ТАТ РУС ENG

Тукайга багышланган шигырьләр

Равил ФӘЙЗУЛЛИН Бер мәҗлестә

 С.Хәкимгә Бу йөзләрнең күбесе онытылыр, гел хәтердә тормас бу табын. Әмма онытмам Сибгат Хәкимнең «Туган тел»не җырлаган чагын. Башын чөйгән бераз. Әйтерсең лә көткән бәхет кошын ул тоткан. Бар барлыгы белән җырга кереп, фани борчуларны...

Люция ӘБЛИЕВА *** ("Тукай дигән асыл бер диңгезгә…")

Тукай дигән асыл бер диңгезгә Кереп чумдым, килми чыгасым. Сизә күңел дәрьям, бу диңгезнең Җитмеш тапкыр мине сынасын. Җаным тыныч, чөнки төгәл беләм — … Шагыйрь мине какмас, рәнҗетмәс. “Су анасы” ярдәм кулын сузар Су...


Хәнәфи БӘДИГЫЙ Сыену

  Апрель апрель инде: Йомшак җиле, чирәм исе белән!? Тәмам алгысыта күңелне. Апрель җитсә, татар әллә нишли, Үзе шигырь көйли, Үзе моңсу, үзе күңелле. Көйли «Туган тел»не, «Әллүки»не, «Шүрәле»не яки «Су анасы»н ала исенә. Шигъри...

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Саумы, шагыйрь!

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз* алга барам, Юлда манигъ** күрсәм, тибәм дә аударам; Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә, Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам. Г.Тукай. "Бер татар шагыйренең сүзләре" Саумы, шагыйрь! Язның алтын фаэтоны Кабат...

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Татар язы

  Ымсындырма син, яз, ямең белән, Кочагыңа ташланмыйбыз без. Тукай белән очрашмыйча торып, Татар язын башламыйбыз без. Башлап караганга, Тәңре биргән Фасылларны бөек Тукайсыз. Асылыбызны җуя язып калдык, Кала яздык айсыз, имансыз. Язны Тукай үзе...


Хәнәфи БӘДИГЫЙ Татарстан!

Татарстан! Республикам минем Тынычлык һәм дуслык бакчасы! Казан, Чаллы, Әлмәт, Арчаларың, Авылларың ямьле — барчасы! Киң Иделең, мәгърур Чулпаннарың Чал тарихың белән шанлы син; Тукай, Сәйдәш, Илһамнарың белән Минтимерең белән данлы син! Кремльнең ахак диварлары...

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Казанда

Дөньяның үзәге кайда? Безнең өчен — Казанда! Башкалабыз — аш-суга бай Кайнап торган казан да. Ай-Кояш кайда яктырак? Дәртле, нурлы, Казанда. Монда язлар авазы да, Яңгырый моңлы азан да. Яшьлек кайда чәчәк ата? Гүзәл җирдә...

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Сайлау кыйссасы

 (Сатирик поэма) ("Шүрәле"гә ияреп)                      I Нәкъ безнең көннәрдә бардыр Бер эш — «сайлау» диләр; Сөйләгәндә сүз өчен, Купшы итеп «Сайлаулар» диләр. Гәрчә мандат алмасам да, Кандидат булган идем; Планын әз-мәз коргалап Язган идем, сызган...