ТАТ РУС ENG

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Язгы җырым

Язган җырым
Туган нигеземә кайтып сүз сорады…
Туган өйдә
Идән ярыгыннан төшкән
Инә булып ялтырады.

Күкрәк терәп икмәк кисте,
Сынык чалгыдан ясалган пәке сыман;
Тигезләмәк булды дөнья җаһилләрен
Ярып төшеп яманлыкның уртасыннан.

Дөнья гиздем…
Бөекләрнең чордашлары аз калганнар;
Югыйсә бит —
Зиратларның капкасына беркайда да
«Рәхим итегез!» дип язмаганнар.

Бу җырларым каберлеккә рәхим итсен.
Авыр кабер ташларының
Әлифенә карый белсен!
…Тәрәзә арасындагы бу шамаил
Тукайның «Туган тел»е, ул, таный белсен.

Бу җырларым кардәшләргә үз Ватанын
Үз биеклегеннән карап күзәтергә,
Ил картының еллар үтеп
Онытылган чардуганын төзәтергә ярдәм итсен.

Бәлки ул илләр дә гизмәс,
Дан-шөһрәтләрне дә сизмәс,
Тик илендә кирәк чакта
Үз сүзендә Җәлил булып торса икән.

Хәзергә ул
Туган туфрагымда булып икмәк киссен,
Буялмасын бу җирнең фани канына!
Ул хәзергә хезмәт итсен
Киң күңелле, олы шанлы
Гүзәл Татарстаныма!

Җырларым, сез — бавыр итем, балаларым,
Хөр яшәгез!
Җырларым, сез — яңа туган калаларым,
Көр яшәгез!

Нәфрәт, сөю кырларыннан
Читкә чыкмый
Хөр яшәгез!
…Әгәр яшен суга икән, курыкмагыз, —
Куакларны яшен сукмый!

1986

(Чыганак: Мөдәррис Әгъләмов. Кан тамырын кистем. – Казан: Рухият, 2001. – 656 б.)


Комментарий язарга


*