ТАТ РУС ENG

Әхсән БАЯНОВ Каракош (Шигъри трагедия)

  …каракош — иттифакый кунган ул.

Г. Тукай.

ӘЛЕ ДӘ БАСЫП ТОРА

Тирә-як шәүлә сыман кара челтәр белән уратып алынган. Югарыда, үзәк урында, каракош  басып тора. Күренешләр алмашынса да, яшәешнең тар читлек булган рәвеше үзгәрешсез кала. К а р а к о ш селкенмичә утыра бирә.

Ш а г ы й р ь (Ялгыз. Яза. Көйләп ала).
Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең.
Кызганмыйча күңлем чыдый алмый,
Бигрәк моңлы карый күзләрең.
Атылган кош…
Кемнеңдер килүен сизеп, көйсез генә кабатлый:
«Адашкан бер эттәй…» бәлки, «адаштырган эттәй…»
Кеше кыюсыз гына атлап керә.
Ш а г ы й р ь.
Узыгыз, уз. Сезне кем дип белик?
Б и к ч у р а.
Мин… мин… Исемем Исхак, фамилиям — Бикчурин.
Ш а г ы й р ь.
Исхак Бикчура… Ишеткәнем бар шикелле.
Б и к ч у р а.
Бардыр, чөнки сезнең гәзиткә мин
Шигырь китергәч бер, күрешеп алган идек.
Әле шигырьләрне үзегезгә күрсәтергә киңәш иттеләр дә,
Йөрәк җитмәсә дә, күндем, килдем менә.
Ш а г ы й р ь.
Шулай димсең? Ярый, булсын шулай.
Укып карыйк, тыңлыйк.
Б и к ч у р а  (укый).
Мин Дәрдемәнд җанлы кара башмын,
Илдә бәям — валчыгыдыр чуер ташның.
Кирәкмәсәм, югалт мине, чүплеккә ат,
Дөнья мәгәр итмәс моңа һич илтифат.
Төрмәләрне күргәч, инде мин — иректә.
Тик төрмәме, ирек шәпме — белмим һич тә.
Ш а г ы й р ь (бүлдереп).
Аңлашыла бик тә.
Хакимият әһелләре сине
Вә цензорлар чит итмәсләр,
рәнҗетмәсләр.
Адәмнәрнең сүнеп барган хис-дәртенә
Су сипкәнгә әйтер алар рәхмәт кенә.
Б и к ч у р а.  
Җәй көнедәй якты иде тәүгеләре.
Зиндан күргәч, хәл үзгәрде.
Ш а г ы й р ь.
Элегрәкме ихлас идең, хәзер мәллә?
Б и к ч у р а (борчылып йөренә).
Элек тә чат ихлас идем, вә хәзер дә.
Ш а г ы й р ь (Бикчураның аксавына игътибар итеп).
Аягыңны имгәткәннәр… төрмәдәме.
Б и к ч у р а.
Монысы — малай чактан шәп хатирә.
Алмаларын чүпләгәндә, күрше-тирә
Эт өстереп, тота язгач төнлә,
Койма аша сикереп төшкәч, каймыкты да аяк,
Утырталмадылар рәтләп үз урнына.
Шуннан бирле йөрим дөнья буйлап
Тыйтак-тыйтак.
Ш а г ы й р ь.
Мин дә… мин дә ярамадым солдат хезмәтенә.
Иш икән без — ике гарип.
Б и к ч у р а.
Юк, әфәндем, минем кимлек бүтән.
Сезнең сырхау булса бары тик тән,
Аяк белән бергә минем аксый җаным,
Гарип — күңелем.
Ш а г ы й р ь.
Ярый, җитәр, яшь чыгартма күздән.
Б и к ч у р а.
Нишлисең бит, язмышым ук ватык.
Тотып тора җирдә бер максат тик:
Сезнең хакта бер рисалә язар идем,
Әйбәт китап, булса сездән рөхсәт.
Ш а г ы й р ь.
Минем хакта китап? Моның өчен
Берәр генә гомер булмас микән азрак?
Б и к ч у р а.
Көлсәгез дә, сүзегез хак:
Сезнең хакта һәр заманда
Дистә-дистә китап язылачак.
Ш а г ы й р ь.
Уф, үтерәсең.
Б и к ч у р а.
Бүгенгечә килгәләргә булса рөхсәт,
Маэмай сыман сүзсез аңлар идем күпне,
Тудырмыйча сезгә һич мәшәкать.
Ш а г ы й р ь.
Әхвәлемнең барысы — язмаларда.
Б и к ч у р а.
Юк, юк, миңа уй-фикердән бигрәк,
Җаныгызның яшәеше кирәк.
Җырга сыймас газап вә борчулар,
Шаярулар, сөю, очрашулар…

С ә г ы й т ь күренә. Керә. Кул биреп исәнләшә.

Ш а г ы й р ь.
Бик кызыклы чакка туры килдең,
Сәгыйть. Әйдә, рәхим ит.
С ә г ы й т ь.
Бик шәп, әйдә, бергә көлик.
Ш а г ы й р ь.
Менә Бичура дус…
Б и к ч у р а.
Бикчура!
Ш а г ы й р ь.
Дөрес, Бичура дус… кулбаштагы фәрештәдәй,
Барча гөнаһымны теркәп бармак була.
Җыйнап шулай, китап язмак була.
Һәм калдырмак була гасырларга.
Ник көлмисең? Нишләп чырай сыттың?
Б и к ч у р а.
Нишләп, Сәгыйть, безнең милләт әллә
Лаек булмас бөек улы хакындагы
һич ялгансыз рисаләгә?
С ә г ы й т ь.
Ник тәгаен… әйе ник Әмирхан йә Дәрдемәнд түгел?
Әгәр… әгәр… Әйткәч әйтим, кичерегез мине.
Бу кешегә мин күңелне түгел,
Ачмас идем, хәтта ишегемне.
Б и к ч у р а.
Бөтен кеше син түгел шул.
Ишеге белән бергә
Җаны киереп ачык аның бар дөньяга.
Шуңа күрә сиңа бармадым бит,
Килдем монда.
С ә г ы й т ь.
Әйе, аның ачык җаны һәм кесәсе.
Ш а г ы й р ь.
Әгәр сүзгә керсә кесә,
Сез беләсез, анда җилләр исә.
С ә г ы й т ь.
Ачык-тишек өйдә нәрсә торсын?!
Тик барыбер
Бу тип белән бергә булсаң,
Итәк-җиңнәреңне җыебрак йөр.
Ш а г ы й р ь.
Нишләп алай, Сәгыйть?
С ә г ы й т ь.
Ул төрмәдә булган.
Ш а г ы й р ь.
Ә син? Ышанмаскамыни үзеңә дә?
С ә г ы й т ь.
Үземә дә.
Ш а г ы й р ь.
Минем җан дусларны рәнҗетәсең,
Оялмыймсың, Сәгыйть?
С ә г ы й т ь.
Минем сүзем тәмам, үзең хәл ит. (Китә.)
Ш а г ы й р ь.
Бүтән чакта бу зат бик тә нәзик.
Бүген, никтер, җене котыра язган.
Тик ул хаклы: китап өчен ярдәм итә алмам.
Ишек дисәң, ачык булыр һаман.
Б и к ч у р а.
Олуг рәхмәт. Җаныгыз зур чынлап.
Бәлки әле, кайбер нәрсә сөйләрсез дә… соңрак
Ш а г ы й р ь.
Сүзгә, анысы, булмас акча сорап.
Кызык тапсаң, әле дә тыңлап кара.
Ил өстенә кунган каракошка кара:
Минем җанда сызлый ул калдырган яра.

Арткы планда чиге күренмәгән юл ачыла. Шул юлдан авыл өе янына җигүле ат килеп туктала. Өйдән сабый баланы җитәкләп чыгалар да чанага утырталар. Атлы чана юлга чыга. Ямчы җырлый. Юлны берничә кабат узганнан соң, малайны икенче бер авылга китерәләр. Аны монда әнисе  каршы ала.

А н а.
Балам! Балакаем! Инде һич тә, һич тә
Башкаларга бирмәм, җибәрмәмен читкә.
Безне беркем аера алмас, үзем исән чакта.

Баланы өйгә алып кергәч, сәкегә утырта. Өстәлгә самавыр куела. Парланып торган  бәрәңге һәм  башка ризыклар. Малайның шатлыгы  эченә сыймый. Әнисенең тезләрен кочаклый, көлә.

Б а л а.
Әни! Әни! Минем әни!
А н а.
Ходай сиңа гомер бирсен, балам-җаным.
Шушы гына бөтен сораганым.

Самавыр тиз арада юкка чыга. Өй шыксызга әйләнә. Өйдән табут күтәреп чыгалар. Тышта салкын кыш. Малай нишләргә белми: әнисен күтәргән әле бер, әле икенче кешенең аякларына уралып, туктатмакчы була, итәкләреннән тарта. Яланаяк, яланбаш хәлдә карлы урам буйлап йөгерә.

Б а л а.
Әниемне кайтарыгыз! Әниемне бирегез! Кайтарыгыз әнкәемне, минем әнкәемне! (Хәлдән таеп егыла.)
Ш а г ы й р ь (бүгенге көннән).
Кар өстендә үксеп әле дә ятам,
Үксеп елап, сыныма әле дә катам.
Шуннан башлап, җаным, тәнем һаман
Котыла алмый өшү, калтыраудан,
Һуштан язган мәлдә кара бөркет
Ташлана да… Ага карга каным.
Батыра ерткыч күкрәгемә минем
Кара ыргак төсле тырнакларын.
Авыртуга түзми кычкырсам да,
Китми явыз, батыра мине канга.
Шул авырту калды күкрәгемдә,
Күрше апа күтәреп алгачтан да.
Күрше апа юатмакчы була:
«Козгын гына бит ул, түгел ерткыч.
Көш! Көш! Кө-ө-ш!»
Ул кош, әнә, әле дә басып тора.
Сорыйм: «Син, дим; кошмы, явыз рухмы?
Җибәрдеме Ходай йә Иблисме?
Нинди кодрәт яман йомыш кушты?
Югал очып ерак чүлләреңә,
Сипмә дәһшәт минем җирләремә.
Югал очып төпсез төннәреңә!» —
Ул селкенми, карап тора бирә.
Таш сурәткә әверелгән дә әнә,
Безнең өстә мәңге тормак була.
Җайлы форсат көтеп һәм сагалап,
Афәт чәчеп, безне кырмак була.
Балачактан бирле озата килә…

Урамда   бала-чагалар   белән   уйнау,   бакчалардан   кыяр,   суган   урлау,   су  керүләр чагылып уза. Козгын тавышы ишетелеп китә. Җил исә, җил көчәя. Тагын көз җитә. Тагын юл. Малайны ерак тауларга илтә юл. Таулар өстендә дә каракошлар очып йөри.

ХЫЯНӘТ

Мәдрәсә. Шәкертләр бии-бии, җырлый-җырлый ашыйлар, шаяралар. Хәзрәт кергәч, тынып калалар.

Х ә з р ә т.
Утырыгыз. (Шәкертләр утыралар.) Өйрәнербез бүген һаруз дигән,
Иҗек саннарына нигезләнгән шигырь төзелешен.
Гарәп, фарсы, төрки телләрдәге шигъри тәртип
Кулай безнең өчен. Озын белән кыска иҗек чиратлашкан  
Шул үлчәмнәр бездә таралган бик:
Хаҗаз, разаҗ, рамал, мотакариб.
Фирдәүсинең «Шаһнамә»се мисал. Шуны укып карыйк. (Укый.)

Аның укуын бүлдереп, бер хатынкерә һәм ишек төбендә туктала.

М ә ф т у х а.
Шул җәлладтан коткарсагыз, хәзрәт,
Ялварырмын мең-мең бәхет теләп.
Бирсен Тәңре сезгә сәламәтлек,
Ахирәттә урыныгыз булсын җәннәт,
Дөньялыкта — юлыгыз булсын гел ак. (Китә.)
Х ә з р ә т.
Синең өчен, шәкерт, бу — гаҗәбрәк очрак.
Була алдың микән әдәпле вә тыйнак?
Хатын-кызны яклап үрә бастың нәрсә уйлап?
Ш а г ы й р ь.
Күз алдыма әни килде, хәзрәт. (Башы иелә.)
Х ә з р ә т.
Ярый, җитеп торыр. Алдагы сабакка һаруз белән шигырь язып килсен һәркайсыгыз. Сау калыгыз. (Китә.)
Б и к ч у р а (бүгенге көннән.)
Мәдрәсәдә хәзрәт дәрес биргәнендә
Сабак алган икән үзе дә сездән.
Сабак алган миһербаннан, хатын-кызны
Һәм ирекне яклау гамәленнән.
Ш а г ы й р ь.
Күзне ачтык тырнап, без уяндык
Петербурдан килгән атыш өннәреннән.
Әнә, тыңлап кара тагын, Бичура:
Минем дустым, нәшир, әнә, нинди план кора.
Н ә ш и р (узган көннәрдән.)
Петербурдан кайттым өмет төяп.
Һәр көн димим, мәгәр атнага бер
Чыга торган гәзитебез булыр.
Х ә з р ә т.
Сезне кем дип белик?
Х а т ы н.
Мин Мәфтуха атлы, Мөбинова.
Килдем, хәзрәт, килдем сезне эзләп.
Х ә з р ә т.
Бәрәкалла! Миннән нәрсә хәҗәт?
М ә ф т у х а.
Ирем Габидулла җәбер кыла.
Өч мәртәбә талак әйттем шуңа.
Үтенәмен — аннан мине аерыгыз, коткарыгыз.
Х ә з р ә т.
Талакны ир әйтсә генә була дөрес.
Шәригатьчә шулай тиеш.
М ә ф т у х а.
Бүтәнчә мин яши алмыйм, түзә алмыйм, хәзрәт,
Мин йә аны, йә үземне итәм харап.
Х ә з р ә т.
Ирләр генә әйтә ала талак.
Ш а г ы й р ь (шәкертләр арасыннан торып килә). Хәзрәт! (Хәзрәт аптырабрак калгач.)
Кануннарны
Бу дәвердә үзгәртү бит мөмкин азрак.
Хатын-кызга ярдәм итү булыр савап.
Х ә з р ә т.
Бәрәкалла, ярлыкасын Алла!
Әйе, кем, Мәфтуха,
Иртән нәзарәткә килерсез дә…
Шунда хәл кылырбыз.
Ярлыкасын Хода.
Ш а г ы й р ь.
Рөхсәт, рөхсәт бирделәрме?!
Н ә ш и р.
Бирделәр, отказ.
Ш а г ы й р ь.
Отказ, нинди зур сөенеч!
Н ә ш и р.
Бик кечкенә нәрсә бездән тиеш —
Кирәк су һәм ут өстеннән атлау.
Атлаганда шунда янмау, батмау.
Файдалыдыр ягъни хәйләле эш.
Бер бай агай матбагасын сата,
Сүз шул  хакта — безгә кирәк акча.
Матбагасы белән бергә гәзитне дә
Эшләпәгә салу — безнең бурыч.
Мин бурычка гәрчә моннан баткан (муенын күрсәтә),
Элек рөхсәт алган гәзитне тик
Тыя алмас власть әһелләре —
Хаклары юк. Димәк, димәк…
Синнән көтәм ярдәм.
Ш а г ы й р ь.
Бездә акча — бер букча.
Н ә ш и р.
Акча — бездән, ә синнән — эш.
Гәзит чыгаруның барча мәшәкатен
Үз өстеңә син алырга тиеш. (Нәшир югала.)
Ш а г ы й р ь (бүгенге көннән).
Чыкты шулай гәзит арты гәзит,
Журналларның асылы — «Гасрелҗәдит».
Очты күккә журнал «Уклар» атлы.
Алдыбызда гүя ал таң атты.
Күр, Бичура, шигырь басыла ташка.
Бетсен коллык, диеп, чыга һәм листовка.
Безнең сүзне, авазларны ишетеп,
Сүз, матбугат иреге вәгъдә итеп,
Әмер бирә инде һәм ак патша.
Б и к ч у р а.
Мин дә ишетәм: яшә, ирек, хөрлек!
Ш а г ы й р ь (кичәге көнгә китеп).
Инде безгә тыкрык түгел, урамнар тар,
Атлыйк алга, хөрриятле мәйданнарга.
Маевкага, маевкага, алга, алга,
Гөлләр чәчәк атып торган яланнарга.
(Халык  каладан   чыгып  иркен  бер  яланда  тукталгач, шунда яшел һәм кызыл байраклар күтәрелә.)
Котлыйк патша хәзрәтен,
Күрде илнең хәсрәтен.
Сизгәч халык кодрәтен,
Безгә ирек бирде ул.
(Шагыйрь янына бер егет килә.)
Әйдә, наборщик дус, сүз ирегенә — алга уз!
Н а б о р щ и к.
Патша үзе ирек биргәч,
Көчләребез арттылар.
Азат безнең каләмнәр һәм
Азат уйлар, акыллар.
Мәскәү халкы баррикада
Корган дистә көн буе.
Каланы кулга алганнар,
Азат яшәп калганнар.
Тормышны кулга алырга
Безгә дә булсын насыйп.
Ш а г ы й р ь.
Саклап ирекне, әй, гавам,
Таш дивар булып басыйк.
Кызыл байрак, яшел байрак,
Ян тормыш балкышыдай.
Яшә, хезмәт, яз бәйрәме —
Чәчәк ат, Беренче Май!
М ә ф т у х а (Шагыйрь янына килеп баса.)
Хөрриятне яклагыз, дип
Кушты безгә ил, вакыт.
Мәзлүмнәргә зинданга тик
һәм үлемгә юл ачык.
Без — гавам, яклап аларны,
Таш дивар булып басыйк.
Ш а г ы й р ь.
Синме бу, әй, синме, Мәфтуха апа?
Әллә килде телгә татар хатыны?
Күрәм, Ватан күгенә ак ай калка!
Әйт сүзеңне, курыкмыйча әйт, апа!
М ә ф т у х а.
Кая китте цензорлык, коллык, тарлык, ким-хурлык?
Артка карыйк борылып — алар артта калдылар.
Ай-Кояш яктысыдай, алда — хезмәт, ирек, Май!
Ш а г ы й р ь (ерактан тавышлар ишетеп.)
Сак булыгыз, дөпелдиләр тояклар.
Килә гаскәр, чит яуларны кугандай.
Баскынчылар явын кискән, кыргандай,
Өстебезгә гаскәр килә каһәрдәй.
Бирешмәгез, ирләр, каршы торыгыз!
Без хокуклы тыныч, азат яшәргә!

Халык арасына камчылы казаклар  килеп керә. Камчылар чыжылдый, кычкыру, янау, тиргәү авазлары яңгырый. Казакларның берсе Мәфтуха кулындагы яшел байракны тартып алып, җиргә ыргыта һәм таптый.

М ә ф т у х а.
Ник таптыйсың, ул бит — язгы җир төсе,
Изелү, таланусыз яшәү билгесе!
Ш а г ы й р ь (җирдә  утырган  Мәфтуха кулбашына кулын куя).
Тор, апа, җәллад каршында чүкмә тез.
Сабыр әнкәйләр наменә чыда, түз.
Исән калсын, тапланмасын ил төсе,
Тапталмыйча азат яшәү билгесе.
(Байракны Мәфтуха аркасына яба.)
Нинди яулык! Анда күңел яктың бар!
Яктылыкка, горурлыкка хакың бар.
Әйдә, атлыйк, гыйбрәт, үрнәк алсыннар,
Күреп сине, барча ирләр, хатыннар.
Н а б о р щ и к.
Маевкада ал һәм яшел байраклар җилфердәсен
Белә идек без биш кеше… Ә беребез
Барып җиткән охранкага.
Димәк, беребез… (Камчы белән кемгәдер суккан ишарә ясый.)
Ш а г ы й р ь.
Беребез — хыянәтче.
Н а б о р щ и к.
Хыянәтче! (Өчесе дә тынып кала.)
Ш а г ы й р ь (тынлыктан соң.)
Патша биргән азатлыкны ялчылары ник таптый?
Ерткычлыкны, ялчылыкны шымчылары туктатмый.
Җиңә алмас, тыя алмас дошман майның яктысын.
Тартып алып була ласа казакларның камчысын.
Әйдә, китик саклап җаннарда
Максатның ак төсен.
Н а б о р щ и к.
Тиз татыр дошман үзе безгә күтәргән камчысын.
Тиз татыр безнең үч һәм безнең нәфрәтнең ачысын.

Мәфтуханы култыклап атлыйлар. Редакциягә киләләр. Анда нәшир үзе генә аптырап утыра.

Н ә ш и р (йокыдан уянгандай.)
Ниһаять, сез! Көтә-көтә тәмам күгәрде күз.
Ш а г ы й р ь.
Әллә тагын бер матбага алдың сатып?
Н ә ш и р.
Бер үзеңә өч гәзиттә эш җитмиме һаман?
Ш а г ы й р ь.
Сөйсәң хаклык, көтмә шәфкать, бөтен җирдә син — артык.
Түз, халкың сиңа сөюен бүләк итәр бер вакыт.
Н ә ш и р.
Рәхмәт шулдыр — карагруһ гәзитендә бер хәбәр.
Имзасын куйган кари исме йөрткән карт сәүдәгәр.
Гайнетдиннәр, Хәйретдиннәр, пыр-заран итмәк булып,
Матбаганың астын өскә китермәк, тетмәк булып,
Җыйнаганнар махсус әтрәт, ду килә Казан, Җаек.
Җил чәчкәнбез сизмичә без, вә давыл урмагаек.
Урмыйк дисәк, юашланыйк, төплерәк уйлап языйк.
Ш а г ы й р ь.
Бераз вакыт иман сатып яшәп карыйк,
Бераз вакыт булып алыйк без монафыйк.
Соңра кабат изге юлыбызга кайтып,
Шат яшәрбез. Шулай димсең, иптәш?
Н а б о р щ и к.
Бераз подлец, бераз порядошный
Булыйк, дисеңмени, иптәш?
Н ә ш и р.
Син, наборщик, шәп җыясың хәреф.
Тарафыңнан бик тә җиткән шул игелекле эш.
Ә син, шагыйрь, зәһәреңне бераз азайт,
Үкенмәслек булсын азак.
Ш а г ы й р ь.
Үкенмәслек хәл ителгән безнең мәсләк.
Җан һәм иман сатып, үзең кара яшәп.
Н ә ш и р.
Кызганыч хәл — аңлашмадык.
Шул, алайса, боерык:
Син бүгеннән, шагыйрь, эштән азат.
Хакимият шулай куша,
Хакимият шулай куша — бүтән юл юк.
Ш а г ы й р ь.
Эштән чыгарылган татар егете… мин…
Мин, гәзит-журналсыз, кая барыйм?
М ә ф т у х а.
Мин чакырыр идем, үзем кеше почмагында.
Тик эзләрбез фатир, табылыр шөгыль.
Илдә чыпчык үлмәс.
Н а б о р щ и к.
Камыт табылыр, муен сау чагында.
Ш а г ы й р ь.
Хыянәтчеләр! Саттылар!
Н ә ш и р. Шулай куша тормыш, рәнҗемә, дус, хуш! (Китә башлый.)

Ул китәм дигәндә, ишек ачыла да аннан дөбердәп участок судьясы, прокурор ярдәмчесе, пристав һәм пүнәтәйләр керә. Алар белән — х ә з р ә т . Шунда ук тентү башлап, типографиянең астын өскә китерәләр.

П р и с т а в.
Ниләр генә язмаганнар томаналар:
Яңгырасын, имеш, милли моңнар, милли аңнар.
Килсен, имеш, ирек, кояш яктысыдай,
Имеш, яшәсен Май!
Бетсен золмәт, бетсен, имеш, сорыкортлар.
Сорыкортлар… Кемнәр алар?
Авторы кем, кайда тора, нинди җанвар?
Китерегез якасыннан тотып.
Ш а г ы й р ь.
Тоталмассыз, татарларның якасы тар.
П р и с т а в.
Ах, Тамерлан! Тамерланның тамырының
Соңгы ботакларын ыргытыгыз йолкып.
Чиста торсын рус туфрагы — калмасын чүп.
Ш а г ы й р ь.
Бу туфракта кемнәр бакый гомер сөргән?
Әллә сезме бездән алда килгән?
Сез үзегез килеп чыккан кайдан?
П р и с т а в.
Кара, нинди көчек, өрә ничек! Фетнә, чума!
Ишетегез, сезнең илегез — төрек, җирегез шунда!
Тамырыгыз корысын, күчегез шунда!
Ш а г ы й р ь.
Без күчәрбез, күчсәләр безнең калалар, кыр-сулар.
Күчсә әгәр без монда кичергән дәвер, гасырлар.
Безнең җавап ап-ачык эштә, сүздә һәм басмада: —
Если тесно вам, туда пожалте сами, господа!
П р и с т а в.
Бу көчекне кем котыртты, кем хуҗасы контораның?
Фетнә оя корган йортыгызда. Тотсын җавап —
Кайда гаеплеләр? (Аның каршына хәзрәтне китерәләр.)
Таныйсызмы, пүнәтәйләр, бу кем?
П ү н ә т ә й л ә р.
Мондагы бар әтрәк-әләмнең остазы — шушы, хәзрәт.
С у д ь я.
Хәзрәт, үзегезнең нинди эштә гаепле икәнне беләсезме?
Х ә з р ә т.
Языксызлыгымны Ходай белә, күрә бөтен халык.
С у д ь я.
Белмәсәгез, хәзер аңлатабыз. Мәфтуха Мөбинова… ул шушымы?
М ә ф т у х а.
Мөбинова Мәфтуха без булабыз.
С у д ь я.
Гәзитләрне чыгаручы нәшир — анысы кайсыгыз?
Н ә ш и р.
Мотыйгулла хәзрәт угылы Камил торам.
С у д ь я.
Хәзрәт, Мәфтуха дигән Мөбинова сезгә кем тия?
Х ә з р ә т.
Илдәш, җирдәш һәм дә бер өммәттән.
С у д ь я.
Ир әйтмәсә талак, хатыннарны
Аерырга хокукыгыз бармы?
Шәригатьчә шул буламы?
Х ә з р ә т.
Ир дип булмый ерткыч залимнарны.
Читлек ачып кош очыру — олуг савап.
С у д ь я.
Изге патша биргән указ — сезгә харам.
Ул указдан сезне мәхрүм кылам.
Х ә з р ә т.
Халык мине аңлый, яклый,
Башкалага китте аннан күп мәктүбләр.
Гәзит вә журналлар мине аклый,
Мотлак, хөкемегез азга гына җитәр.
С у д ь я.
Ул хатларны яздыргансыз шушы мальчуганнан.
Берсендә бер мәгънә юк, юк сүз — укырлык.
Сөт эчереп елан үстергәнсез — хурлык!
М ә ф т у х а.
Шундый хурлык күбрәк булса, илгә килер зурлык.
П р и с т а в.
Молчать, баба, җитмәсә — татарка!
С у д  ь я.
Аталы-угыллы, болар дәүләт вә дин кануннарын бозды. Гаепләре — күз алдында.
Ш а г ы й р ь.
Игелекләре — ил бәгырендә.
Хәзрәтне сез таламыйсыз талак өчен,
Безнең гәзит, хак хәбәрләр — сәбәп чыны.
Хөкем иткән булып хәзрәтне, нәширне,
Кәмит уйнавыгыз аңлашылды,
Тик белегез шуны: илгә хокук даулап
Чыккан сүзләр узган минем кулдан.
Бар халыкны тартып булмаганга судка,
Интегәсез бака туе ясап юкка.
Халык күрә: йодрык төеп, кизәнәсез аңа.
Ил хөкемен үзегез тоячаксыз таңда.
П р о к у р о р    я р д ә м ч е с е.
Судья, нишләп юл куясыз кызыл үгетләргә?
С у д ь я.
Урам көчеге сүзен кабул күрми хөкем.
Суд киңәшкә чыга. (Судья, пристав, прокурор ярдәмчесе һәм пүнәтәйләр чыгып китәләр.)
Ш а г ы й р ь (Хәзрәт каршысына килә.)
Кичерегез, олуг шәхесегезне шушы түбәнлеккә
Дучар иткәннәрнең берсе, хәзрәт, миндер.
Якты исемегезне ил каралтмас, аңлар Тәңре.
Күккә менеп җитә алмас карагруһ әмере.
Кичерегез, хәзрәт, гаебемне.
Х ә з р ә т.
Ходай сиңа ныклы иман биргән, игелекле җан.
Н ә ш и р.
Хәлне аңлагансың,
Шагыйрь, рәхмәт моның өчен.

«Суд килә!» — дигән тавыш яңгырый. Хөкем әһелләре керә. Утырышалар.

С у д ь я.
Пристав вә пүнәтәйләр фикерен тыңлап,
Прокурор ярдәмчесе сүзен алып искә,
Шаһитлардан сорау алгач бәйнә-бәйнә,
Вә киңәшкәч бергә-бергә, уйлап озак,
Бергәләшеп шундый карар кылдык:
Мотыйгулла хәзрәт Төхвәтуллин
Крепостька ябыла биш айга.
Н а б о р щ и к, Ш а г ы й р ь, М ә ф т у х а.
Оят! Позор! Хурлык! Ходай каргаганнар!
Явызлыкны яклап, изгелекне төрмәгә ябалар!
С у д ь я.
Мөхәммәт Камил Мотыйгулла угылы Төхвәтуллин
Иректән мәхрүм кылына бер айга.
Хөкем тәмам, Амин!

Күренеш алмашынып, Ш а г ы й р ь  бүгенге көнгә кайта.

Ш а г ы й р ь.
Шуннан башлап, менә мин Казанда,
Һәм Каракош… иярә һаман да.
Өстемдә ул, җилпенми дә очып,
Яшьле, канлы афәт тарата.
Кара яшен булып уйный камчы,
Карасаң да борылып кай якка.
Аркаларны телә, елан сыман
Муеннарны буа уралып,
Һәм җаннарга керә шуышып, ыслап,
«Кем доносчы?!» — дигән шом салып.
«Кем доносчы?!» —
Хөкем ышыгында
Пүнәтәйләр тыныч, шым тора.
Пүнәтәйнең берсе бераз сиңа
Тартым кебек хәзер, Бичура.
Шигем өчен кичер.
Тик шулай да
Шом аралаш чыңлый шат «Ура!»
Б и к ч у р а.
Болай булгач, синең турыда
Менә дигән китап язып була.

СӨЮ БЕТТЕ

Ш а г ы й р ь  үз бүлмәсендә авырып ята. Караваттан торып

Ш а г ы й р ь (уйлана).
Ни көткән мине Казанда?
Дошманнар көткән, дуслар.
Монда да көнче түбәнлеккә,
Низагка мин дучар.
Көткән мәхәббәтем таңы,
Күкләргә чакырганы.
Шаштырганы, Казанымның
Җырга тиң яме, җаны.
Ишетәм, тыңлыйм, чын түгел,
Хыялдыр ул дип куркам.
Кул сузсам, кош кебек очар,
Куркытырмын дип куркам.
Б и к ч у р а.
Мин беләмдер исемен аның…
Ш а г ы й р ь.
Тере хыял килеп керде,
Чак оялган төслерәк.
Каушадым төштем, калтырыйм,
Әйтерсең тота бизгәк.
Тордым сикереп ахмак булып,
Һәм чыгып чапмак булып.
Тик килешми… Фатих кызның
Исемен әйткәч көйләп үк,
Туташ белән күрешкәндә,
Әйттем: «Сез бит — Зиләйлүк!»
«Теләсәгез, шулай булыйм»,—
Диде чибәр елмаеп.

Вакыт чигенеп, кыз  пәйда була.

З и л ә й л ү к.
Шагыйрь абый, исәнмесез!
Ш а г ы й р ь.
Исәнмесез! (Кул кысышкач та Ф а т и х янына килә. Фатих бу хәлне килештермәгәч, үз өстәленә барып, йомылып утыра.)
З и л ә й л ү к   (аңа   якынлашып).
Шагыйрь абый, сезнең шигырьләрнең күбесен мин
Яттан беләм. Күрсәтимме укып?
Ш а г ы й р ь.
Юк, юк!
З и л ә й л ү к  (уңайсызланып Фатихка карый. Фатих иңен генә җыерып куйгач).
Кәефегез әйбәт түгел кебек.
Бүтән вакыт килсәм, рөхсәт итәрсез бит?
Ф а т и х.
Нишләп итмик рөхсәт? Шулай бит?
Сагынып көтәрбез.
Ш а г ы й р ь
Ыһы, шулай.
З и л ә й л ү к.
Рәхмәт сезгә. Сау торыгыз. (Китә.)
Ф а т и х (бераз тын торганнан соң).
Аңламыйм. Нинди сәбәп белән шушы фәрештәдән
Баш тартырга мөмкин акылы камил адәм?
Ш а г ы й р ь.
Сиңа, бары сиңа әйтә алам.
Ф а т и х.
Тыңлыйм, дустым.
Ш а г ы й р ь.
Сиңа гына әйтеп булган шулдыр сер:
Каракош — язмыш — миңа суккан мөһер.
Ничек ташлап китим сөеп, сөйдереп?
Яшен суккан агач төсле көйдереп?
Ф а т и х.
Тик яшьлектән качу дөрес түгел,
Кирәк икән, табибларга күрен.
Авыруың хак икән, дәвалан да терел.
Бөркет булып, үзең җилпе канат,
Чибәрләргә карап, дөбер-шатыр ярат.
Б и к ч у р а  (оялып кына керә.)
Сүзегез алтын, Фатих әфәнде, афәрин.
Ф а т и х.
Димәк… тыңлап тордың?
Б и к ч у р а.
Керергә базмыйча… Кичерегез.
Ш а г ы й р ь.
Хәзер син дә безнең сердәш,
Кыюрак сөйләш.
Б и к ч у р а.
Әйе, минем дә бар сүзем.
Таныш докторым бар.
Һәр әгъзаңны түгел, нервыңның һәр җебен
Карап тикшерүен үтенермен.
Риза бул тик, зинһар.
Ф а т и х.
Килешмәскә сәбәп юктыр? (Шагыйрь эндәшмәгәч).
Дәшмәү — ризалыктыр.
Б и к ч у р а.
Болай булгач, өч атлауда барып җитәм, көтегез доктор. (Китә.)

Күренеш   алмашына.  Шагыйрь — ялгыз. Укый, яза. Бераздан Б и к ч у р а  белән доктор  керә.

Б и к ч у р а (кергәч ишек кага).
Без килдек. Рөхсәттер бит?
Ш а г ы й р ь.
Кунаклар! Рәхим итегез.
Б и к чу р а.
Шагыйрь сезне түземсезлек белән көтә, доктор.
Д о к т о р (өстен сала).
Хәерле көн. Йә, хәлләребез ничек?
Ш а г ы йр ь.
Хәлләребез әйбәт.
Д о к т о р.
Әйбәт булган шәптер.
Б и к ч у р а.
Шәп булса да, тикшерегез инде, хөрмәтле доктор.
Д о к т о р.
Билгә хәтле  чишенегез,  шагыйрь  әфәндем. (Шагыйрь  чишенә.) Утырыгыз. (Икесе дә өстәл янына утыргач, доктор эшен пульс тыңлаудан башлый.) Пульсыгыз ярый, бераз гына акрын. Ярый. (Күкрәген, аркасын тыңлый, яткырып эчке әгъзаларын капшап карый. Аннары киенергә куша. Шактый вакыт сүзсез утыра. Шомлы тынлыктан соң.)
Мин… Мин дөресен әйтергә тиешмен.
Ш а г ы й р ь.
Без дөреслек яклы.
Д о к т о р (тагын озак кына көттереп).
Шулай, үзегез дә сизенәсез, дөрес.
Кыска калган гомерегез. Ләкин озак,
Озак һәм интегеп үләчәксез.
Чахотканың соңгы чоры җиткән. (Шагыйрь бөкшәеп кала.)
Шушы даруларны алып… (Рецептлар язып бирә.)
Көнгә өч мәртәбә. Эчү тиеш. Аш артыннан.
Ә болары — ашаганчы. Онытмагыз, хушыгыз. (Китә.)

Б и к ч у р а,  С ә г ы й т ь,  К а м а л   керә. Хәл сорашалар.

Ш а г ы й р ь.
Тиз арада озак үләчәксең, диде.
С ә г ы й т ь.
Шулмы табиб сүзе?
Б и к чу р а.
Куып җитеп, якасыннан алам!
Ш а г ы й р ь.
Куй, Газраил эләктергән инде минем якадан.
К а м а л.
Димәк, доктор — надан, йә кемгәдер ялланган.
Б и к ч у р а.
Шушы фараз хак булырга тиеш.

Тынып калалар. Күтәрелеп карасалар, ишек төбендә З и л ә й л ү к   басып тора.

С ә г ы й т ь.
Фәрештә! Нәкъ вакытын белеп!

Килгән кешеләр, чышан-пышан сөйләшеп, чыгып китәләр. Шагыйрь караватка капланып ята. Кулына ак чәчәкләр тоткан З и л ә й л ү к, бүлмәне әйләнеп чыкканнан соң, шагыйрьнең баш очына килеп баса да, озак кына карап тора. Шагыйрьнең чәчләрен сыйпаган хәрәкәт ясый һәм эндәшә.

З и л ә й л ү к.
Хәерле көн, шагыйрь абый.
Ш а г ы  й р ь (сикереп тора).
Гафу итегез… Зиләйлү-ү-ү-к!
З и л ә й л ү к.
Менә, абый, сезгә — чәчәкләр.
Ш а г ы й р ь.
Үзегез төсле, яшьлегегез төсле саф чәчәкләр!
Ләкин бик тиз шиңәчәкләр.
Чөнки мин аларга лаек түгел.
З и л ә й л ү к.
Гөлләргә мин сездән башка тиңнәр күрмим.
Алыгыз, зинһар, рәнҗетмәгез.
Ш а г ы й р ь (чәчәкләрне алып күкрәгенә кыса).
Зиләйлүк! Сез фәрештәме?!
Әллә Газраилме гүзәл кыяфәттә?
З и л ә й л ү к.
Зинһар, рәнҗетмәгез.
Ш а г ы й р ь.
Без бит әле рәтләп танышлар да түгел бугай.
З и л ә й л ү к.
Сезне бар ил белә. Мин дә. Яхшы беләм.
Болар — күңелегездә чәчәк аткан
Затлы хисләр. Ләкин сезнең шигырьләрдән
Алар көчсез, гомерсезләр.
Ш а г ы й р ь.
Үзем кебек.
З и л ә й л ү к.
Ә юк, сез — мәңгелек.
Сезгә шундый мәхәббәт тә насыйп булсын.
Ә хәзер… сау торыгыз!
Ш а г ы й р ь.
Китәсез дәмени? Бәлки…
З и л ә й л ү к.
Бу җомгада калабызның сәнгать әһелләре
Җыела икән. Шигырь укыйсыз, ди, сез дә.
Бәлки, чакырырсыз?
Ш а г ы й р ь.
Чакырам, көтәм!
З и л ә й л ү к.
Димәк, тиздән… (Китә.)

Яңа күренеш — әдәби кичә. Ш а г ы й р ь әсәр укый.

Ш а г ы й р ь.
Син бу җирдә яратылган сөелергә,
Яратылган сөяргә һәм сөенергә.
Ә минем күк гашыйкларга, кайгы сулап:
«Тиң түгел шул, тиң түгел!» — дип көенергә.
Син, чибәр кыз, уйларымны сизсәң икән,
Минем белән бәйләнешең өзсәң икән.
Күктә көткән мәңгелек сәгадәт өчен
Фани шатлык һәм кайгыдан бизсәң икән.
Минем белән күккә ашсаң иде, диеп,
Шул уй белән минем дәртем ярдан аша.
Әйдә, китик! — дип, сине җитәкләр булсам,
Акылым белән мәхәббәтем тарткалаша.
Шигырь төгәлләнгәч тә, ашыгып килеп,
Зиләйлүк шагыйрьнең кулын кыса.
З и л ә й л ү к.
Рәхмәт сезгә. Шигырегез матур, көчле.
Ләкин бик төшенке хисле.
Ш а г ы й р ь.
Ә сез, сез — ак чәчкә төсле.
Рәхмәт.

Кырыйгарак китеп, сөйләшеп торалар. Музыка, биюләр.

З и л ә й л ү к.
Сез танцевать итмисезме?
Ш а г ы й р ь.
Өйрәнеп киләм.
Ә өйрәнеп җиткәч,
Икәү биербез гел.
З и л ә й л ү к.
Шул вакытны зарыгып көтәрмен.
Ш а г ы й р ь.
Мин иптәшләр белән хушлашыйм да,
Бергә кайтырбыз. Мин тиз. (Китә.)

Ул киткәч тә ут сүнә. Тавыш куба: «Полиция! Полиция! Погром! Талыйлар! Җимерәләр! Караул! Коткарыгыз! Качыгыз! Полиция!» Шактый вакыттан соң гына ут кабына. Залда беркем дә калмаган. З и л ә й л ү к  йөгерә-атлап Ш а г ы й р ь н е эзли, таба алмый.

З и л ә й л ү к.
Шагыйрь абый, абый җаным, җаным, кадерлем!
Сизми калдым, саклый алмый калдым! (Башын иеп, ялгыз кайтып китә.)

Яңа күренеш. Ш а г ы й р ь  үз бүләмәсендә. З и л ә й л ү к  керә.

З и л ә й л ү к.
Ярый әле, исән калдырганнар.
Харап иттеләр дип очты котым,
Шулкадәр, шулкадәр курыктым.
Ш а г ы й р ь.
Әдәбият тирәсендә гомер-бакый
Бөтерелә килә төрле ялчы, шымчы.
Язучыга ит, сөт, чемодан ташучы
Ялагайлар. Безне алар казематка яптырмакчы
Яла ягып. Гаепләрен без, фаш итеп,
Исән чыктык. Борчылдым тик синең өчен.
З и л ә й л ү к.
Төнге кара урам буйлап ялгыз кайттым.
Ш а г ы й р ь.
Кичер, Зиләйлүк.
З и л ә й л ү к.
Алар хәтта мәхәббәтне агуларга алынганнар.
Шул кичтәдер, икебезне күргәч бергә,
Хәбәр җибәргәннәр әти-әниләргә.
Тиз кайт диеп, чакыралар хәзер өйгә.
Ш а г ы й р ь.
Хәтта мәхәббәткә кулын суза шымчы халкы.
Бәлки, бәлки, алар хаклы…
З и л ә й л ү к.
Ни сөйлисез, әллә төшенмисез —
Уйлары бит — безне гомерлеккә аеру!
Ш а г ы й р ь.
Ходай, Ходай үзе безгә шулай язган.
З и л ә й л ү к.
Ялган! (Шагыйрь сүзсез торган арада үзе китергән чәчәкләрне ала.)
Мин әйттем бит… Ә юк, сез әйттегез
Чәчәкләрнең бик тиз шиңәчәген.
Мәхәббәтнең, кабынуга, сүнәчәген.
Ә мин җүләр… шаярту дип кабул иттем.
Ш а г ы й р ь.
Рәнҗемә, Зиләйлүк, узып булмый
Хак язганнан.
З и л ә й л ү к.
Әткәм-әнкәм догасыннан мәхрүм калсам,
Туганнардан, дусларымнан әгәр язсам,
Бер ялгызым яшәсәм дә һич зарланмам,
Сезнең белән була алсам.
Сездән башка беркем, берни кирәк түгел,
Күпсенсәләр, тормыш үзе булсын хәрам.
Сездән кирәк миңа бер сүз, бер генә сүз,
Бары бер сүз! (Көтә.) Ә сез… эндәшмисез.
Өметебез ак чәчәктәй булса кичә,
Бүген исә ул каралган. Сөю шулмы?
Юкны бардан әллә булмый аерыпмы?
Һич булмаса, кабатлагыз икенең берсен—
Бар идеме, бар идеме сөю, әллә юкмы?
Ш а г ы й р ь (өзгәләнеп).
Аһ… әй… Юк, Зиләйлүк. Юк!
З и л ә й л ү к (читкә тайпыла, нидер эзли, чәчәкләрне алып, битләренә куя. Чәчәк таҗлары идәнгә коела.)
Рәхмәт инде күзләремне ачкан өчен.
Ш а г ы й рь.
Зиләйлүк, туктагыз! Юк, хушыгыз. (Зиләйлүк китә.)
Мин караңгыда хәзер,
Таңы атмас төннәр кичәм.
Таш йотам икмәк, диеп,
Саф су, диеп, агу эчәм.
Кап-караңгы. Уңны-сулны
Күрмим, асны-өсне мин.
Иркәлим дошманның, чәнчәм
Чын хакыйкый дусны мин.
Әй, Кояшым, мин беләм, син
Батмагансың мәңгегә.
Син дә, Аем бер калкырсың,
Ятмагансың мәңгегә.
Юк, түбән калмас бу җан:
Тумыштан гали булган ул.
Өй түбәмдә кара бөркет—
Ялгыш кына, ялгыш кына,
ялгыш кына кунган ул.
Пристаньга төшә.

Әллә соңга калган, әллә З и л ә й л ү к аны көтмәгән. Пароходның икенче катында култыксага таянып, ниндидер егетләр белән сөйләшкән З и л ә й л ү к н е күреп, капыл борыла да, китеп бара. Ашыгып атлый. Бераздан пароход тавышы ишетелә.

Ш а г ы й р ь.
Сөю бетте, атмас таңы төнемнең.
Хисләремнең җыям көлен, күмерен.
Урман эчендә яшен суккан агач
Яз килгәч тә яфрагын кабат ярмас.
Сөю бетте, инде чыда, түз, күңлем,
Сөюемнең җыям көлен, күмерен,
Көлен, күмерен, көлен, күмерен.

 

БӘХЕТ АЧКЫЧЫ

Ш а г ы й р ь чишенмичә караватта ята. К а м а л  керә, шагыйрьнең чирләп ятканын аңлый.

К а м а л.
Нәрсә булды, бу ни, нинди эш?
Хәлдән тайган… Беләм, төн буе эшләгәнсең.
Ш а г ы йр ь.
И-их, эштән кеше үләмени!
К а м а л.
Синең кебек эшләсәңме! Ат та яна! (Форточкаларны ача, су белән дару бирә.)
Мә, үтмәсме, эчеп кара.
Ш а г ы й р ь.
Хәзер. (Торып баса, егыла язгач, аны Камал тотып кала.) Хәзер, Камал. (Дару эчә.) Хәзер. (Тәмәке кабыза.)
К а м а л.
Дару белән бергә — агу!
Гафу ит, бу — үз-үзеңә бит кул салу.
Кара моны, яшәүдән үк туйган!
Ш а г ы й р ь.
Хыянәтче, шымчы җанга ашкан,
Карагруһ өерләре өргән, шашкан,
Ачлык, ялангачлык көн-төн ыңгырашкан
Бу тормыштан әгәр кем баш тартса, шулмы гаҗәп?!
Бер тиенлек шигырь, ярты көнлек шөһрәт өчен
Бугазлашкан явыз мескенлекме?
Шулмы? Нәрсә суга баткан чакта
Саламга да тотындырыр сәбәп?
Ул ни? Бармы? Булса, әйт, яшермә, әйт.
К а м а л.
Аңладым, бу дөнья — яман, ә тегесе — әйбәт.
Шул сәбәптән, гүргә ашыгу хаҗәт.
Ш а г ы й р ь.
Теге дөнья чынлап булмагае шәбрәк.
Начар булса, кайтыр иде кемдер кире.
Күрәбез ки, юк кайтучы.
К а м а л.
Уф, мин бит сине чынлап сөйләшә дип торам.
Ш а г ы й р ь.
Ә мин чынлап.
К а м а л.
Чынлап дисәң, сөйләш бераз уйлап.

Б ү л м ә   к а р а у ч ы  керә.

Б ү л м ә    к а р а у ч ы   (өстәлдәге лампаны, селкетеп).
Кичтән тулы лампа беткән бушап.
К а м а л.
Хуҗасына охшап.
Б ү л м ә   к а р а у ч ы.
Үзен белмим, ә менә минем хуҗа
Кирәчинне бирә чутлап.
Ник моңарга күбрәк бирәсең, дип,
Кызартканчы тагын тиргәр мотлак. (Китә.)
К а м а л.
Тормыш тәртипсез, дип зарлансак бик,
Башта үзебездә, бүлмәбездә урнаштырыйк тәртип.
Башта урын-җирне рәтлик.

Ш а г ы й р ь урын җыя. Шулвакыт б ү л м ә к а р а у ч ы  тагын керә.

Б ү л м ә  к а р а у ч ы.
Анда кунак килгән сезгә, укытучы, ди.
К а м а л.
Бик шәп. Бу егеткә бик тә кирәк сабак.

Б ү л м ә  к а р а у ч ы белән К а м а л, баскыч төбендә хатын-кыз белән исәнләшкәч, аска төшеп китәләр. Х а н ы м н ы күргәч, Ш а г ы й р ь артка чигенеп куя.

Х а н ы м.
Кичерегез, кисәтүсез килдем.
Хәбәр итәр өчен җай тапмадым.
Атна буе дәрес калдырдыгыз,
Бер дә юкка түгелдер дип белдем.
Авырыйсызмы, нәрсә сәбәп?
Ш а г ы й р ь.
Рәхмәт, ханым, хәлем… әйбәт.
Х а н ы м.
Нәтиҗәләр күренә башлаганда,
Эшне ташлау — аны юкка чыгару бит.
Телне — бигрәк, кабатларга кирәк көн дә.
Сөйләшмәсәң, фәкыйрьләнә туган тел дә.
Ш а г ы й р ь.
Бик тә дөрес сүзләр, ханым. Ләкин эшләр…
Ләкин эшләр бу арада баштан ашкан.
Бүтән кайгы, бүтән мәшәкатьләр
Җилкәгә тау булып баскан.
Х а н ы м.
Әхвәлләргә бирешү һич килешми сезгә.
Гете, Гейнене сез тиздән укыячак үз телеңдә.
Ачылырга тора дөнья иркенлеге,
Барысы бәйле бары үзегезгә.
Гөнаһ булыр, әгәр чигенә калсак,
Ачыкларга кирәк хәлне.
Юл буталса,
Көч һәм чара табу мөмкин һәрчак.
Сәбәп күрмим — эшсез утыру язык.
Мөмкинлек бар, кирәк сездән тик ризалык.
Көн дә укытуны дәвам иткән хәлдә,
Мин бүгеннән риза яңа вазифага.
Ш а г ы й р ь.
Анысы нәрсә була, ханым?
Х а н ы м.
Һич карусыз хезмәт итү вазифасы.
Тар читлектән чыгу җае.
Ш а г ы й р ь.
Кичерегез, аңламадым тагын.
Х а н ы м.
Сез лаеклы кешеләрчә яшәү хөрмәтенә.
Мин белештем фатир — ике бүлмә.
Йорт караучы кирәк, укытучы…
Шул ике эшне үти ала тик бер кеше.
Укытучы булган хәлдә, йорт караучы
Булырга мин риза — сездән кирәк рөхсәт кенә.
Минем өчен һәм шулай ук сезнең өчен
Кыен түгел бу һич, бурыч бик кечкенә. (Шагыйрьнең аптырап калганын сизеп, дәвам итә.)
Күктән төшкән изгелек дип уйламагыз.
Турысын әйтим, монда бик кечкенә сер бар.
Алла булса берәү, Гете, Гейне — минем пәйгамбәрләр.
Фикер туды сезне аңлап белгәч:
Сездә көч бар шул затларга тиңдәш.
Җиргә тагын бер пәйгамбәр килсә,
Арта төшәр иде мәгънә һәм нур.
Сездән миңа кирәк түгел берни,
Тик ризалык зарур. (Шагыйрь эндәшмәгәч.)
Үз халкыңның хәле — ачы, бар анысы…
Көч күп кирәк дәваларга.
Шул түгелме максат һәм хыялның зуры?
Сузам ике кулым — ярдәм кулы.
Чынга ашсын өчен уйларыгыз,
Алга таба исән, сау барыгыз.
Киләчәккә ачкыч булсын кулыгызда,
Бүләк итәм, менә ул — алыгыз. (Ачкыч суза.)
Ул тормыш бик якын — каршыгызда.
Ике гомер түгел, ике урам аша.
Ике урам бары! Барыгыз,
Ачыгыз да керегез, керегез ачыгыз да.
Ш а г ы й р ь.
Тагын бер фәрештә! Мисле әкият!
Ояламын хәтта — шундый шәфкать, хөрмәт!
Ләкин нишлим, таптым бит, дип, җаен,
Ул бүләкне нинди, нинди вөҗдан белән алыйм?!
Х а н ы м.
Ләкин аны талап алмак булган
Затлар белән кала, дөнья тулган.
Лаекмы, дип сорарга алар артыксына,
Ләкин ачкыч тотып кем дә килми алар каршысына.
Сезгә менә килдем, хаклыгымны
Тагын күрдем. Рәхмәт, мондый сүзне
Әйтә ала тик зур талант. Үтенәм соңгы кабат:
Сез алыгыз бу ачкычны — оешмаган егетлектән —
Богемадан котылу җае — шушы бары.
Анда чиста, иркен фатир гына түгел,
Сәламәтлек көтә сезне. Вәгъдә итәм:
кешелекнең бәллүендә —
Урта диңгез утравында дәваларга.
Моңа хәтле булмаганча яңа томнар
Язар вакыт һәм көч сезне көтә анда.
Ш а г ы й р ь.
Бу чаклы да яхшылыкка ышану һәм хакын
Түләп бетерү дә мөмкин булмаячак.
Шундый зур бурычтан вөҗдан сызланачак.
Барыбер газап, бер үк хисап.
Кичерегез, ханым.
Х а н ы м.
Исәп — матди бәя, һич шигем юк.
Шулай дисәк әгәр,
Китап чыгарганда нәширләрдән алдатуга
Чик куелса, алтын сарай салыр хәлегез бар.
Мөмкин мәгәр сезгә ул хакта да уйламаска —
Европача, нәшриятлар белән элемтәче сыйфатында,
Килешүләр әзерләүче вазифасын, шулай ук мин
Кабул итә алам үз өстемә.
Сезгә кала шул эш кенә —
Сәламәтлек, әсәр.
Булыгыз ир, күрсәтегез бер характер.
Хәл итәргә әгәр ныклык тапмасагыз,
Бу ачкычтан әгәр баш тартсагыз,
Авыр хәлегезгә шаһит була алмам,
Китәчәкмен бу каладан. (Өстәлгә ачкыч куя.)
Ш а г ы й р ь.
Минем инде кешелеккә һәм шәфкатькә
Тәмам беткән иде, ханым, ихтирамым.
Рәхмәт сезгә — эреде бугай туңган җаным.
Рәхмәт ләкин, ханым…
Х а н ы м.
Ашыкмагыз ләкин, ялгышмагыз.
Ш а г ы й р ь.
Мин лаексыз мондый юмартлыкка,
Аны җаным кабул итә алмый бушка.
Х а н ы м.
Бушка түгел, түгел!
Ш а г ы й р ь.
Аклар өчен моны калмады көч, вакыт.
Х а н ы м.
Беләм. Ә мин… өч ел, биш ел вакыт вәгъдә итәм
Калган гомерегездән артык. (Шагыйрь сискәнеп китә)
Ялгыштыммы?
Аһ! Тик сүзләрем хак. Сез — батыр ир…
Ә булсагыз куркак, кичерегез.
Без язмышка бары туры карый алсак,
Эшкә һәм тормышка лаек.
Ш а г ы й р ь (һушын җыеп).
Соңгы сүзем, ханым, кичерегез…
Кичерергә вәгъдә бирегез.
Х а н ы м.
Баш тартасыз гомер озайтудан?!
Нинди саф затлылык!
Ләкин бүген
Җиңү кирәк горур тойгыларның барысын.
Шулай зарур үзегезнең һәм халкыгызның
Ныгытыр өчен җанын һәм калкытыр өчен башын.
Ә хәзер хушыгыз. (Китә.)

Шагыйрь, үзенә урын тапмыйча бераз йөренгәч, караватына барып ята раздан К а м а л, Б и к ч у ра  һәм С ә г ы й т ь  керә.

К а м ал.
Ничек, килештегезме? Котларгамы?
Ш а г ы йр ь (капыл сикереп тора.)
Ничек, ничек? Камал,
Камал, әллә… әллә бу да
Синең хәйлә?
К а м а л.
Әллә баш тарттың ук?
Ш а г ы й р ь.
Баш тарттым ук, Камал.
Б и к чу р а (өстәлдәге ачкычны алып.)
Соң түгелдер әле, менә, кулыбызда бит ачкыч.
Бөтен шарты килгән ак фатирга
Барып кер дә, мен дә утыр түргә.
Европача затлы чибәр ханым билен
Сыйпа да коч!
С ә г ы й т ь.
Ачкыч? (Тотып карый.) Ачкыч! Коточкыч! Мөмкин түгел, алдашмагыз!
Б и к чу р а (Сәгыйтьне кочаклап куя).
Күз салыгыз әле бу егеткә —
Сау-сәламәт, зифа, йөзе күркәм.
Күкрәккәе тулы романтика!
Ләкин затлы ханым аны түгел, сырхау җанны
Эзләп килгән бит, ә?!
Кайда монда гаделлек, Сәгыйть?
С ә г ы й т ь.
Гаҗәп, гаҗәп бик тә.
К а м а л.
Гаҗәп шунысы гына: мөмкин булган сау тормыштан
Берәү баш тарткан.
Ш а г ы й р ь.
Җитте, алмаштырдык җырны.
Уйна кубыз —
Бию көен, үзебезнең «Чабата»ны.
Әгәр булса, тутырыгыз берәр чокыр.
Хәмердән дә хәзер кулай нәрсә юктыр. Тутыр!

Б и к ч у р а шешә ача, йомрыларга аракы сала. Ш а г ы й р ьг ә китереп бирә. Башкалар өстәлдән үзләре ала.

С ә г ы й т ь
Дустыбызның бүгенге батырлыгы хакына. (Эчә.) Молодец, дус, мин дә шулай эшләр идем.
Б и к ч у р а.
Синме, Сәгыйть? Гафу ит… (Эчә.)
К а м а л.
Узып киттек… Исән булыйк. (Эчә дә шагыйрьне кочаклап куя.)
Горурлык бар синдә, бар эрелек,
Затлылык бар синдә, бар кирелек.
Ташып арткан һәр дүртесе —
Өчебезгә бүлеп бирерлек.
Б и к ч у р а.
Һәр бишесе… һәм таланты.
Өчебездән артып калырлык.
С ә г ы й т ь.
Бүлешегез, калдырыгыз мине ләкин читтә. (Эчә.)
К а м а л.
Күңелеңә авыр алма,
Сәгыйть, остазлардан әҗәт алу
Гаеп түгел һич тә.
С ә г ы йт ь.
Кем ул остаз минем? Һай-һай!
Ахры, көлеп үләм. (Тагын эчә һәм шуннан соң Ш а г ы й р ь янына килә.)
Бу ачкычны син урамнан табып кергәнсең, беләм.
Ышандырам димә безне ялкынлы ялган белән.
Син шагыйрь дә, син кеше дә булмассың,
Була алмассың
Шушы туң күзең белән. (Капыл борылып, чыгып китә.)
Ш а г ы йр ь (аны ишек төбенә хәтле озата).
Ме-ес-ке-ен!
К а м ал .
Гомер, буе кеше буй катырып йөри пәһлевандай,
Җаны белән исә соры тычкан гына.
Б и к ч у р а  (шактый исерек).
Ә мин… Сәгыйть хәленә керә алам.
Ә сез… кералмыйсыз безнең хәлгә.
Җиде кат тирене тунаган бу тормышның
Бер кат елмайганын без көтмибез әллә?
Шагыйрьне дә изде, кисте язмыш,
Һәр адымда ләкин аны көтте уңыш.
Менә ачкыч биргән ходай — серле ачкыч,
«Сим-сим, ачыл!» — диясе бар бары.
Ачкыч белән килеп шулай дисә,
Ачылачак ишек хәзинәгә оҗмахка.
Ә мин барсам, ачылса да ачылыр капка Казематка.
Менә ничек, ничек рәнҗеткән бит язмыш кортка
Сәгыйть белән мине. Ничек хурланмаска??!
Ничек мөмкин! (Ярсып, күлмәк изүен ерта.)
К а м а л.
Син дә, син дә яман адәммени?
Шундый юаш идең, ипле, тыйнак.
Ә эчеңдә… яшеренгән хөсет атлы көчек.
Б и к ч у р а.
Дөрес, бар булганым — эчем-тышым — шушы.
Аксак дәрвиш, бакча карачкысы.
Ш а г ы й р ь.
Шундый әйбәт булып чыкты бу аракы —
Бәндәләрнең чапаннарын ачты салды,
Һәркайсыбыз шыр ялангач калды.
Б и к ч у р а.
Нишлим? Шушылай яшим соңгы чакта.
Синең белән тик без — ике кием бер чабата.
Дөрес белән Ялган. Ялган исән кала,
Хаклык суга бата.
К а м а л.
Ә син шулай яшә — булсын киресенчә.
Б и к ч у р а.
Булсын, әйдә, шагыйрь, Кабан күленә.
Төшеп батыйк суга икебез бергә.
Ш а г ы й р ь.
Беләсең ич, мине сөя бизгәк,
Салкын суны бизгәк сөйми бигрәк.
Су җылынсын әле, көтик бераз,
Килсен күңелле яз.
Б и к ч у р а.
Мин шаярмыйм, әйтәм чынлап, чынлап!
К а м а л.
Гадәтеңчә, шаяруың тозсыз чыга,
Юк көлке дә, һөҗү тойгысы да.
Б и к ч у р а.
Мин бит чынлап! Әйдә, китик, үзем чумам алдан! (Калган аракыны өчкә бүлеп сала.)
Ш а г ы й р ь.
Күктән төшеп килде ике саф фәрештә.
Берсе дәште: «Әйдә мәхәббәт иленә!»
Икенчесе әйтте: «Өч ел гомер өстим үзеңә!»
Тиле әйтте һәр икәүсеннән баш тартып:
«Шат тормыштан тимер читлек артык!»
К а м а л .
Ләкин менә ачкыч.
Алып булмый сатып,
Алып булмый аны урлап, тартып.
Ш а г ы йр ь.
Шат тормышка тиеш
Шагыйрь күз салмаска,
Шагыйрь — горур, рыцарь, гәрчә чабаталы.
Чөнки аның Бичурасы бар алмашка,
Терки бара һәр дөресне, һәр ялганны, һәр хатаны.
К а м а л.
Ачкыч көтә, бәлки, соң түгелдер.
Ш а г ы й р ь.
Мәхәббәтсез һәм ачкычсыз, шыр ялангач,
Агылый белән Тагылый, бара торгач,
Җитәр барып… Ачкыч белән ачып оста,
Алар керер, керер барып Тәмугка!
Әйе, ачкычка син эш табылмас димә.
Котла безне, котлыйк үзебезне —
Яшәсен богема!

ЮЛЛАР, ТАГЫН ЮЛЛАР

Юллар Ш а г ы й р ьн е Петербургка илтә. Зур сарай. Анда Ш а г ы й р ь белән очрашу кичәсе башланырга тора. Ишек төбендә берничә с т у д е н т белән Б и к чу р а   Ш а г ы й р ь н е көтә. Бераздан Ш а г ы й р ь үзе дә күренә. «Рәхим итегез, хуш киләсез!» — дип, егетләр Ш а г ы й рь н е ң кулын кысалар.

Ш а г ы й р ь.
Хәзер, бераз сулыш алыйк.

Кешеләр уза  тора. Бик  гади  киенгән  бер т а м а ш а ч ы  болар  янында туктала.

Т а м а ш а ч ы.
Беләсезме минем малай ничек әйтте кызык:
«Ул электә малай булган минем сыман,
Хәзер исә зур-зур шагыйрь булган».
Менә син йөр, бала белми диеп уйлап.
Әйе, шагыйрь олы, ә үзеннән
Шигырьләре зуррак.
Менә шулай, туган. (Узып китә.)

Бераздан   мәҗлеснең   хуҗалары  булган  М у с а  Б и г и е в   һәм   Г а л и м  М а к с у д  керә. Ш а г ы й р ь н е залга чакыралар. Залның алгы читендә тукталалар.

Б и г и е в (сәхнәгә күтәрелеп).
Зарыгып көткән шагыйребез менә шушы. (Шагыйрьнең кулын кыскандай ишарә ясый.)
Авырса да мәркәз һавасыннан,
Шәфкать кылып, килде кичәбезгә.
Т а в ы ш л а р.
Афәрин! Рәхмәт!
Б и г и е в.
Халкыбызның бөек угылы — сезнең алда.
Сүзне бирик аңа. (Алкышлар.)
Ш а г ы й р ь (сәхнәгә   күтәрелеп).
Исәнме, саумы, милләтем,
Башлап сиңа ни әйтим?
Шуны әйтим, бар гамәлем,
Бар максатым, ниятем,
Барча уем синең хакта,
Синең өчен, милләтем.
Барча хисләремнән өстен
Сиңа булган хөрмәтем.
Син сау булсаң, сәламәтмен,
Син авырсаң, авырумын.
Исәнлегем, яшәвемне
Сиңа карап барлыймын.
Сиңа булган сөюемне
Гүремәчә саклармын.
Дөнья хакы, үз яшәвем
Бәясенә сатмамын. (Баш ия.)
А л к ы ш ла р,  а в а з ла р:
«Тагын, тагын, тагын! Афәрин!»
Б и г и е в.
Укулар әле булачак, милләттәшләр.
Бераз гына сулу алсын кунагыбыз.
Бераз үзегез, җырлап-биеп, бәйрәм корып,
Кызык табып юаныгыз. (Шагыйрь белән  сәхнәдән  төшәләр.  Ике кеше янында тукталалар.)
Заты галиләре Галим Максуд. Монысы — углы Кәрим. (Күрешәләр.)
Кәрим мөселман галәмен күреп кайтты.
Төркиядән. Укымышлы, гаять мәгълүматлы.
Г а л и м.
Петербурга нур өстәгән өчен рәхмет сезгә.
Милли тарихыбыз бу көннәрне онытмыйча саклар.
Безнең теләкләрне җиткергәндер Муса язган хатлар.
Җыйналса мәркәзгә зур мәдәни көчләр,
Мәгърифәт вә белем бирү илгә
Туры килер иде шактый да җиңелгә.
Кайбер нәрсәләрдә килешмәсәк,
Берләштерер милләт, уртак мәсләк.
Угълым Кәрим белән тырышыгз аңлашырга.
Муса белән бездән — хәер-дога.
Б и г и е в.
Хезмәт булса сездән, мәйдан — бездән.
Килешерсез диеп беләм. (Галим белән китәләр.)
К ә р и м.
Менә нинди икәнсез!
Мин, әйтим ихлас,
Көткән идем күрермен дип хак пәһлеван.
Тик барыбер кире кайтмыйм фаразымнан —
Рухи муаффәкыятегез тиңдер шуңа.
Сездәй олуг затлар безем Төркиядә варлар.
Безем госманлылар…
Ш а г ы й р ь.
Сез госманлымыни?
Татар түгелмени?
К ә р и м.
Төрекләрнең төрлесе вар, безне анлар
Шимал төрек диләр.
Ш а г ы й р ь.
Ә без — татар, җирдә,
тарих мәйданында халкыбызның
Үз исеме, үз урыны бар.
К ә р и м.
Безем госманлылар галимнәре, шагыйрьләре иҗатына
Карый белә кадер-хөрмәт илә.
Нәмикъ Камал, Габдел Хәмит, Мәхмүт Әкрәм,
Вә Әмин бәк…
Ш а г ы й р ь.
Солтанны вә аның җарияләрен җырлаучылар күбрәк, дисәк,
Булмасмы дөресрәк?
К ә р и м.
Безем Төркиядә фәлән хакта яз, дип
Юл күрсәтү, чикләүләр юк.
Карганы вә карлыгачны ник син кара,
Ник сандугач түгел,
Диеп битәрләү юк, ирек барчасына.
Төрки булсын тик тел.
Безем Шәмгун, Назим, Әхмәт — зур шагыйрьләр.
Сез булырсыз шулар арасында.
Ш а г ы й р ь.
Пушкин илә Лермонтовтай бармы хак бөркетләр?
К ә р и м.
Без, әфәндем, сөйләшәбез ике телдә.
Минем телне сез белмисез, мин — сезнекен.
Ш а г ы й р ь.
Бәкләр теле ерагайды, бездә хәзер
Татар теле, мужик теле дәрәҗәле.
Игенчеләр, тимерчеләр, терлекчеләр белән
Сүз тапсагыз, мине аңлау җиңел.
К ә р и м.
Алай, алай икән… мөхитегез… вә телегез…
Ш а г ы й р ь.
Госман теле түгел.
К ә р и м.
Килергә чыкканда, башлап сул аякка басылгандыр, ахры.
Ш а г ы й р ь.
Юл чыккансыз… бисмилласыз булмагае.    

К ә р и м сүзсез борылып китеп бара. Ш а г ы й р ь янына с т у д е н т л а р килә.

Б е р е н ч е   с т у д е н т.
Менә безнең мәркәз гәзитендә
Казан турысында язма. (Гәзитне шагыйрьгә бирә.)
Әле сездән шуны сорамакчы идек:
Сезгә кичә доктор килгән иде…
Ш а г ы й р ь.
Килгән иде.
И к е н ч е   с т у д е н т.
Шуның ни әйткәнең беләсе иде.
Ш а г ы й р ь.
Биш ел элек бер докторга мин күренгән идем.
Вәгъдә иткән иде авыр, озак үлем. Ә монысы…
С т у д е н т л а р.
Ә монысы… ничек әйтте?
Ш а г ы й р ь.
Тегесе Газраил, монысы исә Җабраилнең
Үзе булып чыкты.
Зәгыйфьлектән башка авыруың юк,
Чиста һава сулап кымыз эчсәң,
Терелерсең, диде.
Шул сәбәптән
Очмак булам казакъ даласына.
Б е р е н ч е   с т у д е н т.
Безнең шәкерт яшьләр мәгәр
Акча җыймакчылар мөмкин кадәр.
Швейцариягә барып хәл алсагыз…
Ш а г ы й р ь.
Кичерегез, чит ил дигәннәрен күп ишеттем —
Тартмый җаным, нишлим, нихәл итим.
Җитеп арткан миңа дала, Уфа, Казан.
Доктор шундый киңәш бирде, кичерегез. (Китә.)
Б е р е н ч е   с т у д е н т.
Ике табиб ике төрле алдап
Харап иткән… Сизелә, һәр икесе
Милләт җанын алырга ялланган
Үтерүче.
И к е н ч е   с т у д е н т.
Швейцария, Италия — соңгы чара.
Кирәк иде шуны ныграк аңлатырга.
Б е р е н ч е   с т у д е н т.
Өч-дүрт елга гомерен озайтырга.

Залда Ш а г ы й р ь  белән  Б и г и е в  очраша.

Б и г и е в.
Сез, әфәндем, Кәримне бик рәнҗеткәнсез икән.
Ш а г ы й р ь.
Нишлим, мин татарны бәйсезлектән мәхрүм түгел дигән
Фикергә күнеккән ич.
Б и г и е в.
Зур төрекне бүлү, аеру белән,
Тарлык белән горурлану — фаҗигале үкенеч.
Тәәссеф, бик бик тәәссеф. (Китә.)

Ш а г ы й р ь биючеләр  арасына керә. Анда аны ч е г ә н   к ы з ы  туктата.

Ч е г ә н   к ы з ы.
Чибәр егет, кулың бигрәк юмарт кебек.
Тотып карыйм, зинһар, бәлки, артыр зиһенем.
Ш а г ы й р ь.
Кулым китап түгел, һич юк анда гыйлем.
Ч е г ә н   к ы з ы.
Хәзер карыйм, калмас бер серең дә.
Кулында күп юллар, яратасың юл йөрергә.
Тагын юллар көтә, озак, ерак сәфәр.
Күп авыллар алда, күп-күп шәһәр.
Ш а г ы й р ь.
Бер күрәзә, бер доктор да синең кадәр
Дөрес әйткәне юк идее — рәхмәт яусын.
Үзеңә дә ак юл телим, үзеңне дә
Гел бәхетле ачыш озата барсын.
Ч е г ә н   к ы з ы.
Юлларыгыз үлчәнмәгән, чиксез, чиксез. (Китә.)

Ш а г ы й р ь  ишеккә  таба  атлый. Аның  китүен  сизеп,  янына  с т у д е н т л а р килә. Алар аны төнге урам буйлата озата баралар. Бер мәйданда тукталалар. Каршыда — биек багана башында ике башлы бөркет утыра.

Ш а г ы й р ь (шунда тукталып).
Менә кайда икән кара, пәһлеван кош!
Анын белән сөйләшәсе сүзләрем бар,
Ялгызымны калдырыгыз, зинһар. (Егетләр китә.)

Шагыйрь тын кала, уйлана һәм к а р а к о ш н ы ң сүзләрен ишетә.

К а р а к о ш.
Кая барма, миннән котылу юк.
Балтыйк ярларыннан Тын океанга төшкән
Күләгәсе минем канатларның.
Тырнагыма эләкмәгән халык илемдә юк.
Шул исәптә — синең татарларың.
Тырнак-канат астындагы халыкларым
Минем өчен бары чебеш кенә.
Яман йомыркалар салса кайчак тавык,
Чебеш әтәч булып кунмак була ил өстенә.
Син дә шулай күтәрелдең — милләтеңнең
Әлегә исән калган җаны һәм вөҗданы.
Пәйгамбәрдәй хак сүз әйтмәк булуың өчен
Бер көнгә дә минем күздән ычкынмадың.
Минем карачкылар белән, батып канга,
Син кагына-кагына сугышканда,
Селкенмәде минем борыным очы,
Селкенмәде кунып торган баганам да.
Йөрәгеңә баткан минем тырнак.
Кара һәм күр, менә мин — ул шушы,
Ашыктырып сине гүргә озатучы.
Ш а г ы й р ь.
Уйлыйсыңдыр: «Куначам нык — таш багана!»
Саклап халкың тормаса, бел, ул да ава.
Тот исеңдә: гөрселдәрсең син дә берчак.
Тот исеңдә: килер ул замана. (Китә башлый.)
Б и к ч у р а (багана артыннан чыга).
Шагыйрь, тукта!
Ш а г ы й р ь.
Син? Ә син нишләп монда?
Б и к ч у р а.
Соңгы юлга чыккан чакта син белеп кит,
Бөркет әйткән карачкының берсе — ул мин.
Ш а г ы й р ь.
Син? Мин? Соңгы юлга?
Б и к ч у р а.
Әйтсәм-әйтмәсәм дә хәзер аерма юк барыбер.
Бу чыгуың инде — соңгы юлың.
Доктор әйтте: калган чирек үпкәң,
Якынлашкан соң мәртәбә сулыш алуың.
Ике башлы бөркет: «Эзәрләдем!» — диде.
Ә мин — аның булдым күзе һәм колагы.
Чыгасы килмәгәч тәннән, карышкач җан,
Ясадылар шуңар да кол аны.
Карачкысы итеп каракошның,
Әверелдереп синең күләгәңә,
Җибәрделәр ияртеп синең арттан,
Китап язу булды хәйлә генә.
Ш а г ы й р ь.
Шундый пычрак эшләр, хисләр белән
Яшәп буламыни дөньяда?!
Б и к ч у р а.
Син — тән, мин — күләгә, җитәкләшеп
Соңгы чиккә җиттек — инде барыбер миңа.
Бөтен нәрсә барыбер сиңа да.
(Ашыгып, караңгыга китеп югала.)

Ш а г ы й р ь үзен көткән юлдашларына таба атлый.

СОҢГЫ ЮЛ

Юл сурәтләре — урман-далалар, елга-инешләр ялтырап уза. Ш а г ы й р ь, ниһаять, яңадан Казанда. Таныш урамнар, тыкрыклар аша кунакханәгә килеп, үз бүлмәсенә керә. Кулына гәзит ала. Анда хәбәр: «Бикчура вафат, Бикчура асылынган. Шымчы, хыянәтче үзенә үзе җәза биргән». Бу хәбәр Ш а г ы й р ь н е ң күңелендә генә түгел, әйтерсең бөтен эфирда яңгырый.

Ш а г ы й р ь (гәзит тоткан хәлдә уйлана).
Каракошның ялчысы булган козгын
Корбаныннан алдарак бетте, димәк.
Гомере буе минем өчен корылган
Тозаклары үзенә булды элмәк.
Чегән кызы миңа хакны юраган —
Әле дә бит аерылган юк юллардан.
Юллар, юллар — Уфа, Троицкий, Казан…
Үкенечсез, инде булса да тәмам.
Инде арыдым. Тукталырмын кай җирдә?
Ашыгам, чабам, бер урнына өч басам.
Чыкма, Кояш, каршыма, дим, сипмә кан,
Ак кәфендәй якты сипмә, айлы таң.
Сызлагач тән, ник соң, ник соң тынмый җан?
Үземә бит кул салалмыйм, ичмасам.
Вөҗданымнан, Ходаемнан оялам,
Катиль булып китә алмыйм дөньядан.
Аһ, чү! Зарым Ходай ишетте бугай —
Кыямәтнең күрәм дә бит капкасын.
Һәр йөткерү — киткән соңгы мизгелем…
Газраил тик мине монда тапмасын,
Бераз калыйм тыныч, башка бүлмәдә.
(Ф а т и х  бүлмәсенә керә.)
Менә кара. (Ф а т и х к а кәгазь бирә.)
Ф а т и х (укый).
«Гомер-бакый! Юк, түгел иттифакый —
Каракош, тибеп безне, тотып ашый.
Куркып шуннан, кайсы болдыр астына
Көрәшчеләр кереп посты, качтылар?!»
Уең дөрес.
Дөнья охшап калды мәет чыккан йортка.
Тик сүзләрең артык усал түгелме дип куркам.
Ш а г ы й р ь.
«Ил өчен без үлемгә әзер!» — дигәннәр
Сәүдәгәрләр гәзитенә кереп качты.
Куштың, яза, тик кыйбатрак түлә,
Идеал, циман? Түлә, күпме хакы?
Кара «Йолдыз»га сәркатиб булган Камал,
Провокатор әфәндегә Сәгыйть — ялчы.
Күр, Мостафин белән Солтанбиков
карагруһларга чәчәк илтә бара.
Фатих дусты Борһан, Шәрәф, Шакир, Бәкер…
Алтын бәясенә сатылып, миңа яла яга.
Ә без нишлик, нишлик, табалмагач
Бөҗәккә дә каршы торыр чара.
Мәркәздәге каракошның хет бер башын
Кисеп ташлыйк дисәк, бармы, кайда кылыч?
Баш имичә генә гүргә атлау —
Калды миңа шул эш, бары шул эш.
Минем якка кергән Әҗәл карттан
Бу качуым — вакытлыча.
Ф а т и х.
Бирер идем бер үпкәмне сиңа, мөмкин булса,
Яртышары җитәр иде безгә…
Ш а г ы й р ь.
Ә мин алмас идем, риясыз дус,
Инде, йә, хуш.
Ф а т и х.
Озак авырып ятма, тиз күрешик.
Ш а г ы й р ь.
Тиз күрешмик, син озаграк яшә.

Ш а г ы й р ь, өйдән чыгып, урамнар, мәйданнар аша уза. Кешеләр аны төрле сүзләр белән озатып калалар:
—    Әнә ул! Ул! Йөзе нинди моңлы! Нинди нурлы!
—    Нинди ябык, нинди хәлсез, ямьсез!
—    Динебезне, үзебезне мыскыл итеп, күпме яман сүз таратты!
—    Йөзебезгә кара якты!
—    Бер аягы белән гүр читенә баскан адәм сүзләренә исегез киткән икән!

Ш а г ы й р ь, сүз ияләренә борылып карамастан, «Шифаханә» дип язылган йортка керә. Анда кергәч, ап-ак дөнья ачыла. Кулына китап тоткан хәлдә, Ш а г ы й р ь шул ак киңлектә йөренә. Тирәсендә Шүрәлеләр, Су анасы, Таз һәм башка малайлар, шәкертләр, студентлар әйләнә. Ямьсез челдердәп, каракош ташланмакчы була. Каһарманнар аны куарга, куркытырга тырышсалар да, ул һич курыкмыйча, һөҗүмен дәвам итә. Каршы торудан арыган Ш а г ы й р ь караватка ята. К а р а к  о ш, кара яшендәй яшьнәп һәм чатырдап узгач, Ш а г ы й р ь хәрәкәтсез кала. Дөньяны тынлык баса. Акка төренгән Ш а г ы й р ь, ниһаять, кузгалып, кыямәткә таба атлый. Беренче булып аны Б и к ч у р а   каршылый.
Б и к ч у р а  юлына  Ш а г ы й р ь н е ң   ә н и с е  каршы төшә.

А н а.
— Кагылма угылыма, бул үз юлыңда
Ялгызың бар тәмугыңа.
Ш а г ы й р ь.
— Әни! Әнкәй!
А н а.
— Әйдә, балам. Инде рәнҗеттермәм һичберкемнән,
Шәфкать белмәс ят дөньяга ник яраттың —
Мизгел өчен, әңкәм, мине ник соң таптың?!
А н а.
Күзне ачып ак дөньяга бер каравың
Кабатланмас бәхет бит ул — мин үкенмим.
Синең белән горурлансам, хаклымын, син —
Эшең белән мең яшәгән Локманга тиң.
Залимнарны рәнҗетсәң дә, мәзлумнарны
Җырда яклап, җыйдың ахирәтлек савап.
Гүрдә әнкәң каршыларга насыйп икән,
Юлың меңге якты булыр һәм мәңге ак.
Мәңге ак!

Ш а г ы й р ь әнисе артыннан атлап китә.

К а з а к аның битенә сыдыргач, Ш а г ы й р ь, үзенең битен тотып, сыгылып төшә. К а з а к, М ә ф т у х а г а тибеп аны җиргә аударгач, үзенә каршы килгән наборщикка ташлана. Алыш китә. Ш а г ы й р ь ярдәмгә килә. Икәүләп к а з а к н ы егып, камчысын тартып алалар. К а з а к кача. Ш а г ы й р ь белән  н а б о р щ ик  М ә ф т у х а янына киләләр.

 

(Чыганак: Әхсән Баянов. Кызыл ут – шигырьләр, шигъри трагедия. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 287 б.)


 

Комментарий язарга


*