ТАТ РУС ENG

Рифкат ХИСМӘТ Истә Тукай, истә Анам

Әни мәрхүмә китап алып,
«Сак-Сок»ны көйли иде.
Әниләренең каргышы
Төшкән, дип сөйли иде.

Без, сабыйлар, үкси-үкси
Аңа сырыша идек.
Әни рәнҗи күрмәсен дип,
Тыңлый, булыша идек.

Әллә чынлап Сак-Сок булу
Куркытканмы күңелне,
Һәрхәлдә, без әни белән
Тату кичтек гомерне.

Нинди бәхет! Чын җәүһәрне
Әни күреп өлгергән.
Тукай аша халкыбызның
Моңын канга сеңдергән.

Мин һаман да шул моңнардан
Җаныма азык алам.
Истә Тукай, истә бәет,
Истә сөекле Анам.

(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.) 


 

Комментарий язарга


*