ТАТ РУС ENG

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Төнге сулар

Ничә күрмим төнге суны —
Төнге сулар гел борчулы…

Аларда бит көн буена
Кем балыкта, кем коена,
Кем ял итә, кем туена.

Ничә төшмим — төнге сулар
Ярга тиеп авыр сулар…

Телем-телем йортлар сына,
Телем-телем утлар сына…
Ул кем әйтә: сулар тына?

Ничә күрмим — төнге сулар
Күкрәгеннән җылы чыгар…

Күтәрелә җылы томан,
Җәйләрдә дә һаман туңам,
Туңа дөнья Тукай сыман.

Төнге сулар, төнге сулар,
Төнге сулар гел моңсулар…
Моңы барның йөрәгеннән
Һәрвакытта җылы чыгар.
Соңга кадәр үзе туңар.

…Ярга тиеп, төнге сулар
Кеше кебек авыр сулар…

1974


(Чыганак: Мөдәррис Әгъләм. Кан тамырын кистем. – Казан: Рухият, 2001. – 656 б.)


 

Комментарий язарга


*