм итмә, хатының өчен синнән ахирәттә сорау алганда
кирәк булыр,— диде. Хәзрәт кинәт урыныннан торып, нидер әйтмәкче булган
иде, карт хатын (мулланың анасы булырга кирәк), ишарә ясап, аңа чыгып
китәргә кушты.
Икенче көнне Мәмдүдәнең акбүзгә төрелгән һәм зур кабыкка салынган мәетен бик күп кеше күтәреп, капкадан алып чыгып киттеләр.
Габдулла да әбисе белән озатырга баскычка чыкты. Башта аңа йортта бик
күп кешенең буталып йөрүе, әнисен кабыкка салып күтәреп алып чыгулары
кызык кебек тоелды. Ләкин мәет артыннан зур рус капка ябылып, келәсе
шалтырап төшкәч, һәм йортта ул әбисе белән ялгыз калгач, аңа кинәт
куркыныч булып китте. Ул йөрәгендә нәрсәдер өзелеп киткәндәй авырту
сизде: әйтерсең, әнисе белән үзен бәйләп торган җеп кинәт өзелде. Ул
аны-моны белешмәстән, әбисеннән ычкынып, баскычтан йөгереп төште һәм У
капкага барып тотынды. Капканы ача алмагач, шунда ук җиргә ятты һәм
капка астыннан урамга карап:
— Әнине кая алып киттегез?!— дип кычкырып елап җибәрде.
Гомер буена аның йөрәгенә киселеп калган ачы истәлекләрнең берсе менә шул булды.

 

* * *

Шакир мулла Габдулланы Өчилегә, бабасына кайтарып җибәрде.

4

Гомеренең бишенче язын Габдулла Өчиледә каршылады. Бу яз ил өстенә коточкыч афәт алып килде.
Габдулланың хәтерендә. Узган ел бу вакытта авыл малайлары беренче язгы
күкрәүне ишетеп, җиргә егылып аунадылар. Габдулла да алар белән бергә
ятып аунады. Әй, кызык булган иде! Быел күк күкрәүләр ишетелмәде. Берәү
дә җиргә ятып аунамады.
Быел инешне төбенә хәтле туңган дип сөйләделәр. Кыш шулкадәр зәһәр
килгән иде. «Кояшка эш бар монда»,— дип сөйләнделәр кешеләр. Әмма апрель
кояшы эшне кызу тотты. Ике атна эчендә тау-тау карны һәм калын
бозлавыкны эретеп, актарып ташлады, аларны ерганакларга һәм парга
әйләндереп, теле белән ялап алгандай итте. Җирнең бер катын ашап,
икенчесенә тотынган сыман, ул кар астыннан чыккан уҗымнарга озак яшәреп
утырырга бирмәде, аларны да көйдерергә тотынды. Кешеләр, әледән-әле
күзләрен күккә күтәреп, болыт көттеләр.
Авылның яшь-җилкенчәге авылдан ярмадыр, тоздыр җыеп, инеш өстенә «яңгыр боткасы» пешерергә чыктылар, яңгыр теләге теләделәр:
Яңгыр, яу, яу, яу,
Кара сарык суярмын,
Ботын сиңа куярмын,
Тәти кашык бирермен,
Майлы ботка бирермен,
Тәти кашык базарда,
Майлы ботка казанда…
Аннан соң боткадан бушаган чиләк һәм савытлар белән, инештән су чумырып, бер-берсе өстенә сибештеләр…
Габдулла өчен бу былтыргыма җиргә ятып аунаудан да кызыграк булды.
Ләкин олы кешеләрнең чырае сүрелгәннән-сүрелә барды. Аларның куллары эшкә бармады. Авылны хәсрәтле тынлык басты.
Габдулла кинәт авырый башлады.
«Менә үлә, менә үлә»,— дип көттеләр тирә-ягындагылар. Бабасы Зиннәтулла
һәм аның ундүрт яшьлек кызы Саҗидә аны бер дә генә үтерәселәре килмәсә
дә, үги әбисе: «Үлсә, урыны оҗмахта булыр, өйдә бер кашык кимер»,— генә
диде. Үлем-җитемгә йөри торган Мәһдия карчык боларга иртәле-кичле кереп
сораша торды:
—    Үлмәдеме әле?
Кызуы басылып, аңына кайткан чакларда, Габдулла бу сүзләрне ишетеп,
сискәнеп китә һәм авыруы никадәр көчле, авыр булса да, үзенең әле тере
икәнлегенә кинәнеп куя иде.
Бервакыт аның авыруы үзенең иң авыр ноктасына җитте: «Үлә» дип төнлә ут
алдылар. Бабасы, баш очына утырып, ясин чыга башлады. Баланың сулышы
ешайганнан-ешая барды. Күз алмалары ниндидер сыек пәрдә белән капланган
хәлдә, ул бер генә нәрсәне күрде: янып торган чыра…
Чыра сүнәргә җыена. Караңгылык, посып торган зур ярканат шикелле, мич артыннан чыга да, утка һөҗүм итә.
—    Сүнә, сүнә! Сүндермәгез!— дип кычкыра бала, аның иреннәре тартышып кыйшая, авызыннан ак күбекләр чыга…
Шуннан соң ул берни дә хәтерләми… Төшендәме, әллә инде үлгәннән соң
теге дөньядамы, ул ишек ачылуын һәм аннан Мәһдия әбинең тешсез авызлары
белән күшәп: «Үлдеме әллә?»— дип соравын ишетә. Аннан соң ул тагын оеп
китә.
Шул көе озакмы яткандыр, әмма күзләрен ачканда, тәрәзәгә тыштан җәйге
кояшның беренче нурлары карап тора… Габдулланың башына беренче булып:
«Ут җиңдеме икән, ярканатмы икән?» — дигән уй килә.
Аннан соң ул үз янында Саҗидә апасын күрә. Саҗидә Габдулланың күңелендә
дөньяның бөтен изгелеген үзенә җыйган аеруча бер якты булып яши. Үз
анасы булмаган Габдулла өчен аеруча кадерле туганлык җылысын шушы Саҗидә
апасы бит инде бу семьяда суытмый саклап килә. Анасы күрмәгән арада
Саҗидә һәрвакыт Габдулла янында була. Ачлыкның аеруча каты көннәрендә ул
үзенә дә әз икмәк өлешенең яртысын Габдуллага сындырып бирә. Кичләрен
шул Саҗидә апа бит баш очына утырып «Бәхет кошы» турында тыңлап
туймаслык әкиятләр пышылдап сөйли.
Габдулла аңардан акрын гына һәм аның әйтәсе җавабыннан курка төшеп:
—    Апа, мин үлдемме?— дип сорый. Апасы җавап урынына аның кулларын
үзенең кайнар яңагына китереп кыса һәм үксеп елап җибәрә. Габдулла
шуннан «үлмәгәнмен икән» дип уйлый.
Ләкин беркөнне тәртип тагы чуалып, үзгәреп китә. Әллә каян бер олаучы
килеп чыга. Әби кинәт юашая. Бер дә еламаган бабасы Зиннәтулла елап ала.
Үзенең яшен Габдулладан бервакытта да яшермәгән йомшак күңелле Саҗидә
кинәт бик җитдиләнеп китә һәм аңа болай ди:
—    Туганым, мин дә еламыйм, син дә елама, без синең белән
аерылышабыз.  Син калага китәсең. Сиңа анда яхшырак булыр, тамагың тук
булыр, кайгырма. Дөньялар рәтләнгәч, тагын күрешербез…
Аннан соң олаучы абый аны чыпталар өстенә утыртып, «кала» дигән җиргә алып китә…

5

Габдулла чыпталар өстендә оеп утырган җиреннән күзләрен ачып җибәрде. Ат
алҗып кына калагя кереп килә иде. Габдулла инде күзләрен яңадан йома
алмады. Кала үзенең олылыгы һәм сәерлеге белән Габдулланың кечкенә
йөрәген каушатып җибәрде. Каланың эченәрәк кергән саен, йортлар ишәя,
зурая һәм бер-берсенә ныграк елыша бардылар. Габдулланың баштагы каушавы
инде бик нык гаҗәпләнүгә әверелде. Дүрт ат җигелгән ике катлы арба һәм
анда аслы-өсле утырган кешеләр Габдулланы бөтенләй шаккатырды. «Әй!»—
дип куйды ул үзе дә сизмәстән һәм бу — олаучы абыйны үзенә борылып
карарга мәҗбүр итте. Габдулланың, авызын ачкан хәлдә, әлеге арбаны
күзәтеп утыруын күреп, олаучы абый:
— Ә, моны әйтәсеңме? Күнкә (Сүз Казанда элек трамвай  хезмәтен үтәгән 
конка турында бара.) бу… Кешеләр акча түләп, шунда утырып йөриләр… 
диде.
— Нигә?— дип сорады, кинәт айнып киткән төсле, Габдулла.
— Нигә булсын! Кала бит ул, Өчиле түгел. Аның бер очыннан икенче очына хәтле җәяү йөреп кара!..— дип аңлатты олаучы абый.
Аннан соң алар киң ишекләре ике якка ачылып куелган таш кибетләр яныннан
үттеләр. Борынны ярып керә торган тозлы балык исе бу кибетдәрдә нәрсә
сатылганны аңлатып тора, һәм бу тозлы ис, карта исе кебек үк, эчне,
карынны кытыклый, котырта, үрти иде. Базардагы кара яу булып, гөж килеп
оча торган чебен көтүен койрыклары белән кугалап, бахбай мәйдан
уртасындагы агач кибетләр почмагыннан сулга борылды.
Каланың кешеләре дә Габдулланы бик гаҗәпсен-дерде. Монда кешеләрнең
һәркайсы үзенчә киенгән: бишбилле бишмәтләр, киң озын җиләннәр,
кыска-кыска гына җиңле камзуллармы дисең, эшләпәләр, кырпу бүрекләр,
әллә нинди үткен кырлы, күзгә төшеп тора торган баш киемнәреме дисең,
нәрсә генә юк монда?
Габдулла бу күз күрмәгән, колак ишетмәгән гаҗәп күренешләр белән
мавыгып, аларны карап бетереп тә өлгермәде, олаучы абый атны ике катлы
таш йортның калайлар белән челтәрләп ясаган купшы капкасы алдына китереп
туктатты. Аннан соң үзе, сикереп төшеп, дилбегәне арбаның читенә
кыстырды да, Габдуллага арба өстеннән төшмәскә, үзенең чыкканын көтеп
утырырга кушып, капкадан кереп китте. Йорт эченнән аның кемнәндер: «Бай
өйдәме?»— дип соравы, ишекләрнең ачылып ябылу тавышы ишетелде. Бераздан
Габдулла утырган арба турында гына йортның урам тәрәзәсе ачылды, һәм
анда аслы-өсле ике иякле, салынкы битле, симезлегеннән күзләре кысылып
тора торган бер хатынның йөзе күренде. Ул, үпкәләгән сыман авызын
турсайтып, Габдуллага бераз карап торды һәм шалт-шолт итеп тәрәзәне кире
япты. Габдуллага аның колагындагы алкасы гына ялтырап күренеп калды.
Бераздан капка ачылды, һәм аннан олаучы абый чыкты. Аның чырае борчулы
иде. Нидер уйланган хәлдә башын аска иеп, ул арба янына килде һәм,
күзләрен Габдуллага күтәреп:
— Я, нишлик инде хәзер без синең белән? — диде, Габдулла монда да,
юлдагыча, туктап чәй эчү булырмы дип көткән иде, шуңа күрә олаучы
абыйның соравына:
— Чәй эчик,— дип жавап бирде.
— Их, син, энекәш, энекәш,— диде, башын селкеп, олаучы абый,— берни дә
белмисең шул син… Синең эш    кырган да борган! Ә менә мин хәзер сине
кая куйыйм, кемгә тапшырыйм, кире Өчилегә алып кайтыйммы? Алайса мин ни
хаҗәтемә дип монда хәтле өстерәп алып килдем сине?
Габдулла берни аңламады. Олаучы абый арбага менеп утырды һәм, атны борып, килгән юл белән кире китте…
Юл буе сукранып, кемнедер сүгеп барды олаучы абый:
—    Ашаганнары эчләренә сыймый нәләтләрнең! Ярылырга торалар, мин
сиңайтим! Үзләре кечкенә бер ятимне сыйдыра алмыйлар шунда,  дәүләтләрен
эт ашагырлары!.. Кем әйтте соң миңа: «Сәлим байлар олан эзлиләр»,— дип?
Әйттеләр бит. Прикащигы әйтте. Алып килер идеммени мин, кеше ышандырып.
Башыма бәла алдым лабаса!
Габдулла, ниһаять, мәсьәләгә төшенә башлады. Олаучы абыйның соңгы сүзен
ишетү белән, ул аны кызганып куйды һәм аның хәлен җиңеләйтә төшү нияте
белән:
—    Абый, минем чәй эчәсем килми,— диде…
Бу сүз олаучының йөрәгенә үтеп керде, ахры, ул Габдуллага борылып:
—    Ничек эчәсең килми, ди ул? Сөйләмә юкны. Чыпчыктан бирле авызыңа
берни капканың юк, эчәсем килми, имеш! Белмиммени мин. Олы кеше булып
минем җаным көеп бетә язды… Чәйне эчәбез инде… Печән базарына Мохтар
дворына гына барып җитик…— диде һәм, шуның артыннан ук Габдуллага
карап, күзен кысып куйды: янәсе, син кайгырма, энекәш!..
Бераздан алар, таш кибетләр рәтен үтеп, чаттагы мәчет яныннан сулга
борылдылар һәм мәчеткә кар-шырак бер зур капкадан эчкә кереп киттеләр.
Печән базарындагы «Мохтар дворы» дигәне менә шушы иде…
 

Икенче бүлек



1


Казан ул елны тимер юл салу вакыйгасы белән шау килде.
Губерна һәм шәһәр түрәләре үз араларыннан иң эшлекле һәм сүз сөйли белә
торган кеше сыйфатында, Казан шәһәр башлыгы Дьяченконы Петербургка,
тимер юл мәсьәләләрен тулысынча хәл итеп кайту өчен, вәкил итеп
җибәрделәр.
Сергей Викторович Дьяченко, югары хокук мәктәбен уңышлы тәмамлап,
Петербургның суд органнарында җаваплы урыннар биләгән оста телле оратор
иде. Казанны Мәскәүгә тимер юл белән тоташтыру, шуның белән Казан
промышленникларына һәм эре җир биләүчеләргә сәүдә юлы ачу аның хыялы
иде. Бу эшне юллап, ул башкалага ничәмә тапкыр килде. Ләкин аның һәр
килүе уңышсыз чыкты. Бу килүендә аның Петербургта ике атна буе
таптамаган бусагасы калмады: департаментта да, хөкүмәт секретаренда да,
сенатта да, юллар министрлыгында да булды. Патшаның үзенә үтеп керергә
тырышты. Эш чыкмады. Әмма ул күңелен төшермәде, яңадан-яңа юллар һәм
хәйләләр эзләде. Казаннан Питергә күчеп килгән бер бай хатын белән аның
әшнәлеге бар иде. Шул хатынның өендә атна саен була торган кунаклар
арасында патшаның хосусый адъютанты генерал Черевинның да булгалавын
белеп алды ул. Шундый мәҗлесләрнең берсендә аның белән танышты да.
Черевин Казан выс-тавкасы һәм андагы экспонатлар белән кызыксынды. Ул
үзе атта йөрүнең ялкынлы һәвәскәре иде, шуңа күрә, аны иң кызыксындырган
нәрсә, выставкага татар сәүдәгәрләре тарафыннан куелган зиннәтле иярләр
булды. Дьяченко телеграмма сукты. Казан выстав-касыннан сайлап, ике иң
асыл иярне Петербургка җибәрделәр. Шәһәр башлыгы аның берсен Черевинга
тәкъдим итте, икенчесен, тагы да асылрагын, Черевин ярдәме белән,
патшага тапшырды.
Патша иярне күрү белән артык тойгыга бирелмәде бирелүен, ләкин үткән ел
аның тимер юл һәлакәтеннән исән калуын котлап Казанның йөз итчесе язган
хат исенә килеп төште һәм ул проектка кул куйды.

* * *

18 нче февральдә Казан-Муром тимер юлын сала башлау турында хөкүмәтнең
рәсми указы чыкты. Май башында Казанга инженерлар һәм юл төзүчеләр
килде. Иделнең теге ягында, Вязовые авылы янында, булачак тимер юлның
юнәлеше билгеләнеп, тантаналы рәвештә догалар укылып, җир казу эшләре
башланды.
22 нче июль императрица Мария Федоровнаның туган көне иде. Казан шәһәр
думасы тимер юл ачылуга багышланган тантаналы утырышын шул көнгә туры
китерде. Утырышта губернаның һәм шәһәрнең русыннан, татарыннан иң олы
кешеләре хәзер булды. Мәҗлесне ачканда архимандрит Павел белән Галимҗан
хәзрәт, императорга һәм императрицага озын гомер теләп, догалар
кылдылар. Аннан соң бер сәгатьлек речь белән шәһәр башлыгы Дьяченко
чыкты. Ул мәҗлестәге кунакларга — инженерлар һәм юл төзүчеләргә
мөрәҗәгать итеп:
— Сез, бөек туфан бетәчәген хәбәр итеп, Нух көймәсенә зәйтүн сабакларын
алып килгән күгәрченнәр шикелле, безгә тимер юлыбызның расланган
проектын алып килдегез…— диде.
Җыелган кунаклар мәҗлестән соң Дьяченконы куллар өстендә күтәреп чөйделәр.
Бу көн тарихи вакыйгага, ә Дьяченко шул вакыйганың каһарманына әйләнде.
Гласный Крестовников, думаның смета комиссиясе исеменнән, Дьяченкога
алтын сервиз бүләк итте. Заводчы Алафузов та аңардан калышмады. Казан
сәүдәсенә акчалары кергән чит шәһәр байларыннан, Казан губернасының эре
алпавытларыннан Дьяченко исеменә котлау телеграммалары килде.
Чиркәүләрдә һәм мәчетләрдә падишага озын гомерләр теләп махсус догалар
кылынды.
Татар байлары арасында да бу вакыйга шундый ук яңгыраш тапты һәм, хәтта,
аеруча «милли горурлык» та тудырып өлгерде. Мәсьәлә шунда ки, патшага
«бүләк» итеп бирелгән һәм тимер юл проектын раслатырга сәбәп булган
атаклы иярнең иясе татарның беренче гильдияле сәүдәгәре Сәгыйтьҗан
Сәгыйтов иде.

2

Сәгыйтьҗан Сәгыйтов Казаннан ерак түгел бер авылдагы Мостафа исемле бай
гына мулланың өч улыннан иң кечесе иде. Олысы, Шакирҗан, атаклы Кышкар
мәдрәсәсен бетереп, бай гына башкорт авылына имам булып китте. Анда
башкорт җирләрен юк бәясенә җыеп баеган кешеләрне күреп, атасына хат
язды. Мостафа мулла шунда ук аңа табышны уртак бүлү шарты белән әз генә
акча, шактый күп чәй һәм кытат җибәрде. Уртанчы улы Закирҗан зур галим
булып кайтыр өчен Бохарага киткән иде, ул анда торып калды. Мостафа
мулла Шакирҗанга акча һәм товарны кече улы Сәгыйтьҗан аркылы җибәрде һәм
аны үзенең андагы сәүдә эшләрен башкаручы итеп билгеләде. Ике-өч ел
эчендә Шакирҗан тирә-якта дәүләте белән генә түгел, комсызлыгы һәм
саранлыгы белән дә дан тоткан бай булып китте. Ләкин ул озак яши алмады,
ниндидер авыру белән үлеп китте… Сәгыйтьҗан, атасының кушуы буенча,
опекун комитеты аша мирасны үз исеменә күчерде дә, агасының
йорт-җирләрен, мал-туарын акчага әйләндереп, әтисе янына кайтты. Казанга
килеп ул, атаклы тире комиссионеры Зальм белән бергә эш башлады һәм шул
ук вакыт Бурнаевларның мех фирмасына пай кертте. Бу Зальм һәм
Бурнаевларның сәүдәсе шактый нык алга киткән еллар иде. Бер-ике ел
эчендә Сәгыйтьҗанның капиталы дүрт-биш өлеш үсте, ул инде үз башына
сәүдә оештырып җибәрү, Алафузов шикелле завод салдыру хыялына бирелде.
Заводка кирәк капиталны үстерү өчен, ул мөмкин булган юлларның барысын
да сынап карады. Авылга барып болыннар сатып алды, Казан гарнизонына
печән һәм солы поставкасы ясауны ул башкарды. 1882 нче елны Мәкәрҗәдән
кайтканда, ул Чар өязеннән Желтухин дигән бер алпавыт белән танышты.
Бөлеп бара торган алпавыт аңа үзенең Алексеевкадагы пыяла заводын
тәкъдим итте…
Пыяла заводы башта шактый зур табыш бирде. 1890 нчы елгы Казан
выставкасына катнашкан аракы заводчылары аңа миллионга якын шешәгә заказ
бирделәр. Сәгыйтов пыяла заводының бүлекләрен ачты. Ростовта һәм
Симферопольдә яңадан ике пыяла заводы салдырды.

* * *

Ләкин, выставка узгач ук, заказлар кинәт бетте. Вак заказлар гына бу зур
заводларның чыгымын каплый алмый башладылар… Заводларда тик тору
көн-нән-көн ешаеп китте. Эш башыннан эшли торган мастеровойлар өчен
аеруча кыен көннәр туды. Алар Сәгыйтовның завод кибетеннән азыкны
бурычка ала башладылар. Сәгыйтов буш тору көннәрен үз җилкәсенә
күтәрергә теләмәде. Кибетендәге онның потын 80 тиеннән 1 сум 10 тиенгә
менгезде. Мастеровойлар түләп бетергесез бурычка баттылар, хезмәт
көннәрендә алар күптән ашап беткән бурычны каплар өчен эшләделәр. Бүген
яшәр өчен алдан бурычка керделәр. Ризасызлыклар башланды. Сәгыйтов моның
өчен ике дистәгә якын эшчесен заводтан куып чыгарды. Ризасызлыклар
моның белән генә сүнмәде, кабына барды. Беркөн заводка пар ат белән
Сәгыйтов үзе килеп төште.
Эшчеләрнең яңаклары, чахоткалы кешеләрнеке сыман сөяккә ябешеп торалар,
күзләр эчкә баткан… Биредә озын чәчле, зур сакаллы руслар, кәҗә
сакаллы, башларына ипләшеп каткан түбәтәйле татарлар һәм балаларча
беркатлы карый торган соры күзле, киң яңак сөякле чувашлар эшлиләр. Бер
минутка: «Бу җәһәннәмгә кешеләр үз теләкләре белән килмәгәннәрдер,
ниндидер авыр гөнаһлары өчен боларны монда көчләп китергәннәрдер»,— дип
уйлыйсың. Ләкин боларның һәммәсе «үз теләкләре» белән килгәннәр. Әгәр
алар үзләрен шунда китереп керткән һәм коточкыч бә-хетсезлеккә дучар
иткән кешене (ул кеше Сәгыйтьҗан бай бит) күрү белән өзгәләп ташласалар,
бер дә гаҗәп булмас иде кебек. Ләкин аларның йөзләрендә кайгылы
буйсынудан башка берни дә юк. Алар хуҗага бер сүз дәшмиләр, хәтта,
тайпылышып, аңа юл бирәләр!
Сәгыйтьҗан, шешәләр өрә торган зур бүлекне үтеп, кечкенә ишеккә юнәлде. Ләкин управляющий аңа:
—    Бусы сезнең өчен кызык булмас, Сәгыйть Мустафич, хатыннар да
балалар гына анда,— дип аның юлын бүл мәкче булды. Ләкин эчтән берничә
хатын-кыз тавышы ишетелде:
—    Керсен, керсен, нигә кертмисез, күрсен! Сәгыйтьҗан, иелә төшеп,
кечкенә ишектән керде һәм башта, бернәрсә аера алмый, карап торды. Монда
исле зәңгәр төтен кара сөрем белән бергә болганып әйләнә һәм өстәге,
берьюлы төнлек һәм тәрәзә хезмәтен үти торган тишеккә суырыла, ләкин
төнлек төтенне суырып бетерергә өлгерә алмый иде…
Кинәт почмактагы зур мич дөрләп кабынып китте, кемдер аның күмерләрен
актарып җибәрде, ахры. Кем ул? Бер-ике секунд Сәгыйтьҗан, берни
аңламыйча, мич алдына карап торды. Шуннан соң гына ул озын кисәү агачы
белән мич алдында күмер болгатып торган, анадан тума диярлек ялангач
хатынны шәйләп алды һәм тиз генә икенче якка борылды.
—    Борылма, борылма, хуҗа! Якынрак кил! Моны әллә шул хатын, әллә бүтәне кычкырды…
Юк, шул үзе кычкырган икән, өстәп куйды:
—    Безнең ничек эшләгәнне күреп кит! Бикәңә, балаларыңа кайтып сөйләрсең, кызык булыр!..
Сәгыйтьҗан чыгып тарантасына утырырга ашыкты һәм управляющийга:
— Ул кем? Нигә сез хатын-кызга шәррән-яра чишенеп эшләргә рөхсәт итәсез,— дип шелтә ясады.
— Алар күрше татар авылыннан килеп эшләүче хатыннар, Сәгыйть Мустафич!
Берәү дә аларга чишенеп эшләргә кушмый. Әмма кием белән ул мич янында
алар дүрт сәгать тә эшли алмаслар иде. Ә алар бит…
—  Мөселман хатыны шәригатьне белә микән?
— Белә торгандыр, бәлкем, әмма монда аңа әһәмият бирмиләр. Аның ире дә шунда, кирпеч сугу бүлегендә эшли… Балалары күп…
Сәгыйтьҗан маңгаен җыерып куйды. Бу кызгану ишарәсе булдымы, нәфрәтме,
управляющий моны аңламады. Алар конторага килделәр һәм эшчеләрне,
төр-кем-төркем итеп, шунда чакырдылар. Сәгыйтов аларга:
— Завод зарарга эшли. Моннан соң без эш хакын акча белән түгел, кызыл
мал белән түләргә булдык. Кем шуңа риза, заводта кала, каршылар булса,
без аларны көчләп тотмыйбыз…— диде.
Эшчеләр шаулашып карадылар, әмма хуҗаның нык карарлы йөзе таш, күзләре
пыяла сыман үзгәрешсез калды. Нишләсеннәр, эшчеләр эш хакын кызыл мал
белән алырга күнделәр. Сәгыйтовның Мәкәрҗәдән һәм Эрбеттән сатылмый
әйләнеп кайткан кытат, бүз, кетән товарлары йөк-йөк итеп заводка
озатыл-ды, шүрлекләр кинәт бушап калдылар. Сәгыйтьҗан әйткән нәзере
итеп, Печән базары мәчетенә зур палас алып җәйдерде. Бөтен Казан
муллаларын җыеп мәҗлес уздырды. Алар Сәгыйтовның сәүдәсенә бәрәкәт теләп
дога кылдылар…

3

«Ияр вакыйгасы» белән иң элек Печән базары шау килде. Тугыз ай инде
телдән төшмәгән «Мөртәт Гәрәй вакыйгасы» да бүген икенче планга күчте.
Ефим попка барып мөселманлыктан православиегә «киртә сикергән»
Сәхипгәрәй хәлфәнең иманын әле кичә генә ахшамнан соң Болак буенда
каңгырып йөргән арык бозау кыяфәтендә «күргәннәр» иде. Шуннан соң бозау
батып үлгәнме, әллә, дуңгыз кыяфәтенә кереп, мөселман зиратына таба
киткәнме, берәү дә белми, ләкин һәркем бүген аның кызыклы дәвамын көтә
иде.
Әмма мәчет чатында каптырмалар белән сәүдә итүче һәм дөньяның бөтен
серләрен белеп торучы Мөхәммәтҗан үз тирәсенә җыелган кешеләрне барлап,
аларга серле генә карап чыкты да, сүзне бөтенләй башка нәрсәгә борып
җибәрде:
— Ишеттегезме, мөселманнар, безнең дин өскә чыга. Кичә шәһәр думасында
губернатор хәзрәтләре үз авызы белән әйткәнне нәни абзыйның каенагасы,
теге кем, Айтуганов, үз колагы белән ишеткән. Сәгыйтьҗан абыйны
падишаһымыз хәзрәтләре үз янына, Петербурга чакыртып алырга булган…
Ягъни болай булган бу… Падишаһымыз хәзрәтләре үзенең утырып йөри
торган туры айгырына ияр эшләтеп алырга дип, бөтен мәмләкәтләргә яр
салган. Петербурда шуның выставкасы булган. Төрле патшалыклардан ун мең
ияр ясап китергәннәр выставкага… Шуннан падишаһымыз хәзрәтләре бары
ике генә иярне сайлап алган: мимеч патшасыныкын һәм безнең Сәгыйтьҗан
абыйныкын… Министрларын чакырып сораган падишаһымыз, ягъни, моның
кайсысына алтын медаль, кайсысына чуен медаль бирик? Бөтен министрлар
беравыздан мимечкә чуен медаль, Сәгыйтовка алтын медаль тиеш дип хөкем
чыгарганнар… Шуннан соң падишаһымыз әйткән: алтын медаль генә аз,
Петербурдан Казанга тимер юл салынсын, князь шул тимер юл белән кунакка
килсен миңа, дигән… Менә кая таба бара бит ул эшләр!..
Московский урам ягыннан Сәгыйтьҗан абзыйның тарантасы күренү халыкны бөтенләй күтәреп җибәрде.
—  Әссәламегаләйкем, Сәгыйтьҗан абзый!
—  Рәхмәт, мөселманлыкны сынатмадың, Сәгыйтьҗан абзый!
—  Бик дөрес, бик дөрес! Өскә чыгардың дин исламны, Сәгыйтьҗан абзый! Бу
Сәгыйтьҗанның күңелен күтәрмәде, шулай да ул ал арга игътибарлары өчен
рәхмәт укыды. Каюм мәзин әңгәмәне куәтләп җибәрде:
— Падишаһымыз хәзрәтләренең шәфкате зур инде, мөселманнар. Сөйләп торасы
юк. Үз халкын балалары кебек кайгыртып, башларыннан гына сыйпап тора.
Шөкераналар булсын. Ганимәт белергә кирәк моны…
Җәмәгать күтәреп алды:
— Әйе, әйе, бик дөрес, сәдакатебезне күрсәтеп, бөтен мөселман исеменнән падишаһымызга телеграмма сугарга кирәк.
—  Телеграмма гына аз, мәчет салдырырга кирәк, падишаһымызны хөрмәтләп…
— Бик дөрес әйтте Исламгәрәй абзый, мәчет салдырырга кирәк. Хәзердән үк акчасын җыя башларга кирәк.
Сәгыйтьҗанга алар кинәт Ташъяк кәмитенең ки-ендерелгән чүпрәк курчаклары шикелле көлке һәм тупа күренделәр. Ул аларга:
— Сибел!— дип кычкырырга теләде, ләкин кычкырмады, аның урынына ул бу
курчакларның урынсыз дәртләрен сүндерү теләге белән сүзне кирегә сөрде:
— Иң әүвәле Петербурда салыначак мәчетнең маясын туплап бетерергә кирәк,
җәмәгать. Урыннардан җыела торган акча бик әкрен килә. Петербур ахуны
Гатаулла хәзрәт яза: мәчетне төзүгә керешер өчен ике
йөз мең сум акча кирәк, хәзерге көнгә хәтле җыелган кадәресе бары унҗиде
мең сум гына, ди. Бу нәрсә? Бөтен дөнья алдында көлкегә калабыз лабаса,
җәмәгать. Мәчеткә хәтта руслар һәм хөкүмәт үзе зур-зур иганәләр
ясадылар, алла кабул итсен. Без мөселманнар нәрсә карыйбыз? Оят!
Каптырмачы Мөхәммәтҗан монда да эләктереп алды:
— Афәрин, Сәгыйтьҗан әфәнде, падишаһымызга турылыгыбызны күрсәтү белән
бергә, мәчетнең дәүләт пайтәхетендә салынуы, без мөселманнар өчен нинди
зур мактаулы эш!
— Әйе, әйе, ул анда безнең дин исламның шәүкәтен балкытып торучы нур булыр иде… Җыйнашырга кирәк.
Бүгеннән үк яңа иганә дәфтәре ачарга кирәк.
— Кирәк, кирәк! Ай, афәрин!
Сәгыйтьҗан, ихтыярсыз бүленгән юлын тизрәк дәвам иттерү теләге белән, урынында түземсез генә кузгалып куйды.

4

Шул вакыт Мохтар дворының капкасы янында торучы җигүле сала арбасына баскан берәү нәрсәдер кычкырды:
—   …Теләүчеләр юкмы?
Йөзләр тавыш килгән якка борылдылар.
—   Нәрсә ди, ни кычкыра?
—   Бала бирәм, диме?
—    Әйе, асрарга бала бирәм, ди.
Бар да арбага карадылар. Анда яңа тукылган сап-сары чыпта өемнәре
өстендә, дүрт яшьлек дисәң, олыларча моңсу карашлы, алты дисәң, бик
кечкенә һәм арык гәүдәле малай утыра иде.
Моңарчы ул халыкны үзе күзәтеп утырды. Инде халык аның үзен күзәтергә
тотынгач, малай тәмам каушап калды һәм ихтыярсыз башын аска иде. Шуны
гына көтеп торган сыман аның борыны йомшап китте, ул аны еш-еш тарта
башлады. Елап җибәрергә тәмам хәзер иде инде ул. Ләкин шунда җыелган
халык күзләрен малайдан олаучыга күчерде. Берьюлы берничә тавыш олаучыга
юнәлде:
— Әй, суык аяк, көнең шуңа калдымыни инде?
— Чыптаң белән бергә бала сата башладыңмыни?
—  Кил әле, кил бире!
Олаучы уңайсызланып арба өстеннән төште һәм мәчет чатындагыларга якынлашты.
— Соң бит… минекемени? Миңа әманәт итеп тапшырылган бала ич…
Авылдан, Нәфисә апа киңәше белән Сәлим байларга уллыкка тапшырырга, дип
утыртып җибәргәннәр иде аны миңа. Бай Эрбеткә киткән, бикә якын да
килми… Кире алып кына кайтыр идем, бабасының рәте юк.
—   Нишләтим соң?..
Каюм мәзин түзмәде:
— Әнә бит нишли мәгърифәтсез сала мужигы… Биргәненә шөкерана юк, нигъмәтнең кадерен белү юк.
Кинәт олаучының ачуы йөзенә кан булып йөгерде. Әмма ул үзен тыярга тырышып:
— Булмагач, нинди нигъмәтнең кадерен белсен сала кешесе. Бер тубал
арышка мохтаҗ авыл. Асрарга да бирер шул. Эт баласы түгел бит, ачтан
үтерәсе килми,— диде.
— Шөкерана юк.  Шуның шомлыгын күрә сала җире, бер дә гаҗәп түгел…—
дип нәтиҗә чыгарды каптырмачы Мөхәммәтҗан, һәм сүзенең Сәгыйтовка ничек
тәэсир иткәнен күрер өчен күзләрен аңа текәде. Бу вакыт Сәгыйтьҗан чыпта
өстендә утырган малайга бик зур дикъкать белән карап тора иде.
Ул малайны үзенә илтеп куярга кушмакчы булды һәм аны әйтер өчен авызын
да ачкан иде. Ләкин шунда аның башына икенче фикер килде: «Минем кебек
байга бер бала нәрсә ул, мин аларны дистәләп-дистәләп җыеп ала алам бит.
Юк, бу эшкә белебрәк, киңрәк колач белән тотынырга кирәк, булгач-булгач
булсын инде ул!» Ул өенә ашыкты. Шулай да кинәт китеп баруны
яхшысынмады, ахры, олаучыга төбәп:
— Бер дә яхшы түгел, агай-эне, падишабыз алдын да оят,— диде һәм
дилбегәне тартты. Шуны гына көтеп торган кыбырсык күк айгыр дәррәү
кузгалып китеп барды…

5

Шул көнне кич Сәгыйтьҗан хатынына:
— Ястү намазын бүген мәчеттә укыйм, яңа эш башлау алдыннан хәзрәтне
күрәсем, сәдәка бирәсем бар,— диде һәм атны җиктерергә кушты.
Евангелистскийга чыгу белән кучер атны мәчет урамына бора башлаган иде, бай аның аркасына таягы белән акрын гына төртеп:
— Суконныйга,— диде. Мәсьәләне аңлап алган кучер атны мәчет урамыннан бөтенләй кире якка борды.
Урамның эре ташлары өстеннән барган тарантас никадәр сикертмәсен,
Сәгыйтьҗан моны сизми, башына илһам булып килгән бүгенге уй аны
баштанаяк биләп алган иде:
«Түләүсез-нисез хезмәтче куллар тулып ята, без шуны файдалана белмибез.
Ул балалар бит берничә елдан менә дигән хезмәтче булып җитешәләр! Алар
инде минем хәзерге җәнҗаллы мастеровойлар булмас… Җирдә алтын чәчелеп
ята, көрәп аласы гына бит!»
Георгиевский белән шактый барганнан соң, ат уңга керде һәм, эреле-ваклы
иске агач өйләр рәте буйлап, тыкрыклардан борылгалап, ике катлы зур гына
агач өйнең кызыл фонарь кабызып куйган парадный ишеге алдына килеп
туктады.
Кунакны каршы алырга юантык кына тәбәнәк буйлы, озынча нечкә борынлы,
кечкенә, ләкин ерткыч кошныкы кебек үткен күзле Миһри җиңги үзе чыкты.
Ул башын бераз иңенә авыштырып, кулын кулга кушырып:
—    Әйдүк, көтелмәгән кадерле кунак! Төкле аяккаен, белән, Сәгыйтьҗан
абзый! Оныттың, оныттың безне, бөтенләй ташладың…— диде һәм карага
буяган тешләрен күрсәтеп елмайды…
Зал ягыннан «Ай-хайлүк»не уйнаган гармонь тавышына кызлар чинавы кушыла, шешәләр шалтырый, бөкеләр атыла.
Сип, сип, сип әйдә,
Мулла кызы Зөбәйдә,— дип, кемдер аякларын тибә, кулларын чәбәкли иде.
Миһри Сәгыйтьҗанны баскычтан үз бүлмәсенә алып менеп китте.
Пөхтә җыештырылган, келәмнәр түшәлгән бүлмәнең диварларында кара өстенә
ак һәм сары путал белән язылган Коръән аятьләре, шәмаилләр…
Сәгыйтьҗан кергәндә түр почмакка челтәрле чыбылдык корылган, аның
эчендәге кечкенә кроватьта унбер-унике яшьлек кыз, яткан урыныннан
торып, мәче баласын шаярта иде.
Утырышкач, Миһри кул күтәреп дога кылып алды. Сәгыйтьҗан да аңа ияреп, сакалларын сыйпап куйды һәм шактый уйнак тавыш белән:
— Я, сәүдәләр ничек?— дип сорады, үзе, сыңар күзен кысып, хәйләкәр генә
елмайды. Сәгыйтьҗанның үзен болай иркен тотып сөйләшүе Миһригә кай
чандыр булып алган артык якын әшнәлекне хәтерләтте, ләкин ул моны сизмәмешкә салышып:
— Тол кешенең мәгълүм инде, Сәгыйтьҗан абзый, иремнән калган мал белән
көн итеп яту, ул да бетсә, нишләрбез инде, дип кот очып тора инде менә,—
диде.
«Алдыйсың, иблис хатын, ирең үлгәч баеп киттең бит син»,— дип чак кына
ычкындырмады Сәгыйтьҗан, ләкин: «Мин моны аңа әйтермен әле»,— дип, эченә
салып куйды. Миһри дәвам итте:
—    Кешеләр минем турыда әллә ниләр сөйли дип ишетәбез, аллаһе тәгалә
үзе шаһит, теләсәләр Коръән тотып ант итәрмен (ул пыяла шкаф эчендәге
яшел хәтфә белән тышланган бик калын китапка карап алды). Фатир акчасы
алып, ике асрау белән көн кичерәм.  Тегү-чигү эшенә өйрәтим дип җыйган
ятимнәрем бар… Үз мөселманымның балалары ачка тилмереп, кеше күзенә
карап йөрмәсеннәр, һөнәргә өйрәнсеннәр, дип эшләгән эш иде… Гаҗизләргә
хәлең барда кулдан килгәнне эшләргә кирәк бит инде. Китап шулай ди бит,
кем, Сәгыйтьҗан абзый.
Ачыктан-ачык фәхешханә тотып та, изге киселеп утыруына ачуы килеп китте Сәгыйтьҗанның:
—    Я, ташла әле, Миһри, син аны белмәгән кешегә сөйлә. Алла каршында
җавабын син үзең бирерсең. Мин синең эшеңә тәфтиш (тикшерү, ревизия.) 
ясарга килмәдем. Башка эш белән килдем мин сиңа.
Миһринең нәрсәгәдер күңеле йомшарып китте, ул кулындагы яулыгы белән нык кына борынын бушатып алды һәм аклану нияте белән:
—    Нишләмәк кирәк инде, Сәгыйтьҗан абзый. Менә бит, Ләбибәм үсеп килә. Укытырга, башлы-күзле итәргә кирәк үзен,— диде.
Хәйлә белән мәкергә килгәндә Миһридән уздырмаган булса, аңардан һич
калышмаган Сәгыйтьҗан, сөйләшә торгач, «тегү-чигүгә өйрәнүче кызларның»
хәзерге көндә нәкъ егерме биш данә икәнен һәм алар-ның төрле авыллардан
менә шушы бер-ике ел эчендә генә җыеп китерелгән ятимнәр икәнлеген белеп
алды.
—    Менә нәрсә, Миһри,— диде ул,— син дөрес әйттең. Коточкыч хәл
ләбаса. Крестьяннар ачлыктан балаларын базарга китереп сата
башладылар… Бүген шуның берсен үзем күрдем. Сатмыйлар,— буш бирәләр.
Ал гына! Я әле, менә синең белән киңәшләшеп карыйк. Сиңа бу кызларны,
ягъни, «тегү-чигү мәктәбенә» Сөнгать шәкерт җыеп алып кайтты бит?
Миһри аңа кинәт күтәрелеп карады да:
— Иблис икәнсең син, Сәгыйтьҗан абзый. Аны сиңа кем әйтте?— дип сорады.
Яшь кенә асрау кыз самовар күтәреп керде һәм чәй урыны хәзерләп чыгып
китте. Сәгыйтьҗан белән Миһри чәй янында шактый озак сөйләшеп, киңәшеп
утырдылар. Ниһаять, сүз көзге пычракларга кадәр Сөнгать шәкертне уртак
исәптән Казан артына тагын чыгарып кертергә карар кылу белән очланды…

 

Өченче бүлек

 1

Чыпталар өстендәге әлеге малайны асрамага Яңа бистәнең Мөхәммәтвәли исемле читекчесе алып кайтты.
Ул Сабитовларга читек тегә, ләкин чигүен-каюын Яңа бистәнең каючы
хатыннарыннан эшләтеп ала, шул яктан ул бай белән ярлырак вак һөнәрчеләр
арасында арадашлык итүче хәлле һөнәрче санала; шуның өстәвенә хатыны
Бибигазизә дә шул ук Сабитовларга кәләпүш чигә иде.
Беренче хатыны үлеп, унсигез яшьлек Газизәгә яучы җибәргәндә, Вәли абзый
кырыктан узган иде инде. Газизә, «әбәү илаһи, бик карт түгелме соң?»
дип бераз чыгымчылап торды. Тик үзенең әнисе урынына калган тутасы:
«Газизә, тилеләнмә, чәченә-сакалына чал кермәгән кеше карт буламы?
Шуннан да яшен табасы бар, тапкач та, әле аның дөнья күргән булуы,
дәүләте, тәүфигы кирәк. Мөхәммәтвәлине һәммәсе мактый, үзе һөнәрле, үзе
укымышлы, холкы әйбәт, үлгән хатынын да кадерләп кенә тотты»,— дигәч,
аннан соң үзенең ятимлеген, тутасының җилкәсендә гомер буе яши
алмаячагын искә алып, Газизә риза булды. Торып киттеләр. Хәтта тора-бара
Газизә бу кечкенә түгәрәк кара сакаллы, ягымлы гына соры күзле кешегә
ияләшеп китте. Нәзегрәк озын төз буйлы, зур соры күзле, озынча алсу
яңаклы һәм нәзек туры борынлы, матур гына хатын иде Газизә һәм үзенә
шактый ирләрне сокландыра иде. Шуны сизә торып, үзе берәүгә дә карамады.
Күршеләренә кереп, әз генә утырса да: «Картлачым кайтыр, чыгыйм әле»,
яки «Вәлием кайтуына берәр җылы камыр ашы әзерләп куйыйм»,— дип тиз генә
чыгып китү ягын карады. Ире өчен үлеп торды. Ике якның да көйсезләнеп
алган чаклары булды. Әмма бу — тормышның муллыгына, күңелләренең
тулылыгына күләгә төшермәде. Ал да гөл яшәделәр. Бер генә үкенеч
икесенең дә йөрәген тырнады: бала юк иде. Мохәммәтвәли абзыйның үлгән
хатыныннан бер баласы булган иде булуын, әмма ул яшьләй дөнья куйды. И
көйде, и көйде Вәли абзый, һәм Газизәгә өйләнүенең төп сәбәпләреннән
берсе дә бала булдыру иде, югыйсә. Ә бала юк та юк! «Язмагандыр инде!»
дип алар икесе дә язмышка буйсындылар һәм бала булдыру хыялы асрарга
бала алу нияте белән төгәлләнде.
Менә бүген Мөхәммәтвәли алып чыккан читекләрен кибеткә тапшырып акча
алган һәм, Газизә яраткан теге кытай марҗасы төшерелгән калай тартмалы
чәй һәм аның янына бер кадак лампачи алып, Үтә-мишевләр кибетеннән чыгып
килә иде.
— Асрамага бала бирәм!— дип кычкырды каршы яктан арба өстеннән кемдер.
Вәли абзый арбага якынлашты, каптырмачы Мөхәммәтҗаннар әлеге кычкыручы
сала кешесе белән кызу-кызу гына нидер сөйләшеп алдылар. Вәли абзый
аны-моны ишетмәде. Балага карап аптырап калды ул. Дөрес, нәниләр һәммәсе
диярлек бер-берсенә охшыйлар, әмма бу каплаган да куйган аның үлгән улы
иде. Шундый ук моңсу кара күзле, калкурак борынлы, өске ирене алгарак
чыгып, аскысы бераз эчкә җыелып тора.  Ул хәтта аны үз улының исеме
белән дәшә язды, әмма вакытында исен җыеп:
—  Исемең кем синең, улым?— дип сорады.
— Габдулла,— димәкче булды бала, әмма тавышы ни өчендер тамагында
кысылып калды. Ул күзәтү белән артык мавыгып, сөйләшергә әзерләнмәгән
иде әле.
Шуның өстенә Вәли абзыйның да соравы кинәтрәк булды. Шуңа күрә бала турында әлеге чыптачы сөйләп алып китте:
— Габдулла аның исеме, Габдулла. Кушлавычның мәрхүм Мөхәммәтгариф хәзрәт
улы. Әтисе дә, әнисе дә вафатлар. Бик ипле, бик әйбәт бала…
«Миңа язган бала шушыдыр инде»,— дип уйлап алды Вәли абзый.
Ул чыптачының арбасына менеп утырды һәм алар өчәүләп Яңа бистәгә, Вәли абзыйның өенә юнәлделәр.
Йортлар һаман сирәгәя һәм вагая бардылар. Ниһаять, алар күлле һәм сазлы
бушлыкка килеп чыктылар. Аннан авылныкы сыман бер катлы, иске өйчекләр
тезелеп киткән урамга килеп керделәр. Үр менеп, дүрт-биш йорт үткәннән
соң, ат искерәк кенә ике катлы агач өйнең ачык капкасына килеп керде.
Вәли абзый арбадан төшеп Габдулланы кулына күтәреп алды, һәм алар, капка
янындагы болдырның баскычын шыгырдатып, өскә — икенче каттагы фатирга
менеп киттеләр.
Вәли абзыйның хатыны Газизә апа аларны, күптән көтелгән кадерле кунаклар кебек итеп, бик ачык чырай белән каршы алды.

2

Өй түрендәге киезле сәке өстенә сары белән чуптарлап чиккән киҗеле
ашъяулык җәелде. Бу Газизә апаның кайчандыр бирнә бүләге булып, хәзер
шактый искергән, урта бер җиренә күк ямау салынган иде. Үзеннән зур бу
томаннары бөркеп, пошкыра-пошкыра, табынга кечкенә җиз самовар килеп
утырды. Ул арада атын туарып өлгергән олаучы килеп керде һәм сәлам
биреп, кулындагы камыт белән шлеяларын ишекнең бер ягына сөяп куйды.
Үзеннән яшь икәнен күргәч, Газизә апа да аңардан качып-нитеп тормады,
тик күтәреп бәйләгән яулыгын гына төшереп бәйләү белән чикләнде. Аннан
ул самовар янына килеп утырды һәм шаулатып чәй агызырга тотынды.
Габдулланы ул үз янына утыртты, аңа чынаяк астына чәй салып бирде, шуның
янына зур гына шакмак шикәр куйды. Аннан соң күмәч түтәрәменнән калын
гына бер телемне каерып кисеп алды да:
— Юлда килә-килә ачыккансыңдыр инде син, улым, аша, туйганчы аша,
җитмәсә, сорап ал, үз өең кебек итеп утыр, яме? — дип телемне Габдулла
алдына куйды.
Мөхәммәтвәли абзыйның да баланың күңелен табар өчен бер-ике сүз әйтәсе килде:
—    Аша, аша, минем улым буласың килсә. Тазарырга тырыш.  Беләкләрең
хәзрәте Галинеке төсле булсын. Тоткан җирдән сындырырлык, баскан җирдән
ут чыгарырлык булып үс, примир әйтик… әйе… ым-мым…
Газизә апа олаучыны кыстый-кыстый чәй эчерә һәм Габдулла турында
сораштыра. Олаучы Габдулла турында үзе белгәннең һәммәсен әйтеп
бетерергә тырышып, сөйли, сөйли… Үзе турында сөйләнгән хикәяне
Габдулла үзе дә тыңлый, олаучы авызыннан бу бик кызык яңалык булып
яңгырый, кайбер урыннары аны бөтенләй гаҗәпләндерә, шунда ул олаучыга
карап-карап куя…
Әтисе Мөхәммәтгариф Кушлавыч мулласы булган,— ди, хикәясен дәвам
иттереп, олаучы.— Мулла булса да, болай бик тормыш кешесе булган үзе.
Чапанын салып, алъяпкыч кигән, җыеннарына җитешкән, уен-көлке сүзне
яраткан… Урамда күмер сатучының: «Күмер! Күмер!» дип кычкырып үтүен
ишетеп, «Ишетәсезме, әнә ул да «Гомер!» «Гомер!» дип әйтә»,— дип
көлдерергә яраткан үзе…
Гомер! Гомер!..
Бу сүз Габдулланың аңына томанлы үткәннең ерак төнсезлегеннән әтисен төсмерләтә торган бердәнбер сүз булып сеңеп кала.
Алтмыш чакрым арбада селкенеп килгән һәм бүген күргәннәренең һәм
ишеткәннәренең тәэсире белән тәмам басылган хәлдә, Габдулла табын янында
утырган килеш, оеп йоклап китте. Аны, күтәреп, сәкегә илтеп салдылар…

3

Икенче көнне иртән Габдулла уянып күзләрен ачты һәм, кайда ятканын
төшенеп җитмәстән, үзен бабасы өендә ятадыр кебек тойды. Менә хәзер үги
әбисе килер дә:
—    Я тор, мәрткә китмәгәнсеңдер бит,— дип кычкырыр төсле тоелды аңа.
Әмма кемнәрдер шыпырт кына пышылдаштылар:
— Уяндымы әллә?
— Тимә, йоклый бирсен!..
Бу — Вәли абзый белән Газизә апа иде. Бу төн алар өчен тынгысыз төн
булды. Алар әле берсе, әле икенчесе уянып, баланың өсте ачылмаганмы дип,
торып карадылар, ачылмаган булса да, юрганын рәтләп яптылар, аның,
тәмле йокы белән изрәп, кыска һәм җиңел генә тын алуын рәхәтләнеп тыңлап
тордылар.
Габдулла аларның пышылдавына борылып карады. Вәли абзый аның уянганын күреп алды да:
— Ә! Уяндыңмы, разбунник? Шулай диген! Я, я, шәп йокладыңмы?— дип
кычкырып җибәрде һәм Габдулланың янына ук килеп утырды.  Ул аның ябык
аякларын тотып селкетеп куйды һәм сөйләнеп алып китте:
— Кәҗүл читек кигәнең юктыр әле синең, примир әйтик… Тегеп биримме
үзеңә кәҗүл читек, ә? Әнисе, кара әле, читек тегеп бирим микән мин бу
малайга?
Әллә кирәк түгелме? Дәшми, примир әйтик… кирәк түгел, ахры… ие… ыммым.
Габдулла аның бу еш кабатлана торган «примир әйтик» һәм «ыммым»ларына
тора-бара ияләнеп китте, хәтта әйтелешләренә карап, аларның төбендә
нинди фикер ятуына хәтле төшенә башлады. Әмма хәзер аңа бу бик мәзәк
тоела һәм ихтыярсыз көләсене китерә иде.
Газизә апа сәке янына килде дә, баланы Вәли абзыйдан көнләгәнсыман:
— Я, кит әле, бала күзен ачып өлгермәгән, килеп бәйләнергә дә тотынды,—
дип ирен этәреп куйды, үзе Габдулла янына утырып, аңа әкрен генә дәште:
— Я, күгәрченем, йокың туйдымы?
Габдулла дәшмәде,— ул кичә җиделе лампа яктысында гына күргән бүлмәне
бүген иртәнге кояш яктысында күреп өлгермәгән иде әле: менә нинди икән
ул!
Озынчарак кечкенә бүлмә, түр тәрәзә, ян тәрәзә, тәрәзә төпләрендә
чүлмәкләргә утыртылган тамчылы гөл, кына һәм яран гөлләре… Ян тәрәзә
янында кечкенә тәбәнәк өстәл, аның өстендә ниләр генә юк: чүкечләр,
пычаклар, игәүләрме дисең, вак кына тимер һәм агач кадаклармы дисең,
әллә нинди кәкре-бөкре агачлар, күн кисәкләре, шешәләрме дисең!.. Ә
тәрәзә белән ишек арасында шүрлек, шүрлектә тезелеп киткән эреле-ваклы
калыплар. Шүрлек астында тактага тартылып куелган читек башлары…
Габдулланың күзе түр тәрәзә янындагы өстәл өстенә һәм анда төрле төстәге
ефәкләр белән чигелгән кара хәтфә кисәкләренә күчте. Бу аның игътибарын
һәммәсеннән озаграк биләп торды. Кара хәтфә өстеннән алсу ефәк нәзек
кенә булып кыелып китә дә, зәңгәр җеп белән очрашып, борчакның буш
сабагы төсле бөтерелә. Аннан алар яшел һәм сары ефәкләргә кушылалар һәм
барысы бергә үзләренең шаян юлларын дәвам иттерәләр…
—    Синең кәҗүл читегең нәрсә, менә мин аңа чуклы кәләпүш чигеп
бирермен,— диде Газизә апа, һаман Габдулланың телен чишеп җибәрергә
тырышты.
Габдулла күзен Газизә апага күчерде һәм аның калын гына кашлы моңсу
күзләренә, ягымлы чыраена карап алды. Габдуллага кинәт бик, бик рәхәт
булып китте. Аның бу рәхәтне озакка сузасы килде.
Әмма рәхәтнең бервакытта да озак булмавын, һәрвакыт берәр күңелсезлек
аны сагалап кына торуын Габдулла бик-бик белә. Шуңа күрә аның Газизә
апаны кисәтәсе килде, ахры, телгә килеп, ни өчендер мактанган сыманрак:
— Безнең авылда ачарбаклар бар, алар зиратта торалар, төнлә белән генә кешеләрнең өйләренә киләләр… — диде.
— Нигә? — дип сорады Газизә апа.
– Алар кечкенә балаларның өлешләрен урлыйлар… иртән торып, ашарга сорасаң, икмәк юк. Ачарбаклар урлап киткән.
– Моны кем әйтте сиңа?
– Әби… Алар ачтан үлгән кешеләр бит, ачарбаклар…
– Юк, юк, бездә ач әрвахлар юк. Без ал арны куып җибәрәбез,— диде Вәли
абзый, һәм: «Менә бит!»— дигән кебек, хатынына мәгънәле генә карап
куйды.
— Ә сездә Мәһдия әби бармы? — дип сорады Габдулла.
— Кем ул?
— Бездә бар… ул килеп керә дә үлгән кешеләргә сузылып ятарга куша…
Аннан ул аларны юындыра, күлмәкләр кидерә… Киендергәч, зиратка алып
китәләр. Мәһдия әби мине дә зиратка алып китмәкче иде.
— Юк, юк, бездә Мәһдия әбиләр юк. Синең өчен монда без генә бар. Моннан
болай безгә син «әти», «әни» дип дәшәрсең инде, яме?— диде Газизә апа,
аның аякларын сыйпап.— Тор, киен, хәзер мунчага барырбыз,
күлмәк-штаннарыңны юып, кояшка элеп куйдым. Чыгуыңа кибеп тә өлгерер
инде…

4

Мунчадан соң юка гына итеп пешерелгән коймак белән чәй бик тәмле булды.
Ләкин ул озакка сузылмады. Олаучы чыпталарын тапшырырга һәм бүген үк
авылга кайтып китәргә ашыкты.
Вәли абзый, чәенең соңгы йотымын озын гына итеп чөмереп алганнан соң, чынаягын өстәлгә куйды да, олаучыга карап, әйтте:
— Бабасы тыныч булсын, баланы ышанычлы кулга
биреп кайтканыңны әйтерсең инде. Кулдан килгән кадәр карарга тырышырбыз.
Картайган көнебездә бер догачы булыр, дип алып калабыз инде…
Газизә апа да өстәп куйды:
— Апасын сагынып торды Габдулла. Икенче килүеңдә апасын утырмага алып кил!
— Белмим инде, яңадан килеп булырмы, юкмы?
— Нигә алай?
— Чыптаның рәте китте: мәшәкате күп, акчасы юк. Тиешен дә ваклап,
ярым-йорты итеп түлиләр. Бер тиен өчен дөнья хәтле кыркылышып, сатулашып
кына ала Гобәйдуллиннар. Риза булмый икенчесенә алып
китәсең, анысы моңардан да ким бирә, сүз беректергәннәрмени! Көн-төн күз
чыгарып утырган әйбереңне урамга ташлап китәрдәй буласың. Шундый
каруннар.
— Эш бай кулына барып кердеме, синеке түгел инде ул,— диде Вәли абзый.—
Примир әйткәндә, кәләпүшне минем җәмәгать чигә, ә кем аны Газизә
кәләпүше, ди, берәү дә әйтми. Һәммәсе Сабитов кәләпүше диләр.
Мөхәммәтвәли читеге димиләр, Габдерәхим Мусин читеге диләр. Нигә алай
бу, примир әйтик? Менә әле кичә генә бөтен базар шау итә. Сәгыйтов ияре
дә, Сәгыйтов ияре… Падишага барып җиткән… Имеш, ме-дал чыгарган
падиша, чүгүнкә салырга рөхсәт биргән. Ярый, бик яхшы. Рәҗе ул Сәгыйтов
ияре? Каешчы Нигъмәтҗан белән хатыны Бибиәсма эшләп биргән ияр ләбаса
ул! Нигә медалны Сәгыйтовка чыгаралар, нигә Нигъмәтҗанга чыкмый награт,
ә? Менә ничек бит ул, примир әйтик…
— Юк, булмады бу, Вәли абзый,— дип нәтиҗә ясады олаучы,— кешенең кадере
бетте, эт көненә калдык. Шахтага китәм, алла боерса. Берни түгел,
өйрәнермен…
Вәли абзый үзенең фикерен очлап бетермәгән иде әле, күрәсең, ул:
Сәгыйтьҗан ияре имеш! Һы! Ие… ыммым… — дип куйды.

5

Аннан һәммәсе дә, йортка чыгып, олаучыны озатып калдылар. Габдулла
әнисенең итәгенә тотынган килеш кире өйгә кермәкче булган иде, Газизә
апа аңа:
— Габдулла, уйна шунда бераз,— диде һәм йорт
ның түрендә балалар белән уйнап йөрүче ябык кына, сипкелле бер малайны чакырып алды:
— Әптелбәр, кил әле бире. Менә бу авылдан килгән бик әйбәт егет белән
дус бул, яме? Йорт-каралтыны күрсәт. Кара, малайлар кагылып елата
күрмәсен үзен, яме?
— Я,— диде Әптелбәр.
Газизә апа кереп китте. Әптелбәр буе белән үзеннән аз гына кайтып! Габдулланы кулыннан тотып тартты:
—    Әйдә!
Габдулла тартылып куйды, ләкин урыныннан кузгалмады. Әптелбәр шунда ук
кулын Габдулладан ычкындырып, күлгә чыга торган капка янындагы иптәшләре
янына йөгереп китте. Газизә апа әйткәнне ул шунда ук онытты, әлбәттә.
Бераздан ул балалар белән урам капкасына йөгереп килде һәм әле һаман
урыныннан кузгалмаган Габдулланы яңа гына күргәндәй:
— Карагыз әле, карагыз, сала малае! — дип кычкырды.
Аннан соң ул ни өчендер, кулларыннан мөгезләр ясап, Габдуллага таба килә башлады:
— Мә-ә-ә-ә!.. Сөзәм, мә-ә-ә-ә!.. Габдулла урыныннан кузгалмады.
— Нигә качмыйсың?— диде Әптелбәр, гаҗәпләнебрәк.
— Сыер синнән көчлерәк,— диде Габдулла.— Безнең авылда сыер мәзин малаен сөзеп екты…
— Ә син ат кебек тибешә беләсеңме?
— Беләм,— диде Габдулла һәм белгәнен күрсәтергә ашыкты. Әптелбәр үз
өстенә яны белән борылып тибенеп килүче кыю малайдан чигенеп куйды,
ләкин бирешергә теләмичә:
— Ә синең тоякларың юк,— диде.
— Синең дә мөгезләрең юк,— диде Габдулла. Бу әңгәмәне тыңлап торучы
балалар көлешеп куйдылар. Әптелбәр гарьсенеп китте,  ахры,  Габдулланың
башыннан кәләпүшен тартып алды да, аны өй түбәсенә ыргытырга җыенып,
болгый башлады.
— Син тимә, тимә минем кәләпүшкә!— дип кычкырды Габдулла һәм бөтен көче белән Әптелбәргә ташланды.
— Саҗидә апасы үз кулы белән тегеп куйган корт башы бөтен авылда бер
аның кәләпүшендә генә иде. Корт башын колакка куеп тыңласаң, анда әллә
нинди ерак җил ыжылдавына охшаган тавыш килә. «Каф тавы артындагы дәрья
шаулый» дип аңлата иде моны апасы. Аннан соң бу аның төсе иде. Ничек ул
аны ыргытып ташларга рөхсәт итсен?!
— Как не стыдно, Әптелбәр, нигә син кунак малайга тиясең?— дигән тавыш Әптелбәрне тыеп калды.
Габдулла тавыш килгән якка карады… Өйнең өске кат ишек баскычыннан
сигез-тугыз яшьлек сары чәчле кыз йөгереп төште дә Әптелбәр кулындагы
кәләпүшне тартып алды һәм аны китереп Габдуллага киертте.
— Грубиян,— дип куйды ул, тагын бер тапкыр Әптелбәргә карап.
Бу — йорт хуҗасы Степан Ивановичның кызының кызы Аннушка иде. Ул, Габдулланың җиңеннән тотып, ярым русча, ярым татарча:
— Әйдә, мин сиңа кечкенә тавыклар күрсәтәм,— диде. Габдулла шунда ук берсүзсез аңа иярде. Калган балалар да ал арга кушылдылар.
Аннан һәммәсе йорт түрендәге келәтнең артына чыктылар.
Монда бик куе булып кычыткан һәм әрекмән үсеп утыра, алар арасында
үзенең кызгылт чәчәкләре белән: «мин монда сезнең барыгыздан да
матуррак» — дигәндәй, кукраеп, кырмавык басып тора иде…
Келәт артындагы койма почмагына барып җиткәнче, балаларга кычытканлыкны
шактый авырлык белән үтәргә, берничә тапкыр: «Ай, кычыткан чакты»,— дип
әрнеп алырга туры килде… Әптелбәр генә үзенең балчыкка катып чебиләп
беткән аяклары белән, юлны сайлап-нитеп тормый, алдан бара бирде…
Габдулла аның бу батырлыгын ошатты.
Ниһаять, алар зур әрекмәннәр белән капланган почмакка барып җиттеләр. Аннушка:
— Сез шуннан гына карагыз. Югыйсә, чуар тавык үз янына кеше килгәнне
яратмый,— дип кисәтте дә, үзе алгарак чыгып, әрекмәннәрне аягы белән бер
якка аерып куйды. Аннан «кур, кур!» дигән сукрану тавышы килде…
Әрекмәнлек эчендә: «Килегез әле, килегез, мин сезне!..»— дигәнсыман
сугышчан кыяфәт белән башын күтәреп,  зур чуар тавык утыра иде. Аның
янында яңа гына йомыркасын тишеп чыккан өч-дүрт сары чеби, калтыранып,
басып торалар һәм вакыт-вакыт, каерылып, үз-үзләрен чукып алалар, шул
чагында аларның шәрә муеннары бик  мәзәк ачылып кала иде…
— Бу кыргый тавык,— диде Аннушка,— әни аны келәткә корзина эченә
утыртырга тырыша, ә ул чыга да кача, чыга да кача. Бу урынны ул үзе
табып утыр ган бит…
Кычытканлыктан чыккач, йортның икенче почмагында Габдулла эт оясы күрде.
Аның янында йонлач кара эт башын ал аяклары өстенә куйган да
йокымсыраган күзләре белән, иренеп кенә, балаларга карап ята…
Габдулланың этне читләтеп баруын күреп, Әптелбәр аны тынычландырды.
— Курыкма, аның тешләре юк, хәзер ул карт инде, аңа чылбыр да кигезмиләр. Күрәсеңме, аның муенын чылбыр ничек ашаган?
Чынлап та, этнең муенында кыршылган тирән эз каешланып тора иде.
— Ә нигә ул качмый?— диде акрын гына Габдулла.
— Хәзер ул кусаң да моннан китми.  Куып җибәрәсең, ә ул тагын чылбыры янына килеп ята. Өйрәнгән.
Аннары һәммәсе күл буена йөгерделәр, анда каз йоннары очырып һәм суга
таш ыргытып, «тәңкәләр» ясап уйнадылар. Әптелбәрнең «тәңкәләре»
бөтенесе-некеннән күбрәк чыкты. Габдулла аңа бу яктан да өстенлек бирде
һәм аның баягы җәберләвен бөтенләй онытты. Ике арадагы ятсыну бик тиз
бетте. Газизә апа Габдулланы өйгә чакыргач, Әптелбәр һәм Аннушка:
– Абдул, тагын чык,— дип кычкырып калдылар…

6

Габдулла, әлбәттә, бу йортка тагын һәм тагын чыкты.
Бер үк йортта бик күп кешенең бергә яшәве башта бик сәер кебек тоелса да, Габдулла моңа тиз ияләште.
Яңа бистәдә «Чтапан йорты» дип танылган бу йортта һөнәрләре, кыяфәтләре
һәм табигатьләре белән төрле-төрле шактый кеше яши иде. Аларның
һәр-кайсы Габдулла алдында үзенең ниндидер бер кызык ягы белән аерыла.
Йорт хуҗасы Степан, билен бөргән кара бишмәт, зур кара картуз киеп йөри
торган таза гына карт, һәр җомганы йорттагы малайларга өр-яңа икешәр
тиенлекләр өләшә. Ул акчаларны кул сыртына, бармак төпләренә тезеп чыга
да, балалар орлык чүпләгән кошлар кебек, аларны чүпләп алып бетерәләр.
Кайчагында Степан карт, баскычына чыгып утырган хәлдә, нәкъ шулай каз
бәбкәләрен һәм тавык чебиләрен туйдыра. «Дөньяда иң бай кеше шушыдыр
инде»,— дип уйлый Габдулла. Аннан соң ул Габдулланы ни өчендер «кияү»
дип атый һәм, кызының кызы Аннушкага өйләндерәм дип, аны оялтырга ярата.
Бәлки, шуның аркасындадыр, Габдулла Аннушкадан ятсына һәм уйнаганда
Әптелбәргә сыена төшә.
Кечкенә Фатыйханың атасы Сәхибулла солдат үзенең калын кара мыекларын бөтерә-бөтерә һәрвакыт:
— Әтдөнья куляса, әйләнә дә бер баса,— дип сөйләнергә ярата. Солдаттан
русча укый-яза белеп кайтканга һәм, кем булыптыр больницада хезмәт
иткәнгә, аны Сәхип морза дип тә атыйлар.
Вәли абзыйлар белән янәшә ян бүлмәдә Шиһап дигән озын гына буйлы, какча
кызыл чырайлы пожарный яши,— аны «брахмистр Шиап» дип йөртәләр. Тик ул
үзенең самовар төсле ялтырап торган җиз бүреген кигән чакта гына мәһабәт
була, башка вакытта берни белән дә бүтәннәрдән аерылмый. Аның җирән
чәчле ун яшьлек улы Мостафа да Габдулла күңелендә артык зур урын били
алмады.
Әптелбәр белән исә Габдулла чынлап дуслашып китте.

* * *

Әптелбәр йорт-каралтыны күрсәтеп чыгу белән генә чикләнеп калмады. Ул
Габдуллага Яңа бистәнең үзен аркылыга-буйга күрсәтеп чыкты.
Бистә Габдулла күргән әлеге «кала»га бөтенләй охшамаган. Ул зур авыл
шикелле. Бер катлы өйләре дә нәкъ авылдагы кебек чүңкәешеп утыралар.
Ләкин бу авыл да түгел. Ник дисәң, монда авылның әвен исе белән кушылган
ерак урман һәм болын исе дә, аның яшәртә торган һавасы да юк. Монда
сазлыктан күтәрелә торган дымлы томаннар йөзә. Бу һава яшәртми,
киресенчә, баса, яшәү хисләрен томалый, картлыкны ашыктыра… Ләкин
кешеләрнең сулыш юллары тора-бара шуны һава дип кабул итәргә тәмам
күнегә, кешеләр моңа әһәмият бирми, сулый, яши һәм картая бирәләр.
Габдулла, бу һавага башта өйрәнә алмый, укшып йөрде. Кайдандыр төнлекне
ачып куярга кирәк шикелле тоелды аңа. Аннан ул да ияләшеп китте.
Бүген алар Әптелбәр белән Бакалтай ягына, аннан, урап, зиратка бардылар.
Зиратчы карт аларга кошлар турында сөйләп, сыерчык булып сайрап күрсәтте:
— Чиер, чиер, чиерчык, маңгаенда җыерчык, дип үрти ул безнең кебек
карт-корыны,— диде. Габдуллага бу бик кызык тоелды. Карт, гомумән, сүз
арасына шундый такмазалар кыстырып сөйләргә ярата икән. Бакалтайдан
балык тотып, аларны кояшта елкыл-датып менеп килүче малайларга карап ул:
Нихәл син, балык бистәсе, ун тиен дистәсе? Әтиең олаудан кайттымы әле? — дип дәште.

7

Икенче көнне Әптелбәр Габдулланы үзенең әтисе эшли торган җиргә алып китте.
Нигъмәтҗан абзый бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп,
көндезләрен өйдә булмаганга күрә, Габдулланың аны һаман күргәне юк иде
әле. Шулай да Габдулла, дусының сөйләве буенча, аның атасын шактый ачык
күз алдына китерә: ул зур гәүдәле, үтә көчле, куллары бүрәнә юанлыгы,
дию пәриләреннән дә курыкмый, өй хәтле ташны сыңар кул белән генә ала да
һавага чөеп җибәрә, мин сиңа әйтим, таш болытлар арасына кереп югала…
Менә нинди көчле Әп-телбәрнең әтисе!
Алар бистәнең Бакалтай ягыннан керә торган урам башында озын соры
коймалы бер йорт алдына килеп туктадылар. Ярыктан берни дә күренмәгәч,
Әптелбәр Габдулланы әкрен генә йорт эченә алып керде… Лапас дисәң,
тәрәзәле, өй дисәң, капкасыман киң ишекле кирпеч йортларның берсе янына
килеп, алар тәбәнәк кенә ачык тәрәзәдән карадылар. Анда аяк-куллары һәм
алъяпкычлары кызыллы-сарылы буяуга каткан кешеләр, кулларына озын
колгалар тотып, зур-зур кисмәкләрдә нәрсәдер бутыйлар иде.
Әптелбәр үзенең әтисен эшләүчеләр арасында күрмәгәч, җаен табып,
тәрәзәгә үк үрмәләп менде, ләкин кемнеңдер кинәт кычкыруы белән ул аннан
тиз генә кире шуып төште. Тик юкка курыккан икән. Тавыш бөтенләй аңа
төбәлмәгән: каяндыр килеп кергән кәр-ләсыман кечкенә генә гәүдәле,
өстенә озын ак күлмәк һәм кара камзул киеп, камзул кесәсеннән алтын
сәгать чылбырын чыгарып салган, тере генә кыяфәтле берәү эшләүчеләргә
нидер кычкырган икән.
Эшләүчеләр кайнашырга тотындылар һәм, ишек янында торган зур кисмәк
тирәсенә җыелышып, аны, күчереп утырту теләге белән булса кирәк, тотып
кузгата башладылар. Кызыл төстәге ниндидер сыек әйбер белән тулы зур
кисмәкнең кузгаласы килмәде. Кемдер:
— Бушатырга кирәк, болай кузгатып булмас, диде.
Кәрләгә бу фикер ошамады булса кирәк, ул, кыза-кыза кулларын бутап,
нәрсәдер кычкырынды. Эшчеләр аның нәрсә әйткәнен аңладылармы, юкмы,
ләкин Әптелбәр дә, Габдулла да берни аңламадылар. Аларның колагына
алтын чылбырлы кәрләнең тамак төбе белән көчәнеп:
— Ә,ә,ә,ә! Мә,ә,ә,ә! Кә,ә,ә,ә!— дигән аерым тавышлары гына ишетелде.
Аннан соң кәрлә,  кисмәккә йөгереп килде дә,  аны берүзе күтәреп алып
китәргә чамалаган кебек, тотып куйды һәм, тирә-якка әйләнгәләп, кычкыра
башлады:
—  Нимәт! Нимәт! Кая Нимәт!
Ян ишектән зур гәүдәле, бит-куллары һәм күн алъяпкычы башкаларныкы төсле кызыллы-сарылы буяуга каткан берәү килеп чыкты…
—    Әнә,  әнә минем әти!— дип,  кычкырыр-кычкырмас, шатланып куйды
Әптелбәр. Габдулла йотылып Әптелбәрнең әтисен күзәтте. Ул чынлап та киң
җилкәле, озын һәм зур куллы, Габдулла бервакытавыл җыенында күргән
көрәшче кебек таза гәүдәлекеше иде. Кәрлә, кисмәккә күрсәтеп, аңа нидер
әйтте. Нигъмәт ашыкмый гына кисмәк янына килде дә, уч төбенә төкереп
алды һәм, таза гәүдәсе белән янтая төшеп, кисмәкнең читеннән тотып
тартты. Чуерны чуерга кыргансыман ниндидер тавыш чыгырдан китте.
Кисмәк авыр гына кузгалып куйды. Аннан соң һәммәсе, хәтта әлеге кәрлә
үзе дә: «Күтәрдекме? Күтәрдек! Әйдәме, әйдә!» дип кычкыра-кычкыра,
кисмәкне әкрен-әкрен кузгатып, тәрәзә ягына, башка кисмәкләр белән бер
рәткә күчереп куйдылар.
Шундый көчле әтисе булган Әптелбәр Габдулла күзендә тагын да күтәрелде.
Көчле булуы өстенә ул әле Әптелбәрнең үз әтисе бит… Бәхетле Әптелбәр!

 8

Бу вакыйга Габдулланы Әптелбәргә тагын да ныграк бәйләде. Бүген Габдулла
дусының беренче чакыруы белән үк, кыстатусыз-нисез, аларга керде.
Бүлмәгә килеп керү белән, ул аптырап калды.
Нигъмәтҗан абзый кебек галәмәт көчле кешенең баз кебек караңгы, дымлы һәм тар гына өйдә яшәве Габдуллага бик сәер күренде.
Дәрес, бүлмәнең җир идәне пөхтә итеп себерелгән, ике тәрәзә арасына
кәгазьдән киселгән челтәр ябыштырылган. Өстәл өстендәге калай самовар
агартылган. Тәрәзә төбендә яфраксыз гына булса да, кечкенә яра гөле
(Алоэ.  Бу гөлнең калын кыягын уртага ярып,  шеш өстенә ябалар, шүңа
күрә аңа яра гөле диләр) тырпаен утыра. Ләкин болар берсе дә бүлмәнең
шыксызлыгын җуя алмыйлар, киресенчә, стеналарның дымлы караңгылыгын,
кыйшаеп торган кечкенә тәрәзәләрнең моңсулыгын гына арттыралар.
Үз өендә тәрәзәдән кешеләрнең башларын гына күрергә өйрәнгән Габдулла
өчен Әптелбәрләрнең тәрәзәсе чыннан да сәер. Аннан урамнан үтүчеләрнең
аяклары гына күренә һәм көн буе моннан кешеләр түгел, итекләр, кәвешләр,
чабаталар, ботинкалар гына узалар…
—    Безнең тәрәзә алдыннан үтүчеләрнең башлары да күренә,— дип, үзе дә сизмәстән, мактаныбрак куйды Габдулла.
Әптелбәр кычкырып көлде:
—    Нигә кирәк миңа аларның башлары?..  Мин аларны аякларыннан да
таныйм, диде ул. — Ә син танымыйсың… Менә бу кыйшык кәвеш үтеп китте,
кем ул, беләсеңме? Һи, шуны да белми. Бу бит безнең күрше брахмистр
Шиап. Ә менә бу итек башы өстерәп кем китте? Теге калыплар буйый торган
Ванька…
Аның атасы әчеп Кабанга батып үлде бит… Ә минем әти эчми… Әни аңа
эчмәскә куша, ул тыңлый. Минем әни байларга күп итеп каеш каеп илтә. Ул
аннан Нәсимә белән миңа бәлеш катылары алып кайта… Әй тәмле!.. Ә
безнең Нәсимә беркөн сөт өстенә бармагын тыккан. Шуннан әни әй төшерде
үзенә!..
Әптелбәр сәке ягына карап кемнәндер көлә башлады. Шунда гына Габдулла
сәке өстендә, бизәге уңып беткән иске күк күлмәктән, тезләре өстенә ияге
белән таянып, боларга моңсу гына карап утырган зур күзле, ябык кына
кызны күреп алды.
—    Бер дә төшермәде. Ә син әни шүрлеккә җыеп киткән борчак күмәчен
урлап ашадың,— дип карулашты кечкенә Нәсимә. Шуның артыннан ук ул
абыйсына телен чыгарып күрсәтте һәм, күрше малае алдында гарьсенеп,
еларга тотынды. Әптелбәр аны үртәп алып китте:
—    Елак, елкы колак! Елак, елкы колак!
Шул вакыт аналары Әсма җиңги кайтып керде. Ул кечкенә гәүдәле, күк күзле, арык кына хатын иде.
Йорттагы кайберәүләр «теге чирләшкә хатын» дип кенә телгә алалар иде үзен…
Тагын чыр-чу килеп беттегезме, җан көекләре! Чыгып китәр хәл юк инде
миңа, үзәгемә үттегез инде сез минем, кадалып та бетмисез шунда,— дип
әрнеде
Әсма җиңги һәм йодрыгы белән балаларын дөмбәсләп алды. Аннан сәкегә
утырды да кулы белән күкрәген тотып йөткерергә тотынды… Йөткереп
туктагач, куллары белән тезләренә таянган килеш, хәл алыпмы, уйланыпмы
утырды. Аннан балаларына борылып карады.  Тегеләр икесе ике почмакта 
«лышык-лышык» елап торалар, шулай да бу аларга ара-тирә бер-берсен, тел
чыгарып, үчекләп алырга комачауламый иде. Әсма җиңги аларның икесен дә
үз янына тартып китерде һәм икесен ике кулы белән кочаклап, елый-елый,
сөяргә тотынды:
— Бигрәк бәхетсез булдыгыз шул, балаларым, бигрәк бәхетсез булдыгыз…
Элекке сәламәтлегем булса, мин сезне ал да гөл итеп кенә тотар идем дә
бит. Нишләтәсең аны…  дөньясы,  каһәренә юлыккыры, дөньясы әшәке… Я,
сөртегез күзләрегезне, җитте, менә хәзер самовар куеп җибәрербез,
байбикә дүрт шакмак шикәр төреп бирде, алланың рәхмәте төшсен!..
Габдулла монда үзен артык хис итте һәм ишеккә юнәлде. Шунда гына Әсма җиңги Габдулланы күреп:
— Кунак та бар икән, күрми торам, кая чыгып барасың, кунак егет, утыр
әле,— дип урыныннан торды. Бу вакыт Габдулла чыгып, ишекне ябып өлгергән
иде инде…
Ләкин бу ярлылык, чыр-чулы тормыш, «чирләшкә хатын»— берсе дә
Габдулланың Нигъмәтҗан абзыйга карата күңелендә сакланган соклану һәм
хөрмәт тойгысына кимчелек китерә алмады. Хәтта ул икенче көнне
Әптелбәрне күрү белән үзе үк:
— Әйдә, синең әтиеңне карарга барабыз,— дигән тәкъдим ясады. Алар тагын заводка киттеләр.

9

Бу юлы аларны завод йортына кертмәделәр. Бөтен өй алды сарык йоны белән
түшәлгән, алты-җиде карчык аларны таратып, тигезләп йөриләр, берничәсе
бер читтә йонны, сорты-сорты белән булырга кирәк, аерып утыра иде. Шуңа
күрә балаларга бүген койма ярыгы белән генә канәгатьләнергә туры килде.
Габдулла бик тырышып Нигъмәтҗан абзыйны күрергә теләсә дә, күрә алмады.
Җебегән тиреләрне озын-озын колгаларга асып, кешеләр бер йорттан
икенчесенә ташыйлар, кайберләре складтан акбур тутырылган чиләкләр
күтәреп алып киләләр, ләкин алар арасында Нигъмәт абзый юк та юк…
Балалар күзләре талганчы ярыктан карап тордылар һәм, кызыклы әйбер
күренмәгәч, кузгалышып, китәргә үк җыендылар. Ләкин шунда кинәт почмак
йортның ишеге ачылып китте, аннан төтенме, пармы бөркелеп чыкты,
нәрсәдер бик нык чыжж! итеп куйды, кешеләр кычкырыштылар… Габдулла
яңадан ярыкка ябырылды. Әптелбәр бөтенләй койма башына ук менеп китте.
Ул ара булмады, ишектән, ут капкан сәләмә пиджагы белән Нигъмәт абзый
йөгереп чыкты. Ул пиджагын тиз генә салып ыргытты да, сугышырга
хәзерләнгән кебек, кызыл күлмәгенең җиңен тиз генә сызганып, яңадан
ишеккә йөгереп кереп китте. Аның артыннан тагын берничә эшче йөгереп
керде.
Аннан соң тавышлар да, чыжылдау да тынды. Зур бер аждаһаны үтереп
тынычланган кыяфәт белән Нигъмәт абзый, аның артыннан башкалар килеп
чыктылар.
Шул вакыт хуҗа өенең баскычы шыгырдап китте. Аннан кәрлә йөгереп төште
дә, кабаланып әлеге ишеккә кереп югалды… Әүвәл аның «Мә, ә, ә, ә!»
дигән ачы тавышы ишетелде. Бераздан ул йөгереп чыкты да:
— Нимәт! Нимәт! Кая Нимәт?— дип кычкырды. Бик нык ачуланган, ахры, аның борыннары шәмәхәләнгән, күзләре ут чәчә иде.
Нигъмәтҗан, пешкән бармагын кара чүпрәк белән урап бәйли-бәйли, аның алдына килеп басты да, гаепле кеше сыман елмаеп аңлатты:
— Әз генә өлгермәдем, Садыйк абзый. Өлгергән булсам, ут-күз чыгасы юк иде…
Эшчеләр куәтләделәр:
— Әйе, әйе, маладис, Нигъмәтҗан… Ул кереп утның өстенә капланмаса, бензин мичкәсен саклап калып булмый иде…
Кәрлә, кулларын бутап, нәрсәдер кычкырырга тотынды, аннан кинәт очынып
китте һәм, үрелеп, үзеннән бер ярым өлеш биек Нигъмәтҗанның яңагына
сукты. Буе җитмәү сәбәпле, аңа, суккан чакта, аяк очында бик нык
күтәрелеп куярга туры килде.
Габдулланың тыны кысылды.
Менә, менә хәзер нәрсәдер була. Нигъмәтҗан абзыйның ачуы килә дә, ул бу
кәрләне күтәреп һавага чөеп җибәрә, кәрлә болытлар эченә кереп күздән
югала… Я ул әнә теге олы кисмәкне күтәреп ала да, эчендәге акбур
измәсе-ние белән кәрләнең башына каплый, давыл куба, җир тетрәп китә,
кешеләр аякларыннан егылалар…
Ләкин, гаҗәпкә каршы, боларның берсе дә булмады. Нигъмәтҗан абзый кәрлә
алдында тик кенә басып торуында дәвам итте. Тегесе тагын
кычкырынды-кыч-кырынды да, куллары белән янап:
— Матри син!— диде һәм кире өенә кереп китте. Габдулла ул көнне бик озак бу вакыйгадан айный алмый йөрде. Урынына яткач та ул:
— «Юк, әле Нигъмәтҗан абзыйның ачуы килеп өлгермәде. Менә аның бервакыт
ачуы килеп җитәр дә, ул бөтен дөньяны дер селкетә башлар»,— дип уйлады.
Төн дә үтте, икенче көн дә, өченче көн дә узып китте, әмма бернинди җир
селкенү булмады һәм кәрләнең болытлар эчендә очып йөрүе күренмәде.
Аннан соң вакыйгалар бөтенләй икенче төрлегә әйләнеп киттеләр.

10

1891 нче елның 13 нче августында Казан суд палатасы отставной рядовой
Ибрай солдат Батыршинның эшен карады. Эш суд палатасы өчен артык
дәрәҗәдә вак, шуның белән бергә бик гыйбрәтле иде. Суд белән солдат
арасында шундый сөйләшү булып алды:
— Хезмәттән кайчан кайттыгыз?
— Былтыр, ноябрьда…
— Кая кайттыгыз?
— Өемә. Югары Ашытка. Мәңгәр волосы…
— Шәһәргә ни өчен килдегез?
—Торырга рәт бетте… Шәһәргә килүчеләр бер мин генә түгел… Безнең
якта ачлык халыкны волысы-волысы белән кузгатты. Сатарлык әйбере
булганнар, бераз акча ясап, ераграк та киттеләр. Кавказга, Донбасска… Ә
безнең пашпорт алырлык та акчабыз булмады шул. Кая барасың?
— Шәһәрдә нишләп йөрдегез?
— Эш эзләп… Монда миңа кадәр килеп өлгергән агай-эне күп икән. Эш табып булмады.
— Шуннан урларга карар иттегез?
— Нишлисең? Ачтан үлеп булмый бит…
— Соң ул баудан алып киткән сәләмә кофтага егерме тиен дә бирмәсләр иде бит.
— Мин аны сатарга дип урламадым…
— Алайса, нигә урладыгыз?
— Төрмәгә утыртмаслармы, дип…
— Нигә алай сезнең төрмәдә утырасыгыз килде?
— Ачтан үлеп булмый бит…
— Суд Батыршинны акларга мәҗбүр булды. Батыр-шин судның карары белән риза булмады.
Мондый хәлләр тора-бара күмәк төс ала башладылар. Шәһәр ач һәм ярым
ялангач суык аяклар, ятимнәр, саилчеләр, караклар белән тулды. Урамнарда
полиция ташландык балалар тапты. Ачларның берсе Печән базарында,
тукларга протест йөзеннән, Гобәйдуллиннар кибете алдына өелгән он
капчыкларына пычак белән һөҗүм итте һәм, үзен килеп тотканчы, бик күп
капчыкны кискәләп, урамны он белән тутырды. Аннан юлчыларны талаулар,
кибет һәм складларга төшүләр күбәйде. Төрмәләр уголовный җинаятьчеләр
белән тулды. Шәһәр идарәсе җинаятьләр күбәюне фәкать авыллардан эш эзләп
агылган крестьяннарга сылтап, су юлы пристаньнарында каты карантин
оештырды, пароход һәм көймәләр белән килгән крестьяннарны, пристаньга
төшермәстән, кире кайтарып җибәрү чараларын күрде. Крестьяннар исә
шәһәргә үтәр өчен, Казан пристанена кадәр үк туктап, урманнар һәм кырлар
аша җәяү килделәр, барыбер шәһәргә үтеп керделәр…

* * *

Тирече Садыйкның складын августның утызына каршы төнлә белән бастылар.
Башы авыр тимер белән ярылган Нигъмәтҗанны иртән склад янында һушсыз
хәлендә таптылар һәм арбага салып шәһәр больницасына озаттылар. Аны анда
Сәхип солдат килеп алып китте. Ул аны арбага күтәреп салганда һаман
сөйләнде:
— Әйттем мин, ябышып ятма шул хәтле Садыйк бай складына, кит көчеңә лаек
берәр зуррак хезмәткә. Кадереңне белә төшәрләр. Акчалы да булырсың…
Пәһлеван бит, мин сиңайтим, Сәетбаттал Газыйныкы кебек көче бар…
циркка кереп көрәшим дисә, билләһи газим, теге француз батыры Эмиль
Фоссны әйләндереп сала бит. Юк! — Әтдөнья куляса шул…
Склад басучылар, берәүләр әйтүенчә, җиде, икенче сүзләргә караганда,
унике кеше булган, кайберәүләр бу санны хәтта кырыкка җиткереп тә
сөйлиләр иде, һәрхәлдә, Нигъмәткә бер генә кеше һөҗүм итмәгән. Аңа бергә
бер каршы чыгарга кемнең дә йөрәге җитмәс иде, әлбәттә… Ләкин эшнең
кызыгы шунда ки, Нигъмәтҗан егылуын егылган, ә складны талатмаган,
кешеләр, уянып, аңа ярдәмгә килеп җиткәнче, ул хуҗасының малын үз малы
кебек саклап, талаучыларга күкрәге белән каршы торган!..

 

Дүртенче бүлек

1

Дүртенче сентябрь көнне Казанда иртәдән бирле бертуктаусыз чиркәү
кактылар… Талгын гына сугылган калын чаңнарның тавышы, ике бистә
арасындагы сазлык томаны аша чайкалып, дулкын-дулкын булып килгән
шикелле тоела һәм бик сагышлы булып ишетелә иде. Башта моңа әһәмият
бирмәгән Яңа бистә халкы тора-бара, сәерсенеп, Казан ягына караштыра
башлады.
— Нәрсә бу, бер-бер хәл булдымы әллә?
— Әллә тагын төрек белән сугып: башландымы, ходаем?
— Авызыңнан җил алсын, Камәрбану, улларыбызны үстереп җиткердек дигәндә генә, алла сакласын!..
— Үткән сугышның кайгысы әле баштан чыгып беткәне юк… Шул каһәр суккан
сугыш аркасында тол калып, менә ундүрт ел инде җәфа чигәм… Юк, бол ай
булыр идеммени мин?.. Ап-ак чәчле карчыкка әйләндем ләбаса…
— Ул кемнең исендә түгел?.. Ирләребезне, улларыбызны озаттык… Сугыш
хаҗәтләренә дип күпме акчаҗыеп бирдек. Бәхетле кешеләрнең якыннары
кайтып килде, безгә бары кара хәсрәт кенә кайтты…
— Безнеке бит шуннан агач аяк белән калды. Башта, ичмасам, әз булса да пенсиясе бар иде, аны да томаладылар…
Бистәнең шәһәргә чыга торган Кече Сембер урамы буйлап тезелеп киткән бер
катлы агач өйләр, чаң тавышына колак салган кебек, оеп утыралар… Алар
ниндидер тирән серле әкият тыңлаган төсле, кайбере кыйшая биреп,
кайбере алгарак авышып, кайбере артка ташланып утыра… Аларның
эчләрендә көндәлек тормыш сорауларыннан туган сагыш сөреме, көн саен
бертөсле булып кабатлана торган зарыктыргыч тормыш, һаман бертөрле
чүңкәеп утырган комган, әле чыгарып ташланмаган бәрәңге һәм суган
кабыклары, чебен, таракан. Менә шунда ят та тор, ят та тор, нужа чик,
башыңа ниндидер бер бәла килеп төшәр төсле каранып, сагалап, хафаланып
йөр, шулай итеп картай, томса гына үткән яшьлегеңне сагын һәм илле-илле
биштән дә артык яши алмый, үлеп кит…
— Падиша үлгәндә дә шулай кактылар бит, кем, кодагый! Фәйзерахманны
тапкан елым иде… Фәйзерахманга инде хәзер ун яшь тула. Эләксәңдер
патшаны кемнәрдер аткан хәбәре чыкты… Көн-төн чиркәү суктылар…
Кинәт күңелләрдә ниндидер бер билгесез өмет кабынып куя. Падишага
үчлектән түгел, бәлки ул үлсә, дөньялар алышынмас микән, яхшыга таба
бер-бер үзгәреп: булмас микән дип өметләнә халык.
Ләкин бу өмет, тиз генә кабынган кебек, шунда ук сүнеп тә куя. Моңа кемнеңдер икеләнеп әйткән сүзе җитә кала:
— Син алай дисең, нәни апа, өченче елмы, кайчан падишаның тимер юл бозылган җирдә исән калуына да чаң суктылар бит.
—  Әйе, Газизә апа белеп әйтте. Падишалар үлгәндә дә чаң суктылар,
үлемнән калганда да чаң суктылар… Тик тормыш үзгәрмәде, һаман үзенең
җелекләрне суыра торган бертөрле төссез агымы белән ага бирде…
Габдулла аларны тыңлый, ул күп нәрсәне төшенми, ләкин серле сүзләр аның
кечкенә күңеленә нигәдер эрегән кургаш булып тамалар… Чиркәү чаңы аны
бер шомландыра, бер үзенең дулкыннарына күтәреп әллә кая алып китә,
моңландыра, куркыта…
Шәһәрдән иң элек, кәләвәләрен сатып бетереп, ага-чаяк Хәйри кайтып керде.
— Нәрсә булган? Нигә чаң сугалар?
—  Әй лә, бер бай үлгән шунда…  Щитинкинмы,Ушаковмы?..
—  Нәрсәдән үлгән?
—  Ачлыктан түгел, канишно…
Тыңлаучылар көлешеп куйдылар һәм сугыш чыкмавына иркенләп тын алдылар.
Төгәл һәм җентекле хәбәрне кичкә табарак Сәхип солдат алып кайтты.
Казанның иң зур заводчысы мануфактур-советник Иван Иванович Алафузов
быел август аенда Германиянең Ораниенбаум курортында йөрәк авыруыннан
үлгән. Шуны Казанга алып кайтканнар. Бүген Елан-тау монастыренда шуны
күмү булган. Кызыгы шунда ки, байның әле тәне суынып җитмәгән, инде
мирасын бүлү турында бик зур гауга чыккан. Аның язып калдырган васыятен
хатыны бер төрле, доверенные Чесно-ков икенче төрле укыганнар. Нотариус
васыятьнең төп нөсхәсен сораган, тегеләр бирмәгәннәр. Алафузовның
васыять даулаучы әллә никадәр кардәш-ыруы килеп чыккан. Эш судка җиткән.
Кыскасы, үлгән аюның тиресен бүлешә алмыйлар, кырылыш бара. Ләкин эш
анда түгел. Васыятьне, янәсе, тормышка ашыру йөзеннән, беренче
сентябрьдә ике йөз эшчене хезмәттән чыгарганнар. Карт мастеровойлар:
«Алафузовның васыятендә андый нәрсә юк»,— дип тавыш күтәргәннәр. Эштән
чыгарылганнар заводның капкасын җимереп, будошникны кыйнап ташлаганнар.
Кырыклап кеше кулга алынган. Берничә кеше качып котылган. Хәзерге
вакытта аларны эзләү, эзәрлекләү бара…
Бүген Сәхип солдат белән бер ят кеше ияреп кайтканны сиземлерәк кешеләр
күреп өлгергән булсалар да, күпчелек белми калды. Кечкенәрәк гәүдәле,
кара күзлекле, башына майлана төшкән ак картуз кигән әлеге кеше Сәхипкә
керде дә, әйтерсең, шунда сеңеп калды. Габдулла аның кара күзлеге белән
кызыксынып, Сәхипләр ишеге төбендә: «чыгармы?»— дип көтте, көтте…

2

Җәй вакыйгаларга никадәр бай булса, кыш шулкадәр тыныч, буш һәм күңелсез
узды. Бу бушлык һәм күңелсезлек көзге пычраклар керү белән үк башланды.
Көннәр кыскарганнан-кыскара барды. Иртән торып тегендә-монда
әйләнгәләгәнче, Яңа бистәне, албасты кебек, караңгылык басты. Урамнары
түшәлмәгән Яңа бистә көзнең зарыктыргыч яңгырлары астында тоташ сулыкка
әйләнде. Катаны югалтмый гына урам аркылы чыгу зур эшкә әйләнде. Бигрәк
тә Кече Сембер урамына кереп баткан җигүле атны, арбасыннан туармый
торып, алып чыгып булмый, шуңа күрә извозчиклар һәм ломовойлар бу урамга
кермиләр, Олы Сембер урамыннан әйләнәләр иде. Берүк инде менә шундый
көзге пычракта ут-күз чыга күрмәсен, урамы белән себереп алып китәр!
Казаннан килгән пожар атларың белән, Яңа бистә эченә керә алмый, карап
калырсың!
Сәхип солдат йорт хуҗаларының имзаларын җыеп, шәһәр думасына ике тапкыр
прошение язды һәм Яңа бистәнең, һич югында, Кече Сембер урамын булса да
таш белән түшәтүне һәм ике фонарь куйдыруны сорады. Нәтиҗәсе булмады.
Сәхип солдат үзе моны бо-лай аңлатты: шәһәр башлыгы Дьяченко бу эшкә
риза булган, әмма управада казначылык эшен алып баручы гласный Борһан
Муллин (балык базарында чәй кибете тотучы) моңа каршы килгән. Берәүләр
моны: «Муллин управа алдында яхшы күренергә тырышып, шулай эшләгән»,—
дип, икенчеләре: «Ул Яңа бистә кешеләреннән кайберләренә үчле булган»,—
дип аңлаттылар.
Ничек кенә булмасын, Яңа бистәдә һәр елгыдай пычрак һәм караңгы иде.
Габдуллага бераз вакытка урам белән саубуллашырга туры килде. Бер тапкыр
гына, анда да әнисе күтәргән хәлдә, Габдулла күршеләргә кереп чыкты.
Әнисе йомышын бетергәнче, ул Аннушка белән «бишташлы» уйнап алырга
өлгерде. Аннан тагын өйгә кайтып, тәрәзә янына утырды да, куллары белән
иягенә таянып, урамны күзәтте; яңакларын тыны белән кабартып,
иреннәреннән ниндидер сагышлы көй кысып чыгарырга тотынды.
— Улым, яңагыңа таянып утырма, якын кешең үләр,— дип кисәтте аны әнисе.
Икенче көнне Вәли абзый базардан авырып кайтты. Газизә апа җитез-җитез
генә су кайнатып, өйгә камфара, скипидар исләре чыгарып, Вәли абзыйны
дәвалап йөрде. Аның эчен, аркасын сылады. Мәгърүфә әбине чакырып, сөлек
салдырып алды, «дүнгән» дип башын җеп белән үлчәделәр һәм аны урынына
утыртыр өчен дөңгечләп карадылар. Аннан Мөхетдин суфыйдан өшкертеп,
зәгъфран суы белән тәлинкә яздырып алып кайттылар һәм аны чайкап
эчерделәр. Берсенең дә файдасы булмады.
«Менә мин иягемә таянып утырган идем бит, мөгаен, үлә инде»,— дип уйлады Габдулла.
Юк, Вәли абзый бирешмәде. Ул терелде һәм эшкә утырды.
— Син, карале,— диде ул Газизә апага,— Әсмабикә авырып тора дидеңме әле
син?.. Булмаса, алып чык читекләрне, үзебез генә каербыз…
Газизә апа Габдулланы алып Әсмаларга кереп китте.
Алар килеп кергәндә Әсма җиңги сәкедә авырып ята. Әптелбәр белән Нәсимә идәндә таракан чабыштырып уйнап утыралар иде.
Габдулла, керү белән үк, иптәшләре янына барып утырды һәм таракан чабыштыруга катнашты.
— Әйдә, Бибигазизә җаным, утыр, берүзем бик ямансулап ята идем әле, керүеңә рәхмәт,— диде Әсма, кунакларына бик сөенеп.
Болай рәхмәтләп каршы алгач, Газизә апа да йомышын үтәргә ашыкмады. Әсма
янына утырып, хәлен сорашты. Әсма хәлен аңлатты, сәламәтлеген сагынды,
авыруның ни икәнен дә белмәгән яшьлеге турында сөйләп алып китте…
Газизә апа күршесенең яшьлеге турындагы хикәясен ишеткәне юк иде әле.
Аның үзенең дә яшьлеге исенә төшеп китте бугай, ул Әсманы кызыксынып
тыңларга тотынды.
…Яшьрәк чакта Әсма җиңги бер көндә бер полузор (Читекнең яртылаш кына
чигелгәне), я ике минзәләвәй («Вензелевый» дигән сүздән. Чәмчәле.) читек
каеп бирә ала, ике колаклы читекне ул көненә биш-алты пар эшләп өлгертә
иде. Көненә алтмыш-җитмеш тиен шалтырап торган акча эшләп ала иде Әсма
ул елларны. Кыз чагында һәм Нигъмәткә кияүгә чыгуның беренче чорында бу
аз акча түгел, мондый акчаны уңган, һөнәрле куллар гына эшләп тапса таба
иде.
Нигъмәт ул елларны Мещанский урамда Мәтеби дигән бер шорникта эшләде.
Камыт һәм иярнең остасы саналадыр иде Нигъмәт ул чакта. Хуҗасы аны бик
мактый, бик үз итә иде. Әллә нәрсә булды. Хуҗа Сары Тауга барып авырып
кайтты һәм үлеп китте. Бик әйбәт кеше иде, югыйсә. Наследник булып
калган улы Трофим, киресенчә, эчкече, хуҗалыксыз кеше булып чыкты. Ул
ахырда мастерскойны юк кына бәягә Чебоксардан килгән бер чуваш
сәүдәгәренә сатты. Нигъмәт шуннан соң Мөхәммәтҗан Галиевләргә эшли
торган каешчы Закирга ялланды. Кәҗә бистәсендә булды бу. Әсма нәкъ шул
вакыт Закирларга каршы йортта яшьләй тол калган бертуган апасында тора,
һәм алар апалы-сеңелле икәүләп Сабитовларга кәләпүш чигәләр иде.
Икесенең дә ул вакыт яраткан гадәтләре тирә-як-тагы егетләрдән көлү иде.
Берәр егетнең берәр кимчелеген эзләп табу һәм аны тапкыр итеп әйтеп
бирә белү дигәндә, Кәҗә бистәсендә болардан да үткер һәм әче телле
кызлар бар идеме икән? Шуңа карамастан, аларның тамчылы гөлләр белән
капланган күгелҗем тәрәзәле өе бистә егетләренең һәрвакыт күз уңында
булды.
Бу өйнең тыкрыгы юл уңае түгел, әмма егетләр аны юл уңае итүнең сылтавын
табалар һәм еш кына шуннан гармонь тартып узалар иде. Иртәләрен торып
йортка чыккан саен диярлек, кызлар урамнан өйал-дына ыргытылган,
өчпочмаклап төрелгән гыйшык һәм сәлам хатлары табып алалар да, аларны
укып, көлә-көлә эчләре катып бетә торган иде.
Әй, ул чаклар!..
Менә хәзер Сабитовлар кибетендә приказчик булып чем-кара калын мыеклы
берәү хезмәт итәме?.. Соң әнә шул инде, һәрвакыт кибет алдында алтын
чылбырлы сәгатен алып борып торырга ярата… Теге вакытны Кәҗә
бистәсенең кәттә егетләреннән берсе иде ул. Шул бер заман эңгер-меңгер
вакытында арткы тыкрыктагы койма ярыгыннан Бибиәсма торган йортның эчен
күзәтеп тора икән. Кеше-кара күрмәгән арада карап өлгерим дигәндер инде,
бөкрәя төшеп, бик уңайсыз кыяфәттә койманы сөзеп тора икән бу. Гөнаһ
шомлыгына каршы, нәкъ шул тыкрыктан Бибиәсманың апасы Бибизәйнәп кер
чайкап менеп килә икән. Ул егетне күреп алып:
— Әйтәм тегендә бер хатын: «көтү кайтты, минем
тана бозавым кайтмады» дип эзләп йөри, ул монда койманы сөзеп тора икән, түгәнәй! — димәсенме!
Шуннан соң теге егетне бөтенләй бистәдән күчеп киткән дип сөйләделәр.
Икенче бер камыт аяклы егетне шул кыяфәттә күреп, Бибизәйнәп:
— Бибиәсма, чык әле, кемдер безнең коймага көян
тәсен сөяп киткән,— дип кычкыра. Шуннан соң бөтен бистә ул егетне «көянтә» дип йөртә башлады.
Биек һәм зур гәүдәле Нигъмәтҗанның каршы йорттан урамдагы бүрәнәгә
тәмәке тартырга чыгып утырганын беренче тапкыр күргән Бибизәйнәп:
—  Әсма, Әсма, карале, бу нинди кыяфәтсез килгән безнең бистәгә? — диде.
Бибиәсма карап көлде дә:
— Илаһи киявең шундый була күрмәсен,— дип тәрәзәнең пәрдәсен тартып куйды.
Чынлап караганда егет бер дә кыяфәтсез түгел, тик башкалар белән
чагыштырганда ул артык таза һәм гаять киң җилкәле иде. Аның шундый зур
гәүдәсе белән йөзеп йөргән шикелле йомшак кына басып йөрүен күргәч,
Бибиәсма:
— Апакаем, күрсәнә бер, басып йөрүләрен генә карасана бер. Гәүдәсе
дөньяга сыймый, ә йөреше шундый мыштым… төтен шикелле,— дип куйды.
Шуннан соң һәрвакыт аның Закир абзый капкасыннан чыгып килгәнен күргән саен кызлар:
—    Закир абзыйның морҗасы кайтара, ахры, төтене капкасыннан чыга,— дип көлешә торган булдылар.
Беркөнне Бибизәйнәпләр йортының сараена ут кабынып яна башлады.
Күршеләренең мичкәле арбасын җигәргә ат юк, күрше каядыр олауга киткән.
Кешеләр аптырашып торганда, каяндыр, төтен шикелле мыштым гына,
Нигъмәтҗан килеп чыкты да, сарайның түбәсенә менеп китте һәм — каян
килгәндер аңа шундый көч — әрле-бирле як-якка селтәнеп, сарайның түбәсен
ике якка аерып ташлады. Кешеләрнең исләре китте.
Шуннан соң Зәйнәп тә, Әсма да аңардан «төтен» дип көлмәс булдылар…
Хәтта Әсма аңардан курка башлады, каршы килгәнен күрсә, сиздерми генә
урамның икенче ягына чыга торган булды…
Әмма бер көн икесе ике чаттан килеп чыктылар да, күзгә-күз очраштылар
болар. Әсма кинәт каушап китте һәм тилгән алдында калган чебеш кебек:
«Мә, йот мине чиләкләрем, көянтәләрем белән!»— дигән төсле, тынып калды.
Ләкин ни күзе белән күрсен, Нигъмәт кечкенә гәүдәле Әсма алдында
курыккан кыяфәт белән үзе чигенеп куйды һәм, шунда ук исенә килеп,
бурлаттай кызарып китте. Шундый гөнаһсыз елмаю белән елмайды ул шунда,
яңа көлә башлаган бала гына шулай елмая ала!.. Әсманың тез буыннары
йомшап китте, аның суы чәнчелеп куйды… Нигъмәт аңа чиләген рәтләп
эләргә булышмакчы булып кына кулын сузган иде, Әсма ни өчендер:
— Килмә! — дип куркып кычкырды да, суларын түгә-түгә ашыгып китеп барды…
Шуннан соң ул ике атна буе, бизгәк тоткан кеше-сыман, үзен-үзе кая
куярга белми йөрде… Эшкә тотынса, җен шикелле, ут өертеп ташлый,
тртынмаса, көннәр буе берни эшләми, алдына карап утыра бирде.
Беркөн Закир абзыйның хатыны кереп, уратып-нитеп тормый, туп-туры гына
Нигъмәтнең Бибиәсмада күңеле барлыгын әйтеп бирде… Шуннан соң… менә
шул… ундүрт ел мәхәббәт белән гомер… Беренче һәм өченче балалары
гомерсез булды… Әптелбәргә хәзер унике яшь, Нәсимәгә алты…
Әйтергә онытылган икән… Бибиәсманың тәмәке тарткан кешене җене сөйми
иде. Нигъмәт шунда ук тәмәке тартуын ташлады һәм шуңа өстәп:
—    Аракы да һич юньле әйбер түгел, Бибиәсма, акчаны бетерә, мине
черетә,— диде, ләкин, асылда, аның өчен түгел, Бибиәсманың күңелен табар
өчен, эчүне дә ташлады…
Батырлыгыннан бигрәк, менә шушы тыйнаклыгы өчен сөйде бугай аны Бибиәсма…

3

«Торып китәргә ярар»,— дип, начар гына булса да, башка өйгә күчтеләр…
Бу өйне элек-электән таныш Мөхәммәтвәли абзый Яңа бистәдән табып бирде.
Әмма «торып китәргә ярар» дип килеп кергән өйдән алар инде чыкмадылар…
Яхшырак өйгә күчәр өчен һаман җиткереп булмады… Балалар булды…
Ләкин мәхәббәт белән кабык куышта да бик әйбәт торып була икән… Тезне
тезгә терәп дигәндәй, икәүләп өйдә эшләп утыру үзе генә нинди күңелле
иде ул чакны.
Берсе каешчы, берсе чигүче булып, алар бервакыт Сәгыйтьҗан байның заказы буенча ияр эшләделәр.
—    Берәүдә дә булмаган ияр эшләп китер!— дип заказ бирде аңа
Сәгыйтьҗан. Бу иярне эшләп алар ирле-хатынлы көн-төн диярлек утырдылар:
«берәүдә дә булмаган иярне»  эшләп бирү уен эш түгел бит!
Ләкин, гаҗәп, бу эш никадәр катлаулы булса, аларны ул шулкадәр тирәнрәк
кызыксындырды. Иярне эшләргә тотыну алдыннан Нигъмәтҗан хатыны белән
озак кына киңәште, кәгазьдән әллә никадәр өлгеләр кисте,
тагын ертты, тагын кисте. Икәүләп алар иярне бер айга якын эшләделәр…
Күңелләрендә туган бөтен матур сурәтләрне һәм бизәкләрне алар шушы ияргә
биреп бетерергә тырыштылар.
—  Бу каюны менә болай кыйгачлап китерсәк, нишләр, Бибиәсма?
— Бик әйбәт булыр, тик аны кызыл ефәк белән каесак матур булмас микән?
— Менә монда аркылы юл салып, ике чачакны тоташтырганда һәйбәтрәк булыр иде…
— Утыручыга уңай булса, ул да ярый. Тик утыручысын да онытмыйк әле без…
Бөтен якларын төпчеп, тикшереп, бөтен күңелләрен һәм зәвыкларын шуңа биреп эшләделәр алар бу иярне.
Тәмам итеп, эшне Сәгыйтьҗан кибетенә китергәч, аны күргән кешеләр, сокланып, ирексездән «ах!» дип куйдылар…
Сәгыйтьҗан байга да ияр бик ошады. Ул «берәүдә дә булмаган» ияр өчен
«берәү дә түләмәгән» акча түләргә дә җыенган иде, әмма Нигъмәтҗанның:
«Ярый, күпме бирсәгез дә, Сәгыйтьҗан абзый… Акча дип түгел, эш булсын
дип эшләдек инде!» — дигәнен ишеткәч, Сәгыйтьҗан да кыстап тормады,
базарга чыга торган гади ияр бәясенә өстәп, ике кадак шикәр белән бер
чирек чәйне күчтәнәч итеп бирде…
Аннан соң ул иярне Черек күл ярминкәсенә куйганнармы, әллә кая Петербурга җибәргәннәрме дип сөйләделәр, аны кем тикшергән?
Юк, начар түгел иде, әйбәт кенә гомер итте Бибиәсма үзенең Нигъмәтҗаны
белән! Тик менә Нигъмәтнең көченә һәм холкына кызыгып, Садыйк бай аны
үзенә мастер, йөк ташучы, каравылчы итеп алганнан бирле тормышның кызыгы
китеп барды. Акчага кызыгып башлаган эшнең юне буламыни аның!..
Моңын-чы ичмасам табышы аз булса да, җан тыныч, үз куышыңда, һәрвакыт
бала-чагаң белән чөкердәшеп, бергә-бергә иде.
Менә бит нәрсә килеп чыкты…
Бик рәнҗи хәзер Бибиәсма Садыйк байга, бик рәнҗи… Ул гына харап итте
аның Нигъмәтҗанын… Ул гына ашады аның башын— Менә хәзер Нигъмәтҗан
анда авырып ята, бу монда… Үлеп китсәләр, бу балалар кем кулына
калыр…
Габдулла идәндә уйнап утырган җиреннән әледән-әле Әсма апаның бу
хикәясенә колак сала торды. Чөнки хикәя Нигъмәтҗан абзый турында иде.
Башта яз һәм җәй көннәренең кояш шәүләләрен хәтерләтә торган бу хикәя
соңга таба караңгылана барды һәм Әсма апаның күз яше белән бетте.

4

Кунычларны Әсмадан ярым-йорты эшләнгән көе алып чыгарга туры килде.
Газизә апа аларны, кешегә биреп-нитеп тормый, үзе эшләп бетерергә булды.
Ул бу арада кәләпүш эшеннән дә бушап тора, аннан соң кешегә түләргә
тиеш акча, ни дисәң дә, кесәдә кала бит…
Кич утыру шактый озакка сузылды. Бүген өстәл савыт-сабадан бушатылган,
өстенә күн җәеп кисә торган калын такта куелган, такта өстендә төрле
төстә сәхтиян өелеп тора. Менә Вәли абзый күн төргәген алып өстәлгә
актарып җибәрде. Төргәк кызыл, яшел, күк, ал һәм ак төсләр белән
җемелдәп китте. Вәли абзый, сортларынамы, күләмнәренәме карап, аларны
өем-өем итеп аера, аерган берсен бармаклары белән аркылыга-буйга үлчәп
ала, үзе авыз эченнән әкрен генә көйли иде:
Күк күгәрчен ояда шул, дөньяда-а-а,
Оялары пыяла шул, вай дөнья-а-а…
Аннан соң ул әзер кәгазь өлгеләрне күн өстенә мөмкин кадәр тыгызрак
урнаштырырга тырышып тезеп чыкты. Кайрый-кайрый очлаеп калган коточкыч
үткен пычагының йөзен өлгеләр читеннән күнгә батырып, кисеп алып китте
ул һәм көч бирер өчен кулы өстенә ияге белән ятты.
Пычак яфраклы һәм чәчәкле бизәкләр өлгесе буйлап төрле борылышлар ясый,
бер урында, уңга һәм сулга борылгалап, телләр ясап китә, аннан
кыйгачлап, кире әйләнә. Вәли абзыйның ияге дә нәкъ шул ук хәрәкәтләрне
кабатлый бит… Бу вакыт ул көйләвеннән туктый, аның йөзе намаз укыган
чагындагы сыман җитдиләнә, ияге үзенең борылышлары белән, әйтерсең,
дөньяны әйләндерә һәм андагы эшләргә үзенчә, үзе теләгән юнәлешне бирә
иде.
Габдулла юрган астыннан аның ияге йөрешен күзәтеп ятты-ятты да, оеп
йоклап китте. Төшендә ул Әптелбәрне күрде. Әптелбәр аның күзләренә
текәлеп караган хәлдә: «Син беләсеңме, минем әни үлде бит!» — ди, аннан
яңадан шуны ук кабатлап: «Үлде бит минем әни!»— ди, тагын һәм тагын
кабатлый, үзе еламый, тик аның тавышы Габдулланың колагында әллә ничек
әрнүле яңгырый…
Габдулла, нык кына көрсенеп, уянып китте.
Газизә апа аның янына килеп җитте.
— Чү, чү, улым, бисмиллаңны укы тизрәк, сул ягыңа төкер,— диде ул. Вәли абзый да, борчылып, урыныннан торды.
— Әллә авырый башладымы бала? — дип, ул Габдулла янына килде һәм аның башын тотып карады.
Газизә апа ирен битәрләп алды:
— Үзең, үзең!..  Тәрбиясен үз җилкәңә күтәреп алып кайткансың икән, 
борчыла белергә кирәк… Синең көн-төн базар, көн-төн талчок…  Бала
белән
рәтләп сөйләшкәнең дә юк… Кайчаннан бирле читек тегеп бирәм, дип
вәгъдәлисең… Ятимнең күңеле сынык… Без тапмый аның күңелен,
Нигъмәтҗан белән Әсма кереп тапсынмыни?..
— Шул инде, кире беткере, эш дип күзебез чыга безнең,— диде Вәли абзый,
гаепле генә чигәсен кашып…— Әйбер дә бар… тегеп бирим әле, алла
боерса! Яшел савырлы итеп… Кунычына менә шундый колаклар каеп…
Табанына, примир әйтик, нәстәяшши болгар олтаны салып… биек үкчә куеп,
мин сиңайтим… әфисәрләр итеге шикелле гөрс! гөрс! итеп торсын…
Әйе… ыммыммм…
Габдулланың сөйләшәсе килеп китте. Ул Вәли абзыйдан нәрсәдер сорарга теләп, авызын да ачты, әмма шул вакыт ишек шакыдылар…
Вәли абзыйга чыгып ишек ачарга туры килде.
— Утыгызны күреп кердек, Вәли абзый. Мәшәкатьләп йөрибез… — диде,
ишектән керә-керә, Сәхип солдат. — Мин үзем генә түгел, кунагым белән,
әйдә,
Григорий Иваныч! Безнең бистәдә бердәнбер башмачных дел мастер Вәли абзый Хөснетдинов менә шушы инде…
Габдулла, юрганын кайтарып, Сәхип белән кергән кешегә әйләнеп карады…
Шул үзе… теге чиркәү суккан көнне Сәхип абзый белән кайткан кара
күзлекле, ак картузлы… Ни сөйли ул? Көндез керергә вакыты юк…
Итегенең артын тегеп аласы… Көз кереп килә… Көзен бу тирә баткакка
әйләнә бит… кирәк… Вәли абзыйның эше тыгыз булса, ул үзе дә
булдыра… тик аның коралы-мазары юк… Ничек болай, татарча һәйбәт
сөйлиме? Иске бистәдә татар урамында туып, татар балалары белән уйнап
үскән… Атасы хәлле кеше түгел, улын көч-хәл белән генә укыткан…
Үзе бик кызык. Сиңа әйтә торган сүзен башка кешегә карап, тегеңә әйтә торган сүзне сиңа карап сөйли.
Биш минут та узмады, ул инде верстак янында итеген төзәтеп утыра иде.
Сүз шәһәр хәлләренә күчте. Григорий Иванович байларны мактарга тотынды:
— Сабитовларга тегәсез икән… бик шәп кеше… әйләндерә белә эшне…
Иске фирма, солидный фирма… Лондонда, Парижда выставкаларда
катнашкан… Алтын, көмеш медальләре генә әллә нихәтле… Татар сәүдәсе
заграницага чыга башлады бит хәзер. Оренбурның Хөсәен бай Истамбулга
гына унсигез мең пот куй мае чыгарды үткән ел… Быел Германия белән
Франциягә үзе чыгып киткән дип сөйлиләр.
— Куй мае урынынамы? — диде Сәхип солдат һәм көлеп җибәрде.— Шутник син, Григорий Иванович!
— Юк, юк, чынлап әйтәм,— диде Григорий Иванович, мөмкин кадәр җитди
булырга тырышып,— балаларына, махсус укытучылар чакыртып, коммерция һәм
Европа телләре укыта имеш, дип ишетәбез…
Вәли абзый Григорий Ивановичның мөселманнарны мактавын кинәнеп тыңлый.
—    Әлхәмделилла, бик һиммәтле байларыбыз бар… Григорий дәвам итте:
— Ә Мөхәммәтҗан Галиев?.. Чикаго выставкасына бара бит.. Чикаго бит
ул!.. Уен эшмени? Ә сез ишеттегезме, Сәгыйтъҗан Сәгыйтов узган атнаны
думада, ачларга ярдәм итәргә кирәк дип, речь белән чыккан?
Столичный газеталарда яздылар үзен…
— Дипломат! Зур дипломат! Баш бар,— диде Сәхип, мыегын бөтергәләп.
—    Шуннан соң үзенә икенче көнне суд була… Сәгыйтовка… Күптән
үзенең пыяла заводында эшләүче мастеровойлар биргән була моны судка…
Я, я,— дип кызыксынды Сәхип.
Ягъни, безнең һиммәтле баебыз эшчеләргә акча урынына складында күгәреп
яткан чәй белән бозылган он бирә… Үтми торган товар монда бик шома
гына шул юл белән үтеп китәр, дип уйлый. Инде судта, свидетельләр тегене
кыса башлагач, имеш,— юк, мин аны жалуния итеп түгел, ачларга бер ярдәм
булмасмы, дип тараттым, ди…
– Ха-ха-ха-ха! «Ачларга  ярдәм» дигәне  шул икән!— дип кычкырып көлде Сәхип.
Григорий Иванович байларны мактап дигәндәй башлаган сүзен бөтенләй
тискәре нәтиҗә белән бетерде… Сәхип мыегын бөтерә-бөтерә көлә, Вәли
абзый ни әйтергә белми аптырап утыра иде…
— Булмас, дошман сүзедер ул, кем, Гөргери туган?
Югыйсә, бик һиммәтле, бик диндар кеше бит үзе…
Әйе, әйе, биш вакыт намазын калдырмый, Петербурда мәчет салдыру эшен
башлап йөри… Ну бит күгәргән он белән чәй — факт. Яшереп булмый.
— Әтдөнья куляса диген, значит, бае да, суды да безне капчык эченә
яшереп кала алмаган, төртеп чыккан теге… Югыйсә, бит әнә
Крестовниковта машина каешына эләгеп кулын өздергән мастеровойның
прошениесе буенча шушы суд управляющийны аклап чыгарды. Ә теге рядовой
солдатны кыйнап үтергән полковник Тхоржевский соң? Акларга көченнән
килмәгәч, прокурор эшне падишага җибәргән иде бит. Падиша шуңа ярлыкау
җибәргән, ди. Менә безнең туры һәм гадел суд нинди! Сәгыйтов та взятка
биргәндер әле, югыйсә, җиңел генә котылмас иде, шайтан алгыры!
Григорий Вәли абзыйга әйтәсе сүзен Сәхипкә карап әйтте:
— Менә ничек байыйлар! Төнозын менә болай ут яндырып, бөкре чыгарып утыру белән баеп була дисезмени сез?
— Шулай инде, Гөргери туган,— диде авыр гына көрсенеп Вәли абзый,—
бәхеткә карый. Бәхетең булмаса, эшләү түгел, җаның чыкса да, шул эт
талаган ярлы син…
— «Бәхет юк» дигән сүз дөрес түгел, бар ул, Вәли абзый,— диде Григорий,
бу юлы Газизә апага карап,— аны тутый кош итеп алтын читлеккә бикләп
куйганнар. Бәхетне, мин әйтәм. (Бу сүзне ишетеп, Габдулла урыныннан ук
торып утырды.) Ә читлек Сәгыйтов, Сабитов дигән байлар кулында. Безгә
бәхетне алар шуннан процентлап кына биреп торалар. Ачтан үлмәслек кенә.
Сәдәка итеп. Анда да көенә килсәң генә…
— Менә шул-шул,— диде Сәхип солдат мыекларын бөтерә-бөтерә,— көйләрен
табарга тырышабыз без аларның. Алар аның саен өскә менәләр.
— Көенә килми булмый, Гөргери туган,— диде Вәли абзый.—Кемнең кәсепсез каласы, төрмәгә керепутырасы килә?
Вәли абзый, түземсезләнеп һәм әңгәмәне өзәргә теләп, урыныннан ук торды. Тегеләр дә кузгалдылар.
Чыгар алдыннан Григорий, трубкасына тәмәке ту-тыра-тутыра, сөйләп алды:
—    Булган, ди, җиде баҗа, Вәли абзый! Һәрберсенең
бабай кеше алдында яхшы күренәсе, аның көен табасы килә икән. Кайтып
киләләр, ди, болар бервакыт бабайдан кунактан. Килеп чыкты, ди, бүре,
бәреп екты, ди, кияүнең берсен. Калганнары һәрберсе үз алдына: ярый әле
миңа ябышмады, әйдә, ашый бирсен, дип кызу-кызу китә бирде, ди. Бүре
берсе белән эшне бетереп, икенчесенә, аннан өченчесенә ябышты, ди.
Һәрберсе: әйдә, миңа дисә, һәммәсен ашап бетерсен, үзем генә калырмын
да, бабай алдында үзем генә хөрмәтле булырмын,— дип уйлады, ди. Шулай
итеп бүре һәммәсен ашап бетерде, ди…
Григорий чыгып киткәч тә, әле шактый вакыт аның сүзләре бүлмә тынлыгында
яңгырап торган төсле тоелды. Җиде баҗа хикәясен ишеткән Габдулланың
күзеннән бөтенләй йокы качты.
Нинди кызык, ә?
Вәли абзыйның гына ни өчендер эшкә кулы бармады.
— Урынны җәй булмаса, анасы,— диде ул Газизә апага.
Утны сүндергәч, Вәли абзый мендәре өстендә бераз дәшми ятты-ятты да, әйтеп куйды:
— Бик дөрес сүзләр сөйли. Мондый сүзләр өчен хәзер баштан сыйпамыйлар.
Судиннар сүзен сөйли бу. Кереп йөрмәве хәерлерәк булыр, мин әйтәм.
Сәхипкә читләтебрәк әйтергә кирәк.. «Дөрес сүзләр сөйли… Алайса, ни
өчен аның кереп йөрмәве хәерле?» — дип уйлана Габдулла.
Аны кочаклап яткан әнисе инде күптән йоклый.
Сәкенең теге башында Вәли абзый, нигәдер ыңгырашып, бер ягыннан икенче
ягына әйләнә… Йокысызлык белән интегә, ахры, карт… Аннан бераз
тынгандай була һәм, әллә уяу, әллә йокы аралаш, мыгырдана:
— Әйе… ыммыммм…
Стенага ябыштырган кәгазь астында тараканнар кыштырдыйлар. Кайдадыр өй
чикерткәсе «Черрек! Черрек!» итеп куя. Еракта эт улый. Шуңа кушылган
сыман җил ухылдап куя һәм яңгыр үзенең тамчыларын ачу белән тәрәзәгә
китереп бәрә…

6

Покраудан соң бер ай чамасы һава бер туңдырып, бер эретеп торды-торды
да, кинәт суыклар башланды… Аннан соң, бик күп булып, кар төште һәм ул
ятып калды. Яңа бистә баткаклыгында җәфа чиккән кешеләрнең каты җиргә
аяк басу белән күңелләре күтәрелеп китте. Урамда хәрәкәт башланды.
«Барабыз»чылар чана җигеп, Кече Сембер урамы буйлап Казан ягына «Менә
без кайчан алдырабыз!» дигән сыман выжлатып уздылар. Шәһәргә, көрәк
күтәреп, кар көрәүчеләр, билбавына балта кыстырып, утын яручылар китте.
Бистәнең олысы-кечесе «кышкы кәсеп» белән әвәрә булды…
Ике ай чамасы өйдә утырып зарыккан Габдулла урамга чыкты. Анда урамны
һәм бер-берсен сагынышкан балалар инде кар бәрешәләр, егышып
бер-берсенең колакларын кар белән уалар, аунашалар иде.
Аннушка белән Фатыйха каяндыр кечкенә утын чанасы өстерәп чыктылар. Шуңа
сыйган хәтле төялешеп, балалар Кече Сембер урамыннан күлгә таба тау шуа
башладылар. Яна бистәнең җәйге һәм көзге авыр һавасын алыштырган таза
суык, балаларның каннарын уйнатып, дәртләрен канатландырып җибәрде.
— Апуш, Апуш, син нәрсә карап торасың, кил тизрәк!
Габдулла авыз ачып сүз әйтергә өлгермәде, Ан-нушка аны җилтерәтеп алып
чанага күтәреп салды. Чана кузгалып китте, үрәчә астыннан күтәрелгән
ап-ак кар тузаны күзгә, колакларга тулды, йөрәк кысылды… Каршыга менеп
килүче малайлар чананы, башыннан эләктереп, борып җибәрделәр,
чанадагылар кар өстенә чәчелделәр… Чыр-чу!
«Әптелбәр нигә чыкмый икән?» — дип уйлады Габдулла, аның беренче кар шатлыгын дусы белән тизрәк бүлешәсе килде.
Шул вакыт Фатыйха:
— Карагыз әле, карагыз!— дип кычкырды.
Бар да ул күрсәткән якка карадылар. Олылар сәләмәсен башыннан ук
бөркәнгән ниндидер яланаяк малай, капкадан чыгып, чана шуучыларга
нәрсәдер кычкыра, көлә, үзе биегән төсле аякларын алмаш-тилмәш күтәреп
сикергәли иде. Бу — Әптелбәр, шулай иптәшләре белән беренче кар шатлыгын
бүлешә, үзенең кыргый сикеренүләре белән бу кышта аның да хакы барлыгын
аңлатырга тырыша иде.
Ләкин ул күп сикерә алмады, балаларга телен чыгарып күрсәтте дә, борылып, капкага кереп югалды…
Габдулла аларга кергән чакта Әптелбәр мич башында, каба агачына атланып, кулларын, аякларын тырпайткан, күзләрен йомган хәлдә:
Юл бирегез!— дип кычкыра һәм таудан чанада төшеп килгән кыяфәт күрсәтеп утыра иде. Габдулла аңардан:
— Син ник тау шуарга чыкмыйсың?— дип сорады.
—  Мин шуам,— диде Әптелбәр, тагын аяк-кулларын алга сузып һәм күзләрен йомып,— кит, таптыйм үзеңне!
— Бу чана түгел,— диде Габдулла.
— Ә ул сезнең чанагыздан шәбрәк шуа,— диде Әптелбәр,— ул таудан выжт! итеп кенә кала… вәт!
— Ә нигә шумыйсың?
— Ә минем бишмәт белән ката юк…
— Кайда?
Бишмәтне әни Нәсимәгә кигезде… Алар икәүләп казна ашы алып кайтырга киттеләр…
—  Нигә?
— Нигә булсын, казна ул бай бит, тиле! Ач кешеләр шунда табак күтәреп
киләләр дә, тары өйрәсе салдырып алып китәләр. Кайсы көнне җитми кала…
Шуңа күрә әни белән Нәсимә бүген иртүк торып киттеләр.
Мине алып бармакчылар иде, аягыма булмады. Әти кайткач, без анда
дүртәүләп барабыз да бер казан өйрә алып кайтабыз.  Аннан соң аны бик
озак утырып ашыйбыз. Аннан мин туям. Юк, иң элек мин үзем туям, күзем
туймый. Аннан соң күзем дә туя, үзем дә туям…
«Кара, нинди кызык сөйли»,— дип уйлады Габдулла һәм иптәшен, гаҗәпләнеп, авызын ача төшеп, тыңлады.
— Аннан соң минем токмач ашыйсы килүем дә бетә… Әни миңа:   «Токмач
пешереп бирәм, ашыймсың?»— ди. Мин әйтәм: «Юк, минем ашыйсым килми»,—
дим… Һи! Токмачны бит! Аны мин берүзем бер казан ашап бетерә алам…
Беләсеңме син, патша гел токмач кына ашап тора бит.  Аңа иртән торса да
токмач, көндез дә токмач, кич тә токмач, теләсә ул төнлә, йокысыннан
уянып, үзенә токмач сорап ала…
Сүзенең шул җирендә тукталып, ул өрлеккә үрелде һәм нәрсәнедер куптарып алып авызына капты:
— Нәрсә ул? — дип сорады Габдулла.
— Сагыз. Ашыйсым килсә, мин сагыз чәйним дә түзеп торам…
Әптелбәр моны мактаныбрак әйтте. Габдулла хәтта моны Әптелбәрнең бик күп егетлекләреннән берсе итеп тапты…

7

Икенче көнне Габдулла өйдә берүзе генә калды. Әтисе базарга чыгып
киткән, әнисе Габдуллага өйдә утырырга кушып, үзе каядыр күршеләргә
йомыш белән чыккан иде.
Аулак өйдән файдаланып, Габдулланың ни булса да эшлисе килде. Әмма нишләргә?
Ул әтисенең эш өстәле янына килде. Югары шүрлектә әтисе аның өчен
калыпка тартып куйган читек башы тора. Әтисе инде аны теге вакыттан ук,
Григорий белән Сәхип солдат кергәннең икенче көнендә үк тартып куйган
иде. Тагы онытты, күрәсең, әлеге «кире беткере» кеше эше!.. Менә хәзер
шуны алып, әти белән әни кайтканчы, эшләп бетереп куйсаң! Исләре дә
китәр иде! Ә аны эшләп бетерү нәрсә? Без белән тишәсе дә җеп очын тыгып,
выжт-выжт тартып чыгарасы!..
Габдулла верстак өстенә менеп басты һәм шүрлеккә үрелде. Юк, бол ай гына буй җитәрлек түгел икән.
Габдулла верстактан төште һәм уйланып торды. Ни эшләргә соң? Аның күзе
сахтияннарга текәлде… Тукта… Ул әтисе шикелле хәзер ияге белән
«дөньяны әйләндерә» ала бит!..
Ул шунда ук әлеге үткер пычакны алып килде дә берничә бөтен сахтиянны
аслы-өсле салып, өстенә пычакны кадады һәм кулына, нәкъ әтисе шикелле,
ияге белән ятты.
Ләкин эш нигәдер әтисенеке шикелле шома бармады, я күн җыерылды, я пычак
төртелде. Габдулла аптырап бетте, аның маңгаена тир бөрчекләре чыкты.
Әнисе кайтып керде. Ул өстәл өстендә тәртипсез кискәләнеп беткән күнне күреп башта:
— Ай!— дип аз гына чигенеп куйды, аннан Габдуллага карап: — Улым, син эшләдеңме моны? — дип сорады.
Габдулла үзенең ярамаган эш эшләвен яңа гына сизеп алды һәм гаепле генә
кызарып: «Әйе»,— диде, әйтмәде, тыны белән кысып чыгарды. Менә, менә
хәзер әнисе, Әсма җиңги кебек: «Үзәгемә үттең син минем»,— дип килер дә
аны дөмбәсләп алып китәр төсле тоелды аңа. Ләкин андый хәл булмады.
Әнисе:
— Әй, ходаем! Әтиеңә мин нәрсә генә әйтермен инде? — дип күнгә карап
торды. Аның кыяфәте шундый мескен, әйтерсең, күнне Габдулла түгел, ул
үзе кискәләгәк. Ул мич алдындагы скамьяга барып утырды да,
яулыгының почмагын кабып,  күнгә читтән карап торды. Аннан тиз генә
торып, күнне төреп куйды, үзе кинәт әллә каян килгән кызулык белән
шакмак ярырга, самовар куярга тотынды.
Вәли абзый кайтты. Ул да, хәлне белеп алгач, берничә тапкыр кызык кына
«тса!»— дип тел шартлату белән чикләнде һәм мескен генә Габдуллага
борылып карады. Әйтерсең, Габдулла алар алдында түгел, бәлки алар
Габдулла алдында гаеплеләр… Габдулла авыр вөҗдан газабы кичерә
башлады. Әгәр шунда Вәли абзый белән Газизә җиңги аның өстенә ташланып,
«үзәгемә үттең!» дип дөмбәсләп ташласалар, бәлкем җиңелрәк булыр иде…
Хәзер ул үзен гадәттән тыш ялгыз һәм кызганыч тойды… Аңа бөтенесе
чит… Кемгәдер барып иркәләнәсе, сыенасы килде аның. Тик кемгә?

 

Бишенче бүлек

 1

Менә шундый, өннәре авыр төшкә, төшләре зарыктыргыч өнгә охшаган
тәүлекләр әкрен генә шыгырдап узалар. Кешеләр язны сагынылган матур төш
шикелле итеп каршы алалар. Габдулла капкадан чыга да, башын бер якка
салып, яз ихтыярына тапшырылып тора. Каршы капкадан чыгып, шулай ук
карап торучы берәү, сәбәпсез-нисез, Габдуллага елмая.
— Бу көнне дә күрдек,— ди инде аның бу елмаюы.
Извозчик Шәяхмәт бүген башка көндәге кебек атына сукмый, тиргәнми,
атының ялкау адымына риза булган хәлдә, кузласында изрәп бара. Ябык кына
әнчек, капка астыннан йөгереп чыга да, атка бер тапкыр һаулап ала,
аннан соң: «Әй, уза бирсен лә, миңа нәрсә?» — дигән төсле кинәт лып итеп
арт санына утыра һәм аягы белән колак артын кашый башлый. Ат үзенең
сагышлы күзләрен эткә таба әйләндереп, «юләр син!» дигәнсыман, аңа
дусларча карап куя. Чыпчык капка башында «чиер-чиер!» килеп әйләнгәли
дә, гадәтенә буйсынып, бер-ике рәт чукып куя, аннан томшыгын ике яклап
тактага кайрап ала һәм кинәт «фыррр!» итеп өй башына очып куна. Койма
өстеннән акрын гына сагалап килгән соры мәче кошчык артыннан: «Юләр, мин
синең белән шаярып алырга гына уйлаган идем бит»,— дигәнсыман карап
кала. Шул вакыт кайдадыр йорт эчендә әтәч кычкырып җибәрә. Еракта һәм
якында яңгыраган әтәч тавышлары аңа ялганып китәләр.
Кояш нурлары өй түбәләреннән җиргә түгелә, ерганакларга кереп, терекөмеш
булып йөгерә, кешеләрнең йөзләрендә, күзләрендә чагыла. Бөтен нәрсә
йокыдан уянып, сузыла, киерелә. Үлем, бетү, сүнү дигән мәгънәләр кинәт
юкка чыга. Бөтен нәрсә үсү, үрчү, тоташу, ишәю омтылышының көчле өермәсе
белән кайный…
Аннан соң ташу башлана. Ике бистә арасына Идел бәреп керә…
—    Идел кунакка килде,— диләр бистәдә. Кичләрен, картлар мәчеттән
чыгып, өйләренә таралгач, су өстенә көймәләр чыга. Бер көймәгә кызлар
төялгән, икенче көймәдә егетләр… Скрипкачы Хәсән «Баламишкин»-
ны сыза, егетләр, кызлар көймәсенә карап, җырлый башлыйлар:
Әнисенең күлмәген
Кызлар кими булырмы;
Яшьләре унбишкә җиткәч,
Егет сөйми булырмы?
Егетләр җырлап бетүгә, кызлар көймәсендә кемдер гармонь тартып җибәрә.
Габдулланы су буеннан әнисе чакырып ала.
— Туңып беткәнсең бит, балакай… Суык тидерә күрмә, әйдә, кайт! Яз ялганчы бит ул…
Габдулла урын өстенә ятканнан соң да әле су өстендәге җыр һәм тавышлар
ишетелеп тора. Алар тына, әмма Габдулланың колагында аларның серле һәм
дәртле чыңлавы кала… Нинди кызык икән бу Яңа бистәдәге ташу!
— Һи, элекке елларны болай гына була идемени?— ди Газизә апа Вәли абзый
белән сөйләшкәндә. Үзенең кыз чакларын сагынып, шул ук вакыт бераз әлеге
яшьләрне көнләбрәк әйтә бугай ул моны…
— Ач корсакка ядәчеңне бик киерә алмассың шул!— ди Вәли абзый, аңа җавап итеп.
Ләкин Габдуллага бусы да бик җиткән. Шушылай кызык булып башланган яз
аңа күп нәрсә вәгъдә итә. Быел Бакалтайга, зиратка, Кабан күленә барулар
тагын да кызыграк булыр төсле тоела… Аның тизрәк Нигъмәт абзыйны,
зиратчы бабайны, тагын әллә кемнәрне, әллә кемнәрне күрәсе килә…
Әптелбәр белән алар бүген ул турыда сөйләшеп тә куйдылар инде. Шуның
өстенә әнисе, ике бистә арасы ачыла төшкәч, «Ташъяк»ка алып бармакчы
булды. Анысы нәрсә икән тагын?..


2

Шуннан соң Габдулла өчен бер дә көтелмәгән хәлләр бер-бер артлы тезелеп киттеләр.
Иң элек зиратчы бабайның үлгән хәбәре чыкты. Кайсылары вабадан,
кайсылары ачлыктан шешенеп үлгән икән, дип сөйләделәр. Аннан соң
Нигъмәтҗан абзый больницадан телсез һәм чукрак булып кайтты. Ул хәзер
беркайда да эшләми, йортка чыгып көнозын бүрәнә өстендә кояшка кызынып
утыра… Сирәк-сирәк Сәхип солдат кайтып, аның янына тәмәке тартырга
барып утыра да Нигъмәтнең колагына кычкырып сөйли:
—    Юләр син. Хуҗаң Садыйкка бар, урыныңны сорап ал, якасына тотын!
Ярдәм итәргә тиеш ул сиңа. Иртәгә кер әле минем янга. Без Гөргери белән
сиңа прошение язып бирербез. Әтдөнья куляса… Кем белә, бәлкем, барып
та чыгар…
Ишетепме, ишетмиме, Нигъмәтҗан, зәңгәр күккә караган да, елмаеп утыра.
Ул берни дәшми… Иртәгә нәрсә булыр, анда аның эше юк, дөресрәге, аның
уйлыйсы килми. Бүгенгесе рәхәт: менә яз, менә кояш! Җылынып, рәхәтләнеп
калырга кирәк!..
Степан бабай да йончыган, бөкрәйгән һәм йөргән чакта һәрвакыт, урыныннан
чыгып китмәгәе, дигән төсле, кулы белән билен һәм ян сөякләрен тотып
йөри. Ул инде күптән юл эшләре подрядчигы түгел, элекке һөнәренә —
иконалар буяп көн итүгә кайткан…
Брахмистр Шиап та, Папах Хисами да элеккегә караганда картрак, җитдирәк булып киткәннәр…
Йорт артындагы күлгә карап торган иске мунчаның сыңар тәрәзәсе
пыялаланган, яңа ишек ясатылган, һәм хәзер анда Григорий яши. Дөресрәге,
ул көнозын кайдадыр йөреп, мунчага кунарга гына кайта. Аның калын
кәгазь пәрдә белән томаланган тәрәзәсеннән күп вакыт төне буе диярлек ут
яктысы сызылып тора. Ни эшли ул анда төннәр буе ут яндырып, алла
белсен. Кайберәүләр аны шыпырт кына: «Акча ясый, имеш»,—дип сөйлиләр.
Сәхип морза шундый сүзләрне куертучыларга каршы:
— Я, сөйләп йөрмәгез, пажалста, җыен тузга язмаган әкият. Ул бит
чертежник булып эшли. Беләсезме, нәрсә ул чертежник? Белмисез шул… Яңа
машиналар уйлап чыгара ул чертежник.
Әмма артык дәрәҗәдә кызыксынучы үсмерләрдән берсе төнлә тәрәзә ярыгыннан
барып караган, имеш тә, Григорийның зур бер сурәт төшереп утырганын
күргән, имеш. Сурәте бик матур бер кыз, имеш; күзләре ут кебек янып
тора, чәчләре кара болыт кебек актарылып, ташу дулкыннары кебек
дулкынланып торалар, имеш…
Сөйли инде кеше,— тел сөяксез бит…


3

Менә нәрсә икән ул Ташъяк!
Газизә апа бүген гадәттәгедән иртәрәк торды. Кичә кич утырып өлгертелгән
дүрт пар читекне Вәли абзый, Газизә апаның иске кашемир шәленә төреп
алды да:
—    Әйдәгез, алайса, аллага тапшырдык,— диде. Ул арада Газизә апа
Габдулланы киендереп, аның башына махсус үзе теккән хәтфә кәләпүшне
киерткән, Вәли абзыйдан яшереп җыйган берникадәр акчасын аралыктагы әрҗә
астыннан яулык төененә күчереп өлгергән, чапанын башыннан ук бөркәнеп
алган иде.
Вәли абзыйның юлы Печән базарына кадәр бергә булу сәбәпле, алар (Сәхәби
шәкерт тә шунда иде) ташу аркылы бер көймәдә чыгарга булдылар. Көймәче
Мостафа аларның җыенысын биш тиен көмешкә Иске бистә ягына чыгарып
куйды.
Печән үлчәве янында Вәли абзый:
— Озак мавыкмагыз, мин тиз кайтырмын,— дип кисәтте дә, аерылып калды. Газизә апа:
— Күнкәгә дә акча түләр хәлем юк, кая киткән ул хәтле,— дип Габдулла белән Сәхәбине җәяү алып китте.
Аннан соң алар Болак буена чыктылар.
Болак ташу белән күтәрелгән, Иделдән кергән су үзе белән кыялы һәм
урманлы ярларның һавасын алып килгән. Болакның ике ягы кешеләр белән
тулы, су өстендә көймәләр, чыр-чу, кычкырыш, көлеш, гармонь тавышы!.. Су
өстендәге һәм тирәсендәге яңгыравыклы шау-шуны Ташъяк ягыннан килә
торган җиз оркестр тавышы тагын да тулыландыра.
Һәркем яз бәйрәме белән күбрәк файдаланып калырга, аның иркен һавасын
күкрәгенә күбрәк тутырып калырга ашыга. Әйтерсең, моннан ерак түгел олы
юл буйлап кешеләр, авыр тормыш йөге тартып барган җирләреннән
тукталганнар да: «Акчасыз бәхет өләшәләр икән»,— дигәнне ишетеп, шушында
йөгергәннәр. Ләкин йөзләрендә бу бәхетнең вакытлы гына икәнлеге күренеп
тора һәм, әйтерсең, менә хәзер күк күкрәгән кебек тавыш аларга
котылгысыз рәвештә: «Йөкләрегез янына кайтыгыз!» — дип боерык бирергә
тиеш. Яшьрәкләр бу күкрәүле боерыкның буласын оныткан шикелле, яз иркенә
тапшырылганнар да, тавышлары белән һәм музыка көенә баскан аяклары
белән, үтелгән авыр юлның үчен алырга тырышалар. Олыраклар әледән-әле
артларына карангалап, боерык ишетелү белән торып, йөкләренә йөгерергә
әзер рәвештә сизгер һәм сак хәрәкәт итәләр.
Әмма Габдулла өчен бу гомеренең башында күргән иң күңелле һәм иң кызык
бәйрәм иде. Ләкин бу бит Ташъякның юлы гына әле. Юлы шундый кызыклы
булган Ташъяк үзе нинди икән?
Алар кызыллы-күкле, эреле-ваклы флаглар белән бизәлгән зур капкадан кергәндә, ярмарка халык белән кайнап тора иде инде.
Матуркай, кил, кулыңны карыйм, бәхетеңне әйтеп бирәм,— дип, зур кара
күзле сәләмә хатыннар Газизә апаның чапанын тарткалап бетерделәр.  Ул
алардан ычкынып чапанын рәтләп бөркәнергә дә өлгермәде, җирдә утырган
кайсы сукыр, кайсы сыңар аяклы, сыңар куллы кешеләр аны тагын тарткалый
башладылар:
— Байбикә, байбикә, авылыбыз янды, сынык кашыгыбыз да калмады, балаларым ачтан үләргә ята, күпме генә булса да…
Мөселманнар, алла хакы өчен…
—  Ради господа христа…
— Җиде су вилаятеннән, зилзилә афәтеннән котылып килгән мөселман кардәшегезгә…
Газизә апа, саилчеләр буасын ерып, эчкә үтәргә ашыкты.
Ләкин өстенә бишбилле сәләмә бишмәт, бантына солдатның козырексыз иске
фуражкасын кигән агач аяклы кеше янында Газизә апа үзе үк тукталып калды
һәм тегенең ниндидер аяныч тавыш белән әйткән бәетен тыңлап бетерми
китә алмады.
Бәет 1878 нче елгы рус-төрек сугышы турында булып, бәетне әйтүче һичшиксез шул сугыштан имгәнеп кайткан карт солдат иде.
Ул дәвам итте:
Балкан тавы биек икән,        Төрек белән сугышканда
Менә алмыйча ардылар,       Ике күзем кан алды.
Төрекләрнең биш каласын   Балкан тавы башында
Сугыш белән алдылар.          Салкын чишмә бар икән,
Балкан тавын мендек без,    Төрекләрнең арасында
Дунай суын чыктык без,         Әгелчәннәр бар икән.
Алты кадак сохари белән     Безгә таба очып китте
Унике көн йөрдек без.           Сәлам әйтеп бер карга,
Балкан тавын менгәчтин       Ике-өч йөз кешене
Хәйран калдык ташына,        Тутырдылар бер базга.
Ягмур кебек ядрә ява             Төрекләр каладин чыкканда
Мескин солдат башына.        Зекер әйтеп чыгадыр,
Биек, биек каралты,               Пульләр килеп кергәчтин,
Аның эче караңгы,                  Сачрап каннар чыгадыр.
Бәетнең сүзләре никадәр беркатлы, никадәр гади булса, аның көе аңардан
да беркатлырак һәм зарыктыргыч көй иде. Шулай булуга карамастан, солдат
үз тирәсенә шактый кеше җыйган, аларны авызына каратып өлгергән иде
инде.
Бу — халыкның үз тормышын, үз язмышын кеше авызыннан икенче төрле итеп
ишетергә теләве, кызыксынуы иде. Кызыксыну гына да түгел, шундый сүзгә
сусау иде бу. Дөрес, халык бу сусавын үз хыялында туган алдар таз, җиде
башлы аждаһа һәм башка бик күп төрле әкиятләре, бәетләре һәм такмазалары
белән басарга тырыша. Моның өчен аңа «Бүз егет?», «Таһир-Зөһрә»,
«Йосыф-Зөләйхә», «Былбылнамә» китаплары, Кисекбаш, Салсал һәм Сәет
Баттал Газый кыйссалары, Хуҗа Насретдин мәзәкләре ярдәмгә килә. Боларны
ул аз аңлаешлы төрек, гарәп, фарсы сүзләре аша сикереп аңларга тырыша.
Ләкин болар берсе дә әле турыдан-туры аның үзе турында түгел, болардагы
дөнья я ерак хыялда, я әллә кайдагы Сәмәрканд, Кашгар илләрендә, җиде
тау һәм җиде диңгез артында яши. Халыкның үз турында сөйлисе һәм
җырлыйсы килә башлый, һәм аның тапкыр телле әкиятчеләре, оста җырчылары
«Шомбай», «Җиде баҗа» кебек хикәяләр чыгаралар, «Җиде кыз», «Суга баткан
Гайшә», «Чәй» бәетләрен җырлап алып китәләр…
Менә шул шартларда, әлбәттә, Ташъяктагы аксак солдатның саф халык
телендә, әле йөрәкләрдә әрнеткеч эзе суынмаган сугыш турында җырлавы
бик, бик тансык иде.
Бәет укылып бетте. Газизә апа, бик әсәрләнеп, яулык помчагыннан чишеп
алынган ярты тиенен сузылган фуражка эченә салмый китә алмады.
Габдуллага да, Сәхәбигә дә бу шактый тәэсир иткән булырга кирәк.
Габдулла, бәетченең яныннан киткәч тә һаман, каерыла-каерыла, аңа карап
барды. Сәхәби, бәетнең сүзләрен отып алырга тырышкансыман, һаман
иреннәрен тибрәтте, нидер пышылдады.

4

Кибетләрнең шүрлекләрендә эреле-ваклы пыяла һәм таш чынаяклар, тирән һәм
сай тәлинкәләр, юан корсаклы нечкә билле купшы вазалар… Чәйнекләрнең
ниндиләре генә юк монда: бер шүрлектә аларның зәңгәрләре күк күгәрченнәр
кебек, икенчесендә ап-ак озын борынлылары аккошлар кебек тезелеп
утыралар…
— Әнә әтиеңнең читек тапшыра торган бае,— дип шыпырт кына төртте Габдуллага әнисе…
Кибет алдында карсаграк буйлы, юан корсаклы, түгәрәк кара сакаллы берәү
үзенең чапан бөркәнгән хатыны белән зур-зур путаллы тәлинкәләр сайлый,
сатучы сайланганнарын пөхтә итеп төрә дә янәшә торган әрҗәгә сала…
— Әни, нигә алар савытны бик күп сатып алалар,
аларның балалары күпмени? — дип сорады Габдулла.
— Юк, аларның кунаклары күп, улым!—дип җавап бирде Газизә апа һәм, ни
өчендер, көрсенеп куйды. Аннан алар икенче рәткә барып чыктылар.
Килегез, килегез, безнең янда йөрегез,— дип кычкырды хуҗамы,
приказчикмы, Газизә апаны чакырып. — Үзегезгә сарпин яулыкмы дисез,
улыгызга кытат күлмәклекме дисез, рәхим итегез, төреп бирик…
Безнекеннән дә арзанрак, түземлерәк малны Ташъякны бер итеп эзләсәгез дә
таба алмассыз!
—    Карале, карале, менә бу шәльяулыкны,— дип эләктереп алып китте
икенчесе,— әмма дә мал инде, ефәктән бер дә генә ким түгел, үзе нәгызь,
үзе арзан, моны бөркәнеп чыксаң, сөйдергеч догаларың да кирәкми!
Аннан Саратовтан килгән сарпинка, Маргеланнан килгән ефәк шарф,
Сәмәркандтан килгән чапаннар һәм тукыма ефәкләр рәте китте; монда русча,
татарча, үзбәкчә дәшәләр, чакыралар, кызыктыралар…
Йөзем, кипкән өрек, пешкән кавын тау-тау булып актарылып ята торган
рәттә тубал хәтле зур бәрән бүрек кигән төркмәннәр кычкыралар:
—    Бире гәләлең!.. Бизмеин вә Баһардин өземнәрен алалың! Най сөҗек,
һай сөҗек, тәнавел идәлең! (Бире килегез! Бизмеин һәм Баһардин
йөземнәрен алыгыз! һай тәмле, кабып карагыз!)
Ташкент сәүдәгәре, русчалы, үзбәкчәле такмаклап, үз товарын мактый:
—    Һай, һай, һай, һай! Самарский мука, Ташкән-
ский липушка, свой огород, һай, падхади, наруд!
Аннан соң Габдулла әнисе белән кәмит янына барып чыкты. Яңа такталардан
корыштырган зур гына каралтысыман кәмитнең нигезеннән алып түбәсенә
кадәр күз камаштыргыч буяулы сурәтләр!.. Монда нәрсә генә юк: биегән
төсле арт аякларына басып, ал якларын күтәреп торган атлар, башына
эшләпә кигән, таяк тоткан күзлекле маймыллар, нәзек кенә бау өстеннән
зонтик тотып атлап барган нечкә генә аяклы кызлар, ике башлы яшел елан,
биниһая киң штанын муенына кадәр күтәреп каптырган һәм очлы бүреген
кыңгыр салып, битенә бик куе итеп кершән, иннек ягынган кешеләр, тагын
әллә ниләр, әллә ниләр…
Габдулла бу кызык сурәтләргә күз йөртеп чыгарга да өлгермәде, эчтән ике кеше чыгып, кәмитнең рәшәткәле чардагына менеп басты…
Нәкъ сурәттәгечә киң штанлысы, кәмит алдына җыелган халыкка карап,
кыңгыравыклы бүреген салды да, җирән чәчен күрсәтеп, бик түбән иелеп
алды һәм шунда ук кире кереп китәргә уйлады. Ләкин Проломныйда йөри
торган ыспай атбакатсыман икенчесе аның колагыннан эләктереп алды…
Тегесе яман ачы тавыш белән кычкырырга тотынды. «Атбакат» киң штанлының
артына үзенең кечкенә таягы белән шап итеп сукты, бусы кычкырудан
туктап, гаҗәпсенгән кыяфәт белән халыкка карап калды. Халык гөр килеп
көлеште. Аннан соң хуҗасы аңа рәшәткәгә менәргә кушты. Бусы рәшәткәгә
менә алмый, берничә тапкыр егылып төште. Халык тагын көлеште.
Ахырында, җирән кеше рәшәткәгә менеп басты. Кулына таяк белән тәлинкә
тотып, ул аларны алмаш-тилмәш чөеп алып китте дә, кинәт, таяк очына
эләктереп, тәлинкәне әйләндерә башлады. Шул килеш ул рәшәткә өстеннән
йөреп китте. Габдулла: «Менә, менә хәзер я ул тәлинкәне төшереп җибәрә, я
үзе егылып төшә»,— дип куркып торды. Теге рәшәткәнең башына,
егылмый-нитми, барып җитте һәм тәлинкәне бик җитез хәрәкәт белән тотып
алды да, рәшәткәдән сикереп төшеп юк булды. Берүзе калган «атбакат»
кулларын изәп халыкны чакыра башлады:
— Только пятак! Только пятак! Только биш копеек! Җирәннең һөнәренә
Габдулланың исе китте һәм, киресенчә, аны гел кыйнап, тиргәп йөртүче
«атбакат» ка җен ачуы кузгалды. Ләкин кешеләрнең: «Җирәне шушы кәмит
хуҗасы, ә атбакат аның хезмәтчесе икән»,— дип сөйләшүләрен ишеткәч,
Габдулла бөтенләй аптырап калды:
Ничек инде?!.

5

Аннан соң алар алтын-көмеш чуклар белән бизәлгән һәм күз камаштыргыч
елкылдап әйләнә торган зур бернәрсә алдына килеп туктадылар.
Ташъяк турында Габдулланың күңелендә калган истәлекләрнең иң кызыгы, шуның белән бергә иң үкенечлесе шушы булды.
Әйләнчек эчендә берәү, бик кыландырып, гармонь уйный, икенчесе мичкә
кебек зур бер нәрсәне «дөң-дөң!» суга. Әйләнү шәбәйгәннән-шәбәя бара, ат
һәм арсланнар өстенә менеп атланган үсмерләр Габдуллага әкияттәге
искиткеч пәһлеваннар төсле күренәләр. Аннан соң әйләнчек акрын гына
туктала. «Искиткеч пәһлеваннар» теләр-теләмәс кенә менгән урыннарыннан
төшәләр, һәм алар гап-гади бистә малайлары булып калалар…
Газизә апа Габдулланы җитәкләп әйләнчек яныннан китәргә җыенды, ләкин
Габдулла бу искиткеч кызыктан аерыласы килми, куркып, йөрәгеннән
чыгарып:
— Әни, әнкәй! Китмик!— дип кычкырды. Аның еларга җитешкән бу ялвару
тавышы Газизә апаның йөрәгенә барып тиде, ул туктап калды һәм, үзенең
яулык төенен чишеп, тиз генә акчасын санап алды.
Кырык өч тиен көмеш… Ташъяк төсе итеп Вәлигә күлмәклек алырмынмы дигән
идем, өстендәгесе тетелеп беткән. Иртәгә икмәк изеп куясы бар, шикәр
иртәгәлек кенә калды. Вәли дә акчасыз кайтса? Кыска юрган төсле генә шул
бу тормыш. Башыңа тартсаң, аягың ачык, аягыңа тартсаң, башың ачык. Әле
яңадан бер барнау акча җитми. И улым, улым, газизем!— дип уйланып алды
Газизә апа һәм акчасын кире төреп бәйләде дә, яулыкның икенче почмагы
белән күзеннән шул арада сыгылып өлгергән яшь бөртеген сөртеп алды. Ул
арада тупас кына гәүдәле бер малай Габдулланы тибәреп җибәрде һәм,
әйләнчеккә килеп, буш калган арслан өстенә менеп атланды. Габдулла,
егы-лыр-егылмас, әнисенең чапан итәгенә тотынып калды.
Кешеләр өстеннән йөрмәсәң, сиңа юл беткәндер шул,  күзең чыккыры!— дип
тиргәнде Газизә апа чапан астыннан. Тупас гәүдәле малай аңа карап:
— Әйдә, әйдә, күп җикеренмә, синеке кебек сәләмә малайлар бетмәс монда,—
дип җавап кайтарды һәм тешләрен ыржайтып көлде. Аннан соң казаки
кесәсеннән шәм шикелле озын конфет тартып чыгарды да, укалы кәгазеннән
әрчеп, аны суырырга тотынды.
Әйләнчек тагын кузгалып китте…
Габдулланың, теле белән сорамаса да, күзе белән: «Әнкәй, минем кебек үк
малайлар әйләнә бит, нигә мин әйләнмим?» — дигәнсыман карашы Газизә
апаның йөрәген тырнап, чеметтереп үтте һәм ул, дөньясын, тормышын
каһәрләп, тиз генә Ташъяктан чыгып китәргә ашыкты.
Юлда: «Утыртып әйләндерәсе калган. Габдулланы төртеп җибәргән Ибраһим
бай малаена үч итеп утыртасы калган»,— дип уйлады һәм Ташъякка кире
борылырга омтылып куйды. Ләкин Вәли абзыйның: «Мавыкмагыз, тиз
кайтырмын»,— дигән сүзе исенә төшеп, юлын дәвам иттерде.
Я, улым, Ташъякның әле башы-актыгы түгел, тагын килербез, арсланның иң
зәһәренә атланып әйләнерсең, насыйп булса,— дип юатты әнисе
Габдулланы…

6

Газизә апа, Габдулланы Ташъякка тагын алып барып, «туйганчы» кинәндерү
теләге белән, артып калган бакыр тиеннәрен әрҗәдәге яулыгының икенче
почмагына, аерым төенгә, җыйный башлады. Вәли абзый белән берничә тапкыр
тиргәшеп, урыны килгәндә юмалап, ул аны Габдулланың читеген эшләтергә
утыртты.
Иртәгә Ташъякка барабыз, дигән көнне Вәли абзый верстагы янында
Габдулланың кәҗүл читеген тегеп бетерергә тырышып утырды. Габдулла
Ташъякны тагын күрү, әйләнчеккә утыру хыялы белән мавыгып, йокларга
ятудан баш тартып, әтисенең эшләгәнен күзәтте: иртәгә киеп аласы кәҗүл
читекнең барлыкка килүен үз күзең белән күреп утырудан күңеллерәк тагы
нәрсә бар?
Газизә апа аңа берничә тапкыр:
— Габдулла, күз нурым, урының җәйгән, менеп ят, бәгърем, иртәгә иртәрәк
торырбыз,— дип карады. Габдулла эшләнеп бетәргә якынлашкан читегеннән
күзен ала алмый:
— Хәзер, әни,— диде, һәм бу сүзне инде ул бу кичне әллә ничәнче тапкыр
кабатлый иде; күзләрен угалап,  килә торган йокысын качырырга,  авызын
ачып исни башлау белән шунда ук аны тыярга, йокысы килүен сиздермәскә
тырышты. Ул: «читек эшләнеп бетмәс тә, без Ташъякка бара алмый
калырбыз», дип курыкты. Утыра торгач ул кинәт калгып китте һәм бүкән
өстеннән авып төптә язып калды.
— Йокың килгәнен яшереп утырасың бит син, разбунник, әйдәле,— дип Вәли
абзый читекне бер читкә куйды да, Габдулланы күтәреп алырга үрелде.
Ләкин Габдулла:
— Әти, юк, юк, минем йокым килми,— менә!— дип күзләрен әтисенә киереп ачып күрсәтте.
— Туктале, тукта, синең күзләрең нишләгән?— диде, каударланып Вәли
абзый. — Анасы, карале, сыңар күзен бөтенләй кан баскан бит улыңның…

* * *

…Икенче көнне иртән Габдулланың сыңар күзе генә ачылган, икенчесе
кабак өстендәге зур кызыл шеш белән күпергән хәлдә бөтенләй кысылып тора
иде.
Ташъякка бару урынына аны Мөхетдин суфыйга өшкертергә алып киттеләр.
Мөхетдин суфыйның да тыны килешмәде, күз шешенүендә дәвам итте. Мәгърүфә
әбинең «Арпам, имеш, мә күкеш»,— дип имләүләре, арпаны мәчегә, эткә,
бүрегә күчерү ырымнары да ярдәм итмәде. Ниһаять, Габдулланы Кабан
күленең теге ягындагы бер күрәзә картка алып бардылар. Карт
өшкереп-төкереп, аның күзенә ниндидер тамчылар тамызды.
Шуннан соң Габдулла ике тәүлек, йоклый алмый, ашамый-эчми, үкереп ятты.
Өченче көнне Сәхип солдат һәм Григорий үзләре белән кечкенә, ябык кына
гәүдәле, зур гына борыны өстенә тимер күзлек кигән берәүне ияртеп алып
килделәр. Ул баланы карады да, башын чайкады:
—    Харап итә язгансыз бит баланы! Ах, безнең караңгылык, ах, безнең артталык,— диде ул сукранып, телләрен шартлатып куйды.
Ул язып калдырган язу белән Сәхип үзе эшләгән больницадан ике дару алып
кайтты. Аларның берсен эчереп, икенчесе белән Габдулланың күзен юа
торгач, балага хәл кереп китте, аның кызуы сүрелде, ул тамагына ашый
башлады.
Беркөнне иртә белән Габдулла авыру күзен кысып кына ачты да әнисеннән:
—    Әни, әйләнчеккә барабызмы,— дип сорады, Газизә апа Габдулланың
терелә башлавы белән сөенсә дә, аның бу үкенечле теләгенә ни дип җавап
бирергә белми, әрнеп:
—    Ташъяк ябылды шул инде, улым! — диде һәм ирексездэн атылып чыккан яшен күрсәтмәс өчен читкә борылды.

7

Габдулла, терелеп, беренче тапкыр урамга чыкты. Аның үз иптәшләрен, бигрәк тә Әптелбәрне күрәсе килә иде.
Урамда брахмистр малае күрше урам малайлары белән ашык уйныйлар.
Габдулла башын авырткан күзе ягына авыштырыбрак, дусларча елмайган
хәлдә, ал арны күзәтергә тотынды. Әмма тегеләр Габдулланы күрү белән:
— Кит, юл өстендә торма, аягыңа җибәрәбез,— дип кычкырдылар. Берсе,
ашыкка тидерүдән бигрәк, Габдулланың аягына тидерергә тырышып, төзәп тә
җибәрде. Ләкин ашык тими узып китте. Габдулла эшне уенга борып җибәрәсе
килеп:
— Тимәде, тимәде,— дип кычкырды.
— Тимәс менә, мин килеп салып җибәрсәм! Икенче күзеңнән колак какканыңны сизми дә калырсың,— дип кычкырды күрше урам малае…
— Сукыр, сукыр! Кылый күз! — дип үчекләргә тотындылар башкалары.
Күтәренке күңел белән чыккан Габдулла кинәт сүрелде, аның бөтен ачуы
белән шул балалар өстенә ташланасы килде. Тик алар күп, ә Габдулла
берүзе генә! Шул вакыт көтелмәгән җирдән Әптелбәр атылып чыкты да
Габдулланы үчекләп торучы малайлар өстенә ташланып, аларны уңлы-суллы
селтәп ташлады. Малайлар бер минут эчендә, эрегән төсле, бу урамнан юк
булдылар.
Әптелбәр брахмистр малаен:
— Күрше урамнар безнекеләргә тия, ә син карап торасың,— дип битәрләде.
— Ул үзе бит башта,— дип брахмистр малае нидер әйтергә теләгән иде, Әптелбәр аның сүзен:
— Кит әле син, чухыр!— дип өзеп куйды. Брахмистр малае авыз эченнән
ырылдашып, кырын-кырын капкага китте һәм йорт эченә керү белән башын
чыгарып:
—    Ә синең әниең чихутка, әтиең телсез,— дип кычкырды.
Әптелбәр:
— Ах, әле син шулаймы? — дип аңа ташланды. Брахмистр малае йөгереп өйнең
баскычына менеп китте һәм ачы тавыш белән «әти!» дип кычкырды.
Әптелбәр килеп өлгергәнче, ул өйалдына кереп алды һәм эчтән, ишекне аз гына кысып ачкан көе, телен чыгарып, үчекләшеп торды.
— Чыгарсың әле! — дип янады Әптелбәр. Бу хәлне ишетеп, үз өйләренең баскычына чыккан Аннушка:
— Әптелбәр, ташла, Мустафа ул нехороший, чебешкә утырган тавык астындагы
йомыркаларны ташый,— диде һәм балаларны су буена төшеп уйнарга чакырды.
Әптелбәр уйнарга бик теләсә дә, бу тәкъдимне кире какты. Ул өйдә
анасының авырып ятуын һәм балык шулпасы теләвен, әтисенең эшкә урнаша
алмый, өйдә эшсез утыруын һәм, мактаныбрак, үзенең өйдә бердәнбер
туйдыручы булып калганын сөйләп бирде.
Мин хәзер Бакалтайга барып, ике җәен тотып алып кайтам, берсен әнигә
пешерәбез, икенчесен Печән базарына чыгарып сатабыз да, балык сөзә
торган зур ятьмә сатып алабыз. Аннан балыкны күп итеп тота башлыйм да,
теге үлчәү янындагы балыкчы Хисмәтнеке кебек таш кибет ачып җибәрәм.
Аннан соң мин балыкны үзем тотмыйм инде, миңа аны тотып китерәләр. Ә мин
кибеттә чут салып кына утырам. Сез балык алырга миңа гына килегез,
сезгә мин аны бушлай бирермен, яме?
Балалар моңа чын күңелдән риза булдылар һәм Әптелбәрнең юмартлыгына исләре китте.

 

Алтынчы бүлек


1

Габдулла аны Өчиледә адаштырып, Казанга качып килгән иде. Ә ул «кайда
булды минем кечкенә корбаным?» дигэнсыман, авылдан авылга күчеп,
чакрымнар артыннан чакрымнар үтеп, Казанга, аннан соң Яңа бистәгә килде
һәм мыштым гына Вәли абзый өенә керде:
— Ә, менә кайда икән ул?
Ачлык кечкенә Апушны, ниһаять, эзләп тапты.
Иң элек Газизә апаның кәләпүш эше тукталды. Аның товар (хәтфә, кәлинкүр,
җеп) бирә торган бае вывескасын «компаниягә» алыштырды да мәскәүлеләргә
булган бурычыннан, сумына 24 тиен түләп, котылды. Шуннан соң ул сабын
сәүдәсенә күчте.
Газизә апа баеның кибетенә килеп: «Ибраһим абзый, алайса, мин башка
берәү белән киңәшеп карыйм әле»,— диде. Ибраһимның яхшы кәләпүшчене
җибәрәсе килмәве булырга кирәк:
— Ай, оныта ук язганмын, бикәң сине кереп чыксын әле дигән иде бит, йомышы бар шикелле,— диде.
Шул көннән алып Газизә апа байбикәнең өендә аның тегү-чигү эшләрен, туры
килгәндә, беррәттән, өй эшләрен дә башкарып йөрде. Моның өчен байбикә
аңа әчмүхәләп чәй биреп җибәрә иде:
— Үзебез өчен генә тота торган сәйлүн чәе, йөз дә биш номерлы, эчеп карагыз әле, бик йөрәккә ята торган, бик нәгызь, бик…
Вәли абзыйның да кәсепләре кирегә китте. Беркөн ул базарга алып чыккан
читек-кәвешләрен кире алып кайтты да сәкегә күтәреп бәрде.
— Кадалып бетсен базары, асты-өскә килеп бетсен Гайнетдин
компанияләре-ниләре белән! Әйе, ыммым… Атна буе бөкрәеп, күкрәк
черетеп утыр-утыр да, биргән бәяләре синең товар хакыңны да капларлык
булмасын.  Кәсепмени бу,  мат якасына! Әйе,  ээ…  Ым-мыммм!..
Ул көнне кич утыру булмады. «Бик нәгызь» 105 номерлы сәйлүн чәен
каты-коты белән сүзсез генә эчтеләр дә тавыш-тынсыз гына йокларга
яттылар.
Икенче көнне Газизә апа Ибраһим байларга Габдулланы да ияртеп алып китте:
—    Бүген байларда бик зур аш-су буласы, хәзерләшергә чакырдылар. Габдулланың да бераз тамагы туеп кайтыр бәлкем,— диде ул.
Газизә апа белән Габдулла Иске бистәгә чыгып, Захарьевский белән уңга
борылдылар да ике катлы зур таш йортның капкасы алдында тукталдылар.
Капкага якынаю берьюлы мөмкин булмады: аның тирәсен әллә никадәр теләнче
сырып алган, ерып үтәр хәл юк! Җитмәсә, Газизә апа белән Габдулланы
күреп, шаулаша башладылар:
— Карале, кара, әле генә килеп, сәдәкагә бездән элек үрелмәкче була!..
— Байның кайнегәчедер ул. Күрмисезмени, ак шәл астыннан яңа кәшемир яулык бәйләп җибәргән…
— Улының аягындагы читеге кай таба!.. Савырлап каеган өр-яңа читек, ә?
— Шул көе сәдәка сорарга килгән. Кеше дигәнең!
— Оялмый да… Чисти оятсыз икән!..
— Тирес бит икән!..
Капка эчтән бикле, шакысаң да ачучы булмас: монда кем шакыганны кем
белсен? Газизә апа, үзенә каратылган иләмсез сүзләргә әһәмият бирмәскә
тырышып, иреннәрен кысты һәм, эчтән берәрсе чыкканны көтеп, читкәрәк
барып басарга мәҗбүр булды. Шул вакыт Габдулла кинәт:
— Әптелбәр! — дип кычкырып җибәрде.
— Кайда?
— Менә әле генә шунда иде!.. Әллә кая китте!.. –Габдулла әнисенең кулыннан тартылды.
– Тик тор! Үзенең күренәсе килмидер.
—    Нигә күренәсе килми? — дип гаҗәпләнде Габдулла. Аның дусы Әптелбәрне күрәсе һәм яңалыклар белән бүлешәсе килде.
Капка тоткасы эчтән шалтырап китте. Теләнчеләр капкага ташландылар. Капка ачылмады.
— Йоклый торгандыр әле, байны әйтәм, тормагандыр әле… — диде арадан бер картрагы.
— Дәүләтле кешегә иртүк торып янчык табасы юк шул,— диде башына мескен бүрек кигән карчык.
— Аның алтыны янчыкта түгел, капчыкта шул, беләсегез килсә.
— Алла дәүләтен мул кылсын берүк! Бик юмарт, бик шәфкатьчел кеше бу Ибраһим бай.
— Мәкәрҗәгә китсә дә, Эрбеттән кайтса да, авырып терелсә дә, безне онытмый…
— Безне онытмаганга хак тәгалә аның дәүләтенә бәрәкәт бирә…
— Үткән атнаны, җигеп чыга торган атының аягына су төшкәч, терелсә дип, нәзерен әйткән, диләр. Шуның сәдәкасен өләшә микән?
— Компания булып ачкан сәүдәсеннән табыш ясаган, ди, белмисез икән әле.
— Кеше сөйләгәннең барысына да ышана китсәң, әнә Мәскәү байларын бик нык утырткан имеш, дип тә сөйлиләр…
— Ээ… шуның сәдәкасе инде бу алайса…
— Нигә, аның өчен дә баш кирәк…
— Хәләл белән баеп булмый инде, нәрсә әйтсәң дә…
— Безнең авыздан чыккан сүз булмасын. Үзенең компанионы, теге Орынбурның
Әхмәт бай белән уртак болын алып, шуның печәнен саткан, имеш, бу.
Табыш: бүлгәндә теге риза булмый, судка биргән,  имеш…
Дөрес түгелдер, дошман сүзедер… Юк, юк…
Ул арада капкадан биш гөрәңкә сыешлы кечкенә ак капчык күтәреп, түгәрәк
кара сакаллы ыспай приказчик чыкты. Аны чак кына төртеп екмадылар.
—    Утырыгыз тезелеп, барыгызга да җитәр,— дип боерык бирде приказчик.
Этешү-төртешү китте, һәрберсенең алгарак чыгып утырасы килде. Приказчик
хәйләкәр кеше икән, ул сәдәкане капка яныннан түгел, артка ук чыгып
өләшә башлады. Бар да тынды. Приказчик кулын капчыкка тыккан саен өр-яңа
бер тиенлекләр «гөж» килеп шаулап алды. Приказчик аларны бер уч тартып
чыгарды да, сузылган кулларга берәм-берәм тамызып чыкты. Бер тиенне алып
икенче кулын сузган үсмерләрнең кулына «чалт!» итен сугып алырга да
өлгерде. Акча шылтырау тавышына рәхмәтләр, озак гомер теләүләр ялганып
китте.

2

Габдулла бу кызык тамашаны карап туярга өлгермәде, әнисе аны капкадан
эчкә алып кереп китте. Ул арада зур кара эт, чылбырыннан тартылып, болар
ягына ыргылды һәм, буыла-буыла, өрергә тотынды. Габдулла әнисенең
аякларына ябышты. Газизә апа аңа:
—    Курыкма, улым, аның чылбыры өзелерлек түгел… Әйдә менә бу яклап,— дип Габдулланы кухняга алып керде.
Аларны күпертмә җилкәле ак алъяпкыч япкан зур һәм таза гәүдәле чибәр генә хатын каршы алды.
«Шушы икән байбикә»,— дип уйлады Габдулла.
Ләкин бу байбикә түгел, аның асравы гына иде әле.
Өстәлләрдә һәм шүрлекләрдә нәкъ Ташъяктагы-сыман тезелеп торган бакыр,
җиз, пыяла савытлардан башканы күрмәгәч, Габдулла гаҗәпсенеп куйды:
— «Байларның өе шундый була икән: тәлинкә дә чынаяк. Байлар ашап кына торалар шул…»
Ул ара булмый, юкарак гәүдәле, ыспай гына киенгән зур кара күзле хатын килеп керде һәм Газизә апаны күреп:
—    Ә килдеңме, Газизәбану? Бик һәйбәт. Бу кем, синең улың мәллә? — дип сорады.
Байбикә шушы үзе иде.
— Әйе, бер почмакта утырып торыр инде, бикә, сезне борчымас ул,— диде Газизә апа, гафу үтенгәндәй итеп.
— Ярар, бакчага чыгып утырсын, чәчәкләргә генә кагылмасын… Йосыфҗан, Йосыфҗан, кер әле монда, акыллым!
Гадәт һәм кыланышлары белән унике-унөч яшьләр чамасы гына булса да,
буйга әрсез үсеп киткән Йосыфҗан килеп керде. Ул телен чыгарып кулындагы
зур гына кисәк бәлешнең эчендәге алмасын ялый, үзе бертуктаусыз борынын
тарта иде.
Габдулла аптырап калды:
— «Туктале, тукта, соң бу бит теге кем… Ташъякта мине төртеп ега язган малай?!.»
—    Бар, улым,— диде малайга иркәләп кенә байбикә.— Менә бу кунак
егетне бакчага алып чык. Кара, чәчәкләргә кагылмасын! Бар, мин чакырмый
кермә. Кунаклар янында чуалмасаң да ярар, бүген бик олы
кешеләр генә киләсе, яме? Сүземне тыңласаң, иртәгә үк үзең сораган теге көмеш йөгәнле, пыяла күзле атны алып кайтырмын…
— Әйдә! — диде малай Габдуллага.
Алар бакчага чыктылар.
Бакча чынлап та матур. Кызыл ком сипкән юлның чит-читендә тәбәнәк кенә
яшел рәшәткә… Аның эчендә кечкенә-кечкенә таулар — чәчәкләр тавы…
Нинди генә чәчәкләр юк монда! Ал, кызыл, ак, сары, сыек зәңгәр, куе
зәңгәр… Вак кына күгәрчен күзе хәт-леләреннән алып, олы кешенең
йодрыгы зурлыгы чәчәкләр… Уртадагы иң зур чәчәк тавының өстендә колга,
аның очында кояшка чагылып, күзнең явын алып тора торган көмеш шар…
Габдулла бакчаны, бик кызыксынып, тамаша итә генә башлаган иде.
Йосыфҗан, кызык итепме, әллә комсызлыгыннанмы, тилгән кебек, кулларын
җәеп, аның тирәсендә әйләнә башлады. Габдулла кайда борылса, ул аның
алдына чыга, күзәтергә комачаулый, телләрен чыгара, күзләренең агын
әйләндереп карый, авызын кыйшайта…
—    Син  барыбер безнең Сәхәби  кебек  итә  белмисең,— диде Габдулла.
Җавап урынына теге, Габдулланы үчекләп, аңлаешсыз тавышлар чыгарды:
—    Сә-сә-сә… хә-хә-хә… би-би-би… хи-хи-хи…
Аннан ул Габдуллага кулындагы бәлеш кисәген сузып:
—    Мә! — диде.
Ачыккан Габдулла, үзе дә сизмәстән, кулын сузды. Әмма теге шунда ук
бәлешен кире тартып алды да, икенче кулын сузып, Габдуллага күкеш
күрсәтте һәм кычкырып көлеп җибәрде. Аннан ул куак төбенә әйләнеп:
«Гөлгел! Гөлгел!»— дип кемнедер чакыра һәм кулындагы бәлешен
чеметеп-чеметеп, валчыкларын шул якка ыргыта башлады. Ул да булмады,
куак артыннан… дөнья матурлыгы бер яшел кош канатларын җәеп килеп
чыкты! Аның каурыйлары һәм койрыгы, кояшка елкылдап, кырык төс белән
балкый. Койрыгындагы күз-күз түгәрәк бизәкләре бик оста сурәтче кулы
белән ясап куйган төсле! Башындагы чукмарлы энәләре әллә шундый булып
үсеп чыккан, әллә аларны купшылык өчен юри кадап куйганнар?!.
Габдулла, кызыксынып, кошка таба бер адым атлап куйды, шунда ук юлына Йосыфҗан аркылы төшеп кычкырды:
—    Якын киләсе булма, минем тавис бу!
Габдулла чигенеп куйды.
Ул кинәт үзен бу бакчада очарга гына түгел, талпынырга да ирке булмаган
чебеш итеп хис итә башлады. Аның инде кире кухняга йөгереп керәсе һәм
әнисенең итәгенә ябышасы килде. Шул вакыт капкалар ачылуы, тарантаслар
шалтыравы ишетелде. Йосыфҗан, муенын сузып, йортка карады һәм, кунаклар
килә башлавын күреп, Габдуллага:
—    Тависка я чәчәкләргә кагылсаң, мин синең муеныңны өзәрмен,— дип, бармагы белән янап алды да, чыгып йөгерде.
Габдулла иркенләп бер тын алды һәм кошны күзәтергә тотынды.
Әйе, бу шул үзе! Саҗидә апасы сөйләгән бәхет кошы! Шуңа күрә Йосыфҗан
шундый бәхетле… Теләсә, бәлеш кисәгенең камырын ашый, теләсә, аның
алмасын гына ялый. Теләсә, аңа әнкәсе көмеш йөгәнле ат алып кайтып бирә,
теләсә, ул Ташъякта туйганчы әйләнчектә әйләнә… Ә аның өендә нихәтле
савыт-саба, Теләсә кайсыннан теләсә нәрсә ашый… Менә, әнисе белән
бүген монда килмәсә, күрер идемени ул бәхет кошын?.. Саҗидә апасы кайда,
нишли микән хәзер?
Күрәсе иде хәзер Саҗидә апаны. Сөйләп бирәсе иде. Юк, үзен җитәкләп менә шунда алып киләсе иде. Әптелбәрне дә…
Кинәт ишекләр ачылган, кешеләр сөйләшкән тавышлар ишетелде. Өйнең
бакчага чыга торган, яшелле-кызыллы пыялалар белән бизәлгән зур ишегендә
кешеләр күренде. Алар, баскычтан төшеп, кызыл ком сипкән юл белән болай
таба килә башладылар. Габдулла, нишләргә белми, аптырап калды һәм,
ихтыярсыз, җиргә чүкте.
Килүчеләрдән берсе, калын гына җирән мыеклы, хәйләкәр генә кысылып көлеп
торган, сөрмә тарткан күзлесе, өй эчендә башланган әңгәмәне дәвам
иттерде:
—    Шулай, шулай, Нәни абый, кыздыр хәлфәне, кыздыр! Югыйсә, шәригать
юлыннан читкә чыга башладылар. Хәтта теге Миһри апаның чигүче кызлары
янына йөриләр дип ишетәбез. Шәкертләре, хәлфәләре һәммәсе бергә…
Кыздыр үзен! Ә син, хәлфә, бирешмә, я, я!
Габдуллага аның тавышы һәм көлүе, буш мичкәгә кычкыргансыман, улап
ишетелде. Ул соңыннан бу кешенең шушы йорт хуҗасы Ибраһим бай икәнен
белде.
Кунаклар Габдулла яныннан, аны бөтенләй сизми, үтеп киттеләр һәм куак
артындагы яшел чардуган эченә кереп, камыштан үргән урындыкларга
утырыштылар.
«Нәни абый» дигәне укучыларга мәгълүм Сәгыйтьҗан бай Сәгыйтов иде. Ул кызып китте:
— Минем өчен Миһриҗамалга түгел, шайтанның
үзенә йөрсеннәр! Әмма минем мәдрәсәм эчендә тәртип булсын… Без акча
бирмәсәк, сез үзегезнең Бохарадан алып кайткан чалмагыз белән кая барыр
идегез икән, ягъни мин сездән сорыйм, дамелла Сафиулла?
— Дәрес әйтте Нәни абый, исбат лазем, хо, хо, хо, хо!— дип бәхәсне
кыздырырга тырышты Ибраһим бай. Сафиулла дигәне, салынкы гына зур
борынлы, өстенә күк пустау җилән, башына кара чуклы кызыл фәс кигән,
хәлфәсыман кеше, көлми генә, бармагы белән күз төпләрендә казына-казына,
мыгырданды:
— Безнең мәдрәсәдәге тәртип һәрхәлдә башка мәдрәсәләргә караганда…
— Кайда? Кайда ул тәртибегез? — дип бүлде аны Сәгыйтьҗан,— ишетелгән
хәлмени, кырык шәкерт мәдрәсәне ташлап чыгып китсен, имеш! Мәскәү
студеннары булганнармыни? Әле узган ай гына «Тәрҗеман»
газитәсе: «Мәскәү студеннары үз идарәләренә каршы
баш күтәреп, чуалыш кузгатканнар. Әлхәмделилла, бу безнең мөселман
мәдрәсәләремездә булган һәм булачак эш түгел»,— дип язып чыкты. Бер ай
да үтмәде, Казанның иң зур мәдрәсәсендә, кем мәдрәсәсендә диген әле,
Шиһап хәзрәтнең үз мәдрәсәсендә шәкертләре фетнә чыгарып яталар. Бөтен
әһле исламга йөз каралыгы!..
— Мәхдүм коткысы белән эшләнгән эш булды бу, Сәгыйтьҗан абзый!..
—  Әлбәттә, синең коткың белән түгел, аны без үзебез дә беләбез. Бу эштә
синең катнашың булган булса, әле безнең арада утырыр идеңмени син?..
Коткыга катышмау әле ул бик зур хезмәт түгел… Үзеңнең гыйлемең, абруең
белән генә шул шәкертләрне тотып калган булсаң икән син.
— Көчебездән килгәнне эшләдек, Сәгыйтьҗан абзый! Без тотып алып калмаган булсак, калганнары да чыгып киткән булыр иде.
— Сез тотып алып калмадыгыз аларны, дамелла!..
Зәкать бирәбез, киендерәбез дип, без, байлар, тотып алып калдык аларны,
беләсегез килсә… Монда үз кешеләребез, яшерен-батырыны юк…
— Кунаклар арасыннан гөмбәгә охшаган карсак кына, юантык кына берсе селкенеп куйды:
— Биредә берәү дә гаепле түгел. Нәни абый, җәдитчеләр гаепле монда… Аларның коткысы бик көчле…
— Шиһап хәзрәт, мәрхүм, үзе гаепле монда, урыны оҗмахта булсын, мәрхүм
өстеннән гайбәт булмасын,— диде Сәгыйтьҗан бай. — Ул тезгененнән
ычкындырды шәкертләрен… Имеш, дөнья гыйлемнәре кирәк, имеш,
русча укырга кирәк. Әнә, дөнья гыйлемнәре укып берсе чукынды бит…
— Анысы да дөрес түгел,— дип каршы төште Ибраһим бай.— Сәхипгәрәй хәлфә
ул шәригать гыйлеме укып чукынды. Ә менә учительский школ начальнигы
Шаһбаз морза русча укып та, үз динендә калды, хо, хо, хо, хо!
—    Ай, сөйләмәгез миңа шул Шаһбаз дигәннәрен! Үз динендә калды, имеш, калса, аның мөселманлыгы нәрсәсендә?
Берничә бай Сәгыйтьҗанны куәтләп, Ибраһим байга ябырылдылар:
—  Димәк, безгә ислам гыйлеме кирәк түгел?
—  Безгә рус гыйлеме генә кирәк, алайса?
— Яшьлегеңә барасың, Ибраһим бай! Ибраһим бай үз сүзендә торды:
— Кем әйтә, ислам гыйлеме кирәк түгел, дип! Берәү дә әйтми. Мин әйтәм,
әгәр дә менә син, Гайнетдин абзый, ислам гыйлеме өстенә үз балаларыңа
шут гыйлеме дә укыткан булсаң, яһүт конторщигы тотарга туры килмәс иде
сиңа, нигә, дөрес түгелмени?
— Тотсын!— дип карулашты юантык җирән бай.— Минем  улымның  русча 
укымавының  зәкатеннән китсен! Аңа була,  минем улым кеше күзенә карап
йөрми бит әле, әлхәмделилла! Үз башына эш йөртә. Шулай түгелме,
Мөхәммәтҗан абзый?
Мөхәммәтҗан бай сүз көрәштерүне ул кадәр сөйми, ләкин ул монда үз фикерен әйтми булдыра алмады.
— Үз шәһәрең белән генә чикләнсәң, анысы да хактыр, бәлкем,— диде ул.—
Менә мин сәүдә эшләре белән, үзегез беләсез, чит мәмләкәтләргә чыгып
йөреп кайттым. Мимечендә дә, инглизендә дә, хәтта амриканында да булдым.
Шутны (счетны) үзең йөртә белмәсәң, олы сәүдәгә тотынып булмый икән.
Менә мин шуны белеп кайттым.
— Анысына да сүзем юк, Мөхәммәтҗан абзый,— диде җирән бай,— шут гыйлеме
дә белсен, ярый. Аннан соң бит алар гимназия дә ниверсит (университет)
сорый башлыйлар. Менә кая бара бит хәзерге яшьләр!
— Анысын мин үзем дә иртәрәк дип саныйм,— диде Мөхәммәтҗан бай.—
Гимназияләр һәм ниверситлар дворяннар өчен кирәк. Алар балаларын түрә
ясарга укыталар. Без дворяннар түгел, сәүдә кешеләре.
— Әйе,— дип куәтләде Сәгыйтьҗан,— дворян үз имениесен сатып, баласын я
духтырлыкка, я атбакатлыкка укыта. Аның башка юлы юк. Ә без аның
имениесен сатып алабыз. Шулай булгач, нигә безгә ниверсит?
— Әйе,— диде бөтенләй ярсып, җирән бай,— пычагымамы миңа малаемның атбакатлыгы! Акча түләсәм, миңа Мәккә мөшриге дә атбакат!
— Безнең Бать исән булсын, Бать! (Шул замандагы атаклы адвокатның
фамилиясе.) — дип өстәп куйды Сәгыйтьҗан.— Бер дә сезнең Шаһбазларыгызга
баш иеп бармабыз… Үзләре безгә килерләр…
— Килер,— диде Ибраһим бай,— менә хәзер Шаһбаз морза килеп җитәр, аны да
чакырттым. Сөзешергә килгәндә, ул сезнең мөгезләрне сындыра инде,
сындыра!
— Үз фикерем хак булганнан соң төкерәм мин сезнең Шаһбазларыгызга, сукыр
Каюмнарыгызга! —диде Сәгыйтьҗан һәм бөтенесенә серле генә карап
чыкканнан соң шыпыртрак тавыш белән әйтеп куйды: — Әгелчәннәр әнә сезнең
образованный Шаһбазларыгызга бармый, менә безнең кебек түмгәкләргә
киләләр әле…
— Ничек, нинди әгелчәннәр?
— Яшерене-батырыны юк, монда үз кешеләребез…
Аларның үтенүе дә шулай, читкә таралмасын, мин сезгә бер хәбәр әйтим…
— Ие, ие?..
— Инглиздә чыга торган «Таймас» газетасының мохбирләре шәһәребездә мөсафир…
— Кара син! Я, я?
— Алар, әлбәттә, бире безнең мөселман ачларыбызга ярдәм кулы сузып килгәннәр…
«Гөмбә» янә телгә килде:
— Ай,  бәрәкалла,  шул әгелчән дигән халыкта мөселманнарга карата
ниндидер мәхәббәт бар, күрәсең… Шулай булмаса, безнең дин исламның
мөнбәре булган Гарәбстан аларга буйсынып яшәр идеме?
— Менә мин дә шул турыда сөйлим. Шул инглизләр, хәзергә исемнәрен
әйтмим, бер баебыз һәм бер имамыбызны үзләре төшкән номерга чакыртып,
озак кына сөйләшкәннәр. «Без гарәпләребезгә Коръән бастырып бушлай
таратабыз, аларга үзебез мәчетләр салып бирәбез, дине Исламиянең абруе
без инглизләр алдында гаять югары тора»,— дигәннәр. Шул сүзләрен
дөресләр өчен, шундук чумаданнарыннан чалма чыгарып күрсәткәннәр. Менә
сезгә әгелчәннәр…
«Гөмбә» кинәт үсеп киткән шикелле булды:
—    Бәрәкалла, әлхәмделилла, дине ислам өстенлек таба болай булгач…
Ибраһим Сәгыйтьҗанга әйләнеп:
— Я, я, Нәни абый, әгелчәннәр тагын ни сөйләгәннәр? — дип кызыксынды.
— Бохара әмире Мирсәет Габделәхәт Баһадирны бик мактаганнар.
— Әйе, әйе, ни өчен инде, ягъни?
— Теге Сәмәрканд аша тимер юл салдырмауны падишадан үтенгән икән…
Ягъни бу безнең дине исламга батмый, дине ислам бу эшне бидгать дип
таный…
Ибраһим кычкырып көлеп җибәрде:
—    Төшендем мин хәзер моңа,  төшендем,  Нәни абый… Әгелчәннәр үзләре
котыртканнар алайса Бохара әмирен… Ах, разбойниклар!..
Мөхәммәтҗан байга да бу фикер ошап куйды:
— Без тимер юл үткәрсәк,  әгелчәннең кызыл башлар, һиндлар белән сәүдәсенә китереп суга шул бу!..
Әле без салдыра башлаган Казан — Муром
тимер юлын кире сүтәргә киңәш итмәгәннәрме, Нәни абый, әгелчәннәрне
әйтәм? Урыс белән мөселманны сөзештерә, ә? Менә бусы ошый миңа. Әгелчән,
ә? Ах, разбойник!.. Хо, хо, хо, хо!

4

Ул арада капка чылбыры шылтырап китте, эт буыла-буыла өрергә тотынды. Ибраһим урыныннан кузгалды.
— Әнә, Шаһбаз морза килде… Әйдүк, болай таба, Шаһбаз морза, бакчага
рәхим ит!.. Ибраһимның сезгә дигән пылавы суынмас, курыкма. Ай-һай,
пылау ашарга ашыга-ашыга кереп бара. Син менә монда кер әле, менә монда!
Монда пылаудан тәмлерәк әңгәмәләр бара, йөземе дә бар, борычы да бар.
Хо, хо, ко, хо!
Бакчаның йорттан керә торган кечкенә капкасыннан хәтфә якалы кара
сюртуктан, цилиндрдан, чал кереп килә торган сакалын ике якка тарап
җибәргән Шаһбаз морза һәм тагын ике кеше килеп керделәр.
Шаһбаз морза, цилиндрын салып, бакчадагылар белән күрешә-күрешә, гадәтенчә күтәренке тавыш белән сөйләп алып китте:
—    Сезнең мәзәкчән кеше икәнне аңламаган берәү булса, әлбәттә, бик нык
амбициягә бирелер иде, Ибраһим әфәнде! Сез мине беләсез бит инде. Мин,
именно, сезнең менә бу бакчагызны яратып киләм бирегә. Казанның тузан
сахралары уртасына утырган оазис бу минем өчен. Мин монда чын мәгънәсе
белән истирахәт итәм. Мин монда шәһәребезнең атаклы кешеләрен очратам.
Милли вә дини мәсьәләләр буенча кыйммәтле фикерләр ишетәм, үземнең гаҗиз
тавышымны ишеттерәм. Күрәсез, безгә шундый общество җыела торган урын,
милли клуб җитми. Без таркау яшибез, Ибраһим әфәнде. Ә безнең прогресс
өчен нинди кирәк мондый җыелулар! Шулай түгелме, господа?
«Гөмбә» Шаһбаз морза сүзенә ялагайланып хихылдый башлаган иде.
Сәгыйтьҗанга күзе төшеп, туктап калды. Сәгыйтьҗанның чырае тәмам
бозылган иде.
Шаһбаз морза белән ияреп килгәннәрнең берсе сүзгә кушылды:
—    Әгәр бу бакча булмаса, аны уйлап чыгарырга, юктан бар итәргә кирәк иде дип әйтергә тели Шаһбаз морза!
Бу, хәтфә якалы яшел казакидан, кара кырпу бүректән, купшы гына кара
мыеклы, иреннәре ниндидер сүз әйтергә теләп елмаерга торган утыз
биш-утыз алты яшьләр чамасындагы кеше иде.
—    Менә, өстенә басты безнең яшь галимебез Габдерахман әфәнде
Ильясов,— диде Шаһбаз морза.— Гафу итегез, мин сезгә представить итәргә
үк онытканмын…
Бу Казан университеты янындагы тарих-этнография җәмгыятенең действительный члены…
Сәгыйтьҗан фикерен яңа гына җыеп өлгерде, ахры, ул Шаһбаз морзаның сөйләп беткәнен дә көтмәде:
— Могтәбәр мөселманнар белән күрешәсегез килсә, мәчеткә, җомгага йөрергә кирәк, Шаһбазгәрәй морза,— дип ярып салды.
Ибраһим бай бәхәс башлануга тәмам кинәнеп:
— Менә,  менә,  менә! Җыелу белән генә бетми, Шаһбаз морза, җыелып, менә
шулай фикер сөзеш-терергә кирәк. Әйе, торасың да бакча дисең. Акчаң
булса бер букча, синең дә булыр бакча. Я, я, Нәни абыйның сүзенә менә
чыгарып сал инде үз тәңкәңне!
— Чтож!..  Мин Сәгыйтьҗан әфәнденең фикере белән бик, бик килешәм…
— Синең килешүең безгә кызык түгел, Шаһбаз морза, менә сез сөзешегез!..
Сөзешегез!.. Ә? Нигә мәчеткә йөрмисең? Тәһарәт ала белми торгандыр ул!
— Юк, мин Сәгыйтьҗан әфәндегә кушылам, господа! Әйе, дөрес, бәлкем мине
мәчеттә сирәк күрә торганнардыр мөселманнар. Әмма мин мөселманлыкны
югары мәгънәсендә аңлыйм. Минем мөселманнарны прогрессның югары
баскычына күтәрәсем килә.
Ибраһим бай урынында утыра алмый:
— Төтене туры йөри моның, Нәни абый. Исбатлазем.. Я, я? — дип куйды.
— Ә син шуны әйт, әнә Хаммат мулла малае өендә театр корып ята, ди.
Бәлкем син ислам белән театрны да бергә сыйдырмакчы буласыңдыр, 
Шаһбазгәрәй морза?.. Сезнеңчә, мәчет салдырганчы бер зур театр
салдырып, биш вакыт намазны шунда гына укырга кирәктер, бәлкем, әлгаязе билла!
Җирән бай үсенеп китте:
—    Афәрин, Нәни абый!.. Менә моның белән җәдитләрнең авызын яптың болай булса!
Кинәт Габдерахман әфәнденең ирен очындагы елмаюы сүрелде, ул түзми, сикереп торды:
— Биш вакыт намазны, әлбәттә, берәү дә театрда укымас, анысы юк сүз!
Вәләкин театр исламның нигезләренә каршы килми. Театрның кирәклеген
тормыш үзе таләп итә. Халык гыйбрәт эзли. Карты, яше, хәтта, Сәгыйтьҗан
әфәнде, сез әйткән мәчет әһелләре часовняга куелган христиан изгесенең
тәлинкәгә салынган кисекбашын һәм мөселманлыктан йөз чөергән Сәхипгәрәй
хәлфәнең тактага ябыштырылган рәсемен карарга толчокка йөриләр.
Шөбһәсез, алар гаепле түгел монда. Аларның гыйбрәткә сусаган күңелләрен
сугара белмәүчеләр, менә без гаепле бу эштә. Безгә ал арны тәрбия итәргә
кирәк. Театр аркылы аларга гыйбрәт күрсәтергә кирәк. Шөкерләр булсын,
татарлар арасында моны аңлаучылар туып килә. Хәтта без бүгенге көнне
үзебезнең беренче әдипләребез бар дип мактана алабыз. Муса Акъегетзадә
һәм Заһир Бигиев җәнапләре безгә милли романнарыбызның үрнәкләрен
бирделәр. Сез укыгансыздырмы, беренче буларак медицина мәктәбен тәмам
кылып диплом алган Разия ханым Котлыярова турында яздылар. Афәрин! Без
һәм үз тарафымыздан татарның сәнаигъ Нәфисәсен булдыруны максат итеп
куйыйк, һәм бу өлкәдә күршебез руслардан үрнәк алыйк. Театр безнең бөек
әмәлләребезнең берсе һәм ул, һичшиксез, гамәлгә ашачак. Бу көн ерак
түгел. Шаһбаз морза кул чабып алды:
— Браво, Габдерахман әфәнде!
Ибраһим бай өчен сөзешү иң югары ноктасына килеп җитмәгән иде әле. Ул моңарчы дәшми утырган Мөхәммәтҗан байны котыртты:
— Дәү абый, карале, син берни дә әйтмәдең бит әле, морзага каршы бер сүз әйт инде, хо, хо, хо, хо!
Мөхәммәтҗан бай урыныннан кузгалды. Аның бәхәскә катышасы килми иде, күрәсең.
—    Шут гыйлеме укырга кирәк, яшьләр, шут гыйлеме,— диде ул, төшлектән
авыша башлаган кояшка карап,— карале, Ибраһим, мин бүген өйлә намазын
үти алмый  калдым лабаса,  кибеттән туры монда
килдем… Өйлә авышмагандыр бит әле, сәгать ничә? Бир әле комганыңны,
тәһарәтемне яңартып, берәр бүлмәңдә укып алыйм, казага калмасын…
Моның белән батып баручы хәлфәгә, гүя, бау ыргыттылар:
— Әйе, минем дә шундый хәл иде…
Ике кунак, комган тотып, бер якка киттеләр, калганнарына Ибраһим бай пыяла ишекне күрсәтеп:
— Әйдәгез, алайса, мәҗлеснең иң кызыксыз өлешенә күчик,— диде һәм рәшәткә аша йортка кычкырды:
— Һәй, малай, капкаларны бикләп куй, берәүгә дә ачма. Соңга калган кунаклар үзләренә үпкәләсеннәр!
Кунаклар кызыл ком сипкән юл белән кире киттеләр…
Газизә апа чыгып Габдулланы дәште. Җавап булмагач, ул аны эзли башлады.
Ач Габдулла куак төбенә чүгәләгән килеш йоклап утыра, аның тирәсендә
«бәхет кошы» әйләнеп йөри иде…
Улым, бичарам!&mdmdash; дип, Газизә апа Габдуллага ташланды һәм, уятып, аның кулына зур гына бәлеш кисәге тоттырды.

5

Өенә кайтып мендәренә башын кую һәм күзләрен йому белән Габдулланың күз
алдын ал томан каплап алды. Томан җирлегендә нәкъ тавис койрыгындагы
төсле аллы-гөлле күзәнәкләр, тамгалар… Алар бер зураялар, бер
кечерәяләр, су өстендәге дулкын түгәрәкләре сыман җәелеп китәләр…
Аларның уртасыннан кечкенә «бәхет кошлары» килеп чыгалар. Әллә каян
Йосыфҗан йөгереп килә һәм Габдуллага бармак яный… Ибраһим бай күзләрен
кысып көлә… Аннан кунаклар сөзешә башлыйлар. Аннан соң Әптелбәр килеп
чыга һәм, Габдулланы күреп, шундук юк була. Аннушка күренә һәм:
— Әйдәгез әле, безнең теге кыргый тавык нишләп утыра икән?— ди…
Балалар келәт артына китәләр. Кычыткан арасында кыргый тавык утыра…
Юк, бу тавык түгел, әлеге бәхет кошы… Аның тирәсендәге чебешләре нәкъ
үзе төсле аллы-гөлле…
Иртәгесен Газизә апа 105 номерлы сәйлүн чәе пешереп, өстәлгә байлардан
алып кайткан бәлеш катыларын һәм һәркемгә яртышар шакмак шикәр куйды.
Кичәге байлар мәҗлесенең сыек кына шәүләсе булса да, бу бик күңелле
бәйрәм чәе төсен алды. Әле эчеп туйгач та алар, бераз урыннарыннан
тормый, сөйләшеп утырдылар. Газизә апа белән Вәли абзый үзләренең
төшләрен сөйләделәр. Габдулла төшен сөйләп тормастан, сорау гына бирде:
— Әти,  нигә ул бәхет кошы күп итеп йомырка салмый? Тавык сала бит.
— Нинди бәхет кошы, улым?
— Шул инде… әнә теге, мин бакчада күргән…
— Ибраһим байларның бакчасында күргән тависны әйтә ул, җанкисәгем,— диде
Газизә апа. Габдулланың кичә куак төбендә ач көе йоклап утыруы аның күз
алдына килеп басты да, кызгану, шәфкать хисләре яңарып китте бугай, ул
Габдулланы кысып үбеп алды.
— Аны тавык кебек үрчетеп булмый шул, улым,— диде Вәли абзый.
Аннан соң Габдулланың фикеренә капма-каршы рәвештә:
—    Юк, тависка караганда тавык файдалырак кош,— дип куйды.

* * *

Габдулланың Әптелбәрне бик, бик күрәсе һәм тавис турында сөйләп бирәсе
килде. Сөйләп кенә бирәсе түгел, киңәш итәсе килде: ничек итеп Ибраһим
бай малае Йосыфҗанны күндерергә дә, ул яраткан берәр нәрсәгә тавис кошын
алыштырып алырга? Алыштырып алуга килгәндә, аларның тәҗрибәләре дә бар.
Беркөн алар Кабан күле буенда тапкан башы тишекле көмеш шарга күрше
урамның көмешче Дәүли малаеннан пәке сабы алыштырып алдылар…
Тик менә Йосыфҗан нәрсәгә кызыга икән? Ул көмеш йөгәнле, пыяла күзле ат
ярата… Аны аңа әнисе алып бирә инде… Тагын нәрсә ярата икән? Алма
бәлешенең камырын ашамый, алмасын гына ялый бит ул. Алма ярата… Менә!
Әптелбәр, әллә кем бакчаларына кереп, алма өзәргә оста… Бер капчык
алма тутырып илтсәң, Йосыфҗанның кирелеге сына… Ни булса да булсын,
Йосыфҗаннан тавис кошын алышып алырга кирәк… Аннан соң Әптелбәрнең
әнисе дә терелә, әтисе дә эшкә урнаша. Әптелбәрнең дә Апуш-ныкы кебек
савырлы читеге була… Савырлы читеге булмаганга ул Габдуллага үпкәләп
йөри бит! Беренче тапкыр Габдулланың аягында яңа читекне күрү белән әллә
ничек сәерләнеп китте ул. Габдулла аны: «Карале, нинди матур читек!»—
дип мактар һәм аның белән бергә куаныр дип уйлаган иде бит. Ул берни
дәшмәде, читеккә сәер генә карап торды да, әкрен генә китеп барды.
Икенче көнне Габдулла аңа читеген салып бирде:
— Мә, киеп тор, өйгә кергәндә салып бирерсең… Әптелбәр читекне алмады.
Үзенең чебиләп, тиресе кубып тора торган аякларына боек кына карап
торды да:
— Миңа болай да әйбәт… Читекне аны кияүләр генә кия…— диде.
Шуннан соң бер тапкыр Габдулла, Әптелбәрнең күңелен сындырмас өчен,
йортка яланаяк чыкты һәм аягындагы ниндидер бетчәгә күрсәтеп, Әптелбәр
алдында мактанып куйды:
— Менә, минем дә аяк чеби чыгара…
Ләкин бу да Әптелбәрнең күңелен күтәрмәде. Шуннан Әптелбәр белән алар
бик озак очрашмадылар. Габдулла берничә тапкыр Әсма апага кереп,
Әптелбәрне сорады. Чирләшкә Әсма апа һаман урын өстендә ята, һаман
сузынкы, зәгыйфь тавышы белән: «Әптелбәр өйдә юк шул»,— дигән сүзләрен
кабатлый…
— Әптелбәр өйдә юк шул… Кайда ул? Нишләп йөри?
Бер көн чәй янында Вәли абзый белән Газизә апа сөйләшеп утырдылар:
Бибиәсма кан йөткерә башлаган икән, бичара… Нигъмәтҗан һаман эш таба
алмый, каңгырып йөри, мәхлук… Балаларын соранырга чыгарып җибәргән,
имеш, дөрес микән шул?
— Бик кенә ярдәм итәсе иде дә бит, үз хәлебез хәл, дөньяның асты-өскә килгере…
— Нинди тере, тәгәрәп торган адәмнәр иде бит! Ни көнгә калдылар…
Әптелбәрнең соранып йөрүен Габдулла күз алдына китерә алмый. Теләнче
булып? Капчык күтәреп? Өйдән өйгә кереп: «Алла хакы өчен, бер генә тиен
сәдәкадан рәхим итсәгез лә»,— дип?
Юк, Габдулланың моңа һич ышанасы килми иде…


Җиденче бүлек


 1

Август чыгып бара иде инде. Вәли абзыйларның ишек алдына бер кеше килеп
керде. Өстендә кама тоткан искерәк бишмәт, башында камчат бүрек… Ул
йорт уртасында тукталып, «кай ишеккә керим икән?»— дигән төсле каранып
торды-торды да, Вәли абзыйларның баскычына килеп, таягы белән ишекне
шакыды. Вәли абзый баскычка чыкты. Габдулла, аның артыннан Газизә апа
тәрәзәгә килделәр…
— Әллә кемне эзли,— диде Газизә апа,— әтиең Әптелбәрләргә таба
күрсәтә… Нәрсә бар икән, әллә Әптелбәр бу кешенең берәр нәрсәсен
сорамый алып китте микән?
Аннан соң, камчат бүрекле белән Вәли абзый Нигъмәтҗан фатирына төшеп киттеләр.
Бераздан Вәли абзый кереп һәммәсен аңлатып бирде:
— Бу теге кем бит… Ай, менә әле генә исемдә иде, кем дип йөртәләр соң
үзен… Шул балалар җыеп йөри, мәптек ачкан… «Фәкыйрь балалар кирәк
миңа», ди… Нигъмәтҗаннарга алып кердем. Бибиәсма гына өйдә, авырып
ята. «Мин,— ди бу адәм әйтә,— сезнең улыгызның аягына булмаса, үземнең
иске читегемне рәтләп бирермен, миңа мәптеккә генә йөрсен ул»,— ди.
Газизә апа бөтенләй әсәрләнеп,  күңеле йомшап китте:
— Я рабби, бар икән изгелекле кешеләр! Шуның исемен дә белмәгәнсең. Менә
Габдуллабыз үсеп җитәр, шул кешегә генә тотып бирер идем укытырга…
Шуннан соң, я?
— Шуннан шул инде. Малайның аягына китерергә булды. Риза булыштылар. Әсма бик куанды.
Ике көн үтеп, өченче көнне камчат бүрекле кеше, култык астына ниндидер төргәк кыстырып, тагын килеп китте.
Шул көнне кичкә таба Габдулла тәрәзәдән Әптел-бәрне күрде. Әптелбәр
аягына шактый олы, ләкин өр-яңа кебек итеп карага буялган читекләр киеп
алган да йортта йөри. Гадәттә бик оста һәм сыгылмалы йөгереп, сикереп
йөри торган малай әллә нишләгән: буе үрә каткан, аяклары олы кешенеке
төсле салмак кына атлый. Тик ул бу йөрешен тигез башкара алмый, я
сөртенеп китә, я үкчәсенә кыйшык басып куя! Үзе, сер бирмәскә тырышып,
йөрүендә дәвам итә, шунда ук күз кырые белән генә бер аякларына, бер
Габдулла тәрәзәсенә әледән-әле күз тектереп ала.
Габдулла йортка йөгереп чыкты.
— Менә син дә кияү булдың! — диде ул, сөенеченнән чүгә-чүгә көлеп.
Менә алар, читекле ике малай, бистә урамы буйлап атлыйлар.
Әптелбәр Габдулланы өйрәтә:
— Син басканда, тезләреңә чүгә төшеп бас. Алай аяк киеме тиз тузмый ул.
Аннан соң ышыктан йөрергә тырыш, югыйсә, кунычын җил ашый аның…
Аннан соң Әптелбәр Габдулланы үзенең яңа планнары белән таныштырды:
— Беләсеңме,  мин  хәзер  укый  башлыйм  бит. Укып бетерәм дә, Гөргери
кебек, кәгазьгә машина ясый торган сурәтләр сызам. Аннан байыйм, таш
йорт салдырам. Әнигә балык шулпасы ашатам. Әти белән без көне-төне
токмач ашыйбыз… Мин Сәхип солдатныкы төсле мыек үстереп җибәрәм.
Аннан… берәүгә дә әйтмәсәң, үзеңә генә әйтәм: Аннушкага өйләнәм.
Вәт…
Габдулла чын күңеленнән ышанып һәм кызыксынып тыңлады.
Сине туйга чакырам,— дип өстәп куйды Әптелбәр. Яңа бистә кызы Кәшифә
белән извозчик Шәяхмәтнең үткән көзне булып узган шатлыклы туе
Габдулланың күз алдына килеп басты. Өметле һәм дәртле уйлар белән
кабынган Габдулланың Әптелбәргә тавис турында сөйләргә дә хәтеренә
килмәде…

2

Бу вакыйгадан соң бер ай чамасы вакыт узды. Беркөнне әлеге камчат
бүрекле тагын килеп чыкты. Ул, таягына таянган килеш, ашыкмый гына,
ләкин туп-туры Нигъмәтҗаннарга кереп китте.
Бу вакыт Газизә апа, җиңнәрен сызганып һәм терсәгенә тикле кызыл
балчыкка буялып, учак өстендәге казанның тирәсен сылый, ә Габдулла
иләктән борчак чүпләп утыра иде..; Әнисе, Габдуллага карап:
— Балам, чүплисеңме? Мин хәзер мичне сылап бетерәм дә, казан астына
ягам. Әтиең кайтуына шул борчактан шулпа булса да пешереп алырга кирәк.
Оным булса, чумарын да изеп салыр идем, он юк, киребеткересе. Бигрәк
әшәке булды безнең бу ел. Ничек кенә кыш чыгарбыз, илаһым!— диде.
Габдулла алдында иләк белән әллә нәрсә: борчаклы солымы, солылы
борчакмы? Борчак дигәне дә бөтен түгел, кырыкка яргаланып беткән!
— Чүбен чүпләп бетерә алмассың, улым, борчакларын гына бөртекләп табакка җыя бар син аның…
Шул вакыт йортта ниндидер тавыш чыкты, һәм Нигъмәтҗан абзыйның телсезлегеннән буыла-буыла сүгенүе ишетелде:
— Мин…  мин…  мин… сине…  та… та… та… белән… кит… күз… күз… күз… югал…
Газизә апа һәм аның артыннан Габдулла, йөгерешеп, йортка чыктылар.
Йортта Нигъмәтҗан абзый, акырынып, кулына эләккән көянтә белән камчат
бүрекленең өстенә кизәнә, Сәхип солдат, көянтә астына кереп,
Нигъмәтҗанны тынычландырырга тырыша иде:
— Нигъмәтҗан, миңа сук, менә мине кыйна, әмма бу адәмгә кул якма!..
Кемгә кул күтәрәсең син? Бу бит безнең иң олы кешебез… Мулладан да
югары кешебез бит! Каюм хәлфә! Ишеткәнең бармы синең?..
Ул арада Григорий килеп чыкты һәм Нигъмәтне кочаклап, аның кулыннан
көянтәсен алып куйды. Нигъмәтҗан утырды, тик ярсуы һаман басылмады. Каюм
хәлфә мәсьәләне аңлатты:
— Аның табигатенә тиярлек бер сүз дә катмадым.Мин тик:  «Улың кайда,
нигә ул укырга йөрми?» —дип сорадым. Аларның улларын мин мәктәбемә үз
ризалыклары белән алдым. Аягына юк иде, үземнең иске читегемне сипләп
бирдем. Ул, читеген киеп, сабакка бер генә көн килде…
Нигъмәт тагын кызып китте һәм Сәхип белән Григорийга карап, нидер аңлатырга тотынды.
— Чи…чи…чи…тек…юк…алга…алга…алган…юк…
— Я, я, утыр, Нигъмәтҗан, без үзебез аңлашырбыз. Сәхип аны яңадан урынына утыртты.
— Мин алардан читегемне кайтарып бирүен сорамыйм,— диде Каюм хәлфә,—
минем таләбем шул: бала мәктәпкә генә йөрсен, хәреф танысын, күзе
ачылсын! Минем башка теләгем юк… юк… Мин фәкыйрь балаларны үз өемә
җыеп укытам. Акча сорамыйм. Китап, дәфтәр, каләмне үзем бушлай бирәм…
Биш баланың аякларына юнәтеп бирдем. Мин бай кеше түгел… Китап язып,
каләм хакына яшәүче бер фәкыйрь мин үзем… Миңа берни дә кирәкми,
сабакка гына йөрсеннәр.  Ул бер якка борылып,  күзләрен йомгалап алды.
«Елый»,— дип уйлады Габдулла, әмма хәлфә еламады, ул тагын тегеләргә
әйләнеп:
— Чорт с ним читеге-ние белән… Минем ярдәмем кирәк булса, тагын эшләрмен. Аңлатып карагыз әле шуны… Әмма…
Шул вакыт Нигъмәтҗанның өйалды ишеге шыгырдап ачылды һәм аннан, ишек
яңагына ике кулы белән тотынган хәлдә, эчкә баткан күзләренең тирә-ягы
күм-күк булып күгәргән, каны качкан ап-ак чырайлы Бибиәсма күренде.
— Ышанма, хәлфә, аның сүзенә!— диде ул көчкә-көчкә генә.— Сәхип,
Гөргери, карагыз әле, бу хәлфә чынлап та минем улыма читек китереп
бирде… Менә бу өметсез чыгарып сатып эчте ул читекләрне! (Ул иренә
төртеп күрсәтте.) Минем бер аягым хәзер кабер якасында. Ялганлар хәлем
юк…
— У-у-у-у! — дип улап, кинәт сикереп торды Нигъмәт һәм ишеккә ташланды.
Григорий белән Сәхип аны тагын тотып алдылар. Әсма җиңги җан әрнеткеч
ачы тавыш белән кычкырды:
— Үтер, үтер, ичмасам котылырмын бу бәлаләрдән, үтер!..
Сәхип Нигъмәтне култыклаган хәлдә, аңа нидер сөйли-сөйли, урамга чыгып китте.

3

— Гаҗәпләнмәгез, хәлфә,— диде Григорий, Каюм хәлфәгә карап,— бу беренче
тапкыр түгел… Беркөн без кереп аера башлагач, шул ук хатын безне:
—Китегез, ир белән хатын арасына керү яхшы түгел, ул нишләгәнен үзе
бөлеп эшли,— дип, безне куып чыгарды. Иренең каты кулына күнегеп беткән
инде ул бичара…
— Без гаепле монда,— диде Каюм хәлфә,— күзләрен ача белмибез…
Кешеләрнең маңгай күзләре генә бар. Менә аларның күңел күзләрен ачарга
кирәк иде кем, исемегезне белмим!
Габдулла өр-яңа сүз ишетте: күңел күзе! Маңгай күзеннән тыш әле күңел
күзе дә була икән. Кайда соң ул?.. Кинәт Габдуллага бу кеше юри генә бер
күзле булып йөри, аның әллә кайларда, тагын әллә ничә күзе бардыр сыман
тоелды…
Шул вакыт көтелмәгән бер хәл булды: Каюм хәлфә шунда ук Габдулланы
сизеп, кинәт әйләнде дә «вст!» дип сызгырып алды, баш бармагы белән аның
корсагына төрткәндәй итеп, талпынып куйды.
Менә син аның күңел күзе юк диген!
Бу хәл Габдулланы, әлбәттә, бик нык сискәндерде. Ул, кинәт тайпылып,
бөтен көче белән үз өенең баскычына таба чапты… Шул вакыт тегенең
әкрен генә кеткелдәп көлүе ишетелде: димәк, ул Габдулланы артыннан куып
килми. Габдулла туктады һәм, баскычның тоткасына тотынган хәлдә, артына
борылып карады. Каюм хәлфә белән Григорий аңа карап елмаеп торалар иде.
Габдуллага көч кереп китте. Ул арада Каюм хәлфә, бишмәтен ычкындырып,
камзул кесәләрен капшана һәм нидер эзләнә башлады.
— Кил әле, бәләкәй, кил, бер нәрсә бирим әле үзеңә,— диде ул, ниһаять, нәрсәдер табып, аны Габдуллага сузды.
— Кил, кил, курыкма, мин усал түгел, мин бәләкәйләрне ярата торган адәм… Менә сиңа карәндәш-каләм…
Аңа өстәп Григорий да:
— Кил, Габдулла, кил, менә нәрсә бирә ул сиңа!— дигәч, Габдулла кыяр-кыймас әкрен генә яңадан аларга якынлашты.
Каюм хәлфә аңа юна-юна кечкенә генә булып калган, бер башына кечкенә
бакыр кыршау кидереп, аңа ашалып түгәрәкләнгән бер резинка кыстырган
карандаш кисәге тоттырды.
— Әле аның үзәге күп,— диде ул,— сиңа бөтен хәрефләрне язарга өйрәнеп
җитәр өчен төп-төгәл булыр. Хәрефләр язарга өйрәнгәч, сүзләр язарга тоты
нырсың, сүзләр яза белсәң, китап язарга өйрәнерсең. Инде китап язарга өйрәнсәң, дөньяда иң бәхетле кеше син булырсың.
Каләм белгел, каләм изгегә тартыр.
Каләм белгән кешенең фәһеме артыр, ди әнә китап…
— Дөрес әйтә бит бабай, ә? — дип сорады елмаеп Григорий.
Габдулла урынына Каюм хәлфә үзе җавап биреп, тезеп алып китте:
— Давай диген, давай, дөрес әйтә бабай. Эрләргә сүс булсын, сөйләргә сүз
булсын. Онны илиләр, сүзне сөйлиләр, батырны үстерәләр, куркакны
постыралар, сүз арасына җилем кыстыралар. Сүз сөйләдем, үзем кебек
тынычсыз күңелләрне көйләдем, инде сүз белән күңелем тук, башка әйтер
сүзем юк…
Каюм хәлфә сүзен тәмам итте, ләкин Габдулла, аның сүзләре белән тәмам
сихерләнгән хәлдә, такмазаның дәвамын көтте. Ләкин тегеләр үз
әңгәмәләренә күчтеләр.
— Таныш булыйк әле без сезнең белән,  Каюм Насыйрович! Минем күптән
сезнең белән танышасым килеп йөри.  Мине монда Гөргери дип йөртәләр…
Чертежниклык минем һөнәр. Эш минем исемдә түгел, әлбәттә, без бәләкәй
халык. Үзегезнең кәефләрегез ничек соң?
— Менә шул инде, татарны агартыйм дип үзем каралып киләм, күзләрен ачыйм дип, үзем сукырая барам…
Халыкның күңел күзен ачарга кирәк дисез алайса? Монда сез юкка үзегезне
гаеплисез, Каюм әфәнде. Менә бит, минем ишетүем буенча, сез беренче
татар газетасы чыгарырга рөхсәт сорагансыз?
Әйе, әйе, әнә, сез бөтенесен беләсез… «Таң йолдызы» дигән газета чыгарасым килде һәм бу юлда күп мәшәкать чиктем, дөрес…
Ә сезгә аны хөкүмәт рөхсәт итмәде. Димәк, халыкның күзен ачуга каршы
килә торган сәбәпләр гомуми тәртипкә бәйләнгән. Менә нәрсәдә бит хикмәт,
Каюм әфәнде!
Әнә Гаспринский мирза үзенең «Тәрҗеман»ы белән гомуми тәртипкә сыйган
бит. Чыгарып ята. Безгә тарата. Әмма аның телен безнең муллалардан,
хәлфәләрдән башка кем аңлый? Үз телебездә, халык телендә чыгарасы иде
бит газетаны.
Гаспринский дисез сез. Ул башка мәсьәлә шул. Ул үзенең сословиесе белән
гомуми тәртипкә сыйган. Аның сословиесе хәзерге тәртипнең таяныч
баганасы бит, ә Гаспринский үз сословиесенең турылыклы кешесе, чын
мирза, нигә аны сыйдырмаска? Ә сез кем? Сезнең кебек үк газета чыгару
өмете белән янып йөрүче Габдерахман әфәнде Ильясов кем? Разночинецлар.
Нигә хөкүмәт сезгә газета чыгарырга рөхсәт итсен? Шуның өстәвенә саф
халык телендә. Мин гаҗәпләнәм, ничек әле сез китапларыгызны,
календарьларыгызны бастырып тарата аласыз, Каюм әфәнде!
Сөйләмәгез дә… Алар миңа бик, бик кыйммәткә төшәләр. Матди дә,
мәгънәви дә, сәламәтлегем ягыннан да. Картайдым, ахрысы. Ләкин
зарланмыйм. Миңа шунысы гына үкенеч: мәгърифәтсез, дөм-кара авыл
муллалары гарәпчә «Исме агзам», «Әзкәрессала» кебек дини китаплар,
догалыклар бастыралар. Аларга цензура ишеге дә һәрвакыт ачык.  Петербург
университеты типографиясе дә, Казан матбагалары да «рәхим итегез»  дип
торалар. Аларны иллешәр меңгә җиткереп бастыралар һәм тараталар.
Кем ала соң аны? Халык укый белми бит?
Мәсьәләнең кызыгы да шунда шул. Укый белми торган, әмма муллаларның
җаһиллеге белән агуланган кара халык сатып ала. Укыр өчен түгел, савап
өчен,  һәрбер авырудан һәм бәхетсезлектән саклый торган бөти итеп тагып
йөрер өчен. Менә хикмәт нәрсәдә, Григорий туган!
Авыр, авыр сезнең хезмәт, Каюм әфәнде! Шулай. Сез бит татарның
культурасына беренче эз салучылар… Татарның Ломоносовлары бит сез…
Авыр хезмәт, әмма тарихта бик зур эз калдыра торган хезмәт инде,
мактаулы хезмәт… Менә сез, шагыйрь Некрасов әйтмешли, җиргә «акыл,
изгелек һәм яшәү орлыклары» чәчәсез. Шул орлыклар менә нинди бәрәкәтсез
туфрак өстенә килеп төшәләр…
Мең орлыкның берсе тишелеп чыкса, һай, бәхетле санар идек үзебезне, Григорий туган!
— Нигә алай гына?— диде Григорий һәм боларга карап торучы Габдулланы
күреп, аңа сөйләп алып китте: — Туфракны шулай ашларга кирәк, мең
орлыкның һәммәсе шытып чыксын. Шуның өчен Россиянең кара туфрагын үткен
сабан белән бик тирән актарып сөреп чыгарга кирәк.
Аның өчен мәгърифәт кирәк, туган…
— Шунсыз, аңлыйсызмы, Каюм әфәнде, шунсыз бервакытта да мәгърифәтле дә, бәхетле дә була алмас безнең халык…
— Әнә бит, әнә бит сезнең тел төбе кая бара!..
Россиянең Ломоносовлары, Пушкиннары булган кебек, аның Чернышевскийлары,
Добролюбовлары да бар бит… Менә кемнәрнең фикерләре белән ашларга
кирәк безнең Россия туфрагын… Ни өчен? Бәхетле илдә, мәгърифәтле илдә
шул ук Ломоносовларны, Пушкиннарны   меңнәр   һәм   миллионнар   укый  
алсын өчен… Халык эченнән яңа Ломоносовлар, яңа Пушкиннар туып чыксын
өчен… ә?
— Төтенең туры йөри, Григорий туган. Менә ачлык диләр… Кешеләр үлә…
Мин һәр көн иртә белән торып барометрга карыйм: ул «зур корылыкны»
күрсәтә… Бу матди ачлык. Бик куркыныч!.. Әмма кешеләрне тагын да
куркынычрак ачлык баскан. Рухи ачлык. Кешеләрнең җаннарын сугарырга,
йөрәкләрен тукландырырга кирәк. Менә шуны без кешеләрнең мәгърифәтендә
дип беләбез инде. Икенче төрле аңларга без картлар инде, картлар… Мең
еллар буе яңгыр күрми коргаксыган җир өстенә чыгып, мең орлыкның берсе
тишелеп чыкканны көтеп торабыз инде без…
— Яңгыр килә, Каюм әфәнде: аны безгә капитализм тудырган яңа сыйныф алып килә… Эшчеләр сыйныфы…
Григорий, сөйли-сөйли, Каюм хәлфәне озатып капкадан чыкты.

4

Табигать үз карамагында калган бөтен юмартлыгын кырып-себереп бирергә
ашыга, ахры, кояш үзенең бөтен тулылыгы белән балкый; моңарчы беленми
утырган берән-сәрән каеннар үзләренең сап-сары яфрак челтәрләрен
бөркәнгән хәлдә, купшыланып чайкалалар; урамны һәм күл тирәсен коелган
сары тәңкә-ләрсыман яфраклар чуарлый. Салкынча зәңгәр күкнең тантаналы
тынлыгын ара-тирә соңга калып узган казлар, чәүкәләр төркеме генә
боза…
Габдулланың кошларга кычкырасы, җырлап җибәрәсе, әллә нишлисе килә… Ул йортка сыймый, урамга йөгереп чыга.
— Әптелбәр!— дип кычкыра ул, ниһаять, үзенең теләгенә ирек биреп. Шәһәр
ягыннан бистәгә менеп килгән Әптелбәр аның ашкынуын тагын да күтәреп
җибәрә. Габдулланың хәзер аның каршына йөгереп барасы, аның өстенә
ташланып, көрмәкләшәсе, аның белән сары яфрак тәңкәләре өстендә ауныйсы
килә. Шуның өстенә беркөнге читек вакыйгасыннан бирле күргәне юк бит әле
ул аны… Сөйлисе сүзләр, бүлешәсе кызыклар нихәтле!..
Бу ни бу? Әптелбәр Габдулланы ишетү белән урамның икенче ягына борылды.
Ул Габдулланы читләтеп узмакчы була, үзе кулындагы нәрсәнедер артына
яшерә. Ләкин Габдулла аны барыбер күреп алды: капчык. Бер урыны алача
белән ямалган гап-гади керле киндер капчык! Әмма аның эчендә нәрсә?
Габдулла төшенеп алды: икмәк сыныклары. Әптелбәр соранып, икмәк
сыныклары җыеп кайтып килә икән!
Әйе, Әптелбәр үзенең бу хурлыгын Габдуллага күрсәтергә теләми йөрде һәм
күрсәтмәде. Әмма бүген ул тотылды. «Мин теләнче түгел», дип әйтә алмый
инде ул хәзер…
Олы кеше булса, моны ничек тә, сизмәмешкә салышып, сүзне икенчегә борып
җибәрер иде, шуның белән мәсьәлә шома гына үтеп китәр иде, бәлки. Әмма
эчкерсез Габдулла андый шомартуларны белми, киресенчә, ул, Әптелбәр
артына яшерелгән капчыкка әһәмият бирә. Аның өчен хәтта Әптелбәр яшергән
әйберне табу, белү һәм аны тоту — гади уенга, кызыкка әйләнеп китә.
— Ә мин беләм капчыгыңда нәрсә!— ди ул мактаныбрак Әптелбәргә. Аның
алдында инде Әптелбәрнең гаебе юк, бу гади бер мәсьәлә. Аңа хәзер
Әптелбәр белән уйнап китәргә бер сылтау гына кирәк. Әмма Әптелбәрнең
йөрәгенә бу сүзләр әрнеткеч килеп кадалалар. Ул ни әйтергә, үзеннән
кечкенә Габдулла алдында оятын кая куярга белми, йөгереп капкага кереп
китә. Габдулла — аның артыннан!..
Ишек янына җитү белән Әптелбәр кинәт нидер исенә төшкән кебек тукталып
кала һәм Габдуллага әйләнә. Габдулла, ул нәрсә әйтер икән, дип
кызыксынып тып-тын кала. Әптелбәр аңа: «Менә хәзер капчыгымны кертеп
куям да уйнарга чыгам»,—дип әйтер шикелле тоела. Ләкин Әптелбәрнең
күзләрендә ниндидер мыскыллы елмаю чагыла. Ул һәрбер сүзенә ачыклык һәм
салмаклык бирергә тырышып:
Ә синең әтиең ю-у-ук! — дип кычкыра.
Зәңгәр күк кинәт караңгыланып,  Габдулланың өстендә тәбәнәк, караңгы
түшәм шикелле генә булып кала. Аның күз алдында бик зур кара күләгәләр
чайкалып китә. Кояш яктырып торган җиреннән кинәт, мае беткән филтә
шикелле, кызыл күмер булып яна башлый… Габдулла ни әйтергә, ни эшләргә
белми, ихтыярсыз өенә борыла, баскычтан ничек менгәнен һәм ишекне ничек
ачканын хәтерләми, өйгә керә. Шуннан соң гына ул нишләргә кирәклекне
аңлаган шикелле, үксеп елап җибәрә.
— Габдулла, улым, нәрсә булды сиңа? — ди Газизә апа, аңа ташланып.
Габдулла бик озак үзенең кайгысын әйтә алмый, үкси.  Әнисе аны кулларына күтәрә,  битләреннән, күзләреннән үбә:
— Әллә авырыйсыңмы, әйт! Кай җирең авырта?— ди. Габдулла аның саен үкси. Әнисенең назы аның кайгысын сүндерми, дөрләтә генә…
— Әптелбәр… иһиэ… иһиэ… синең., синең… ә…ә… әтиең юк диде
миңа! — дип көчкә генә әйтеп чыга Габдулла һәм күз яшьләре аны
әүвәлгедән дә ныграк буалар…
Кем әйтте бит? Моны брахмистр малае Мостафа, я күрше урам малайларының
берәрсе әйткән булса, исе китәр идемени аның?.. Алар аны болай да гел
әйтәләр. Габдулла инде моңа өйрәнеп беткән… Бу бит Әптелбәр, җан кебек
күргән дусы, бердәнбер аны аңлый торган сердәш дусы Әптелбәр!..

5

Ут алганда гына ул бераз тынычлана, ләкин ашамый-эчми, сәкегә менеп
бөгәрләнеп ята; күзләре ачык, берәүгә дә дәшми, сөйләшми. Газизә апа һәм
Вәли абзый икесе дә, борчылып, сәке өстенә утыралар һәм сүзсез генә
уфылдыйлар.
— Бабасына хат язып салыйк микән әллә,— ди бераздан Вәли абзый. — Юньләп
тәрбияли дә алмыйбыз… Ничә әйтсәң дә үз авылы, үз туган-тумачасы.
Сагына, сагышлана да торгандыр, бала бит…
— Анда кайтып ачка үлсен, дисеңме? Таптың сүз син дә. Үзебез исән чакта
бер генә баланы ничек тә тырыштырырбыз әле… Җибәрәмме соң!
— Аптыраганнан әйтәм инде. Карале, улым! Ул-ы-ым,— ди Вәли абзый,
дәшмичә бөгәрләнеп яткан Габдулланың аякларына кулы  белән  кагылып.—
Нәрсә ашыйсың килә, әйт! Берәр тәмле нәрсә ашыйсың киләдер әле синең,
разбунник… Әгәр дә мәгәр мин сиңа базардан тәти әйбер алып кайтсам,
калай әтәчме, кургаш сыбызгымы, примир әйтик?..
Габдулла дәшми, «кирәкми» дип башын гына селки. Өйдә эчпошыргыч тынлык…
Кичен Газизә апа үзе белән Мәгърүфә карчыкны алып керә.
— Күз тигәндер, имләп карарга кирәк,— ди Мәгърүфә карчык.
Габдулланың карчыкны күрәсе дә килми, ул тиз генә борылып, йөзе белән
стенага әйләнеп ята. Аңа хәзер һәр карчык Мәһдия әби булып күренә.
Карчык якынлаша калса дип, аны тибеп җибәрергә ул аягын ук хәзерләп куя.
— Күз генә тигәндер. Бик матур бала иде бит. Күзе дә исән булса…
Габдулланың йөрәгенә бу «әтисе дә булса» дигән кебек килеп кадала. «Бу
карчык күзле булып нишли инде?»— дип уйлый, һәм түзмичә, кычкыра:
— Ә синең күңел күзең булса, нишләр идең? Карчык ни әйтергә белми, иреннәрен кыймылдата, ахырда тизрәк чыгып китү ягын карый.
Моның өчен Газизә апа Габдулланы битәрләп ала, әмма карчык чыгып китүгә ул түзмичә көлеп җибәрә:
— Улым, каян уйлап таптың ул сүзне? Вәли абзый бик озак тынычлана алмый.
— Ничек, ничек дидең әле син? Күңел күзең булса, нишләриең, дидеңме? Ах си-и-ин! Кай арада уйлап табуын әйт әле син аның!
Иртән Габдулла урыныннан бөтенләй яңа фикер белән кузгалды…
— Әптелбәрнең әтисе бар шул, ул бәхетле, әтисе булган кеше соранып йөрсә дә бәхетле.
Иптәшенең үз бәхетен үзе менә шулай аңлавын һәм аның белән мактануын
Габдулла хаклы тапты. Ул бит үзе аның бәхетле булуын тели. Әптелбәр
читекле булгач, ул нинди куанган иде! Алайса, нигә үпкәли соң ул аңа?..
Юк, юк, аның Әптелбәрне күрәсе һәм аның «әтиле» булуына бергә-бергә
куанасы килә хәзер…
Ул тагын йортка чыкты. Әптелбәр «чыкмасмы?» дип көтте. Әптелбәр чыкмады.
Юк, юк, бүген булмаса, ул иртәгә, берсекөнгә чыгар, ләкин ул барыбер
Әптелбәр белән килешер, һичшиксез!
Газизә апа да, Мөхәммәтвәли абзый да бүген Габдуллага бөтен булган
җылылыкларын бирергә, аңа чын ата һәм ана булырга тырыштылар. Газизә апа
яулык почмагына җыйган акчасын чишеп, кибеттән бармак шикелле озынча
прәннек һәм үтә күренә торган кызыл лампаси алып кайтты. Вәли абзый да
базардан кайтып керде һәм, авызына капкан калай әтәчне сызгыртып:
— Карале, мин сиңа нәрсә алып кайттым, улым! Нәстәяши әтәч! Күрше
малайларының күзләре яна инде моны күргәч. Карале син аның кикрикләрен,—
диде.
Аннан соң ул куен кесәсеннән әллә нинди ялтыравыклы кәгазьләр, чәй пичәтләре һәм төймәләр чыгарды.
— Менә Җәгъфәр абзыең биреп җибәрде боларны… Карале, менә бу
пичәтне… Сәмәрканд дигән шәһәрнең мәчете… Манаралары кай таба, мин
сиңайтим, әләләлә!
Габдулланың бүгенге күтәренке күңелен алар икесе дә үзләренчә аңлап, «Баланы юаттык»,— дип уйладылар һәм куанып утырдылар.
Шул вакыт кечкенә Фатыйха йөгереп керде. Аның арттан үрелгән кыска гына чәч толымнары мәзәк кенә тырпаеп торалар иде.
Ул бик шатлыклы эш булган кебек:
Газизәттәй, сине әни чакырткан иде. Бибиәсма апа үлә,— дип хәбәр итте.

6

Яңа бистәдә быелгы көз шикелле авыр көзне картлар да бик аз хәтерлиләр.
Әйтерсең, бу көз ачлык елларның бөтен авырлыгын, кешеләрнең бөтен михнәт
һәм сагышын «булганы һәм буласы шушы булсын» дигән кебек үзенә җыйган.
Октябрьда гына берсе артлы берсе ике үлем һәм бистә көзендә беренче тапкыр ике янгын булды.
Хатыны Бибиәсма үлгәннән соң, Нигъмәтҗан бер төн, бер көн өеннән чыкмый,
берәүне дә өенә кертми, ашамый-эчми, кайгысына буылып ятты. Аның
ыңгырашуы һәм үксүе әледән-әле тышка ишетелеп торды.
Бу үзәк өзгеч зарлы иңрәү кешеләргә генә түгел, җанварга да тәэсир итте
булса кирәк, оясында яткан Актырнак уларга тотынды… Аның улавы
бистәнең бер очыннан икенче очына ишетелеп торды… Әйтерсең, ул
Нигъмәтҗанның каһәрле каргышын ерак почмакларга ишеттерергә тели.
Кешеләр бу улауга чынлап шомландылар. Тәрәзәләрдә кабынып торган утлар
сүнделәр. Сүнгән утлар яңадан кабындылар… Балалар елашып уяндылар…
Ләкин шунда көтелмәгән бер хәл моңа чик куйды.
Этнең улавы Нигъмәтҗанның колагына килеп керү белән ул әрнүдән һәм
ыңгырашудан туктап, бераз тынып ятты. Аннан кинәт сикереп торды да,
кулына әлеге көянтәне эләктереп, өйдән чыгып китте. Бер-ике секундтан эт
зәгыйфь тавыш белән бер тапкыр гына «ырр» дип куйды һәм тынды. Иртән,
җансыз Актыр-накны чылбыры янында, элеккечә үк дөньяга йомылыр-йомылмас
күзләре белән карап, кырын яткан хәлдә күрделәр.
Нигъмәтҗан эчә башлады. Утын ярып егерме тиен алды, аны эчте; берәр
мещанның әйберен базардан өенә илтеп биш тиен алды, аны кабакка илтеп
бирде. Эш булмаса, кабак алдына барып, тамчылап, соранып эчте. Әптелбәр
инде үзенең теләнчелеген берәүдән дә яшерми, ачыктан-ачык соранып йөри
башлады. Тормыш инде аның белән Габдулла арасындагы күләгәне җуеп
ташлаган иде. Әнисе үлгәннән соң Әптелбәр Габдуллага тагын да якынрак,
тагын да туганрак тоела башлады.
Яңа бистәнең атаклы көзге пычраклары башланды… Беркөнне кичкә таба Олы
Сембер урамының аргы очында кызыл ялкын күтәрелде. Тавыш, шау-шу купты.
— Янабыз! Янабыз!..
Брахмистр Шиап сәке өстендә яткан җиреннән сикереп торды. Ул өстенә
брезент тужуркасын, башына каскасын киеп алды да, стенадагы каешка
кыстырып куйган балтасына үрелде. Әмма аның кулы балтага барып җитә
алмады, ул, кинәт хәлсезләнеп, идәнгә ауды. Янгын турында әйтергә кергән
Вәли абзый белән Папах Хисами аны күтәреп сәкегә салдылар… Сәхип
солдат соңыннан Шиапның бу кинәт үлемен «башына кан йөгерүдән булган»
дип аңлатты…
Янгын бик тиз куркыныч төскә керде. Бөтен йорт аякка басты. Хәтта исереп
кайтып егылган Нигъмәтҗан да яланбаш, яланөс атылып урамга чыкты. Ут
ялкыннары аның йөзендә уйнады. Бу ут, нәрсә белән-дер, аңа килеп кагыла,
аның йөрәгенә килеп тия кебек тоелды.
Бәлки ул шул минутта үзенең яшьлегендә булып алган бер янгынны, һәм
анда, бернигә карамый, лапас башына менеп, берүзе утка ташлануын һәм
утны җиңүен, аннан аларның Бибиәсма белән мәхәббәтләре шул янгынсыман
кабынып китүен хәтерләп алгандыр. Бәлки бу ут аның кая куярга белми
йөргән йөрәк ярсуын, әллә кемнәргә, әллә кемнәргә саклап килгән каһәрле
ачуын ерып җибәрергә юл ачкандыр. Күп уйлап тормыйча ул, аяк астындагы
баткакны да исәпкә алмый, турыдан юл ерып, янгынга ташланды.

7

Икенче көнне бөтен бистә, исе китеп, Нигъмәт турында сөйләде.
— И, кичә Нигъмәтне күрсәңие… Уттан бигрәк Нигъмәт үзе коточкыч иде!
— Берүзе түбәгә менеп такталарны әллә кая каерып алып бәрде. Уңга! Сулга! Җен шикелле!..
— Каян бу кадәр көч, каян бу кадәр ярсу?
— Без инде үзе харап була бу, дип котыбыз очып торды. Ә ул юк… Исән-сау чыкты, йортның яртысын саклап алып калды бит!..
— Йортны дисең, бистәне саклап алып калды, бистәне!
— Мәүлихәттәй, тол карчык, кышка каршы урамда калса нишләр иде?.. Әмма рәхмәт Нигъмәтҗанга!
Габдулла Нигъмәтҗан абзый өчен, шулай ук Әп-телбәр өчен чиктән тыш шат һәм горурлы!..
Сәхип солдат берничә карт белән Нигъмәтҗанга керде һәм аңа тәкъдим ясады:
— Нигъмәтҗан, карале, без картлар белән киңәшеп, сине брахмистр ясап
куярга уйлыйбыз, шуңа син ни дисең? Моңа синнән дә сәләтлерәк кеше юк
инде… Риза булсаң, хәзер үк прошение язып, управага мендерәбез.
Нигъмәтҗан кулларын тырпайта, якын да килми. Аңлаешсыз тавышлар белән ул: «Бу минем эшем түгел»,— димәкче була иде…
Аның бу тәкъдимне кире кагуы теләмәүдән түгел, бәлки, аны санга сугып,
үтенеп килгән кешеләр алдында оялудан, әлбәттә. Сәхип тә, картлар да
моны аңлыйлар һәм Нигъмәтне күнәргә кыстыйлар.
Ниһаять, Нигъмәтҗан риза…
Шул көннән башлап, Нигъмәтҗан танымаслык булып үзгәрде. Эчүен ташлады,
Әптелбәрне соранып йөрүдән туктатты. Өенең тәрәзәләрен, ишекләрен
ныгытты, утын хәзерләде. Беркөнне ул янган өйгә барып сәләтле куллары
белән Мәүлихә әбинең исән калган ярты өен тәмам торырлык хәлгә китерде.
Өр-яңадан мич чыгарып бирде.
Управада Сәхип солдатның Яңа бистә гражданнары исеменнән язган үтенечен
кабул иттеләр һәм Нигъмәтҗанга брахмистр Шиаптан калган җиз касканы
тапшырдылар.
Беренче тапкыр касканы башына киеп урамга чыккан Нигъмәтҗан Габдуллага әкияттәгечә таҗ киеп алган патша шикелле булып күренде…
Габдулла хәзер аңа ниндидер яшерен курку катыш соклану белән карый. Әмма
Нигъмәтҗан эреләнергә ояла, киресенчә, ул тагын да кече күңеллерәк
булып китте. Телле чакта Габдуллага бер сүз катмаган кеше, инде телсез
көе аның белән сөйләшергә чамалый. Габдулланы күтәреп ала, аны башыннан
сыйпый…
Габдулла үзен җиденче кат күктә итеп тоя.

8

Бу көз Вәли абзыйны тәмам чирләшкәгә әйләндерде. Газизә апа тагын
камфаралар кайнатып, скипидар исләре чыгарып, Вәли абзыйны дәвалады.
Карчыклар килеп им-том ясадылар. Көзге пычраклар белән тышкы дөньядан
аерылган Габдулла өчен күңелсез көннәр, алардан да күңелсезрәк кичләр
башланды…
Шундый кичләрнең берендә бик нык ишек шакыдылар. Габдулла сәке өстендә
тезен кочаклап утырган җиреннән кузгалып, җанланып куйды. Менә хәзер
ниндидер бер вакыйга булырга һәм ул бу эчпошыргыч төннең ямьсезлеген
таратып җибәрергә тиеш!
Өйгә бер-бер артлы дүрт кылычлы килеп керде. Берсенең кулында зур гына кенәгә кебек әйбер бар иде.
— Григорий Иванович монда торамы?
— Юк, бездә андый кеше юк,— диде Газизә апа. Кенәгә тотканы кылыйлыларга
ымлады. Тегеләр төрлесе төрле якка ташланды: берсе мич башына менеп
китте, берсе сәке астына керде, берсе сәкедә яткан Вәли абзыйның
өстеннән тунын тартып алып ташлады.
— Бу минем ирем… Муж… хварайт,— диде Газизә апа, белер-белмәс русча сукалап.
— Ә кайда тора Григорий Иванович?
— Без андый  кешене белмибез.  Монда мөселманнар тора.
Кылычлылар кергән җитезлек белән үк чыгып та киттеләр.
— Гөргерине эзлиләр түгелме, атасы?
— Шаулама инде! Дөрес әйттең, белмибез и бульше
ничава… ыммыммм… примир әйтик… Аслары-өскә килгерләре!.. Төн уртасында кеше бимазалап…
— Нигә эзлиләр икән Гөргерине?
— Сиңа бервакыт әйткән идем бит, кереп йөрмәве хәерле булыр дип. Менә күрдеңме?
— Әле дә ярый, беләм, дип әйтмәдем…
— Ә, нигә белеп тә, әйтмәдегез, дип яңадан килеп сорасалар, примир әйтик?
— Сорасын! Ул миннән Гөргери дип аермачык сораса икән. Исемен дә әйтә
белми бит, авызларын кыйшайтып, әллә ничек Гир-гир диме шунда… Гир-гир
дигән кешене белмәвем дөрес түгелмени?
— Сезне хәйләгә өйрәтәсе юк инде, примир, иблис токымы бит сез, хатын-кыз,— диде Вәли абзый һәм канәгать кенә көлеп куйды.
Икенче көнне Газизә апа барысын да белеп керде. Хәер, Гөргерине
тапканнармы, юкмы — анысын анык кына берәү дә белми, әмма Сәхипне алып
киткәннәр… Гөргери торган мунчаның йозагы каерылган, эчтә бөтен булган
әйберенең асты-өскә килгән… Сәхипне алып киткән чакта, башына
каскасын киеп, балтасын тотып, Нигъмәтҗан килеп чыккан, Сәхипне
тегеләрдән аралап алырга теләгән. Чтапан абзый әйтә: — Котым очты,
Нигъмәтҗан котырып китте, биленнән балтасын суырып чыгара башлады,— ди.
Әмма шул вакыт Сәхип:
—    Нигъмәтҗан, акылсызлык эшләмә! Миңа берни дә булмас, барырмын да кайтырмын,— дип әйтте, ди.
Шуннан соң гына тынычланган теге…
Григорий вакыйгасы бөтен бистәгә таралды.
— Патшага каршы барган икән…
Базыннан кырык пот дары тапканнар.
Алафузов эшчеләрен бастусрка ясарга өндәгән икән…
Палисәмистергә аткан икән…
— Торган җирен управага Садыйк бай барып әйткән икән.
Ике-өч көн дә узмады, нәкъ шул сүзләрне дөресләгән сыман, Садыйк бай заводында ут чыкты.
Быелгы көзне бер ай эчендә икенче ут!
Әмма бусы элеккесеннән көчлерәк һәм куркыныч-лырак булды. Янгынның
шәүләсе Казанга күренде. Аннан, атлар җигеп, пожарный команда белән
бергә полицмейстер үзе килеп җитте. Нигъмәтҗан каскасын кигән хәлдә ал
арны каршыларга чыкты һәм, кайсы урамнан кереп китәргә белми, аптырап
торган обоз алдында тукталды.
Обоз ялкынга барып җитә алмады. Ул Олы Сембер урамыннан менеп китү
урынына, Нигъмәтҗан күрсәтүе буенча, Кече Сембер урамына кереп батты.
Завод һәм аның янындагы йорт, иртәнгә кадәр кешеләрнең күз алдында, шәм
шикелле янып, күмергә һәм көлгә әйләнде. Кешеләр көч-хәл белән тирә-як
йортларны саклап алып калдылар. Шунсы гаҗәп: берәү дә янгында яңа
брахмистр Нигъмәтҗанны күрмәде. Ат белән килгән пожарныйларның өлкәне:
—  Ул — злодей. Безне юл адаштырып, Кече Сембер урамына кертеп батырды.
Югыйсә, без заводны саклап калган була идек,— дип сүгенде.
— Кайда ул? Тотарга! Арестовать итәргә үзен!—дип
кычкырды полицмейстер, Нигъмәтне эзләп табарга кушты.
Нигъмәт Яңа бистәдән, җиргә сеңгән кебек, юк булды.

* * *

Күршеләр Нигъмәтҗанның балалары турында озак киңәштеләр. «Юнусовлар
приютына» урнаштырып булмасмы, дип Сәхип солдат анда да барып кайтты.
Аннан аны «Ваба авыруы бар, карантин бара, балалар кабул итмибез», — дип
кайтардылар. Эш, Степан йортыннан чыгып, Яңа бистә хәстәренә калды.
Картлар җыелышып:
Нигә безгә моны Сәгыйтьҗан байга барып әйтмәскә? Нигъмәт белән Әсма аның
һөнәрчеләре бит. Менә, күрсәтсен инде мөселманлыгын үзенең, — диештеләр
һәм, берничә кеше җыелып, Сәгыйтовка киттеләр.

* * *

Быелгы кыш Яңа бистә өстенә бураннар алып килде. Көн-төн кар яуды. Көрт тәрәзә һәм ишек алларын күмеп китте.
— Бу ел кар күп булды. Алдагы җәй игеннәр уңуга булсын, — диештеләр картлар.
Шундый иртәләрнең берсендә, Яңа бистәне каплап киткән яңа кар өстеннән
беренче эз төшереп, үрәчәле чанага җигелгән ат Степан йорты алдына килеп
туктады. Олаучы чанадан сикереп төште дә, чыбыркысын тотып, йортка
керде:
—  Ятимнәр кайда тора монда?
Тәрәзәләрен кар күмгән караңгы һәм суык өйдә Әптелбәр белән Нәсимә
бер-берсен тыннары белән җылытып, сәләмә юрган астында яталар иде. Ал
арны өйдә булган бөтен чүпрәк-чапракка төрделәр дә чанага чыгарып
утырттылар. Бөтен йорт — олысы, кечесе — Әптелбәр белән Нәсимәне
озатырга чыкты.
Барысы да чананы тирәләп алган, тик Габдулла гына ни өчендер, боегып, читтәрәк тора иде.
«Әптелбәр киткәч, мин кем белән уйнармын?» — дип уйлый иде ул, һәм бу аның өчен бик катлаулы мәсьәлә иде…
— Апуш! — дип кычкырды чүпрәкләр арасыннан Әптелбәр.
— Габдулла,  якынрак кил,  иптәшеңнең саубуллашасы килә, ә син әллә кайда читтә турсаеп торасың, — диде әнисе.
Габдулла чана янына килде…
— Яз булгач, Болак буена кил, мин дә төшәрмен.
— Тегермән әйләндерербез,— дип кычкырды Әптелбәр.
Габдулла аңа җавап бирергә дә өлгермәде, чана дәр-1" рәү кузгалып, китеп
барды. Әптелбәр иптәшенә соңгы сәламе итеп, йөзләрен бик мәзәк
чытыкландырды һәм телен чыгарып күрсәтте.

10

Габдулла инде берничә тапкыр әтисе белән әнисеннән:
— Әптелбәр кайда?— дип сорашты. Әмма аларның җаваплары аны
канәгатьләндермәде. Вәли абзый белән Газизә апа үзләре аларның кайда һәм
ничек яшәүләре турында тәгаен генә ишеткәннәре юк. Кешеләрнең кайсы:
«Сәгыйтьҗан бай ал арны Юнусовлар приютына урнаштырган икән»,— дип,
кайсы: «Авылга үзенең фабригына озаткан икән»,— дип сөйлиләр…
Габдулла, көнозын тәрәзә төбенә таянып утырган килеш, нидер уйлана,
вакыт-вакыт борын эченнән нидер көйләп ала. Газизә апа да, Вәли абзый да
аның көн-нән-көн ябыгуын сизәләр. Шуның өстенә быел кыш буе Вәли
абзыйның үз башы авырудан чыкмады. Өйдә бердәнбер тупылдап йөрүче Газизә
апа гына калды. Аңа көннекен көнгә җиткерер өчен әллә ниләр уйлап
табарга, тормышны хәйләләргә туры килде. Ул хәзер, байлардан алып
кайтып, потлап-потлап кер юа,, якын авылларга кечкенә чана белән барып,
имән чикләвеге кушып тарткан он алып кайта, үзе утынын таба, керосинын
булдыра.
Әмма тормыш аны да җиңде, ул, суык тидереп, түшәккә егылды.
Тормыш соң дәрәҗәдә кыенлашты…
Беркөнне боларга карт бер теләнче: «Алла хакы өчен бер генә телем
икмәк»,— дип соранып керде. Боларның хәлен күреп, бик кызганды һәм,
капчыгыннан алып, өстәлгә бер телем икмәк куеп чыгып китте.
Шул көнне кич Вәли абзый «Йосыф вә Зөләйха» китабы эченнән язылмаган бер
битне ертып алды да, бик озак итеп, язган бер сүзен әллә ничә тапкыр
авыз эченнән тапкырлый-тапкырлый, хат язды. Кайчандыр мәдрәсәдә алган
«гыйлемен» искә төшерү аның өчен җиңел эш булмады. Мәшәкатьле һәм озак
язылуына карамастан, хат кыска гына иде:
«Сезки гыйззәтлү вә хөрмәтлү улып торгучы имамнарның галиме һәм
галимнәрнең остазы мелла Зиннәтулла хәзрәтләренә үземез вә барча ию
җәмәгате-мездән вә янә сезнең газиз углыңыз Габдулла мәхдүмдәй бик
күптин күп дога вә сәламләремезне ирсал вә тәблигъ әйләдекемез соңында,
сүземез ошбудыр. Заманалар бик авырга килде, үзем вә җәмәгатем сырхау
булып урын өстендә ятмактамыз. Икемез дә бу дөньяны куйсак, углымыз
Габдулла мәхдүм кем кулында калыр дип бик куркамыз. Инде эш аллаһе
тәгаләнең мәрхәмәтенә һәм сезнең шәфкатеңезгә тапшырылды. Берәр кеше
җибәреп, Габдулланы үз яныңызга кайтарсагыз, бик зур пгәфкатеңездән
булыр иде дәю сезнең хәер фатихаңызны өмет итеп калучы Мөхәммәтвәли бин
Хөснетдинуф».
Шул көнне кич хәл белергә дип кергән Сәхип солдат, авылдан килүчеләрне
эзләп табарга өстенә алып, хатны куен кесәсенә тыкты һәм яңа хәбәрләр
сөйләп алып китте:
— Сәгыйтьҗан байны очратып Нигъмәтҗанның ятимнәрен сораштым,— диде ул.—
Башта сөйләшәсе килми ык-мык итеп торды. Сөйләттем. Әптелбәрен Ак-ком
астындагы бер йортка барып таптым. Сәгыйтьҗан байның иске йорты икән.
Шунда кырыклап ятим бала яши… Әптелбәр үз сәләмәсеннән бик әз генә
чыккан, тамакларына ашаганнары ачтан үлмәслек кенә икән. «Нишлисез
монда, укыталармы сезне?»— дип сораштым. «Укырга вакытыбыз юк.
Сәгыйтьҗан байның чәй төрү заводында яшьнекләр ташыйбыз, кәнүшнә
тазартабыз, йомышка йөгерәбез»,— диде. Нәсимәсенең хәлен дә белешим
дигән идем, адресын бирмәде Сәгыйтьҗан бай. «Тыныч булыгыз, мин аны
шактый хәлле һәм бик диндар бер карчыкка тегү-чигү һөнәре өйрәтергә
бирдем»,— ди. Ничава, анысын да табарбыз. Ул Сәгыйтьҗан жуликны карап
кына торырга кирәк. Аңа юл бирсәң, ул әллә ниләр эшләр… Кешеләрнең
ачлыкларыннан файдаланалар бит ул каруннар. Әле сез ишеттегезме, безнең
Садыйк бай янган йортына бик зур страховой алган бит. «Язга чыгу белән
заводымны ике өлеш зурайтып салдырып җибәрәм»,— дип әйтә, ди. Икмәксез
калган авыл хәзер юк бәягә мал-туарын сата башлаган. Менә дигән атларны
авылдан алтышар сумнан җыеп алып кайткан бит Садыйк. Менә нишлиләр
алар… Ничава, озак күбенә алмаслар, җыйган маллары бер көн бугазларына
утырыр… Әтдөнья куляса ул… Алафузовта әнә эшчеләр забастовка
ясаганнар. Атлы полиция килеп берни эшли алмаган. Шуннан соң
администрация эш хакын арттырмый, завод кибетләрендәге икмәкне
арзанайтмый нишләсен! Халык — ут бит ул. Ут белән уйнарга ярыймы соң?
Их, Гөргери кайда микән хәзер?..

* * *

Апрель ахырларында, арба юлы төшү белән, Вәли абзыйларга, Өчиледән әлеге чыптачы килеп төште.
Ул әле һаман шахтага китә алмаган, әмма барыбер китәчәк. Әле ул өметен
җуймый. Өчиледә хәлләр җиңелдән түгел, ләкин картлар үз тәҗрибәләре
белән, быел туклык булыр, дип өмет итәләр. Бирсен инде ходай, фәрештәнең
«амин!» дигән чагына туры килсен!..
Вәли абзый да, Газизә апа да чыптачының кинәт килеп төшүенә аптырап
калдылар. Алар инде авыруларыннан терелгәннәр, язның жылысы белән,
туклык турындагы яхшы хәбәрләр белән күтәрелеп, җанланып киткәннәр иде.
Кайчандыр кышның караңгы күзендә сукыр лампа яктысында зур мәшәкать
белән Габдулланың бабасына язылган хат исләреннән үк чыккан… Хат барып
җиткән, күрәсең, менә Габдулланы алырга килгәннәр… Бирми җибәрсәләр
дә яхшы түгел, мәшәкатен чыгарып кеше җибәргән Зиннәтулла хәзрәтне алдау
була…
Алардан бигрәк Габдулла өчен бу көтелмәгән хәл иде. Яңадан үги әбисе
кулына, зур семьялы ач өйгә, алты күгәрчен арасына җиденче чәүкә булып
кайту Габдулланы шатландырмый; яңадан Ташъякны күрү, Әптелбәр белән
очрашып әйләнчектә әйләнү хыяллары бөтенесе юкка чыга…
Шул ук вакыт иң кара көннәрендә аның күңелен яктырткан Саҗидә апасының
якты шәүләсе гүя ерактан елмаеп карый һәм:  «Кайт,  Габдулла, мин сине
бик, бик сагындым шул, кайт»,— дигән төсле була.

* * *

Икенче көнне чыптачының базар белән эшләре тәмам булды. Габдулла янә таныш арба өстендә утыра иде.
— Газизәбану, чыгасыңмы инде син, юкмы? — дип, арба яныннан тәрәзәсенә
каерылып карады Вәли абзый. Газизә апа, яшенә буылып, чыга алмый утырды.
Аңа авыр иде.
Ниһаять, ул чыкты. Яулыгын күзләренә төшереп һәм аның почмагын тешләп,
ул башын түбән игән хәлдә, Габдуллага маңгай аша карап торды. Аннан соң
өзеп-өзеп:
— Габдулла… Газизем… Онытма безне… мин бит сине…— диде дә тавышы
кинәт сынды һәм Габдулла өстенә ташланып, яшьләренә тулы ирек бирде.
Габдулла ни әйтергә белми аптырап калды…
Вәли абзый:
— Я, ярар, анасы, җитте… Кузгалсыннар. Хәерле юл. Ие… ыммым,— диде,
күрергә комачаулаган яшен таратып җибәрер өчен күзен нык кына кыскалап
алды.
Аннушка йөгереп чыкты һәм кәгазьгә төргән юл күчтәнәчен китереп Габдуллага сузды.
— Прощай, Абдулка,— диде ул…
Ат кузгалды. Габдулла әтисен, әнисен, Аннушканы, күршеләрне, бөтен
йортны — һәммәсен үзе белән алып китәргә теләгән кебек, гәүдәсе белән
артка каерылды,— әйтерсең, әллә никадәр ычкынмаган җепләр аны кире
тарттылар…
Ат, язгы ташуны урап, Яңа бистәнең арткы урамнарыннан чыгып бара иде
инде. Шунда гына Габдулла аерылуның нәрсә икәнен төшенде булса кирәк,
аның кечкенә күкрәге авырттырып кысылып куйды, күзе әллә каян килгән яшь
белән томаланды, яшь аркылы дөнья кырыкка сынгаланып китте, урам, ташу,
кешеләр, агачлар салават күпересыман аллы-гөлле төсләргә күмелделәр…


{mospagebreak} 

II өлеш. КЫРЛАЙ

 

Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.

 

Беренче бүлек

 

2

Габдулланың кайтып төшүе өйгә һәм өйдәгеләрнең үзара мөнәсәбәтенә икенче төс кертте.
Балалар өчен бу шактый зур яңалык булды. Алар аңардан каланы сораштылар.
Габдулла аларга алтын тимгелле яшел бәхет кошы турында, Әптелбәрнең
күлгә чумып, аның төбеннән тәңкә алып чыгуы турында, сукыр хәлфәнең
күңел күзе һәм башкалар турында сөйләде.
Аннан алар, чыгып, инештә бакаларга таш атып уйнап йөрделәр. Кояш
баегач, мәчетнең идән астына колакларын куеп, анда «мөселман җеннәренең
намаз укыганнарын» тыңладылар. Берни ишетмәсә дә, Габдулла балаларның
сүзенә ышанды.
Икенче көнне алар, җуа чыкмаган микән, дип урманга менделәр, ләкин буш
кайттылар. Габдулла аңа да күнде. Аңа боларның һәммәсе яңа һәм тансык
иде.
Сүзләр сөйләнеп, уеннар уйналып, йөрисе җирләр йөрелеп бетте. Балалар
Габдулла белән инде кызыксынмый башладылар. Алар аналарының Габдуллага
тискәре каравын да сизеп алганнар иде инде.
Беркөнне балалар, өйдә үзләре генә калгач, Габдулланы «кала карачкысы», «килмешәк» дип үртәргә тотындылар.
Кәшфинур Габдулланың кулын тотып:
— Кетәнме, бүзме?— дип сорады.
— Кетән,— диде Габдулла.
— Бер чеметәм дә китәм,— диде Кәшфинур һәм Габдулланың кулын бик нык
чеметеп китеп барды. Габдулланың күзеннән яшьләре чыга язды, тик ул сер
бирмәскә тырышып:
— Юк, кетән түгел, бүз,— дип үчләште. Кәшфинур яңадан килеп:
— Алайса, мин чеметәм, син түз! — дип Габдулланың кулын тагы да ныграк
чеметеп алды. Балалар, рәхәтләнешеп, бик озак көлделәр. Габдулла,
кулының авыртуына чыдый алмый,  почмакка барып утырды һәм, чеметелгән
җирен авызына кабып, еларга тотынды. Балалар аны «елак, елкы колак» дип
үчекләделәр.
Әле дә ярый, сабагыннан Саҗидә кайтып керде. Ул Габдулланың яшен сөртте,
юатты һәм үзенең энеләрен бик нык битәрләп алды. Шул көннән алып, ул
Габдулланы кемнең генә булса да җәбереннән сакларга,
һәрвакыт аны үз янында тотарга тырышты.
Бабасы Габдулланың кайтуына кинәнмәде дә, көймәде дә… Ул аның өчен
алла тарафыннан җибәрелгән кечкенә әманәт, һәм карт үзен аның өчен алла
каршында җаваплы саный иде. Шуның өстенә, ул аның өчен сөйгән кызы
Мәмдүдәнең шәүләсе иде бит!
Тик Латифа өчен генә Габдулланың кайтып килүе чүп өстенә чүмәлә булды.
Өйдә тагын бер тамак артты. Өстәлгә тагын бер кашык куярга һәм сигез
кешегә пешкән ашны инде тугызга бүләргә кирәк булды. Шуның ачуыннан ул
өйдә тегесен төртеп, монысын аударып йөри торган булып китте. Зиннәтулла
моның өчен күңеленнән рәнҗесә дә, тора-бара хатынын аклап:
«Нишләсен соң инде, бичара, бөтен тормышны ул алып бара бит. Дөнья үземә
генә калса, ходай күрсәтмәсен берүк, менә бу итәк тулы бала белән мин
нишли белер идем»,-— дип уйлады. Шуңа күрә ул беркөн хатынының
Габдулланы күпсенеп:
— Сораучы булса, бүген үк тотып биреп җибәрер идем дә, синең кебек
булдыксыз, артык тамак кемгә тансык соң?— дип Габдулланы битәрләп торуын
ишеткәч тә бер сүз әйтмәде.
Габдулланы кире шәһәргә җибәрү юлы беткән иде инде. Ләкин Латифа өметен
өзмәде. Шәһәргә булмаса, тирә-як авылларның берәрсенә озатып булмасмы
дип, ул Өчилегә килеп-китеп йөрүчеләрдән сораша торды, хәтта шул эш
белән күрше Чиканаска барып кайтты.
Ниһаять, ерактан эзләгән якын гына булып чыкты.
Беркөнне янәшә тыкрыктагы Гаделшаның Кырлайга кияүгә киткән кызы Нәфисә
кунак булып кайтты һәм, Латифаның ниятен ишетеп, аңа үзе килде.
Ул Кырлайда торучы Бикҗан Сәгъдиенең яхшырак атадан калган берәр үксезне
уллыкка алырга уйлавын сөйләп бирде. Габдулланың мулла малае икәнен
белгәч ул:
— Риза булыр, дүрт куллап риза булыр. Үзе мәхдүм дә булгач, изге
рухларның догасы белән яши торган бала инде бу, алайса, аягы бәрәкәтле
булыр. Теләсәгез, тотам да Сәгъди абзыйга кайтып әйтәм,— диде.
Шунда Габдулла беренче тапкыр әбисе авызыннан үзе турында бер дә көтелмәгән сүзләр ишетте:
— Бик ипле, бик тәүфыйклы бала. Яткан-торган урынына күз төшереп йөри, әйткәнгә колак сала, үзе би-и-ик зирәк булырга охшый…
Моңарчы үзенә гел кырыс килеп торган әбисенең бу сүзләрен ишетү Габдулла
өчен гаҗәп тә, рәхәт тә тоелды. Гаҗәп — чөнки әбисе авызыннан ул
моңарчы һәрвакыт тәмсез сүз генә ишетеп килде. Рәхәт — чөнки әбисе аны
шулай күккә күтәреп мактаганнан соң, нигә җибәрсен?
Монда никадәр авыр булса да, аның инде яңадан башка җиргә күчү теләге
юк, кулдан кулга күчеп йөрүдән ул тәмам бизгән иде. Аннан соң, ни дисәң
дә, бу үз анасының истәлеген саклап килгән авыл бит. Монда аның, үз
анасы булмаса, үз бабасы бар, аны үз итүче Саҗидә апасы бар. Бер
уйлаганда, әби дә начар кеше түгел, әнә ул аның турында нинди әйбәт
сүзләр сөйли…
Ләкин әби Нәфисә белән булган сүзен болай дип бетерде:
— Дөньяларыбыз авыраеп китмәгән булса, бер дәгенә үземнән җибәрмәс идем дә бит, нишләмәк кирәк?..
Менә сиңа кирәк булса! Мактады-мактады да, инде җибәрергә риза!
Дөньяларыбыз авырайды, имеш! Дөнья авыр була инде ул, җиңел булгач, ул
дөнья буламыни? Авыр булса ни, ул — риза!
Нәфисә саубуллашып чыгып китте. Габдулланың аңында бер генә нәрсә утырып
калды: димәк, ул тагын каядыр китәргә, кемгәдер тапшырылырга тиеш…
Шул көннән алып, ул көн саен үзен алырга килүләрен көтте. Басудан авылга
таба килүче олауны күрсә, йөрәге кысылды. Беркөнне Әзәк ягыннан бер
олау килеп, инеш аша боларның авылына керде һәм, таудан менеп, нәкъ
болар өенең чатына туктады. Габдулла шундук өй артына, аннан лапаска
йөгерде һәм, андагы кечкенә тишектән үтеп, ындырга чыгып китте. Анда,
узган еллардан калып, тирес белән бергә черегән салам өеме тора иде.
Габдулла барып, шуның артына чүгәләде һәм кичкә кадәр шунда качып
утырды. Кояш баер алдыннан ул үзен эзләп йөрүчеләрнең тавышын ишетте.
Әбисенең тавышына ул бөтенләй җавап бирергә теләмәде. Бабасының тавышына
дәшәргә һәм аңардан беркая да җибәрмәвен сорарга теләгән иде, тагын
куркып калды. Аннан соң ул Саҗидәнең йомшак кына тавышы белән:
— Габдулла, җаным, кайда син?— дип дәшүенә елап җибәрде…
Аны алып кайттылар. Гаҗәпләнүенә каршы, аңа берәү дә ачуланмады. Бая
килеп туктаган ат бөтенләй башка берәүгә, башка бер йомыш белән килгән
ат булып чыкты.

3

Кырлайның Сәгъди абзый килеп кергәнне Габдулла сизми дә калды. Ул хәтта
аны үзен алырга килүче дип тә уйламады. Сәгъди абзый кереп сәлам бирде
дә сәкегә килеп утырды һәм дога кылып алды. Аннан соң исәнлек-саулык
сорашырга тотынды, ә үзе һаман күз кырые белән Габдуллага карады. Күз
кырыйларыннан колакларына таба тармакланып киткән ягымлы җыерчыклары аны
һәрвакыт елмаеп торган кебек күрсәтәләр иде.
Бераз утырганнан соң ул Габдуллага таба бөтен гәүдәсе белән борылды да:
— Мәхдүм, минем улым буласың киләме?— дип сорады. Бу вакыт аның
күксел-соры күзләрендә әллә никадәр изгелек белән бергә, ниндидер
кызгандыра торган ялынычлы моң күренеп тора иде. Әйтерсең,
Габдулла  аның  ярдәменә  түгел,   ул  Габдулланың ярдәменә мохтаҗ!
Габдуллага бу кечелекле караш тәэсир иттеме, әллә ул: «бу әйбәт кешегә
хәзер үк риза булмасам, барыбер берәр начар кешегә тап булырмын»,— дип
курыктымы, үзе дә сизмәстән:
— Килә! — дип куйды…
Җыену озакка сузылмады. Кунакны кыстап утыртырлык сый-мазар булмагач,
чәй эчеп тормадылар. Аннан, куллар күтәреп, кыска гына дога кылу булды,
һәм барысы да йортка чыктылар. Анда туры кашканы нәзек кенә дуга белән
җиккән иске читән арба тора иде.
Шунда гына Габдулла үзенең бу йорттан чынлап һәм мәңгегә аерыласын
төшенде булса кирәк, борчылып як-ягына каранды: Саҗидә апа кайда?
Саҗидә өй почмагына яшеренебрәк, капкага, Габдулланың китәсе юлына моңсу
гына төбәлеп, карап тора иде. Әйтерсең әле, ул Габдулланы җибәрергәме,
юкмы икәнлеген хәл итеп бетермәгән! Габдулла шунда ук апасы янына
йөгереп килде һәм аңа сыеныбрак, шыпырт кына дәште:    
—  Апа, җибәрмә мине, җиб…
Тамагына кинәт килеп тыгылган ниндидер төер аңа сүзен әйтеп бетерергә
ирек бирмәде. Саҗидәнең дә күзенә яшь килеп тыгылган, аңа сөйләве авыр
иде. Шулай да аның Габдулладан олырак буласы килде, ул, үзенә кирәк
көчне туплап, Габдулла өчен шушы минутта иң кирәк юату һәм тынычландыру
сүзләре тапты:
— Син кайгырма, Габдулла. Кырлай ул якын гына. Менә җир башына чыктыңмы,
аның тегермәне күренеп кенә тора. Күп булса өч чакрымлык юл. Без синең
белән, кирәк булганда, гел күрешеп торырбыз…
Сәгъди абзый Габдулланы арбага мендереп утыртты да, дилбегәне алып,
телен шартлатты. Ат кузгалу белән үзе дә кырын гына арбага сикереп менеп
утырды. Капкадан чыгу белән арба артына ике малай асылынмакчы булган
иде. Сәгъди абзый әйләнеп, ачуланган сыман:
— Ай, рәхмәт төшкерләре! — дип кычкыруга, тегеләр коелып калдылар.
Габдулла өчен бу кызык кына килеп чыкты, һәм шуның белән әлеге аерылышу
кай гысы да таралып киткәндәй булды.
Авылдан чыгып үр менгәнче аларны вак ташлар өстеннән талгын аккан
инешнең җай тавышы озата барды. Чиканас юлына чыгу белән куерып үскән
туйралык шаулавы, яз кошларының шатлыклы тавышы аларны каршы алды.
Сәгъди абзый, тирә-ягына каранып:
Най, матурланып килә сәхралар,— дип тойгыларына бирелеп алды һәм
дәртләнеп:— На, малкай!— дип куйды. Бу тавышка ат бераз юыртып китте һәм
тагын акрынлады.
— На, карале!— дип гаҗәпләнгән сыман, Сәгъди абзый дилбегәне селкетеп
куйды. Аның гаҗәпләнгән сыман «на, карале!» дип дәшүе юл буе берничә кат
тапкырланды һәм бу Габдуллага бик кызык һәм бик ягымлы тоелды. Аның
сөйләшәсе килеп:
— Ташъякта атлар арт аякларына басып торалар, аннан соң алар кәнфит ашыйлар,— диде.
— И-и-и, кара инде син. Кәнфит ашыйлар диген, ә?— дип әллә чынлап,  әллә
юри генә гаҗәпсенде Сәгъди абзый.— Каланың атлары да кәнфит ашый инде
аның, шуңа күрә кала инде ул, сала түгел. Ипекәйгә тук булса, шуның
белән бик канәгать инде сала халкы, шулай инде, на, карале!
Сәгъди абзый дилбегәне атның сыртына йомшак кына суктырып алды. Ат моңа
игътибар итми, салмак кына атлавында дәвам итте, ләкин Сәгъди абзый инде
аны яңадан борчып тормады, үз җаена куйды. Бераз ул күзләрен уйчан гына
алдагы юлга текәп барды-барды да:
—    Кайгырма, кәнфите булмаса булмас, әмма ипекәй белән катык бар әле,
әлхәмделилла! Бездә ач булмассың, улым, инша алла! — диде.
Шуннан икмәк белән катык инде юл буе Габдулланың күңеленнән чыкмады. Аның тизрәк Кырлайга барып җитәсе килде.
Сәгать тә үтмәгәндер, алар яшь кенә бер агачлык алдына килеп чыктылар.
— Менә шул туйралык артында инде Кырлай,— дип, чыбыркы сабы белән төртеп күрсәтте Сәгъди абзый.— Бу менә безнең зират инде…
Алар, зиратны уңда калдырып, авыл урамына килеп керделәр, һәм уңга
борылып, өч-дүрт өй аша иске генә читән коймалы, җил капкалы, салам
белән япкан кечкенә өй алдына туктадылар.
Сәгъди абзый арбадан төшеп өлгергәнче, өйдән, баскыч такталарын шытырдатып, таза гәүдәле бер хатын ашыгып төште дә капканы ачты.
Сәгъди абзый атын авызлыгыннан тотып, капкадан алып кереп китте. Зур гәүдәле хатын арба янына килеп:
— Төкле аягың белән генә килә күр!— диде һәм, Габдулланы көчле кулларына
күтәреп алды да өйгә юнәлде. Беркөнне Өчилегә килеп киткән Нәфисә апа
баскычта елмаеп каршылады:
— Әйдүк, төкле аягың, мул ризыгың белән!..

6

Икенче көнне өйдән чыкканда, Габдулланы инде малайлар, капкадан һәм читән өстеннән күзәтеп, көтеп торалар иде.
Габдулла урамга чыккач, аны кичәге шикелле үк сырып алдылар һәм шундый
ук кызыксыну белән күзәтергә тотындылар. Ләкин бу кичәгедәй озакка
бармады. Малайларның берсе үзенә үк ят, сәер тавыш белән:
— Син ни атлы? — дип сорады.
Алар һәммәсе аның исемен белеп алганнар, тик бу сүз башлау өчен генә
кирәкле сорау иде. Шуны сизде булырга кирәк, Габдулла теләр-теләмәс кенә
исемен әйтте.
Ә син «әште-пеште» уйный беләсеңме?
Бар да «псык-псык» көлешеп куйдылар.
— Юк, мин каладагыча сызгыра беләм,— диде Габдулла, һәм ул ике бармагын
авызына кабып, сызгырып күрсәтте. Малайлар, кызыксынып, аныңча эшләргә
тырышып карадылар, ләкин барып чыкмады.
— Сез урычча беләсезме? Мин урычча беләм,— диде Габдулла һәм тезеп алып китте:— нужек, хлип, ыспайт…
Малайлар бөтенләй гаҗәпкә калдылар. Кайсы башын, кайсы аягы белән аягын кашып куйды.
— Безнең дә кулсыз Гайнулла урычча белә,— диде малайларның олырагы.
Нинди кулсыз?
Шундый… Солдаттан кайткан…
— Безнең дә бистәдә солдаттан кайткан Сәхип бар… Аның мыеклары менә
болай, пуф итеп торалар… Ул аларны гел бөтереп йөри. Үзе бик кызык
сүзләр белә… «Дөнья күләсә, әйләнә дә баса»,— ди.
Балалар көлешеп куйдылар. Аннан алар аны инеш буена алып төштеләр һәм,
чишенеп, һәркайсы үзенең суга сикерүен һәм йөзүен күрсәтергә ашыкты.
Габдулла, су керми генә, аларны карап торды. Әхтәри дигәне, әлеге юантык
малай, бака булып, аякларын бер җәеп, бер сузып йөзеп күрсәтте һәм
балаларны да, Габдулланы да бик көлдерде.
Аннан алар, судан чыгып, яр буенда кызынып утырдылар.
— Каланың инеше зурмы? — дип сорады Сафуш исемле зур гына гәүдәле малай.
Габдулла инеш дигәч, Кабан күлен күз алдына китереп, мактаныбрак:
— Зур. Аның бер читеннән икенче чите күренми,— диде. Габдулла хыялына
тулы ирек бирде һәм шаккатыргач инде, малайларны чынлап шаккаттырырга
булды. Ләкин аның бу теләге җитди генә бер тоткарлыкка очрады. Әхтәри
аңа каршы төште:
— Алай булгач, ул инеш булмый инде, диңгез була. Әнә кулсыз Гайнулла бит
солдаттан шул диңгез ягында хезмәт итеп, төрек сугышында кулын өздереп
кайткан.  Менә ул сөйли! Диңгез артында кешеләр тормый, дию пәриләре
генә тора, ди.
Габдулла бирешмәскә тырышты һәм, Сәхәбидән ишеткән әкиятен искә төшереп:
— Кабан күле артында да убырлы карчык тора… Ул ел саен бер кызны бистәдән урлап алып китә. Аннан соң ул аларны суеп ашый…
Малайлар аны тагын кызыксынып тыңлый башладылар. Кечерәкләре тезләрен
күлмәкләре эченә яшергән хәлдә кочаклап, Габдулла янынарак елыштылар.
— Казанда мең завод бар, беләсеңме,— диде Габдулла.  — Аларның
берсе-берсе менә бу авыл хәтле бар. Морҗасы биш чакрым, төтене йөз…
Габдулла үзенең хыялына үзе үк ышанып дәвам итте:
— Беләсезме, аларның хуҗалары кәрлә бит. Үзе бер карыш, сакалы мең карыш.
Балалар кызыксынып көлешеп куйдылар.
Ә анда эшләүчеләрнең гәүдәләре зу-у-ур! Куллары менә мондый! (Ул үзе
утырган бүрәнәне тотып күрсәтте.) Теге алтын чылбыр таккан кәрлә нәрсә
куша, болар шуны җан-фәрман тыңлый…
—  Тыңламаса нишли?
— Тыңламаса, теге кәрлә моның җилкәсенә сикереп менә дә тукмый.
Бу «җилкәсенә сикереп менү» турындагы уйдырма Габдулланың үзенә үк бик
ошап куйды һәм моның әкият кебек кызык килеп чыгуына үзе үк гаҗәпләнде.
Иң актыктан ул аларга Ибраһим байларның бакчасында күргән «бәхет кошы» турында сөйләде. Балаларга бу бөтенесеннән күбрәк ошады.
— Тик аларны тавык кебек үрчетеп булмый, алар йомырка салмыйлар,— диде Габдулла.
Ә ничек үрчиләр соң?
Үрчеми, ул дөньяда өчәү-дүртәү генә. Аны сатып алып та булмый. Ул бәхетле кешеләрнең бакчасына үзе төшеп куна…

7

«Урак җитте, җәй бетте!»— ди крестьян. Җәй моның белән генә бетми,
әлбәттә! Ул үзенең матурлыгы белән крестьянның күзенә күренми башлый,
крестьянны авыр эш баса,— ул шуны әйтә.
Сәгъди абзый бөтен өй эче белән, хәтта култык таяклы Сәҗидәне дә ияртеп, уракка китте.
Кечкенә дип, Габдулланы уракка алмадылар. Аның Кырлайдагы шактый иркен башланган тормышы тагын да иркенәя төште.
Көнозын аны хәзер урамнан өйгә дәшеп алучы юк, теләсәң кайда гиз,
теләсәң нәрсә эшлә! Йөри-йөри карыны ачкач кына ул, йөгереп кайта да,
аның өчен генә бикләнми калдырылган тәрәзә аша кереп, үзенә дип ябып
калдырылган җамъяктагы бәрәңгене һәм икмәкне ашап, тамак ялгап чыга. Өй
белән ике арадагы бәйләнеш шуның белән хәл ителә. Калган көн иртәдән
алып кичкә кадәр — аныкы!
Авыл буш, тын…
Ара-тирә инеш буенда казлар каңгылдап куя. Карчыклар, бакчага кергән кәҗәләрне куып, йомшак кына карганалар:
— Һай, сез, алланың рәхмәтенә юлыккырлары!
—  Һай, сез, аяклы казалар!..
Әйдәгез, суган йолкабыз! — ди Әхтәри.
— Кемгә?— дип сорый төймәсыман күгелҗем күзле Тимри.
— Әнә, Гаҗби әби казларны ындырдан гына куып чыгарсын, аңа күп кирәкми, хәзер алҗып кереп ята…
Чыннан да, Гаҗби әби, казларны куганнан соң, көчкә-көчкә генә атлап,
өенә таба юнәлә. Түземсез малайлар — алар дүртәү: Сафуш, Әхтәри, Тимри,
Габдулла — карчыкның өенә кереп киткәнен дә көтмәстән, читән аша
сикереп, бакчага тәгәрәшәләр. Ләкин күп тә үтми, Гаҗбинең күршесе
Мәүлихә әби аларны күреп ала да, барлы-юклы тавышы белән сөрән салырга
тотына:
— Гаҗби, чык тизрәк, суганыңны йолкып бетерәләр!
Малайлар, әлбәттә, Гаҗби әбинең чыкканын көтеп тора алмыйлар, дәррәү
үзләрен читәннең теге ягына ыргыталар. Габдулланың әле читән аша сикерү
тәҗрибәсе юк, шуңа күрә ул штанының төбен читән казыгына эләктереп ерта.
Әмма аның белән мавыгып торырга вакыт юк: Гаҗби әби, табагачын тотып,
баскычына чыккан!
Ул әле бакчада кем барын аңлап та бетермәгән:
— Көш, рәхмәт төшкерләре, кәҗ-җә! — дип кычкыра ул. Аның бу бердәнбер
эндәше казларны да, кәҗәләрне дә, бала-чаганы да куып җибәрү хезмәтен
үти.
Габдулла чаба, штанының ертыгыннан аның ачык тәне ялтырап-ялтырап кала.
Малайлар инеш чокырына томырылып төшәләр. Карчыкның күзеннән югалуларына
тәмам ышангач кына, малайлар инеш чокырыннан башларын күтәрәләр һәм
иркенләп тын алалар: арттан килүче юк… Аннан соң алар табышны барларга
тотыналар.
— Минеке күбрәк,— ди Сафуш кулындагы кыякларны санаган хәлдә мактаныбрак,— өч, дүрт, биш, алты…
— Юк, минеке күбрәк,— ди Әхтәри,— минеке тугыз…
— Тугыз булса, синеке бәбкә суган,— ди Тимри,— минекеләр баш чыгарып килә, кара, нинди озыннар…
Габдулла әле аларның берсе белән дә ярыша алмый. Ул өчме, дүртме кыяк
кына йолкып өлгерде, әмма аларын да, штанының ертыгы белән мавыгып, юлда
коеп калдырды. Ләкин ул канәгать: эш сугандамыни? Эш гадәттән тыш
бернәрсә эшләп, шуның кызыгын башкалар белән бүлешүдә…
Гаҗби әби, әлбәттә, түтәл янына барып җитә һәм суган рәтләрен барлап чыга.
— Бакчи,— ди ул, үз алдына сукранып,— умырып алганнар бит, ә? Өлгергәнен
генә йолыксалар ни булган? Юк бит, япь-яшь кыякларны ботарлап чыгарга
кирәк! Аяклы казалар, алланың рәхмәтенә юлык кырлары!
Ул арада малайлар суганнарын ашап бетергәннәр, күлмәк-штаннарын яр буенда калдырып, суга төшкәннәр…
Көн кызганнан-кыза. Инеш өстендәге биек тирәк, әлсерәп, ботакларын су
өстенә салындырган. Су өстен каз, үрдәк көтүе чуарлый. Хәтта, йөзә белми
торган тавыклар да, инеш буена төшеп, шунда тибенеп йөриләр. Кызыл
бозау инеш читендә, үз шәүләсенә үзе исе китеп, суга карап тора…
Бу вакытта малайларның ата-аналары, эсседән әлсерәп, кырда урак уралар.
Аларның чүмәлә ышыгына утырып хәл алырга да вакытлары юк. Ах, хәзер инеш
буена барып бит-кулны чылатасы, салкынча яр буенда утырып бераз ял итеп
аласы иде!
Бу малайларның исләрендә дә юк. Алар, дөньяларын онытып, күлмәк-штаннары белән вак балык сөзәләр.
— Тимә, тимә! Теге якка чык, качырасың! Менә үзләре! Сөзеп ал тизрәк! Күтәр!
Су буена башка урамнардан җыелалар. Мәннәпләр тыкрыгыннан, дүрт-биш
малай ияртеп, кулсыз Гайнулланың Бәхтие килеп чыга. Бу — теге, башына
иске солдат фуражкасы киеп йөри торган, нәзек озын малай.
Китә су керү! Малайлар, авызларына кергән суны пошкырып бөркә-бөркә
йөзәләр, чумалар, су чәчрәтешәләр. Моннан бер генә сәгать элек төбе ялт
итеп күренеп яткан Ия суы, ләм белән болганып, көрән төскә керә. Әмма
аннан балалар чабакларсыман тап-таза, ап-ак булып Килеп чыгалар һәм,
тешләрен тешкә суга-суга, киенәләр. Җылынгач һәм кибенгәч, алар, карт
тирәк ышыгына кереп утыралар да, төрле кызыклар сөйләргә тотыналар.
Монда тегермән буасына батып үлгән ялчы Рамазан өрәге дә, морҗадан ут
тубалы булып очып чыга торган Имай бичурасы да, албасты, убыр, җен һәм
шүрәлеләр — берсе дә калмый. Хыялый хикәяләр реаль вакыйгалар белән
аралаша. Кем, каян солдаттан кайткан, кайчан, кем белән сугышкан, быел
кайсы авылда кем сабан туенда батыр чыккан? Көрәштә батыр чыгар өчен
нинди үләннең чәчәген җиде төн уртасында барып өзәргә, нинди үләннең
тамырын икмәккә төеп ашарга һәм тагын әллә ниләр…
Ниһаять, кояш карт тирәкнең икенче ягына чыгып, балаларны аннан да куа.
Алар, Иягә килеп төшә торган Карлыган елгачыгы буйлап, якын урманга
китәләр. Кырлай урманы ал арны үзенең бөтен җәйге матурлыгы һәм тулылыгы
белән каршы ала. Ләкин балалар эчкәре кермичә, урман кырындагы
шомыртлыкта тукталу белән чикләнәләр. Ник дисәң, эчкәре керүнең вакыты
алдарак әле: җиләк белән чикләвек өлгергәч…
Шомырт агачларын шактый нык селкеткәннән соң, малайлар, шомырт ашап каралган тешләрен күрсәтеп көлешә-көлешә, авылга кайталар.
Урманнан чыгуга аларны баеп килә торган кояшның бөтен төсләрен чагылдырган киң һәм биек күк чатыры каршы ала.
—    Карагыз әле, карагыз болытларны!— дип кычкыра арадан берсе. Бар да болытларга карыйлар.
Ак һәм күгелҗем болытлар баеп бара торган кояш нурлары белән чолганып,
кырык төскә кергән. Әнә алтын күбекләр, күпереп-күпереп, күкнең бер
очыннан икенче очына таба менеп киткәннәр! Аларның чит-читләрендә куе
кызыл һәм җиңел генә алсу болытчыклар бер оешып, бер сирпелеп торалар.
— Әнә, әнә уң яктагысы мәче башлы ябалак,— ди бер малай.
— Аның янәшәсендә ат. Әнә арбасы да бар, карагыз әле,— дип кычкыра икенчесе.
Малайлар болытларны кеше башларына, эткә, поши мөгезләренә охшаталар һәм аларны үзара бүлешеп бетерәләр:
— Ат минеке, минеке!
— Юк, әтәч синеке, ат минеке!
— Мин элек әйттем…
— Юк, мин элек әйттем…
Ул арада болытлар әкрен генә үзләренең рәвешләрен үзгәртәләр, бәхәс бер дә булмаган кебек тына.
Кояш бата. Аның баткан урыны бик озак янган күмер кебек көйрәп тора.
Күмер суына, суына һәм офыкның ерак эңгерендә агачлар белән тегермән
генә чекрәеп кала.
Зирексәр иңкүлегендәге басу өстенә сирень төсле күкселлек иңә. Ул һаман
куера, куера… Көне буе алтын кебек саргаеп утырган иген кырлары хәзер
әкияттәге кебек шәмәхә томанга күмелә баралар. Тик уртада Симетбаш
юлының көрәнләнеп торган юл сызыгы ярылып кала… Юлдан, соры тузан
томаны күтәреп, көтү кайта. Алда сәрви куаклары, шомырт, миләш агачлары
эченә күмелеп утырган Кырлай!..
Матур да, соклангыч та соң Кырлай! Җире белән дә, күге белән дә!..

8

Яңа бистәдә Габдулланың үз тормышы, олы кешеләрнең аңа мөнәсәбәте әйбәт,
әмма бистә табигате аңа үги иде. Өчиленең табигате матур, әмма кешеләре
кырыс иде. Кыскасы, моңарчы Габдулла кешеләр белән килешсә, табигать
белән килешә алмыйча һәм, киресенчә, табигать белән килешсә, кешеләр
белән тыныша алмый яшәде.
Кырлайда ул икесен дә тапты. Өйдән чыкса, матур һәм юмарт табигать кочагы, өйгә кайтса, ягымлы чырай, җылы сүз.
Олы кеше дә бәхетсезлекне тиз оныта һәм яңа уңай шартларны «шулай булырга тиеш гади хәл» итеп күрә башлый. Бала бигрәк тә…
Габдулла да яңа әти белән әнисенә бик тиз ияләште. Башта бик тансык
күренгән семья җылысы аның өчен табигый бер хәл булып әверелде.
Ләкин тормыш теге я бу вакыйга белән аңа үзен сиздерә торды һәм артык онытылып китәргә ирек бирмәде.
Чикләвек вакыты иде. Габдулла иптәшләре белән чикләвекнең оясына — Шәбәрде урманына китте.
Урман балаларны үзенең җәйге мәһабәте белән бик кунакчыл каршы алды.
Кунакларны каршыларга хуҗадан алда йортның тышына ук аның балалары
йөгереп чыга бит,— нәкъ шуның кебек, кечкенә кунакларны урман алдында
үсеп утырган яшь миләш агачлары һәм сәрви куаклары каршы алды. Куаклык
белән бераз баргач, алар-ны төз нарат егетләре белән оялчан каен кызлары
бөгелә-сыгыла сәламләделәр. Аннан соң балалар алдына карагай катыш
каенлык килеп басты. Ләкин әле бу да урман-хуҗа үзе түгел, аның
тирәсендәге «кардәш-ыруы» гына иде.
Эчкә кергән саен, һава дымсу-салкынчага әйләнде, яфрак челтәрләре аша
төшкән кояш шәүләләре сирәгәя барды. Ниһаять, алар кечкенә ачыклыкка
чыктылар һәм күз алларына биек, калын, тәкәббер сынлы имәннәр, наратлар
һәм чыршылар килеп басты. Андагы караңгылык үзенең серле тынлыгы белән
Габдулланың кечкенә йөрәген кысып алды, шул ук вакыт аны үзенә тартты.
Кечкенә кунаклар урманның түренә керер алдыннан түгәрәк аланлыкның келәм
булып җәелгән гаҗәпи тигез яшел үлән хәтфәсе өстеннән киттеләр.
Габдулла урман куелыгына башта каушап кына керде. Ләкин тора-бара
ияләште һәм бик тиз үзен иркен тота башлады. Урманның агач һәм яфрак
черекләреннән туган дымлы, салкынча исенә күнекте. Очраган бер гөмбә
үзенең сәерлеге яки матурлыгы белән аны кызыксындырды. Ул тау-тау булып
өелгән кырмыска өемнәре янына тукталды, гомерендә беренче тапкыр ул бик
эре сары кырмыскалар күрде.
—    Тиен! Тиен!— дип кычкырды һәммәсенә караганда үткенрәк күзле Әхтәри.
Һәммәсе өскә, Әхтәри күрсәткән якка карадылар. Габдулла агач кайрысы
белән бертөсле үк тиенне берьюлы гына аера алмады. Балалар җирдән нарат
күркәләре алып тиенгә ыргыттылар. Тиен кинәт янәшә агачка сикерде. Шунда
гына Габдулла аны күреп алды һәм шатлык катыш кызыксыну белән, үзе дә
сизмәстән:
—    Тот, тот! Җибәрмә! — дип кычкырды. Малайлар көлешеп куйдылар.
Ниһаять, алар чикләвеклеккә җиттеләр.
Менә кайда кинәнделәр малайлар чикләвеккә! Йодрык-йодрык булып укмашкан
чикләвекләрне берәмләп тә, ботаклары белән дә өзделәр. Туйганчы ярганнан
һәм ашаганнан соң, буш кул белән кайтмас өчен, итәкләрен бөрмәләренә
кыстырып, чикләвекне күлмәк эченә тутырдылар.
—    Эчкә кермибез инде, җитте,— дигән тәкъдим ясады Сафуш.  — Аннан чыга алмый адашып йөрербез…
Малайлар кайтырга борылдылар. Сафуш дөрес әйткән икән, урманнан берьюлы
гына чыгу җиңел булмады. Алар, кояшка карый-карый, башта дөрес кенә
бардылар. Әмма бер вакыйга ал арның юлын чуалтып ташлады.
—    Каравылчы!— дип кычкырды кинәт Тимри. Бар да тынып калдылар. Урман
эчендә коры чыбыклар сынгалаганы ишетелде, ул тынды, аннан тагын нидер
кыштырдады… Балалар куркуга төштеләр: каравылчы сагалап тормыймы?
Тотып алса, ул аларның бөтен җыйганнарын бушатып алып калачак һәм,
өстәвенә, исемнәрен сораячак. Шуннан соң бервакыт алпавыт урманында
чикләвек ашап йөргән өчен авылга штраф килеп төшәчәк! Авыл малае мондый
вакытта атасы кебек уйлый һәм штрафка ул җаны-тәне белән дошман.
Әхтәри кинәт пышылдады:
— Дәшмәгез! Каравылчы түгел, бу — поши… Әнә күрәсезме? Олы имәннән уң якта, чикләвек белән миләш арасында…
Балалар Әхтәри күрсәткән якка карадылар. Анда чынлап та сыер шикелле зур
гәүдәле һәм көрән йонлы, агач ботагыдай тармакланып торган зур мөгезле
поши үзенең матур һәм моңсу күзләре белән балаларга карап тора, аның бу
каравы: «Сез нигә минем юлымны кистегез әле?» — дигән шикелле тоела иде.
Әмма балалар туйганчы карап, сокланып өлгермәделәр, поши: «Ягез, инде
сез мине тотыгыз!»— дигән сыман, шаян гына сикереп! ясап кире борылды
һәм урман куелыгы эчендә юк булды…
Малайлар кайтырга борылдылар һәм бераз адашып йөргәннән соң Кырлай юлына чыктылар.
Габдулла өенә, урманга баруыннан бик-бик канәгать калып, кайтып керде.

10

Өй эчендәгеләр аның җыйган чикләвеген күреп, һичшиксез: «Каян таптың бу
кадәр чикләвек?»— дип кызыксынырлар, җентекләп сорашырлар, мин аларга
тиен һәм поши вакыйгаларын сөйләрмен, дип уйлаган иде Габдулла. Алай
булып чыкмады. Йортка килеп керү белән үк ул өйдә ниндидер күңелсез бер
хәл барлыгын сизеп алды. Өйалдына күрше хатыннар җыелганнар, йөзләрендә
ниндидер борчылу катыш кызыксыну. Өй эчендә әрнүле үкерү һәм: «Тот, тот,
чыгарма, сәкегә сал! Кызым, кызым!»— дигән тавышлар ишетелә.
Габдулла ишекне ачып өйгә керде. Шунда аны сәкедән сикереп ишеккә
атылган Сабира апасы чак кына бәреп екмады. Сәгъди абзый белән Зөһрә апа
килеп, таза гәүдәле Сабираны тотып алдылар һәм көч-хәл белән аны кире
сәкегә китереп яткырдылар. Ләкин ул, тыпырчынып, яңадан сикереп торырга
теләде. Аның аяк-кулларын тотып, сәкегә терәп торыр өчен шактый көч
кирәк булды. Бераз тыпырчынганнан соң, Сабира хәлсезләнеп тынды һәм
йөрәкләргә шом сала торган әрнү тавышы белән ыңгырашырга тотынды.
Габдулланың күзе апасының йөзенә төште. Саби-раның күзләре чытырдап
йомылган, кипшенгән иреннәре ачылган, тешләре кысылган, борын турыннан,
маңгаен аркылы кисеп, ике тирән җыерчык ярылып менгән, үзе һава
җитмәгәнсыман авыр һәм еш-еш, интегеп сулый иде.
Олыларның сөйләшүеннән Габдулла шуны белде: басуда Сабираның кишәрлеге
җир уртасына, урманнан ерак урынга, туры килгән икән. Ул «үз өлешемне
бетерим» дип, ял итми, эссе кояш астында сусыз, күләгәсез урган да
урган. Ләкин эшен барыбер бетерә алмаган, «әллә нигә башым бик чатный»,—
дип чүмәлә янына барып яткан. Шуннан башы тагын ныграк сызлый башлаган.
Авыртуына чыдый алмый иңрәгән, кычкырган. Иреннәрен чәйни-чәйни,
урынында ята алмый, куркыныч тавышлар чыгарып, кыр буйлап йөгереп киткән
бу. Аны көч-хәл белән авылга, өйгә алып кайтканнар. Күршеләре бу
хәлне:    
— Җиргә бисмилла әйтми яткан.
— Зәхмәт кагылган.
— Җен суккан…— дип аңлатканнар. Бу төн Сәгъди абзый өендә
йокламадылар. Габдулланың кайтып керүенә берәү дә игътибар итмәде, аның
белән берәү дә кызыксынмады. Шуңардан файдаланып, Габдулла, йортка чыкты
да, печәнле арба өстенә менеп ятты һәм рәхәт йокыга талды.
Иртә белән иртүк Зөһрә апа аны йокысыннан уятты:
— Нишләп ятасың, тор, Сабира апаң вафат булды,— диде.
Шул көнне Сабираны каршыдагы зиратка җирләделәр.
Шуннан берничә көн үтте. Беркөнне өйдә иртә белән Габдулла уяныр-уянмас
ята иде, колагына Зөһрә апаның тавышы керде. Зөһрә апа сукранган тавыш
белән Сәгъди абзыйгамы, Саҗидәгәме сөйли иде:
—    Менә шул инде. Үксез бозау асрасаң, авызың- борының май итәр, үксез
бала асрасаң, авызың-борының кан итәр, дигәннәр. Сабираның үлеме шуның
шомлыгыннан гына булды,  шуның шомлыгыннан гына…
Габдулла сүзнең үзе турында икәнлеген төшенеп алды. Күзеннән йокысы
качты. Кинәт ул үзен бик-бик гаепле, шуңа күрә бик-бик бәхетсез тойды.
Зөһрә апа сүзенә җавап булып төшә торган; «Ятимнең авызы ашка тисә,
борыны каный»,— дигән мәкальне ул, әлбәттә, белми иде әле. Аңа бары алты
гына яшь иде.

11

Шомланучан Зөһрә апаның Габдуллага булган җылысы кимегәннән-кими барды.
Моңарчы ул Габдулланы үз улы кебек сөеп, күршеләре алдында:
Зур үсте инде минем улым, йомышка йөри башлады инде,— дип мактана торган
иде. Хәзер әлеге «ятим бозау» турындагы мәкальне еш кына кабатлау
өстенә, кергән бер кешегә:
— Булмас йортка бөкре туган шулдыр инде. Берәр йомышыңа яраса икән!— дип сукранды һәм Габдулланың кечкенә күңеленә кагыла торды.
Күңеле сынык чакларда Габдулла өйдәгеләрдән Нәфисә апага килеп сыена
торган иде. Нәфисә апа үзе дә, йортсыз-җирсез дигәндәй, кеше өстендә
үскән кыз булгангамы, Габдуллага һәрвакыт бертигез җылы булды. Ниһаять,
аның ире Фәйзерахман авыл читеннән бер мунча сатып алып, шуны вакытлыча
гына рәтләп, Нәфисә белән күчеп китте. Бу өйдә Габдулланың бердәнбер үз
кешесе булып Сәгъди абзый гына калды.
Сәгъди абзый Габдуллага булган карашын кызы үлгәннән соң да үзгәртмәде.
Хатыны Габдулланы битәрләгәндә ул яклап чыкты. Әмма күп вакыт ул ике
якны килештерергә, аларны бер-берсенә яхшы итеп күрсәтергә тырышты. Шул
ният белән үк ул икесен берьюлы тотып орышкалады да. Аның орышуы
болайрак булып чыга торган иде:
— Я инде, син дә, хатын, юкка чәпчемә, сабыйның кулыннан килә торган
эшмени ул? Кар базының капкачын, мин булып, мин ике куллап күтәрәм… Ә
син, малай актыгы, бер дә юкка мышкылдама!.. Олы кеше әйткәнгә түзә
белергә кирәк: синең башыңда бер кайгы, олы кешедә — мең кайгы… Әнәтрә
ничек ул!.. Ә бервакыт болай булды. Габдулланың Яңа бистәдән киеп
кайткан күлмәге белән кәзәкиенең тәмам тузганын күреп, Сәгъди, абзый
сандыгын ачты да, үлгән улы Садриның күк киндер күлмәге белән бишмәтен
алып Габдуллага киертергә теләде. Шунда Зөһрә апа киемнәргә килеп
тотынды.
— Кит, кит, бирәмме соң?! Үз улымның төсе итеп саклыйм-саклыйм да, тотып
кешегә бирим, имеш! — дип ире белән тарткалашты ул. Сәгъди абзый аңа:
—Я, хатынлыгыңны куй әле, зинһар. Үзеңнән тумаган бала дип аны шыр
ялангач йөртер идеңме әллә?— диде һәм киемнәрне, көчләп диярлек,
Габдуллага алып кидертте. Зөһрә апа мич алдына барып, ярсуыннан
табак-савытларны  гадәттәгедән ныграк шалтыратты һәм «балавыз сыгып»
алды. Габдулланы киендереп торган җиреннән Сәгъди абзый эшне төзәтер
өчен кызып киткәндәй итте:
— Ә син, малай актыгы, әниеңнең сүзен тыңламыйсың, вәт нәрсә! Ул сиңа
моны киемне кызганудан әйтми, сүз тыңлатудан гаҗиз булып әйтә. Аның да
кырыкмаса кырык эш белән башы әйләнгән бит, бичараның!
Үзенә каратылган мондый кайгыртучан сүзләрне ишетеп, Зөһрә апаның ярсуы берьюлы басылды, ул шактый йомшап:
—Ягез, утырыгыз табынга, сиңайтәм! Утыр, Габдулла улым, карыннарыгыз ачкандыр,— дип дәште.
Сәгъди абзый шул вакыт, хатынына сиздерми генә, Габдуллага карап
хәйләкәр генә күз кысып алды,— янәсе моның белән ул: «Сиздеңме, сөйләшә
белүнең хикмәтен?»— димәкче булды инде…
Шуннан соң Габдулла үзе дә әнисенең кәефен мөмкин кадәр бозмаска, аның
күңелен табарга тырышты һәм йомышка ул хәзер күндәмрәк йөгерде.
Ул арада урак та бетте. Кешеләр бакчага бәрәңге казырга чыктылар. Өй эче
җәмәгате белән бергә Габдулла да чыкты. Аңа казылган бәрәңгеләрне
чүпләп, капчыкларга тутырырга куштылар.
Иртәләрен кыраулар төшә башлады. Габдуллага яланаяк кәе капчык янында
кыраулы туфрак өстендә утырырга туры килде. Туңмасыннар өчен ул аякларын
балчык эченә күмеп утырды.
Беркөн иртә белән Габдулла бакчада, аякларын гадәттәгечә туфракка күмеп,
бәрәңге чүпли иде. Көрәге белән казый-казый, аның янына Бибисаҗидә
килеп җитте.
Элекке көзләрне таза беләкле Сабира бу эшне, сеңелесенә бирми, үзе эшли,
ә Бибисаҗидә менә хәзер Габдулла үтәгән хезмәтне генә үти иде. Апасының
үлүе аңа авырга килде. Авырткан аяклары белән ул хәзер бәрәңге казырга
тиеш,— җиңел эш түгел…
Ул кинәт кулын көрәктән бушатып, яулык чите белән күзен сөртеп алды.
Апасы үлгәч, ул бөтенләй елакка әверелде. Ләкин ул үзенең яшен кешегә
күрсәтергә гарьсенә иде. Шуңа күрә аны сизеп алган Габдуллага,
йөрәгеннән чыгарып, әмма тыенкы тавыш белән ул:
Алдыңа карап чүплә, кешедә эшең булмасын!— диде һәм,  ачуланып, 
көрәгенә тотынды.  Көрәкнең туфракка шомарып кайралган йөзе Габдулланың
аяк тирәсендә ялтырады.
— Алла!— дип кинәт кычкырып җибәрде Габдулла һәм бөгәрләнеп төште.
Саҗидә апасы, көрәген ыргытып, Габдуллага ташланды һәм аның каны аккан
аягын күреп, нишләргә белми аптырап калды.
Икенче очтан Сәгъди абзый йөгереп килде һәм яра өстенә йомшак туфрак сипте. Ләкин кан туфрак эченнән бәреп чыкты.
— Син, бар, пәрәвез алып чык тизрәк!— дип кычкырды Сәгъди абзый Зөһрә апага.
Габдулланың ярасы өстенә пәрәвез яптылар. Кан бераз тукталгандай булды…
Ул көн Габдулла авырткан аягы белән урын өстендә ятты.
Кичен Зөһрә апа тагын ни өчендер сукранып, тегесен төртеп, монысын
ыргытып йөрде. Габдулла моны үз хисабына кабул итте һәм уйлады: «Әни
берүзе җитешә алмый шул. Саҗидә апа аның кул астына керә алмый, аягы юк.
Шуның өстәвенә мин аяксыз ятам…»
Шуңа күрә ул, Яңа бистәдәге әнисе өйрәткәнчә, теләк тели башлады:
«Иртәгә терелсәм иде, иртәгә терелсәм иде, иртәгә терелсәм иде…»
Ятим ярасының ямавы да өстендә. Габдулла чынлап та икенче көн аягына
басты. Аксавын әнисенә сиздермәскә тырышып, ул тагын бәрәңге чүпләргә
чыкты.
Бүген алар төшкә кадәр генә эшләделәр. Төштән соң Габдулла, ярасы бәйләнгән аягы белән аксап, Нәфисә апаларына барды.
— Нишләдең, җаным? — дип каршы алды аны йомшак күңелле Нәфисә апа.
Габдулланың әйтергә теләгән сүзе тамагына утырып калды. Өйдә күрсәтергә
курыккан яшен ул инде монда тыймады…
Нәфисә әнисе янына Өчилегә барып кайтты. Анда ул Габдулланың бабасына
кереп, Габдулланың көрәк белән яралануын һәм, гомумән, Зөһрәнең аны
үгәй-сетүен сөйләп бирде. Шул уңай белән Зиннәтулла Кырлайга килеп
чыкты.
— Тәрбиясе бик авыр күренерлек булса, алып китим,— диде ул Сәгъди
абзыйга. Сәгъди абзыйның Габдулланы, әлбәттә, җибәрәсе килми, шул ук
вакытта ул балага хатынының мөнәсәбәтен дә бик яхшы белә иде.
Ул нинди карарга килергә белми аптырап торганда, көтелмәгән бер хәл мәсьәләне чиште.
Зөһрә апа чыбылдык артыннан сүз катты — Габдулланы кире бирүгә теше-тырнагы белән каршы төште:
— Хатын-кыз ирләр сүзенә тыкшына дип гаеп итмә, хәзрәт! Габдуллага
өйрәнеп, күнегеп беткән идек. Алып китсәгез, безнең өчен үкенече зур
булыр. Минем аңа тырнак белән генә чирткәнем булса, әнә үзе әйтсен,—
диде һәм, яшенә буылып, тынып калды.
Ул арада чыбылдык артыннан ап-ак таза күлмәк кигән, бите-башы юылган
Габдулла, кулына шактый зур шикәр кисәге тотып, килеп чыкты.
Бабасының: «Кайтасыңмы безгә, улым?» — дип соравына ул: «Юк»,— дип кырт кисте.
Шуннан соң Зөһрә апа Габдулла белән бик тату яши башлады. Үз баласы итеп җитәкләп, ул Габдулланы быел «мәптеккә» илтеп бирде.
Бу бол ай булды.
Беркөнне кич белән Габдуллага иртәрәк ятарга куштылар.
—    Иртәгәдән алып, абыстайга сабакка йөри башларсың,— диделәр аңа.
Зөһрә апа Бикҗан әбидән калган иске кызыл камзулны, утырып, юнәтеп алды.
Бибисаҗидә үзенең абыстайга йөргән чагындагы букчасын табып алып, аның
эченә читләре кимерелгән һәм битләре коелган «Иман шарты»н салып куйды.
Иртән иртүк, караңгыдан торып, ашык-пошык кына чәй эчтеләр. Габдулла
Бикҗан әбинең юнәтелгән камзулын киеп, букчаны муеныннан аркылы асып
алды. Зөһрә ала ашъяулыкка ике бөтен икмәк төреп бәйләде һәм мич
кырыннан зур бакыр бер тиенне алып учына кысты. Төенчекне тотып,
Габдулланы җитәкләде дә, ул, «бисмилла» укып, ишектән чыкты. Сәгъди
абзый, алар артыннан:
—    Аллага тапшырдык,— дип калды.
Зөһрә апа белән Габдулла, капкадан чыгып, уңга борылдылар һәм ике йорт узып, мулла абзый йортына барып керделәр.
«Мәптек» дигәннәре шушы йортның түрендә тәбәнәк кенә агач өй. Анда инде
ут алынган, малайларның гөж килеп сабак укулары ишетелеп тора.
Габдулланың гаҗәпләнүенә каршы Зөһрә апа анда кермәс-тән, аны мулла
абзыйның үз өенә алып кереп китте. Алар алты почмаклы өйнең аш-су
хәзерли торган ягындагы киң сәкеле зур гына бүлмәгә керделәр. Алар
кергәндә, сәке өстендә абыстай кулына озын чыбык тотып утыра, аның
тирә-ягында эреле-ваклы кызлар һәм бер-ике кечкенә малай, алларына
салынган китапка карап, бертуктаусыз, иелә-иелә кычкырып, һәрберсе бер
үк сүзне кабатлыйлар иде:
— Кәлимәтен таибәтен, лә илаһә иллаллаһ!.. Әлефсен ә, бисен би, бигә сәкен… Кәлимәтен таибәтен…
Зөһрә апа белән Габдулланы күреп, һәммәсе аларга төбәлде һәм тавышлар тынды.
— Сабакка китердеңме, Бибизөһрә?— дип сорады, көчкә генә борылып, калын гына тавышы белән остабикә.
Юанлыгына һәм авыр кузгалышына карап, Габдулла аны ташып утыра торган апара чиләгенә охшатты.
Шулай дигән идек, абыстай,— диде бераз каушабрак Зөһрә апа,— кабул күрсәгез…
— Бу шул Өчиле хәзрәте кызының улымы инде?
Бик кечкенә түгелме соң?
— Быел язын алтысы тулып җиденчегә чыкты инде. Аның буе гына кечкенә…
Аннан соң ир балалар белән укытырга иртә икән, шунда, сезнең янга,
кызлар янына йөри торсын дидек инде…
Шул арада Зөһрә апа, ашъяулыкны чишеп, икмәкләрне алды да:
— Менә сәдәкасы итеп алып килгән идем, абыстай,— диде.
Икмәкләрне абыстай кушуы буенча киштәгә илтеп куйганнан соң, Зөһрә апа
әлеге бер тиенне абыстайның кулына илтеп төртте. Абыстай догага кул
күтәрде, аның артыннан Зөһрә апа һәм сәкедә тезелеп утырган бөтен кызлар
кулларын күтәрделәр.
— Аллаһеәкбәр!— диде сузып кына һәм куллары белән битен сыйпап, сабак
абыстае.— Ярар, алла разый булсын. Атнага бер тапкыр ике пүлән утын, бер
шешә кәрәчин китерер, калганын тагын үзегез белеп бирерсез…
Әнисе чыгып китте. Габдулла «мәптек»тә калды… Баланың тормыш-китабында өр-яңа бит ачылды: Габдулла — шәкерт!

 

Икенче бүлек


1

Әнисе артынная ишек ябылу белән, Габдулланы абыстай үз янына чакырып алды.
— Кая, китабың бармы?— дип сорады ул. Габдулла букчасыннан әлеге битләре
коелган  «Иман шарты»н алып күрсәтте. Абыстай үзенең баш тирәли җеп
белән әйләндереп бәйләгән күзлеген маңгаеннан күзләренә төшереп куйды да
китапны кулына алды, башын артка ук чөеп, китапны киресе белән
тотмаганмы икәнен аерырга тырышты. Берничә тапкыр әйләндергәләгәннән соң
ул, ниһаять, китапның «бисмилла»сын табып, чама белән шуның астындагы
юлларның берсенә бармагы белән төртте дә:
— Менә монда кара,  күрәсеңме?— дип сорады. Габдулла аның төртеп
күрсәткән җиренә карады. Бармак кәкре-бөкре ниндидер билгеләрдән торган
юлларга түгел, бәлки бөтенләй буш урынга күрсәтеп тора иде.
— Шуңа күрә Гайдулла табигый рәвештә:
—  Юк, күрмим,— дип җавап бирде.
— Нәрсәне күрмисең? Күзеңне ачыбрак кара,— диде тавышын күтәребрәк
абыстай, аннан тагын, тынычлана төшеп, дәвам итте:— Укып бар минем
арттан, я: әлеф, би, ти, си, җөм, хи…
Габдулла, каушабрак, акрын гына тавыш белән абыстай әйткәнне үзенчә кабатлый барды:
— Әлпи, тиси, җөмхый…
Ул арада кызлар, абыстайның Габдулла белән мавыгуын күреп, үзара нидер
чыш-пыш сөйләшә һәм көлешә башладылар. Абыстай кинәт аларга әйләнеп:
— Мөнәввәрә,  менә бу егетне яныңа утырт та, сабагын өйрәт,— дип,  ул
Габдулланы унбер-унике яшьләр чамасындагы бер кызга тапшырды. Мөнәввәрә
дигән кыз,  бик канәгатьләнеп,  Габдулланың өйрәтүчесе булырга риза
булды һәм аны янына утыртып, китапка карар-карамас, «өйрәтеп» алып
китте:
— Әлппи, тиси, җөмхый, ыхызал…
Гаҗәп! Габдулла бу кызны тизрәк төшенде һәм аның артыннан бик иркен ияреп китте:
— Ыхызал, дәл, рәзи, сеншен, сатзат, фикап… Тик ул бер нәрсәне генә
аңламады: ни өчен бу сүзләрне әйткәндә китапка карарга кирәк? Китапка
карамый гына әйтү җиңелрәк бит?
Шулай итеп Габдулла «гыйлем дөньясына» аяк басты.

2

Унике битлек нәни генә «Иман шарты» Габдуллага кыш буена җитте. Иң элек
балалар «әлпи-тиси»не ике-өч атна чамасы такмакладылар. Аннан соң тагын
бер ай узды. Балалар «әсен ә, бигә сәкен би…» дип ике юллык әбҗәтне
һәм иман кәлимәләрен шактый йөгерек һәм шома иҗекли башладылар. Ләкин
күбесе такмаклаган чагында китапны ни өчен күз алдында тотып торырга
кирәклекнең мәгънәсен һаман төшенмәде һәм төшенүнең кирәген дә тапмады.
Китап һәм аның эчендәге кәкре кара билгеләрнең сере һаман сер булып кала
бирде.
Әмма берничә бала, шулар эчендә Габдулла, так-маклана торган сабак белән
китаптагы кара билгеләр арасында ниндидер бәйләнеш барлыгын сизеп
алдылар. Тора-бара бу аларга тавышны шушы кара билгеләргә каратып
үзгәртергә һәм алар арасындагы аерманы белә башлауга, ягъни «хәреф
аерырга» ярдәм итте. Ләкин моның серенә балалар үз акыллары белән
ирештеләр, һәм абыстайның монда бернинди катнашы булмады. Ник дисәң,
язу-сызуны абыстай үзе үк белми иде. Ул үзе шундый ук мәктәптә укыган,
һәм иман кәлимәләре белән намаз укый торган догаларны ятлап алганнан
соң, аны укудан туктатканнар:
— Җитте. Шуннан артыгының кызлар өчен кирәге юк. Кызларны уку-язуга
өйрәтсәң, егетләргә хат яза башлыйлар алар. Китап тану һәм язу белү — ул
фәкать мулла булырга җыенган галимнәр өлеше…
Инде язарга өйрәнүгә килгәндә, аның кирәклеге турында балаларның да,
олыларның да хәбәре юк иде. Шуңа күрә Габдулланы берәү дә язарга
өйрәтмәде. Аның иләп куйган он өстенә бармагы белән язган беренче язуы
үз-үзеннән килеп чыкты. Анысы болай булды.

3

Беркөнне сабакның иң кызу вакытында абыстайны ашыгыч рәвештә өшкерергә чакырдылар.
— Сабакларыгызны укый утырыгыз,  мин хәзер кайтырмын,— дип, ул чыгып китте.
Үзләре генә калган кызлар, китапларын бер якка куеп, утырган җирләреннән
«арка сугыш» уйнарга керештеләр. Әмма бер нәнирәк кызның, аркасы
авыртуына чыдый алмый, елап җибәрүе бу уенның шунда ук киселүенә һәм
икенче уенга күчүгә сәбәп булды. Фәйрүзә исемле ундүрт яшьлек усал гына
кыз абыстай урынына барып утырды һәм яулыгын нәкъ абыстайча маңгаена
төшереп бәйләде дә, кулына аның чыбыгын тотып, тавышын аныңча
калынайтып, сабак тыңлатырга кереште. Гомуми көлеш астында икенче кыз
аңа сабагын тыңлатты:
— Кәлимәтен таибәтен, безнең әни бай хатын, изүе тулы тәңкә, борыны  тулы…
Сәкедәге кызлар һәм малайлар егыла-егыла көлештеләр.
Кызык моның белән генә бетмәде әле. Ике кыз Габдулланы мич ягына алып
кереп, аңа корым белән мыек сыздылар, башына, сөлгедән урап, чалма
кидерделәр, кулына комган тоттырдылар да, үзләре тиз генә кереп:
—    Мулла абзый кереп килә!— дип сәкегә менеп утырдылар. Бу хәйләне
сизгәне дә, сизмәгәне дә һәммәсе китапларын кулларына алып, укыганга
салыштылар һәм куркынгансыман күз кырыйлары белән генә ишеккә
төбәлделәр. Мич артыннан мулла абзыйча,  ләкин нәзек кенә тавыш: белән
кемдер  тамак кырды. Шуның артыннан ук аралыктан, комган күтәреп, зур
чалма кигән кечкенә гәүдәле, корым белән мыеклар сызган Габдулла килеп
чыкты. Сәкедәгеләр-нең алданганнары да, алданмаганнары да шаркылдап көлә
башладылар. Габдулла комганын куеп, нәкъ хәзрәтчә «әшһәде»сен
укый-укый, җиңнәрен сызганды да абыстай булып утырган кызга карап:
— Карале, син, комганга җылы су салып бирче, тәһарәтемне яңартып алыем,—
диде. Тыелгысыз көлеш астында комганга су салынды. Аннан соң кызлар:
— Хәзрәт,  хәзрәт,  акылың бармы әзрәк?— дип
аның киеменнән һәм чалма койрыгыннан тарткаларга тотындылар. Габдулла
бүлмә буйлап ал арны куып йөрде,  чәч толымнарыннан эләктереп тартты. 
Уен тагын белмим нинди төсләргә кергән булыр иде, әмма шунда абыстай
кайтып керде. Һәммәсе эһ! дигәнче сәкегә менеп утырдылар һәм, берни дә
булмаган төсле, иелә-иелә, сабакларын такмаклый башладылар. Габдулла,
әлбәттә, үзенең кыяфәтен алыштырып өлгерә алмады. Ул абыстайны башындагы
сөлге чалмасы һәм кап-кара мыеклары белән каршылады.
—   Бу нәрсә бу?—дип кычкырып җибәрде абыстай һәм ачулы күзләре белән
кызларга карады. Кызлар Габдулланы яңа гына күргәнгә һәм берни дә
белмәгәнгә салыштылар. Нәтиҗәдә бөтенесе өчен Габдулла үзенең колагы
белән җавап бирде.
—   Икенче тапкыр борып кына калмам, өзеп чыгарырмын колагыңны! — дип
кисәтте абыстай. Ләкин борган хәтлесе дә Габдуллага артыгы белән җитте.
Ул колагының әрнүенә түзә алмый, үртәнеп, өенә китте һәм юл буе
абыстайны үзенчә каргап кайтты:
— Апара, апара, апара…
Әмма бу ут булып кызып торган колак белән ничек өйгә кайтып керергә?
«Кем борды?» дип сорарлар, кем икәнен әйткәч, ни өчен икәнен әйтеп
бирергә туры килер. Шуңа күрә ул, колагының кызуы бераз суына төшсен
өчен, ындыр артыннан уратып кайтты.
Ләкин бу саклыкның кирәге булмады. Ул, ишекне акрын гына ачып, өйгә
килеп кергәндә, анда беркем дә юк, әнисе, куна өстенә иләп куйган онын
сәкедә калдырып, үзе каядыр чыгып киткән иде.
Габдулла букчасын элеп куйды да ни өчендер куна янына килде. Иләнгән
онның чит-чите тип-тигез булып, такта өстенә җәелә төшеп тора иде.
Габдулланың шул тигезлек өстенә бармагы белән сызасы килде, һәм ул
үзенең теләген шунда ук җиренә дә җиткерде. Ул сызган сызыгына бераз
карап торды да, аның өстенә очып барган кошсыман бер кечкенә сызык сызып
куйды. Бу «Иман шарты»нда күрсәтелгән калын әлифкә охшап чыкты. Юл буе
кабатлап кайткан сүзнең баш хәрефе шушы бит инде. Аннан соң Габдуллага
«п» хәрефе кирәк булды, ул уйланып калды. Китапта андый хәреф юк иде.
Ниһаять, Габдулла аны «ф» хәрефе белән алыштырды, «р» һәм «а» хәрефләре
үз-үзләреннән язылдылар. «Афра» дигән сүз килеп чыкты. Зөһрә апа килеп
керде. Ул он өстенә язылган язуны күреп:
— Бу нәрсә? Ни яздың болай?— дип сорады.
— Апара,— дип җавап кайтарды Габдулла.

4

Беркөнне Габдулланы мәктәптән кайтуына өйгә кертмәделәр. Ишекне ачуга
эчтән күрше Җаббар хатыны Миңлебикә йөгереп килде дә аны җиңел генә
күкрәгеннән этәреп:
— Габдулла, күгәрченем, бар әле син безгә кереп тор, монда керергә ярамый,— диде һәм ишекне ябып, хәтта бикләп куйды.
— Әллә Сабира апаның җене әйләнеп кайтты микән?— дип курыкты Габдулла һәм тиз-тиз Җаббар абзыйларга йөгерде.
Җаббар, Сәгъди абзый йорты белән янәшә генә, үзенең җир идәнле кечкенә
алачыгында хатыны һәм берсеннән-берсе вак биш баласы белән бик ярлы көн
күрүче кызык кына холыклы кеше иде. Саргылт җирән мыегына һәм кашларына
карап, аны авылда «Сары Җаббар» дип йөрттеләр. Гомер буена ул җирсезлек
һәм атсызлык белән интекте. Шулай да Ия-башның Әсәт бай ялчылыкка
чакыргач, ул бармады.
— Чакыруыңа рәхмәт, Әсәдулла абзый, әмма бара алмыйм, әти картның васыятен тотам,— дип җавап кайтарды ул тегенең тәкъдименә.
Аның атасы чынлап та Кышкарда кытат суккан җирдә тамак ялына эшләгән.
Сәламәтлеге бетеп, үзенең атасы Сәет карт йортына кайтырга теләгәч, бай
аны җибәрмәгән, яллаган чакта мин сиңа унҗиде сум акча бирдем, шуны
түлә, дигән. Каян алып түләсен, эшләгән дә эшләгән бу. Ниһаять, Сәет
карт, ничектер, акча табып, улын байдан түләп алган һәм: «Байга
бармагыз, кайта алмассыз, чабата тукыгыз»,— дип, балаларының балаларына
васыять әйтеп калдырган.
Җаббар ялкау булмаган. Ул чабатасын да тукыган, чана табанын да бөккән, көянтәсен дә… Тик һаман да дөньясына җиткерә алмаган.
Беркөн моның өенә атасы белән бертуган тутасы, кибет тотучы Сәхипҗамал (авылда аны «юан Сәхип» дип йөртәләр), килеп чыккан.
Моңарчы туган итеп бер килеп карамаган Сәхипнең кинәт килеп чыгуына
Җаббар һәм аның хатыны аптырап калганнар. Тутасы белән энесе арасында
шундый әңгәмә булып алган:
– Я, ярар, белмәгәнгә салышып,  бозау кебек, мөгрәп утырма! Җизнәң мине
өеннән куып чыгарды. Ярар, хәерле булсын, әллә ни үпкәм юк. Үземнең дә
катымша белән тору тәкатем калмаган иде. Менә бүген, менә иртәгә китәм
дип тора идем. Эш анда түгел. Эш менә нәрсәдә, туганкай! Миңа үз башыма
бер оя корып, кереп утырырга кирәк.
– Шулай инде, тутакай, шулай…
— Син быел иманаңның яртысын Хафизга уҗым кәе саткансың дип ишеттем…
— Саттым шул, анысы дәрес!..
— Нигә саттың? Нәрсә ашарсың?
— Менә шул, ашарыма булмаганга саттым.
— Ашарына булмаган кеше җир сатамыни?
— Сезнең кебек акчалы, икмәкле кешеләр сатмый шул.
— Җир бит ул?
— Күк түгел инде… Мин әле, мөлкем булса, җирем өстендәге күкне дә сатар идем.
— Әнә син ниләр сөйлисең!
— Сөйләрсең шул, башыңа төшкәч… Нигә сиңа минем җирем кирәк булды әле?
— Син тәкәббер инде. Авылда сине бер дә юкка «Ярлы тәкәббер» дип атамаганнар…
— Ярлы шул. Тәкәббер шул.
– Ярар, мин синең белән талашырга килмәдем, Җаббар! Мин сиңа агай-эне итеп, яхшы ният белән килдем…
– Килгәнсең икән, төкле аягың белән…
– Җаббар, карале, игенең, мал-туарың булмагач, сиңа ындыр белән абзар-каралты нигә?
– Ә ул сиңа нигә кирәк?
– Сат миңа ярты урыныңны, каралтылары-ниләре белән. Күпме сорыйсың?
– Хак ярым хак, пот ярым борчак. Үзеңнең чама ничек?
– Мин болай уйладым, Җаббар: ун сум акча, малайларың штансыз йөри,
шуларны бөтәйтеп бирим, хатыныңа шәлъяулык, үзеңә биш гөрәңкә шикәр, бер
такта чәй. Булдымы? Алдын-артын уйламый, күп әйтеп ташладым, ахры…
Шушы урында Җаббарның хатыны Миңлебикә, түземсезләнеп, сүзгә катыша:
—    Юк, юк, сатаммы соң, шулар өстенә яңадан биш пот он кушып бирсәң дә
сатасым юк. Җирдән дә колак как, инде килеп йортыңны пран-заран китер,
ул ни дигән сүз? Кит, тузга язмаганны!
Шул сөйләшүдән, килешә алмый, Сәхип чыгып китә һәм, табакка аслы-өсле ике кат кәрәзле бал салып, староста хатынына бара.
—    Ирең өйдә юк икәнне белеп килдем,  Миңлекамал! Әйдәле, аулак әй
итеп, бер чәй эчеп алыйк,— ди ул. Бер табак балны күргәч, Миңлекамал
йөгерә-йегерә самовар куеп йөри.
Чәй янында бар да хәл кылына. Староста волостьтан кайткач, беренче эше
итеп, Җаббарга килә һәм аңа түләнми калган имана акчасы белән
страховойны иртәгә үк китереп түләү шартын куя. Югыйсә, эшнең волостька
җитү ихтималы бар, эшең шәптән булмас, арка тиреңне суеп алырлар,— ди
ул.
Җаббар тегендә йөгерә, монда йөгерә, Сәхипкә барып җитә, каралтыларын
сатарга була. Әмма Сәхип инде «кире уйлаган». Көч-хәл белән Сәхипнең бер
көн биргән бәясенең яртысына төшеп, Җаббарның нигезендәге ярты урыны
абзар-каралтылары белән сатыла. Җаббар көч-хәл белән бурычтан котыла.
Елама хатын,— ди ул, Миңлебикәне юатып,— сер бирмә! Баш исән булса, мал
табылыр. Шуларның чыбыгы астына ятаммы соң, аллам сакласын!

5

Каралтысыннан колак каккан Җаббар кәҗәсе белән кош-кортны да өенә кертә:
— Менә хәзер бөтен хуҗалык күз алдында,— дип ул, хәтта, бу хәлне үзенчә аклап та куя.
Кырлайның мәзәкчесе Заһит Җаббарның өен күреп:
— Җаббар күрше, әйт әле син миңа: бу кош-корт синең өеңдә яшиме, әллә син аларның кетәклегендә яшисеңме? — дип сорый.
—Тәкъдирең шул булса, тавык кетәклегендә дә яшәрсең,— ди Җаббар,— ярый
әле, патша хәзрәтләренең мәрхәмәте киң, менә бу көн нурына имана түләргә
боерык чыгарса, нишләрсең? Әнә кала җирендә суны сатып ала башлаганнар,
ди, инде…
Өе тар булса да, күңеле киң Җаббарның. Балалар белән сер бүлешүгә хәтле
кече күңелле ул! Авылның бер-бер баласы аның өенә килеп кердеме, ул аны
чәй эчерми җибәрми. Габдулланың да аңа кереп бер-ике тапкыр чәй эчеп
чыкканы бар.
Бу юлы да ул Габдулланы күптән көтеп алган кунагы шикелле итеп каршылады:
— Ә, Әптелкәрим, нихәл, әйдүк, түрдән уз,— диде.
— Ул Әптелкәрим түгел, Габдулла,— дип төзәтте аны улы Тимри һәм көлеп
җибәрде. Тимринең сеңелесе Әсма белән энесе Гыйлемхан өчен дә бу кызык
булды. Алар Габдуллага юри: «Әптелкәрим, кара әле!»,
— «Әлтелкәрим, кил әле!» — дип берничә тапкыр дәштеләр һәм, үз
сүзләреннән үзләре кызык табып, көлештеләр. Аларга кушылып, Габдулла да
елмайды.
— Әйе ләбаса, Габдулла,— диде, таркау гына елмаеп, Җаббар. Аның мәзәк
якларыннан берсе,  кешеләрнең, бигрәк тә бала-чаганың исемен бутавы иде.
Заһит мәзәк итеп сөйлиме, чынлапмы, Җаббар абзый үзенең кызына Тимерхан
дип, улына Әсмабикә дип, балаларының исемнәрен ялгыштырып дәшә, имеш!
Кечкенә кунагын түргә менгереп утырткач, Җаббар абзый, Габдулланың исемен шунда ук оныткан хәлдә, сорау бирде:
— Я,  Әптелкәрим,  кем синең туган,  малаймы, кызмы?
Габдулла үзенә төбәлгән сорауны төшенмичә, Җаббар абзыйга карады.
— Ә, әле син белмисеңмени? Менә син өеңә кайтуга, әниең сиңа энекәшме,
сеңелкәшме әзерләп куя инде,— диде Җаббар һәм, хәйләкәр генә елмаеп,
күзен кысып куйды. Аннан соң җитди генә итеп, нәтиҗә ясады.
— Энекәш булсын инде, шулай булсын! Ир бала анасы — губернатор, кыз бала анасы — посып ятыр, дип белми әйтмәгәннәр.
— Кайда посып? Нигә? — дип кинәт кызыксынып куйды Габдулла.  
Посып ятыр, дип әйткән сүз ул, ягъни, кыз бала җирсез калыр, нигә дисәң,
хатын-кызга закон буенча җир бүленми, алар ирләрнең сул кабыргаларыннан
яратылганнар, сугышка бармыйлар, янәсе. Менә ничек бит ул.  Син инде, 
бәлкем,  ни өчен кызларга җир чыкмый,  алар ашамый торамыни,  дип
сорарсың. Бусына инде мин сиңа берни әйтә алмыйм. Моны сиңа шул законны
чыгарган патша хәзрәтләре дә әйтә алмый. Шулай, улым! Яле, менә бу чәйне
әчеп җибәр!
Габдулла өенә кайтып кергәндә, чыннан да, түр башына кабык бишек
асылган, аның эчендә Габдулланың энекәше «үә! үә!» дип, авызы белән
ияген бер итеп, елап ята иде…

6

Ниһаять, кыш та үтте, укулар да бетте. Үзенең матур килүе белән күп
нәрсә вәгъдә иткән яз кешеләрнең күңелләрен күтәреп җибәрде. Алар сабан
туена хәзерләнә башладылар.
Иң элек быел наборга керәсе никрутлар, өй саен бүләк җыеп, сабан туе
өчен махсус ачытылган балны эчеп, күңел ачып йөрделәр. Иртәгә сабан туе
дигән көнне кичкә таба малайлар Миркәйләр тыкрыгы янындагы бүрәнәләр
янына җыелып, йөгерешеп һәм көрәшеп карадылар. Монда яшьтәшләре Әһли,
Тимри, Гариф белән бергә Габдулла да катнашты. Ул җиңнәрен сызганып,
нечкә генә беләкләрен малайларга күрсәтеп мактанды:
— Минме? Моның белән суксаммы? Теләсә кемнең җенен өзәм! Йөгерешсәм,  сезне бер чакрым артта калдырам…
Көрәштә дә, йөгерештә дә ул, әлбәттә, иң артта булмады булуын, әмма шул
ук вакыт берәүнең дә җенен өзә алмады һәм берәүне дә бер чакрым артта
ташлап килмәде. Ләкин шулай да малайлар Габдулланың мактануыннан
көлмәделәр. Алар аның уены-чыны бер, мәзәкчел, шуның белән бергә акыллы
малай икәнен беләләр һәм аңа ниндидер эчке мәхәббәт саклыйлар иде.
Сабан туе дигән көнне әнисе Габдулланы гадәттәгедән иртәрәк уятты.
— Улым, әнә малайлар сабан туе котлап чыкканнар инде, син дә чык! — дип,
ул Габдуллага авызын бөрмәләндереп бау белән тарттырган кечкенә капчык
тоттырды.
Габдулла «күкәй җыюны» тегермән янындагы урамнан башлады. Иң элек ул яңа
гына башка чыгып, кечкенә өй салып кереп утырган Бикчәнтәй Миргалименең
коймасыз өенә керде. Кыяр-кыймас кына баскычка якынлашкан Габдулланы
Миргалимнең яшь кенә хатыны өй эченә чакырып алды. Өй эчендә җиһаз әле
юк дәрәҗәсендә аз, әмма булган кадәресе—кечкенә калай самовар, җиз
комган белән ләгән һәм киштәдәге бер-ике савыт-саба бик якты итеп
тазартылган, ике тәрәзәнең берсе өстенә башы чуптарлы бирнә сөлгесе
атландырып эленгән иде. Әлеге хатын, күптән таныш кешеләр сыман, ягымлы
чырай белән Габдулланы сәкедә киез өстендә аяк бөкләп чәй эчеп утыручы
ире Миргалим янына табынга чакырды. Габдулланың тартынып, утырырга
теләмәвен күреп, аны артык кыстамады, киштәдәге буяп куйган берничә
күкәйнең берсен алып, Габдуллага китереп тоттырды.
— Башка көннәрне дә кил. Сыебыз булмаса, ачык чыраебыз булыр,— дип килен
кеше һәм аның артыннан Миргалим Габдуллага елмаеп карадылар. Бу карауда
яңа гына бергә яши башлаган ике яшьнең Габдулла кебек кечкенә, матур
гына ул булдыру теләге чагылып тора иде. Габдулла анысын аңламады, әмма
аларның якты чырае йомырка җыярга беренче ел гына чыккан Габдуллага
кыюлык бирде. Икенче йортка инде ул батыррак керде…
Дөрес, бөтен өйләрдә дә буялган йомырка булмады. Кайберсе бармаксыман
озынча кызыл билле прәннек, кайберсе, сәдәка итеп, ярты тиен яки бер
тиен бакыр тоттыргалап чыгардылар. Әмма бөтенесеннән бигрәк Габдулланы
кергән бер өйнең үзенә башкалыгы, аның төрле-төрле кешеләре һәм аларның
бәйрәмгә мөнәсәбәтләре кызыксындырды. Күп кенә өйләрдә бүген җанлылык,
күтәренкелек күзгә чагыла, кешеләр гадәттәгедән кычкырыбрак, көлешебрәк
сөйләшәләр, бер-берсенә җор сүзләр әйтешәләр, өйләрдә шаулап утырган
самовар белән мичтәге коймакның таба өстендә майга кызып четердәү
тавышлары бергә кушылалар. Кайбер өйләрдә башка авыллардан килгән
кунаклар, сәке тутырып, чәй эчеп утыралар. Ирләр сабан туе өчен махсус
ачытылган балдан авыз итеп куйганнар да кызарышып та өлгергәннәр.
Ләкин бу бар өйдә дә түгел.
Үткән көзне тимер юл сала торган җиргә эшкә киткән Хәйрулланың өендә
анасы карчык кына калган… Ул улыннан килгән азмы-күпме акча белән
авылда шактый авыр гомер кичерә. Сабан туе шатлыгы аның өенә килеп
җитми,— нәрсә аңа сабан туе?
Габдулла аның хәлен белмичәрәк килеп керде. Карчык аның ни өчен килгәнен
дә аңламады. Күзенең зәгыйфьлеге өстенә ул колакка да катырак иде.
— Ни дисең, улым?— дип каршылады ул әле берни дә дәшергә өлгермәгән
Габдулланы.— Әниең җибәрдеме? Бирәсе тозым бар иде шул. Теге чүпрәк
җыючы килеп чыкса дип, җыеп куйган чүпрәкләрем бар инде барлыкка.
Шуларны сатсам, тозлык кына булыр иде. Әниеңә шулай дип әйтерсең инде,
яме? Ачуланмасын…
Нишләсен? Габдулла «я» дип башын селекте дә карчык өеннән чыгып китте.
Аннан ул хуҗалары каядыр читкә эшкә чыгып киткән һәм тәрәзә-ишекләре
бөтенләй кадакланган берничә өй яныннан узды.
Авылның яңа бае Белмим Хафиз йортына килеп җиткәндә, Габдулла иптәше
Әһлине очратты. Әһли шулай ук күкәй җыярга чыккан һәм, Хафиз өе янында
тукталып, керергәме, юкмы дигәнсыман, аптырап тора иде. Габдулланы
күргәч, ул шатланып китте һәм аның икеләнүе дә бетте.
— Әйдә, керәбез,— диде ул,— үткән ел ул безгә бал ашатып чыгарган иде. Былтыргы балы бетмәгәндер әле аның…
Ике иптәш Белмим Хафиз йортына кереп киттеләр…

 

8

Хафизның йорты, чынлап та, башка йортларга караганда, иркенрәк, мал-туар
белән тулы, биек нигезле кара-каршы ике өй, бакча, аның эчендә ак
мунча, өйләре дә, мунчасы да таза, эре бүрәнәләрдән салынган, келәтләре
дә шулай ук. Келәт ишекләрендә икешәр бик, икешәр йозак. Йозаклары да
ниндирәк: һәрберсе яртышар потлы гер ташлары кебек асылынып тора…
Ләкин шул гынамы?
Казанның Ибраһим бай йортын һәм аның бакчасын күргән Габдулла өчен бу
аз. Бәлки Хафизны шаккатырырлык байлыгы ындыр артындагы бакчасында һәм
умарталыгындадыр?
Габдулла моны уйлап бетерергә өлгермәде, келәтнең лапаска караган ишеге янында кемнәрдер шаулашып алдылар.
Сала төш, сала төш, Хафиз абзый.
Булды, булды. Менә киртләчтән дә узып китте.
Капчык исәбенә дә бераз.
—    Ун ярым гөрәңкә. Китер капчыгыңны!
Балалар тавыш ягына борылдылар. Келәтнең ачык ишеге алдында, зур гына
бизмән янында бит-куллары онга буялып беткән берничә кеше он үлчиләр
иде. Арадан ак яулык бөркәнеп, аның өстеннән киез эшләпә кигән карт кына
хатын, сукранган сыман:
—    Ярар,  Хафиз,  алла разый булсын,  тарттыру белән китереп
тапшырырбыз, көттермәбез, алла насыйп итсә. Әҗере белән бергә…— диде
дә, капчыкны тотып капкадан чыгып китте. Битенә һәм борынына он буялган,
шуның аркасында мәзәк сыйфатка кергән Хафиз бай, карчыгының рәхмәтенә
җавап биреп тормастан, икенче бер кара сакаллы кеше белән он үлчәргә
тотынды. Шуңа күрә аның Габдулла һәм Әһли белән мавыгырга вакыты
булмады.
Габдулла иптәшенә карап алды, ягъни: нишлибез? Әһли аның җиңеннән тотып
ак өй баскычына тартты. Ләкин ул арада бер хатын (хезмәтче хатын булса
кирәк), ялт итеп торган җиз ләгән күтәреп, баскычтан ашыгып төште дә,
аны-моны күрмәстән, юл өстендә торган Әһлигә килеп бәрелде.
—    Йөрмәгез әле монда комачаулап,— дип ул җитез генә сукранып алды һәм, балаларны бер якка тибәреп, келәткә таба узып китте.
Габдулла белән Әһлигә бер генә нәрсә калды: чыгып китү, һәм алар капкага
таба борылдылар. Ләкин шунда бер хәл ал арны, кызыксынып, тукталып
калырга мәҗбүр итте. Келәт белән капка арасындагы койма ышыгыннан
кемдер, тәкәрлек тавышына охшатып, шыпырт кына: «тррр-тррр!» дип куйды.
Балалар борылып карадылар. Анда койма күләгәсенә кертеп туарылган һәм
керт-керт печән ашап торган ат, аның янында зур гына тарантас. Тарантас
эчендә кырын яткан килеш егерме яшьләр чамасында бер таза гына егет
малайларга карап көлеп тора…
Егетнең хәйләкәр генә елмаеп кысылган, шул ук вакыт яхшы ниятле күзләре
балаларны берьюлы үзенә тартты. Габдулла белән Әһли бер-берсенә карашып
куйдылар, ягъни: бу кешегә без нинди мөнәсәбәттә булырга тиеш? Ул арада
егет бармагы белән изәп, тегеләрне үз янына дәште. Малайлар тарантаска
якынлаштылар. Егет кесәсеннән бер уч^чикләвек алып, аны малайларның
учларына салып чыкты.
—    Сез бүген Хафиз абзый тирәсендә йөрмәгез,— диде ул шыпырт кына,—
аның бүген күзенә ак-кара күренми. Ник дисәң, ул берьюлы әллә ничә төрле
эш алып бара. Йорт тулы кунак, аларны хөрмәт итәсе, сыйлыйсы бар, монда
алыш-биреш, сәүдә, җитмәсә, ак өйдә зимләмир белән урман караучы утыра.
Әнә ни кадәр эш әйләндерә Хафиз абзагыз, уен эшмени?
Аннан соң ул, бөтен әйткәнен мәзәккә әйләндереп, тагын бер тапкыр тәкәрлек тавышы чыгарып куйды.
Егет Габдулланың тәмам күңеленә ятты һәм ул ихтыярсыз:
—   Абый, син кем?— дип сорады.
— Минме?— диде егет һәм рәхәтләнеп бер көлеп алды. — Мин шундый бер кирәкле кишер яфрагы…
Алар өчәүләп көлештеләр. Аннан егет чынын әйтеп бирде:
 – Казанның Сәгыйтьҗан байны ишеткәнегез бармы? Булса — менә шул. Мин
аның кучере идем. Үз авылыма каралырга дип кайттым менә. Аннан соң монда
Сөнгать дигән шәкертне алып килдем. Сәгыйтьҗан байның якын кешесе ул.
Бик укымышлы кеше, югыйсә. Бай мәдрәсә салдыра. Бу инде шуның хәлфәсе.
Хәзер ул авыл саен йөреп шәкертләр җыя. Шәкерт булырга теләсәгез,
пажалыста, ул сезне утырта да алып китә. Һи, ул аңа сабан туеннан да
җиңел! Менә мине дә алар бер тапкыр шулай, шәкерт итәбез дип, алып
киткәннәр иде…
—    Иттеләрме соң?
— Иттеләр! Кызларга хат язарлык та укып булмады!..
—  Укытмадылармы?
—   Кай-я!..
Аннан соң алар, тагын бер тапкыр очрашырга булып, аерылыштылар.

9

Габдулланың капчыгы күкәйләр белән тулган, аннан, Хафиз бай йортыннан
соң, аның башка йортларга кереп йөрү теләге дә сүнгән иде. Ул, чатта
дусы Әһлидән аерылды да, инеш буйлап өенә таба юнәлде һәм, үз урамнарына
чыгу өчен, Җаббарлар тыкрыгыннан борылып менеп китте. Юл буе ул үзенең
Сәгыйтьҗан бай кучере белән очрашуын һәм аның әйткәннәрен уйлап кайтты.
Сөнгать шәкерт? Кем икән ул? Шәкерт булгач, ул инде, мөгаен, безнең теге
Сәхәби төсле күзләрен йомып, бәет укый беләдер? Тик менә аның кебек
күзләрен борын төбенә китерә яки колакларын селкетә белә микән?
Сәгыйтьҗан бай? Туктале, тукта… Теге кышны Әбделбәрне сеңелесе Нәсимә
белән чанага утыртып алып киткән кеше дә Сәгыйтьҗан бай иде бит? Юк,
Сәгыйтьҗан бай түгел, аның кучере иде. Кучере? Әллә шушы абыймы? Юк,
Габдулла аны хәтерләми, дөресрәге, ул аңа анда әһәмият бирмәгән, дусы
Әбделбәр белән аерылышу кайгысына тарган иде ул анда…
—    Туктале, кем, Әбделкәрим бит әле син?— дип дәште шул вакыт кемдер.
Габдулла уйларыннан айнып китте һәм тавышка таба әйләнде. Үзенең капкасы
төбендә бишмәтен иңенә салган, башындагы кәнәтилле иске кәләпүшен
кырынайтып кигән Җаббар басып тора һәм сөйләнә иде:
—    Әгәр дә мәгәр минем өйгә дә кагылып китсәң, Җаббар абзыеңның сиңа
биреп чыгарырлык күчтәнәче булмас идемени? Ярамый алай, бер дә ярамый!
Үзең мәхзүм кеше. Әйдә әле!
Габдуллага керергә туры килде. Өйдәгеләр кайсы кая таралып беткән, әмма
өйдә бер җан иясе дә калмаган дип әйтеп булмый, ябык кына, хәйләкәр һәм
усал күзле кәҗә бәтие мич башында, ал аякларын ике якка аерып баскан
хәлдә, керүчеләргә карап тора иде.
— Кайт сине! Кая мендең анда? — дип кычкырды аны күрүгә Җаббар.  Бәти
шунда ук тиз генә кире борылып, мич артына төшеп китте һәм, әледән-әле
кабыргасына төшкәли торган каен таякны чамалап булса кирәк, ябык кына
сыртын җыера төшеп, ишектән чыгып качты. Син минем турыда алай начар
уйлама, кем, Әбделкәрим,— дип, сүз башлады Җаббар.— Әйтик, Әсәт байныкы
яисә Белмим Хафизныкы хәтле дәүләтем юк минем. Анысы дөрес. Әмма ләкин
мин байларның бәхетен көнләмим. Нигә дисәң, байның үз карунлыгы үзен
ашый бит. Аждаһаның эчкән саен сусыны кабара ди, әнә. Бай бит ул, бирән
йоткан кебек, ашаган саен ашыйсы, эчкән саен эчәсе килеп азап чигә. Мин
алай интекмим бит, Әбделкәрим!
Ул рәхәтләнеп бер көлеп алды һәм өстәп куйды:
—    Дәшмә инде, әйдә, шым бул, теләсә нишләсеннәр үзләре!..
Җаббар мич алдына тезелгән биш күкәйнең икесен алып, Габдуллага сузды.
—    Ал менә бу күкәйләрне! Җиңгәң, үзе ашамый, тозга алыштырыйм дип
җыйган күкәйләр бу. Ләкин мин әйтәм, Миңлебикә, пешереп куй әле син
аларны миңа. Ә тозны нәрсәгә алыйм, ди бу. Мин әйтәм, бераз гына тозсыз
да түзәрбез, әмма сабан туе көнне малайларны сөендермәгәч, мин әйтәм, бу
нәрсәгә ярый? Ягъни, Хафиз байдан минем кайсы җирем ким? Ярлы тәкәббер
син, ди миңа җәмәгатем. Юк, мин әйтәм, бу тәкәбберлек түгел. Мин тегеләр
төсле капйот түгел, менә шул гына!..

11

Алар якынлашканда, мәйдан халык белән тулып килә, шау-шу, җыр, гармонь
тавышы белән гөрләп кайнап тора, тик бер читтә хатын-кызлар гына, үз
башларына бер чуар төркем булып, тын гына диярлек басып торалар иде.
Халык артындарак бер читтә Кырлайның үзеннән һәм күрше авыллардан
арбалар, тарантаслар тезелгән, алар белән янәшә сәүдә рәте тезелеп
киткән. Кырлайның үзенекеннән тыш Арча һәм Ашыт сәүдәгәрләре арба
өстендә яки җиргә чыпта җәеп, көнбагыш, чикләвек, кәнфит, прәннек,
кипкән өрек, кәҗә мөгезе кебек әйберләрен күрсәтеп куйганнар, алар
янында бик кызу сәүдә бара иде.
— Кемнәр күкәйгә йөгерә?— дип кычкырды шунда десятник Шәвәли. Ике
дистәгә якын малай аны шунда ук сырып алды. Габдулла белән Әһли дә шулар
эчендә иде. Ләкин десятник аларны: «Сез әле кечкенә» дип, аерып
калдырды. Болар ризасызлык белдерү теләге белән авызларын ачканнар иде
ачуын, әмма Шәвәли абзыйның йөзендәге гаять эшлекле җитдилекне һәм
аяусызлыкны күреп, авызларын кире яптылар.
— Улым, Габдулла!— дип дәште Сәгъди абзый, Габдулланы табып,  һәм аны сәүдә рәте буйлап алып китте.
Күрәсеңме?— диде ул, Габдулланың игътибарын сәүдә рәтенә юнәлдереп.—
Нихәтле мал, диген! Әтнә базары хәтле бар бу. Акчаны җыеп алып китәләр
инде болар…
Аның акчага кагылган соңгы сүзләре Габдуллага ни өчендер сыкранып чыккан
сыман тоелды һәм ул әтисенең сабан туе күчтәнәче алып бирүеннән өметен
үк өзеп куйды. Ләкин Сәгъди абзый табигате белән саран түгел, шуның
өстенә ул бала җанлы иде. Тик азмы-күпме акча чыгар алдыннан бераз гына
сыкранып алу аның икенче табигатеннән — крестьянлык табигатеннән килеп
туган бер гадәт иде. Габдулланың шатлыгына каршы Сәгъди абзый шунда ук
аңардан:
— Я, нәрсә алып бирим үзеңә? — дип сорады, һәм бу юлы Габдулла аның тавышында үзенә карата ир кәли торган җылылык сизде.
— Чуклы кәнфит,— диде Габдулла күп уйлап тормастан. Бу аның Казанда
Ташъяк ярминкәсендә күргән, ашый алмый калган кәнфите иде бит!
— Чуклы кәнфит, димсең?— дип кайтарып сорамый булдыра алмады Сәгъди
абзый, чөнки, ни дисәң дә,  кәнфитнең чуксызы яки кызыл билле прәннек
тегеңәрдән арзанрак иде. Шулай да ул бер генә төймәсенә каптырылган
тунын (бу аның бердәнбер яхшы киеме булганга, ул аны язгы һәм, хәтта,
җәйге бәйрәмнәрдә дә кия торган иде) ычкындырып җибәрде дә, муенына бөти
шикелле итеп тагылган күк янчыгын изүеннән тартып чыгарды һәм, ике ягын
чукландырып укалы кәгазьгә төргән шәмсыман озынча кәнфитне сатып алып,
Габдуллага тоттырды. Аннан соң, булган булсын, дигәндер инде, ярты
гөрәңкә эрбет чикләвеге төрдереп алды да шуннан бер учны Габдулланың
түбәтәенә салды.
Кинәт төрле җирдә таркалышып торган кешеләр хәрәкәткә килделәр һәм
мәйдан буласы урталыкка елыштылар. Анда көрәш башланган икән. Сәгъди
абзый Габдулланы мәйдан янына алып килде дә, аны өелешеп баскан кешеләр
аша, мәйдан эченә, балалар тезелешеп утырган җиргә кертеп җибәрде.
—    Бар, тик мине күздән югалтма, таптала-нитә күрмә!— дип калды ул аның артыннан.
Габдулла тезелешеп утырган балалар эченнән Әһли белән Гарифны күреп алды
һәм алар янына барып чүгәләде. Түбәтәе белән чикләвекне уртага куеп, ул
иптәшләрен сыйлады, әмма кәнфитне сүтмәде, аны матур итеп төргән укалы
кәгазе белән тотып утырасы килде.
Мәйданда Габдулладан аз гына калку ике малай яулыклар белән бер-берсенең
билләреннән алышканнар да олы кешеләр сыман ашыкмый гына йөрешәләр иде.
— Әхтәри белән Тимри бит, кара әле!— дип гаҗәпләнеп алды Габдулла.
— Әй, Әхтәри ул көрәшә дә белми!— дип моңа бәя чыгарып куйды Әһли.
—    Яулык өчен генә көрәшә ул!— дип өстәде Гариф.
Габдулланың бая Әхтәригә оттырган күкәе исенә килеп төште.
—    Ул гел хәрәмләшә,— дип куйды ул.
Ул арада көрәшүче малайлар кызып киттеләр. Тирә-якта тавыш купты:
—  Аяк чалма, аяк чалма!
—  Хәрәмләшмә алай!
—  Кемдер акрынрак тавыш белән өстәп куйды:
—  Би-и-ик! Староста малаемын дигәч тә…
Бу сүзләр Әхтәригә юнәлтелгәннәр иде. Көрәшүчеләр кинәт икесе берьюлы
егылдылар һәм берсен-берсе өстерәп, җирдә бер-ике тапкыр әйләнеп
алдылар. Әхтәри белән көрәшүче ябык, әмма сыгылмалы Тимри тегене җирдә
калдырып, үзе сикереп торды. Аның артыннан Әхтәри дә сикереп торды һәм
тегенең өстенә яңадан ташлаймакчы булган иде, тирә-яктан кычкыра
башладылар:
— Бер егылгач, җитте! Кая әтәчләнәсең?
— Екты, екты! Җаббар малае екты!
Бүләкләр биреп торучы, колгадан кечкенә бер яулыкны алып, Тимригә сузды.
Әмма Әхтәри алдан өлгереп, кыргый бер сикереш белән яулыкны эләктереп
өлгерде. Тагын тавыш купты:
— Нишли ул?
— Бир яулыкны!
— Ник бирдегез?
Бүләк бирүче Әхтәридән яулыкны ала алмады, шуңа күрә ул Тимригә аның анасыннан алган янчыкны чишеп алып бирде.
Тимри малайлар янына килеп утырды. Аның күлмәге шыбыр тиргә баткан, үзеннән җылы пар бәреп тора.
Ул кулындагы янчыкны әйләндергәли, аның күзләре сөенеп карамыйлар,
«безгә инде шушыннан артыгы тимәс…» дигән сыман үгәисенеп карыйлар.
— Тимри, мә!— дип, үзенең чуклы кәнфитен сузуын Габдулла юньле-башлы искәрергә дә өлгермәде.
— Рәхмәт, кирәкми,— дип тартынды Тимри.
— Биргәч ал инде,— дип кыстадылар малайлар.
Тимри кыяр-кыймас кына кәнфитне сузылып алды. Габдуллага кәнфиттән
аерылу кинәт бик кызганыч тоелды. Ни дисәң дә бу ике-өч ел буе ашыйсы
килеп, хыялланып йөргән әйбер иде бит! Ләкин Тимринең йөзендә балкыган
балаларча шатлык Габдуллага да тәэсир итте. Шуның өстенә малайлар да
хуплап тордылар.
— Кара, кызганмады, әй!
— Юмарт икән!..
Кәнфитне кызгану хисе, бер дә булмагандай, җуелды. Аның урынын Тимрине сөендерүдән туган шатлык хисе биләп алды.


12

Кемдер:
—    Йөгерешчеләр килә! — дип кычкырды.
Кешеләр аланлыкның читенә авыштылар. Габдулла шулай ук, әтисенең «мине
күздән югалтма» дигән сүзен оныткан хәлдә, чикләвекле түбәтәен күтәреп,
иптәшләре белән аланлыкка йөгерде.
Мәйданга иң элек «күкәйгә йөгергән» малайлар чабышып килеп керделәр.
Габдулланың шатлыгына, узучыларның берсе аның өлкән иптәшләреннән Са-фуш
булды. Сафуш аңардан ике яшькә өлкән булуга карамастан, үз ишем түгел
дими, аңа дуслык күрсәтә һәм тиешле очракта һәрвакыт аны яклап чыга иде.
Бу юлы да үзенең җиңү шатлыгын аның иң элек Габдулла белән бүлешәсе
килде. Өлкән Йөгерешчеләр килгәнне көтмәстән, ул Габдулланы сәүдә рәтенә
алып китте. Анда ул җиңеп алган бүләген көнбагышка алыштырып, аны
түбәтәенә салдырып алды да, яртысын иптәшенә тәкъдим итте. Әмма
Габдулланың түбәтәендә әтисе биргән эрбет чикләвеге бетмәгән иде әле.
Шуңа күрә ул чикләвекне иң элек көнбагышка кушарга, аннан бүлешергә
киңәш итте һәм бу шулай эшләнде дә…
Җиңү белән күңеле үсеп киткән Сафушның, һичшиксез, көрәшкә дә катнашып җиңәсе килде һәм алар көрәш барган мәйданга юнәлделәр.
—    Син ничек җиңәсең? Берәр догасын беләсең,
иеме? — дип сорады Габдулла өлкән иптәшеннән.
Сафуш андый доганың барлыгын да белми, әмма сер бирәсе килмәү аркасында:
«Беләм»,— дип җавап кайтарды. Габдулла аңа ябышкак кебек ябышты:
—    Миңа да өйрәт, миңа да!..
Ул Сафуштан бервакыт «эт куркыту» догасы өйрәнеп алган һәм шуннан соң,
эт аның үзен инде берничә тапкыр куркыткан булуга карамастан, доганың
файдасы булуына өметен өзмәгән иде әле. Аннан соң көчле булу аңа
староста малае Әхтәрине егып салу өчен һәм аның хаксызлык белән алган
яулыгын кире алып Тимригә бирү өчен кирәк,— менә нинди уй белән янып,
кабынып киткән иде Габдулла!
Ләкин Сафуш Габдуллага җиңү догасын өйрәтә алмады, шулай да үзенең андый доганы белмәвен сиздермәс өчен бол ай диде:
—   Аны берәүгә дә әйтергә ярамый шул…
—   Нигә?
— Ул күчеп йөри бит. Минем көч сиңа күчә дә
үземдә калмый…
Бу бөтенесен җиңә торган әфсүнле дога Габдулланы шулкадәр кызыктырды, ул
ничек кенә булмасын, аның серенә төшәргә булды. Казандагы Ибраһим бай
бакчасында яшәүче бәхет кошы һәм аны бай малаеннан бер капчык алмага
алышып алу планы аның исенә килеп төште.
— Сафуш, кара әле,— диде Габдулла,— миндә каладан алып кайткан пәке сабы
бар, сөягендә шундый кызыллы-яшелле сәдәп, әй матур, күрсәң исең китәр,
әйдә, алышабыз!
—   Нәрсәгә?
— Мин сиңа шул пәке сабын бирәм, син миңа көчеңне…
— Юк, ярамый…
Әңгәмә ни белән очланган булыр иде, анысы билгеле түгел, әмма көрәш
мәйданына җитеп, анда ике олы көрәшченең бик нык тотынышуын күреп алган
ике дус шым булдылар һәм, түгәрәк эченә кереп, чүгәләделәр дә көрәшне
күзәтергә тотындылар. Көрәшүчеләрнең берсе Хафиз йортында күргән әлеге
кучер егет булуы Габдулланы бигрәк тә кызыксындырды.
Аларның урыннары хатын-кыз төркеме алдына туры килгәнгә, хатын-кызның тыйнак һәм шыпырт сөйләшүе аларга аермачык ишетелеп торды:
— Алла! Үтерде! Бигрәк югары күтәреп ыргытты!
— Ай-һай көч үзендә!
— Быел каралырга керә, диме үзе?
— Шулай, ди, әнисе бик көеп тора иде.
— Әнисе бер хәл. Гөләнвәре ничек икән?
— Көзгә туйлары буласы, дигән сүз кызның аталары чыгарган имеш-мимеш кенә икән…
— Белмим тагы… Гөләнвәрдә моның каладан язган сәлам хатлары бар ди түгелме!
— Аны кем күргән дә, кем укыган…
Бу сүзләр Габдулланың әлеге танышы, Хәдичә апаның олы улы Фазыл турында
бара иде. Ул Казанда Сәгыйтовта кучер булып хезмәт итә, ел саен бер-ике
көнгә сабан туйларына кайта иде. Көрәшләрдә катнашып, бу авылда гына
түгел, тирә-як авылларда да атаклы көрәшче булып танылган егет иде үзе.
Ул хәзер дә менә таза-таза ике көрәшчене күтәреп алып салган, инде,
тыйнак кына елмаеп, үзенә каршы чыгучыны көтеп тора иде. Ул арада
мәйданның бер ягында ниндидер ыгы-зыгы купты һәм култыгына гар-монен
кыстырган бик таза бер егетне мәйдан уртасына этәреп чыгардылар.
Хатын-кыз тагын чыш-пыш килде:
— Әсәт Галимҗанын чыгардылар…
— Көрәшәсе килми бит!
— Көрәйтәсе килер иде, курка…
— Көрәштә ул Фазылдан кайтыш түгел инде, югыйсә…
— Таза нәрсә инде… Коточкыч!.
Ул арада этәреп чыгарылган егет култыгындагы гармоней иптәшләренә тапшырды да өстендәге кәзә-киен сала башлады.
— Чыга, билләһи чыга!
— Чыкмас иде, Гөләнвәр чыгарта.
— Әйе, Фазыл белән шул турыда сүзгә килешкән ләбаса!
— Я Гөләнвәр минеке була, я исемем Әсәт бай малае Галимҗан булмасын!— дип әйткән, ди бит…

13

Ике таза егет мәйдан уртасында, әллә ничек, ятсыныбрак, Фазыл тегеңә
карап кыюсыз гына елмайган килеш, Галимҗан моңа хәтере калгандай
турсаебрак, очраштылар. Көрәшчеләр буй һәм сын ягыннан тигез түгел,
Галимҗан Фазылга караганда киңрәк җилкәле һәм буйга да бер-ике илле
артыграк иде. Сөлгеләр белән эләктерешеп алганнан соң алар, бер-берсен
сынашып, озак кына әйләнделәр. Тегесе дә, бусы да берәр тапкыр,
бер-берсенең биленнән алырга теләп, сөлгене тартып куйды, әмма билләрнең
берсе дә берьюлы гына бирешергә теләмәде.
Ниһаять, көрәш үзенең хәлиткеч минутларына килеп җитте. Галимҗан бу
егетне гади генә рәвештә күтәреп алып салу мөмкин булмавын төшенгәч,
эшне хәйләгә борды. Ул, Фазылны кысып алырга теләп, сөлгене тартты.
Фазыл, сынын катырып, билен бирмәде. Ләкин куркыныч үтү белән ул шунда
ук сеңерләрен үз җаена куйды. Галимҗанга шул гына кирәк иде: ул
көтелмәстән билне яңадан эләктереп алды һәм, аны кинәт тартып, Фазылны
күкрәге өстенә күтәрде. Фазылның аяклары җирдән аерылдылар һәм шунда ук
ул зур гәүдәле Галимҗан кулында үз ихтыярыннан мәхрүм көчсез бер әйбергә
әверелде. Ләкин менә аны Галимҗан бөтен көче белән җиргә атып бәрде.
Фазыл сөлгесен тегеңәрдән ычкындырмый, аны да үзе белән бергә ияртеп
алып китте. Ике коточкыч таза гәүдә гөрс! итеп җиргә ауды һәм бер-ике
тапкыр җир өстендә тәгәрәп алганнан соң, икесе дә берьюлы җиргә торып
басты. Мәйдан ике егетнең көченә һәм сәләтенә сокланып булса кирәк, бер
күкрәктән ихтыярсыз: «Най!»— дип куйды. Хатын-кыз үзенең нәтиҗәсен
чыгарып өлгерде:
— Җан-тиргә төшсә төште, кызны тегеңә бирмәде!
— Егет икән!
— Чынлап та,  Фазылның йөзеннән шыбырдап тир ага, ул аны киндер
күлмәгенең җиңнәре белән алмаш-тилмәш сөртә, әмма сөрткән саен тир
атылып чыга тора, егетнең күлмәк аркасы манма су! Ләкин ярсыган Галимҗан
камзулын сала, ул Фазыл белән алышны дәвам иттерергә тели.
— Җитте, җитте!— дип кычкыралар кешеләр,— шәл Фазылга тиеш!..
Галимҗан, староста янына килеп, кулларын бутый-бутый, аңа нәрсәдер
төшендерергә тырыша. Мәйдан читендә аның гармоней һәм киемнәрен тотып
торган иптәшләре:
— Алышсын, алышсын!
— Ике якның берсе җиңсен!
Малышту!— дип, аңа куәт биреп торалар.
Габдулланың Галимҗанга бер үче дә юк. Хәтта ул аның урамнан гармонь
уйнап узганын тыңлап калырга ярата. Ләкин шәлне аның Фазылга бирдерәсе
килә. Шулай булмый ни, Фазыл көрәште-көрәште дә бүләксез калды, бу
ничек? Бу нәкъ теге Тимринең Әхтәрине егып, яулыксыз калуы төсле була
түгелме?
Ул арада халык «гөж» килеп алды. Бер як, кулларын бутый-бутый,
көрәштермәүне, икенче як көрәштерүне куәтләделәр. Староста нидер ымлады,
көрәшчеләр яңадан мәйдан уртасына атладылар.
Алыш яңадан башланды.
Галимҗан тагын әлеге билдән алу хәйләсен сынап карады, ләкин бу юлы
Фазыл үзен алдатмады. Шактый гына әйләнеп йөргәннән соң кинәт ике
көрәшче арасында кискен-кискен генә хәрәкәтләр булып алды, һәм Фазыл,
җиргә тезләнеп алганнан соң, чәчрәп сикереп торды. Мәйдан гөж килде:
— Галимҗан аяк чалды!
— Чалды!
— Чалмады!
— Яңадан!
— Җитте!
Тавышлар кинәт тынды. Фазыл әллә каян килгән көч һәм ярсу белән
Галимҗанны эләктереп алды да ачу белән җиргә күтәреп бәрде. Галимҗан
бөтен буена җиргә әйләнеп төште һәм тынсыз калды.
Бу шулкадәр көтелмәгәнчә килеп чыкты, тирә-яктагы халык моңа нинди бәя бирергә белми, аптырап бераз тын калып торды.
Аннан кешеләр килеп, җирдән Галимҗанны тартып торгыздылар һәм аны
җитәкләп алып китмәкче булдылар. Ләкин ул җитәкләүчеләрне бер якка этеп
җибәрде дә, аксый-аксый, берүзе китте.
Куштан Гыймади, старостадан алып, Фазылның башына зәңгәр шәлне китереп каплады. Мәйдан шау килде:
— Егет икән!
— Рәхмәт!
— Сынатмады!
Шыпырт кына сөйләштеләр:
— Акылга утыртты Әсәт бай малаен!
— Нибучь!
— Гөләнвәре күрми калды.
— Кайда ул?
— Күрше авылда, кунакта.
— Күрмәсә, ишетер!
Галимҗанның деңгелдәп төшкәне күрше авылга гына түгел, Казанга ишетелгәндер!..
Фазылның җиңүе Габдулла өчен әйтеп бетергесез шатлык булды. Фазыл
бүләкне иңсәсенә салып, бөтен халыкның соклану карашлары астында
мәйданнан чыгып китте. Шул ук вакыт аның масаюны белми торган
простойлыгы Габдулланың күңелендә тыйнак батырлыкның соклангыч шәүләсе
булып сеңеп калды.

15

Гадәттә ут алмастан йокларга ята торган авылның тәрәзәләрендә бүген
кичен озак кына утлар елтырап торды. Егетләр урам буйлап гармонь тартып
уздылар. Һәр ел, сабан туе кичләрендәге кебек, авылның өстендә яңадан
Фазылның иркен күкрәктән чыккан көчле моңы яңгырап үтте:
Алты мыскал ефәк алдым
Ялауларымны җөйләргә;
Син җанкайга төшкән гыйшкымны
Мөмкин түгел сөйләргә.
Беләзекләрең бөгелмә,
Бөгелмәдән килгән түгелмә?
Сөямен, дип син әйтәсең,
Сөюләрең хәйлә түгелмә?
—    Фазыл җырлый,— дип,  авылның яше-карты тынып калды, җырланган
җырлар тукталды, өйләрдәге хатын-кыз тәрәзәләргә колаклары белән
яттылар. Хуҗалар чит авылдан килгән кунакларга Фазылның нинди егет
икәнлеген сөйләп, мактанып алдылар:
— Югары Орыдагы комач сугучы Шәйхаттар байда эшләгән җырчы Габдулланы ишетеп беләсеңме? Моның бабасы бит…
— Шулмыни у-ул? Әйтәм җирле! Җырчы Габдулланы Шәйхаттар бай моңы өчен генә үзеннән җибәрми асраган, ди бит.
Аның җырын ишетергә йөзәр чакрымнан килделәр, дип сөйли торган иде безнең бабай. Хатын-кыз пышылдашып алды:
— Гөләнвәрен күрергә өзелеп кайткан инде, бичара…
— Кыз өйдә юк шул, менә нәрсәгә өзелә ул…
— Өзелде ди, өзелми ни! Ул үзе әллә кемнәрнең үзәген өзәр әле…
Фазыллар төркеменең тавышы тыну белән инеш буеннан икенче төркемнең җырлап килүе ишетелде:
Өй алдыма беркет килгән,
Куркытадыр казларны;
Кызыл билле ак прәннек
Кызыктыра кызларны…
Боларга инде кешеләр колак салып тормадылар, тик ара-тирә генә шундый сүз булып алды:
Иябашлар кайтып баралар…
Әсәтнекеләр эчеп йөри.
Галимҗанның эче сыза бүген…
Бу вакыт Габдулла малайлар белән кулсыз Гайнулла өенең алдында тора һәм
алар белән ачык тәрәзә аша өй эчендә сөйләшеп һәм җырлашып утыручыларны
күзәтә иде. Малайларны монда мәҗлеснең бераз гадәтчә булмавы, татарча
һәм русча сүзләрнең, шулай ук җырларның кызык аралашуы тарткан, алар
бер-берсенә төртешеп шыпырт кына сөйләшәләр иде:
— Шабра килгән бит, әй!
— Шул инде. Ул Тыңламас алпавытында эшли бит.
— Беләм инде, алар кулсыз Гайнулла белән солдат та бергә йөргәннәр.
— Гайнулла шунда кулын өздереп кайткан бит.
Сугышта.
— Өздермәгән шул,  аның кулын пычкы белән кискәннәр.
— Мин дә кискәннәр, дим бит. Югыйсә, ул егерме биш ел хезмәт итәргә тиеш булган.
— Болай да ул егерме дүрт ел иткән, белмисең икән әле…
Кулсыз Гайнулланың кунагы чынлап та Кырлайдан дүрт чакрымдагы Тыңламас
алпавыты җирендә торучы Ефим Кузьмич иде. Ул җае чыккан арада һәрвакыт
шулай кулсыз Гайнуллага килеп чыга, ә кайчагында, менә бүгенге кебек,
Гайнулла аны үзе чакырып ала иде. «Патша хезмәтендә» ул Гайнулла белән
бергә булган һәм анда «мал докторы» булып торган. Хәзер дә аны тирә-як
авыллардан мал авыруын карарга яки кешеләр үзләренә сөлек салдырырга
чакырып алалар. Озын гына буйлы, чандыр гәүдәле, чал кергән җирән
сакаллы, ягымлы соры күзле Ефим Кузьмич тирә-як татарлар арасында
бөтенләй үз кеше булып беткән. Юлда күрсә дә, зур базарларның берсендә
очраса да, ул үз янындагы авылларның татарларын һәммәсен диярлек танып
белә һәм һәрвакыт аларга «нихәл, шабра!» дип бүреген салып ала. Шул сүзе
өчен аның үзен татарлар, исеме белән атамый, «Шабра» дип атаганнар.
Менә бүген ул дусы Гайнуллага сабан туй мәҗлесенә килгән, һәм алар
икәүләп үткәннәрне, Балкан сугышында ярты кадак сохари белән атналар буе
Шипка карларын ерып йөрүләрен, төрекләргә каршы атакага баруларын,
яралануларын искә төшерәләр… Икәү бергә очрашканда аларның шаярып
җырлый торган җырлары да бар. Менә әле дә алар берсе башлаганны икенчесе
ялгап, җырлап утыралар.
Ай Дунай, вай Дунай! Ташкент город веселай! Шул Дунайның буйларында Бер кулым калды бугай…
Габдулла Миркәйләр тыкрыгында иптәшләреннән аерылып, өйгә кайтып
кергәндә, сәке өстенә табын хәзерләнгән һәм җиделе лампа яктысында бик
күңелле мәҗлес бара иде. Сәгъди абзый әлеге сабан туенда аты алдан
чыккан Сираҗи һәм түбән очның көмешчесе Рәҗәп абзый белән бал эчеп
утыралар. Рәҗәп абзый кулына бал белән җамъякны тоткан килеш, дусларына
карап, авызын кәгазь сыярлык кына ачып, җырлый иде:
Басуларга җибәр акбүз атың
Курпы башкайларын чүпләргә,
Дип әйт син аны, Сәгъди кода!
Дөньяларда булсын җан дусларың
Әйткән сүзләреңне җүпләргә,
Дип әйтеп куй, Сираҗи күрше!..
Бу көн Габдулланың күңелендә аеруча бер эз калдырды. Соңыннан ул үз
гомерендә бик күп сабан туйлары һәм җыеннар күрде. Бүгенгедән зурраклары
һәм кызыграклары булды. Әмма бу гомерендә беренче тапкыр күргән сабан
туеның гади генә кызыклары кечкенә Апушның аңында әкияттәгечә бер
үзенчәлек белән балкып, салават күпере сыман янып калдылар. Көрәшче
Фазыл аның күңелендә тау хәтле дию пәриен җиңгән алып батыр булып,
томырылып килүче чабышкы атлары канатлы делделләр (мифик атлар) булып,
аларның ялларына ябышып яткан малайлар искиткеч кыю һәм батыр егетләр
булып гәүдәләнеп калдылар.
Габдулла быелгы җәйне дә нәкъ үткән елгы кебек кызык итеп, алай гына да
түгел, тагы да кызыграк итеп уздыру өмете белән алдан ук куанып йөрде.
Эш уйлаганча барып чыкмады.
Зөһрә апа быел уракка чыкканда, бала карарга дип, Габдулланы да алып китте.
Зурлар, уракларын тотып, урман кырыендагы җирнең башыннан төшеп ура
башладылар. Габдулла урман читендәге бер агач күләгәсендә кечкенә кабык
арба эченә салынган энесе Садретдинны карарга калды.
Башта бу, Габдулла өчен бер дә ул хәтле авыр эш сыман тоелмады. Биек
булып уңып күтәрелгән арышның талгын гына дулкынлануына сокланып, ул
башакларның бер-берсенә иркә генә кагылуларыннан туган зыңлауга колак
салып торды. Күкрәп үскән игеннең ашлы, туклыклы исе аның борынын
кытыклады, сулышын рәхәтләндерде.
Әнисе үз кишәрлеген урып кереп киткән җиреннән бөтенләй арыш эченә
күмелде. Әтисе белән апасы гына башта, көен таба алмагандай, эшләрен
үрчетә алмый тордылар. Ләкин тора-бара алар да күренмәс булдылар. Тик
учмаларны урак белән алып көлтәгә китереп салганда күтәрелгән куллары
гына эш урыннарының тәңгәлен билгеләп, күрсәтеп торды.
Габдулла үзен ялгыз тоймады. Арбасы эчендә икмәк чәйнәп салган чүпрәген
суырып ятучы кечкенә Садри үзе бер җан иясе иде. Аннан соң тирә-як басу
бер күтәрелеп, бер төшеп җәһәт-җәһәт очучы тургайларның куанычлы җыры
белән, күзгә күренмәс кыр чикерткәләренең коры камыш кырыккан сыман
бердәм тавышы белән яңгырап, аллы-гөлле күбәләкләр, инә караклары белән
чуарланып яши, хәрәкәтләнә һәм сулыш ала иде бит. Бу җанлылык Габдулланы
да бик тиз үз эченә бөтереп алды. Хәрәкәтсез генә шаһит булып торган
җиреннән ул кузгалып куйды һәм үзе ышыкланган агач тирәсендә елкылдап
әйләнеп йөри торган кипкән колмаксыман аксыл-сары канатлы күбәләккә
түбәтәе белән җибәрде. Түбәтәй күбәләккә тимәде. Күбәләк бу кинәт
һөҗүмнең куркынычын сизеп булса кирәк, агачтан ерагайды. Габдулла
түбәтәен тиз генә җирдән алып, күбәләк артыннан китте һәм аның җиргә
якыная төшүен сагаларга тотынды. Әмма шул вакыт кабык арба эчендә Садри
«үә! үә!» дип кычкырып җибәрде.
Габдулла, күбәләкне күздән ычкындырырга теләмичә, артына карый-карый
Садри янына килде һәм аның авызыннан төшкән имезлеген яңадан каптырды.
Садри тагын тынды. Габдулла янә, түбәтәен кулында тоткан хәлдә, күбәләк
ягына борылды. Тик инде күбәләк югары ук күтәрелгән һәм агачлык эченә
таба очып кереп бара иде. Габдулланың аңа исе китмәде, якын гына
черелтәп куйган чикерткә аның игътибарын үзенә тартты. Чикерткә тотуның
узган елгы тәҗрибәсен исенә төшереп, ул түбәтәен чикерткә тавышы килгән
якка ыргытты. Моңарчы камыл эчендә күренми яткан чикерткә бер якка
сикерде, һәм Габдулла аның кая барып төшкәнен күреп калды. Инде әкрен
генә сагалап барасы да, чикерткә өстенә егылып, аны түбәтәй белән
каплыйсы гына калды. Габдулла шулай итте дә. Аннан соң ул тү’бәтәйне сак
кына күтәрә башлады һәм чикерткәнең аягымы, мыегымы күренү белән аны
җәһәт кенә тотып алырга әзерләнде. Түбәтәй һаман күтәрелде, ләкин аның
астында чикерткәгә охшаган әйбер һаман күренмәде. Ниһаять, Габдулла
түбәтәйне бөтенләй күтәрде һәм, гаҗәпләнүенә каршы, түбәтәй астыннан
котылып тураеп куйган камыллардан башка берни күрмәде. «Ау»ның уңышсыз
чыгуына эче пошып, ул җиргә төкерде һәм нәкъ Сәгъди абзыйча җиңел генә
сүгенеп куйды:
— Авызын корт чаккыры, ә!..
Габдулланың ымсынып каласы килмәде, чикерткә урынына ул бер зур гына инә
карагын куып, тотып алды. Бу уңышын кем белән генә булса да бүлешергә
теләп, ул инә карагын Садрига китереп күрсәтте:
—    Менә кара! Күрәсеңме, абзаң нәрсә тотты, һи!
Садри, эсседән кызарып сергәкләгән күз кабакларын күтәреп, күзләрен инә
карагына төбәргә тырышып карады. Әмма кызыксынуы җитенкерәмәдеме, әллә
төбәлеп җиткерә алмадымы, күзләрен Габдулланың җиңендәге бер дә кызыгы
булмаган сүтегенә күчерде һәм нигәдер «эһеһе!» дип көрсенеп куйды.
—    Һи, син нәрсә беләсең соң, аңгыра бүкән!— диде
Габдулла, сабак абыстасы шикелле ачуланып.
Шулай да аның Садрига аңлатып бирәсе килде.
—    Бу, беләсеңме, нәрсә? Бу шундый, әйтимме нәрсә? Сәмрәү кош бу, һи!
Менә хәзер мин аны синең арбага җигәм. Аннан соң ул, беләсеңме, сине кая
алып китә? Теләсәң, өстерәп Каф тавы артына, теләсәң, очырып
җиде кат күк өстенә…
Габдулла түбәтәенең чигешеннән җеп сүтеп алды да, инә карагын арбаның
көймәсенә, Садриның нәкъ башы турысына биленнән бәйләп куйды һәм
ычкынырга теләп төрле якка сугылучы бөҗәккә карап кычкырды:
—    Тукта, тукта, очмый тор әле, кучер менеп утырмаган!..
Нәм ул тиз генә арба тоткасына килеп атланды да ат куалаган сыман телен
шартлатты. Аннан соң арбаның кузгалып китмәвенә гаҗәпләнгән сыман Сәгъди
абзыйча иттереп:
—    На, малкай, на, дим, карале!— дип куйды.
Габдулла бу кечкенә кабык арбаны, әлбәттә, үзенең хыялында туган сәмрәү
кошка җигеп җибәрә алмады. Киресенчә, аның үзенә җәй буе шул арбага
җигелеп тартырга туры килде.
Урман янындагы җирне урып бетергәннән соң, Сәгъди абзыйлар Тыңламас
алпавыты белән янәшә уйсулыкка күчтеләр һәм алпавыт белән уртак чәчкән
җирне урырга керештеләр. Тирә-як крестьяннарның «Тыңламас алпавыты» дип
йөрткән кешесе фон Глен дигән немец булып, ул үз җирен крестьяннардан
эшләттерә һәм хезмәт хакы итеп, җыеп алынган игеннең яртысын крестьянга
бирә дә, шул җиргә чәчелергә тиешле орлыкны чигереп алып кала иде.
Алпавыт җире Кырлайдан шактый ерак булганга, аннан соң бояр болыныннан
бераз печән салып кайту нияте белән Сәгъди абзый монда ат җигеп килде.
Кыр уртасында атны туарып, ул арбаның тәртәләрен бастырып куйды да,
арбадагы элен-салыннан әмәлләп, күләгә ясады. Габдулла белән Садрины шул
күләгәдә калдырып, олылар урак урырга керештеләр.
Менә кайда Габдулла челләнең нәрсә икәнен тәмам төшенде.
Кояш кыздырганнан-кыздыра барды. Чикерткәләрнең черелдәүләре берән-сәрән
генә ишетелә башлады. Тора-бара ул да тынды. Габдулла арба күләгәсенә
елышты һәм тирә-якка колак салды. Тынлык… Тик иксез-чиксез басу кызу
сулышы белән авыр гына тын алган төсле… Еракта, күк читендә,
җемел-җемел килеп рәшә уйный. Тирә-якта бер җан иясе юк дияр идең, әнә
бер ак сыртлы кызыл бозау, челләгә чыдаша алмый, койрыгын чәнчеп инеш
ягына чаба…
Габдулланың исенә кылт итеп инеш буе килеп төшә:
— Анда хәзер Әһлиләр су керәләрдер инде! Аның хәзер инешнең күпер
төбендәге комлыгына барып чишенәсе һәм туйганчы суда йөзәсе килә. Ул
ихтыярсыз үзенең күләгәсенә күз төшерә: күләгә әле бик-бик кыска.
Габдулла белә: өйгә кайтканчы аның күләгәсе ике, өч, биш, ун өлеш
озынаерга, ниһаять, кичке эңгер күләгәсендә бөтенләй бер дә булмаган
кебек юкка чыгарга тиеш, һи-и-и әле аңарчы-ы-ы!

* * *

Габдулла бүген өенә кайтканда, аның башы әллә ничек диңкеп авыртырга
тотынды. Ул моны берәүгә дә әйтмәде. Сәкедәге үз почмагына әкрен генә
менеп ятты да уйларга тотынды.
— Сабира апаның да җенләнүе менә шулай башына эссе кабудан башланган
бит. Аның кебек котырып китсә, нишләр? Бервакыт әнисе иртүк әтисен:
«Син, тор әле, Габдуллабыз вафат булды бит!»— дип уятса? Әти кинәт
сикереп торса һәм: «И бичара, ятим бала, гомерле була алмады шул,
мескен!»— дип күзләрен сөртеп куйса? Аңа кушылып әни дә балавыз сыгып
алса һәм күзләрен алъяпкычы белән сөртеп: «Юкка гына үзен кырга өстерәп
йөрдек, былтыргы кебек өйдә генә калдырасы калган, тик уйнап йөрсен иде,
бичара!»— дисә?
Әнисенең шушылай кызганып алу ихтималы Габдулланы кинәт рәхәт кенә юатып
куя, әмма шунда ук бик ачы бер тойгы йөрәкне кисеп үтә: ул үлгән ләбаса
инде. Әнисенең бу тикле үрсәләнүен ул барыбер күрми дә, ишетми дә бит
инде. Аның керфекләре ихтыярсыз килеп тулган яшь бөртекләре белән
дымлана, аннан соң кинәт аңарда үлемгә каршы ачу, нәфрәт, дошманлык
тойгысы кузгала. Юк, юк! Аның үләсе килми, килми, килми! Ул иртәгә тагын
әти-әнисе белән бергә торып, сау-сәламәт көе басуга китәргә,
челләгә-нигә карамый, Садрины кабык арбасында тартып йөрергә риза,
риза!!
…Кичке шәфәкъ күк читендә һаман нечкәрә, нечкәрә, әмма ул өзелеп
өлгерми, икенче яктан нәзек кенә булып җәйге таң шәфәгы сызыла башлый
һәм авыл тагын аякка баса.
—    Габдулла, тор, улым, соңга калабыз,— ди Зөһрә апа тавышы. Габдулла уяна, аның башы авыртмый.
Ул исән-сау. Яшәү шатлыгы аның йокысын җиңә.
Габдулла сикереп тора.
Бүген кырда кабык арба тарткан тагын бер малай аңа иш була: Тимри. Аның
атасы, Җаббар абзый, Ия-башның Әсәт байга уракка ялланып, аның ура
торган җире Сәгъди абзый эшләгән җир белән янәшә туры килә. Малайлар
бергә калалар һәм узган елгы су керүләрне, чикләвеккә баруларны искә
төшерәләр.
— Ә мин синнән шәбрәк йөзәм,— дип Габдулла сүзне бәхәскә кертеп җибәрә,— исеңдәме, мин сине былтыр узып киттем…
— Уздың, ди, узмый тор,— дип каршы төшә Тимри.— Әхтәри су астыннан минем аякны тотып алмаган булса, мин…
Ә мин иң биек нарат башына эһ тә итми менеп китәм, ә син…
— Мендең, ди, менми тор, ә менә мин… Әңгәмә бәхәсле булган саен
кызыграк. Бу аларның дуслыгына инә очы хәтле дә зыян китерми, тора-бара
алар үзләре үк уртак фикергә киләләр һәм киләсе җәйне ничек уздыру
турында сүз куешалар…
Ул арада, янып-пешеп, әниләре килеп җитә. Казып куйган чокырдан чүлмәкне
алып, алар җиргә чүгәлиләр һәм бисмиллаларын укып алганнан соң,
чүлмәкне авызларына китереп, туймастай булып, әйрән эчәргә тотыналар.
Йотлыгып-йотлыгып, күзләрен йомып, бөтен дөньяларын онытып эчәләр алар.
Зөһрә апаның маңгае өстеннән чәч толымы төшеп, күзен каплый, әмма Зөһрә
апа аны күтәреп куймый, аның кайгысымыни әле монда!
Эчеп бетергәч алар сусыннары басылуга ышанмаган сыман, чүлмәкләрен
тоткан хәлдә бераз тынып калалар. Ниһаять, кузгалып, арбадагы балаларын
кулларына алалар һәм аларны имезергә утыралар.
— Әни, әнә без теге уйсулыкка гына барып киликче! — дип сорый Тимри үзенең әнисеннән. Аңа әнисе түгел, Зөһрә апа җавап бирә:
— Барыгыз, тик озак юанмагыз, без менә имезеп бетерәбез дә китәбез…
Шуны гына көтеп торгансыман, ике яшьтәш, дәррәү кузгалып, уйсулыкка таба
чабалар. Аяклар күз иярмәслек кызу эшли. Үзләре ихтыярына бирелгән аз
гына вакытны балаларның юлга әрәм итәселәре килми, күрәсең…
Уйсулык — бу кипкән инештән калган урын. Аның уртасында элекке инеш эзе
чокыр булып сузылып ята. Аның сазлыклы төбендә бакалар яши. Ике кордаш
аларны куркытырга тотыналар. Тирә-якта таш-мазар тапмагач, алар җирне
куптарып, чокыр төбенә каткан туфрак ыргыталар.
— Әнә сикерде, күрдеңме? — дип кычкыра Тимри.
— Күрми ни! Әнә, таш өстенә менеп утырды,—ди Габдулла, һәм ул кинәт серле тавыш белән әйтеп куя:
— Әнә шул ташның асты казна бит…
Тимри Габдуллага күтәрелеп карый: «Уйнап әйтәме?» Юк, Габдулланың күзләре җитди. Шуннан соң Тимри үзе үк ышанып:
—    Бу бака түгел бит, иеме? — дип куя.
— Әйе,— ди Габдулла, мәсьәләне тәмам хәл итеп, һәм ике бала үз хыялларына үзләре үк гаҗәпләнеп, бакага карап, тынып торалар.
Габдулла бакага ишеттермәскә тырышып, шыпырт кына:
—    Бу бит безнең күзгә генә бака белән таш булып күренә. Аларны кемдер сихерләп киткән,— ди.
Тимри шулай ук шыпырт кына:
—    Ә нәрсә соң ул? — дип сорый.
—  Беләсеңме,— ди Габдулла,— таш ул патша сараеның капкасы бит. Син аны
ача алмыйсың, бака капканың сакчысы булып тора… Аларны үз төсләренә
кайтара торган әпсен (сихер, дога) бар бит.
—    Син беләсеңме?
— Тиле,  аны безнең мулла абзый да белми. Ул әпсенне белер өчен Әбүгалисина булырга кирәк.
—   Каян беләсең?
— Сәхәби әйтә. Ул Казанда, Күл буе мәдрәсәсендә, укый. Әпсенне белер
өчен Әбүгалисина кебек бер ел тау тишегенә бикләнеп укып ятарга кирәк.
—    Шуннан.
— Шуннан, кем дә кем шулай укып, әлеге әпсенне өйрәнеп чыкса, аның күзен берәү дә буа алмый. Мин ул әпсеннең бер-ике сүзен беләм…
—  Я, я!
— Әпсен, төпсен, бүрәнә батсын,  күзе чыксын, тончыксын!..
— Кара, кара, җир упсын, әй!
— Нәрсә?
— Син укыганда бака селкенеп, сикереп куйды.
— Әйттем бит. Бу бит әле аның башы гына…
— Әйдә, төшеп ташны күтәреп карыйбыз. Казна тапсак, уртак, яме?
— Я!
— Син әпсенне укый-укый төш, әйдә!
— Әйдә! Әпсен, төпсен…
— Габдулла! — дип кычкыра ул арада арба ягыннан Зөһрә апа. Балалар
чокырга төшеп барган җирләреннән кире борылалар һәм арба ягына
йөгерәләр. Алар янә кыр уртасында арба саклап икәүдән-икәү калалар.
Кояш баеганда, Сәгъди абзый, хатыны белән бала-чагасын атка утыртып,
өйгә кайтарып җибәрде дә, үзе Тыңламас алпавытының имениесенә,
Александровкага юнәлде. Ни өчен? Олылар сөйләшкәндә ишетелеп калган
бер-ике сүз генә Габдулланың аңына күп нәрсә бирми. Шулай да ул белә: бу
яхшылыкка түгел…
Габдулла басудан ачыгып кайткан иде. Ул, утырып бер тамак ялгап алу
булыр әле, дип көтте. Көтү бушка чыкты. Утырып тамак ялгап алу берәүнең
дә башына килмәде. Әйтерсең, һәммәсе ураза! Зөһрә апа Садрины йоклатып
утырган җиреннән үзе дә оеп киттеме, әллә авыр уйга чумдымы, дәшми.
Бибисаҗидә дә әллә ничек мыштым гына мич артына, үзенең йоклый торган
урынына, кереп тынды. Габдулла бүген, үзе барып, икмәк кисеп алырга
базмады, аңа кемдер: «бирәнең тыгылдымы?»— дип кычкырыр төсле тоелды.
Садри туганнан соң аның моны бер-ике тапкыр ишеткәне бар иде инде. Энесе
туу Габдулланың бу өйдә гомумән кадерен киметте. Сәгъди абзыйның карашы
элеккечә калса да, Зөһрә апаның алышынучан кәефе Габдуллага гел кырыс
килеп торды, аның аналык җылысы үз баласыннан артмады. Бибисаҗидә
Садрины кулына алып сөйгәндә:
— Садретдин җаным, үз энекәшем,— дип, «үз» дигән сүзгә басым ясап әйтте…
Бик соң гына Сәгъди абзый кайтып керде. Зөһрә апаның кинәт башын
күтәреп: «Син, нәрсә булды?» — дип соравына ул, аякларын сала-сала,
теләр-теләмәс:
— «Әй лә!» — дип куйды һәм шуннан башка берни әйтмәде. Аннан соң:
«Алла!»— дип сыкрана-сыкрана, коры буыннарын шыртлатып, сәкегә менде һәм
урынына сузылып ятты. Өй эчен тынлык басты…

* * *

Икенче көн эшкә чыгар алдыннан Сәгъди абзый җәһәт-җәһәт кенә күршеләргә
кереп чыкты. Ул арада күршеләрдән бер-ике кеше үзләре Сәгъди абзыйны
сорап керделәр. Ниһаять, алар аны капка төбендә очратып, кызу-кызу
сөйләшеп алдылар.
Бүген Сәгъди абзый уракка хатын, бала-чагасын утыртып җибәрде дә, үзе мужиклар төркеменә кушылып хуторга китте.
Эш шуннан гыйбарәт иде. Имение белән Иябаш чигендә, баганалы юл белән
урман арасында тар гына, ләкин тасма сыман озын җир бар. Шуның печәнен
Иябаш һәм Кырлай крестьяннары элек-электән чабып килделәр. Алтмыш
беренче елгы «мөнафис»тан соң җир аерганда алпавыт бөтен көче белән ул
җирне үзендә калдырырга тырышты. Иябашлар белән Кырлайлар борыннан казна
крестьяннары булып, Тыңламас алпавытына баш имәгәнгә күрә, җир бүлгәндә
бик нык аяк терәп сөйләштеләр. Эш имениегә ут төртү белән янауга кадәр
барып җитте. Шуннан соң дус землемерның киңәше белән бояр шундый хәйләле
килешү ясауга иреште: болын белән община файдалана, ә кәгазьдә җир
алпавытныкы булып кала. Старосталар да үз крестьяннарына:
—    Болыны булгач, безгә кәгазе нәрсәгә, әйдә, килешик, булмаса. Эш
судка калса, бәлкем, анысы да эләкмәс,— дигәч, тегеләр риза булдылар.
«Суд» дисәң бит крестьянның коты оча: аның аңардан бервакытта да игелек
күргәне юк. Шуннан бирле Иябашлар үз өлешләрен, Кырлайлар үзләренекен ел
саен чабып, файдаланып килделәр. Инде кичә Кырлайныкылар шунда барып
«үз печәнебез» дип чалгы салулары була, алпавытның болын каравылчысы
килеп чыга да боларны тота. Печәннәрен бушаттыра, исемнәрен штрафка язып
ала.
Шулай итеп, моңарчы тын гына яткан әлеге кәгазь үзенең бөтен хөкем көче белән кузгалып килеп чыга.
Уракка барганда һәм межа буенда хатыннар шау килде:
— Ел саен шуннан үлән чабып ташыдык лабаса. Бояры да, эте дә сүз-кара
әйтүче булмады. Этлеген итә, югыйсә, син аны печәнгә мохтаҗлыгыннан
шулай эшли дип беләсеңме! Өеп куйган богылларына күмелеп баралар бит
үзләре, ун еллык печән өеп куйганнар бит, бирән булгырлары, аларга тагын
ни кирәк? Син аны әйтәсең, безнең кәҗәләрне, казларны ызаннан тотып
алып китәләр бит. Җирләренә кермәгән булса, юри куып кертеп алып
китәләр, мур кыргырлары! Үләт тә тими үзләренә! Үз җирең өстендә йөргән
үз терлегең өчен штрау түлә имеш, бу кайда бар?
Сәгъди абзый имениедән кырга төш узгач кына әйләнеп кайтты. Хатынының
соравына каршы аның саран гына бер-ике сүз белән биргән җавабыннан шул
мәгълүм булды: Кырлайларның хуторга барулары печән өчен штрау салу
алпавытның үзеннәнме, әллә приказчигыннан гынамы, шуны белү, үзеннән
булса, олы юл буендагы бозгынлыкның соңгы рәвез (ревизия. Узган йөздә
җир бүлү буенча крестьяннарга ясалган сан алу — перепись) буенча кемгә
аерылуын, аның купчие (купчая крепость. Җир алганны һәм сатканны беркетә
торган документ) кем кулында икәнен сорау өчен иде. Алпавыт үзе өйдә
булмады һәм көтеп-көтеп тә кайтмады. Крестьяннар приказчикка
кычкырдылар, теге кыза-кыза боларга нидер аңлатты һәм ахырда кулындагы
әлеге кәгазьне һавага күтәреп селтәнде:
—    Менә закон! Аңардан югары сикерергә сезнең дә, минем дә хакым юк! — диде ул.
Тавыш басылмады, приказчик кулын селтәп китеп барды.
Болын мәсьәләсе тагын кузгалды. Моның янына урман мәсьәләсе дә килеп
кушылды. Урман буендагы болыннан чабылган печән өчен авылга волостьтан
штраф килеп төште. Аннан соң киселгән агачын арбасына салып, аны печән
белән каплаттырып, Шәбәрде урманыннан чыгып килгән Фәхрине стрелок
тотты. Крестьян тагын шаулап карады. Әмма бу, ерак күкрәү сыман,
саңгырау гына күкрәп куйды да тынды. Крестьянның күбесе, ярлысы һәм урта
хәллесе, теге я бу рәвештә байга йомышлы һәм бурычлы булып өлгергән иде
инде. Әүхәди үтечкә дип Әсәт байдан чәчү орлыгы алган; Рәҗәп абзый Учып
белән уртак җир чәчкән; Сәгъди абзый Ишморатовның болыныннан заводына
аты белән печән ташырга ялланган; Заһидулла тунын Хафизга илтеп заклад
салган, тегесе тегеләй, бусы бол ай иткән… Байлар хезмәткә яллау,
бурыч бирү, заклад алу юллары белән авыл кешеләрен акча пәрәвезенә
эләктереп чолгап бетергәннәр. Шуннан соң, бар, җәдәчеңне киереп,
кычкырып, даулашып кара!
Әсәт бай: «Габдерахман бай белән бергә без бу болынны сатып алдык. Менә
купчий өстенә кара кош сурәтле патша пичәте сугылган. Сез бу пичәткә
каршы икән, моны волостька барып әйтегез, нигә миңа киләсез?»— диде.
Староста да аны куәтләде.
— Анысы шулай инде, сатып алган кешене гаепләп булмый,— дип, картлар бу хәлгә күнәргә өндәделәр.
Югыйсә, чынлап та, кара кош сурәте төшерелгән патша пичәтенә каршы килеп карале син!
Болын хуҗасы Әсәт бай да, урман хуҗасы Учып та авылга «җиңеллек»
ясадылар. Печән белән тотылган Сәгъди абзый, Җаббар, Гарәфи, агач белән
тотылган Фәхри һәм башка крестьяннар штраф урынына болын һәм урман
хуҗаларының күпмедер печәнен һәм утынын ташып бирергә тиеш булдылар.
Моңа кайберәүләр бөтенләй каршы килмәделәр, хәтта штраф акчасының янга
калуы аларны сөендереп тә алды. Әмма Гарәфиләр төркеме үзенекен ярып
барды:
—    Бу нәрсә бу? Алпавыт китте, инде үз кешеләребез алпавыт кебек өскә
атлана башладылар! Үз җиребездән печән чабып алган өчен, байга барып
битең белән җир сөр имеш! Бусы булмас инде!
Староста аларга кычкырды:
—    Я, бугазыгызнй киермәгез юкка! Алпавыт булса, юкә өздегез дип, каеш
түләтер иде. Ярый әле, штраудан котылдык. Каян алып түләриең? Менә үз
мөселманың булгач!
Ниһаять, мәсьәлә бәхәссез дә чишелде.
Инешнең теге ягында ут чыгып, алты йортны себереп алып китте… Башка
йортларны көч-хәл белән саклап алып калдылар. Ут ярлысын да, хәллесен дә
кызганмады һәм авыл өстенә зур гына афәт булып төште.
Янгын Гарәфи өеннән башланды. Бу башта Мәннән агай кебек хәллерәк крестьяннарның Гарәфигә каныгуына сәбәп булды:
— Гарәфи юри төрткән!
— Страховой алыр өчен эшләгән!
— Тиресенә сыеша алмый йөридер иде шул!
— Кайда үзе? Үрәтниккә тотып бирергә кирәк!
— Үзен тотып утка ыргытырга кирәк!
Мәннәннәр төркеменең бу котырынуы бәлки аянычлы нәтиҗәләргә сәбәп булган
булыр иде. Әмма шунда ук Гарәфинең инде өч көн өйдә булмавы, Мә-зекәү
урманына Учыпка урман төпләргә китүе мәгълүм булды. Шунысы гаҗәп:
Гарәфинең балалары да ут чыкканда инеш буенда су кергәннәр, әбиләре алар
янында кер чайкау белән мәшгуль булган. Учакта да, мунчада да утның
онытылып калу ихтималы булмаган. Шуннан соң Кырлай кешеләре арасында
фикер бөтенләй киресенә үзгәреп, төрле сүзләр китте:
— Гарәфигә ут төрткәннәр…
— Дошманнары бар…
—  Теле бик озын шул…
— Кем төрткән? Мәннәннәр төркеме дисәң, аның каенагасы да янды бит…
Тикшерә торгач, тагын мәгълүм булды. Гарәфи өе яна башлаганда җил
булмаган. Җил янгын башлангач кына чыгып, утны авыл өстенә аудара
башлаган. Димәк, ут төртүче өчен җил күтәрелү көтелмәгән хәл булып
чыккан. Менә бит!
Ни генә булмасын, Гарәфи Мәзекәүдән кайтып, үз өенең көлен генә тапты.
Өендә калган карчыкны һәм балаларны Җаббар үзенең болай да тыгыз куышына
алган икән. Гарәфи шунда килде һәм Җаббар белән әңгәмәсендә болай диде:
—    Хәерле каза булсын! Чәчкән хәтле икмәгем белән ничек тә кыш чыгып,
язын кала җиренә эш эзләп китәргә иде исәп. Болай булгач инде, язны
көтеп булмас. Кемдер ашыктырды эшне. Әмма бер кайтмасак, бер кайтырбыз.
Кайберәүләрнең исләренә төшерербез әле без моны!..
Аның кесәсендә урман төпләп алган аз-маз акчасы бар иде. Шуның өстенә ул
янгыннан котылып калган сарыгы белән кәҗәсен сатып, бераз акча ясады
да, анасы карчыкны һәм ике баласын алып, Казанга китеп барды.
Көзге наборлар башлангач, җырчы Фазылның солдатка каралу хәбәрен Габдулла бөтенесеннән ныграк, әрнүлерәк тойгы белән каршы алды.
Менә инде Фазыл китәр. Җәйге кичләрне яшьләр уенга җыела торган Какылы
алан буеннан аның скрипкага кушылып җырлаган көчле моңы инде яңгырамас.
Урамнарда очраганда сиңа карап елмаеп үтүче, олыга, кечегә һаман
бертөрле кече күңелле, җор сүзле Фазыл булмас… Ә алдагы язның сабан
туе Фазылсыз бик-бик күңелсез булыр. Алтмышар чакрымнан аның көрәшен
карарга килүчеләр инде быел булмаслар. Кемнәрдер аны сагынып, көрсенеп
куярлар… Аның исемен үзенең моңлы җырларына кушып тын гына Җырлый
торган Гөләнвәр нишләр инде, нишләр?..
Габдулланың күңелендәге ямансулыкка ярсу килеп кушыла. Беләсезме,
каралып кайткан никрутлар ни сөйлиләр? Юк, моны Фазыл сөйләми,
һәрвакыттагыча кызлар кебек тыйнак ул үзе, сыңар кулы белән сугып таза
атны аягыннан егарлык егет! Фазыл өчен әрнүчеләр сөйли моны:
— Гаделсезлек белән кырдылар Фазылны. Әсәт малае Галимҗаннар китәргә
тиеш иде, юк, алар волость писаре белән чыш-пыш килеп, әллә кемнәргә
акча төртеп, әллә кемнәрне эчереп, беләсеңме, нишләгәннәр? Алдан ук
җиңнәренә әзер жирәбә яшереп кергәннәр. Менә бит явызлар! Менә бит акча
нишләтә, ә? Көчле — көчле түгел, акчалы — көчле!
Димәк, сабан туенда аяк чалуы бер хәл, монда да Фазылга аяк чалган Әсәт
бай малае! Габдулланың кечкенә йөрәгендә зуп-зур Галимҗанга каршы әйтеп
бетергесез ачу кабына.
Әнә, Галимҗан солдаттан калган башка егетләр белән Кырлай урамыннан
гармонь тартып узып бара. Уйнау һәм җырлавының рәвеше үк әйтеп тора:
егетнең кәеф шәп, күңел күтәренке, ә тәкәббер тавышында ниндидер
мактану, янәсе: «Күрдегезме, кемнәрнеңдер борынына чиерттекме?» Нигә үз
авылында йөрми, нигә Кырлайга килеп урамга сыймый йөри ул? Билгеле,
нигә: Гөләнвәр Кырлай кызы бит!
Менә алар зират урамыннан борылып, тыкрык белән уңга төшеп киттеләр.
Анда Гөләнвәр тора. Галимҗанга, әлбәттә, аны күрү насыйп булмас (кыз аңа
күренәме соң!), әмма ул барыбер үзенең тавышын ишеттереп, кызның
тәрәзәсе алдыннан гармонь тартып узар!..
Гармонь тавышы тынды. Ачуыннан тыны кысылып, аларның тизрәк узып китүен
көтеп утырган Габдулла иркенләп сулыш алды. Гаҗәп, узган елны ул
Галимҗанның гармонь уйнаганын шундый ләззәт белән тыңлый иде! Шәп
гармоньчы бит ул үзе Галимҗан! Әмма менә быел, менә хәзер аның гармонь
тавышын ишетмәс өчен Габдулла колакларын томаларга әзер! Шулкадәр ят,
чит һәм хәтта, чиркәнеч хәзер ул тавышлар!
Ниһаять, Фазылның авылдагы санаулы көннәре дә узып китте һәм китәр
көннәр килеп җитте. Иртәгә китәбез дигән көнне ул иптәшләре белән,
авылны бер итеп, гармонь һәм скрипка белән җырлап әйләнде. Бер-берсенең
җилкәләренә тотынышып ясалган ике тыгыз саф, бер-берсенә каршы баскан
хәлдә, инешнең теге һәм бу як урамнарыннан җырлап үттеләр. Егетләрнең
Гөләнвәр торган тыкрык күпереннән узмый, югары күпердән узулары Рәҗәп
абзыйларның күршеләрен бераз гаҗәпләндерде:
— Әллә үпкәләштеләр микән?
— Булса да булыр, Галимҗан дошманлыктан берәр сүз чыгаргандыр.
— Аларның аралары Галимҗан бозарлык кына түгел шул…
Әмма Фазылның югары урамнан узганда, авыл өстендә яңгырап үткән һәм бик
күп йөрәкләрне иңрә-теп алган җыры күп нәрсәне әйтеп бирде. Болай дип
җырлады ул:
Күгәвәй дә күлмәк, бурлат кештәк,

Ак укадан үргән бәйләвеч;

Урамнардан килсәм, кеше күрә,

Яр астыннан килсәм, әйләнеч.

Олы юлкайларның ай такыры,

Өзәнгекәйләрнең бакыры;

Аерылмабыз диеп йөргән идек,

Аерылабыз инде, ахыры…
—    Егете лә егете! — дип әрнеп куйдылар аның җырын ишеткән кешеләр. Хатын-кыз, ир-аттан яшереп кенә, «балавыз сыгып» алды.
Икенче көнне Зөһрә апа мич ягында камыр баса, Бибисаҗидә каба алдында,
орчыгын шыңгыратып, җеп эрли, Габдулла бишек янында Садрины тирбәтеп,
әкрен генә эчке тавыш белән «әлли-бәлли»не көйләп утыра иде. Капка
келәсе шалтырады. Йортта арба тәгәрмәчләрен майлап йөргән җиреннән
Сәгъди абзый: «Әйдүк, Фазыл туган, хуш киләсең!»— дип Фазылны каршы алды
һәм аны өйгә алып керде.
—    Бүгенме сәфәр? — дип сорады ул алъяпкычы белән кулларын сөртә-сөртә.
—    Бүген, Сәгъди абзый! Менә күрешеп чыгыйм, дип кердем. Әйтеп калдырасы сүзләр дә бар иде…
—    Рәхмәт инде, әйдә, чишен, түрдән уз!
Зөһрә апа да ягымлы гына итеп өстәп куйды:
—    Утыр, Фазыл, әзер камырым бар, кабартма ясап бирим, абзыегыз белән чәй эчәрсез.
Бибисаҗидә, кабаларын бер почмакка этәреп, орчыктагы җебен йомгакка чорнарга тотынды.
Габдулланың үкенеченә каршы, Фазыл чишенмәде һәм иркенләп утырырга җыенмады:
— Рәхмәт, кодача апа! (ул хатын-кызның һәммәсенә дә, яшенә карап, я
кодача, я кодача апа дип дәшә иде) — диде ул.— Озак утырып тора алмам,
олау хәзерли калдылар, әле тагын дәү апайлар белән күрешеп чыгасым
бар…
— Алай килешми инде ул,— дип аңа каршы төште Зөһрә апа.— Күрше була
торып бол ай да кайтканнан бирле бер кереп чыктың. Иркенләп, теш
елтыратып, сөйләшеп тә булмады. Рәҗәп кодалар да, без дә очрашкан саен
сине иң якын туганыбыз кебек күреп сөйлибез. Әле менә бөтенләй кардәш
булырбыз дип тора идек…
— Анысы насыйп булмады, күрәсең, кодача апа!
— Ник алай дисең, Фазыл, кайтмаска китмисең бит. Ризыгың шушында булса, кайтмый кая барырсың?
— Кайтуын да кайтырсың, туфрагың тартып, әмма соң булыр…
— Бервакытта да соң булмас, юкны сөйләмә! Үзең генә анда, туган җирне,
үз кешеләреңне онытып, читкә китеп барма. Рәҗәп кода да, кодагый да,
Гөләнвәр үзе дә син дип, өзелеп торалар, юкны сөйләмә!
— Агай-эне, дус-иш бар, кодача апа, әлхәмделилла, әмма, дус игез, дошман
сигез дигәндәй, Әсәт байныкылар әнә чебеш сагалаган тилгән кебек
әйләнәләр бит!..
— Кайгырма, Гөләнвәр чебеш түгел, Рәҗәп абзый ачык авыз түгел, әле аның тирә-ягындагы кешеләр, менә без нихәтле!..
— Анысы дөрес,— дип сүзгә катышты Сәгъди абзый,— дошманнар да күп, әмма
авызың тулы кан булса да, дошман алдында төкермә, дигән сүз дә бар бит,
Фазыл туган! Син борчылма, менә, алла боерса, кайтып килерсең,
дөбердәтеп туй ясап җибәрербез, менә булыр безнең урамда да бәйрәм!
Ул үз сүзенә ышанган хәлдә, бик күңелле генә көлеп куйды. Аның өметле
сүзләре Фазылга да йогынты ясады бугай, ул да, шатлыгын яшерә алмый,
ихтыярсыз елмайды.
—    Авызыңа бал да май, Сәгъди абзый,— диде ул,— сөенчесе туйда булыр! Кодача апа, шулай, күз-колак булып торсагыз ла!
Ул, кузгалып, өй эчендәге кешеләрнең барысы белән дә күрешеп чыкты. Габдуллага килеп җиткәч, аңа аеруча елмаеп дәште:
—    Я, хуш, Габдулла дус! Без синең белән кемнәр әле? Кирәкле кишер яфраклары бит, шулаймы? Онытма, хат яз!..
Һәм ул китте.
Олауны озатырга бөтен урам чыкты. Ирләр олауга якынлаштылар, хатын-кыз,
яулыкларын тешләп, капка яннарында басып калды. Малайлар арбалар
тирәсендә чәүкәләр күк кайнаштылар. Габдулланың кәефе иптәш
малайларыныкыннан бөтенләй башка булганга күрә, ул, йөрәгенә якын кешене
бимазаламыйм дипме, оялыпмы, тыйнак кына бер читтә басып торды.
Хәдичә апа, улы менеп утырган арбаның кузгалып китүеннән курыккан сыман,
аның читенә тотыныр-тотынмас тора, үзе һаман улының йөзенә күреп бетерә
алмастай булып карый. Бу һәрбер кечкенә тамырына хәтле үтә таныш,
йөрәккә якын йөз һәм тыйнак кына матур күзләр хәзерге минутта дөнья
бәясеннән кыйммәт. Менә хәзер арба кузгалыр да, бу йөз белән бу күзләр
ераклашырлар һәм, ниһаять, бөтенләй күздән югалырлар. Кем белә, яңадан
күрерме ул үзенең улын, әллә юкмы? Насыйп булып, бәлки, кайтып та килер
улы, әмма менә үзе бик картайды бит, йөрәге начарайды, бәлки бу аның
улының күзләренә соңгы мәртәбә карап торуыдыр? Карчык еламый, әйтерсең,
ул үзен баскан гаять зур кайгыны оныткан, хәтта ул үзе юк, бәлки дөньяда
аның бердәнбер улы гына…
Улым, изүеңне каптыр, бүген бик яман кырау төшкән көн,  бияләеңне ник
салдың, карале! — ди карчык һәм улының оекларын, киндерә бәйләүләрен
тагын бер кат кулы белән капшап, тикшереп чыга.
— Я, егетләр, кузгалдык алайса, аллага тапшырып,— диде юлаучыларча ак алъяпкыч бәйләп алган, кулына чыбыркы тоткан Рәҗәп абзый.
Атлар кузгалды. Алгы арбада Фазыл белән янәшә утырган иптәше Сәет
гармонь тартып җибәрде. Калган олаулардагы никрутлар аны җыр белән
күтәреп алдылар.
Бу вакыт кече күпер тыкрыгында Рәҗәп абзыйлар болдырында Гөләнвәр басып
тора иде. Ул озатыр өчен олы урамга менәргә кыймады. Аннан соң бу озату
аның өчен бик авыр иде.
Күрмәсә дә, озатуны ишетеп, тыңлап каласы килеп, ул урамга чыкты.
Никрутларны алып китәсе атлар, тыкрык белән менеп уңга борылгач та,
каравыл өе янында иде. Шуңа күрә китүчеләр һәм озатучыларның тавышы
Гөләнвәргә шактый ачык ишетелеп торды. Шулар арасында ул Фазылның
тавышын аерырга тырышты. Бер генә һәм соңгы тапкыр Гөләнвәрнең аңа күзен
тутырып карыйсы ^һәм җылы гына озату сүзе әйтәсе килде.
Тормышта бик аз очраштылар бит алар! Быел, Фазыл кайтканнан соң, алар
ике тапкыр гына күрештеләр. Берсе кырда, урак өстендә, икенчесе өмәдә…
Анда да күзләр белән генә очраштылар алар һәм бер-ике сүз генә алышып
өлгерделәр. «Нихәл, Гөләнвәр?»— «Бик күңелле, Фазыл абый, үзегез
нихәл?»— кебек гади генә, тыйнак кына әйтелгән сүзләр иде алар, ләкин,
шулай булуга карамастан, ул сүзләр икесен дә ут кебек көйдереп алды!
Кыңгыраулар шылтырап, атлар кузгалуы Гөләнвәргә күп уйланып торырга ирек
бирмәде. Йөрәгенең иң кыйммәт кисәген өзеп алып киткәндәй булды бу.
Гармонь һәм җыр тавышы ераклашканнан-ерак-лашты. Гөләнвәр йөрәген буган
кайгыны сулышы белән кысып чыгарасы, кайгысын һавага кычкырасы килде.
Ләкин шунда ук үз-үзен тыеп, шәл чугын авызына капты һәм тешләрен кысты.
Нинди авыр, нинди авыр икән бу яшьне эчкә йоту!
Малайлар олау артыннан авылны чыгып тегермәнгә хәтле бардылар. Габдулла
бармады. Олау кузгалу белән ул ни өчендер капка артына яшеренде һәм
китүчеләрне койма ярыгыннан күзләре белән озатты. Олау күздән югалгач,
дөнья аңа ничектер буш һәм төссез булып калды.
Озак та үтми, мәктәп тормышы Габдулланы үз эченә бөтереп алып кереп китте.
Быел аны абыстайга түгел, мәдрәсәгә бирделәр. «Мәдрәсә» дигәне шул ук
мулла йортының ишеге алдында инешкә төшә торган сөзәк яр өстенә нәзек
кенә бүрәнәдән салган бер катлы иске өй иде. Монда әфтияк иҗеге белән
сүрәсен, «Бәдәвам» һәм «Кисекбаш» китапларын Хәбри хәлфә укыта,
Әфтияктән узып Коръәнгә күчкән шәкертләргә дәресне мулла абзый үзе бирә
иде.
Габдулла Хәбри хәлфәгә утырды.
Әфтиякнең иҗеген һәм сүрәсен тизрәк үтеп, Габдулланың олырак шәкертләр,
Сафушлар, Әхтәриләр янына утырасы, «Бәдәвам» белән «Кисекбаш»ка тизрәк
күчәсе килде. Ул китапларда аңлаешлы, кызыклы сүзләр бар, иҗек белән
сүрә шикелле ялыктыргыч та түгел. Ай ярым эчендә ул, сабакташларын артта
калдырып, Әфтиякне иҗекләре-ниләре белән укып бетерде. Хәлфә аның
зирәклегенә бәя бирде һәм, сабакташлары белән тигезләнгәнче тик
утырмасын дип, мәдрәсәгә яңа кергән берничә малайның сабакларын өйрәтүне
аңа тапшырды, ә кайвакыт хәтта аны мәктәптә үз урынына калдырып
чыккалады. Менә шунда Габдулла һәм, бигрәк тә, аның «шәкертләре» өчен
кызык минутлар туа иде. Ярым чынлап, ярым шаярып «шәкертләр» «хәлфә» л
әренә төрле сораулар бирәләр.
— Алай бик тиз генә белә торган булгач, ул сабак та булмый. Бераз укыгыз
әле!— ди Габдулла һәм Хәбри хәлфә кебек эре генә тамак кырып куя.
Малайлар егылып көләләр. Габдулла малайларның сабан туенда күкәй сугыштырып йөргән үз ишләренә, Сәгъди малае Апушка әйләнә.
— Әйдәгез, әкият сөйлибез!— дигән тәкъдим ясый  ул. Ишекләр бикләнә.
Тәрәзә янына хәлфә килүен күзәтеп торучы куела. Китә әкият сөйләү!..
…Кышкы суыклар башланды. Габдулла Сафушлар янына күчеп «Бәдәвам» белән
«Кисекбаш» укырга тотынды. Болар инде иҗеге белән сүрәсе эт эчәгесе
шикелле озын «Әфтияк» түгел. Монда сүзләрне баш ватып, тырышып уйлап
табасы юк, сүзләр китаптан үзләре кычкырып, «менә мин» дип торалар:
Туфраклары загфыран,
Ташлары энҗү, мәрҗән,
Нигъмәтләре әлвән-әлвән,
Алла дигел бәдәвам!
Яки менә:
Җылы туннар киярләр,
Иракларга менәрләр,
Хур кызлары кочарлар..
Дөрес, монда «прак», «бәдәвам» кебек әбҗәттәгечә аңлаешсыз сүзләр дә
бар, әмма алар аңлаешлы сүзләр арасында сизелми үтә бирәләр…
«Кисекбаш!»
Менә бусы һәммәсеннән дә шәп! Габдулла бу кызык хикәяне мәдрәсәгә хәтле
үк өлкән малайлардан ишеткәне бар. Галибатыр мең диюне кырып сала да җир
асты төрмәсендә утырган ничәмә йөз мөселманны, Кисекбашның сөйгән
хатыны белән баласын коткарып ала. Искиткеч! Әмма тагын да искиткечрәк:
дию белән көрәшергә баргач, Гали аны йоклап яткан вакытында үтерүдән баш
тарта. «Йоклаган диюне үтереп, минем адәм көлкесе буласым килми»,— ди
Гали батыр һәм, уяу дию белән генә көрәшәсе килеп, аны уята. Гали көч
белән генә түгел, намус белән дә дошманнан өстен, сиздеңме? Менә бу,
ичмасам, батыр!

3

 — Я, мәдрәсәдә ниләр белеп кайттың, улым? — дип Сәгъди абзый, бик
канәгать кенә елмайган хәлдә, Габдулладан сорады. Габдулла шунда ук
үзенең белгәннәрен ярып салды. «Кисекбашны» ул баштанаяк көйләп укып
бирде. Сәгъди абзый сакалын күтәрә төшеп, Зөһрә апа яулык почмагын
авызына капкан хәлдә, башын бер якка иңкәйтеп, Бибисаҗидә күзләрен
Габдуллага моңсу гына текәп, бик канәгатьләнеп тыңладылар.
Илә орды дию ул дәм гөрзине,
Кем Гали батты җиргә тезе тиңе,—дигән җирдә, Гали батырны кызганыпмы, ни
өчендер, Зөһрә апа, хәтта яулык читен кайтарып, күзләрен сөртеп куйды.
Тыңлаучыларда мондый тирән тәэсир тудыра алуы Габдуллада шатлык һәм
горурлык хисе тудырды. Ул «Бәдәвам»ны да укып бирде.
Кемдер намазын куйган,
Адәм дәгел, ул шайтан,
Эт, дуңгыздан ул яман,
Алла дигел бәдәвам,—
дигән урынга җиткәч,
—    Алла ходаем!— дип куркып куйды Зөһрә апа һәм авыз эченнән нидер
укынырга тотынды. Сәгъди абзый бөтенләй аптырап, күзләрен мөлдерәткән
хәлдә, әрле-бирле йөртте. Ул үзен хәзер гөнаһның зур диңгезендә йөзеп
йөргән кебек тойды,  һәм бөтен дөнья аның өстенә: «Шайтан, эт, дуңгыз»,—
дип кычкырган сыман тоелды.
Өй авыр, ямьсез тынлыкка чумды. Аннан соң Сәгъди абзый кинәт урыныннан кузгалды да җиңнәрен сызгана башлады.
—    Син, кая, җылы су сал әле, булмаса, комганга! Ясътигымны булса да
укып алыйм,— диде ул һәм үз алдына көрсенеп куйды: — И алла-а-а!
Зөһрә апа аңа су хәзерләгәнче, ул сәкегә утырып, үз-үзенә уйланды:
—    Менә бит, Габдулла кайтып бу сүзләрне укып күрсәткәнгә чаклы аның
җаны тыныч иде… Гыйлем ул шундый җан борчый торган әйбер микәнни? Әллә
без, кара халык, аны аңлап җиткермибезме? Нәрсәдә соң хикмәт?
Буталчык уйлар томаны эченнән кинәт бер якты күренеп китте. Сәгъди абзыйның күзләре хәйләкәр генә очкынланып куйды:
—    Улым!— диде ул шунда ук Габдуллага,— син укыган Кисекбашта хәзрәте
Гали дөнья хәтле эшләр эшләп ташлый. Кай арада гына ул анда намазын укып
өлгерә соң?
Габдулла шунда аның өстеннән авыр бер йөкне алып ташлаган җавапны кайтара:
—    Әти, китапта аның намаз укуы язылмаган…
— Язылмас шул,— дип, җиңеләеп үк китә Сәгъди абзый,— шулкадәр эшләр
эшләү өстенә ул нинди намаз укып өлгерсен ди… Кеше ышанмас сүзне!
Зөһрә апа да ирен коткарыша:
—    Бик! Әгәр дә мәгәр ул биш вакыт намазын калдырмый укып барса,
җеннәрне үтереп, мөселманнарны коткару түгел, тышка чыгарга да вакыт
тапмас иде!..
Сәгъди абзый гөнаһ диңгезеннән аның ярына ябышып менеп килә:
—    Бибизөһрә, ишеттеңме? Арсланым, дигән бит? Әнә! Намазын калдырган дип, бер дә «шайтаным, этем, дуңгызым» дип сүкмәгән, ә?
Ул гөнаһ диңгезеннән чыгып, тәмам ярга менеп утыра:
—    Шулай инде: рабби тәгаләнең бөтен гөнаһларыбызны кичерим дисә,
полный рәхмәте киң! Бик әйбәт, рәхмәт, улым! Юкка йөрмисең икән
мәдрәсәгә: сабагыңны тырышып укыйсың икән… Я, ярар, май бетереп
утырмыйк, анасы! Иртә торасы, Арча базарына солы илтәсе бар.
Намаз тагын казага калдырылды. Утны сүндереп, йокларга яттылар… Сәгъди
абзый бераз уйланып ятты да, үз-үзенә сөйләнгән шикелле, әйтеп куйды:
—    Тиктормас Гарәфинең атасы мәрхүм, Шәяхмәт картны әйтәм, шул сөйли
торган иде: иртә намаз, кичтә намаз, абзарыңда терлек калмас, ди торган
иде, әстәгъфирулла тәүбә…
Сәгъди абзый мәкальне күңеле белән бик дөрес тапса да теле белән аны үз
сүзе итеп әйтергә кыймады, хәтта шуның өчен әле Шәяхмәт картны битәрләп,
өстәде:
—    Наданлык шул!..
Шуның артыннан ук ул гырлап йоклап китте һәм, бастырылып, сөйләнергә тотынды.
—    Акчага күпме?.. Көнлекләпме, бетерепме?.. Юк, юк, тыгыз төягәннеке ул… На, малкай!
«Әлпи», «әбҗәт», «иман кәлимәләре», «әфтияк сүрәләре» кебек җанга
ятышсыз, аңлаешсыз сабаклардан соң, «Кисекбаш» кебек ярым-яртылаш кына
булса да, халыкның «үзенчә», өстәвенә кызыктыргыч хикәя төсендә язылган
сигез-ун битле кечкенә китап Габдуллага, әлбәттә, җитми калды. Әйтерсең,
аңа үзе теләмәгән тозлы ашны бик күп итеп ашаттылар-ашаттылар да,
сусынны басар өчен бер генә йотым су бирделәр. Ул сусынны басмады,
котыртты гына. Хәтта, әгәр аны бирмәгән булсалар, бәлкем, җиңелрәк
булган булыр иде.
Габдулланың китап укуын «үз колагы белән ишеткән» апалар һәм җиңгиләр сокланып һәм гаҗәпләнеп:
— Китапны су кебек эчә инде менә!— диләр иде.
Су кебек үк эчмәсә дә, Габдулла тоткан бер китапны шактый иркен укый
башлады. Гүя аның күз алдында моңарчы яшеренеп торган зур, яңа һәм
кызыктыргыч дөнья өстендәге пәрдәнең бер чите күтәрелде.
— Әти, нигә шундый китапларны күбрәк язып чыгармыйлар?— дип сорый Габдулла Сәгъди абзыйдан.
— Китап күп ул,  улым,— ди Сәгъди абзый.— «Ахырзаман», «Бакырган», «Йосыф-Зөләйха» бар әле тагын…
Габдулланың күзләре елтырап китә:
— Әти, алып кайт! — ди ул бөтенләй түземсезләнеп. Авырып урын өстенә егылган Бибисаҗидә дә сүзгә катнаша:
— Юләр! Әле «Таһир-Зөһрә», «Бүз егет» китаплары бар. Терелсәм, Яңа Кишеттән, ахирәт кызымнан сорап, үзем алып кайтам әле.
Габдулла зарыгып Бибисаҗидәнең терелүен көтә башлый. Аңа кадәр ул
«Кисекбаш»ны тагын һәм тагын, бер хәрефен, хәтта тышлыкка язылган
сүзләрнең бер ноктасын калдырмый, укып чыга. Тышлыкта болай язылган:
«Ошбу китаб Казанда Кукубин табгыханәсендә басма улынмыштыр, 1875 елда,
Спас өязе Түбән Салман авылының Хәйретдин мулла Хәл ит углының хәрәҗате
илән».
«Бәдәвам шәриф» китабының тышлыгына язылганы тагы да кызыграк:
«Басма улынды Казан университетының табгыханәсендә Казан мещаны Фәтхулла
җәмәгате Хөсниҗамал Бикбау кызының хәрәҗате илән, 1884 елда, басмасына
рөхсәт бирелде Питербурхта, 1883 елда»…
Боларны нигә язалар икән? Моның: «Өч йөз дию үтерде ул көн Гали» дигән
сүзләр белән нинди бәйләнеше бар? Шулай да кызык кына. Ниндидер Фәтхулла
абзыйның җәмәгате Хөсниҗамал абыстай бу китапны ничек итеп һәм кай
арада язып яки басып өлгергән икән?!

5

Ул арада Габдулла сабакка хәзрәткә утырды һәм Коръәнгә төште. Ул тагын
йөрәккә ятышсыз, аңлаеш-сыз сүзләр караңгылыгына кереп батты.
Вакыт-вакыт хәзрәт «Собателгаҗизин» дигән калын бер китапны алып кереп,
аңардан ярым гарәп, ярым фарсы телендә язылган мөнаҗәтләр һәм
кыска-кыска «риваятьләр» укыды. Бу дәресләрне бераз җанландырып
җибәргәли, әмма ни генә әйтсәң дә, Кисекбаш кебек кызыклы түгел.

6

Уеннар да уйналып бетә, сөйләнәсе әкиятләр дә сөйләнеп тәмам була,
әйтелмәгән такмак, табылмаган табышмак калмый. Балаларның кызыкка
сусаган шук йөрәкләре яңа азык сорый. Менә шундый кичләрнең берсендә
Габдулла иптәшләренә карап:
—    Малайлар, әйдәгез, Фәскыйныкы төсле скрипка ясыйбыз, — ди.
Малайлар гөр килеп, моны эләктереп алалар: «Ясыйбыз!» да «ясыйбыз!».
—    Әмма ничек?
Скрипканың төзелеше, аңа ниләр кирәклеге уртак киңәш белән хәл ителә.
Берәү такта алып килә, икенче берәү үткер пәке таба, өченчесе ат кылы
китерә, ә ясау эшен Габдулла белән Сафуш үз өсләренә алалар.
Ул көнне кич ишеккә каравыл куела һәм ике «оста», утны тәрәзә турыннан
җәмәгать сәкесе өстендәге почмакка күчереп, эшкә тотыналар. Тирәләй
тезелгән утыз-кырык күз эшне күзәтәләр, киңәшләр бирәләр, вакыт-вакыт
мәдрәсә тын була, тик күзәтү белән артык мавыгу аркасында йомшап киткән
борыннар гына черт! черт! итеп «чикерткә сайратып» куялар.
Скрипка ясый башлаган кичне, мендәр өстендә Габдулланың күзләренә йокы
керми. Скрипканың булачак формасы, аның нәзегәеп килгән билләре, каз
муены сыман озын муеннары, тырпаеп торган колаклары аның күз алдына
килеп басалар. Аның күңелендә булачак скрипканың моңнары, әле уйналмаган
көйләре сызылалар… Тышкы кыяфәте белән Фәскый скрипкасына җитеп
бетмәсә дә, эчке моңы белән аны-кыннан шәбрәк яңгырар шикелле тоела ул.
Ниһаять, юнылган, пыяла кисәге белән шомартылган, чит-читләре кыйгачлап
киселгән скрипканың башына тишек тишеп, өч колак тыгыла, буйдан-буйга өч
саплам ат кылы тартыла, кыллар «алаша» дигән агач киерге белән
киертелә, нәзек таяк итеп юнылган икенче агачка шундый ук ат кылы
тартылып «сызгыч» ясала һәм… скрипканы тотып уйныйсы гына кала.
Икенче көнне балалар кичен тәрәзәне томалап, ишеккә каравыл куеп,
скрипка тыңларга җыендылар. Скрипканың да, сызгычның да кыллары бик нык
сагызланды. Габдулла скрипканы алып күкрәгенә куйды, сызгычны кыллар
өстенә салды. Балалар бу гаҗәп музыканы ишетми калудан курыккан сыман
тын да алмый, кайберәүләре ачылган авызларын ябарга ук онытып, тыңларга
хәзерләнделәр.
Шулвакыт кинәт ишек ачылып китте. Мәдрәсәгә калын таягын тоткан карт хәзрәт, аның артыннан Вазих белән Әхтәри килеп керделәр.
— Кайсыгыз уйлап тапты бу иблис коралын? Кем бу вәсвәсәле әйберне догалы
мәдрәсәгә алып керде, фәрештәләрне качырып, шайтан сөендереп?— дип
кычкырды карт хәзрәт һәм скрипканы Габдулла кулыннан тартып алды да
идәнгә күтәреп бәрде.
Калын тактадан корыштырган скрипка моңа гына бирешмәде. Тик аның бер
колагы һәм алашасы чәчрәп читкә очып китте, өзелгән кыл зәгыйфь тавыш
белән кызганыч кына иңрәп куйды. Хәзрәт Вазихка һәм Әхтәригә балта алып
скрипканы туракларга һәм мичкә ыргытырга кушты. Вазих һәм Әхтәри бу
боерыкны хәзрәтнең күз алдында җиренә җиткерделәр.
Габдуллада һәм аның иптәшләрендә бу вакыйга нинди авыр кичереш
тудырганны сөйләп тә торасы юк инде. Әхтәри алдан ук эшнең ничек буласын
сизенеп, хәзрәт белән чыгып китте.
Малайлар Вазихка ташландылар:
— Әләкче!
— Шымчы!
— Астан чагучы!
— Юха!
— Вазих, малайлардан селтәнеп, сәкегә менде һәм акланырга тырышты:
— Китегез әле, валиаһи, мин әйтмәдем, Әхтәри әйтте.
— Дөрнә сугабыз!— дип кычкырдылар малайлар.
Бу, мәдрәсә гадәтенчә, Вазихны, аяк-кулларыннан тотып, арты белән стенага бәрү дигән сүз иде. Вазих чынлап куркуга төште:
—    Китегез әле! Мин әтигә әйтсәм, ул, үрәтникне чакырып, беләсезме, сезне нишләтер?
Үзе алай да саклык өчен өстенә калын сырмасын киеп алды һәм юрган эченә кереп йомылды.
—    Малайлар,   беләсезме,   нәрсә?—  диде  Сафуш,— чынлап та кагылмыйк, сасысы чыгар.
Бар да көлештеләр.
—    Юк,— диде скрипка өчен бөтенесеннән ныграк әрнүче Габдулла,— бу
эшне болай калдырырга ярамый. Ул юрган астында хәзер бездән көлеп ята,
беләсезме шуны?
Малайлар тагын ярсып киттеләр. Ләкин Габдулла аларның алдына басып:
— Туктагыз! Күп кешенең берәүгә ябырылуы бу егетлек түгел. Кисекбашта
әнә Гали батыр бер түгел, мең диюгә каршы берүзе бара. Бу бәләкәй диюгә
каршы мин үзем дә җиткән, кая минем гөрзи?— диде ул һәм нәзек кенә
беләкләрен чыгарып,  җиңнәрен сызгана башлады.  Малайларның ярсуы  шунда
ук шатлыклы шау-шуга һәм көлешкә күчте.
— Менә синең гөрзи! — дип Габдуллага күмер соскычы китереп тоттырдылар.
Вазих юрган астында җыерыла төште.
Нигә сез миңа бары биш батманлы гөрзине китерәсез? Китерегез миңа ун батманлысын! — дип гайрәтләнде Апуш.
— Менә сиңа ун батманлысы!—  дип аңа бер малай кисәү агачы китереп бирде.
Вазих юрган астында һаман тынгысызланды һәм куырылды. Ул үз өстенә ниндидер авыр бер нәрсәнең килеп төшүеннән курка иде, ахры!
Габдулла Кисекбаштагыча:
— Я мин үләм, я дию башын кисәм. Хак гыйнаять кылыр ирсә, мин басам, — дип укынды да, диюне уятырга боерык бирде:
—    Йоклаган дию белән көрәшеп, кеше көлдерер хәлем юк, уятыгыз үзен!
Малайлар шунда ук Вазихка ябырылып, аның өстеннән юрганын алып
ыгрыттылар һәм, төрле яктан тотып, сырмасын салдырып ташладылар.
Габдулла да, малайлар да шуннан соң Вазихны ни эшләтергә икәнен уйлап
җиткермәгәннәр, алар булган хәтлесе белән дә бик канәгатьләр иде. Ләкин,
качып киткән Әхтәригә ачу итепме, күпчелек ягына авышырга теләпме, әллә
турыдан-туры кыйналудан куркыпмы, Вазих кычкырып җибәрде:
— Малайлар, тимәгез, валлаһи, башка эшләмәм бу эшне, Әхтәри котыртты мине, явыз!
— Әтиеңә дә әйтмәссеңме?— дип сорады аңардан Сафуш.
— Валлаһи, әйтмәм!— дип ялынды Вазих, еларга җитешеп.
Балалар шунда ук Вазихның хыянәтен кичерделәр. Ләкин «бәләкәй диюләр»
дигән кушамат Вазих белән Әхтәри өстендә калды. Балалар арасында
таралган «бәләкәй дию», «өлкән дию» кушаматлары, хәтта сизелмәстән генә
олылар арасына күчте һәм Хафизлар, Әсәтләр, староста белән урядниклар,
дәрәҗәләренә карап, авылда «олы дию», «бәләкәй дию»гә әверелделәр.
Бибисаҗидә Яңа Кишеткә бара алмады. Аның авыруы көчәйгәннән-көчәйде.
— Апа ни белән авырый?— дип соравына каршы Габдуллага:
— Үпкә авыруы белән. Синең әтине дөньядан алып киткән авыру,— дип җавап бирделәр.
Аннан соң Бибисаҗидә бөтенләй аягына баса алмас булды. Мунчага да аны
әтисе күтәреп алып барды, күтәреп алып кайтты. Ниһаять, ул язгы кар
сулары белән бергә дигәндәй дөньядан ук китеп барды.
Кызының авыруы һәм үлеме белән артык дәрәҗәдә борчылуы да булгандыр
инде, катлаулана барган тормыш мәшәкатьләре дә карт сөяккә җитә
калгандыр, бу язны Сәгъди абзый үзе дә түшәккә егылды. Дөньясына
җиткерим, дип, Ишморатовка аның болыныннан заводына печән ташырга аты
белән ялланган иде. Беркөн эштән кайтып лапаста ат туарып торганда,
аягына әллә нәрсә булды. Көч-хәл белән кереп сәкегә егылды. «Ат җене
кагылган» диделәр. «Йолдыз суккан» диючеләр дә булды. Әмма сөяк утыртучы
Нәгыймнең дә, им-томчыларның да файдасы булмады. Өйдә тупылдап йөрүче
Зөһрә апа берүзе калды. Ул: «Шабраны чакырып сөлек салдырып карыйкмы
әллә?»— дигәч, Сәгъди абзый каршы төште:
—    Ат тезеннән пычрак, батарсың, йөрмә. Инешнең дә котырган чагы,— диде ул. Аннан ул үзе әкрен генә хәл ала башлады.
Габдулла мәдрәсәдә быелгы укуын төгәлләп, баштанаяк өй эшләренә чумды:
караңгыдан торып морҗа ачты, мич сүрелгәч, аны менеп япты, мичкә ягар
өчен кечкенә салам көлтәләре бәйләде, туры алашаны инешкә сугарырга алып
төште, сыерны көтүгә чыгарды, каршы алды…
Боларның бөтенесен ул, авырсынмыйча, хәтта үзенең зурлар эшен үти
башлавы белән бераз горурланып, ялгыз калган әнисенә ярдәм итә алуына
кинәнеп эшләде. Аннан соң бу аңа үзен өйдә һәр бәхетсезлекнең сәбәпчесе
итеп каралудан, битәрләнүдән саклау өчен кирәк иде. Сабира апасы үлгәч
ишеткән һәр шелтә Саҗидә үлгәч тә һичшиксез кабатланачагын ул ятим
йөрәге белән алдан сизеп торды.
Урын өстеннән торып аксый-аксый йөри һәм эшләштергәли башлаган Сәгъди
абзый Габдулланың йорт эшләрендәге сәләтен, аның шактый уңганлыгын күреп
бик кинәнде. Беркөн ул Сабирҗан малае Сафушны чакыртып алды да, аңардан
Габдулланы үзе белән кырга алып чыгуын һәм тырмага өйрәтүен сорады.
Сафуш үзенең дусы белән бергә кырга чыгарга бик канәгатьләнеп риза
булды. Габдулла да шатланды, һәм аның «эшкә ярау» горурлыгы тагы да үсә
төште.
Ул Сафуш белән тырмага чыкты. Иртә салкынча һәм томанлы иде. Ак мамык
шикелле бу, җиргә сылашып, ятып торганга, Иябаш белән Кырлай җирен
аерган межаны эзләп табу берьюлы гына мөмкин булмады. Сафушларның җире,
шул межадан кереп, урман култыгында иде. Ул арада Сафушлар күршесе
Заһидулла аты белән боларны куып җитте һәм Габдулланы күреп:
— Ә, Габдулла энем, нихәл? Тырмаларга чыктыңмы?
Булмады инде болай булгач, алайса, без синең белән бүген кырны айкап,
актарып ташлыйбыз икән!— дип көлдерде. Аннан соң Сафушка эндәшеп:
— Җиреңне югалттыңмы? Әйдә, күрсәтәм,— диде һәм, малайларны үз артыннан ияртеп, ызанга кереп китте.
Сафуш үз җирләрен эзләп тапты. Ул арада томан күтәрелә төште һәм тирә-як
ачылганнан-ачыла барды. Малайлар тырмалап җир башына барып чыкканчы,
томан аша гаять зур кызыл шар булып кояш күтәрелде һәм ул дөньяны
каплаган нечкә генә томан пәрдәсен, әйтерсең, җиңел генә элеп алып
ташлады. Малайлар алдында иксез-чиксез кыр җәелеп китте. Сөрелгән җир
шакмаклары һәм яшел уҗым дүрт-келләре, корамаларга охшап, еракта
зәңгәрәеп торган урман сызыклары һәм чокырга кереп югала торган
уйсулыклар шул юрганның җөйләре һәм җыерчыклары булып күренеп ята;
тегендә яки монда елтыраган чык бөртекләре шул юрган өстенә ялгыш
чәчелгән энҗе бөртекләре кебек җемелдиләр…
Кышның тыгыз кочагыннан, мәдрәсәнең тар һәм сасы почмагыннан котылган
малайларны кырның бу иркенлеге һәм матурлыгы, һаваның искиткеч сафлыгы
һәм көрсезлегеисертә куйды. Алар, сихерләнгән күк, бераз телсез һәм
хәрәкәтсез тордылар. Кинәт межадан пырхылдап күтәрелгән һәм боларның баш
очыннан гына зур канатлары белән җилпенеп узган ниндидер ят кош
малайларны сискәнергә мәҗбүр итте. Алар урманга таба очып баручы кошка
күзләре белән текәлделәр.
— Көртлек бу, валлаһи-и-и!— дип сузып куйды, кош тәмам күздән югалганнан соң, Сафуш,— эх, мылтык булган булса!
Сафуш, әлбәттә, моны чынлап та көртлек атасы килүдән түгел, шундый
вакытны: «Эх, шулай итәсе калган, болай итәсе калган»,— дип, крестьянча
файдасыз үкенү гадәте буенча гына әйтте. Югыйсә, аның мылтыкны кулына
тоту гына түгел, якыннан күргәне дә юк, ник дисәң, авыл тирәсендә
бердәнбер мылтык йөртүче урман каравылчысын күрү белән үк авыл малае,
шүрәледән качкан кебек, кача торган иде. Шулай да Габдулла аның бу
үкенечле эндәшен аның өлкәнлегенә һәм үзенә караганда тәҗрибәлерәк
булуына сылтады.
Сафушлар җирен тырмалап бетерү өчен ике көн, җитте генә түгел, артып
калды. Соңга таба Габдулла Сафуштан дилбегәне сорап алып, атны берүзе
йөртте. Туры җирән башта, Габдулланы сансынмый, ялкау гына китте һәм
йөртүчесеннән көлгән сыман күзләрен Габдулла ягына әйләндергәләп һәм
колакларын алмаш-тилмәш яткызгалап барды. Габдулла тавышын калынайтып,
атка олыларча каты гына бер сүз әйтте һәм, дилбегәне селтәп, атның
сыртына суктырып куйды. Ат җитезли төште. Сөрелгән һәм өсте көлләнеп,
кабыкланып ката төшкән туфрак тырма астында таркала һәм җәелеп төшә
барды. Кара каргалар көтү-көтү булып бер алга, бер артка чыктылар,
тырмаланган туфрак өстенә ябырылдылар. Баш очында гына бер күтәрелеп,
бер төшеп тургай сайрап узды. Габдулла үзен чын мужик итеп, җирнең
хуҗасы итеп тойды. Аның кинәт, балалыктан чыгып, хуҗаларча сөйләшәсе
килеп китте. Җир башына җиткәч, ул аны туктатты да, кулына бер уч туфрак
алып, аны уалый-уа-лый, әтисеннән ишеткәнен әйтеп куйды:
—    Тирес аз булган, ахры, көлләнеп тора….
Туфрак чынлап та борчак оны катыштырып пешергән карабодай күмәче төсле
сорылы-аклы булып катлауланып тора һәм уалаган чакта бармаклар арасыннан
комланып коела иде.
Сафуш олылардан ишеткән сүзен әйтте:
—    Начар безнең җирләр, диде ул. — Ә менә тау ягында Идел буйлап, беләсеңме, май кебек изелеп торган кара туфрак, ди, билләһи!
Габдулла да җир белемендә аңардан калышасы килмәде:
Минем әтинең бер туганы Сәйфетдин абзый әйтә:  башкорт якларында менә
шундый син әйткән уңышлы җир, беләсеңме, йөзәр дисәтинәләп бөтенләй
игелми әрәм булып ята, ди. Җир бар, игүче юк, менә! Исең китәр!
— Күрдеңме? Ә безнең монда таяклап бүләләр җирне, ул да җитми…
Кишетләр әнә арканлап бүләләр, ди! Шуңа күрә алар бай… Имеш анда
җирнең дисәтинәсен бер такта чәйгә сатып алып була…
– Кишеттәме?
—    Нишләп Кишеттә булсын, башкортта…
Сафуш көрсенеп куйды:
—    Агыйделнең аръягында бер инәгә бер сыер, барып карасаң, берни дә юк, ди, беләсеңме?
Малайлар атны кире бордылар. Габдулла, үзенең бай җир турындагы хыялыннан айнып, Сафуш фикеренә кушылды.
—    Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә, иеме? На, аткай!
…Икенче көнне «тырмачылар» Сәгъди абзый җиренә күчтеләр. Җир өстенә
ябырылган урман күгәрченнәре малайларның игътибарын үзенә тартмаган
булса, тырмалау бәлки көн ярымда беткән булыр иде. Сәгъди абзый, чәчүен
туктатып, болар янына килде.
—    Төшкә хәтле бетерерсез, инша алла!— диде ул малайларга,— мин кайтып
атны арбага үзем җигәрмен. Тубал белән капчыкны алып китмәсеннәр, арба
өстендә калдырам, карый торыгыз!
Үзе йомыш белән Иябашка китеп барды. Тырмалавы да күп калмаган иде калуын, Сафуш -ның башына бер фикер төште:
– Әйдә, күгәрчен тотып алып кайтабыз.
– Ничек тотабыз соң?
– Тубал белән. Ул бик җиңел.
Һәм Сафуш үзенең былтыр ничек күгәрчән тотуларын сөйләп бирде. Габдулла шунда ук кабынып китте:
—    Әйдә!
Алар атны җир башында калдырып, арба янына килделәр һәм аннан тубалны
алып, арбадан бер чит-кәрәк җиргә капладылар. Аннан соң арбадагы иске
чыптадан берничә мунчала суырып, аларны бер-бер-сенә бәйләделәр дә, аның
бер очын сөям ярым озынлыгындагы таякка бәйләп, тубалның бер читен шул
таяк белән терәтеп куйдылар. Аннан таякка бәйләнгән мунчала бауның
икенче очыннан тотып, аны арба астына сузып китерделәр. Хәзер эш
күгәрченнәрне тубал астына алдап китерүдә генә калды. Моның өчен алар
капчыктан бер уч орлык алып тубал астына сиптеләр, ә кошларны анда
китерер өчен тубалдан алып кошлар төркеменә хәтле булган арага орлыкны
берәмтекләп сибеп чыктылар. Аннан соң үзләре тиз генә арба астына барып
яшеренделәр дә, әлеге мунчала бауның очыннан тотып, тубал эченә күгәрчен
кергәнне көтеп калдылар. Кошларның берничәсе чынлап та, муен һәм
канатларындагы аллы-гөлле төсләр белән елкылдап, тубал янына
якынлаштылар, аннан чүпләнеп тагын бер читкә киттеләр, тагын
якынайдылар, әмма тубал астына кермәделәр. Малайлар, өметләрен өзми:
«Менә керә! Менә керә!»— дип, тыннары кысылган хәлдә, көтеп ята-ята төш
җиткәнне дә сизми калдылар! Сәгъди абзый кайтып дәшкәч кенә, малайлар
ниндидер көтелмәгән хәл алдында калган сыман гаҗәпсенеп, арба астыннан
чыктылар, һәм җир башында калдырып киткән атлары аларның исенә килеп
төште.
Мин тагын эшләрен бетергәннәрдер болар, дип, бүләккә маэмай малайлары
алып кайтып киләм,— диде Сәгъди абзый һәм кулындагы бүрекне күрсәтте.
Анда икесе дә көрән, әмма түбәләренә сөт түгелгән шикелле берсе ак
маңгайлы, икенчесе ак колаклы яңагына күзләре ачылган ике көчек,
борыннарын көнгә күтәреп, әкрен генә чиныйлар иде.
– Кире илтеп куярга туры килә инде болай булгач,— диде Сәгъди абзый, мыек астыннан елмаеп.
– Әти, без хәзер тырмалап бетерәбез, кире илтеп куйма берүк!— дип
Габдулла ат янына йөгерде. Әмма Сәгъди абзый аны туктатып, кире кайтарды
һәм бүрекне балаларга тоттырып, үзе тырма янына китте.
Эш озакка бармады. Сәгъди абзый эшен бетереп арба янына килгәндә,
малайлар күгәрченнәрне онытып, әлеге көчекләр янында уйнап утыралар иде.
Кояш кинәт сүрәнләнгән кебек булып китте. Бар да күккә карадылар. Ашытбаш ягыннан күгәреп болыт күтәрелеп килә иде.
— Яңгыр килә, җыеныгыз тизрәк, балалар! Тубалны китереп салыгыз!— диде
Сәгъди абзый, атны тәртә арасына кертеп. Ул арада «әлеге болыт ягыннан
җиңел генә дөбердәп, күк күкрәп куйды.
— Ишеттегезме, балалар, күк күкрәде бит? — диде Сәгъди абзый.
— Беренче күкрәү! Беренче күкрәү! — диделәр куанышып балалар һәм, йола буенча җиргә егылып, аунарга тотындылар.
Сәгъди абзый балаларга көлеп карап торды-торды да, түзмәде, ахры, кинәт
үзе дә җиргә ятты һәм рәхәтләнеп аунарга кереште. Аннан соң:
—    Бәрәкәте белән килсен бу җәй! Бәрәкәте белән генә килә күрсен берүк! — дип аягына басты…

4

Беркөнне Габдулла, өенә кайтып кергәч, аптырап китте. Гомеренә бу йортка
аяк басмаган Хафиз түрдә, алдына тастымал салып, чәй эчеп утыра. Сәгъди
абзый аны өтәләнә-өтәләнә кыстый. Мич ягында Зөһрә апа чыш-пыш ниндидер
таба ашы пешерә…
Әнә, шәкерт тә кайтты!— дип сөенгән сыман кычкырып алды Хафиз һәм кулына
тоткан чынаяк астын өстәлгә куйды. Сәгъди абзый бик коры тотарга
тырышып:
— Сәлам биреп кер! Шәкерт кеше бит син! Күрмисеңмени, кунак бар,. Бик кадерле, бик хөрмәтле кунак, ие… Хафиз абзыең,— диде.
Габдулла сәлам бирде һәм ни өчендер бу якта каласы килмәде, әнисе ягына
кереп китте. Әнисе аңа пышылдап: «Морҗа тазарттыңмы әллә? Кайдан болай
каралып кайттың, кунак алдында оят»,— дип, чылатылган чүпрәк белән аның
битен, муенын, колакларын авырттырганчы ышкып алды.
Монда да ягымсыз каршы алынуын күргәч, Габдулланың бөтенләй чыгып китәсе килде һәм ул җәһәт кенә ишеккә юнәлде.
Әтисе аны туктатты:
—    Кил әле, улым, сиңа сүзем бар.
Габдулла гаҗәпсенебрәк, бер әтисенә, бер Хафизга карап алды һәм теләр-теләмәс кенә әтисе янына килде.
Менә сиңа күчтәнәч!— диде Хафиз, Габдуллага өстәлдән өсте кып-кызыл итеп
буялган прәннек алып биреп. Үзе бер дә сәбәпсезгә кеткелдәп көлеп
куйды.
– Әнә Хафиз абзыең сине ничек үз итә,— диде Сәгъди абзый,— ә син юньсез
малай әллә нинди тузга язмаган сүзләр сөйләп йөрисең икән.
— Әти, мин берни сөйләмәдем ич?
— Тик тор олылар сөйләгәндә… Син мин сораганга гына җавап бир. Ерак болынга ат белән кунарга барганда ниләр сөйләдегез?
— Төрлесе төрлене. Әүхәди Әптерие бик кызык сөйләде…
— Нәрсә?
— Борын-борын заманда бар иде, ди, юк иде, ди, ач та түгел, тук та түгел
бер кеше, аның карчыгы таштан тары, боздан бодай чәчкәндә үк, аларны
балталар белән урганда ук, орлыкны кашыклар белән җилгәргәндә үк үлгән
иде, ди…
— Миңа синең Әптериең кирәк түгел… «Еланнар» дип кем сөйләде?..
— Нинди еланнар, әти? Ә, аны әйтәсең. Ул бит еланнар түгел… юхалар
дипме? Елан мең ел яшәсә, аждаһага әйләнеп, кешеләрне, терлекләрне йота,
аждаһа меңгә җиттеме — юхага әйләнә, юхага әйләндеме — ул теләсә нинди
сурәткә кереп, адәмиләрнең канын эчә башлый… Әти, ул бит безнең арада
ук йөри, ди: ул мәче, ат, кеше, бай, хәерче төсенә кереп әллә ниләр
эшли, ди… Чын, чын, Әптери шулай сөйли…
Хафиз кинәт сорап куйды:
—    Хафиз бай адәм сурәтенә кергән юха түгел микән?— дип кем әйтте? Я, я! Яшермә, яхшы түгел, әйтсәң тагын бер прәннек сиңа!
— Сәгъди абзый да кыстады:
— Нинди юньсезе әйтте бу тузга язмаган сүзне, я?
— Әти,  алай түгел.  Берәү дә Хафиз бай адәми сурәтенә кергән юха дип әйтмәде. Аны мин сорадым…
— Нәрсә дип сорадың? Я!
— Мин әйттем, елан мең ел яшәгәч, аждаһага, аждаһа мең ел яшәгәч, юхага
әйләнә. Ә менә юха мең ел яшәгәч кемгә әйләнә? — дидем…
— Я, я!
— Шуны берәү әйтте: Хафиз байга әйләнә, диде.
— Кем әйтте шул акылсыз сүзне, я?!— дип кычкырды Сәгъди абзый.
— Әти, нигә ул акылсыз булсын: «ай акыллы әйттең» дип, бөтенесе кычкырып
көлде әле. Берәү әле өстәп тә куйды: безнең Хафиз бай булдыра ул: 
«Җаббарны йорты-җире белән кабып йотты бит»,— диде…
Хафиз бик нык тамак кырып куйды һәм алдына салган сөлге белән
маңгаендагы тирне сөртеп алды. Аннан соң сөлгене бер якка ташлап,
урыныннан тор-Ды да янындагы кама читле бүреген алып, башына кия-кия
сөйләнде:
—    Ярар,  күрше,  мин китим әле,  намазга соңга калам. Тәүфыйксыз
малай үстерәсең. Мәчеттә сирәк күренәсең шул. Ярамый болай, күрше!—
диде.
Һә ул авыз эченнән тагын нидер мыгырданып, җәһәт кенә чыгып китте.
Сәгъди абзый Хафизның капкадан чыгып китүен тәрәзәдән карап торды һәм
аның өйдән шактый ерак-лашканлыгына тәмам ышангач, анда да шыпырт кына,
шәпләнеп алды:
—    Алдыңнан артың хәерле! Бик узынып йөрмә әле монда, әллә кем булып!.. Ие!
Габдулланы да сүзсез калдыруны килештермәде, ахры:
—    Син дә,  малай актыгы,  кем белән сөйләшкәнеңне белеп, артыңны чамалап сөйләшергә кирәк.
Бай кешенең морҗасы кыек булса да, төтене туры йөри… Ә синең белән
минем нәрсә… И, сиңа кая әле аны аңларга… башың яшь әле синең…
Габдулланың яшьтәш малайлар белән капма-каршы җырлашуда өстен чыгуы, күп
уйлап тормый, теге я бу хәлгә карата җырмы, такмакмы әйтеп алуы
кешеләрне сокландырды да, сискәндерде дә… Хафизның Сәгъди абзыйга
килеп чыгуы бу сөм тоймас кешенең дә үткен сүзгә каршы тора алмавын,
туры гына әйткәндә, җиңелүен күрсәтте.
Тора-бара авылда чыккан һәрбер тапкыр сүзне, җырны, такмакны Габдуллага
сылтый башладылар. Шуның аркасында хаксызга бәйләнүләр дә булды. Бер
егет бер кызны алам дип йөреп тә, алмыйча, аның сеңелесенә күз төшерә
башлагач, авылда бер бәет чыккан иде:
Аклы ситсы күлмәгеңне карайтканчы ник кидең,

Алырдай булып йөрмәгәч, саргайтканчы ник сөйдең?
Беркөнне шул кызларның атасы Сәгъди абзыйга килеп бәйләнде бит:
—    Синең малай гына чыгарган моны, башка берәү дә түгел. Бик тел бистәсе малай, бик күпне белә…
Әмма бу бәеттә Габдулланың бер катнашы да юк иде. Ләкин Сәгъди абзыйга
һәм Габдулланың үзенә бу нахак гаепне кире кагу һәм шикне юкка чыгару
җиңел булмады…
Ләкин менә хат язу осталыгына килгәндә, Габдулла авылда беренче булып
китте. «Әссәламегаләйкем, вәгаләмән ләдәйкем, сезки гыйззәт л ү вә
хөрмәт л ү улып торгучы…» дип башланган хатларында, кемнәрдән,
кемнәрдән сәлам тезеп китүне Габдулла, хат яздыручылардан сорап тормый,
үзе язып чыга; әгәр дә бу «сәлам хаты» гына булса, хат шуның белән
төгәлләнә; әгәр дә анда берәр хәбәр, я берәр сорау кыстырырга кирәк
булса, Габдулла аны мөмкин кадәр «китап теленә» охшатып, җентекләп язып
бирергә тырыша иде.
Әүхәди аңа килеп хат яздырганда: «Шунда бер җиренә сыерыбыз бозаулаганны да кыстырып куй»— дигәч, Габдулла аны:
«Вә кәнә ул дә мәгълүм булсын, изге гашура бәйрәме көнне үзегезгә
мәгълүм ала сыерымыз бер бик матур һәм сәламәт теше бозау дөньяга
китерде. Без һәммәбез, бигрәк тә балалар, Мәфтүхә илә Вәлиәхмәт, бик
сөенделәр. Бәрәкәте белән туган мал булып, сөте мул булса иде,
дәүләтебезнең артуына сәбәп булса иде, дию бик зур теләктә калабыз.
Амин!» дип, «китапча» матурлап язып бирде һәм Әүхәдинең исен китәрде.
Тимер юл эшләренә китеп олаккан Хәйрулланың әлеге колакка каты анасы,
улыннан бернинди җавап ала алмагач, инде өченче тапкыр хат яздырырга
килде. Ул хатына үз иманаларын сатуны кыстырып язарга кушкан иде,
Габдулла аны: «…Соңгы елларыбызда җир ягыннан күп кысынкылыклар
күрмәктәбез, чәчәргә орлыгыбыз юк вә һәм дә имана түләргә хәлебездән
килмиенчә, Бүре чокыры янындагы җиребезне күршебез Хәбибуллага саттык,
ахыры хәерле булсын»,— дип язды һәм җир сатуының сәбәпләрен үзе дә әле
төбеннән аңлап җиткермәгән карчык, язганны тыңлагач, аптырап калды.
Хат язуның остасы булып китүе һәм олы кешеләрнең бу мәсьәләдә, үзенә
мохтаҗлыгы, әлбәттә, Габдулланың аз булса да горурлыгын китерми булмады.
Шул ук вакыт бу аңа кайчандыр Фазылның, Гөләнвәргә хат яздырмакчы
булып, мөрәҗәгать итүен, үзенең әле ул вакытта яза белмәвен исенә
төшерде һәм бу аны үкен-дереп, ачындырып куйды. Ләкин тора-бара Габдулла
моның да үкенечен калдырмады. Гөләнвәр аңардан Фазылга хат яздырып
алды. Бу болай булды…
Корбан гаете көнне Гөләнвәр Сәгъди абзыйларга керде һәм мич ягында Зөһрә
апа белән нидер чыш-пыш сөйләшкәннән соң, Габдулланы үзләренә алып
чыгып китте.
Рәҗәп абзый белән Хөбәйбә апа башка авылга кунакка киткәннәр икән,
Гөләнвәр өйдә берүзе генә калган. Ул килеп керү белән, Габдулланы, олы
кунакны утырткан кебек, түргә үк менгезеп утыртты һәм аның алдына бәйрәм
юачалары куйды.
— Ашый утыр, Габдулла җаным, үз өеңдәге кебек утыр, тартынма, мин
хәзер…— диде ул һәм тиз генә сандыкны ачып, аннан яңа күлмәкләр,
яулыклар, эре гәрәбәдән тезгән муен төймәсе, яңа резина галош, бер кисәк
исле сабын һәм бер-ике кечкенә тартма чыгарды. Сабынны алып ул комган
янына килде һәм, каядыр ашыккан сыман, тиз-тиз сабынлап юынырга кереште.
Юынып сөртенгәннән соң, ул сандыктан чыгарылган киемнәренә барып
тотынды һәм шулай ук ашыгып берсен сала, берсен кия башлады. Киенер өчен
башка урынның юклыгы, һәм эшнең гаять ашыгычлыгы аркасында аңа шунда ук
киенергә туры килде, һәм ул Габдулланы бәләкәйсетеп, аңардан тартынуны
кирәк тапмады. Тик өстендәге күлмәкне яңасы белән алыштырган арада:
— Габдулла җаным,  миңа карамый тор,— дию белән чикләнде.
Гөләнвәр киенеп, ясанып, җиңел генә кершән һәм иннек ягып, миң төртеп, өстәл алдына килеп утырды:
—    Габдулла җаным,— диде ул,— язып бирче миңа бик матур итеп, бик
матур сүзләр табып, өзелеп сагындырырлык хат… Беләсеңме, ничек дип
яз…
Бер минутка ул иренен тешләп бер ноктага караган хәлдә әллә нинди көчле
уйга талды. Габдулла шунда гына аңа керфекләрен күтәреп карарга кыйды.
Аның күз алдында гадәттә чабата киеп уракка йөри торган, я көянтәсен
асып суга бара торган Гөләнвәр түгел, җырларда:

Кашларың нечкә әйләнгән

Казаннарда бөккән дугадай;

Йөзең күркәм, буең зифа

Банкаларда үскән кынадай,—
дип җырлана торган матур һәм ят бер кыз утыра… Юк, ят түгел, үзе…
Гөләнвәр үзе утыра… Ләкин нигә Габдулла аны моңарчы менә шундый итеп
күрмәгән? Күрә белмәгән?!
Габдулланың кинәт Фазыл өчен йөрәге чеметеп, күңеле әрнеп куйды: китте
бит, кайтырмы, кайтып өлгерерме, әллә Әсәт тилгәне бу матур кызны тибеп
алырмы?
Шуннан соң… Хат язылып беткәч, аны укыган чагында һәм укып беткәннән
соң Габдулла үзенә-үзе аптырап торды: карале, ничек язылган болар? Ничек
яза алган ул болай? Каян мондый сүзләр аның каләм очыннан
түгелгәннәр?..
Ул бит хатны кемгә язарга, ниләр язарга дип сорап та тормады. Тотты да
баштанаяк үзе язып чыкты, ә язган чакта аның кечкенә йөрәге и типте, и
типте!.. Аннан ул аны укып бирде. «Тирәбездә кара тилгәннәр оча, таң
атканнарын көткән кебек, исән-сау йөреп кайтуларыңны көтәбез»,— дип
бетерде ул хатын һәм соңыннан бер җыр язып куйды:
Туп-туп итеп баскан туры атның
Тубыклары яшел тут икән;
Беребез генә анда, беребез монда,
Сагыну түгел, сүнмәс ут икән.    
Гөләнвәр хат укылып чыгу белән бераз исенә килә алмый тып-тын утырды.
Аннан соң ул иреннәрен бик нык тешләгән хәлдә күкрәген буган яшьләрен
тыярга тырышты, тавыш чыгармаска тырышып, тешләрен кысты, калын чәч
толымы белән авызын каплады. Яшь һәм елау тавышын тыярга теләгән саен,
күкрәгенең эченнән нәрсәдер ныграк басты, тышка атылып чыгуны сорады…
Аны чыгармый, күкрәктә тыеп калдыру авыр, бик авыр иде. Әмма Гөләнвәр
аны җиңде. Күзләрендәге яшьне ашыгып сөртте һәм Габдулланы кочагына
кысып бик нык үбеп алды.
— Рәхмәт, Габдулла җаным! — дип пышылдап кына әйтергә көче җитте аның.
Аз гына җылы сүз ишетергә мохтаҗ Габдулла өчен бу рәхмәт бик, бик
кыйммәт, бик, бик кадерле иде.
Габдулланы озатканда ул бол ай диде: «Акыллым, мин хәзер киемнәремне
салып куям, битемдәге кершәнне сөртеп ташлыйм, син минем киенгәнемне,
исле сабын белән юынып, кершән ягынганымны берәүгә дә әйтмә, җаным,
әтиләргә ишетелсә, яхшы түгел, яме?»
Кырлай кызларының сабан туеннан кайтканда инешкә төшеп кершәннәрен юып
төшерүләре, калфакларын кесәләренә яшерүләре Габдулланың исенә килеп
төште. Бу монда борынгыдан хатын-кызның кешеләр, бигрәк тә ирләр алдында
матур күренергә хаклары юклыкны билгели торган табигый хәл иде. Әмма
сабан туенда я утырмада кызлар бер-берсенә бизәнеп, ясанып күренүдән
тартынмыйлар иде бит. Ә бу: «берәү дә белмәсен, сизмәсен»,— имеш. Алайса
нигә киенергә дә дигә бизәнергә?
Рәҗәп абзыйлардан чыккач, Габдулла шулай дип уйланды. Бу уй соңыннан
ничәмә тапкыр аның башына килде. Фазылга хат язып утыру Гөләнвәр өчен
сөйгәне белән кара-каршы сөйләшеп утырудай булуын, Фазыл өчен генә,
үзенең югары мәхәббәте өчен генә аның шушылай киенеп һәм бизәнеп утыруын
Габдулла күп вакытлар узгач кына төшенде.
Кырлайга каладан Гарәфи кайтып төште. Бу — авылда төрле сүзләргә сәбәп булды:
Яхшы ният белән кайтмаган инде ул, мөгаен…
Йортының януын Хафиздан күрә икән. Имеш, аның кулы уйнаган монда…
Киткәндә янап киткән бит. Имеш, бер кайтмасак, бер кайтырбыз, моны кайберәүнең исенә төшерербез әле, янәсе…
Аннан соң кешеләр Белмим Хафизның өендә кичләрен утның гадәтчәдән
элегрәк сүнүен, йорттагы гомергә ычкындырылмаган этнең төннәрен
чылбырдан ычкындырылуын, юан таяк тоткан бер таза егетнең тәүлекләр буе
диярлек Хафиз кибете алдында каравыл торуын күрделәр.
Ләкин борчылу, тынгысызлану бушка чыкты. Гарәфи берәүнең дә өенә ут
төртмәде һәм берәүнең дә якасына ябышмады. Ул гына да түгел, үзе
турындагы әлеге имеш-мимешләр колагына килеп җиткәч, кычкырып көлде.
—    Аллам сакласын,— диде ул,— селәгәй Хафизга кагылып кулымны
пычратаммы соң? Аларның берсе дөмексә, икенчесе синең җилкәңә менеп
атланырга тора.
Әүхәди өендә кич белән ут яктысында барды бу әңгәмә. Бу вакытны Җиһан
апа мич алдында сәкедә, әңгәмәгә колак салып, җеп эрләп утырды. Ул
миченә ике зур һәм бер кечкенә икмәкне әвәләп тыккан да, хәзер, җеп
эрләп, шуларның йөзе килгәнне көтеп утыра иде. Әңгәмә аны шулкадәр
кызыксындырды, ул ирләр сүзенә тыкшынмый булдыра алмады.
— Сөйләмә инде, Гарәфи! Син яхшы иттең, киттең дә котылдың бу
этлекләрдән. И-и-и, авыл халкының җәфа чиккәне! Ходай тәгалә дошманыңа
күрсәтмәсен берүк.
— Син алай димә әле, кодача, ашыкма әле син алай дип әйтергә! Кара
сакалың кая барсаң да артыңнан калмый. Этлек дигәнең кала җирендә дә
әлхәмделилла! Ярты гөрәңкә икмәк сатып алыр өчен мачтиравай халкы кара
тиргә төшеп эшли. Бер караңгыдан икенче караңгыга хәтле эшләп алган
акчасы ачлы-туклы яшәргә генә җитә. Әле шуннан фатир хакын штрафы ние
белән, тирене суйган кебек, суеп алып кала хуҗа… Әгәр дә мәгәр шунда
без ачык авызланып торсак,  бердәмрәк тавыш күтәрмәсәк,  өскә менеп
таптарга гына торалар.
— Ә монда таптыйлар! Монда өстеңә менеп таптыйлар, Гарәфи.
— Схут җыярга кирәк…  Күпнең сүзе — тимер талкый.
— Җыеп та карадылар.
—     Соң?
— Тиле Ваһабины Кырлайга кайтарырга булдылар.
Шуның белән эш бетте.
—    Соң нигә үз сүзегезне әйтеп карамадыгыз?
— Карадылар. Кулсыз Гайнулла әйтте. Җаббар, Заһит… Авызларын шунда ук
томаладылар… Становой белән генә куркыталар. Хафиз, староста белән,
эшне үз якларына борды…
Әүхәди кыска гына итеп сход турында сөйләп бирде. Гарәфи ачыну катыш көлү белән көлде һәм:
— Ваһаби, диген, ә? Менә әйттем бит мин… Ваһаби, ә?— дип телен
шартлатты, башын чайкап куйды. Аннан соң ул шундый нәтиҗәгә килде:
— Башлап йөрүчесе юк шул.  Эх,  алып кайтыр идем мин монда безнең Гөргери Иванычны!
—     Кем соң ул?
— Гарәфи Алафузов заводына килеп йөри торган, мастеровойларга авыр
хәлдән чыгуның юлларын өйрәтә торган бер кеше турында сөйләп бирде.
Тимринең әтисе Җаббар абзый Габдуллага җәй көне үк менә дигән мунчаладан
чыбыркы ишеп алып кайтырмын дип вәгъдә иткән иде. Габдулла аның мунчала
сала торган күлдән кайтканын ишетте һәм әнисеннән Тимриләргә кереп
чыгарга рөхсәт сорады. Бәрәңгеләр казылып беткән, Зөһрә апа, сәкегә
корама, мамык, сүс кисәкләре җәеп, иске юрганны яңарту хәстәрен күрә,
Садри аның янында уйнап утыра иде. Озак мавыгып йөрмәү шарты белән,
анасы Габдуллага иптәше янына кереп чыгарга рөхсәт бирде.
Габдулла Тимриләргә барып кергәндә, Җаббар абзый сәкедә авырып ята иде:
сап-сары булып саргайган, күзләре эчкә баткан, иреннәре күм-күк, үзе как
сөяккә калган. Сәлам биреп сәлам алганнан соң, Габдулла тизрәк чыгып
китү ягын караган иде: чыбыркы кайгысымыни боларда хәзер? Ләкин Җаббар
абзый ябынып яткан керле, сәләмә юрган астыннан башын күтәреп дәште:
—    Ә, бу синмени, Әптелкәрим дус! Тукта әле, утыр әле бераз!
Үзенең «Әптелкәрим» түгеллеген төшендереп торуны Габдулла кирәк тапмады,
ул үзенең бу яңа исеменә күнегеп килә иде инде. Җаббар абзыйның
кыставына күнегеп, аңа утырырга туры килде. Шунда аның күзе почмакта яңа
гына суелган сап-сары юкә тасмаларына һәм аның өстендә кашагага
кыстырылган берничә яңа гына ишелгән чыбыркыга төште.
Чабата туку белән беррәттән чыбыркы ишү Җаббар абзыйның гадәтенә кереп
киткән һөнәре иде. Аның ни өендә, ни йортында кулга тотарлы бер әйбере
дә юк, ә менә ишелеп ташланган иске һәм яңа чыбыркылар дисәң, әллә
нихәтле! Озын я кыска итеп ишелгән чыбыркылар, көтү чыбыркысы, ат куа
торган, я билгеле бер хезмәткә яраштырып түгел, бол ай, ишәсе килеп
ишелгән, ике-өч чатлы чыбыркылар… Ул алар-ны сатарга дип тә ишми,
шулай да бөтен авыл аның чыбыркылары белән яши.
—    Кичә базардан кайтканда чыбыркыны җуйдым. Җаббарга барып бер чыбыркы сайлап алып кайтыйм әле…
—    Җаббар күрше өйдәме, чыбыркым өйдә онытылып калган, кире әйләнеп кайтсам, юлым уңмас, биреп торыгызчы бер чыбыркы…
Мондый сүзләрне Кырлайда еш ишетергә туры килә иде. Ә авызына иблис төкергән Заһит:
— Җаббар агай, бу хәтле чыбыркы белән дөньяны чыбыркыларга була, ничек алай дөнья сине чыбыркылый әле? — дип көлә, яки:
— Их, Җаббар абзый, бу кадәр чыбыркың булып та атсыз яшәгәнче,  бер атың
булып, чыбыркысыз яшәү шәбрәк булмас идеме?— дип сорый иде.
Җаббар да, үзенчә җорланып, аңа җавап кайтара иде:
—    Чыбыркы буылгач, аты да булыр, нигә? Юраган юш килә, ди бит…
Габдулланың «авыруны борчыйм» дип уңайсызлануы бер дә юкка булган икән,
Җаббар абзый, аның керүенә шатланган сыман, әңгәмә куертып алып китте.
—    Утыр әле, Әптелкәрим дус! Мин сиңа вәгъдә иткән чыбыркыны ишеп алып кайттым бит! Тимерхан, кая, китер әле!
Тимри кашагага кыстырылган берничә чыбыркы арасыннан берсен суырып алды да Габдуллага китереп тоттырды.
—    Менә бу чыбыркы дигәндә дә чыбыркы! — дип уйлап куйды Габдулла, аны кулына алып.
Бу озын түгел, әмма төбеннән биш чатлап ишелгән һәм бик үткер очлаеп
бетә торган кыска гына калын саплы чыбыркы иде. Моның белән ялангачрак
урынга берне ягып алсаң, «эммм!» дип торырсың үзең дә!
Габдулла аны шунда ук шартлатып карамакчы иде, ләкин тартынып, тукталып
калды. Аның тиз генә Тимри белән тышка йөгереп чыгасы һәм үз чыбыркысын
аныкы белән узыштырып, шартлатып карыйсы килде. Ләкин Җаббарның
күтәренке әңгәмәсе аны тотып торды.
—    Менә хәзер җиңгәң кайтыр,  чәй куеп җибәрер,— дип дәвам итте Җаббар
абзый.— Хафиз байга әҗер сорап китте әле ул. Хафиз миңа бик күп тиеш
бит, югыйсә. Кечкенә арба тартып китте Миңлебикә җиңгәң. Бу әле болай
гына, үзем кузгалганчы гына.
Аннан без әле анда ике арба тартып өчәүләп барабыз. Төяп алып кайтырлык
нәрсә бар инде, барлыкка. Аллага шөкер. Ел ярым бит инде өчәүләп,
дигәндәй, эшлибез Хафиз байга. Мин мунчала салуда, җиңгәң белән Тимри
монда. Алар урак урдылар, җитен йолыктылар, әвенгә көлтә ташыдылар,
күпме бәрәңгесен казып, аны икешәр потлы капчык белән җилкәләрендә илтеп
Хафизның келәтенә аудардылар. Уйлап кара син, бу бит безнең кебек таза
ирләргә дә таманга килә. Бу бит менә өрсәң егылырга торган малай актыгы
белән Миңлебикә жиңгәң эшләгән эш! Утыз капчык бит ул! Уен эшмени! Мин
инде Миңлебикәнең Хафиз бай җәмәгатенә кер уып, мал карап, сыер-савып
йөрүләрен әйтеп тә тормыйм. Дөрес, Хафиз бай бик каты, бик кырыс кеше!
Ләкин бит син күпме кырыс булма, хезмәт — хезмәт бит! Күренеп тора,
яшереп булмый!
Җаббар абзый бу урында хәлсез генә, ләкин бик кинәнеп көлеп алды.
«Көләрлек нәрсә булды соң әле?» дип уйлап карады Габдулла, әмма берни
тапмады…
Җаббар дәвам итте:
— Ә син беләсеңме, Әптелкәрим дус, мунчала сала торган күлне? Белмисең
шул. Синең күргәнең юк аны. Кирәкми, күрмә! Без аны «Мунчала күле» дип
йөртәбез, ә тирә-як аны «Зәхмәтле күл», я «Бизгәкле күл» дип йөртә. Аның
янына килергә куркалар. Ник дисәң, бизгәк, зәңгелә, күкрәк авыруы, эт
имчәге, тагын әллә нәмәстәләр, әллә нәмәстәләр, мин сиңайтим, шул күлдән
тарала икән. Аның пычраклыгы, аның сасылыгы, мин сиңайтим,— ходай
дошманыңа күрсәтмәсен!.. Кеше нигә керә соң анда?— дип сорарсың инде
син. Мохтаҗлыктан керә кеше. Ачка үләсе килми кешенең. Тамак тәмугка
кертер, дип белми әйтмәгәннәр, ай, белми әйтмәгәннәр йөзе караны! Менә
егылып ятам бит. Нигә ятам! Дөрес, үзең дә керәсең барып. Керми чара юк.
Әмма нигә ул карун, Хафизны әйтәм, кешене кызганмый икән бер дә! Эшлим
дисәң, Җәйнең аяз көннәре дә күп бит, җылы көннәре дә әлхәмделилла ходай
тәгаләнең. Юк, имеш, ул көнлекләп түләми, бетереп түли, син дә аңа
бетереп эшлә. Кортлап торган кап-кара сазлы су эчендә тәүлек буе
лычкылдап йөз-йөз дә, чыккач утырып кибенерлек бер коры урының булмасын!
Кәнишне, аякка да китереп суга, күкрәккә дә… Ә быел бит әнә нинди
яңгырлар булды, үзең беләсең. Ярый ла, ятып-ятып, менә яңадан аякка
торып баса алсаң… Гарип булып калдың, ди, кемгә кирәк син? Хафизларга
бит син тере, исән-сау чагында гына кирәк!
Җаббар абзыйның соңгы сүзләре аеруча тирән ачыну һәм эчке әрнү белән
әйтелделәр. Шул вакыт капка ачып-ябылган тавыш һәм йортка кечкенә
арбаның шалтырап кереп туктавы ишетелде.
—    Әнә, җиңгйң кайтты,— дип кычкырды Җаббар шатланган сыман, һәм аның
әрнүле тавышыннан берни калмады. Ул, көч-хәл белән башын ишеккә борып,
аннан хатынының килеп керүен түземсезлек белән көтәргә тотынды. Менә
хәзер ишек ачыла да аннан, әйтерсең, хатыны түгел, бәхет үзе килеп керә!
Ишек ачылды. Бер пот сыешлы капчыкның яртысына нәрсәдер салып тоткан килеш:, Миңлебикә апа килеп керде.
— Я, булдымы?— дип шатлык катыш кызыксыну белән сорау бирде Җаббар.
Хатыны җавап бирү урынына сәкегә утырды да битен куллары белән каплап
елап җибәрде.
— Я, туктале, ни бар, юньләп сөйләсәнә!— дип кыза төште Җаббар абзый.
— Әнә… нибары…  эшләп тапканыбыз…— диде яшенә буыла-буыла хатыны
һәм сәкегә куйган капчыкка күрсәтте.— Ике капчык борчак оны…
– Әдәм рәтле генә сөйлә, дим мин сиңа!— дип шактый кызу һәм коры дәште аңа ире.
— Тагын… ничек… сөйлим?— диде, әрнеп, хатыны.— Син… белмисеңмени… ул карунны?..
Җаббар торып ук утырды.
—    Бәйнә-бәйнә сөйләп күрсәтә белмәгәнсең син, чүпрәк баш,— дип
сүгенде Җаббар.— Арыш урагы ике дисәтинә, сабан ашлык, җитен, утыз
капчык бәрәңге… Атаң башы!..
 — Бар, үзең барып сана. Ул синең белән миннән болайрак саный!— диде хатыны. Аның елау тавышы ачуга әйләнде.
— Нәрсә саный? Ничек саный?— дип аптырап сорады ире.
— Нәрсә саный? Бөтенесен исәпкә тыга. Хатыны сәдәка итеп биргән күкрәкчәләргә кадәр…
— Анысын тыгар… Хафизны беләм мин. Я, күкрәкчә әллә нәрсә түгел. Күкрәкчә дә булдымы әйбер… Тагы нәрсә?
— Мунчала ташыганда тәртәне сындырдыңмы, тәж бавын өздеңме?
— Соң быел нинди яңгырлар булганны белә бит? Тәж бавы түгел, тимер белән
тарттырсаң да өзелер иде, җүләр! Кара, кара! Тәртә имеш, тәртә
сындырган, тәртәдән болайрак дәүләт бирдем мин аңа, сәламәтлегемне
бирдем! Менә мин үзем сындым. Шуңа ни ди ул?
— Кәҗәгезне бакчабыздан ничә тапкыр тоттым, имеш. Кулында чут, барын да
«шалт! шолт!» салып кына тора. Тимри мәдрәсәдә, имеш, ул куйдырган
тәрәзәнең өлгесен бәреп ваткан…
— Аны ул ватмады!— дип үзе дә сизмәстән кычкырып җибәрде Габдулла,— аны десятник малае ватты.
— Десятник малае ватты бит, нигә ул…— дип башлаган иде Тимри, әйтеп бетерә алмады, әрнеп елап җибәрде.
Җаббар, ни әйтергә белми, авызын кыймылдатып торды-торды да каядыр, кемгәдер, еракка карап, кычкырды:
—    Кара-а-ак! Разз-буй-ник!


* * *

Габдулла, кызулап, өенә кайтып җиткәнен сизми дә калды. Әле генә күргән
һәм ишеткәне белән ул чиктән тыш ярсыган, башы ут кебек кызган иде.
Капка келәсенә тотыну белән ул кинәт исенә килде һәм тукталып калды. Юк,
ул өйгә кергәнче нидер эшләргә тиеш иде, ул аны эшләмәде әле. Шунда
гына аның кулына бик нык кысып тоткан чыбыркы күзенә чалынды. Карале, ул
аны кулына тотып кайтканын да сизмәгән, ә бит ул Җаббардан йортка чыгу
белән аны шартлатып карарга уйлаган иде. Их, хәзер шушы чыбыркы белән
теге әшәке юханы телгәләп, өзгәләп ташларга! Менә болай! Менә болай!
Нәм әллә каян килгән ярсу белән Габдулла капка алдына үскән куе һәм биек
кычытканлыкны чыбыркы белән телгәли башлады. Бер минут эчендә
кычытканлык өзгәләнеп бетте.
Өйгә килеп керүгә әнисе аңа карап:
— Сиңа кем тиде? Ник еладың?— дип сорады.
— Берәү дә тимәде, елаганым да юк!..— дип гаҗәпсенде Габдулла.
Артык ярсудан күзләренә чыккан яшьне Габдулла үзе дә сизмәгән иде.
Ул ашамый-эчми урынына менеп ятты. Ләкин йоклый алмады. Ачынумы, үкенүме, нәрсәдер аның йөрәген кысканнан-кысты.
—    Әх, теге юханы! Телгәләп ташларга! Әйтеп-әйтеп:
«Син Җаббарны менә шулай мыскыл иткән идеңме, аңа менә шундый ялалар
яккан идеңме? Менә сиңа шуның бөтенесе өчен! Менә! Менә! Әһә, авыртамы?
Елыйсыңмы? Юк инде! Егыл Җаббарның аягына, юха! Билләһи, тимәм, диген!
Нәселеңә-нәсәбеңә кагылмам, диген! Балаларымның балаларына тимәскә әйтеп
калдырырмын диген! Я, әйт! Әһә! Шулаймы? Ач абзарыңны! Чыгарып бир үз
кулың белән атларыңны Җаббарга! Ал, Җаббар абзый, ал, тартынма, алар
синеке, син аларны хәләл күкрәк көчең белән эшләп алдың…»
Габдуллага бераз рәхәт булып китә. Ләкин шунда ук хыялыннан айный һәм
үкенечле әрнү яңа көч белән аның йөрәген китереп кыса. Ул тәмам үзенең
көчсезлеген төшенә һәм ачынып, үксеп җибәрә… Ләкин ул үз тавышыннан
үзе сискәнеп китә дә җиңен тешләп тына. Тыңлый. Ярый әле, берәү дә
ишетмәде. Бар да йоклыйлар…
Бу хәлләр Габдуллага кайчандыр Яңа бистәдә булып узган хәлләрне,
Нигъмәтҗан белән кәрләне, андагы ике зур янгынны һәм башкаларны
хәтерләтте.
Авыл белән шәһәр бер-берсеннән бик күп яклары белән аерылсалар да,
гаделсезлек, көчлеләр белән көчсезләр бәрелеше аларның икесендә дә бер
үк төсле икәнен Габдулла менә шунда төшенде.

8

Кырлайлар, ниһаять, имана турында үзләренең каты һәм нык сүзләрен
әйттеләрме, юкмы, Ваһаби Кырлайга кайттымы, Рәҗәп абзый белән Әсәт бай
арасында җир ызгышы ни белән очланды, Гөләнвәр белән нәрсә булды, Җаббар
абзыйның язмышы ни белән бетте, боларның берсен дә Габдулла белә
алмады. Ул Кырлайдан китеп барды.
Бу китү Өчиледән Кырлайга килү кебек үк ярты сәгать эчендә хәл кылынды.
Көзнең коры, җылы, кояшлы көннәреннән берсе иде. Сәгъди абзый белән
Зөһрә апа ындырда ашлык сугалар. Габдуллага Садри янында өйдә утырырга
кушылган. Садри йоклый. Габдулла ян тәрәзә төбендә хәлфәдән алып кайткан
«Рисаләи Газизә» дигән китапны укып утыра. Китапта Аллаяр суфый
мөнәҗатләре гарәп, фарсы сүзләре катнаштырып, бик авыр тел белән
язылган. Габдулла аны төшенергә һәм ярым аңлаешлы сүзләр эченнән йөрәккә
ятарлык берәр мәгънә табарга тырыша: ни дисәң дә, бу аның кулына төшкән
яңа китап бит!
Шул вакыт Сәгъди абзыйлар капкасына читән арбалы ат килеп туктады.
Арбадан ир урталарындагы берәү төште дә, атын капка алдында калдырып,
өйгә керде:
— Әти-әниең кайда? — дип сорады ул үзен гаҗәпләнебрәк каршы алган Габдулладан.
—  Ындырда, — диде Габдулла.
— Бар, чакырып кайт әле үзләрен, — диде ят кеше.
Габдулла әтисе белән әнисен ындырдан дәшеп алып кайтты. Сәгъди абзый
кунакның байларда гына була торган киемен, читән арбасын, тибенеп торган
яхшы күк айгырын күреп: «Бу ни җитте кеше түгел, безгә тикмәгә
килмәс»,— дип уйлап алды һәм хатынына тиз генә самовар куярга кушып,
кунакның атларын йортка алып керде.
Самовар килгәнче, хәл-әхвәл сорашылды. Кунакның Кушлавычтан килүе мәгълүм булды.
—Мөхәммәтгариф хәзрәт белән бик әшнәләр идек, бик тәкъва, бик галим кеше
иде, мәрхүм! Аллаһе тәгалә вә тәбәрәкә урынын оҗмахта кылсын, — диде
кунак һәм, Габдуллага карап:
—     Аның улы шушымы инде? — дип сорады.
— Габдуллабыз шушы үзе инде, — диде Сәгъди
абзый, Габдулланы үзенең алдына тартып,— бик акыллы, бик тәүфыйклы булып
үсә, аллага шөкер, китаптан күзен алмый, хат яздырырга киләләр инде
үзенә…
Өстәлгә самовар килеп утырды. Гадәтчә булмаса да, кунак янына Габдулланы
да утырттылар. Алдына гадәттә бик сирәк тия торган бер шакмак шикәр
куйдылар.
Габдулла бу эшне сәерсенеп, чәйгә, бигрәк тә шикәргә шактый озак кагылырга кыймый утырды.
Ниһаять, Сәгъди абзый, сүз башлап, кунакның Кырлайга ни йомыш белән килеп чыгуын сорады.
—    Менә бу баланы алырга килдем!— диде Кушлавыч кунагы.
Габдулла «дәрт!» итеп китте һәм ирексездән әтисенә карады.
Сәгъди абзый башта моңа каршы ни әйтергә дә белмәстән, тынып калды. Зөһрә апаның да мич алдында кыштырдавы кинәт тукталды.
«Уйнап сөйләмиме?» дигән сыманрак, Сәгъди абзый кунакның йөзенә карады.
Мәсьәләнең җитди төс алуын күреп, ул да җитдиләнде, аның каш араларына
калын гына ике җыерчык чыкты. Әмма кинәт таралып киткән фикерләрен ул
берьюлы гына җыйнап өлгерә алмады, шуңа күрә аның беренче сүзләре әллә
ничек керделе-чыктылы булды:
—    Ничек ул, ниме, нигә алай? Ни өчен син алырга килдең?
Кунак мәсьәләне җентекләргә тотынды:
—    Без бу баланы ничәмә еллардан бирле югалтып, кайда икәнлеген белми
йөри идек. Эзләп килә торгач таптык. Ул сездә икән. Җаек каласында аның
атасы белән бертуган апасын алган җизнәсе бар. Бик бай, бик дәүләтле
кеше. Менә шул җизнәсе каенесенең кара кешеләр кулында йөрүен ишетеп,
аны Җаекка үз янына чакырмакчы һәм зур мәдрәсәгә биреп укытмакчы була.
Быел мин ул якка сәүдә белән барып кайттым. Әшнәлегем булганга,
Галиәсгар бай миңа ышанып, үзенең каенесен табуны һәм үзенә алып килүне
тапшырды. Мин бабасы Зиннәтулла хәзрәттә булдым. Ул баланың сездә икәнен
әйтте һәм җизнәсенә җибәрүне бик дөрес тапты.
Сәгъди абзый фикерләрен җыеп өлгергән иде инде. Ул бәхәскә урын калдырмаслык «кисеп» әйтә торган тавыш белән әйтеп ташлады:
—    Ярар менә, без икмәк кыйбат елларны аны ашатып торыйк та, инде эшкә
ярар вакыты җиткәч, аннан соң җир бүлү алдыннан гына сиңа биреп
җибәрик, имеш. Юк, булмас. Әгәр ул аның җизнәсе икән, апасы да әле исән
икән, нигә аны әүвәлрәк күрмәгәннәр? Бабасы да моны белергә тиеш иде
ләбаса. Без аңардан баланы көчләп алмадык.
Зөһрә апаның да бу сөйләшүдән читтә торып каласы килмәде, иренең һәр сүзен «ие, ие, бик!» дип җөпләп торды-торды да:
—    Юк. Бездә кешегә бирә торган бала юк! — дип кырт кисте.
Әтисе һәм әнисенең кунак сүзен кире кагулары Габдулланы канатландырып
җибәрде. Ул, аларга ялгап, үзе дә кунакка каршы: «ишеттеңме, әһә!»—дип
усал гына шатланып куймакчы иде. Тик Бәдретдин абзый (кунакның исеме
шулай иде), Габдуллага сүз дәшергә юл куймый, кызып алып китте:
—    Юк, сез ни имееш права кеше баласын тотып торырга,— диде ул, үзе
әйтмешли, кара мужикларны куркытыр өчен рәсми сүзләр кыстыргалап.— Мин
хәзер үрәтниккә барып әйтәм. Без баланы таба алмый йөрсәк, ул сездә икән
әле, шулай икән. Мин сезне моның өчен патсут җибәрермен.
Урядник һәм суд белән куркыту шактый көчле чыкты. Сәгъди абзый да, Зөһрә апа да кинәт йомшадылар.
—    Алай димәле син, кем,— диде йомшак кына итеп Сәгъди абзый,— закунга
каршы баручы без түгел, закун шулай куша икән нишләмәк кирәк. Әмма
безгә дә кыен, без иркен тормышлы кешеләр түгел, икмәгебезнең һәр
гөрәңкәсе исәпле. Безнең өскә бик каты хөкем булып төшә бу, менә нәрсәне
әйтәбез без. Бала, әлхәмделилла, бездә дә начар яшәми. Өсте бөтен,
тамагы тук, укымышы белән йөзгә оят китерерлек түгел, аллага шөкер…
Зөһрә апаның күңеле йомшап китте:
— Я, атасы, шулай язгандыр инде. Бирик. Алла сакласын, әллә ниләр
күрербез,— диде ул һәм елап та җибәрде. Габдулланың да күңеле йомшап
китте.
Тамагына кинәт килеп тыгылган төерне йотып җибәрергә теләде ул, әмма
төер йотылмады, һәм Габдулла ирексез рәвештә әрнүле тавыш белән авыр
гына сулыш алып куйды.
— Тукта әле, син тик тор әле,— диде хатынына Сәгъди абзый,— минем дә
«бөтенләй бирмик» дип кырт кискәнем юк дабаса. Әмма кинәт кенә көтмәгән
җирдән баланы тот та биреп җибәр,— җиңел эшмени!
Аннан соң мин аны бабасыннан алдым. Кайтарсам иң элек аңар кайтарырга кирәк.
— Ул яктан курыкмагыз,— диде Бәдри абзый,— мин әле барыбер Өчилегә керәм, бабалары белән күрештерми алып китәргә исәбем юк…
Сәгъди абзыйның да бу йомшак кына тартышуы озакка бармады. Җил басылгач
та су өстенең бераз дулкынланып торуы шикелле чәпченеп торды-торды да,
ул да бирелде. Бәдринең баланы бабасы белән күрештерү вәгъдәсе аны тәмам
җиңде.
Габдулла баштарак әтисенә барып сыенмакчы, аны бик нык кысып кочаклаган
хәлдә: «Әти, җибәрмә мине үзеңнән, җибәрмә мине!»— дип ялвармакчы иде.
Әтисенең бу көчле кунак алдында тәмам җиңелүен күреп, ул бер урында
хәрәкәтсез катып калды. Әйтерсең, моннан алда гына үзен әтисенә бик нык
тарткан җеп бушап калды. Өчиледә бервакыт ындыр артына качкан кебек
качып калуны инде ул килештермәде. Ул вакыттагы бөтенләй нәни Апуш түгел
бит инде ул. Шулай да аны җибәрми алып кала торган бер очраклы хәл
булуы мөмкин иде бит әле,— ул шуны көтте. Әйтик, кунак кинәт авырып
китә, я аның атының аягына су төшә һәм йөри алмас була, ә?! Әй, шулай
гына булса иде!
Ләкин болар булмый калды.
Ниһаять, иске-москы бишмәтләрен, тишек киез караларын кидереп, Габдулланы арбага чыгарып утыртылар.
Сәгъди абзый да, Зөһрә апа да, күзләренә тулган яшьне яшерә алмый, басу капкасына кадәр Габдулланы озата бардылар.
Сәгъди абзый, башына төшкән бу хәлгә тәмам буйсынган хәлдә, бер сүз дә
әйтә алмады. Зөһрә апа түзмәде, ире өчен дә, үзе өчен дә йөрәгеннән
чыгарып:
— Онытма безне, онытма, безне онытсаң тамук кисәве булырсың! — дип, соңгы тапкыр кычкырды.
Кинәт булып алган бу хәл турында үз хөкемен чыгарырга, кардәшләре,
күршеләре, дус малайлары белән саубуллашырга да өлгерә алмаган Габдулла
ят арбада, ят кеше белән янәшә утырып, Кырлайдан чыгып китте.
Өчилегә алар караңгы төшкәндә генә барып керделәр. Тау битенә, утырган
Өчиле өйләренең бер-икесендә генә тычкан күзе кебек ут елтырый,
калганнары көзге кичнең күңелсез эңгере эчендә күмелеп, боек кына
күләгәләр булып утыралар иде. Юл буе әлеге борчылу һәм Кырлайда калган
якын кешеләр белән аерылу тәэсире астында моңсынып килгән Габдулланың
йөрәген кинәт яңа тойгы сискәндереп җибәрде: аны бабасы семьясында ничек
каршы алырлар? Дөрес, Саҗидә апасы аны элеккечә, сагынып, теләп каршы
алыр, ә бабасы артык куанмаса да, һәрхәлдә аның кайтып килүенә
борчылмас. Әмма әби аны һичшиксез үгәйсетеп, аның кире әйләнеп
кайтуыннан куркып каршылар. Балалар да шулай ук…
Былтыргы җыен вакытында Габдулла Нәфисә апа белән Өчилегә кунакка
кайтканда нәкъ шулай булды. Саҗидә апасы гына аның сагынып кайтуына
үзенең җылы тойгысы белән җавап бирде. Ул инде кияүгә чыккан, ире белән
өйнең бер ягында тактадан корыштырган кечкенә бүлмәдә тора иде. Ул
Габдулланы шунда алып кереп чәй эчерде, ире өйдә юк иде. Алар шактый күп
сөйләштеләр, хәтта елашып та алдылар. Әмма Габдулла моның белән генә
канәгатьләнмәде, ул апасын бик-бик сагынган иде чөнки. Шулай булуга
карамастан, аңа кырын карап торган әбисе өендә озак калырга туры
килмәде. Нәфисә апа да, кереп, кайтырга ашыктырды. Саҗидә апасы белән
күрешкән кебек тә булмады…
Аннан соң бервакыт Габдулла Нәфисә апа аркылы апасы Саҗидәдән күчтәнәч
алды. «Апаң сине бик сагына, бик күрәсе килә, бәлкем әле ураза бәйрәменә
үзе үк килеп чыгар»,— дип хәбәр итте Нәфисә апа. И көтте Габдулла
шуннан соң апасын, көн-төн зарыгып көтте. Апасы ни өчендер килә алмый
калды. Шуннан соң…
Габдулланың уйлары шунда бүленеп калды. Ат таныш капка алдына килеп туктады.
Габдулланың гаҗәпләнүенә каршы, әбисе аны баскычтан ук шатланган сыман
«әйдүк!» дип каршы алды. Бабасы һәм балалар белән күрешү Габдулла өчен
катлаулы мәсьәлә булмады. Ә Саҗидә апа кайда? Ә аның кияве?
Бар да мәгълүм булды. Саҗидәне кияве үзенең торган һәм эшләгән җиренә,
Казанга алып киткән булып чыкты. Ул анда завод мәктәбендә балалар укытып
тора икән…
Саҗидә апасын очратмау Габдулланы нык кына бо-ексындырды. Шулай да бабасының:
— Менә Казанга барсагыз очратырсыз әле,— дигән сүзе аны бераз юатты. Әбисенең:
— Я, нихәл, Габдулла,  нигә бер дә дәшми утырасың?— дип соравын Габдулла
ни өчендер: «Я, китәсеңме, әллә торырга кайттыңмы?»— дигән сорау
шикелле иттереп аңлады. Ул, әбисенең кәефен җибәрмәс өчен, дөрес хәлне
тизрәк аңлатып бирергә ашыкты һәм Бәдри абзыйдан ишеткәнен ярып салды:
— Мин Җаекка, апаны алган җизнигә торырга барам. Мин аның каенесе икән!
Ул мине зур мәдрәсәгә биреп укытмакчы була. Без чәй эчкәч тә китәбез.
Ул сүзен бетерү белән үк әбисенең йөзенә карады: «чәй эчкәч тә китәбез»,
дигән сүз аңа яхшы тәэсир итәргә тиеш бит! Ләкин әбинең чырае
үзгәрмәде. Бабасы гына көлеп җибәрде:
—    Бәрәкалла! Бик әйбәт икән, карале, безнең Габдулла бөтенләй олылар
кебек сөйли башлаган бит, бәрәкалла! Җаекның мәдрәсәсе зур инде аның.
Ишетүебезгә күрә, анда Мотыйгулла хәзрәт икән. Галим кеше инде,
югыйсә… Бөтен эш хәзер үзеңнең зирәклегеңә  һәм  тырышлыгыңа бәйләнгән
инде,  улым.
Югыйсә, безнең һәркайсыбыздан сиңа изге фатиха. Атаң мәрхүм дә галим
кеше иде синең… Менә, исемен екма инде атаңның. Атың барда ил таны,
атаң барда ир таны дигәннәр бит олылар. Ходай берүк тәүфигың белән
бәхетеңне генә бирә күрсен!..
— Амин!— дип куйды Бәдри абзый. Чәйдән соң бабасы Габдуллага зур бакыр
бер тиен тоттырды. Аннан соң түгәрәкләнешеп утырдылар. Зиннәтулла,
иреннәрен тибрәтеп, озак кына эченнән ниләрдер укыды да һәммәсе кул
күтәреп, битләрен сыйпадылар. Аннан бар да кузгалышып, йортка чыктылар.
Тынлык. Ай калыкмаган әле. Көзнең ачык күгендә йолдызлар аеруча кыю
җемелдиләр. Тирә-якта урылган кыр җәелеп ята, һәм аның чит-чите үзенең
серле караңгылыгы белән күңелне шомландырып тора. Озак һәм зарыктыргыч
юлда сүнеп, бекшәеп утыра торган караңгы авыллар очрый. Бәдри абзый
Габдуллага аларны әллә нинди эчпошыргыч бертөрле исемнәр белән атый
бара: Югары Аты, Урта Аты, Түбән Аты… Алдагы авыллар Габдуллага ни
өчендер бетмәс-төкәнмәс «Аты» булыр төсле: Олы Аты, Кече Аты, аннан Яңа
Аты, Иске Аты, Аты, Аты, Аты…
Арбада селкенә-селкенә бара торгач, Габдулла калгып, оеп китә.
—    Тор, улым, килеп җиттек,— ди бервакыт ниндидер таныш түгел тавыш.
Ул күзләрен ача. Кайда ул? Кырлайдамы? Юк, ул Кырлайдан чыгып китте
бит… Аннан Өчиле… Аннан Аты, Аты, Аты… Ә! Бу — Кушлавыч, ә тавыш —
Бәдри абзыйныкы!..
Юл килеп ватылган Габдулла, йокы белән миңгерәп, Бәдри абзый артыннан сукыр лампа белән яктыртылган өйгә керде. Бәдри абзыйның:
Ачыккансыңдыр инде, бала?— диюенә, ул:
— Юк!— дип җавап бирде. Аның тизрәк һәм кайда гына булса да башын төртәсе һәм, бөтен дөньясын онытып, йоклап китәсе килде.
…Иртә белән күзләрен ачканда, ул үзен бер кара өй эчендә күрде. Монда
табак-савыттан һәм камыт, шлея кебек нәрсәләрдән башка берни дә юк иде.
Габдулла моны күреп: «ярлылар икән!» дигән нәтиҗә чыгарып куйды.
Зур гына гәүдәле, күк күзле, ачык чырайлы бер хатын Габдулла янына килеп, аңа иелә төште дә:
—    Кунак егет, чәй эчәргә тор, әнә комганга җылы су салдым, битеңне
юып ал!— дип дәште. Бу Бәдретдин абзыйның хатыны Гайшә апа иде.
Габдулла битен-кулын юып, өй кешеләре белән бергә чәй янына утырды.
Табынга Габдулладан башка янә ике бала килеп утырдылар. Аларның берсе ун
яшьләр чамасындагы малай, икенчесе унике-унөч тирәсендәге кыз иде.
Габдулла мөмкин кадәр балаларга карамаска, чәйне алдына гына карап
эчәргә тырышты. Ләкин балалар аны йотылып күзәттеләр. Алар үз
авылларында кайчандыр зур мулла булып торган кешенең улы киләчәген
ишеткәннәр һәм аны кара мыек чыгарган олы шәкерт итеп күз алларына
китергәннәр иде. Шуңа күрә яше һәм гәүдәсе белән үзләреннән дә кечкенә
малайны күрү һәм аның өстендәге мужикча иске-москы киеме аларны бик
гаҗәпләндерде.
Чәйдән соң Габдулланы бу өйдән икенче бер өйгә алып керделәр. Бусы теге
өйгә караганда бөтенләй башка, бүрәнәләре сап-сары нараттан, җиһазлары
төгәл, зур гына аш өстәленнән тыш өстенә китаплар тезеп өйгән тагын бер
матур гына өстәле бар.
— Бу да сезнең өйме?— дип сорамый булдыра алмады Габдулла, гаҗәпләнебрәк.
— Әллә ошадымы?— дип сорады, мактанган сыман елмаеп, Бәдри абзый.— Ошаса, Казанга киткәнче менә шунда торырсың.
— Аннан соң Габдулла бу өйдә балалар белән генә калды. Малайның исеме
Камалетдин, кызның Кәшифә икәнлеген белеп алды ул һәм, яңа танышкан
чакта була торган үзара ятсыну һәм уңайсызлык үтү белән үк, сүзгә дә
кереште.
—    Нинди китапларыгыз бар?— диде ул кечкенә өстәлгә таба ымлабрак. Бу,
әлбәттә, аны иң башлап кызыксындырган мәсьәлә иде. Балалар аңа бик
теләп өстәлдәге китапларны күрсәттеләр. Монда «Рисаләи Газизә»,
«Кисекбаш», «Ахырзаман» кебек таныш китаплардан тыш, «Йосыф-Зөләйхә»,
«Таһир-Зеһрә», «Бүз егет» кебекләре дә бар иде. Аларны күрү белән үк
Габдулланың күзләре янып китте. Ул бу китапларны күптән үк ишетеп белә
һәм ничек кенә булса да кулга төшереп уку белән хыяллана иде бит!
Китаплар арасыннан тагын, моңарчы исеме ишетелмәгән калын бер китап
килеп чыкты. Габдулла аның катыргылы тышын ачып, исемен укырга теләде,
әмма, читән үрелеше сыман чуалтып, кыен итеп язылган исемне уку берьюлы
гына мөмкин булмады. Балалар, үзләре дә белер-белмәс кенә булырга кирәк,
китапның исемен әйттеләр. Габдуллага ул «Факиһә еласа» дигән кебек бул
ып^ ишетелде. Шуңа күрә ул, гаҗәпсенгән күзләрен киерә төшеп, кайтарып
сорады:
—    Кем, кем еласа? Факиһә?
Камалетдин белән Кәшифәгә китапның Габдулла авызыннан ишетелгән исеме
бик кызык тоелды — алар рәхәтләнеп көлештеләр һәм, озак кына шуннан
мәзәк табып, сүз уйнатыштылар:
—  Факиһә еласа?..
—  Ә еламаса?
—  Ә Кәшифә еласа?
—  Юк, Кәшифә көлсә, Камалетдин еласа?
Бу Каюм Насыйриның кыска хикәяләр, шигъри парчалар, җырлар, мәкальләр,
тапкыр сүзләр, тарихи һәм фәнни белешмәләрдән торган һәм үзе бастырып
тараткан «Фәвакиһелҗөласә» дигән китабы иде.
Исеменең һәм исем астындагы сүзләрнең аңлаешсызлыгы белән бу китап башта
Габдулланың күңелен үзенә тарта алмады. Шулай да ул аның эчен ачып,
күзе төшкән бер урынны укып карады. Ләкин бер ике сүзен генә укып карыйм
дип башлаган Габдулла өченче сүзен дә укып карады, дүртенче сүз бишенче
сүзне укырга кызыктырды, аннан ул, башлаган хикәясен укып чыкмый торып,
китаптан аерыла алмады…
Балалар аны тышка уйнарга чакырдылар. Ул, китапны соңыннан иркенләп укырга булып, Камалетдин белән йортка чыкты.
Йортка чыгу белән, Камалетдин кунак егетне кар-шыда гына ишекләре киң
булып ачылып тора торган келәткә алып керде. Келәтнең бөтен почмаклары
ондыр, ярмадыр, борчактыр тутырып куйган капчыклар белән тулган,
стеналарга симез-симез сыер кабыргалары һәм ботлары эленгән, капчыклар
белән рәттән май һәм бал тәпәннәре басып тора иде. Бу вакыт келәттә
Бәдри абзый зур бизмәнгә салып он үлчи һәм үлчәгән берсен Гайшә апа
тотып тора торган капчыкка сала иде. Балаларны күрү белән ул:
— Камалетдин, йөрмәгез монда онга буялып. Бар, кунак егеткә бакчаны, умарталарны күрсәт!— диде.
— Камалетдин, кунак егеткә үзенең туган өен алып барып күрсәт!— дип өстәде Гайшә апа.
Камалетдин, почмактагы капчыкка тыгылып, ике уч борчак алды һәм,
келәттән чыгып, борчакның яртысын Габдулланың түбәтәенә салды. Аннан
алар бакчага чыктылар. Көзге бакчаның яме шактый киткән булса да,
умарталарның күплеге, бер очтан бер очка казылып ташланган түтәлләр рәте
бакчаның зурлыгы белән байлыгын күрсәтеп тора һәм җәй көне аның нинди
булганлыгын күз алдына китерергә җитә иде. Габдулланың кичә кич кара
өйдән алган тәэсире бөтенләй үзгәрде: ул Бәдри абзыйның бу авылда иң
хәлле кешеләрдән берсе икәнлеген белеп алды.
Аннан соң алар, бакчадан тыкрыкка чыгып, Габдулланың туган йортын
карарга киттеләр. Ул башка өйләрдән артык берние белән дә аерылмый
торган, гади генә иске бер өй булып чыкты һәм Габдуллада бернинди тәэсир
калдырмады.
Камалетдин белән урамда тагын бераз әйләнгәннән соң, Габдулланың тизрәк
өйгә кайтасы килде. Өстәлдә калдырып чыгып киткән әлеге китаплар, бигрәк
тә соңгы калын китап аны өйгә кире керергә кызыктырып, котыртып тора
иде.
…Әлбәттә, бу китапның кызыгы бер көн һәм бер кич белән генә бетмәде,
ул аңа Бәдри абзыйда торган бер айлык гомеренә җитте, китапның соңгы
битләрендәге шигырьләр һәм җырлар аны бөтенләй сихерләделәр. Ул аларны
көйләп тә, көйсез генә дә кабат-кабат рәхәтләнеп укыды, укыган саен
аларның мәгънәсе һәм матурлыгы аңа бөтен тулылыгы белән ачыла барды.
Соклану белән бер үк дәрәҗәдә ул гаҗәпләнде дә. Моңарчы китаплар кешеләр
яши торган гадәтчә тормыштан каядыр еракка өстериләр, бу дөнья турында
түгел, ниндидер икенче дөнья турында яки шушы дөньяның ахыры турында
сөйлиләр. Алар арасында Габдулланы иң дулкынландырган «Кисекбаш» та, бу
калын китапны укыганнан соң, ничектер төссезләнеп калды. Монда аны
бигрәк тә гаҗәпләндергән нәрсә теленең гади крестьян теленә якын, урыны
белән нәкъ аныңча яңгыравы, хәтта, китапка ят кайбер сүзләрне крестьянча
тартынмый чатнатып әйтеп бирүе булды. Аннан соң Габдулламның моңарчы
нинди генә китапны укып та, анда язылган кызыклы сүзләр тәэсире белән
кычкырып көлгәне юк иде. Әгәр дә аңардан моңарчы: көлдерә торган сүзләр
язылган китап буламы?» дип сорасаң, ул: «Каян булсын, көлке сүз язылгач,
китап буламыни ул?»— дип җавап бирер иде. Ә бу китаптагы «Уңмаган
килен» бәете, бигрәк тә аның:
Ятадыр мисле туар, Торса пешерә чумар, Бәрсә колагың тонар, Каты була тидия,—
дигән юлларын укып, көлми ничек чыдый аласың?
Ә җыр? Габдулла аны моңарчы китапка языла торган сүзләргә капма-каршы
бер әйбер итеп, аны китап юк җирдә, мулла белән хәлфәдән һәм, гомумән,
олылардан качып кына җырлый торган әйбер итеп аңлый иде бит.
Аяз булса да гынай айга көч, Болыт булса көнгә көч, Кайда гына барсаң, ай бер кояш, Күбәләктәй газиз җанга көч…
Бу җырны, картлар йокыга талгач, авылның тышына, Какылы алан буена
чыгып, Фазыл скрипкага, я гармоньга кушылып җырлый торган иде. Аңардан
отып алып, Габдулланың да, ындыр артына чыгып, кеше ишетмәсен дип сак
кына тавыш белән үзе өчен генә җырлаганы бар. Тормыш тарафыннан,
кагылып, куылып дигәндәй йөртелгән Фазыл белән кулдан-кул-га күчеп
йөргән Габдулла кебек үксезләр җырламый кем җырласын соң мондый җырны?
Аның алардан башка кемгә кирәге бар? Шулай дип уйлый иде Габдулла. Бар
икән шул. Кирәге булмаса, аны ак кәгазь өстенә кара белән китап сүзләре
белән беррәттән ташка басып чыгарырлар идеме? Менә! Теләсәң, бөтен кеше
алдында тартынмый кычкырып укы, теләсәң, кычкырып җырла!
Питербур каласы таш кала,

Барча калаларга баш кала;

Егет өчен егет кеше

Баш китәрлек эшләр башкара.
Юк, бу китап Габдулланың бөтен тойгыларын биләп алды, аны баштанаяк үзенә әсир итте.
Әгәр дә Габдулла бу китапны чыгаручының теге алтын көзне Яңа бистәдә:
«Каләм белгел, каләм изгегә тартыр»,— дип, аңа каләм төпчеге бүләк иткән
камчат бүрекле кеше икәнен белсә, болай гына гаҗәпләнер идеме әле?!
Габдулла Җаекка берьюлы гына китә алмады. Бәдри абзыйның Казанга барып,
үзенең алыш-бирешләреннән тыш, Җаектан килгән кешеләрне сорашып табасы,
таба алмаса, алырга кеше җибәрүен сорап, Габдулланың җизнәсенә хат язасы
бар иде. Кырлайдан кайткач ике генә көн торды да, Бәдри абзый Казанга
китеп барды.
Анда ул айга якын торды.
Ул арада Габдулла яңа урынга тәмам ияләшеп китте. Гайшә апа белән
балалар да аңа бик тиз ияләштеләр. Башта кечкенә гәүдәле күренгән гади
генә малай алар күзендә бик тиз үсеп китте. Бәдри абзыйның Казаннан озак
кайтмый йөрүе белән борчылып, Гайшә апа кайчагында сукрана башлый,
ирләрне битәрләргә тотына иде. Менә шунда Габдулла нахак битәрләүгә
каршы ирләрнең хезмәтләрен яклап чыга да, үзенең сүзләрен
«Фәвакиһелҗөласә»дәге тапкыр сүзләр белән беркетә, һәм, Гайшә апаның
каршы әйтер сүзе калмый, бәхәс ирләр файдасына хәл ителә иде. Дөрес,
Гайшә апа башта үзенең җиңелүенә риза булмый тыбырчынып карады. Ләкин
тора-бара ул Габдуллага юл куймый булдыра алмады, хәтта аның акылына
соклана башлады. Шуңа күрә күп вакыт мондый бәхәсләр кышның озын
кичләрендә җиделе лампа тирәсендә кич утыру һәм кычкырып «Таһир-Зөһрә»
яки «Бүз егет» уку белән тәмамлана торган булды.
Шундый кичләр тыңлаучылар күңелендә ниндидер билгесез моң, нәрсәнедер
сагыну булып сызылып кала торган иде. Ниндидер «Ямән» яки «Дәмәшкъ»
илләрендә «Шаттелгарәп» дигән сулар буенда гизгән җан Таһир белән аның
сөйгәне җан Зөһрәнең язмышы Гайшә апага ни өчендер узган яшьлеген, кыз
чакларын исенә төшерә. Габдулланың күз алдына еракларда гизеп йөрүче
Фазыл белән Кырлайда калган Гөләнвәрне китереп бастыра иде дә, йөрәкне
чеметтереп ала, тамакны кытыклый, күзне яшь белән томалый иде.
Беркөнне, «Бәдри кайтмадымы әле?» дип, авылның бай һәм куштан кешесе
Ситдикъ агай боларга килеп керде һәм сәлам бирде. Аның кызарган
күзләреннән һәм телләре шактый көрмәләнүеннән Габдулла килүченең кызмача
икәнен белеп алды һәм сәламне кайтармады.
— Я, нихәл, мәхзүм! — дип, ул Габдулланың янына ук килде һәм, күрешергә дип, ике кулын сузды. Габдулла кулларын бирмәде.
— Карале, син нигә минем сәламемне алмыйсың? Күрешмисең дә, ә? — дип,
гаҗәпсенү катыш гарьләнеп сорады Ситдикъ бай. Аның йөзләренә
тимгел-тимгел булып кызыл таплар чыкты. Ул авылда үзенә карата мондый
сайсызлыкка өйрәнмәгән, күрәсең…
Мич ягыннан Гайшә апа дәште:
—    Габдулла, күреш, улым,  шәкерт кешегә алай килешми, олы кешене сансызлау була бит ул. Китап нәрсә әйтә?
Габдулла җавап белән көттермәде, ярды да салды:
—    Апа, китап менә нәрсә әйтә:
Исереккә сәлам бирмә,
Ул бирсә һәм син алма.
Кулыңны аңа сузма,
Алла дигел бәдәвам.
Өйне кинәт сәер генә тынлык басты. Гайшә апа, ни әйтергә белми, аптырап
калды. Камалетдин белән Кәшифә, гаҗәпсенеп, бер Габдуллага, бер
Ситдикъка карадылар. Ситдикъ, үзе дә аптырап, Габдуллага карап катты.
Аның йөзендәге кызыл тимгелләр берәм-берәм җуела башладылар. Ниһаять,
авызлары киң булып ерылып китте.
— Маладис! Укымышлы малай икән син китап сүзен бик яхшы беләсең икән. Мә
сиңа биш тиен, минем кибеткә кереп прәннек алырсың,— диде ул һәм, тимер
бикле күн янчыгын актарып, Габдуллага зур гына бакыр тоттырды.
Габдулланың бу тапкырлыгы, өстәвенә нинди генә китапны тотса да, аны су
эчкән кебек укып бирә белүе турындагы хәбәр авылга да җәелде. «Укымышлы
малай»ны күреп кенә чыгар өчен, күрше-күлән, кыз-кыркын әллә никадәр
сылтау таптылар.
Габдулла, урамда «әште-пеште» уйнап йөрүләрне ташлап, Камалетдин белән мәдрәсәгә йөри башлады.
Мәдрәсәдә олырак шәкертләрдән кунып уку таләп ителгәнгә, Габдуллага да
бу шартны үтәргә туры килде. Әмма бу мәктәпнең мулласы гыйлемне
шәкертләргә фәкать чыбык белән генә сеңдереп була, чыбык ашамый калган
гыйлем гыйлемгә саналмый дип уйлый торган кеше булып чыкты. Габдуллага
аның көн саен әллә ничәшәр баланы эт урынына тотып кыйнавын күреп, «Миңа
кайчан килеп җитә инде бу чыбык?»— дип калтыранып торырга туры килде.
Чыбыктан Габдулланы мәхзүмлеге һәм укымышлылыгы бераз сакладылар.
Ниһаять, Бәдри абзый кайтып керде. Ул Габдуллага, аның җизнәсе тапшыруы
буенча булса кирәк, яңа бишмәт, яңа киез итек, яңа бүрек алып кайткан
икән. Габдуллага бу сөенеч өстенә сөенеч булды. Ул яңа киемнәрне киеп
алды, аннан соң сүсләре чыгып торган иске тәвәккәл бүрегенә карап
торды-торды да «Фәвакиһелҗөласә»дән отып алган җырын җырлады:
Кара урман артында
Карлыгач булыр кагынган;
Очкылык тотса, тот исеңдә:
Мин булырмын сине сагынган.
Өй эчендәгеләрнең кайсы көлешеп, кайсы елмаеп куйдылар. «Бүрек белән
аерылышу» моның белән генә бетмәде. «Бервакыт кайтып карармын әле»,—
дип, Габдулла бүрекне чормага алып менде дә бер урынга яшереп куйды.
Ничә әйтсәң дә, бу бүрек аның ике ярым еллык Кырлай тормышының истәлеге
иде бит!
Икенче көнне чәй янында Бәдри абзыйның исенә төште:
—    Әй, онытканмын,— диде ул.— Кайтып килгәндә, Әтнә юлында синең
әтиеңне очраттым бит. Кырлайдагы. Бик сагынып сәлам әйтте үзеңә.
Габдулланың күз алдына Сәгъди абзый килеп басты. Кинәт аның Кырлайга кайтасы, әтисен бик-бик күрәсе килеп китте.
Аннан Бәдри абзый Кырлай хәлләрен сөйләп алды.
—    Син беләсеңме,— диде ул, хатынына карап,— Иябашның Әсәт байны
әйтәм. Шуның улы Галимҗан Кырлайның бер кызын ярәшкән. Туй булып, егет
кыз куенына керер кичне кыз кинәт юк булган.  Эзләгәннәр, эзләгәннәр
үзен, тапмаганнар. Аннан соң аның качып китүе беленгән. Кая качкан, аны
кем качырышкан, мәгълүм түгел…
Габдулла «дәрт!» итеп китте.
—    Гөләнвәр апамы?— дип сорамый булдыра алмады ул.
— Исемен тәгаен белмим,— диде Бәдри абзый.— Ул кызның вәгъдәләшкән башка
егете булган диме? Бөтен авылның телендә шул икән. Бәетен дә чыгарып
өлгергәннәр…
Кырлай кызы Гөләнвәрнең искиткеч кыюлыгын сөйли торган бу хәбәр үзенең яңалыгы һәм кызыклыгы белән Габдулланы шаккатырды.
Чана юлы төшүгә ышаныч тәмам ныгып җиткәч, Бәдри абзый атны кунак чанасына җикте.
Габдулланы баштанаяк киендереп чыгардылар да чанага берничә катлап
җәелгән иске юрганнар өстенә утырттылар һәм башыннан ук олылар толыбы
белән бөркәделәр. Аннан соң аның янына Бәдри абзый менеп утырды, һәм
табаннары әле шомарып җитмәгән чана кар өстеннән акрын гына шыгырдап
кузгалып китте…

6

Ике урында ат ашатып, Чыпчыкта кунып, Бәдри абзый белән Габдулла, төгәл
бер тәүлек дигәндә, Казанга килеп җиттеләр. Арча кырының беренче
йортлары, Балык бистәсе, ниһаять, Печән базар чаты беренче тапкыр
Казанга килүнең инде онытылып бара торган истәлекләрен яңартып
җибәрделәр. Шул ук юл, шул ук йортлар һәм кешеләр. Ләкин гаҗәп: юл
кыскарак, өйләр тәбәнәгрәк, кешеләр якынрак шикелле… Габдулла хәзер
элекке килүендәге сыман кешеләргә исе китеп карамый, киресенчә, алар
аның өчен гади, күптәнге танышлар.
Бәдри абзый, Җаектан килүчеләр юкмы дип карап чыгар өчен, атны Мохтар
дворы янына туктатты, һәм үзе, чанадан төшеп, йортка кереп китте.
Габдулла урамны һәм кешеләрне күзәтергә кереште.
—    Габдулла, балакаем! Син түгелме соң бу? Әле син дөньяда бармыни? — дигән тавыш Габдулланы үз ягына борылырга мәҗбүр итте.
Габдулла алдында бөкресе шактый чыккан, сакал-мыегы агарып бетә язган
бер карт басып тора иде. Габдулла әйләнеп карау белән, ул, кулларын
сузып, аның белән күреште һәм шунда ук күзләренә килгән яшьне җиңе белән
сөртеп алды.
Габдулла көчкә таныды. Бу аның Яңа бистәдәге әтисе Мөхәммәтвәли бит.
Ләкин ул шулкадәр бөкрәйгән, күз төпләре җыерылган, сакалын һәм мыегын
танымаслык рәвештә чал баскан. Бер үзгәрсә үзгәрә икән кеше! Үзе килеп
дәшмәсә, Габдулла аны ничек таныр иде?
—    Анаң сине кичә генә төшендә күргән иде әле, өнендә күрергә булган
икән! Кая, кем белән килдең син, әйдә, безгә кайтабыз, — диде
Мөхәммәтвәли абзый.
Габдулланың да бу очрашудан күңеле шактый йомшады, әмма ул үзенең инде
«зур үскәнен» истә тотып, сынатмас өчен, күз яше чыгармаска тырышты.
Ул арада капкадан Бәдри абзый килеп чыкты. Танышу кыска булды. Бәдри
абзый Габдулланың Казанда Яңа бистәдә кемдәдер яшәвен ишетеп белә иде.
Мөхәммәтвәли абзыйның Габдулланы үзенә чакыруын ишеткәч, аннан соң
картның өе күз күреме җирдә күренеп торуын белгәч, ул:
—    Җаектан килеп җитүче юк әле, вакыт бар, Габдулланың теләге булса,  барсын,  мин каршы килмим, — диде.
Мөхәммәтвәли абзый аның үзен дә алып кайтырга теләгән иде, ләкин ул:
«Бүген эшем бик күп, малайны кунак иткәч, үзегез килерсез, мин төшә
торган номер әнә, шуннан табарсыз мине!»— дип, якын гына ике катлы таш
йортны күрсәтте һәм, атын борып, шунда таба китеп барды.
Мөхәммәтвәли абзый Габдулланы җитәкләп Иске бистә ягына алып чыкты һәм,
«без менә шунда торабыз инде» дип, агач капкалы бер йортка алып кереп
китте. Габдулла өчен Мөхәммәтвәли абзыйны Яңа бистә фатирында күрү генә
табигый булганга, аны бу Иске бистә йортында яшәүче итеп күрү бик сәер
иде. Алар йортның түрендәге озын гына бер катлы иске өйнең бик күп
ишекләреннән берсенә керделәр.
—    Бибигазизә, карале, мин кемне алып кайттым сиңа?— дип,  керү белән үк горурлану катыш мактанып алды Мөхәммәтвәли абзый.
Газизә апа Габдулланы күргәннән һәм танып алганнан соң да бераз сүз әйтә
алмый торды. Аннан, исенә килеп, Габдуллага ташланды һәм аны
ашыгып-ашыгып чишендерергә тотынды. Ләкин чишендереп бетәр-бетмәс, ул,
урындыкка утырып, Габдулланы үзенә тартып китерде дә, аның туңган
кулларын үзенең җылы куллары эченә алды, аның салкын яңакларына
алмаш-тилмәш үзенең җылы яңаклары белән терәлде, аны тизрәк җылытырга
тырышты. Шул ук вакыт яшь аркылы сынык тавышы белән иренә сораулар
бирде:
— Кайда очраштыгыз? Ничек кенә булды соң бу? Ничек аймылыш булмадыгыз?
Ул, иренең җавабын тыңлап бетерер-бетермәс, Габдуллага дәште:
—    Зур үскәнсең, матурайгансың, ябыклыгың гына һаман шул. Авырмадыңмы? Какмадылармы? Күзләрең яңадан авыртмадымы?
Ул үзенең яшьләнгән зур соры күзләре белән Габдуллага карады.
Габдулланың гаҗәпләнүенә каршы, әнисе инә очы хәтле генә дә картаймаган,
киресенчә, әллә ничек тазарып, яшәребрәк киткән.
—    Я, хатын, сөйләшеп өлгерербез, син самавыр куя тор, мин хәрчәүниккә кереп аш алып чыгыйм, — диде Вәли абзый.
— Мавыгып киттем ләбаса, — дип сикереп торды Газизә апа. — Тансык кунагыбыз юл килгән, ачыккандыр, алҗыгандыр…
Ул, ашны суытмый гына төреп алып чыгарга кушып, иренә ашъяулык бирде һәм
аны ашыктырып чыгарып җибәрде. Үзе җәһәт кенә самовар куярга тотынды.
Габдулла бүлмәгә күз төшереп алды. Зурлыгы белән бусы иске фатирдан әллә
ни аерылмый, әмма тегесе озынчарак, бусы дүрткел иде. Теге өйдән күчеп
килгән иске җиһаз — мендәрләрдән алып верстакка кадәр — Габдулланың
күңелендә әллә никадәр истәлекләр уятты…
Самовар куйган арада, Газизә апа Габдулладан бик күп нәрсәләр сорашты һәм үзе Габдулланың сорауларына җавап бирде:
—    Бу өйгәме? Узган җәй генә күчтек. Күчмичә туры килмәде. Ник дисәң,
әй белән базар арасы бик ерак иде бит. Әтиең картайды. Аяклары авырта.
Кәсепләр начарайды.  Сәхәбиме? Авылларына китте. Җәгъфәр абзыең исән
әле.  Сәүдә итә. Чтапан карт үлде бичара, бик әйбәт кеше иде, югыйсә.
Аннушкасы җиткән кыз булып килә инде. Бик чибәр, бик уңган. Фатыйха да
буйга бик матур булып үсеп китте, күрсәң, исең китәр. Бик бетеренделәр,
шунсы гына. Әтиләре бик озак төрмәдә утырып кайтты бит. Сәхип солдатны
әйтәм. Теге Гөргери белән бер булып, патша төшерергә йөргән, имеш.
Гөргерине яңадан тотып алып, әллә кая, бик ерак, Боз диңгезе ягына
озатканнар, имеш, дип сөйләделәр. Ходай күрсәтмәсен берүк. Нигъмәтҗан
абзыең кайтмады. Берәүләр, үлгән икән, икенчеләре, төрмәгә утыртканнар
икән дип сөйлиләр, кем белә. Аның улы Әптелбәр Сәгыйтовларда ат караучы
булып эшли икән. Урамда ат өстендә китеп барганын безнең кәләвәче
Хәйрулла күргән, дәшәргә генә өлгермәгән. Сеңелесен күргән, ишеткән кеше
юк, исәндерме, юкмы. Аннан тагын нәрсә? Садыйк бай янган йортларына зур
страховой алып, завотын яңадан зурайтып эшләп җибәрде, күрсәң, исең
китәр. Шәмсия карчыкның малае өйләнеп башка чыкты. Әй, син аларны
белмисең бит әле… Менә шул…
Төрелгән табак күтәреп, Мөхәммәтвәли абзый кайтып керде. Өстәлгә
утырыштылар. Хәрчәүнәдән кергән пилмәнне Габдулла бик яратып ашады.
Аннан соң өстәлгә шаулап торган самовар килеп утырды. Пыяла савыт эчендә
бал белән катыштырылган май куелды. Чәй чын бәйрәм мәҗлесе төсен алды.
Яңадан сорашулар китте. Габдулла үзенең Өчи-ледә, Кырлайда һәм
Кушлавычта күргәннәрен, үзенә кызыграк тоелганнарын сайлап, өзек-өзек
кенә сөйләп бирде. Таныш булмаган ниндидер Фазылның көрәштә Әсәт бай
малаен егуы, яки юханың мең ел яшәгәч, ниндидер Хафизга әйләнүе
тыңлаучыларга кызык ук булмаса да, алар:
— Кара син, и-и-и, шуннан, шуннан?— дип, вакыйганың кызыклыгыннан
бигрәк, тере улларының тере тавышына куанып, сокланып утырдылар.
Бөтенесеннән бигрәк, аларны кызыксындырган нәрсә Габдулланың мәдрәсәдә
укуы булды, һәм бу турыда әти-әнисе аңардан күп нәрсә сораштылар. Ахырда
аларның соравы буенча Габдулла үткән сабакларыннан күңелендә
калганнарын укып бирде һәм әтисе белән әнисенең исләрен китәрде.
Габдулла «Кисекбаш»ны укыганда, әнисе нәкъ Зөһрә апа кебек елап та алды.
Аннан Габдулла әңгәмәне «Фәваки-һелҗөласә»дәге күңеленә сеңеп калган:
Питербур каласы таш кала, Барча калаларга баш кала; Егет өчен егет кеше
Баш китәрлек эшләр башкара,— дигән җыр белән төгәлләде. Җыр Мөхәммәтвәли
абзыйның һушына китте, һәм ул бераз башын селкеп утырды. Аннан соң
йомгаклап куйды:
—    Һай, дөрес әйткән.  Егет егетнең көзгесе дип белми әйтмәгәннәр шул.
Менә Гөргерине генә алыйк инде. Баш китәрлек эш эшләмәдемени?
Олактырдылар бит бичараны. Үзе өченмени? Юк, менә безнең кебек тешсез
тараканнар өчен. Бар чакта кадерен белмәдек шул… Эх… ыммым… ие…
Аш ашап, чәй эчкәнче, кышның өтек кенә көне эетеп тә куйды. «Бәдри абзый
көтә торгандыр»,— дип, Габдулла кайтырга кузгалмакчы булган иде, Газизә
апа:
— Юк, юк! Беркая да китмисең! Бәдри абзыең качмас, шәкертемне кундырмый җибәрәмме соң,—дип каршы төште.
Әниең дөрес әйтә шул. Мин барып Бәдри абзыеңа әйтеп килим, куркып
тормасын,— диде Мөхәммәтвәли абзый һәм,  ашыгыч кына киенеп, чыгып
китте.

8

Икенче көнне иртәнге чәйне эчкәннән соң, Газизә апа элекке гадәте
буенча, үзенең тагарак хезмәтен үти торган зур ләгәненә җылы су салып,
Габдуллага чишенергә кушты. Аерылып торган өч ел эчендә Габдулла
әнисеннән шактый ераклашканга, чишенергә тартынды. Әнисе аны, ай-ваена
куймый, кыстап чишендерде дә, ләгәнгә утыртты.
—    Тартынып торган була тагы,— дип көлде Газизә апа. — Элек юынган
ләгәнеңә лып итеп кердең дә утырдың. Бер дә сыеша алмый артып торган
җирең юк әле!..
Юындырып беткәннән соң, Газизә апа аны сандыктан чыгарылган өр-яңа сөлге
белән сөртеп, баштанаяк корытып чыкты. Габдулла киенеп беткәч, әнисе
аның башына чиккән өр-яңа кәләпүш кидерде һәм:
—    Мин кидереп җибәргән теге кәләпүш белән исән-сау йөреп кайттың,
бусы да сине дөньяның бөтен бәла-казаларыннан сакласын! Яңадан Казанга
исән-сау әйләнеп кайт! — дип теләк теләде. Аннан соң: «Бик ерак юлга
чыгасың, ничек кенә суыкка чыдарсың икән?» — дип, анасы Габдуллага
кызганып карап торды да, иске киемнәре арасында актарынып, бер тире
чалбар тартып чыгарды һәм аны Габдуллага кигезде:
— Иске булса да ботларыңа җылы булыр,— диде ул.
— Иртүк китереп тапшырырга кушты кем, Габдулланың авылдашы. Борчылмасын,
тизрәк бул,— диде Мөхәммәтвәли абзый, хатынын ашыктырып. Газизә апа,
сагынмалык итеп, сөяк дисбе бирмәкче булган иде, Габдулла инде аны да
кул сузып алырга яхшы сынмады:
— Кирәкми, берсе дә кирәкми, мин бай җиргә барам, — диде ул һәм, бүләкне алмады.
Габдулланы капкага кадәр озатырга чыккан Газизә апа:
—    Габдулла, күз нурым, онытма, хатыңны көтәрбез моннан болай,— диде
һәм аның артыннан маңгай аша моңсынып карап калды. Алар чатка борылып,
күздән югалгач кына,  ул өстенә бөркәнеп чыккан чапаны белән күзләрен
сөртеп алды.  Габдулланы яңадан күрү белән кабынып, үсеп киткән аналык
дәрте өчен бу күрешү бик, бик аз иде шул…


* * *

Габдулланы алып китәргә тиеш «Алты-биш Са-пый» дигән кеше әле һаман
Җаектан килеп җитмәгәнгә күрә, Бәдри абзый Габдулла белән атна-ун көн
чамасы Казанда ятты. Ниһаять, Сапый да килеп җитте. Габдулла Бәдри абзый
номерыннан шул ук йорттагы Сапый абзый номерына күчте. Бәдри абзый
Габдулла белән коры гына аерылышырга теләмәде. Янчыгын ачып, ул, кулына
егерме тиенлек көмеш тәңкәне алды да: «Галиәсгар бай каенесе бит,
кайтыр, җизнәсенә сөйләр»,— дип егерме тиен янына тагын ун тиен өстәде.
Утыз тиен көмешне Габдуллага сузыйм дигәндә генә саранлык җене
кабыргасына төртте булса кирәк, көмешләрне янчыгының икенче бүлегенә
салып куйды да, икешәр тиенлек алты бакырны санап, шалтыратып
Габдулланың учына салды…
Сапый абзый Җаектан үзенең юан гына, ләкин яшь һәм купшы хатыны белән
килгән иде. Алар икәүләшеп Казан кибетләренә чыгып, берничә тапкыр төрле
киемнәр, чәмчәле читекләр, энҗеле калфаклар, тагы әллә нәрсәләр алып
кайттылар…
Беркөнне Сапый абзый номерга кайтып керде дә:
— Галиәсгар бай сораган чананы алып, кибеттә калдырып кайттым. Китешли
шунда кагылып, чананы тагып кына китәсе. Иртәгә иртүк, алла теләсә, юлга
чыгарбыз инде,— диде.
Габдулланың Казаннан китәсе килми иде әле. Ул һаман Саҗидә апасы белән
очрашуны өмет итте. Бәдри абзый: «Менә иртәгә, менә берничә
көннән»,—дип, вәгъдә иткәләп килсә дә, вакыт җиткерә алмады ахры, алар
Саҗидәне эзләп бармадылар. Габдулланың Әптелбәрне дә күрү өмете бар иде,
әмма ул иске дуслыкның эзе вакыт тарафыннан шактый җуелганга күрәме,
аның белән күрешә алмый калу Габдулла өчен артык зур үкенеч булмады.
Ниһаять, китәр көн һәм китәр сәгать килеп җитте. Мәңгелек мөсафир кебек,
ул үз гомерендә ничәмә тапкыр менә шулай юлга хәзерләнде, менә шулай
арбагамы, чанагамы чыгып утырды. Һәрвакыттагыча бу юлы да олылар аны
бөтен булган киеменә киендерделәр һәм өсте каплаган биек артлы, чыпталы
чанага Сапый абзый хатынының алдына чыгарып утырттылар. Казаннан чыгып
киткәндә, Габдулланың исенә ни өчендер әлеге җыр килеп төште:
Кайда гына барсаң, ай бер кояш,
Күбәләктәй газиз җанга көч…


 {mospagebreak}

III өлеш. ҖАЕК

Әйдә халыкка хезмәткә, хезмәт эчендә йөзмәккә;
Бу юлда һәртөрле хурлыкка, зурлыкларга тузмәккә!

 Беренче бүлек


…Ниһаять, Казаннан чыкканга унсигез тәүлек булды дигәндә, юлчылар Казан тракты белән борынгы Җаек шәһәренә килеп керделәр.

3

Габдулланы Саный абзый иң элек үз өенә алып кайтты. Бу — Җаекның
читендәрәк бер тыкрыкта читән коймалы йортта эче-тышы белән җыйнак кына
бер катлы агач өй иде.
Хуҗаларның кайтып төшүе өйдә биниһая ыгы-зыгы кузгатты. Әллә нинди
карчыклар, яшь кенә кызлар һәм зур киез итек кигән бер аксак малай
чыр-чу килеп аларны каршы алдылар. Сапый абзый, өйгә килеп керү белән:
— Җитәрлек якмагансыз. Болай буламыни? Өстәргә кирәк,— дип боерык бирде.
Бер таза гына карчык белән әлеге аксак малай тиз генә йортка чыгып утын
алып керделәр. Озак та үтмәде, күрше бүлмәдән утынның четер-четер яна
башлавы ишетелде һәм бу якка бик тәмле булып каен тузының көек исе
чыкты.
Зарыктыргыч озын һәм авыр юлның ниһаять очына чыгуына ышанмаган сыман
аптырабрак торган Габдулланың билбауларын чиштеләр, бишмәтен һәм бүреген
салдырдылар. Ул берьюлы җиңеләеп калды. Авыр киемнәр эчендә
хәрәкәтсезлектән оеп каткан кулларын бер алга, бер артка чайкап,
Габдулла идән буйлап йөреп китте. Сапый абзый, киез итекләрен салганнан
соң, читекләрен киеп алды һәм аларның куныч сырларын тигезләп
сыпыра-сыпыра сөйләнде:
—    Аллага шөкер, исән-сау кайтып җиттек әле, юл газабы — гүр газабы дип белми әйтмәгәннәр шул.
Мондый юлдан соң үзеңнең начар гына өең дә гүрнәчә кебек!..
Ләкин Сапый абзыйга үз «гүрнәчәсенең» рәхәтенә озак кинәнеп утырырга
туры килмәде. Күрше бүлмәдән ишетелә башлаган сүзләр берьюлы аның
игътибарын үзләренә тарттылар. Ул кинәт утырган җиреннән кура кебек
тураеп китте һәм, күрше бүлмәдәге сүзләргә колак салган килеш,
хәрәкәтсез тынып калды. Тик аның күзләре генә әрле-бирле әйләнә
башладылар, һәм бу әйләнү теге яктагы сүзләрне ишетеп кенә калмый, күреп
тә өлгерергә тырышу сыман булып тоелды Габдуллага. Күрше бүлмәдәге
сүзләр башта әкрен-әкрен генә, тора-бара шәбәя төшеп, дәвам иттеләр:
—    Кара, кара, ни ди бит, гарьлегеңнән егылып үләрсең, үзең соң,
үзең… Нәрсәң белән килеп төштең син Сафиулла йортына? Карт хатыны
булып син нәрсә җыйдың? Нәрсә арттырдың?
Бу Сапый абзыйның әлеге яшь хатынының тавышы иде. Карт хатынныкы булырга
кирәк, бераз тынычрак һәм коры тавыш аңа җавап кайтарды:
— Син җыярсың инде, син арттырырсың. Сафиулла белән кунактан-кунакка,
туйдан-туйга йөреп, күрмәгәнеңне күрдең инде, безгә килен булып төшеп…
югыйсә нәсел-нәсәбегез белән…
— Син минем нәсел-нәсәбемә тимә, яме! Мин синең кебек Сафиулланың
мәһәренә кызыгып килмәдем. Бер куып чыгаргач әйләнеп кайттың бит,
оныттыңмыни?
— Вакыты җиткәч, сине дә артыңнан бәйләп тотмаслар. Мин бер әйләнеп кайтсам, син ике әйләнеп кайтырсың!
— Үз башыңа юра, убырлы! Сафиулла сине кызганып кына асрый бит.
—    Кычкырма миңа, юха! Комгансыз, тәһәрәтсез йөргәнеңне Сафиуллага әйтермен…
Сафиулла елт итеп сикереп торды һәм, җиңеләеп, хатыннар ягына чыгып китте.
— Туктыйсызмы, юкмы, сминҗәләр?— дип кычкырды ул. Габдулла аның тавышын
танымады, бу бөтенләй Сапый абзый тавышы түгел, әллә нинди күкле-яшелле
тавыш иде. Аңа җавап итеп ике хатын ике яктан бер-берсе өстеннән
әләкләргә, әллә нинди оятсыз сүзләр белән бер-берсен Сапый алдында әшәке
күрсәтергә тотындылар. Дөбер-шатыр нәрсәдер ауды, нәрсәдер чылтырап
китте, хатыннар чыр-чу килергә, елашырга тотындылар. Сапый тагын:
— Бәрәкәт очырмагыз моннан болай! Мин сезне! Нибуч!— дип,  әлеге
күкле-яшелле тавышы белән кычкырынды. Бу җәнҗал ни дәрәҗәгә җитәр, ни
белән бетәр иде,  кем белә, ләкин алгы якта тышкы ишекнең шыгырдап
ачылуы һәм кемдер килеп керүе җәнҗалның теләр-теләмәс өзелеп калуына
сәбәп булды. Ишек төбендә кемнәрдер чыш-пыш сөйләшеп алдылар, аннан соң
Хәят апа ниндидер үпкәләгән өзек-өзек тавыш: белән:
— Әйдә, Газизә җаным, түрдән уз!— диде. Газизә дип дәшелгәне басынкы гына кызлар тавышы белән сөйли башлады:
— Рәхмәт, узып тормыйм, кайтканнарын күреп, кереп әйттеләр. Ашыга-ашыга килеп җиттем. Минем энекәш…
Габдулла Газизәнең үз апасы икәнлегенә төшенде һәм тиз генә ал якка
йөгереп чыкты. Башыннан ук чапан бөркәнгән һәм буйга җиткән кыз зур кара
күзләре белән Габдуллага карап елмайды һәм чапан астыннан ике кулын
чыгарып, аңа сузды.
—    Апаң бу синең, Габдулла, күреш!— диде Хәят апа.
Апа белән эне бер-берсен танымый гына күрештеләр, аталары үлеп, Сак
белән Сок шикелле, Кушлавычтан икесе ике якка аерылып киткәндә, Газизәгә
җиде-сигез яшь, ә Габдулла дүрт-биш айлык имчәк баласы гына иде бит!
Шуннан соң ун ел узып киткән! Язмыш аларны икесен ике якта
хәбәрсез-нисез куып йөртте-йөртте дә, менә хәзер генә алар Җаекта олау
йөртүче вак сәүдәгәр Сафиулла абзыйның бусагасында очраштылар!
Хатыннары белән ызгышып тәмам хәлдән тайган Сапый абзыйның Габдулла
белән Газизәне чәй эчәргә кыставы ул кадәр көчле булмады. Шуның өстәвенә
бер-берсен табышкан туганнарның бу җәнҗаллы өйдә артык юанып торасылары
килмәде, алар тизрәк чыгып китәргә ашыктылар.
Габдулла киенеп алып, апасы белән урамга чыкканда, караңгы төшеп җиткән, шуның өстенә, җиңелчә генә буранлап ябалак кар ява иде.
Госмановлар йортына чаттан борылып урам аша гына чыгасы икән, эне белән
апа озак бармадылар, асты таш, өсте агач, аслы-өсле җидешәр тәрәзәсе
белән урамга караган йортның таш капкасыннан кереп, сары буяулы
баскычтан өйнең өске катына менеп киттеләр.
Апасы белән Габдулла биек түшәмле һәм берничә бүлмәле зур гына өйгә
килеп керделәр. Көн җылы булуга карамастан, өй эссе итеп ягылган һәм
пешеп чыккан итле токмач исе аңкып тора иде. Габдулла нәкъ аш вакытына
тап булган икән, бүлмәләрдә ка-шык-аяк шалтыраган тавышлар ишетелеп
тора, хатын-кыз, савыт-саба күтәреп, ыгы-зыгы килеп йөри.
Ул ара булмады, чаршаулы ишектән урта буйлы, тулы гәүдәле, түгәрәк
йөзле, бала итәкле күлмәк өстеннән күгелҗем төстә хәтфә камзул кигән
ягымлы гына хатын чыкты.
– Күреш дәү апаң белән,— дип, Газизә Габдулланың җиңеннән тартты. Габдулла дәү апасына ике кулын сузды.
Зур шәкерт икән, гомерле генә була күрсен, бәрәкәтле аяклары белән
килсен, — дип каршы алды дәү апа һәм Газизәгә Габдулланы чишендерергә
булышты.
Ул арада бүлмәдән тагын кемнәрдер чыкты һәм, түбәнге каттан булса кирәк,
керле генә ак алъяпкыч япкан бер яшь хатын килеп керде. Алар һәммәсе
Габдулланы кызыксынып күзәтергә тотындылар. Габдулла аларны
күреп бетерергә өлгермәде, дәү апа аны урта ишек янына алып килде һәм, чаршауны ачып, эчтәгеләргә күренми генә дәште:
—    Син, монда кара әле, менә шәкертебез килеп төште…
Һәм ул Габдулланы, аркасыннан җиңел генә этәреп, бүлмәгә кертеп җибәрде.
Арттан чаршау ябылды һәм Габдулла стеналарына чиккән намазлыклар,
сөлгеләр, пыялаланган шамаилләр эленгән, зур асылмалы лампа белән
яктыртылган көзгеле бүлмәдә әллә нинди өч ят кеше алдында басып калды.
Алар өстәл тирәсендә утырган килеш, ашауларыннан туктап, Габдуллага
карадылар. Габдулла бераз каушап китте.
Беренче булып зур гына борынлы, җирән мыеклы кеше дәште:
—    Ә-ә-ә! Каениш бу минем, каениш! Казан кунагы!
Я, кил, күрешик!
Алар ике кулларын сузышып күрештеләр. Җизнә-сенең елмаеп торган ягымлы йөзен күргәч, Габдулланың каушавы бетте.
—    Әнә,  кода абыең белән,  аннан кунак абыең белән дә күреш,— диде аңа җизнәсе.
Кода абый дигәне чандыр гына сары йөзле, мыегын җеп кебек калдырып
кырган, күзләренә сөрмә тарткан, кырыс чырайлы берәү иде. Габдулланың
кечкенә куллары аның көрәктәй зур, тупас куллары эчендә бөтенләй югалып
калды. Габдулла аның киеменнәнме, кечкенә кәҗә сакалыннанмы кандала
исенә охшаулы гатырша мае исе килгәнне тоеп алды.
—    Кечкенә икән әле, мин аны шактый дәү шәкерт дип гөмән кылган идем!—
дип мыгырдап алды кода абый. Аның мыгырдаулы тавышы һәм «гөмән» дигән
сүзе ни өчендер Габдуллага ошамады.
«Кечкенә», имеш! Әйтерсең, Габдулла аның алдында моңарчы үзен бик зур кеше дип дәгъва кылып йөргән!
—    Казанның кече молдасы ул Җаекның өлкән молдасы, гой!— дип куйды
кунак абый дигәне һәм күркә голдыравы сыман мәзәк тавыш белән кычкырып
көлде.
Габдулла аңа әйләнеп карады. Бу — сакал-мыексыз, маемсырап торган киң
калын битле, кысык күзле бер казах иде. Ул кесәсеннән янчыгын чыгарды
да, аның эченнән өч тиен бакырны алып, Габдуллага сузды.
— Ал, ал, җае молда, сәдәканың гаебе җок,— дип кыстады ул тартынып торган Габдулланы.
— Биргәнне кире кагу тәкәбберлек була, шәкерт кешегә килешми ул,— дип өйрәтте кода абый,— менә шулай! Дога кылып ал!
Габдулла өч тиенне алып битен сыйпап куйды, олылар аны кабатладылар.
Кода абый дигәне бәйләнде бит:
— Тукта әле, тукта, сәдәканы алу белән генә түгел, аның фәтвасын белергә
кирәк. Беләсеңме фәтвасын? Сәдәка бирү кайсы гамәлгә керә? Менә әйт,
Казан «молдасы» булсаң?
Һәм ул, алдан ук бу сүз көрәштерүдә үзенең җиңеп чыгасын сизгән кебек, симез казахка горур гына карап куйды.
– Сәдәка бирү — сөннәт, алу — мөстәхәп (шәригатьнең төрле дәрәҗәдәге
йөкләмәләре), — дип ярып салды Габдулла. Бу шулкадәр көтмәгәнчә килеп
чыкты, кода кеше авызын ачып, Габдуллага карап калды.
— Ай, рәхмәт, җае молда! — дип сокланды казах. — Минем айтканны рас чыгардың, гой!
Ләкин кода кеше һич бирешергә теләмәде. Аның ни өчендер менә бу казах
алдында Казанның яшь «молдасын» күздән төшерәсе һәм үзен күтәрәсе килде
һәм ул, салынкы җирән кашлары астыннан карап торган кечкенә, чәнечкеле
күзләрен Габдуллага текәп дәвам итте:
— Юк, туктале син, тукта, моның белән генә бетмәде әле… Хатыннарның нифас вакытында…
— Я, куй әле, кияү,— дип шып туктатты аны җизни кеше,— бала булса да, ул мөсафир кеше бит, ял итсен, тамагына капсын!
Ул Габдулланы җитәкләп бүлмәдән алып чыкты һәм хатын-кызга аны үз яннарына утыртып, аш салып бирергә кушты.
Габдулланы чыбылдыклы бүлмәгә алып керделәр. Бу бүлмәнең ике почмагында
зур-зур яшел калай сандыклар өстенә кат-кат итеп көрпәләр һәм түшәкләр
өелгән, лампасы теге бүлмәдәге кебек асылмалы түгел, өстәлгә утыртылган
унбишле озынча лампа иде.
— Әйдә, апаң белән янәшә утыр,— дип, дәү апа Габдулланы Газизә апасы
янына утыртты һәм аңа тәлинкә тутырып токмач салып бирде. Өстәл
тирәсендә дәү апа белән Газизәдән тыш тагын ниндидер ике яшь һәм бер
картрак хатын ашап утыралар иде.
Ашаган арада Габдулладан юл килүләрен, Кырлай һәм Казан хәлләрен, аның
авылда укулары турында сораштылар. Габдулла бу бүлмәдә иркенләбрәк һәм
теләбрәк сөйләште. Бер сорауны да ул җавапсыз калдырмады. Аны кызыксынып
тыңладылар. Кыяфәтендә, төсендә дәү апасы һәм Газизә апасы белән уртак
сыйфатлар таптылар.
—    Юк, үги әни күгелҗем күзле иде, Габдулла безнең әтигә охшаган,— диде Газизә апасы.
Дәү апасы да аның белән килеште:
—    Нәкъ, нәкъ әтисе инде: күзләреме дисең, борыннарымы дисең… Шундый
калку борынлы иде Мөхәммәтгариф. Чибәр егет булыр, алла боерса… —
Шуның артыннан ук ул көрсенеп куйды: — Әй, хәзер Гобәйдуллам исән
булса,  менә нәкъ Габдулла белән тиң булырлар иде. Икәү бергәләп сабакка
йөрерләр иде,— диде һәм, күңеле йомшап, яулык почмагы белән күзләрен
сөртеп алды.
Габдулланың күңеленә кылт итеп бернәрсә килеп төште. Ул Кырлайга килгәч,
Зөһрә апа да нәкъ менә шулай: «Әй, хәзер Садретдиным исән булса иде!» —
дип көрсенгән иде бит. Карале: ул һаман һәм һәр җирдә бер үлгән баланы
алыштырырга килеп төшә. Менә бит!
—    Марзияга да хәзер сигез яшь тулган булыр иде инде,— диде юантык
кына карсак буйлы, соры күзле сөйкемле генә кыз.— Бигрәк гомерсез
булдылар шул.

Бу — Галиәсгарның кияүдәге кече кызы Фатыйма иде.

Мәҗлестә тагын бер какча гәүдәле, шешенкерәк зур күзле нечкә иренле яшь
кенә хатын әңгәмәгә катнашмый, дәшми утырды. «Әллә телсез микән?»— дип
уйлап алды аның турында Габдулла. Ул аның телсезлегенә тәмам ышанып
җиткән иде инде. Ләкин шунда көтелмәгән хәл булып куйды. Ашау-эчүдән соң
дога кылып алгач, дәү апа:
— Бибизөһрә, табынны җыеп алырсың инде,— дип, әлеге «телсез» хатынга
дәште. Теге терт итеп сикереп торды да табын уртасында бушап калган зур
агач табакны кинәт кенә күтәреп алды. Аннан ул ишеккә юнәлде һәм юл
өстендә туры килгән мәчене бик каты тибеп җибәрде дә, аермачык итеп:
— Кит әле моннан, ч-ч-чурт, атаңа нәләт!— дип кычкырды. Моның белән ул
үзенең телсез түгел, бәлки, киресенчә, бик әче телле хатын икәнен
күрсәтте.
Икәү генә калганнан соң, Газизә апасы Габдуллага бу хатынны җизнинең
кияүдән аерылып кайткан өлкән кызы дип аңлатты. Аннан соң Габдулла
беренче бүлмәдә күргән әлеге сакалсыз-мыексыз юан кешенең кем икәнен
сорады.
– Ул Тургайдан килгән кыргыз сәүдәгәре Кунарбай,— диде Газизә.— Монда куйлар куып алып килгән. Җизни белән бергә эш йөртә.
– Ул бик кызык сөйли инде. Сүз саен гел «гуй, гуй!» диеп куя. Анысы нәрсә тагы?
– Кыргызча сөйли ул. Тора-бара үзең дә аңлый башларсың әле. Монда аларның телен татарлар гына түгел, урыслар да аңлый.
Кунарбай белән кызыксынып, Габдулланың әлеге гатырша исе аңкып утырган
кода абый турында сорашырга хәтеренә дә килмәде. Аннан соң кода абыйсы
аңарда ни өчендер күңелсез тәэсир генә калдырды, бәлкем, шуңа күрә
Габдулла аның турында сорашуның кирәген тапмагандыр…
Зур сандык өстенә җәелгән йомшак түшәккә яткач, Габдулла рәхәтләнеп бер
киерелеп куйды. Унсигез көнлек уңайсыз, зарыктыргыч юлдан соң бай өйдә,
йомшак түшәк өстендә тук әрлән кебек йомарланып ятудан да рәхәтрәк нәрсә
бар?!
Менә өстәлдәге утны каядыр икенче якка алып чыгып киттеләр. Габдулла
караңгыда, түшәк өстендә үз уйлары белән ялгыз калды. Бүген күргәннәре
бер-бер артлы аның күз алдыннан кичте. Аны бай өйгә, тук һәм һәр яктан
канәгать семья эченә кабул иттеләр.
Яхшы каршы алдылар. Бу каршылауда, ни әйтсәң дә, кардәшлек җылылыгы
сизелеп торды. Инде аның үзен кызыктырган төп мәсьәләгә тизрәк ирешәсе
калды: яңа мәдрәсәне күрү, яңа хәлфә һәм яңа иптәшләр белән очрашу, яңа
китаплар кулга төшерү… Ә, бәлкем, ул иртәгә иртүк торып мәктәпкә дә
китәр әле,— аны озакка сузып тору нигә кирәк?

5

Икенче көнне Габдулла уятканны да көтми, мәктәпкә бару дәрте белән, үзе
үк сикереп торып утырды. Аның уянганын күреп, Газизә апасы:
— Габдулла җаным, идәнгә басмый тор, мин хәзер киез итегеңне алып
киләм,— диде һәм киптерер өчен кичтән үк мич башына ыргытылган киез
итекләрне алып килергә йөгерде. Ләкин кире әйләнеп килгән чакта аңа
җизнәсе очрады һәм, аның кулыннан киез итекне алып, табанын әйләндереп
карады.
— Үкчәсе тузып килә,— диде ул,— тишелеп чыкканчы, төп салдырып алырга кирәк. Кертеп бирегез теге кемгә, төп салып бирсен.
Шулай итеп мәктәпкә бару бүген булмый калды. Ләкин бу мәҗбүри рәвештә
өйдә утыру бер көн белән генә бетмәде. Галиәсгарның «теге кем» дип
әйткән кешесе киез итекне ике көн тотты. Аннан соң Габдулланың бишмәт
эче өзгәләнгән икән, шул билгеле булды. Җөйче Зөбәйдәне чакыртып,
бишмәткә көрән кытаттан яңа эчлек куйдырдылар. Дәү апа Габдулланың
сөннәтле авыл бүреген килештермәде.
— Калада мондый бүрек кимиләр, Габдулла,— дип, ул бүрек читенә
җизнәсенең бүрегеннән сүтеп алынган каманы тотып чыкты. Габдулла бүрекне
киеп алды да:
— Камалы бүрек кидем, инде камалы тун гына киясе калды,— дип, «пуф, пуф» итеп, корсагын киереп йөрде.
Шулай итеп өч-дүрт көн узып китте. Шул арада Габдулла өйнең өске каты
һәм аскы каты белән танышып өлгерде. Өйнең аскы катында торучы
ирле-хатынлы хезмәтчеләр — Гыймади һәм Гайниямал белән ул аеруча
кызыксынды. Гайниямалның, себерке, я идән чүпрәге тоткан килеш, бүлмәдән
бүлмәгә җил кебек өерелеп йөрүен Габдулла бу йортка төшкән көннән алып
күрә килде. Күлмәк итәкләрен кыстырган ябык гәүдәле, әрлән кебек җитез
яшь кенә хатын иде ул үзе. Габдулла аңа тиз ияләшеп китте. Беренче көн
аштан соң ук өстәлдәге савыт-сабаны җыешып йөргән арада, Гайниямал аңа
кечкенә, әмма үткер күзләре белән карап елмайды да кыю гына:
— Казан шәкертенә безнең Җаек авыл булып кына күренәдер инде. Казанны
бик зур кала дип сөйлиләр бит,— дип куйды. Ә икенче көнне иртә белән:
— Габдулла акыллым, менә бу җирне сөртеп алганчы гына аякларыңны
сандыкка күтәреп утырчы, я булмаса, аска, абыең янына төш, ул да синең
кебек мәдрәсәдә укыган шәкерт,— диде.  Габдулла башта «абыең» дигән
сүзне төшенмәде. Ул арада кемдер берәү, тышкы ишектән башын тыгып:
— Гайниямал, бала уянды, төшеп кенә мен әле,— дип дәште.
— И алла,  ходаем,  яңа гына имезгән идем лә баса,— дип, Гайниямал шулай
ук әрлән кебек йомылып чыгып китте. Аның инде бала анасы булып, «абыең»
дигәне әлеге ишекне ачып дәшкән ире икәнне Габдулла шунда гына төшенде.
Кичкә таба ул Газизә апасы белән бергә алар янына төште. Бу — ике
тәрәзәсе белән ишек алдына, бер тәрәзәсе белән урамга караган уртача
зурлыктагы бер бүлмә булып, түрдәге сәкесе белән бераз Кырлайдагы сабак
абыстаеның кызлар укыта торган бүлмәсен хәтерләтә иде. Гайниямалның ире
Гыймадетдин (бае аңа Гыймадетдин дип дәшә иде), Габдулла кергәндә, бүлмә
уртасында бүкән сыман тәбәнәк кенә әйбер өстендә, бик бирелеп, балта
сабы юнып утыра иде.
—Вәгаләйкүмәч сала-а-ам!— дип шаяртып кайтарды ул Габдулланың сәламен.
Кулындагы балта сабын мылтык төзәгән сыман күзләренә күтәреп, аның өсте
тигез юнылганмы, юкмы икәнен карый-карый, сорашып китте:
— Я, нихәл, шәкерт! Исән-сау гына килеп җиттеңме? Казан бит ул анавы Җембете белән Тургай түгел, өч атналык юл диләр бит аны.
Аннан соң ул, эшеннән күзен алмыйча гына, Габдулланың кайда, нәрсә
укыганнарын сорашырга тотынды. Габдулла сөйләп бирде. Аны бәләкәйсетеп
каршы алган Гыймад и хәзер инде эшен бер якка куеп, Габдулланы үзенең
тиңдәше сыман итеп сөйләшеп алып китте:
—    Карале, син!.. Синең яшеңдә без ул китапларны белми идек әле. Син
бик югары киткәнсең, алайса. Болай булгач, хәзрәт сине мокыт нугай
балалары белән утыртмый инде, үзенә утырта инде дәрескә…
Ул арада Гайниямал сәкегә үз пары белән шыбыр тиргә баткан калай самовар
китереп утыртты һәм Газизә белән Габдулланы табынга дәште.
— Юк, юк, рәхмәт, утырып тормыйбыз,— дип сикереп торды Газизә.— Әйдә, Габдулла, безне көтә торганнардыр.       
— Алай ярамый инде. Безне сансынмау була ич ул,— диде Гайниямал.
— Әйе ләбаса. Кеше кешедән өстен, әмма берәү дә аштан өстен түгел,— дип
фәлсәфәгә керешеп китте Гыймади, Габдуллага карап. — Тукта, торып тор,
менә мин сиңа бер китап күрсәтим әле…
Ул, шүрлеккә үрелеп, битләре саргаеп, керләнеп беткән тышсыз бер китапны алды да Габдуллага бирде.
—    Бу китап берәүдә дә юк. Гурьевтан килеп монда укып яткан мәрхүм
Зәйнетдин шәкерттән мирас урынына калган китап бу. Менә син аны укып
кара әле.
Габдулла китапны кулына алды һәм, һәрвакыттагыча, кулына төшкән яңа
китапка ничек ташланса, моны да аеруча зәвык белән йотлыгып карый һәм
укый башлады. Соң бу аның элек-электән ишетеп, моңарчы ничек кулга
төшерергә белми йөргән китабы «Әбүгалисина» бит! Агалы-энеле ике егетнең
бер ел буена тау тишегенә бикләнеп гыйлем алулары һәм аннан дөньяны таң
калдырган «неҗүм» гыйлемен өйрәнеп зур галимнәр булып чыгулары турында
гаҗәп кызык хикәя бит бу!
Китапның Габдуллага берьюлы ошавын күреп, Гыймади ярым шаяру, ярым мактану рәвешендә:
—     Күрдеңме, бездә нәстәләр бар!?— дип куйды.
— Кычкырып укычы, Габдулла!— дип үтенде Гайниямал. Габдулла укып китте.
Бер битен укып икенче биткә күчкәч, Габдулла, өзелеп калган җөмләне
ялгый алмый тынып калды. Аннан соң икенче битнең юклыгы билгеле булды.
—    Ә ул бите аның элек-электән юк иде… Анда ниндидер бер тылсымлы
сүз булган, шуңа күрә аны берәү ертып алган,— дип аңлатты моны Гыймади
һәм дәвам итте: — Бу китапның хикмәте дә шунда бит.
Моны һәркем үзенчә аңларга тиеш. Менә миңа бер хәлфә кеше укып күрсәтте
моны. Китапта бер төрле язылган, ә ул аны икенче төрле аңлатып бирә: «Бу
китапның һәрбер сүзендә зур хикмәт ята. Аны укый белергә генә кирәк»,—
ди. Патшалар турында серле итеп язылган урыннары бар моның. Теләсәң
тегеләй аңла, теләсәң — болай.
— Әй, бүлдермәде, укысын кеше,— дип туктатты аны Гайниямал.— Ничек
язылган, шулай аңлый инде кеше. Тотасың да үзеңчә бер мөгез чыгарырга
тотынасың. Я, я, укы, Габдулла!
Габдулла тагын укып алып китте һәм бу китапта язылган мәсьәлә Гыймадиның
күңелен аеруча кытыклаган мәсьәлә булып чыкты. Ул тагын Габдулланы
бүлми түзә алмады:
— Күрдеңме, гыйльме кимия нишләтә?! Вәт, менә шулай, гыйльме кимияне өйрәнеп алып, кеше күзенә күренми йөрсәң икән!
— Әбәү, сине берәү дә күрмәгәч, бик күңелсездер ул! — дип келтерәтеп көлеп җибәрде Гайниямал.
Гыймадига бу «гыйльме кимияне» кимсетү булып тоелды.
Әлбәттә. Синең сипкелләрең белән төймә борыныңны кеше күрмәгәч, кызык буламыни?
— Әй, дөньяның чибәре каян килгән!— дип ачы телләнде Гайниямал.— Син
үзеңнең әнә шул тукмак кебек борыныңны кешедән яшерер өчен күренми
йөрисең киләдер әле.
Габдулла укудан тукталды. «Гыйльме кимия»нең нәтиҗәсе әлеге Гыймади
белән Гайниямалның бер-берсен менә шундый сүзләр белән чеметешүдән ары
китә алмады. Габдулла бу әче телле әңгәмәнең шактый катлаулы булып
бетәсен көткән иде. Юкка гына хәвефләнгән икән. Шушы кичне үк ул Гыймади
белән Гайниямалның яратышып сөйләшү рәвешләре шулай икәнен төшенде.
Аларның әңгәмәсе дәвам итте.
— Бер дә харап инде,— дип карулашты Гайниямал.
— Харап шул,— дип җавап кайтарды Гыймади.
— Сезнең сүз өскә чыкмаса ярыймыни?
— Чыга шул.
— Чыкты ди, чыкмый ни!
— Чыкты да бәреп екты.
— Мәхәббәтсез!
— Мәхәббәтле!
Әңгәмә буйдан-буйга ир белән хатынның бер-бер-сенә куллары белән
төртешү, шаярып орышышу белән аралашып барды. Ахырда Гыймади, хатынының
кабыргасыннан кытыкларга, тегесе сәкегә чалкан егылып, үрсәләнә-үреәләнә
кеткелдәп көләргә тотынды, бер киерелде, бер бөгәрләнде, ахырда тыны
бетеп кычкырды.
—    Кит, каһәр суккан, баланы уяттырырсың.
…Габдулла, апасы белән үзләренә менгәч, сорашып, Гыймадиның кайчандыр
мәдрәсәдә укый башлаган ярлы шәкерт булуын, ачтан үлмәс өчен, өлкән
шәкертләргә самовар куеп, байларга көнлекче булып көн күрүен, ахырда уку
белән эшне берьюлы алып бара алмый, менә шулай бай ялчысы булып калуын,
аннан соң шушында асрау булып торучы Гайниямалга, бикә димләве белән,
өйләнүен белеп алды.
Кичен Габдулла аскы өйгә төште һәм тагын калай самовар янында
«Әбүгалисина»ны укыды. Бу ирле-ха-тынлы яшь семьяның үзара аеруча гади,
хәтта бераз тупас мөнәсәбәте астында Габдулла ниндидер эчке җылылык
сизде. Тормышлары мул, иркен булуга карамастан, өстә, җизнәләрендә, бу
җылылык һәм ягымлылык юк иде.
Габдулла, менеп утыр абыең кырыннан,— диде Гайниямал һәм иренә дәште: — ә
син, карт, тәртәләреңне бераз җыя төш, сәкегә сыймый утырасың.
— Кунак егет, кара инде,— диде Гыймади, зарлангандай итеп,— карт дип җаныма тия бит, нигә генә яратмый икән мине хатыным?
— Яратыр җирең юкка!— дип карулашты хатыны аңа, кырын гына елмаеп.
— Юк, болай булмады бу,— диде Гыймади,— Әбүгалисинаның неҗүм гыйлеме
белән, кеше күзенә күренми генә патша сараена үтеп, патшаның кече кызын
ябештереп алып кайтмый булмый инде, ахрысы!
— Ни исемле соң ул патша кызы? Кәкре койрыклы Кәлбениса түгелме?
—  Булса да ни хикмәт!
— Я, телеңә бетеп утырма, әнә кулыңны сузып, баланы тирбәтеп җибәр, мин
менә бу җепне генә йомгакка чорнап бетерим. Бияләй бәйлисем бар, бикә
киләсе җомгага өлгертергә кушты.
Гайниямал бер йомгакны икенчегә күчерә; иске йомгак идәндә тәгәри; соры
мәче баласы, аны күреп, колакларын торгыза; ул, зәвыкланып, алгы
тәпиләрен йомгакка каршы күтәреп-күтәреп куя; ахырда түзми, томырылып,
йомгак өстенә ташлана.
—    Кая алып киттең йомгакны, ах син!— дип, Гайниямал аңа бармак селки,
Габдулла сәке астына ук кереп китә язган йомгакны алып Гайниямалга
бирә.
Бу вакыт Гыймади баланы кулына алып, тезләренә утырткан да, аны әкрен генә тирбәтә һәм көйли:
— Деңни, деңни, диңнәсе, Кызлармыни әннәсе…
— Габдуллага җылы, рәхәт…
Шул вакыт өйалды ишеге кинәт тартыла, караңгыда кемдер кабаланып
капшана, өй ишегенең тоткасын табарга тырыша. Аннан кинәт өй ишеге
ачыла, кемдер килеп керә һәм бүлмә буйлап йөреп китә. Кем бу? Бу теге
беренче көнне җизни белән бер бүлмәдә утырган кода абзый бит? Шул! Аңа
нәрсә булган? Ник ул озын һәм зур кулларын селтәп, саташкан кеше кебек
тулгана? Ул сәлам дә биреп тормады, коры гына: — Җиңгәгез кая?— дип
сорады һәм җавапны да көтми ни өчендер мич аралыгына кереп, кечкенә
чыбылдыкны ачып карады.
—    Кибеткә барасым, кәрәчин алып кайтасым бар дигән иде, шунда киткәндер,— диде Гайниямал.
Кода, кергәндәге җитезлек белән, тиз генә чыгып та китте. Гыймади:
— Тагын нәрсә булган бу салам торханга?— дип әйтергә дә өлгермәде, стена
артында дөбер-шатыркупты, нидер авып төште, кемдер әрнеп кычкырып
җибәрде.
— Хәлфә тагын Вәрәкыя апаны кыйный,— диде Гайниямал һәм, борчылып, кузгалып куйды.— Әллә кереп чыгасыңмы үзләренә!
Гыймади кул гына селтәде. Күрәсең, ул шундый чакларда анда кергәләгән
һәм аралашып йөргән, әмма моның барыбер мәгънәсе булмавына төшенгән.
—    Нинди хәлфә ул?— дип сорады Габдулла, гаҗәпләнеп.
— Соң менә әле генә шунда кереп чыккан синең кода абыең… — диде Гыймади.
Габдулла аның хәлфә булуын берничек тә күз алдына китерә алмады, ләкин
яңадан моны төпчеп тә тормады. Кем белә, хәлфә, бәлки, аның
кушаматы-мазарыдыр?
Һәм бу турыда ул шунда ук онытты да…
Җаекның атаклы мәдрәсәсенә барыр көн килеп җитте. Әлеге кода абыйның улы
Талип, озын муенлы, күтәрелеп тора торган җәлпәк борынлы, уйнак күзле
малай, букчасын иңенә кыеклап аскан хәлдә килеп керде. Алдан сөйләшү
буенча, ул Габдулланы мәдрәсәгә ияртеп алып барырга тиеш иде. Мәдрәсәдә
Габдулланы кай сыйныфка утырту, кайсы хәлфәгә тапшыру мәсьәләсе дә хәл
итеп куелган иде инде.
Габдулла, Талипка ияреп, мәдрәсәгә китте. Өйдәгеләр аны һәрберсе үзенчә:
— Тырышып укы, улым, бар!
— Изге сәгатьтә!
— Аллага тапшырдык! — дип озатып калдылар.
Кырлайдан киткән көннән алып бу мәдрәсә Габдулланың күз алдында әллә
нинди серле шәүлә булып балкып торды. Соңга таба ул аның төшләренә керә
башлады. Аныңча, бу мәдрәсә, әлбәттә, Кырлайныкы сыман тау битендә
инешкә таба авышып утыра торган бер катлы иске агач өй түгел, бәлки
Казанның Күл буе мәдрәсәсе кебек таш пулат. Моның хәлфәсе дә Кырлайның
Хәбри хәлфә төсле бишбилле иске бишмәт кигән, бөкрәеп йөри торган,
мужикка охшаган, ябык чырайлы хәлфә түгел, бәлки озын мәһабәт буйлы,
тулы ак йөзле, сөрмә тарткан җитди күзле, ак бикасап чапан, яшел чалма
кигән кеше. Тамак кыру да монда Хәбри хәлфәнеке төсле кәҗә йөткергәндәй
кәһ! кәһ! итеп түгел, Ташъяк ярминкәсендәге кәмит алдында зур җиз быргы
кычкырткандай, күкрәп чыга, мөгаен…
Һәрхәлдә, Габдуллага бу мәдрәсә юлы зур бер батырлык юлы булып, бу көн
бәйрәм көне кебек тантаналы булып тоелды. Бу — гади йөреш түгел,
балалыктан — олылыкка, бүгеннән — киләчәккә батыр бер омтылыш, кыю бер
сикереш ясау иде.
Юл өстендә бер төркем бала-чаганың пыр тузып, якага-яка килеп сугышулары
Габдулланың уйларын тузгытып җибәрде. Бу сугыш читтән карап торыр өчен
никадәр генә кызык булса да, мәктәпкә соңга калудан куркып, Габдулла
юлын дәвам иттерергә теләде. Әмма аның юлдашы Талип:
— Кая барасың, мәдрәсә шушы бит инде,— дип аны шып туктатты һәм ике
катлы йортка төртеп күрсәтте. Бу — мәчеттән йөз таяк чамасы ераклыкта,
Чаган елгасына караган ярның өстенә салынган нәкъ Габдулла килеп төшкән
Галиәсгар бай йорты сыман асты таш, өсте агач һәм зурлыгы белән дә,
аңардан кайтыш булмаса, бер дә генә артык түгел, искерәк бер йорт иде.
Аның яртылаш җимерек агач капкасы аша йортның эче ялтырап күренеп ята,
түрдә кечкенә бер катлы йорт һәм сул якта мунчамы — нәрсәнеңдер почмагы
чыгып тора, алар артында яр астында туңган Чаган өсте җәелеп ята иде.
Пыр тузып сугышучы малайлар шушы мәдрәсәнең укучылары булып чыкты. Бу
дөмбәсләшү, мәктәпнең йозагын фәрраш (мәчет мәдрәсәне карап торучы,
сторож) килеп ачканчы, туңмас өчен һәм вакыт уздыру теләге белән ясала
торган көндәлек маҗара икән.
Габдулла белән Талип килеп җиткәндә, дөмбәсләшүнең иң кызган чагы булып,
шау-шу, кычкырыш, көлеш эчендә кычкырып елау һәм оятсыз сүгенүләр дә
ишетелеп куя, борыны җимерелгән бер малай, читкәрәк китеп, зур гына кар
кисәге белән борыныннан килгән канны туктатырга тырыша, кан ак кар аша
кызарып саркып тора иде.
Талип Габдулланы мәдрәсә йортының эченә алып керде. Габдулла йозак белән
бикләнгән ишектән тыш икенче баштарак тагын бер ишек күрде. Анысы ачык
иде.
— Әнә теге ишектән кереп булмыймыни?— дип сорады ул Талиптан.
Юк, анысы ятып укый торган өлкән шәкертләрнең ашханәсе. Аннан үтеп була булуын, тик олы шәкертләр безне анда җибәрмиләр.
Һәм шул сүзне дөресләгән сыман, ишектән нәкъ Габдулланыкы төсле камалы
бүрек очып чыкты да, ерак түгел генә бәдрәф янындагы бозлавык өстенә
барып төште.
Аның артыннан, кызарынып-бүртенеп, әрләшә-әрләшә, букча таккан бүрексез малай чыгып йөгерде.
—    Ашханә аша үтсәң, олы шәкертләр бүрекне алып менә шулай тышка ыргыталар, — дип аңлатты бу күренешне Талип.
Ниһаять, фәрраш дигәннәре килде. Ул чандыр, озын буйлы, нәзек кенә
калдырып кыркылган сары мыеклы, кечкенә сакаллы кеше иде. Ул килеп
йозакны ача башлагач, балаларның бердәм төркеме аны ишеккә китереп
кысты. Ул балалар белән төрткәләшеп һәм әрепләшеп, йозакны бераз вакыт
ача алмый торды. Ниһаять, ишек ачылды, һәм балалар ташкыны ишеккә бәреп
кереп китте. Фәрраш, агым белән читкә тибәрелеп, аягында чак-чак кына
басып кала алды.
Балалар артыннан Габдулла да, Талипка ияреп, сыйныфка килеп керде.
Сыйныф кечерәк кенә өч тәрәзәле тәбәнәк түшәмле бик гади бүлмә иде. Бер
нәрсә генә Габдулланың игътибарын үзенә тартты: балалар Кырлай
мәдрәсәсендәге кебек сәкегә яисә коры идәнгә түгел, бәлки тәбәнәк кенә
тар һәм озын өстәлләр арасына кереп дүртәр-дүртәр булып тезелеп
утыралар. Габдулланың билгеле урыны булмаганга күрә, ул Талип янына
сыенып, бишенче булып утырды. Аны шунда ук кысрыклап төрткәли
башладылар:
—    Бар, бар, үз көрсиеңә барып утыр! Кеше көрсиенә килеп тыгылма!
Габдулла шунда ук ике төрле сабак алды: бердән, бу тәбәнәк озын өстәл
«көрси» дип атала, икенчедән, монда бишенче булып утырырга ярамый икән!
Төрткәләү дәвам итте, Талипның:
—    Юк, ул яңа шәкерт, ул шушы сыйныфныкы, Галиәсгар байның каенише,—
дип торып аңлатуы да ярдәм итмәде. Габдулланы, бәлки, ай-ваена куймый,
төртеп чыгарган да булырлар иде, әмма шул вакыт әлеге фәррашның кереп
шау-шуны басар өчен кулындагы пеше чыбыгы белән шәкертләр өстеннән
уңлы-суллы чажлатып, селтәнеп алуы, берничә шәкертнең: «Әл-лә-лә-лә!»
дип чын күңелдән әрнеп куюлары белән Габдулла мәсьәләсе онытылды.
Кырлай һәм Кушлавыч мәдрәсәләрен күргән Габдулланы бу мәдрәсәнең тәртибе
һәм балаларның үзенә мөнәсәбәте гаҗәпләндермәде. Аны теге мәдрәсәләр
белән бу мәдрәсә арасында әллә ни аерма юклыгы гаҗәпләндерде. Ләкин ул
аерманың бер дә булмавына ышанмады һәм әле сыйныфка килеп керәчәк хәлфә
аның бу турыдагы, бөтен шикләрен җуеп ташларга тиеш иде. Ул өйдән үк
үзенең Шәпеш хәлфәдә укыячагын белеп килгән иде, шуңа күрә ул Талипның
колагына ятып шыпырт кына сорады:
—    Шәпеш хәлфә кем ул, зур хәлфәме?
Җавап бирү урынына, Талип Габдуллага әйләнеп, аңа ни өчендер гаҗәпләнеп карады.
— «Шәпеш хәлфәне дә белмисеңме?»— дигән караш иде бу.
Габдулла кызарынды. Ул: «Кояш нәрсә, ул кайсы яктан чыга?» — дигән
кирәксез һәм көлке сорау биргән сыман тойды үзен. Димәк, Шәпеш хәлфә ул
монда Җаекта бик зур кеше һәм аны белмәү — гаеп! Габдулланың күз алдына
тагын хыялындагы әлеге ак бикасап чапанлы, яшел чалмалы, мәһабәт буйлы,
сөрмә тарткан күзле, җиз быргыдан күкрәп чыккан тавыш белән тамак кыра
торган зур галим килеп басты.
— Шәпеш хәлфә кереп килә!— дип ысылдады кемдер.
Сыйныф кинәт тып-тын булды. Ишектән зур кулларын кая куярга белми,
селтәнгәләп һәм аунаклап, Талипның атасы, әлеге кода абзый килеп керде.
Габдулла:
— «Бәй, бу нишләп килеп керде әле монда? Әллә тагын Вәрәкыя апаны эзләп
йөриме?»— дип уйлап та бетермәде, шәкертләр дөр килеп аякка бастылар.
Габдулла, аптырап, авызын ачып калды:
—    Менә кем икән ул Шәпеш хәлфә!
— Әнә шәкертебез дә кайтты. Я, ошадымы безнең мәдрәсә?
— Ошамыйча ни,  монда мең чакрымнан килеп укучылар бар. Симидән,
Сарытаудан, Гурьевтан… Казанның үзеннән килеп укучылар да бар монда.
— Сиңа нәрсә булды? Ник турсайдың? Малайлар кыйнап кайтардылармы әллә? Әллә хәлфә колагыңны бордымы?
Шундый сүзләр беләп каршы алдылар өйдә Габдулланы.
Ул үзенең кичерешен берничек тә аңлата алмады һәм моңа үзе дә
гаҗәпләнде: ничек аңлатасың? Аны малайлар кыйнамады, хәлфә кыерсытмады.
Ләкин ул кайтып куанып сөйләрлек әйбер дә тапмады. Юк, Кырлай һәм
Кушлавыч мәктәпләреннән артык җире юк иде бу мәдрәсәнең. Хәлфәсе белән
дә, укыган дәресләре белән дә. Хәтта киресенчә: авыл мәктәпләренә ул
ияләшкән, шәкертләре һәм хәлфәләре белән үзләшеп беткән иде. Монда бар
да ят, салкын, тупас Шәпеш хәлфә үзе генә ни тора!
Икәү генә калгач, Газизә апасы энесенең хәлен төшенеп булса кирәк:
—    Күнегерсең әле, күгәрченем, ияләшмәгәннеке ул,— дип, аның башыннан сыйпап куйды.
Дөрес, кеше вакыты белән бар нәрсәгә дә күнегә. Ләкин Габдулла өчен бу
мәктәпкә ияләшү авыр булды. Шәпеш хәлфәгә ул бөтенләй ияләшә алмады. Эш
Шәпеш хәлфәнең усаллыгында, аның балаларны суккан чагында өзеп ала
торган, очына агач шакмак таккан камчысында да түгел иде. Әгәр бөтен
дөнья хөкеме алдында Шәпеш хәлфә чыгып: «Мин балаларга башка хәлфәләрдән
артыграк кул якканым юк»,— дип ант итсә, ул хаклы булыр иде. Шундый
заман иде бу, кыйнамый укыту укытуга саналмый, аталар балаларын мәктәпкә
«Хәлфә, мә, ите сиңа, сөяге миңа!» — дип китереп тапшыралар иде.
Шәпеш хәлфә шәкертне кыйнаудан битәр, кыйнамый гына үзәгенә үтә белә, һәм ул моның тиңе юк остасы иде.
— Якуб, Шакир, чыгып басыгыз,— дип әкрен генә боерык бирә ул сабагын тыңлата алмаган шәкертләргә.
Ике шәкерт, чыгып, бер-берсенә каршы басалар,— аларны ничек басарга өйрәтәсе юк,  алар өйрәтелгәннәр.
Якуб, ялтырат Шакирның яңагына берне! Күзләреннән утлар күренсен! Кызганып суктың, Шакир!
Яле син ничек сугарга кирәклекне күрсәтеп бир! Менә шулай! Йомшак суккан
өчен тагын берне! Якуб, белдеңме инде ничек сугарга кирәклекне? Яле,
Шакирның үз яңагына! Киерелебрәк, киерелебрәк! Менә шулай! Менә шулай!
Ай, рәхмәт! Якуб, хәзер син җавап бир! Җавабың сөаленнән (сорау) катырак
булсын.
Менә шулай ясалма рәвештә ярсытылган ике шәкерт, ниһаять, йөрәкләренә
тулышкан әрнүне кая куярга белми, үкереп елап җибәрәләр. Хәлфә ал арның
әрнүенә рәхәтләнеп, зур кулларын тезләренә ышкый-ышкый, ләззәтләнгән
хәлдә, тамашаны карап тора. Әгәр дә ул, урта йөзләрдә туып, тәхеттә
утыручы булган булса, үзенең колларын цирк мәйданына чыгарып, аларның
бер-берсен канга батыруларыннан рәхәт табар иде.
Нәм Шәпеш хәлфәнең бу — шәкерт җәзалап ләззәтләнүе һәр көн диярлек кабатлана бирә.
Соңгарак Габдулла мәдрәсәдәге биш: хәлфәдән иң астыртыны һәм иң
мәкерлесе, шәкертләр тарафыннан иң сөелмәгәне шушы Шәпеш хәлфә икәнен
белде. Тора-бара ул, олыраклардан ишетеп, Шәпеш хәлфәнең барлык хәлфәләр
арасында иң наданы икәнен дә белеп алды. Ләкин гаҗәп: мәдрәсә
ачылганнан бирле монда никадәр мөгаллим килеп китте, китмәгәнен китәргә
мәҗбүр иттеләр, бу — кала бирде. Ничек? Мәсьәлә ачык: шәкертләрне укыта
белүдән бигрәк, аларны каты кул астында тота белү монда әһәмиятлерәк
санала, ә Шәпеш «тота белә» иде. Шуның өчен аның кай елларны байлар
тарафыннан ялланып бәдәлче хаҗи булып Га-рәбстанга китүен һәм мәдрәсәдә
яртышар ел югалып торуын кичерәләр, белә торып, аның эчүен һәм әфьюн
белән мавыгуын да сизмәмешкә салышалар иде.
Ләкин Габдулла өчен иң авыры бу түгел иде әле. Мәсьәлә шунда ки, үзенең
мәдрәсәдә яшәве өчен кемгә, нинди байга һәм нинди көчле куллы кешегә
бурычлы булса, Шәпеш моның рәхмәтен тегеләрнең балаларына мөнәсәбәте
белән кайтара килде. Андый балаларның ул сабак белмәүләрен дә,
шуклыкларын да сизмәмешкә салынды, ал арга төшәргә тиеш җәза һәм шелтәне
дә икенчеләргә күчерде. Галиәсгар бай Шә-пешкә, бердән, кардәш,
икенчедән, аның мәдрәсәдә яшәвенә иң нык таяныч булып килде. Ә Габдулла
Галиәсгар байның кардәше. Бу — мәсьәләне хәл итте. Шәкертләрнең иң
сөймәгән кешесе, аларның тән һәм җан палачы Шәпеш Габдулланы үз канаты
астына алды.
Бу берьюлы шәкертләрнең күпчелеген Габдуллага каршы аякландырды, хәтта
Талип, Шәпешнең үз улы, Габдулладан ераклашты. Ник дисәң, Талип үз
әтисен яратмый иде. Башка балалар Шәпешнең шакмаклы камчысы һәм
мыскыллауларыннан өйләренә кайтып котылалар, Талип аңардан өенә кайтып
та котыла алмый иде бит!
Иптәшләренең, алар белән бергә Талипның (Габдулла аңа ияләшеп килә иде
инде), кырыс мөнәсәбәте Габдулланы бөтенләй ялгыз калдырды. Бөтенесеннән
авыррак кичерде ул моны. Бу борчылу, Кырлайны, Казанны сагыну тойгылары
белән кушылып, Габдулланың күңелен әзме әрнетте, һәм ачы яшь аның
күзләрен әзме томалады! Нинди бәхетсез ул хәзер! Шәпеш аны яклап чыккан
саен, Габдулланың аңа җен ачуы кузгалды, ул аңа һаман дошманлаша барды.
Кырлайның ябык кына чырайлы, бөкрәя төшкән, кәҗә кебек кәһ! кәһ! итеп
тамак кыра торган Хәбри хәлфә, Габдулланың башлап телен ачкан яхшы
күңелле хәлфә, кайда ул хәзер, кайда?! Ничек, ничек аны күрәсе килә
хәзер Габдулланың! Нинди әйбәт хәлфә булган, ничек Кырлайда чагында аның
кадерен белмәгән ул!
Кырлайдан, Сәгъди абзыйлардан, Кушлавычтан, Гайшә апалардан, Яңа
бистәдән, Вәли абзый белән Газизә ападан аерылып, мең бәлаләр белән
Җаекка килү, күргән җәфалар, аерылу үкенечләре — һәммәсе, һәммәсе
Габдуллага бушка бирелгән корбаннар булып күренделәр. Шул хәтле аның
Кырлайдан китәсе, Казаннан аерыласы килмәгән иде бит! Ләкин Җаек һәм
андагы зур мәктәпкә кереп уку хыялы барын да җиңде, һәм менәтерә сиңа
нәрсә килеп чыкты?!

3

Ләкин шуңа да карамастан, хәлфәнең «менә тушыннан тушында хәтле» дип
биргән сабакларын Габдулла һәрвакыт төгәл хәзерләп килде, чатнатып
тыңлатты, ярты кыштан гына тотынуына карамастан, сыйныфта иң алдынгы
шәкерт булып китте. Аермачык: эш хәлфәдә түгел иде, әлбәттә. Шәпеш
дөньяда бер кешене дә белемле ясамады. Аңардан укыган шәкертләр үзе
шикелле томана, дорфа булып чыктылар, адәм рәтле эшкә ярамадылар.
Габдулланың үз тырышлыгы, укуга һәм китапка булган үз һәвәслеге тантана
итте монда. Ләкин Габдулланы болай да үз канаты астына алган Шәпеш аның
алдынгылыгы белән үсенеп китте. Урыны чыкса-чыкмаса, шәкертләр алдында
да, хәлфәләр алдында да, үзе еш кына йөри торган аш мәҗлесләрендә дә ул
Габдулла белән мактанырга тотынды. Галиәсгар мәчеттәнме, берәр
мәҗлестәнме кайтып керсә, каенише белән горурланды:
— Габдулланы хәлфәсе бик мактап торды әле. Имтиханга яңа казаки тектерми булмас үзенә.
Җизнәсенең аның белән горурлануы; ике апасының да моңа куанулары
Габдуллага башта бик күңелле булды. Ләкин тора-бара бу хәл үзенең
киресенә әйләнде.
Балалар ачуны озак саклап йөрмиләр, балалык — балалык инде ул!
Габдулланың да иптәшләре белән арасы төзәлеп килә, кайбере белән ул
хәтта дуслашып та өлгергән иде инде. Шәпешнең мактавы, һичшиксез, аны
тагы да иптәшләренә каршы куячак. Ни хакы, ни хакы бар аның Габдулла
белән мактанырга?! Әйтерсең, Габдулланы үзе тәрбияләп үстергән, үзе
башлап телен ачкан, үзе аның күкрәген ачып, аңа үз гыйлемен тутырган!
Юк, шатланмады Габдулла бу макталуларга, киресенчә, аны каты эч пошуы
басты.
Беркөнне бөтен сыйныфтан ике шәкерт кенә сабакларын әйбәт тыңлаттылар: берсе Габдулла, икенчесе Әхмәдулла купец малае Яхъя.
—    Басыгыз!— дип, хәлфә бөтен сыйныфны аякка бастырды. Аннан соң ул
Габдулла белән Яхъяны алар арасыннан аерып алды да, аларга, саф саен
йөреп, һәрбер баланың яңагына берәр тапкыр чабып чыгарга кушты. Габдулла
аптырап калды. Утызлап баланың күзләре аңа һәм Яхъяга текәлделәр.
Аларның һәркайсы белән диярлек Габдулланың көрмәкләшкәне, шаярып
дөмбәсләшкәне бар. Ләкин менә монда сиңа каршы торырга мөмкинлеге
булмаган иптәшнең бер дә юкка ничек итеп, чынлап, яңагына китереп
сугарга мөмкин? Габдулланың күзе Талипка төште. Ул Габдуллага: «Яле, син
минем яңакка ничегрәк китереп сугарсың икән?» — дигән сыман, мыскыллы
караш
ташлап, басып тора иде.
—    Габдулла, я! — дип ашыктырды Шәпеш.
Терәлеп торып булмый, бер карарга килергә кирәк иде. Һәм әллә каян үзлегеннән сүзләре табылды:
—    Сабакка килгәндә сала кешесенең чанасы чалулап китте дә, иңбашыма
китереп сукты. Өзелеп чыктымы дип торам, менә әле дә сөм тоймый,— дип
Габдулла уң кулын асылындырып, чайкап күрсәтте һәм ялганының мондый шома
килеп чыгуына үзенең дә исе китте.
Хәлфә аңа нәрсәдер әйтмәкче булып, ышаныр-ышанмас, карап торды-торды да коры гына:
—    Бар алайса, урыныңа утыр,— диде.
Иптәшләре өстеннән палачлык хезмәтен Яхъяның бер үзенә башкарырга туры килде.
Соңыннан иптәшләре дә Габдулланың бу хәйләсен яхшы таптылар. Ә башка
көннәрне аңардан аерылып йөри торган Талип бүген мәктәптән Габдулла
белән бергә кайтты.
—    Син шәп уйлап таптың, әй! Ничек, ничек әле?
Чалулап китте дә калак сөягемне сындырып ташлады, дидеңме?
Ул рәхәтләнеп көлде. Габдулланың да күңеле күтәрелеп китте. Алар юл буе
һәр сүздән бер кызык табып, көлә-көлә, шаулашып кайттылар.
Шәпеш белән беренче алыш, шулай итеп, Габдулла файдасына хәл ителде һәм шактый шома гына үтеп китте.
Ләкин икенче алыш шактый җәнҗаллы булды, һәм Габдулла белән хәлфәсенең үзара мөнәсәбәтен бөтенләй өзеп ташлады.

4

Март урталарының язга караган кояшлы көннәреннән берсе иде. Мәктәптә
балаларның һәммәсен бер сыйныфка җыйдылар. Мөдәррис (дәрес бирүченең иң
өлкәне, гадәттә мулла) үзе керергә һәм имтиханнар алдыннан балаларның
белемнәрен сынау булырга тиеш иде. Ул авырып киткән икән, аның урынына
сыйныфка Сираҗетдин дигән карт хәлфә керде. Бөтен шәкерт дөр килеп
аягүрә басты. Бу — калын түгел, ләкин таза гәүдәле, кечкенә мыеклы,
сакалын кырган, тулы битле, көләчрәк соры күзле кеше иде. Ул мәһабәт
түгел, ләкин аның өстендәге казакие һәм кыска гына чәчен маңгай тиңентен
каплап, тигез генә итеп кигән кара хәтфә кәләпүше аның кыяфәтенә
ниндидер тулылык, спайлык биреп тора иде. Ул кулын күтәрер-күтәрмәс
кыска гына хәрәкәт белән балаларга утырырга кушты. Үзе көрсиләр
алдындагы өстәлнең бер башына шәкертләргә ян белән килеп утырды да,
ашыкмый гына, башын аларга таба борып, күзләрен кысыбрак елмаеп куйды.
Балаларга бу: «Мин сез наяннарны беләм бит»,— дигән сыман хәйләкәр,
шуның белән бергә дусларча сердәшлекне белгертә торган караш иде.
Балаларга бу ошады, ахры, алар бер-берсенә шыпырт кына нидер әйтешеп
алдылар.
Шәпеш хәлфә өстәл янына килеп балаларга каршы утырды һәм Сираҗи хәлфәгә
акрын тавыш белән нидер сөйләргә тотынды. Габдулла йотардай булып Сираҗи
хәлфәне күзәтте. Шәпеш сөйләгән вакытта, Сираҗи яки аңа бөтенләй
карамады, я ышанмаган кеше сыман аңа күз төшергәләп кенә алды. Кәрхәлдә,
бу Габдуллага шулай тоелды. Бу — кыяфәте белән үк акыллы, әйбәт кешенең
Шәпешкә икенче төрле мөнәсәбәтен ул күз алдына да китерә алмады. Ә
Сираҗи хәлфә бөтен сыйныф ишетерлек аермачык тавыш белән:
— Юк, туктагыз әле, Шәфигулла әфәнде, без аны калдырып торыйк!— дип,
Шәпешнең ниндидер сүзен кире каккач, Габдулла бөтенләй рәхәтләнеп китте.
Аннан соң Сираҗи хәлфә шәкертләргә үтелгән дәресләре буенча сораулар
бирде. Ара-тирә Шәпеш тә үзенең сорауларын кыстыргалады. Габдулла Сираҗи
хәлфәнең аңардан соравын бик теләп көтеп утырды. Ләкин эш Габдуллага
килеп җитәрәк, Шәпеш хәлфә аңа карап алды да башка сыйныфның
шәкертләренә төбәп:
—    Сәдәка бирү һәм алу фарызмы, сөннәтме?— дигән сорауны бирде, Габдулланың хәтеренә килде:
Җаекка килеп төшүнең беренче көнендә үк Шәпеш аңа шул сорауны бирде, һәм
чатнатып кайтарган җавабы өчен Габдулланы барысы да мактадылар.
Шәпешнең соравына әлеге шәкерт җавап бирә алмады, Шәпеш тагын Габдуллага
күз төшереп алды һәм теге шәкерткә үзенең соравын кабатлады. Габдулла
сорауның кабатлануын һәм Шәпешнең үзенә карап-карап куюын яхшыга
юрамады. Шул сорауның ул хәзер үзенә биреләсен һәм Шәпешнең күрәләтә
аның белән мактанырга җыенуын Габдулла сизеп алды, һәм бу нәкъ ул
уйлаганча килеп чыкты да, Шәпеш мыскыллы тавыш белән:
—    Җавап бирә алмадың алайса,— диде һәм тантаналы рәвештә Габдуллага таба борылды. Габдулланың эче жу итеп китте.
Әгәр дә ул хәзер үзе белгән җавапны кычкырып әйтеп бирсә, Шәпешнең
Сираҗи алдында түбәсе түшәмгә тиячәк: әйтерсең, бу белемне Габдулланың
күкрәген ярып, ул салып куйган! Әгәр дә инде Шәпеш хәлфәнең шәмкә чәен
төшерер өчен «белмим» дип җавап бирсә, Сираҗи хәлфә алдында оят…
Яле, Габдулла, бәлки син белә торгансың?— дип аңа мөрәҗәгать итте Шәпеш
хәлфә һәм, Габдулланың һичшиксез җавап бирәчәгенә ышанган хәлдә, урындык
аркасына ята биреп һәм елмаебрак күзләрен йомды.
Габдулла башын түбән иде.
— Я! — диде, күзләрен ачып Шәпеш һәм борчылып бер кузгалып куйды.
Габдулла дәшмәде һәм маңгай астыннан гына хәлфәсенә карап алды.
—  Телең йотмагансыңдыр бит?— диде кызыбрак хәлфә.— Я, әйт, син аны беләсең бит!
— Белмим,— диде Габдулла, акрын тавыш белән, һәм Сираҗи хәлфәгә карап алды.
— Ишетмим, ни диде?— дип түземсезләнеп кычкырды Шәпеш хәлфә.
Утызлап тавыш бик зур канәгатьлек белән Габдулланың җавабын кабатлады:
—    «Белмим» диде! «Белмим» диде!
Габдулла аркасында бөтен мәдрәсә алдында оятлы булган Шәпеш хәлфә вакыйганы аның җизнәсенә кайтып сөйләде.
—    Белә торып әйтмәде. Юри хәлфәсен оятка калдырыр өчен шулай итте ул, астыртынлык эшләде остазына карата,— дип әрнеде.
Бу дәү апасына һәм Зөһрә белән Фатыймага иреште. Габдуллага һәрберсеннән өлеш чыкты.
— Син нәрсә!— дип җизнәсе мөмкин хәтле ачы итеп әйтергә тырышты.— Эшләмә
дә, юньләп укыма да, син монда атаң малын ашап ятам дип белдеңме?
Алай булса, әнә мичкә белән су ташы, югыйсә, мин суны акча түләп ташытам.
Атаң урынына калган җизнәңнең хәтерен калдырдың бит,— диде дәү апасы.—
Имтиханга казаки белән чалбар тектерәм дип тора иде үзеңә, хәзер нишләр
инде менә.
Ашарга утыргач, Зөһрә аның алдына кечкенә агач табак белән ботканы дык
иттереп китереп утыртты һәм авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып алды.
Башкалар ишетмәделәр, ләкин Габдулла аның «әрәм тамак» дигән сүзен
аермачык ишетте. Ул табакны этәреп куйды да өстәл яныннан торып китте.
Газизә аны юатып, яңадан утыртырга теләп карады. Ләкин Габдулла, тәмам
үзсүзләнеп, утырмады һәм коры гына:
—     Әрәм тамак булса, боткасын үзе ашасын!— диде.
— Кара, мин сиңа әрәм тамак дидеммени,— дип, Зөһрә бераз куркынып,
акланырга теләп карады. Габдулла дәшмәде. Аннан соң ул Гыймадиларга
төшеп китте.
Гайниямал өстәге хәлне, төшеп, Гыймадига сөйләп тора иде.
— Кит инде!— дип кычкырды Гыймад и һәм кереп килүче Габдулланы күрү
белән: — Габдулла, карале, син хәлфәгә белә торып әйтмәдеңме, әллә
чыннан да белмичәме?— дип сорады.
— Әйтәсем  килмәде дә әйтмәдем,—  диде  Габдулла.— Мин әйткән белән мактана бит ул… Шәпеш!
Гыймади кычкырып көлде һәм Габдулланың аркасыннан кагып:
— Афәрин, дус кеше! Биллаһи, дөрес эшләгәнсең!— дип куйды. Ул үзе
кайчандыр Шәпеш шәкерте булып, аның аркасында бөтен мәдрәсәсен нәләтләп
чыккан кеше иде.
Газизә төште һәм «дәү апа чакыра» дип, Габдулланы өскә дәште.
— Мин анда менмим,— дип кырт кисте Габдулла.
Менми кая барасың, юләр!— дип, Газизә апасы йомшак кына шелтәләп куйды.
—    Мин Гыймади абзый белән су ташыйм. Үзем эшләп ашыйм,— диде Габдулла.
Дәү апа, үзе төшеп, шактый вакыт юаткач һәм өндәгәч кенә, ул кире менәргә риза булды.
Бу кәҗәләнүе өчен Габдулла җизнәсенең тагын да тузынуын көткән иде.
Ләкин җизнәсе дә, башкалар да бу турыда ләм-мим бер сүз катмадылар:
әйтерсең, берни дә булмаган. Үзләре чакырып алдырган ятимне ашавы белән
битәрләүнең кызулык белән эшләнеп ташланган гаделсезлек икәнен үзләре дә
сизделәр булса кирәк, һәммәсе эчләреннән тындылар.
Шәпеш хәлфәнең генә шәкертенә мөнәсәбәте тәмам бозылды. Бервакыт шаярып
тәрәзә ваткан өчен Шәпеш хәлфә гаеплене тотып бирүне таләп итте. Дәшүче
булмады. Шуннан соң ул бөтен сыйныфны аякка бастырып, фәрраштән
яңаклатты. Бу җәзадан Габдулла да читтә калмады. Гаҗәп: ул моны бик
тыныч каршылады. Беренче тапкыр иптәшләре белән беррәттән җәзалануына ул
хәтта куанып һәм горурланып йөрде. Ул инде иптәшләре арасында үз кеше,
сердәш булып китте. Талип белән алар хәзер аерылмас дуслар булдылар.
Имтиханнар җитте. Габдулла сынауларны җиңел үтте. Шәпеш инде бу юлы
Габдулладан ничек кенә булса да үч алырга тырышты. Арага Сираҗи хәлфә
төште һәм Габдулланы кыерсытырга юл куймады.

6

Кар эреп, язгы гөрләвекләр китеп беткән булса да, җир әле кипмәгән,
Җаекның урамнары тез тиңентен пычрак иде. Габдулла, сукмак төшмәгәнме
әле дип (ул соңгы көннәрне һәр иртә шуны чыгып карый иде), оекчан гына
болдырга йөгереп чыкты. Ул кулына ашап бетермәгән бәрәңге пәрәмәчен
тоткан иде. Аның янына шунда ук, койрыгын болгый-болгый Акколак килеп
җитте. Габдулла пәрәмәчнең яртысын сындырып аңа каптырды. Этнең дымлы
авызына тигән кулын ул чалбарына сөртеп алды да, пәрәмәчнең калганын,
че-метеп-чеметеп, йорт уртасындагы күгәрченнәргә ыргыта башлады.
Күгәрченнәр валчыклар төшкән җиргә килеп ябырылдылар. Габдулла ал арга
пәрәмәчен чеметкәләп ыргытып бетерде. Күгәрченнәр күз ачып-йомганчы
валчыкларны чүпләп бетерделәр дә, бөтерелешеп, һаман нәрсәдер
эзләнделәр, нәрсәдер чукыдылар. Соңга калып кына лапас астыннан зур бер
саргылт әтәч йөгереп килеп чыкты һәм күгәрченнәр уртасына атылып керде.
Күгәрченнәр пырх итеп күтәрелеп киттеләр һәм лапас башына кундылар. Әтәч
бөтеренгәләп тибенеп һәм чукыштыргалап алды, берни дә таба алмагач,
гаҗәпләнгән сыман «кур, кур, кур!» дип куйды. Габдуллага бу «кара, кара,
кара, миңа калдырмаганнар!»— дип сукрану кебек тоелды һәм ул, моннан
кызык табып, елмаеп куйды. Әллә каян даладан яз җиле исеп китте һәм
Габдулла, күзләрен чет-чет йомгалап, күккә карады. Анда сирәк-сирәк кенә
ак болытлар, якты зәңгәр күкне чуарлап, сирпелеп торалар, ә алар
астында төркем-төркем булып чәүкәләрме, үзгә кошлармы очалар иде.
Габдулла аларга:
— Кәй, һәй, һәй, һә-ә-ә-әй!— дип, йөрәгенә сыеша алмый, кычкырып
җибәрде. Аңа хәзер бик-бик рәхәт иде. Аның тавышына җавап биргән сыман
кайдадыр әтәч кычкырды, сыермы, бозаумы мөгрәп куйды. Габдулла кинәт
ямансулап китте.
Кырлайда хәзер терлекләр кырга чыкканнардыр инде. Ак алъяпкыч кигән
әтисе, Сәгъди абзый, арбаны лапастан чыгарып, тәгәрмәчләр майлап
йөридер. Сукага чыгарга вакыт инде. Сафуш белән Тимри нишлиләр икән
хәзер? Гөләнвәр апа, яңа күлмәкләрен киеп, хат яздыра микән? Фазыл абзый
үзе, әй, чынлап та, үзе кайтмады микән? Тиз генә очып Кырлайга кайтып
килсәң икән! Нигә, Әбугалисина күз ачып, күз йомганчы меңәр чакрымнарны
гизеп, күреп өлгергән лә!
…Сукмаклар төшә башлаган иде инде,— Җаек кузгалган!— дигән хәбәр
таралды. Талип Габдулланы үзе белән бергә боз карарга алып китте.
Җаекның атаклы язгы пычраклары эченнән беләүләнеп төшкән сукмаклар күп
урыннарда озын булып тоташ сузылып китәләр һәм урыны белән алар, кибеп
җитмәгән сыек сазлыкка һәм суларга очрап, киселеп калалар. Андый
урыннарга үтеп йөрүчеләр тактамы, ташмы ыргыткан булалар, кешеләр
шуларга басып, туры килгәндә киң-киң сикергәлән, аркылы чыгалар һәм
тагын тапталган сукмакка төшеп, юлларын дәвам иттерәләр. Сукмак төшкән
җирдә дә әле күп урыннар кибеп өлгермәгән йомшак балчык хәлендә булып,
аларда Талип белән Габдулланыкы сыман яланаякларның эзләре аермачык
ярылып ята.
Малайлар шактый урамнарны үтеп ярга җиткәндә, анда боз карарга килгән
балалар, үсмерләр, зурлар төркем-төркем булып торалар иде инде.
Моңарчы ап-ак, тип-тигез, тып-тыныч киң тасма булып сузылып яткан Җаек
хәзер меңгә сынгаланып, кайнашып, тынгысыз яу булып бер якка агыла,
агыла. …Эреле-ваклы ак һәм соры боз кисәкләре бер-берсен куышып каядыр
алга, алга омтылалар, кайбер кечерәк, көчсезрәк бозчыклар зур бозлар
арасыннан бөтерелеп килеп чыгалар да ярга елышып калырга тырышалар,
кайберләре елышып калалар да. Ләкин көчле агым барыбер аларны кереп
тукталган кечкенә култыклардан кагып чыгара һәм, теләсәләр-теләмәсәләр
дә, зур бозлар эченә кертеп җибәрә.
— Әнә нинди зур боз,— дип күрсәтте Габдулла Талипка. Елганың уртасыннан
чынлап та зур боз кисәге, сал шикелле булып, җай гына агып килә иде.
Аның бер очыннан икенче очына кыеклап атлы чана юлы сызылып үткән, һәм
ул юлның чит-читендә чаналардан коелып калган салам һәм печән чәчелеп
ята иде.
—    Шул бозның өстенә эләгеп агып китсәңие, әй!— дип Талип канатланып
куйды.  Габдулла Талиптан мондый кыю фикерне көтмәгән иде, шуңа күрә ул
сәерсенеп аңа карады.
— Нигә,— диде,  аның гаҗәпләнүен күреп Талип,— узган елны бер авыл
кешесен аты-ние белән алып китте боз. Үзен коткардылар, аты белән чанасы
су төбенә китте.
Аның «бозга эләгеп агып китсәңие» дигән сүзе тикмәгә түгел иде. Әтисенең
шакмаклы камчысы да, өйдәге көн-төн булып тора торган ызгыш та аны
тәмам биздергән иде инде. Беркөн Талип Габдуллага:
— Менә берничә елдан минем әти картая, аның көче бетә, ә мин үсеп
беләкләргә көч җыеп алам да, әти дулый башласа, әнинең кер элә торган
бавы белән урап бүлмә баганасына бәйләп куям, белдеңме? — диде.
Шул ни өчендер Габдулланың хәтеренә әле килеп төште.
—  Нигә   син   әтиеңне   яратмыйсың,    ярыймыни алай?— дип гаҗәпләнүен белдерде Габдулла.
— Ә нигә ул әнине кыйный?— дип Талип сорауга каршы сорау белән җавап
бирде. Габдуллага бу шактый хаклы җавап булып күренде. Ләкин аның «әтине
яратмаска ярыймыни» дигән сүзе Талипка ничектер тәэсир итте бугай, ул
җирдән каты балчык алды да селтәнеп аны Җаекка таба, бозлар өстенә
ыргытып җибәрде. Аннан бераз теш арасыннан сызгырынып торды-торды да:
— Юк, каян булса да итек кенә табып аласым бар,
аннан мин диңгез буена качам… — диде.
—    Кайда ул? — дип сорады Габдулла.
– Менә шушы Җаек белән түбән таба җиде көн барып Гурьев дигән калага җиткәч…
— Анда нишлисең?
— Гурьевта минем әни белән бертуган абый тора. Балыкчы ул… Аның белән бергә көймәдә диңгезгә балык сөзәргә чыгам…
Быелгы җәйне Габдулланың Җаектагы тормышында шактый әһәмиятле үзгәрешләр булып алды.
Язгы пычраклар бетеп, юл тәмам ачылгач та, Галиәсгар бай, хатыны белән,
Казанга китте. Алар анда кардәш-ыругларында кунак булып, ике атна чамасы
тордылар. Казаннан Галиәсгар буш кул белән кайтмады, казах далаларында
аеруча үтемле Казан кызыл малы, читекләр, кәләпүш һәм такъялар,
комганнар төяп алып кайтты. Олауның берсендә Казан байларының Мәкәрҗәдә
сатылмый әйләнеп кайткан кызыл мал товарлары, үтемсез җете кызыл бизәкле
ситсылары, шундый ук сыйфатсыз сабын һәм чәйләр төялгән иде. Бусы
билгеле бер процент бәрабәренә казах арасында алдап-юлдап сатып бирер
өчен алынган комиссион товар иде. Ярминкәләрдә һәм зур базарлы
шәһәрләрдә үтемсез арзанлы товар гадәттә «кыргыз товары» дип атала һәм
казах далаларында куйга алыштырып алу юлы белән ул үз бәясеннән күп
тапкыр кыйммәт үтә иде. Чын мөселман кирәк-ярагы: теш чистарта торган
мисвәк агачлары, гатырша майлары, дарчин, канәфер, бадъян, сагыз, сары
тамыр, күкташ, шайтан бармагы шикелле дару һәм им-том әйберләре.
Габдулла хаҗига кереп алган ике шешә «зәмзәм суы», рәсүлнең Өфедән
«Мәхкәмәи шәргыя»дан килгән берничә мыскал чәче һәм тырнагы — һәммәсе
шул ук «кыргыз товары» исәбеннән кайтты. Үз семьясы өчен кирәк кыйммәтле
кием-салым, өй җиһазы, атлары өчен таза сбруйлар һәм башка
кирәк-ярактан тыш, Галиәсгар Җаекның күп кешеләренә алар-ның үтенүе
буенча күп кенә әйберләр алып кайтты. Алар арасында хәзрәт үтенүе буенча
мәчет өчен палас, «Бөрадәрән Кәримовлар»га кереп шул ук хәзрәт өчен
«Истилахе Мәдарис» дигән китап, мәдрәсә өчен дини китаплар, шамаилләр,
догалыклар, Әхмәтша учитель-нең язуы буенча ниндидер калын гына русча
китап, сөяк башлы таяк, Шәпеш хәлфә өчен Печән базары мәчете чатындагы
каптырмачы Мөхәммәтҗаннан шыпырт кына, хәтта хатынына да сиздерми, сатып
алынган әфьюн һәм башка нәрсәләр бар иде.
Аннан соң, Госмановлар икәү киткәннәр иде, дүртәү кайттылар. Галиәсгар
белән якын туган-тумачаның ятим балалары ниндидер бер чыбык очы
кардәшләрендә калып, алар кулында бик кадерсез көн күрәләр икән. Шуларны
Галиәсгар: «Җиде ятим асрасам да, дәүләтем бар, әлхәмделилла!» дип, ә
эченнән генә: «Хуҗалык үсә, үземә дә, хатынга да булышчы кирәк, ни булса
да өй эчендә чит кеше тотканчы, үз кешеңнең булуы ышанычлырак»,— дип,
ятимнәрне Җаекка алып кайтырга уйлады. Хатынының:
— Алып кайтыйк, Гобәйдуллам һәм Марзиям урынына булырлар, Габдуллага
таянып булмый, бик үзбелдекле булып үсәр күренә,— дигән сүзе аның
карарын ныгытырга җитә калды.
— Менә, Габдулла, без сиңа иптәшләр алып кайттык, — диясе урынга, Галиәсгар:
— Галекәй, Фәйрүзә, менә ул да сезнең белән бергә булыр, — дип Габдуллага
ымлап күрсәтте. Габдулла сынык күңеле белән үзенең бу балалардан соң
өченче булып калуын шундук сизеп алды. Моны хәтта дәү апа да сизде,
ахры:
— Бер-берегезне дус күрегез, сез өчегез дә бертөсле үксезләр,— диебрәк төзәтеп куйды.
Габдулла яшь кунакларга күтәрелеп карады. Галекәй нечкә борынлы, сызылып
торган кара кашлы чибәр генә малай иде. Кечкенә борынлы Фәйрүзә ул
кадәр үк чибәр булмаса да, аның һәрнәсәгә ышанып һәм җылылык чәчеп карый
торган зур соры күзләре Габдуллага берьюлы ошады. Абыйлы-сеңелле алар,
сандык өстенә менеп, аякларын салындырып, кулларын әдәпле генә тезләренә
салып, дәшәргә дә кыймый, бераз ятсынып янәшә утыралар иде.
Газизә, балаларның бер-берсенә ничек якынаерга белми торганнарын сизеп, Габдуллага дәште:
—    Габдулла, бар кунакларны йортка алып чык, аш өлгергәнче бераз уйнап йөрегез!
Кунаклар Габдулла белән йортка чыктылар. Ак-колак ят балаларны күреп ырылдый һәм өрә башлады. Кунаклар шып туктап калдылар.
—    Тешләми ул, болай гына шәбәя!— дип Габдулла аларны тынычландырырга
тырышты һәм, сүзен дөресләп күрсәтер өчен, барып, этнең колак артын
кашырга тотынды. Акколак кинәт борынын күтәреп, Габдулланың кашуына
рәхәтләнеп калды. Галекәй дә якынлашты. Акколак башын Габдулланың
бармаклары иркенә куйган килеш аны кузгатырга теләмәде, тик Галекәйгә
күзләрен әйләндереп кенә карады һәм бүтән ырылдамады. Галекәй дә аның
колак артын кашыды, һәм эт аның белән шундук дуслашып китте. Аннан
акрын-акрын Фәйрүзә дә алар янына килде.
Гыймади келәтләрнең иң аргысыннан яңа гына ярылган такталар күтәреп
чыкты. Ул үз өенә кереп китәр алдыннан такталарны җиргә куйды да
балаларга карап:
— Габдулла, бай абзый сиңа берәр сүз әйттеме?— дип сорады.
— Ни дип?
— Моннан соң син үзеңнең яңа иптәшләрең белән бездә тора башларсың, дип.
— Юк, әйтмәде.
Алайса, бүген безгә төшәсез. Менә мин сезгә сәкеләр корыштырып йөрим.
Әлбәттә, өстәге кебек булмас. Безнең өй кысынкы да, тәбәнәк тә,
тәрәзәләредә кояшка карамый. Әйтеп карадым да бит, безнең сүз нәрсә…

8

Шул көннән алып, Габдулла үзенең яңа иптәшләре белән бергә аскы кат өйдә
яши башлады. Габдулла үзе генә төшсә, Гыймади белән хатыны моңа каршы
килмәсләр, хәтта аны өйрәнелгән, күнегелгән кеше итеп, шатланып каршы
алырлар иде, бәлкем. Инде аңа ияреп тагын ике баланың төшүе аларны
тарсындырды. Ни әйтсәң дә, бала-чагага күз-колак булырга, алар артыннан
җыештырып йөрергә кирәк. Моның өчен Гайни белән Гыймадиның үз кайгылары
да җитәрлек.
Галекәй белән Фәйрүзә бу хәлне сизмәделәр. Ә сизсәләр, аларга нәрсә?
Аларны монда алып килделәр һәм алар кайда булса да, ничек булса да
торырга тиешләр бит. Моңарчы өстә, апасы янында, яхшы урында, яхшы
тәрбия күреп яшәгән Габдулла өчен генә бу төшү аның яңа семьяда кадере
кимүне бик ачык күрсәтте. Икенче яктан, үз балаларын юньләп карарга
вакыт җиткерә алмаган Гайни белән Гыймади өчен ул үзен һәм иптәшләрен
артык йөк итеп тойды. Ләкин шул ук вакыт бу өй аның җанына якын, хуҗалар
белән ул һәрвакыт уртак тел таба, моңарчы ул монда тормышының күңелле
кичләрен уздыра иде. «Әбугалисина» китабын ул шушында укыды һәм аннан
тыш алар монда нихәтле кызык нәрсәләр укыдылар: «Кырык вәзир», «Кырык
бакча», Каюм Насыйриның календарьлары… Хәйләкәр егет Шомбай яки
кыз-аккошлар турындагы әкиятне Габдулла беренче кат менә шунда
Гыймадидан ишетте. Ә Гайни үзенең күршеләрдә, кибеттә, базарда ишеткән
сүзләрен түкми-чәчми алып кайтып сөйли торды .^Мортаза бай, Галиәсгарның
кызы Зөһрәне аергач, яшь хатынга өйләнүен, юаш кына булып килеп кергән
яшь хатынның хәзер юха кебек зәһәргә әйләнүен, Латыйф хаҗи асравының
бала төшерүен, Мамашевлар приказчигы Әбүлгатаның рус кызы белән йөрүен,
хуҗасы сизеп аны куып чыгаруын, хәзрәт малае Кәбирнең Мысырга укырга
китүен, Гурьев байларының мәчет салыр өчен халыктан акча җыеп йөрүләрен
Габдулла шунда ишетте.
Монда төшү белән, Габдулла бер нәрсәдән котылды. Өстә ул һәрвакыт
җизнәсенең күз уңында иде. Җизнәсе үзенең сары керфекле чәнечкеле
күзләре белән һәрвакыт Габдулланы күреп, аның ни эшләгәнен төпчеп тора
иде. Күрмәгәндә исә ул аны сорашмый, аның белән кызыксынмый, әмма күреп
алу белән:
— Ә кем, Габдулла, бар әле, йортка чыгып карап кер, Гыймади атларны
сугарып кайтты микән, ә теге нишләде микән, бу кая булды микән? — дип
Габдулланы темтекләп торды. Кайвакыт базардан кәефе кырылып кайткан
арада бер дә юкка:
— Син нәрсә тик утырасың, китабың качмас, кул астына кер, эш тап, ярамый
бит, әнә баскычка кемдер ярма түгеп киткән,  бер дә булмаса, шуны
соскыга җыеп алып, кош-кортка чыгарып сал,— дип бәйләнергә тотына иде.
Бервакыт кич белән дәү апасы Габдуллага ләгәндәге сабынлы суны чыгарып
түгәргә кушты, Габдулла ләгәннең ике читеннән тотып караңгы баскычтан
төшеп килә иде, түбәндә ишек ачылды һәм кемдер баскычтан менә башлады.
Габдулла искәреп тә өлгермәде, менеп килүче аңа кагылды, һәм ләгән
Габдулланың кулыннан ычкынып, эчендәге суны түгә-түгә, тәгәрәп төшеп
китте. Кагылган кеше мәчеттәнме, кунактанмы кайтып килүче җизни булып
чыкты.
— Ах, кулың коргыры нәрсә, — дип сүгенеп алып китте ул, — карап йөрергә булмадымыни? Намаз киемемне пычраттың ич, атаңа нәләт!
Атасына кагылган бу авыр сүз Габдулланың йөрәгендә төер булып утырып
калды. Шуннан бирле җизнәсе кушканны эшләргә аның җаны тартмады. Ул
кушкан бер эшне дә Габдулла үз эше итеп, яратып эшләмәде. Аска төшеп
җизнәсенең күз уңыннан киткәч:
— Теге эшлексез, атасына нәләт, нишләп ята монда,— дип җизнәсе эзләп
керер, тикшерер сыман тоелды. Шуңа күрә ул, аның белән очрашмас өчен,
йортта үзенең кулыннан килердәй эшне, әйткәнне дә көтми, эшләргә ашыкты.
Ул ишек алдын себерде, кош-кортка җим болгатып бирде, Гыймади янына
мичкәгә менеп утырып Чаганга су алырга төште, чиләк белән өйгә су
кертте, Гайнигә идән юарга булышты. Беркөнне кичкә таба ул чәй эчеп
утырган җиреннән кинәт сикереп торды да өске катка менеп төште.
— Нәрсәңне оныткан идең анда? — дип сорады аңардан Гыймади.
— Өстә чагында, — диде Габдулла, — атна саен мин лампаларның филтәләрен
кисеп, куыкларын тазарта идем. Шуның вакыты килеп җитте. Җизни
лампаларны күрер дә, мин аның исенә төшәрмен…
Гыймади кычкырып көлде:
—    Җизниеңнең исенә төшәсең килмимени бер дә?
— Бичара! — дип кызганып куйды йомшак күңелле Гайни. — Бигрәк үзәгенә үткән икән…
Җизнәсенең тавышыннан ул беравыкка бөтенләй диярлек котылды һәм җаны
тынып калды. Китап укыганда, я уйнаганда ул гадәтенчә «җизни килмиме?»
дип каранудан туктады, иркенләп укый, иркенләп уйный башлады.
Әй, күп уйнады да ул быел ашыкны! Отуга караганда күбрәк оттырды ул,
әмма оту түгел, аның өчен уен үзе кызык иде. Уйный-уйный шомарып беткән
ашыкларны такыр җир өстенә, араларын тигез калдырып, тезеп утыртасың:
син икене, Талип икене, Галекәй икене. Дүртне утыртсаң, тегеләр бер
тапкыр бәргәндә син ике тапкыр бәрәсең. Ләкин бәрүдән элек кулыңдагы
бәрә торган авыр аткыларны чөясең әле: ничек төшә, элчеме, чөкме, әллә
таугамы? Шуңа карап, кем элек, кем соңыннан бәрергә тиешлек билгеле
була. Кем ашык уйнаганы бар, ул белә: иң кызыгы, әлбәттә, солдатлар
сыман тезелеп торган ашыклар өстенә беренче булып бәрү. Бервакыт
тезелгән ашык-ларга карап, сул аягың белән ярты адым алгарак баскан
килеш, аткыны күз турына китереп төзисең! Йөрәкнең «леп! леп!» итеп
типкәне ишетелә, егетләр,— эх, тиярме, юкмы? Бу минутта син дөньядагы
бөтен нәрсәне оныткансың, яки бөтен дөнья, әйтерсең, сиңа карап тора,—
син шуны гына беләсең! Менә бервакыт кулыңдагы кургашланган аткы белән
ашык-солдатлар өстенә җибәрәсең! Аткы томырылып я тезелгән ашыкларның
нәкъ буена туры килә һәм күңелләргә музыка ләззәте бирә торган сөяккә
сөяк сугылу, шыкылдау, кырылу тавышлары чыга, тузан күтәрелә, я ашыклар
кырылу тавышы урынына үз аткыңның коры җир өстенә дөп итеп килеп сугылу
тавышыннан тыш берни ишетелми. Беренчесе — тантана, икенчесе-җиңелү,
әрәм киткән көч, оттырылган ашыклар!
Беркөнне Габдулла, шундый дәрт һәм шуклык белән ашык уйнап, берьюлы дүрт
ашыкны бәреп екты да аларны бик зур тантана белән кесәсенә тутырып тора
иде, өске кат тәрәзәдән җизнәсенең тавышы ишетелде:
—    Габдулла, кер әле бирегә!
Бу чакыруның хәерлегә булмавын Габдулла җизнәсенең тавышыннан ук сизеп алды.
—    Әйдә, уз, уз, курыкма, мин сине ашамам, — дип каршы алды аны җизни кеше. — Утыр шунда!
Габдулла өстәл янына, җизнәсенең каршысына утырды. Җизни, ничектер,
башын артка чөеп, каенишенә өстән һәм кырынрак карап, сүзләрне теш
арасыннан чыгарып әйтте:
—    Җизнине җенем сөйми, күрәсем килми, дип әйттем диген, ә?!
Шуның артыннан ук ул бармаклары белән барабан суккандай өстәлгә каккалап куйды:
—    Әйт, шулай дип әйтмәдем дип!..
Габдулланың әйткәне бөтенләй алай түгел иде, шуңа күрә ул табигый рәвештә:
—    Мин алай дип әйтмәдем, җизни! — диде.
Җизни моңа ышанырга якын да бармады. Ул Габдулланың җавабын бөтенләй ишетмәгән сыман дәвам итте.
—    Әй, Габдулла, Габдулла! — дип ул ачуланмый гына көрсенеп, тирән сулап куйды: — кайгыртып, күпме расходлар чыгарып,
эзләттермәдеммени мин сине? Кайдан кая китертеп, туганнарың белән
кавыштырмадыммы, өстеңне бөтәйтеп, менә дигән хәлфәгә сабакка утыртучы
мин булмадыммы? Башта сиңа хәлфә ярамады. Инде килеп, мине
күрәлмыйсың…
Габдулла нәрсә дисен: җизнәсенең бөтен әйткәне дөрес иде. Ул хәтта
җизнәсен кызганып куйды һәм үзен аның алдында бик-бик гаепле санады.
«Чынлап та, китаптагы «нигъмәт кадерен белмәгән ишәк» шул мин түгелме?» — дип уйлады ул.
Каршы бер сүз дә әйтми, аска карап борынын гына тартып куйды ул.
—    Мондый сүзләр өчен, чит кеше булса, сине урамга куып чыгарган булыр
иде. Бу кәрәхтерең белән беркайда да сыя алмас иде синең башың. Син
миңа туган-тумача шул. Бик шөкрана итәрлегең бар. Мин сине куып чыгара
алмыйм. Минем шулай эшли алмавымны белеп шулай дип әйттеңме?
Беркөнге битәрләүнең бик җайсыз килеп чыгуын истә тотып, Галиәсгар
Габдуллага мөмкин хәтле каты кагылмаска, йомшак сүзләр белән генә
сеңдереп әйтергә теләгән иде. Булмады. Монда да аның җизнилек, олылык,
байлык, дәрәҗә тойгылары җиңеп чыкты, һәм ул инде үзен тыя алмады, китте
китте…
—    Мин бер дәшмәм, ике дәшмәм, аннан соң, юк, мин синең,  тотып, арка
тиреңне тунармын моның өчен, белдеңме? Бер сынык икмәккә зар булып
йөрерсең, мин сине шул көнгә калдырырмын, сукин сын!
—  Мин белермен нишләтергә! Ялангач йөрерсең, кеше күзенә каратып тилмертермен мин сине…
Ул тагын әллә никадәр битәрләү, шелтәләү сүзләре әйтте, мыекларын
тарткалады, бармак буыннары белән өстәл какты. Габдулла үзен инде капчык
күтәреп, соранып йөри торган, тәнендә җаны чак эләгеп торган, ач һәм
эштән чыккан сәләмә теләнче һәм бәхетсез малай итеп күрде. Шуның белән
бергә ул бер нәрсәнең очына чыга алмады: «Каян ишеткән соң ул
Габдулланың аскы өйдә сөйләгән сүзен? Тыңлап торган? Гайни кереп әйткән?
Гыймади сөйләгән? Фәйрүзә лыкылдаган? Галекәй әләкләгән?..»

9

Бөтен эченә җыеп килгәнне чыгарып салган, ахры, җизнәсе, шуннан соң
мөмкин хәтле Габдуллага каты сүз әйтмәскә тырышты. Аңа эш, йомыш кушулар
да сирәгәйде. Моңарчы ул Габдулланы алдан кисәтеп киендерә иде:
— Сүз тыңлаучан булсаң, менә бәйрәмгә камзул тектерербез, сабагыңны
тырышып укысаң, язга чалбар тектерербез, фәлән-фәсмәтән,— ди торган иде.
Бу юлы ул, кисәтми-нитми, Галекәй белән икесенә бер очтан камзул белән
чалбар, читек белән кәвеш, күлмәк белән кәләпүш тектереп кидерде.
Икесенә дә бертөрле мөнәсәбәттә булды.
Габдулла җизнәсенең соңгы битәрләүләрен инде оныткан, тик аннан элекке
«атаңа нәләт!» дигән сүзе генә һаман аның кечкенә йөрәгендә әрнеткеч
төер булып тора иде. Ләкин җизнәсенең теге сүзләрне кайдан ишетүе аның
өчен һаман табышмак булып калды. Ниһаять, бер вакыйга аңа бу табышмакның
серен ачарга ярдәм итте.
Беркөн алар өч малай — Габдулла, Талип, Галекәй, кармакларын алып, Чаган
буена балыкка киттеләр. Балыкны өскәрәк менеп тотар өчен, алар яр
буйлап шактый бардылар һәм кемнеңдер бакчасы артындагы комлыкны иң тыныч
урын санап, шунда утырдылар. Бакча эчендә коймага терәп салынган
каралты сыман әйбер тора, аның белән янәшә зур гына печән кибәне өелгән
иде.
Кармакларын суга ыргытып, алар шактый утырдылар. Ниһаять, Талип бер
кечкенә балык тартып алды. Габдулла белән Галекәйгә сукыр балык тә
эләкмәде. Малайларның балык тоту дәрте суына төште, һәм алар, кармак
чыбыкларын ярга кадап, ком өстендә тәгәри-тәгәри, күп нәрсәләр
сөйләштеләр.
—  Мин тәмәке тарта беләм, — дип мактанды Галекәй.
—  Алдыйсың, — диде Талип, ышанмый гына.
—  Валлаһи! Менә хәзер тәмәке булса, тартып күрсәтер идем.
Шул арада Талип кесәсеннән кечкенә итеп кәгазьгә төргән бакча тәмәкесе һәм шырпы чыгарып күрсәтте.
— Берәүгә дә әйтмәссезме,— диде ул, куркып кына. Иң элек Галекәй кычкырып җибәрде:
— Юк! Шту син! Аны әйтергә ярыймыни?
Ул чынлап та тәмәке тарта белә икән: кәгазьне ертып алып, юан гына итеп
тәмәке чорнап алды да, кабызып, төтәп җибәрде. Аның белән бергә Талип та
төреп капты. Алар икәүләп Габдулланы кыстадылар. Габдулла төрә башлады.
Ләкин аныкы төргән саен сүтелде.
Кая, ясап бирим,— дип, Галекәй Габдулла өчен төреп бирде, Талип көйрәтер өчен аңа үз тәмәкесен сузды.
— Мә, кабыз, үзеңнекен минем тәмәкенең утына терә дә эчкә суыр, хәзер кабынып китә…
— Беләм инде! Мин төрә белмәсәм дә, тарта беләм,— дип мактанды Габдулла, иптәшләреннән калышасы килмичә.
Тәмәке чынлап та кабынды, ләкин Габдулла төтенгә чәчәп бертуктаусыз йөткерергә тотынды һәм тәмәкене атып бәрде.
— Эх син, — диде Галекәй,— тарта да белмисең.
— Белмәс! — диде Габдулла, үчегеп, — тартасы килгәндә, мин синнән шәбрәк тартам, әле минем тартасым гына килми.
Шул вакыт койма артыннан ниндидер бер карт кеше кычкырды:
—    Кем анда ут белән уйный, малайлар тәмәке тарталар түгелме соң? Печәнне яндырырлар бит, кем малайлары икән, чыгып карале!
Моны ишетү белән, малайлар тәмәкеләрен суга ыргытып, кармакларын ничек кирәк алай эләктереп, тизрәк моннан сызу ягын карадылар.
Юлда Габдулла тәкъдим ясады:
— Әйдәгез, олы урам белән кайтабыз. Анда бер кибет тәрәзәсендә шундый
зур җәнтәфи аю басып тора. Күзләре ут кебек, нәкъ тере аю диярсең!
Габдулла белән Талип шунда юнәлделәр. Галекәй:
— Әй, аның ни кызыгы бар, мин аскы урамнан кайтам, — дип, турыга китте.
Габдулла белән Талип җәнтәфи аюны да, коммерческий банк башындагы пешнә
(казачествоның балык тоту коралы, сөңгегә охшаулы) һәм кылыч тотып
торган бакыр казакларны да, яңа гына салынган чиркәүнең кояшка ялтырап
торган тәреләрен дә карадылар. Урамның теге ягыннан күкрәгенә зур алтын
тәре таккан поп үтеп барганын күрделәр, аңа сиздерми генә, олылар
өйрәткәнчә, төкереп киттеләр һәм эчләреннән «әшһәде» укыдылар.
Талип бер кыш Әхмәтша учительдән укыган һәм вывескалардагы алтын белән
язылган эре-эре хәрефләрне укый белә иде. Габдулла аңа вывескаларны,
урамдагы әйләнмә витриналарны күрсәтеп: «Укып кара әле, монда нәрсә
язган?» — дип сораша килде. Тәрәзәсенә өр-яңа киемнәр киеп торучы кеше
сыннары куелган кибет өстенә «Шубников, Логашов и К°» дип язылган иде…
Талип моны кибет хуҗаларының исемнәре дип аңлатты, тик менә «К°» ның
гына нәрсә икәнен аңлатып бирә алмады.
Балык алып кайтмасалар да бүгенге йөрүләреннән канәгать булып, ике иптәш
өйләренә якынлаштылар. Талип алдарак иде, шуңа күрә ул капкага башлап
керде һәм… бу нихәл? Шундук аны капка артыннан кемдер зур кулларын
сузып эләктереп алды. Габдулла исен җыеп өлгермәде, капка артында
Талипны тотып алган Шәпеш күренде. Ул бер кулы белән улының ике кулын
җиңеннән эләктереп, бергә кысып тоткан да икенче кулы белән аның
кесәсенә тыгылып, нидер эзләнә иде. Ниһаять, ул аннан әлеге тәмәке белән
шырпы кабын тартып чыгарды. Малайны аягы белән почмакка кысрыклап
тоткан хәлдә ул кәгазьне актарып карады һәм, анда нәрсә төрелгәнне анык
белгәннән соң, Талипны җилкәсеннән умырып тоткан килеш, җилтерәтеп өйгә
алып кереп китте. Моның алдан белеп эшләнгән эш икәнен Габдулла шунда ук
төшенеп алды, һәм бу теге вакытны кемнеңдер аны җизнәсенә әләкләү
вакыйгасын исенә төшерде. Аның башыннан яшен кебек бер уй чагылып үтте:
димәк, Галекәй! Ул ара булмады, келәт почмагыннан Галекәй килеп чыкты
һәм, Габдулланы күрмәстән, Талиплар тәрәзәсенә текәлгән һәм анда
Талипның әрнеп кычкыруына сак кына колак салган килеш Гыймадилар ишегенә
юнәлде. Шунда гына Габдулла аны куып җитеп:
— Син әләкләдеңме?— дип сорады.
Галекәй кинәт әйләнеп:
— Аны сиңа кем әйтте? Үзең күрдеңме?— дип сорады һәм, Гыймадиларга
керәсе урынга, янәшә ишеккә тайпылып, өскә йөгереп менеп китте. Габдулла
аңа сүз әйтергә дә өлгерә алмый калды.
Шул көнне кич Гыймадиларга Вәрәкыя җиңги керде һәм акрын гына, иңрәгән кебек итеп:
— Сездә юкмы Талип?— дип сорады.
— Юк, ул бүген безгә бөтенләй кермәде,— дип җавап бирде Гайни,— кайда соң ул?
Әтисе бик каты кыйнагач, чыгып киткән иде, шуннан бирле кайтканы юк,—
диде Вәрәкыя апа һәм, яулыгын кайтарып, күзләрен каплады. Аннан соң яшь
аралаш өзек-өзек тавыш белән дәвам итте:
– Күңелемә әллә ниләр килә, ходаем! Өч тапкыр Чаган буена барып кайттым.
Бик йөрәкчел малай, суга ташлануы-нитүе бар, алла сакласын!..
…Талип ул көнне дә, икенче көнне дә кайтмады. Ул чынлап та суга төшкән кебек юк булды…

 

Өченче бүлек


Габдулла быелгы укуын «булса да, булмаса да ярый торган» эш итеп,
бернинди ашкынусыз каршы алды. Нәрсәгә ашкынсын? Шул ук Шәпеш хәлфә,
«тушыннан алып тушында хәтле» дип бирелгән йөрәккә ятышсыз сабаклар, шул
ук «Хәмдебихәт» белән «Әминтәзәк»ләрне, Гыймади әйтмешли, ач дөя төсле
бертуктаусыз күшәү…
Җаекка килгәндәге өметләр һәм хыяллар берәм-берәм юкка чыгалар. Габдулла
инде үзенең киләчәген көннән-көн ачыграк күз алдына китерә башлый: менә
ул биленә ак алъяпкыч бәйләп алган да, мичкә башына утырып, Чаганнан су
ташый, кайдадыр, кемдәдер хезмәтче малай булып эшли, Гыймади кебек,
балта сабы юна-юна, мәдрәсәне сүгә, ә гыйлем алып дәү кеше булу хыялы
киштәгә кыстырылган «Әбугалисина» китабы рәвешендә генә торып кала.
Җитмәсә аның быел мәктәпкә бергә йөри торган иптәше Тал ип та юк. Аның
урынына ул кем белән иптәш булып мәктәпкә йөрергә тиеш диген?— Галекәй
белән!
Иртәгә мәктәпкә барам дигән кичне Габдулла шундый күңелсез уйлар белән басылып утыра иде. Өске өйдән Газизә апасы төшеп:
—    Габдулла, әйдәле, аккошым, сине җизни чакыра,— диде.
Габдулла өске өйгә килеп кергәндә Галекәй дә анда иде. Җизнәләре, аларны үз янына чакырып алып, бо-лай диде:
—    Балалар, сез иртәгә мәдрәсәдәге сабакларыгыздан соң Әхмәтша хәлфәгә урычча укырга йөри башларсыз.
Дөньялык өчен анысы да кирәк. Без менә үзебез, урычча укымагач,
прошениеме, адресмы язарга кирәк булса, Әхмәтша учительгә, я судтагы
писарьга йөгерәбез. Хәзер муллалар да урычча укый, дөньясы укыта…
Җизнәсенең бу карары Габдуллага шактый сәер тоелды. Былтыр Габдулла
русча укырга йөрүне үзе сораган иде. «Сиңа иртәрәк әле!»— дип аның
соравын кире кактылар. Иртәлектә түгел иде хикмәт. Габдулла үз колагы
белән ишетте:
—  Аксак Әхмәтшага йөртәсегез килсә, башына картус алып киертегез дә аңа
гына йөрсен! Мин дин ислам һәм шәригать кешеләре ясап чыгарырга укытам
шәкертләремне,— диде Шәпеш.
Ә кичен Гыймади сөйләп утырды:
— Син белмисеңмени әле, Габдулла, алар бит переписьтән бирле бер-берсенә дошман…
— Нинди перепись? Гыймади «перепись вакыйгасын» сөйләп бирде…
Син килеп төшкән кышны перепись булды бит монда. Монда гына түгел инде,
бөтен Рәсәйдә. Менә шул. Өйдән өйгә кереп язып йөрделәр. Ягъни, исемең
кем, атаңның исеме, ничә яшь, крестьянмы, мищәнме,кайсы диндә торасың?
Безнең халыкны беләсең бит, куркуга төште: нигә язалар моны? Хәзрәткә
барып сорадылар, картрак хәлфәләргә бардылар. Алар ни әйткәндер, белмим,
әмма Шәпеш хәлфә шыпырт кына тегеләрнең колагына сала:
— Яхшыга түгел бу. Үткән заманнарның берендә шулай ук язып йөргәннәр һәм
моның нәтиҗәсе чукындыру белән тәмам булган. Үзегез карагыз тагын,
берүк мин әйтте дип әйтә күрмәгез!..
Берме, икеме кешенең колагына салынган бу сүз яшен тизлеге белән телдән-телгә күчә, бөтен татар аякка баса:
— Юк! ни генә булмасын, динебезне бирмибез! Я җан, я дин!
Китә хәзерлек: балталар, кендекләр, герләр белән кораллана башлыйлар,
урындык, өстәлләрне ваталар, яндыралар, хатыннар җиргә хәситәләрен,
чулпыларын күмәләр, кызлар кырык оборкалы күлмәкләрен чормага
яшерәләр… Бу хәл казачий атаманга барып җитә, теге муллаларны,
байларны чакыртып алдыра үзенә, ягъни, бу нинди эш? Мин сезне, ягъни,
ике көпшәле туптан кырдырып бетерермен, казакларым бөтенегезне турап
ташлар! Муллалар, байлар көч-хәл белән, ялынып ялварып, казачий
атаманнан кичерү сорыйлар, тегенең бала-чагасына күлмәк-штанлык ике йөк
мануфактура китереп аударалар, салынып ята торган собор чиркәвенә биш
мең сум акча җыеп бирәләр һәм халыкны үгетләп, переписькә күндерүне
өсләренә алалар. Әмма алар түгел, аксак Әхмәтша учитель халыкны акылга
утырта. Ул үзенең олы шәкертләрен җыеп, аларны сан алучы итеп билгели,
бер ай буена сан алуның тәртибен, халык белән ничек сөйләшергә
кирәклекне өйрәтә. Перепись көне килеп җиткәч, алар һәммәсе үзләренә
билгеләнгән йортлар буенча кереп язып йөри башлыйлар. «Килеп кердем бер
йортка,—дип сөйли ди Әхмәтша хәлфә,— карты, яше, ире, хатыны дисбеләр
тотып, тәсбих укып каршы алдылар мине,— дип әйтә, ди. Сораштым, исем,
фамилияләрен әйтәләр, ләкин «тагын нәрсә сорар икән бу?» дип бөтенесе
күзгә карап, көтеп торалар. Бервакыт мин: «Кем динендә торасың?» дип
сорауга, бер карт гайрәтләнеп: «Динем ислам, китабым Коръән, пәйгамбәрем
Мөхәммәт, аллага шөкер!» дип җавап кайтара. Мин тыныч кына: «Ярый
алайса, бабай, ислам динендә дип язып куйыйк!»— дидем һәм шулай язып
куям. Сизәм, бөтенесе иркенләп тын алалар, бер-берсенә карашалар,
йөзләрендә дию пәриен җиңеп салган кебек сөенеч, күзләрендә яшь. Мине
бөтен өй әче белән: «Рәхмәт, улым!», «Рәхмәт, абзый!»— дип озаталар».
«Мөселманны мөселман дип язалар икән»,— дигән хәбәр татар арасына
таралып өлгерә. Хөкүмәткә башка урыннардагы кебек халыкны обжорный
команда, чыбык белән куркытырга туры килми. Әхмәтша хәлфә шул эш
вакытында переписькә каршы коткының кемнәр тарафыннан чыкканын белеп ала
да, Шәпеш хәлфә белән очрашып, бик каты сүзгә килә. Шуннан Әхмәтша
Шәпешнең күрәлмәгән дошманына әверелә…
Менә моны ишеткән Габдулла җизнәсенең русча укытырга карар итүен белеп:
— Нигә, мин быел кода абыйдан укымыйммыни?— дип, шатлыгын яшерә алмыйча, сорамый булдыра алмады.
— Нигә укымаска?!— дип гаҗәпләнде җизни кеше һәм, Габдулланың үз
шатлыгын яшерә алмыйча соравын сизеп, кызып китте: — Мин сине сабакка
кемгә бирсәм, син шуңа йөрерсең, яме? Хәлфә сайлау синең эш түгел. Иң
тәкъва, иң укымышлы хәлфәбез ул безнең. Әхмәтша хәлфә дөньялык өчен
әйбәт булса, Шәфигулла хәлфә ахирәт өчен әйбәт. Икесе дә кирәк!..
Икенче көнне мәдрәсәдән кайткач, Габдулланың ашавы — ашау, эчүе — эчү булмады: ул школага барырга ашыкты.
— Габдулла, яманнан ярты кабым калдырма, ашап бетер! — диде аңа Газизә
апасы.— Шкулга барырга әле сәгатьтән артык вакытың бар, кая ашыгасың?
— Ие, анда урынсыз калсаң,— диде Габдулла,— хәлфә «урыны юк» диер дә кире кайтарып җибәрер.
— Җибәрмәс бер дә! Җизнәң сөйләшеп кайтты инде,— диде дәү апасы.
Ниһаять, һәммәсе берьюлы дога кылып, табыннан кузгалдылар. Габдулла
үзенең киндер букчасына ташланды. Аның эченә Коръән, Мөхәммәдия кебек
зур-зур китаплар тыгызлап тутырылган иде. Ул аларны бушатты да, алар
урынына алдан хәзерләп куелган ике яңа дәфтәрне салды. Зур китапларны
тыгызлый төяп йөрергә өйрәнгән Габдулла өчен букча бик ябык күренде.
Шуңа күрә ул, өйдәгеләргә сиздерми генә, дәфтәрләре янына бу өйгә
каяндыр килеп кергән бердәнбер русча китапны да салып куйды. «Казачий
гаскәрдә балык тоту кагыйдәләре» дигән инструкцияләр җыентыгы иде бу.
Габдулла ничәмә тапкыр аны актарып караганы бар һәм, хәтта, эрерәк итеп
язылган кайбер сүзләрне аера да башлаган иде инде.
Ниһаять, ул Галекәй белән школага чыгып китте.

* * *

«Мәдрәсә янындагы рус классы» дип атала иде бу школа. Алты ел инде ул,
үз йорты булмаганга, бер Җирдән икенче җиргә, әле мәдрәсәгә, әле рус
мәктәпләренең буш бүлмәләренә күчеп йөрде. Быел гына аңа Госмановлар
йортыннан ярты квартал җирдә Петропавловский урамыннан ике катлы таш
йорт бирделәр. Кырыкка якын укучысы бар иде бу классның һәм алар
белемнәренә карап өч бүлеккә бүленгәннәр иде.
Габдулла Галекәй белән школаның класс урнашкан өске катына менеп китте.
Алар кергәндә, өске катның биек түшәмле зур һәм якты бүлмәсе озын
парталарга утырышкан балалар тавышы белән гөж килеп тора иде. Габдулла
яңа эшләнгән мондый озын һәм биек парталарны үз мәдрәсәләре белән янәшә
Нури хәлфә мәктәбендә күргәне бар иде инде. Шуңа күрә алар аны артык
гаҗәпләндермәделәр. Ул Галекәй белән иң арткы парталарның берсенә барып
утырды.
Ул арада зур иске киез итек кигән озын гына малай торып, кара такта
янына килде дә, акбурны алып, ниндидер цифрлар сызды һәм, учительчә
кыланып булса кирәк, малайларга әйләнеп, рус сүзләре белән нидер сорады.
Бер малай партадан торып, шулай ук шаяртып, русча ниндидер сүз
кычкырды. Тагын берничә партадан берничә сүз кычкырдылар. Андый сүзләрне
Габдулланың ишеткәне юк иде әле, шуңа күрә ул, һәр сүзгә гаҗәпләнгән
сыман, һәрбер тавыш килгән якка борылгалап, күзләрен йөгерткәләп утырды.
Аның һәм шулай ук Галекәйнең дәшми утырганын күреп, яннарындагылар
аларга русча сораулар яудыра башладылар һәм сүз саен:
— Понимаешь? — дип сорадылар. Берсе букчасыннан калын гына русча китап тартып чыгарды да, аны актаргалап, Габдуллага:
— Синең мондый китабың бармы?— дип сорау бирде. Габдулланың сер бирәсе килмәде:
— Бар,— диде ул, ләкин сак булды, китабын чыгарып күрсәтмәде.
Малайларның русча белү өстенлеге Габдуллада кызыгу, көнләү тойгылары
белән бергә, кимсенү тойгысы да тудырды. Дүрт ел мәдрәсә укуын үткән
малай бит ул, алай дигәч тә! Нигә ул хәзер үз яшендәге малайларның күп
нәрсә белүләре алдында каушап, аптырап калды соң? Аның исенә Кушлавыч
мәктәбендәге бер вакыйга килеп төште. Бервакыт мәктәпкә уку-язудан
хәбәрсез бер сала кешесе хат яздырырга дип килеп керде. Шәкертләр аны
урап алып, үзләренең сабакларыннан нәрсәдер укырга, гарәпчеләп ниләрдер
сорарга керештеләр һәм, мужикка сиздерми генә, бер-берсенә карап күз
кысыштылар, янәсе: нәрсә әйтер икән?
— Әлхат нисфылмөләкатьме, әллә болай гына сәлам хатымы? – дип сорады берсе.
— Тәммәт тәмам, дип язаргамы, әллә тәмләп кабам, дип куяргамы? — диде икенчесе.
Загфыран кара белән язаргамы, әллә көмеш кара белән дә ярыймы? — диде
өченчесе. Гомеренә мондый сүзләр ишетмәгән сала кешесе аптырап калды һәм
нәрсә әйтергә белми торды-торды да:
– Шәкертләр, мин алай эчкә керә алмыйм инде, үзегез белеп нәрсә булса да языгыз шунда, — диде.
Аннан соң шәкертләр ай буе шул кеше булып кыландылар, аның китап сүзен
аңламыйча, күзләрен әйләндергәләп, борынын җиңе белән кашып торуын
күрсәтә-күрсәтә көлештеләр. Габдулла менә хәзер үзе шул хәлдә түгелмени?
Дүрт ел мәдрәсәдә укып, мин күпне беләм инде, дип йөргән Габдулланың
горурлыгына китереп сукты бу. Торып: «Менә мин дә сездән кайтыш түгел!» —
дип, үзең белгән гарәпчә, фарсыча сүзләрне боларга әйтеп кара, кычкырып
көләчәкләр генә!
Ул ара булмады, учитель керә, дип хәбәр иттеләр. Габдулла тагын куркуга
төште. Хәлфә керер дә Габдулладан ул белмәгән берәр нәрсә сорар. Җитмәсә
тагын русчалатып. Ни дип җавап бирер ул? Әллә… әллә, хәлфә кергәнче,
тиз генә чыгып таяргамы?
Юк, булмады. Ишек ачылды һәм класска Әхмәтша хәлфә килеп керде. Уртача
буйлы, киң җилкәле, кыска гына чал сакал, чал мыеклы, өстенә җиз төймәле
постау тужурка кигән шактый таза кеше иде бу. Калын гына имән таякка
таянган хәлдә аксабрак килеп керде ул. Шәкертләр дөр килеп аягүрә
бастылар. Хәлфә аларга, солдатларын барлап караган командир сыман,
ашыкмый гына карап чыкты да, аларның кайсынадыр күзе төшеп:
— Ә син нәрсә туксан яшьлек карт кебек бөкрәеп торасың. Муеныңа ике
потлы гер тактылармы әллә? — дип кычкырды һәм таягы белән җиргә сугып
куйды.
Аның коры һәм каты тавышын Габдулла үзенә кычкырылган боерык шикелле
итеп кабул итте һәм басып торган җиреннән сыны белән катып, тын алырга
кыймый торды.
Шул ук вакыт аның башында: «Ай-һай, бу хәлфәдән уку тәмле булыр төсле күренми» — дигән уй чагылып үтте.
— Утырыгыз!— диде хәлфә, команда биргән сыман. Балалар, һәммәсе бер
хәрәкәт белән диярлек, урыннарына утырдылар һәм кулларын партага
куйдылар. Габдулла башын бормый гына күз кырые белән балаларны күзәтме
һәм алар ни эшләсә, төгәл итеп шуны эшләргә тырышты.
«Инде хәлфә миннән берәр сүз генә сорамаса ярар иде», — дип тын алырга
базмый утырды — хәлфәнең ачулы мәһабәтеннән бөтенләй каушап, басылып
калган иде ул.
Әхмәтша хәлфә, өстәл янына утырып, аның өстендәге зур кенәгәне ачты һәм
үткән елларда укыган шәкертләрнең исем, фамилияләрен кычкырырга тотынды.
Балаларның исеме кычкырылганы берсе шунда ук сикереп торды һәм тавышын
күтәрә биреп:
—  Здесь! — дип җавап кайтарды.
Бәхеткә каршы, Габдулла бу сүзне белә иде һәм, чират аңа килеп җитү
белән үк, ул аны кычкырырга әзер торды, үзе эченнән генә һаман
кабатлады:
—  Здесь, здесь, здесь…
Хәлфә һәрбер «здесь»тән соң алдындагы кенәгәгә ниндидер тамга куя барды.
Исеме кычкырылып та, үзе биредә булмаган малайлар да булды. Алар
турында хәлфә русчалатып нидер сорашты («ул кайда, ник килмәгән?»— диде
бугай) һәм тагын кенәгәгә нидер билгеләп куйды.
Исемнәр саналып бетте, ләкин Габдулла да, Галекәй дә үз исемнәрен
ишетмәделәр. Алар гаҗәпсенеп бер-берсенә караштылар. Шунда хәлфә саф
татар телендә:
—    Укырга беренче тапкыр килүчеләр, кулларыгызны күтәрегез! — диде.
Габдулла белән Галекәйне яннарында утыручы иптәшләре быжгыта башладылар:
—    Күтәрегез! Күтәрегез!
Унлап бала, шулар эчендә Габдулла белән Галекәй дә, кулларын күтәрделәр.
Хәлфә берәм-берәм аларның   исемнәрен, фамилияләрен сорады һәм аларны
кенәгәгә терки барды.
Чират Габдуллага килеп җитте.
—    Исемең, фамилияң кем? Габдулла үзенең исемен әйтте.
Хәлфә кенәгәдән каләмен алмыйча һәм күзләрен күтәрмичә генә:
—    Ә фамилияң? — дип сорады.
Габдулла ни әйтергә белми аптырап калды. Бер ирдә һәм беркайчан аңа
мондый сорауның бирелгәне юк һәм ул фамилия дигән нәрсәне белми иде.
— Атаңның исеме кем? — диде ниһаять, тавышын күтәребрәк хәлфә һәм
күзләрен кенәгәдән алып Габдуллага текәде. Малайлар шыпырт кына көлешә
һәм качынып кына маңгай аша Габдулланы күзәтә башладылар.
Габдулла каушап калды.
— Ие, Габдулланың атасы — Мөхәммәтгариф. Ул аны бик яхшы белә.
Габдулланың аңында да ниндидер якты исем булып яши. Ләкин ул исем генә.
Габдулла аны, күпме генә тырышса да, гәүдәләндереп күз алдына китерә
алмый. Ул аңа бервакытта да «әти!» дип дәшмәгән һәм әтисе аңа «әү,
улым?» дип җавап кайтармаган. «Әти!» дип дәшкәнгә «әү, улым?» дип җавап
кайтарган һәм шул вакыт күз читләреннән чигәсенә таба ягымлы гына
җыерчыклар таратып елмайган кешене ул белә: Кырлай Сәгъдие. Аннан
элегрәк Яңа бистәдәге әтисе читекче Мөхәммәтвәли… Алар бар да
әйбәтләр, изге күңеллеләр, берсенең исемен әйтсәң икенчесенең хәтере
калыр төсле!
Ләкин терәлеп торып булмый бит! Габдулла хәлфәнең соравына ничек кенә булса да җавап бирергә тиеш тапты һәм чын күңеленнән:
— Өчесенең дә исемеме?— дип сорады.
Моңарчы көлүләрен хәлфәдән яшерергә тырышып утырган бөтен класс инде
түзеп кала алмады, берьюлы гөж килеп көлеп җибәрде. Габдулла үзенең
гаять беркатлы сорау ычкындырып ташлавын сизеп алды һәм каядыр төпсез
коега төшеп киткән сыман булды. Ул хәзер хәлфәнең баягы малайга
кычкырган шикелле коры һәм каты тавыш белән кычкырачагына шиге калмаган
иде. Ләкин хәлфә кычкырмады, тик акрын гына:
—    Бар, кайтып фамилияңне белеп кил!— диде.
Габдулла букчасын күтәреп класстан чыгып китте.
— Аның артыннан ничәмә күз,— нинди мыскыл белән карый торган күзләр бит
әле,— аның аркасын бораулаган, тишкәләгән сыман тоелды. Ул букчасын
кысып тотты. Аның эчендәге өр-яңа ике дәфтәр белән «Казачий гаскәрдә
балык тоту кагыйдәләре» школага килгән чакта нинди кирәкле, нинди
әһәмиятле әйберләр булса, хәзер алар шулкадәр кирәксез һәм Габдулладан
ерак әйберләр булып калдылар.
Ул өйгә кайтып керде һәм «Нигә иртә кайттың?» дип сорауга каршы бер сүз дә әйтә алмый, иң ачы күз яше белән елап җибәрде.
Икенче көнне ул школага барасы килмичә, хәлфәгә һәм малайларга күренергә оялып, класска бик зур авырлык белән барып керде.
— Я,  белеп килдеңме әтиеңнең исемен?— дип сорады аңардан Әхмәтша учитель.
— Мөхәммәтгариф…— дип, Габдулла гаепле генә кызарып, аннан да битәр вөҗданы белән борчылып җавап бирде.
«Габдулла Мөхәммәтгарифов»— дип язып куйды учитель зур кенәгәгә һәм
шуның турына бер читкә кургаш каләм белән:  «Ятим, Госмановларда»,— дип
искәрмә ясады.
Бер ай чамасы Габдулла школага авырлык белән йөрде. Икенче һәм өченче ел
укучы иптәшләре русчаны шытырдатып укый, шытырдатып яза белүләре,
учительнең русчалатып сораган сорауларына рус телендә тоткарсыз җавап
бирүләре аны, бер яктан, сокландырды, икенче яктан, кайгыга батырды.
Дөрес, ул инде эре хәрефләр белән язылган әлифбаны шактый иркен укый,
ләкин учительнең һәм иптәшләренең русча дәшүләренә рус теле белән җавап
бирә алмый, укылган җөмләнең сүзләрен бергә оештырып, ал ардан бер
мәгънә чыгарырга көче җитми иде. Бу аны бик-бик ачындырды. Учителе белән
русча сөйләшә башлап, җөмләләрне оештыра башлагач та әле ул рус
грамматикасындагы родларны берьюлы үзләштерә алмый азап чикте. «Корова
пошол» яки «Большой лошадь» дип әйтү аның өчен,бик табигый иде әле.
Бу родлар мәсьәләсе хәтта шәһәрдә үскән Галекәйгә дә ансат булмады. Ул Габдулла белән бәхәскә кереп:
— Ты сама ничего не знаешь!— ди торган иде. Ә аңа каршы Габдулла:
— «Ты сама» говоришь. Надо говорить: «Ты сам». Я ведь не дочь твое… — дип, үзе шунда ук бер ялгыш ясап ташлый торган иде.

* * *

Язга таба ул белем ягыннан Галекәйне дә, быел гына укырга кергән
иптәшләрен дә узып китте. Моңа аның зирәклеге һәм тырышлыгы нык ярдәм
итте. Бервакыт ул дәрес тыңлатырга аягына баскач, учительдән:
—  Карап укыйммы, яттанмы?— дип сорады.
—  Белсәң, яттан укып кара,— диде кызыксыныбрак учитель.
Габдулла Ушинский дәреслегендәге шигырьне тотлыгусыз яттан укып алып китте:
Дети, в школу собирайтесь.
Петушок пропел давно.
По-проворней одевайтесь,
Смотрит солнышко в окно…
Мактауга бик саран Әхмәтша учитель, Габдулла сөйләп бетергәч, «молодец»
дип куйды, һәм бу бөтен классны Габдуллага борылып карарга мәҗбүр итте.
Габдулла бурлат кебек кып-кызыл булып янып китте. Нигә дисәң, мактауны
ишетү һәм бөтен сыйныфны үзеңә карату рәхәт булу белән бергә, әллә ничек
кыен да иде.
— Дәрестән соң миңа керерсең,— диде учитель аңа русчалатып.
Габдулла учительнең чакыруына кызыксыну катыш каударланып куйды: «Нәрсәгә икән?»
Дәресләр беткәч, ул учитель кушуы буенча, аның өенә керде. Учительнең
квартирасы мәктәпнең түбән катында булып, ишеге баскычтан төшү белән үк
сул якта иде.
— Әйдә, уз, Мөхәммәтгарифен!— дип дәште эчтән Әхмәтша учитель. Ул стена
эченә кертеп ясалган кечкенә шкаф янына килде, һәм аның пыяла капкачын
ачып, андагы күп кенә эреле-ваклы китапларны актаргалый башлады. 
Бераздан соң ул тышына буяулы рәсемнәр төшерелгән юка гына бер китапны
алып Габдуллага тоттырды.
— Менә,— диде ул,— бу русның зур шагыйре Александр Сергеевич Пушкин
язган китап. Бу да бая син укыган әтәч турында, тик бусы инде простой
әтәч түгел, ә алтын әтәч.
Әйтерсең, учитель китап тоттырмады, ә канат тагып җибәрде аңар! Ул очынып өенә кайтып җиткәнен сизми дә калды…


* * *

Габдулланың үз гомерендә беренче тапкыр укып чыккан, укып кына түгел,
төшенеп укып чыккан русча китабы шушы булды. Ул аны бер генә тапкыр
түгел, кат-кат укыды, укыган саен, китап аңа үзенең яңа яклары белән
ачыла барды.
— Габдулла акыллым, май бетереп утырма, — Гайниямал аңа кич саен диярлек юкка гына дәште. Габдулла аңа:
— Хәзер, Гайниямал апа, менә әз генә калды, — дип
ятарга вәгьдә итте һәм шундук китап эченә кереп китте дә тагын бөтен дөньясын онытты.
Заманнар үтәр. Галиәсгар байның подвалында яшәгән ятим малай егет булыр,
үзе китаплар яза башлар. Шунда ул әтәчнең уяну чорларында никадәр
мәгънәви ишарә — символ булып хезмәт итүен, күп кенә халыкларның әдәбият
тарихында әтәч, таң иртәсе, кояшның беренче нурлары халыкның йокыдан
уянуын күрсәтә торган сурәтләү чаралары икәнен аңлар. Үзенең иҗат
биографиясен ул Кольцовтан файдаланып язган «Ник йоклыйсың, мужик?»
дигән шигыре белән башлар, үзенең йокыдагы мужикларын таң әтәче сыман
үзе уятырга керешер, халык белән бергә:
Таң әтәче кычкырадыр,
Әллә таң ата микән?
дип җырлар. Ниһаять, менә шушы Пушкин «Алтын әтәче»нең тавышын татар дөньясында татар телендә яңгыратыр!..
Ләкин бүген ул аларның бөтенесеннән хәбәрсез көе шушы китап белән йотылып, онытылып утырды.
Аннан соң ул бу әкиятне үз тормышына яраштырып, Газизә апасы белән сүз уйнатты:
— Апа, син бит Шемахан шаһбикәсе, син шуны бе
ләсеңме? Ә безнең җизни ул Додон хан. Без менә Галекәй белән икәү киләбез дә, ике шаһзада булып, синең өчен сугышабыз!
— Кит әле, Габдулла, тозсыз! Юкны сөйләп утырма! — дип көлде Газизә апасы.
— Нигә, нигә? Синең Шемахан шаһбикәсеннән кай җирең ким? — дип, Габдулла һаман үз сүзендә торды.
— Ул бит чибәр булган, тиле! Ә мин… — дип йомшак кына карулашты апасы
һәм үзе дә, әкият йогынтысына бирелеп, хыялга чумып китә язды. Ләкин ул
шунда ук айнып өлгерде һәм:
— Кит әле, әллә кемнәргә охшатып утырма, бар ят, иртәгә сабакка торасың бар, — диде.
Юк, Газизә ямьсез түгел иде. Зур кара күзле, кара кашлы, калку гына
килешле борынлы, буйга төз булып үсеп җиткән кыз иде инде ул.
Үзе өйдә юкта хатыннар — дәү апа, Зөһрә белән Фатыйма апалар аның турында ачыктан-ачык сөйләшкәнне Габдулла ишетеп торды:
— Газизә буйга җитте инде. Башлы-күзле итәргә вакыт. Хәстәрен күрә башларга кирәк, — диде дәү апа.
— Вакыт инде, вакыт, әллә үзе сайланамы? — диде Фатыйма.
Сайланмаса да, ни җитте кешегә тотып биреп булмый инде. Ни әйтсәң дә, кияү безгә кардәш буласы кеше бит!
— Тотарга да бирергә,— диде тупас кына итеп Зөһрә.— Җизнәсе өендә
торырга ул инде сабый түгел. Балдыз кешенең уналтыдан узгач, җизнәсенең
өеннән ераграк торуы яхшы…
Һәм Газизәне ярәштеләр.

8

Газизә апасы киткәч, Габдулла бу өйдә тугансыз бер үзе калды, аның өчен
ямансу көннәр башланды, һәм ул үзенең бу яңа хәленә бик авыр күнекте.
Элекке өй йомышлары өстенә апасының өй эшләре дә хәзер Габдулла өстенә
йөкләнде. Аны йомышка тагын да күбрәк йөгертә башладылар. Кызыл күлмәк
киеп, алдына ак алъяпкыч бәйләгән Габдулланы һәрвакыт мичкә өстенә
уТырып су ташыган, я ишек алды себереп йөргән, яисә базарга барып,
кәрзин белән нидер алып кайтып килгән хәлдә очратырга мөмкин иде.
Эш Габдулланы артык авырсындырмады. Ул аңа хәтта апасы киткәннән соң
туган бушлыкны тутырырга ярдәм итте. Ләкин Габдулла русча китаплар укый
башлаган, һәм алар аша аның алдында яңа дөнья ачылган чак иде бу. Ул
инде Әхмәтша учитель-нең мәктәп библиотекасындагы китапларын укып бетерә
язды. Пушкинның «Алтын әтәче» артыннан ул аның башка әкиятләрен,
Лермонтов, Кольцов шигырьләрен, Крылов мәсәлләрен укыды. Учитель аңа
китап җиткерә алмый аптырады. Габдулла күзенә чалынган русча язуларның
берсен дә укымый калмады, кибеттән әйбер сатып алып кайткан кәгазь
капларны актарды: товар үлчәгәндә авыр тартсын өчен юри калын итеп,
китап, газета, журнал битләреннән җыеп ябыштырылган бу кәгазь каплар
аның китапсыз калган көннәрендә китап хезмәтен үтәделәр. Шуңа күрә бу
ике хәл: йомышка йөгерү һәм китап белән мавыгу бер-берсенә бик нык
комачаулады.
Беркөнне Габдулланы итче Лотфуллага җибәрделәр.
— Кабыргасыннан кистереп дүрт кадак елкы ите алып кайт. Кара аны, ябык
ит алып кайтма!— диделәр аңа. Габдулла алъяпкычының бушый төшкән бавын
тартыбрак бәйләде дә, кечкенә кәрзинне алып чыгып китте. Лотфулла
кибетенә барып җитәр өчен Нугай базарын үтәргә, шәһәр уртасындагы зур
урамны аркылы чыгарга кирәк иде. Ә бу тирәдә унике яшьлек малайга
тукталмый гына һәм берни белән дә мавыкмый гына үтеп китүләре ай-һай
кыен: дөнья хәтле кызыклар тулып ята монда! Габдулла мавыгып, тукталып
йөрүләрнең нәтиҗәсен бик ачы татып белә, шуңа күрә ул уңга-сулга карамый
гына, базар һәм олы урам тавышларына колак салмый гына узып китәргә
тырыша.
— Күн! — дип кычкырган тавыш килеп керә аның колагына.
— Иләк! — дип кычкыра аңа каршы икенчесе.
Габдулла белә: базар башында акча чөяләр. Печтек кенә күз төшереп
үтәсеме әллә? Юк! Тукталып калырга Габдулла инде җитәрлек дәрәҗәдә олы
һәм  «борынына ис кергән» егет. Ул акча чөючеләрне җәһәт кенә үтеп китә.
Ул хәтта, халык төркеме эчендә кечкенә мәйдан ясап алып, маймыл биетеп
торучыны карарга да тукталмый. Дөрес, аның бу тамашаны берничә тапкыр
күргәне бар, ләкин ул караган саен аның бер яңа ягын табып рәхәтләнә.
Ләкин бу юлы ул аны да узып китә. Ул ара булмый, Михайловский чатыннан,
ямьсез, бака тавышлы быргысын кычкырта-кычкырта, самокат килеп чыга да
Габдулланың борын төбеннән генә узып китә. Җаек каласы өчен бу соңгы
техника
яңалыкларының берсе: бер-бер артлы тагылган ике тәгәрмәч өстендә бер
якка да авышмыйча, кеше аяклары белән кечкенә көпчәкне алмаш-тилмәш
әйләндергәләп тәгәрәп бара! Габдулла, үзе дә сизмәстән, тукталып калды,
ләкин самокат туктамады, коточкыч тузан куптарып, узып китте.
Габдулла бу тамашадан айный, юлын дәвам иттерә һәм моны шулай ук үзенең
мавыкмавына, исе китмәүгә сылтый. Ләкин ул да булмый, чаттагы әйләнмәле
витринада коточкыч юан беләкләрен иңбашына хәтле күтәргән бер сурәт аңа
чекерәеп карап тора. Дөрес, бу — карчыкларның чайкап эчәр өчен мәзиннән
загфыран карасы беләп ясаттырып алган дию сурәтенә ошый. Ләкин аның
астына язылганы кызык. Татарча итеп әйткәндә, ул менә болай була:

АНОНС.
ҖИРЛЕ ТЕАТР.
ҖОМГА КӨН 23 ИЮЛЬДӘ
тамашачылар теләве буенча бары бер генә тапкыр.
ГАҖӘП АТТРАКЦИОН АРТИСТ ТЮТИН
бөгә олы кеше бармагы калынлыгындагы тимерне.
Йота яна торган әйберләрне.
Программадан тыш декламация
сөйли һәм җырлый чегән романсларын.

Нинди кызык!
Юк, шулай да Габдулла ашыкты. Укып бетерер-бетермәс ул алга йөгерде:
«Калганын кайтышлый укырмын!» дип күңеленә беркетеп куйды ул.
Ниһаять, Габдулла Лотфулла кибетенә килеп җитте.
Бу — тактадан корыштырган кибет — ак калай ябылган өстәле белән урамга
карап тора иде. Өстәл өстендә сыер һәм сарык итләре эре-эре кисәкләргә
чабылып, сортларта аерылып, тезеп куелган. Эчке стеналарда бөтен-бөтен
куй түшкәләре, елкы ите, сап-сары май белән капланган сыер түшкәсенең
арт саннары эленеп торалар. Аның астында ит чаба-чаба кискәләнеп,
чокыраеп беткән зур гына агач кискә. Кискә өстенә киң йөзле үткер балта
чабылып куелган, ул Габдуллага, борынын җиргә терәп, бер аягын өскә
күтәреп торган кәмитчене хәтерләтә. Өстәлнең уң ягында асылмалы бизмән
һәм эреле-ваклы берничә гер. Бизмән белән янәшә генә бер якта ит төрер
өчен хәзерләнеп куелган кәгазьләр өеме тора, һәм ул җилгә тузмасын дип
гер белән бастырып куелган…
Габдулла кибеткә килеп җиткәндә, сабын пичәтендәге кебек кара сакаллы,
җете кызыл иренле, таза гәүдәле Лотфулла абзый бер казахка ит үлчәп
тора, тегесе бизмән тәлинкәсенә салынган кисәкне яратмый, икенчене, әнә
теге чөйдә эленеп торган арт саннан кистереп салдырасы килә, ә Лотфулла
абзый һаман үзенекен эшли һәм бизмәнгә салынган итне мактый иде:
— Юләр син, бу бит менә дигән кабырга ите, сөякле дисең, бик кызык кеше икән син, ит сөяксез буламы?
Ашка өресе чыга аның. Мондый итне син, агай-эне, базар бетереп эзләсәң дә таба алмыйсың. Хәзер базарга ит бик чамалы керә…
Алар сөйләшкән арада, Габдулла да тик тормады. Гер белән бастырылып
куелган әлеге кәгазьләргә күз төшерде. Иң өстәге кәгазьдә ике сурәт тә
бар иде. Габдулла, якынрак килеп, җентекләбрәк карады. Рәсемнәрнең берсе
— бик күп медальләр һәм аксельбантлар таккан калын гына ак мыеклы бер
генералның гаскәр парады кабул итеп торуын күрсәтә, икенчесе — бер
хатынның кухняда этне кыйнап торуын, шул арада бер якта мәченең өстәл
өстендәге ит кисәген эләктереп, күзләрен эт кыйнаучы хатынга таба
каракларча әй-ләндергәләп, ит ашап торуын көлке итеп ясаган бик кызык
рәсем иде. Габдулла шул рәсем астындагы кыс-ка-кыска итеп көйләп язылган
юлларны укый башлады һәм мавыгып китте. Ниһаять, шигырьне укып бетереп,
башын күтәргәндә, теге казах киткән, аның урынына бер кыз ит үлчәтеп
басып тора, ә Лотфулла абзый, ит үлчи-үлчи, әлеге сүзләре белән товарын
мактый иде. Габдулла тик торырга теләмәде, кәгазьләрнең өскесен ике
бармагы белән сак кына күтәрде дә аның астын-дагысына күз төшерде. Бусы
шома кәгазь өстенә төшерелгән машиналар һәм аларның кисәкләрен күрсәткән
рәсемнәр булып чыкты. Габдулла бу биткә артык тукталып тормады, аны
күтәреп, өченче кәгазьгә күз салды. Ләкин шул вакыт Лотфулла абзыйның:
— Улым, сиңа ит кирәк идеме?— дип дәшүе Габдулланың монда ни өчен килгәнлеген исенә төшерде.
Тик менә ниндирәк ит алып кайтырга кушылганын онытып җибәргән иде ул,
шуңа күрә, күзләрен челт–челт йомгалап, бераз Лотфулла абзыйга карап
торды.
Шуннан соң гына:
— Симез генә елкы ите үлчәп җибәрсен әле дигән иде дәү апа,— диде.
— Галиәсгар байның каенишеме әле син?
— Ие…
— Күпме сорадылар?
— Дүрт кадак…
— Була ул…— диде Лотфулла һәм өстәлдәге итләрне күзе белән барлап
чыкты да анда Госмановларга яраклысын тапмады ахры, борылып, чөйгә
үрелде һәм аннан симез арт санны алып, кискә өстенә китереп салды.
Габдулла йомышын әйтү белән үк күзләрен әлеге сурәт астындагы язуларга
күчерде. Лотфулла абзый итне чапкалап бизмәнгә салып үлчәп бетергәнче,
Габдулла тагын бераз укып өлгерде. Итнең кәгазьгә төрелеп өстәлгә шап
итеп куелуы гына аңа укуын бүләргә кирәклекне искәртте. Ул, акчаны
түләп, итне кәрзингә салды. Шулай да аучы әкиятен укып бетерми торып
китәсе килмәде:
— Лотфулла абзый, менә моны гына укып бетеримче?— дип сорады.
— Укы, укы!— диде кибетче.— Теләсәң менә тагын!— дип, ул икенче җирдән
бер өем кәгазьне өстәлгә, әлеге кәгазьләр өстенә китереп салды: йомышка
йөрүче малайларны үз кибетенә ияләштерер өчен алар
белән мөмкин хәтле ягымлы һәм сүзчән булырга тырыша иде ул.
Габдулла рәхәтләнде генә!
Хуҗаның рөхсәте дә булгач, ул бер уч кәгазьне үзенең алдына алып, кибет
янындагы зур ташка утырды һәм сурәтләрне карарга, ал арның астына
язылган сүзләрне укырга тотынды. Ул шулкадәр мавыгып китте, ит кибете
янында иснәнеп йөрүче зур кара маэмайның кәрзин янына килеп җитүен сизми
дә калды. Кинәт кәрзин авып китте, Габдулла сикереп торды һәм, куркып,
бөтен көче белән:
— Чәбә!— дип кычкырды.
Эт итне эләктереп алып китәргә өлгерә алмады. Ләкин бу вакыйга Габдулланы тәмам айнытып җибәрде. Итче дә:
— Улым, сине көтә торганнардыр, бар кайт инде!— дип дәште һәм өстәп куйды:
— Ит кирәк булса, башка җиргә барма, миңа гына кил, миндә мондый
кәгазьләр күп, кирәк икән, мә, беразын алып кит, тагын кил, тагын
бирермен!..
Габдулла өйгә ярты сәгатькә кичегеп кайтты. Бу — дәү апаның, бигрәк тә Зөһрәнең җен ачуын кузгатты.
Кибетеннән ашарга дип кайткан Галиәсгарның көйсезләнүенә каршы, дәү апа эшне:
—    Ашыбыз бүген бераз соңга калды шул. Иткә Габдулланы җибәргән идем. Әллә кайда олагып йөрде шунда…— дип аңлатты.
Габдулла җизнәсе белән бу турыда, һичшиксез, җитди әңгәмә буласын
сизенеп, өске өйгә ашарга менмәде. Аның урынына ул келәт башына менеп,
чорма тәрәзәсе янында, әлеге кәгазьләрне актарып утырды.
Ләкин кичен ул барыбер җизнәсе белән очрашты. Галиәсгар аны бик нык
орышты һәм «тискәре» дип атады. Бу сүзне Зөһрә эләктереп алды һәм урыны
чыкса да, чыкмаса да, аңа «тискәре» дип дәшә торган булды. Шуннан соң
боларга протест йөзеннән Габдулла алъяпкычын алдына түгел, артына бәйләп
йөри башлады.
— Котсыз, нигә болай алъяпкычыңны артыңа бәйләп йөрисең?— дип сорады аңардан дәү апасы.
— Үзегез мине «тискәре дип әйтәсез бит!— дип җавап бирде Габдулла.—  Тискәре менә шулай була инде…
Ләкин шуннан соң Габдулла, йомышы төшсә-төшмәсә дә, итче Лотфулла янына
баргалый башлады һәм аның кәгазьләрен актаручан булып китте.
Кызыгракларын сорап та, туры килгәндә болай сорамый гына да алып
кайткалады һәм аларны пөхтә генә бөкләп китаплары янына салып куя иде.
Бу аның үзенә күрә бер өй китапханәсенә әверелде.
Госманов ниндидер ашказаны авыруы белән интегә башлады. Терелеп бер атна
йөргән булды, тагын егылды. Әллә никадәр нәфел намазлары укып карады,
нәзер корбан чалдырды, быелгы зәкатен ике өлеш итеп арттырып таратты.
Ураза ае иде, хәзрәткә әйтеп, ураза буена көн саен алты шәкертне үзенә
ифтарга (авыз ачарга) йөрергә кушты.
Галиәсгар кадер киче көнне икенде белән ахшам арасында дөньядан китте. Җеназасыннан соң кергән хәзрәт Галиәсгарның өй җәмәгатен:
— Изге айларда, җитмәсә, кадер киче көнне мәрхүм булды. Изге җан икән. Урыны мотлак оҗмахта булырга тиеш,— дип юатты…
Аннан соң Госманов өендә мирас бүлү, компаньоннар һәм кредиторлар белән
исәп-хисапны өзү башланды. Әллә никадәр кеше килде, китте, әллә кемнәр
белән югары өйдә каты-каты сөйләшүләр булып алды,— ниләр сөйләшкәнне
Габдулла гына түгел, бөтен җиргә борынын тыгарга ярата торган Галекәй дә
белми калды. Габдулла өскә үзе менмәде, ә Галекәйне беркөн Зөһрә апа:
«Йөрмәгез чуалып, монда сезнең бер эшегез дә юк»,— дип, ишекне ачып
чыгарып җибәрде. Кемнәрдер төен-төен әйберләр күтәреп килделәр.
Кемнәрдер ниндидер төеннәрне күтәреп һәм атка, дөягә салып алып
киттеләр. Моңа кадәр бу йортта күренмәгән, ләкин кардәш саналган
агайлар, кырпу бәрән бүрекләрен маңгайларына басып кигән хәлдә, кулларын
бишмәтләре астыннан артка кушырып, келәтләргә кереп, нидер карап
йөрделәр. Алар балаларны юкка исәпләп, күрмичә уздылар, ләкин өй алдында
яткан һәрнәрсәгә, аунап ята торган тәгәрмәчкә, камыт бавына, хәтта
урталай сынып эшкә ярамый ята торган күчәргә, ачуланган сыман, чәнчеп
карадылар. Аннан соң зур кенәгәләр һәм счетлар тоткан кон-торщиклар,
күзлекле нотариуслар җәһәт- җәһәт хәрәкәтләр белән бер килеп, бер китеп
йөрделәр. Габдулланың колагына бары өйдә сөйләнеп бетмәгән сүзләрнең
койрыклары һәм аерым сүз кисәкләре генә килеп кергәләде:
— Анысын нотариус карар…
— Бездән эш тормас…
— Монда суд берни дә эшли алмый…
— Кредит…
— Гербовой акча…    
Җизнәсеннән соң Габдулла бу йортта озак яшәмәде. Дәү апага иреннән соң
бөтен хуҗалыкны үз җилкәсенә йөкләү авырга килде ахры, ул үз туганының
улы Габдуллага бөтенләй ят кешегә караган кебек карый, аны кыерсыта
башлады. Әйтерсең, Габдулланың туган кардәше дәү апасы түгел, бәлки
җизнәсе булган! Элек-электән кырыс Зөһрә, әтисе үлгәч, бөтенләй
чыгырыннан чыкты.
Беркөнне Габдулла мәктәптән кайтып, аскы өйгә кереп тормастан, ниндидер
йомыш белән өскә менде. Шунда нәрсә өчендер дулап өйдән чыгып килүче
Зөһрә аңа килеп бәрелде һәм аны этәреп җибәрде:
—    Кит әле, юл өстендә торма! Бәрәкәтсез!
Бу сүзне Габдулла берьюлы төшенде. Әтисенең үлүен Зөһрә Габдулладан күрә — Габдулла килде дә өйдән бәрәкәт очты! Менә!
Габдулла йомышын ук онытып, кире аскы өйгә төшеп китте. Ул кергәндә
Гыймад и белән Гайниямал әйберләрен җыйнап һәм төйнәп торалар иде.
— Фатирдан күчәсезме әллә?— дип сорады гаҗәпләнеп Габдулла.
— Бикә безгә яңа урын табарга кушты,— дип җавап бирделәр аңар.
— Ә без?
— Ә сез?.. Сез бикәнең канат астында каласыз…— диде ике төрле мәгънә беләнрәк Гыймади.
Әйе, бу канат асты никадәр «җылы» булачагын Габдулла бик яхшы белә иде.
Ьәм ул, Гыймадилар киткәннең икенче көнне үк, китап һәм дәфтәрләрен
үзенең кечкенә агач сандыгына тутырып алды да, култык астына өтек кенә
мендәрен һәм өзгәләнеп беткән кечкенә юрганын кыстырып, мәдрәсәгә күчеп
китте. Анда аны күптән иптәшләре чакыра һәм аның хәлен аңлап белә торган
Гомәр хәлфә дә күптән күчеп килергә киңәш итә иде. Дәү апасы
Габдулланың мәдрәсәгә күчүенә каршы килмәде, тик чын күңеленнәнме,
тыштан гынамы, аның артыннан:
—    Габдулла, кайтып йөрерсең бит, безне онытып ташламассың бит? — дип калды.
Габдулла күчкәндә кыш уртасы булганга күрә, мәдрәсәдәге бөтен җир, хәтта
җәмәгать сәкеләре һәм сәндерәләр аркылыга-буйга шәкертләр тарафыннан
биләнеп беткән, бөгәрләнеп түгел, сузылып ятарлык та буш урын калмаган
иде инде. Шуңа да карамастан, ишле җәмгыять ябык кына гәүдәле кечкенә
Габдулланы бик теләгәндә үз эченә сыйдыра ала иде. Ни әйтсәң дә, аларның
һәркайсы уку шартларында Габдуллага теге яки бу кадәр я иптәш, я кардәш
иде бит. Ләкин Габдулла култык астына әлеге мендәре белән юрганын,
икенче кулына сандыгын тотып килеп кергәч, иптәшләр дә, кордашлар да,
ниндидер эш тапкан булып, Габдулланы күрмәмешкә салыштылар, ә кайбере
«эшем кешесе» кебек каядыр ашыгып чыгып та китте. Тик сәндерәдә озын
аякларын салындырып утырган бер киң кара кашлы, ачулы зур күзле таза
шәкерт кенә бу эшкә әһәмият бирде һәм калын тавыш белән:
—    Вөҗдансызлар! Үз иптәшегезне сыйдырырлык инсаниятегез дә юк бит
сезнең! — дип сүгенде. Бу — Габдулла белән бергә Әхмәтша учительгә йөри
торган Йосыф шәкерт иде. Учительдә ул үзенең русча белеме белән артык
алдынгы исәпләнмәсә дә, мәдрәсә шәкертләре арасында ул русчаны иң шәп
белүче санала, хәтта шуның өчен аны «Урыс Йосыф» дип йөртәләр иде. Ләкин
Йосыф та сүгенү белән генә чикләнеп калды, Габдулланы үзенең янына
сыйдыру аның уена да кермәде.
Идән уртасында басып торуның да бер чиге бар бит әле. Габдулла ул чикне
узып, инде кире чыгып китү дәрәҗәсенә җиткән иде. Ләкин шул вакыт мич
аралыгыннан нәзек кенә ирләр тавышы килде.
—    Габдулла әфәнде, күзлеләр сиңа урын бирмиләр икән, әйдә, күзсез суфый абзаң янына кил…
…Һәм Габдулла тар гына аралыкта, Сәлүк суфый янында урнашып калды.
Аралык тар,  һәм мич башына ташланган киез итекләр, иске туннарның
ачышкан исләре белән аңкып тора иде. Ләкин андамыни хикмәт? Габдулла
өчен бәйсез, буйсынусыз яшәүнең тәүге һәм иң иркен көннәре иде бу!
Күңелдә киңлек тантанасы булганда урынның тар булуы берни түгел икән ул.
Күңеле тар яки бәйле, буйсынучан кешеләр өчен иркен сарайлар да, зур
шәһәрләр дә, хәтта киң дәүләтнең иркен чикләре дә тар.
—    Хәзер самавы-ы-ыр куеп җибә-рербе-е-ез! Ләззәтлә-ә-әп кенә бер
чә-ә-әй эчеп алырбы-ы-ы-з! — диде кунакчыл тавышы белән сузып-сузып
Сәлүк суфый һәм сәкедән шуышып килде дә аякларын идәнгә төшерде.
Сәлүкнең күрмәвеннән файдаланып, Габдулла елмаеп куйды. Мәдрәсәдәге бик
күп мәзәкләрнең чыганагы иде бит бу самовар. Бер карчыкның мирасы һәм
гүр сәдакасы булып калган әйбер дип сөйлиләр иде аны. Имеш, яшьрәк чакта
Сәлүк суфый Мәүгузә исемле бер тол карчык өенә еш кына килгәләгән.
Карчыкка моның китап сүзләрен, ыспай иттереп, нәзек тавышы белән китапча
сузып сөйләве бик ошый икән. Шуңа күрә, ул килгән саен, карчык аны
сөйләтеп утырыр өчен самовар куеп чәй эчерми торып җибәрми икән. Бу
идиллиягә суфый шулкадәр өйрәнеп, ияләшеп киткән, карчыктан бер ун яшькә
яшьрәк булуына карамастан, тоткан да, читләтебрәк, үзенең өйләнергә
теләге барлыгын әйтеп салган. Семья кору хыялларының чигеннән күптән
узган карчык тегенең тәкъдимен шулай ук читләтебрәк кире каккан. Бу кире
кагуны суфый үзенең гомерлек хыялы җимерелү итеп кабул иткән һәм шуның
хафасыннан бер атна чамасы, беркая чыкмый, урын өстендә авырып яткан.
«Рәнҗеттем ахры алла юлындагы кешене»,— дип борчылып, карчык моның янына
килгән һәм бол ай дигән:
—    Суфый, йөрәгеңә авыр алма, миңа дөнья рәхәте турында уйларга соң
инде, намазлык өстенә утырып, дисбе тартып, ахирәт турында уйларга
кирәк. Әмма бер үк күңелең миңа рәнҗемәсен. Үлеп-нитеп китсәм, самавырым
сиңа калыр, шулай дип әйтеп куйдым. Фидиям да, гүр сәдәкам да шул
булыр. Минем өчен Коръән укырсың… Аннан соң карчык үлеп киткән. Аның
васыяте буенча самоварны суфыйга биргәннәр. Карчыкның үлеп китүе суфый
өчен бик ямансу тоелса да, самоварлы булу куанычы аның кайгысын җиңгән.
Мәдрәсәгә моңарчы ара-тирә генә кунарга кертелә торган суфыйны,
самоварлы булып алгач, бөтенләйгә мәдрәсәдә яшәүче итеп кабул иткәннәр.
Әлбәттә монда да чарпы-лышсыз булмаган. Самоварлы шәкертләр, «болай да
тыгыз» дип, суфыйны һаман да кертмәскә тырышканнар. Әмма самоварсыз
шәкертләр үзләренең күпчелеге белән тегеләрне җиңгәннәр. Самоварны
кочаклап килгән суфый, тантаналы рәвештә, менә шушы аралыкка мәдрәсәнең
тулы хокуклы яшәүчесе булып кереп урнашкан. Ләкин, шул инде, суфыйның
гомер тарихында бәхет белән бәхетсезлек һәрвакыт кулга-кул җитәкләшеп
йөргәннәр. Самоварсыз шәкертләр шунда ук суфыйның мәдрәсәгә кереп
урнашуын җыелышып яңа самовардан чәй эчү белән билгеләргә тиеш
тапканнар. Арада самоварны «куя белүче» иң «маһир» кешеләр табылган.
Киткән эш бүлешү:
Син су китерәсең…
Син чыра теләсең…
Син күмер саласың…
Күз ачып йомганчы, һәммәсе эшләнгән. Су китерелгән, күмер тутырылган,
чыра яндырып салынган, самовар трубасы авызы белән мич юллыгына кертеп
куелган. Дөрләп янып киткән чыра һәм күмернең чыжлап китү тавышы
бөтенесенең һушына киткән. Шәкертләр, аның кайнап чыгуын көтеп
бүлмәләренә таралганнан соң, мәдрәсәгә зәңгәр төтен исе таралган,
ниндидер үткер кызган ис чыга башлаган. Шәкертләрнең берсе, исенә килеп,
кычкырып җибәргән:
Әүхәди, ә син самавырга су салдыңмы?
Нигә салыйм? Миңа бит су алып килү генә тапшырылган иде…
Самовар янына йөгереп килгәндә, ул инде утырган җиреннән бер якка
кыйшаеп төшкән, сары җиз ниндидер күкле-яшелле төскә кергән. Шунда ук
күмерне бушатып, трубага су салу да файда итмәгән, самоварның аягы кубып
төшкән. Бу хәбәрне суфыйга ниндидер эчке канәгатьләнү һәм ләззәт белән
самоварлы шәкертләрнең берсе кереп әйткән. Шуннан суфый бер сәгать буе
урыныннан кузгала алмый, телсез утырган. Шуннан соң гына ул:
— Гомер буе бәхетең шул төсле булгач, нишлисең инде,— дип, бик тирән бер
көрсенеп куйган һәм бишмәт итәген кайтарып күзләрен сөртеп алган. Аннан
самоварны Нугай базары янындагы чиркаска алып киткәннәр. Калын җирән
мыеклы, ябык кына кызыл чырайлы, зур усал күзле чиркас самоварны
карагач, һәрбер сүзне сытып чыгаргандай, чыкылдатып:
— Боббурая бббер манат, кургашын иккки манат!— дип, үзенең хөкемен
чыгарган. Шәкертләр, өч манат акча түләргә хәлләреннән килмәгәч, аякны
утыртудан баш тартып, самоварның тишелеп чыга язган төбенә илле тиенлек
кургаш ямау салдыру белән чикләнгәннәр.
Ләкин шуннан соң инде суфый самоварын берәүгә дә ышанмаган, кармалап,
капшанып булса да аны үзе куйган, үзе суын түгеп, көлен каккан, аны
кирпеч вагы белән агарткан, борыны тыгылса, самоварның өстен сөлге белән
урап, борыныннан үзе өргән.
Бу юлы да ул самоварны сәке астыннан үзе тартып чыгарды һәм, үзе ышанган
кечкенә Каюм шәкертне ияртеп, самоварны ашханәгә алып чыгып китте.
Габдулла да алар артыннан чыгуны һәм аларга булышуны тиеш тапты.
Самоварның вакыйгасы никадәр кызыклы булса, менә хәзер аңарда су кайнату
шулкадәр катлаулы булды. Утырта торган аягы булмаганга күрә, суфый
самоварны шәкертләр ярдәме белән мич янындагы электән хәзерләнеп куелган
кирпечләр өстенә утыртты һәм аумасын өчен ике колагына бәйләнгән
бауларны стенадан чыгып торган кадакларга тарттырып бәйләп куйды. Шуңа
күрә монда бу самоварны «куйдым» дип әйтәсе урынга «астым» дип сөйлиләр
һәм аны шаяртып «асылмалы самавыр» яки «кабул булмаган сәдака» дип
йөртәләр иде.
Кайнап чыгу белән, самоварны чишеп алып, мәдрәсә бүлмәсенә алып керделәр
һәм, почмактагы тәбәнәк өстәл янына китереп, шулай ук колакларындагы
Җепләр белән стенадагы кадакларга асып куйдылар. Караңгы төшеп килә иде
инде. Каюм тиз генә бишле лампаны рәтләп ут кабызып җибәрде һәм ватылып
төшкән башына калай әйләндереп утырткан куыкны лампага кигезде. Суфый
төрле җирдә аунап каралып беткән бер шакмак шикәр белән сәдакадан килгән
ике арыш шишарасын өстәлгә чыгарып куйды. Каюмның куяр нәрсәсе юк иде.
Ул үзенең калай кружкасы белән генә килеп утырды. Габдулла өйдән биш
данә каты пешкән күкәй, зур гына таба күмәче, бераз юача, кәгазьгә төреп
чирек кадак чамасы «лампачи» алып килгән иде. Ул ал арның бөтенесен
сандыгынан чыгарып уртак табынга җәеп салды һәм ярлы суфый белән
бернәрсәсе дә юк Каюмны сыйлау мөмкинлеге аның күңеленә рәхәт бирде.
Әй тәмләп эчтеләр алар шунда чәйне! Габдулла яхшы өйдә, яхшы зур
самовардан чын кытай чәен дә җизнәләрендә бу кадәр ләззәт белән эчкән
чагын хәтерләми. «Такта чәем, якты чыраем» иде шул бу, тегендәге кебек
«бөртек чәем, төртеп эчерәем» түгел иде!
Бирегә күчкәннән соң, Габдулланың мәдрәсәдә һәм школада укуы да әллә
ничек күңеллерәк, дәртлерәк булып китте. Быел аның хәлфәсе дә Шәпеш
түгел, әлеге «беләм мин сезне, наяннарны!» дигән кебек, хәйләкәр генә
елмаеп йөри торган Сираҗи хәлфә иде. Дөрес, аның дәресләре һаман шул ук
гарәп сарфы белән нәхүе һәм дини мәсьәләләр булды.
Зарабә — сукты бер ир үткән заманда.
Зараба — сукты ике ир үткән заманда,
Зарабу — суктылар күп ирләр үткән заманда…
Ниндидер ирләрне ниндидер үткән заманда сугыштыруның татар шәкерте өчен
нинди әһәмияте барлыгын тикшереп тормастан, Габдулла аларны бүгенге көн
өчен яраштырып алып китте. Сәлүк суфыйның шешә тотып Гайнетдин карый
кибетенә киткәнен күрсә, ул шундук шәкертләргә: «Зарабә, зараба, зарабу,
кәрәчин алырга бара бу!» дип хәбәр итте. Фәсен кыңгыр салып, хушбуй
сөртеп, купшыланып чыгып баручы Фәттах шәкертне күргәч, ул: «Зарабә,
зараба, зарабу, кызыйлар карарга бара бу!»— дип шәкертләрне көлдерде.
Яшереп кенә эчеп йөрүче олы шәкерт мыек Вафаның чыгып китүен күргәч:
«Зарабә, зараба, зарабу, базарга кабарга бара бу!»— дип, шәкертләр өчен
күңелле минутлар тудырды. Аннан соң аның мәдрәсәдә олы шәкертләр укый
торган китапка ияреп җырлаган:
Гыйльме мантыйкның маузугсы
Мәкаләте санидыр,
Ашыйк, эчик, уйныйк, көлик,
Бу дөньялар фанидыр,—
дигән җыры инде мәдрәсәнең бөтен шәкертләре тарафыннан җырлана башлады.
Гомумән, Габдулланың җырчылык даны тиз арада бөтен мәдрәсәгә таралып
өлгерде. Атна кичләрне, дәрестән бушагач, шәкертләр, симәнкә, чикләвек
сатып алып, әлеге почмак өстәл тирәсенә җыелдылар. Көйләп «Мөхәммәдия»
укуларның, тышка ишеттермәскә тырышып «Тәфтиләү» яки «Зиләйлүк»,
«Ашказар» яки «Сакмар» көйләрен көйләп утыруларның уртасында һәрвакыт
Габдулла булды.
Дөрес, Габдулладан тыш мәдрәсәдә тагын Самат атлы бер җырчы малай бар
иде. Күп вакыт Габдулла белән Самат парлап та җырлап җибәрәләр. Саматның
тавышы Габдулланыкыннан көчлерәк һәм яңгыравыклырак чыга. Ләкин
тыңлаучылар Габдулланың тавышын ярата төшәләр, нигә дисәң, Саматта
булмаган ниндидер эчке моң, йөрәктән эләктереп ала торган ниндидер көч
ята иде аңарда.
Кайбер атна кичләрдә аны яшь хәлфәләр үз бүлмәләренә чакырып, алдына
төрле сый куеп, аның җырлавын үтенәләр. Габдулла кесәсеннән кечкенә
дәфтәрен чыгарып, анда язып барган җырларына карап ала да, күзләрен йома
төшеп:
Җилфер җилфер дәгенәй, ай, йөргәндә,
Җил ачадыр минем куенымны;
Ябыгып, җитеп кенә, ай, йөргәндә,
Җыр ачадыр минем күңелемне,—
дип җырлап алып китә иде.
Озак та үтмәде, бу җыр кичәләренең даны бүтән мәдрәсәләргә барып җитте
һәм андагы җыр сөючеләр атна кичләрне Мотыйгыягә берәм-берәм килеп
чык-калап тордылар. Үзләре җырлаштылар. Бу кичәләр хәтта җырлый белми
торган һәм, гомумән, музыкадан ерак кешеләрнең дә дәртен кузгатты.
Хвалыннан килгән Шәймәрдән исемле мишәр шәкерте беркөнне:
— Кая мин дә бер җыр әйтеп бирим,— дип, «Шиновой калюса»  дигән бер озын көйле җыр җырлап бирде:
 Ши-и-и-нова-а-а-й, ой, ко-а-алю-ю-ю-са
Каты йө-ө-ө-ресә шипка-а-а аляна-а-а…
Габдулла аның җырыннан түгел, аның җырлау рәвешеннән бик зур ләззәт таба һәм ул килгән саен:
—    Шәймәрдән, җырла әле теге «Шиновой калюса» ны, ул синең бик шәп
чыга!— дип үсендерә, тегесе бу сүзне чынга алып, иренми, яңадан җырлап
бирә иде.    
Шул ук атна кичләрне шәкертләрнең кара-каршы җырлауларында да Габдулла
алдынгылыкны бирмәде. Тик язга таба килеп чыккан бер Мирхәйдәр Чулпани
дигән шагыйрь кеше үзенең олылыгы һәм тәҗрибәсе белән яшь шәкертне
чигендерә төште. Бу кайчандыр шушы мәдрәсәдә укып киткән, аннан соң
Бозаулык ягында мөдәррис булып торган, шунда патша хөкүмәтенә каршы
ниндидер сүзе өчен төрмәдә утырып чыккан 40—45 яшьләр чамасындагы бер
кеше иде. Ул элек тә мәдрәсәдә җыр чыгаруда, кара-каршы җырлауда алдынгы
булып танылган һәм Габдулла аның турында ишетеп белә иде. Сирәк кенә
сакаллы, саргайган чандыр йөзле бу кешенең күзләре әле һаман ниндидер
яшьлек уты белән очкынланып торалар һәм аның үзен тоту, сөйләшү
рәвешләре дә башкаларга охшамаган иде. Өч ел буе мәдрәсәдән аерылып
торуына карамастан, ул бу юлы да сәлам биреп-нитеп тормастан:
—    Һәй, кайда яңа җырчыларыгыз, кем белән үлән (җыр, шигырь (казахча)) әйтешәбез?— дип килеп керде.
Мәдрәсәнең олы шәкертләре һәм хәлфәләр аны бик канәгатьләнеп, шаулашып каршы алдылар.
—    Сиңа каршы куярдай җырчыбыз булса, менә Габдулла әфәнде инде!—
диделәр аңа, һәм шул көнне кич карт шагыйрь белән яшь җырчының очрашуы
булды.
Һәлак итте бези, һай, бу җәһаләт,
Кара шәм якты безгә бу сәфаләт,—
дип «Мөхәммәдия» көенә көйләп алып китте Чулпани. Габдулла да аңа каршы,
«Һәлак итте» дип елап утыруның мәгънәсезлеген һәм фәнгә омтылырга
кирәклеген аңлатып, ике юллык үткер генә шигырь әйтте. Габдулла җавап
бирә алырмы, бирсә, нәрсә әйтер, дип тынгысызланып утырган шәкертләр һәм
яшь хәлфәләр:
— Һай, яхшы әйтте!— дип, иркен сулап куйдылар.
Чулпани тагын икешәр юллы берничә шигырь әйтте,
Габдулла аңа шундый ук ике юллар белән җавап кайтара барды. Ләкин бу әле Чулпаниның яшь шәкерт
не сынап каравы гына икән, ул үзенең шигырьләрен гарәп һәм фарси сүзләре
белән авырайта, фикерләрен катлауландыра барды. Габдуллага җавап
кайтару авырая төште,  һәм,  ниһаять, ул, Чулпаниның бер шигыренә җавап
бирә алмый, тукталып калды. Чулпани җиңеп чыкты. Ләкин карт шагыйрь
моның белән масаймады, киресенчә, Габдулланы мактарга тотынды:
— Бу яшендә шигырь әйтешә белгән шәкертне мин әле гомеремдә беренче
тапкыр очратам, маша алла! Йөрәгендә бик бай хәзинә ята бу әфәнденең.
Тик аның ачкычын  гына табарга кирәк.  Аның ачкычы  — гыйльме аруз…—
диде.
Гаруз — гарәпнең шигырь теориясе дигән сүз иде. Габдулла аны ишеткәне
бар, ләкин өйрәтүчесен таба алганы юк иде әле. Аннан соң, моңарчы ул
«Шагыйрь булырмын, шунда гаруз миңа кирәк булыр»,— дип, башына да
китермәде. Бу кара-каршы шигырь әйтешүне ул үзенең әле Кырлайдагы һәм
Кушлавычтагы иптәшләре белән кара-каршы җыр әйтешүенең дәвамы итеп
карады. Тик ул вакытны бу әйтеш урам такмакларыннан торган, ә хәзер ул,
Габдулла, ни әйтсәң дә, гыйлем исе иснәгән, күп китаплар укыган
шәкерт…
Чулпани белән очрашу Габдуллага бернәрсәне аңлатты. Габдулла бик теләсә,
олы гына кешеләр белән дә шигырь әйтешә ала, ләкин бу әйтешүләрдә жиңеп
чыгар өчен аңа бернәрсә җитми икән: гаруз. Һәм ул Чулпани белән
дуслашып китте, аңардан гаруз өйрәнергә тотынды. Чулпани мәдрәсәдә бер
ай чамасы торды һәм бик зур теләк белән Габдуллага шигырь гыйль-менең
серен, үзе белгәнчә, ачарга тырышты.
Татарның халык әдәбияты белән уртак бернәрсәсе булмаган гарәп шигырь
теориясе Габдулланы ялгыш эз белән алып китте. Габдулланың үсеше өчен
гаять зур роль уйнаган һәм уйнаячак халык әдәбияты, аның җыры һәм бәете
кинәт кирәксез әйбер булып калдылар.
— Алай түгел, алай ярамый, бу шигырь теле түгел, бу урам теле!— дип,
Чулпани Габдулланы һаман халык теленнән һам аның әдәбиятыннан гарәп һәм
фарсиның суфыйлык әдәбиятына, урта гасырга таба өстерәде.
Борынгы Көнчыгыш шигыренә ияреп язылган аерым әсәрләрдән тыш берни дә
юк, татарның киң халык аңлый торган үз шигыре тумаган иде әле.
Туган семья җылылыгыннан мәхрүм диярлек үскән Габдулла иптәшләр
семьясында сүнми торган, бер җирдә сүнсә, икенче урында кабынып, ялганып
китә торган яктылык һәм җылылык тапты. Шадра Йосыф белән, Гурьевтан
килгән Ярулла белән, үзенең чәйдәше Мостафа белән, аннан соң Гайнетдин
казый мәдрәсәсеннән килеп йөри торган Миңлебай Хәйруллин атлы шәкерт
белән ул аеруча дуслашып китте.
Казан ягыннан Мораса авылыннан килеп укып ятучы Миңлебай үз авылында ук
үтә зиһенле һәм кыйрәтле шәкерт булганга Коръән ятларга утыртылган. Аның
хәлфәсе:
—    «Миңлебай» ул мужик исеме, син галим буласы кеше, исемеңне «Габдуллага» алыштырырга кирәк,— дигән тәкъдим ясаган.
Кешеләрне бу исемгә күнектерү өчен Хафиз казый аңа шундый киңәш биргән:
—    «Миңлебай» дип дәшсәләр, син әйләнеп карама, ишетмәгәнгә салыш. «Габдулла» дип дәшсәләр генә әйләнеп кара.


1

Миңлебай киңәшне тоткан һәм, чынлап та, өендәге семьясы да, урамдагы иптәшләре дә тиз арада аның яңа исеменә өйрәнеп киткәннәр.
Габдулла белән танышып алганнан соң, алар бер-берсен «адаш» дип йөри башладылар.
Бу иптәшләр күмәкчәсе Габдулланың гомер юлындагы яңа табышы булды. Ул
аңа чытырдап ябышты. Бара-бара ул үзен аңардан башка күз алдына китерә
алмас булды.
Ләкин ул иптәшләрен төчелексез, беркатлы яратты. Ул чорны мәдрәсәдә
хөкем сөргән төчелек һәм ике йөзлелекне аның җене сөймәде. Хәтта аның
чәнечкеле теленнән иң элек иптәшләре җәберсенделәр. Ләкин бу аларны
Габдулладан ераклаштырмады. Габдулланың ачы теле төбендә иң элек дуслык
тойгысы ятуын сизделәр алар.
—    Синең телеңә эләкмә инде,— диде бер рәнҗегән иптәш,— синең тел Сираҗетдин пәкесеннән ким түгел…
Габдулла аңа:
—    Дөрес әйттең. Ләкин мин телне аның кебек чүпрәккә төреп,  сандык төбенә салып йөртә алмыйм инде,— диде.
Ләкин менә укулар тукталды. Шәкертләр кайсы кая таралышып беттеләр.
Баераклары туган якларына, үз семьяларына кайтып китте. Олырак
шәкертләрнең бер төрлесе казах арасына «молдәкә» булып, балалар
укытырга, кайбере Оренбург ягына йон юарга, кайбере ерак приискаларга,
кайберләре Мәкәрҗә ягына официант булып эшләргә таралыштылар. Мич
арасында яшәгән Сәлүк суфыйны, кая китәргә белми аптырап калган һәм
әңгәмә сөйми торган бер авыру шәкертне исәпкә алмаганда, Габдулла
буп-буш мәдрәсәдә берүзе калды. Күмәкчәдән башка яшәүнең читенлеген
Габдулла менә шунда тагын да кискенрәк тойды. Дөрес, бу вакытлы хәл иде.
Ләкин Габдулла моңа шактый вакыт күнегә алмый аптырап, ямансулап йөрде.
Эч пошуын басар өчен ул Сәлүк суфый белән берәр бәхәс тапты һәм бу күп
вакыт суфыйның ачулануы белән бетте. Беркөн суфый намазлыгы өстендә
дисбе тартып утырды-утырды да «Мөхәммәдия»дән шушы юлларны көйләп
җибәрде:
— Аны белмәди кем рахман,
Бирептер аңлара иман…
Габдуллага бәхәс кабызып җибәрергә җитә калды бу.
Суфый абзый, кара инде, оҗмахта Адәм белән Хавва бодай җимешен урлап
ашаганны ходай тәгалә белми калган! Һәрнәрсәне күреп торучы ходайның
тегеләрне сизми калуы ничек була инде ул?
— Тәүбә әстәгъфирулла, диген, сафсата (юк-бар сүз дигән мәгънәне һәм
юк-барны сөйләүче дигән мәгънәне аңлата)!— дип чәпчеп китте суфый, ләкин
үзе Габдулланың соравына берничек тә җавап бирә алмады. Габдулла аның
саен бәйләнде:
— Менә шуны язган кеше тәүбә итсен, нигә мин итим! Ул бит ходайны берни дә белми торган итеп чыгара. Нигә, шулай түгелмени?
Китапта шундый сүзләр була, сафсата, ул бер төрле языла, икенче төрле аңларга кирәк аны…
— Ничек алай инде ул? Китапта алланы, бер вә бар, дип язалар. Мин аны, ике яки бер дә юк, дип аңларга тиеш буламмыни?
— Көфер сөйлисең, ләгыйн, тәүбә, диген! Әйттем, кайттым, диген! Кире
аңларга тиеш нәрсәнең лаземе (тиеш) була, лазем түгеле була, шуны да
аңламыйсың!
— Аңламыйммы соң? Диндә тәмәке тартмагыз, аракы эчмәгез, дигән сүз бар.
Аны киресенчә аңларга кирәк, әлбәттә. Бу — лазем була. Инде менә
муллаларга гошер бирегез, дигән сүз бар. Моны да киресенчә аңларга
кирәк. Аларга сукыр бер тиен дә бирергә ярамый…
— Тфү, билләһи! Авызыңа иблис төкергәндер синең, ләгыйн,  сафсата! Кит, 
тотынма,  тәһарәтсез кулың белән самавырга! Мин аны бисмилла әйтеп кенә
тотам.
Син дәһри белән моннан соң минем алыш-бирешем юк!
Габдулла бу мәзәк бәхәстә җиңеп чыгуы белән канәгатьләнеп көлә һәм тына.
Сәлүк суфый чынлап та аңа үзенең төпсез самоварын бирмәс була. Ләкин,
күп тә үтми, ул үзе үк ямансулый башлый һәм Габдулланы дәшеп ала:
—    Ләгыйн икәнсең, бар инде алайса, куеп җибәр самавырны, бер ләззәтләнеп чәй эчеп алыйк, дамеллә Габдулла!..

8

Чәй дә эчелә, Сәлүк суфый белән бәхәсләр дә, самовардан бөркелгән пар
сыман, шунда ук юкка чыга. Мәдрәсә эчен авыр тынлык баса. Тәрәзә
пыяласында бәргәләнә торган шөпшәнең ярсый-ярсый бызылдавы да ул
тынлыкны бозмый, киресенчә, ул аның эчпо-шыргычлыгын арттыра төшә.
Габдулла, урыныннан кузгалып, тәрәзәгә бара һәм аны ачып шөпшәне чыгарып
җибәрә. Тышта ком бураны…
Җаекның июль-август айлары өчен табигый картина бу… Кара тузан, Каспий
ягыннан искән җил белән җирне-күкне иңләп, шәһәр өстенә кемнеңдер
каһәре булып дулап килә. Габдулла үзенең Казанда калган әнкәсе Газизә
апайга хат язганда дөрес адресын күрсәткәннән соң шаяртып:
— Город Комбуранский, чокыр-чакыр урамский,— дип язсаң да килер,— дип куйган иде. Бу уен сүздә, уйлап карасаң, никадәр чынлык!
— Тәрәзәне яп, дамеллә Габдулла, тузан кертәсең бит өйгә!— дип сукрана
Сәлүк. Габдулла, әйтерсең, аны ишетми, тәрәзәдән ком бураны аша еракка,
Чаганның аръякларына, Әнисим күлләренә карап тора.
Язгы ташудан соң бик нык кайткан һәм саегып калган Чаганның комлы ярлары буйлап өермәләр биешеп уза…
Эх, шул өермә булып, бөтерелеп үтсәң иде бер!— дип уйлана Габдулла.
Нәрсәнедер өерәсе, кыйратасы, тамырыннан куптарып ташлыйсы килә аның.
Тик нәрсәне? Ул аны үзе дә белми. Җилнең яңа дулкыны тәрәзәне шалт итеп
яба. Сәлүк суфый моны Габдулла япты, дип уйлый:  «Минем сүзне тыңлый үзе
тагын дип кинәнеп куя.
«Газизә апа янына барыргамы әллә?»— дип Габдулла уйланып кала һәм шунда
ук фикереннән кире кайта: юк! Яшь җизние «Савраска Габдерахман» әйдә
бит! Габдулланы күрсә, ул нидер йотып, аны тамагыннан үткәрергә белми
йөргән күркә кебек «голдыр! голдыр!» килә башлый, кикеренә, аның саруы
кайнарга тотына.
Габдерахман үзе күптән түгел генә баеның йөгәненнән котылган, тегеләй
итеп, болай итеп җыйган акчасы белән тире сәүдәсенә керешкән егет. Шул
акчасын да ул туйга тыгып бетерә язды. Хәзер аның иң курыккан нәрсәсе
бер-бер көтелмәгән хәл: янгын, талану, югалту, тире бәяләре төшү,
бер-бер кардәш-ыругы белән берәр хәл булып, моңардан ярдәм сорап килү,
теге, бу… Шулай булгач, ул карун кебек саран һәм артык сак булырга
тиеш иде. Бу андый түгел. Көтелмәгән хәлләрдән куркуы аркасында ул артык
акча җыймый, тапканын берсен типтереп бетерергә ашыга. Аның иң кызыккан
һәм кәеф тапкан әйбере — ат. Кыбырсынып торган таза күк айгырны
каралы-кызыллы лак белән буяган, елтырап торган җиңел генә пролеткага
җигеп, дилбегәләрне күтәрелеп, сузылып торган кулларына тоткан килеш,
кирәк булса-булмаса, шәһәр уртасыннан узып китүе үзе нәрсә тора!
Кем бу уклау йоткан кебек утырып бара?— дип көлеп сорыйлар кайберәүләр
аның турында. Ләкин аның юртагына, аның төз сынына, кырынрак салган
кырпу бүрегенә, очларын бөтеребрәк җибәргән мыегы
на карап, сокланып калучылар да була:
– Карасана, кемәй, нинди сылу кеше!
Аның купшы юртак җигеп, елтыравык пролеткада кәефләнеп йөрергә яратуы
кеше күзендә билгеләнми калмады: «Савраска» дигән кушамат тактылар
үзенә.
Менә шул Габдерахман каенише Габдулланы күрү белән телдән кала, аны
очкылык тота башлый. Үксез каенише, әйтерсең, аның менә шул «кәефләнеп
яшәвен» тартып алырга, аның җилкәсенә менеп атланырга дип килә! Юк, юк!
Ул бары хатыны Газизәне генә белә, ә аның үксез, ярлы туганнарын ул:
«знайт ни знайт!» Болай да бу өйләнүендә ул шактый оттырды. Дөрес, ул
Газизәне яратып алды. Ләкин шуның белән бергә Галиәсгар байның балдызы
итеп алды бит ул аны. Бай придан һәм киләчәктә Галиәсгар бай белән
компаньон булу өметләре бар иде бит аның. Кайда булып бетте алар? Бай
үлде. Компаньонлык планнары, бай семья белән туган-тумача булу, йөрешү
хыялы юкка чыкты. Шуның өстәвенә менә монда бер ятим һәм ярлы шәкерт
килеп, «аның җилкәсенә менеп утырырга» тора!
Габдулла җизнәсенең үзенә карашын һәм аның фикерләрен сизеп алу белән
алар га йөрмәс булды. Урамда очраганда да ул аңа сәламне ярлы һәм ятим
Габдулла булып түгел, аңардан да баерак, тәкәбберрәк кеше булып башын
күтәребрәк биреп китә башлады. Габдерахман, хәтта, беркөн кайтып
хатынына зарланып торды:
—    Ул синең энең нишләгән, йөз мең тапкан мәллә, җизнәсе белән бөтенләй әллә кем булып исәнләшә?!
Кешеләрнең үзара мөнәсәбәте байлык, дәрәҗә белән генә билгеләнә дип
белгән, шулай тәрбияләнгән кешенең бу гаҗәпләнүе табигый иде, әлбәттә…
Беркөн Газизә апасы Габдулланы урамда очратты һәм бик рәнҗеп аны битәрләде:
—    Җизнәң белән холыкларыгыз килешми икән, миңа кинә тотып йөрүең
нәрсә? Туган-тумачадан бизгән кардәш турында укыган китапларың ни әйтә?
Әнә дәү апа авырып ята: Габдулланың киткәннән бирле бер килеп караганы
да юк, ди. Тәкәбберлегеңме бу синең?
—    Җизни үлгәч,  Галекәйне сыйдырдылар,  мин сыймадым бит, инде нигә
миңа рәнҗи?— диде Габдулла.—  Юк,  мин анда бармыйм.  Җизни берәр яры
киткән арада синең яныңа барып чыгармын әле…
Һәм ул, «Савраска»ның каядыр сәүдә белән китүен ишетеп, апасы янына
барып чыкты. Тәрәзәләре яшел гөлләр белән челтәрләнеп торган, апасының
уңган куллары белән җыештырылган җыйнак һәм чиста өйдә өч-дүрт кенә
сәгать булса да үз өендә, үз семьясында утырган кебек утырып калды ул.
Апасы аңа керләрен алып килергә кушкан иде.
Апасы кер юган арада, Габдулла йөгерә-йөгерә һәм бик зур теләк белән, аның савыт-сабаларын юып йөрде.
—    Кирәкми, Габдулла, үзем юармын, дип карады апасы.
— Юк, апа, бу миңа үз өемдә, үз семьямда эшләп йөргән төсле рәхәт бирә,—
диде Габдулла һәм, кирпеч вагы төеп, самовар агартырга тотынды.
Аңа чынлап та бик рәхәт иде. Саҗидә апасыннан соң аның өчен туганлык
җылылыгы саклап килгән бердәнбер кеше иде бит Газизә. Алар эшли-эшли бик
күп сүзләр сөйләштеләр шунда. Габдулла Өчилене, Кырлайны, Яңа бистәне
исенә төшерде. Газизә әти-әниләре турында әлегәчә Габдуллага билгеле
булмаган нәрсәләрне сөйләп бирде. Әтисе Мөхәммәтгарифның Әтнә базарыннан
кызмача кайтып:
— Минем улым мулла булмас, алла боерса!— дип өстәл сугуын хәтерләде.
– Менә кызык! Ни өчен мин мулла булырга тиеш булганмын соң, нигә ул алай
дип әйткән икән? — дип төпченде Габдулла. Хәзерге чор өчен табигый булып
килә торган бу сүзнең, ул чор өчен өр-яңа һәм кыю сүз булуын ул
төшенмәде. Бит киявенең шул сүзе һәм эчкәләргә яратуы өчен бабасы, кызы
Мәмдүдә янына килеп:
— Бу эчкече белән торганчы, әллә аерыласыңмы?— дип язып бирде (бу вакыт
Мөхәммәтгариф каяндыр «төшереп» кайткан да түр башында сәкедә черем итеп
ята иде).  Шунда аның кызы,  Габдулланың анасы, Мәмдүдә камыш каләмен
загфыран карага манып атасына:
Мине аннан аерганнан,
Илтеп утларга салганнан,
Ля язарры, вә ля янфәгь,
Моны фәһем ит, газиз әткәй!
(Ни зарар, я ни файда? Шуны уйла, газиз әткәй!) —
дип язып бирде һәм сөйгән ире Мөхәммәтгарифтан аерылуны кискен рәвештә кире какты.
Габдулла апасыннан бу вакыйганы ишетеп, бигрәк тә анасының шигырь язуын
белеп, бик әсәрләнде. Ул бу дүрт юлны кабат-кабат эченнән укып утырды,
аннан соң апасына:
—    Апа, мин дә бик күп җыр беләм бит,— диде һәм мәдрәсәдә атна кичләрне җырлый торган җырларны сыздыра башлады:
Ак Иделкәй буе андызлык,
Ай-һай гына безнең ялгызлык;
Яшь чагында аңсыз түгел идем,
Кисте муенымны ялгызлык…
Газизәгә бу бик нык тәэсир итте. Ул да үзенең әкрен генә тавышы белән үз җырын ялгап алып китте:
— Биек, биек кенә, ай, өйләрдән
Төтен генә, чыга кыл кебек;
Чит җирләрдә яшәү бик ямансу,
Бер көннәрем тоела ел кебек.
Аннан алар икәү бергәләп җырладылар. Габдулла үзе җырлый, үзе: «Әй тагын
шулай бераз утырсамчы, җизни генә кайтып кермәсәче!» дип уйлана иде.
Габдулланың исенә Казаннан киткәндәге җыр килеп төште:
— Аяз гына булса, айга көч,
Болыт булса гына, көнгә көч,
Кая да гына барсаң, тик бер кояш,
Күбәләктәй газиз җанга көч…
Газизә кер юып торган җиреннән кинәт идәнгә утырды да, башындагы яулыгын кайтарып, күзләрен каплады.
—    Апа, ни булды сиңа?— дип, Габдулла йөгереп килде һәм апасының җилкәсенә кулын салып, аның янына утырды. Апасы шунда ук аны кочагына кысып алды һәм энесенең битләреннән, күзләреннән үпте.
Габдулла уңайсызланып китте, ләкин апасының кочагыннан аерыла алмады. Ул
үзенең иреннәрендә яшьнең тозлы тәмен тойды, тик кем яше, үзенекеме,
апасыныкымы — белмәде.

9

Менә шуларны искә төшереп утыра иде Габдулла. Ишек ачылып китте.
Мәдрәсәгә кече балаларны укытучы һәм мәдрәсәнең хуҗалык эшләрен алып
баручы Хәмидулла абзый килеп керде. Какча гәүдәле, түгәрәк кара
сакал-мыеклы, ягымлы гына сөйләшә торган кеше иде ул. Сөйләшеп киттеләр.
— Ни белән яшәмәкче буласың соң?— дип сорады Хәмидулла абзый Габдулладан.
— Менә, хәзрәткә метрикә дәфтәрләре күчерәм, ул вак-төяк биреп торгалый.
—   Метрикә дәфтәрләре бетәр, нишләрсең?
—   Белмим, әле уйлаганым юк.
Менә нәрсә. Безгә мәдрәсә өчен сторож кирәк.
Читтән кеше чакырып, акча түләгәнче, алын син шул эшкә. Эчеңне төртеп
тишмәс. Барыбер син шунда яшисең, йортны сакларсың, ишек алдын
себерерсең, пожар мичкәләрен тутырып куярсың…
— Аты кая соң?
Мәдрәсәбезнең мөтәвәллие (мәдрәсәне тотучы, попечитель) Мортаза әфәнде
үзенең атын биреп торырга булды. Шуның өчен аларга да берәр мичкә
меңгезеп бирергә туры килер инде. Жалуньяны үзем түләрмен, диде.
Ярлы-ябаганы әбижәт итмәс. Бик дианәтле, бик юмарт бай, алла гомерен
бирсен!..
Шул көннән башлап Габдулла мәдрәсәдә сторож-лык хезмәтен үти башлады.
Йортны себерде, ишек алдындагы бердәнбер тал агачының кайрысын кимереп
торучы кәҗәләрне себерке белән өертеп куып чыгарды һәм капканы ябып,
келәне элеп куйды. Тагын нишләргә? Кырлайда Сәгъди абзыйның үз йортында,
тегене-моны рәтләп, хуҗа булып йөрүе аның исенә килеп төште.
—    Ул булса, монда тагын нишләр иде?— дигән сорау куйды ул үзенә үзе.
Шунда аның күзе Чаган ягына таба авып бара торган коймага төште. Тиз-тиз
генә чама корып алды ул һәм капканың ярым сынык иске бастырыгы белән
койманы терәтеп куйды.
Үзен кая куярга белми ямансулап йөргән Габдулла өчен бу эшнең бөтенесе
бик тансык булып чыкты. Үзенең бүгенге эшеннән шактый канәгать булып һәм
бераз талчыгып ул мәдрәсәгә керде. Каты-коты белән тамак ялгап, Сәлүк
белән чәй эчеп алганнан соң, сәндерәгә менеп ятты һәм гадәттәгедән
тизрәк йоклап та китте.


13

Габдулла мәдрәсә сторожы булып бер ай гына эшләп калды. Аның Мортаза бай
белән борчаклары пешмәде. Әллә нидә бер тамып куя торган бер сум, ике
сум бәрабәренә Габдулла, мәдрәсәдәге сторожлыктан тыш, Мортаза бай
йортына су ташыды, аның йорт белән кибет арасындагы йомышларына йөгерде,
хәтта, аны беркөнне хатын-кыз белән бергә капчыклар ямарга утырттылар.
Шулар өстенә әле ул эш арасында хәзрәтнең китапларын күчерергә тиеш иде.
Эш кайчакларны шулкадәр ишәеп китте, Габдулланың китап укырга гына
түгел, мунчага барырга да вакыты калмады. Җизнәсеннән чыгып, Мортазага
яллану бу бер камытны салып, икенчесен кию икәнлеген, ниһаять, төшенеп
алды ул. Шуннан соң беркөнне, Мортаза йортына су китерү урынына, тотты
да сандыгыннан юылган күлмәк, ыштан алып, мунчага китте. Аннан кайтты да
Казанда, Пороховойда калган Саҗидә апасына, Иске бистәдәге әти-әнисе
Вәли абзый белән Газизә апага, аннан Гурьевтагы иптәше Яруллага хатлар
язды. Әхмәтша учительдән алып кайткан һәм моңарчы укырга вакыт тимәгән
китапларын алып укырга тотынды. Кыскасы, ул шул көнне үзенә ял көне
ясады…
— Әйтегез, Гыймади теге күк айгырны җиксен, Булоусовларга барып кайтасым бар,— диде Мортаза бай.
— Ул өйдә юк, — дип хәбәр иттеләр аңа.
— Кая киткән?
— Мичкә белән суга төшеп киткән…
— Ничек алай? Минем су ташучы бар лабаса! Галиәсгар бай каенишен ялладым бит мин су ташучы итеп?..
Бибизөһрә аркасында бозылышканнан соң ул Галиәсгарны, урыны
чыкса-чыкмаса, гел шулай сүзгә катнаштырып, кимсетеп килде. Бу юлы да
аның каенишен үзенә хезмәткә яллауны ул бик зур эчке канәгатьләнү белән,
Галиәсгарлар нәселен кимсетү, төшерү теләге белән әйтте.
Ләкин бу канәгатьләнү рәхәте шунда ук юкка чыкты. Аңа Габдулланың бүген су китермәве турында әйттеләр.
Үз боерыкларының үтәлми калуына күнекмәгән Мортаза ачуына буылды.
Чакырыгыз миңа Хәмидулла хәлфәне!— дип боерык бирде ул. Хәмидулла абзый
килгәч, ул аңа Габдулланың ни өчен су китерми калуын сорап торуны да
кирәк тапмады, турыдан-туры:
— Галиәсгар токымы нәсел-нәсәбе белән тискәре,
аны мин беләм. Ул малай актыгы миңа хезмәт итәргә теләми икән,  алдыннан арты хәерле,  башка кеше тап!— дип боерык бирде.
Хәмидулла абзый табигате белән кешегә каты кагылуны сөйми, ә Габдуллага
карата аның аеруча мәхәббәте бар иде. Шуңа күрә ул, мәдрәсәгә килеп,
Габдуллага Мортаза байның боерыгын ирештереп тор-мастан, турыдан-туры
болай диде:
—    Карагыз әле, Габдулла әфәнде, мин уйлап тордым-тордым да шундый
фикергә килдем. Бу мужик эше сезгә кул түгел. Балалар укытырга кирәк
сезгә.
Күмәчче Фазыл әнә балаларына хәлфә эзли иде. Алыныгыз әле шул эшкә!
Һәм Габдулла, дворниклык эшен ташлап, күмәчче Фазылның ике улын укытырга
тотынды. Күмәчченең кече улы зирәк кенә булып, Габдуллага ул бик тиз
ияләшеп китте. Габдулла да аны теләбрәк укытты. Әмма хуҗаның олы улы
әллә нинди сүз аңламас күсәк булып чыкты. Ул үзенең кәнфиткә катып
беткән авызы-борыны белән Казандагы тавыйс хуҗасы Ибраһим бай малаен
хәтерләтә иде. Балаларын укыткан өчен хуҗа Габдуллага бер тиен дә
түләмәде. Тик шунысы: Габдулла ике ай буена җылы күмәчкә аптырамады. Иң
әһәмиятлесе: ул китаплар укырга вакыт тапты. Быел беренче тапкыр ул,
Әхмәтша учитель киңәше һәм тәкъдиме белән, Җаекның приказчиклар клубына
барып, аның китапханәсенә язылды. Беренче тапкыр ул меңнәрчә китапларны
пөхтәләп тезгән озын-озын шүрлекләр һәм түбәләре биек түшәмгә тиеп
торган зур-зур шкафларны күреп исе китте:
—    Менә кайда икән ул китапның хәзинәсе!
Биредә китап биреп торучы карт кына хатын аңа дөньяда иң бәхетле кеше
булып күренде: кара инде, никадәр китап аның карамагында, теләсә кай
шүрлеккә үрелә, теләсә кайсы китапны урыныннан суырып тартып ала, теләсә
кайсы китапны алып укый… Шуның белән җәй дә узып китте. Мәдрәсәдә
укулар башланды.

Бишенче бүлек


…Җәмгыятьтә яңа фикерләрнең тамыр җәя башлаган чоры иде бу. Ләкин яңа
фикерле яшьләрнең дә бик күбесе иске традицияләр басымыннан берьюлы гына
котылып җитә алмады. Яңача укыту мәктәбе үзе Җаекка беренче тапкыр бик
сәер килеп керде.
Беркөнне Мортаза бай үзенең Казан сәфәреннән кайтып керде һәм кияве Нури хәлфәне чакыртып алды.
— Кияү,— диде ул,— сине чакыртуымның сәбәбе шул. Казанда, Уфада,
Оренбургта яңача укыту мәктәпләре ачыла. Кара такта кертелә, көрсиләр..,
Дини гыйлемнәр янына шут гыйлеме, кайда нинди шәһәр, кайда, ничек
пароход йөри,— шуларны өйрәтә торган гыйлемнәр килеп кушыла. Дөньялык
өчен бик кирәк нәрсә. Шут гыйлеме белән поездда, пароходта йөрү гыйлеме
сәүдә халкы өчен аеруча кирәк әйбер. Безгә дә ул эшне башлап җибәрергә
вакыт. Без башламасак, аны барыбер башкалар башлап җибәрәчәк. Ярамый. Ул
эшне без үз кулыбызга алыйк. Югыйсә әнә Казанда бу эш кайбер ни җитте
кешеләр кулына эләгеп, шәкертләр арасында кирәк-кирәкмәгән китаплар уку,
мөдәррисләргә һәм мөтәвәллиләргә буйсынмау кебек хәлләр килеп чыккан…
Һәм иске мәдрәсә ишек алдында, кечкенә, иске агач йортта Нури хәлфә
балаларны көрсиләргә утыртып, алларына кара такта куеп «укыта» башлады.
Мортаза бай Казандагы Сәйдәшевкә, Оренбургтагы Әхмәт байга мактанып
хатлар язды. Җирле рус газетасында, хәтта, «шәһәребезнең почетлы
гражданы Мортаза Гобәйдуллин яңа метод белән укыта торган мөселман
мәктәбе ачтырды» дип язылды. Ләкин моның исеме генә яңа иде. Анда һаман
шул ук иске гарәп сарыфы, гарәп нәхүе, намаз, ураза, зәкят, хәҗ
гамәлләренең бетәсе түгел кагыйдәләре укылды. Хисап борынгыча — «әүвәл
алдым бер куян тиресе өч тиен, вә янә алдым бер куян тиресе ике тиен»нән
һәм «бәбде бәҗвин»нән (Хисаптан тапкырлауны хәрефләр ярдәме белән
эшләү. Мәсәлән, бәбде =2X2=4) узмады. Җәгърәфия дигәннәре Казанның
«Мөхәммәдия»сеннән соратып алдырган кулъязма дәфтәр эчендәге белемнәрдән
гыйбарәт иде. «Җәгърәфия өч төрле булыр: җәгърәфияи табигый, җәгърәфияи
риязый, җәгърәфияи сәяси вә яки пули-тикый» дип язылган бу белемнәрне
Нури хәлфә үзе үк аңлап бетермәстән, шәкертләренә ятлап килергә һәм аны
тутый кош сыман такмакларга боерды. Әле тагын «тарих» дигән бер дәрес
кертелгән иде. Ләкин аның борынгы, урта, яңа дәвер тарихлары белән уртак
бернәрсәсе дә юк, ул бары пәйгамбәрләрнең күрсәткән могҗизаларыннан,
табигатьтә булмый торган гадәттән тыш вакыйгалардан һәм легендалардан
тора иде. Борынгы мәдрәсәләрдән аермасы юк дәрәҗәсендә аз булуына
карамастан, җәдит укытучы Нури хәлфә куркып йөрде:
—    Мөселманнар берүк моның өчен мине битәрли күрмәсеннәр;
—    Мөселман җәмәгатенең күзеннән төшә күрмим…
Чалманы ул гадәттәгедән зуррак итеп чорнады, мәчеттә мөселманнар күзенә
күбрәк күренергә тырышты, шәкертләрен мәчеткә йөрергә мәҗбүр итте.
Яңалык аның хосусый тереклегендә дә юк, ул ишаннар кебек өшкеренә,
хатыннарга загфыран белән тәлинкә язып бирә, им-том ясый, үзе ике хатын
белән тора иде.
Үз ихтыяры белән ул гомергә бу «яңача» укытуга ябышмас иде. Хәтта аңа
теше-тырнагы белән үзе үк каршы иде ул. Бары бай бабасының сүзен
«екмыйм» дип кенә тотынды ул бу эшкә.
Татар дөньясына менә шундый «яңалык» та килеп кергәләде, һәм ул ачы
телле яшьләр тарафыннан тиешле бәя алмыйча кала алмады. Нури хәлфә
мәктәбе турында соңгы вакыт шундый памфлет та чыгып өлгерде һәм аны
Җаекның зур мәдрәсә шәкертләре генә түгел, Нури хәлфәнең үз шәкертләре
дә бик канәгатьләнеп әйтеп йөрделәр:
Нурый да тугрый —
Кыйшык торбадан
Төтеннәр тугры
Чыкса, дусларым.
Ватык та тишек
Тәрәзә, ишек,
Хәлфәсе кыйшык
Авыз, дусларым.
Бу памфлетның авторы «Мотыйгыя» шәкерте Габдулла иде.
Габдулла үзенең иптәшләре белән бернәрсәне ачык төшенеп алды: мулла
булыр өчен генә уку эш түгел. Ниндидер галим булыр өчен укырга кирәк.
Әйтик, Әбүгалисина кебек, я менә «Фәвакиһелҗөласа»ның мөхәррире Каюм
Насыйри кебек. Аннан соң уразада авыз ачарга йөрүче шәкертләрне моннан
берничә ел элек җизнәсе йортында бер тапкыр күреп нәфрәтләнгән Габдулла,
мәдрәсә шәкертләре кебек, төшемле, сәдәкалы урыннарга, үлек күмәргә,
авырулар өстендә Коръән чыгарга йөрмәде генә түгел, андый эшләргә
чирканып карады, анда йөрүче шәкертләрдән көлде. Шуның өчен шәкертләр
аны «мөтәкәббир»(тәкәббер, гордец) дип атадылар. Ләкин Габдулла да, аның
иптәшләре дә галимлеккә ирешүдә мәдрәсәдә үтелә торган Мантыйк, Гакаид,
Кәлам кебек «фәннәрнең» роле зур дип уйладылар һәм шул «фәннәрне» яулап
алырга тырыштылар. Башкалар ике-өч ел утырып казана торган гыйлемне
Габдулла аеруча дәрт белән бер кышта үтте. Ул инде олы шәкертләр белән
беррәттән торып моназараларга катнашты. О, Габдулла моназара вакытларны
танымаслык булып үзгәрә, ярсуыннан кып-кызыл булып яна, кызара, аның
күзләре очкынланып, елтырап торалар, урынында утыра алмый, бәхәсләшүче
каршы як өстенә очып-очып куна иде.
Атна кич иде. Мәдрәсәдә ыгы-зыгы купты.
— «Рәкыйбия» шәкертләре килгән! — диделәр.
«Рәкыйбия» Җаекта үзенең дини фанатиклыгы һәм тискәрелеге белән дан
тоткан Рәкыйп мулла Тулбаев мәдрәсәсе. Рәкыйп үзе Таш мәчетнең карт
мулласы, ә Габдулла укый торган мәдрәсәнең мөдәррисе Мотыйгулла аның яшь
мулласы булып исәпләнә һәм алар анда алмашлап имам торалар иде. Дөрес,
аларның мәдрәсәләре укыту ягыннан күп нәрсә белән аерылмадылар. Ләкин
«Рәкыйбия»дә шәкертләрне һичшиксез мулла булыр өчен укыттылар.
«Мотыйгыя» бу мәсьәләдә шәкертләренә беркадәр иркенчелек бирде: кем
булырсыз әле, анысын күз күрер, ә хәзер укыгыз гына! Бу инде һәр
мәдрәсәнең укуга һәм тормышка үз карашы, үз омтылышы бар дигән сүз иде.
Бу хәл мәдрәсәләрнең шәкертләрендә, аларның үзара мөнәсәбәтендә бик ачык
чагылды. Шуңа күрә ««Рәкыйбия» шәкертләре килде» дигән сүз «Мотыйгыя»
шәкертләрен аякка бастырды. Алар тегеләрне «чәйнәп», «төкереп» ташларга
хәзерләнделәр. Тегеләрнең күзләрендә дә: «Без сезне ашап ташларга
килдек!» дигән кыҗрау уты күренеп тора ие.
Ике якның да шәкертләре дәрес бүлмәсендәге киезләр өстенә бер-берсенә
каршы тезләнештеләр. Башта: «Сез башлагыз!»,— «Юк, сез башлагыз!»— дип
кысташып утырдылар. «Рәкыйбия» шәкертләре башларга булгач, алар: «Син
сора!», «Әйдә, син сора!» дип бер-берсенә терсәкләре белән төртештеләр.
Ниһаять, бер нәзек кенә тавышлы шәкерт Гакаидтән сорау бирде. «Мотыйгыя»
шәкерте озын Фәттах аңа җавап кайтарды.
Боз кузгалды. Китте ике арада сораулар белән җаваплар чәкәштерү.
Бәхәсләшүчеләрнең һәркайсы тел белән бер-берсен эләктереп алырга һәм
берни әйтә алмаслык дәрәҗәгә китереп аптыратып калдырырга тырыштылар.
Берсеннән-берсе мәкерлерәк сораулар бирделәр, дошман якны саташтырыр
өчен мәсьәләгә бәйләнеше булмаган башка фикерләрне китереп тыктылар.
Каршы якның моназарачыларына (сүз көрәштерү, диспут) үз өсләренә
аударылган бик күп сүзләр өеме астыннан ерып, котылып чыгарга һәм
үз-үзен саклау өчен тагы да үткеррәк берәр сүз хәнҗәрен дошманның
йөрәгенә кадарга кирәк булды.
– Адәмне «хайван натыйк» (Сөйләшүче хайван.) дип әйтәбез икән, аның дәлиле адәмнең телендәме, акылындамы?
– Адәмнең хайван натыйклыгы аның телендә, нигә дисәң, хайван алланы мактап хәмет әйтә алмый, адәм әйтә ала.
– Ла нөсәллим (Риза түгел.). Әгәр дә адәмнең хайван натыйклыгына дәлил
тел булса, яңа туган бала яки тумыштан телсез туган адәм хайван натыйк
түгел, алар хайван нар, чөнки аларның һәр икесе дә алланы мактап хәмет әйтә алмыйлар. Шулай булгач, хайван натыйклыкның дәлиле телдә түгел,
акылда. Их, куянбаш, әгәр дә ул акылда булса, бал корты белән кырмыска
да хайван натыйк булырлар иде, Аларның да акылы бар бит, бакчы, алар
ничегрәк йорт салалар, кәрәз ясыйлар…
– Ахмак, син алланың кодрәтенә ышанмыйсың алайса. Пәйгамбәребез Мөхәммәт
рәсүлулланы яраткан тәңре тәгалә аның дошманы Әбүҗәһелне дә яраткан
түгелме?
Бәхәс кызды. Моназарачылар дәлил китереп бер сүз әйткән саен, кызышып,
киез өстендә бер-берсенә таба шуышып куялар. Алар инде күзләрен күзгә
терәп бер-берсен ашарга әзер торалар. Һәр якның үз казыйлары аларны янә
чигендереп урыннарына күчеп утырырга мәҗбүр итәләр. Бәхәс тагын кыза. Ул
инде «гыйльми» төстән чыгып, «шәхси» төсләргә керә башлый.
—    Кайтып, тагын бер кат укып кил, надан! — ди беренче як.
 — Син укыганны мин укып оныткан, чучка борын! — ди икенче як.
«Мотыйгыя» ягы җиңелә башлый. Дәлилләр әйтелеп беткән, ә «надан» яки
«чучка борын» белән ерак китеп булмый. Шул вакыт көтелмәгәндә арттан бер
тавыш килә:
— Ла нөсәллим. Син миңа шуны әйт әле: син китергән дәлилне алла үзе кире
кага аламы? Әгәр дә кире кага ала икән, синең дәлилдән нәрсә кала?
— Бар да әйләнеп карыйлар. Сораучы — Габдулла.
Кинәт мәдрәсәдә тынлык урнаша. «Рәкыйбия»ләр өчен сорау ят түгел. Әмма
сорау шундый мәкерле итеп куелган, берьюлы гына җавап бирү бик зур
тәвәккәллек сорый. Ниһаять, «Рәкыйбия»ләрнең берсе аңа ниндидер җавап
кайтара. Сораучы җавап бирүчене үз сүзләре белән чәбәләндерә башлый.
Теге чуалып бетә, ярдәм сорап иптәшләренә карый, тегеләре киезгә карап,
дөмегеп утыралар. Ниһаять, «Рәкыйбия»нең бер кара шәкерт (аны инде
муллалыкка димләп килүчеләр бар) «Рәкыйбия»нең дәрәҗәсен төшермәс өчен:
— Гакаидтә андый сүз юк. Теләсәң, Мулла Җәләлдән сынашып карыйк,— ди.
Габдулла аңа болай дип җавап бирә:
— Сабан туенда егылгач, бер көрәшче: «Әйдә безнең ындыр артына чыгып
астыбызга юрган җәеп көрәшәбез. Анда мин гел егам»,— дип әйтте, ди,—
шуның кебек була түгелме бу?
«Мотыйгыя»ләр шаркылдап көлделәр. Тегеләр гарьсенеп кузгала башладылар.
Алар инде үзләренең җиңелүләрен икърар итеп китеп тә барырлар иде, ләкин
араларындагы озын кара шәкерт гарьчел булып чыкты һәм ул башын иеп
китәсе килмәде, киткәндә дә тегеләргә чәнчеп китәсе килде:
—   Без белми килгәнбез,  бу шәкертләрнең әле борын асты юеш икән. 
Гакаидтән ары узмаганнар икән әле болар. Мулла Җәләлгә тешләре үтми,—
диде ул юхаланып.
Бу «Мулла Җәләлче» Фәттахның йөрәгенә килеп кадалды.
— Кем белми, безме белмибез! Утырыгыз, төнлә туган нәмәрсәкәйләр!
Малайлар, бикләгез ишекләрне, чыгармагыз! Без аларны Гакаид белән
сыйладык, инде Мулла Җәләл белән дә сыйлап җибәрик!..
Моназарачылар яңадан утырыштылар. Габдулла ни өчендер Фәттахка
ышанмыйрак карап куйды һәм бер читкә китте. Ул үзе Мулла Җәләлгә
җитмәгән иде әле.
Габдулланың шиге юкка булмаган икән. Теге кара шәкерт белән бераз
алышкач та, Фәттахның җегәрлеге бетә башлады. Ниһаять, бәхәс шәхси
темага күчте:
— Көчең җитмәс булгач, керешмиләр аны! — диде, чеметтереп, кара шәкерт
һәм урыныннан кузгалды. Башкалар да аңа иярделәр. Ләкин Фәттах һәм тагын
берничә мәдрәсә патриоты бу хурлыкка түзә алмый дәвам иттеләр:
— Мулла Җәләлнең «җим»ен генә ашагансыз әле, менә «лам әлиф»енә җиткәч, килеп сөйләшерсез, ганкалар!
— Ул вакыт сез безгә килерсез, әмма сез наданнар белән без сөйләшеп тә тормабыз!
—  Әле без наданнармыни шулай! Бир авызына берне! Чыгарма, каталарын яшер!
—  Әйдәгез, әчелекне (иске мәдрәсәдә ишек төбендә аяк киемнәрен салып керә торган урын) себерттерәбез үзләреннән!
Әчелектә ыгы-зыгы китте. «Рәкыйбия»ләр, ашыга-ашыга, каталарын кия,
муеннарына шарфларын чолгый башладылар. Ул арада эчке ишектән бер кул
кара шәкерткә киез итек белән тондырды. Кара шәкерт әйләнеп, аны-моны
исәпләми, икенче шәкертне салып екты. Бер минут эчендә бүлмә оча торган
киез итекләр һәм каталар белән тулды. Көрмәкләшү һәм оятсыз сүгенү
тавышлары бер-берсе белән аралашты. «Рәкыйбия»ләр көч-хәл белән ишекне
бәреп чыгып качтылар…
Бу вакыйга «Мотыйгыя» шәкертләрен икегә аерды. Шадра Йосыф, Ярулла,
Габдулла һәм тагын берничә шәкерт бер яктан торып мактанчык Фәттахны һәм
аның иптәшләрен бик нык битәрләделәр:
— Көчең җитмәгәч, тотынмаска кирәк иде.
— Ә сез нигә ул «Рәкыйбия» ишәкләрен кызганасыз?
— Алар кем генә булмасын, телең белән җиңәлмәгәч, кул белән кыйнап чыгару егетлек түгел инде.
— Ә, шулаймы? Бик акыллы егетләр икәнсез. Гәҗит укыйсыз шул сез. Шкулга
йөрисез. Ертык бәтинкәле писыр буласыз инде, хи-хи-хи-хи-хи!
— Кибәк башлы «Җәләл хан» булганчы, ертык бәтинкәле писыр булу әлбәттә
артыграк!— днп өстәп җибәрде Габдулла һәм бу әңгәмәнең берьюлы сүре
лүенә сәбәп булды. Ник дисәң, Фәттах һәм аның иптәшләре Габдулланың ачы
теленә эләгүдән куркалар һәм аның белән сүз көрәштерүдән ерак тору гына
түгел, урыны чыкканда Габдуллага төче телләнәләр иде. Габдулла аларның
икейөзлелеген сизә һәм, аның саен, аларны үрти,  бәхәскә кыздыра,  һәм
русча укудан куркуларын мәзәк итеп көлә иде:
— Мин беләм, сез ни өчен русча укудан куркасыз. Русча өйрәнербез дә безне писарь итеп куярлар. Ә безнең бәлеш кенә ашап
тора торган мулла-мунтагай буласыбыз килә,— дип уйлыйсыз сез, билләһи
менә!
Шәкерт чын кешеләрчә ояла белмәсә дә, гарьләнә белә, тотына
чынын-ялганын кушып акланырга! Ә бер төрлесе чынлап та ояла.
Шундыйларның бер-икесе, яшеренеп кенә диярлек, Габдулладан русча
өйрәнергә тотындылар.
Юк, Габдулла, үзе уйлаганча, Гакаидләр, Кәламнәр белән түгел, бәлки, үзе
дә сизмәстән, мәдрәсә тышында алган белемнәре белән үсте.
«Сәхихелбохари» укып түгел, бәлки бу гадәттән тыш зур гарәп китабы эченә
Пушкин яки Толстой китапларын салып, сиздерми генә дәрес вакытында укып
утыру белән үсте ул.
Атна кичләрне була торган гадәтчә җыр кичәләре Габдулла һәм аның
иптәшләренең берәр төрле яңалык кертүләре белән төрлеләнә, кызыклана
барды. Соңгы кичләрнең берсендә Габдулла һәм аның «Гайния »дән килеп
йөрүче адашы Габдулла Хәйруллин Фатыйх Халидинең «Рәдде бичара кыз»
дигән драма әсәрен, аның геройлары булып, аларның тавышларына һәм
кыланышларына хәтле охшатып, укып бирделәр. Шәкертләр моны бик яратып,
зәвыкланып тыңладылар. Аларга Габдулланың яучы Биби әби булып укуы һәм
кылануы аеруча мәзәк тоелды. Болай укуның тыңлаучылар алдындагы уңышы
адашларны дәртләндереп җибәрде. Алар икенче атна кичтә «Казани»
псевдонимы белән басылган «Өч бәдбәхет» (Галиәсгар Камалның беренче
әсәрләреннән) дигән китапны шул ук рәвештә укып бирделәр. Бу юлы
Хәйруллинның уйлап, табуы буенча Габдулла яучы карчыкны яулык бәйләп,
Хәйруллин геройны башына шикәр кәгазеннән теккән күк фәс киеп укыдылар.
Бу юлы тыңлаучылар арасында бер-ике хәлфә дә бар иде хәтта. Аларның
берсе, Гомәр исемле яшь хәлфә, укучыларны мактап «афәрин» укыды һәм:
— Бу әфәнделәрдә истигъдат (талант) бар. Бәлки алар киләчәктә безнең милли театрыбызның хадимнәре булырлар,— дип елмайды.
Габдулланың яраткан эшләреннән берсе базар көннәрне толчокка чыгу һәм
анда чыпталар өстенә чәчелеп ташланган иске китаплар һәм журналларны
актару иде.
Михайловский урамындагы китап кибетенең тәрәзәсенә куелган китапларны ул
тыштан пыяла аша гына күзәтә ала, ә монда ул чыпта янына чүгәләп
утырган килеш теләгән китапны я журналны алырга, актарырга, укып карарга
ихтыярлы. Аннан соң аларның бәясе кибетнекеннән ике-өч өлеш кимрәк,
шуның өстенә әле сатучысы белән әллә нихәтле сатулашырга мөмкинлек бар.
Габдулланың мендәр асты «көтепханәсендә» инде шундый китаплар дистәгә
якын. Шулар арасында Пушкинның Ф. Маркс бастырган зур кулдагы бер
томлыгы. Сатучы бу китап өчен бер сум сораган иде, ләкин Габдулла аңа
китапның тышына нәкъ исем өстенә генә тамган зур кара тамчысын, уртадагы
бер битнең ертылуын, ә иң актыктагы эчтәлекне күрсәткән ике битнең
берсе өзелеп төшүен күрсәтеп, аны илле тиенгә хәтле төшертеп сатып алды.
Алай да бу аңа бик кыйммәткә төште: ул ике атна, коры чәй эчеп,
ачлы-туклы йөрде. Әмма Пушкинның бөтен шигырьләрен диярлек эченә алган
бу калын китапның иясе булып алу шатлыгы аңа бик озакка җитте. Ул кышкы
озын төннәрне, шәкертләр йокларга ятып беткәч, урыны өстендә берүзе
калып, бишле лампаның мае беткәнчегә кадәр шул китапны укып утырды.
Дөрес, бу китапта Габдулла өчен ачылып бетмәгән мәгънәләр, мифологик һәм
классик образлар бар иде. Әмма алар аңа Пушкинны гомумән төшенергә
комачауламадылар. Алар әле Габдулла өчен ачылып бетмәгән ерак матур
дөньяның беленер-беленмәс серле маяклары булып кала бирделәр. Ләкин бит
барыбер бер көн киләчәк, һәм Габдулла ул маякларга якынлашачак. Ул үзе
шулай дип уйлады. Ләкин аңлашылган кадәресе дә Габдулланың бөтен
мәхәббәтен, көчен, ихтыярын Пушкинга бәйләргә җитте. Ул аның:
Румяной зарею Покрылся восток,
В селе за рекою Потух огонек…—
дигән юлларын укыганда Өчилене я Кырлайны күз алдына китерде. Әйтерсең,
Пушкин аның туган җирен җырлый, әйтерсең, ул аларны Габдулла сагынган
кебек сагына!
Габдулла менә шулар белән үсте. Башта бу китаплар аның ихтыярын биләп
алдылар. Ул әллә нинди ят дөнья эченә кереп китеп, яңа хисләр, яңа
кичерешләр давылы эчендә бөтерелде, бер көлде, бер елады, бер шатланды,
бер моңайды. Ул андагы геройлар язмышы белән үрелеп китте һәм үзен-үзе
онытты.
Бу моңарчы билгесез дөньяны ачу, шуның белән йотылып, онытылып яшәү
шатлыгы тора-бара сискәнеп уянып китүләр, шомланып тирә-якка каранулар,
үкенечле айнулар белән алышына башлады.
— Кайда мин?
— Кем мин?
Нәрсә бу минем тирә-якта?..
Менә шундый авыр уйлану көннәренең берендә Шадра Йосыфка Казаннан хат
килеп төште. Бу хат Җаекта булып киткән Сәлмән шәкерт хаты иде. Шадра
Йосыф аның белән кайчан, кайда, ничек тяныша алган? Бу турыда ул
Габдулланың кызыксынуын соңыннан канәгатьләндерергә вәгьдә итеп, аңа
хатны укып бирде. Габдуллага бу хат бик зур тәэсир ясады. Хатны ул бик
зур кызыксыну белән йотылып тыңлады.
— «…Вә янә ул да мәгълүм булсын,— дип язылган иде бу хатта,— шәкертләр
арасында уку-укыту белән ризасызлыклар күренә башлады. Безнең
«Мөхәммәдия» дә генә түгел, Күл буе мәдрәсәсендә дә, «Мәрҗания»дә дә
шәкертләр ислах сорап мөдәррисләренә мөрәҗәгать иттеләр. Хәзерге вакытта
модәррислор эгане зурга җибәрмәс өчен һәм гауганы читкә чыгармас өчен
бөтен көчләрен куялар. Гомумән, хәзрәтләрдән, мөдәррисләрдән куркып яту
заманы үтеп бара. Узган елны гына без, шәкертләр, тәмәкене хан мәчете
артындагы ярга чыгып тарта идек. Бер тиенгә мохтаҗ ач шәкертләр безне
сагалап йөриләр һәм без тәмәкене кабызгач кына «хәзрәткә әйтәм» дип
килеп чыгалар, ә без аларны биш тиенебезгә булка сатып алып, толчокта
чәй эчереп җибәрә торган идек. Ә быел без хәтта шул дәрәҗәгә барып
җиттек. Хәтерегездәме, безнең «Мөхәммәдия» дә хәтме көтеп кылган
Галиәсгар дигән шәкерт бар иде. Камчатчы Галиәкбәр малае дип тә йөртәләр
иде үзен. Шул бит инде безнең мәдрәсәдә дамеллалардан һәм
пишкадәмнәрдән көлгән «Манзарател-галәм», «Телескоп» дигән гәзитәләр
язып, төнлә белән аларны җәмәгать сәкеләренә ташлап йөри, ә иртән без
аларны табып, казый күрмәсен дип, юрган астына яшеренеп, көлә-көлә укый
идек. Русча укырга һәм театрга йөрүче бер ул иде ул заманнарны.
Хәтереңдәме, аны мөдәррис ничә тапкыр чакырып кисәтү ясады: «Бу
тәүсрыйксызлыкның ахыры хәерле булмас, моңа ата-анаңның да, безнең дә
фатихабыз юк!» — диде. Инде без, остазыбызның күзенә генә карап яшәгән,
аның сүзеннән аз гына булса да читкл тайпылырга курыккан шәкертләр кем
булып калдык та, фатихасыз Галиәсгар нинди зур мәртәбәгә менде! Инде
менә хәзер аның Казанда «Бәхетсез егет» дигән театр әсәре басылып чыкты.
Басылып чыкты гына түгел, без, «Мөхәммәдия» шәкертләре, аны театр итгп
уйнадык. Ул болай булды. Беркөнне шул Галиәсгар Мишәр Минһаҗ малае белән
килеп чыктылар. Син Галиәсгарны белсәң дә, Мишәр Минһаҗ малаен белмисең
булыр. Ул син Казанда чагында инде «Мөхәммәдия»дән китеп учительский
школада укый иде. Аты Хөсәен, фамилиясе Ямашев. Уртачадан бераз калкурак
буйлы, спай гына киенеп йөри торган чибәр генә егет. Үзе безнең шәкерт
халкыннан акыллырак, укымышлырак булуына карамастан, сөйләшкән чакта
үзенең бу артыклыгын сиздермәскә тырыша, шулай да без аның ягымлы
сүзеннән һәм кешелекле йөзеннән аның чынлап та акыллы, укымышлы егет
икәнен сизә идек. Шуның белән икәү килеп керделәр. Сүздән сүз китте.
Галиәсгарны беләсең бит, көлеп: «Я, шәкертләр, гыйлемнең аргы ягына
чыгып җиттегезме әле? Чамалап укыгыз, гыйлемне кирәгеннән артык алып,
акылыгызга көч китерә күрмәгез!»— диде бу. Ул бит элек тә шулай безнең
укудан көлә торган иде, хәтереңдәдер? Кыскасы, Галиәсгар белән Хөсәен
теге Габдерахманнар, Фатыйхлар, Вафалар белән бер почмакта бик озак
сөйләшеп утырдылар. Алар киткәннең икенче көнне, Габдерахманнар менә
шушы театрга хәзерләнә башладылар. Ураза гаетенең өченче көнендә дәрес
бүлмәсендә чаршаулар корып, урындыклар тезеп, театр уйнау булды.
Бәхетсез егет Закирны Габдерахман, Гайнине Ибраһим, Закирның анасын Вафа
уйнады. Фатыйх уенчыларга ни әйтергә кирәкне чаршау артыннан шыпырт
кына әйтеп торучы булды (Бу шәкертләр спектакле 1902 елда «Мөхәммәдия»
мәдрәсәсендә була. Исемнәре белән саналган уйнаучылар: Ибраһим Әмирхан,
Вафа Бәхтияров, Фатыйх Әмирхан). Уен шундый күңелле чыкты, без барыбыз
да торып, афәрин укыдык. Күзләреннән яшь чыгарып елаучылар да бик күп
булды. Әмма безнең яшь чыгарып елавыбыз фәкать сәфаһәт юлына бирелеп
һәлак булган Закирны гына кызганып түгел, үз хәлебезне дә хисаплап елау
иде. Әгәр дә теләсәк һәм иттифакка килсәк, менә шулай үз теләгебезне
гамәлгә ашыруга да ирешеп була икән, дигән шатлану яше дә безнең
күзләребездә елтырады. Тора-бара тагы да гаҗәбрәк эшләр килеп чыкты.
Беркөнне без иртә торып юынырга чыккан җирдә, госелханәнең диварына
ябыштырылган бер кәгазь күрдек. Кәгазь зур гына кулда булып, аның башына
матурлап «Иттифак» дип язылган һәм аның астына вак кына хәрефләр белән
ике-өч мәкалә дәреҗ ителгән иде. «Укуларыбыз ислах ителсен!» дигән
мәкаләдә мәдрәсәләребезгә дөньялык өчен кирәк фәннәр кертүне, Гакаид һәм
Кәлам кебек дәресләрнең бик нык кыскартылуын, рус телен һәм әдәбиятын
дәрес итеп кертүне таләп итеп язылган иде. Актыгына: «Әгәр дә безгә бу
ислахатны мөдәррисләребез бирмәсә, аны без үзебез тартып алырга
тиешбез!» дип язылган сүзләрне укыгач, безнең йөрәкләр жу-у-у! итеп
китте. Без тирә-ягыбызга каранып алдык. Әмма гәзитне укып бетерми ташлап
китә алмадык. Ул безне үзенә бәйләгән кебек тотып торды. Ник дисәң,
анда без уйлап йөреп тә, әйтә белмәгән, я әйтергә курыккан сүзләрне
ачыктан-ачык, бер дә курыкмыйча, ярган да салган: ярлы шәкертләргә ярдәм
оештырылсын, фарси теле чыгарып ташлансын, гарәп теле — тел буларак
кына калсын, мантыйк бетсен,— диелгән. Кәрим казый каяндыр ишетеп, килеп
ертып алганчы, без күп нәрсә укып калдык бу кәгазьдән. Соңыннан мәгълүм
булуынча, бу безнең мәдрәсәдә генә түгел, Күл буе мәдрәсәсендә дә,
«Мәр-җания»дә дә ябыштырылган һәм «җилем басма», дигән машинада күп итеп
басылган булып чыкты. Бу хәлләрдән шәкертләрнең күзләре ачылды. Үз
эчебездән чыккан шагыйрьләребез шәкертләрнең гаян әмәлләрен (идеалларын)
сөйләп шигырьләр яздылар һәм бу көндә без аларны җырлап йөрмәктәбез.
Шуларның берсен сиңа язам:
Кояш чыкты, нур балкыды,
Тәрәзәдән өйгә аркылды,
Ятма йоклап, уян, шәкерт!
Уянырга вакыт җитте.
Монча вакыт бушка үтте,
Монча гомер җилгә китте.
Моннан ары бушка үтмәсен,
Киләчәкне кайгырт инде.
Файда итәргә торып кереш,
Кирәгеңне күзләп тырыш,
Тыйган кеше белән сугыш,
Шунсыз булмас сиңа өлеш.
Фатыйха өчен гомер саттың,
Дога диеп күп алдаттың,
Җитәр инде, бик күп качып,
Куркып буш бинада яттың.
Уян, шәкерт, йокламагыл,
Җирнең өстен тырмалагыл,
Чәчең орлык, ул яшәрсен,
Кара җирдә аунамагыл!
Кирәк безгә яңа фонун (фәннәр),
Яхшы тәртип, яңа фонун,
Бетсен иске шаламалар,
Койрык гүзәл, яңа табын.
Шәкерт иде безнең гонван (монда «исем» мәгънәсендә),
Һәрберебез бер арслан,
Корал кулда, телдә һаман,
Хәзер тор син, килсә дошман!.
Быел мәдрәсәнең яшь укытучысы Гомәр хәлфә, Мамышевлардан бәдәл алып,
хәҗгә китеп барды. Моңарчы Шәпеш кебек карт пишкадәмнәр кәсебе булып
килгән бәдәлнең яшь хәлфәләрне кызыктыруы Габдуллага сәер тоелды.
Габдулланың бу сәерләнүен сизеп, Гомәр хәлфә аңа хәлне болай аңлатты:
—    Мәтди як шулай куша. Авылда анай карчык авырып ята, энекәш әле
кечкенә, аны карый алмый, нишлим. Аннан соң мәдрәсәнең тынчу мохиты
тәмам биздерде, ил гизеп, бер дөнья күреп кайтыйм, дидем…
Аннан соң ул үзенең сыйныфын аңа, Габдуллага, биреп калдыруын мөдәррис белән киңәшүен һәм аның риза булуын әйтте…
Габдулла үзенең Гомәр хәлфә урынына укытучы булып калуына гаҗәпләнмәде.
Бу аның өчен яңа эш түгел, хәтта укуының тәүге елларында, Кырлай
мәктәбендә чагында ук ул хәлфәсе урынына калгалый иде. Ләкин бу юлы
беренче тапкыр Гомәр хәлфә сыйныфына керү белән ул аптырап калды:
— Нәрсә укытырга? Ничек укытырга?
Ул шәкертләрнең укый торган китапларын алып карап чыкты. Берсен алды,
берсен куйды. Бераз сүз дәшмичә уйланып калды. Шәкертләр: «Бу яшь кеше
дәресне ничек башларга белми торгандыр»,— дип уйладылар һәм аңа ярдәмгә
килергә ашыктылар.
Гомәр хәлфә сабакны сарыфтан башлый торган иде.
Гомәр хәлфә безгә «Кырык хәдис»тән ятлаганнарны тыңлата иде.
Хәлфә абзый безгә: «Әүвәл алдым бер куян тиресе» дип яздыра иде…
Эш аңар гына терәлеп торса, Габдулла, хәлфәләрнең берсенә дә
бирешмәстән, дәресне дөбер-шатыр уздырып ташлар иде. Ләкин болай укыту
мөмкин түгел иде инде. Габдулла өч ел рус мәктәбе тәрбиясе үткән, яңа
китаплар укыган, Әхмәтша хәлфәгә булышып, аның «Төрки теле» дигән татар
теле грамматикасы кулъязмасын күчереп биргән иде. Татар теленең үз
грамматикасы булу мөмкинлеге Габдулла өчен искиткеч яңалык иде ул
вакытны. Шулардай соң инде хәзер гарәп грамматикасын татар балаларына
фарсича укыту мөмкин түгел, моңа ул бөтен күңеле, җаны, йөрәге белән
каршы иде хәзер. Тик ничек укытырга соң? Аны ул белми иде.
Ләкин терәлеп торып булмый бит, балалар синең авызыңа карап торалар… Ниһаять, Габдулла сүз башлады:
—    Әфәнделәр!..
«Әфәнделәр??!»— дигән сорау катыш гаҗәпләнү тойгысы бөтен сыйныфны
чолгап алды. Бер укытучы да аларга болай дип җитди рәвештә дәшкәне юк
иде. Уйнап, үртәп, мыскыл итеп кенә «әфәнделәр!» дип дәшәргә ярый иде
әле…
Малайлар астан гына бер-берсенә төртешеп алдылар:
— Әнә сиңа әйтә…
— Юк, сиңа әйтә…
«Псык, псык» көлеш китте. Бусы инде күрәләтә яшь хәлфәнең тәҗрибәсезлегеннән көлү, аны санга санамау иде.
—    Тыңлагыз хәлфәгезне, хәшәп баганалары! Атагызның баш сөяге кирәкме
сезгә?!— дип бер җикереп кую кирәк иде Габдуллага. Хәлфәләр тарафыннан
шәкертләргә карата кулланыла торган бу гадәтчә эндәшү балаларны шып
туктатырга һәм сыйныфта тәртип урнаштырырга җитә калыр иде. Шулай
эндәшүне генә шәкертләр табигый һәм ышандыргыч эндәшү итеп кабул итәләр
иде ул заманны. Ләкин Габдулла алай эндәшергә булдыра алмады. Ул
тыңлар-тыңламас, кырын-мырын утырган шәкертләрнең үзенә ышанмыйча, көлеп
караган күз карашлары астында дәвам итте:
— …Без мәдәниятнең яңа баскычына аяк басып килә торган яшь милләт буларак, бүгенге көнне…
Габдулла тукталып калды. Ул мәсьәләгә урынсыз рәвештә бик югарыдан тотынуын сизеп алды һәм башлаган җөмләсен:
— …бүгенге көнне… болай укытырга ярамый,— дип бетерде.
— Ә ничек укытырга ярый соң?— дип кычкырдылар төрле яктан.
— Ата, бата, чабата, дипме?
— Здрастуй, госпади, прощай дипме?
— Сурәт суккан китап беләнме?
Бу сорауларның берсе дә балаларның үзләренеке түгел, ата-аналарыныкы, өй тәрбиясенеке иде.
— Безнең ертык бәтинкәле писыр буласыбыз юк, безгә дин укытылсын!— дип
кычкырды бер күсәк кебек озын һәм тупас малай. Габдулла аңа күтәрелеп
карады. Бу узган җәй генә үзе укыткан күмәчче Фазлыйның олы малае иде.
Ләкин балалар арасынан:
—    Яңача кирәк, русча кирәк!— дип кычкыручылар да табылды, һәм бу
тавышлар сыйныфта гадәттән тыш тәртипсезлек һәм шау-шу кузгалуга сәбәп
булды. Арткы сафта бер ике малай дөмбәсләшеп тә алдылар.
Габдулла көч-хәл белән тәртип урнаштырып, үзенең школада үткән
дәресләреннән башлангыч мәгълүматлар бирде. Җәгърәфиядән ул җирнең
карбыз кебек түгәрәк икәнен әйтү белән сыйныфта җанлылык башланды. Ләкин
бу кызыксынуны түгел, хәлфәдән көлүне аңлата торган җанлылык иде.
—    Ни ди, ни ди, карбыз кебек, диме? Тәмле икән алайса җир дигәнең, хи-хи-хи-хи!
— Алайса без нигә шуып төшеп китмибез.
— Кеше ышанмас сүзне чын булса да сөйләмә!
Аннан соң Габдулла берничә хисап мәсьәләсен исенә төшерде һәм шуларны
әйтеп, шәкертләрнең дәфтәрләренә яздырды. Ләкин тискәре шау-шу белән
күңеле сынган Габдулла яңадан кабына алмады, һәм аның бу дәресләре
дәртсез һәм төссез чыктылар. Шуның өстәвенә сыйныфның яртысы Габдулланың
әйткәнен язмый, киресенчә, аның әйткәнен сансынмый, һәрбер сүзен ярым
тавыш белән мыскыллап, көлеп утырды:
—  Нәрсә ди, нәрсә ди, мичкә, диме?
— Нәрсә мичкәсе икән, сыра мичкәсеме, бал мичкәсеме?
— Кәрәчин мичкәсе, ди бит…
Арадан бер-ике шәкерт торып юри беркатлы сораулар бирделәр:
—    Хәлфә, мичкәгә кәрәчин салырга ярамый бит, аннан соң аңарда бал әчетеп булмый…
—    Хәлфә, синең бал эчкәнең бармы? Тәнәфестән соң инде сыйныфта бары
өч-дүрт бала гына калган, башкалары хәлфәдән сорамый, өйләренә кайтып
киткәннәр иде. Үзләренең ялгыз калуларын күреп, өч-дүрт малай шулай ук
кайтып китү юлын карадылар. Укытучының рөхсәтен сорамый-нитми чыгып
баручы бу балаларның кыяфәте:
—  «Күрдек яңа хәлфәгезне дә! Мәктәбегез үзегезгә булсын! Моннан соң без бирегә килүче түгел!»— дип әйтеп торалар иде.
Габдулла сыйныфтан үртәлеп, ватылып чыкты.
— «Бар да бетте,— дип уйланды ул.— Инде сыйныфны яңадан җыеп алып
булачак түгел. Гомәр хәлфәнең күпме көч куеп җыйган сыйныфын тараттым
бит. Ни дип җавап бирермен аның алдында? Мөдәррискә нәрсә әйтермен?
Шәкертләрнең үзләре, ата-аналары һәм гомумән бөтен Җаек алдында оятка
калдым бит! Туктале, ул гынамы? Иптәшләр алдында, үземнең фикердәшләр
алдында, Йосыф, Ярулла, адаш алдында мин бернигә яраксыз кеше булып
калдым бит. Инде Фәттахлар, Закирлар миңа бармак белән төртеп
күрсәтерләр, рәхәтләнеп авызларын ерырлар!..
Габдулланың бүген ашы аш булмады. Ап-ак дөнья аның өчен дөм-караңгы
булып калды. Ялгызлык тойгысының иң ачысын, иң әрнеткечен кичерде ул
бүген; үзен бөтен дөнья тарафыннан ташланган кирәксез бер кызганыч кеше
итеп тапты.
Ләкин бернәрсә аның башына килмәде. Ул бүген үз чорының алдынгы кешесе
икәнен күрсәтте һәм шуңа беренче имтихан тотты бит! Традициягә каршы
аякланды бит ул бүген. Үзенең басынкы, тыйнак батырлыгы белән ул бүген
тормыш картлылыклары эчендә югалып калмастан, үзенең мөстәкыйльлеген,
рух көчен күрсәтеп бирде. Чорның иң тәҗрибәле, иң акыллы кешесе бүген
килеп, кулын аның җилкәсенә куеп:
— Афәрин, Габдулла! Сынатмадың,— дип әйтергә тиеш иде. Ул кеше булмады. Шуңа күрә Габдулла үз хәлен үзе төшенмәде.

6

Ул мәдрәсәдә утыра алмады, йөрәгенә чыдый алмый, урамга чыкты. Үзенең кая барганын белештермәстән, урам буйлап китте.
Көн кичкә авышып бара. Сала мужиклары, атларын кыйный-кыйный, шәһәрдән
тизрәк чыгып китәргә, авылларына кайтып өлгерергә ашыгалар. Чиләкләренә
чайкалган һәм бәләкләнгән кер төягән хатыннар акрын гына бәкедән менеп
киләләр…
Габдулланың күзе бәкегә төште. Бәке Чаган бозы өстендәге күкселләнеп
яткан кар уртасында караеп, чумгылланып тора. Аңа шәһәрнең ике
төбәгеннән, көрәнләнеп, ике юл сызылып төшә, анда, соңга калып, бер
хатын бөтен көче белән кер бәләкли иде. Габдулла Чаган өстенә, бәкегә
маңгай аша карап торды-торды да ачы гына елмаеп куйды.
— «Менә син, Габдулла дус,— дип дәште ул эченнән генә үзенә үзе,— син
үзеңне хәзер дөньяның иң бәхетсезләреннән саныйсың, кешеләр менә шундый
минутларда үз-үзләренә кул салалар… Әйтче, зинһар, менә син хәзер
үзеңне шушы бәкегә ташлар идеңме?»
Йөрәк тирәнлегеннән ниндидер җавап көткән сыман, ул сынап тынып торды.
Аның күз алдына Жилин килеп басты. Бу бөтен җанлы кеше белән ул граф Лев
Толстойның «Кавказский пленник» дигән әсәрендә танышты. Тормышның иң
авыр сәгатьләрендә, хәтта үлем алдындагы котылгысыз минутларда да өметне
җуймаска, тормыш өчен көрәшне дәвам иттерергә чакырды ул Габдулланы.
Менә хәзер Жилинны коткара торган озын таягы белән чиркәе кызы Дина аның
күз алдында өмет йолдызы булып чагылып үтте.
— «Юк! — дип, кырт кисеп, җавап бирде Габдулла үзенә үзе. Мин бәкегә ташланмас идем».
— «Димәк? — дип сорау куйды ул шуннан соң,— димәк, синең бәхетсезлек әле
үз-үзеңә кул салу дәрәҗәсендә түгел?.. Димәк, әле синең алдыңда каядыр
еракта өмет йолдызы елтырап күренә?.. Димәк, әле син һаман алга, алга
барырга тиеш…»
Ул алга атлады һәм мәдрәсә тыкрыгыннан борылып, Петропавловский храмына
чыкты. Бераз барганнан соң ул үзеннән-үзе ике катлы таш йорт янында
тукталып калды. Үтә таныш һәм якын йорт иде бу. «Менә, менә бары шушы
йортта гына мин җанны тырнаган сорауларга җавап табармын!»— дип уйлап
алды ул һәм, кискен борылыш ясап, йортның капкасына кереп китте.
Бу — Әхмәтша учитель школасы иде.
Өй алды ишегеннән атлап керү белән Габдулла өске катка колак салды.
Аннан ул балаларның гадәтчә шау-шуын ишетеп алды. Димәк, тәнәфес беткән,
ләкин учитель әле сыйныфка кермәгән. Уңайсыз вакыт. Юк, хәзер өйгә
кайтып торырга да, дәрес бетүгә таба килеп чыгарга. Ә сылтау бар:—
Сезнең татар теле грамматикасы әле Оренбургтан басылып кайтмадымы?
Габдулла инде кире чыгып китмәкче булып ишеккә борылган иде. Шул вакыт
аскы катның баскыч янындагы ишеге ачылып китте һәм аннан кулына китаплар
белән бергә конвертлы хат тотып Әхмәтша учитель килеп чыкты. Габдулла
бераз каушап китте һәм, нинди булса да берәр сүз әйтүдән элек,
учитель-нең: «Габдулла, сиңа ни кирәк?» дигән соравын көтеп калды. Ләкин
учитель андый сорауны бирмәде. Ул Габдуллага сәер генә карап торды һәм
кинәт, нидер исенә төшкән кебек, кузгалып:
— Әйдә, класска керик!— диде.
«Ни өчен класска? Нигә миңа анда керергә?»— дип уйлап алды Габдулла һәм, аптырабрак, учитель артыннан иярде.
Класс дөр килеп аягүрә торды. Габдулла бер партаның буш калган урынына
кереп басты һәм учительнең гадәттәге «Утырыгыз!» дигән сүзен көтеп
калды. Ләкин ул булмады. Киресенчә, учитель арттагы бер партага карап
бик каты кычкырды:
—    Минем әле утырырга кушканым юк!
Ялгыш кире утырып өлгергән ике бала шунда ук яңадан аякларына бастылар.
Класста тирән тынлык урнашты. Учитель әлеге кычкыруыннан тынычланыр
өченме, әллә сүз башлау алдыннан уйланыпмы, класс өстеннән әкрен генә
күзләрен йөртеп, дәшми торды. Шунда Габдулла карт учительнең күзләрендә
ниндидер тирән хәсрәт сизеп алды һәм күзләренең елаганны белдереп
кызарып торганын күрде. Габдулла бу мәктәптә шушы укытучыдан өч ел укыды
һәм карт учительне мондый хәлдә күргәне юк иде. Димәк, бүген монда
ниндидер җитди бернәрсә бар.
—    Безнең үз газетабыз юк,— дип гадәттәгедән төшенке, саңгыраурак
тавыш белән сүз башлады учитель.— Безгә аны чыгарырга рөхсәт итмиләр. Үз
газетабыз булса,  без инде бу кайгылы хәбәрне күптән ишеткән булыр
идек. Менә, ай ярымга соңлап килгән хат аша гына без бүген Казаннан
йөрәкләрне әрнетә торган кайгылы хәбәр алдык.
Класс сулыш алырга кыймый тын калды. Әхмәтша тагы да төшенке һәм карлыкканрак өзек-өзек тавыш белән салмак кына әйтеп бирде:
—    Татар халкының күзен ачар өчен, аны агартыр өчен, аның киләчәген
якты, бәхетле итеп күрер өчен үзенең гомерен аямаган остаз һәм мөхәррир
Габделкаюм Габденнасыйр углы… Казан шәһәрендә… егерменче август
көнне… вафат…
Әхмәтша күзләрен өстәлдәге хатка төшереп, аны кулы белән тигезләп торганнан соң, күзләрен күтәрми әкрен генә:
—    Утырыгыз!— диде.
Балалар, парталарын мөмкин кадәр шакылдатмаска тырышып, әкрен генә
утырыштылар. Габдулла да утырды. Әхмәтша үзе утырмады, торган урынында
басып калды һәм тынлык тәмам урнашып җитү белән әкрен генә дәвам итте:
—    Була кешеләр… Алар үз хезмәтләренең мөкафәтен (бүләген,
котлануын) үз гомерләрендә үк алып, аларның нәтиҗәсен күреп, бөтен
хөрмәт һәм игътибарга ирешеп, тыныч җан  белән  үләләр,  ә  Каюм  абзый 
үз  хезмәтенең җимешләрен үзе татый алмыйча үлде… Сез әле балалар
гына. Күбегез бу мөхтәрәм картның кем икәнен дә ишеткәнегез юктыр. Сез
түгел, аны Казанның үзендә торган күп кешеләр белмәделәр. Аның үлеменә
бөтен Казан кузгалырга тиеш иде. Казан кешеләре үзләренең аталары кебек
хөрмәт итеп,  аның өчен зар еларга тиешләр иде.  Бу булмаган. Аны
күмгәндә кабере өстендә бары иң якын өч-дүрт кешесе булган. Исән
чагында.. Юк, мин сезгә аның үзе язып калдырган бер әйберне укыйм. Аны
миңа менә күчереп, хат белән бергә җибәргәннәр…
«…Мин-мин дип мактану, эшең хак булса, урынына күрә ярый, Казан
шәһәрендә мөселман балалары русча укый торган мәдрәсәнең ибтидасы
(башлануы). Моның ибтидасы кемнән булгандыр? Монда бу сөаль варит булса
(сорау килсә) бәян кыл аек, моның ибтидасы, әлбәттә, ошбу
мөгаллимнәндер…»
—    Шушы мөгаллим дигәне мөхтәрәм карт үзе була,— дип балаларга аңлату
биреп китте Әхмәтша һәм укуында дәвам итте:— «Асыл бу мәдрәсәнең
ибтидасы 1871  нче елда булды. Бәлки, бәгъзы адәмнәрнең хәтерендә
бардыр, 1871 нче елгы календарьда министрның бу хосустагы проектын бераз
бәян кылып, бу мөгаллим язган иде һәм бу рәвешле календарьга язып,
мөселманнарга төптә мәгълүм булмаган эшне белдереп, филҗөмлә аларга
аңлатты вә һәм бу календарь урыс  галимнәренең кулларына төшеп,
мөселманнарның урысча укырга мәеле булачакларына календарьда язылмыш
сүзләрне дәлил тоттылар. Вә һәм бу хосуста бәгъзы статьялар бастырдылар.
Вә бу статьялар дәхи правительствоның проектына тәкъвия (көчәйтү)
булып, 71 нче елның ахырында, Казан шәһәренә берәүне (В. В. Радловның
татар мәктәпләре эше буенча инспектор булып билгеләнүе хакында сүз бара)
начальник тәгаен кылып җибәрделәр. Вә һәм ноябрь көннәрендә мәзкүр
начальник бер мөгаллимне эзләп табып, үзен рекомендовать итте. Вә һәм бу
мәдрәсәне веҗүдкә чыгарырга илтимас (үтенү) кылды ки, зинһар бу эш
гайренең кулыннан киләчәк түгел, әлбәттә, син башласаң кирәк дип, бу
эшне аңар, ягъни бер мөгаллим адәмгә хәвалә (йөкләтү) кылды. Бу адәм
һәм, әлбәттә, мөмкин булмаган эш юк, шаять мин моны җаена китерермен
дип, үзенә илтизам (өскә алу) кылды. Вә һәм шул инспектор хәзрәтләренә
үзенең элгәреге хезмәтеннән нәүмиз булып чыкканнан шикаять кылып
сөйләшкәч, инспектор хәзрәтләре һәм һавадагы торналар белән күп
бәшарәтләр (сөенеч) биреп, бу адәмнең һәм күңелен берничә тәшвиштән
(борчу) чыгарып, үз файдасына күндерде. Әлбәттә, аның һәм өстенә лазим
булган эш, берәү ярдәм кылышмаса, ул кеше нишләр иде. Бәхетенә каршы, бу
адәмне аллаһ тәгалә аңар юлыктырды. Инспектор хәзрәтләренең һәм ул
вакытта татар теленең исе борынына бик аз керәдер иде. Шул сәбәпле, бу
адәмнең шикаятен ишеткәч: «Кайгырмаң, мин министрның колагына салаем,
кылган хезмәтләрең һәм бикарь китмәс, алай-болай» дип, кыргызчарак
гыйбарәләр сөйләп, алдагы көндә бу адәмгә өмитләр булачагын
фәһемләтте… Вә һәм бу инспектор хәзрәтләре танышмастан борын, 71 нче
елның башыннан бирле, дүрт яки бишләп, урысча укып торган балалар бар
иде. Бу инспектор танышкан көннәрдә Сәгъди Яхин фатирында торадыр иде.
Аннан Сая Ибрай номерына күчкәч тә өч шәкерте бар иде. Аның өчен, бу
адәм үзенең 71 нче елгы календаренда «урысча укытамын» дип мәгълүм
иткәннән соң, бәгъзы адәмнәр балаларын урысча укымакка бу адәмгә
җибәргәннәр иде. Кәм шул балалар Сая Ибрай номерында да шөгыльләнеп
ятты. Имди инспектор хезмәтенә тотынырга вакыт җитте. Фатир табып
булмый. Аена илле тәңкә бирсәң дә, балалар укытамын дигәч, фатир
бирмәделәр. Ахыр 72 нче елның февраль башына чаклы фатир табып булмады.
Ахры, на гыйлаҗ (чарасыз), Мокрый урамында, бер кабак өстендә фатир алып
һәм капка өстенә игъланнамә куеп, алты-җиде, бәлки унлап бала җыелды.
Бичара бу адәм дә чикте җәфаны: астында кабак, төн буе җырлыйлар,
сугышалар, күрше бүлмәләрдә кайсы кәвешче, кайсы тегүче, кайсы скорняк.
Ишек алдында уртадагы өйдә сыра заводы… Чыкса урамы кабахәт, керсә
күршесе кабахәт. Халык сүзен ишетсә, яман сүз ишетә. Мең бәла белән ике
айлар бу фатирда торды. Балалар укыта башлап капка өстенә вывеска
куйгач, частька барып әйткәннәр. Частьтан сотниклар килеп, сорашып
йөрделәр. Хәтта бәгъзы адәмнәр Казан шәһәреннән кудырырга йөрделәр: укый
торган балаларның мәдрәсәдәге хәлфәләре, «урысча укыма» дип, һәркайсын
яткырып сукты. Бервакытны тагын балалар бетеп китте. Бол ай булгач,
инспекторга барып шикаять кылырга кирәк булды. Әгәр барып шикаять кылыйм
дисә, мөселманнардан шикаять кылырга үзенең мөселманчылыгы җибәрми,
инде нишләргә кирәк? Алай да инспектор тирәсендә йөри торган бер адәм
барып илка (хәбәр салу) кылганнан соң, инспектор хәлфәне чакырып,
филҗөмлә тәхвиф (куркыта төшкән) кылгандыр. Вә һәм бу адәм күп иҗтиһат
белән янә берничә бала җыйды. Әмма вакыйган, әүвәл баштан җыелган
балалар да, билкөллия (бөтенләй) ят кеше балалары түгел иде. Бәгъзысы
үзенең шәкерте, углы, бәгъзысы шәкертләрнең агай- энесе яки
агай-энесенең балалары иде. Асыл тугры акыл белән уйлаганда, аслан ят
кешене китереп булырлык түгел иде. Бу әүвәлге фатирда чагында янә
ун-унбишләп балалар җыелды. Анан соң Захарьев (Бу урам хәзер К. Насыйри
урамы дип атала) урамында икенче фатирга күчеп вывеска кадаклагач,
чиркәү вывескасы дип, исем чыгардылар. Вә һәм бәгъзылары: «Бу эшне
туктатырга мөмкин булмасмы икән» дип, фартальныйга (квартальный) барып
шикаять кылганнар. Фартальный һәм үзе фатир хуҗасын чакырып орышкан,
андый кешегә ник фатир бирәсең дип. Фатир бар дип, ишеткән җирдән барып
сораса, ун тәңкәлек фатирга илле тәңкә сорадылар. Ләкин сораган кешене
гаепләргә ярамый, теләсә ни сорар, ихтыяры бар. Бу мискин, фатир таба
алмый, кыйбат сорыйлар дип, инспекторга әйтсә һәм инспектор: «Ахмакмы
икән ул кеше»,— дип аның белән оршышырга заставить итәдер. Бу адәм,
мискен, шулкадәр җәнҗал белән мәдрәсә ачып, ни файда хасил итте.
Шулкадәр җәнҗалдан соң бу икенче фатирда янә егермеләп, егерме бишләп
сабак баласы булды, һәрничек бу адәм кайсы баланы атасына яки агасына
әйтеп, димләп, вә бәгъзысына кеше аркылы әйттереп, чакырып җыйды. Янә
яңа биш-алты малай йөрде. Алардан да берсе зуррак та, фәкыйрь бала иде.
Аягыма юк, дип йөрмәс булды. Ул йөрмәгәч, икенчеләре дә туктадылар. Янә
бу адәм шуңа хафа булып, ул малайны чакырып, аларны син ияртеп йөр, дип
аягына кәвеш бирде. Яз көне җир кипкәч, бу малай лимон сата башлап, янә
аңар ияреп килә торган малайлар сабактан туктадылар. Лимон сатып табыш
иткән акчасын көн дә ун тиенлек көмеш тәңкә биреп җибәрә-җибәрә, ул
малайны яллап йөртте. Югыйсә аңар ияреп килә торган балалар да
туктыйлар. Шулай итеп, берәр ай узды. Утызлап малай җыелды…»
Габдулланың күз алдына үзенең Яңа бистәдәге тормышы һәм анда Әптелбәрнең
читекле булу вакыйгасы килеп басты. Әйе, әйе. Хәзер Габдулла, урыныннан
торып, ул мөгаллимнең тагын никадәр екъ чигүен һәм, Әптелбәрне укытасы
килгән өчен, хәтта, аның әтисе тарафыннан кыйнала язуын сөйләп бирә ала
иде. Ләкин ул аны сөйләмәде. Әсәрләре белән аның күңелен җылыткан һәм
канатландырган якын кешене кинәт җую тәэсиреннән ул ни әйтергә белми
аптырап калган, үзе дә сизмәстән, аның күзләре дымланган, иреннәре
сизелер-сизелмәс ачылып, әкрен генә дерелдәп торалар иде.

7

Икенче көнне Гомәр хәлфә шәкертләре сабакка бөтенләй килмәделәр.
Габдулла буш сыйныфта бераз уйланып утырганнан соң, ниндидер карарга
килгән сыман кискен хәрәкәт белән урыныннан торды. Аның күңелендә хәзер
бернинди төшенкелек һәм үкенеч юк, киресенчә, ул үзсүзлелек белән, башны
ими, үчегеп, авырлыкка каршы бару тойгысы белән тулы иде.
Сыйныфтан чыгып, ул мәдрәсәне караучы Хәмидулла абзый янына керде.
Хәмидулла абзый Гомәр хәлфә сыйныфында булып узган вакыйганы белә иде
инде. Ләкин ул сүзне үзе башламады, аны Габдуллага тапшырды.
— Хәмидулла абзый,— дип сүз башлады Габдулла,— минем сыйныф таралып бетте…
— Ничек таралып бетте?
— Шулай. Алар минем укытуны яратмый өйләренә кайтып киттеләр һәм, минем фикеремчә, яңадан мәдрәсәгә килмәячәкләр…
— Бу бит бездә моңарчы булган хәл түгел, Габдулла әфәнде!
— Беләм. Мондый хәлне минем дә күргәнем, ишеткәнем юк иде. Ләкин нишләмәк кирәк? Менә шулай булды…
— Димәк, сез мөгаллимлектән ваз кичмәкче буласыз?
Нәм шунда Габдулла Хәмидулла абзый өчен көтелмәгән җавапны бирде:
—  Юк, мин ваз кичмим. Мин сыйныфны яңадан җыярга телим.
—  Яңадан җыярга?!— дип, гаҗәпләнеп, кайтарып сорады Хәмидулла абзый.
— Әйе. Мин моны эшләргә тиеш. Бернигә карамастан.
Белмим, белмим,— дип баш чайкап торды Хәмидулла абзый һәм өстәп куйды:—
Хәзер инде балалар үзләре килергә теләсәләр дә,  ата-аналары җибәрмәс…
—  Сез миңа нишләргә киңәш итәсез соң?
— Минме? Минемчә, хәзер бу мәсьәләне үз уңаена куярга кирәк. Бу
вакыйгага артык зур әһәмият бирү — аны җәгъли рәвештә (ясалма) күпертү
булыр иде. Балалар яңадан җыелсалар җыелырлар, җыелмасалар юк, ләкин
һәрхәлдә бу мәсьәлә акрын гына тынарга һәм
онытылырга тиеш. Мин моны сезгә карата ихтирамым булганга күрә әйтәм, Габдулла әфәнде!
— Рәхмәт, Хәмидулла абзый, сезнең миңа карата булган яхшы теләгегездә минем шигем юк. Ләкин мин балаларны җыям.
— Әгәр дә җыя алмасагыз? Аннан соң бу скандалга әйләнәчәк. Дуслар
арасында да, дошманнар арасында да бу никадәр сүзләр тудырачак. Белмим,
белмим…
— Мин ул сүзләрдән курыкмыйм, Хәмидулла абзый! Минем моңа каршы үз
дәлилләрем бар. Сыйныфны мин Гомәр хәлфәдән ничек алып калган булсам,
аңа шул көе тапшырырга тиешмен.
Бу әңгәмәдән һәр ике як үз фикерләрендә калып аерылыштылар.
Габдулла шәкертләрен җыеп алырга карар кылды. Ләкин ничек? Мәктәп
күршесендә торучы сәгатьче Камали малаеннан башка бер укучының да торган
өен ул белми иде. «Камал ил арга кереп, аның малаеннан укучыларның
торган өйләрен сорашып белергә кирәк»,— дип уйлап алды ул һәм шул ниятен
җиренә дә җиткерде.
Камали малае Сафуан үзенең укырга йөрмәве малайларга ияреп кенә икәнен
әйтте, малайлар килсә, мин дә килермен, дип вәгъдә итте һәм Габдуллага
өч шәкертнең адресын бирде. Габдулла аларны бер кәгазьгә язып, чыгып
китте.
Иң башлап ул Габдерахман һәм Рәүф дигән малайлар торган йортның адресы
белән китте. Алар икесе дә Җаек күпереннән ерак түгел, яр өстендәге бер
йортта торалар, тик берсенең атасы — йорт хуҗасы, икенчесе — аның
фатирчысы иде.
Җаекның теге ягыннан искән каршы ачы җил Габдулланың шәкерт җиләнен
салдырып алырга теләгәндәй, өзгәли. Габдулла уң кулы белән җиләненең
якаларын күтәреп, аның эченә иякләрен яшерергә тырыша, сул кулы белән
итәкләрен җыеп, үзенең тезләрен капларга азаплана. Җил бит алмаларын
ашый, бармаксыз йон бияләйнең тишекләреннән кереп, бармакларны куыра,
аларны йомарланырга мәҗбүр итә. Габдулла кулын авызына тери, тыны белән
бияләй аша бармакларын җылытырга тырыша. Әмма алар җылы сулыштан
дымланалар гына, ә дымлы кулны суык бигрәк тә аяусыз өтә. Җилдән
Габдулланың күзләре яшь белән томалана, суык җил аның җиләне аша кереп,
үзәккә үтәргә тырыша.
—    Хәч-ч-ч!— дип, әллә каян үзәгеннән чыгарып, әрнеп куя Габдулла, бөгәрләнә төшеп.
Ниһаять, ул йортны номеры белән эзләп таба һәм туңып каткан капканы
күшеккән куллары белән көчкә генә ачып керә дә, йорттагы беренче ишекне
шакый. Аның күңелендә хәзер Рәүф тә, Габдерахман да, мәктәп кайгысы да
юк. Аның күңелендә бары җылы өйгә килеп керү һәм җылыну…
Аңа ишек ачалар. Өйдән җылы һава аның битенә килеп бәрелә. Ул тизрәк
үзен өертеп китергән суыкны тышта калдырып, артыннан ишекне ябарга, җылы
белән икәү генә калып, рәхәт кенә эрергә ашыга.
Йорт чиста, идәне сары лак белән ялтырап тора, ишектән түргә таба тар
гына палас сузылып киткән. Җитмәсә тагын, кухнядан чыш-пыш таба
тавышлары чыга, борынны яңа гына пешкән кабартма исләре кытыклый…
— Сезгә кем кирәк иде?— дип ишек чаршавы артыннан, яшеренә төшеп, дәшкән
хатын-кыз тавышы җылыга эреп киткән Габдулланы тиз генә зиһенен җыеп
алырга мәҗбүр итә: ә, чынлап та, аңа ни кирәк?
— Ә, әйе… Миңа Габдерахман дигән егет кирәк иде…
— Нигә кирәк иде ул?
— Ул бүген мәктәпкә килмәде. Нигә килмәде икән? Менә мин шул турыда үзе белән, мөмкин булса, ата-анасы белән сөйләшмәкче идем…
— Нигә, син аның хәлфәсе мәллә?
Габдулла, үзе дә сизмәстән, үзенең өс-башын карап алды. Бу шикләнү катыш
сорау чынлап та урынлы иде. Яше һәм гәүдәсе белән дә, килеш-килбәте
белән дә ул чын хәлфәгә охшаудан ерак иде.
—    Мин аның хәлфәсе урынына калган кеше… Чаршау артында чыш-пыш сөйләшеп алдылар.
— Аннан калынрак тавышлы хатын,— әле сөйләшкән хатынның анасы булырга тиеш,— үпкәләгән сыман дәште:
— Килмәсә дә килмәс шул: ата-бабадан калган уку белән укытмыйча, баланың йөрәгенә ятмаган әллә нинди ят уку белән укыткач…
— Нинди ят уку? Нигә йөрәгенә ятмасын?— дип, сүз башлады. Габдулла, ул
яңача укуны теше-тырнагы белән якларга әзер иде. Ләкин аны шунда ук
бүлдерделәр:
— Малай өйдә юк хәзер. Атасы янына кибеткә киткән иде.
— Тиз кайтыр микән соң ул?
Габдулла «тиз» дигән сүзне болай гына әйтте лә! Ул аны менә бу май кебек җылы өйдә озаграк та көтеп утырырга риза иде.
Юк, ул озак тормас, хәзер кайтып җитәр, тышта ачы җил, туңгансыздыр,
менә җылы кабартма белән берәр чынаяк чәй әчеп алыгыз!— дип әйтсә ни
булган.
— Юк! — Хуҗа хатын кырт кисте:
Ул әле тиз кайтмас. Атасы аны тегүчегә алып барам, тун үлчәтәм, дип сөйләп торган иде.
Габдуллага бу йортта тагын Рәүф Мирвәлиевнең кайда торганын сорап белүдән һәм чыгып китүдән башка эш калмады.

8

Мирхәйдәр абзыйның өе йортның түрендә хуҗаның ике катлы өеннән түбәнрәк
мунча белән рәттән иде. Дөрес, бу өй хуҗаның элекке мунчасы иде. Хуҗа
яңа мунча салырга уйлагач, иске мунчаны сүттермәде, яңасын аның белән
янәшә китереп салдырды да, монысына фатир җибәрде. Аена өч тәңкә фатир
хакы китереп торырлык бернәрсәне нигә сүттерергә, дип уйлады ул.
Мирхәйдәр абзый үзенең алты кешелек семьясы белән кереп тулгач, мунча
бөтенләй кечерәеп калды. Мирхәйдәр абзыйга өй алдын икенче кат такта
белән әйләндереп, ике такта арасына пычкы вагы тутырып, өстәмә бүлмә
ясарга туры килде. Шуңа күрә, өй алдына керәм дип ишек ачкан Габдулла
өйнең үзенә килеп керде.
— Ишекне ябыгыз тизрәк, суык кертәсез!— дип кычкырды түрдән бер карт кына хатын-кыз тавышы.
Габдулла тиз генә ишекне япты һәм тыштан кергән суыкның томаны таралгач
кына түр бүлмәдә тимер мич алдында тезләнеп, аны ягып азапланган
карчыкны күрде.
—   Рәүф дигән шәкерт шушында торамы?
—  Чыгып киткән иде, хәзер кайтыр,— диде карчык һәм кулындагы ботаклы
агачны тимер мичнең кечкенә авызына сыйдыра алмый, сукранып алып китте.—
Утыны да чи булгач инде, ичмасам, әдәм рәтле кискәләп кертсеннәр иде,
юк! Куллары корыгандыр шул…
Габдулла карап торучы булып кала алмады, «сез аны менә болай!» дип
карчыкның эшенә тыгылды һәм агачны алып, аны икенче башы белән мичнең
авызына этәреп җибәрде. Аннан ул калган коры-сарыны да мичкә тутырды.
Карчык, бу көтелмәгәндә килеп чыккан ярдәмче аркасында беразга бушап
калган кулларын үз иркенә куеп, чүгәләгән хәлендә калды һәм утыннан
зарлануын гомумән тормыштан зарлануга әйләндереп җибәрде.
—    Кыен инде, кыен, дөньяны бер үзеңә алып барырга калгач… Минем
булышлыгым нәрсә дә, Рәүф белән Сәрвәрнең булышлыгы нәрсә? Ярый әле
өлкәне тимер юлда эшли, тапканын берсен алып кайтып биреп тора. Ул да
булмаса, нишләр идең?..
Карчык тагын әллә ниләр, әллә ниләр сөйләнде. Ул сөйләнгән арада
Габдулла бүлмәнең эчен, җиһазын күзәтеп чыкты һәм бернәрсәгә гаҗәпләнде.
Бу бүлмәдәге әйберләр кешедәге төсле түгел, әллә нинди үзенә башка
бертөрле. Өстәлдәге гади лампа өстенә кружка куеп чәй җылытыр өчен калай
түгәрәкләр беркетелгән, урындыклар һәм өстәлләр туры аякларда түгел,
бәлки аркылы-торкылы беркетелгән аякларда басып торалар. Күрәсең, алар
тупсалар белән беркетелгәннәр дә аларны теләсә кайчан җыеп алырга,
бөкләп куярга була. Стенада нәзек кенә тимер кыршаулар асылынып тора, ә
аларга әллә нихәтле ачкычлар, йозаклар, боҗралар, тагын әллә нәрсәләр
кидерелгән. Тагын да гаҗәбрәк, шулар белән беррәттән скрипка эленеп
тора. Габдулланың скрипка күргәне бар, әмма бу әллә нинди кызык
төзелешле, яшелгә буяган, ә колаклары агач түгел, җиз… Кем уйный икән
соң бу скрипкада!
Карчык тынып калды. Инде Габдуллага ни булса да әйтергә кирәк иде.
— Сез Рәүфнең әбисе буласызмы? — дип сорады ул.
Карчык җавап бирми бераз алдына карап торды да:
— Юк. Мин аның әнкәсе булам, — диде.
Габдулла үзенең ялгышын сизеп алды.  Кешене, бигрәк тә хатын-кыз халкын,
карт итеп сөйләргә ярамауны ул белә иде инде. Ләкин карчык моңа үпкәләп
тормады, сөйләп китте:
—    Әби булып беттем шул инде. Иртә картайтты мине бу каһәр суккан
тормыш. Югыйсә, әнә тәрбиядә торгач, безнең хуҗа хатыны Бибилатыйфа
белән бер яшьтә без… Бер елны диярлек кияүгә чыктык… Аңа кара да
миңа кара. Кем аңа кырык бишне бирер?
Утыз биштән ары берәү дә бирмәс. Ә миңа инде алтмышны бирүчеләр бар.
Менә ул гомер дип әйтеп әйткән нәрсә… Хәзер ул Бибилатыйфаны әйтәм,
кордаш итеп кереп караганы да юк. Ә яшь чакта без аның белән ахирәт
дуслар идек бит. Икебез дә бертөсле җиләк кебек кызлар идек…
Бертуганнар кебек дип йөртәләр иде үзебезне.
Габдулла бу бетәшеп бетә язган карчыкның җиләк кебек кыз чагы булуын күз
алдына китереп бетерә алмады, ишек шыгырдап ачылды, һәм өй тагын тыштан
кергән суыкның пары белән томанланды. Карчык тагын бая Габдуллага
кычкырган тавыш һәм шул ук сүзләр белән тизрәк ишекне ябарга боерык
бирде. Ишек ябылу белән томан да таралды һәм, нәкъ әкияттәге сыман, аның
эченнән бер кыз килеп чыкты… Кызарып туңган бит алмалары һәм үзенең
туңуына да карамастан, елмаеп торган күзләре белән менә бу кыз, ичмасам,
чынлап та җиләккә охшый иде!
—  Йомышка җибәрер хәл юк инде сезне, — дип аңа ташланды карчык, — китәсез
дә олагасыз. Чишенеп торма, чиләк белән су алып кер дә тимер мич өстенә
утырт, абыеңның эштән кайтуына кияр күлмәге юк, юып алырсың…
—    Туктале, әнкәй, кулларымны җылытыйм бераз,
өзелеп төшә язды,— диде кыз һәм елмаеп Габдуллага карап алды. Ул
чишенеп-нитеп тормастан, мич янына килеп чүгәләде дә, уа-уа кулларын
мичкә якынайтты.
Арзанлы муслиннан теккән иске бишмәтеннән яше белән күптән чыккан иде
инде ул. Инде килеп чүгәләгәч һәм кулларын мичкә сузгач, бишмәт бөтенләй
өтек булып калды.
— «Минем җиләннән дә өтек, ничек түзә бу кыз суыкка?»— дип уйлап алды Габдулла.
Тимер мичнең инде кыз килеп чүгәләгән ягы ут кебек кызарып, янып тора
иде. Нәкъ шуның уртасына кыз малайларча җиңелчә генә төкереп куйды, мич
сырты чышт итеп китте.
— Төкермә утка, авызың чабырыр, юньсез! — дип ачуланды карчык.
— Әй, күпме төкергәнем бар, ичмасам, бер генә дә чабырганы юк әле! — дип көлде кыз һәм тагын Габдуллага карап алды.
— «Ничә яшь соң бу кызга?— дип уйлап куйды Габдулла. — Буйга-сынга
уналты-унҗиде яшь бар, ә кыланышлары унике-унөч яшьлек балаларныкы
сыман. Үзенә килешеп тора тагын…»
Ул арада кыз чыгып китте дә, тыштан чиләк белән су алып кереп, аны мич
өстенә утыртты. Шунда ук өстендәге бишмәтен салып ыргытты һәм үзенең
ябык кына, ләкин төз һәм сыгылмалы буен кысып торган иске соры күлмәктән
калды.
Аннан ул шүрлеккә үрелеп, ашъяулыкка төргән икмәк түтәрәмен алды да аны
күкрәгенә куеп кисте һәм түтәрәмне тагын ашъяулыкка төреп шүрлеккә
куйды. Шүрлеккә үрелгәндә аның күкрәкләре киерелеп, матур гына калкып
куйдылар һәм бу хәл яшь шәкертнең күзеннән читтә кала алмады.
— Ул нинди вакытлы-вакытсыз ашап утыру ди ул? — дип сукранды карчык. Ләкин кыз аңа әһәмиятбирмәде.
— Илаһи ачыктым соң, әгузе бисмилла… — диде ул һәм утырып, икмәк валчыгын алдына төшермәскә тырышып, телемне авызына китерде…
Начар гына җиһазлы шыксыз өйгә бу кыз белән бергә ниндидер тыныч
ягымлылык иңде. Габдулланың үзенең дә җиләнен салып, мич янына аякларын
бөкләп утырасы килде. Ләкин аны берәү дә җиләнен салырга кыстамады. Шул
ук вакыт аның монда ни өчен килүе белән дә берәү дә кызыксынмады.
Әйтерсең, бу өйгә теләсә кайвакыт, теләсә кем керә һәм теләгәнчә утырып
чыгып китә ала, монда «нигә килдең?» дип тә, «кая китәсең?» дип тә
сорамыйлар, монда тәртип шундый… Шулай да Габдулла болай тик кенә
утырырга уңайсызланды:
—    Рәүф тиз кайтыр микән?— дип сорау бирде ул.
Шуңа җавап биргән кебек ишек артында шыгырдаулар, кеше тавышлары
ишетелде һәм ишек ачылып, ике кеше ниндидер зур гына әрҗә кебек әйберне
ишектән кертә башладылар?
— Почмагы белән, почмагы белән! — диде олылар тавышы.
— Почмагы белән кертсәң, аягы сыймый, — диде яшь тавыш.
Ниһаять, алар көч-хәл белән әрҗәне бүлмә уртасына кертеп утырттылар.
Озак кына ишек ачылып торудан һәм бозланып торган әрҗәдән өй кинәт
суынып китте. Карчык бертуктаусыз сукранып, әрҗә өстенә ябышкан карны
сыпырырга, чүпрәк белән сөртергә тотынды.
Бу ниндидер авыл хуҗалыгы машинасының бер өлеше, дөресрәге, машинаның механизмы бушатылган агач тартмасы иде.

9

— Шаулама, карчык, син бернәрсә дә белмисең, — диде карт. — Менә монда
әлеге чормадагы тәгәрмәчне утыртып, аны менә бу кечкенә тәгәрмәчкә каеш
беләп ялгап җибәрдеңме, бернинди токарный станок кирәк түгел. Теләсәң
Зингер машинасы кебек аяк белән әйләндер, теләсәң моторга ялгап җибәр…
Бу уртача буйлы, ләкин киң сөяклелеге белән карсак күренә торган 55—60
яшьләр арасындагы кеше иде. Аның ир уртасыннан картлыкка авышып баруын
битен каплап алган сакалындагы ярым кара, ярым соры, ярым чал төсләр
әйтеп торалар. Мәчет белән тыгыз бәйләнеше юк бугай бу картның:
«мыеклары мөселман картларыныкы сыман җеп кебек кенә калдырып кырылмаган
бәлки рус мыегы кебек күпереп һәм бераз бөтергәләнеп чигә сакалына
килеп тоташалар. Ә чәч күптән кыркылмаган һәм кәләпүш белән капланмаган,
югарыдагы өч төрле төс белән ала-кола булып бераз тырпаен тора. Шулар
янына ниндидер тискәрелек белән янып торган зур күзләрне китереп кушсаң,
бу карт башта кечкенә баланы куркытып елатырлык коточкыч булып күренә.
Ләкин менә ул сиңа текәлеп карады, сакал-мыекларын тибрәтеп куйды,
сөйләшеп алып китте һәм коточкыч карттан берни калмады. Аның күзләренә
җылылык җәелде, аларда балаларча беркатлы ышану, өмет, шатлык очкыннары
елтырады. Биш ун минут та үтмәде, ул инде үзе белән сөйләшергә
кызыксындыра торган ягымлы әңгәмәдәш булып китте. Тик карчык кына аның
әңгәмәсе белән кызыксынмады.
— Бетмәде инде, бетмәде, таманысы, — дип кыркулашты ул, — сезнең
станокларыгыз белән минем чәчем агарды инде. Миңа дисә, җыенысын яргалан
мичкә ягасы! Бүтән файдасы юк сезнең җен әкәмәтләренең. Акылга утырмый
картайдың инде. Әнә синең кордашлар базарда сәүдә итеп үзләренә йорт
салдылар.
Галәви әнә кибет ачып җибәрде. Яшь чакта син алардан ким идеңмени? Көчең бар иде, акылың бар иде…
Я җитте, хатын! Кеше күзенә карап тормыйбыз бит? Тормыйбыз.
Әлхәмделилла! Акылга утырмый картайдың дигәнең менә, анысы дөрес. Минем
әти карт авылның яртысын салып биргән балта остасы, мич чыгаручы, ат
дагалаучы, шуның өстәвенә, сөяк утыртучы иде. Егет кешегә җитмеш төрле
һөнәр аз ди торган иде, мәрхүм. Әгәр дә мәгәр яшьләй минем башка уку исе
кергән булса, мин икенче төсле картаер идем, акылга утырып. Укып
булмады, мат частна!
Шунда аның күзе Габдуллага төште. Ул аңа карап, күптән аның белән сөйләшеп утырган кеше сыман дәвам итте:
— Әнә теге Михайловскийдагы бизмәннәр, машиналар сата торган Потап
Михайлыч бармы? Шул әйтә: Мирвәлиеч, ди, напрасно укымагансың син, ди…
Сиңа физика белән химика укырга кирәк иде, шаккатыргыч машиналар ясар
идең син, ди. Шулай дими, бервакыт мин аңа двигательнең агач уенчыгын
ясап илттем. Су да кирәкми, пар да кирәкми, пружин да кирәкми,
шундый двигатель. Бернисез үзен-үзе әйләндерә. Тәгәрмәчкә шундый кечкенә
герләр тагыла, берсе төшеп киткәндә, гернең икенчесе менеп өлгерә дә
тәгәрмәчне әйләндереп төшеп китә, ә аңанчы тегендә өченче гер менеп
өлгергән, шайтан икән чисти!..
Мирхәйдәр абзый рәхәтләнеп көлеп куйды һәм дәвам итте:
— Ну көче күпйә бармый, кәнишнә, туктый. Нигә дисәң, уенчык. Ә менә син
аны нәстәяшни итеп ясап кара әле… Өй биеклеге итеп… Герләренең
авырлыгын төгәл үлчәп, бөтен җирен төгәл утыртып, эшне җиңеләйтә торган
тагын берничә хикмәт уйлап табып… Билләһи, туктата алмыйсың!
— Соң Потап Михайлыч ни диде ул машина турында?— дип кызыксынды
Габдулла. Аны инде бу йөзе куе төк белән капланган, фанатик күзле кеше
гаҗәпсендерә башлаган иде.
Мирхәйдәр абзый бер сүз дә әйтми, урыныннан торды да, өстен салып,
киемен чөйгә элеп куйганнан соң, яңадан килеп Габдулланың каршысына
утырды һәм үзен тыңлаучы табылуына бик канәгать хәлдә сөйләп алып китте:
— Потап Михайлычмы? — дип башта кайтарып сорады ул. Күрәсең, бу сорау
шактый озын аңлатма бирүне таләп итә иде. Ләкин ул сүзен шундук ялгап
алып китә алмады, карчыгы аның шактый җиткән чәчле ялан башына түбәтәй
китереп кидерде.
Түбәтәеңне киеп сөйләш, ичмасам, әдәм тәганәсе!
Шәкерт кеше гаеп итеп китәр үзеңне…
Мирхәйдәр абзый онытылган бер гадәтне исенә төшергән сыман түбәтәен басып, аны арткарак чөеп куйды да, сөйләп китте:
— Потап Михайлыч үзе берни дә әйтмәде. Ул минем машинаны алып калды
да ике көннән килергә кушты. Шуннан ярар. Килдем мин моңа ике көннән
соң. «Мирвәлиеч, ди бу миңа әйтә, әйдәле минем кон-торга керик, ди.
Керәбез конторга. Керсәк, пуф! итеп тора торган калын кара мыеклы, ак
якалы бер атвакат сыман кеше утыра. «Мирвәлиеч, — ди миңа Потап
Михайлыч, — менә бу кеше химик механик була… Җаек өстенә тимер юл
күпере салган кеше бу… Укуның чигенә чыккан кеше инде, сүзнең
кыскасы»… Ярар… «Ну, знаком, — мин әйтәм, — как?» Бик эре сөйләшә бу
минем белән. Теләр-теләмәс кенә сөйләшкән шикелле… Әллә нинди мин
аңламаган сүзләр кыстыра. Мин Потап Михайлычка карыйм, ягъни, нәрсә
сөйли бу? Потап Михайлыч әйтә, бу әдәм сине мондый эшләргә конарлыгы
бар, дип әйтә. Тик моңа гыйлем генә җитми. Бернәрсәсез, үзлегеннән
әйләнә торган машина уйлап табу белән дөньяда бик күп гыйлем кешеләр
әллә кайчаннан бирле баш ваталар инде, вә ләкин аны уйлап табу мөмкин
түгел, ди… Ну, мин моңа каршы төшәм, мөмкин! Мин әйтәм, сез теләсәгез
нишләгез! Мин барыбер, мин әйтәм, моның очына чыгам… Шуннан соң теге
химик-механик миңа кәгазьдә әллә нинди сызыклар сызып, сыйфырлар сугып
күрсәтә. Мөмкин түгел, дигәнне әйтмәкче була, ягъни… Ну, минем аңа
каршы җавабым юк, мин аның сызыкларын да белмим, сый-фырларын да
төшенмим… Әх, мин әйтәм, сыздый-быздый китерергә өйрәнеп булмады бит
яшь чакта. Әйтеп бирер идем мин бу «мыек батырга»!
Бу урында Мирхәйдәр абзый, ачынып, тел шартлатып, йомарланган куллары белән һаваны кисеп куйды.
— «Сүз ачарга уңае килеп тора», — дип Габдулла эченнән генә шатланып алды һәм шунда ук үз мәсьәләсенә күчүне кирәк тапты.
— Бик дөрес нәтиҗә ясадыгыз, Мирхәйдәр абзый, — диде ул. — Картайгач менә
болай үкенеп утырмас өчен, яшь чагында укып калырга кирәк, дөрес!
— Бик дөрес, бик дөрес! Һай, кадерен белмәгәнбез яшьлекнең. Соң аның
мөмкинлеге дә шулхәтле генә булган шул, туган! Иман шарты белән Әфтияк
укыттылар да, безне укудан алып, олау йөртергә җиктеләр.
– Без  Казан  белән Әгерҗе арасында олау йөрттек.
– Дөньясы шулай кушты.
Мәсьәлә дөрес эздән читкә тайпыла башлады, һәм Габдулла аны яңадан дөрес сызыкка төшерергә тырышты.
—    Менә мин мәдрәсәдән сезнең улыгыз Рәүф турында сорашырга килдем,
Мирхәйдәр абзый! Яхшы гына укып барган җиреннән мәктәпкә йөрмәс булды.
– Моны ничек дип аңларга боерасыз?
Миңниса җиңги (карчыкның исеме шулай иде) Мирхәйдәр абзыйга авыз ачарга да бирмәде, үзе тезеп алып китте:
— Аңлап торасы юк. Әнә безнең хуҗаның улы Габдерахман бөтен җире
җитеш, өсте бетен, ашаганы бал да май була торып, укуын ташлады да
кибеттә атасына булышырга тотынды. Бездән акыллырак кешеләр шулай иткәч,
безгә ни кала? Укып-укып та әдәм рәтле көн күрә белмәгән кешеләр бик
күп. Бер дә укымый кеше булган кешеләр дә бар…
Мәсьәлә кинәт чуалып китте, һәм тормыш тәҗрибәсе күбрәк булган бу олы
кешеләр белән бәхәскә керү һәм аларны җиңеп чыгу Габдулла өчен җиңел
түгел иде. Ул берьюлы гына сүз таба алудан гаҗиз булып, тирә-якка карап
алды, һәм аның күзләре Сәрвинеке (кызның исеме шулай иде) белән
очраштылар. Сәрви оек бәйләп утырган җиреннән маңгай аша Габдуллага
текәлгән һәм аның мыскыллы елмайган күзләре:
— «Әйтер сүзең калмадымы? Шулардай җиңдереп торасыңмы?» — дигән сыман
үртәп торалар иде. Габдуллага әллә каян көч кереп китте, әллә каян
сүзләре табылды:
— Әгәр дә сез малаегызны укудан күршегез Фәйзерахман аерган кебек
аерсагыз, дөрес булмас. Фәйзерахман бай аерган булса, ул үзенең
байлыгына, дәүләтенә ышанып аера. Сез нәрсәгә ышанып аерасыз? Кибетче
малае кибетче булып калыр. Сез улыгызга нинди байлыгыгызны мирас итеп
калдырасыз? Мин беләм, Рәүф тә менә шулай,  атасы кебек,  картаер. Ул да
киләчәк көнендә:   «Эх, яшь чагымда укымаганмын бит»,— дип үкенеп
утырыр. Менә шундый үкенечне мирас итеп калдырасызмы сез аңа?
Карчыгының каты басымыннан соң тынып калган Мирхәйдәр абзый янә телгә килде:
—    Дөрес әйттең шәкерт! Гомер буе атасы белән анасына нәгъләт укыр. Терсәкне тешләрдәй булыр, әмма инде эш үткән, шабаш!
— Шуны әйтегез әле миңа, — дип мәсьәләне суытмаска, киресенчә, аны
дөрләтеп җибәрергә тырышты Габдулла. — Сезнең күрше үзенең улын нәрсә дип
укудан туктаткан?
Миңниса җиңги сүзне Габдулланың авызыннан өзеп алды:
— Дингә каршы укыталар, дип туктатты. Шулай итми, берәүнең дә үзенең хак диненә каршы барасы килми…
— Дингә каршы анда берни дә әйтмәделәр,— дип сүзгә катнашмый булдыра
алмады Рәүф. — Габдерахманның әтисе үзенең прикащигын куып чыгарган,
кибеттә кеше калмагач, улын укудан алган. Хәзер Габдерахман кибеттә
әтисенең кул астында йөри…
— Алайса, син ни дип укуыңны ташлап кайттың?— дип, дәшми торган арада көч җыеп алган Мирхәйдәр абзый кычкырып куйды.
Без өч малай кайтмый идек. Бар да кайтып киткәч, без дә киттек. Бүген мин бармакчы идем дә..:
— Мин җибәрмәдем,— дип улының сүзен бүлде Миңниса җиңги.— Дингә каршы укытыр хәлем юк.
— Дөньялык өчен кирәк гыйлемне укыту ул дингә каршы укыту дигән сүз
түгел, җиңги! Сез бит балагызны мулла ясарга түгел, дөньялыкка ярый
торган кеше ясарга, укымышлы, һөнәрмәнд кеше ясарга укытасыздыр?
Мирхәйдәр абзый хәзер генә менә шул турыда үкенеп сөйләп утырды түгелме?
Мирхәйдәр абзый башындагы түбәтәен үк ыргытып бәрде:
—    Дөрес әйтте бу, мат частна! Син бутама, карчык, эшне моннан болай,
яме? Мин улыма мәктәпне ташларга рөхсәт иткәнем юк һәм итмәм. Башымдагы
чәчем коелып беткәнче укытырмын, әмма укытырмын! Молчайт! Белдеңме шуны?
Ирме мин сиңа,  кем? Мин өйрәтермен сезне! Менә мин үләрмен, мине
кәфенгә төреп кабергә илтеп тыгарсыз, аннан соң үз белдегегез белән яши
башларсыз… Ә хәзергә мин сезнең командир. Ир хакы белән, ата хакы
нәрсә, беләсезме шуны?
Бу юлы Миңниса жиңги бер сүз дә дәшми почмакка барып утырды һәм, ачу
белән кабасындагы сүсне йолка-йолка, сүзе ишетелер-ишетелмәс мыгырданды:
—    Белмәгән кая!.. Бик!.. Эш кырдың инде…
Ләкин аның бу төртмәле сүзләре баягыча көчле басым ясау теләге белән
түгел, бәлки, соңгы сүз минеке булсын, дигән сыман үзсүзләнеп әйтелгән
көчсез каршылык кына иде. Бу ир белән хатын бер-берсенең темпераментын,
кайчан кызарга, кайчан туктарга кирәклекне бик яхшы беләләр иде,
күрәсең!
Үзенең уйлап табу идеяләрен уртаклашучыны очраттымы, әллә, чынлап та,
гыйлем ияләренә булган мәхәббәт көчле идеме, Мирхәйдәр абзый Габдулла
белән берьюлы дуслашып китте. Ул аны ай-ваена куймый чәй эчәргә кыстап
калдырды һәм үзенең уйлап тапкан яки табарга тырышкан әйберләрен сөйләп
бирде. Аның үзе турындагы хикәясе, Габдулла берни әйт-мәсә дә, һәрвакыт:
—    Әле син аны әйтәсең, менә мин сиңа күрсәтим әле,— дип әле чормага
менеп төшү, әле базга төшеп менүләр белән бүленә барды. Габдулланың алды
әллә нинди аңлаешсыз гаҗәп корылышлы тартмалар, серле
котыйчыклар белән тулды. Ал арның кайсы кер юа торган аппарат, кайсы
тәүлегенә ун күсе тота торган тәпе, кайсы берьюлы биш каеш телә торган
ишле пычак һәм башкалар булып чыктылар.
Аннан соң Мирхәйдәр абзый, бик зур сер итеп, Габдуллага иске чүпрәкләргә
төрелгән бер әйберне мич башыннан алып төшеп күрсәтте. Бу ул үзе ясаган
ике көпшәле ау мылтыгы иде.
Ул, бәлки, Габдулланы караңгыга кадәр тоткан булыр иде, тик Габдулла аңа
үзенең әле тагын берничә урынга барасын, бу әйберләр белән бик
кызыксынуын һәм әгәр мөмкин булса, тагын бер тапкыр килеп чыгарга теләге
барлыгын әйткәч, аны тотмады.
— Ишек алдында байның эте бар, тешли күрмәсен, — дип, Мирхәйдәр абзый
Габдулланы үзе озата чыкты һәм капкадан чыккач та әле чатка хәтле озата
барды. Аерылганда ул:
—    Син курыкма, хәлфә! Безнең урамда яши торган шәкертләреңнең
һәммәсен без сиңа Рәүф белән икәүләп җыеп китерербез. Беркая да
китмәсләр, нибучь! — диде һәм Габдулланы үзенә яңадан чакырып калды.
Габдулла үзе дә Мирхәйдәр абзыйдан бик канәгать булып аерылды. Аның
белән сөйләшү буенча, ул инде бу урамдагы балалар янына кереп тормастан,
Форштат урамына таба юнәлде.. Ул тагын биш-алты кортта булды. Төрле
йортта аны төрлечә кабул иттеләр.
—    Шул синмени ул гәзитчә укыта торган хәлфә? — дип каршы алдылар аны
бер өйдә. — Гәзиттә шулай дип басканнар бит югыйсә!.. Әрхәрәйләр безне
чукындыра алмагач, инде сезне, тар балакларны җибәрделәрмени безне
чукындырырга?
Габдулла аңа бер сүз дә төшендерә алмады, фанатик кызганнан-кыза барды.
Эш таякка барып җиткән иде инде, әле дә ярый, Габдулла тиз генә чыгып
китеп өлгерде.
Ә бер өйдә аның үзенә «дәрес» бирергә керештеләр. Зур гәүдәле, калын
тавышлы, карт кына юан хатын, кулындагы дисбесен бармаклары белән
аралаштыра-аралаштыра, сөйләп китте:
—    Син, хәлфә, җирне карбыз кебек була ул, дип сөйләгәнсең икән, 
әстәгъфирулла тәүбә! Каян алып әйттең ул тузга язмаган сүзне? Җиребез
аллаһе тәгаләнең кодрәте белән үгез мөгезендә утыра, үгез балык мыегында
басып тора! Китапта шулай язган,  ата-бабадан риваять булып калган бу,
беләсең килсә!..
Көләргә дә, еларга да мөмкин иде бу хәлләргә! Шундый чор иде.
Ләкин, бәхеткә каршы, бу гомуми хәл түгел иде инде. Семьяларның бик
күбесе яңача укырга да, русча укырга да каршы түгелләр, ләкин аларны
мәктәпкә йөртүдән тормышның авырлыгы туктатып, тыеп тора иде. Бер өйдә
Габдулла укучының анасы авырып ятканны күрде. Авыр, бик авыр иде бу
семьяның хәле. Ире күптән үлгән, хезмәт итә торган олы улын ни өчендер
төрмәгә утыртканнар, хәзер өйдә бердәнбер сәламәт ир кеше булып, шушы
малай калган. Габдулла, әлбәттә, бу ярлылык һәм мохтаҗлык белән бәхәскә
кермәде, хатынга тизрәк терелүен теләп чыгып китте…
Кайтышлый ул үзенең учителенә керде. Бу аңа хәзер бик, бик кирәк иде.
—    Өч кеше килер синең сыйныфка, ләкин син чигенмә,— диде, киңәш итеп,
карт педагог.— Эшеңне дөрес башлагансың! Курыкмый дәвам иттер!
Ул Габдуллага Оренбургтан инде басылып кайткан үзенең «Төрки теле» дигән
китабын бирде һәм аның белән ничек укытырга кирәклекне кыскача гына
сөйләп чыкты. Аннан соң Габдулланың соравы буенча ул аңа иске кара
тактаны бирергә һәм кирәк булганда ярымшарлар картасын биреп торырга
вәгъдә итте…
Учителеннән чыгып мәдрәсәгә кайтканда, Габдулла кызык бернәрсә сизде.
Учителенә ул арып, йончылып килеп кергән иде, ә хәзер җиңеләеп калды.
Хәлфәсенең «Эшеңне дөрес башлагансың» дигән сүзе аны бөтенләй
канатландырды. Ул юл буе шуны гына уйлап кайтты.
Икенче көнне сыйныфка биш бала килде. Габдулла күңелен төшермәде.
«Өч кеше килер синең сыйныфка, ләкин син чигенмә! Эшеңне дөрес башлагансың…»
Бу сүзләр аның колагында һаман чыңлап торалар иде әле.
—    Башка килүче булмас, хәлфә абзый! Укыйбызмы, әллә таралышабызмы?— дип куелган сорауга Габдулла:
—    Укыйбыз,  малайлар! — дип үз иптәшләренә эндәшкән кебек эндәшүен
сизми дә калды. Шулай ук үз кордашлары тарафыннан гына әйтелә торган бу
эндәш малайларга шундук барып җитте. Бу беркөнге «әфәнделәр» түгел иде
инде. Малайлар урыннарына утырып китапларын тартып чыгардылар.
—  Беләсезме, нәрсә? — диде Габдулла ниндидер сер әйтергә җыенган кебек
һәм сыйныфта элек-электән яшәп килгән сәндерәләргә һәм шүрлекләргә күз
йөртеп чыкты.
— Нәрсә, нәрсә ул, хәлфә абзый! — дип сорадылар, кызыксынып, балалар.
— Юк!— диде,  нидер уйлап алып,  Габдулла.— Анысын мин сезгә әйтми торам
әле. Аның өчен биш кенә кеше аз. Менә бераз җыела төшик… Ә хәзер,
әйдәгез минем белән!..
Укучыларын ияртеп, ул Әхмәтша учитель шко-ласына китте һәм алар аннан
кара такта белән җәгъ-рәфия харитасы (география картасын ул вакыт шулай
атыйлар иде) алып кайттылар. Мәдрәсә укучылары бүген гомерләрендә
беренче кат тактага чыгып, аңа акбур белән яздылар. Беренче кат алар
төрле буяулар белән буялган, ниндидер серле сызыклар сызылган, нокталар
төртелгән ярымшарлар картасын күрделәр һәм аның нәрсә икәнен аңладылар.
Бу дәресне уздыруда Габдуллага школада алган белеменнән тыш Каюм
Насыйриның «Җәгърәфияи кәбир» («Зур география») дигән китабы ярдәм итте.
Укучылар дәресне кызыксынып тыңладылар. Аннан сораулар булды. Башта
алар бик беркатлы сораулар иде:
— Урал суы өстән аска агып менә. Анысын белдек.
Ә менә бу су ничек астан өскә агып менә? Су өскә таба агамыни?
— Урал суы булгач, аның янында безнең мәдрәсә булырга тиеш бит, кайда ул?
— Бу сары белән буяганы сары туфрак, кызыл белән буяганы кызыл туфрак буламы инде?
— Җирнең орчыгы бар, дидең бит, хәлфә абзый. Ул нинди орчык, тимерме, агачмы?
Кайсысы чынлап та беркатлы, ләкин кайсысы шаяртып бирелгән бу
сорауларның барысына да Габдулла бик канәгатьләнеп җавап бирде. Чөнки
бүген шаяртып бирелгән сораулар да өченче көнге кебек мыскыл итеп
бирелгән сораулар түгел, күңел күтәренкелегеннән бирелгән дусларча
сораулар иде.
Икенче көнне сыйныфта сигез бала, өченче көнне берьюлы унбиш бала булды.
— Габдулла абый, җыелып алгач, нидер эшлибез, дигән идең,— дип
кызыксынды малайларның берсе — онытмаган, хәтеренә салып йөргән икән!
— Ие, менә хәзер аны эшләргә була! — диде Габдулла, дәртләнеп,  һәм
беркөнге шикелле сәндерәләргә һәм шүрлекләргә күз йөртеп чыкты. Малайлар
аның күзләренең ничектер комарланып елтыравын сизеп алдылар.
— Беләсезме нәрсә?— дип сүз башлады Габдулла. — Без яңача укый башладык. Ә
укый торган сыйныфыбыз, һаман иске. Нигә кирәк безгә менә бу
сәндерәләр? Нигә кирәк безгә менә бу шүрлекләр, чолгау киптерә торган
аркылы колгалар? Нигә кирәк безгә кандала һәм борча оялары?
— Алып ташлыйбыз, Габдулла абый!
— Җимереп ыргытабыз, хәлфә абзый!
— Алып керегез өй алдыннан балта белән лом!— дип боерык бирде Габдулла. Малайлар җәһәт кенә балта белән лом алып керделәр.
— Әйдә!— дип команда бирде Габдулла һәм малайлар белән бергә үзе дә сәндерәләргә һөҗүмгә ташланды.
Бер минут эчендә сыйныф каерылган такталарның шыгырдавы һәм шакылдавы,
кадакларның чыгырдап суырылу табышы белән тулды. Бүлмәдә тузан
күтәрелде. Габдулла үзе почмактагы иң нык беркетелгән сәндерәгә тотынып,
тешләрен шыгырдатып кыскан хәлдә, аны каерырга тотынды. Тактаны
беркеткән кадаклар чыгыр-чыгыр килеп суырыла башладылар. Аның саен
Габдулла үчегеп каерды һәм тешләрен кысып:
—    Әһә! Суырабызмы тешләреңне! Әле син бирешергә теләмисеңмени? Тукта,
бирешерсең!— дип сөйләнде. Әйтерсең, бу сәндерәләр түгел, ә гомумән
искелек, консерватизм үзе, һәм бу чыгырдап суырылучы кадаклар түгел,
бәлки искелекнең черегән һәм какшаган тешләре! Аеруча бер ләззәт бар иде
бу вату, җимерү, суыруда!
Сәндерә, шүрлек һәм колгаларны җимереп, идәнгә өеп ташлаганнан соң,
эшнең икенче өлеше башланды. Малайлар агач һәм такталарны тышка
чыгарырга, идәнне себерергә, стеналардагы үрмәкүч ояларын сыпырып
төшерергә тотындылар. Габдуллага боерып торасы да калмады, балалар
бөтенесен үзләре белеп, үзләре кирәк табып эшләделәр һәм бу эштә үзләрен
сыйныфның тулы хуҗасы итеп тойдылар.
Ул арада ашыгып, ах-вах итеп, сыйныфка Хәмидулла абзый килеп керде һәм гайрәтләнеп:
— Бу ни эш? Шәкертләр, Габдулла әфәнде, бу нихәл?!— дип сорады.
Бумы? Бу искелекнең тәхетләрен тар-мар итү!—дип шатлыклы елмаю белән
җавап кайтарды Габдулла. Бу елмаю гайрәтләнеп кергән Хәмидулла абзыйны
бөтенләй тугарып ташлады. Ул берьюлы йомшап:
— Мөдәррискә ни дип җавап бирербез? — диде.
— Җавабын үзем бирермен,  сез хафаланмагыз, әфәндем! — диде Габдулла.
Бүлмәнең иркенәеп һәм яктырып калуын күргән Хәмидулла абзый үзе дә бу эшне дөрес тапты, ләкин берьюлы тынычлана алмады:
—    Ярый ла, нәтиҗәсез генә, шау-шусыз гына үтеп китсә! — диде ул.
Габдулла шундук төшенеп алды: «Ярый ла бу мәдрәсәнең хуҗасы Мортаза байга барып җитмәсә!» — дигән сүз иде.
— Шау-шусыз гына узгач, үзгәреш тә булмый ул, әфәндем! — дип җорланды
Габдулла. Юк, ул үзе дә моның шау-шусыз бетмәячәген сизенә һәм борчыла,
ләкин җимерү дәрте һәм яңалык өчен көрәш шатлыгы аның борчылуыннан
көчлерәк иде.

11

Шау-шу чынлап та булды. Бу вакыйгадан соң ике көн узгач, сыйныфка, дәрес
вакытында мөдәррис белән бергә Мортаза бай килеп керде. Куркуыннан
шәүлә булып калган бичара Хәмидулла абзый да аларга ияргән иде.
Мортаза бай калын җилкәсенә нык утыртылган башын бормый гына, күзен каш
астыннан гына йөртеп, сыйныфны күзәтеп чыкты да, Габдуллага карап түгел,
мөдәррискә карап:
—    Шулай итик инде алайса, без салдыра торыйк
мәдрәсәне, сезнең хәлфәләрегез аны җимерә торсын!
Алга китәрбез без шулай булгач! Милләтебез бик тәрәкъкый итәр! — диде.
Мөдәррис үзе бу сәндерәләрнең кирәксезлеген күптән сизсә дә, аларны алып
ташлатыр өчен бай белән киңәш итүнең уңаен таба алмый йөрде.
Сәндерәләрнең алынып ташлануы өчен ул үзе генә Габдуллага бер сүз дә
әйтмәс иде бәлки. Ләкин Мортаза байның шелтәсе аны:
—    Мәслихәт кылышып эшләргә кирәк иде. әфәндем! — дип, Габдуллага кисәтү ясарга мәҗбүр итте.
Габдулла алдында бер сүз әйтмәсә дә, мәдрәсәдән чыккач Мортаза бай мөдәрриснең колагына салды:
—    Миңа ошамый сезнең бу шәкертегез. Бик үзбелдекле булып кылана. Ирек
куйсаң, ул, алла сакласын, әллә ниләргә барып җитәр. Мин үзем яңалыкка
каршы түгел, үзегез беләсез. Әмма, килеп киңәш ит, сора! Ә бу нәрсә?
Бунт?
Ул йонтач калын кашларын бер-берсенә кушып ачуланыпмы, уйланыпмы торды-торды да мөдәррискә әйтте:
—    Ышанычлырак бер-ике шәкертне сайлап, бүген минем янга җибәрегез әле!..
..Һәм икенче көнне мәдрәсәдә олы шәкертләр арасында ниндидер ыгы-зыгы
башланды. Алар яши торган зур почмак бүлмә ишеге һәм стенасы аша
кызу-кызу сөйләшкән тавышлар ишетелде:
— Кара такталары-ниләре белән бергә чыгарып ыргытырга кирәк!
— Бу — урыс зимназиясе (гимназиясе) түгел! Бу — дини мәдрәсә!
Шунысы гаҗәп, бу тавышлар бары олы шәкертләр бүлмәсендә генә барды һәм
шуннан читкә чыкмады. Габдулла һәм иптәшләре торган урта бүлмәдән
узганда бу шәкертләр нигәдер үпкәләгән сыман, авызларына су капкандай,
бер сүз дәшмәделәр.
Хәлне аңлап алган шадра Йосыф Габдуллага күз кысты һәм:
—    Күрдеңме? Йодрыкларын кесәләренә тыгып узалар,— дип көлде.
Һәм, чынлап та Фәттахларның Габдуллага каршы чыгулары стена аркылы
шаулаудан һәм йодрыкны кесәгә тыгып йөрүдән ары узмады. Бердән, алар
үзләренең азчылык булуларын сизделәр, икенчедән, Габдулланың теленнән
курыктылар.
Габдулла һәм аның иптәшләре бу каршылыкның кем тарафыннан оештырылуын
сизеп алу белән бигрәк тә үчектеләр. Алар бу шәкертләргә карата:
—    Байгура шымчылары! Көзге чебеннәр! Пишкадәм җөбеннәр!— дигән
кушаматлар таптылар. Эш кушамат белән генә дә чикләнмәде. Алар үзләренең
торыш-йөрешләрен юри тегеләргә каршы куйдылар. Бу иң элек бәдрәфкә
комгансыз йөрүдән башланды. Ә шау-шу көнне кич белән мәдрәсә капкасы
төбендә шадра Йосыфның берәүдән дә яшерми тәмәке тартып торуын күрделәр.
Габдулла, мәдрәсә эчендә үзенең түбәтәен салып, яланбаш йөри башлады.
Һәм чалбар балагын читек эченнән чыгарып, читек өстеннән салындырып
куйды. Аңа тагын берничә шәкерт ияреп,  яланбаш йөри башладылар һәм
балакларын чыгарып салдылар.
Ләкин бу иреккә сусау, иреккә ашкынуны ялгыш аңлаулар да булды. Беркөн
төнлә белән Вафа лаякыл исереп кайтты һәм мәдрәсә буйлап сүгенеп йөрде.
Аннан ул, идән уртасына егылып, шунда төн буе ыңгырашып, косып, авырып
чыкты.
—    Егор хәлфәдән дәрес алып кайткан бу!— дип көлештеләр үзара
шәкертләр. «Егор хәлфә» дигәннәре Собор урамында эчемлекләр сата торган
Егор дигән кешенең кибете булып, аннан мәдрәсәнең олырак шәкерт
ләре һәм яшьрәк хәлфәләр шешә белән яшереп кенә сыра алып кайталар һәм яшереп кенә эчкәлиләр иде.
Сыйныфның бөтенесе җыелып, укулар тәмам эзгә төшкән, балалар моңарчы
күрелмәгән бер дәрт белән, бирелеп укый гына башлаганнар иде. Иң кызу
дәрес вакытында беркөнне сыйныфка тыны-өне бетеп, агарынып, тагын
Хәмидулла абзый килеп керде. Габдулла да, балалар да аптырап калдылар.
— Габдулла әфәнде, мәдрәсәне яптырасыз бит! Коточкыч эш эшләгәнсез бит!— дип ярсынды Хәмидулла абзый.
—  Ни булды, әфәндем? — дип сорады Габдулла. Җайланып килә торган эш
белән канатланган укытучыны кинәт шикләнү,  курку чолгап алды:   «әллә
тагын җимереләме минем эш?!»
— Мине полицмейстер чакыртып алды,— дип дәвам итте Хәмидулла абзый,— мин
әле генә шуннан киләм. Бик яман кисәтү ясадылар. Нигә кирәк иде сезгә,
нигә кирәк иде балаларны налог белән куркытып җыярга?
Нинди налог, әфәндем?! Мин берни төшенмим…
—  Сез балаларны: «Әгәр дә укырга йөрмәсәгез, сезнең аталарыгызга налог салына»,— дип куркытып җыйгансыз бит!
— Минем тарафтан андый эшнең булганы юк, әфәндем! Бу ниндидер
аңлашылмау,— диде Габдулла һәм, балаларга әйләнеп, аларга мөрәҗәгать
итте:
— Балалар! Менә әйтегез торып! Кайсыгызны мин, налог түләттерәм, дип куркытып чакырдым?
Сыйныфны тынлык басты. Арттагы скамьядан бер бала торып:
—    Безне шулай^дип кисәттеләр,— диде.
Габдулла гаҗәпләнеп балага карады. Бу — май заводында эшләүче кешенең улы Мөкәррәм иде.
—    Минме сезне шулай кисәттем?— дип сорады Габдулла.
—    Юк, Рәүфнең атасы, Мирхәйдәр абзый…
Мәсьәлә ачыла башлады.
—    Тагын кемне шулай кисәттеләр?— дип сорады
Габдулла.  Тагын шундый бер бала табылды.  Калганнар һәммәсе бернинди
кисәтүсез, үз ирекләре белән килгәнлекләрен әйттеләр. Тикшерә торгач,
бар да билгеле булды.
Мирхәйдәр абзый чынлап та Габдулла алдында чын күңеленнән үз вәгъдәсендә
торган. Ул үзенең улы Рәүф белән унлап семьяда булып, аларның балаларын
мәктәпкә өндәгән. Әмма шулар арасында ике семья артык дәрәҗәдә фанатик
һәм тискәре семьялар булып чыкканнар. Менә шунда Мирхәйдәр абзыйның ачуы
килеп, ул «налог түләтәләр» дигән хәйлә кулланырга мәҗбүр булган. Монда
һичшиксез аның өндәүчелек сәләтенә караганда уйлап табучылык сәләте
өстенлек алган!..
Габдулла Хәмидулла абзый алдында әлеге куркытып китерелгән ике балага мөрәҗәгать итеп әйтте:
—    Балалар, сезне бирегә  «налог түләтәбез»  дип куркытып китергәннәр
икән, бу дөрес эш түгел. Бер нинди налог түләтү юк. Укысагыз да,
укымасагыз да сезнең үз ихтыярыгыз! Китапларыгызны җыегыз да, хәзер үк
торып өегезгә юнәлегез һәм моны ата-аналарыгызга кайтып әйтегез!
Берсе дә урыныннан кузгалмады.
—    Ягез, сыйныф сезне көтеп тора алмый, безгә дәресне дәвам иттерергә кирәк!— дип, Габдулла яңадан теге ике малайга дәште.
Шул вакыт малайларның кайсыныңдыр борыны бушап китте, ул аны бер-ике рәт
тартып алды да лышкылдап елап җибәрде. Бу мәсьәләгә бөтенләй икенче төс
кертте. Малайлар икесе дә яшь аркылы:
—    Безне берәү дә куркытмады. Без үзебез килдек.
Инде нигә куасыз безне мәктәптән?— дип сөрән салдылар.
Габдуллага балаларны тынычландырырга һәм аларны кире утыртып, дәресне дәвам иттерергә туры килде.
Аннан соң Гомәр хәлфә хаҗдан кайтып керде. Балалар Габдуллага һәм аның
укытуына шулхәтле күнегеп, ияләшеп алганнар иде, Гомәр хәлфәнең кайтып
төшүе алар өчен көтелмәгән күңелсез хәлгә әверелеп китте. Гомәр хәлфә
моны төшенеп алды һәм Габдулла башлап җибәргән яңача укуны үзгәрешсез
дәвам иттерергә вәгъдә итеп, сыйныфны тынычландырды. Габдулла үзе дә
балаларга ияләшеп өлгергән иде. Ул да алар белән элемтәне өзмәскә вәгъдә
итте.
Ул арада Фәттах Уел ягына ниндидер бер башкорт авылына мулла булып
китте. Моның өчен аңа бик күп көч куярга, бик зур сәләтлек күрсәтергә
туры килде.
Бервакыт Җаекта мәдрәсәләр арасында хәбәр таралды: Уел ягында ниндидер
бер бай гына авылның мулласы үлгән икән дә, аның мужиклары Җаекка мулла
алып китәргә килгәннәр икән. Дөресме, түгелме бу, тикшерелеп тә
өлгермәде, хәбәр Җаекның өч мәдрәсәсен дә хәрәкәткә китерде. «Мотыйгыя»
дә, «Рәкыйбия» дә, «Гайния» дә үзләренең күзәтчеләрен һәм өндәүчеләрен
шыпырт кына мәйданга чыгардылар. Хәбәр чынлап та дөрес булып чыкты һәм
мулла эзләүче мужикларны «аулау» башланды. Мужиклар иң әүвәле һәр
мәдрәсәнең мөдәррисләре белән әңгәмәдә булдылар һәм ни өчендер
«Мотыйгыя»нең мөдәррисе аларның күңеленә ята төште. Ул аларга үз
мәдрәсәсенең олы шәкертләреннән Фәттахны тәкъдим итте. Эш Фәттах
шәкертнең үзен кереп күрүгә терәлеп калды.
Фәттахның ишләре аның уңышын шактый көнләп каршы алдылар. Ләкин шулай да
алар үз мәдрәсәләренең патриотлары икәнлекләрен күрсәттеләр. Мужиклар
килер көнне олы шәкертләр яшәгән дәрес бүлмәсе ниндидер кунак көткән
кебек тантаналы төс алды. Мич алдына эленгән чолгаулар яшерелде. Керле
мендәрләр өсте чигелгән намазлыклар белән капланды, шәкертләрнең тәбәнәк
өстәлләренә мәдрәсәнең бөтен бүлмәләреннән җыйналып алынган китаплар
өелде. Шәкертләр чапаннарын киеп алдылар һәм чалмаларын «мысырча»
кыйгачлап урадылар. Фәттах үзе чапанның иң яшелен киеп алды, чалманы
мөмкин хәтле күпертеп урады да, аның юри озын итеп калдырылган койрыгын
арттан алып җилкә аша алга чыгарып куйды. Дус шәкерте Вафа аның
күзләренә сөрмә тартты, мыек белән сакалларына һәм түшенә гатырша мае
сөртте.
— Әмҗәкүн!— дип кычкырды ишектән агайларның килүен кисәтер өчен махсус
куелган шәкерт. Бу «мужиклар»  дигән сүзнең шәкертләр телендә мыскыллап
әйтелә торган рәвеше иде. Шунда ук Фәттах түргә аслы-өсле өелгән
мендәрләр өстенә барып утырды һәм «Мишкать»нең (шәкертләрнең зур күләмле
дәрес китабы) иң зур кулда калын итеп басылган китабын тезләренә ачып
салды. Чалма, чапан кигән башка шәкертләр шундый ук олы китапларны
ачып,  аның алдына киезгә тезләнделәр.  Ишектән түгәрәк кызыл төймәле туннар кигән өч мужик белән Хәмидулла абзый килеп керде.
— Әссәламегаләйкем!— дип сәлам бирде мужикларның берсе, һәр хәрефне
җиренә җиткереп, тавышны борынгарак җибәреп һәм сузып, булачак мулла
сәламне кайтарды:
— Вәгаләйкемәссәля-я-о-ум!
Хәмидулла абзый шәкертләргә дәресне дәвам иттерергә кушты, үзе
мужикларга ишеккә табарак бер сандык өстеннән утырырга урын күрсәтеп,
алар белән шыпырт кына нидер сөйләшергә тотынды.
Үзен кыз күзәтүче кияү кебек күзәтергә килгән мужикларга сынатмас өчен,
Фәттах бөтен көчен куйды. Ул гарәпчә сүзләрнең тәмам үзәген чыгарып,
шәкертләргә «Гакаид»тән төрле сораулар бирде. Тегеләр җавап кайтардылар.
«Яшь мөдәррис» аларның җаваплары белән канәгатьләнмәде, кызып китте:
—    Хәшәпләр, шуны да белмисезме? Шәригатебезнең әмре мәгърүф, нәһи
мөнкәр булган шәйләреннән кайсын сәләф вә кирамән катибәйн инкарь кыла
(Бу урында Фәттах мужикларны шаккатырыр өчен китап сүзләрен мәгънәсез
рәвештә уйната)?
Сорауның бернинди фикергә корылмаган, кара мужикларның күзләренә төтен
җибәрер өчен генә кайнатылган сүз боткасы икәнен бер шәкерт төшенеп
өлгермәде, ахры, каршы төште бит. Ул:
— Ла нөсәлләм! Әмре мәгърүф, нәһи мөнкәр булган эшләрне инкарь кылу…— дип кенә башлаган иде,
«яшь мөдәррис» янындагы таякны алып тегенең җилкәсенә берне «тамызып» алмасынмы?
— Кит, хәшәп, күземә күренмә! Шаригатебезнең әсәсе гомумиясен аңламаган
ишәк син, үзеңнең мәхәллә әһелләреңә моны ничек аңлатып бирерсең?
Шәкерт «ыэ-мыэ!» итеп урынында утырып кал-макчы иде, ләкин икенче тапкыр
күтәрелә башлаган таяк аны тиз генә бүлмәне ташлап чыгып китәргә мәҗбүр
итте.
Кергәннән бирле яшь мөдәрриснең «гыйлеменә» исләре китеп, авызларын ачып
утырган мужикларның, бу вакыйгадан соң, булачак мулланың зур гыйлем
иясе икәнлегенә шикләре калмады. Гыйлеме булу өстенә, күсәкне дә җиңел
уйната белүе бай мужикларда:
— Мәхәллә кешеләрен тота белер бу!— дигән ышаныч калдырды. Алар булачак имамнарыннан бик канәгать булып чыгып киттеләр…
Алар, чыгып, яңадан әйләнеп кермәслек дәрәҗәдә мәдрәсәдән ераклашу белән
үк, шәкертләр берьюлы хәрәкәткә килделәр. Чапаннар, чалмалар салынып
ташланды. Шау-шу, көлеш эчендә шәкертләр бу спектакльнең уңышлы
чыгуыннан кинәнделәр. Чыгып киткән мужикларның ничек авызларын ачып
карап утыруларын һәм күргән-ишеткәннәрен никадәр ышаныч белән кабул
итүләрен сөйләп, алар булып кыланып күрсәттеләр.
Барысыннан бигрәк Фәттах бик канәгать иде. Ул алдагы атна кичне,
крендель һәм чикләвек алып кайтып, иптәшләренә сый оештырырга вәгъдә
итте.
Ләкин «сый» булмый калды. Аның урынына Фәттахка башка төрле «сый»
турында уйлап, үрсәләнеп йөгереп йөрергә туры килде. Көтелмәгән җирдән
килеп чыккан «көндәшлек» маҗаралары бөтен эшне җимереп ташлый язды.
Рәкыйбияләр Фәттахның мужикларга ошавын ишетү белән дер куптылар. Бигрәк
тә теге кышны моназарага килеп кыйналып киткән Мулла Җәләлче кара
шәкерт Фәттахның «Мулла Җәләл» не түгел, «Гакаид»не юньләп белмәвен
әлеге мужикларга ишеттерде. Мужиклар, бу икенең аермасын белмәсәләр дә,
кара шәкертнең авызыннан сибелеп торган гарәп сүзләренең Фәттахныкына
караганда күбрәк, тагы да аңлаешсызрак икәнен ишетеп бөтенләй аптырашта
калдылар. Кара шәкерт Фәттахны алар алдында моназарага чакыртып хур
итәргә вәгъдә итте һәм аңа чакыру җибәрде. Фәттах бармады гына түгел,
бәлки шәкерт словаренда булган бөтен хурлау сүзләре белән мыскыллап
җавап язды. Рәкыйбияләр моны мужикларга Фәттахның моназарадан куркуы
итеп аңлаттылар һәм, дөресен әйтергә кирәк, хакыйкатьтән ерак
китмәделәр. Фәттахның эше бөтенләй сыекланды.
Менә шунда Шәпеш ярдәмгә килде.
Шәпеш Фәттахның беренче хәлфәсе булып, аңардан укыган чакта ук Фәттах
хәлфәсенә юмакайлык күрсәтеп, ышаныч казанып өлгергән, аның иң якын
шәкертенә әверелеп киткән иде. Шәпештә укуын тәмамлап, икенче хәлфәләргә
күчү белән якынлык өзелмәде, бәлки ул зурлар арасында була торган
әшнәлеккә, хәтта дуслыкка әверелде. Менә хәзер Фәттах аңа киңәш сорап
барды. Шәпеш эшне җайларга алынды. Җаекның үзендә торучы бер олы
шәкертнең өендә «бал мәҗлесе» оештырылды һәм Шәпеш:
— Бездә, Җаекта, мөсафирләрне хөрмәт күрсәтми җибәрү гадәте юк,— дип,
әлеге мужикларны «сыйга» чакырды. Фәттах акчаны кызганмады. Балның эченә
бер штоф акны алып кайтып кушты. Мәҗлес бик күңелле узды. Мужиклар
тәмам ипкә килеп, шунда егылышып калдылар. Фәттах Шәпешне өенә хәтле
озата барды. Аңа Шәпешне берничә тапкыр егылган җиреннән тартып
торгызырга, култык астыннан тотып өстерәп барырга туры килде. Ләкин ул
моны авырсынмады. Ул үзенә шундый зур хезмәт күрсәткән «остазын»
кулларына күтәреп әллә кайларга хәтле илтергә риза иде.
Ул төнне Җаекның бары кар яктысы белән генә агарып торган караңгы урамында шундый әңгәмәне ишетергә мөмкин иде:
—    Их,  Шәфигулла абзый, җаным, бәгърем син минем!..
—    Оэ, ә-ә-ә, кко…
—    Син бит,  беләсеңме,  минем өчен нинди  зур хезмәт күрсәттең…
—   Аккк… уккк… ххххх…
— Синең аркада бит мин, беләсеңме, кем хәзер? Их, әүлия кеше бит син,
Шәфигулла абзый? Борыннарына чирттек бит Рәкыйбияләрнең! Онытмам мин
моны, Шәфигулла абзый, аккошым, валлаһи онытмам!..
— Ккк… уррр… хххи…
Фәттах мулла булып китте. Ләкин аның ничек мулла булып китүе, әлеге
мужикларны каршы алу спектакленнән алып, Фәттахның исерек Шәпешне
мәҗлестән җитәкләп алып кайтуына кадәр булган маҗара бөтен мәдрәсәгә
билгеле булды. Габдуллалар төркеменә көләр өчен бу чүмереп бетергесез
материал бирде. Ләкин яңа фикерле яшьләр көлү белән генә чикләнмәделәр.
Искелеккә булган нәфрәт аларны кыю сөйләргә, кыю хәрәкәт итәргә дә
өйрәтте. Башта бу тышкы үзгәрешләрдә күренде. Шәкертләр бер-бер артлы
чәч җибәрергә тотындылар. Йосыф белән Вафа дигән шәкертләрнең чәчләре
күпереп артка ук ятып тора. Габдулланың чәче тегеләрнеке хәтле үк озын
түгел, шуңа күрә артка ятып тормый, бәлки керпе энәләре сыман тыңлаусыз
тырпаеп торалар иде. Габдулла көн саен аларны су белән чылатты һәм,
артка җибәрергә тырышып, каяндыр табып алган тарак кисәге белән әй
тарады, әй тарады… Бер үзгәреш икенче үзгәрешне китереп чыгарды. Чәч
җиткереп, яланбаш йөрүчегә инде читек белән кәвеш килешми иде хәзер.
«Мотыйгыя»дә беренче булып, Габдулла штиблет алып кияргә булды. Ләкин
штиблет алып кию дигән сүз, ул әйтергә генә ансат! Метрика язып, китап
күчереп алган акча ачлы-туклы торырга гына җитә. Гомәр хәлфә сыйныфы
өчен килеп торган сигез-ун сум айлык килер дә бетте. Нишләргә? Шул вакыт
Габдулланың исенә Гурьевта кызыл мал белән сәүдә итүче кардәшләре килеп
төште. Алар күптән түгел генә Гурьевта булган бер Җаек кешесе аша
мәдрәсәдә гыйлем алып ятучы ятим туганнары Габдуллага ун сум акча
җибәргәннәр иде. Габдулла шуларга озын гына итеп хат язды.
«…Хәзрәтеңезә мәгълүм булсын, Садыйк Әмиров исеменә җибәргән ун сум
акчагызны 22 нче апрельдә ахшамнан соң юлып алдык. Безнең кеби ятим
шәкерт нә кадәр шатланганы һәм нә кадәр сезгә рәхмәт укыганы сезләргә
билгеледер.
…Шәһәремездәге дамелла ахун Мотыйгулла хәзрәт илә үземнең хәлфәм һәм
Сибгатулла хәзрәт мәхдүмнәренең остазы Сираҗетдин хәлфәгә сезләрнең
хәзер җибәргән ун рубляны күрсәткән идем, бу рәвешле кычкырып сезләргә
хәер-дога кылдылар: «Ярабби илаһи, шушы ятим шәкертнең хәленә мәрхәмәт
кылып акча җибәргән Гурьев байларының күңелләрен һәрвакыт шат кыл…»
…Инде сездән үтенечем: бән бичараны үзегездән гайре әдәмнең күзенә
тилмертеп карата күрмәгез. Һәрвакыт аллаһе тәгалә хәзрәте күңелегезгә
тәүфыйк нуры кертеп, изгелек кылмак, сәдәка бирмәк ниятегез булса, мине
дә исегезгә төшерегез. Мәкәрҗәгә барышлый безне зиярат итәрсез дип апай
белән икебез дә Гурьев тарафына дүрт күз белән карамактабыз.
…Даимән хәерле гомерләрегезне теләп язучы мелла Габдулла бине мелла Мөхәммәтгариф».
Хат җибәрелде һәм бай кардәшләрнең һичшиксез килеп чыгуын көтеп аласы
гына калды. Инде Габдулла белеш-танышларыннан кайчан, нинди ярминкә
буласын, Гурьев байларының Җаек аша кайчан үтәсе-ләрен сораша һәм
тикшеренә торды.
Сорашыр өчен беркөн ул дәү апаларына барып чыкты. Бу аның моннан күчеп
киткәннән бирле монда икенчеме, өченчеме тапкыр гына килүе булып, соңгы
килүеннән соң елга якын вакыт узып киткән иде инде. Картайган Акколак
аны, карлыккан тавыш белән, ялкау гына өреп каршылады. Аннан ул аны
хәтерләп танып алды, ләкин элекке кебек аның аякларына килеп сыенмады,
«әле син дә дөньяда бармыни?» дигән сыман читтәнрәк карап калды.
Ишек алдындагы бөтен нәрсәдә, бер тупсасы каерылып төшкән һәм кыйшаеп
торган келәт ишегендә, өске йортка менә торган баскычның какшап,
шылтырап торган такталарында, ишек алдын басып, куе булып үскән песи
борчагында — һәммәсендә Габдулла ниндидер картаю, зәгыйфьләнү билгеләре
сизде. Эчке бүлмәдә, мамык шәл бөркәнеп, май аенда туңып утыра торган
дәү апа Габдулланы әллә ничек таныр-танымас каршы алды һәм:
—    Кем ул анда? Габдулла, бу синме? Тавышың бөтенләй үзеңнеке түгел
ләбаса, танымый торам. Кай арада үсеп киттең болай? Илаһи гомер дип
әйтебәйткән нәрсә!— дип, бертуганының улына карап башын селкеп торды.
Аннан ул Габдулланың килми йөрүенә үпкә тотып, яшь катыш тавыш белән
зарланды.
Габдулла шунда Галекәйнең, мәдрәсәне ташлагач, приказчик булып эшли
башлавын, Фәйрүзәнең дәү апаларда калып, элек Гайниямал эшләгән өй
эшләрен башкарып торуын белеп алды. Аннан соң ул төп мәсьәләгә күчеп,
Гурьевтан килгән-киткән кеше юкмы — дип сорашты. Апасы берәүнең дә
килмәгәнен, әмма һәр ел ярминкәгә барышлый бай кардәшләре Әхмәдинең
кереп чыга торган гадәте барлыгын әйтте.
—    Килеп чыгарга тиеш инде, ярминкә вакыты килеп җитте. Ул сиңа ярдәм
иткән икән, бик әйбәт, алла разый булсын! Болай һиммәтчел кеше инде үзе.
Тик менә син…
Ул Габдулланы кинәт күргән кебек, гаҗәпсенеп, баштанаяк күз йөртеп чыкты, һәм:
— Туктале, Габдулла, килеш-килбәтеңне нигә болай итеп йөртәсең?
Чалбарыңны чыгарып салгансың, ә ул башыңдагы чәчеңне ник болай җибәрдең,
поп чәче кебек ич! Илаһи! Бөтенләй шәкерт кыяфәтең калмаган лабаса. 
Син Әхмәдулла абзаңны сорыйсың, аның нинди диянәтле, тәкъва кеше икәнен
белмисеңмени син? Юк, юк, болай ярамый. Кайт та чәчеңне алдырып ташла, 
шәкертләрчәрәк итеп киен.  Әхмәдулла абзаң яратмас болай…
…Габдулла, дәү апасыннан чыгып, мәдрәсәгә кайтканда:
— «Чынлап та дәү апа белеп әйтә. Мин бу кыяфәт белән Әхмәди абзыйга
күренә алмыйм бит. Ничек ул минем баштан чыккан соң әле? Нишләргә?
Билгеле инде, Әхмәди абзый өчен чәчне кырып ташламассың. Юк, чәчне
кырыкмаска, аны кәләпүш һәм бүрек астына яшереп, абзыйны каршы алырга!»
Әхмәди белән Әүхәди абзыйларның ярминкәгә узу көннәре килеп җитте.
Габдулланың чәчен кәләпүш кенә капларлык түгел иде. Шуңа күрә ул Вафаның
кырпу бүреген сорап алды һәм чәчен шуның эченә яшереп, чалбарын читек
эченә тыгып, өстенә үзенең иске шәкерт камзулын киеп йөри башлады. Ләкин
тә-гаен көннәр дә узып китте. Мәдрәсәгә аны эзләп килүче дә, сорашучы
да булмады. Габдулла инде ярминкәнең ачылганын көтеп, китәсе һәм узасы
сәүдәгәрләрнең анда китеп һәм узып беткәнен сорашып белде.
— «Керми китте бит бу карун!»— дип уйлап алды Габдулла һәм, ачуланып,
өстендәге шәкерт камзулын салып ыргытты, бүрекне Вафага кайтарып бирде
һәм чалбарын яңадан читек өстенә чыгарып салды. Шул көнне кич ул
мәдрәсәнең тәрәзәсе аша кемнеңдер тавышын ишетте.
— Габдулла дигән шәкерт монда торамы?
— Кайсы Габдулла ул? Габдуллалар бездә сиксән сигез,— дип җавап бирделәр аңа.
— Тукаев Габдулла,— диде әлеге кеше. Тукаев дигән фамилияне шәкертләрдән берәү дә белмәде.
— Нинди Тукаев икән ул?— дип Габдулла да кызыксынды, һәм тиз генә ишек
алдына, әлеге сорашып торучы кеше янына, чыкты. Ни күзе белән күрсен,
аның алдында кыска муенлы, карсак кына юантык Әхмәдулла абзый үзе басып
тора! Анысы нәрсә, Габдулла үзе тырпаеп торган чәчләре белән яланбаш көе
Әхмәдулла абзыйсы алдында басып тора, һәм аңа инде кире әйләнеп
мәдрәсәгә керүгә, кырпу бүрекне киеп алып, чалбарны куныч эченә тыгуга
юл калмаган!
Ул бер минутка каушап калды һәм башлап нәрсә әйтергә белми торды. Шуннан
соң гына ул абзыйсы янына килеп ике кулын сузды һәм бу бик сәер чыкты.
Бу очрашуның шаһиты булып тирә-якта карап торган шәкертләр бер-берсенә
карап елмаештылар. Абзасы Габдулланың кыяфәтенә һәм кием-килбәтенә
гаҗәпсенеп карап торды, ләкин үзенең гаҗәпсенүен нинди сүз белән
аңлатырга белмәде, әйтте-салды:
—     Хаҗәтханәгә дә комгансыз йөрисеңме?
— Комгансызмы?— дип кайтарып сорарга туры килде Габдуллага: җавап уйлап
табар өчен аңа бераз вакыт кирәк иде.— Юк,  шәкертләр комган белән
йөриләр…
Моны: «Шәкертләр комган белән йөриләр, мин — шәкерт, мин дә комган белән
йөрим»,— дип тә, шул ук вакыт: «Мин йөрмим, шәкертләр йөриләр»,— дип тә
аңларга мөмкин һәм Әхмәди абзыйның моңа бәйләнергә хакы бар иде. Ләкин
ул моңа бәйләнеп тормастан, аның чәченә күз төшереп алды да:
— Чәчтараш белән дә дуслыгың юк күрәсең,— дип куйды, Габдулла моңа
шәкертләр арасында аеруча таралган бер «фәтва» белән җавап бирде:
— Әбүгалисина энесе Әбүхарис белән ел ярым тау тишегендә гыйлем тәхсиль
итеп ятканнар. Чәчләре җилкәләренә, сакаллары кендекләренә җиткән,
тырнаклары җитеп тәннәренә кисеп кергән. Рәсүлебезе Мөхәммәтнең чәчләре
колак йомшагына кадәр төшеп торган.
— Шулайдыр инде, без кара халык күп нәрсәне белми торганбыздыр,— дип,
чын күңеленнәнме, үпкәләү йөзеннәнме әйтеп куйды абзый кеше һәм мәдрәсә
ишеге янындагы аслы-өсле куелган таш өстенә утырып, кесәсен актара
башлады.
— «Тагын бер ун сум гына булса да тамызмас микәнни бу карун?»— дип уйлап
куйды Габдулла. Аның инде абзасыннан күп итеп акча алып калу өмете
беткән иде. Чынлап та абзый кесәсеннән акча түгел, баш яулыгы зурлыгы
кулъяулыгы чыгарып, маңгаен, муеннарын сөртергә тотынды.
— «Ну, черт с тобой! Тавык симерсә, йомырка салудан туктый, дип синең
турыда әйтәләр бит»,— дип уйлап алды Габдулла һәм, бу эшкә артык исе
китмәде. Ул үзен кызыктырган икенче мәсьәләгә күчте.
— Сез ниндидер Тукаевны сорадыгыз түгелме? — диде ул.— Нинди Тукаев ул?
— Кем   булсын,   син…   Синең  фамилияң  атаң ягыннан Тукаев була бит инде.
— Тукаев?
— «Мохтасар»  тышына синең атаң Мөхәммәтгариф шулай язып калдырган. Без үз фамилиябезне шулай йөртәбез…
Габдулла үзенең шәҗәрәсе (ата-бабалар исемлеге. Родословная) белән
кызыксынды. Әхмәди абзый аны ерак бабаларга китеп белмәсә дә, белгән
хәтлесен санап бирде:
— Синең атаң Мөхәммәтгариф, аның атасы Мөхәммәтгалим, аның атасы Шәмсетдин, аның атасы Туптулы, аның атасы Туккай…
— Туккай?
— Әйе, Туккай. Ягъни, атасы туп-тулы — буш түгел, улы туккай — ачкай
түгел. Элекке заманда исемнәрне шулай тулылыкка, туклыкка юрап кушканнар
лабаса…
…Әхмәдулла абзый чынлап та Габдуллага бер тиен дә бирмәде.
—    Ярминкәдә табышлар булса, кайтышлый кереп
чыгармын әле, бәлкем,— дип китеп барды.
Ләкин Габдулла аның бу вәгъдәсенә әһәмият бирмәде. Аның игътибарын Әхмәдулладан ишеткән шәҗәрәсе биләп алды.
Шушы көннән алып ул «Мөхәммәтгарифов» дигән фамилияне ташлап, үзен «Тукаев» дип йөртә башлады.
Яңа дәвер кешесенең ничек киенергә, үзен ничек тотарга, нәрсә сөйләргә
тиешлеген мөдәрриснең улы Кәбир әфәнде кайтып күрсәтеп бирде. Зур галим
булып кайту теләге белән әтисенең акчасына Мисырга киткән, анда
«Җамигыльәзһәр» мәдрәсәсендә дәрес тыңлаган Кәбир әфәнде шул ук вакыт
Россиядә татарлар арасында нинди җилләр искәнне, яшьләрнең нинди
фикерләр белән кабынып йөрүен иленнән килгән хатлар аша белеп, танышып
торды. Мисырдан кайтып төшкәннең икенче көнендә үк ул мәдрәсәгә килде
һәм буй-сыны, кием-килбәте, үзен тотуы, сөйләшүе белән шәкертләр һәм
хәлфәләрнең исен китәрде. Ул буйга мәһабәт булып җиткән, үзенең туры
сынын кысып тора торган карлыгач койрыклы фрак өстеннән яшелле-кызыллы
буй-буй ефәк чапанны җилбәгәйгә җибәреп киеп алган, ялт итеп тора торган
американ күннән тегелгән штиблет өстеннән кара пустау чалбарны чыгарып
салган, фрак астындагы ак жилет өстеннән алтын сәгать чылбырын ике якка
аерып элеп куйган, елтырап тора торган чем-кара озын чәчләре өстенә
тәбәнәк кырлы куе кызыл фәс утыртылган. Куе кара кашлар зур үткер
күзләрне күләгәләп, ә кылычайт торган озын һәм матур борын егетнең
йөзенә матур горурлык биреп торалар…
—    Я хода, бар икән безнең мөселманнардан да шундый мәһабәт кешеләр!—
дип ахылдыйлар шәкертләр, хәлфәләр һәм, аңа карап, көнләү катыш
горурланып куялар. «Хәзрәтнең улы чәч җиткергән, штиблет кигән», дип
яманлап карау юк! Бөтенесен аның мәһабәте баскан. Ул үзендә кыяфәт
ягыннан да, кием ягыннан да, белем ягыннан да өстенлек сизә булырга
кирәк: танышлар белән дә, яңа кешеләр белән дә бер үк төсле, исе китми
һәм курыкмый сөйләшә, куллары белән иркен хәрәкәтләр ясап куя һәм сүз
уңаенда туктап, кычкырып бер көлеп ала.
—    Безнең «Җамигыльәзһәр»дә,— ди ул, Мисырда үзе укыган мәдрәсәнең
исемен еш кына телгә алып,— безнең «Җамигыльәзһәр»дә тәфсир һәм аның
шәрехләре генә өч ел укыла. Әлбәттә Бохараи шәриф бу мәсьәләдә бик нык
артта кала. Бу мәсьәләдә «Җамигыльәзһәр»не автомобиль итеп алсак,
Бохараи шәрифне, әлбәттә, ябага тай итеп аңларга кирәк, ха-ха-ха-ха-ха!
Габдулла аны Мисырга киткәнче күреп калган. Кәбир әфәнде дә Габдулланы
үзенең атасына китаплар, метрикәләр күчерүче шәкерт итеп танып белә иде.
Шуңа күрә Габдулла аның янына килеп күрешүне тиеш тапты, ләкин аның
мәһабәтлегеннән каушап, үзенең ярлы шәкерт кыяфәтеннән оялып, нишләргә
белми аптырап калды. Шунда аны Кәбир әфәнде үзенең үткер күзе белән
күреп алды да:
—    Ә, Габдулла дус! Ха-ха-ха-ха-ха! Безнең Җаекның «Җамигыльәзһәр»ен
тәмамлыйсызмы инде, ха-ха-ха-ха-ха! — дип,  үзе кулын сузып аның белән
күреште.
«Кара, кыяфәтенә караганда, бер дә мөтәкәббир түгел, бик ачык егет
икән», — дип уйлап алды Габдулла. Аның бу киң күңелле, иркен карашлы кеше
белән сөйләшәсе, үзенең серләрен аның белән бүлешәсе килде.
Шул көнне кич күчерелгән китапның бер өлешен Габдулла мөдәррисләргә илтә китте һәм анда Кәбир әфәнде белән очрашты.
—    Ә, Габдулла әфәнде, ха-ха-ха-ха-ха! Әйдәгез, әйдә,
мин юкта мәдрәсәдә ниләр булды, хисап бирегез, ха-ха-ха-ха-ха!— дип
каршы алды ул аны. Габдулла аңа үзенең укытуларын, шуның белән бәйләнгән
күңелсезлекләрне һәм шатлыкларны сөйләп бирде. Аннан соң Йосыфның
Казаннан алган хаты турында, хат итеп түгел, үзе ишеткән хәл итеп, 
«Мөхәммәдия»дә театр уйналуны дәртләнеп сөйләп бирде.
Бу Кәбир әфәндене гаҗәпләндермәде. Ул моны күптән билгеле булган мәсьәлә итеп кабул итте һәм:
—    Нигә, без дә уйныйбыз! Ха-ха-ха-ха-ха! Без дә спектакль хәзерләп куябыз,— диде.
Аннан соң ниндидер җилем басмада «Иттифак» дигән гәзит бастырып, мәдрәсәләргә таратканнар…
—    Штож! Без дә чыгарабыз гәзит, ха-ха-ха-ха-ха!
Без дә бастырабыз җилем басмада…
Габдулла үзенең фикерләренең мондый җиңел һәм тиз эләктереп алынуын
күреп, шатлыгыннан нишләргә белмәде. «Әйе, әйе, Кәбир әфәнде кебек
егетләр барда без дә Казаннан калышмабыз»,— дип уйлап куйды ул. Бигрәк
тә аңа Кәбир әфәнденең авыр мәсьәләләр алдында каушап калмавы, аларны
һичсүзсез тормышка ашырырга әзер торуы ошады.
Озак та үтмәде, мәдрәсә стенасында Кәбир әфәнде белән Габдулла икәүләп
язып элгән зур игъланны бөтен мәдрәсә җыйнаулап укыды. Анда болай дип
язылган иде:

ИГЪЛАН


Озакламый Җаекның «Мотыйгын» мәдрәсәсе талэбәләре (шәкертләре) тәшәббесе
(башлавы, инициативасы) иләп «МӘГАРИФ» исемендә әдәби вә иҗтимагый
җәридә чыгарылачак. Шул җәридәгә хәзердән үк мәдрәсәбезнең мөхәррирләре,
шагыйрьләре тарафыннан язылган мәкаләләр, шигырьләр, руман һәм театрга
гаид әсәрләр кабул ителә. Аларны җәридәнең мөхәррире Әлхаҗелхәрәмәен
мелла Кәбир Әлҗаикый Әләзһәригә вә яки җәридәнең сәркатибе Габдулла
әфәнде Тукаевка тапшыру риҗа ителә (үтенелә).
Һәйәте тәхририя (редколлегия).

*

Ике-өч көн дә үтмәде, аның янына тагын бер игълан ябыштырылды. Анда:
Тиздән «Мотыйгын» талэбәләре тарафыннан гаять зур программа илән ГЫЙЛЬМИ
МӘҖЛЕС уздырылачак.  Милли җырлар һәм нотыклар белән катнашырга теләге
улан кешеләр «Мәгариф» һәйәте
тәхририясенә белдерсеннәр дип язылган иде.
Һәм чынлап та Кәбир әфәнде бирелеп, җиң сызганып эшкә тотынды. Бу
мәдрәсәдә мөдәррис атасының ярдәмчесе булып, аның шәкертләрен укытырга
алынуына карамастан, шәкертләрнең яңалыкка булган омтылышларын яклаучы
һәм үзе шул омтылышта катнашучы булып китте. «Мәгариф» газетасын төн
йокламый язып утырган Габдулла белән бергә, ул да язышты, мәкалә һәм
шигырь араларына чәчәкләр, төрле бизәкләр төшерде һәм аларны Габдуллага
күрсәтеп мактанды:
—    Билләһи, шәп була бу, Габдулла дус, иеме? Казандагы гәзитне ничек дидең әле, «Иттифак» дидеңме?
«Иттифак»ның борынына чиртә бу, ха-ха-ха-ха-ха!
Габдулла аңа сак кына каршы төште:
— Тышкы күренеше белән бәлки чиртер дә. Әмма эчке ягы, мөндәриҗәсе белән
эшләр сыек булмасмы? Мөндәриҗәсе белән дә безнеке шәп булыр! Менә бу
сезнең Крыловтан икътибас иткән мәсәлләр татар галәмендә беренче әле,
Габдулла дус! Ә Ярулла Морадиның хикәясе. Ә минем «Мисырга сәяхәт яки
«Җамигыльәзһәр» кичәләре? Ха-ха-ха-ха-ха! Әлбәттә, анда синең йөгерек
каләм күп ярдәм итте.  Синдә үткер каләм куәсе бар, әфәндем! Әйе, әйе…
Сиңа руман язарга кирәк, һәм без киләсе номердан милли руман бирә
башлыйбыз!
— Нинди милли руман?
— Мәхәббәт турында!
— Аны кем яза?
— Аны менә синең белән мин язам.
— Әфәндем, руман язар өчен маузуг кирәк бит, аны каян аласың?
Мин бирәм, иеме? Минем башта ун руманга җитәрлек маузуг. Но минем каләм
синекенә караганда бераз… ягъни мин яза беләм, ләкин…
Һәм «Мәгариф»нең беренче номеры язылып стенага кадакланды. Дөрес, бу әле
Казанның «Иттифакы» кебек мәдрәсәләргә ислах таләп итеп чыкмый, бары
гыйлемнең кирәклеге турында гомуми сүзләр генә яза иде. Ләкин аны
шәкертләр өелешеп укыдылар һәм бик күңелле яңалык итеп кабул иттеләр. Бу
яңалык белән хәтта хәлфәләр арасында да кызыксынучылар булды. Гомәр
хәлфә алдагы номерга газетаны котлап мәкалә язып бирде һәм мәкаләсен:
«Афәрин безнең мәгариф юлында фидакарьләрчә хезмәт күрсәтүче гайрәтле
яшь каһарманнарыбызга!»— дип төгәлләде.
Аннан соң шәкертләр Кәбир әфәнде кул астында гыйльми мәҗлескә хәзерләнә
башладылар. Зур бүлмәгә тәбәнәк өстәлләрдән җыйнап биеклек ясадылар һәм
аның алдына озын чаршау кордылар. «Мотыйгыя»ның үз шәкертләре һәм
«Гайния», «Рәкыйзбия» мәдрәсәләреннән килгән кайбер кунак шәкертләр
белән бүлмә шыгрым тулгач, Кәбир әфәнде мәҗлесне ачты. Берничә сүз белән
мәҗлеснең теләген аңлатканнан соң, ул сәхнәнең уртасына намазлык җәеп
утырды да, Мисыр мәкаме белән яңгыратып Коръән укып җибәрде. Коръәнне
укып бетерү белән сикереп торды да, җыелганнарга мөрәҗәгать итте:
—    Ягез, җәмәгать! Инде һәркем шушы мөнбәргә менеп үзенең йөрәгендә
кайнаган фикерләрне әйтсен. Нотык сөйлим дигән кеше нотык сөйләсен,
шигырь әйтим дигән кеше шигырь әйтсен, милләтебезне тәрәкъкый иттерү
йөзеннән без бүген бөтен мөмкинлекләргә киң мәйдан ачтык…
Кәбир әфәнде арасыннан сәхнәгә Ярулла Морадов менде һәм «Безгә үзебезнең
әдәбиятыбызны тудырырга кирәк; башка милләтләрдәге кебек бездә дә үз
мөхәррирләребезне, үз шагыйрьләребезне булдырырга вакыт»,— дип, бик
дулкынланып, нотык сөйләп төште. Аннан соң Кәбир әфәнде тарафыннан
хәзерләнгән ике шәкерт чыгып бастылар һәм Кәбир әфәнденең кулы белән
ясаган ишарәсеннән соң, мөнаҗәт көенә җырлап алып киттеләр:
— Инсан улан өстенә тау Төшсә дә хәуф итмәсен, Батыйнан хәуф итсә дә ул, Заһиран белгертмәсен…
Алар җырлап беткәч, Гомәр хәлфә һәм Ярулла Мо-ради кебек берничә кабынып китүчән кеше:
—    Яшәгез! Күп яшәгез!— дип кычкырдылар. Аннан соң казах
шәкертләреннән Иргали белән Сөннәт карый бер-бер артлы чыгып казахча
үләңнәр (җырлар) әйттеләр.  Тыңлаучылар аларны да бик яратып
алкышладылар.
Ул арада чаршауның уң ягында өзек-өзек кенә җәһәт тавышлар ишетелде:
— Укы, укы!
— Юк, укымыйм…
— Ялындырма инде, Габдулла әфәнде!
— Ялындырмыйм да, укымыйм да.
— Нигә укымыйсың?
— Кеше көлдереп… Чын шигырь булса икән…
— Мортаза байдан курка ул.
— Минме? — диде Габдулла,— куркаммы?
— Курыкмасаң укы,— диде аңа якынаеп  һәм батырлык бирергә тырышып Йосыф.
— Укыйм! — диде Габдулла.
Һәм кыстаучылар исләренә дә килеп өлгермәделәр. Габдулла биеклеккә чыгып
басты да, кулындагы кәгазьгә күз төшереп алганнан соң, кычкырып укып
китте. Бу — мәдрәсәне төзәттерүдә, аны җиһазландыруда күп хезмәт
күрсәткән Хәмидулла абыйга багышланган, аны күкләргә күтәргән мәдхия
шигыре иде. Ләкин шәкертләрнең аны укырга кыстаулары аның Хәмидулла
абзыйга багышланган юллары өчен түгел, Мортаза байга килеп бәрелгән
сүзләре өчен иде. Ул сүзләр тыңлаучыларда аеруча җанлылык тудырдылар,
хәтта Йосыфның башлавы белән тыңлаучылар «Мотыйгын»да беренче тапкыр
укуны бүлеп кул чаптылар. Алкышларга сәбәп булган юллар менә болар иде:
— Моннан әүвәл барча искеләр иде,
Халь тел илә мәдрәсә сөйләр иде,
Дияр иде:
— Сез мине ник бакмыйсыз,
Ник карамыйсыз да, ник чистартмыйсыз? Аглар иде:
— Банием үлдеме, диеп,
Яисә шартладымы, бөлдеме, диеп.
Дияр иди:
Мортаза бай, Мортаза бай,
Син нигә бигрәк саран булдың болай;
Нигә алдың син мине, карамагач,
Үз малың үз файдаңа ярамагач.
Мортаза бай, син төзәтмәссең, бугай;
Мин телимен алладан икенче бай.
Иң көчле нәрсә вакытында куелган нокта диләр. Бу бик дөрес. Мәҗлес шушы
күтәренкелек ноктасында бетәргә һәм кешеләр кичәдән алган шатлыклы тойгы
белән таралышырга тиешләр иде. Ләкин көтелмәгәндә Кәбир әфәнде чыгып
игълан итте:
— Әфәнделәр, инде хәзер милли көрәш ачабыз, кем кемне җиңә?
Башта моны аңламый тордылар. Аңлаганнары:
— Ул нигә кирәк инде?— дип сорадылар. Кәбир әфәнде яңадан сүз алып, болай диде:
— Әфәнделәр! Монда милли көрәш ачуның нигә кирәге бар, диделәр. Мин моңа
кушылмыйм. Мәдәни алга киткән милләтләрдә әдәбият, театр булганы кебек,
спорт һәм цирк кебек сәнгатьләр дә бар. Ул бездә дә булырга тиеш һәм
аның бернинди дә гөнаһсы юк. Рәсүлебез гарәпләр арасында мондый
һөнәрләргә бик зур юл куйган.
Кәбир әфәнде көрәшчеләрне дә алдан хәзерләп куйган икән, ике шәкерт
сөлгеләр тотып сәхнәгә чыктылар һәм көрәшергә тотындылар. Ләкин урынның
тарлыгы һәм өстәл аякларының зәгыйфьлеге бу тамашаны кызыксынып карарга
мөмкинлек бирмәде. Көрәшчеләрнең берсе икенчесен күтәреп җиргә салуы
белән алар астындагы өстәл шытырдап җимерелде һәм көрәшчеләр икесе дә,
тамашачылар күз алдында, каядыр аска төшеп киттеләр. Залда бик каты
көлеш күтәрелде. Кәбир әфәнде чаршауны тартырга кушты, һәм шуның белән
кичә тәмам булды.
Габдулла халыкка ошамас дип куркып кына чыгып сөйләгән шигыренең
көтелмәгән уңышы белән дәртләнеп, канатланып китте һәм, йокларга
теләмичә, Йосыф белән урамга чыкты.
Йосыф аңардан:
—    Габдулла, син бу Кәбир әфәнде турында ни уйлыйсың? Минемчә, ул бераз, ничек дип әйтим…
Габдулланың бүген берәүгә дә ачуланасы килмәде, шуңа күрә ул Кәбир әфәндене яклый төште:
—    Минемчә, Кәбир әфәнде бик энергичный егет. Дөрес, ул бөтен нәрсәгә
берьюлы тотына, бөтен нәрсәне берьюлы эшләп ташларга тели, ләкин бу аның
көче күплекне,  аның ташып торуын күрсәтә.  Һәрхәлдә моның безгә
файдадан башка бернәрсәсе дә юк,— диде.

6

Ә икенче көнне мәдрәсәдә Габдулланы күреп, Кәбир әфәнде:
—    Габдулла әфәнде, мин безнең булачак руманның исемен таптым: 
«Бәхетле Мәрьям!» Шәп бит, ха-ха-ха-ха-ха! Син бүген безнең өйгә куна
кил. Бездә яңа гына килеп төшкән «Тәрҗеман», «Тараблес» газеталары бар,
укырсың… Аннан соң мин сиңа руманның мәфһүмен (эчтәлеген) сөйләп
бирермен,— диде.
Һәм Габдулла сөйләшенгән сәгатьтә мөдәрриснең өенә барып чыкты. Бу читән
коймалы бер катлы агач өйләр арасында кукраеп утыра торган ике катлы
таш йорт иде. Ялтырап торган сары буяулы текә баскычтан Габдулла өскә
менеп китте. Кәбир әфәнде юкта ул монда килгәне бар, ләкин аның бөтен
йомышы һәрвакыт ишек төбендә хәл ителә һәм аңа түргә узарга хаҗәт булмый
иде. Бу юлы Кәбир әфәнде, аны:
— Һа, Габдулла әфәнде, рәхим итегез!— дип ачык чырай белән каршы алды да
түр бүлмәгә алып кереп китте. Анда нәзек кенә гәүдәле, туры гына
килешле борынлы кыз фортепианода ниндидер ноталарны алмаш-тилмәш
кабатлап уйнап утыра һәм үзе уйнаган көйгә авыз эченнән сүзсез генә
шыңшый иде. Бүлмәнең икенче почмагында идәнгә утыртылган чүлмәк
савытлардагы зур фикуслар һәм пальмалар астында биек артлы урындыкта
тугыз-ун яшендә бер малай алдындагы каен яфрагына карап, аны, бик
тырышып, телләрен чыгарып, дәфтәренә акварель буяу белән төшереп утыра
иде.
— Менә, таныш булыгыз!— диде Кәбир әфәнде бүлмә эчендәгеләргә эндәшеп.— Талантлы яшь әдипләребездән Габдулла әфәнде Тукаев…
Фортепиано тавышы тынды. Кыз абыйсына, аннан Габдуллага карап тыйнак
кына урыныннан торды. Рәсем төшерүче малай, урыныннан тормый башын
күтәреп, авызын бераз ача төшеп, Гадуллага карап калды. Габдулла
кып-кызыл булып кызарды һәм бүлмә уртасында кулын кая куярга белми,
аптырабрак басып калды. Аны беренче тапкыр менә шундый зиннәтле зур
бүлмәдә яхшы киенгән һәм яхшы тәрбия күргән кешеләр алдында тәкъдим
итәләр һәм ничек итәләр бит әле: талантлы яшь әдибебез…
«Нигә кирәк инде бу кадәр арттырып җибәрү? Кәбир әфәнде һәрвакыт
һәрнәрсәгә берәр кәперенке исем тагарга ашыга»,— дип уйлап алды ул. Аның
моңа, аннан соң үзенең бу кыз белән малай алдында малайларча кызаруына
ачуы килде.
—    Ә менә бу минем бүлмә,— дип Кәбир әфәнде Габдулланы зал белән янәшә
бүлмәгә җилтерәтеп алып кереп китте. Бу — келәмнәр түшәлгән, шкафларына
күп итеп зур-зур китаплар тезгән, стенасына пыялаланган рамаларда төрле
шәһәрләрнең буяулы фото-күренешләрен элгән бүлмә иде.
— Менә болар Әндәлес гарәпләренең газаматлы сарайлары: Әлхәмра,
Әлбәйза… Ә менә болары Босфор күренешләре, Чанак-Калга бугазы; ә менә
бусы Ая Суфия мәсҗеденең шәрекъ яктан күренеше… Ә болары Италия
күренешләре: Неаполь, Венеция…
Габдулланың күзе рәсемнәр астындагы өстәлдә урнаштырылган матур
вазаларга, котыйчыкларга һәм ни өчен кирәклеге билгеле булмаган төрле
вак-төяккә төште.
—    Ә болармы?— дип элеп алды Кәбир әфәнде.— Бу —  «диңгез күбегеннән» 
ясалган ваза… Эшләнүе Юнанстанда… Мин аны Истамбул базарында сатып
алдым. Шәп бит, ха-ха-ха-ха-ха! Бусы фил сөягеннән эшләнгән уенчык
кылыч, Одессада сатып алдым… Китапның киселмәгән битләрен кисәр өчен
әйбәт. Ә менә бусы кара савыты. Чын яшьмә ташыннан. Менә бусы чылбырлы
каләм. Күрәсең, чын сәдәф! Шәп бит, ха-ха ха-ха-ха! Әле моннан
шәбрәкләре бар.  Хәзер күрсәтәм…
Кәбир әфәнде тиз генә барып ишекне бикләп килде һәм акрын гына тавыш белән сөйләп алып китте:
— Алар минем чемоданда. Ләкин мин аларны әтиләргә күрсәтмим. Ник дисәң, безнең шәригатькә сыеп бетми торган нәрсәләр.
Ул почмакта торган крокодил тиресеннән эшләнгән соры чемоданны барып
ачты, һәм аннан фарфор статуэтканы алып килеп өстәлгә бастырып куйды. Бу
бер кулы сынган, гәүдәсе белән бер яккарак янтаеп торган Венера
Милосскаяның зәвыксыз гына эшләнгән сыны иде.
—    Шәпме? Ха-ха-ха-ха-ха! Бу борынгы грек скульптурасы…  Күрәсең, 
ул бөтенләй ялангач!..  Безнең муллаларча әйткәндә нәмәхрәм. Ләкин
Европада бу гади һәм табигый әйбер. Анда кешенең ялангач гәүдә матурлыгы
сәнгать үрнәге булып хезмәт итә. Ә бездә хатын-кыз ходай биргән йөзен
дә якты дөньяга күрсәтә алмый, гаүрәт санала… Беләсеңме нәрсә,
Габдулла әфәнде! Безгә хатыннарыбызның чапан бөркәнеп йөрүенә каршы
көрәш ачарга кирәк. Менә без рума-ныбызда шуны күрсәтик. Европа
хатын-кызы күптән инде үзләренә хокук яулап көрәшәләр. Бу феминизм дип
атала. Без дә үзебезнең татар хатын-кызлары арасында феминизм хәрәкәте
оештырырга тиешбез. Шәп бит, ха-ха-ха-ха-ха!
««Шәп бит» сез һәм «ха-ха-ха-ха-ха»сыз гына булса, тагын да шәп булыр
иде»,— дип уйлап алды Габдулла. Кәбир әфәнденең «шәп бит»ләре һәм
«ха-ха-ха»лары аны бераз туйдыра башладылар.
—    Аннан соң бездә музыка юк,— дип дәвам итте Кәбир әфәнде.— Кубызга
каршы сугыш ачарга кирәк безгә… һәм европалылар кебек һәрбер гаилә
үзендә фортепиано булдырырга тиеш. Ул гына да аз, бездә көйләрне нота
белән яза белә торган композиторларыбыз, үзебезнең милли
композиторларыбыз булырга тиеш. Әйдәле, мин сиңа үзем чыгарган бер көйне
фортопианода уйнап күрсәтим…
Ул җиңеннән тартып Габдулланы залга алып чыгып китмәкче иде, ләкин
шундук исенә килеп, тиз генә өстәл өстендәге статуэтканы алып чемоданына
салды да, аны бикләп куйды һәм ачкычны кесәсенә тыкты. Аннары ул
Габдулланы залга алып чыгып фортепиано янына килде.
—    Туганым, тор әле,— диде ул сеңелесен фортепиано яныннан кузгатып,—
мин Габдулла әфәндегә үземнең музыкаль әсәремне уйнап күрсәтим…
Кыз торып бер якка китте. Торып киткәндә ул Габдуллага мәгънәле генә
карап алды. Габдуллага бу: «Минем абыйга исегез китмәсен, ул шундыйрак
инде»,— дигән төсле булды. Габдулла, аңа карап, сизелер-сизелмәс кенә
елмаеп куйды.
Кәбир әфәнде фортепиано янына утырып, иң элек иркен хәрәкәтләр белән
аккордлар алды. Аннан Габдуллага билгеле булмаган ниндидер бер көйне
уйный башлады. Берсен уйнап бетереп, икенче куплетка күчкәндә, ул үзенең
көчле тавышы белән җырлап алып китте:
Минем сөеп җиккән атым
Кара берлән тимер-күк;
Сагынганда айга карыйм,
Ай да ялгыз минем кү-ү-үк.
Абау ла-а-а,
Гайшә-ә-ә-әм!..
Өчме, дүртме куплет җырлаганнан соң, ниһаять, ул соңгы нотаны бик нык
күтәреп, җырын төгәлләде һәм, нокта куйган кебек, клавишка нык кына
сугып куйды да урыныннан торып, бер зур эштә җиңеп чыккан пәһлеван кебек
Габдуллага карап калды һәм бераз тыны бетеп:
— Я, ничек, шәпме? — дип сорады.
— Шәп! — диде үз сүзенә ышаныр-ышанмас Габдулла, ләкин шунда ук ул татар
җырының басынкы моңын сагынып куйды. Аңа Кәбир әфәнденең соңгы нотаны
күтәреп куюы ни өчендер ошамады.
Бу «шәп!» Кәбир әфәндене яңадан канатландырып җибәрде һәм ул сөйләп алып китте:
— Сиздеңме,  татар җырының строен үзгәртәм мин. Мин аңа яңалык кертәм.
Мин аңа Европа җырлары төсе бирәм. Итальяннарда Карузо, ә русларда
Шаляпин шулай җырлый. Ә син беләсеңме, Габдулла дус,
мин озакламый Җаекта үземнең концертымны бирәм.
Безгә үзебезнең милли концертларны оештырырга кирәк.  Җаекта гына
түгел,  хәтта Казанда, Уфада, Оренбурда… Шәп фикер бит,
ха-ха-ха-ха-ха!
— Шәп фикер,— диде Габдулла.— Һәм сезнең тавышыгыз моңа мөмкинлек бирә.
Ләкин сез халык тарафыннан үзләшкән «Әллүки», «Тәфтиләү», «Кара урман»
кебек көйләрдән башласагыз икән…
Әлбәттә, әлбәттә! Ләкин алар белән генә чикләнергә ярамый. Безгә үз
композициябезне тудырырга кирәк. Татар музыкасын граммофонга яздырырга
кирәк, беләсезме шуны?
Габдулланың исенә Алты-биш Сапи килеп төште. Ул бер көн Габдулланы базарда очратып:
— Килеп чык, Габдулла, мин граммофон сатып алдым, исең китәр!— дип үзенә кунакка чакырган иде.
Ашарга чакырылып, мөдәрриснең бөтен семьясы белән бер өстәлдә ашка
утыргач, аның биредән чыгып китү һәм каядыр я Сапи абзый, я Мирхәйдәр
абзый кебек гадирәк семьяга барып, гадирәк өстәл янында утыру теләге
тагы да артты. Мондагы аш нинди генә тәмле булмасын, бай һәм тәкәллефле
семьяда ул уңайсызланып, читсенеп утырды. Ләкин ул бүген Кәбир әфәнденең
чакыруы белән бире куна килгән һәм аның «Бәхетле Мәрьям» дигән
руманының эчтәлеген тыңлап чыгарга тиеш иде.
Аштан соң алар Кәбир әфәнденең бүлмәсенә кереп бикләнделәр.
Кәбир әфәнде Габдуллага үзенең беренче мәхәббәтен һәм өйләнүен сөйләп
бирде. Бик күп гади яратышу һәм гади өйләнешүләрнең берсе иде бу, алып
язарлык кызыклы бер әйбер дә юк иде. Кәбир әфәнде бер байның Мәрьям
исемле кызына гашыйк була. Кыз да моны ярата. Кызның ата-аналары да
егетне үз кияүләре итеп күрәселәре килә, ләкин турыдан-ту-ры аңа үз
кызларын димләргә кыймыйлар. Егетне сынар өчен алар аңа икенче кешенең
кызын димлиләр. Юк, егетнең күңеле Мәрьямдә! Ниһаять, егет белән кыз
кушылалар. Монда искелек белән яңалыкның да кечкенә каршылыгы чагылып
куя. Кызның атасы искерәк карашлы, наданрак кеше. Кияү укыган һәм яңа
фикерле егет. Бабай белән кияү башта бер-берсен аңлап җиткермиләр. Ләкин
тора-бара кызның атасы бөтен мәсьәләдә кияүнең фикеренә кушыла…
Кәбир әфәнде үзе хикәясен бик зур дәрт белән, кабынып, һәм көлә-көлә сөйләп бирде.
—    Я ничек,  шәпме?— дип сорады ул. Арыганлыктанмы, әллә бу мәхәббәт
мәсьәләләре әле яшь Габдулланың зәүкын биләп өлгермәгәннәр идеме, ул бу
хикәядә «шәп!» дип әйтерлек берни дә тапмады. Кәбир әфәнде авызын бераз
ача төшеп, Габдулланың хикәяне бәяләвен көтеп тора иде.  Габдулла җавап
бирергә ашыкты:
— Хикәягез әйбәт, ләкин, минемчә, исеме җисеменә бераз туры килеп бетми…
— Нигә туры килмәсен, бик шәп туры килә: «Бәхетле Мәрьям!»
Мин аны «Бәхетле Мәрьям» дип түгел, «Бәхетле Кәбир» дип куяр идем…
— Юк, юк, «Бәхетле Мәрьям», «Бәхетле Мәрьям»!
Аның исеме һичшиксез шулай булырга тиеш. Минем үземә ул искиткеч ошый, ха-ха-ха-ха-ха!
— «Нәрсәсе белән бәхетле соң ул, сезгә кияүгә чыгуы беләнме?»— дип сорамакчы иде Габдулла, ничектер тыелып калды.
— Менә сез шулай мин сөйләгәнчә язып китерегез әле, Габдулла әфәнде!—
диде Кәбир әфәнде.— Аннан соң без аны бергә укып чыгарбыз…
— Язып карармын, Кәбир әфәнде, — диде Габдулла, — ләкин берәр йәрсә чыгармы, юкмы, ышандыра алмыйм.
— Чыгуында шик юк, әфәндем! — дип канатландырды аны Кәбир әфәнде һәм
өстәп куйды: — Каләм тибрәтү һәм истигдад сездән, каләм хакы миннән!..

* * *

Укулар тукталган, шәкертләр таралышып бетеп баралар иде инде. Габдуллага
үз чаршавы эчендә урын ягыннан да, вакыт ягыннан да иркенчелек туды һәм
ул хикәяне язарга утырды.
Эш бик авыр башланды. Габдулла хикәяне Кәбир әфәнде сөйләгәнчә башлап
карады, ошамады. Ул аны сызып ташлап, үзенчә башлады. Бер язды, бер
бозды, башлап алып китә алмыйча, дәфтәр читләрен каләм белән сырлап,
чуарлап бетерде, кош сурәтләре төшерде. Ниһаять, берни дә чыгара
алмагач, каләмен ташлап, мәдрәсәдән чыгып, Чаган буена төшеп китте.
Анда, ташып килә торган Чаган өстенә ташлар ыргытып, «беленнәр» ясарга
тотынды. Кояшның су өстендә куе шәүләләр ясап елкылдавы һәм талгын гына
тирбәлеп торуы Габдулланы тирбәтә башлады… һәм аның башында хикәядән
бернәрсә калмады. Ул, иксез-чиксез киңлек эчендә яз ихтыярына бирелеп,
сихерләнгән кебек тынып калды…
Яңа бистәгә бәреп кергән Идел ташуына менә шулай карап торган иде ул
кайчандыр… Әллә ул аны төшендә күрдеме?.. Ә менә Кырлайда Ия ташыганны
ул бүгенге кебек хәтерли… Бусы инде төш түгел… Бу — чын… Андагы
су керүләр… Судан чыгып шомыртка барулар, аннан чикләвеккә… Йөрәк
чемер-чемер итә… Әй рәхәт!.. Әйтерсең ул хәзер Чаган буенда түгел, Ия
буенда басып тора… Менә, менә хәзер аны әнисе, Зөһрә апа, чакырып алыр
төсле:
—    Габдулла! Кайда югалдың, таманысы!
Ә әтисе белән кырга, тырмага барулар… Сәгъди абзый елмаеп күккә карый:
«Бәрәкәте белән килсен инде, бу җәй…» Ул вакыттагы авырлыклар да,
күңелсезлекләр дә бүген әллә ничек үзенә башка яктырып, салават күпере
сыман төрле төстәге нурлар белән чачакланып торалар… Ә беренче тапкыр
мәктәпкә бару… кызларның артыннан чәчүргечләрен тарту… корым белән
мыек буяп, мулла абзый булып кыланулар… «Кәлимәтен таибәтен, безнең
әнкәй бай хатын»… Ә абыстай, абыстай… Иләнгән он өстенә бармак белән
«апара» дип язган беренче язу… Булсын иде әле менә хәзер шул «апара»
абыстай!.. «Ярый, Бибизөһрә, калсын, атнага бер пүлән утын, бер шешә
кәрәчин китерерсез».
Габдулла мәдрәсәгә йөгерә һәм чыбылдык артына атылып керә. Өстәл янына
утырып, ачылып куелган дәфтәрнең чиста битеннән язып алып китә, китә…
һәм инде туктала алмый. Ул үзенең абыстайда укып йөрүләрен яза һәм
сизенә: Кәбир әфәнде бол ай сөйләмәгән иде бит. Ләкин «ул моны язмый
булдыра алмый. Кәбир әфәнде сөйләмәгән иде, дип, боларны язмый калдырса,
һичшиксез хикәянең бер чите китек булачак. Кем сүзе генә булмасын, ул
кәгазь өстенә әйбәт төшеп утырган икән, бар, син аны сызып ташлап кара!

8

Ике көн урыныннан кузгалмый диярлек утырды Габдулла. Һәм өченче көнне ул язганын Кәбир әфәндегә укырга алып килде.
— Булдымы?!— дип шатланып каршы алды аны Кәбир әфәнде.
— Белмим, Кәбир әфәнде! Язуын яздым, ләкин куркам, сез ачуланырсыз…
— Нигә?
— Сез сөйләгәнчә итеп булдырып булмады. Хыял бик комачаулады…
Кәбир әфәнденең йөзендә борчылу күренде. Ул бер сүз дә дәшми, әкрен генә тыңларга утырды.
Габдулла укып китте…
Кәбир әфәнденең йөзендә шәүләләнгән болыт тарала, җуела барды, борчылу
тынычлануга әверелде, ниһаять, аның йөзендә елмаю пәйда булды, аннан соң
ул Габдулланың укуы белән ләззәтләнеп, көләргә тотынды. «Габдулла
әфәнде, яшә!», «Афәрин!»— дип кычкырып куйды, кайбер урыннарын кайтарып
укытты:
— Туктале, тукта, ничек, ничек, дигән? Үзе көмеш йөзекне бер мыскалдан
артык кию дөрес түгел, ди, үзе өч кадаклы көмеш сәгать тагып йөри, ә?
Ха-ха-ха-ха-ха! Кайтарып укы әле шул төшен!.. Туктале, яле, тагын бер
кайтарып укы: «Урамда кәҗә кычкырса, үзенең яраткан мәзине азан әйтәме
әллә дип колак саламы?» Ха-ха-ха-ха-ха! Каян уйлап таптыгыз аны,
Габдулла әфәнде? Ха-ха-ха-ха-ха! «Мин хатын-кыз белән сөйләшкәндә кара
күзле гемне киям», диме? Ха-ха-ха! Ә теге хатын нәрсә ди, нәрсә ди? «Кит
моннан, без бәбәк», диме? «Күзеңә без кадалгыры», ди, ә?! Ха-ха-ха! Ай,
Габдулла, әфәнде! Хикәя укылып беткәнче, Кәбир әфәнде көлүдән
туктамады, күзләреннән бер туктамый ага торган яшьне сөртә-сөртә, яулыгы
манма су булды. Хикәя укылып беткәч, ул Габдуллага ташланып, аны
кочаклап үпте:
— Яшәгез, Габдулла әфәнде! Сездән һичшиксез да һи бер язучы чыгачак,
менә мин әйткәнне диярсез! Бу китап үзе генә дә сезнең исемне мәңге
калдырырга җитәчәк.
Яхшы сүз ишетергә зар булып яшәүче һәм тәмле сүзгә балавыз кебек эреп
китүче Габдулланың үзе өчен дә хәтта бу сүз артыкка китү булып күренде
һәм ул тизрәк акланырга ашыкты:
—  Кәбир әфәнде, бу, беренчедән, сез әйткәнчә да һиларча язылган әйбер түгел, икенчедән, бу бит сезнең хикәя…
—  Ничек минем?
— Ягъни сез сөйләгән хикәя. Сезнең тәрҗемәи халь…
— Ә, әйе, әйе… Ләкин моны бит сез яздыгыз, шуңа күрә сез үк моның өстенә «Габдулла Тукаев» дип кул куярга тиеш.
— Юк!.. Кулны сез куярга тиеш… Хикәя — сезнең тәрҗемәи халь, һәм «мин»
дип беренче шәхес исеменнән язылган… Сезнең тәрҗемәи халь өстенә мин
кул куялмыйм…
— Мин дә кул куялмыйм, чөнки моны мин язмадым…
Ниһаять, хикәянең өстенә берәүнең дә исемен куймаска, әгәр дә басылып
чыга-нитә калса, наширнең генә исемен куярга дигән карарга килделәр.
Аннан соң тагын бәхәс чыкты. Кәбир әфәнде куен кесәсеннән калын
бумажнигын чыгарып, аннан шыгырдап торган унар сумлык ике кызыл кредит
кәгазе алды һәм аны Габдуллага сузды:
– Бусы — хезмәт хакы.
Габдулла алмады.
— Сез нишлисез, Кәбир әфәнде? Нигә шул хәтле? Мин моны язганда бернинди
хезмәт җәфасы сизмәдем, киресенчә, моны язу миңа чиксез ләззәт кенә
бирде.
— Юк, юк, кире какмагыз! Һәр әдип үзенең хезмәте өчен каләм хакы ала һәм бу — гонорар дип атала.
– Алайса, аның биш сумы да җитәр…
Кәбир әфәнде, көчләп диярлек, әлеге ике билетны Габдулланың кесәсенә салды.
Кәбир күп юанып торырга яратмый, уйлаганны шунда ук эшкә ашыра торган
кеше иде. Шуңа күрә ул озак уйлап тормады, җыенды да Петербургка китеп
барды. Бердән, аның атасының Петербург ахуны Гатаулла хәзрәткә ниндидер
китаплар сорап язган йомыш хатын тапшырасы һәм ул китапларны алып
кайтасы бар иде. Икенчедән,— һәм бусы аның Петербургка баруының төп
сәбәбе иде,— хикәяне Петербургта цензурадан тиз генә уздырып, шунда ук
бастырып алып кайтырга кирәк иде. Югыйсә, Казанның Университет, Черков
яки Кукубин типографияләрендә, я Оренбург типографиясендә бастыру
мәшәкатьлерәк, цензура анда китапны әллә ничә айлар йөртә, ә Кәбир
әфәнде көтәргә яратмый иде.
Унар сумлык ике кызыл билетны үз кесәсендә үзенеке итеп тою Габдуллага
башта бик сәер булды. Ул үз гомерендә бервакытта да мондый зур акчага ия
булганы юк иде әле. Аннан соң көтелмәгәндә килеп чыккан акча бит әле
бу. Мондый акчаны табар өчен ничәмә айлар буенча ничә мичкә су ташырга,
яки җир казырга, яки балалар укытырга кирәк. Аннары, авыр хезмәтне
башкарганнан соң көтеп алынган акча, ничә әйтсәң дә, үзенең иң баштагы
бәясен җуя. Алынасы акча кешенең күңелендә әллә ничәмә төрле
кирәк-яракка алдан ук бүленеп беткән, җитмәгән, «ах тагын шулчаклы
булсачы!» дигән үкенеч тойгысы тудырып өлгергән була. Шуңа күрә ул,
кешенең кулына диңгездән бер тамчы булып килеп керә һәм эһ дигәнче
эреп-таралып бетә. Ярлы кеше акчаны кесәсеннән чыгарасы килми күпме генә
кысып торса, акча шулкадәр аның кесәсеннән җиңел шуып чыга. Аның өчен
ярлы кесәсендә тынычлык юк. Шуңа күрә «ярлы кешенең акчасы әтәч булып
кычкыра» диләр. Байның эше башкача. Аның акчасы магнит кебек үз янына
икенче акчаны тарта. Акчаны акча ясый. Байның акчасы әтәч булып
кычкырмый, оясыннан бер күгәрчен булып мыштым гына очып чыга да, ун
күгәрчен ияртеп алып кайта…
Габдулланың кесәсендәге егерме сум хәзер бер әтәч булып түгел, йөз әтәч булып кычкыра:
— Габдулла, син хәзер нинди бай! Син хәзер күп тәнге хыялыңны җиренә
җиткерәсең, чыгасың да базардан менә дигән штиблет алып киясең!— дип
кычкыра бер әтәч.
— Штиблеттан дөнья хәтле акчаң артып кала әле синең, син әле өстеңә менә
дигән бер кыска пиджак алып кия аласың,— дип кычкыра икенче әтәч.
Син хәзер үзең теләгән китапны толчок чүплекләреннән актарып түгел,
Михайловскийдагы китап магазинына кереп сайлап ала аласың,— дип кычкыра
өченче әтәч.
— Сынатма, сынатма, «Дюшес» папиросының адвокатлар тарта торган иң шәп сортын алып кабыз!— дип ядәчен киерә үҗәт бер көзге әтәч.
Габдулла Михайловский буйлап бара. Аның кесәсендә ике кызыл билет. Ул
кулы белән кесәсенә кагылып ала һәм тегеләр шыгырдап куялар. Габдулла
кинәт үзендә ниндидер бер тыелгысыз көч сизә. Аны горурлык, әйе, әйе,
горурлык чолгап ала. Ул күкрәген киерә төшә. Урамда баручы кешеләргә
карап:
—  «Минем кесәдә нихәтле акча, ә бу җүләрләр шуны белмиләр», дип уйлый
ул һәм аның көләсе килә. Ничек ул моңа кадәр белми йөргән: күкрәген һәм
корсагын киереп, борынын чөеп йөрүчеләрнең сине баса торган мәһабәте ул
берни түгел икән, ул тик бары кесәләрендәге акча чөйдерә икән аларның
борыннарын!..
Габдулла аяк киемнәре магазинына керә. Прилавка артында торучы, һәрбер
кергән кешегә «Пожалуйста, ни боерасыз?»— дип кырык тапкыр иелеп каршы
алучы прикащик Габдуллага күз кырые белән генә карап куя.
«Бу да покупатель булып кергән була бит әле, акчасыз галах!»— дигән
сыман тоела ул Габдуллага. Ә Габдулла эчтән генә аңардан көлә:
— «Менә мин күрсәтим әле сиңа, акчасыз галахны!»— ди ул һәм прикащикка кыю гына мөрәҗәгать итә:
—    Покажите мне штиблеты!
Прикащик теләр-теләмәс кенә аның алдына арзанлы ботинкалар китереп куя.
—    А нет ли получите?
Прикащик гаҗәпләнебрәк Габдулланы күзләре белән үлчәп ала һәм өске
шүрлеккә үрелә төшеп, яхшырак штиблетларны алып Габдулла алдына куя.
Габдуллага кунычы резин белән тарттырылган, шул ук вакыт шнурок белән
бәйләнә торган бер штиблет ошый.
— Сколько стоит такой?— дип сорый ул. Бу — товарны сатулашып сата торган
магазин. Прикащик бу егетнең бик озак сатулашасын белеп, штиблетның үз
бәясеннән күрәләтә арттырып сорый. Ләкин Габдулла, сатулашып, бу
прикащик алдында үзенең дәрәҗәсен төшерәсе килми, ул шундук аңа:
— Төреп бирегез!— ди.
Прикащик Габдуллага күзен тутырып карый һәм аның тәкәбберлегеннән
бернәрсә калмый. Ул тавышын мөмкин хәтле төчеләндерергә тырышып, һәм
Габдулла алдында иелә төшеп:
— Бәлки сез киеп карарсыз,— ди.
Габдулла сер сынатмауның соңына хәтле бара һәм коры гына:
— Нет уж, чего там, заверните!— ди.
Габдулла ботинкаларны төрдереп ала да аларны култык астына кыстырып,
ишеккә юнәлә һәм үзе сизә: прикащикның гаҗәпсенгән күзләре аның аркасына
тишәрдәй булып кадыйлар. Ул гәүдәне мөмкин хәтле төз сакларга,
адымнарны саташтырмый, эре генә басарга тырыша. Әмма артындагы күзләр
аны рәхимсез бораулыйлар. Ишек тоткасы ша тотыныйм дигәндә генә,
Габдулланың аяклары чалышаеп китә һәм ул абынып куя.
— Извиняюсь!— ди ул ни өчендер һәм кем алдындадыр, аннан тиз генә чыгып китү ягын карый…
Аннан ул тагын урам буйлап китә. Әтәчләр инде хәзер барысы берьюлы
«гөле!» килеп кычкыралар. Габдулла Шубников һәм Логашевларның әзер кием
магазинына керә.
Прикащик аның кул астында аяк киеме магазинында пөхтә итеп бәйләнгән төргәкне күреп ала һәм кырыкка сына:
— Пожалуйте-с!.. Что вам угодно-с? Пальто? Пиджак-с?
Юк, бу прикащик товарны шул килеш кенә төреп бирергә теләми. Ул бөтен
түземлек белән Габдулла алдына әллә ничә пиджакны җәеп сала һәм
берәм-берәм аларны кидереп карый. Габдулла кәгазь этикеткалары асылынып
торган пиджакны киеп, көзге алдында басып тора, ә прикащик аның
тирәсендә, әйтерсең, аякларда түгел, пружиналарда басып, сыгылгалап
йөри, йомшак кына итеп пиджакның итәкләрен тартып куя, җилкәсенә басып
ала.
— Прелестно-с! Как на вас шито-с!
Бу кадәре тәкәллефтән Габдулла каушап кала, үзен көзгедән күрмәс була,
киемнең ничек утырганын да сизми, бары авыз эченнән үзалдына кабатлый:
— Я хода! Акча нишләтә, акча нишләтә?!
Төргәкләрен күтәреп магазиннан чыга да, ул бакалея кибетенә кереп, чәй,
шикәр, калач, хәлвә, йөзем кебек әйберләрне берьюлы күп иттереп ала.
«Мул булсын, апаларга күчтәнәч итеп алып барырмын. Суфыйны да сыйларга
кирәк»,— дип уйлый ул. Әлеге үҗәт әтәч аны Егор хәлфә янына кереп
чыгарга кыстый һәм Габдулла аннан бер бутылка сыра эчеп чыга.

10

Габдулла мәдрәсәгә кайтып киенеп ала. Үлчәми алуның бәласе: штиблетлар шактый зур.
— Ну ничего,— дип уйлый Габдулла,— тора-бара минем аяк та үсә төшәр,
штиблет та утырыр… Аның каравы, пиджак шәп утыра бугай. Менә терә
үлчәп алгач!.. Ләкин пиджак та шәп утырмый. Аның җилкәсе Габдулла
җилкәсеннән артып төшеп тора. Ләкин Габдулла:   «яңа  кием  шулай 
булырга  тиеш  инде ул»,— дип уйлый.
Инде акча яңа пиджак кесәсендә шытырдый. Алып кайткан ак калач белән хәлвәне ул Сәлүк суфый алдына куя.
—  Аша, суфый абзый, сыйлан, бүген дөнья безнеке,— ди ул.
Габдулла, рәхмәт төшкере,— дип гаҗәпләнә суфый.— Каян килде бу дәүләт сиңа?
Габдулла бераз кызмача һәм аның күңеле күтәренке:
— Эчеп җибәр салганын, сорама каян алганын! Бер байлыкта, бер ярлылыкта, суфый абзый!
— Болай ярамый бит, Габдулла! Әйдә, чәй эчеп җибәрәбез, ай рәхмәт төшкере!
— Юк, юк, суфый абзый, рәхмәт. Минем ашыйсым да, эчәсем дә килми. Егор хәлфә кибетендә сыра эчеп чыктым мин.
Ул моны мактанып һәм бераз горурланып әйтә. Суфый абзый аптыравыннан сукыр күзенең аклары белән түшәмгә текәлеп:
— Син нәрсә сөйлисең, мелла Габдулла!— дип кычкыра.
Шулай, шулай, суфый абзый! Мин сиңа бик табигый хәл турында сөйлим,— ди
Габдулла һәм кесәсеннән «Дюшес» коробкасын чыгарып, бер папирос ала да,
авызына кабып, кабызып җибәрә. Суфый борынын күтәреп иснәнә һәм соң
дәрәҗәдә гаҗәпсенүеннән тотлыга төшеп:
—    Дә… дә… дөхан чигәсең түгелме?— дип сорый.
Габдулла яңа штиблетлар киеп алган аякларын аерыбрак куйган, кулларын
чалбар кесәләренә тыккан килеш суфыйга караган да авызыннан төтен
җибәрә-җибәрә елмаеп тора.

* * *

Хәзер Габдулланың тамагы тук, өсте бөтен,— менә хәзер ул кардәш-ругына да, дус-ишләренә дә бик иркенләп барып чыга ала.
Ләкин мәсьәлә: бу яңа киемнәр белән урамга ничек чыгарга? Бу бит беренче
тапкыр һәрбер таныш-белешнең күзенә ташланачак. Ә ул һәрбер
кызыксынучан кешенең күзләре өчен мәрәй булуны яратмый. Ул болай итә:
күчтәнәчле төргәкләрен алып капкадан чыгу белән таныш-белешләр йөри
торган мәдрәсә, мәчет һәм школа урамы белән китми, тиз генә шәһәр
читендәге урамга тайпыла да «ындыр артыннан» Газизә апалары торган
урамга барып чыга. Монда инде ул үзен тыныч хис итә.
Киенгән, ясанган Габдулла урам буйлап бара. Аның исенә Әптелбәр белән
икәүләп яңа читекләр киеп, Яңа бистә урамында йөрүе килеп төшә.
— Син чүгә төшеп бас! Шулай иткәч үкчәсе тузмый аның, — ди Әптелбәр…
Яңа бистәдәге балалыгын сагыну аның йөрәген кысып ала.
— Бичара Әптелбәр!.. Кайда, нишли икән ул хәзер?.. Әптелбәр Талипне искә төшертә.
— Талип кайда икән? Ул киткән Каспий ягында бик яман шторм булган,
Гурьевны җир йөзеннән себереп алып китә язган бит. Исән микән Талип?
Энесен яхшы киемнәрдә күрү Газизә өчен зур куаныч булды. Ә энесенең күчтәнәчләре бөтенләй аның күңелен йомшатып җибәрде.
Савраска Габдерахман каенишенең яхшы якка үзгәрешен күреп, аңа булган мөнәсәбәтен кинәт үзгәртте:
—    Юк, юк, чәй эчерми җибәрү юк,— дип, ул Габдулланы кузгалган
җиреннән кире утыртты.  Чәй янында ул Габдулланы бик сансынып, олы
кешеләр белән сөйләшкән кебек сөйләште.  Ләкин Габдулла аның әңгәмәсен
өнәмәде, тыштан гына аның сүзләренә кул куеп утырса да, эчтән: «Син бит
минем белән түгел, минем киемем белән сөйләшәсең»,— дип уйлап утырды.
Аннан соң ул Газизә апасына яңадан кереп чыгарга вәгъдә итеп, дәү
апаларына китте.
Дәү апаларының аскы ишекләре эчтән бикле булганга, аңа аны шакып
ачтырырга туры килде. Ишекне Фәйрүзә чыгып ачты. Ул инде нәзек кенә
булып буйга җиткән, зур соры күзләрендә инде балалык гамьсез-легеннән
берни калмаган, аларда олы кешеләрдә генә була торган яшерен сагыш
чагылып тора иде.
— Габдулла абый икән,— дип ягымлы гына елмайды ул һәм Габдулланың сузган
кулын кысып, аңа баскычтан менеп китәргә юл бирде. Дәү апа авырып ята
иде.
—    Күчтәнәчеңнән бигрәк искә төшереп килүең өчен рәхмәт, балам,— диде
күңеле йомшап дәү апа,— шулай кергәләп йөр, дөньяныкын белмәссең, без
бүген бар, иртәгә юк, тәкәббер булма,— диде.
Аның яныннан Габдулла шактый авыр тойгы белән чыкты. Мохтаҗлыкны моңарчы
белми яшәгән дәү апа бүген байлыгыннан мәхрүм калган хәлдә, иң соңгы
байлыгы булган саулыгы белән саубуллашып, әрнеп ята. Габдулла бераз
уйланып калды. Бу бозылган кәеф белән аның мәдрәсәгә кайтып керәсе
килмәде. Ул тотты да Мирхәйдәр абзыйларга китте.
Әлеге беренче тапкыр барудан соң Габдулла Мирхәйдәр абзыйларда тагын ике
тапкыр булды. Соңгы баруында Мирхәйдәр абзый аны, хөрмәт итәсе килеп,
«әче су» белән сыйлап җибәрде. Габдулла аны бик аз гына, Мирхәйдәр
абзыйның күңеле булсын дип кенә авыз итте һәм яратмады. Аның соңыннан
башны әйләндерүе дә, «Егор хәлфә» сырасы кебек, рәхәт булмады. Ләкин
Мирхәйдәр абзый үзе ул «суны» бик тәмләп, бик кадерләп, әз-әзләп кенә
эчте һәм эчкән саен бераз чыраен сытып җиңен иснәп куя иде. Хәзер юлда
барганда Габдулланың исенә шул килеп төште һәм ул базар башындагы
кәҗүнкәгә кереп, шул «суның» зур гына бер шешәсен алып чыкты.
«Инде карчыкка нәрсә алыйм икән?» — дип бераз уйланып торганнан соң,
Габдулла аның өчен җимеш рәтеннән бер кадак хөрмә сатып алды.
«Ярар, хөрмәсен ашар, төшләрен дисбе итеп тезәр»,— диде ул эченнән генә
елмаеп. Аның карчык белән мөгамәләсендә җылылык юк, аңа ул Сәрвинең
анасы, Мирхәйдәр абзыйның хатыны итеп кенә тиешле хөрмәтне күрсәтә иде.
Эш Сәрвигә килеп җитте. Габдулла өчен бу бөтенләй башка мәсьәлә иде
инде. Эче шуклык белән тулган, ләкин аны кеше алдында үлчәп кенә чыгара
торган бу тыенкы туташ Габдулланың күңелендә һаман саен бер кылны әкрен
генә чиртеп тора. Үткән баруында Габдулла Мирхәйдәр абзый күрсәткән
машиналарның мае белән керләнгән кулларын юарга ишек алдына чыкты.
— Бар, шәкерт абзыеңның кулларына су сал,— диде әтисе кызына. Сәрви
җитез генә комганны алды да, Габдулла янына чыгып, аның кулларына су
сала башлады. Габдулла сынап торды: Сәрви суны Габдулланың учына шундый
туры китереп һәм төгәл иттереп коя. Габдулла ирексез: «Эшкә ябышып тора
тагын үзенең кулы»,— дип уйлый. Ләкин шунда ук көтелмәгән хәл булып ала.
Су Габдулланың учыннан читкә түгелә башлый. Габдулла кулын су агымы
астына күчерү белән, ул туктап кала. Габдулла күзен күтәреп кызга карый.
Кыз иреннәрен кысып, елмаюын тыеп тора. Ә күзләре Габдулланың баш
өстеннән каядыр еракка текәлгәннәр.
«Минем белән шаярамы бу, әллә аның уе кем булса да башка берәү белән
мавыгып, мине онытканмы?»— дип уйлый Габдулла, һәм бу соңгы уй ни
өчендер аның йөрәген чеметтереп куя. Аннан соң Мирхәйдәр абзыйлардан
чыккач, юл буе һәм мәдрәсәгә кайткач, кичкә кадәр ул үзе дә сизмәстән:
Әйдә, җаный, суларга,
Су чәчрәтеп уйнарга,—
дигән җырны бертуктаусыз шыңшып йөри…
Дөрес, Габдулла ул кызны ут йотып сөйми әле, ләкин аңа булган мөнәсәбәте
кояшның бик зур булып чыгар алдыннан, күк читендә нәзек кенә шәфәкъ уты
булып, кабыныр-кабынмас тетрәнеп торуына охшый. Егет, я син бу әлегә
тетрәнеп кенә торган нәзек ут шәүләсеннән качып кит һәм аны онытып
өлгер, я син аның кабынып китүен көтеп ал да, аның көйдергеч ялкыны
эчендә көл булырга әзер тор! Габдулла әле бу хәлләрне төшенми, аның бит
үз гомерендә бер кызны да сөйгәне юк әле…
Габдулла Сәрви турында уйлый-уйлый, инде бер исле сабын, бер кызлар
тарагы, бер кечкенә күбәләк итеп ясалган арзанлы брошка сатып алган һәм
аларның берсеннән дә канәгать түгел. Аларның һәркайсы: «Юк, мин Сәрвине
шатландырырлык әйбер түгел»,— дигән сыман ничектер моңаеп торган
төсле… Габдулла моннан чыгып зуррак кибеткә керә һәм аның күзләре өстә
эленеп торган озын муенсаларга төшә. Аларның берсе, борчактай вак кына
ак төймәләр белән тезелгәне, чын сәдәф кебек елкылдап, Габдулланың
күзләрен камаштыра. Ул аның бер сум булуына, бүтән күчтәнәчләрнең
барысына караганда да кыйбат торуына карамастан, сатып ала…
Габдулла олы базардан чыгып Урал буена таба атлый. Менә ул Мирхәйдәр
абзыйлар тыкрыгына килеп керә. Урам буш, тын. Тик аргы очтан көянтә
башларына юылган керләр салынган кәрзиннәр элеп бер кыз килә. Юеш кер
авыр булырга кирәк, кызның нәзек кенә буе көянтә астында сыгыла төшкән,
үзе бу авыр йөкне җилкәсеннән тизрәк төшерер өчен барасы җиренә
җәһәт-җәһәт атлый.
Менә аларның аралары якынлашты.
— Бәй, бу Сәрви бит!— дип гаҗәпләнү катыш эченнән генә шатланып куя Габдулла һәм туктап кала.
— Кыз килеп җитү белән ул әкрен генә:
— Сәрви!— ди.
Сәрви күзләрен күтәрә һәм туктап кәрзиннәрен җиргә куя. Очрашуның
көтелмәгәндә кинәт булып куюы аны каушатып җибәрде ахры, ул кызарып
елмая.
— Безгә киләсеңме, Габдулла абый?— ди ул гади генә иттереп йомшак кына тавыш белән.
Бик гади сүзләр бит инде болар. Әмма Сәрви авызыннан алар әллә ничек
ягымлы тезелеп чыгалар да, бер җиргә түгелми-чәчелми, шып итеп йөрәккә
кереп утыралар.
Бу кадәр ягымлы эндәшүгә каршы мөмкин хәтле ягымлырак җавап бирергә тырышып, Габдулла:
— Әйе, сезгә киләм, исәнме, Сәрви!— ди һәм аның үз тавышы үзенә ошамый, ул әллә ничек тупас, дорфа килеп чыккан төсле.
Алар күрешәләр. Габдулланың исенә муенса килеп төшә һәм ул кесәсенә тыгыла. Тик аның кулы ябышкан кебек кесәсендә торып кала.
Ничек чыгарып бирәсең, нинди сәбәп белән? Тик торганнан әллә ничек уңайсыз килеп чыга лабаса бу…
Шулай уйланып ала Габдулла һәм кулын кесәсеннән чыгармый гына:
— Мирхәйдәр абзый өйдәме?— дип сорый.
— Өйдә. Кунаклар белән утыра.
— Нинди кунаклар?
— Җизни,  аннан соң бер Казан кунагы,—  ди Сәрви һәм Габдулла йөзендәге
аптырап калуны күреп:— Юк, юк, син бар… Әтигә күңелле булыр. Ул
һаман-һаман сине «килмәдеме» дип сорашып тора…
Габдулланың аптыравына бөтенләй ул сәбәп түгел. Аның башында «муенсаны
кесәдән чыгарыргамы-юк-мы» дигән фикерләр бер-берсе белән тартышалар.
Чынлап та ничек бирәләр кызларга бүләк? Нәрсә әйтәләр биргән чакта? Менә
ул нәрсә генә әйтсә дә, әллә ничек тупас чыгар төсле… Һәм Габдулла,
муенсаны кесәсендә калдырып, кулын чыгара да кәрзингә үрелә:
— Авыр түгелме, Сәрви? Бир, мин сиңа моны су буена хәтле күтәрешеп барыйм.
— Юк, юк!— ди куркып Сәрви, кәрзиннәренә тотына һәм аларны иңсәсендәге көянтәгә элә башлый.
— Авыр булыр бит, Сәрви?
— Юк, бөтенләй җиңел…
Һәм Сәрви әллә каян килгән җиңеллек белән кәрзиннәр тагылган көянтәне җилкәсенә күтәрә дә, нәзек кенә гәүдәсе белән тураеп куя.
— Бар инде, Габдулла абый,— ди ул елмаеп Габдуллага,— тик мин кайтканчы китмә!
Габдулланың йөрәге рәхәт кенә кысылып куйды.
— Мин кайтканчы китмә!..
— Кем әйтте бу сүзне? Шушы нәзек кенә зифа буйлы, елмаеп торган кыз
әйтте бит? Шундый гади иттереп әйтте, аның чын күңелдән әйтелүенә энә
очы хәтле генә дә шик тоту мөмкин түгел.
Кыз җиңел генә атлап китеп барды. Карале, нинди җиңел атлый ул,
әйтерсең, аның кәрзиннәрендә берни юк. Габдуллага очраудан элек авыр
кәрзиннәр астында сыгыла төшкән гәүдә әллә кая булган!
— Димәк, мин аңа ниндидер дәрәҗәдә кирәк?
Габдулла кесәсеннән муенсаны тартып чыгара һәм Сәрви артыннан йөгермәкче
була. Ләкин кинәт бу бүләк муенса кызның «мин кайтканчы китмә» дигән
сүзе алдында бөтенләй әһәмиятсез, төссез һәм бик арзанлы бер әйбер булып
кала.
— Ярый әле акылым җитте, чыгарып бирмәдем бит, нинди мәгънәсез булыр
иде,— дип шатлана Габдулла.  Кызның сүзенә җавап итеп аның артыннан
кычкырасы килә:
— Сәрви, Сәрви, мин синең капкаңа сөялеп, син кайтканны бер сәгать кенә
түгел, бер көн, бер атна, бер ай, бер ел… гомер буе көтәргә риза!..
Менә кыз яр өстенә барып җитте һәм сукмак белән аска төшеп китте. Иң
элек ул аяклары тиңентен, аннан бил тиңентен күмелде, аннары
кәрзиннәре-ниләре белән бөтенләй юк булды. Ләкин ул күмелгән җирдә
ниндидер яктылык Габдулланың күз алдында һаман җем-җем итеп торды. Аннан
соң аның исенә әлеге җыр килеп төште:
— Эх, җаный, су юлы, Бик сагындым бу юлы…
Туктале, нигә китмәде соң ул аның белән су буена? Юк, ай-ваена карамый,
көянтәне аның җилкәсеннән алырга һәм аны су буена илтеп куярга тиеш иде
ул. Нинди шәп сылтауны кулдан ычкындырды бит! Ә су буенда алар нихәтле
сүз сөйләшеп өлгерерләр иде. Юк, алай түгел: Сәрвинең нихәтле сүзен
ишетер иде ул! Тукта, әле дә соң түгел бит әле. Артыннан йөгерергәме
әллә. Килешми шул инде. Мөмкинлекне ычкындырдың, шәкерт! Эх!
Һәм Габдулла борылып, әкрен генә Мирхәйдәр абзыйларга таба атлады…

11

Габдулла Мирхәйдәр абзыйларда гөр килеп торган мәҗлескә тап булды.
Кечкенә генә өйдә стенага терәтеп куелган өстәл тирәсендә Мирхәйдәр
абзый белән аның улы Тимершадан башка тагын ике кеше утыра. Аларның
берсе, кара мыеклысы, гармоньны тезенә куйган да, күзләрен түшәмнең
почмагына текәп онытылган хәлдә, татарның моңлы гына бер көен уйный.
Мирхәйдәр абзый скрипкасын күкрәгенә терәп, аны көянтәгә охшый төшкән
смычок белән сыза, сары мыеклы берәү аларга кушылып җырлый иде.
Кечкенә өй шыгрым тулы. Ул инде шушыннан артык берәүне дә үзенә кабул
итә алмый. Шулай булуга карамастан, Габдулланың килүен бу өйдә чын
шатлык белән каршы алалар.
Уен, җыр тынып кала.
— Әйдүк, Габдулла ду-у-с!— дип, Мирхәйдәр абзый урыныннан кузгала һәм скрипкасын бер якка куя,— менә рәхмәт килеп чыгуыңа!
— Бөтенләй үк хурлап йөрмисез икән әле, хәлфә! — ди Миңниса җиңги.— Утыр, җылы бәрәңгедән авыз ит!
Өстәлдәге табакта кабыгы белән пешерелгән бәрәңге, ярым-йорты гына
ашалган көе, суынып утыра. Табак белән рәттән бушап кала язган аракы
шешәсе…
— Хурлап йөрми, дигәнең дөрес түгел, җиңги,— ди гармонь тотып утыручы мыеклы егет.— Әнә шешә төбе күренгәч кенә килде бит!..
Өстәл тирәсендәгеләр елмаешалар. Габдулла, гармоньчының өскәрәк бөтерелеп торган кара мыегына күз төшереп, уйлап ала:
— Хәерлегә түгел моның мыегы. Кызлар мондый
мыекка үлеп китәләр…
Аның күз алдына тагын Сәрви килеп баса һәм көнләшүме, нәрсәдер аның эчен көйдереп ала.
— Хәлфә безне бервакытта да гаеп итеп йөрмәс! — ди Мирхәйдәр абзый һәм
шешә төбендәге аракыны чынаякка салып Габдуллага суза,— менә! Үзенә
язган ризык тартып китергән аны монда…
— Туктагыз әле,— ди Габдулла, бераз кызарына һәм елмая төшеп,— безнең кесәдә аның дәвамы бар иде…
Һәм ул кесәсеннән әлеге зур шешәне чыгарып өстәлгә утырта, мәҗлестә бу гадәттән тыш күтәренкелек тудыра.
— Менә терә!— дип, Мирхәйдәр абзый ни әйтергә белми шешәгә карый.
Хәлфә дигәнегез тиктәс кеше түгел икән. Без башлаган әлхәмнең
сөбханәкәсен укып бирде бит!— дип сары мыеклы, тере күзле кеше, үзе
мыекларын бер якка кыйшайтып көлә.
— Юкка акча бетереп йөрисең, хәлфә!— ди, битәрләп, Миңниса җиңги.— Шул
шайтан ачыткысына әрәм булган акчаны кешенеке булса да кызганам илаһи!..
Гөнаһысы ничаклы тагы!..
Габдулла хөрмәле төргәкне алып Миңниса җиңгигә бирә. Миңниса җиңги төргәк эченә күз төшереп ала һәм рәхмәт укый:
—   Алла разый булсын инде, бигрәк хөрмәтләдең!
— Менә син, каенигәч, хөрмә теләгән идең, хәлфә килеп сине хөрмәтләде,—
ди әлеге сары кеше. Бу сүз уйнатуга бар да елмаешып куялар. Габдуллага
бу тапкырлык аеруча ошый. Ул сары кешенең янындагы буш урынга барып,
аның белән янәшә утыра.
Шулхәтле ачы нәстәне…
— Эх, җиңги,— дип сузып куйды гармоньчы.— Менә мин сиңа карап торам әле… Нигә күзләрең кызарып, күз кабакларың
шешенеп тора синең? Нигә синең кулларың менә бол ай яргаланып, бирчәеп
беткән? Ә мин беләм нигә? Без эшләп чыгарган сабынның ачысы ашаган
аны…
— Сөйләмә дә, кем, Сәфәргали! Шул сабын, сода ачысы белән кулсыз калырбыз инде ахры без…
— Ә нигә ачы ул сабын, беләсеңме шуны? Юк, белмисең син аны, Миңниса
җиңги! Менә без, шул сабынны кайнатучылар — Крестовниковның
мастеровойлары, беләбез аны…
— Габдулла дус, бу сезнең якташ бит! Казан кунагы бу,— дип таныштырды аны Мирхәйдәр абзый.
Ләкин Казан кунагы моны ишетмәдеме, әллә моңа әһәмият бирмәдеме, бүленгән сүзен җиңгигә карап дәвам иттерде:
– Син аны, апай кеше, аның эченә салынган сода яисә поташ белән генә ачы дип беләсеңме? Юк! Безнең күпме ачы тир сыгылып салынган ул сабынга! Уйнап сөйли бу, дип уйлый күрмә. Менә безне, унике кешене, заводтан куып чыгардылар. Ни өчен, дип сорарсың. Әйтеп бирим. Минем белән бергә шәм казанында эшләүче Ефим, минем иптәш,
алты потлык сабын кисәген күтәреп илткән җиреннән сөртенеп егылды да
сабын астында калып изелде.
—Абау илаһи! — дип, Миңниса җиңги куркынып, әрнеп куйды.
– Коточкыч таза кеше иде үзе, мин сиңа әйтим! Сал-сал кебек. Сабынны цехтан складка ташый иде. Кызганып карап торганым бар: маңгаеннан, яңакларыннан кара тир юл-юл булып ага иде бичараның. Шуның өчен хуҗа күпме түли иде диген: утыз биш тиен көмеш! Алты бала туйдыра иде шул акчага. Бар, хуҗага барып зарланып кара: пожалыста! Ул сине тотмый: риза түгел икәнсең, рашчот ал да, чыгып кит заводтан. Синең урыныңа капка төбендә тилмереп эш көтеп торучы сала халкы бетәсе түгел!
— Соң, балалары кем кулына калды?
— Шул ук заводта эшләп имгәнгән, эшкә ярамый торган әнкәләре кулында.
— Ул нишли инде бичара шулхәтле бала белән?
— Нишлиме? Закон буенча балаларны завод үз тәрбиясенә алырга тиеш иде. Нигә дисәң, ул аларның аталарын үтерде бит! Юк, Крестовников дурак түгел: фабричный инспекторны сатып алып,  рабочий үзе гаепле, дигән решение чыгартты да хатынга баш-аягы утыз сум акча биреп җаваптан котылды.
– Эт икән! — диде Мирхәйдәр абзый.
– Шул хатын кебек, бала тудырып, бала үстереп карасын иде ул мәлгунь! — дип ярсынды Миңниса апа.
– Аны әйтәсең син, Миңниса апай! Ирле-хатынлы Сарычевлар эшлиләр  бездә.  Шуның хатыны шәм казаны янында егылып, эшләгән җирендә тапты үзенең баласын. Күтәрешеп
өенә алып кайтып куйдык. Баласы авыру туды бичараның. Авыру баласын
калдырып, тагын казан янына килеп басты бу. Үзе дә терелеп җитмәгән бит
әле. Соң нишләсен? Килмәсә, тегендә капка төбендә кешеләр күп. Алалар да
куялар моның урынына. Шуның баласы анасының сөтенә тилмереп, ачтан
үлде, бичара.
—  Анасының сөте беткән идемени?
— Бетмәсә ни! Смотритель хатынны баласын имезергә кайтармады. Ничә тапкыр ялварып сорады хатын. Бер көтү эт асрый иде шул Барлов дигән канечкеч. Сарычева баласын имезеп килергә сорагач, бу:  «Әнә минем өемдә өч этем мине көтеп тилмереп утыралар, мин кайтмыйм бит!» — дип жавап биргән, явыз!..
Габдулла Сәфәрнең сөйләгәнен шулкадәр бирелеп, әсәрләнеп тыңлады, хәтта
шул сүзне үзе үз колагы белән ишеткәндәй кашларын җыерып куйды.

12

Сәфәр чыгып китү белән мәҗлес айнып китте. Шешәдәге һәм чынаяклардагы
аракының эчелеп бетмәвенә карамастан, берәү дә аңа сузылмады. Нәгыйм
абзый бөтенләй урыныннан ук кузгалды. Аны кыстый башладылар:
— Кая кузгаласың, утыр әле, кияү!..
– Юк, рәхмәт. Балалар көтә торганнардыр. Ә Майсафа миннән башка бер минут яши алмый. Аллага шөкер, хатын бик ярата әле!..
Телгә тапкыр кияүне көлешә-көлешә озатып, бар да ишек алдына чыктылар.
Габдулла да чыкты һәм шунда ук күзләре белән Сәрвине эзләргә тотынды.
Аның күзе бауга керләр элеп торучы Миңниса апага төште. Сәрви кая соң?
Габдулла өй артына таба каерыла төште. Анда яр өстендәге скамья янында
Тимерша Сәфәрнең башына чүмеч белән су коя, алар янында Сәрви, ак
сөлгене ике кулына элеп тоткан килеш, басып тора иде. Бу торышы белән
кыз Габдуллага бигрәк тә зифа күренде һәм ул моны аның, мыеклы егет
алдында юри матур күренергә тырышып, купшыланып торуына сылтады. Менә
кыз Сәфәргә сөлгене сузды һәм, елмаеп, нәрсәдер әйтте. Егет тә аңа
елмаеп җавап бирде.
— Кара инде,— дип, эченнән генә сызып алды Габдулла, — үзе: «Габдулла
абый, мин кайтканчы китмә!» — диде, инде хәзер икенче егет белән
чытлыкланып тора. Менә син ул кыз халкына ышан!
Габдулла китәргә уйлагач та, аның йөрәгендә ике теләк үзара тартыша
башлаганнар иде. Бер теләк: «Егет бул, шул кыз алдында сынатып торма,
эре генә чык та кит, теге аптырап калсын!» ди, ә икенче теләк: «И-и-их,
хәзер менә шунда өермә чыксын иде дә, Сәрви белән икебезне бергә кушып,
өереп алып китсен иде, миңа инде аңардан башка яшәү юк!» ди иде.
…Мирхәйдәр абзыйлардан ул Сәфәр белән бергә чыкты, һәм алар зур Собор
мәйданында аерылыштылар. Башта Габдулланы яшьсенеп, аңа өстәнрәк карап
сөйләшкән Сәфәр, аерылышканда, аның кулын дусларча кысып торды һәм
киткәндә: «Кара, сер — сер көе калсын!»— дигән сыман мәгънәле генә карап
алды. Габдулланың күңелендә бу кара мыеклы таза егеткә карата читсенү
тойгысының эзе дә калмады. Киресенчә, ул хәзер аңа карата күңелендә
дуслык җылылыгы тойды, ә аның тормышта Габдулла белмәгән серләрне белүе
аны бик зур хөрмәткә лаек югарылыкка күтәрде.
«Сәрвине аннан көнләдем, нинди юләрлек, мин дә, Сәрви дә аның алдында
балалар гына бит әле!»— дип уйланды ул. Аннан соң аның киткән чакта
Сәрви белән, сынатмаска тырышып, салкын гына саубуллашуы күз алдына
килде. «Я, балалык түгел диң инде! Сынатмый, имеш!»— дип, ул үзен-үзе
битәрләде, һәм Сәрви хәзер аның алдында бөтен шикләрдән әрчелгән, бары
аны гына, аны гына балаларча ярата торган беркатлы кызга әверелде.
Чынлап та, кул биргәндә ул Габдулланың күзләренә ниндидер сорау биргән
кебек, кашларын почмакландыра төшеп карады. «Габдулла абый, инде китәсең
дәме? Без синең белән бер авыз сүз дә сөйләшеп өлгермәдек бит әле…»
дигән сүзне әйтте бу караш. Ләкин Габдулла инде үзенең ясалма бәйсез
кыяфәтен үзгәртеп өлгерә алмады, салкын гына кул бирде дә китеп барды.
Юләр! Ах юләр!
Юк! Моның белән бар да бетмәде әле! Ул моны төзәтәчәк, һичшиксез. Ул
монда яңадан килер. Яңадан Сәрвине күрер, һәм яңадан аның алланып торган
озынча тырнаклы шома гына бармакларын кулына алыр. Алар гадәттәгечә
салкынча һәм бераз дымлы. Нигә дисәң, аның куллары гел суда: ул я
тагаракта кер юа, я керне Җаекка илтеп чайкый… Озак, озак аның
кулларын үз кулларында тотып җылытасы килә Габдулланың! Кәм шунда
Сәфәрнең тәүге сүзләре аның исенә килеп төшәләр:
«Миңниса апай, нигә синең кулларың болай яргаланып, бирчәеп беткән? Без кайнаткан сабынның ачысы ашаган аны…»
Миңниса апаның бармаклары Габдулланың күз алдына килә. Алар чынлап та
яргаланып, бирчәеп беткәннәр. Чәнчә белән атсыз бармаклары бик ямьсез
кәкрәеп, тырпаеп торалар, йомарланмыйлар да, тураймыйлар да…
Чынлап тамы, Сәрвинең дә бармаклары шулай булып калыр?!!
Юк, юк! Габдулла моңа юл куймас! Ул бөтен көчен куеп аны кер юудан
коткарыр. Ул үзе юар, Сәрви юасы керне! Ә Сәрви тамбур энәсе белән
яулык, сөлге чигеп, күп булса, күлмәк тегеп кенә утырыр! Ә Габдулла аңа
бөтен кирәкне китереп кенә торыр. Ул аның ире булыр! Шундый кайгыртучан,
шундый яхшы күңелле, ягымлы ир булыр ул аңа!
Дөнья эңгер-меңгергә күмелеп бара. Өйләрдә инде ут алынган. Габдулла
юлның тигезен, чокырын исәпкә алмый бара бирә. Хәтта ул, дәртенә сыеша
алмый, тау-рак урыннарга юри менеп китә. Аның башында чыгып җитмәгән
макмыр шаулый. Колаклар гөж килеп чыңлыйлар. Ләкин аңа рәхәт!
«Юк, яманга түгел, яхшыга чыңлыйлар, яхшыга!»— дип уйлый Габдулла…
Икенче көнне иртән Габдулла бик озак йокы белән өн арасында изрәп ятты.
Мәдрәсә тәрәзәсеннән төшкән кояшның нурлары*аны һаман бимазалады, ул
алар дан качып һаман күләгәгә шуышты, шуышты… Ләкин ул тирән йокы
белән йоклап китә алмады. Ара-тирә генә ул оеп киткәләде һәм шундук
Сәфәрнең, мыегын бө-тергәләп, үзенә карап торганын күрде һәм Сәфәр аңа
һаман бер сүзне тукыды:
—    Син аны салкын су белән, салкын су белән!..
Ахрысы Габдулла юрганын ачып ташлады һәм торып утырды: әйе, чынлап та Чаганга йөгерергә һәм суга чумып алырга кирәк!
Ләкин нәрсә бу?
Күзләрен йомган арада аңа карап торган Сәфәрнең күзләре өнендә дә аңа
карап торалар. Әнә! Габдулла ал арга текәлеп карый. Күзләр аңа елмаялар.
— Сабахларыңыз хәерле улсун, әфәндем! — ди аңа карап утыручы. Бу киң җилкәле таза гына егет. Ул Габдулладан ерак түгел генә аякларын бөкләп идәнгә утырган һәм кулларын
күкрәгенә кушырган да, Габдуллага елмаеп карый. Габдулла аптырабрак аңа
сораубирә:
— Сез әйттегезме «салкын су, салкын су белән», дип?
— Юк, бән дәелем…
Төрекчә сөйләшә… Габдулла уңайсыз гына кызарына һәм бер сүз дәшми, тиз генә чыгып китәргә җыена. Ул сөлгесен чөйдән алып ишеккә юнәлә, ләкин әлеге егет аны туктатып өлгерә.
—    Сиз чимәгә гидиюрсиз? Бән һәм сизниңлә гидиюрем!..(Сез су керергә барасызмы? Мин дә сезнең белән барам.)
Ул утырган җиреннән җиңел генә сикереп тора. Бу — буйга уртачадан
тәбәнәгрәк, ләкин киң җилкәле, киң маңгайлы, кыска гына кара чәчле, зур
кара күзле тере генә кеше. Мыек Сәфәрнеке кебек зур түгел, ләкин
елкылдап торган чем-кара, матур гына бөтерелгән мыек…
Алар Чаганга төшеп китәләр. Габдулла юлда аның кемлеге белән кызыксына. Ләкин егет үзе турында күп сөйләргә яратмый, күрәсең:
—    Габделвәли. Стамбулдан. Мөсафир,— ди һәм үзе турындагы мәгълүматны шуның белән чикли дә, Җаек турында, аның табигате, аның кышы һәм суыклары,  аларның дәвамлылыгы турында сорашырга тотына.
Габдулла мөдәррискә килә торган төрек газеталарын һәм китапларын укып,
төрекчә шактый төшенә башлаган иде инде. Шуңа күрә аңа Габделвәли белән
аңлашу читен булмады. Ул аның бөтен сорауларына җавап бирә барды.
Ярга барып җитү белән Габдулла тиз генә чишенде дә суга кереп китте һәм
чиркәнчек алыр өчен чумырга ашыкты. Өч тапкыр чумып алганнан соң ул,
чәчләрендәге суны сыпырып төшерә-төшерә һәм авызына кергән суны пышкырып
чыгара-чыгара, ярга күз салды. Габделвәли күлмәген салган да күкрәгендә
бөдрәләнеп торган кара төкләрне кулы белән сыйпый-сыйпый, көлеп
Габдуллага карап утыра иде.
— Нигә төшмисез? Су бик шәп! — дип кычкырды Габдулла, Габделвәли үз телендә: «Сезнең бу гаять зур суыгызга кереп батуымнан куркам!» — дип кычкырып көлде. Аннан соң ул суга сикереп төште һәм үзенең бик шәп йөзүче икәнен күрсәтте.
— Куркам, дигәч, мин сезне чынлап та йөзә белми икән, дип торам, — дип гаҗәпсенде Габдулла.
— Һа, Габдулла әфәнде! Мактанудан булмасын, без Кара диңгез буенда үскән егетләр, — диде, хәйләкәр генә елмаеп, Габделвәли.
—    Каян бу минем исемне белә,— дип эченнән генә гаҗәпләнеп куйды Габдулла.
Аннан соң билгеле булды: Габделвәлине мәдрәсәгә китерүче мөдәррис һәм
аны каршы алучы Сәлүк суфый Габдулла турында бөтен мәгълүматны аңа биреп
бетергәннәр икән…
Судан чыгып алар яр башына менеп утырдылар һәм, кояшта кызына-кызына, ашыкмый гына киенделәр.
Габделвәли кесәсеннән бик арзанлы нәзек кенә папирослар чыгарып Габдуллага тәкъдим итте. Алар тәмәке тартырга тотындылар.
Габделвәли кызыксынды:
—    Сезне шагыйрь дип сөйлиләр?..
Габдулла кызарынды:
—    Мөбаләга (арттырып әйтү), Габделвәли әфәнде! Кәрбер назым (көйле
әйбер) язган кеше шагыйрь түгел, кешеләр арттырып сөйлиләр.
Габделвәли мәгънәле генә иреннәрен тешләде һәм күзләре белән генә елмаеп куйды.
«Яшерегез, яшерегез, ләкин барыбер миннән яшерә алмассыз!» — ди иде аның бу елмаюы.
Аннан соң ул үзенең шигырь яратуын, төрек һәм француз шагыйрьләрен
яратып укуын сөйләде, һәр ике телдә бер-ике юл шигырь укып алды.
Габдулла француз телен беренче тапкыр ишетә иде. Француз шигыре үзенең
шигырь аһәңе, яңгырашы белән Габдулланы бөтенләй гаҗәпләндерде:
— Карагыз әле, шигырь дип әйткән нинди көчле нәрсә! Ул аңлаешсыз телдә дә шигырь булып яңгырый…
— Чөнки йөрәк теле бу!— диде, кулын күкрәгенә куеп, Габделвәли.
Бу Габдулланың кайчандыр бала чагында ишеткән «күңел күзе» дигән төсле яңгырады.
— Йөрәк теле… Әйе…— дип Габделвәлине дөресләп куйды ул.

* * *

Һәм ул Габделвәли белән уртак телне тапты. Алар танышуларының беренче
көненнән үк дуслашып киттеләр. Дуслашкан саен Габделвәли үзенең монда
килеп чыгу тарихын ача барды.
Ул качак булып чыкты. Стамбул университетында укыганда студентлар
хәрәкәтенә катнашып, бик нык полиция эзәрлекләвенә эләккән һәм шунда
Россиядән килгән Кәбир әфәндегә очрап, аның киңәше белән Россиягә качып
киткән һәм туп-туры Җаекка килеп чыккан.
Ниһаять, Габдулла Кәбир әфәндегә килә торган төрек газеталарында укып
белмәгән коточкыч хәлләрне Габделвәли авызыннан ишетеп белде.
Төрек халкының феодаллар тарафыннан таланган иң кара елларында «Мине
тәхеткә утыртсагыз, мин сезгә конституция һәм реформалар бирәм!» — дип
алдап тәхеткә менеп алган солтан Габделхәмит, үзенең теләгенә ирешү
белән, ил өстендә элекке феодаллардан да ерткычрак үз хөкемен урнаштыра.
Аның ялган вәгъдәләренә ышанып, аны тәхеткә менгезүгә булышкан
кешеләрне: «Ә, әле сезгә конституция кирәкмени?» — дип төрмәләргә яба,
сөргенгә озата. Халык һәм дәүләт интересларыннан күз йомган, бары үзенең
шәхси тынычлыгы өчен генә тетрәп торган солтанның капризы өчен Стамбул,
Измир, Анатоли шәһәрләренең урамнарында каннар түгелә, демократларны
мәңге чыгармаска Босфорның таш капчыкларына утырталар, халыкның иң
талантлы вәкилләре, язучылары, тарихчылары, художниклары Гарәбстан
чүлләренә сөргенгә җибәреләләр һәм шунда аның үтә зарарлы һавасына түзә
алмый һәлак булалар. Канлы солтан үзенең «Йолдыз сараенда» җарияләре
белән көн-төн типтерә, кәефләнә, аның өчен хөкүмәт казнасы акча җиткерә
алмый. Халык өстенә яңадан-яңа салымнар салына. Халык тәмам бөлә.
Провинцияләрдә ачтан үлә башлыйлар, солтанның анда эше юк. Типтерер өчен
аңа акча кирәк. Ләкин налог түләүчеләрнең тиреләре җиде тапкыр
туналган, сигезенче тапкыр тунау мөмкин түгел. Шунда солтан дәүләт
банкысын инглиз һәм француз банкирларына тапшыра: «Алыгыз, әнә сезгә
халык, теләсәгез ничек талагыз, менә сезгә җир, концессияләр төзегез,
теләсәгез нишләгез, тик миңа акча гына бирегез, минем кесәмдә акча
өзелмәсен!» Дәүләт һәлакәт чокыры алдына килеп баса. Солтанның канлы
сәясәте белән ризасызлык җәмгыятьнең бөтен катлауларын чолгап ала.
Шымчылар моны солтанга җиткереп торалар һәм үзенең шәхси тынычлыгы өчен
тетрәп торган солтан һәрбер шик астына алынган кешене, ул кем генә
булмасын, ачыктан-ачык яки яшерен рәвештә үтерүләр оештыра, алдан, кая
булса да чакырып, яки ашка агу салып үтерүләр хөкүмәтнең сәясәтенә
әверелә.
Боларның берсе дә канлы солтанга үзен җирдәге мөселманнарның бердәнбер
хәлифәсе итеп атарга комачауламый. Ул аларның, шулар эчендә Россия
мөселманнарының да, дини фанатизмнарын файдаланып, Госманлы империясенең
чикләрен әллә канларга җәеп җибәрү хыялы белән яши.
Габделвәли бу хәлләрне сөйләп беткәннән соң, французча бер шигырь укыды
һәм аның Виктор Гюго шигыре икәнен әйтте. Аннан соң ул аның эчтәлеген
төрекчә сөйләп бирде.
…Сәләмә киемнәргә төренгән бер дәрвиш урамда ефәк киемнәргә төренгән,
алтыннар белән зиннәтләнгән һәм мәһабәт аргамакка атланган төрек
патшасының атын тезгененнән тотып туктата һәм аңа шул сүзләрне әйтә:
Факеллар төтенлиләр һәм алар сине табутың янында көтәләр… Синең
явызлыгың егылган халык өстенә тулышкан касә булып түгелә…  Назлы
үләннәр өстендәге урак кебек селтәнәсең син кешеләр өстендә. Зиннәтле,
мәһабәт сараең белән масаясың син, ә ул сөякләр өстенә корылган бит!
Бел, соңгы сәгатең якынлаша, егылыр синең пайтәхетең! Аяк баскан
җиреңдә, аяк астыңда каберлек ачылыр! Теге дөнья богауларыннан сиңа
котылу юк!
«Карале, бу бит нәкъ теге Сәфәр күрсәткән кәгазьдәге «Бетсен
самодержавие!» дигән сүзләргә туры килә!» Шигырь Габдулланың күз алдында
үзенең абстракт мәгънәсеннән чыгып тормыш белән бәйләнгән реаль
мәгънәгә әверелеп китте…

2

Мәдрәсә ачылуга Кәбир әфәнде Петербургтан кайтып төште. Аның артыннан
зур гына багаж белән апельсин сарысы төсле, юка гына кәгазьгә басылган
тышлыкта, кечкенә генә күләмдә «Бәхетле Мәрьям» китабының тиражы кайтты.
Кәбир әфәнде шунда ук Габдулланы үзенә чакырып, анда алар китапны тагын
бер тапкыр басма хәлендә укып чыктылар. Үзе язган әйбернең басма китап
рәвешендә чыгуы Габдуллада көтелмәгән шатлык белән бергә беренче
«мөхәррирлек» горурлыгы да тудырып өлгерде. Китапның ике данәсен
мәдрәсәгә алып кайтып, берсен, шәкертләр яткач, иркенләп үзе генә укып
чыгар өчен мендәр астына салып куйды, икенчесен иптәшләренә укырга
бирде. Ләкин бу китапта күпме дә булса үзенең катнашы барлыгын ул
берәүгә дә әйтмәде, «кем язган?» дип сораучыларга ул бары «Кәбир әфәнде
әсәре» дип кенә җавап бирде.
Шәкертләр китапны, көлешә-көлешә, бик кызыксынып укыдылар. Ишетеп, башка
мәдрәсә шәкертләре дә килеп җиттеләр. Кәбир әфәнде аларга китапның
Мортаза бай кибетендә сатылачагын әйтеп җибәрде. Ике меңлек тиражның бер
өлеше казах арасында йөри торган таныш сәүдәгәрләргә тапшырылды. Күп тә
үтмәде, китаплар сатылып беттеләр, хәтта җитми дә калдылар…
Габдулла көн саен, шәкертләр яткач, бишле лампа яктысында «Бәхетле
Мәрьям»не ачты һәм һәрбер ачуда аны төрлечә аңларга тырышып укып чыкты.
Әйтик, беренче көннәрне ул бары үзе язганның басма хәрефләргә әверелүенә
гаҗәпләнеп, сүзләрнең бер-бер артлы тигез сафларда тезелеп торуына
сокланып укыды. Аннан соң ул аны язучысы булып түгел, киресенчә, үзенең
моны язучы икәнен онытырга тырышып, китапны беренче тапкыр кулына тоткан
гади укучы булып укып чыкты: нинди тәэсир калдыра икән? Аннан соң ул
аны иң таләпчән кеше, әйтик, Әхмәтша учитель күзлегеннән карап, һәрбер
җөмләсенә, һәрбер сүзенә бәйләнеп укып чыкты. Аннан соң бу китапның
кемдә нинди тәэсир калдыруын беләсе килеп, аны бай хуҗа булып, прикащик
булып, сала мужигы булып, Сәфәр яки Мирхәйдәр абзый булып, Саҗидә һәм
Газизә апалары булып, ниһаять, Сәрви булып укып чыкты һәм һәрбер укуында
ул китапның аерым якларын ача барды.
— Менә ничек була икән ул китап язу, аны бастырып тарату һәм аны уку! — дип, ул таңга калды.
Аннан соң ул мәдрәсә тормышына чумды. Җәйге очрашулар, Сәфәр һәм
Габделвәли белән танышулар, прокламация сүзләре, «Бәхетле Мәрьям»нең
басылып кайтуы — болар һәммәсе аның мәдрәсә тормышына өр-яңа төс
бирделәр. Ул инде хәзер былтыргы, аннан битәр өченче елгы Габдулла
түгел, тышкы кыяфәте белән дә, эчке дөньясы белән дә интеллигент
Габдулла, яңа фикерләр белән кабынып алган, нидер эшләргә теләүче,
эзләнүче, тынгысыз Габдулла иде. Аның киеме, кыяфәте, үзен тотуында,
сөйләшүендәге бәйсезлеге берьюлы әллә нихәтле иярүчеләр тудырып өлгерде.
Берсе Габдулла кебек штиблет киеп алды, икенчесе чәчен Габдулла
тараганча тарап йөртә башлады, өченче берәү Габдуллага иярүне тәмәке
тартуда күрде, дүртенче берәү карт хәлфәләр белән кычкырып һәм үзен
аларга тиңләп сөйләшүне үрнәк итеп алды. Кәрхәлдә, Габдулла мәдрәсәнең
төче камырына бик ачы чүпрә салды, камыр чемер-чемер итеп, әчешеп,
күпереп китте.
Габдулланың беренче эше яз көне бүленеп калган «Мәгариф»не дәвам иттерү
тәкъдиме белән Кәбир әфәндегә бару булды. Ләкин Кәбир әфәнде «Мәгариф»не
инде үтелгән баскыч, шәкертлек мавыгуы дип кенә карый һәм халык өчен
зур күләмдә басма газета чыгару фикере белән мавыгып йөри иде.
Басма газета турындагы фикер Габдулланың дәртен тагы да ныграк кабызып дөрләтеп җибәрде.
—    Басма газета?! Үз телебездә?!!
«Бәхетле Мәрьям» чыкканнан соң инде ул бу эшкә гамәлгә ашуы читен булган хыял дип карамый, бәлки реаль эш итеп карый иде.
—    Кәбир әфәнде моны да булдырыр! — диде ул.
Ләкин басма газета ни булса да, һавадагы торна иде әле, аңа карап
Габдулла кулындагы чыпчыкны да очырасы килмәде. Ул «Мәгариф»не дәвам
иттерәчәген әйтте. Кәбир әфәнде аның редакторы булудан баш тартса да,
аның дәвам итүенә каршы килмәде.
Габдулла җиңен сызганып «Мәгариф»не чыгару эшенә кереште. Ул һәрбер
иптәшенә мөрәҗәгать итеп, үтенеп, кыстап, мәкаләләр яздырып алды. Укып
чыкканнан соң алар аңа ошамадылар. Каман шул ук былтыр «Мәгариф»тә
урнаштырылган фикерләр: наданлыкның зарары, гыйлемнең кирәклеге, яхшы
тафсир һәм тәҗвитнең юклыгы, фәлән-фәсмәтән… Каман бер балык башы!
Алайса нәрсә язарга, ничек язарга?
Габдулла аптырап калды.
Шул вакыт мәдрәсәгә соңгарып кына Казаннан Йосыф кайтып төште. Габдулла аны атлыгып каршы алды:
— Я, я, сөйлә тизрәк. Казанда эшләр ничек?
Йосыф Габдуллага карады да:
— Ятабыз икән без монда дөмегеп!— диде.
— Нигә? Ни өчен? Я, сөйлә инде, нигә зарыктырасың? — дип Габдулла иптәшен бөтереп алды һәм куыра башлады.
«Мөхәммәдия» шәкертләре даулашып мәдрәсәгә яңа программа керттергәннәр. Анда җәгърәфия, һәндәсә, риязият табигать дәресләре, рус теле һәм әдәбияты бар. Без нәрсә карап ятабыз? Алар бердәм кузгалганнар шул. Алар мәдрәсәнең мөтәвәлли байлары һәм мөдәррисләренә каршы «Тәрәкъкый» дигән газета чыгарганнар. Аларга җилем басмада яшерен басыла торган «Җөмһүриәт» газетасы килеп тора. Менә аның бер данәсен миңа да биреп җибәрделәр. Мә, укы! Аннан ышанычлырак шәкертләргә укытырбыз, хәзергә әле бу ачыктан-ачык кычкырып укыла торган әйбер
түгел, бу газета уңае белән Казанда полиция эзәрлекләү алып бара, чыгаручыларны эзлиләр, таба алмыйлар. Аны миңа да әйтмәделәр. Ләкин болай үзарапышылдап кына Хөсәен, Гафур учитель дигән исемнәр телгә алына. Ләкин алар да тәгаен түгел, чама белән генә әйтелгән исемнәр, һәрхәлдә Казанда бик көчле яшерен оешма булырга тиеш. Анда урысның иң көчле кешеләре инкыйлаб (революция) фикерләрен мастеровойлар, студентлар арасында тараталар
икән. Бу төрлеләре: юк, Инкыйлабе гомумияне мастеровойлардан түгел,
крестьяннан көтәргә кирәк, алар белән эшләргә кирәк, дигән фикерне
куәтлиләр икән. Ләкин алар бик аз, ди, һәм аларны гомумән мастеровойлар
белән студентлар бик куәтләмиләр, ә крестьян аларны бөтенләй белми, ди.
Әнә, укып кара, шактый нәрсә аңларсың…
Габдулла газетаны йотлыгып укып чыкты. Моңарчы рус китапларында һәм
журналларында күзгә чагыла торган, ләкин бервакытта да Габдулланы
кызыктырмаган бу партия, класс, рабочий вопрос, социализм, демократия
кебек сүзләр хәзер ниндидер якын мәгънәләр булып очкынлана, кабына
башладылар. Габдулла бу газетада беренче тапкыр «социал-демократия»
дигән сүзне укыды. Аннан соң «Җөмһүриәт»не яшерен генә Вафа, Ярулла,
Мортаза һәм Иргали укып чыктылар.
Йосыф белән әңгәмәдән һәм «Җөмһүриәт»не укып чыкканнан соң «Мәгариф»кә
нәрсә язарга, ничек язарга мәсьәләләре үз-үзләреннән чишелделәр.
«Җөмһүриәт»не укып чыккан шәкертләр шунда ук үзләренең теләкләрен мәкалә
итеп язарга утырдылар. Йосыф белән Ярулла программа төзү, фәннәр кертү
турында, Вафа мәдрәсәне төзекләндерү турында, Иргали казахлар арасындагы
уку-укыту эшләренең артталыгы турында язып бирделәр.
— Габдулла, синең «Гыйльми мәҗлес»тә укыган шигыреңне язарга кирәк.
Байның колагына барып җитмәгән әле ул, газета аша бик тиз барып җитәр.
Габдулла ул шигырен төзәтеп газетага кертте. Ләкин ул гына аны
канәгатьләндермәде. Ул гомумән шәкертләрне, шәкертләрне генә дә түгел,
гомумән татар халкын уянырга чакырып нидер язасы килде. Шунда аның исенә
бервакыт рус шагыйре Кольцов җыентыгында укыган бер шигырь килеп төште.
Дөрес, анда шагыйрь аерым бер мужикның йокысы турында гына язган. Ләкин
шул ук шигырь бит Габдуллага гомумән «уяну» фикерен ачып салды!
Һәм Габдулла шул шигырьне табып, яңадан укып чыкты. Аннан соң ул каләм,
кәгазь алып, шул шигырьнең татарча яңгырашын эзләргә кереште. Аның
алдында ачылып куелган китап бөтенләй онытылды. Кольцов фикерләре аның
үз фикерләре белән бәйләнеп, үрмә гөлгә сырылган колмак кебек бергә
үрелеп китте…
Ник йоклыйсың, мужик?
Яз җитте, һәм үсте
Чирәмнәр йортыңда;
Тор, уян, күтәрел!
Габдулла үзе яза, үзе гаҗәпләнә: китап сүзләрен түгел, халыкның үз
сүзләрен сорап тора шигырь. «Нигә алай?» дип сорый үз-үзеннән Габдулла
һәм шунда ук җавап бирә: «Халыкның үз уйларын аның үз теле белән әйтми,
гаруз формасы белән ничек әйтәсең? Юк, я мин моны аңлап бетермим, ә
Чулпани монда нәрсәдер бутый…»
Газета язылып стенага эленүе белән шәкертләр аның янына килеп ябырылдылар.
Чыгаручылар газетаның шәкертләргә бу кадәр нык тәэсир ясаячагын үзләре
дә көтмәгәннәр иде. Кур-каграк берничә шәкерт кенә мәкаләләрдәге: «Без
бу тәртипне байларыбыздан, мөтәвәлли вә мөдәррисләребездән таләп
итәбез!» — дигән сүзләрне укыгач, шыпырт кына китеп бардылар һәм гомумән
газетаны күрмәгәнгә, укымаганга салыштылар. Калган шәкертләр хәрефен дә
калдырмый укып чыкканнан соң да газета яныннан китә алмый, басып
тордылар, кайбер урыннарны кабатлап укыдылар. Газета янында төрткәләш
китте:
Кит әле, син укыдың ич!
Юк әле, укып бетермәдем…
Икенче кат укыйсың ич!
Кая өскә менеп барасың?
Алла, аягыма бастың!
Ниһаять, газетаны бөтен шәкертләр укып чыктылар. Мәдрәсәдә ниндидер
тулгану башланды. Гадәтчә тәртип бозылды. Шәкертләр дәрескә утыру
урынына «Беренче сада»ны яңгыратып җибәрделәр. Зур шәкертләр
бүлмәсеннән, чыбыгын тотып, Әхтәм казый килеп чыкты һәм чыбыкны
уңга-сулга чажлатып, дәрескә утырырга чакырып йөрде. Кинәт Йосыфлар
почмагында шау-шу купты. Шәкертләр бар да шунда өелделәр. Анда Йосыф
казый чыбыгының очыннан тотып алган да җибәрми тора, казый чыбыгын
тарткалый һәм кычкыра иде:
— Син нишлисең, дәюс! Мин сине хәзрәткә әйтеп, чоланга яптырырмын!
— Әйтә бир, яптыра бир!— дип аңа каршы төште Йосыф.— Ләкин кеше булып җиткән шәкертләр өстеннән чыбык уйнатырга юл куймабыз!
— Әйе, әйе, юл куймабыз!— дип кычкырдылар шәкертләр.
— Мин сине мәдрәсәдән кудыртырмын!
— Бик шәп булыр! Без яхшырак мәдрәсәгә күчеп китәрбез.
Зур шәкертләр арасыннан үгетләүчеләр табылды:
— Шәкертләр, яхшы түгел, хәзрәт дәрескә керергә тиеш ләбаса!
Егетләр, ташлагыз, кирәкми, мөтәвәллиләр алдында яхшы түгел…
Кемдер барып әйткәнме, тыны-көне бетеп, Хәмидулла абзый йөгереп килеп керде.
— Бу ни эш? Нинди башбаштаклык бу, ә? Шәкертләр!
Мәдрәсә бераз тынып калды.
— Хәзрәткә ишетелер, нәрсә әйтербез?
Йосыф тавышын мөмкин хәтле басынкырак ясарга тырышып:
— Без мәдрәсә тәртибенә каршы берни дә эшләмибез. Киресенчә, мәдрәсәнең хәлен кайгыртабыз, — диде.
Хәмидулла Габдуллага карады: менә ул ни әйтер икән?
—  Хәмидулла әфәнде, — диде Габдулла, — тәрәкъкый бездән күп нәрсәдән ваз кичүне,  күп нәрсәне яңартуны сорый. Шәкертләр шул турыда борчылалар һәм бу борчылуны без урынлы дип саныйбыз…
Хәмидулла абзый Габдулланы шәкертләрнең акыллысы һәм сүзне үлчәп сөйләүче дип таный иде.
Шуңа күрә ул аның җавабыннан соң уйланып калды.
—    Ярар, бу турыда мәслихәт кылышырбыз. Ләкин, зинһар, бу башбаштаклык рәвешендә булмасын. Бүгенге хәлне без, мөдәррискә ирештермәбез, үзара бетсен!..
Инде бөтен мәдрәсә кубып кычкыра башлады:
— Ничек үзара гына? Мөдәррис моны ишетергә тиеш!
— Мөтәвәллиләр дә ишетергә тиеш. Мәдрәсәне төзәтү алар эше ләбаса!
— Фәннәр кертелсен безгә!
— Рус теле кертелсен!
— Яңа хәлфәләр чакырылсын!
Хәмидулла абзый нидер әйтергә теләп карады, аның тавышы ишетелмәде, ул
кулын күтәреп, башын иеп, шәкертләрнең тынуын көтеп торды. Шәкертләр
тынмадылар. Шуннан соң ул Габдулла янына килеп болай диде:
— Габдулла әфәнде, әйтегез иптәшләрегезгә, мин аларның теләкләрен
мөдәррискә һәм мөтәвәллиләргә ирештерермен. Ләкин, зинһар, бу мәдрәсәдән
читкә чыга күрмәсен, мәдрәсәбезне хур итмик! Алла хакы өчен!
Һәм ул чыгып китте.
Ул көнне мөдәррис дәрескә кермәде. Шәкертләр Габдулла дирижерлыгы астында «Беренче сада» һәм «Бәхилләшү»не җырладылар.

* * *

Шәкертләрнең бүген йокылары качты. Мәдрәсә гадәттәгедән бик соң гына
тынды. Габдулла почмагында ут һаман сүнмәде. Габдулла, Йосыф, Габделвәли
шыпырт кына сөйләшеп утырдылар. Габделвәли бу хәлләрнең Стамбул
университетында булуын, ләкин студентлар үзләренең теләкләренә ирешә
алмыйча, күп кенә шәкертләрнең кулга алынуы белән тәмам булуын сөйләде.
—    Без ялгыштык, — диде ул, ачынып, — полицияне куркытыр өчен безнең кулда корал түгел, коры таяк та юк иде. Әгәр дә без
аларны университетка кертми, кайтарып җибәрә алган булсак, безнең бик
күп юлдашларыбыз иректә калырлар иде, ә хәзер алар зинданда утыралар…
— Әйе, дөрес әйттегез, әфәндем, — диде Йосыф, — Мөхәммәдияләр, бу
мәсьәләдә сездән уздырганнар. Будочник (городовой) киләсен белеп, алар
мөдәррискә барганнар һәм аңардан «бездә тынычлык, ул-бу юк» дип,
будоч-никны кире борып җибәрүен таләп иткәннәр.
— Шуннан, шуннан?! — дип бик нык кызыксынды Габдулла.
— Шуннан шул. Мөдәррис шәкертләрнең таләбен үтәргә мәҗбүр булган һәм будочникны борып җибәргән.
— Аларның кораллары булганмы? — дип сорады Габдулла.
— Менә нинди кораллары булган аларның, — диде
Йосыф һәм чалбар кесәсеннән балавызлы соры җепкә тагылган бер кадаклы гер чыгарып күрсәтте.
Габдулланың исе китте.
Мәдрәсәдә укуларның гадәттәге тәртибе бозылды. Шәкертләр нидер көтү,
шикләнү һәм икеләнү тойгылары астында йөрделәр. Хәлфәләр һәм бигрәк тә
мөдәррис шәкертләргә аеруча игътибарлы, ягымлы күренергә тырыштылар.
Ләкин Йосыф шәкертләрнең исенә төшерә торды:
— Ышанмагыз, йомшак җәеп катыга утыртмакчы булалар алар…
Ниһаять, көттереп-көттереп мәдрәсәгә ике фән керттеләр. Берсе җәгърәфия,
икенчесе тарихы исламия. Аларны укыту Гомәр хәлфә белән Кәбир әфәндегә
тапшырылды. Мәдрәсәне төзекләндерү эше мичләрне сылау, баскычның
шылдырап торган такталарын ныгыттыру һәм бер-ике яңа такта китереп
кадаклау белән чикләнде. Шәкертләрнең бер өлеше моны шәкертләр
хәрәкәтенең бик зур җиңүе итеп карады. Олы шәкертләрдән берәү моны
«мөдәррис һәм мөтәвәллиләрнең зур һиммәте» дип «Мәгариф»кә мәкалә язып
бирде.
Ләкин ул мәкалә «Мәгариф»тә чыкмады. Аның урынына «Шәкертләрнең чын
ислах сорау вакыты килде» дигән зур таләпләр куеп язган исемсез мәкалә
чыкты.
Шәкертләр мәдрәсәдәге уку һәм тормыш тәртипләрен кычкырып, курыкмый
тәнкыйть итә башладылар. Хәмидулла абзый белән аяк терәп сөйләштеләр.
Хәлфәләр белән шәкертләр арасы кискенләшә барды.
Мөдәррис, аның улы Кәбир әфәнде, Хәмидулла абзый бөтен көчләре белән
тавышны мәдрәсәдән тышка чыгармаска, хәтта Мортаза байга да җиткермәскә
тырыштылар. Тавышны мәдрәсәдән тышка чыгару дигән сүз бу мәдрәсәгә
полициянең күзен төшерү дигән сүз иде. Кәбир әфәнде үзе дә реформаларга
каршы түгел һәм аның мөдәррис атасы да улының фикере белән бик исәпләшә
иде. Шуңа күрә мөдәррис тә, хәлфәләр дә мәдрәсәгә әледән-әле «ул-бу
юкмы?» дип кереп йөри торган полицейский Ряховны һәрвакыт «мәдрәсәдә
тынычлык, борчылырга урын юк», дип көйләп озаталар иде.
Полицейскийның озынча яңаклы, беленер-беленмәс сары кашлы, кечкенә
күзле, шакмак борынлы, очлары өскә бөтерелеп торган калын мыеклы,
кырылган киң иякле йөзендә һәрвакыт кешеләргә карата: «Дөньяда чынлап та
яшәргә хаклы зур дәрәҗәле кешеләрне борчудан башка сезнең тормышта бер
эшегез дә юк бит. Булуыгызга караганда, сезнең булмавыгыз хәерлерәк.
Шулай да, әйдә, яши бирегез! Нигә дисәң, дөньяда мин бар бит әле, ә мин
бар вакытта патшага һәм югары түрәләргә сезнең тарафтан куркыныч юк!»—
дигән ышаныч бик ачык күренеп тора иде. Аны, күп балалы кеше булып,
хөкүмәттән алган акчасы семьясын туйдырырга җитми, шуңа күрә ул
кешеләрдән взятка ала һәм аны гаепкә санамый, хөкүмәт бирә торган
жалованьега табигый һәм законлы өстәмә итеп кабул итә, дип сөйлиләр иде.
Соңгы вакыт ул мәдрәсәгә ике атнага бер тапкыр һәм, әлбәттә, җомга көн
килеп чыга. Нигә дисәң, башка көннәрне шәкертләр һәрвакыт мулла һәм
хәлфәләр карамагында булалар, ә җомга көнне «ул җүләрләр» үз
карамакларында калалар һәм һичшиксез өсләреннән карап торуга мохтаҗлык
сизәләр, дип уйлый иде ул. Шуның өстәвенә җомга көн шәкертләр пылаудыр,
бавырсактыр пешерәләр, йөземләп чәй эчәләр һәм, ул килеп керсә, аны
һичшиксез кыстап чәй эчәргә утырталар иде. Чәй янында аның теле чишелеп
китә һәм чәшкәне җәелгән бармаклары өстендә тоткан хәлдә ул басынкы гына
калын тавыш белән сөйләнә иде:
—    Татарлар яхшы халык алар. Менә җомга көннәрне алар эшләмиләр.
Безнең православныйлар арасында да воскресенье көнне эшләмиләр. Ну алар
арасында сукин сыннар бар. Эшлиләр и төрле китаплар укыйлар, куелган
порядканы бозалар. Воскресенье ни өчен бирелә? Шуның өчен бирелә: син чиркәүгә бар. Аннан чык та аз гына аракы эч. Христианның җаныйомшасын. Шул вакытта гына ул алланы һәм императорны яратыр. Безне нәрсә харап итә? Җанның катылыгы харап итә безне…
Шәкертләр күп вакыт аның ни сөйләгәнен аңлап та, аңламыйча да «да, да!»
дип утыра бирәләр һәм үз фикерләренең каршылыкка очрамый, һәрвакыт
дөресләнеп торуы аңа горурлык һәм күңел рәхәте бирә, аның саен ул үзенең
үгетләрен дәвам иттерә иде. Кайчагында ул дини фәлсәфәләргә дә кереп
киткәли иде:
—    Конешно, мөселман ул православный түгел. Әгәр дә бөтен дөнья православный булып бетсә, бу бик шәп булыр иде. Немец ни өчен православный түгел? Үзенең ахмаклыгы аркасында. Ну мөселман — тоже кеше. Аны обижать итәргә ярамый. Вера разная, а бог один…
— Кемгә ничек, ләкин Габдуллага бу полицейскийның мәдрәсәгә килүе әллә
нихәтле кызык минутлар тудыра торган иде. Кайбер сүзләрен шәкертләргә
аңлата алмыйча, Ряхов:
— Сез әйбәт кешеләр, но жаль русча белмисез,— ди торган иде.

Шунда шәкертләр:
— Бездә русча белүче бар, — дип Габдулланы дәшеп ала торганнар иде.
Габдулла килә торган иде, ләкин русча белүен яшереп, аның белән русча белер-белмәс татар булып сөйләшә башлый иде:
—    Ни дисез, Җантимер агай? Безнеке урысча белгәнски, мин сине аңлагански, әйдә, үзеңнең борчакны сибә биргәнски!..
Шәкертләр моңа түзә алмый, башта псык-псык килеп, соңга таба егыла-егыла
көлә башлыйлар иде. Ряхов көлми, үзенең гадәттәге җитди эрелеген
саклап, Габдулланы тыңлап тора да, шәкертләрне ачулана иде:

— Сез нигә
көләсез, юләрләр! Конешно, ул урысча мала-мала белеп бетерми, но
өйрәнергә тырыша. Мин бит үзем татарча да беләм. Мин даже еврейча
аңлыйм. Да!.. Именно!..
Дүшәмбе көн иде. Көтелмәгәндә «Җантимер» килеп керде. Бүген ул керә
торган җомга да түгел, шул ук вакыт ул узган җомганы гына кереп чыккан
иде бит? Шәкертләр, бигрәк тә Габдулла аптырап калдылар. Бу аптырауның
сәбәбе шунда иде: мәдрәсәдә Габделвәли белән тагын бер паспортсыз шәкерт
яши һәм һәрвакыт җомга көннәрне «Җантимер» килеп керер алдыннан алар
мәдрәсәдән чыгып торырга тиешләр иде. Бу юлы «Җантимер» кергәндә алар
мәдрәсәдә калдылар һәм паспорт тикшерү була-нитә калса, уңайсыз хәлгә
төшү бик ихтимал иде. Габдулла моны сизеп алды һәм Габделвәли белән
әлеге паспортсыз шәкерткә тиз генә җыенып чыгып китәргә кушты, үзе
«Җантимер» не каршы алырга чыкты.
—    На! Хороший знакомый!— дип Габдулла үзенең кунакчыл тавышы белән мәдрәсәдә тынычлыктан башка берни дә юк икәнен аңлатырга тырышты.

— Ни өчен сез безгә килгәнски, ничек диңгезгә төшмәгәнски, кадерле кунак булгански, сезгә ни хөрмәт итимски?— диде.
Ләкин бу юлы полицейскийның йөзендә гадәттәге тынычлык юк, аның кечкенә
күзләре бөтен нәрсәгә чәнчеп карыйлар һәм тынычсыз рәвештә әйләнгәләп
торалар иде.
—    А ну-ка! — дип кычкырды «Җантимер». — Кайсы монда собрание ясый? Кем монда правительствога каршы незаконный сүзләр сөйли?
Габдулла өчен бу көтелмәгәнчә килеп чыкты. Ләкин аңа гаҗәпләнеп,
тукталып калырга ярамый, «Җантимер»не мавыктырып, паспортсыз ике
шәкертнең чыгып китүен җайларга кирәк иде. Шуңа күрә ул:
—    Да, да, дөрес әйткәнски! Әйдә, менә монда кереп утыргански, ә сез анда шыпырт кына чыгып киткәнски! — дип аңа ишеккә арты
белән торган урындыкны күрсәтте. Полицейский утырып өлгергәнче үк
Габделвәли белән әлеге шәкерт чыгып киттеләр һәм Габдулла иркен тын алып
куйды. Ряхов утыру белән үк гадәттәгедән катырак кычкырып:
—    Кем монда Уразаев Йосыф и Тукаев Абдулла?— дип сорады.
Йосыф шунда ук шәкертләрне ерып килеп чыкты да «мин!» дип, аның борын төбенә үк килеп басты.
— Ну,  ну,  син! — диде бераз чигенебрәк полицейский һәм аны күкрәгеннән этәреп арткарак бастырып куйды. Габдуллага чыгып басасы юк, ул баядан бирле полицейский алдында басып тора иде инде.
— Паспортларыгызны! — диде боерык тавышы белән полицейский. Йосыф та, Габдулла да барып сандыкларыннан паспортларын алып килделәр.
Ряхов паспортларны алып, аларны бик озак әйләндергәләде, битләрен тәрәзә
яктысына тотып, андагы һәрбер язудан берәр гаеп табарга тырышты.
Йосыфның паспортындагы бер җирне аның үзенә күрсәтеп ул:
—    Бу нәрсә? — дип сорады.
Йосыф ул күрсәткән урынга карады. Паспортның ике башлы кара кош
төшерелгән җирендә полиция түрәсенең әллә ниләр кыландырып куйган
имзасының бер сызыгы каракошның муеныннан эләктереп алган ыргак кебек
кәкрәеп тора иде.
—     Подпись, — дип җавап бирде Йосыф.
— Мин синнән аны сорамыйм, дурак!— дип кызып алып китте Ряхов.— Бу нинди ыргак бу, мин синнән шуны сорыйм, молчать!
Аннан соң ул «һым-һым» дип ачуланып, мыекларын чәйнәп торды-торды да,
паспортларны ияләренә кайтарып бирде һәм аларга ышанмый гына карап:
— Мәдрәсәдән чыгып кайларда йөрисез? Кемнәрне күрәсез?—дип сорады.
— Бәдрәфкә чыгабыз,— диде Йосыф.
— Күрше Камалиның кәҗәсен күрәбез ,— диде Габдулла.
— Молчать! — дип кычкырды  «Җантимер»  һәм урыныннан сикереп торды. — Мин сезгә күрсәтермен ничек собрание ясарга! Мин сезгә алай гына да күрсәтмәм! Мин сезгә шулай күрсәтермен, што сез… Мотри!
Ул бармагы белән янады һәм чыгып китте. Гадәттә ул чыгып киткәч,
Габдулла аныңча кыланып һәм сөйләнеп шәкертләрне көлдерә торган иде. Бу
юлы ул булмады. Иң элек Габдулла үзе сәерсенеп сорау бирде:
—  Кем барып әйткән?
— Әлбәттә, мөдәррис белән хәлфәләрдән берәрсе, — дип шикләнде Йосыф.
— Юк,— диде Габдулла. — Мөдәррис алай итмәс. Мин аны да, Кәбир әфәндене дә бик яхшы беләм. Бу — Мортаза Гобәйдуллин эше…
— Димәк, безнең үз арабыздан кемдер Мортазага барып әйткән, — диде Вафа.
Икенче көнне Мортазаның икенче бер бай белән мәдрәсәгә килеп керүе
шәкертләрнең уйларын тагын чуалтып җибәрде. Мортаза бай Хәмидулла абзый
аша мөдәррисне һәм бөтен хәлфәләрне чакырттырып алды да, алар алдында,
бөтен шәкертләргә мөрәҗәгать итеп, болай диде:
— Шәкертләр, без мәдрәсәбездә милләтебез өчен терәк булырдай галим кешеләр җитешсен дип акча бирәбез. Без аны фетнә оясына әйләндерүгә юл куймабыз. Кулыбызда мөфти хәзрәт җәнапларының бөтен мәдрәсәләргә һәм мәчетләргә язган хаты бар. Ул анда мөселманнарны фетнәгә иярүдән кисәтеп, аларның һәммәсен бер җепкә тезелергә чакыра. Ә без нәрсә күрәбез? Менә нәрсә күрәбез без. Бүген миңа полициядән хәбәр иттеләр. Мәдрәсәнең ике шәкерте мөселманчылыкның тамырына балта чабып, шәкертләр арасында фетнә чыгарырга маташалар икән. Безнең мәдрәсәгә андый кешеләр кирәк түгел. Рус мәктәпләрендә дә андый студентларны тотмыйлар, патша хәзрәтләренең әмере шулай. Менә ул шәкертләрнең исемнәре: Йосыф Уразаев һәм Габдулла Тукаев…
— Нишләтәсез, асарга уйлыйсызмы безне?— дип сорау бирде кинәт Йосыф һәм аның кычкырмый гына, ләкин эчке ачу белән әйтелгән бу сүзе мылтык аткан кебек чатнап чыкты. Үзен бик тыныч һәм  эре тотарга тырышкан Мортаза бай, үзе дә сизмәстән, ярты адым артка чигенеп куйды. Шәкертләр кузгалыштылар.
— Алла сакласын! — диде Мортаза бай.— Сез безгә усаллык теләсәгез дә, үз мөселманыбызга каршы усаллык безнең ниятебездә
юк. Без бары сезнең мәдрәсәдән чыгып китүегезне генә телибез…
Әңгәмәнең бәхәскә әйләнеп китүеннән куркып булырга кирәк, ул сүзен тиз
генә шуның белән бетерергә карар итте һәм, мөдәррис белән Хәмидуллага
бер-ике сүз әйтеп, әлеге бай белән чыгып китте.

6

«Мәгариф» газетасының тезгенен үз кулыннан җибәреп, мәдрәсә тормышыннан
чит мәсьәләләр белән мавыгып китүенә Кәбир әфәнде үкенеп бетә алмады.
Эшнең ике шәкертнең куылуына, бигрәк тә үзенә якын һәм кирәк кешенең —
Габдулланың куылуына кадәр барып җитүен ул башына сыйдырмый иде. Ул
әтисе янына йөгереп керде.
—    Әти, Габдулланы булса да алып калырга кирәк,— диде Кәбир әфәнде.—
Тәрәкъкый өчен көрәш вакытында,  гомумән, шәкертләрне мәдрәсәдән куу
татар дөньясында безнең исемгә бик зур тап төшерәчәк. Хәзер үк, Хәмидулла абзыйны да алып, өчебез бергә Мортаза байга барырга кирәк…
Алар, өчәүләп, Мортаза байга бардылар һәм үтенә башладылар:
— Алар безнең иң яхшы һәм дәресләрендә иң алдан бара торган шәкертләребез иде. Яшьлекләре белән төрле коткыга ияреп киткәннәр икән, куып чыгару юлы белән түгел, бәлки үз яныбызда калдыру юлы белән аларны һәлакәттән коткармабызмы? — диде Хәмидулла абзый.
— Габдулла әфәнде чын талант иясе. Милләтебезнең тәрәкъкыен кайгырту йөзеннән без андый яшьләрне саклап алып калырга тиешбез,— диде Кәбир әфәнде.
Мөдәррис боларны да дөресләгән сыман башын селеккәләп торды.
Башта Мортаза: «Бу минем эшем түгел, полиция кузгаткан эш»,— дип аяк
терәп маташты. Ниһаять, мөдәррис белән Кәбир әфәнденең үтенечләренә
үзенең ышанычлы кешесе Хәмидулланың да тавышы кушылгач, бай Габдулланың
калуына риза булды.
Шуннан соң тегеләр Йосыф турында сорап та тормадылар.
Үзенең мәдрәсәдә калдырылып та, Йосыфның куылуын ишеткәч, Габдулла да сандыгын җыйный башлады.
— Ә син кая җыенасың? — дип сорады Йосыф.
— Син кая җыенасың, шунда, — диде Габдулла.
— Сине бит кумыйлар…
— Юк, минем дә мәдрәсәдән куылу белән мактанасым килә. Калуның хурлыгы куылудан әшәкерәк, — диде Габдулла.
— Җүләр булма, укуыңны дәвам иттер,— диде Йосыф.— Мин моннан үзем китәргә йөри идем. Казанга күчү. Ул минем күптәнге хыял. Руслар әйтмешли, не было бы счастья, да несчастье помогло.
—  Мин дә Казанга бару белән хыялланам бит!
— Бик шәп! Алайса менә мин анда барып урнашыйм һәм сиңа да нигез ясап куйыйм. Тик син миңа хатны өзмә, мин дә сиңа язып торырмын…
Дуслар шулай сүз куештылар.
— Ләкин киткәндә әйтеп китим, син монда бер кешедән саклан,— диде Йосыф.— Беләсеңме, Мортаза безнең алда бик шәп спектакль ясап күрсәтте бит. Әйтерсең, полиция аңа хәбәр иткән дә, ул шуннан соң гына безне килеп куып чыгара. Юк! Эш бөтенләй киресенчә. Полициягә ул үзе хәбәр иткән. Шуннан соң гына бит безгә теге «Җантимер» килеп паспортларыбызны тикшереп йөрде.
— Бай аны каян белгән? Мәдрәсә хәлен аңа җиткермәскә тырыштылар бит?
— Аның монда мәдрәсәдән торып сүз ташып торучы шпионы бар. Фәттахның чәйдәше Суфьян…
Икенче көнне Йосыф, җыенып, якын иптәшләре белән генә күрешеп, кечкенә
сандыгын күтәреп китеп тә барды. Алдан сөйләшү буенча ул Нугай базарында
бер кешенең олавына утырып тимер юлга төшәргә тиеш иде. Ләкин китүенә
ярты сәгать тә узмады, ул сандыксыз гына йөгереп кайтты.
— Нәрсәңне онытып калдырдың? — дип каршы алдылар аны.
– Әйтәсе сүзем калган. Барыгыз, Суфьянны чакырып чыгарыгыз әле,— диде.
Камзулчан, түбәтәйчән генә Суфьян йөгереп чыкты.
Бу еш кына хәтемгә, Коръән чыгарга йөри торган нәзек озын буйлы бер малай иде.
— Нәрсә, Йосыф абый, җаным! — диде ул гадәтенчә төчеләнеп.
— Син төчеләнмә, төчеләнмә миңа, Суфьян, янымарак кил! — диде Йосыф.
Суфьян, нидер сизенеп, ишектән кире кереп китмәкче булган иде, Йосыф,
аны җитез генә үрелеп, эләктереп алып өлгерде һәм шундук икенче кулы
белән тегенең авызына китереп сукты. Суфьян атылып, бусагага аркылы
барып төште, һәм яңадан торып китә алмый, шунда ятып калды. Ул кулы
белән авызын тоткан, бармак араларыннан кан ага, үзе елый иде.
—    Ничего, бер генә теш белән котылуыңа нәзер сәдәкасы бир, җасус (шпион)! инде әгәр дә мәгәр минем Габдулла дус белән берәр хәл булганын ишетсәм, синнән генә күрермен. Ул вакыт миннән игелек көтмә. Кайтып синең тешеңне сындыру белән генә калмам, муеныңны өзәрмен! — диде Йосыф һәм шундук китеп тә барды.
Вакыйганы карап торган шәкертләр ни әйтергә белми, авызларын ачып карап калдылар.
Һәм шуннан соң Габдулла көн-төн бер нәрсә белән хыялланып, кабынып йөрде:
— «Кайчан Йосыфтан хат килеп төшәр, кайчан ул аны Казанга чакырыр?
Кайчан ул Казанга барып чыгар, андагы әдәбият түгәрәкләрендә, җилем
басмалы газеталар чыгара торган яшерен оешмаларда болгана, кайный
башлар?»
«Мәгариф»не Кәбир әфәнде яңадан үз кулына алды һәм аны баштагы эзенә
төшереп җибәрде. Газетаның сугышчан рухы бетте, анда мәдрәсәгә җәгърәфия
һәм тарихы исламия кертелү уңае белән бертуктаусыз шапрынулар, Коръән
тәфсире турындагы мәкаләләр, инде йөз тапкыр тугылган «гыйлем кирәклек»
турында фәлсәфә сатулар китте. Ярулла үзенең урта юлдан шома гына бара
торган фикерләрен бертөсле тонда озын һәм зарыктыргыч иттереп яза
башлады. Габдулла бөтенләй язмас булды. Кәбир әфәнде аны чакырып үгетләп
карады:
—    Габдулла әфәнде, мин сезне аңлыйм, сездә инкыйлаб каны кайный, сез хәзерге тәртипне берьюлы сындырып, берьюлы яңаны менгезү теләге белән янасыз. Ә мин янмыйммыни. Мин кайнамыйммыни? Мин дә янам. Мин дә кайныйм. Ләкин миндә ул ялкынны урынында, вакытында кулланырга ярдәм итә торган тормыш тәҗрибәсе бар. Сездә ул юк- һәм, әлбәттә, монда сез гаепле түгел, сезнең яшьлегегез гаепле. Сез миңа һәрвакыт Базаровны күрсәтәсез. Әйе, үзенең мөстәкыйльлеге белән ул минем дә мәхәббәтемне үзенә тарта. Безнең дә үз вакытында үз милли нигилистларыбыз булыр, инша алла! Ләкин аның язмышы нәрсә белән бетә? Вакытсыз сүнү белән… Ни өчен? Вакытыннан элек туган өчен, Габдулла әфәнде, вакытыннан элек туган өчен, ха-ха-ха-ха! Габдулла кабынып, дулкынланып әйтте:
— Билгеле бер идеал өчен көрәшеп тә, берәүгә дә билгесез булып үлү, ләкин баш имичә, үзеңнең горурлыгыңны үзең белән алып китү — бу никадәр гали, бөек… Бу, әлбәттә, исән калып, истибдат күләгәсенә яшеренеп яшәүгә караганда күп артык, күп артык.
— Браво, браво, Габдулла әфәнде, мин дә бу мәсьәләдә сезгә кушылам! Ләкин безнең көннәр алда әле…
— Ярый алайса, сез бүген миңа нишләргә кушасыз?
Языгыз! Милли әдәбиятыбызның кирәклеге турында, милли сәнгатебезне тудыру турында…
Габдулла андый мәкаләләрне язмады, бәлки Крылов мәсәлләрен тәрҗемә
итәргә утырды. Читләтеп әйтелгән сүз, «Эзоп теле» иң хәрәкәтчел, иң
кирәкле корал иде хәзер, һәм мәсәлләр «Мәгариф»тә берәм-берәм чыга
башладылар.
Ләкин бу да Габдулланы канәгатьләндермәде. Йосыф киткәннән бирле ул үзен
һаман ярдәмчесез, киңәшчесез кеше итеп хис итте, аның канаты каерылып
калды. Дөрес, аның янына «Гайния»дән адашы килеп йөри иде әле. Ул
Габдуллага берәр яңа чыккан китап алып килә һәм алар аны икәүләп мавыгып
укыйлар; Габдулла адашына Казанда «Мөхәммәдия»дә куелган спектакльләр
турында сөйли, адашы кабынып китә һәм:
— Эх, бездә дә шундый бер нәрсә ясап аласы иде! — дип тирән сулап куя иде.
Беркөнне алар «Бәхетле Мәрьям» китабын алып, үз яннарына тагын Мортаза
һәм Каюм дигән шәкертләрне кушып, «спектакль» ясадылар. Сәхнәсез-нисез,
бүлмә уртасына утырып һәрберсе үз рольләрен укыдылар алар. Шәкертләр,
тирәләп тезелешеп, моны бик кызыксынып карап утырдылар. Спектакльнең
кызыгы бигрәк тә Габдулла ролендә булды. Ул, үз роленнән чыгып, бик күп
яңа сүзләр кушып, авылның кара, фанатик мөдәррисе булып кыланды. Адашы
аңа иярде һәм яңа фикерле мөгаллимне уйнап, иске мәдрәсәгә каршы
каты-каты сүзләр әйтте. Тамашачылар гөр килеп кул чаптылар…
Ләкин шушы спектакльдән соң Габдулла Хәйруллин кинәт «Мотыйгыя»гә
йөрүдән туктап калды. Аннан соң моның сәбәбе мәгълүм булды. «Гайния»нең
мөдәррисе үз шәкертенең чит мәдрәсәдә «спектакль» уйнавын һәм анда карт
мөдәррисләргә каршы каты сүзләр әйтүен ишетеп, аны «авылына язып җибәрү
һәм мәдрәсәдән куып чыгару» белән куркыткан һәм «Мотыйгыя»гә йөрүдән
катгый рәвештә тыйган булып чыкты.
…Ниһаять, Йосыфтан хат һәм аның белән бик күп яңа хәбәрләр килеп төште.
— «Казан кайный, — дип язылган иде Йосыфның хатында. — Мин тагын бик күп
нәрсәләр белдем, бик күп хәлләргә төшендем, һәм үземнең Уральскидан
китеп, монда килүемә чиктән тыш шат һәм бәхетлемен. Ләкин мин мондагы
хәл-әхвәлне хатка яза алмыйм. Үзең килерсең, барын да күрерсең һәм
хәйран калырсың. Тик хәзерге вакытта Казан мәдрәсәләрендә энә төртер
урын юк. Менә яз көне шәкертләр таралыр, урыннар киңәер. Мәдрәсәләр
ачылганчы кая да булса эшләп торырсың. Аның өчен мондагы мөмкинлек
Җаектагыдан күбрәк. Ләкин хәзер килеп чыгуны мин иртәрәк дип уйлыйм…»
«Бусы да «иртәрәк!» Юк! К чорту! Я хәзер, я бервакытта да түгел!» дип
уйланды Габдулла һәм үгетләүләр, кыстаулар киртәсенә барып төртелмәс
өчен Җаек-тан берәүгә дә әйтми шыпырт кына китеп барырга булды. Ләкин
бернәрсә аны тукталып уйланырга мәҗбүр итте: ә ничек Мирхәйдәр
абзыйларга әйтми китеп барырга? Ә Сәрвине ничек калдырырга? Ярый, ул
Мирхәйдәр абзый белән барып саубуллашыр да, ә ничек Сәрви белән
саубуллашыр? Бу кызны ул ничек шул кое генә калдырып китәр?
Ниһаять, ул мондый фикергә килде: Сәрвине яраткан өчен дә, аңардан башка
аның тормыш мәгънәсе җуелачак булганлыгы өчен дә аңа һичшиксез китәргә
кирәк. Казанга барырга, җәмгыятьтә тиешле урын алырга, эшләргә акча
табарга һәм кайтып Сәрвине алып китәргә!
— Шулай гына. Тик шулай гына!

8

Ул елларны шәкертләр арзанга төшерер өчен һәм уңайлык өчен уртак аш
пешерә торганнар иде. Өч-дүрт шәкерт һәркайсы икешәр-өчәр тиенгә чирек
кадак чамасы ит сатып алып, аны җепкә бәйләп уртак чуенга я кастрюляга
пешерергә салалар һәм пешеп чыгу белән һәркайсы кастрюля тышында
калдырылган үз җебеннән тотып, үз өлешен тартып чыгара иде. Бу уртак
ашка кимендә һәр шәкерт биш тиен акча тота иде. Габдулла бу ашлардан баш
тартты һәм ашка тотыла торган биш тиенне «юл акчасы» итеп җыйный
башлады. Иптәше Габделвәлидән башка тагын ике кешегә ул үзенең серен
ачты: Яруллага һәм апасы Газизәгә. Ярулла аңа бик кирәк вакытларда акча
биреп торудан бервакытта да баш тартмады. Монда да ул аңа һичшиксез
ярдәм итәргә булды. Апасы Газизә Габдулланың китәсен ишеткәч, «мин тагын
ялгыз каламмыни инде шулай?»— дип елап алды. Аннан соң ул күзләренә
тулышкан яшь аркылы аның керләрен юды, киемнәрен ямады, төймәләрен
такты. «Капкага хәтле генә озатам» дип чыкты да, аерыла алмый, энесен
мәдрәсә почмагына хәтле озата барды. Энесе аның туган илен, яшьлеген,
йөрәгендәге иң кадерле истәлекләрен гәүдәләндереп торучы бердәнбер
туганы иде бит…
Иртәгә юлга чыгарга булып Габдулла дәү апасы һәм Мирхәйдәр абзыйлар белән күрешеп кайтыр өчен мәдрәсәдән чыгып китте.
Дәү апасы урыныннан торып утырган, ләкин бик-бик бетеренгән, аның
кыяфәте: «Мин инде барыбер озак яшәмәм»,— дип әйтеп тора иде.
Габдулланың Казанга китү хәбәрен ул бик тыныч каршы алды.
—    Ходай тәгалә изге юл бирсен, балакай! Яңадан күрешә алмабыз инде, безне дә догаңнан ташлама! — диде.
Мирхәйдәр абзыйларда Сәрви генә өйдә, ул курчак уйнагандагы кебек,
алдына төрле төстәге корамалар җәеп, нидер тегеп утыра иде. Габдулла
килеп керү белән, ул, тиз генә урыныннан кузгалып, алдындагы корамаларны
сәкегә алып куйды, кайчысы идәнгә шалтырап төште, үзе гаепле каушап
Габдулланы:
— Әйдә, Габдулла абый, түрдән уз!— дип каршы алды.
Габдулла күреште һәм аның салкын бармакларын үз кулына алу белән һаман шул бер уй аның исенә килеп төште:
«Бу бармаклар да шулай әнисенеке кебек тырпаен калырлар микәнни?»
— Әти, нигә килми икән, дип юксынып тора иде сине, Габдулла абый, — диде Сәрви.
«Ә син?» — дип сорыйсы килде Габдулланың, ләкин сорарга кыймады, шул ук сүзне ул икенче төрле итеп әйтте:
—    Ярый инде юксынучылар булгач.
Сәрви шулай ук әйтергә теләгән сүзен әйтергә кыймаган кебек, кызарып аска карап куйды һәм шунда ук кинәт кузгалып:
— Утыр, Габдулла абый, мин хәзер самавыр куям, әтиләр дә кайтып җитәргә тиеш,— диде һәм самоварга барып тотынды,
— Сәрви, алайса мин сиңа булышыйм,— дип Габдулла урыныннан кузгалды,
– Юк, юк, Габдулла абый, кирәкми, күмергә буялырсың,— диде кыз куркып һәм самовар белән Габдулла арасына керебрәк.
Габдулла җорланды.
—    Шәкерт күмергә буялырмын дип курка ди, ә күмернең шәкерткә буялырмын дип коты оча, ди.
Сәрви җиңел генә келтерәп көлеп куйды:
— Нишләп шәкерткә буялырмын дип коты очсын инде күмернең? Син бигрәк, Габдулла абый.
— Ничек коты очмасын? Син шәкертне мәдрәсә ашханәсендә күргәнең юк, Сәрви. Ул күмергә дә буялган, корымга да каралган, җитмәсә, өс-башы майга катып беткән, ә син минем күмергә буялуымнан куркасың. Курыкма, бир самавырны…
Габдулла абыйсының каләм тотып кына язарга яратылган шәкерт бармакларын
Сәрвинең бер дә генә кара эшкә тидертәсе килмәгән иде шул! Ләкин
Габдулла үзе килеп, ирексезләп самоварга тотынгач, ихтыярсыз юл куярга
мәҗбүр булды:
— Юк, юк, Сәрви, икәүләп куйыйк дисәң, син әнә суын сал, калганын мин үзем эшләрмен.
— И, Габдулла абый, бер дә яхшы түгел инде.
— Яхшы гына түгел, Сәрви, бик шәп барып чыкты әле бу.  Безнең бер дә генә менә болай иркенләп сөйләшеп утырганыбыз юк иде бит әле синең белән.
Самовар янында бергә кайнашу сылтавы Габдулланы һаман кыюландыра һәм
сүзчәнләндерә барды. Әллә каян сүзләре табылды, әйткән бер сүзгә Сәрви
матур гына кеткелдәп көлүе белән җавап бирә барды. Габдулла сүз арасын
җыр белән дә җилемләп алды:
— Самавыр куйдым күмерсез, Кайнап чыгар күрерсез, ди; Ике матур бергә килсә, Аның берсе гомерсез, ди…
— И, нинди матур җырлар беләсең, Габдулла абый!
Бер-икесен миңа да язып бирер идең…
— Бирермен, бирермен, Сәрви. Мин аны сиңа хатка язып җибәрермен.
—    Ничек инде ул, хатка?
— И, әле аны әйтмәгәнмен, мин китәм бит…
Сәрвинең кашлары маңгаена күтәрелде:
— Кая, Габдулла абый?
— Казанга…
— Озаккамы?
— Бәлки бөтенләйгә…
Сәрви ни әйтергә белмәде. Самовар янында чүгәләп утырган җиреннән эшен
онытып, башын боек кына бер якка салган килеш, кулындагы чыра пычагының
очы белән идәнне чокырга тотынды. Сүз тынды. Габдулла аны яңадан ялгап
алып китәргә теләде:
—    Я, Сәрви, әйт инде берәр сүз.
Сәрви дәшмәде.
— Әллә мин сине ачуландырдым инде?
Габдулла иелебрәк Сәрвинең күзенә карарга тырышты. Сәрви кинәт икенче якка борылды һәм битен кулы белән каплады.
Габдулланың аңында яшен чаткысы кебек бернәрсә чыгылып үтте, һәм ул аның
яктысында шуны сизеп, шәйләп өлгерде: аның Җаектан китүе Сәрви өчен
барыбер түгел икән. Сәрви аны җибәрәсе килми икән! Бу Габдулланың
йөрәген кызга иксез-чиксез рәхмәт тойгысы белән тутырды һәм ул моны
ничек кенә булса да, кызга белдерергә тиеш тапты. Мөмкин булса, ул хәзер
менә шунда, кызның аякларына егылып: «Рәхмәт сиңа моның өчен, рәхмәт
сиңа!» — дип әйтер иде. Ләкин ул андый хәрәкәт белән кызны
сискәндерүеннән курыкты.
—    Сәрви, мин китеп озак тора алмам… Барыбер… сезне сагынып кайтып килермен.  Миңа үземә дә сездән башка…  Менә синнән башка күңелсез булыр… — диде ул.
Сәрви дәшмәде. Габдулла аны көлдереп күңелен ачарга уйлады, һәм үзенең
кайчандыр аңа бүләк алып килүен һәм бирә алмый, кире алып китүен сөйләп
көлдерәсе килде. Ул кесәсенә салып алып килгән әлеге муенсаны алып,
Сәрвигә сузды.
—    Сәрви, менә мин моны сиңа кечкенә генә бүләк итеп алып килгән идем.
Сәрви борылып карады һәм муенсаны күреп, аның күзләрендә кызларга хас
кызыгу, соклану уты кабынып куйды. Ләкин ул бүләкне алмый, борылып, кире
элекке хәленә кайтып утырды.
—    Кирәкми миңа бүләк, Габдулла абый. Мин… син… үзең киткәч, нәрсәгә ул миңа? — диде Сәрви һәм тыенкы гына үксеп елап җибәрде.
Габдулла шунда ук Сәрви янына килеп чүгәләп утырды һәм борчылып, аның җиңенә тотынды:
—    Куй, Сәрви, борчылма, бетсен, — дип юатырга тотынды ул. — Синең күз яшең әллә ничек минем йөрәгемә килеп тия. Бик каты килеп тия. Я инде, бетсен. Беттеме?
Габдулла иелеп Сәрвинең күзләренә карады. Сәрви кулы белән күзләрен
каплады. Габдулла аның бармаклары аша яшь аркылы елмайган күзләрне күреп
алды һәм рәхәтләнеп көлеп куйды:
— Котны очырдың бит, мин кызларның яшеннән бик-бик куркам…
— И, аларның яше, Габдулла абый! — диде Сәрви һәм самовар исенә төшеп, шакмак ярырга тотынды.— Аларның яше кояш чыккандагы чык кебек оча да бетә. Менә мин ирләр елавыннан куркам…
— Ә син аны күргәнең бармы?
— Бар. Бервакыт минем абый кайтып елады. Тимерша абый…
— Нигә?
Сәрви, кызларча беркатлы һәм бик сөйкемле итеп абыйсының мастерскойдан
хаксызга куылуын, абыйсының дәшмәүчән табигате белән моңа каршы тора
алмавын һәм бер сүз дә әйтә алмагач, үзенең эченә тулган әрнүен күз яше
белән аңлатуын сөйләп бирде.
Габдулла аның ни сөйләгәнен тыңламый, кызның «аннан соң, аннан соң…»
дип сөйләү рәвешен, аның шул вакыт күзләрендә абыйсын кызганудан туган
матур моңсулыкны күзәтеп, сокланып торды, һәм уйланды:
— «Карале син, бу фирештә үз матурлыгын үзе белми бит…»
Сәрви, сөйли-сөйли, самовар янындагы шакмакларны чыра пычагы белән
уртага яргалый иде. Бер шакмакны ул яра алмый торганда, Габдулла:
— Сәрви, бир, мин ярып бирим,— дип аның кулына тотынды. Сәрви пычакны бирмәде. Бер минутка Сәрвинең кулы Габдулла кулы эчендә калды. Гаҗәп! Бая гына суп-суык кул хәзер ут кебек кызган. Ул аны Габдулла абыйсының кулыннан көлә-көлә тартып алырга тели, ә Габдулла аны җибәрә алмый: аның үз кулы кызның кулына бәйләп куйган кебек… Тартып алыр хәл дә, тәкать тә юк… Мөмкин булса, Габдулла Сәрвинең кулларын шул көе тоткан хәлдә ташка әверелер иде! Михайловскида магазин тәрәзәсе төбендә ул шулай,
бер-берсенең кулларына тотынышып, таш булып каткан ике курчакны күргәне
бар… Ниһаять, Сәрви кулын тартып алды.
— Синең кулларың нинди эссе, — диде Габдулла. — Син авырмыйсыңмы, Сәрви?
— Синең дә кулларың эссе, Габдулла абый! Беләсеңме нигә? Өебез бик эссе. Безнең әти өйне эссе итеп яктыра. Туктале, ишекне бераз кысып куйыйм…
Сәрви сикереп торды һәм барып ишекне кысып кына ачып куйды.
—    Әниең кайтып керсә, кирәгебезне бирер. Былтыр мин сезгә беренче тапкыр килгәндә, аның беренче сүзе миңа: «Ишекне ныграк ябып кер»,— дигән сүз булды.
Сәрви кычкырып «сөлде:
—    Безнең әни кирәк булса да, булмаса да сукранырга ярата инде. Син курыкма, Габдулла абый, без аны әни кайтканчы ябарбыз…
Сәрви ишеккә торып киткән арада Габдулла идәндәге вак кына шакмакларны алды да, аларны «Биш-таш» уйнаган сыман сибеп җибәрде.
— Әллә  «биш–таш»  уйный беләсеңме,  Габдулла абый?
— Сәрви, минем белмәгән уеным юк. Әйдә, уйный бызмы?
— Әйдә!— диде Сәрви балаларча беркатлылык белән һәм самовар янына килеп утырды. Алар «биш–таш» уйный башладылар. Сәрви Габдулланың «биш-ташны» чәчеп, һәм аларны, берәм-берәм чөеп, икенче кулының идәнгә бастырылган бармаклары аша оста чыгаруын күреп исе китте.
— Габдулла абый, каян син болай өйрәндең?
— Аннушка өйрәтте мине.
— Кем? Кем? Аннушка?
Сәрвинең йөзендәге елмаю кинәт сүнде. Ул бик җитди итеп Габдуллага карады.
— Әйе… Ул мин кечкенә чакта, Казанда, Яңа бистәдә…
Сәрви берьюлы тынычланды һәм берни дә булмаган кебек, шакмакларын чөяргә тотынды.
Сәрвинең Аннушка белән болай җитди кызыксынуы Габдуллада рәхәт бер
гаҗәпсенү тудырды. Сәрвинең көнләп соравы аның егетлек горурлыгын
китерде, шул ук вакыт бу аны Сәрвигә тагы да ныграк бәйләде. Аның
башыннан: «Минем мондый бәхетле минутларым булганы бар идеме?»— дигән
сорау һәм шунда ук «Юк иде, юк иде!»— дигән җавап чагылып үттеләр.
Моңарчы бит ул кешеләрне сөю бары аның үз өлеше генә дип уйлап йөри һәм
чит кешеләрдән, туган булмаган кешеләрдән берәүнең дә аны сөю
мөмкинлеген күз алдына китерә алмый иде ул. Якты минутлар… Алар
елт-елт итеп үтеп киткәләделәр. Шул ук Сәрви белән үткән җәйне су юлында
очрашу соң! Дөрес, андагы очрашу бер-ике сүз белән генә бетте.
— Мин кайтканчы китмә, Габдулла абый, — диде Сәрви.
— Ярый, Сәрви, син кайтканны көтәрмен,— диде Габдулла.

Аннан алар аерылыштылар.
Ләкин Габдулла ул очрашуны үзенең хыялында күпме баетты, Имеш, ул очрашу
аның белән генә бетмәгән, юк, юк! Габдулла шунда Сәрвине су буена хәтле
озата барган. Менә Сәрви басмага басып кер чайкый башлаган, Габдулла
аңа булышкан булып, аңа су чәчрәткән… Сәрви дә аңа су чәчрәтү белән
җавап биргән… Габдулла аңа:
Су буена барма, җаныем,
Су чәчерәр битеңә,—
дип җырлаган. Сәрви дә аңа җыр белән җавап биргән. Аннан соң керләрне
чайкап бетергәч, Габдулла аларны кәрзингә тутырып, ярга менгезеп куйган.
— Сәрви, бир көянтәңне. Үзем генә алып кайтып куйыйм,— дигән ул.
— Юк, — дигән Сәрви һәм көянтәсен тотып йөгереп киткән. Габдулла аның
артыннан! Су буенда Сәрвинең көмеш кебек саф көлүе бертуктаусыз яңгырап
торган…
…Габдулла Сәрви белән самовар янында «биш–таш» уйнап утыра. Аңа хәзер
бу чынлык аның әлеге су буе хыялыннан да көчлерәк һәм татлырак. Менә бу
мунча өйдә, самовар янында, ул үзен су буенда гына түгел, икәүдән икәү
әллә кайларда, әкияттәге сыман сихерле урманнар һәм болыннар буйлап
гизгән кебек тоя… Казанга китәргә җыенулары да, төянеп әзерләп куйган
сандыгы да, Йосыфның хаты да, берсе дә аның исендә юк…
—    Кайсы кулы корган ишекне ачып калдырды болай? Кемнең кулы артына җитми йөри? — дип сукрана-сукрана Миңниса апа кайтып керде.
Сәрви дә, Габдулла да, үзләренең бәхетле ялгызлыклары белән онытылып,
ишек ябуны исләреннән чыгарганнар! Нигә, була бирсен! Бер-берсен ярата
торган кешеләрнең бәхете янында әниләрнең, әбиләрнең сукрануы нәрсә ул!
Киресенчә, Сәрви дә, Габдулла да карчыкны кочаклап аласылары, аны тотып
зыр-зыр әйләндерәселәре һәм «Ачуланма инде әни! Я, бетсен инде, Миңниса
апа!» Дип үбеп аласылары килә!
Миңниса апа артыннан ук Мирхәйдәр абзый кайтып керде һәм аның борчулы
кыяфәте Габдулланы мәхәббәт исереклегеннән берьюлы айнытып җибәрде.
— Ә, кунак бар икән,— диде Мирхәйдәр абзый һәм Габдулланы күрү шатлыгы аның борчылуын баса төшкәндәй булды.
— Кәефләрең ничек, Мирхәйдәр абзый? — дип Габдулла аның борчылып кайтуының мәгънәсен беләсе килде.
— Кәефләрне үзең дә беләсеңдер инде,  ишетеп килгәнсеңдер, — диде, табышмак кебек итеп, Мирхәйдәр абзый.
— Юк, — диде сагая төшеп, Габдулла. — Нәрсә бар, Мирхәйдәр абзый?
— Соң япон сугыш башлаган бит безгә каршы, нәләт суккыры! — диде Мирхәйдәр абзый һәм бүреген салып сәкегә ыргытып бәрде.

Сигезенче бүлек


«Сугыш» дигән хәбәр йөрәкләрне кисеп үтте.
Нинди сугыш, кем белән сугыш икәнлеге билгеле булып өлгермәде, һәркем
үзенең якыны, туганы, ире, атасы турында уйлап алды. Ирләр борчылдылар,
хатыннар еларга тотындылар. Кешеләр каядыр йөгерделәр, нәрсәдер эшләп
өлгерергә ашыктылар. Михайловский буйлап газета һәм сугыш телеграммалары
сатучы малайлар бер яктан бер якка чаптылар һәм, әйтерсең, ниндидер
шатлык хәбәр әйткән кебек күтәренке тавыш беләп кычкырдылар:
— Япония белән сугыш! Япония белән сугыш! Порт-Артурны тупка тоту! «Паллада» крейсерын батыру!..
Урамда атлы казачийлар үзләренең әләмнәре белән күренделәр, алар
алдындагы җиз трубалар ниндидер сугышчан маршлар уйнадылар. Шәһәрнең
икенче ягында икенче бер оркестр «Боже, царя храни»ны уйнады. Урамга зур
тәреләр күтәреп, көмеш чачаклы әллә нинди киң киемнәр кигән поплар
чыктылар, алар-га әллә ничаклы кеше иярде…
Мөселманнарның корбан гаете шушы көннәргә туры килде. Таш мәчеттә, гает
намазыннан соң Рәкыйп мулла Тулбаев «Падишаһе әгъзам император Николай
хәзрәтләре һәм аның гали хандан гаиләсе» сәламәтлегенә дога укыгач,
казачийлардан Шакир Габдушев дигән нугай татары чыгып, халыкны падиша
гаскәренә ярдәм итәргә, «Кызыл тәре» оешмасына акча җыеп тапшырырга
чакырды…
Бәйрәм — бәйрәм булмады. Бәйрәмнәрдәге кебек аз булса да күңел ачып,
елмаеп утыру урынына бик күп семьяларда, елаша-елаша хатыннар ирләрен,
балалар аталарын, карчыклар балаларын сугышка озаттылар.
Халык сугышка «яшьләрне алып бетерерләр инде» дип көткән иде. Ләкин
яшьләрне калдырып, «запаснойларны» җыйдылар. Урамда козырексыз кокардалы
фуражка һәм соры шинель киеп, киң каеш буып алган көрәк сакаллы кешеләр
күренделәр.
— Баласы-ние юк яшьләрне калдырып, олы яшьтәгеләрне җыймаса, ятимнәр
әзрәк калыр дип курыктылар микәнни, башлары йөзтүбән килгерләре!— дип
карганды карт-коры. Вокзалда хатыннар үзләренең көрәк сакаллы ирләрен
озатып, өч-дүрт баласын кочаклаган килеш боегып калдылар…
Аннан бар да тынлы. Җаек элеккедән дә боеграк яши башлады. Тик фронтка
китә торган атлы каза-чийларның җырлары гына ара-тирә шәһәрнең тынлыгын
бозгалады.
Габдулла Казанга китмәде. Бу сугыш аңа аның бәхетен буарга үрмәләп килә
торган үрмәкүчсыман бер хәшәрәт булып күренде. Менә, менә, ул үрмәләп
Җа-екка килә, һәм кешеләрне берәм-берәм үзенең йонтач тәпиләре астында
сыта, изә, менә ул Сәрвигә килеп җитә… Юк! Габдулла Җаекта калырга
тиеш һәм бөтен көчен куеп, бердәнбер бәхетен — Сәрвине сакларга тиеш!
Үзенең китми калуын ул шулай аклады. Ьәм бу сылтауның килеп чыгуына
кинәнеп куйды. Ә эшнең дөресенә килгәндә, ул инде бу мәсьәләне үзе дә
сизмәстән, бер көн Сәрви белән самовар янында шакмак уйнап утырганда ук
хәл иткән иде. Сугыш бу мәсьәләне тизрәк чишәргә бер сылтау гына булды.
Ниһаять, Габдулла Кырлайдагы Фазылның сабан туенда Галимҗанны җиргә
күтәреп салганда каян көч алганын, Гөләнвәрнең Фазылга хат яздырганда ни
өчен яңа күлмәкләрен киенеп, бизәнеп утыруының мәгънәсен төшенде.
Ул хәзер үзе сөя иде.
Сәрви яныннан кайткан көнне кичен ул юрган астына кереп яткач, Сәрвинең
аны яратуы турында уйлап, шуның бәхетеннән күңеле нечкәреп китте. Ул
хәзер Сәрвидән аерылуны берничек тә күз алдына китерә алмый иде. Ничек,
ничек соң ул Казанга китеп барырга җыенган? Ничек ул моны күз алдына
китерә алган? Аерылу менә хәзер коточкыч нәрсә булыр иде! Кәм ул үзен
Сәрви белән аерылышкан хис итеп, үзен һәм Сәрвине аяп елап җибәрде.
Мендәрен күз яше белән ул шулкадәр чылаткан иде ки, аңа йоклар алдыннан
мендәрнең икенче ягын әйләндереп ятарга туры килде.
Габдулла моңарчы Мирхәйдәр абзыйларга сирәк кенә барып чыга торган иде.
Хәзер аның аларга бармый торырга тәкате калмады. Җомга көн җитеп,
дәресләрдән бушау белән, ул Мирхәйдәр абзыйларга китте.
Мирхәйдәр абзыйлардагы хәл бер атна эчендә танымаслык булып үзгәргән
иде. Өй эче шыгрым балачага белән тулган. Нәгыйм абзый шинель киеп, каеш
буып алган да, фуражкасын салып, түбәтәйчән генә утыра. Хатыны Майсафа,
кечкенә, какча гәүдәле хатын, балаларын кочаклап, чаршауга төреп
бәйләгән зур төен өстенә утырган да, алдында берни дә күрми, күзләрен
әллә кая еракларга текәп тынган. Аның алдындагы балаларының күзләре
шинель киеп алган аталарына юнәлгәннәр. Мирхәйдәр абзый тезләренә
терсәкләре белән таянып, идәнгә карап, Миңниса апа, Сәрви һәм Рәүф
сәкедә уйга калып утыралар… Алар арасында Тимерша гына юк. Ул эштә…
Габдулланың килеп керүе дә өйдә элекке кебек җанлылык тудырмады. Тик Мирхәйдәр абзый гына башын күтәреп:
—    Әйдүк, Габдулла дус, — дип дәште һәм сәкедән урын күрсәтте.— Утыр менә шунда кереп…
Нәгыйм абзый Габдулла килеп керү белән өзелеп калган сүзен әкрен генә дәвам иттерде:
—    Күрәсене күрми, гүргә кереп булмый… Бер без генә түгел, бөтен ил
белән, әйе… Һәркем үз әтичествасын сакларга тиеш. Безнең присяга бар.
Какже! Нәчәльство әйтә: озакка бармас бу сугыш, озакламый җиңеп кайтып
килербез, ди. Менә тик бабай белән әбигә,
Тимершага авырлыгы… Балаларның өс-башын рәтләдем инде рәтләвен. Киләсе
елгача яланөс йөрмәсләр. Тик менә ашарларына азык калдырып булмады.
Алай бик авырга килерлек булса, кәҗәне, кош-кортны суегыз, жәлләмәгез.
Баш исән булса, мал табылыр. Я, бер дога кылыйк! Ишалунга соңга калуым
бар…
Мирхәйдәр абзый торып шүрлектән түбәтәен алып киде һәм утырып, һәммәсе
белән бергә кул күтәреп дога кылды. Аннан соң бар да кузгалыштылар.
Өйдән мәет чыгаргандагы кебек, балалар һәм хатын-кыз лышык-лышык елаша
башладылар. Күзенә яшь тулган, әмма аны тыеп калыр өчен иренен тешләгән
Сәрвине юату теләге белән Габдулла аңа дәшмәкче булган иде, ләкин үзенең
тавышы чыга алмый тамагында кысылып калды. Ул үзе бу озатудан әсәрләнеп
калган иде.
Нәгыймҗан абзый япон сугышына китеп барды…
Әрнеп елау, эчке өзелү белән сулыгулар Габдулланың колагыннан китмәде.
Алар төрле яктан ишетелә торган елаулар, сыкранулар белән кушылдылар.
Сугышта үлгән кешеләрнең хәбәрләре килә башлады. Ятим калган семьяларның
кайгысына әле үлем хәбәре килмәгән семьялар иярделәр:
— Илаһи, безнеке дә үлсә, нишләрбез? Ә Җаек бит ул диңгездән бер тамчы. Димәк, бөтен Рәчәй менә шулай
ыңгыраша? Димәк, бөтен диңгез ярсуына түзә алмый, үкерә. Шул гына
җитмәгән иде! Кая бара бу тормыш? Тагын ниләр көтә бичара кешеләрне?
Башында туган бу каһәр суккан сорауларга җавап эзләп, Габдулла рус
газеталарына ташланды. Ләкин «Уральский дневник» газетасындагы
японнарның бербер артлы безнең позицияләрне биләү хәбәре, шулай да
боларны вакытлы стратегик чигенү, дип аңлаткан, «японнарны без барыбер
җиңәрбез!»— дип мактанган ялган патриотлык шапырынулары Габдулланы
канәгатьләндермәде .
Габдулла үзен борчыган сорауларга җавап таба алмый аптырап йөргән
көннәренең берсендә мәдрәсә тормышында булып алган бер вакыйга яшен
чаткысы кебек хакыйкатьнең бер өлешен шактый ачык чагылдырып ташлады.
«Биш кунак» (Казахларда «биш кунак» дип соңга калган язгы суыкларга әйтәләр) көннәре узып, язгы җылылар башланган иде.
Базар көнне казах шәкерте Иргалине башы-күзе канга тузган хәлдә
мәдрәсәгә алып кайттылар. Бөтен мәдрәсә аякка басты. Мондый хәлнең
моңарчы булганы юк иде.
Иргалине арбасына утыртып китерүче бер казачий урыс эшне бол ай аңлатты:
— Бу егет гаепле түгел. Урядник үзе гаепле монда. Мин аңлатып бирим.
Станицадан килгән безнең бер казачий атын урамдагы баганага бәйләп,
харчевняга кергән. Ну атын чишеп алып киткәннәр. Җаекта була торган хәл.
Тавыш купкан: кем алып киткән дә кем алып киткән? Ну ат карагы расписка
калдырмаган, монда урядник эшне аерып, аңлатып бирергә тиеш. Шуның өчен
ул урядник. Ну ул каракны эзләп, тикшереп азапланасы килмәгән, үзенә
эшне җиңеләйтер өчен тоткан да, казачийларның колагына пышылдаган:
дескать, кыргызлар эше бу… Киткән дөмбәсләшү. Казачийлар белән
кыргызлар арасында. Ну кыргызларны кысрыклый башлаганнар. Бу егет яклап
чыккан үзенең якташларын. Моның өстенә ябырылганнар тегеләр. Бу егетнең
энә очы хәтле дә гаебе юк. Мин кыргызларны беләм. Алар белән бергә мин
Себердә эшләп йөрдем. Да, горячий халык, но честный халык. Алар мине
үземне бервакыт үлемнән алып калдылар.
Иргали шуннан соң бер ай авырып ятты. Шул вакыт эчендә аның янына
мәдрәсәдә моңарчы күренмәгән ят казахлардан берничә кеше килеп китте.
Алар, егеттән сорашып, базар вакыйгасын бәйнә-бәйнә язып алдылар һәм
аңардан ниндидер кәгазьләргә кул куйдырдылар.
Бу турыда аларның шундый хикәяләре бар имеш, язның беренче җылы
көннәренә ышанып, бик җиңелчә генә киенеп биш кеше ерак кына авылга
кунакка киткәннәр. Юлда суыклар башланган һәм биш кунак шунда туңып
калганнар.
Бервакыт мәһабәт кыяфәтле, яхшы гына киенгән бер казах белән студент
формасы кигән яшьрәк, үткен күзле, тулы гына битле бер казах егете килеп
керделәр. Алар сәкедә яткан Иргалинең янына утырып, аңа төрле сораулар
бирделәр һәм үзара нидер киңәштеләр. Аннан ниндидер мәсьәләдә алар
арасында килешмәү килеп чыкты.
Алар мөмкин хәтле шыпырт сөйләшергә тырышсалар да, Габдулланың урыны
Иргалинеке белән янәшә булганга, чаршау аша һәммәсе аермачык ишетелеп
торды.
— Юк, юк, алай түгел, Исагулов,— диде өлкән казах.— Син рус мәктәбендә укыган кеше, син казахның тарихи тенденциясен, аның милли аерымлыкларын аз беләсең. Бу турыда мин шактый беләм, һәм син миңа бу мәсьәләдә юл куй! Казахның аерым хезмәтчел сыйныфы юк. Казах бердәм, тоташ бер милләт ул. Юк, дөрес түгел! Казахның бае бар, баеннан күбрәк гидәе бар.
— Димәк, сез безне абсолютизмга каршы барган җирдән борып, казахның гидәен казахның баена каршы аякландырмакчы, казах белән казахны сугыштырмакчы буласыз?
— Ә сез милли бердәмлек дигән булып казахның ярлы күпчелеге өстеннән бер төркем казах солтаннарының һәм байларының
камчысын уйнатмакчы буласыз? Юк, казах халкы ул сезнең солтан һәм байлар
азчылыгы түгел, бәлки гидәйләр күпчелеге. Менә Русия япон сугышыннан җиңеп чыксын әле. Күрсәтер ул сезгә гидәйләр күпчелеген?
— Ә кем әйтте сезгә Русия җиңеп чыгар дип? Рус армиясенең бертуктаусыз чигенүе сезгә җиңү булып күренәмени?
– Җиңелсә, бигрәк тә яман. Җиңелүнең авырлыгы иң беренче нәүбәттә
колонизацияләнгән халыклар өстенә төшәчәк, менә безнең өскә. Патша
хөкүмәте үзенең сугышта җиңелү үчен бездән алачак, күреп тор!
– Ә менә бездән акыллырак кешеләр әйтә: патша гаскәренең җиңелүеннән патша гына оттыра, ә халык ота, ди.  Патша бу сугышны халыкның революция настроениесен җимерү
теләге белән башлады бит, сез аны беләсезме? Ләкин ул үзенең исәбендә
бик нык ялгышты.
– Кем әйтә аны, социал-демократлар әйтәме?
– Кем генә әйтмәсен, бу сүз гаять нык логика нигезенә корылган.
— Сез миңа социализм сабагы укымагыз.  Мин аның өчен карт инде. Менә сез адвокат икән, бу казах егетенең правосын яклап чыгарга тиеш. Менә сезгә конкрет хәл. Монда марксизм не причем.
— Сез уйлыйсыз, бу базардагы сугыш очраклы хәл? Юк, бу абсолютизмның төп сәясәте, аларга милләтләрне үзара сугыштырырга
кирәк. Милләтләр үзара ызгышкан саен алар өстеннән хөкем йөртү җиңелрәк
бит. Моңардан рус шовинистлары гына түгел, казах шовинистлары да
файдаланалар. Аларга да казах өстеннән хөкем йөртү җиңеләя.
— Казахның баласы түгел син, гой! — дип төкерекләрен чәчрәтә-чәчрәтә кыза
башлады өлкән казах. — Син яман атадан туган, урысның айтканын хуплап
торасың, гой!..
— Юк,— диде тыныч кына яшь казах,— казахның баласы Абайның әйткәне бар:
Бай сенилди,
Бир беиилди
Елде җаксы калмады.
Елдечи еркек
Боска селтек
Качып елип кармады.
Ишектән бергә килеп кергән ике казах чыгып киткәндә аерым-аерым чыгып
киттеләр. Иң элек карт казах кузгалды һәм, «сау булыгыз» урынына ачуына
буылып, «молокосос!» дип чыгып китте…
Мәдрәсә ачылгач, Габдулла якын сердәшләре Ярулла белән Иргалине көтте.
Ләкин, авырып, Гурьевта калуы һәм быел мәдрәсәгә килә алмавы турында
Ярулладан хат килеп төште. Ә Иргали быел мәдрәсәгә соңгарып кына килеп
җитте.
Кыйналудан соң, ул бераз ятып алгач, авылына кайтып киткән иде. Анасы
да, атасы да бөтен көчләрен куеп, улларын тизрәк савыктырырга, аны
яхшырак кунак итәргә тырыштылар һәм инде яңадан мәдрәсәгә, шәһәргә
җибәрергә теләмәделәр. Иргали качып киткәндәй китеп барды. Нигә дисәң,
яз көне авырып кайтканда, Исагулов аңа русча укырга киңәш биргән һәм бу
юлда үзенең ярдәмен кызганмаска вәгъдә иткән икән.
Моны ишеткәч, Габдулла Иргалине бөтереп алды:
— Димәк, син аны беләсең? Кемең ул синең? Якыныңмы, танышыңмы ул?
— Беркемем дә түгел,— диде Иргали.— Авырып ятканда минем янга аны әлеге Бөркетбай дигән казахалып килгән иде. Беренче тапкыр мин аны шунда гына күрдем. Аннан соң ул
минем кемлегемне, ата-аналарымны, аларның кәсепләрен сорашты. Минем атам
казахның бер гидәе. Тормышыбыз начар. Шул арны белгәч, ул миннән
сорашып алып китте: мәдрәсә укуы сине канәгатьләндерәме? Русча укыйсың киләме? Мин әйттем: башта без укый бирдек, укуыбыздан нинди файда, нинди зарар, тикшермәдек, аннан соң бездәге Йосыф, Габдулла дигән шәкертләр күзләребезне ачтылар. Хәзер инде безне бу уку канәгатьләндерми, яңача укыйсыбыз, русча өйрәнәсебез килә, дидем. «Терелгәч миңа кил, яхшырак мәктәпкә урнаштырырга тырышырмын, бер дә булмаса, үзем укытырмын»,— диде ул миңа.
— Үзе чакырдымы? Адресын да бирдеме?— дип бик нык кызыксынды Габдулла. Исагулов белән яз көне очрашудан соң, ул: «Бу ягымлы һәм акыллы егет белән мин нигә танышмадым, нигә мин аның кайда торганын сорашмадым?»— дип үкенеп йөргән иде. Инде менә хәзер аның белән яңадан очрашуга бик шәп сылтау килеп чыкты. Иргали, мине дә алып барсаңчы үзең белән,— дип ул мәсьәләне турыдан-туры куйды.
— Ул үзе дә әйткән иде…
— Нәрсә дип?
— Иптәшеңне, шул, татарның егете Абделдәне дә алып кил, — диде,
— Соң ник син аны миңа моңарчы әйтми тордың, киттек! — диде Габдулла…
Октябрьның соңгы көннәре иде. Көн урталары булуга карамастан, дөнья
эңгер вакытындагы кебек караңгы. Җаек өстендә күңелсез соры томан
әйләнә, һавада чебеннәр сыман сирәк-сирәк кар очкалый һәм ул аяк астына
төшеп, юеш җир өстендә шунда ук эри. Ләкин Габдулла шат. Менә ул,
ниһаять, аңа билгеле булмаган бик күп нәрсәләрне белә торган, аның
сорауларына җавап бирә алырлык кеше янына бара. Шул сорауларны ул тагын
бер тапкыр үзенең башында барлап, аларны тәртипкә тезә. Бөтенесеннән
бигрәк аны борчыган мәсьәлә шул:
— Акыллы кешеләр, әлбәттә, бар. Алар халык бәхете өчен газиз гомерләрен
корбан итәргә әзер торган хәлдә, бу дөньяның көчлеләренә каршы яшерен эш
алып баралар. Ничек табалар соң алар берсен-берсе? Бу гали фикердәшләр
ничек оешып алып китәләр? Менә ул да, Габдулла да, шул гали фикер белән
янып йөри бит. Ләкин нигә ул читтә? Аңа ышаныч юкмы? Әллә моңа аның
каһәр суккан шәкертлек исеме комачаулыймы?
— «Юк, мин Исагулов алдында моны турыдан-туры әйтермен, мин аны ышандырырмын, ул мине аңлар!» — дип уйлый Габдулла…
Исагуловның квартирасы Гимназический урамның аргы очындагы ике катлы
агач йортта булып чыкты. Урамдагы парадный ишек янына килеп, ике шәкерт
башта нишләргә белми тордылар:
— Ишекне шакыргамы, тәрәзә кагаргамы? — диде Иргали.
— Юк,— диде Габдулла, — бу байлар йөри торган ишек. Әйдә, без ишек алдыннан керик…
Һәм алар капкага кереп киттеләр. Өйалды ишеге ачык иде, шуңа күрә монда
алар нәрсәне шакырга, ничек шакырга белми, аптырап калдылар. Ул арада
ишектән, көянтәсен култык астына кыстырып, кулына буш чиләкләр тоткан
бер рус хатыны килеп чыкты. Габдулла аңардан Исагуловның кайда торуын
сорады. Хатын: «Белмим, әнә ул ишекне шакыгыз»,— дип бер ишекне
күрсәтеп, китеп барды. Иргали күрсәтелгән ишекне әкрен генә шакыды.
Шәкертләр икесе дә колакларын ишеккә салыбрак тыңлап тордылар. Чыгучы
булмады. Габдулла ишек тоткасыннан тотып, нык кына берничә тапкыр
тартты. Ниһаять, эчке ишек ачылды. Кемдер сак кына ишек янына килде һәм
йомшак кына хатын-кыз тавышы:
—  Кем анда? — дип сорады.
— Бу — без, — диде Габдулла, — безгә господин Исагулов кирәк иде…
— Ул монда тормый,— диде хатын-кыз тавышы.
Без ул үзе биргән адрес белән килдек.
— Сез кем соң?
Аның якташлары. Мәдрәсә шәкертләре…
Шуннан соң гына ишек кысылып ачылды һәм, киңрәк ачылырга ирек бирми, шунда ук эчтән бер чылбыр тартылды.
«Нинди сак кешеләр тора монда», — дип уйлап алды Габдулла.
Кысылып ачылган ишек ярыгыннан яшь кенә сары чәчле ханымның ак чырае һәм уйчан гына соры күзләре күренделәр.
— Исагулов монда тора иде. Хәзер ул юк,— диде хатын.
— Кайда соң ул?
— Сез белмисезмени?
— Юк. Белмибез…
— Аны алып киттеләр бит…
— Кая?
— Төрмәгә алып киттеләр, әйе, әйе,— диде куркынган күзләре белән
шәкертләргә текәлеп әлеге ханым һәм ниндидер төзәтүе мөмкин булмаган
эшкә үкенгән сыман әкрен генә башын чайкап торды…

6

Моннан соң бер ай чамасы вакыт узды. Көзге пычраклар шәкертләргә беркая чыгарга ирек бирмәделәр.
Мәдрәсәдә җәмәгать эшләре сүнгән, «Мәгариф» газетасын чыгару тукталган,
гыйльми мәҗлесләр ясау кайгысы беткән иде инде. Кәбир әфәнденең газета
чыгаруны сорап биргән прошениесенә Петербургтан «Дини китаплардан башка
нәрсә чыгарырга рөхсәт юк»
дигән кәгазь килеп төште. Кәбир әфәнде татарча тәфсир язарга тотынды.
Габдулла бизгәк белән калтыранып йөрде-йөрде дә, ниһаять, урын өстенә
егылды. Иргали аның өчен кулыннан килгән бөтен ярдәмен кызганмады: Кәбир
әфәнде кушуы буенча иптәшенә дарулар алып кайтты, аңа чәй кайнатып
эчерде, аш пешереп, җылы шулпа тәкъдим итте. Ләкин Габдулла ашны
ашамады, «кирәкми» дип башын гына селекте.
Габдулланы терелтүгә Кәбир әфәндедән башка Гомәр хәлфә дә, хәтта
мөдәррис үзе дә катнашты. «Тыным килешмәсме?»— дип ул Габдулланы өшкереп
тә карады. Шул вакыт Габдулла бернәрсә уйлап ятты:
— «Сез нәрсә! Менә Сәрви булсын иде шушында. Аның бер генә тапкыр маңгаемнан сыйпап алуы торып аягыма басарга җитә калыр иде…»
Авыруыннан бигрәк аны эч пошу җәфалады. Хәлен сораучыларга ул:
— Хәлем ярыйсы, тик менә эч пошуга түзәр хәл юк,— ди иде.
Төннәрен аның бизгәге көчәя башлый һәм ул үзенең коргаксыган күзләрен түшәмгә текәгән килеш, әллә саташып, әллә аңлы рәвештә:
— Динам, Динам минем, кая синең озын таягың, кая? Кил инде, коткар инде мине,— дип сөйләнә иде.
Бер көн кич белән шундый уяулы-йокылы хәлендә ятканда ул, каяндыр кызлар тавышы белән аермачык өзелеп әйтелгән:
— Габдулла абый, җаным,— дигән сүзләрне ишетте һәм уянып башын күтәрде.
— Ә кем дәшә миңа?— дип сорады ул.
Җавап биреп дәшүче булмады. Бөтен мәдрәсә үлеп йоклый иде.
— «Төшемдә ишеткәнмен икән»,— дип уйлады Габдулла, башын кире мендәренә салды һәм үзе дә йоклап китте…
Ниһаять ул бераз савыгып, мәдрәсә эчендә акрын гына йөри башлады. Шунда
гына аңа шәкертләр үзләренә сөт китерә торган күрше Марфаның сүзләрен —
ниндидер кызның Габдулланы эзләп килеп тә, мәдрәсәгә керергә базмый,
кире киткәнен әйттеләр.
— Соң нигә аны миңа шундук әйтмәдегез?— дип иптәшләрен битәрләде Габдулла.
— Аның кайгысы идемени, башыңны күтәрә алмый ята идең бит,— диделәр итәшләре.
Аны эзләп килгән кызның Сәрви икәнен, монда ниндидер үкенечле бер хәл
барлыгын Габдулла йөрәге белән сизеп алды. Ул, таякка таянып булса да,
Мирхәйдәр абзыйларга барып кайтырга булды һәм монда аны иптәшләре дә,
Гомәр хәлфә дә тотып кала алмадылар. Иргали аны үзен генә җибәрәсе
килмәде, ияреп китте.
Урамда чын кыш иде инде. Калын кар катлаулары урамга, өй һәм
каралтыларга, язга хәтле эремәскә булып, тыгызланып, сылашып каткан,
һава куе сыкы белән җемелдәп, уйнйклап тора иде. Ике шәкерт киез
итекләре белән тыгыз кар өстеннән шыгырт-шыгырт атлап киттеләр. Иргалигә
Габдулланы җитәкләргә туры килмәде, киресенчә, Габдулла әллә каян
килгән көч белән җәһәт-җәһәт атлый. Иргали хәтта аның артыннан өлгерә
алмый һәм моңа бик гаҗәпләнә иде.
Габдулла Мирхәйдәр абзыйларга нәкъ беренче тапкыр килгәндәге кебек, эссе
итеп ягылган өйне суык пар белән тутырып килеп керде. Нәкъ шул
вакыттагы кебек, карчык:
— Иплекне ябыгыз тизрәк, кайсы йөри анда?— дип сукранып каршы алды.  Килеп керүчеләрнең берсе Габдулла икәнен белеп алу белән ул аңа таба әйләнде.
— Габдулла, улым, бу синме?— диде дә тавышы киселеп калды һәм ул, яулык чите белән, карт күзләреннән саран гына агып чыккан яшен сөртеп алды.
Габдулланың теленә иң беренче булып:
— Нәрсә булды?— дигән сорау килде һәм ул сәке өстендә дәшми яткан Мирхәйдәр абзыйга карап, эсселе-суыклы булып китте: «Әллә үлгәнме?!»
Мирхәйдәр абзый чак-чак кузгалыр-кузгалмас селкенеп куйды. Юк, ул
үлмәгән, әлбәттә, ләкин авыру аны аяусыз буып алган, ул кузгала да
алмый…
—    Сәрви китте бит!— диде карчык, күзләрен Габдуллага мөлдерәтеп. Шунда гына Габдулла өй эченә күз йөртеп алды. Өйдә карт белән карчыктан һәм бер почмакта йөзләренә сары иңгән, дәшмичә тик кенә утыручы ике ябык кына баладан башка берәү дә юк иде.
— Кая китте?— дип аптырап сорады Габдулла.
— Сөйләмә дә инде… Бик ерак…
Мирхәйдәр абзый авыр гына кузгалып һәм ыңгырашып куйды. Карчык торып
аның өстендәге юрганын рәтләде, һәм картның нәрсә әйтергә теләвен
аңлаган сыман:
—    Я, комачауланма, гомерлеккә китмәде бит, кайтыр, анда ичмасам үз
мөселманнарың кулында, өсте бөтен, тамагы тук булыр…— диде.
Габдулла Мирхәйдәр абзыйга таба атлап куйды. Карт чалкан яткан, үзенең
фикерен Габдуллага аңлата алуга тәкатьсезлектән күзләре яшь белән тулган
иде.
— Сәрви тук якка китте, — дип әллә Габдуллага аңлатыр өчен, әллә үзен юатыр өчен сөйләп алып китте карчык, — шул яктан
килгән кызыл баш мөселманнары алып китте үзен. Үз кызыбыз кебек итеп
асрарбыз, дөньялар рәтләнгәнче бездә торыр, аннан соң, бөтен тәрбиясен
җиренә җиткереп, менә дигән итеп киендереп үзегезгә кайтарырбыз,
диделәр.
— Ки-и-и,— дип әрнеп ыңгырашты Мирхәйдәр абзый. Бу аның: «Ки, юкны
сөйләмәче, зинһар, әрәм иттең инде кызны!» — дигән сыман әрнүе иде.
— Нинди мөселманнар?  Кай якка алып киттеләр? — дип теленә килгән беренче сүзләр белән сорый башлады Габдулла.
— Бохара ягына, Бохара ягына, изге якка, — диде карчык. — Ярдәмнәре дә бик зур булды. Менә шул яктан алып килгән бер капчык йөзем белән бер капчык дөге калдырдылар, илле тәңкә акча бирделәр. Менә бу балаларны туйдырырга кирәк бит. Ул почмакта утырган балаларга төртеп күрсәтте.
—    Сез Сәрвине саткансыз бит! — дип, үзен-үзе белешмәстән, кычкырып җибәрде Габдулла.
Карчык сискәнеп Габдуллага карады һәм акланырга тотынды:
—    Нишләп сатыйк, ди, кем үз баласына дошман, аның өсте бөтен, тамагы тук яшәвен кайгыртып җибәрдек без анда… Нишләп сатыйк ди без, җүләр! Үзе дә бик риза булып, бик куанып китте…
Мирхәйдәр абзый тагын әрнеп, ыңгырашып куйды. Карчыгы аңа таба борылды да:
—    Нигә, үз теле белән ризалык бирде ләбаса,— диде.
Габдулла ышанмады, кайтарып сорады:
—    Сәрви үз теле белән ризалык бирдеме?
Ул кызлардан ризалык алуның ансат юлын Газизә апасының туе буенча белә иде инде.
Карчыкның җавабы керделе-чыктылы булды:
— Нигә бирмәсен? Башта бирмәде шул, аннан соң ул да бит адәм баласы, ашыйсы да килә, киенәсе дә килә. Кыз кеше бит. Бик җылады инде үзе, бик җылады.

– Соң ничек итеп әллә каян килеп кергән җиде ятка, ышанып, үз балаңны биреп җибәрергә мөмкин? — диде Габдулла ярсуын көч-хәл белән тыярга тырышып.
– Юк, алар үзләре андый-мондый кешеләр түгел. Менә шунда, түргә намазлык җәеп намаз укыдылар алар. Аннан соң үзләре үк әйттеләр: «Сез кызыгызны безгә ышанып бирегез, без сезгә килер алдыннан мәхәллә имамыгызда булдык һәм аның фатихасын алдык, ышанмасагыз барып сорагыз»,— диделәр. Барып сорадык, Гайнетдин карый фатихасын бирде.
— Мин хәзер төшенә башладым, — диде Габдулла.— Димәк, алар иң элек, менә
мондый күчтәнәчләре белән барып, Гайнетдин карыйның авызын томалаганнар.
Шуңа күрә ул сезгә фатиха биргән.
– Белмим, белмим, сез үз муллагызга ышанасыздырмы, юкмы, без үз хәзрәтебезгә ышанабыз…
— «Убырлы карчык син!» — дип кычкырасы килде Габдулланың. Ләкин ул үзен
тыеп алды һәм бу тыелу аңа бик авырга килде. Ул бүз кебек агарып китте,
куллары калтырана башлады, тез буыннары аны тотмас булды. Иргали аны тиз
генә тотып алды һәм урындыкка утыртты.
—    Моны сезгә Сәрви гафу итмәс! — диде хәлсез тавышы белән Габдулла. — Моны мин дә сезгә гафу итмәм! Моны беркем дә сезгә гафу итмәс!..
Һәм ул саубуллашмый-нитми, Иргалигә тотынган хәлдә, кузгалып чыгып китте.
Габдулланың күз алдында бөтен нәрсә инде үзенең элекке төсен җуйган,
урам да, йортлар да, буранлый башлаган көннең йөзгә китереп бәрә торган
каты кар бөртекләре дә аның өчен юк, дөнья ниндидер мәгънәсез караңгы
бушлык булып калган һәм андагы һәрнәрсә әллә нинди әһәмиятсез, кирәксез
нәрсәләргә әверелгәннәр иде.
Сәрвисез дөнья аның өчен дөнья түгел иде инде. Мәдрәсәгә ул аңгы-миңге кайтып керде.

7

Берничә көн узып, үз-үзен белештерми йөрү аңлаешлы кайгыга әверелгәч,
баш миңгерәве йөрәк сызлавы белән алышынгач кына, Габдулла үзенең
башыннан узган фаҗигане әкрен-әкрен төшенә башлады. Димәк, «Таягыңны бир
инде, Дина, коткар инде мине!» дип яткан Габдулла янына аның Сәрвие үзе
ярдәм сорап килгән һәм котылу эзләп йөргән.
—    Габдулла абыем, җаным, кайда син? — дигәндер инде, өзелеп, бичара
кыз. Мин генә, тик мин генә аның соңгы өмете булганмындыр. Ә мин үзем
егылып, берни белми ятам… Каһәр суккан бизгәк!..
Тимерша, мәдрәсәгә килеп, атасының үлем хәбәрен әйтүе Габдулланы
гаҗәпләндермәде. Тик әллә нинди өметсез үкенү тойгысы аның йөрәген
авырттырып иги башлады.
«Мин бит аның белән саубуллашмый чыгып киттем. Миңниса апа бер хәл, әмма
Мирхәйдәр абзыйга ачуланырга хакым бар идеме минем? Юк иде!» — дип ул
үзен, әрни-әрни, битәрләде.
Шуннан соң Габдулла шәкертләргә мөрәҗәгать итте:
—    Сез беләсез, — диде ул, — мин мәдрәсәдә яшәгән, гомеремдә бер тапкыр гына булса да сәдака өчен мәет күмәргә бармадым. Менә бүген мин сәдакасыз күмәргә барам һәм сезнең кешелек хисләрегезгә мөрәҗәгать итәм. Мин иң якын кешемне югалттым. Җирләп кайтыйк шуны. Ләкин алдан ук
әйтеп куям: сәдака булмас! Җитәрме шуңа сезнең кешелегегез?..
Габдуллага иң элек Иргали иярде һәм аларга тагын егермеләп шәкерт кушылды.
Алар килгәндә Мирхәйдәр абзый беркөнге авырып яткан урынында ята, аның
ияге күтәрелгән, ияк очындагы сакалы түшәмгә карап, очлаеп тора,
маңгаенда үлем белән тартышу газапларының эзе җыерчыкланып каткан иде.
Габдуллага ул үзенең ирешә алмаган хыяллары өчен үкенеп, очып йөрергә
теләгән күгенә соңгы кат карап калырга теләгәндәй башын чөеп ята сыман
тоелды. Сөяккә калган куллары гәүдәсенең буена сузылып салынган,
бармаклары йодрыкка йомарлана төшкәннәр һәм алар тирегә кисеп кергән
кислота, купорос эзләре, караеп торган зур-зур сөялләр белән кабарынып,
бирчәеп торалар иде.
«Гомер буена эшләп-эшләп тә, ни ял, ни рәхәт белмәгән куллар», — дип,
йөрәге әрнеп, уйланып торды Габдулла һәм ул исән вакытны саубуллашмый,
тотып кысмый чыгып киткән кулларны хәзер барып тотмый булдыра алмады.
Мирхәйдәр абзыйны шәкертләр хирыссыз-нисез (үзләренә файда өмет итми) ул
вакытта мөмкин булган һәм шәкертнең кулыннан килгән хөрмәтнең бөтенесен
күрсәтеп җирләделәр.
Аннан соң Габдулланың кайгысы тирән уйлану белән алышынды. Ул иптәшләре
белән бик игътибарлы, ләкин бик аз сөйләште, китап укымас, язу язмас
булды, төсе, кыяфәте, үзен тотуы һәм сөйләшүе белән ул, үзе дә
сизмәстән, кинәт олыгаеп китте. Ниндидер онытылган нәрсәне исенә
төшерергә теләгән кеше шикелле маңгайларын җыерып ул һаман борчылып
йөрде һәм иптәшләренә таркау гына сораулар бирде:
— Кем, ди, нишләгән, ди? Кайсыгыз сөйләде соң? Кайдадыр, нәрсәдер
булган… Кемнәрдер патшага каршы купканнармы, әллә патша
мастеровойларга каршы нидер эшләгәнме?.. Әллә мин боларны барын да
төшемдә күрдемме?..
Чынлап та, Габдулла үз-үзен белештерми йөргән чагында ниндидер өзек-өзек
хәбәрләр ишеткән, ләкин алар аның авыр кайгы белән томаланган аңына
үтеп керә алмаганнар, ләкин миенең кайсыдыр күзәнәкләрендә эләгеп калган
килеш, хәзер берәм-берәм томанлы гына терелә, калка башлаганнар иде…
Иптәшләре аңа ул арада Җаек кешеләренең акылын биләп алган чын һәм уйдырмаларның бөтенесен сөйләп бирделәр:
— Мастеровойлар купкан икән…
— Студентлар патшаны үтерә язганнар икән…
– Патша тәхетен ташлап качкан икән…
– Җаекта атаман йортының нигезеннән ун потлы бомба тапканнар икән…
– Кышкы тәгътилгә (үзләренә файда өмет итми) кайткан студентлар Михайловскида флаг күтәреп йөргәннәр икән…
– Зур базарда бер кешене тотканнар икән, кесәсеннән баш сөяге төшергән бик күп кәгазьләр чыккан икән…
– Җаекта япон шпионнары йөри икән, алар койрыклы була икән, әмма койрыкларын чалбар балагына яшереп йөриләр икән. Беркөн шуның берсен мунчада тотканнар икән…
Габдулла газеталарга ташланды. Реакцион казачество органы булган
«Уральский лоток» Питер эшчеләре арасында чуалышлар турында язып китә
дә, моны япон агитациясенең нәтиҗәсе дип атый. Имеш хәзерге көндә Балтик
диңгезендә японнарга каршы оештырыла торган өченче эскадраны Тын
океанга китермәс өчен япон агентлары эшчеләр арасында коткы тараталар!..
Либераль юнәлештәге «Уралец »ның язуынча, ниндидер яшерен партия
кешеләре эшчеләр арасында коткы тараталар, халыкны хәзерге көндә яшәп
килә торган тәртипкә каршы баш күтәрергә өндәү алып баралар, шуның
нәтиҗәсе буларак Питер да сенат мәйданында эшчеләр белән атлы казаклар
арасында канлы бәрелешләр булган… Ләкин яхшыгамы бу, ямангамы, газета
үзеннән бер сүз кушып әйтә алмый, дөресрәге, вакыйганың сәбәпләрен ачып
бирүдән саклана.
Икенче көнне мәдрәсәдә шәкертләр арасында: «Михайловскида студентлар
патшага каршы кәгазьләр ябыштырып йөргәннәр икән», — дигән хәбәр таралды.
Габдулла тотты да тиз генә Михайловскига чапты. Кәгазь ябыштыру хәбәре
дөрескә чыкты. Ләкин Габдулла аны укып өлгерә алмады. Ул килеп җиткәнче
ябыштырылган кәгазьләр полиция тарафыннан ерткаланган, алар урынында
ертылган кәгазьдән калган эзләр генә стеналарда агарып торалар, кыюрак
һәм шундый эшләргә һәвәсчән кешеләр ак тапларга эләгеп калган кайбер
хәрефләрдән сүзләр оештырырга азапланалар иде…
Әмма Габдулланың шәһәргә чыгуы бушка да китмәде. Ул Форштадт урамы
буйлап конвой астында килә торган студентлар төркеменә очрады.
Кылычларын кыныннан чыгарып өскә каратып тоткан стражниклар сагы астында
дүрт студент килә, көн суык булуга карамастан, алар көмеш төймәле кара
шинельләрен каптырмыйча, җилбәгәйләп, бүрекләрен артка чөеп киләләр,
ниндидер тискәре усаллык чагылып торган йөзләре һәм күзләре:
— «Алып барыгыз, алып барыгыз, анда баргач без нишләргә икәнне
белербез!» — дигән кебек тоелалар иде. Гадулла аларның бу кыяфәтләренә
сокланып, хәтта аларның кыюлыкларына бераз көнләшеп куйды:
— Кара, исләре дә китми үзләренең?
Габдулла бер нәрсәгә төшенеп алды: әлеге ябыштырылган кәгазьләргә боларның да һичшиксез катнашлары бар иде.
Мәдрәсәгә кайтып кергәч, Габдулла аптырап китте: мендәрләр һәм юрганнар,
өстәл өсләрендәге китаплар үз урыннарыннан идән уртасына ыргытылганнар,
һавада кәгазьләр һәм мендәр йоннары оча, шулар эчендә Ряхов һәм тагын
ике полицейский әрле-бирле тузынып йөриләр, әшәке сүзләр белән
сүгенәләр, юл өстенә туры килгән әйберне атлап чыкмыйлар, аяклары белән
тибеп кенә очыралар иде.
Сәлүк суфый коты очып аралыкта утыра иде. Менә аның янына
полицейскийларның кечерәк гәүдәлесе боҗыр кебек килеп җитте. Суфыйның
самоварны саклап калыр өчен сәке астын итәге һәм куллары белән каплап
утыруында ниндидер шикле хәл күреп, ул сукыр картны бер якка селтәп
җибәрде дә, астан самоварны тартып чыгарды һәм ни өчендер эченә һәм
морҗасына күз салып алганнан соң, аны идән уртасына күтәреп бәрде.
Бөтенесеннән бигрәк Ряхов шашынды. Кан алган күзләрен усал акайтып, ул шәкертләр өстенә карлыгып кычкырынды:
— Бөтенегезне тотып астырырмын! Юк, мин сезне биетермен әле! Мин күрсәтермен сезгә күрмәгәнегезне! Мерзавецлар! Сукин сыннар!
Габдуллага ул инде бу юлы элеккечә көлке булып түгел, бәлки куркыныч һәм чирканыч булып күренде.
Полицейскийлар киткәндә үзләренә ияртеп әлеге чәчтарашлык белән
хыялланып йөргән Сираҗетдин Билуковны да алып киттеләр: аның сандыгы
төбеннән алар майлы кара чүпрәк эченә төрелгән һәм бик нык үткерләнгән
«шикле» пәке таптылар.
Аннан соң тагын бер хәл булды. Мәдрәсәгә Тимерша килеп керде. Аның сул
күзенең өсте маңгай аркылы кыйгачлап сыдырылган һәм канланып кара көеп
тора иде.
— Сиңа ни булды? — дип Габдулла аңа ташланды.
— Берни дә булмады. Үрәтник камчы белән сыйлап алды.
— Ни өчен?
– Берни өчен дә түгел. Бүген иртән мастерскойга эшкә килеп керүем булды, үрәтник йөгереп килде дә камчысы белән тартып алды менә шуннан шулай. Мин читкә тибәрелдем, берни аңламыйм: нигә, ни өчен? Шул ара мастерскойдан кычкыралар: «Мирвалеев, курыкма, бире кил!» Мин
алар янына. Үрәтник акырына, ә мастеровойлар янына килергә курка. Эш
болай икән: мастеровойлар эш ташларга булганнар, шуңа күрә үрәтник
тыштан капкага берәүне дә җибәрмәскә азаплана. Шуннан соң мастеровойлар бөтенесе берьюлы капкага таба кузгалдылар. Үрәтник бервакыт урыныннан торып сызмасынмы! Үзе йөгерә, үзе сызгырта, малай! Ә без
туп-туры Винклер заводына, аннан, Макаров тегермәненә! Андагы
мастеровойларны да эш ташларга димләргә исәп. Эш барып чыкмады. Винклер
заводы янында безнең өскә атлы казаклар килеп чыкты. Ыгы-зыгы китте. Ну тегеләр кораллы, ничек каршы торасың? Таралдык. Мин слесарь Ваня белән идем. Юлда бу миңа әйтә: «Син, Мирвалеев, өеңә кайтма,— ди,— полиция хәзер мастеровойларны ауларга керешер: тотып, кайсын эшкә, кайсын төрмәгә озатыр. Ә синең маңгаеңда әнә нинди билге:  забастовщик, значит. Без әле тагын җыелырбыз, син безнең белән связь тот!» Шуннан
менә мин синең янга килдем. Өйгә кайтып булмый. Үзебезнекеләр чакырмас
борын эшкә дә чыкмыйм. Мин бөтен күңелемне биреп эшләргә тырышам, ә ул
миңа камчы белән суга. Ни өчен?.. Моңарчы дәшми йөргән бу эшченең
күзләре хәзер ачу белән янганын күреп Габдулла бик нык гаҗәпләнде.
—    Кара син! Хәтта мыштым Тимерша телгә килде! Әнә кая таба бара эшләр! Ә мин? Нигә болай мин генә хәрәкәтсез?
— Үз-үзеннән канәгатьсезлек Габдулланың эчен тырнады. Ләкин ничек эш башларга, нәрсәдән башларга? Кем аңа юл күрсәтер?
Ул инде бу сорауларын Сәфәр алдында да, Исагулов алдында да куярга теләп
карады. Тик ул алар белән очраша алмады. Мсдадый хәлләрдә акыллы киңәш
сорап бара торган бер генә кеше калды: Әхмәтша учитель. Габдулла тотты
да учителенә китте.

8

—    А, Габдулла дус, күптән күрешкән юк. Кара, бөтенләй үзгәргән, өстендә кара пальто, мин сиңа әйтим, каты якалы тужурка, чәчләр җитү, каралып мыек чыгып килә, бөтенләй студент булган бу! Тик
менә ябыга төшкән, авырып алган дип әйтимме, әллә укулар бик авырмы, гыйлем алу — инә белән кое казу шул ул!..
Карт учитель үзенең шәкертен шундый сүзләр белән каршы алды һәм алгы
бүлмәдә өске киемнәрен салдырып алып куйганнан соң аны түр бүлмәгә алып
керде. «Картның кәефе күтәренке бүген. Нигә икән?»— дип уйлап алды
Габдулла. Ләкин керү белән каушап калды: бүлмә уртасындагы өстәл янында
киң җилкәле, зур гына чал чәчле, зур борынына киң көянтәле пенснә
утырткан, калын мыеклары тәмәкедән саргая төшкән берәү бик мавыгып китап
актарып утыра иде.
Әхмәтша, шәкертенең каушап калуын күреп, аны тынычландырырга ашыкты:
—    Габдулла, мин сезгә, шәкертләремә, сөйли торган идем бит, минем
Сергей Константинович дигән дустым бар, дип. Менә ул үзе инде, таныш…
Аннан соң ул:
— Сережа,  менә мин татар яшьләренең алдынгыларыннан берсе белән
таныштырыйм әле үзеңне,— дип әлеге чал чәчлегә эндәште. Шунда гына чал
чәчле күзләрен  китаптан  Габдуллага  күтәрде һәм урыныннан кузгала
төшеп, аның сузылган кулын кысты:
— Мин үземнең танышларым санының алдынгы яшьләр хисабына үсүенә шат,— диде ул һәм карт учитель белән шәкерт арасында башланган әңгәмәгә юл куеп, күзләрен яңадан китапка күчерде.
Бу — Казан университетын бетергәннән соң анда земство врачы булып
эшләгән һәм заманының атаклы марксистларыннан берсе белән хат алышканы
сизелеп, хөкүмәт түрәләре тарафыннан ераграк, эшчеләр хәрәкәтеннән читтә
яшәүче казах далаларына олактырылган карт революционер иде. Ул Казанда
чагында университеттагы этнографик җәмгыятьтә Каюм Насыйри белән
очрашкан һәм аның белән дуслашып киткән иде. Бу дуслык Каюм Насыйрида
күрәзәлеккә каршы көрәшү, дәва үләннәре җыю һәвәсен кабызып җибәрде, ә
Сергей Константиновичны мәгърифәтче ясады, ул врачлыгы белән беррәттән
өязләрдә «инородецлар» өчен өчьеллык земство мәктәпләре ачу эше белән
мавыгып йөрде. Алар икәүләп татарлар өчен беренче газета чыгару теләге
белән дә кабынып йөрделәр, ләкин аларга бу эшне хөкүмәт рөхсәт итмәде.
Беренче тапкыр Сергей Константиновичны Әхмәтша белән Каюм Насыйри
таныштырды. Хәзер Сергей Константинович Уральск өлкәсенең Тимер
районында казахлар арасында врачлык итә һәм вакыт-вакыт үзенең Казан
дусты Әхмәтша янына килеп чыккалый иде.
Габдулла бу картның китапны укып, алдындагы кәгазьгә ниләрдер яза
барганын күзәтеп, «Нәрсә яза икән? Бу картның язганы тикмәгә түгел, без
белмәгән бик күп нәрсәне белергә тиеш бу карт»,— дип уйлап алды һәм
учительгә борылды:
— Әхмәтша Җаббарич, — дип гадәтчә эндәште ул аңа, — сез ялгышмадыгыз,  мин
авырып яттым һәм соңгы вакыйгалар турында берни белмим, — диде.
— Шулаймыни? Коточкыч хәлләр булган бит Питерда, — дип карт учитель Сенат
мәйданына эшчеләрнең хатыннары, балалары белән бергә үз хәлләрен, авыр
язмышларын патшага сөйләп бирү һәм аның сүзен ишетү өчен килүләрен, анда
бу коралсыз халыкны атлы казаклар кургаш ядрә һәм сөңге белән каршы
алуларын, меңнәрчә халыкның ядрә һәм сөңгедән кырылуын, казак атларының
тояклары астында калып һәлак булуын, шуңа җавап итеп бөтен Русия
күләмендә эшчеләрнең бер-бер артлы эш ташлауларын дулкынланып сөйләп
бирде.
Габдулла учителе сөйләгән коточкыч хикәя тәэсире белән һәм Сенат
мәйданындагы хәлләрне күз алдына китерергә тырышып, бераз сүзсез торды.
Аннан соң бу вакыйгага эшчеләрнең эш ташлау белән җавап бирүләрен искә
төшереп:
— Ә без соң нишләргә тиеш?— дип сорамый булдыра алмады… Ләкин моңа карт учитель җавап биреп
өлгермәде, Сергей Константинович укып утырган китабының бер җиренә
бармагы белән төртеп.— Менә!— дип куйды. Әхмәтша да,  Габдулла да аңа
әйләнеп карадылар.
Афанасий Прокофьевич Шалов моннан кырык
ел элек әле татарларны һәм көнчыгышның башка халыкларын гомуми Европа
семьясына кертү, аларга белем һәм ирекле хокуклар бирү безнең бурычыбыз
дип язган…— Ул мәгънәле генә баш бармагын күтәреп, Габдуллага бик
җитди итеп карады,— әйтерсең,
бу эштә бөтен мәсьәлә аңа терәлеп тора.— Ирекле хокуклар… Аңладыгызмы?
Ул урыныннан торды һәм Габдулланың янына ук килде.
—    Без   нишләргә   тиеш?—   дип   сорадыгыз   сез, егет!— дип дәвам итте ул.— Эшне патша хөкүмәтенең
уттан да яман курыккан нәрсәсеннән — берләшүдән башларга кирәк. Бит
патшалык итүче династиянең тарихы халыкларны аеру,  бүлгәләү
политикасына корылган иде,— алай идарә итү җиңелрәк…
Сергей Константинович ачыну катыш дулкынлану белән татар, чуваш, мордва халыкларын көчләп христианлаштыру турында сөйләп бирде.
—    Булмаса иде шул миссионерлар,— диде ул.—
Лука Конашевичлар, Амфитеатровлар, Ильминскийлар,— булмаса иде шулар,
татарлар һәм башка ха лыклар рус культурасын үзләштерүгә үзләре үк,
ирекле рәвештә, әллә кайчан, моннан күп еллар элек җиң сызганып керешкән
булырлар иде…
Һәм әгәр дә ул миссионерларга безнең татар муллалары ярдәм итмәгән булсалар,— дип өстәде Әхмәтша.
— Һичшиксез,— диде Сергей Константинович,— православие белән ислам шул ук бер медальнең ике ягы бит! Бер вакыйга минем исемдә.
Һәм ул яшь чагында Казанда кара динче Ильминскийны күмүне үз күзе белән
күргәнлеген, аның мәетен Казан муллалары кайгылы башларын аска игән
хәлдә озата баруларын сөйләп бирде.
Икенче төрле булу мөмкин түгел иде, Ильминский бит «инородецлар»ны гимназиягә кертүгә каршы көрәште — гимназия
белеме алган инородец «политика»ны аңлый башлый, дип курыкты ул. Ә
муллаларга шул гына кирәк иде…
— Нәкъ шул чорны,— дип дәвам итте Сергей Константинович,— онытылмас
дустым Каюм Насыйрович белән без икәүләп беренче татар газетасы чыгару
турында губернаторга прошение биргән идек. Безнең үтенечне губернатор
кире какты һәм моннан соң андый эшләр белән шөгыльләнмәскә кисәтте. 
Хәтремдә, һәм мин моны бервакытта да онытачак түгелмен, Каюм Насыйриның
бу кире кагып язылган кәгазьне укыган чагында күзләре яшь белән тулды.
Бу яшьләр миңа аныкы гына түгел, бөтен татар халкының яше сыман булып
тоелды. Менә шулай, минем кадерле дустым (ул үзенең кулларын дусларча
Габдулланың җилкәләренә салды), мин — карт рус һәм син — яшь татар
бергәләп бу яшьне сөртергә һәм мәңгегә сөртергә тиешбез…
Бу сүзләр Габдулланы ирексездән кабындырып җибәрде. Сергей
Константинович аның күңелен фикерләренең яңалыгы һәм үзенең хосусый
ягымлылыгы белән биләп алды. Шул минутта Габдулла шушы чал мыеклы
земский врач ни әйтсә шуны үтәргә әзер иде.
— «Әйтегез, һәм мин берни алдында тукталып калмаячакмын!»— дип ул чак кына ычкындырып ташламады.
Учителеннән Габдулла күп нәрсәнең серенә төшенеп кайтты. Әллә кайчаннан
бирле Сәфәр яки Исагулов өчен хәзерләгән: «Халык бәхете өчен көрәшүче бу
яшерен оешма кешеләрен каян табарга, аларга үзеңне ничек тәкъдим
итәргә, ничек аларга кушылып китәргә?» — дигән сорауларның җавабы
үзеннән-үзе чишелде.
—    Аларны эзлисе юк,— диде гади генә иттереп Сергей Константинович аңа,— без шундый вакыйгалар алдында торабыз ки, тиздән яшерен көрәшүчеләр дә, ачыктан-ачык баш күтәрүчеләр дә Ватан һәм халык бәхете өчен бер сафка тезелеп, янәшә торып көрәшәчәкләр…
Егерменче январьда төнгә каршы Макаров тегермәнендә бик көчле ут чыкты.
Ялкын башта түбә өстенә күтәрелде, аннан соң, бөтенләй күтәрелеп китәргә
көч таба алмагандай, түбә астында һәм йорт эчендә дөрләп китте. Ике
катлы бинаның тәрәзәләре эчтән тетрәп янган кызыл ут белән балкыдылар.
Макаров тегермәне кечкенә шәһәр тормышында әһәмиятле генә урын тота — үзенең гудоклары белән ул вакыт билгели иде.
— Макаров сызгыртты, тор тизрәк,— дип хатыны ирен эшкә уята.
— Әнә Макаров сызгыртты, минем әле самавырым да куймаган, — дип хатын-кыз чиләккә, суга омтыла иде.
Гайнулла карыйга чыгасы килми, үзенең сөйгәне белән сүз куешкан Сания качар сәгатен Макаров тегермәненең иртәнге гудогына билгеләгән,— дип сөйлиләр.
Бүген янгын чыгу хәбәре искиткеч бер тизлек белән шәһәргә таралып өлгерде.
Үч итеп төрткәннәр икән!
Тегермәннән алып китеп ябылганнар өчен!..
Бу хәбәр янгынга гомуми вакыйгалар белән бәйләнешле серле төс бирде.
Суыкка һәм ярым төнгә карамастан, тегермән тирәсендәге урамнарны халык
сырып алды. Ут шәүләсе, бер кабынып, бер сүрелә төшеп, кешеләрнең
йөзләрендә чагылып торды. Тегермәннең гудогы күңелләргә шом биреп
бертуктаусыз улады.
Әйтерсең бөтен Җаек килгән иде бу янгынга. Габдулла монда бер дә уйламаган кешеләрне очратты.
— Габдулла, син түгелме соң, улым? — дип берәү аның җиңеннән тартты.  Габдулла әйләнеп карады. Аның янында Алты-биш Сапый басып тора иде. Ул янгын турындагы сүзләре белән беррәттән үзе белгән башка хәбәрләрне дә тезеп сөйләп алып китте:
— Менә бит! Бер дә генә дөньяда «мин, мин» дип күкрәк киереп йөрергә ярамый. Макаровны әйтәм. Кичә тегермәнче иде. Ә бүген бөтенесе көлгә әйләнде.
Хәтсез страховой ала инде ул. Каерып ала инде ул аны. Шулай да, ничә
генә әйтмә, дөньяда берни мәңгелек түгел, уйлап карасаң. Бар да фани.
Әле Бәдри абзый сине сорап торды…
— Нинди Бәдри абзый?
– Кушлавычтан Бәдри абзыйлар килеп төште бит, син ишетмәдеңмени әле? Йорт-җирләрен сатып күчеп килгәннәр бит… Авылда рәт беткән… беткән. Бар да фани… Син дә менә безне бөтенләй онытып җибәрдең… Килеп тә чыкмыйсың…
Аннан соң каяндыр Гыймади килеп чыкты. Ул бөтенләй Сапый абзый сөйләгәннәрнең киресен сөйләп ташлады.
—    Күрдеңме, Габдулла! — диде ул ниндидер күтәренке күңел белән.— Әйттемме, мин сиңа!
Габдулла аның нәрсә әйткәнен исенә төшерергә теләп карады, төшерә алмады. Гыймади дәвам итте:
—    Башланды бит! Кайчан булса да бер башланырга тиеш иде инде…  Әбугалисина хикмәтләреннән ким түгел монда эшләр! Менә күрерсең әле, монысы әле аның әлхәме генә… йөзтүбән килер әле!..
Тетрәп янган ут шәүләсендә аның күзләре коточкыч шатлык белән яналар
иде. Аның абага чәчкәсен сагалап өзеп алу һәм бәхетле булу хыялы
Габдулланың исенә төште. Әйтерсең, Гыймади хәзер менә шул бәхет чәчәген
сагалап, ниһаять өзеп алган!
Тетрәнеп янган ут шәүләсе Җаекны басып торган төнге күкне ниндидер
гадәттән тыш көч белән әллә канларга хәтле югары күтәреп куйган иде.
Габдулла артына әйләнде. Анда утка караган бөтен шәһәр өйләренең
тәрәзәләре үзләре янган кебек ялкынланып тезелеп торалар, йөрәк бер
куркып кысыла, бер ашкынып әллә кайларга очына иде.
Ләкин янәшә төркемдә бер мастеровой киемендәге рус кешесенең сүзләре янгын вакыйгасына бөтенләй икенче төс бирде:
— Бу ут нәрсә? Пустяк. Ул янар да сүнәр. Ә менә кешеләрнең йөрәгендә
көйрәп яткан күмер кабынып китсә, аны сүндереп булмый инде,— юк! Менә
нәрсәне кабызып җибәрергә кирәк.
«Дөрес бит, корт чаккыры», — дип уйлап алды Габдулла һәм мастеровойның
сүзләренә теләктәшлек эзләп тирә-ягындагы кешеләргә карады. Янгын
шәүләсенә чагылган күзләр Габдуллага әлеге мастеровойның сүзләрен
дөресләп янган кебек тоелдылар. Кешеләрнең башлары аша Габдулланың
күзләре ерактагы шәһәр төрмәсенең тәрәзәләренә төште. Алар да нәкъ бик
күп күзләр сыман ялкынга чагылып, чекерәешеп торалар. Габдулла шунда ук
төрмәдә утыручы Сәфәрләр, Исагуллар турында уйлап алды:
— «Менә алар кешеләрнең йөрәгендәге утны кабызып җибәрергә теләделәр бит инде. Шуның өчен утыралар бит…»
Габдулланың, йөгереп барып, төрмәгә бәреп керәсе һәм ишекләрдәге авыр
йозакларны ватып, бөтен тоткыннарны иреккә чыгарасы килде. Ләкин ул
берүзе генә нәрсә? Бик кечкенә очкын. Күмәк көч белән китереп бәрәсе иде
төрмә капкаларына! Ә моның өчен кешеләрнең йөрәкләрендәге ачу күмерен
кабызып җибәрергә кирәк. Дөрес бит, ә? Нинди дөрес!
Габдулланы гадәттән тыш бер түземсезлек чолгап алды:
— «Тизрәк, тизрәк кабызасы иде бит!
…Җиһан апа әйтмешли, кизәнү генә булып калмасын иде инде.
Суккач-суккач, челпәрәмә китерерлек итеп, берәгәйлерәк, берәгәйлерәк
китереп сугасы иде! Бөтенесе өчен! Халыкның иксез-чиксез тамган күз яше
өчен, хаксызга түгелгән каны өчен! Яңа бистәдәге Нигъмәтҗан абзый,
Кырлайдагы Җаббар абзыйлар, аларның бәхетсез тормыш белән җәфаланган
балалары Габделбәрләр, Тимриләр, Талиплар өчен! Кичерелгән бөтен
үксезлек газаплары өчен!
…Җаекка килгәннән бирле аңлашылмаган бик күп нәрсә Габдулланың башында
үзенең чишелешен тапты. Ул үзен яңа гына тау тишегеннән якты дөньяга
чыккан кеше итеп хис итте. Әбүгалисина да шулай бервакыт тау тишегеннән
якты дөньяга килеп чыга. Әйе, әйе! Ләкин ул тау тишегеннән дөнья хәтле
белем хәзинәсе төяп алып чыга. Ә Габдулла…
Ул моннан тугыз ел элек шулай ук гыйлем һәм тәҗрибә алырга сусап Җаек
мәдрәсәсенә килеп керде. Ләкин ул анда бернинди белем алмады, киресенчә,
шул «Җаек мәдрәсәсе» дип аталган тау тишегендә берни белми дөмегеп
яшәде. Искелекнең кара көче «гыйлем» дип аның башына кибәк тутырды.
Булмаса иде шул гомер эчендә Әхмәтша учительдән уку, рус әдәбияты белән
танышу, Заһир Бигиев, Закир Нади романнарының тәэсире, ул бәлки Сәлүк
суфый кебек дөм сукыр булып калган булыр иде».
Шулай дип уйлады Габдулла. Ул инде үзенең күз алдында яңа көннең таңы
сызылып килгәнне күрә һәм шуның хакына үзенең җаны, тәне белән бөтен
нәрсәгә — яшәргә дә, үләргә дә әзер иде.

1947—1953
Мәскәү, Казан, Уральск, Кырлай.
(Чыганак: Фәйзи Ә. Тукай. – Роман. Беренче китап. – Кыскартылган вариант. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 480 б.)
 


Комментарий язарга


*