Тукайга багышланган шигырьләр
* * * Эчем пошса, Моңсулансам кайчак, Тукайны мин алам кулыма, — Актаргалыйм аны әкрен генә, Тукталгалыйм кайбер юлына… Һәм укып та китәм — ябышып калам, — Бит артыннан битләр укыла; Әле генә булган уйчанлыгым...
Ак кирәк, дип, пакь кирәк, дип, Җырлады, язды Тукай. Дәрт уятырга кешедә Уянды, янды Тукай. Халкына бәхет эзләде Авыр заманда Тукай, Өмет бәйләде туачак Яңа таңнарга Тукай. Иң матур, моңлы җырларын Халкына бирде Тукай. Җырлары...
Сораган япь-яшь бер шагыйрь Тукайдан, төштә күреп: — Язарга шартлар, әйт, абый, Ничегрәк иде элек? Түшәктә яткан җиреннән, Ютәлләп, әйткән Тукай: — Син шартлар дисең. Аны бит Кем ничек аңлый, дускай! Дөресен әйткән чагында, Мең төрле михнәт...
Зур шагыйрьләр дөньясына күзне салганда туры, Анда оҗмах төсле татлы көн күрүләр ялтырый. Мин дә кермәкче буламын шул иҗат дөньясына, Гомерың, Байроннарың йөзгән шигырь дөньясына. Тик җыен көндәш белән тулган минем арт-алларым, Шул теләгемнән көлә...
Син ерактан күргән кырларның Ал гөлләрен сибеп юлыңа, Баш ия Ил, — ятимгә түгел, Сиңа — үзенең бөек улына. Бишенче ел таңы каршында, Калкып чыгып тормыш төбеннән, Кул биргәнсең Яңа Рәсәйгә, Сәлам китереп моңлы илеңнән....
Бар иде ялгыз калып, Җырлап утырган чакларым… Г. Тукай Нигә бу шундый көнемдер: Җырлыйсы килә бүген. Җырлыйсы килә дә түгел, Тыңлыйсы килә бүген. Тын гына, акрын гына бер Тукайны тыңлар идем, — Минем дә...
Әйләнәңдә — гөлләр… Сүзен гүя Шулар аша әйтә күңелләр: — Туган көнең белән! — дигән сыман Елмаялар кебек бу гөлләр. Килә, килә… Язлар саен сиңа Илең килә туган көнеңдә, Бетми торган гомерен кушкан сыман Синең...
(«Тукай Җаекта» исемле пьесадан) Хуш, өстәлем, синдә беренче кат Халкым өчен күкрәк кан сауды. Хуш, каләмем, кара савытым! Фәкать Сез бастыгыз йөрәк сусавын. Йөрәгемнән аккан кан тамчысын Сез бардыгыз үлчәп, билгеләп. Хуш, кәгазьләр, шагыйрь ачы...
(Габдулла әфәнде Тукаев намына) Син бер гөлме? Милләт бакчасының Гөлләренә баскан былбылмы? Син сайрыймсың хисле шигырьләрне? Телләреңә баскан былбылмы? Әллә исмең гали, җисмең бер нур, Хакның җиргә иңгән мәләге? Әллә зур күңелле,...
Көтмәгәндә кайгы салды безгә бу көндә фәләк: Әй, сөекле яшь шагыйрькәй, син югалдың иртәрәк. Тар күреп бу чикле тормышны үз башына, Кайтты: «нәфсе мотмаиннәң»1 инде үз «алласына». Гали рухың бу түбән дөньяны һич тиңсенмәде, Тик...