ТАТ РУС ENG

Равил ФӘЙЗУЛЛИН Бер мәҗлестә

 С.Хәкимгә

Бу йөзләрнең күбесе онытылыр,
гел хәтердә тормас бу табын.
Әмма онытмам Сибгат Хәкимнең
«Туган тел»не җырлаган чагын.

Башын чөйгән бераз. Әйтерсең лә
көткән бәхет кошын ул тоткан.
Бар барлыгы белән җырга кереп,
фани борчуларны оныткан.

Бөтен халык бергә җырлаганга
күңеленә шатлык, нур тулган.
«Туган тел» шул безнең барыбызны
берләштерә, итә бертуган.

Сибгат Хәким җырлый. Кемдер,
бәлки, ишетмидер аның тавышын да.
Тойган тояр, аның моңы баса
җырчыларның монда барсын да.

Җырчы шагыйрьне син аңла гына,
хисләрен той, төшен гаменә.
Уйлары аның киткән — халыкның
үткәненә, киләчәгенә.

Ул җырында әйтә: халкыңны сөй,
Тукайны, син, минем күк сагын…
Сынау катыш өмет күзе белән
карап ала без — яшьләр ягын.

…Байтак мәҗлестәшләр онытылыр,
Гел хәтердә тормас бу табын.
Әмма онытмам Сибгат Хәкимнең
«Туган тел»не җырлаган чагын.

1972, 23—27 гыйнвар, Әлмәт

(Чыганак: Фәйзуллин Равил. Сайланма әсәрләр, ике томда: II том. — Казан: Татар, кит. нәшр., 1993. — 502 б.)


 

Комментарий язарга


*