ТАТ РУС ENG

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Саумы, шагыйрь!



Уңга, сулга аумыйм, һәнүз* алга барам,


Юлда манигъ** күрсәм, тибәм дә аударам;


Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,


Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам.


Г.Тукай. "Бер татар шагыйренең сүзләре"


Саумы, шагыйрь! Язның алтын фаэтоны
Кабат очраштырды бергә!
Сөйгән халкың канатланып килгән
Сине тагын бер күрергә!

Әйтче, шагыйрь!
Җанга дәва була алмасмы
Язның дәртле гөрелтесе?
Сары сагышлардан сулмаганмы
Милләтеңнең нурлы йөзе?

Күрәсеңме,
Язлар нинди матур?! Бәлки,
Монда Зәйтүнә дә бардыр?
Шагыйрь мәхәббәтен саклар өчен
Дөнья читлекләре тардыр.

Мәшһүр шагыйрь!
Татар әле уңга-сулга
Аумый һаман алга бара!
«Курку белән өркү хәрәм», — диеп,
Туры юлын кыю яра.

Сизәсеңдер,
Хәтәр җилләр исә — иссен,
Тезләндерә алмас безне!
Синнән үрнәк алып, маклерларга
Без әйтергә тиеш туры сүзне!

Әрнисеңдер,
Дәһри кавем дингә, денгә,
Халыкларга яла яга.
«Уяу бул!» — дип, гүя гасыр безнең
Күңел тәрәзәсен кага.

«Уян!» — ди ул, —
Ирек сөйгән тау халкының
Йорты-җире, бәгыре яна.
Баскыннарга кургаш булып, анда
Хөр халыкның канлы яше тама.

Саумы, шагыйрь!
Язның алтын фаэтоны
Кабат очраштырды бергә!
Без ашкынып килдек язлар кебек,
Сине тагын бер күрергә!


* Һәнүз — һаман.
** Манигъ — тоткарлык, киртә.

2000

(Чыганак: Хәнәфи Бәдигый. Яшел чирәм: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б.).


 

Комментарий язарга


*