ТАТ РУС ENG

Люция ӘБЛИЕВА *** ("Тукай дигән асыл бер диңгезгә…")

Тукай дигән асыл бер диңгезгә
Кереп чумдым, килми чыгасым.
Сизә күңел дәрьям, бу диңгезнең
Җитмеш тапкыр мине сынасын.
Җаным тыныч, чөнки төгәл беләм —
… Шагыйрь мине какмас, рәнҗетмәс.
“Су анасы” ярдәм кулын сузар
Су төбенә төшереп җибәрмәс.
Бу диңгезне үзенеке иткән
Минем кебек тагын миллионнар.
Алар барчасы да якын миңа
Әйтерсең лә без бертуганнар.
Тукай дигән асыл дингезкәйнең
Ярларында шомлы тынлык юк.
Шигырьләре кыяларга бәрелеп
Заманага бирми тынгылык.


Комментарий язарга


*