ТАТ РУС ENG

Заһир ИСЛАМ Ә.Фәйзинең "Тукай" романын язу тарихыннан

Татар халкының сөекле шагыйре Г.Тукай образы ничә буын шагыйрьләрен, язучыларын иҗатка рухландырып, рухи көч биреп килде. Аның иҗатын һәм тормыш юлын чагылдырган аерым әсәрләр, хезмәтләр, истәлекләр булса да, Ә.Фәйзигә кадәр Тукай образын әдәбиятның күптөрле жанрларында сәнгатьчә осталык белән яктырта алучы башка язучы булдымы икән?! Мөгаен, юктыр!
Тукай шигырьләре Ә.Фәйзине үсмерчактан ук сокландыралар. Ул үзе дә башлангыч шигырьләрен Тукай йогынтысында яза, алга таба да аның иҗат алымнарын, традицияләрен дәвам итә.
Габдулла Тукай Ә.Фәйзинең гомере буе табынган шагыйре булды.
30 елларның ахырларында әдәбиятта үткәнне аңларга тырышу көчәя. Язучылар әдәбиятыбызның уңай традицияләрен, халык иҗатын өйрәнүгә ныграк әһәмият бирә башлыйлар. Шул исәптән Тукай иҗатына багышланган фәнни хезмәтләр дә күренә башлый (Г.Халит, Г.Нигьмәти).
Әдәбиятта да Тукай образы урын ала, күп кенә шагыйрьләр аңа багышлап шигырьләр язалар. Тукай турында тәнкыйть мәкаләләре күп булса да, аның тормышы һәм иҗаты чын мәгънәсендә аз өйрәнелгән була әле. Ә.Фәйзи дә шушы изге эшкә алына. Ул Г.Тукай, аның гыйбрәтле биографиясе, татар әдәбиятында тоткан урыны, Тукай яшәгән чор, Тукай яшәгән Казан, Тукай аякка баскан Җаек турында җитди уйлана башлый. Ул әдәбияттагы күп еллык тәҗрибәсен, илһамын, осталыгын шушы зур һәм җаваплы максатка юнәлтә.
Ә.Фәйзинең Тукай образын әдәбиятта тудырудагы беренче адымы драматургия өлкәсенә карый. "Тукай" драмасының кайчан языла башлавын рәсми дәлилләүче документлар аның шәхси архивында очрамады. Бары Ә.Фәйзинең "Әдипнең эрудициясе" дигән китабына төзелгән искәрмәләрдә генә "Тукай" драмасының якынча 1935 елларда языла башлавы искәртелә (1).
Ә.Фәйзи төрле архивларга чума, Тукайның замандашларын эзләп таба, герой яшәгән заманны җентекләп өйрәнергә кереше. Тукай эшләгән газеталар, Тукай сөйләшкән кешеләр, Тукай яшәгән урыннар һәм башка бик күп нәрсәләр аның күңеленнән читтә калмый. Бу эштә аңа күбрәк Тукайның замандашы артист Касыйм ага Шамил ярдәм итә:
"Ә.Фәйзи шул Тукай яшәгән чорны ныклап өйрәнде, әсәренә кирәкмәсә дә, мәдрәсәдә шәкертләр ничек утыралар иде, ничек укыйлар һ.б. дип сорашып йөрде. Тукайның кайда торуын, кайсы типографиядә эшләвен, элеккеге Печән базарларын күрсәтеп, аңлатып йөрдем, Тукай турында әдип шактый гына истәлекләр алды. Казанда типографиядә эшләгән, Тукайны яхшы белгән бер эшче — Закир абзыйны һәм "Болгар" гостиницасының швейцарын эзләп таптык. Алар Фәйзигә Тукайның киеме, эше, дуслары һ.б.лары турында сөйләделәр. Ә.Фәйзи шул тормышка дәвамлы рәвештә керә барды" (2).
"Гариф Төхфәтуллин һәм Вафа Бәхтияровлар да абыйга сөйләгән истәлекләре белән зур ярдәм күрсәттеләр", — дип сөйләде Әхмәт Фәйзинең бертуган сеңлесе Зәйнәп апа Фәйзиева . Ә.Фәйзи тарихи чыганакларны да өйрәнә, шул чордагы матбугат органнарын күздән кичерә, Тукайның мохите, дөньяга карашы һәм әдәби яктан формалашуы турында төрле мәгълүматларны җыя. Шушы кызыклы тарихи материаллар, бик күп сандагы истәлекләр һәм, ниһаять, авторның үз хыялы җирлегендә Әхмәт Фәйзи "Тукай Җаекта" пьесасын иҗат итә. Тукай образының башлап сәхнә әсәрендә урын алуы да нәкъ әнә шуннан башлана. Пьеса 1939 елны "Совет әдәбияты" журналында (№ 3-4, 87-95 б.) басыла. Шул ук елны "Тукай Җаекта" әсәре Татар дәүләт академия театрында "Тукай" ("Талантның һәлакәте") трагедиясенең беренче пәрдәсе итеп куела.
Хәзер язучының шәхси архивына күз салыйк. Материаллар арасында Ә.Фәйзи белән ТДАТ арасында 1938 елның 20 ноябрендә төзелгән Килешү кәгазе бар (3). Килешү нигезендә автор (Ә.Фәйзи) 20 ноябрьдән дә соңга калмыйча театрга "Тукай" ("Талантның һәлакәте") 5 актлы пьесасын төгәлләнгән хәлдә тапшырырга тиеш. Документтан аңлашылганча, "Тукай" драмасы 1938 елда язылып беткән булган. Архивта "Тукай" тарихи драмасының соңгы варианты (4), пьесаның V картинасы басылган "Кызыл Татарстан" газетасы кисемтәсе (5), 1939 (6) һәм 1940 (7) елларда гарәп графикасында язылган каралама вариантлар һәм датасы куелмаган каралама вариантлар саклана (8-9). Болардан тыш "Тукай Җаекта" драматик поэмасының датасыз, төзәтмәләр белән машинкада басылган варианты (10) һәм русчага тәрҗемә ителгән датасыз вариантлары бар (11-12).
Ә.Фәйзи "Тукай" драмасына бәйле уйлануларын, сызмаларын, план вариантларын, материаллар туплавын һәм драманы тикшерүләрне блокнотларга теркәп калдырган (14-15-16). "Тукай драмасының 1-6 картиналарына редакцион төзәтмәләр гарәп графикасында карандаш белән язылган (17). Хәтта "Тукай" драмасының сәхнәдә уйналганын дәлилләүче 1-2 фото да сакланып калган (18).
1940 елның 28 маенда Татгосиздат белән Ә.Фәйзи арасында 157 нче номерлы нәшрият договоры төзелә (19). Килешү буенча Татгосиздат авторның "Тукай" драмасын китап итеп бастырып чыгаруны үз өстенә ала. Тик бу китап 1941 елны гына басылып чыга. Аннан соңгы басмалары 1943, 1948, 1954 елларны дөнья күрә.
"Тукай" драмасы сәхнәдә уңыш белән барса да, автор үзе беренче вариант белән канәгать булмый. Ул үзе театрга пьесаны үзгәртеп эшләргә теләвен белдерә. Нәтиҗәдә, 1940 елның 9 сентябрендә ТДАТ директоры Хәмит Алханов белән Ә.Фәйзи арасында договор төзелә (20). Автор театр коллективы белән берлектә драманы үзгәртеп эшләргә һәм 1940 елның 1 ноябренә тәмамлап тапшырырга тиеш була. Алга таба да бу эш тукталмый. 1942 елның 29 апрелендә театр белән яңа договор төзелә (21). Анда Ә.Фәйзинең 3 акт, 6 картинадан торучы "Тукай" пьесасын 1942 елның 15 июненә өлгертергә тиешлеге әйтелгән. 1942 елның апрелендә Тукайның 56 еллык юбилее көннәрендә казанлылар "Тукай" спектакленең яңа вариантын күрәләр. Аны сәхнәгә яңадан режиссер Ш.Сарымсаков куя һәм әсәр киң җәмәгатьчелек тарафыннан уңай бәя ала.
Беренче вариантта тормыш җылылыгы күбрәк булса, икенче вариант шигърияткә, фәлсәфәгә баерак булып чыга. Авторның төп максаты — халык улы Тукайның тарихи урынын күрсәтү. Вариантлар арасында Тукай образының үсешен чагыштырып тикшерүдә Г.Кутуй болай дип сөйли: "Новый вариант спектакля "Тукай" резко отличается от первого варианта и отличается в лучшую сторону. Спектакль по сравнению с первым вариантом теперь более собран, более компактен. При слове Тукай перед нами встает нежный образ патриота, поэта, любимого миллионами народного певца, крупнейшего общественного деятеля, публициста" (22).
Давыллы сугыш елларыннан соң театрның репертуары үзгәрә, аның алдына тормыш яңа бурычлар куя. &ququot;Тукай" спектакленең икенче варианты сәхнәдә аз яши, әкренләп репертуардан төшеп кала. Шулай да Мәскәүдә театр студиясендә укучы яшьләр тарафыннан 1961 елда шагыйрьнең 75 еллыгы уңае белән бу спектакль яңадан сәхнәдә уйнала. Тик автор аны күрә алмый инде — ул 1958 елны Казанда вафат була.
Ә.Фәйзи "Тукай" пьесасын язган елларда ук аның кинолибреттосы өстендә дә эшләгән. Шәхси архивында 1940-52 елларда язылган ике вариант сакланып калган (23). Бу эшкә бәлки Татарстанның Халык комиссарлары советы рәисе урынбасары З.Тинчуринның (1940 ел, 15 август) "Тукай" пьесасын СССР кинематография эшләре комитетының сценарийлар бүлегенә җибәрергә тәкъдим ясап язган хаты да сәбәпче булгандыр (24). Әлеге бланкта басылган хатның регистрация номеры 4130. Шушы ук көнне регистрация номеры 4129 булган икенче хат СССР Халык комиссарлары советы каршындагы кинематография эшләре комитетына, копиясе Әхмәт Фәйзигә җибәрелә. Анда ТАССР Халык комиссарлары Советы Әхмәт Фәйзине "Тукай" кинофильмын чыгару мәсьәләләре буенча консультант итеп билгели, — дип язылган була. Димәк, шушы елларда ук Г.Тукай турында нәфис фильм төшерергә уйлаганнар икән.
Ә.Фәйзи сценарийга нигез итеп үзенең "Тукай" тарихи драмасын алган. Драмадагы конфликтлар, образлар сценарийда да урын тапкан.
"Тукай" пьесасы һәм кинолибреттосы өстендә бер үк вакытта эшләве пьесага да, киносценарийга да тирән эз салган. Бер яктан ул пьесаның кинематографик фикерләүгә бик якын итеп корылуына этәргән. Күренеш эпизодларның күп булып, аларның тиз алышынып торулары — композициядәге һәм сюжет корудагы бу үзенчәлек, шиксез, Ә.Фәйзинең кино сәнгате белән мавыгуыннан, кино үзенчәлекләрен өйрәнүеннән, кино тәэсиреннән килә. Ә.Фәйзи бу елларда җитди рәвештә кино сәнгатен, аның теориясен өйрәнә, яңа чыккан фильмнарны карап бара (25).
Ә.Фәйзинең Тукай турында язган фәнни тикшеренүләре һәм публицистик мәкаләләре дә байтак. Мәсәлән, 1939 елны ул "Габдулла Тукай" очеркын "Атаклы кешеләрнең Казандагы тормышлары" исемле җыентык өчен әзерли. Җыентык рус телендә 1940 елда басылып чыга. Архивта бу очеркның датасы күрсәтелмәгән, 74 кәгазьдән торучы татар телендәге ике (26) һәм рус телендә 2 каралама вариантлары бар (27). "Халык шагыйре" исемле хезмәте Тукайның русча җыентыгына сүз башы буларак язылган. Шушы ук хезмәтне файдаланып, кыскартып, Ә.Фәйзи 1956 елның 26 апрелендә КДУның актлар залында Тукайның тууына 70 ел тулуга багышланган тантаналы кичәдә доклад ясый. Шәхси архивында шушы докладның өч каралама варианты һәм аңа нигез булган материаллар саклана (28). "Тукай һәм аның заманы" хезмәте 1951 елны Татарстан китап нәшрияты чыгарган "Г.Тукай. Стихи, поэмы, сказки" җыентыгында сүз башы буларак урнаштырыла. Шушы ук исемдәге мәкалә "Дружба народов" журналында да басылып чыга (1950, № 5, 140-160 б.). Архивта аның машинкада басылган каралама варианты (29) һәм датасыз тагы ике варианты бар (30). "Халкыбызның горурлыгы" исемле икенче бер мәкаләсе 1956 елны Детгиз (Мәскәү) чыгарган “Т.Тукай. Избранное” җыентыгына, 1961 елны "Г.Тукай. Вступающим в жизнь" китабына кереш сүз буларак урнаштырыла. "Габдулла Тукай турында" исемле мәкаләсе исә "Совет әдәбияты"нда (1936, № 5, 65-66 б.), "Халык һәм шагыйрь" мәкаләсе "Совет Татарстаны" газетасында (1953, 15 апрель) һәм "Совет әдәбияты"нда (1953, № 8-9) дөнья күрәләр. Тукайның үлүенә 40 ел тулу уңае белән язылган "Халык һәм шагыйрь" мәкаләсенең 7 кәгазьдән торган каралмасы I тасвирлама, 337 эштә саклана.
Ә.Фәйзинең Тукай турындагы хезмәтләре болар белән генә чикләнми. Архивта шулай ук "Поэт красоты и свободы" мәкаләсенең "Литературная газета"дан кисемтәсе (31), Г.Тукайның яңа табылган хатлары турында мәкалә (32), "Тукай и русская классическая литература" исемле мәкаләнең ике варианты бар (33). "Тукай и его эпоха" мәкаләсенең датасы күрсәтелмәгән 5 каралама варианты (34), Тукай турында мәкаләләр язу буенча уйланмалар дәфтәре (35), Тукайның сайланма әсәрләре җыентыгына карата өч варианттагы рецензиясе (36), Г.Халитнең "Татар халык шагыйре Габдулла Тукай" очеркына рецензиясе караламасы (37) — болар Ә.Фәйзинең Тукай чорын һәм иҗатын фәнни яктан тирәнтен өйрәнгәнен ачык дәлилләп торалар. Ул мәкаләләр язу белән генә шөгыльләнми, бәлки Тукай иҗатын киң халык массаларына җиткерү буенча да зур эш алып бара. Бу уңайдан шәхси архивындагы Тукайның 60 еллыгына карата сөйләнгән докладының ике вариантын (38), 1954 елга карата үзенең иҗади эш планы буенча чыгышын (39), Тукай турындагы доклады фрагментларын (40) китерергә мөмкин. Ә.Фәйзи Тукайның яшәгән чорына да, дөньяга карашына да, сәяси карашларының үсүенә дә, эстетик карашларының формалашуына да игътибар итә һәм аларны җентекләп күзәтә.
Моңа кадәр без сөйләгәннәрнең барысы да аңа киләчәктә шагыйрь турында зур әдәби әсәр язар өчен хәзерлек этабы булып хезмәт иткәннәр, һәм ниһаять, соңгы этап — Тукай турында күләмле, тарихи биографик әсәр — роман үзе. Мәкалә яки әдәби әсәр язу һәрвакыт материал туплаудан башлана. Ә.Фәйзинең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында сакланган шәхси архивын өйрәнгәннән соң, аның нинди юллар белән "Тукай" романы өчен тарихи материаллар туплавын ачыкладык. Ул бу эшне күптөрле юнәлешләрдә алып барган:
 
1) Әлбәттә, иң беренче чыганак — Тукай үзе, аның барлык язганы, шигырьләре, мәкаләләре, истәлекләре. Мәсәлән, 1 тасвирлама, 72 нче санлы эштә Г.Тукайның "Исемдә калганнар" истәлегенең машинкада басылган күчермәсе саклана. Ә.Фәйзи аны җентекләп өйрәнгән һәм үз кулы белән юл кырыйларына Тукайның замандашлары сөйләгән истәлекләрдән төзәтмәләр язып барган. Тукайның "Таң йолдызы" газетасында (1906, 2 сентябрь) басылган "Уральскида хөррият бәйрәме" мәкаләсенең машинкада басылган күчермәсе 2 нче санлы эштә саклана.
 
2)Төрле кешеләрдән тупланган истәлекләр җыелмасы.
Тукайның дусты, журналист, "Әльислах" газетасының редакторы Вафа Бәхтияров үз кулы белән дәфтәргә язган истәлек "Хөсәен Ямашев һәм аның турында кайбер истәлекләр", дип атала (41). Ә.Фәйзигә Тукай яшәгән чорны, мохитне дә яхшы белергә кирәк була. Шуның өчен ул бу истәлекне дә игътибар белән өйрәнеп, файдаланырдай урыннарын (4, 6-8, 14, 20 битләр) төсле карандашлар белән сызып куйган. Сугыш елларында (1944) әдәбият галиме М.Гали дә Тукай турында истәлекләр язып алган (42). Фондта шулай ук Аликов Мөхәммәтҗан улының (1947), А.К.Гладышевның (1952), П.Маскаев, Н.Покатилов, Н.Габделхаковларның да истәлекләре бар (43).
 
3)Халык авыз иҗаты (фольклор) материаллары.
1 тасвирлама, 73 нче номерлы эштә "Балкан сугышы бәете", "Эрбет бәете", "Шәкертләр садәсе", тышына № 1 дип язылган куш блокнотта халык чыгарган такмаклар, аерым кәгазь битләрендә "Бер мәхдүмнең зары" (ике варианттагы мөнәҗәт), "Бер кадим шәкертнең еглаганы", "Үлем мөнәҗәте", "Татарлар бәете", "Татарларга хитап" кебек мөнәҗәтләр бар. Ә.Фәйзи "Тукай" романыныда күптөрле социаль төркемнәрне сурәтләгәндә еш кына фольклор материалларына мөрәҗәгать иткән. Мәсәлән, романның 1 өлеш, 4 нче бүлегендә (65, 66 битләр) бик күп бәетләрне яттан белүче Сәхәби шәкерт кунаклар алдында "Эрбет бәетен" көйләп бирә (әсәрдә 20 юл файдаланылган). Бишенче бүлектә (73, 74 б.) "Балкан сугышы бәете"н Ташъяк ярминкәсендә 1878 елгы рус- төрек сугышында имгәнеп кайткан карт солдат халык алдында җырлап йөри (28 юл файдаланылган). Романдагы аерым персонажларны, татар халкы тормышыннан этнографик күренешләрне, тарихи, дини, фәлсәфи моментларны яктыртканда да язучы халкыбыз гасырлар буе туплаган мәкаль-әйтем, табышмак, җыр, бәет-мөнәҗәт кебек акыл җәүһәрләреннән оста һәм урынлы файдаланган.
 
4)Этнографик материаллар.
1 тасвирлама, 5 нче эштә татар байлары турында, 75 нче эштә Нурыямал апа Мәсәгутовадан язып алынган туй үткәрү йоласы турында "Урал туе" дигән язма бар. Болар шулай ук романда үз урыннарында файдаланылган.
 
5)Архив, газета-журнал, матур әдәбият материаллары.
Тарихи роман язу бик катлаулы, авыр эш. Язучы үзе язарга алынган чорны, тирәлекне, геройларын һәм аларның даирәсен тарихи яктан дөрес сурәтләргә тиеш. Бу очракта әдиптән тирән белем, эрудиция сорала.
Ә.Фәйзи бик күп архивларда, китапханәләрдә эзләнә, Тукай яшәгән урыннарга бара, шул чорда чыккан газета-журналларны җентекләп өйрәнә. XIX гасыр һәм XX гасыр башы турындагы һәр төрле чыганакларны (тарихи, икътисадый, фәлсәфи, дини, этнографик, әдәби һ.б.) тәфсилләп тикшерә. Мәсәлән, 1 тасвирлама, 4 нче эшнең 219-221 битләрендә төрле газеталардан кызыклы материаллар күчерелгән. 5 нче, 8 нче эшләрдә шул чорга караган бик күп матур әдәбият исемлеге, төрле китапханәләрдәге китапларның номерлары, газеталардан күчермәләр, байлар, муллалар турында мәгълүматлар тупланган. 8 нче эш, 61-69 битләрдә Ленинград архивларында җыелган материаллар теркәлгән. 20 нче эштә "Уралец" (1901) газетасыннан күчермәләр, революцион җыр текстлары, шул чорны яктырткан вакыйгалардан күчермәләр. 73 нче эштә — "Фавакиһел җөләса фил әдәбият", "Кисекбаш" китабыннан күчермәләр саклана. Аерым кәгазь битләрендә Уральскида чыккан газеталарга күзәтү, "Яңа юл", "Әлгасрел — җәдид" (1904, № 11-14), "Русско-мусульманский вестник" (1910-1911), "Черносотенец" (1906-1907) һ.б. бик күп газет-журналлардан күчермәләр бар. Фондта шулай ук революциягә кадәр басылган 17 китап, совет чорындагы 3 китап һәм Татарстан гыйльми — тикшерү экономика институты һәм "Татарстанны өйрәнү җәмгыяте" тарафыннан чыгарылган "Татарстан" журналының 1929, 1930, 1931 елгы саннары, "Чүкеч", "Ялт-Йолт", "Безнең юл", "Шура" кебек журналларның аерым саннары саклана.
 
6)Хатлар.
Ә.Фәйзи романны язу процессында бик күп кешеләр белән хат алышкан. Архивта 880 хат бар, алар 207 эшне тәшкил итәләр. Боларның 59ы — "Тукай" романын язу белән бәйле хатлар. Аларның һәрберсенә аерым-аерым туктау мөмкин дә түгел. Мисалга Уральскида Тукай белән бергә наборщик булып эшләгән А.К.Гладышев хатлары (44) (1952-56 елларда язылган 18 хат). Бу хатларда "Тукай" романы өчен бик кыйммәтле фактлар бар. Алар Тукайның Жаекта яшәгән чорын күз алдына ачык итеп китереп бастыралар. Анда Уральскиның географик урнашуы да, төрле социаль катлаулар, аларның үзара мөнәсәбәте, милләтара бәйләнешләр, 1904-1905 ел вакыйгалары, шул чорның тарихи шартлары, шәһәрнең күренекле кешеләре, революционерлар, аларның исем-фамилияләре һ.б. да бар. Гладышев 1956 елның 27 ноябрендә язган хатында үзенең 66 яшьтә икәнен, сәламәтлегенең какшаган булуын искәртә дә: "Мондагы татарлар да, руслар да романның II китабын зур түземсезлек белән көтәләр. Без башка күрешә алмабыз инде, хет китапны күреп, игътибар белән укып чыгып үләргә иде", — ди. Ул елларда Уральскидан Казанга килеп аспирантурага укырга кергән Рафик Измаилович Нәфигов хатлары да гаять кызыклы (45) (22 хат, язылган еллары 1951-1956). Аның һәрбер хатында диярлек фактик материал, төрле бәлешмәләр, фотолар бар.
 
7)Татар әдәбияты буенча фәнни-теоретик хезмәтләр.
Ә.Фәйзи Тукай яшәгән чорны сурәтләгәндә үзе тапкан материаллар белән генә чикләнеп калмый, бәлки Казан университеты һәм КФАНның әдәбиятчы галимнәре белән очрашып алардан файдалы киңәшләр, фәнни консультацияләр ала. Моны архивындагы рәсми кәгазьләр, әйтик, ТАССР Язучылар союзының 1949 ел 30 апрельдә биргән белешмәсе дә раслый. Анда аның өч ай (февраль, март, апрель дәвамында) КФАНның Тел, әдәбият һәм тарих институтында, МВД архивында, Тукайның туган җире — Кызыл юл (хәзер Арча р-ны) районына барып, материаллар җыюы әйтелгән. Ул гына да түгел, аны хәтта ТӘТИнең гыйльми советы утырышына (1952 ел, 19 июнь) "XX йөз башындагы татар әдәбияты тарихы очерклары"н тикшерүгә дә чакырганнар (46). Язучы, билгеле, татар әдәбияты тарихын, әдәби тәнкыйть материалларын да укып өйрәнә, аларны үз хезмәтендә теоретик база итеп файдалана. Кайбер шундый хезмәтләр шәхси архивында да сакланып калган (М.Гайнуллин, Г.Халит, Р.Нәфигов хезмәтләре).
 
Ә.Фәйзинең шәхси архивында "Тукай" романының 61 каралама варианты саклана, шуларның 16ның гына язылу датасы күрсәтелгән. Романның вариантлары 15 кулдан ясалган дәфтәр, 34 калын дәфтәр, 24 укучы дәфтәре һәм машинкада басылган 2 төпләнмәве тәшкил итә. Роман язу материаллар 11 кулдан ясалган дәфтәр, 19 блокнот, 3 калын дәфтәр һәм күпсанлы аерым кәгазь тупланган (барлыгы 39 эш).
 
Романның беренче китабы "Үги еллар" исеме астында Казанда 1952 елда басылып чыга. Ул ике өлештән тора (1. Яңа бистәдә, 2. Кырлай).
 
Төзәтелгән икенче басма 1956 елда (3 өлештән тора), 1964 елда III томлыкның I томында икенче китапның I нче һәм II нче бүлекләре дә кертеп басыла. 1984 елда Ә.Фәйзи әсәрләренең 5 томлыгы фәнни аңлатмалар һәм искәрмәләр белән дөнья күрде. Аның 2 нче томы "Тукай" романына багышланган.
 
Йомгаклап шуны әйтергә мөмкин: Ә.Фәйзи Тукай образын мәңгеләштерү өчен бик күп көчен салды, күптөрле юллар белән материал туплап, Тукай образын эзлекле рәвештә төрле жанрларда сурәтли килеп, "Тукай" романын иҗат итте һәм аны бөтен дөньяга танытты.
 
ӘДӘБИЯТ ИСЕМЛЕГЕ:
 
1.Ә.Фәйзи. Әдипнең эрудициясе. — 1973. — 334 б.
2.Истәлек Ф.Закировның "Ә.Фәйзи һәм театр" исемле темага язган диплом эшеннән алынды (КДУ, 1966).
3.101 фонд, II тасвирлама, 4 нче эш (7, 8, 9 нчы кәгазьләр).
4.101 фонд, I тасвирлама, 166 нчы эш (86 кәгазьдән тора).
5.Шунда ук. — 167 нче эш ("Кызыл Татарстан", 1938. — 30 ноябрь). 
6.Шунда ук. — 168 нче эш (34 кәгазьдә).
7.Шунда ук. — 169 нчы эш (42 кәгазьдән тора).
8.Шунда ук. — 224 нче эш.
9.Шунда ук. — 225 нче эш.
10.Шунда ук. — 226 нчы эш (18 кәгазьдә).
11.Шунда ук. — 227 нче эш.
12.Шунда ук. — 228 нче эш.
13.101 фонд, II тасвирлама, 18 эш (431, 432 нче кәгазьләр).
14.101 фонд, I тасвирлама, 222 нче эш (24 кәгазьдә).
15.Шунда ук. — 380 нче эш (8-13 нче кәгазьләр).
16.Шунда ук. — 221 нче эш (3 кәгазьдә).
17.Шунда ук. — 223 нче эш (5 кәгазьдә).
18.101 фонд, II тасвирлама, 22 нче эш.
19.Шунда ук. — 4 нче эш (22 нче кәгазь).
20.101 фонд, II тасвирлама, 4 нче эш (29-30 нчы кәгазьләр).
21.Шунда ук. — 4 нче эш (37 нче кәгазь).
22.Обсуждение пьесы А.Файзи "Тукай" в постановке ТГАТ. 16 апреля, Тат.ВТО.
23.101 фонд, I тасвирлама, 307 нче эш (59 кәгазьдә). 
24.101 фонд, III тасвирлама, 163 нче эш.
25.Н.Юзиев. Хәзерге татар поэтикасы. — К., 1973. —313 б.
26.  101 фонд, I тасвирлама, 357 нче эш.
27.Шунда ук. — 358, 389 нчы эшләр.
28.Шунда ук. — 487 нче эш.
29.Шунда ук. — 336 нчы эш (40 кәгазьдә).
30.Шунда ук. — 393, 396 нчы эшләр.
31.Шунда ук. — 351 нче эш ("Лит.газета" 1957, 30 мая).
32.Шунда ук. — 356 нчы эш.
33.Шунда ук. — 382, 383 эшләр.
34.Шунда ук. — 394, 395, 397, 398 эшләр.
35.Шунда ук. — 369 нчы эш.
36.Шунда ук. — 461 нче эш.
37.Шунда ук. — 477 нче эш.
38.Шунда ук. — 479 нчы эш.
39.Шунда ук. — 484 нче эш.
40.Шунда ук. — 493 нче эш.
41.Шунда ук. — 17 нче эш.
42.Шунда ук. — 2 нче эш.
43.Шунда ук. — 19 нчы эш.
44.  101 фонд, III тасвирлама, 100 нче эш.
45.  Шунда ук. — 143 нче эш.
46. 101 фонд, II тасвирлама, 1 нче эш (16 нчы кәгазь).
 

(Чыганак: Нил Юзеев — шигьри җанлы акыл иясе. — Казан: Мастер-Лайн, 2000. —  320 б.).


Комментарий язарга


*