ТАТ РУС ENG

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Көтмибез!

 (Г.Тукайга ияреп)

 

Кайберәүләр безне булмас эшкә
Тәклиф иттеләр*:
— Ирек даулап йөрмәгез сез,
Үзе килер, көт! — диләр.

Көтмибез без, көтә-көтә
Узды җитмеш ел гомер,
Кәҗә артыннан печәннең
Йөргәне юктыр гомер.

Нәкъ Союздагы төслүктер
Россиядә гадәтләр:
Хокуклар — шул иске хокук,
Башкача тик таләпләр.

Монда да бар хәзинәгә
Баш булучылар, шөкер,
Байлыкларны төрле якка
Тарткалаучы бар, шөкер!

Без юләрме, үзебезне
Бөлгенлеккә ник терик?
Русиядә икенче сорт
Халык булып ник йөрик?

Көтеп ятып, җиребезнең
Суыртыйкмы бар маен?
АЭС төзетеп, көтикме
Әҗәлне һәр көн саен?

Газны озатып, сүндерикме
Җиребезнең ялкынын?
Ут йотып яшәргәме әллә,
Тоеп котып салкынын?

Иң бөек максат безем:
Хөр мәмләкәт — Татарстан
Мескенлектән чыгып, яза башлау
Өр-яңа дастан!

Ап-ачык бер җаваптыр,
Сүздә түгел, басмада:
— Если лучше вам,
В кабале сами живите, господа!



* Тәклиф иттеләр — көчләделәр

1990

(Чыганак: Хәнәфи Бәдигый. Яшел чирәм: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б.)


Комментарий язарга


*