ТАТ РУС ENG

Рабит БАТУЛЛА Сират күпере (Драма)

КАТНАШАЛАР:
(Драмада катнашучы шәхесләр сәхнәгә чыгу тәртибендә язылды)
Тукай — 27 яшьтә. 
Ядкәр — 30 яшьтә. 
Шәүлә — 30 яшьтә. 
Агабәк — 27 яшьтә. 
Туташ — 18 яшьтә. 
Сагышлы — 28 яшьтә. 
Бикчура — 28 яшьтә. 
Ханым — 22 яшьтә. 
Бай — 40 яшьтә.
Вакыйга бер урында, Тукай бүлмәсендә бара. Тукай   ялгыз. Ул йоклаганда саташа.
Тукай. Нигә мине читлеккә яптыгыз? Ни өчен мин төрмәдә?
Ядкәр  керә.
Ядкәр. Тукай!
Тукай. Ачыгыз зиндан ишекләрен! Минем ни гаебем бар? Ачыгыз!
Ядкәр. Тукай, сиңа ни булды?
Tукaй. Ә? Кем бар?
Ядкәр. Тукай, бу мин — Ядкәр!
Тукай. Ядкәр? Хөрмәтле Ядкәр! Сине күрер көннәрем дә бар икән.
Ядкәр. Син авырыйсың. Ятып тор. Төсең качкан. Салкын тидергәнсең, ахрысы… Даруың…
Тукай. Куйсаңчы, Ядкәр! Даруга гына калгач, булмый инде ул…
Ядкәр. Ни сөйлисең, Тукай? Димәк, телеграммалар дөрес сөйли?
Тукай. Нинди телеграмма, Ядкәр?
Ядкәр. Редакцияләргә телеграмма килде. Имеш, Тукай каты авырый. Имеш, Тукайны хастаханәгә салырга җыеналар икән.
Тукай. Мин беркемгә дә телеграмма сукмадым. Кем эше икән ул? Дөрес, өченче көн минем янда доктор булып китте. Ләкин ул һични әйтмәде. Гап-гади бер бизгәк авыруы, үтәр, диде.
Ядкәр. Шулай була күрсен. Юкса котны очырдылар. Мин бар эшемне ташлап синең янга кайттым.
Тукай. Төш күрдем бугай мин… Имеш, урамда мин, нәмаешта. Халык белән бергә каядыр барабыз. Шатланабыз, кычкырабыз. Кинәт күктән зур каракош атылды. Ике бантлы шул каракош кешеләрнең башларын, күзләрен чукырга тотынды. Мин кычкырам, каракошка ташлар атам. Аннан кинәт кенә үземне читлектә күрдем… Читлектә, төрмәдә…
Ядкәр. Төш түгел ул, Тукай, өн. Без барыбыз да төрмәдә. Без барыбыз да читлектә. Кемнеңдер читлеге таррак, кемнекедер киңрәк. Аерма бары шунда гына. Царизм — халыклар төрмәсе.
Тукай. Царизм ул төрмә генә түгел, царизм — халыклар җәһәннәме. Җәһәннәм булды, җәһәннәм булып калачак. Бигрәк тә мөселман халыклары өчен.
Ядкәр. Дөрес, җәһәннәм булды. Әмма җәһәннәм булып калмаячак. Хөррият, азатлык, тигезлек, туганлык киләчәк Россиягә. Киләчәк, Тукай. Аның өчен тагын бер революция кирәк, Тукай.
Тукай. Революция? Әнә бит революцияң. Булды бит инде бер революция. Кан белән сугарылды җир. Революцияне асарга агачлар җитмәде. Каберләр өч аршын түгел, меңәр сажин чокыр казыдылар революцияне күмәргә.
Ядкәр. Тагын агач саен асылынып торачаклар әле, Тукай. Әле тагын кан коелачак, Тукай.
Тукай. Ташла, Ядкәр. Козгындай карылдарга килмәгәнсеңдер бит минем янга? Кил бер күрешик үзебезчә… Исән-саумыни син, хөрмәтле Ядкәр?
Ядкәр. Тукай! Үзең исән-амансыңмы?
Тукай. Исән. Хәзергә исән, Ядкәр. Мин исән, ә менә син югалдың.
Ядкәр. Безнең эш сезнекенә караганда яманрак, Тукай. Исем үзгәртәбез. Ике көнгә бер фатир алмаштырабыз. Бер урында озак тормыйбыз. Розыск игълан ителгән миңа. Минем баш хәзер бик кыйбат тора. Әле менә Уфадан.
Тукай. Гафури ни хәлдә анда, Уфада?
Ядкәр. Гафури да синең сыман, борын салындырып утыра. Баш алып, бу җирдә тормый, бер тараф качмак булам, ди Гафури. Качып кая бармак була? Япония мөселманнарынамы? Барыгыз, бар. Әллә төрек солтанына олтан булыргамы? Барыгыз, бар. Анда сезне ерак әбиегез кияү коймагы пешереп, мунча ягып көтә, ди.
Тукай. Ха-ха-ха, мунча үзебездә дә бар. Өченче отделениенең ләүкәсе бик шәп кыздыра, ди.
Ядкәр. Ә син беләсеңме, Тукай, сиңа көлү килешә. Валлаһи, килешә. Көл син, Тукай. Елмай син, Тукай. Синең асылыңда көлү ята.
Тукай. Син, Ядкәр, комплиментларыңны барышняларга калдыр.
Ядкәр. Үпкәләмә. Синең бу турсаюың абыйсына турсайган сабыйныкы кебек.
Тукай. Көл әйдә, көл. Көлү сиңа да килешә.
Ядкәр. Иҗатыңда көл син. Сатираң шәп бит синең, чукынмыш. Тукай көлүе кирәк хәзер.
Тукай. Көләрсең монда, тотса мәскәүләр якаң. Көләрсең монда, утырса хуҗаң урынында бер ишәк, килмешәк, күсәк. Көләрсең монда, көн саен бер газетаңа арест салсалар. Театрлар ябылу алдында. Артистлар мескен хәлдә. Көләрсең, көлә-көлә үләрсең.
Ядкәр. Революция җиңелде, Тукай. Бусы әле баласы гына. Революция үлмәде, Тукай.
Тукай. Тагын кан коелачак икән әле…
Ядкәр. Революция, Тукай, корбансыз булмый. 
Тукай. Революция корбан сыйфатында мине алырга килмәгәндер бит?
Ядкәр. Революция синең сатираңны сорарга килде.
Тукай. Илдә кап-кара реакция хөкем сөрә. Революция попутчиклары чери, таркала. Интеллигенция үләргә йөз тоткан. Кемдер авылга качты, көрәштән читләште. Кемдер жандармериягә сатылды. Халык шомлы тынлык эчендә. Халык көтә. Сатира-юмор көтә. Шушы шомлы мохит эчендә дә шаяра-көлә торган лидер кирәк. Күрсәт, Тукай, татар интеллигенциясенең үлмәгәнлеген, курыкмаганлыгын. Самодержавиенең дарлары, зинданнары, канлы якшәмбеләре генә баса-сыта алмаган рух барлыгын аңласын халык. Көл син, Тукай, елмаю сиңа бик килешә. Анда, Уфада, Гафури елап утыра. Монда, Казанда, Тукай пыскый. Кая керер урын юк, кругом юеш. Татар халкына суык тигән — ютәлли. Татарны кыерсытканнар — ул елый. Татар ютәленә дәва юк, Тукай. Елак татарны юатучы булмаячак, Тукай. Татар халкы хәзер — ажгырып торган дәрьяга ташланган сабый. Йөзә белсә — чыгар. Белмәсә — тончыгыр.
Тукай. Йөзә белсә — чыгар… Белмәсә — тончыгыр… Ха-ха-ха, шигырь ич бу, Ядкәр. Усал. Чыннан да усал, рәхимсез сүз әйттең, Ядкәр. Дөрес сүз. Йөзеп чыгарлык булмаса, халыкның яшәве нигә кирәк? Бетсен ул. Син чибәр егет кенә түгел, Ядкәр. Син революционер гына түгел, куәтле педагог та икәнсең. Рәхмәт!
Ядкәр. Рәхмәтуллане гыйләйһи! Анысын аллаңа әйтерсең. Минем өчен рәхмәт — ул син язган шигырь!
Коридорда аяк тавышлары ишетелә.
Тсс… Кайсы яктан китеп була? 
Тукай. Бу якка! Ядкәр. Яз син, Тукай, яз! (Китә.) 
Тукай. Хуш, Ядкәр! Хөрмәтле Ядкәр!
Шәүлә  керә.
Кем ул анда? Кем бар, дим? 
Шәүлә. Мин әле бу. Базар хәерчесе.
Тукай. Уз, әйдә, Печән базарының кәләпүш карагы. Карамалай, синме? Ыштан төшә, каеш юк. Каеш булыр иде, каеш алырга акча юкмы? Әнә, өстәлдә бер сум! Уз, нәрсә карап каттың?
Шәүлә. Уздым. Узма дисәң дә узам. Уз дисәң дә узам.
Тукай. Карамалай, синме соң бу?
Шәүлә. Малай дисәң дә ярый. Бабай дисәң дә үпкәләмәм. Мин үпкәли белмим. Артыма типсәң дә үпкәләмәм. Кабахәт дип сүксәң дә зарланмам. Үпкәли башласаң, бу дөньяда үпкәң җитмәс. Шулаймы, Тукай әфәнде?
Тукай җиңелчә генә ютәлләп ала.
Ә үпкә сиңа да бик кадерле нәрсә.
Тукай. Яп авызыңны, ишекне дә яп!
Шәүлә. Хи-хи-хи, шигырь белән сөйләшүчеләрне тыңлавы кызык та соң. Авызымны да ябам, ишекне дә ябам. Ябам. (Ишекне ябып килә.)
Тукай. Кем син?
Шәүлә. Хәерче. Менә, Тукай үлем хәлендә дигәннәрне, хәл белергә килдем.
Тукай. Кем үлем хәлендә? Каян алдың бу сүзне?
Шәүлә. Бөтен базар сөйли сине, бик чирле, диләр.
Тукай. Йә, хәзер әйт, сиңа монда ни кирәк?
Шәүлә. Эндәшә батыр утынчы: сиңа миннән ни кирәк?
Тукай. Син шүрәлемени?
Шәүлә. Хи-хи-хи, тапкыр әйттең, Тукай әфәнде. Логика! Батыр утынчы сүзләрен син әйткәч, әлбәттә, мин шүрәле булам инде. Ләкин әз генә хаталандың, Тукай. Мин шүрәле түгел, шәүлә!
Тукай. Шәүлә?
Шәүлә. Шәүлә!
Тукай. Кемнән төшкән күләгә соң син?
Шәүлә. Күләгә түгел, шәүлә!
Тукай. Аермасы?
Шәүлә. Агачның күләгәсе була. Койманың күләгәсе була. Кешенең дә була күләгәсе. Күләгә ул хуҗасына ияреп йөри. Яки хуҗасы янында тик тора. Ә шәүлә күләгә була алмый. Шәүлә ул җисемнең үзе. Кояш баеп беткәч, офыкта агачларның күләгәсе түгел, шәүләсе кала. Шул мохиткә берәр кеше килеп керсә, кешенең күләгәсе түгел, шәүләсе күренәчәк. Күләгә куркыныч түгел. Күләгә кояш яктысында гына була ала. Көндез. Ә шәүлә шомлы, шәүлә куркыныч, шәүлә, кеше шәүләсе һәрвакыт куркыныч җинаятьләр тирәсендә йөри.
Тукай. Кызык фәлсәфә. Чыннан да, шәүлә — башка, күләгә башка булып чыга икән шул. Ха-ха-ха, моңарчы бу турыда уйламаганмын да. Кызык кеше син, Шәүлә!
Шәүлә. Син шагыйрь, Тукай. Күп нәрсәне матур хыял аша күрәсең. Хыялларның барысы да тормышка аша алмый. Ә тормыш бай, катлаулы. Тормыш ул парадокслар белән бизәлгән. Синең тирәдә шикле кешеләр йөри. (Каранып ала.) Алар сиңа дус булып күренә. Синең тирәдә сиңа каршы фикер әйтүчеләр дә күп, син аларны үзең дошман саныйсың. Төче теллеләре синең дошманың булуы ихтимал. Тегеләре чын дусларың булуы да бик мөмкин. Дошманнарыңны син иркәлисең, дусларыңа каршы таш атасың булып чыга. Чөнки синең холкың шундый, Тукай. Шулай итеп, син холкың аркасында үзеңә дә, халкыңа да, әдәбиятка да зур зыян эшлисең.
Тукай. Син шактый эзлекле сөйлисең. Әмма әдәбиятка, халыкка зыян эшләүче мин түгел.
Шәүлә. Әлбәттә, мин дөресен сөйлим, әфәндем. Ләкин дөресен сөйләгәннәргә дә ышанма. Дөрес сүзләр сөйләр, бәгыреңә үтеп керер, дустың булыр, аннан илтеп сатар.
Тукай. Кем син?
Шәүлә. Шәүлә дидем ич инде.
Тукай. Кушаматыңмы ул?
Шәүлә. Кушаматым да, үзем дә Шәүлә.
Тукай. Кем шәүләсе?
Шәүлә. Бөек держиморда, патша самодержавиесенең ике башлы Каракошы һәм дә урыс шовинизмының Шәүләсе! Ха-ха-ха…
Тукай. Тсс, бу көндә мондый сүзләр өчен каторга!
Шәүлә. Шәүлә өчен каторга ни дә, катыргы ни? Ярлы янудан курыкмый.
Тукай. Кызык кеше син. Ни белән тамак туйдырасың?
Шәүлә. Күрәзәче мин.
Тукай. Чегәнмени?
Шәүлә. Сорашма, Тукай. Чегән дә, чорт та түгел мин, күрәзәче. Багыйммы?
Тукай. Давай! Әйт, минем турыда ни беләсең?
Шәүлә. О-о, Тукай, мин синең турыда күп нәрсә беләм.
Тукай. Мә! (Кулын суза.)
Шәүлә. Түләү?
Тукай. Әнә, өстәлдә бер сум көмеш синеке.
Шәүлә. Юмарт кеше син, Тукай. Ярый. Юмарт булсаң юмарт бул. Тагын ни бирәсең?
Тукай. Нәрсә тагын? Әле карый башламаган…
Шәүлә. Базар хәерчеләре әйтә, имеш, син сорап кергәнгә соңгы тиенеңне биреп чыгарасың. Имеш, синең бүлмәң тулы кеше була икән. Бүген мин беренче булып килгәнмендер әле. Шулай бит?
Тукай. Ялгыштың, Шәүлә, мин һәрвакыт ялгыз.
Шәүлә. Ә син алдаштың, Тукай… Ярый, шулай да булсын, ди. (Тукайның уч төбенә бага.) Һу-у, сызыклар, юллар, үзгәрешләр… Һу-у. Тукай, сине алда яңалык көтә. Мәхәббәт. Кара чәчле, кара кашлы, кара күзле чибәр кыз. Ул сиңа гашыйк. Син дә аны чит күрмисең шикелле… Зур гына байлык синең кесәгә менә керәм, менә керәм дип тора. Тик ачык кына әйтә алмыйм. Ул байлык туры мәгънәсендә байлыкмы, әллә теге кызмы? Ә-ә, минемчә, алар икесе берьюлы керә. Син бер бай кызына өйләнәсең.
Тукай. Ха-ха-ха, шактый остаргансың син, күрәзәче. Мәхәббәте кирәк түгел, акчасы булса ярый, булса ярый…
Шәүлә. Ха-ха-ха, мин сине яратам, Тукай. Шаянлыгыңны, шигъри усаллыгыңны, турылыгыңны. Ошбу милләт ертыгының җөен җөйлим. Җебем — кара, инәм каләм булсын имди. Көн-төн донос ясыйсың, вөҗдансызсың тидия. Надо же бит, әй. Шулай әйтергә кирәк бит, әй. Суга печ иткән юләр син, иблискә юлдашчысың, ха-ха-ха…
Тукай (да көлә). Ярый, булды, Шәүлә, мин эшкә утырам. Бар!
Шәүлә. Киттем. Менә бу…
Тукай. Ал, казылык синеке. Өстәмә түләү булыр.
Шәүлә (казылыкны, сындырып ашый башлый). Тәшәккер, Тукай, ләббәйкә!
Тукай. Бар инде, бар.
Агабәк   күренә.

Шәүлә.
Рәхмәт, Тукай әфәнде. (Китә.)
Агабәк. Җыен әтрәк-әләм хәерчене син җыеп ятасың. Аннан теге әйбер югала, бу әйберне табып булмый, дисең.
Тукай. Хәерче түгел ул, философ. Күрәзәче. Беләсеңме, Агабәк, ул миңа күрәзә ачты. Уч төбемә карап, дөп-дөресен әйтте дә бирде. Син дустыңа ук атасың, ди. Дошманнарыңны иркәлисең, ди. Хак бит. Сагышлы егетебезне ничә тапкыр рәнҗеттем. Мотыйгыйны ничә чәнечтем. Сүнчәләйнең бәгыренә ук аттым. Бичара Бикчурага миннән көн юк. Ә бит алар дус. Дөрес әйтә бит бу йолкыш күрәзәче…
Агабәк. Йолкышларың күбәеп китте әле синең бу арада…
Тукай. Агабәк, минем авыруым турында редакцияләргә син телеграм суктыңмы? Уфада да шул турыда телеграм алганнар.
Агабәк. Үзем дә шуны ишетеп аптырадым.
Тукай. Кем таратты икән бу ялганны? Доктор түгелдер бит?
Агабәк. Аңа нигә кирәк ул? Хәер, аның белән сөйләштем инде. Аннан чыккан нәрсә түгел. Гаҗәп, гаҗәп…
Тукай. Кемгә кирәк булды икән соң бу нәрсә? Ядкәр дә атылып кайтып җиткән.
Агабәк. Кемгәдер кирәк, димәк. Кемгәдер синең авыру булуың кирәк.
Тукай. Ә мин авыру түгел. Ә, әйтергә онытканмын. Күрәзәче әйтә, менә-менә синең кесәгә байлык керәчәк, ди. Кара кашлы, кара күзле бер гүзәл алдыңда тора, ди. Ха-ха-ха!..
Агабәк. Ни булды сиңа?
Тукай. Бәйрәм булды. Бүген иртән иртүк күңел күтәрүчеләр генә керә. Мин көч сизәм, Агабәк. Миндә куәт бар. Язам әле мин, аллаһ боерса, язам, Агабәк. Сатира язам, көлке язам. (Өстәле янына утыра.)
Агабәк. Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен. Кирәк түгел, мәгънәсе юк көлке-уен.
Тукай. Анысы да хак. Ачы хәсрәт көен мин күп көйләдем һәм көйләячәкмен. Ә сатира, Агабәк, хәзер кирәк, бүген кирәк, бә-әк кирәк.
Агабәк (кулындагы кәгазьне әйләндереп). Күрәзәчең дөрес әйткән.
Тукай (язуыннан аерылмыйча). Нәрсәне? Ә-ә, дус-дошман турындамы? Дөрес шул, Агабәк.
Агабәк. Юк, акча мәсьәләсендә. Күрәзәчең аста синең исемгә Сираҗидан килгән йөз сумлык извещениене укыган. Мә!
Тукай. Ха-ха-ха, рәхмәт. Сыйланабыз икән. Теге күрәзәче Шәүлә соңгы казылыгымны алып чыгып киткән иде.
Агабәк. Мәхәббәт турында да төгәл әйткән. Монда кергәндә күрәзәчең залда утыручы туташны да күргән. Туташ анда син бушаганны көтеп утыра.
Тукай (кинәт). Ничек? Кем? Кайда?
Агабәк. Залда.
Тукай. Әйт, өйдә юк, диген.
Агабәк. Тиле, ул синең өйдә икәнеңне белә бит.
Тукай. Әллә ничек бит әле бу, Агабәк. Бүлмә җыештырылмаган.
Агабәк. Каушама. Әнә, борының тирләп чыкты. Нәрсә шашасың ул кадәр? Тирләгән борын белән гүзәл туташлар кабул итә алмассың, тынычлан.
Тукай (сөлге белән битен сөртә). Юк, Агабәк, бар, чыгып әйт, авырый диген, хәйлә тап инде, син оста бит.
Агабәк. Үзең әйткәндәй, юләр балык син, Тукай. Ни ара җир узып килгән. Сине күрү аның өчен бәхет булачак. Аннары бит иҗатыңны яттан белгән туташны кире бору ахмаклык булыр иде, әфәндем. Высший кругларда да мужиклык, мокытлык дип атала.
Тукай. Без синең кебек высший кругларда әйләнмәгән шул.
Агабәк. Бик кызганыч. Высший кругларда капкорсак байлар гына түгел. Анда Пушкин да, Лермонтов та, Дәрдемәнд тә бар.
Тукай. Ни сөйләшим мин ул туташ белән? Вәт җүләр балык, әйләнәм дә тулганам…
Агабәк. Җүләрен җүләр инде син, Тукай. Түлке балык түгел. Җүләр гашыйк син.
Тукай. Анысы нәрсә тагын?
Агабәк. Мәҗнүн син бүген.
Тукай. Ни турында сөйләшим соң аның белән? Син бит үзең затлы туташлар белән күп мөзәкәрә кылган кеше, өйрәт.
Агабәк. Утызга җитеп килгәндә дә хатын-кызлар белән нишләргә кирәклеген дә белмәгәч, ник тудың, ә?
Тукай. Утызга түгел, егерме җидегә генә әле, картайтма.
Агабәк. Шигырь сөйлә.
Тукай. Булмый.
Агабәк. Алайса мәзәкләр сөйлә. Бер күрер өчен ни җир килгән бит.
Тукай. Уф, тәсмагы бин Мөгайди хәйрен мин ән тәраһе! Мөгайдинең үзен күреп белгәнгә караганда ишетеп белүе яхшырак.
Агабәк. Алайса үзе килеп кочаклаганны көтеп тик утыр җүләр балык сыман. Туташны озак көттерү килешми.
Тукай. Чакырып китермәдем.
Агабәк. Сөйләшергә сүз таба алмасаң, сораштыр. Мичегезгә ничә ипи сыя, туташ, диген. Аяк размерларын сораштыр. Йә үзең белгәннәрне сөйлә. Чистайда мишәрләр, Алабугада керәшеннәр яши, диген. Французлар французча, урыслар урысча сөйләшәләр икән, диген. Бетте! (Ишеккә таба.) Узыгыз, туташ.
Туташ керә.
Мәрхабә!  (Туташка.) Шигырьләрен мактамагыз — җене сөйми мактаганны. Шигырьләрен хурламагыз — хурлаганны да яратмый. (Тукайга.) Мине бүлмәмдә кешеләр көтә. Кичерегез! (Чыгып китә.) 
Туташ. Исән-амансызмы! 
Тукай. Узыгыз, утырыгыз. 
Туташ. Сезне хастаханәгә салганнар икән дигәннәр иде.
Тукай. Мин сау-сәламәт. 
Туташ. Сөендем. Рәхмәт. 
Тукай. Ни өчен? 
Туташ. Сәламәт булган өчен. Мин бөтен хастаханәләрне йөреп чыктым. Юк, диләр. Ә сез бүлмәгездә, сау-сәламәт. Шөкер, мең шөкер. (Чәчәкләргә ишарә.) Хөрмәтле Тукай әфәнде, бу чәчәкләр сезгә. 
Тукай. Рәхмәт, туташ.
Туташ. Бу чәчәкләр сулмыйча озак тора. Шулай да суга утыртып куйсак яхшырак булыр иде. 
Тукай. Хәзер, менә бу банка… 
Туташ. Үзем, зинһар, борчылмагыз, Тукай әфәнде. Бу эшләрне мин үзем эшләргә яратам. (Өстәлдәге артык нәрсәләрне алып, чәчәк савытын уртага утырта. Өстәлдәге кәгазьгә күзе төшә.) Кичерегез, Тукай әфәнде, мин сезне эшегездән аердым бугай.
Тукай. Борчылмагыз, туташ, зарар булмас. 
Туташ (Тукай каршысына утыра. Уңайсыз тынлык. Икесе дә сүз башларга форсат көтә. Икесе берьюлы тын ала). Э-э… 
Тукай. Туташ…
Туташ. Беләсезме, Тукай әфәнде, мин сезне күптәннән күреп йөрим.
Тукай. Ие-ие, мәдәният йортында безне таныштырганнар иде…
Туташ. Аңа кадәр дә мин сезне күп мәртәбәләр күрдем… (Тынлык.) Беләсезме, Тукай әфәнде, ни өчен матурлык билгесе чәчәк санала?
Тукай. Уйлаганым булмады, шунысы кызганыч.
Tутaш. Егет кызга, кыз егеткә ни өчен чәчәк бәйләме бүләк итә? Тантана вакытларында кешеләр бер-беренә чәчәк бирә. Мәшһүр шәхесләрне чәчәккә күмә халык. Карабодай, ясмык белән рәттән адәмнәр гөлбакча үстерә. Ни өчен?
Тукай. Матур булгангадыр. Чәчәк үзе матурлык бит.
 
Тынлык. Тукай белән Туташ бер-беренә карап ала. Тукай карашын чәчәк бәйләменә күчерә. Туташ та чәчәккә карап утыра. Музыка. Тукай бер чәчәкне алып озак кына карап тора.
 
Тукай. Гаҗәеп матур! Нәкъ мин яраткан төс. (Туташ кигән күлмәк төсен әйтә.) Зәңгәр төс. Зәңгәр чәчәк. Зәңгәрнең дә иң нәфисе — зәңгәрсу төслесе. Бәгыремә, каныма якын иң матур чәчәк бу, туташ. Бу чәчәккә карасам, авыру чагым булса, савыгам. Кайгылы чагым булса, күңелем күтәрелә. Илһамсыз каңгырып йөргәндә, иҗат дәртем уяна. Рәхмәт сиңа, зәңгәрсу чәчәк! (Чәчәкне Туташның күлмәк якасына кадап куя.)
Туташ (салмак кына аягүрә баса, ак чәчәк ала). Гаҗәп бер гүзәллек! Ак чәчәк минем сөйгән чәчәгем. Аклык ул пакьлек галәмәте. Ак чәчәк иң нәфис, иң саф чәчәк. Чәчәкле җәйне сөйсәм дә, мин ап-ак карлы кышны яратам, күзләрне камаштырырлык ап-ак, пап-пакь кар өстенә карасаң, эреп югаласың. Бернинди башка төс юк. Берни күренми. Ап-ак бушлык. Ап-ак бушлык мәңгелек кебек тоела башлый. Ап-ак кар яуган кыр өстенә карасаң, вакыт югала, дөньяның матдилеге онытыла. Син хыял дөньясында эреп юк буласың. Бу чәчәк — минем иманым, бу чәчәк — минем саф хисләрем билгесе. (Чәчәкне Тукай күкрәгенә кадый.) Хисләр билгесе итеп адәмнәр сүзләр уйлап чыгарган. Хисләр билгесе итеп шигырь язганнар. Хисләр билгесе итеп музыка, җыр чыгарганнар. Хисләр билгесе итеп кешеләр чәчәк бүләк итүне уйлап тапкан. Япониядә чәчәкләр теле бар икән. Нәфрәтләрен дә, кайгыларын да, мәхәббәтләрен дә алар чәчәк аша әйтәләр икән. Шулай дигәч, минем бер дус кызым: «Нәрсәкәй, әллә аларның теле юкмы?» — дип сорады.
Тукай. Телсез түгел алар. Мәхәббәт аларны телдән калдырган.
Туташ. Сез мине аңладыгыз, Тукай әфәнде. Гыйшык аларны мәҗнүн ясаган.
Тукай. Телсез түгел алар, японнар. Табигатькә гашыйк алар. Күк йөзенә, океан-диңгезгә, таш-тауларга гашыйк алар. Ә гашыйк кеше күп сөйләшми. Артык гашыйк кеше, гыйшкы утыннан янып, көлгә әверелә. Телдән кала. Сүзе бетә. Хәтта үлеп гашыйк булган кайберәүләр, янып үлмәс өчен, үз мәхәббәтеннән качып йөри. Гади мәхәббәт ул куркыныч түгел. Ә бөек мәхәббәтнең һәр ике якны да яндырып, көйдереп ташлавы ихтимал. Ике шырпы бер-беренә үлеп гашыйк булган, ди. Ниһаять, алар кавышканнар. Кавышып башларын башка тидерүгә, гөлт итеп ут чыккан. Ике шырпы икесе дә янып көлгә әверелгән, ди.
Туташ. Чи усак утыныдай чыш-пыш пыскып ятканчы, олуг ялкында янып бетүең мең кәррә артык.
Тукай. Ә сез, туташ, олуг мәхәббәт барына инанасызмы? Нәрсә ул мәхәббәт? Күпме шагыйрь гомерен баглаган шуңа җавап эзләп. Аңлы кешелек әле дә булса мәхәббәтнең ни-нәрсә икәнен төп-төгәл генә әйтә алмый.
Туташ. Бәлки, төп-төгәл җавап кирәк тә түгелдер, Тукай әфәнде? Төп-төгәл генә җавап әйтелсә, мәхәббәтнең, гыйшык утының калыбын коручылар табылыр иде. Бөтен кеше үз хисләрен шул калыпка куып кертергә тырышыр иде. Аның мәхәббәте бер төрле. Минем мәхәббәтем гел икенче төрле. Әлбәттә, һич шөбһә юк ки, олуг мәхәббәт бар. Мин инанам. Менә сезче, Тукай әфәнде, яратучылар аз түгел.
Тукай. Туташ!
Туташ. Сезне яшертен генә сөюче ханымнар, туташлар бихисап.
Тукай (көлемсерәп). Рәхмәт инде, туташ.
Туташ. Сез көлмәгез. Мин дөресен әйтәм.
Тукай. Ни өчендер, моңа кадәр берәүсенең дә телдән әйткәне булмады.
Туташ. Гашыйк икәнеңне әйткәч, гыйшык кача икән бит, Тукай әфәнде. Сүз мәхәббәтне үтерә… Әнә шул сезгә яшертен гыйшык тотучылар һәммәсе дә сезне аерым, үзенчә сөя. Шөһрәтегез өчен. Сезне бай дип уйлаучылар бар, байлыгыгыз өчен. Сезне күреп белмәгәннәр баһадир гәүдәле дип уйлый, каһарман булганыгыз өчен. Яшертен гашыйк булганнарның кайберәүләре… сезнең вөҗүдегез, иҗатыгыз, иҗтимагый хәлегезне белеп, сезне саклар өчен, үзе өчен түгел, бичара татар халкының бердәнбер җаны булган туры Тукайны саклар өчен җанын фида кылырга әзер. Көймә бата: йота торган балык өчен фида булган мөрәүвәтле бер җан кирәк.
Тукай. Туташ!
Туташ. Тыңлыйм, Тукай әфәнде.
Тынлык. Музыка көчәя.
Тукай. Хөрмәтле туташ, минем вөжүдемне, халәтемне берәү дә белми. Ихлас әйтәм, хәтта күрше бүлмәдәге иң якын дустым Агабәк тә белми…
Тынлык. Бу тынлыклар һәр икесе өчен дә рәхәт. Икесе өчен дә зур мәгънә, зур сүз. Шуңа күрә, берсе дәшми торса, икенчесе ашыктырмый. 
Тукай дәвам итә. Мин үземнең халәтемне һичничек тә сезгә аңлатып бирә алмам. Зинһар, минем тупас, гади сүзләрем сезне рәнҗетмәсен… Сүз кирәк түгел… Кешеләр дәшмичә дә бер-берсен яхшы аңларга тиеше… Сез дә мине аңларсыз…
Тынлык.
Tутaш. Сабый чакта мин каз бәбкәләре көтәргә ярата идем. Күзем гел күктә була торган иде. Оныгым тилгән күзли, дип уйлагандыр инде әби. Мин тилгәннән битәр болытларга карыйм. Ап-ак болытлар. Күпереп торган болыт таулары. Шул таулар күз алдында әкрен генә үзгәрә. Кайбер болытлар арысланга охшап кала. Ике өркәчле дөя, мәһабәт чал сакаллы Алып бабай күктә йөри. Ап-ак болытларга карап йөри торгач, ялгыш бер бәбкәмнең аягына басканмын. Аягы имгәнде шул бәбкәмнең. Үкереп еладым. Төнлә саташып уяна торган идем. Әти-әни куркуга калды. Соңыннан сөйләделәр. Баланың зиһененә көч килмәгәе, дип куркытканнар. Интекмәсен дип, барыбер мал булмас дип, әткәй Заһир абыйга бәбкәмне чабарга кушкан. Заһир абый кулына ябышканымны белештермәдем дә. Еладым, сугыштым, тәки чаптырмадым бәбкәмне. Аягын бәйләдем, чыралар белән як-яктан ныгыттым. Көннәр, атналар буе тәрбия кылдым. Кулдан ашаттым, эчерттем — барыбер терелттем. Шуннан бирле ярдәмгә мохтаҗларны карарга күнегеп киттем.
Тынлык.
Тукай. Кырлай урманына баргач, мин җиләк җыючы малайлардан юри читтә йөри идем. Адашмасын дип, малайлар: «Га-абдулла-аау!» дип кычкыралар. Ә мин бер урында сәгатьләр буе утырам. Кояш төшеп өлгермәгән аланчыкларда абага, балтырган үсә бит. Үләннәрдә, пәрәвезләрдә, чәчәк касәләрендә бихисап сәйләннәр, аллы-гөлле тамчылар тирбәлә. Тәгәрәп төшмәсеннәр дип, селкенергә дә куркып тик утырам. Күзем шул сихри сәйләннәрдә. Озак карап утырганда шундый халәт барлыкка килә. Шул матур сәйләннәрне җыясы килә башлый. Алар чын сәйлән кебек тоела. Бервакыт түзмәдем, җыярга дип үрелдем. Бөтен асылташлар җиргә коелды. Чәчәк, кыйммәтле бизәкләрдән арынган патша хатыны кебек, шыр ялангач калды. Якында гына меңәрләгән асылташлар. Шунда мин аңладым: ул асылташлар мәңге дә минеке булмаячак. Шуны аңлагач, олыгаеп киткәндәй булдым.
Тынлык.
Икенче бер вакыт сабын күбеге кабартып уйнаганда тагын нәүмиз калдым. Сабын күбеге һавада очканда гаҗәеп матур була. Могҗизалы шарда салават күпере төсле йортлар, тәрәзә шәүләләре күренә. Шул шарны тотып карыйсы килә. Матурлыкны озакка саклыйсы килә. Тотасың — матурлык та, тылсымлы дөнья да шундук юкка чыга.
Тынлык. 
Төшемдә әллә ничә тапкыр чык тамчыларын җыйдым. Төшемдә әле дә сабын күбеген тотам. Шул матур шарны тотам да рәхәтләнеп капшап карыйм. Ни кызганыч, менә, ниһаять, сәйләнем дә, матур шарым да булды, дип сөенечемнән кычкырам да уянып китәм…
Тынлык.
Бар шундый кул җитмәслек, кеше акылы җитмәслек нәрсәләр. Бая сез әйткәнчә, мәхәббәтне аңлатырга кирәк түгелдер, ихтимал. Салават күперен тотарга тырышу ахмаклыктыр, ихтимал. Аңа карап сөенергә генә, сокланырга гына кирәктер? Бәлки, ак болытлар да, ак кардагы бушлык та, аландагы сәйләннәр дә бары хыял гынадыр? Шулай хыял килеш алар яхшырак тадыр. Ихтимал… (Кинәт Туташка игътибар итә.) Туташ! Сезгә ни булды? Сезнең күзегездә яшь.
Туташ. Юк-юк, Тукай әфәнде, бу болай гына… Сез бик тәэсирле сөйлисез. Гап-гади нәрсәләрне дә ничектер фаҗигале тавыш белән әйтәсез.
Тукай. Кичерегез, туташ, белмәдем.
Туташ. Мин бик озак утырдым… Зинһар, миңа тагын килергә рөхсәт итегез, Тукай әфәнде…
Тукай. Ихтыярыгыз, туташ… (Түшендәге ак чәчәкне алып, Туташ якасына беркетә.)
Туташ. Тәшәккердән гаҗизмен, әфәндем. (Китә.)
Тукай. Хуш, гүзәлем. Хуш, ак чәчәккәй!
Язарга утыра. Агабәк   керә.
Агабәк. Җә, нәрсә, кыргый Тукай? Булдымы? 
Тукай. Нәрсә «булдымы»? 
Агабәк. Аңлашу булдымы? 
Тукай. Булды. 
Агабәк. Димәк, эш пешә? 
Тукай. Нинди эш? 
Агабәк. Димәк, шуңа өйләнәсең? 
Тукай. Ни сөйлисең син, Агабәк? Нинди өйләнү? Кемгә?
Агабәк. Атаң башына! Туташның кәефенә караганда, сез матур сөйләшкәнсез.
Тукай. Сөйләштек лә без, Агабәк. Ләкин аңлашмадык шикелле…
Агабәк. Ничек — аңлашмадык? Шул гомер буенамы?
Тукай. Аңлашырга вакыт тимәде. Мин авызымны ачтым да калдым. Ул бит мәхәббәт алиһәсе, Агабәк. Мин әле моңарчы мондый зәүкый ләззәт кичергәнем булмады. Бу хыял. Бу шигырьнең үзе. Җыр бу, музыка!
Агабәк. Котлыйм. Ниһаять, Тукай күңелен яулардай туташ та табылыр икән.
Тукай. Беренче тапкыр мәдәният йортында күргәндә үк мин аңа гашыйк идем инде. Аңа атап шигырь дә яздым бугай…
Агабәк. Сизәм, сизәм, Тукай. Лирик шигырьләреңнең илһамчысы — әлеге Туташ.
Тукай. Мин шулкадәр бәхетле идем, Агабәк, хәтта шүрләп куям. Бу кадәр олы бәхеткәме соң мин фәкыйрь лаек? Сәрхүш бер йолкышны зур акча куркыткан кеби, мин дә куркып калдым гыйшкым алдында.
Агабәк. Олы шәхеснең гыйшкы да олы булырга лазем, дустым.
Тукай. Төнлә саташып уяндым. Куркыныч төшләр күрдем. Уянсам, мине шатлык, бәхет көтә икән… Тик шунысы эчне пошыра, кем телеграммалар сукты да, кем таратты икән яман хәбәрне? (Язарга утыра.)

Агабәк салмак кына атлап чыгып китә. Бүлмәдә Бикчура, Агабәк, Сагышлы   егет, Тукай.
Сагышлы. Тукай! Бөтен дөнья шаулый: имеш, Тукай хастаханәдә авырып ята. Ә Тукай җир җимертеп эшләп ята. Яшә, Тукай!
Агабәк. Ул хәбәрне кем таратты икән? Сез түгелме, егетләр? Кем суккан телеграмма бөтен редакцияләргә? Уфага, хәтта Троицкига.
Сагышлы. Син ни сөйлисең, Агабәк? Каян килеп? Ни өчен? Әле менә шул хәбәрне ишетеп йөгереп килдем.
Бикчура. Кем сукса да бер түгелмени? Доктор суктыргандыр.
Агабәк. Юк! Доктор авызыннан сүз алып булмый.
Сагышлы. Менә нәрсә җитми иде бу көннәрдә безгә. (Кулындагы газет-журналларны селки.) Менә нәрсә җитми иде халыкка. Тукай кирәк иде. Усал Тукай кирәк иде. Әнә, газета-журналларны талашып алалар. Мин гомер буе татар талашканга каршы булдым. Ә менә бүген татарның талашканын күреп сөендем. Талаша татар, белем өчен талаша, фикер өчен талаша. Алалар, һәр санын зарыгып көтеп алалар. Ә! Болай булгач, яши халык. Без дә яшибез.
Бикчура. Яшә, Зөбәйдә, яшибез без дә! Үзегезне үзегез алдамагыз, әфәнделәрем. Шулкадәр дә беркатлы ахмаклар булмагызсана. Хаста адәм үләр алдыннан сәламәтләнгәндәй була. Торып йөри. Ашарга сорап ала. Ашый-эчә, сәламәтләндем дип куана да… ятып үлә. Үлем җәрәхәте алган атны атып үтерәләр яки чалып калалар, әфәнделәр. Бу — гуманно. Хайванның сызлануын озакка сузмас өчен шулай кылганнар ата-бабалар. Ә сез газеталарыгыз, журналларыгыз белән үлем җәрәхәте алган татарны бераз яшәтмәк буласыз. Интекмәсен, тизрәк үлсен милләт! Ябыгыз журналларны! Бетсен татар!
Caгышлы. Нигә әле син, газеталарыгыз, журналларыгыз, дисең? Ул газеталар синеке дә түгелмени?
Бикчура. Юк! Мин ваз кичтем бар нәрсәдән. Бикяр безнең эшләребез. Юк без! Беттек! Ноль!..
Агабәк. Милләт бетмәсен өчен эшләргә кирәк, егетем. Эшләргә, янарга кирәк. Сафсата сатып, елап йөрүдән, аракы эчеп мескенләнүдән милләт тәрәккый итмәс. Татар халкының синдәй уллары күбрәк булса, әлбәттә, милләт бетәчәк.
Бикчура. Сез ни эш кылдыгыз соң әле, әфәнделәр? Сездәй уллар күп булганнан ни файда? Без тозакта. Без кире чыга алмаслык тарлавыкта. Неужели сез шуны аңламыйсыз?
Агабәк. Адәм соң чиккәчә үлем белән тарткалаша. Соң чиккәчә тормышка, яшәешкә тырнаклары, тешләре белән ябыша. Бу табигый. Халык та шулай. Үз эчендәге бөтен мөмкинлекләрне сарыф иткәннән соң гына халык үләргә мәхкүм. Ә татар халкы, әфәндем, көрәшчегә бай. Син көрәшмәсәң, башкалары табылыр.
Бикчура. Бай! Байлар бай! Алар да берән-сәрән. Алары да надан. Алары да, урыстан куркып, намазга тәһарәтсез йөри.
Агабәк. Куй бу эшеңне, егет. Ташла елавыңны. Менә синдәйләр коткы тарата. Синең кебекләр халык арасында паника куптара. Без эшләгәннәрне сездәйләр юкка чыгара бара. Тугыз корбан суеп алган теләгебезне синең кебек мәми авызлар бетерә бара.
Бикчура. Кем инде ул сез? Бу Сагышлы шагыйрьме? Ха-ха-ха, беләбез, беләбез без аның кем икәнен. Ул миннән дә елаграк. Ул миннән дә куркаграк. Шигыре саен мең пот күз яше. Тукаймы? Тукай ул — Тукай. Бөек Тукай, әмма аның бөеклеген күрсәтер өчен җирлек юк. Киң мәйдан юк. Халык юк. Интеллигенция юк. Россиянең бөтен авыр эшен башкаручы ишәк-татарлар өере бар. Милләт юк. Булган зыялылар Төркиядә, Кытайда, Финляндиядә, Америкада…
Caгышлы. Син бүген артык салгансың, ахрысы. Һич тыела алмыйсың.
Бикчура. Коточкыч рәхимсез цензура. Матбугат мәче тырнагындагы тычкан кебек. Кыймылдарга да урын юк. Бу озакка бармас, дип уйлыйсызмы? Бу катылык бушар, дисезме? Ха-ха! Беркайчан да ирек булмаячак татарга. Вакыт узган саен кысыш катырак булачак! Сез шуны күрмисезмени? Күрмәмешкә салынасызмы?
Тукай. Юк, күрмибез, Бикчура! Без бит сукыр. Халык өстендә торган кап-кара болытны күрмибез без. Әгәр күрсәк, синең кебек елакка әйләнербез сыман. Аны күрергә безнең вакытыбыз тар. Карагруһчыларга каршы көрәшергә дә, шовинистлар хәнҗәреннән читкә тайпылырга да, шымчы-шпикларны алдарга да кирәк. Язарга, сугышырга, кан коярга кирәк. Иң куркынычы, сездәйләр тараткан коткыны да йомшартырга көч табарга кирәк. Әфәндем Бикчура! Бу бүлмәгә кереп, тагын бер тапкыр балавыз сыксаң, мин сиңа дус түгел!
Бикчура. Карале, ни кыланасыз сез, ә? Бусы миңа акыра. Тегесе миңа җикерә. Минем ни гаебем бар соң?
Агабәк. Кая китте синең элекке дәртең? Кая соң синең яшьләрне әйдәп сөйләгән нотыкларың? Кичәләрдә, мәҗлесләрдә иң беренче булып атылып чыгучы, ялкынлы сүзләр белән яшь акылларны яулаучы Бикчура кайда?
Бикчура. Бетте ул егет, Агабәк. Бәлки, булмагандыр да…
Агабәк. Элек халык, халык дип кычкырып йөрүчеләр авызларына су капты. Халык углының сыйфаты, зыялылыгын сынау дәвере бу, әфәнделәр. Рөхсәт булганда бар да кычкырды: татар ул бөек милләт, татар халкының узганы шанлы, бүгенгесе — ренессанс, киләчәге — сәгадәт, диде. Кая очты ул дәрт? Менә хәзер кирәк эшләргә. Кычкырырга түгел, борын белән җир сөрергә вакыт. Гаклыңны, тәнеңне тулаем халыкка хезмәткә бирергә.
Бикчура. Сез күп нәрсәне белмисез. Эшли башлау белән башыңа сугачаклар. Шәһәр тулы әләкчеләр, сатлыклар, шымчылар. Тукайның бу әсәрләре өчен күрәселәре бар әле.
Агабәк. Авылга кач! Авылда да эш бетмәгән. Балалар укыт. Клублар оештыр.
Бикчура. Һәр авылның бар үзенең Ишми ишаны.
Агабәк. Әнә шул «милләт, халык» дип шапырынып йөргән милләтчеләр хәзерге вакытта милләтнең иң куркыныч дошманнары.
Бикчура. Тагын мин гаепле булып калдым…
Тукай. Син гаепле.
Бикчура. Карагыз әле, мин бит сезгә хакыйкатьне ачарга дип килдем. Сезгә ярдәм итәргә уйладым. Мин дә бит халык мәнфәгатьләрен кайгыртучы бәндә. (Елар дәрәҗәдә.) Их, сез, аңламадыгыз! (Китә.)

Тынлык.
Сагышлы. Елап китте.
Тукай. Еласын! Аңа шул кирәк.
Агабәк. Таркалабыз, тарката безне реакция. Дошманнарга, теге йорттагыларга безнең үзара талашуыбыз, таркалуыбыз кирәк тә.
Сагышлы. Котлыйм, Тукай, син киң колач белән тагын эшкә тотындың. Көчле шәхес син, Тукай.
Тукай. Бер шәхес кенә берни дә эшли алмый, дустым. Йодрык кирәк. Тыгыз, какшамас йодрык кирәк. Син дә читтә йөрисең.
Сагышлы. Их, Тукай…
Тукай. Ни булды?
Сагышлы. Болай гына…
Агабәк. Болай гына?
Сагышлы. Читтә йөреп-йөреп тә кинәт еш килә башлаганнардан сак булыгыз. Заманасы шундый.
Тукай. Нигә язмыйсың син? Синең шигъриятең җитми миңа. Синең җәүһәрдәй камил, хисси шигырьләреңне сагынам мин. Хәер, мин генә түгел, сагына халык!
Сагышлы. Нигә кирәк алар? Кемгә кирәк? Минем, кем әйтмешли, пессимистик шигырьләремнең кемгә кирәге бар?
Агабәк. Ялгышасың, туган. Чын поэзия һәрвакыт кирәк.
Сагышлы. Чын поэзия ул — Тукай.
Тукай. Тукайның үз урыны, синең үз урының. Урысның бар Пушкины. Бар Фетлары, Бальмонтлары!
Сагышлы. Халыкка кирәк түгел шигырьләр язасың, дип мине ышандырдылар инде.
Тукай. Һәр өргән эттән курыккач, син чыннан да язма! Үл! Яки мулла булып әнә Уфага кит.
Агабәк. Син дә Бикчура коткысына тагылып киттең — ахрысы. Халыкка ни кирәген беләме алар? Андыйлар өчен Тукай да кирәк түгел. Яз син шигырь, аны бастыр. Бастыра алмасаң, астан тарат. Халык үзе сайлар, кирәкме аңар синең шигырь, әллә юкмы…
Сагышлы. Ярый, хушча калыгыз, дуслар. (Китә.) 
Тукай. Монысына ни булган тагын?
Агабәк. Эчендә нидер бар егетнең.
Тукай. Эче тулы сагыш аның. Шәп шагыйрь. Тукайдан алда әнә кем ул бөек шагыйрь.
Агабәк. Бөек түгел ул, боек шагыйрь. Боеклатты аны заман. (Китә.)
Тукай. Төшме соң бу, өнме бу? Бар да серле сөйли. Барысының да йөзендә хәвеф. Кемдер мине хастаханәдә күрергә тели. Мохитымда ниндидер шомлы җәтмә үрелә. Бу турыда барысы да белә кебек, миңа гына әйтмиләр сыман. (Ютәлли, дару эчә.)

Ханым керә. Ул чадра бөркәнгән.

Ханым.
Рөхсәт итсәгезче, Тукай әфәнде.
Тукай. Узыгыз. О-о, сез Мәфтуха түти асравымы? Узыгыз.
Ханым. Юк, Тукай әфәнде, мин Мәфтуха тутагыз асравы түгел. Мин бөтенләй башка зат. Сез көтмәгән кеше мин.
Тукай. Тыңлыйм сезне, туташ.
Ханым. Ханым!
Тукай. Кичерегез, тыңлыйм сезне, ханым.
Ханым. Бу маскарадым өчен гафу итегез, Тукай әфәнде. Мин шулай бөркәвеч ябынып килергә мәҗбүрмен.
Тукай. Алайса сез йә бик чибәр, йөз нурыгыз минем икенче күземне дә сукырайтмасын, дип чадра яптыгызмы? Яки сез дөнья ямьсезе. Чыраемны күреп кешенең коты очмасын, дип шулай яшерендегез.
Ханым. Аһ, сез усал, Тукай әфәнде. Өченче сәбәп мине яшеренергә мәҗбүр итә. (Карана.) Безне тыңлап тормыйлармы?
Тукай. Курыкмагыз, мин ялгыз.
Ханым. Тукай әфәнде, зинһар, кызмагыз, ачуланмагыз бичара бер хатынны. Мин сезнең китапларыгызны кат-кат укыйм. Шигырьләрегезне укып елыйм. Сезне күреп белергә ни гомер хыялландым. Әмма мин ирекле түгел. Никахтагы хатын мин. Сезне күрү хыял була килде. Ниһаять, шушы ысул белән сезне күрү бәхетенә ирештем. Зинһар, шушы китапларга истәлек имзагызны салсагыз иде.
Тукай. Кемгә диеп языйм соң, ханым?
Ханым. Алтаң туташка, дип языгыз.
Тукай. Алтаң туташка. Матур исем, әгәр дә…
Ханым. Борчылмагыз, Тукай әфәнде. Алтаң минем сеңлем.
Тукай берничә китапка имза сала.
Мең-мең рәхмәт.
Тукай. Хушыгыз, ханым.
Ханым. Килүемнең төп сәбәбе бу түгел иде… Имза алу — сылтау гына. Зинһар, мине тыңлап багыгыз, әфәндем. Мин сезнең иҗатыгызны читтән генә күзәтүче түгел, мин сезнең химаячегез булырга телим, Тукай.
Тукай. Мин әле бернәрсә дә төшенмәдем.
Ханым. Сез зур талант. Күп гасырларга бер генә туа ала торган даһи сез. Ләкин сезнең кадерне белүчеләр юк. Булганнары үзләре кемнеңдер ярдәменә мохтаҗ. Сезнең талантыгыз үзегезнеке генә түгел. Сез тулаем халыкныкы. Шуңа күрә сезне аеруча сакларга, иркәләргә, үстерергә кирәк. Сез Руставелилар, Фирдәүсиләрдән бер дә ким түгел, әфәндем. Нигә сезгә мәйдан тотмаска? Сез һичнинди мохтаҗлык күрмичә, ипи-тоз, торак-фатир турында уйламыйча, бары тик иҗат белән генә, бары тик әдәбият белән генә, бары тик халык язмышы белән генә яшәргә лазем. Ташлагыз журналларда ми черетеп утыруыгызны. Ташлагыз пароход-сабын рекламаларын. Сезгә заказчы хуҗа кирәкми. Сез үзегез хуҗа. Тукайның көчен юкка-барга сарыф итәргә кемнең дә хакы юк. Вак эшләрегезне йөртер өчен сезнең үз адвокатыгыз, йорт эшләрен карарга сезнең үз хезмәтчеләрегез булыр. Сез даһи шагыйрь, иҗат итегез! Калганы — минем эш…
Тукай. Менә хәзер аңлый башладым инде, сез Фон-Мек?
Ханым. Тәбриклим! Афәрин! Браво! Мин ялгышмаганмын. Сез хәбәрдар шагыйрь. Дөрес, мин Фон-Мек кебек сезнең химаячегез булырга телим.
Тукай. Ханым, сез…
Ханым. Шикләнмәгез, Тукай. Менә, алайса, мин кемлегемне сезгә ачарга мәҗбүрмен. (Балдагын суза.)
Тукай. Могҗиза! Сез тайный советник Әхтәмов кызы?
Ханым. Тсс! Бу балдак сезгә булган хөрмәтем һәм мәхәббәтем билгесе. Алыгыз!
Тукай. Кичерегез, ханым, мин бүләкләр алырга күнекмәгән.
Ханым. Сезнең тәкәббер икәнегезне мин яхшы беләм. Балдакны кулыгыз белән алмасагыз, өстәлегезгә куям. Ә икенче балдак миндә кала. Укыгыз!
Тукай (беренче балдакны карый). Мөгайдине ишетеп белүгә караганда…
Ханым (икенче балдакны суза). Дәвамы бусында.
Тукай. …күреп белү яхшырак.
Ханым. Сезнең яраткан сүзегез: тәсмәгы бин Мөгайди хәйрен мин ән тәраһе. Мөгайдине күреп белүгә караганда ишетеп белү яхшырак, дисез. Ә мин, ике балдакка бүлеп, үземчә хакыйкатен: Мөгайдине ишетеп белүгә караганда күреп белү яхшырак, дип яздырдым. Дөрестән дә, сезне күрү — минем өчен зур бәхет. Берсе сездә, берсе миндә калыр балдакларның. Мин чыгып киткәч, теләсәгез, тәрәзәдән атыгыз, Тукай әфәнде, хәерчеләргә бүләк итегез, әмма минем алда кире какмагыз. Бу — минем олы үтенечем. Мин сезнең дустыгыз. Уйламагыз, мин ире өстеннән йөрүче хатын түгел. Ирем минем хөрмәткә лаек. Ләкин ул минем җанымны аңламый. Ул эш кешесе. Ул миллионер. Фәкать шик вә шөбһә килмәсен күңлегезгә: мин ирем акчасына сезгә химаячелек итәргә җыенмыйм. Үз акчама. Тарсынмагыз, ярдәмемнән баш тартмагыз.
Тукай. Ханым-әфәнде, хатын-кыз хисабына яши алырлык сутенер түгел бит мин. Сез мине рәнҗетәсез.
Ханым. Зинһар, рәнҗемәгез. Чайковский рәнҗемәгән бит. Рус музыкасының җаны, бөек Чайковский Фон-Мек хисабына иҗат итәргә тарсынмаган, оялмаган. Цель оправдывает средства. Иҗат азатлыгы кыйммәтрәк, тәкәбберлеккә караганда кыйммәтрәк. Фон-Мек булмаса, Чайковский шундый бөек әсәрләр иҗат итә алыр идеме икән? Юк!
Тукай.  Ханым,  сүз бетте кебек.  Мин сезнең тәкъдимегезне кабул итә алмыйм, кичерегез.
Ханым. Тукай җаным, сезнең каршыда җүләр хатын түгел. Миңа талант кына бирелмәгән, мин халыкның җаны булыр идем. Мин максатлы хатын. Идеягә табынып, үзен үзе корбан итә ала торган шәхес мин, Тукай. Халыкның җаны Тукайны саклый алам мин. Тукайны матди мохтаҗлыктан, вак мәшәкатьләрдән коткара алам. Кызганыч, капитал дөньясында бары тик капитал гына иҗат кешесенә азатлык бирә ала… 
Тукай. Капитал сүзен ишетсәм, үрле-кырлы сикерә башлыйм. Юк, ханым-әфәнде, мин капитал белән бер союзда тора алмам. Аннан соң шул, мин бит акчага мохтаҗ кеше түгел, ханым. Дөрес, минем кесәмдә акча озак торырга теләми, чыга да кача. Капитал сөймәгәнгә күрә шулай озак тормый ул миндә. Бар чагында бүредәй, юк чагында шүредәй мин. Шулай яшәве рәхәт. Акчам бар чагында барчасын сыйлыйм. Булмаса, акча эзләп йөрмим. 
Ханым. Альтруист сез, Тукай. 
Тукай. Дөрес, мин альтруист. 
Ханым. Сездән бурычка дип акча алалар, кайтарырга оныталар. Сез аны сорап йөрмисез. Бу бит ялкауларны, жуликларны узындыру. Сезнең бу яхшылыгыгыз комсызларны, кеше хисабына яшәүчеләрне генә арттыра. Алар, сезнең акчаны ашап бетергәч, сезне сүгеп йөри башлый. Бүлмәгездән әйберләрегезне урлап саталар.
Тукай. Сатсыннар. Кара савытымны гына урламасыннар. Кара савыты белән каләмемне алсалар гына җенем чыга.
Ханым. Кеше ярдәмен кабул итмәвегез — һич кирәксез тәкәбберлек. Җиңегез сез ул тәкәбберлекне. Җиңегез дә рәхәтләнеп иҗатка чумыгыз. Сезгә берни комачауламас. Сезнең нинди малга яшәгәнегезне һичкем белмәс. Хатын-кыз химаячелеге сезнең горурлыгыгызга тисә, язып барырсыз. Үзегез акчалы булгач, кире кайтарырсыз.
Тукай. Сез акыллы хатын, сез кешене ышандыра аласыз. Ләкин сез мине һаман аңламыйсыз кебек. Минем кире холкым моңа ризалаша алмый.
Ханым. Ә Чайковский? Потомственный интеллигент Чайковский, идея өчен, музыка өчен, горурлыгын җиңеп, Фон-Мек химаясен кабул иткән ләбаса! 
Тукай. Чайковский шуннан башка юл күрмәгән. Ә минем юлым бар: халык юлы. Кичерегез, мине эшем көтә.
Ханым. Хатын-кыз, үзе килеп ир-егеткә тәкъдим ясаса һәм отказ алса, мәңге дә гафу итми. Хатын-кыз үч ала башлый. Хатын-кыз интрига кора белә. Мин тайный советник кызы, мин миллионер хатыны. Мин корган тозактан ычкыну мөмкин булмаячак.
Тукай. Ха-ха-ха, тәкъдимегез ихлас булса, сез беркайчан да пычрак эшләр белән шөгыльләнә алмассыз. Тәкъдимегез астында мәкер, шәхси бер дан ятса, әлбәттә, отказдан соң сез җәтмә кора башлаячаксыз. Әмма, ханым-әфәнде, мине бернәрсә дә куркыта алмый. Ярлы кеше янудан курыкмый.
Ханым (бөркәвечен сала, гүзәл бер яшь хатын). Җиңдегез, Тукай…
Тукай. Беләм, тайный советник кызы Гәүһәршатны сорап хәтта генерал-губернатор үзе йөргән, диләр.
Ханым. Губернаторның энекәше полковник Шаитовка.
Тукай. Тукай губернатордан да, миллионердан да, полковниклардан да олырак булып чыктымыни? 
Ханым   (ихлас). Көлмәгез, Тукай әфәнде. Сез мине түбәнсетә аласыз, куып чыгара аласыз, ләкин ихласлыгыма шик белдерергә сезнең хакыгыз юк. (Елар дәрәҗәдә.) Мин бит сезнең дәвамыгыз, Тукай. Сезнең шигырьләр миндә милли горурлык уята. Мин бит гимназиядә русча тәрбияләнгән кыз. Мин, татар беркайчан да әдәбиятлы,  мәдәниятле була торган халык түгел, дип үскән кыз. Аңсыз бер кыздан мөрәүвәтле бер җан ясаучы ул сез! Бүгенге көндә мин татар халкының бүгенгесе, киләчәге турында уйлар дәрәҗәдә сездән тәрбия алган хатын. Аңы уянган, халык өчен хезмәткә атлыгып торган үз шәкертегезне сез читкә куасыз. Шушымы гаделлек, Тукай?.. Алайса ни өчен, ни өчен кирәк булды сезнең ачыргаланып татар кызын, татар хатынын уятырга, шәхес итәргә тырышып кычкыруыгыз? Ни өчен? Сез мине дөньядан биниһая канәгать бер бай кызы дип уйлыйсыздыр, мөгаен. Маена чыдаша алмыйча, үзенә бөек яр эзләргә чыккан хатын дип уйлавыгыз да ихтимал. Ә мин укытучыма, остазыма ярдәм сорап килдем. Сез түгел, мин ярдәмгә мохтаҗ, Тукай. Мин дә, остазым Тукай кебек, татар халкы өчен хезмәт итәргә дип җан атам.
Тукай. Кичерегез, ханым-әфәнде. Сезнең ихласыгызда зәррә кадәр шигем юк. Әмма… мин сезнең химаягезне кабул итә алмыйм. Сорашмагыз, сез аны тиздән аңларсыз.
Ханым. Рәхмәт, ихласымны җиргә салмаганыгыз өчен рәхмәт, Тукай. (Икенче балдагын сала.) Алыгыз, Тукай, миңа хәзер аның кирәге калмады. Тулы җөмлә булып икесе дә сездә калсын: Мөгайдине ишетеп белүгә караганда күреп белү яхшырак. (Китап ала.) Әрсезлегем өчен гафу итегез, Тукай, бу китабыгызны миңа бирегез, зинһар. Гәүһәршат ханымга, дип тутырып языгыз.
Тукай (яза, аннары китапны аңа суза). Хөрмәтле Гәүһәршат ханым-әфәндегә ихластан бәхет теләп калгучы…
Ханым. Рәхмәт! Хушыгыз, Тукайҗан, мәңгегә!

Коридорда аяк тавышлары. Сөйләшкән авазлар. Ханым тиз генә пәрәнҗәсен бөркәнә.
Моннан соң да мин Казанда кала алмыйм. Мин Парижга китәм ирем белән… Бәхил булыгыз, Тукай! (Китә.)

Бикчура керә.
Бикчура. Оһ-оһ, комедия плаща и шпаги, маскерад-с!
Тукай. Дәшмә!
Бикчура. Сер? Гизли-гизли гөрүшиормусунуз, әфәндим? 
Тукай. Шамакайланма, Бикчура!
Бикчура. Шамакайлансам да ярамый. Зарлансам да ярамый. Кем соң мин? Нигә соң мин? Нигә мине берәү дә сөйми? Яхшылык кылсам, шикләнәләр. Яманлык кылсам, сүгәләр…
Тукай. Димәк, синең мәсләгең юк. Мәсләге булмаган кеше көләсе урында елый, кайгырасы урында куана.
Бикчура. Их, Тукай, сиңа яшәве җиңелдер, синең мәсләгең бар. Ә мин кем? Мин сагышлы шагыйребездән көнләшәм. Син даһи шагыйрь. Ә мин кем?
Тукай. Бар кешегә дә даһи булырга димәгән. Булдыра алганча хезмәт ит.
Бикчура. Өйрәтүе ансат… Яшисе килми, Тукай. Дөнья пычракка баткан. Ә мин шуның төбендә ятам. Яшисе килми.
Тукай. Ха-ха-ха, ни булган татар интеллигентларына? Зарланалар, елыйлар, мескенләнәләр. Син бит милләт байрагын тотып чыккан зат. Егылдың, ике чакрым да китми. Бездә көч юк, без бетәргә мәхкүм, дисең.
Бикчура. Әй, син үзең дә мәсләксез бит, Тукай.
Тукай. Дәвам ит.
Бикчура. Мәсләксез, принципсыз син дә. Шигырьләреңдә еладың-еладың да, аннан көлә башладың. Хәзер тагын елыйсың. Бер карыйсың, Тукай халыкны күккә чөя. Имеш, татарның узганы шанлы, тарихы бай. Болгары бар. Икенче үк санда укыйсың: татар халкы үләргә мәхкүм, татар черек милләт тә, татар надан… Өченче тапкырында Тукай яза, имеш, без бриллиант кашлар.
Тукай. Татар кешесен чабаклап уятырга кирәк. Чабаклап уятырга да көзгедән үзенә үзен күрсәтергә кирәк иде. Күрсен, оялсын, үзгәрсен, тәрәккый итсен. Рухы сыныкларның күңелен күтәрер өчен мактарга, күтәрергә кирәк. Көн нинди максат куя татар шагыйре алдына, без шуны үтәргә тиеш. Катып калган принцип — принцип түгел, дустым, ул консерватизм дип атала.
Бикчура. Сез генә барысын да беләсез инде. Сез генә фидаиләр. Сез генә укымышлы, сез генә зыялы. Ә мин дивана, мин берни аңламыйм. Мин неудачник!
Тукай. Без дә алтын сарайларда яшәмибез, Бикчура.
Бикчура. Мәсләгеңне сатсаң, син алтында яши аласың. Ләкин синдә кирелек куәтле… Синең урында булсам, мин бәдрәфемне дә асылташлар белән бизәр идем… Их, Тукай, төкерергә иде бу дөньяга, ә? Әйдә үләбез, Тукай. Үлик без. Яшәмик бу фани дөньяда, ә? Калсын дөньягыз үзегезгә, дип язу калдырыйк та…

Тукай.
Үлик соң! Ә ничек итеп үләбез?
Бикчура. Кабан күлендә кызлар кер чайкый торган бер бәке бар. Шунда батып үлик.
Тукай. У-у, суы салкын, кирәкми анда.
Бикчура. Син шаярасың, Тукай, ә мин шаярмыйм… Әгәр дә мин сатлык җан булсам, шымчы, доносчы булсам, син ни әйтер идең?
Тукай. Таптың сүз.
Бикчура. Ха-ха-ха, куркып калдыңмы? Син күз алдыңа да китерә алмыйсың шул, Туры Тукай. Беркатлы Сабый Тукай.
Тукай. Син салгансың, ахрысы?
Бикчура. Йөрәк янганда тагын ни кыласың? Ә син күз алдыңа да китерә алмыйсың, Тукай.

Сагышлы   егет керә.
Бикчура. О-о, бөек поэзия вәкиле килде, неудачник китә. Хуш, Тукай!
Бәхил бул, дус, мин һәм тиздән менәм дарга, Туйсын ашап җансыз тәнне козгын-карга; Тормыйм инде, бу дөньядан туйдым инде! Моңар чаклы торганмын мин гакыл тарга. (Китә.)
Caгышлы. Ни булган аңа?
Тукай. Салган ул.
Caгышлы. Салган. Сак бул син аннан.
Тукай. Нигә алай?
Сагышлы. Сак бул.
Тукай. Аннан шиклән, синнән шиклән, моннан шиклән. Язмаска, сөйләшмәскә, дәшмәскә, күрешмәскә. Дөньямы бу, әллә төрмәме?
Сагышлы. Сизмисеңмени соң син, Тукай? Синең турыңда җыен юк-бар хәбәрләр тараталар. Синең тирәдә шикле кешеләр йөри.
Тукай. Ишек ачык. Кем тели, керсен. Акча кирәк булса, алсын. Ашарга кирәк булса, казылык бар, алсын. Тик кара савытым белән каләмемә генә кагылмасын.
Сагышлы. Син даһи, беркатлы даһи. Бөтен нәрсәгә синең күңел сизгер. Гап-гади, ап-ачык нәрсәләрне күрмисең.
Тукай. Нәрсә, әллә Камалдан да, Фатихтан да, үзеңнән дә шикләнергә кушасыңмы?
Сагышлы. Их, дускай, җанашкай… Сәгать ничәләп бар инде?
Тукай. Ике.
Сагышлы. Киттем. Вакытым чыкты. Хуш. Сак бул теге егеттән, Тукай, сак бул. (Китә.)
Тукай. Кая киттең? Ераккамы?

Ядкәp  керә.
Ядкәp. Тукай, син өйдәме? 
Тукай. Ядкәр җаным!

Ядкәр кочагын җәя.
Якын килмә миңа, Ядкәр. Миндә грипп.
Ядкәр. Грипптан курыккан юк, башкасы булмасын.
Тукай. Башкасы да ерак йөрмәс бездән.
Ядкәр. Тукай, сорама, менә бу төргәкне яшер.
Тукай. Ядкәр, ни булды?
Ядкәр. Яшер, тиз бул. Мин чыгып китү белән тәрәзәдән урамга ыргыт.
Тукай. Нигә ашыгасың? Утыр. Хәзер самавыр китертәм.
Ядкәр. Артка койрык тагылган иде. Шуннан качам. Яшә, Тукай! Шәп язасың! Халыкка син елмаю-өмет өләшәсең. Яшә, дускай Тукай! Рәхмәт! Бу эшең синең бомба, беләсеңме, Тукай, бомба! Тукай исеме халыкның гимны икәнен аңла да күп яшә, Тукай! (Китә.)

Коридорда аяк тавышлары. Тукай төргәкне тәрәзәдән ыргыта. Аста кем алганын күрә.
Тукай. Ядкәр! Менә кемнәре бар милләтнең. Чибәр, мәһабәт. Теләсә кайда рәхәт сөрердәй акыллы зат. Җылы өен ташлап, халык бәхете өчен төрмәләрдә черергә әзер фидаиләре бар татарның. Менә кемгә һәйкәл куярга кирәк Казан уртасында!

Шәүлә  керә.
Бәлки, син әйтерсең, Шәүлә, минем тирәдә ниндидер серлелек. Дусларым ишарә, киная белән генә сөйләшә. Әйтергә телиләр, әйтә генә алмыйлар. Эт шикелле күзгә карап торалар-торалар да чыгып китәләр.
Шәүлә (тәрәзәгә килә, кемгәдер сизелер-сизелмәс кенә кул изи). Дөнья бит бу, Тукай. Ишарәсез, кинаясез тормыш булмый. Йә, ни-нәрсә борчый сине, дускай?
Тукай. Син дә нәрсәдер беләсең, әйтмисең генә. Син дә бик серле бәндә булып чыктың.
Шәүлә. Без, базар хәерчеләре, бөтен нәрсәне белеп торабыз, Тукай. Ләкин белгәннәребезне беркемгә дә сиздермибез. Сиздерсәң, белгәнеңне пычак белән каерып алачаклар. Пычак булмаса, сатып алачаклар сереңне. Үзең беләсең, Тукай, мине акча кызыктырмый. Бу мәсьәләдә без синең белән бертуган. Ә пычактан үләсе килми. Шуңа күрә мин белгәнемне белгертмим.
Тукай. Тагын нәрсәләр беләсең?
Шәүлә. Синең бик еш ютәлләгәнеңне беләм. Синдә…
Тукай. Яп авызыңны, Шәүлә!
Шәүлә. Ябам.
Тукай. Ишекне дә теге яктан яп!
Шәүлә. Ябам, авызымны да, ишекне дә ябам! (Чыгып китә.)

Агабәк   керә, аның артыннан Бай күренә.
Бай. Кичерегез, әфәнделәр. Тукаев әфәнде шушы бүлмәдә яшиме?
Агабәк. Тукай, синең янга!
Тукай. Дөрес кергәнсез. Мин буламын Тукаев.
Бай. Йомыш бар иде.
Агабәк. Мин чыгыйм, Тукай.
Бай. Юк-юк, сез комачауламыйсыз, әфәндем. Утыра калыгыз.
Тукай. Башлагыз, әфәндем.
Бай. Шушы, сезмени инде ул Туры Тукай? (Бүлмәгә карап) Ни гаҗәп, ни гаҗәп.
Тукай. Нигә бик гаҗәпсендегез, бай әфәнде?
Бай. Номер не высший сорт.
Тукай. Сез яхшырагын тәкъдим итәргә килдегезме, Мөхәммәтгали углы Хисаметдин Сираев әфәнде?
Бай. Ха-ха-ха, сез сизгер кеше, Тукаев әфәнде. Дөрес, мин Хисаметдин Сираев буламын. Мин сезгә язу белән кешемне җибәргән идем инде. Сез аны кабул итә алмагансыз икән.
Тукай. Мин аны куып чыгардым, әфәндем.
Бай. Ялгышлык, ялгышлык, Тукаев әфәнде… Ие, татар халкының бөек шагыйре үз иҗатына тәңгәл шартларда яшәргә тиеш. Бу безнең намусыбыз эше. Без — финанс магнатлары милләт кайгысын кайгыртмаса, кем кайгыртыр? Иҗат, сәнгать сездән, матди як бездән. Мин эш кешесе. Кыскасы, мин яңа журнал ачам. Сезне, Тукаев әфәнде, шул журналга баш итеп куймак булып йөрмеш көнем. Сез шигырь юлына күпме аласыз әле?.. Дөрес, ие, башка шагыйрьләргә юлы биш тиеннән. Тукаевның юлы илле тиен көмештән түләнә. Минемчә, Тукайның юллары алтын. Мин сезгә алтын белән түләрмен. Ә журнал хезмәте өчен аерым. Аерым, Тукаев әфәнде! Сез министр акчасына яшәячәксез. Үзегезгә аерым йорт, асраулар булыр.
Тукай. Ярый, Мөхәммәтгали углы Хисаметдин Сираев әфәнде, мин риза…
Бай. Һай, галәмәт, сөбханалла-машалла…
Тукай. …риза булдым да ди. Ниндирәк журнал инде ул, ягъни мәсәлән? Минем ролем анда нидән гыйбарәт булачак? 
Бай. Хәзер катлаулы заман, ие, авыр заман. Ялгышып куюың да бар, алла сакласын. Бүген ордым-бәрдем кычкырырга ярамый. Хәзерге көндә түрәләр турында, зыялылар турында да, татар милләтенең узганы, киләчәге турында да дәшмәскә кирәк дип уйлыйм мин, әфәнделәр. Бигрәк тә урыс түрәләре хакында, дим. Замана аларныкы, күсәк аларда, гаскәр аларда, закон аларда. Без алардан таләп итә алмыйбыз. Без алардан сорарга, аларга ялварырга гына хокуклыбыз. Бәс, халыкка дин турында язарга. Диннән тыш мәгыйшәт мәсьәләләре, мәхәббәт, җир-су, табигать һәм кызганыч бәетләр бирергә була. Халык газета-журнал, китаптан бизмәсен. Укый торсын. Сәясәткә катыштырмыйк без халыкны. Надан калмасын өчен әнә шундый рисаләләр бирә торыйк без аларга. Милләтне, телне саклап калу безем олуг максадымыз, әфәнделәр. Еллар узгач, җае чыккач, аннан соң мөмкинлек туса, хет патшаның үзе турында кәмит яз! Ә?
Агабәк. Ха-ха-ха, логика бар бит, Тукай, ә?
Тукай. Бар, ләкин формаль логика, Агабәк.
Агабәк. Чынлап уйласаң, хаклык юк түгел, бай әфәнде. Шомлы вакытта халыкка нейтраль әсәрләр укытып, укучыны матбугат янында тотып-саклап торырга да, форсат чыккач, патшага, стройга каршы хәтәр әсәрләр яза башларга!
Бай. Валлаһе әгъләм, дөрес әфәнделәр.
Агабәк. Ә кем соң ул форсатны безгә әзерләп куяр, бай әфәнде? Безгә шунысын да аңлатып китсәгезче.
Бай. Только без түгел. Без татарлар эше түгел инкыйлаб. Әнә урыслар ясасын революция.
Агабәк. Ха-ха-ха, руслар ясасын икән, ә?
Бай. Урыслар алар үз дәүләтендә, үзләре теләсә нишләсен. Без катышмыйк.
Агабәк. Без катышмыйк. Руслар революция ясасын, без аңарчы дин, табигать, кош-корт турында язып ятыйк та, рус революция ясагач, революция сыртына атланып, шовинистларны кыйнап йөрикме.
Тукай. Күз алдына китерәм, ат өстендә Мөхәммәтгали углы Хисаметдин Сираев әфәнде милләт кылычы зөлфикәр айкый. Ха-ха-ха, үләм! (Рәхәтләнеп көлә.) Бай әфәнде, сезгә моны берәр кеше өйрәттеме, әллә үзегез уйлап чыгардыгызмы?
Бай. Үзем, үзем, әфәнделәр. Журнал чыгарырга рөхсәтем дә бар. Тоткарлык юк. Сезгә, Тукаев әфәнде, аванс! (Купюр чыгара.)
Тукай. Мөхәммәтгали углы Хисаметдин Сираев!
Бай. Тыңлыйм, Тукай әфәнде.
Тукай  (сабыр). Вон моннан!
Бай. Нәрсә?
Тукай. Вон моннан, Сираев!
Бай. Сез ни сөйлисез? Мин сезгә яхшылык белән, ә сез?
Тукай. Күземә күренмәгез, Сираев!
Бай. Не позволю!
Тукай. A я позволю! Алдыгыздан артыгыз, бай әфәнде!
Бай. Мин сезне хәерчелектән йолып алмакчы булам, ә сез…
Тукай. Мин хәерче түгел! Мин сездән баерак! (Купюр чыгара.) Сезнең мең сумыгыз минем бер сумыма тормый, әфәндем!
Бай. Ярый. Аш белән атканга таш. Ярый, Тукаев әфәнде, сез минем өстән бөһтан язып чыккан идегез теге вакытта. Аны да мин оныттым. Ярый, дидем, миннән булсын яхшылык. Мин сезне, Тукайны, халык өчен, киләчәк өчен, хөр милләт өчен саклап калырга теләгән идем. Хәзер бетте. Сездә иманның «и» хәрефе дә юк икән. Сез рәхимсез, сез миһербансыз, сез игелекнең ни икәнен белми үскән ятим икәнсез. Хак! Сезнең эчтә яман чир ята. Шул чир сезне усаллата. Мин, атаклы докторлар яллап, сезне тәрбия кылырмын дип тә килгән идем. Сез үзегезнең вәкарьлегегез белән үзегезне үтерәсез! Чабаталы мырза баласы Тукаев! Хушча кылыгыз! (Китә.)
Тукай. Гүлә, гүлә… ха-ха-ха…
Агабәк. Ха-ха-ха, хошыңыздар, бай әфәнде.

Икесе дә көлә, кинәт туктыйлар.
Сирай бай моны онытмаячак. Мәңгегә ул сине гафу итмәячәк. Тукай, Син үзеңә бик зур дошман әзерләдең… Беләсеңме, Тукай, синең бер гүзәл вә мәһабәт гадәтең бар: көн туса, син үзеңә бер дошман ясый беләсең. Моны Туры Тукай гына эшли ала.
Тукай. Әй, турылыгы корысын ул Тукайның. Кешенең чыраена бәреп әйтәм дә соңыннан үзем үкенеп йөрим. Дөрес әйттем, яхшы әйттем, әмма тупас әйттем. Ипләп кенә дә шул ук сүзне әйтеп була иде бит. Аны дошман итмичә генә отказ биреп була иде бит инде… Их!.. Йә, ярар, узган эшкә салават. Шәп әйттем, кабат алай әйтмәм. Алар бит, хәерче, йолкыш Тукайны сатып алып була, дип уйлый. Сатып алгач, үз мәнфәгатьләренә җигәргә уйлый. (Җиңелчә генә ютәлли.) Карале, шул байга ачудан бөтен тәнем ут яна…
Агабәк. Ятып тор, тынычлан… (Китә.)

Ютәле кузгалып, Тукай урынга ята. Ярымкараңгы. Шәүлә керә.
Шәүлә. Йоклыйсыңмы, Тукай?
Тукай. Кем ул? Ә-ә, синмени, базар пәйгамбәре? Ник йөрисең шәүлегәндәй тавыш-тынсыз?
Шәүлә. Язмыш куып йөртә, Тукай, язмыш.
Тукай. Синең эш рәхәт, уч төбенә карыйсың да тамак туйдырасың. Иртәгесе өчен кайгырмыйсың.
Шәүлә. Хи-хи-хи, бичара Тукай, син берни дә аңламыйсың шигырьләреңнән гайре…
Тукай (сикереп торып, Шәуләнең якасыннан ала). С-син, карачкы, әйтмә бичара дип!
Шәүлә. Ярар, ярар, әйтмәм лә, ай аллам.
Тукай. Бичара Тукай, ятим Тукай, мескен Тукай, фәкыйрь Тукай… Фәкыйрь түгел мин! Мә, ал кирәк хәтле! (Акча бирә.)
Шәүлә акчаларны җыя. Берсен алып, калганнарын өстәлгә куя.
Ал тагын. Печән базарындагы бөтен йолкышларыңны сыйла. Кайдан алдың дип сорасалар, үзем таптым, диген. 
Шәүлә. Юк, күп акча кешене боза ул. Миңа шунысы бик җиткән. Моңа әллә ничә тапкыр күрәзә кылырмын әле мин сине.
Тукай. Ятим түгел мин! Күп миллионлы халкы булган шагыйрь ятим буламыни? Бөтен Россиядә рустан кала икенче милләт баласы, Идел буендагы егерме биш миллион мөселманы булган, Урта Азиядә, Себердә, Уралда тагын шулкадәр укучысы булган шагыйрь мескен буламыни? Алтын эчендә яши алам мин бу халкым белән. Ләкин аңа вакыт тар, Шәүлә. Халкым биргән байлыкта яшәргә минем хакым бар, Базар әүлиясы!
Шәүлә. Булды, ярар, бер сүзне өзми дә куймый да… Сузма… Якадан алдың бит инде, җитәр. Кирәксә, артыма тибеп чыгар. Мә!
Тукай. Кичер, дускай, кызган чакка эләктең... (Ютәлли.)
Шәүлә. Ташла. Соңыннан гафу сорау сиңа килешми. Мин үпкәләмим. Үпкәли башласаң… (Бүлмәне караштыра.) Уһу…
Тукай. Йә, күрәзәче, бер-бер күрәзә кыл әле. Бу юлы ничек алдарсың икән?
Шәүлә. Монда Сагышлы шагыйрь булган икән, аңлашылды…
Тукай. Булды шул, каян белдең?
Шәүлә. Шуны да белмәгәч, күрәзәче булып йөрүең ни пычагыма кирәк… Уһу, елак милләтче Бикчура да булып киткән икән. Ул иртәрәк чыгып тайган булырга тиеш… Монда Агабәк утырган икән. Ә-ә, бай әфәнде Сираев та килдемени? Ул сиңа бик каты ачуланып чыгып киткән!
Тукай. Ха-ха-ха… (Ютәлли.) Шайтан икәнсең син. Шәүлә, каян беләсең син боларны?
Шәүлә. Мантыйк инде, мантыйк. Дедуктив алым вә логик фикерләү, күзәтүчәнлек вә янә дә күңел сиземләве, вә дәхи борынымның ис сизүе. Бу трост-таяк Сираев әфәндедән калган. Бу таякны ул Париждан кайтарткан иде. Беркайчан да үзеннән калдырмаган кыйбатлы таягын калдырган икән, Димәк, монда зур бәхәс булган. Син аны куып чыгаргансың. Агабәкнең монда булуы табигый. Ул синең янга көненә биш-алты тапкыр керә. Елак милләтче Бикчура һәркөн саен сиңа кереп чыга. Ул төрек тәмәкесе тарта. Ул булган җирдә шундый ис кала. Төпчеге калса ни гаҗәп. (Төпчек күрсәтә.) Сагышлы шагыйребез дә бик борчулы, гасаби булган. Әнә, өстәлдәге кәгазьгә нидер сызгалаган, рәсем ясаган. Рәсеменең логикасы юк. Ул кешенең эчендә ниндидер зур кайгы булырга тиеш.
Тукай. Син Шерлок Холмс бит, Шәүлә! Нигә син хәерче булып йөрисең? Эшлә син частный детектив булып. Син бөтен җинаятьләрне ачып бетерер идең.
Шәүлә. Их, Тукай җаным, кайгым шул гына булса икән… Да, кстати, ә менә син нигә бу бүлмәдә яшисең, ә? Күселәр, тычканнар… Суык, бәдрәфе дә урамда, Яшә модерный номерларда.
Тукай. Яп авызыңны!
Шәүлә. Ябам, ябам. Шулай шул, Тукай. Миңа да ирекле хәерче булып йөрүе кыйммәтрәк. Менә мин турысын әйтәм, иеме. Мин беркемнән дә курыкмыйм. Беркем дә миңа ачуланмый. Мин теләсә кемгә теләсә нәрсә әйтәм. Шул сүзләрне мин бай булып әйтсәм, дөнья тулы дошманым булыр иде. Хәерче сүзен чынга алмыйлар. Исерек адәм патшаны акырып сүгеп бара. Аңа берни дә юк. Ә менә син сүгеп кара патшаны!
Тукай. Сиңа сүз табалмассың.
Шәүлә. Тагын кемнәр булды монда?
Тукай. Кем белә инде аларны, Шәүлә. Минем ишек ачык тора бит. Кем кергәнен, кем чыкканын күрми дә калам кайчакларда. Йә көзгемне чәлдерәләр, йә кара савытын алып чыгалар, денсезләр.
Шәүлә. Байлыгың булса, бикләр идең әле.
Тукай. Сәер хәерче син, Шәүлә, чын исемең кем соң синең?
Шәүлә. Кем белә инде аны? Базар хәерчеләренең үз исемнәре булмый, Тукай. Кушаматлары гына була.
Тукай. Шулай да.
Шәүлә. Ни әйтсәм дә ялган булыр. Габделмән улы Фәррах Зөлфикаров дидем ни дә, Ильминский Иван Николаевич дидем ни…
Тукай. Әйтмәсәң әйтмә.
Шәүлә. Әйттем бит инде, сиңа тагын ни кирәк?
Тукай. Син, малай, минем белән сөйләшмә алай. Минем ачуым яман.
Шәүлә. Ачуланганга исем китми лә минем. Якамнан алганыңа да үпкәләмим. Ул яканы күп умырдылар инде. Әле умырасылары күпме булыр. Артыма тибеп чыгарсаң да ачу сакламам мин сиңа.
Тукай. Нигә әле син гел үзеңне кыйнатырга гына йөрисең, ә? Синдә мазохизм авыруы бармы әллә?
Шәүлә. Андый авыру юк, әмма шөһрәт ярату авыруы бар. Тукай аягы тигән җир тәмугта янмас. Шуңа күрә, тәмугта янмасын дисәң, син мине кыйна, салып тапта.
Тукай. Сәбәп юк.
Шәүлә. Әгәр дә син мине кара янмаган җиремне калдырмыйча таптасаң, мин бәхетлеләрнең бәхетлесе булыр идем.
Тукай. Менә сиңа логика!
Шәүлә. Син үлгәч… ә син әбизәтелне миннән алда үләчәксең син үлгәч мине очрашудан очрашуга гына йөртерләр иде.
Тукай. Ни өчен?
Шәүлә. Менә бу төшемә Тукай аягы тиде, Тукайның йодрыгы менә бу җиремә тиде, дип мин халыкка артымны да алдымны да күрсәтер идем. Тукай аягы тимәгән җире юк моның дип, мин үлгәч, гәүдәмне катырып музейга куярлар иде.
Тукай. Ха-ха-ха, тилергән Шәүлә! Әгәр дә киресе булса? Тукайны эттән алып эткә салып сүгә башласалар?
Шәүлә. Киләчәк буын Тукайны сүгә башласамы? Сүксә соң! Аннан миңа ни зыян? Миңа барыбер почет булачак. Менә бу кешене кабахәт Тукай кыйнаган, измәсен изгән бичараның, дип тагын мине халыкка күрсәтеп йөрерләр иде.
Тукай. Ха-ха-ха, җитте Шәүлә! (Ютәлли.) Үтерәсең син мине. Миңа бит көләргә ярамый.
Шәүлә. Ярамый! Ярый! Үзең көләсең. Каһкәһә белән көләсең. Әллә ниләр бастырып, кемнәрдәндер көләсең. Сатира! Һөҗү имеш. Шул сатирың, шул һөҗүең синең башыңа җитәчәк тә. Белеп тор. Җүләр балык син, Тукай. Печән базары корольләре белән нигә кирәк сатулашу? Печән базарын мин беләм, син түгел. Печән базарының аның үз жандармериясе, үз шымчылары, үз палачлары бар. Тели икән, Печән базары сине кыптылый, бетте-китте. Нигә кирәк сиңа муллалар? Дума депутатлары белән алышу? Мулла булса да, милләтче булса да, алар сине полковник Старосветовка сатарга биш куллап риза. Тукайны тончыктырырга дигәндә, милләтче белән шовинист җан дус була. Тын кал, Тукай! Дәшмә! Янә дә килеп, нигә кирәк булды сиңа властьларга күсәк күтәрү? Хакимең булса ишәк, килмешәк! Татарга һәрвакыт ишәк һәм килмешәк түрә булачак. Оек кебек кайтарылып чыкса да татар үзенә үзе хуҗа була алмаячак. Губернаторга барып җитмәс дип уйлама син. Барысы да барып җитә тора. Губернаторың әнә татарча өйрәнеп ята. Татар халкының теленә гашыйк булганнан түгел, татар халкының азатлыкка омтыла торган идеяләрен буар өчен өйрәнә ул татар телен. Ышанмый үзенең шымчыларына. Оригиналдан укырга тели Тукайны, кабахәт. Болытлар куера, Тукай. Болыт кына түгел, зур-зур ике кара болыт. Үзеңнең кандашларың, милләтчеләр синең өстә ясин чыгарга җыена. Икенче кап-кара болыт — Судебная палата прокуроры ягыннан…
Тукай. Ә син каян беләсең әле мондый тәфсилле нечкәлекләрне?
Шәүлә. Мин күрәзәче, мин күзәтүче, Тукай. Мин Печән базары шымчыларын яхшы беләм… Тукаевны Уголовное Изложениенең биш статьясының сигез параграфы буенча җавапка тартырга…
Тукай (кинәт кенә кырысланып). Җитте, Шәүлә! Яп авызыңны! Дәшмә!
Шәүлә. Дәшмим. Зинһар дип сорыйм, тынып кал. Беразга гына дәшмә.
Тукай. Тынмасам?
Шәүлә. Тынмасаң, юллары күп аның. Йә татар милләтчеләре кыптасыннан узарсың, йә урыс шовинистлары харап итәр үзеңне. Һич югында сине үтерә торган гайбәт таратачаклар.
Тукай. Гайбәтләр күп булды инде, түзәрбез. Тукай эчә, Тукай фәкыйрь, Тукай сукыр.
Шәүлә. Монысы каршында алары чүп кенә.
Тукай. Нинди гайбәт таратырга мөмкин инде? Бөтен булган, булмаганымны чәйнәп бетерделәр бит инде.
Шәүлә. Мөмкин таратырга.
Тукай. Димәк, син беләсең? Әйт!
Шәүлә. Әйтмим.
Тукай. Әйт, буам!
Шәүлә. Бу! Барыбер әйтмим!
Тукай. Әйтәсеңме, юкмы?
Шәүләукай колагына нидер пышылдый). Шуңа күрә өйләнә алмый интегә икән…
Тукай. В-о-н, сволочь! Кабахәт! Юга-ал!
Шәүлә. Бу сүз таралмаган әле, мин аны тараттырмаячакмын, Тукай.
Тукай. Кит, карачкы! (Шәүләне куып чыгара. Кәефсез.)

Агабәк керә.
Агабәк. Нигә кычкырышасыз?
Тукай. Йолкыш, базар каргасы!
Агабәк. Берәр нәрсәңне чәлдергәнме әллә?
Тукай. Чәлдерүен чәлдермәгән, әмма теле кеше үтерер, валлаһи.
Агабәк. Сиңа телеграмма бар. Мә!
Тукай (Агабәк сузган телеграмманы ала). Сагышлыдан. (Укый.) «Тукай, кичер, саубуллаша да, бәхилләшә дә алмадым. Минем арттан күзәтүчеләр күп иде. Ни булса да мине ярлыка. Сагышлы дустың…» Нәрсә бу, Агабәк?
Агабәк. Урта Азиягә китте ул.
Тукай. Нигә, ни калган аңа анда? Кинәт кенә… Серле генә…
Агабәк. Син белмисеңмени?
Тукай. Юк, белмим, Мин бернәрсә дә белмим. Сез генә беләсез.
Агабәк. Сине сатмас өчен китте ул.
Тукай. Ничек? Кемгә сатмас өчен?
Агабәк. Сагышлы шагыйрь охранка агенты иде.
Тукай. Агабәк! Бу шаяра торган сүз түгел!
Агабәк. Ә мин шаярмыйм, Тукайҗан. Ул охранка белән бәйләнештә иде.
Тукай. Бу бит башка сыймый. Ничек?
Агабәк. Китереп кыссалар, сыя ул. Китереп кыссалар, була ул. Охранкадагы җәзалау, куркыту, шантажлау ысулларын белмисең шул син, Тукай.
Тукай. Аның охранка агенты икәнен син белә идеңме?
Агабәк. Белә идем.
Тукай. Ха-ха! Менә сиңа тагын бер яңалык. Миннән яшереп монда әллә ниләр эшләнә, бары тик мин генә белмим.
Агабәк. Тукай! Үпкәләмә, иң якын дустыңа да бар белгәнеңне сөйләп булмый торган замана бу.
Тукай. Сагышлыбыз монда ни сөйләнсә шуны җиткерә торганмы?
Агабәк. Юк! Озак тарткалашты ул, китереп кыскач, әнә качты. Тукайны сатмас өчен, вөҗданын пычратмас өчен барыбыздан да качты.
Тукай. Коточкыч Казан. Нинди мәмләкәттә яшибез соң без? Дус дусны сата. Татар башын татар ашый.
Агабәк. Икенче яңалык… Бәхетсез егетебез Бикчура асылынган.
Тукай. Ни дидең?
Агабәк. Бикчура асылынып үлгән. Менә язуы. Сиңа.
Тукай (укый). «Үзегезгә булсын дөньягыз…» Коточкыч хәлләр! Әле күптән түгел генә монда булды. Шушы сүзләрне миңа әйтте. Мин аны усал шаяру буларак кабул иттем. Нигә? Ни өчен? Бер аңа гына түгел, тормыш: барыбызга да авыр.
Агабәк. Тормыш авырлыгыннан асылынмыйлар. Вөҗданы саф булмаган, димәк.
Тукай. Сагышлыбыз әйтте бит, биш-ун тапкыр әйтте: сак бул аннан, диде. Димәк, алар бергә эшләгәннәр?
Агабәк. Ихтимал, очрашкалаганнардыр…
Тукай. Менә сиңа ике югалту… Ничек, ни өчен Сагышлы белән Бикчура жандармериягә ялланган? Аңлый алмыйм.
Агабәк. Ялланмаган, Яллатылган… Ялланырга теләмәгәннәрнең язмышы белән таныштыргач, әллә кемнәр яллана, Тукай… Поезд астына кергән, мәрхүм. Исерек килеш катып үлгән, бичара. Печән базары рәтчеләре кыпты белән чәнчегәннәр. Андый алымнар мең төрле, Тукай. Инквизиция һаман яши, инквизиция һаман чәчәк ата…
Тукай. Сагышлы шагыйрь… Кеше ышанмаслык эшләр бит бу… Бичара Бикчура… бүрек ташлап бүредән котылырга уйлаган…
Бәхил бул, дус, мин һәм тиздән менәм дарга, 
Туйсын ашап җансыз тәнне козгын-карга; 
Тормыйм инде, бу дөньядан туйдым инде! 
Моңар чаклы торганмын мин гакыл тарга.


Тукай үз дөньясына кереп чумганны күреп, аның сагышлы уйларын бүлдерергә теләмичә, Агабәк әкрен генә чыга.
Халык башыбыздан кичердекләребез көннәренең өметсез кара көннәр икәнен белеп калсын. (Язарга утыра.)

Шәүлә керә.
Шәүлә. Тукай, газеталарыңны кертимме?
Тукай. Керт! Ләкин озак торма!
Шәүлә (газеталарны бер читкә куя). Син миңа ачуланма инде. Мин шулай инде… Язасыңмы?
Тукай. Перес, хайван!
Шәүлә. Мияу!
Тукай. Син менә дигән клоун булыр идең, Шәүлә.
Шәүлә. Мин актер. Актерның да ниндие әле! Гений перевоплощения. Сәхнәдә әверелеш даһие мин.
Тукай. Син зерә укымагансың. Синнән менә дигән театр белгече чыгар иде. «Актерское перевоплощение» тәгъбирен ничек матур тәрҗемә иткәнсең. Актерның сәхнәдәге әверелеше. Бәлки, алмашынышыдыр?
Шәүлә. Алмашынуның башка мәгънәсе дә бар.
Тукай. Ә «герой-любовник» гыйбарәсен ничек әйтер идең?
Шәүлә. Мәхәббәт каһарманы.
Тукай. Ха-ха-ха, дөрес бит. Ә героиня?
Шәүлә. Мәхәббәт гүзәле!
Тукай. Афәрин! Дөрес бит. Ә безнең театр тәнкыйтьчеләре әсәрнең төп «герое, героинясы» дип авыз суы корыталар.
Шәүлә. Наданнар. Әйттем исә кайттым, әверелеш сәхнәдә генә түгел, тормышта да гел булып тора ул.
Тукай. Кит аннан!
Шәүлә. Ышанмасаң, артистның тормыштагы әверелешен мин сиңа бүген күрсәтермен. Күрсәтимме?
Тукай. Кирәкми! Соңыннан! Газеталар өчен әнә акчаңны өстәлдән ал. Ал да тай! Комачаулама! Перес, дуңгыз!
Шәүлә. Мырык-мырык… Әйтимме бер сүз?
Тукай. Әйтмә!
Шәүлә. Әйтәм. Сине дә зур әверелешләр көтә. Кайгы көтә, Тукай!
Тукай. Кайгы? Нинди кайгы?
Шәүлә. Беренчесе-соңгысы түгел, кайгырма.
Тукай. Бәгырьсез син, Шәүлә. Кешегә кайгы килүен каркылдыйсың.
Шәүлә. Минем эштә бәгырь комачаулый гына. Баш кирәк безгә. Хис кирәкми. Менә мин хиссез синең өстәлеңә бу газетаны ташлыйм.
Тукай алдына газета куя. Тукайның күзе газетага төшә. Ул чайкалып китә.
Тукай, Тукай, ни булды? 
Тукай. Кабахәт кеше син, Шәүлә. 
Шәүлә. Кабахәт, кабахәт. Килешәм. Тик егылма гына.
Тукай. Агабәк! Ага-абә-әк! (Диварны төя.)
Кабаланып Агабәк   керә.
Агабәк. Нәрсә бар?
Тукай. Ядкәр вафат. Хөрмәтле Ядкәребез юк!
Агабәк (газетаны ала). Әле генә исән кеше. Сау-таза кеше. Ничек була соң бу, ә? (Укый.) «…мәшһүр революционер Ядкәр әфәнде Хөрмәтов вафат булды. Ядкәр әфәнденең гаять серле һәм шикле шартларда вафат итүен газета идарәсе әгъзалары бәян итә. Үләргә ике минут кала мәрхүм почмактагы лавкадан алып бер стакан җимеш суы эчкәнлеген әйткән. Бу шикле эшне тикшерү өчен докторлар китертелде һәм җимеш суы сатучы янына тикшерүчеләр озатылды…»
Тукай. Бетәбез, кырылабыз, Агабәк. Күз алдында ничә кеше китте. Берсе дә үз үлеме белән түгел, Агабәк. Хәзер кемгә чират? Сиңамы? Миңамы? Боҗра кысыла, Агабәк.
Агабәк. Башкалар да белсен, хәбәр итәргә кирәк. (Китә.)
Тукай. Канатларын җәя каракош. Каплый дөньяны каракош. Сәер үлемнәр, серле җинаятьләр берлә тулды Казан. Дөнья бәһасе кеше — хөрмәтле Ядкәребез вакытсыз китте…
Шәүлә. Беләм мин аны, ул революционер иде.
Тукай. Хәер, син белмәгән нәрсә юктыр бу дөньяда… Хөрмәтле Ядкәр, кадереңне белмәделәр үзең исән чакта. Зурлыгыңны күрмәделәр. Бармыни бездә кешенең кадерен белү, мескен үлеп аңлатмагач!..
Шәүлә. Үлгән артыннан үлеп булмый, Тукай. Бүген син бар, иртәгә юк!
Тукай. Карылдама, Шәүлә!
Шәүлә. Тукайҗан…
Тукай. Зинһар, үземне генә калдыр. Күземнән югал! Кабат кереп йөрисе булма, эттән туган дуңгыз баласы. Син яман хәбәр белән генә йөрисең. Кит, Шәүлә!

Шәүлә китә.
Эттән күбәйде дошманым… Нишли алар? Нишли халык? Халык упкынга бара, һәлакәткә бара. Саф гакылларга богау салалар кабахәтләр. Күпме калгандыр гомер? Шул мизгелләрне тулысы белән файдаланып калыйм дисәң, төрле яклап изәләр. Кая барыйм? Нинди мохит бу? Кайда шат-тәбәссемле хәят? Авыр уйлар сытты гаклымны. Агуланган тәнем җир куйнына тарта. Артыма борылып карасам, сызланам. Юк майтарган эшем. Алга карыймын да үксеп елыйм. Бетте көчем…

Туташ   керә. Ул шат, бәйрәмчә киенгән. Чәчәкләрне суга утырта.
Туташ. Менә килеп тә җиттем әле. Болары сулганнар иде. Тукай, сез авырыйсызмы?
Тукай. Юк, мин сәламәт, туташ.
Туташ. Ә минем сөенечем бар.
Тукай. Котлыйм, туташ.
Tутaш. Сөенечем шул, соңгы матбугаттта сезнең шигырьләрегез бик еш басылды. Гаҗәп истидатлы әсәрләр, Тукай әфәнде. Бер якта куәтле сатирагыз, шаян әсәрләрегез халыкның рухын күтәрә. Икенче якта мәхәббәт циклыгыз гаҗәеп бер омтылыш белән яшьләр күңеленә кереп урнаша. Алар бер уку белән күңелгә сеңә.
Тукай. Сез укыйсыз, алар сезнең күңелгә хуш килә, ә халыкның бер өлеше шул әсәрләрем өчен мине каргый.
Tутaш. Ә сез аларга игътибар итмәгез, әфәндем. Кизәнгәнсез икән — сугыгыз. Суккансыз икән — үкенмәгез. Кәефегез юкка шул гына сәбәп булса, ташлагыз. Сезгә курку харам… Ә мин атам белән анама сезнең белән һәр күрешү хакында сөйләп барам. Борчылмагыз, минем алардан яшерен серләрем юк. Алардан сер чыкмый. Беләсезме, җәй уртасында мин сезне авылга алып китәрмен. Кызык булыр. Безнең якта кымыз да бар. Кызык та бар. Казылык та бар. Кубыз да бар. Кыз да бар. (Яңгыратып көлә. Тукай көлемсерәп куйганны күреп, аның эчке халәтен аңлый кебек. Тынлык.) Сез минем түшкә кадаган чәчәкләрне мин һаман саклыйм. Җыр дәфтәрем эчендә икесе бергә… Ак чәчәк белән зәңгәрсу чәчәк. (Ак чәчәк алып, Тукайның күкрәгенә кадап куя.) Матур! Сезгә килешә. Сез чәчәк өчен яратылган, Тукай.
Тукай (зәңгәр чәчәк ала, ләкин Туташка тапшырырга ашыкмый). Зәңгәр чәчәк, кайгымны таратучы зәңгәрсу төс… (Ул чәчәкне кире савытка куя; Туташ моны игътибар белән күзәтә. Тынлык.) Чәчәк үзенең көче җиткән вак кайгыларны гына тарата ала. Кичерегез, туташ.
Туташ. Сезгә нәрсәдер булган, мотлак ни дә булса булган. Сөйләгез, Тукай әфәнде, сөйләгез. Мин аңлармын. Зинһар, яшермәгез миннән.
Тукай. Аландагы чәчәкләр өстендә, пәрәвезләрдәге бихисап асылташларны мин тагын күрдем бүген. Әз генә ятып торган идем. Йокыга китәргә дә өлгермәдем шикелле, тирә-юнем мең төсле асылташлар белән тулды. Җыеп, сезгә бүләк итәрмен, дип үрелгән идем, күктән ике башлы каракош килеп чыкты да, канатлары белән давыл чыгарып, сәйләннәрне коеп төшерде… Туташ… Зинһар… безнең танышлыкны онытыгыз!
Тутaш. Мин аңлый алмый калдым, сез ни әйттегез?
Тукай. Онытыгыз, кирәкми бу очрашулар. Зинһар…
Тутaш. Мин һич нәрсә аңламадым, Тукай әфәнде.
Тукай. Кичерегез минем дорфалыгымны. Зинһар, миңа рәнҗемәгез. Мин алга таба сезнең белән күрешә алмыймын.
Тутaш. Берәр яры китәсезме? Әстерханга яки Җаеккамы?
Тукай. Ераграк, туташ.
Туташ. Ерактан да кайтырсыз. Тагын Литергамы? Хат язарсыз. Мин дә язармын.
Тукай. Кирәкмәс! Хат та кирәкмәс!
Туташ. Алайса телеграм сугарсыз. Мин сезне каршы алырмын.
Тукай. Юк! Туташ, безгә аерылышырга кирәк. (Усал көлә.) Кушылмаган килеш аерылышырга кирәк.
Туташ. Ни өчен? Ни-нәрсә үзгәрде шушы арада? Гаҗәп матур мизгелләр сез миңа бүләк иткән идегез… Без икебез бер җан идек шикелле… 
Тукай. Ул сезнең фантазиягез, туташ. Ул сезгә шулай тоелган гына. Без икебез ике кеше, ике аерым җан. Юллар аеры безнең, юллар…
Туташ. Ышанмыйм! Туры Тукай ул вакытта алдамады. Икесенең берсе ялган. Күземә карагыз, Тукай. Туры карагыз! Сезгә гайбәт ирештергәннәр. Шулаймы? Сез мине Тукайга тиң санамыйсыз?
Тукай. Йа раббем, ни әйтим соң сезгә?
Туташ. Минем турыда гайбәт була алмый. Алайса ни сәбәп?
Тукай. Мин бик кыен һөнәр иясе, туташ.
Туташ. Беләм, миңа сезнең белән бик кыен булачак. Сезнең холкыгыз фәрештә холкы түгел, беләм. Дошманнарыгыз да күп. Сезгә яшәве көннән-көн кыен булачак. Сезгә дә, сезнең белән яшәүче хатынга да… Беләм… Белгәнгә күрә сезне сөям!
Тукай. Мин сезне сөймим!..

Тынлык.
Шуны аңладым шушы вакыт арасында, Туташ.
Tутaш. Туры Тукайның беренче һәм соңгы ялганы!
Тукай. Хушыгыз, туташ.
Туташ. Ярый, сез дигәнчә булсын… Хушыгыз… (Чыгып китә.)
Тукай (үзалдына). Хуш, бәгырем, мәңгегә бәхиллә бу ялганымны! Мәхәббәт шигырьләремнең илһамчысы, хуш, бәхил бул! Әльаман, туташ, әльаман. Әлвидаг, туташ, әлвидаг!

Агабәк   керә.
Агабәк. Тукай, бу ни эшең? Туташ тыела алмый елый-елый битен каплап китеп барды. Синме аны рәнҗеттең?
Тукай. Синме булдың адвокат? Юат, син бит высший круг кызларын юатырга өйрәнгән!
Агабәк. Тукай әфәнде, минем белән шундый тонда сөйләшергә кем рөхсәт итте? Извольте аңлатырга, нигә елый кыз бала? Аның ни гаебе бар? 
Тукай. Агабәк! Мин еламыйммы? Күр! Мин аннан катырак елыйм лабаса. Минем бу күз яшьләрем аныкына караганда мең кәррә әчерәк.
Агабәк. Нигә? Ни өчен ачуланыштыгыз? Һәй, татуланышырсыз әле…
Тукай. Без ачуланышмадык. Кушылмыйча аерылдык. Шулай мәгъкуль. Кем мин? Ул әйтә, күземә туры кара, ди. Ә миндә (күзенә сугып ала) печать проклятия! Ул назик хисләр иясе. Ул нәфислек алиһәсе. Ә мин чир баскан, шик баскан бер буйдак.
Агабәк. Син үзеңне юкка кимсетәсең, Тукай. Син беркемнән дә ким түгел. Син бөтенебездән дә югары кеше, Тукай. Хәйлә генә ул синең. Сәбәп башка булырга тиеш.
Тукай. Шул фәрештәгә өйләнеп, аны бәхетсез итимме? Ул гүзәлләр гүзәле, ул газәлләр газәле, олуг бер мәхәббәткә ия булырга лазем.

Агабәк.
Тукай мәхәббәтеннән дә олуг мәхәббәт юк аның өчен, аңгыра балык! Ул туташ синең белән бәхетсез булуны бәхет саный, дивана!
Тукай. Сафсата! Суган суфые! Түбәсе тишек лапас өчен яратылмаган ул туташ. Ул яшь, ул чибәр. Үзенә тиңен табар. Шулай кирәк, Агабәк…

Тынлык.
Агабәк. Кире кайтарыйммы?
Тукай (кискен). Юк! Уйнама, Агабәк! Киселде, мәңгегә киселде бу җеп. Киселде бу бәгырь. Киселсен. Бәгырем киселгәндә, мәхәббәтнең сагышлы бер кылы өзелеп зың-ң-ң итте. Их, Агабәк, шушы сөюем белән мин бәхетле дә, әнә шул өзелгән кылның сызлап-сызлап зыңгылдавы әче бер ләззәт тә бирә. Белмисез шул сез яшерен сөюнең, тормышка ашмас мәхәббәт газабының ләззәтен. Белмисез!
Агабәк. Алайса нигә кирәк иде туташ белән бу күрешүләр?
Тукай. Бүген генә, хәзер генә аңладым бит, Агабәк… мәңгегә кисәргә кирәклеген… Туташка өйләнүем зур гөнаһ булыр иде. Башкага мин өйләнә алмыймын. Өйләнер идем, куркам. Кем булып чыгар ул минем хатын? Чорт белә! Өйләнерсең — бала-чага. Үстер, укыт, тәрбия кыл. Хатын капризына бие. Туганнары белән талаш. Мин бала яратам, хатынны да чит күрмәс идем. Юк! Минем өчен түгел андый тормыш. Мин тулаем халыкныкы! Башым, иҗатым, авыруым белән мин халыкка кире кайтарып алмаска тапшырылган. Мин гаиләдә вакланып бетсәм, халыкка ни калыр? Шуңа күрә мин беркайчан да өйләнмәскә уйладым.
Агабәк. Хәйләкәр Тукай. Дәлилләр уйлап чыгарырга син оста. Ләкин болар барысы да сылтау гына. Сәбәп тирәндә.
Тукай. Әйттермә, Агабәк! Мин туташны сөйгән кебек берәү дә сөя алмый. Шушы арык тәндә тауларга сыя алмаслык гыйшык дәрте ята. Ләкин мин туташны бәхетсез тол итәсем килми!
Агабәк. Тукай!
Тукай. Дәшмә! Башыңа китер, япь-яшь, гүзәл тол хатын. Аягүрә әрәм булачак. Мин үлемгә хөкем ителгән, Агабәк! Дәшмә! Шулай! Син генә бел. Ә хәзер кит! Ялгыз калыйм!

Агабәк китә.
Менә шулай җиңелрәк булыр, Апуш! Тукайга әверелә барган саен йөгең авырая. Шулай кысты сине, Апуш, кысты язмыш. Дөньяда үз мәхәббәтен таба алмыйча үлеп киткән бичаралар бихисаптыр. Ә мин мәхәббәтемне таптым. Сөйдем. Сөйгеле булдым. Үз кулларым белән, үз сүзләрем белән кире эттем. Әйт син, Апуш, бер мизгел мәхәббәт ләззәте өчен корбан итә ала идемме мин туташны? А-а, юк! Үкенмә! Кылган батырлыгыңа үкенмә!

Шәүлә  керә.
Шәүлә. Тукай, син өйдәме?
Тукай. Мин өйдә юк! Кермә, мин авырыйм! Бар, эшеңдә бул, Шәүлә! (Ютәлли.)
Шәүлә. Бу юлы без синнән сорап тормаска булдык, Тукаев әфәнде!
Тукай. Кем инде ул «сез»? Николай патшамы?
Шәүлә. Без! Николай патша булмасак та, җандармерия идарәсенең өченче бүлеге әһелләре!
Шәүлә бик нык үзгәрә. Элеккеге базар йолкышыннан мәһабәт бер кешегә әверелә.
Тукай. Чираттагы әверелешеңме, күрәзәче Шәүлә?
Шәүлә. Юк! Чираттагы эшемнең ахыргы нәтиҗәсе, Тукаев әфәнде. Күрәсез ки, әфәндем, мин үз эшемне шактый оста башкарам. Бу операциягә нокта куярга вакыт җитте! (Тукайга документ күрсәтә.)
Тукай. Аһ, шулаймыни? Елан тек елан, ха-ха-ха…
Шәүлә. Рәхмәт, әфәндем. Бу миңа бик зур комплимент-с!
Тукай. Хәшәрәт! Казылык белән сыйладым бит мин бу хәерчене. Күрәзә караган саен берәр сум көмеш бирдем бит шул сатлык җанга.
Шәүлә. Беләсеңме, Тукай, барыбер мин сине яратам. Сүксәң дә, типкәләсәң дә яратам.
Тукай. Сөя-сөя суясың, ярата-ярата таркатасың юха елан.
Шәүлә. Син бик тә сихерле кеше бит, Тукай. Синең арттан шымчылык итәргә куелган агент үзеңне ярата башлый. Синең өстән язарга теләми, сине яклый башлый. Сагышлы шагыйрь качты. Бикчура асылынды. Полковник Жуховицкийдан миңа боерык булса да, мин сиңа кагылмадым. Мин сине, харап итәр урында, саклап йөрдем. Әйе-әйе, мин булмасам, сине әллә кайчан бетерәләр иде. Үзегезнекеләр үк. Яңа Бистә, Печән базары әһелләре сине мең тапкыр үтерә иде. Мин аларның юлын кисә бардым. Тукайга кагылсагыз, бөтенегезне кырып бетерәм, дидем.
Тукай. Рәхмәт инде, үзең үтерер өчен башкалардан саклап калганыңа күрә, мең шөкер. Хәзер сәбәбен әйт инде.
Шәүлә. Тукай мәшһүр, Тукайга тартылалар. Тукай миңа җим буларак кирәк иде. Алдавыч җим ул Тукай. Государственный преступник Хөрмәтов Ядкәрне розыск ничә еллар тота алмады. Ә мин тоттым. Әһә, минәйтәм, бу хәйләкәр төлке Хөрмәтов Ядкәр Тукай дигән җимгә килми калмас, һәм хак, чиертте Ядкәр Тукай дигән җимгә. Килде Ядкәр Тукайга һәм тотылды… Авыр туфрагы җиңел булсын. Менә ни өчен Тукайны мин җаным кебек сакладым.
Тукай. Революцияне буучы палач син!
Шәүлә. Ха-ха-ха, ялгышма, Тукай. Чын революцияне яклаучы мин. Революция ясаучыларның туксан проценты надан була. Биш-ун хыялыйның идеясенә котырып, наданнар баш күтәрә. Баш күтәрү вакытында акыллылары үлеп бетә. Революция юлы уртасында шыр наданнар гына торып кала. Баралар наданнар, кая барганнарын белмиләр. Кая барабыз соң без, барабыз да барабыз, дип сораганнарын әлеге наданнар революция исеме белән кырып ташлыйлар. Интеллигенция бетә, аек фикерлеләр атыла, шиклеләрне асалар. Алай-болай булмагае дип, һич гаепсезләрне дә төрмәләргә тыгып бетерәчәкләр. Илне шом, деспотизм шаукымы басачак. Һәр палач гөнаһсыз башны чапканда бисмилла урынына: «Яшәсен революция!» дип акырачак. Менә нәрсә ул әзерлексез революция. Хөрмәтов Ядкәр хыялланган революция ул революция түгел, ул ирексезләү, көчләү хәрәкәте генә булып калачак. Әгәр Ядкәрләр җиңә калса, Россияне «грядущий хам» — тупаслык, әдәпсезлек басачак. Россия әле чын революциягә әзер түгел. Мин менә шуннан куркам, Тукай. Әнә шундыйлар Россия халыкларын ялгыш юлдан алып китмәгәе, дип бөтен көчемне, талантымны биреп көрәшәм.
Тукай. Халык аңы үсәр, Шәүлә. Россия революциягә әзер булыр. Җиңәчәк революция. Шул вакытта син нишләрсең икән, Шәүлә? Революцияне буып торучы Шәүлә ни кылыр икән?
Шәүлә. Ха-ха-ха, сабый син, Тукай, валлаһи. Нинди генә булса да, һәр хөкүмәткә өченче отделение кирәк булачак. Любой власть алмашыначак. Без алмашынмабыз. Без яңа властька да хезмәт итә алабыз.
Тукай. Сез урам фахишәләре кебек икән алайса. Акча түләсәләр, теләсә кем белән дә йокларга булдыра аласыз.
Шәүлә. Без принципсызлыкны принцип итеп алган бәндәләр, Тукай. Сез бездәйләрне кимсетә алмыйсыз. Даһиларны даһи иткән — без. Без булмасак, сезнең кадер булмас иде…
Тукай. Күп күрдем мин сафсата сатучыларны, әмма дә ләкин һәр кабахәтлекне бөеклек дип, һәр караны ак дип әйтүчеләрнең синдәен очратканым булмады.
Шәүлә. Кыенлык күрмәгән шәхес зур шагыйрь була алмый. Шагыйрьне биографиясе бөек итә. Ә сезнең биографияне без ясыйбыз. Сезгә кыенлыклар тудыру һәм сезне бөек итү — безнең төп максатыбыз. Булгарин булмаса, Пушкин булмас иде. Булгарин — стимулятор. Булгарин — катализатор. Дошманнары булмаса, Пушкин Пыскын булып кына калыр иде. Пушкин, дошманнарына үч итеп, Булгариннарга ачу итеп, аларны таланты белән, әсәрләре белән күмеп ташларга теләп иҗат итә, сугыша, эпиграммалар яза, ягъни үзенә һәйкәл әзерли. Моцарт булмаса — Сальери, шулай ук Сальери булмаса Моцарт була алмас иде. Герострат кем соң ул? Изге храмга ут төртеп дан яуламакчы булган бер бәндә. Ә исеме чыннан да тарихта калган бит. Ә мин кем соң? Бер шәүлә. Әмма ләкин Тукайны даһи итәргә алынган шәүлә. Тукай белән беррәттән минем шәүләм дә еллар, гасырлар буе ияреп йөрер…
Тукай. Никадәр көч сарыф ителә, никадәр акча түгелә. Барысы да бер Тукайны бетерер өчен.
Шәүлә. Ялгышасың, Тукай. Тукайны гына түгел, татар халкын бетерер өчен.
Тукай. Татар халкы белән Тукай тәңгәлмени?
Шәүлә. Рус халкының иң зур дошманы — татар. Ә шул дошманның җаны — син, Тукай.
Тукай. Татар халкы рус халкына дошман түгел.
Шәүлә. Тукай дошман һәр рус әйберсенә. Диненә, культурасына, халкына. Син татар халкын да Руска каршы котыртасың.
Тукай. Мин Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам, Толстойны егылып укыйм, Шаляпинның сәнгатенә гашыйкмын.
Шәүлә. Пушкин да, Лермонтов та монархиягә каршы булган, Шаляпин да күзәтү астында. Ул да маевкаларда катнашкан җинаятьче. Шуларга теләктәшлек белдергәнең өчен генә дә синең муеныңа кызыл камыт кидерергә була.
Тукай. Димәк, без рус халкына тулаем каршы түгел.
Шәүлә. Татар дошман урыска. Бар фетнәнең башында татар тора. Разин, Пугачевлар артыннан сиксән процент татар күтәрелде хөкүмәткә каршы. Бүген дә татар халкы Пугачевны көтеп ята. Син Пугачев белән Разиннан да куркынычрак хәзер самодержавие өчен. Менә ни өчен Тукайны изеп бетерү кирәк иде!
Тукай. Петрның Персиягә походында да, Наполеонга каршы да, Порт-Артур сугышларында да бихисап татар халкы рус җире өчен һәлак булганлыгын сез күрмәмешкә салышасыз, әфәндем. Татар фетнәче түгел, тыныч вакытта ат кебек, ишәк кебек Россиягә эшләп, сугыш чыкса җаны-тәне белән Россияне дошманнардан саклаучы тугры эт ул татар, әфәндем. Халыкка каршы халыкларны сез котыртасыз. Сез бөтен фетнәнең башында.
Шәүлә. Монысын дөрес әйттең, Тукаев. Бу фетнәләрнең башында мин. Бикчураны мин шул хәлгә китереп җиткерүче… Дөрес, Сагышлы шагыйрь качты. Бездән алай гына качып котылып булмый. Ул анда озак тора алмас. Театрларын, журналларын ябып бетергәч, өненә егерме чиләк су салган әрләндәй, ул өскә калкачак. Дөрес, Хөрмәтов Ядкәрне дә… урыны җәннәттә булсын… без юк иттек.
Тукайда кискен үзгәреш.
Тукай. Хәзер чират миңамы? 
Шәүлә. Хәзер чират синеке, Тукай. Менә сине алырга ордер! Ләкин мин сиңа кагылмаячакмын. 
Тукай. Ни өчен? Казылык белән сыйлаганыма күрәме?
Шәүлә. Юк! Син үлемгә хөкем ителгән инде. Мин докторлар белән сөйләштем. Бөтен җиргә телеграммалар сугучы мин, һәм Ядкәрне шул телеграмма чакырып кайтарды. Синең соңгы сәгатьләрең, Тукай. Шуңа күрә мин сиңа бөтен нәрсәне ачык сөйләргә тиешмен. Тагын бер хәбәр бар синең өчен.
Тукай. Нинди хәбәр? Әйт тизрәк!
Шәүлә. Моннан чыгып киткән туташ үзен үзе суга ташлаган.
Тукай  (сабыр). Ялган!
Шәүлә. Хакыйкать, Тукай.
Тукай  (шашып). Ялга-ан!
Шәүлә. Туташ үзен үзе суга ташлаган!

Тукай бөгелеп төшә. Шәүлә катып кала. Тукай салмак кына тора башлый. Тукай башта тыныч кына көлә. Шәүлә каушап кала.
Әй, кем бар анда?.. Тукай, сиңа ни булды? Мин шаярдым гына. Туташ исән, авылына кайтып китте. Мин юри генә әйттем, Тукай!
Тукай (аякка баса, Шәүләгә туры карый. Шәүлә чигенә). Ха-ха-ха, шүрләдеңме, Шәүлә? Юк, мин үлмәдем әле, мин акылдан да язмадым, курыкма… Мин үләсемне докторларга кадәр дә, сиңа чаклы да яхшы белә идем. Син мине үлем белән куркыта алмыйсың. (Ютәлли.) Мине бер нәрсә дә куркыта алмый хәзер. Мин үлгәч, миннән соң ни булачак? Без түккән бу тирләр, коелган каннар бикяр булырмы? Файдасызгамы бу көрәш? Әйт, күрәзәче Шәүлегән… Әйт, нигә куркасың? Минем соңгы сулышым… курыкма, әйт. Әйт, карачкы, ни көтә?
Шәүлә. Синең һәр бәйрәмеңне олылап бөтен Россия, бөтен Европа күләмендә узгарачаклар… Синнән кала Әмирханнар, Рәмиевләр, Кариевлар, Сәхипҗамаллар, Камаллар даһи саналачак.
Тукай (көлә). Соң, шулай булгач, мине үлем куркыта аламы? Их, син, йолкыш Шәүлә, базар карачкысы Шәүлә, шуннан башка миңа ни кирәк? Әгәр милләт мине илтифат итеп искә алса, шул минем максатым, теләгем һәм бәхетем…
Кыйналып-суелып
Бетмәгән
Шигъри динем, исән бул!
Изелеп-кырылып
Үлмәгән
Татар халкым, исән бул!

Пәрдә.
 

(Чыганак: Татар драматургиясе (1960-1980 еллар). Сайланма пьесалар. – Казан: ТаРИХ, 2003).

Комментарий язарга


*