ТАТ РУС ENG

Равил РАХМАНИ Татар шагыйрьләре

Без (Пәйгамбәргә) шигырь өйрәтмәдек. (Шигырь чыгару) аңа килешми дә…
Коръән, «Йасин» сүрәсе, 69 нчы аять*

Күрмисеңмени, алар ни кылганнарын белмичә, болыннар буйлап йөри… тормышка ашмас хыялый сүзләр сөйли.
Бары тик… Аллаһны онытмаганнары һәм гаделсезлек кылганнардан үзләрен яклый алганнары гына… алар рәтендә түгел.
Коръән, «Шагыйрьләр» сүрәсе, 225—227 нче аятьләр

Поэт в России — больше чем поэт.
Евг. Евтушенко. "Братская ГЭС"

Буш хыялын, саташулы фик(е)рен
Селкеп йөргән комсыз шагыйрьне
Юлсыз искән җилгә сизгер милләт
Үзенеке итеп танырмы?!

Башка хөкем — «Йосыф китабы»на,
Тоя гавам шигъри хаклыкны…
Сигез йөз ел дөрләп шушы иман
Милләт иткән тулы халыкны!

Бишегеннән «Туган тел»не көйли,
Шигъри аның бөтен тумышы;
Гамәлендә — мәңге туры Тукай,
Язмышында — Тукай сулышы.

Качып татлы яшәү тозагыннан,
Кереп һәр көн шигъри ялкынга…
Үлемсезлек яулап алган Җәлил
Үзенә һәм туган халкына!

Дәрдмәнд булып… сүзсез моңга күчкән
Һәр заманның хата-ялгышы.
Шагыйрьләрсез татар — татар түгел    
Тере яра — бөтен язмышы…

Ярты мең ел изеп, көчләп таккан
Кяфер дине аңа терәкме?..
Бер Хак сүзен илтеп җиткезергә
Шагыйрьләрме бүген кирәкми?!

Күзе тонган маңкорт көтүеннән
Халык рухы күпме тапталыр?!
Ана телен белмәс мәхлукларны
Милләтенә кайсы кайтарыр?..

Юк итәргә телдән фәрман алган
Түрә күптән көтә азагын…
Халкын саткан базар уенында
Кем туктатыр милләт базарын?!

Шагыйрь монда калган чүп башында,
Бу илдә ул инде яклаусыз;
Ялгыз, сүзсез, канат-укучысыз,
Дәрәҗәсез, Дәүләт, Ватансыз…

Пәйгамбәр дә, илбашы да түгел…
Тик күрсәтсен антка тугрылыгын —
Йә бер Ходам, халкын упкын йота…
Бир син аңа лаек урынын!

Көч-кодрәте тузган законнарның
Янып әйткән сүзгә җитәме?!
Син кешегә, Тәңрем,
Нечкә бәгырь бирдең,—
Шигъри әрнү — Коръән Китабың!

Яралтканың — камил шигъри дөнья,
Рухландырмас кемне кай җире?!
Бөеклектә Син ул үрнәк безгә —
Галәмнәрнең тиңсез Шагыйре!

 

*Аять текстлары Мөхлисулла улы Рабит Батулла тәрҗемә итеп һәм әзерләп бастырган Коръән китабыннан (2000) алып бирелә.

(Чыганак: Равил Рахмани. Мең чакрымга мең чакрым: Шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 351 б.).


 

Комментарий язарга


*