ТАТ РУС ENG

Тукай әдәбиятта

Ирек САБИРОВ Тукай

Тәүге кайгысы сабыйның Киң дөньясын тар ясый: «Әнкәемне кайтарыгыз!..» — Чәбәләнә нарасый. Ятим язмыш, фәкыйрь тормыш Алдан тора күренеп: Сабый бәхете китеп бара Ак кәфенгә төренеп. Сөю, назлау, иркәләүдән Алда тагын бар ниең? Көтә сине,...

Рифкат ХИСМӘТ Истә Тукай, истә Анам

Әни мәрхүмә китап алып, «Сак-Сок»ны көйли иде. Әниләренең каргышы Төшкән, дип сөйли иде. Без, сабыйлар, үкси-үкси Аңа сырыша идек. Әни рәнҗи күрмәсен дип, Тыңлый, булыша идек. Әллә чынлап Сак-Сок булу Куркытканмы күңелне, Һәрхәлдә, без әни...

Әлфия НИЗАМОВА Бөек Тукайга

Әсәрләрең кат-кат укып Сокланам мин сиңа, Тукай. Гомер бакый яшь калсаң да, Талантны мул биргән Ходай. Тирән акыл, затлы зиһен, Төпле фикер һәм зирәклек. Синдәй яп-яшь аксакаллар Бу дөньяда бик сирәктер. Һичбер кайчан булмагансың Әти...

Ибраһим БИЕКТАУЛЫ Тукайга

Татар халкын уятырга теләп, метеор булып яндың, Габдулла. Аллаһ колы чәчкән орлыклардан гөлләр шытты, чәчәк аттылар… Пушкин илә Лермонтовны —  «Кояш» дидең, үз ролеңне әйттең — бары «Ай». Кояш вә Ай — бәхәсле мәсьәлә… Татарлыкның...

Ибраһим БИЕКТАУЛЫ Тукайны күрдем төшемдә

Әйтте Тукай: Ибраһим! Үлгән өчен үлеп йөрмә, исәннәрне уйла син! Әрвахларга файдаң тимәс чиле-пешле догаңнан. Исәннәргә саф татарча Акыл сора Ходайдан. Һәркем үлә, гүргә иңә — үлми калыр бәндә юк. Исән чакта тәүбә кирәк, үлгәннән...


Рамил ЧУРАГУЛ Без татарлар

(җыр) Азат Имаев көе Безнең татар җырлы-моңлы халык — Җыр-моң сеңгән безнең каннарга. Җәлилләрең дарга барганда да Онытмаган соңгы дога итеп Иң-иң моңлы җырын җырларга. Кушымта: Без татарлар — җырлы-моңлы халык, Эшчән халык, диндар, иманлы....

Салават РӘХМӘТУЛЛА Тукай Уфада

   …1912 елның апрель аенда Габдулла Тукай Уфага килә һәм Мәҗит Гафуры белән очраша. Гафуры, пальтосын сатып, Тукайны кунак итә… Рәсми чыганаклардан      Узганнарда — тарих, «Узганнар»га Йөз (хәтта – йөз!) еллап булса да…...

Наилә МИҢНЕХАНОВА Казан

  VII БТИҮ Корылтае уңаеннан Бакыр хәрефләрен укып узам, Күз алдымда хыялдагы Казан. Аяк басам изге җиренә, Милләтемнең Гыйлем иленә. Айга тәүге баскан адәм кеби, Күңелемне азан моңы били. Саумы, Казан, ун гасырлы Галәм! Җир...

Халисә МӨДӘРРИСОВА Минем халкым

Ераклардан, тарих төпкеленнән Болгар — татар булып калыкты. Хәтере — хак, намусы ак булыр Сөембикәсе булган халыкның. Төртенергә төртеп бастырса да, Коръән уты җанын яктыртты. Көнен буды, динен буалмады Мәрҗание булган халыкның.   Кадерле бер...