ТАТ РУС ENG

Равил БОХАРАЕВ Тукай тирәсендә (Драматик повестьтән өзекләр)


 

«хыялым татарча, татар рухында, татар геройлары белән дөньяга бер «Евгений Онегин» чыгарудыр».

Тукайның соңгы хатларыннан

 

 * * *

…Бронза Державинлы көзге бакча.
Исән чагы әле һәйкәлнең.
Ә яфраклар ята йокымсырап —
Сагынадыр алар җәй тәмен…

Очлы түбәләр һәм манаралар
Төбәлгәннәр бар да гел өскә!
Губернаның кичке башкаласы
Тынып калган горур бер төстә.
Провинциаль ностальгия белән
Чирли шәһәр. Чиркәү чыңнары
Белән янәшәдә саргаялар
Шәрык мәчетенең сырлары.
Кичен шәһәр — моңсу. Әйтерсең лә
Һавадагы торна рәтләре.
Телгәләнгән чуен челтәрләре,
Сырлы-сырлы рәшәткәләре…
…Пушкингача чорны да жәлләми
Еллар узган. Бакча югалган.
Ә һәйкәлдән шәмдәл коелгандыр —
Бернинди дә хәбәр юк аннан…
Казан карты күккә ашкан үзе —
Белмим, кемнән дога укыткан?
Әсир немец исә ул һәйкәлнең
Урынына басма утырткан,
Һәм опера храмы калкып чыккан
Бакыр бабай торган урында…
Эзәрлекли мине борынгы вальс,
Узган саен бакча турыннан.

Кичке Казанның мин асылына
Төшенергә телим үзем дә —
Бөеклеген төсмерләргә телим
Бөек шагыйренең йөзендә…

Державинмы? Менә аның йөзе.
Ә бит үзе морза каныннан.
Татар күзләреннән вакыт аккан —
Күз яшьләре булып агылган…
Юк, ул түгел аның үз шагыйре —
Бөеклеге гәрчә хактыр да.
Чөнки аның даһилыгы әле
Сүрән генә һаман яктыра…
Башка исем — чынлык хәбәрчесе!
Эзләп тормый күктә юк Айны,
Йолдызлыкны күзәт: Державинны…
Пушкин… Лермонтов… һәм Тукайны.
Ул кабынды Чор Йолдызы булып —
Йә йолдызга тиң ул, — йә утка.
Ул яктырта, ул яндыра безне.
Һәм ни при чем монда чахотка…

Сөялдем дә юеш рәшәткәгә,
Үкседем мин — күңел кайнаган.
Юк, коткарып булмаячак аны —
Хакыйкатьне Тукай сайлаган.
Ә геройны мин табарга тиеш!
Караңгы һәм юеш — тирәлек.
Төшеп киттем Балык рәтләренә,
Вальс бара эттәй ияреп…

 * * *

 …Йөртә мине өмет һәм мәхәббәт —
Балык рәтләрендә — караңгы.
Минем сагышларым тирә-якка
Караңгылык булып таралды.

Кайда герой? Әллә приказчиклар
Клубыннанмы аны табасы?
Тукай демократ та, тик аның да
Сәүдәгәрләргә үз карашы.
Алып-сату, сәүдә дөньясында
Зыялылык гөнаһ чутлана.

Мещанлык ят аңа…
Ул университет
Каршысына килеп туктала…
Акыл ияседәй чал бу бина,
Тик файда аз аннан татарга.
Иң яхшысы, тукталып та тормый,
Алга карап тагын атларга…

Ыспай гына атлап бара герой,
Калышмыйча шәһәр халкыннан.
Без пассажга — көзгеле зур залга
Керик әле аның артыннан.
Зал — туп-тулы. Офицерлар, франтлар,
Биржевиклар һәм дә ханымнар.
Тыз-быз килә официант халкы,
Балкып тора татлы табыннар.

Мин геройны дөрес керттем микән?
Калам менә ничә кат уйга —
Чөнки Тукай шигырьләрендә юк
Истә калырлык бер вакыйга.
Керсә керсен инде, аннан гына
Булмас әле, әйдә, зыяны.
Бер баласы татар — шәригатьнең,
Ә героем — бераз зыялы.
Реаль җирдә яшәсә дә Тукай,
Тылсым аның һәрбер сүзендә.
Трактирларны тасвирлаган чакта
Уздырган ул хәтта үзен дә.
Ә шулай да, бөтенесен үлчәп
Карагачтын, килдем карарга:
Алып кереп дөрес эшләгәнмен
Геройны мин бу ресторанга…

………………………………………………..

— Тагын шул ук Тукай. Ни әйтергә?
Һәлакәткә дучар ул даһи.
— Сәламәттер, әнә, Закир Рәми…
— Җитәрегез инде, валлаһи!
— «Вакыт», әнә, бушлай чыгып ята,
Икеләтә тираж тарала.
— Мин Тукайның дусты!
— Шешәдәше!
— Тагын кысыр ызгыш яңара…

— Тукай нәрсә? Ул терелмәс хәзер,
Ләкин аның килә яшисе.
— Ул шигырьдә — тупас. Вәгазь чәйни.
Ничек инде шуңа дәшмисең?
— Тукай җаны, йолдыз яктысыдай,
Килеп җитәр беркөн безгә дә.
— Батырлык бу! Үлем алдыннан да
Шигырь язу — җанын өзгәләп.
— «Әльислах»та бергә эшләдек без,
Охшаган ул сабый балага.
— Ул, дан эзләп, Җаегыннан китте
Һәм тарыды менә бәлагә.
— Татар даһиеның урны — Казан!
Тукай булмас иде ул анда.
— Һәм Казанда үләргәме аңа?
— Үләргә дә — кирәк булганда…
— Камил әфәнде кем?
— Мин! Ни кирәк!
— Тиеш сезгә мин хат бирергә.
— Кемнән ул хат?
— Туташ — фаэтонда,
Кыенсынды үзе керергә…

Саубуллашты Камил, үкенеп — ник
Кергәненә бу ресторанга.
Һәм юнәлде Проломный буйлап
Күл ягына — ягъни, Кабанга.
Ресторанның тынчу шау-шулары
Артта калды, тынды, югалды.
Камил «Амур» кунакханәсенә —
Даими номерына юл алды.

Ә кайчандыр шушы номерларда
Тыйнак кына табын янында
Тукай белән Фатих Әмирхан да
Утырганнар Казан таңында…
Гомер итте Тукай номерларда —
Номерлардан башы чыкмады.
Бар дөньясы аның шунда иде —
Шунда язды, шунда сыктады.
Гел Игелек эзләп, бөек дәрвиш
Һәрчак шулай шыксыз яшәде.
Юкса, аңа төпләнергә иде.
Юк, соң түгел — ул бит яшь әле…

Сәер тормыш. Ничек аңлатырга?
Кемгә сөйләсәң дә, аптырый.
Китаплары, юкса, чыгып тора,
Тиражларын бер дә яткырмый.
Байлыкта да яши алыр иде,
Чөнки әле үсмер чорында
Ул Иделдән алып Бакугача
Дан казанган шагыйрь, чынында.
Ә дуслары аның күпме иде?
Юкка чыкты алар, ә оят?!
Тик шагыйрьне бер дә мул тормышта
Яшәтмәде чын әдәбият…

* * *

«…белмим, үземне кая этәрәмдер…
Оятымнан ничек үлмәдем?
Мин Тукайга хат язмакчы идем,
нәрсә язарга да белмәдем,
Һәм еладым. Ул елаулар безгә
әбиләрдән калган — борыннан.
Хатын-кызны Тукай сөймидер ул —
аз яза бит сөю турында.
Вакытым тар. Кыска язмак булам.
Күңелемдә бүген ут ташты.
Мин тән буе шигырь укып чыктым —
Заһидәне, Гыйффәт Туташны.
Шушы хакта белгәч, ертып атты,
мыскыл итеп әни аларны.
«Урам кызы булыр идеңмени,
инсафсыз кыз?» — диде аннары.
Кыйнады да мине. Бау булмаса,
ярар әле озын толымым…
Нишләргә соң миңа? Йа ходаем!
Күңелләрем нигә тулы моң?..
Берәрсенең кәләшеме булыйм?
Тәмуг утларында сулыйммы?!
Әти — мәчетендә. Өйдә — беркем…
Ап-ак кәгазь ята каршымда.
Яшим әле хода хөкемендә.
Язам — әле бәла күренми.
Гомер итәм мин бикләнгән килеш.
Күз яшьләрем чак-чак түгелми.
Сезне минем укыганым да бар.
Һәрбер юлыгызга шатланып.
Әти гәзит алып кайткан иде,
өйдә калган ялгыш сакланып.
Бар да кайтыр тиздән. Мин бары тик
караңгылык күрәм алдымда.
Хурлыктан да курыкмыйча менә,
и әфәндем, сезгә яздым да
Нишләргә дә белмим. Ниләр кылыйм?
Ходай мине бер күрәме, йә?!
Сез — пәйгамбәр, тылсым көтәм сездән!
Хәсәнова язды, Рәмия».

* * *

«Тапкан пәйгамбәрне!» — Камил белә:
Пәйгамбәрләр юк үз илеңдә.
Тик кешене коткарырга кирәк.
Йә бирергә киңәш, кимендә.
Ә Сәгыйтькә мөрәҗәгать итсәң?..
Ул өстенә киеп алды да,
Озын коридордан бераз узгач,
Шакылдатты номер «6»га…
Ята Сәгыйть нәкъ хан рәвешендә —
Мендәренә кырын яткан да
Мандолина чиртә җитди генә.
Кара төтен бүлмә — тартканга.
Акрын гына чиртеп, һәрбер кылдан
«Тәфтиләү»не эзли сак кына.
Ә идәндә ята ачык дәфтәр —
Яза башланган ул чак кына…

— Ә, килдеңме, ирек такмакчысы!
Мин язалмыйм, нәсер шул килеш.
— Ну, тарткансың.
— Көн дә шулай миндә.
— Ташла әле, музыкант, имеш.
Интектермә инде шул кылларны —
Илһам сине, дускай, читләтә!
— Ә син үзең бүген Мәҗнүн кебек,
Бу мәхәббәт сине нишләтә!
— Булырсың да! Менә шушы хатны
Укып кара әле тоташтан.
Миңа аны кичке ашта чакта
Китерделәр шушы туташтан.
— Ләйлә хатымыни?
— Көлмә әле!
Кем уйлаган аның язасын.
Шул газета аркасында хәзер
Акылыңнан хәтта язарсың.
Күз салды да Сәгыйть тиз-тиз генә,
Сәер хатка исе китмичә,
Кире бирде — мандолинасына
Чиртеп алды, бер сүз көтмичә.
— Ниндидер бер истеричканы син
Юатырга тиеш, димәк ки?
Өйрәнергә сиңа вакыт инде.
Нишләргәме? Берни кирәкми!
Ул, мөгаен, кошлар күргән саен,
Качып кына шигырь язадыр.
Таныш түгел иргә, оялмыйча,
Хат язарга ничек базгандыр?
— Ләкин ул бит миннән җавап көтә,
Уйлыймын шул җавап хакында.
— Син яхшылык эшлим дип килдеңме?
Укыттыңмы шуңа хатын да?
Әгәр Тукай адресына килсә,
Әйтмәс иде ул беркемгә дә.
Синең белән без — җилкуар, дускай —
Син Тукайга безне тиңләмә!

Чирткәләде Сәгыйть кылларына,
Бик канәгать иде йозе дә.
Ишетелеп калды кинәт бер көй —
Һич көтмәгән иде үзе дә.
Тик Камилнең бер дә кәефе юк —
Иске дустына ул үпкәле.
Юк, аңа да тәэсир итте бу көй:
Күз алдына килде үткәне.

Хәтеренә төште балачагы:
Ай нурында чалгы чыңнары.
Акрын гына көйли чалгычылар
Иң борынгы таныш моңнарны.
«Тәфтиләү» ул — анда мең гасырлык
Мәхәббәтнең ачы моңнары.
Буламыни халык моңы белән
Сугарылган җырның тынганы?!
Тукай инде үз җиренең данлы
Җырчысына, әнә, әйләнгән.
Аның Сүзе халык моңнарына
Әнә ничек тыгыз бәйләнгән!

* * *

Татарларга Тукай — Ходайдандыр,
Тик бу якта һаман таң атмый!
Ә Рәмия елый-елый уйлый:
Хатын-кызны Тукай яратмый…
Ни әйтергә кызга җавап итеп?
Нинди сүзләр аңа табасы? —
Яратса да, алар арасыннан
Эзли Тукай бары Анасын!
Шагыйрь турында сүз сөйләр чакмы?
Аңлаталсын хәзер кем аңа —
Хатын-кызлардан да илаһи зат
Юк икәнне фани дөньяда…
Караватта яткан папиросын
Сәгыйть эзләп тапкан арада,
Үзалдына Камил уйлап куйды —
Кызга нинди сүзләр табарга?
Әмма Сәгыйть әңгәмәдән туймый,
Дәвам итте иске бәхәсен.
Дустына ул дәште кинаяләп,
Белеп кенә үзе бәһасен:

— Син явызлык эшләмәдем диеп
Уйлыйсыңмы инде беркемгә?
— Юк, әлбәттә!
— Тик явызлык зарур,
Ансыз булмый дөнья бер көн дә.
— Каян килә сиңа бу ышаныч?
— Тормыштан ул. Менә син, әдип,
Чуалдың гел Тукай тирәсендә,
Читләшәсең хәзер нигә дип?
— Ул чахотка белән чирли хәзер.
Мәхрүм инде шигырь утыннан.
— Сез түгелме аның номерында
Таңга кадәр шигырь укыган?
Аны чиргә сез сабыштырдыгыз —
Тәмәке һәм шәраб, гайбәттән…
— Ялганлама!
— Бер дә ялганламыйм!
Сез җиткердегез, сез, әлбәттә!
— Җитәр!
— Аның рухын сындырырга
Тырыштыгыз, тик ул сынмады!
Сез йөрдегез аңа эшсезлектән…
— Мин яраттым аны!..
Чыңлады
Сәгыйть кулындагы мандолина.
Чыгып китте Камил шашынып…
Кул селтәде: нигә кайгырырга?
Китеп барды аннан ашыгып.

Ул кайтты да ятты — тагын бер кат
Күңеленнән барсын кичереп.
Порт-Артурдан кайткан инвалидтыр —
Урам буйлап
Җырлап узды яшь бер исерек…

 

Русчадан Роберт Миңнуллин тәрҗемәсе.


 

Комментарий язарга


*