ТАТ РУС ENG

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Мин кем…

Аксак Тимер — бөек, үзе әмир генә!
Ә Туктамыш ни дисәң дә — Туктамыш хан!
Мин дә шагыйрь… ни гомерләр китә алмыйм
Һаман да шул «Тукай» дигән тукталыштан.

Мәгълүмдер ки, мин әмир дә, хан да түгел,
Анда кайный, җанда кайный, канда түгел;
Тукай әйтә: мәсьәлә бит мәсләгендә…
Һәм чыннан да мәсьәлә бит анда түгел.

1992, октябрь

(Чыганак: Мөдәррис Әгъләм. Кан тамырын кистем. – Казан: Рухият, 2001. – 656 б.)


Комментарий язарга


*