ТАТ РУС ENG

Тукай әдәбиятта

Марат КӘРИМОВ Тукай кирәк!

Шаулы Печән базары бу, Алдау-алдашулар шактый. Базарчылар бугаз ерта, Үз товарын мактый-мактый. Әнә тишек бер арбада Сәерсенеп сабый бага. Азак елар яше калмас, Ә хәзергә яше ага. Абзый кеше көр тавышлы, Колакларны яра бигрәк: –...

Роберт МИҢНУЛЛИН Тукай белән сөйләшү

Ниләр уйлыйсың икән син, Тукай? — Безнең өчен сызланасыңмы? Безнең белән горурланасыңмы? Әллә безне кызганасыңмы? Ә без һаман синнән калган татар — Үзгәрмәгәнбездер тамчы да. Үзгәрмәбездер дә… Хәзер инде Ярдәм итмәс синең камчы да! Үз...

Фәиз ЗӨЛКАРНӘЙ Кырлай

  Кар сулары тынган, юлларга кичке тун йөгергән бер мәлдә автобусыбыз Кырлайдан кузгалып китте. Моңсу иде. Тукайны зиярәт кылып кайтучы яшьләр төркеме тынып калган. Мондый изге урыннардан, гадәттә, кеше рухи үсеп, эчке бер горурлык хисенә...

Роберт СӘЛАХИЕВ Гасырлар кичеп

Гасырлардан күчеп гасырларга, Яши, Тукай, олуг иҗатың. Яулаганда милләт киләчәкне, Һич югалмас илдә чын атың. Яшәгәнсең татар мохитенең Чын әдәбе булып, әхлагы. Халык бәгыренә үтеп кергән Мондый затлар кайда бар тагы? Әйтер сүзең үлчәп сөйләгәнсең,...

Газинур МОРАТ Шагыйрьнең кайтуы

Баллада Әйт әле, күбәләк… Г. Тукай Бу дөньяның һәрбер мәхлугына Эндәште ул сөеп, олылап… Әй, шатлана иде күбәләкләр, Нәни Апуш килсә болынга. Сөйләшәләр, серләшәләр иде, Аңлашалар иде җан аша. Күктә очар өчен яралганнар Бер аңлаша...

Салисә ГӘРӘЕВА. Гасырлар бүләге

Тукай килә, апрельләрне кичеп, Җәйгә чыгу – якты теләге. Тукай килә безгә язлар булып – Гасырлар һәм халкым бүләге! Тукай килә, агымсулар булып, Җаек, Идел – аның сукмагы. Тукай килә йолдызлардан агып – Җанны телә...

Ирек КИНЬЯБУЛАТОВ Тукай сүзе

Ташны ярып чыккан чишмә булып, Ургуымы милләт зарының, Ничә гасыр кабынырга торган Шартлавымы барлык дарының, Күкрәүләрдән кабат сүнмәс өчен Ялтыравы микән яшеннең, Шатлыктанмы, әллә кайгыданмы Түгелүе, халык, яшеңнең? Күтәрмәслек хәлдән заманның да Миләреннән каннар савумы,...

Әхсән БАЯНОВ Каракош (Шигъри трагедия)

  …каракош — иттифакый кунган ул. Г. Тукай. ӘЛЕ ДӘ БАСЫП ТОРА Тирә-як шәүлә сыман кара челтәр белән уратып алынган. Югарыда, үзәк урында, каракош  басып тора. Күренешләр алмашынса да, яшәешнең тар читлек булган рәвеше үзгәрешсез...

Мәгъсүм ХУҖИН Иңә дә иңә карлар  (Хикәя)

Урам уртасындагы кышкы юлның такыраюы тәмамысы җитте. Чана эзләре көзге боздай шомарды, кояшта күзне чагылдырып ялтырыйлар. Табан эзләре арасын ат тоягы аяусыз төйгечли, бу ерымны сукмак итеп кешеләр дә таптый. Юлда гына түгел, бөтен җирдә...

Сөембикә ДАСАЕВА Тукайга (Икенче бәет)

Туган телебезне мактап, Җилферди ап-ак каен. Я ходаем, Габдулланың Рухын шат кыл көн саен. Габдулла Тукай шигырен Укысаң моңландыра. "Фатыйма белән сандугач" Йөрәктә эз калдыра. "Куркак куян", "Таз", "Шүрәле" Булган Тукай уенда. Киңәш биргән ул...