ТАТ РУС ENG

Миргазиз УКМАСИ Тукайны сагыну

Нурларыңда ил бизәнде, җырларыңда рухка җан,
Җырладың төннәр карасын, синдә таптык җанга ял.

Көчләреңне, сөтләреңне эчте этләр төркеме,
Син күрәлми гүргә кердең якты илнең күркеме.

Таң туар бер, булмый калмас, син, шагыйрь, күралмадың,
Җырларыңны чын ирекле елда җырлый алмадың.

«Имгәтеп ташлап Казан», сине вә «Эшче әүлядын,
Керләнеп беттең үзең», пакь бер Казан табалмадың.

Бик белеп тор, якты нур ачылыр әле, гөл нур сибәр,
Бик белеп тор, бу ачы тирләр вә күз яшьләре кибәр.

Син үсәрсең, ил онытмас эшләреңнең көчләрен,
Бик белеп үл! Яшьләр аңлар күкрәгеңнең үчләрен.

Ил сине өлкән итеп, ялгыз итеп өзелеп сөяр,
Җырың җырлар яшь буыннар, кабереңә гөлләр сибәр.

Җимерелер бу сәмруг кош, син аны күралмадың,
Күрмәсәң дә син аны озак яшәр дип ышанмадың.

Мин күралсам хат язармын — җимерелүнең ямьнәрен,
Шул көнемнең нурлы, көчле, якты ал бәйрәмнәрен.

Ал сәламем, әй Тукай! Киттең күрәлми иркеңне,
Көннәреңдә төн генә, киттең күрәлми иртәне.

Сагынам сине, әй Тукай, аерылдың илдән иртә син,
Моңлы сазың кулда хәлдә кылны чиртә-чиртә син,

Аерылып киттең арадан, түз беразга, көт, дидем,
Бөркү ил пычрак һавасын, түз беразга, йот, дидем.

Бу чорыңның михнәтен бер көн килер — бу йорт түләр,
Җирдә дуслыклар туар, анда бетәр бу бөркүләр.

Мә, Тукай, ал, тот кулымны! Дустың әрнеп җыр яза,
Сагынып илнең зур шагыйрен, җырлый-җырлый моңлана.

 

Миргазиз Укмаси (1884—1948) — шагыйрь.


Комментарий язарга


*