ТАТ РУС ENG

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Татар язы

 
Ымсындырма син, яз, ямең белән,
Кочагыңа ташланмыйбыз без.
Тукай белән очрашмыйча торып,
Татар язын башламыйбыз без.

Башлап караганга, Тәңре биргән
Фасылларны бөек Тукайсыз.
Асылыбызны җуя язып калдык,
Кала яздык айсыз, имансыз.

Язны Тукай үзе саклап тора,
Туган тел сагында торган күк.
Хуш киләсең безгә, Тукайлы яз,
Татар язы, кояш, зәңгәр күк!

1997


(Чыганак: Хәнәфи Бәдигый. Яшел чирәм: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б.).


Комментарий язарга


*