ТАТ РУС ENG

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА Кавышу

«Озак баралмассың, озатырлар!
Изге затка — зират. Ят, йокла», —
Кат-кат кабатлады «ят яраткан».
Төртеп екты аннан ястыкка.

Өлешенә тигән көмеше, дип
Кешнәп куйды шулчак тук мәйдан,
Һәр шигыре, һәрбер сүзе өчен
Түләү таләп итте Тукайдан.

Сөрергә, дип сөрән салды берәү:
Гомерлеккә китсен сөргенгә!
Кагылмакчы шулай исерек ният
Шигъриятнең бөек серенә.

Сузылдылар керле куллар белән,
Аның соңгы сулышын бүлдереп.
Төкерде ул.
Тук Рәсәйнең шома маңгаена
Ябышып калды канлы төкерек.

Һәм дерт итте кимсетелгән кавем.
Язгы күкрәү кебек уянды.
Кузгалды да мескен ызбалардан:
— Ул безнеке! — диде Тукайны.

Пошаманга төшеп ышыккарак
Посты дошман. Кысты тавышны.
Төшенде ул: шушы төштә шагыйрь
Бакый дөнья белән кавышты.

(Чыганак: Зәйдулла Ркаил. Мәгарә: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 351 б.)


Комментарий язарга


*