ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган шигырьләр

Гамил АФЗАЛ Ак юл

Карап калды чыршыларның Шаулап торганы. Бәс белән карга төренгән Кырлай урманы. Чылдыр-чылдыр, чылдыр-чылдыр… Яңгырый дала. Кала басу, кала ындыр, Туган як кала. Кырпак кырау бар дөньяны Агарткан иртә. Бәдри агай Габдулланы Калага илтә. Ак томаннар...



Шәрәф МӨДӘРРИС Тукай

Әй Тукай, ил һәм гасырда        ялкының янган Тукай; Ай-кояштан, хөррияттән        яктылык алган Тукай! Шигъриятең турылардан        турырак бер юл табып, Караңгы төн караңгысын        яшендәй ярган Тукай! Булып әнкәң — иркен Ватан,       ...

Әнвәр ДАВЫДОВ Тукайга

(Һәйкәлгә карап)   Торасың син шәһәр уртасында, Кояш нурларына коенып; Шигыреңнең гүя яртысында Иреннәрең тора тыелып. Әйтер сүзең гүя тел очыңда, Ләкин бераз каушап калгансың, — Таныш түгел яңа тормыш шавына Күңелеңне ихлас салгансың. Сиңа...

Зыя МАНСУР Һәйкәл янында

Тукай тора бакча уртасында, Күкрәгенә куйган уң кулын: Теләр идем, дуслар, ди кебек ул, Берәрегезнең шигырь укуын. Батырларның-батыры ул Тукай! Җыелышып бергә һәммәбез, Көчебезне аның янында бер Сынап карыйбызмы әллә без? Бирешүен бирешмәс ул, Беләм,...

Нури АРСЛАНОВ Шагыйрь һәйкәлен ачканда

Ак япмасы төште һәйкәлеңнең, — Җанлы булып бастың каршыга: Гүя һаман оча күңелең кошы, Гүя һаман җаның ашкына. Мәгърифәтле азат татар илен Күрер өчен яндың-кейдең син; Шуңа күрә безнең йөрәкләрдә Көрәшләрдә бергә килдең син. Әйдә,...

Нәби ДӘҮЛИ Хәерле юл!

(Г. Тукай исемендәге пароходка)   Сине койганнар                   тимер, корычтан. Сиңа кушканнар                   шагыйрь исемен. Син шушы көнне                   утлы җан алдың, Җаны мәңгелек, —                   кеше кешенең, Шул исем белән                 юллар гизәрсең, Маяклар...


Әхмәт ЕРИКӘЙ Тукай

Ак кирәк, дип, пакь кирәк, дип, Җырлады, язды Тукай. Дәрт уятырга кешедә Уянды, янды Тукай. Халкына бәхет эзләде Авыр заманда Тукай, Өмет бәйләде туачак Яңа таңнарга Тукай. Иң матур, моңлы җырларын Халкына бирде Тукай. Җырлары...