ТАТ РУС ENG

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Казанда

Дөньяның үзәге кайда?
Безнең өчен — Казанда!
Башкалабыз — аш-суга бай
Кайнап торган казан да.

Ай-Кояш кайда яктырак?
Дәртле, нурлы, Казанда.
Монда язлар авазы да,
Яңгырый моңлы азан да.

Яшьлек кайда чәчәк ата?
Гүзәл җирдә — Казанда!
Казан — гашыйклар каласы,
Бар мәхәббәт, наз анда.

Меңъеллык яшь кала кайда?
Безнең Татарстанда!
Монда Тукай, Сәйдәш моңы,
Казан җыр да, дастан да.

2005


(Чыганак: Хәнәфи Бәдигый. Яшел чирәм: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б.).


Комментарий язарга


*